Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛГӘ НУР ИҢДЕРҮЧЕ

Санкт-Петербургта яшәп ижат итүче рәссам Рәшит Гыйләжевнын туган жире матур табигатьле Яшел Үзән шәһәре. Кечкенәдән үк әнисенең сандыкларга, шкафларга төрле бизәкләр ясавын, сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре, ашъяулыклар чигүен күреп үскән Рәшиттә рәссам булу теләге уяну гажәп түгел. Шул теләген тормышка ашыру уе белән ул Лениногорскидагы сәнгать училишесына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый, һөнәри белем алуын Ленинградның И. Репин исемендәге нәкыш, скульптура һәм архитектура институтында дәвам иттерә, халык рәссамы Е. Е. Моисеенко остаханәсендә белем ала Рәшит Гыйләжев бик үзенчәлекле рәссам Анын ижатына декоративлык хас, композиииядәге әйбер-предметлар бер яктан картинаның гомуми эчтәлеген ачарга ярдәм итсәләр, шул ук вакытта алар образ-сурәтнен үзәге дә булып торалар. Шунлыктан, рәссамның ачык-жете буяулар белән язылган картиналары (ул төсләр сайлау остасы!) бәйрәмчәлек рухын тудыра, ә сурәтләнгән әйберләр, табигый эчтәлеккә бәрабәр рәвештә, төсләр балкышын тагын да ныграк яктыртып жибәрәләр. Әйе. аның картиналары, нинди жанрда ижат ителүгә карамастан, сурәт һәм төсләр архитектоникасынын тәгаенләнгән ачыклыгы, гажәеп дәрәжәдә тасвирлыгы белән аерылып торалар. Рәссам, яссылыкны бозмаган хәлдә, пространствоны үзенчә—осталарча кора белә, төрле планнарны үзенчәлекле берләштереп, эчке хәрәкәтне тудыруга ирешә. Рәшит Гыйләжев үз ижатында күптөрле пластик алымнар куллана. Анын язгы һәм аеруча кышкы пейзажлары; -Гурзуфта Шаляпин кыясы-. ■Кышкы көн». «Беренче кар», «Ладога- әнә шундыйлардан. Р. Гыйләжев кеше күңеленең тирәнлеген, яшәү мәгънәсен ачып бирә алуы белән дә сокландыра. «Габдулла Тукай-, «Автопортрет-. -Балыкчы» һәм башка күпсанлы портретлар моның ачык мисалы. Ә инде рәссам ижат иткән натюрмортлардагы төсләр балкышы һәркемне тан калдырырлык Рәшит Гыйләжев киң колачлы рәссам. Пейзаж, портрет, натюрмортлар остасы булу белән генә чикләнмичә монументаль бизәү сәнгате белән дә шөгыльләнә. Республикабыз авылларындагы Мәдәният йортларынын. Баулыдагы һәм Әтнәдәге мәчетләрнең интерьерларын да ул бизәде. Тамашачыны ышандырырлык, анын күңеленә хуш килерлек, уйланырга жим бирерлек сәнгать әсәре ижат иткән рәссам олы максатына ирешкән дигән сүз. Рәшит Гыйләжев ижатын хәзер Италиядә, Алманиядә.Франииядә дә яхшы беләләр.