Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый - мәдәни тормышыбыздан

УДМУРТИЯДӘ-*КАЗАН УТЛАРЫ* КӨННӘРЕ Ут күршебез Удмуртиядә 24—27 мартта «Казан утлары» көннәре узды Очрашулар Удмуртия Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы һәм Татар иҗтимагый үзәге инициативасы белән оештырылды Очрашуларда журналнын баш редакторы Р. Фәизуллин. баш редактор урынбасары Ф Латыифи. бүлек мөхәррире Ш Мостафин, шагыйрь М Әгъләм, балалар язучысы Ж Дөрзаман. сатираюморостасы К Каримов, яшь жырчы Л Сөләйманова катнашты Кунакларны Удмуртия Республикасы Дәүләт Советында милли сәясәт, дәүләт төзелеше һәм жирле үзидарә буенча даими комиссия рәисе Ю Семенов кабул итте Очрашуда Удмуртия Язучылар оешмасы вәкиле 3. Богомолова да катнашты һәм чыгыш ясады. • Казан утлары» көннәре меннән артык кеше сыйдырышлы «Ижмаш» мәдәният сараенда башланып китте Бу көнне бирегә Сарапул. Воткинск. Можга. Глазов. Әгерже шәһәрләреннән дә әдәбият-сәнгать сөюче күпләгән кешеләр, жирле авторлар килгән иде Шәһәрнен Тимерьюлчылар мәдәният сараенда. 6 нчы татар классик гимназиясендә, филармониядә. Удмуртия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге, педучилише- нен татар бүлеге студентлары һәм укытучылары катнашында узган очрашулар, шулай ук Балезино районында. 1557 елда нигез салынган борынгы Кистем авылында. Глазов шәһәрендә булу да онытылмаслык тәэсирләр калдырды БТИҮНЕҢ VI КОРЫЛТАЕ 3 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Бөтентагар иҗтимагый үзәгенен VI корылтае булып узды Аның эшендә Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән. БДБ илләреннән килгән 130 делегат катнашты БТИҮнен унъеллык эшчәнлеге турында доклад белән иҗтимагый үзәк ветераны И. Садыйков чыкты. Юрист Г Мортазин оешманың яна уставы һәм программасы проектлары белән таныштырды—күпчелек тавыш белән, нигездә, алар кабул ителде. Аннары БТИҮ рәисе—язучы 3. Зәйнуллин оешманың бүгенге хәленә жентекле анализ ясады, алда торган мөһим бурычларга тукталды. Корылтайның көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуларда Татарстанның халык язучысы Ә. Еники. Татарстан халык депутаты Ф. Сафиуллин, дин әһеле И Лотфуллин (Казан). 3 Хәкимов (Уфа). Р. Габдуллин (Ижау). Н Яруллин (Магнитогорск). Р Низамиев (Киев). А Зыятдинов (Түбән Кама). Р Кашапов (Чаллы). Ш Жәләев (Азнакай) һ б катнашты Соңыннан БТИҮнен яна пленумы, президиум составы һәм рәисе сайланды Рәислек вазифасын башкару янәдән 3 Зәйнуллинга йөкләнде, аның 6 урынбасары сайланды. ИНГУШЛАРНЫҢ РУХИ КҮЧТӘНӘЧЕ Ингушетия Республикасының Татарстандагы даими вәкиле Р Орцханов җөмһүриятебезнең милли китапханәсенә үз халкының тарихына, этнографиясенә, тел белеменә һәм әдәбиятына багышланган китаплар тапшырды Милли китапханә директоры Р Вәлиев ана ихластан рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә үзара хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде КИТАП БӘЙРӘМЕ 9 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллиннын дүрт томлык сайланма әсәрләре чыгу уңаеннан Китап бәйрәме үткәрелде. Кичә хуҗасын Татарстанның Мәгълүмат һәм матбугат министры И. Әхмәгжанов. Татарстан китап нәшрияты директоры Д. Сабиржанов. ТР Язучылар оешмасы җитәкчесе Р Мөхәммәдиев. академик М Госманов. дүрггомлыкларнын мөхәррирләре Р Даутов. Н Гамбәр, язучылардан Р Гаташ. М Галиев. Р Зәйдулла. Н Акмал һәм якташлары котлады Нәфис сү з осталары X Исмә- гыйлова. И Кыямов, мәктәп укучысы Д. Родионов, артистлардан И Әхмәтжанов. Аманулла һ. б. шагыйрьнен шигырьләрен башка әсәрләреннән өзекләр укыдылар, җырчылардан 3. Сөнгатуллина. Р Сәхәбиев һ б анын сүзләренә язылган жырларны башкардылар. Кичәдә милли мәдәният үзәгенен кызлар бию ансамбле һәм халык уен кораллары оркестры чыгышлары нур өстенә нур булды Китап бәйрәмен шагыйрьнен дусты — әдип Гәрәй Рәхим алып барлы ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ 2 апрельдә ТР Язучылар берлеге идарәсснсн чираттагы утырышы булды Анда берлек рәисе Р Мөхәммәдисв язучыларнын 28 майда булачак корылтаена әзерлекнен барышы гурында сөйләде. Утырышта күренекле шагыйрьләрдән Равил Фөйзуллин белән Ренат Харис -Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исемгә гәкълим ителде Шул ук көнне Әгсржедән Габдулла Галиев. Чынгыз Мусин. Зәйдән Валим Мишин. Казаннан Рәшит Гарипов. Марат Закир. Шәүкәт Гаделша Татарстан Язучылар берлегенә әгъза зггеп кабул ителделәр ӘДИПНЕҢ ИКЕ ШАТЛЫГЫ Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновнын 51 нче китабы—-Тимерханның күргәнкичергәннәре- дигән трилогиясе •Татар китабы» нәшриятында басылып чыкты Шул уңайдан Татарстан Язучылар берлегендә китапны укучыга тәкъдим игү тантанасы булды Әдипнсн икенче зур шатлыгы - күренскле рәссам график. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эроз Зарипов. -Багышлаулар- сериясен дәвам изеп, башкалабызның Тукай музеенда «Гариф Ахун һөм анын данлыклы якташларыдигән күргәзмә оештырды -АГЫМСУ» ТАНТАНАСЫ Мамадыш районында күренекле әдип 111 Маннур нигез салган «Агымсу» ижат берләшмәсенең эшләп килүенә 25 ст тулды Шул уңайдан бирегә Татарстан Язучылар оешмасы җитәкчесе Р Мөхәммәдиен җитәкчелегендә бер төркем әдипләр, шагыйрьләр кунакка киллс Татарстанның халык я зучысы Г Ахунов, халык шагыйрьләре Ш Галиев. И Юзеев. Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Ә Гадел. «Идел» журн&тынын баш мөхәррире Р Низамиен. «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Ш Мостафин һ б район мәдәният йортында берләшмә әгъзалары, өметле яшь каләмнәр һәм аларнын укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре белән очрашып сөйләштеләр Соңыннан «Балалар әдәбияты- ♦Шигьрият». «Проза, драматургия, публицистика» остаханәләренен берләштерелгән күчмә утырышы үткәрелде. «Агымсу» ижат берләш мәсе ветераны—шагыйрь Вахит Гхтнев Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде ШАГЫЙРЬ УРАМЫ Кайбыч район ү зәгенләге урамнарның берсенә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исеме бирелде Аны ачу тантл насында әдип үзе һәм анын каләмдәшләре академик Т. Галиуллин, шагыйрьләрдән II Юзеев. Р Миинуллин һ б катнашты БЕР ОЕШМАДАН—ӨЧ ЛАУРЕАТ Татарстан Язучылар берлегенең Чхтлы бүлегеннән моңарчы ике әдип—Рахман Хисмәтуллии белән Вахит Имамов—Г Исха кый исемендәге мәртәбәле премиягә лаек булганнар иде Быел алар сафына шул ук оешмада әгьза булып горучы Факил Сафин өстәлде Ана әлеге премия «Биек таунын башларында» һәм «Гөлҗиһан» исемле китаплары өчен бирелде ИСКӘ АЛУ КИЧӘЛӘРЕ Татарстан язучыларынын Г Тукай исемендәге клубында, күренекле шагыйрь фронтовик Әнвәр Давыдовның тууына 80 ел тулу уңаеннан, искә алу кичәсе үткәрелде Анда танылган язучылар, сәнгать осталары, әдипнең Самара өлкәсе. Камышлы районыннан килгән якташлары, гуганиары катнашты һәм чыгыш ясады Шундый ук кичә башкалабызның Г Тукай музеенда да уздырылды Әдәбият - сәнгать сөючеләр -Казан утлары- журналы- нын элекке хезмәткәре—грибун шагыйрь. Г Исхакый премиясе лауреаты Рәшит Әхмәтжанов турында истәлекләре белән уртаклаштылар, шигырьләрен укыдылар Шагыйрьнен 60 еллык юбилее у наеннан, анын гурында истәлекләр китабы чыгар* зарурлыгы әйтелде, моның өчен җаваплы кешеләр билгеләнде