Логотип Казан Утлары
Роман

ИШЕЛЕП ТӨШКӘН БӘХЕТ

ең тугыз йөз җитмеш икенче елның җәй азагында Казан аһ итте. Хәер, бер Казан гынамы!? Бөтен Татарстанга, татарлар күпләп яши торган Башкортстанга. күрше-тирә өлкәләр—Ульян, Самар, Оренбур. Пермь якларына да бу яналык радиотелевидение хәбәрләреннән, алардан да битәр чыбыксыз телеграф аша көнесәгатендә барып ирешкән иде инде. Имеш, американнар Казанда, цирк янындагы мәйданда галәмәт олы бер күргәзмә ачканнар. Ул күргәзмәнең чатыры циркның оча торган тәлинкә сыман итеп ясалган бинасыннан да зуррак икән. Имеш, анда Американын бөтен дөньяда дан казанган, сәгатенә ике йөзәр километр тизлек белән йөри алучы өр-яңа җинел машиналары, хәтта астронавтлар утырып Айга төшкән. Айда булып кайткан космик корабль дә күрсәтелә, ди. Ир-ат халкы машина тирәсендә әвәрә килсә, хатын-кыз таифәсен йорт кирәк-яраклары тирәсеннән аерып алып булмый, дип сөйлиләр. Әйберләре, чыннан да. искитмәле икән. Савыт-сабаны да машина юып күрсәтә ди анда. Кер юу машиналары, кухня комбайннары, йорт кирәк-яраклары... Берсе дә бездәгечә түгел Керне саласын ди. машина аны үзе чылата, үзе юа, үзе киптерә, хәтта үзе үтүкләп тә бирә, имеш. Бу хәтлесе үк дөрес булгандырмыюкмы, хикмәт анда түгел. Тыңлаучыларны ин гаҗәпләндергәне шул булды— күргәзмәдәге барлык хезмәткәрләр диярлек татарлар икән... Барысы да татарча искитмәле шәп, шуның өстенә бер генә урыс сүзе дә кыстырмыйча матур итеп сөйләшәләр. Хәтта электроника, кибернетика кебек иң катлаулы суперҗиһазлар куелган күргәзмә стендларында да барлык анлатма язулары, кулланмалар дөп- дөрес иттереп татарча язылган, ди. Дөресен генә әйткәндә, мона күпләр ышанып та бетмәде. “Америка хәтле Америкадан татарлар килер микән? Килсә дә, алар шулай чиста итеп сөйләшә белер микән?”—дип баш чайкадылар. Язуларның татарча булуы әлләни гаҗәпләндерми, анысын аның монда да, Казанга килгәч тә, язып бирә алалар. Ә менә дистәгә якын япь-яшь. берсеннән-берсе чибәр, зифа буйлы егеткызларның татарча сөйләшүе! Монысы башка сыеп бетми иде Әнә, Казанда гына түгел, бөтен Татарстанында, башка өлкәләрне әйткән дә юк, татар мәктәпләре берсе артыннан берсе ябылып тора, аны куллану даирәсе тарайганнан тарая бара. Татар теле шәһәр М урамнарыннан кухня, каралты-кура тирәсенә кысрыклана Урысча дөрес итеп сөйләшү, марҗага өйләнеп яисә урыска кияүтә чыгып бөек халык вәкиленә әйләнү, шулай итеп, эшендә, тормышында булдыра алганча дәрәҗәгә ирешү кайбер кемсәләрнен яшерен, әмма татлы хыялына әйләнгән бер заман иде ул Марҗага өйләнү капэсэска керү белән тин карала торган чор. Шуңадырмы, бу күргәзмә шикле иде. әмма кызыксындыра. ымсындыра иде. Шулайдыр... Шулай булмаса. кара тан тишегеннән күргәзмә янына убылып халык жыел.мас иде. американ татарларны бер күрер, алар авызыннан әйтелгән тансык һәм газиз бер татар сүзен ишетү өчен эссе кояш астында ике-өч сәгать чират тормас иде. Ав1уст уртасынын бер көнендә, сәгать икеләр тирәсендә, күргәзмәгә эләгү бәхете тәтегән кешеләр американ яшьләре белән мондагы бер татар егетенең бераз сәеррәк тоелган сөйләшүенә шаһит булдылар Үтүкләп сырлар салынган булса да кат-кат юылганлыгы әллә каян беленеп, тез башлары бүлтәеп торган чалбар, яка читләре кыршыла төшкән соргылт төстәге күлмәк кигән, муенына кызгылт-көрән галстук та тагып җибәргән, чигәләреннән һәм баш түбәсеннән чәче коелып инде пеләшләнә башласа да. гәүдәсе, төс-кыяфәте белән угыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге егет күргәзмә хадимәсе—американ кызына сорау артыннан сорау яудыра иде —Татар телен сез кайда өйрәндегез? — Безнең гаиләдә бары тик туган телдә генә сөйләшәләр,—дип җавап бирде кыз җиңелчә мишәр акценты белән һәм иңсәсенә төшеп торган куе коңгырт чәчләрен җиңел кул хәрәкәте белән бер якка ыргытты Аннары бераз көлемсерәп дәвам итте —Татар гаиләсендә, үзен мөселман санаган гаиләдә башка телдә сөйләшү мөмкин түгелдер дип беләм. Сездә дә шулай түгелмени? Егет анын соравын җавапсыз калдырды, тагын үзе үк сөаль бирде —Сез, чыннан да. чын татармы әллә? —Әлбәттә! —Америкада татарларга караш шулай яхшымыни9 — Минем президентым бер телне дә тыймый һәр халык үз телен белер!ә. сөйләшергә, гореф-гадәтен, йолаларын сакларга ирекле, дип саный Дөнья мәдәнияте шулай гына үсә. тәрәккый итә ала. Кем инде ул сезнең президент дигәнегез? Шуны да белмисеңмени, дигәндәй, кыз гаҗәпләнеп кашларын күтәрде. - Минем президентым—Америка Кушма Штатлары президенты Кызык... Сез барысын да шулай “минеке" дип сөйләшәсезме? -Әлбәттә. Минем илем, минем шәһәрем. Минем гаиләм —Сез кайсы шәһәрдә торасыз инде, әгәр сер булмаса. Кыз көлеп җибәрде: -Аның нинди сере булсын!9 Минем шәһәрем—Нью-Йорк -Ә гаиләгез бармы? Сез. кияүдәме димәкче идем Ләкин кызга бу сорауга җавап кайтарырга мөмкинлек бирмәделәр Аларның сөйләшүенә колак салып торган кешеләр гел татар апай-агайлары гына түгел икән Урысча тавыш яңгырады -Хватит вам... И нам тоже хочется поговорить! Кызыксынып тынлап торган агай-эне бераз шыбырдашып алса да. тавыш кубаручыга каршы күтәрелеп сүз әйтүче табылмалы. Ләкин күргәзмә хадимәсе югалып кала торганнардан түгел икән, анын битендәге кояштай елмаю бер генә мизгелгә дә сүрелмәде, дәгъва белдергән кемсәго карап, шундый ук тыныч тавыш белән саф урыс телендә эндәште Мин тынлыйм сезне. Нәрсә сорамакчы идегез9 . — Шул арада кемгәдер кул болгап, инглизчә бер ике сүз дә ташлап өлгерде —Ildar, come to me. please!* Илдар, кил әлс монда, зинһар! Озак та үтми анын янына джинсы чалбар, күкрәгенә Америка әләме төшерелгән ак футболка кигән озын буйлы, күрер күзгә шактый яшь кыяфәтле чибәр генә егет килеп басты. Ул әле генә булып узган сөйләшүне ишетеп торган ахрысы, бернинди кереш сүзсез-нисез, баш иеп алды һәм сүз кушты: —Әфәндем, әйдәгез, сөйләшүне минем белән дәвам иттерик,—дип дусларча елмайды ул.—Юкса, сеңлемә, Галиягә вакыт җитми. Бөтен кешенең аның белән әңгәмә корасы килә. Күрәм, сез Америка татарларының тормышы белән кызыксынасыз. Шулаймы? —Әйе,—диде нилектәндер югалып калган татар егете —Мине ул гына түгел, сездәге күп нәрсә кызыксындыра... —Әйдәгез, алай булгач, якыннанрак танышыйк,—дип кулын сузды Америка егете һәм тагын бер кат елмаеп куйды. Әмма ул эшкуарларга хас дежур елмаю түгел иде инде,—Исемем Илдар. 1938 елда Кытайның Чәнчүн шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Хәзер минем шәһәрем Нью- Йорк Шунда торам. Гаиләм, нәни углым белән кызым да бар. —Кызык,—дип куйды татар егете.—Минем дә әтием шул елларда диярлек Кытайда булган. Ялгышмасам. хәтта шул сез әйткән Чәнчүн шәһәрендә бугай. Кызык Американ егетне бу жавап кызыксындырды булса кирәк, ул әңгәмәдәшенә тагын да якыная төште, күзләре елтырый башлады. —Ул анда нинди эш белән шөгыльләнгән икән, әйтә алмыйсызмы? Озак булганмы? Бу безнен өчен бик мөһим булырга мөмкин.. —Ул артык күп сөйләми. Икенче дөнья сугышы елларында Кытайны япон самурайларыннан азат итүдә катнаштым, ди. Шул гына... —һо, безгә сезнең белән һичшиксез очрашырга, бер мөсәхәбә кылып утырырга кирәк икән. Минем әнием дә монда, аңа да, сеңлемә дә кызык булыр иде Үзегез белән ныграк таныштырсагыз иде, димме... —Гаҗәп... Мин сездән дүрт яшькә кечерәк тә икәнмен әле,—дип елмаеп жавап кайтарды татар егете. Йөзендә бер генә мизгелгә монсулык чагылып алды.—Ә исемем минем Сирин Татарстанның ин ерак бер авылында, Зәй суы буенда туганмын. Хәзер менә Казанда яшим. . Инде тагын бер нәрсәне сорыйсым килә әле. Сез ничек татарча да, урысча да, инглизчә дә бик яхшы сөйләшә аласыз? —Бер дә гаҗәп түгел. Әйткәнемчә, мин Чәнчүндә туганмын. Ә анда татарлар да, урыслар да, кытайлар да күп иде. Без ул өч телне дә мөкәммәл беләбез.—Америка егете бераз уйланып торды һәм әңгәмәдәшенә кул сузды.— Беләсезме, безне дә бит милләтебез башкаласы Казанда һәм, гомумән, Татарстанда кан-кардәшләребезнең ничек яшәве, көнкүреше кызыксындыра, монда яна дуслар, иптәшләр табарбыз, дип тә өметләнәбез. Аралашып, туганлашып яшәүгә ни җитә Әгәр мөмкин булса, сез безне чакырыгыз, без... әгәр яраса, сезгә визит ясар идек, димме? Татарча шулай әйтеләме? Әгәр мөмкин булмаса, башка җирдә бер очрашыйк әле. Мин чын күнелдән әйтәм... Кинәт Казан егете югалып калды. Тирә-яктагылар анын ничегрәк жавап биргәнен ишетмичә калдылар. Әмма үткенрәк күзле кешеләр бу ике егетнең ни сөйләшкәнен үтә нык иътибар белән тынлап, сеңдереп баручы өченче берәүне—башындагы салам эшләпәсен күзенә батырып кигән кара күзлекле, юантыграк булса да хәрәкәтчән, елгыр егетне дә абайлаганнар иде. змыш! Ай-Һай гаҗәп нәрсә ул язмыш дигәнең. Шул язмыш дигән нәрсә кайчандыр боларнын аталарын очраштырган иде. Алар үзара дошманнар иде, дошманнар булырга мәҗбүрләр иде Алар кемнәр иде, бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә иде? Тарихка алар мәгълүмдер. Әмма без үткәнебездән бихәбәр. Кемнәрдер чарасызлыгы, кемнәрдер Я наданлыгы, кемнәрдер рухи ялкаулыгы, кемнәрдер дөнья куу аркасында Әйдәгез әле. ул ыгы-зыгыдан, тавык чүпләсә дә бетмәслек көндәлек мәшәкатьләрдән беразга арынып торыйк та. үткәнгә жепләр сузыйк, нәселебезне барлыйк. Беребез дә фани дөньяга мәнгегә килмәгән, бакый дөньяга барасыбыз да бар. Безгә, бәлки, американ егете кул сузганча, шулай дуслашып, аралашып. анлашып яшәргә кирәктер! Аерым кешеләргә генә түгел, милләтләргә, илләргә, дәүләтләргә, кыйтгаларга Барыбыз да бер Кояш астында, газиз Җир йөзендә берәү генә, бер булып яратылганбыз Ләкин кеше дигәнен ялгыз яши атмый. Кем генә булмасын, ул тормыш өчен, бәхет өчен, мәхәббәт һәм дуслык өчен, гаилә кору һәм үзеннән соң яңа буын калдыру өчен яратылган Беренче кисәк I оезд тәгәрмәчләре ялыктыргыч бер көй белән тыкылдыйлар да тыкылдыйлар. Рельслар тоташкан төшләрдә вагон салмак кына чайкалып куя. Әйтерсең лә поезд онытылырга, язмыш иркснә бирелергә, бишектәге сабый кебек таралып, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, изрәп йокларга өнди: — Йокла, йокла... Тыкы-тыкы-тыкы. тыкы-тыкы-тыкы Нәрсә саныйлар икән тәгәрмәчләр? Бер мен туксан биш көнгә—өч елга сузылачак хәрби хезмәтнең ялыктыргыч агышына исәп шулай башландымы әллә? Сирин иптәшләреннән аерылып тамбурга чыкты, маңгаен салкын тәрәзә пыяласына терәде дә вагон яныннан шуып артка йөгерүче урман- кырларга. иксез-чиксез киңлекләргә карап уйга чумды Тимер юл буенда җемелдәшеп озатып калучы семафор утлары гүяки ана күз кысалар, күнелен төшермәскә өндиләр кебек тоелып китте. Әллә нишләп кенә күңеле тулды. Бу китү, бу аерылу бигрәкләр дә уйламаганда-көтмәгәндә булды, барлык хыяллары, планнары берьюлы челпәрәмә килде бит. Бу - аерылу гына түгел, бу—канатлар каерылу. Юкса, Казандагы тормыш ничек матур башланган иде. нинди якты өметләр уяткан иде ул Хәзер алар барысы да бетте, өч елга артка чигерелде. Кайчан да булса армия хезмәтенә барып эләгәчәген белә иде Сирин Ләкин ул болай кинәт-капылт һәм бу рәвешчә булырга тиеш түгел rue Университет тәмамлаган егетләр бер ел махсус әзерлек үтәләр дә. лейтенант погоннары тагып кайталар иде. Сирин дә күңеленнән шуңа өметләнә иде Ничек болай килеп чыкты сон әле бу? Ләкин бәгырен телгәләгән сорауларга беркем дә ждвап бирә алмый шул инде —Сугыш чорында балалар аз туды, егетләр җитмидер, шуңа күрә сез бахырларны укып бетерергә дә ирек бирмичә җыеп алалардыр инде.— ди! әп иде Хәдичә апа озатканда. Бәлки, аның сүзендә, чыннан да. хаклык бардыр” Көне буе билгесезлектән газапланган, хәрби комиссариаттагы ыгы зыгыдан. бертуктаусыз сафка бастырып тикшереп-барлап торулардан гарык булган, арыган егетләр берәм-берәм йокыга талды Ә Сиринне йокы алмый. Вагон тәгәрмәчләре тыкылдаган көйгә күз алдында берәм-берәм йөгерешеп узган вакыйгалар җанлана. Гонге вокзал. Күз яшьләрен күрсәтмәскә теләп читкә борылган Асия Зур бер тантанага җыелгандай көзге чәчәк бәйләмнәре күгәреп килгән группадаш кызлар.. Сержантларның юньләп хушлашырга да ирек бирмичә вагонга куалап кертүләре -Бетте! Гражданке конец!—дип хахылдады .пардан берәү -Хәзер П сез безнең кулда. һәркайсы үз мәшәкате белән мәшгуль егетләр аңа әлләни игътибар итмәделәр. Юкса, авызыннан аракы исе аңкыган сержант кисәген урынына утыртырлык кайнар башлар җитәрлек иде. Тагын яна күренешләр... оенкомнын сары төк каплаган юан бармаклары өстәл өстендә биеште. Ул сөяк кысалы калын күзлеген мангаена күтәреп куйды һәм гадәттә казна йортларында гына була торган биек аркалы имән урындыкта атына-атына Сирингә текәлде. Аның бармагындагы шикелле үк сары төкне хәтерләтүче сирәк керфекләре арасыннан төбәлгән сыек зәңгәр күзләреннән салкынлык, үз өстенлеген тоючы урам малайларын- дагыча мәгънәсез тәкәбберлек бөркелә иде. Сириннең аркасы чымырдап куйды. Юк, моңардан аңлау, азмы- күпме шәфкать-миһербан көтү—мәгънәсезлек. Теләгеңне аңлатып та, төшендереп тә булмаячак. Үзеннән дәрәҗәлерәк түрәләр каршында үрә катып, һәр әмергә “Есть! Так точно!” дип җавап кайтарудан башканы белмәгән бу адәм тормыш юлына кереп кенә килүче яшь егетнең хыялын, үзен дөньяда икенче, бөегрәк бер максатка багышларга дигән омтылышын да аңламаячак. Моның тормыш мәсләге—ничек тә булса җан асрау, яшәвенең мәгънәсе дә әмер бирүдән һәм бирелгән әмерне үтәүдән узмый. Уза да алмый торгандыр. Кайчандыр бер-ике мәртәбә колагына чагылып узган “солдафон” сүзенен асыл мәгънәсен Сирин шушында гына бөтен тирәнлеге белән аңлый башлады. Егетнең үзе хакында нәрсә уйлаганын сизенгәндәй военком күзләре белән Сиринне бораулады да бораулады, әмма тәмәке төтене белән ысланган сары тешләре арасыннан ник бер сүз сытылып чыксын. Күрәсең, ул каршысындагы егетнең каккан казыктай басып торуыннан тәм таба, аның түземлеген, сабырлыгын сыный иде. Сирин исә гәүдә авырлыгын әле бер, әле икенче аягына күчерә- күчерә военкомнын хөкемен көтте. Аяклары ойый башлады, кулларын кая куярга белмичә интекте. Иң аянычы шунда, инде шактый өлкән яшьтәге шыксыз һәм шөкәтсез бу кешенең бер сүзе, бер ымы аның киләчәк язмышын, уй-планнарын челпәрәмә китерә ала иде. —Һым,—дип тамак кырды, ниһаять, хәрби комиссар. Һәр сүзенә басым ясап, һәр сүзен алтын белән бәяләгәндәй үлчәп, саллы итеп санарга кереште — Яхшылыкның, игелекнең, үзеңә яхшылык теләгәннең кадерен аңламыйсың, егеткәем. Ә бит алдында нинди өметле перспективалар, нинди матур, якты киләчәк ачыласы иде... —Мин инде үземнекен әйттем, иптәш подполковник,—диде Сирин һәм, фикереннән кире кайтмаячагын белдерергә теләгәндәй, йодрыкларын төйнәп куйды. Моңа кадәр кырыс һәм хәрбиләрчә кырт сөйләшкән военкомны алыштырып куйдылармыни, кинәт аның шакмаклы йөзен елмаю галәмәте биләп алды, тавышындагы боерык бирүчән төсмер юкка чыкты, ул дустанә кинәш бирү, хәл-әхвәл белешү рәвешенә күчте. Әйтерсен лә Сирин каршында аның күптәнге дусты, танышы утыра иде. —Аңлыйм, аңлыйм сине, дускай,—дип гөрелдәде ул.—Армиягә менә шушындый, сүзендә тора белүче төпле егетләр кирәк тә инде... “Карасана, бу да кешечә сөйләшә белә икән бит”, дип уйлап куярга өлгерде Сирин, гаҗәпләнүеннен чак кына авып китмәде. Колагында хәрби комиссарның сүзләре зенләде дә зеңләде: —Телисең икән артиллерия, авиация, мотопехота... Беткәнмени жанын теләгән хәрби һөнәр!? Менә дигән училищелар... Матур форма! Чибәр кызлар! Барысы да, барысы да синеке буласы. Синең кебек яшь, ыспай офицерларга чәчбикәләр сыланырга гына тора. Көн саен берсе белән В типтерсән дә йөреп бетермәде түгел, хәер, яшь чагында анысы килешеп кенә тора анын. Яна гарнизон, яна шәһәр—тагын яна кыхтар. яна гүзәлләр. Шәп бит. ә!—Һәм военком, үзенен шулкадәр оста итеп, ымсындыргыч сөйли алу куәсенә сокланып булса кирәк, шаркылдап көлеп җибәрде — Бу инде сиңа диплом алам ди-ди иске тулай торакта сөрсеп яту түгел. — Мин үземнекен әйттем.— дип. бөтен сабырлыгын жыеп кабатлады Сирин —Үзем сайлап алган язмышка хыянәт итәргә җыенмыйм' Тыштан Сирингә кеше хәлен анлый белми торган шыксыз һәм шөкәтсез бер адәм булып күренсә дә. хәрбилеккә багышланган гомерендә байтакны күреп өлгергән военком бу егетнен кичерешләрен яхшы анлый. тирәннән тоемлый иде. Хәтта ул ана сокланып та куйды. "Юк. бу инде синең шикелле кеше кулы белән ут тотарга маташучылардан түгел.— дип ачынып уйлап куйды ул. көннәрдән беркөнне гомердә булмаганча, сәер үтенеч белән килгән "пләмәнииген" исенә төшереп —Өлкәннәр каршында да үз сүзен кистереп әйтә белүче, чын ирләр холкына ия егет икән. Бер яктан караганда, пләмәнник ялгышмаган, армиягә, чыннан ла. нәкъ менә шушындый кыю. үз сүзендә тора белүче асыл егетләр кирәк. Кызганыч. ризалаштырып булмады!" Күз алдына тагын агасынын малае килде. Гаиләдә бердәнбер булып үскән, ни теләсә шуны кыланырга яраткан, яшьли рестораннарда типтерергә дә, җиңел холыклы урам кызлары белән дә танышырга өлгергән "тәти" егет агасын соңгы чиккә җиткергән иде инде. Әле ярый быел этеп-төртеп булса да университетка урнаштырдылар. Аз булса да өмет чаткысы кабынды Юкса, баш бирмәс егетнен кайсы юлдан китәсе ачык түгел иде. Хәер, университет га "гыйффәтле туташлар пансионы" түгел гүгелеи. Әмма. Әмма "Үлеп гашыйк булдым, абый. Тик арабызда бер авыл мокыты Шуны ничек тә юлдан алып ташлый алсан, гомер буе рәхмәт укыр идем. Все! Үткәннәр белән өзәм! Ярдәм ит. зинһар! Ничек тә ымсындырып озат шуны армиягә. Барыбер кайчан да бер китәсе бит",—дип. чын-чынлап. күз яшьләре белән ялынгач, анын сүзенә колак салмыйча кала алмаган иде "Нишлисен' Гомер буе шулай булган инде Кемдер кемгә гашыйк булган, аңа икенче берәү аяк чалган. Адәм гомеренең бөтен фаҗигасе әнә шул мәхәббәт өчпочмагы дигән нәрсәдән гыйбарәттер дә инде",—дип уйлап ризалашкан иде ул. Хәзер әнә күрә, көндәш егет, чыннан да. көнләштерерлек икән Акылы булган кыз. табигый ки. "плэмэнник'не түгел, моны сайлар иде. Уйларыннан арына алмыйча озак утырды әле военком Ләкин ни уйлаганын егеткә белдерергә ярамый иде. әлбәттә. —Ала-а-ай,—дип куйды ул ни әйтергә белмәгән кеше шикелле. Йөзенә эшлекле кыяфәт чыкты Тик пләмәнник турындагы уйларны баштан тиз генә чыгарып атып булмый иде шул. Алар бәйләнчек чебен кебек һаман бер тирәдә чуалдылар да чуалдылар Әйе. пләмәнник тә жәл. Бәлки, шул кыз бе IOH йөреп китсә, элеккеге әшнәләре онытылыр иде Пи әйтсәң дә. үз нәселен, үз токымын бит Чиргә сабышкан агай алдында да оят. Шунда да ярдәм итә алмадың, диярме? Ни әйтергә белмичә. Сириннең бар икәнен дә оныткандай алдындагы кәгазьләрне актаруын белде Һәм. ниһаять, бер карарга килде —Ярый, синенчә булсын' Так.. Сиңа хәзер унсигез яшь. шулай бит Киләсе елда көзен унтугыз тула. Вот' Туган көнендә армиягә повестка көт. энекә-ә-әш.—диде ул битараф тавыш белән. Тавышы төксе иде -Агачлар саргаеп та өлгермәгән булыр, өстенә солдат шинеле киярсең Солдат камытының ни икәнен белерсең әле Яхшылыкны аңламаган кеше белән башкача сөйләшеп булмый Китәргә мөмкин' Сирин җинел сулап куйды Яхшылык теләгән атлы кыланып аны каядыр жир тишегенә, ку з курмәгән. колак ишетмәгән якларга—ниндидер хәрби училишегл олактырырга азапланучы кеше белән аңлашырга тырышу аны тәмам туйдырган иде инде Алар икесе ике телдә сөйләшәләр иде кебек. Анын нырок урамга чыгасы, милиция, хөкемханә. прокуратура, хәрби комиссариат кебек оешмаларда гына була торган рәсми кысанлыктан. сулышны буучы тарлыктан котыласы килә иде. Баскычларны сикереп кенә узды һәм парадный ишекне ачып җибәрүгә Асияның группадашы Гыймаев Дамир белән маңгайга маңгай бәрелешә язды. —Сине дә чакырдылармыни?—диде ул, сәлам бирергә дә онытып, сабыйларча беркатлылык белән. Ишеккә сыймастай булып атлаган Дамир җавап биреп торуны кирәк тапмадымы, әллә бик ашыга идеме, дәшми генә текә баскычларга таба атлады. Әмма Сирин күреп өлгерде: танышының ирен читләрендә мыскыллауга охшаш елмаю уйнаклый иде. Күзләре дә туры карамады, шома стена буйлап шуып кына узды. “Туган көн кичәсендәге сөйләшүне онытмаган бу. Онытмаячак та. Үч саклый”, дип уйлап алды Сирин һәм кулын селтәде. Аңа барыбер иде. “Үчлемеюкмы, анда минем ни эшем бар?! Асия аны түгел, мине ярата" Авылда, балачага арасында йөри торган такмаза исенә төште дә үзалдына көлемсерәп шуны эчтән генә кабатлап куйды: Әнә килә Гыймай. Ишеккә дә сыймай. Тәрәзәдән керер иде. Балалары Уклау белән кыйнай. * * * әрби комиссар “Синенчә булсын!” дип чыгарса да, Сирингә җәйге каникулга кайтып киткәнче тынычланырга ирек бирмәделәр. Аны нишләптер бертуктаусыз хәрби училищега кодалыйлар иде. һәм бу мәгънәсез кодалауның иге-чиге булмас кебек тоела башлаган иде инде. Тагын шунысы үртәлдерә: чакыру-повесткалар һәрвакыт диярлек Асия белән очрашасы көнгә—җомгага туры килә. Әйтерсең, кемдер, үч иткәндәй, бу очрашуларны булдырмаска, аяк чалырга азаплана иде Сонгы тапкыр чакырган пеләш башлы капитан барысыннан да уздырды: — Бер сүз әйтүең, ризалыгың җитә. Теләсәң, бүген үк имтихансыз- нисез теләсә кайсы... иң яхшы училищега урнаштырам,—диде ул сусыл яшькелт күзләрен хәйләкәр елтыратып —Әйт кенә . Неужели, өстенә ишелеп төшкән бәхеттән баш тартырсың1 ’ Их. синең урынында мин булсам!.. Сириннең үртәлүе бер мәлгә онытылды, хәтта көләсе килеп китте. Шәп әйтә бит: "Ишелеп төшкән бәхет'" һәм кинәт миендә яшен булып яна фикер кабынды. Чыннан да, болар минем бәхетемне ишеп төшерергә маташалар түгелме сон? Тик нигә9 Ник кирәк мин боларга?” Анын уйларын сизгәндәй, капитан тагын сөйли башлады. Бу юлы инде ул бөтенләй икенче яктан суктырды —Совет власте, партия сиңа бөтен мөмкинлекләр тудырган. Үстергән, тәрбияләгән, белем биргән. Туган партиябезгә, ватаныбызга бурычлы икәнеңне бер генә минутка да онытырга хакын юк синең Ватанга хезмәт итү һәр совет кешесенең изге бурычы! Аңлыйсынмы шуны? —Аңлыйм, бик яхшы аңлыйм,— диде Сирин —Ләкин ватанга хезмәт итү өчен бөтен кеше берьюлы армиягә чыгып чабарга диелмәгән, ватанга гражданкада да хезмәт итеп була. Бер генә мизгелгә капитанның ирен читләре тартышып куйды, ул ике кулынын имән бармаклары белән ике чигәсен угалап алды һәм. үзе уйлаганча, рәсми кырыс тавыш белән иң кәттә соравын бирде: — Комсомолмы син? -Әйе! — Пионер сафларында да тәрбияләнгәнсең, димәк... —Әйе... —Коммунистлар партиясе эше өчен көрәшкә һәрвакыт әзер!—дип Х гомерлеккә тантаналы вәгъдә биргәнеңне дә хәтерлисендер —Мин инде пионер түгел. Ә пионерга кергәндә сафка тезеп бирдергән вәгъдә бик еракта, балачакта калды, иптәш капитан,—диде Сирин күптән уйлап йөргән яшерен уйларының шулай һич көтмәгәндә, жинел генә теленнән ычкынуына үзе дә аптырап —Менә ничек?—Капитан сөзгәк үгез кебек акрын гына урыныннан күтәрелде һәм, ике кулы белән өстәл читенә таянып, кан баскан күзләрен Сирингә текәде —Әле син шулай сөйләшә дә беләсеңмени9 Хәзер ул вәгъдәңнән, кире кайтмакчы буласыңмы9 —Нинди вәгъдә бит —диде Сирин тыныч булырга тырышып Сүз сөрешенең әллә нинди ярамаган бер якка кереп киткәнен ул узе дә чамалый башлаган иде инде —Ул чакта безне “Ленин-Сталин эше өчен көрәшкә һәрвакыт әзер бул!”—дип ант иттергәннәр иде Хәзер Сталинның шәхес культы фаш ителгәч Белмим Нинди эшкә ант иткәнбездер Ничек тиз кабарынган булса, эченнән һавасы чыгарылган каз куыгын хәтерләтеп, капитан бик тиз шиңде дә. Әмма Сирин күреп, ишетеп торды: хәрби мундирга тыгызлап тутырылган гәүдәнең һәр мускулы калтырана, ачуыннан кысылган тешләре әле һаман да шыгырдый иле —Ярар, бүгенгә бетерик,—диде ул кинәт карлыккан тавыш белән - Димәк, баш тартасын9 —Әйттем бит инде Училишега керү “һәр совет кешесенең мактаулы бурычы" түгелдер ләбаса! —Пацифист булу өстенә демагог та икәнсең син. Сабиров Капитан теше сызлагандай йөзен чытты, кысылган иреннәре арасыннан сытылып чыккан сүзләренә сүгенү ләһжәләре дә мулдан аралашкан иде -Армиядә хезмәт итү— мәҗбүри Яшен генә җитсен Әнисе итәгеннән аерыла алмаган синең ише мәмкәләр белән болай матавыкланып тормыйбыз без Повестка в зубы и пошел,—диде ул шушы манка малайны күндерә, ышандыра алмавына үртәлеп —Ә хәзер, кем әйтмешли, пшел вон' Аның сүгенүеннән Сирингә хәтта рәхәт булып китте Бу “дүрт ягын кыйбла” дигәнне аңлата иде һәм ул сөенеп көлемсерәвең сиздермәскә тырышып ишеккә таба атлады. әрби комиссар сүзендә торды Жәйге каникулдан килгәндә Хәдичә апа өендә аны повестка көтә иде инде Бу юлы үгетләү дә. совет армиясендәге мөмкинлекләр, хәрби хезмәтнең мактаулы һәм данлы эш икәнлеге, чыныгу, үсү өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылуы хакында сүз куертулар булмады Үзе кебек үк югалып калган, аптыраштагы егетләр белән Сирин дә хәрби комиссиянең аяусыз конвейерына кереп китте. Әле моннан бер-ике атна элек кенә булып узган вакыйгаларны күздән кичереп, Сирин ирексездән елмаеп куйганын сизмичә дә калды Хәрби комиссариатта медицина комиссиясе үтәләр иде Егетләрне бишәрбишәр кешедән торган төркемнәргә бүлеп, анадан тума чишенер!ә куштылар. Буйларын, авырлыкларын үлчәделәр. баш. аяк. өс киемнәренең үлчәмнәрен язып алдылар һәм тагын бишәрләп хирург бүлмәсенә кертеп тә җибәрделәр Ак пәрдәләр белән капланган киң тәрәзәле якты бу змәгә килеп керүгә оялудан, читенсенүдән Сириннең тәнендә бала йоннары кабарды Калын гәүдәле ир-ат табиб белән янәшә өстәл янында ап-ак халат кигән япь-яшь кызлар нәрсәдер язып утыра иде Ишек ачылуга алар, ниндидер әмергә буйсынгандай, барысы да берьюлы башларын күгәрделәр һәм арадан берсе кинәт пырхылдап җибәрде Урынсыз көлүен сиздермәс өченме, битен кәгазь белән каплады, оялгандай башын аска иде Аның нәрсәдәндер бик көләсе килгәнен чамалап алган иде инде Сирин Хәтта ачуы килеп кипе Тычканга үлем, мәчегә көлке. 2 • Х дигәндәй, монда бер дә көләр нәрсә юк лабаса. Ирексездән үзе дә ул караган якка күз төшерде һәм иренен тешләргә мәжбүр булды. Иа хода! Шушылай оятка калудан саклый күр! Аның янындагы озын буйлы, чегән төсле кара, чандыр егетнең “чыпчыгы” уянган икән. Колакларына хәтле чөгендердәй кызарган, ни кылырга, кая кереп качарга белмәгән егет үзен оятка калдырып сугышчан кыяфәт алган “чыпчык”ны бер файдасызга ике куллап томаларга маташа иде. Барысын да күреп утырган карт хирург аның хәлен аңладымы, кырыс тавыш белән иң беренче итеп шул егеткә эндәште: —Фамилияң? —Ко-ко... Комаров,—диде тәмам югалып калган егет тотлыга-тотлыга. —Бар, Комаров, башын салкын суга тык,—диде хирург янәшәдәге кулъюгычка ымлап. Комаров кызларга арты белән борылып, яны белән кулъюгыч ягына таба теркелдәде һәм чәче кырылганлыктан кыярга охшап калган башын чажлап аккан су астына тыкты. Бераздан аның “О-ох!” дип пошкырып куйганы ишетелде. —Үз башыңны димәгән идем мин,—дип гөрелдәде хирург. Анын шушы сүзе житә калды, бүлмәдәге киеренкелекне кул белән алып ташладылармыни... Врач та, шәфкать туташлары һәм үзләре дә Комаров хәлендә калудан шүрләгән, бөтен игътибар-ихтыярлары шуңа юнәлгән егетләр онытылып, рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Сириннең күз алдына тагын Асия килде. Вокзалдагыча күз яшьләрен тыярга маташучы, күз яшьләре аша елмаерга тырышучы кыз түгел иде ул. Менә имеш кулына җиңел сумкасын тоткан да очына-очына Черек күл бакчасы янындагы трамвай тукталышыннан университетка таба менеп килә. Җилкәсенә төшкән куе кара чәчләрен җил тарата. Ул аларны үзенә генә хас нәфис хәрәкәт белән төзәтеп куя да алга омтыла. Хәрәкәтләре җиңел. Әйтерсең лә аның тал чыбыгыдай зифа, җиңел гәүдәсе биек үкчәле түфлиләре өстендә очып уйнаклый иде. Аннары Казан егете Дамирның ачулы, төксе йөзе пәйда булды. Ул кыска бармаклы кулларын йодрыкка төйнәгән дә һаман бер үк сүзләрне кабатлый да кабатлый имеш: —Иртә сөенәсең, Сирин, иртә!.. Асия барыбер минеке булачак. Әйтте, диярсең... Әйтте, диярсең... Хатирәләргә чумган Сириннең башыннан янә бер уй чагылып үтте. “Нишләп Дамирны да алмадылар икән? Юкса, миннән бер яшькә олырак та түгелме соң әле ул!” Әмма бу уйны башка хатирәләр, башка төрле уйлар күмеп китте. Хәер, аңа Сирин әлләни әһәмият тә бирмәде. Бүген алмасалар, иртәгә алырлар. Егет кешегә армиядән котылу юк! Военкомат бусагаларын шактый таптаган Сирин моңа чын күңеленнән ышана иде. агон тәгәрмәчләре тыкылдый да тыкылдый. Алар үзләре генә белгән көйне, үзләренә салынган ритмны туктата алмыйлар, кабатлыйлар да кабатлыйлар. —Тыкы-тыкы-тыкы... Ты кы-тыкы-тыкы... Әйтерсең лә вагон тәгәрмәчләре һәркемгә үзенең язмышын тәкрарлый. Шулайдыр... Әнә, әле генә “тыкы-тыкы-тыкы. ” дип барган тәгәрмәчләр көйләрен үзгәрттеләр. Авыр сулап куйдылар, пошкырып алдылар һәм, Сириннең уйларын сизгәндәй, “Язмышың шул, язмышың шул” дип пышылдарга керештеләр. Әй, язмыш! Бу поезд аларны кая алып бара? Очсыз-кырыйсыз өч ел—бер мең дә туксан биш көн кайсы тарафларда үтәчәк? Алда аларны нәрсә көтә? Берсе дә билгеле түгел. Хәрби комиссариаттан сафларга тезеп алып чыкканда да, поездга утырганда да аларга бу хакта ләм-мим В сүз әйтмәделәр. Егетләрнең кайда, ничек хезмәт итәчәкләре хәрби сер иде булса кирәк Сорашканнарга жавап бер булды: —Баргач күрерсез! Вагон түшәмендәге дежур уттан сирпелгән сүрән яктылыкта Сирин хәрби билетына теркәлгән язуны алып карады Гаскәриләрчә кырыс итеп, хәрефләрне уеп куйгандай кистереп, утыртып язылган сүзләр серле, анлаешсыз иде: "Артиллерия для школ" Нәрсә дигән сүз сон бу? Мәктәпләр өчен артиллериягәме, әллә артиллериягә мәктәпләр өченме9 Күпме уйласа да мәгънәсен анламады Күрәсен, хәрбиләр кеше аңламасын өчен шулай шифр белән яза торганнардыр Без бит пушка ите". Безнен анлау мәжбүри түгел. Текәлеп озак карап торудан күзләре әлже-мөлже килә башлады. Хәрби билеттагы хәрефләр сикерешергә тотынды Сирин күзләрен йомып башын чайкап алды һәм тагын язмага күз төшерде Әле генә укылган сүзләр башка рәвешкә кергәннәр, акка кара белән "Ит комбинатына сугымлык өчен” дип язылган иде —Фу’— Дип куйды Сирин үзалдына —Әллә саташа башладым инде Хитте... Иоклар1а кирәк Юкса. Вагондагы барлык урыннар алынып беткән иде. Сирин озак уйланып тормады Йокы ястык теләмәс, дип, матраслар куяр өчен түшәмгә терәп диярлек ясалган киштәгә үрмәләде. Баш астына капчыгын ыргытты да күзләрен йомды. Янәшәдәге киштәдә кемдер кымшанып куйды. Комаровның йокылыуяулы тавышы ишетелде: — Кем бар анда? — Бу мин Сабиров. —Ә-ә студент! Давай, йоклыйк Иртәгә кайда уянасыбызны уйлап баш әйләндермик әле Жан биргәнгә жүн биргән, ди Комаров үзалдына тагын нәрсәдер мыгырданып куйды ла аркасына борылып ятты. Бераздан анын әкрен генә борыны сызгырганы ишетелә башлады. II сия белән очрашу, танышу бигрәкләр дә сәер һәм мәзәк килеп чыкты. Хәер, ул вакытта Сирин анын Асия исемле икәнлеген дә, .үзе кебек үк ерак бер авылдан килеп янәшәдә генә, бер үк университетта, тарих бүлегендә укып йөрүен дә белми иде әле Апрель урталары Табигать кышкы йокысыннан айнып, уянып килгән чак. Агачларнын шау чәчәккә, дөньяның яшеллеккә төренер көннәрен тансыклаган. күңелләрнең тылсымлы изрәүгә чумган иләс-миләс чаты Кеше дигәнен шулай бит Һәр язны ул яшерен бер өмет, ышаныч белән көтеп ала Язлар белән бергә үзенен дә яшәрүен тоя. хисләренең яңаруын, йөрәгеннән дәрт-дәрман ташкыны ургылуын табигатьнең шушы фасылына бәйли Кояш көннән-көн яктырак елмая, көләчрәк була бара Анын җылы нурлары әйгерсен лә зәмһәрир суыкларда күңелдә оешып каткан ниндидер бер тунлыкны, салкынлыкны эретә. Тамырларындагы кан яз!Ы гөрләвектәй җитез һәм йөгереккә әйләнә Кайнар сүл бөтен әгъзаларын буенча чан кагып уза: “Уян1 Дөньяга яз килде! Ач күзеңне, соклан, сөен! Бу магурлык. бу гүзәллек синең өчен!” Боздан әле яна гына арчылган Идел ягыннан уйнаклап талгын җил исә Язгы, жылы жил' Ул калын боз катламы астыннан иреккә чыккан мәгьрур елганын әйтеп аңлатып булмый торган ялы исен куәтле дулкын булып тибрәлүче сафлык, чисталык рухын алын килә Күкрәкләрне тутырып. иркенләп СУЛЫЙСЫ, җил канатларында күтәрелеп еракка, бик еракка, синё көтеп сагынган, сине генә көткәндер сыман тоелган киңлекләргә очасы килә башлый. А ...Ул көнне соңгы дәрес Кремльнең Спасс манарасы каршындагы бинада, хәзер студентлар телендә “бегемот” дип йөртелүче, кайчандыр исә Казанның сәүдә үзәге булган Гостиный двор бинасында иде. Аның астындагы ике катында тарих музее булып, өченче каты тулысы белән университетка бирелгән, булачак математиклар да кайбер лекцияләрне шушы бинада тыңлыйлар иде. Дәрестән чыккач, кайберәүләр Кремль янындагы автобус тукталышына юнәлде, кемнәрдер Бауман урамына төшеп китте. Төштән сон китапханәгә кереп утырырга, инде сузар чамасы калмаган, тиздән тапшырырга тиешле курс эшен язып бетерергә ниятләгән Сирин исә акрын гына Ленин урамы буйлап атлады. Кемгә ничектер, әмма аңа шушы урам, тротуар читенә юкәләр утыртылган, адым саен эреле-ваклы кибетләр шыплап тутырылган борынгы урам күбрәк ошый иде. Монда минут саен дөбер- шатыр килеп, кыңгырауларын шалтыратып, гудокларын чинатып трамвай- троллейбуслар узып тормый, җиңел машиналар да артык күп түгел. Монда җәяүлеләр патшалыгы. Монда, кемнеңдер жинел кулыннан “Казан Бродвее” исеме алган Бауман урамындагыча, ашыгып чабуламыйлар, кабаланмыйлар. Кибеттән-кибеткә йөгереп дефицит товар эзләүчеләр юк. Монда яшьләр, монда студентлар. Жир шарының теләсә кайсы кыйтгасында үзен-үзе хөрмәт иткән, дөньяга азмы-күпме танылган һәр шәһәрнең йөзен билгеләүче урам була. Әйтик, НьюЙоркта Уолл-стрит, Мәскәүдә Горький урамы, Ленинградта Нева проспекты, Одессада һәр кешегә мәгълүм Дерибасовская, Берлинда Унтер ден Линден, ягъни “Юкәләр астында” дигән урам... Ленин урамы исә Казанның мактанычы, аның горурлыгы. Ул—шәһәр бизәге. Яздан, җылы кояшның, талгын җилнең назлавыннан изрәгән, үзе дә аңламаган әллә нинди күңел күтәренкелеге кичергән Сирин геофак каршындагы ашханә янына килеп җиткәнен сизми дә калды. Фатиры урамның каршы ягында гына иде юкса. Әмма Хәдичә апаны борчып йөрисе килмәде, ашханәгә керәсе итте. Бераз гына капкалап чыгарга да, китапханәгә! Курс эшен бетерәсе бар, алда күпме сынау, имтихан! Аларга да әзерләнә башларга вакыттыр... Шуның өстенә, кесә ягы артык калын булмаган Сирингә университетныкы саналучы бу ашханәдә аш-суның төрлелеге, арзанлыгы, шуның өстенә пешекче кызларның яшь, көләч һәм ягымлы булуы да ошый иде. Ипи бушлай! Иртәрәк керсәң, ак күмәчкә, шәһәр җирендә аталганча, батонга өлгерәсең. Ике порция туралган яшелчә, ягъни мәсәлән, винегрет, манный ботка, ике стакан чәй һәм ярты батон белән ашказанында улаган бүреләрне берике сәгатькә тынычландырып була. Мәйлең! Шулай итик әле!.. Әйдә, булачак даһи математик, яшь Лобачевский, алга! Сине җәмәгать туклануы өлкәсендә яна батырлыклар көтә... Сириннең, нишләптер, бүген шаярасы, уйныйсы, кемнедер шаяртасы килә иде. Үзенен уйларыннан, аңлаешсыз шушы халәтеннән көлемсерәп, Сирин ашханәгә атлады. ..Кеше артык күп түгел иде. Керде, чиратка басты, тирә-якка күз салды... һәм кинәт телсез кала язды. Йөрәген татлы сулкылдау кисеп узды. Бу— Уг иде! Әйе, әйе, ялгышырга мөмкин түгел! Ул! Нәкъ үзе! Егет буларак үзен белә башлаганнан бирле төнлә төшләренә кереп саташтыручы, әрнеткеч газапка да, татлы ләззәткә дә салып иңрәтүче, хыялында тудырган илаһи зат—гап-гади бер ашханәдә, гап-гади бер пластик өстәл янында тәгам җыеп утыра иде. Кайсы гына егет хыялында үзенә тиң буласы кызның беркемгә дә охшамаган, бары тик аңа дип тәгаенләнгән, аның өчен генә яратылган гүзәл сурәтен тудырмый икән. Әбисенең кайчандыр сөйләгәне бар иде: имеш, адәм баласы дөньяга ярты гына булып туа икән. Бербөтен булыр өчен ул гомер буе үзенең икенче яртысын эзләргә тиеш ди. Тапса— бәхете, тапмаса—дөньялыкта бәхетсезлеге дә шуннан, ди. Төрле хорафат ларны, юрауларны өнәп бетермәсә дә. Сирин монысына чын күңеленнән ышана, хәтта бер кәррә шик астына алмыйча, тулаем инана иде. Анын да бәхетле буласы килмимени9 ! Анын да яшерен хыялы, күнел санлыгының ин төбендә кадерләп саклаган омеге бар Ул да үзенә тин булыр өчен дөньяга килгән затны кайчан да бер очратыр Етлар үтәр, әмма ул аны барыбер табар Болар әле бик ерактагы, томан арасындагы хыяллар гына иде Һәм менә бөтенләй көтмәгәндә. Сирин тәрәзә кырыендагы өстәл янына утырырга ярата. Кыз да нәкъ шунда иде. хәтта ул утырасы урында иде Анын һәр хәрәкәтен, йөзенең һәр чалымын сихерләнеп күзәтте егет Калын пыяла аша кергән кояш нурлары кызнын дулкынлы калын кара чәчләрендә уйнады, озын керфекләренә кунып иркәләнде. Хыялындагы сурәтнең кинәт кенә, бөтенләй көтмәгәндә чынбарлыкка әверелүеннән сихерләнгән егетнен башында мен төрле уй бәргәләнде Аның белән ничек итеп танышырга икән сон9 Ничек итеп сүз кушарга’ Әллә әрсезләнеп янына ук барып утырыргамы9 ' Башка вакытта, башка кешеләр белән җиңел генә танышып китә, аралаша белгән Сирин югалды да калды. Тагын икенче бер уйдан кинәт бөтен тәне эсселе-суыклы булды. Әгәр дә Сирин ашарга алып маташкан арала кыз чыгып китсә9 Яңадан аны очратып булырмы9 ! Бу бит салам эскертендә энә эзләү белән бер. Чират коточкыч акрын кыймылдый сыман тоела башлады Үзеннән алдагыларның сайлануына, витринада алларына куелган ризыкны алмыйча, аш бүлүче хатыннан яңасын, кайнарын салдырып маташуларына ачуы килде. Базарда сөтле сыер сайлап сатулашалармыни, валлаһи' Ярамаганмы бер тапкыр капкалап алыр өчен Чиратны ташлап чыгарга да талпынып карады. Ләкин инде ул ике яктан да кай арада гына кереп тулган кеше агымы белән кысрыкланып. тар аралыкта бикләнеп калган иде Әллә подносны ташлап, аш-су бүлә торган җирне залдан аерып торучы биек тимер култыксаны сикереп чыгыйм микән, дип тә уйлап куйды Шулай эшләр! ә җыенган да иде. Ләкин тыелып калды Анын киртәгә сыймаган бу кыланышын чиратгагылар гына түгел, залдагы, up да күрәчәк, ашханә хезмәткәрләренең тавыш чыгаруы да ихтимал Әй. адарына кул да селтәр иле. Моны бит ул да күрәчәк Ул ни уйлар? Бу нинди хулиган, нинди тәртипсез, әдәпсез, мәнсез бәндә, диярме’ Шуннан сон анын янына барып кара инде син . Теләсә дә. теләмәсә дә Сирингә чират эчендә бәргәләнергә калды. Подносына кирәк хәтлесен салды ла алдагыларны ашыктырырга кереште —Сайланмагыз инде ул хәтле, ни бирсәләр шул ярамаганмы * Тизрәк кыймылдап булмыймы9—дип мыгырданды ул теш арасыннан Әмма чираттагы кешеләрнен—үзе кебек студент халкының тиресе калын иде Берсе дә ул кыбырсый дип подносын тотып чыгып йөгермәде Әле җитмәсә үзеннән көлеп тә куйдылар — Нәрсә, әллә сөйгәнең белән күрешүгә сонга каласынмы9 дип хихылдады арадан берсе.—Анлый очрашуга барасы булса ашап та тормас идем әле мин Сирин телен тешләде. Дәшми калуын хәерлерәк иле Мондый чакта урынсыз әйтелгән бер сүзнең тагын ла зәһәррәк ун җавапка сәбәп буласын һич югында үзен көлкегә калдырырлык жай бирәсен ул яхшы белә иде инде Бәхете бар идеме әллә язмышында шулай язылганмы—кыз ашыкмады Аның акрын гына чемченүен, нәрсәдер уйлый уйлый тәрәзәгә карап утыруын күреп. Сириннең эченә җылы йөгерде Сокланып га. тәшвишләнеп тә аны күзәтүен дәвам итте Кызнын тәрәзәгә карап карап алуыннан эченә шик тә йөгерде әле әллә берәрсен көтәме икән? Мондый уйдан бәген тәне чымырдап куйды Юк! Юктыр ла. дип үз-үзен тынычландырырга тырышты Ничек кенә булса да. нинди сәбәп табып булса ла кыз белән һичьюгы бер-ике кәлимә сүз алышырга, танышырга кирәк. Күңеленә шуны беркетеп куюга тозакка эләккән кошчыктай тыпырчынучы йөрәге тынычланып калды, үзенә ышанычы артты. Уф, ниһаять! Аласыларын алып, кассага акчасын түләп, кайтарып биргән вак акчаны кесәсенә шудырып чыкканда кыз әле өстәл янында иде. Әнә башланмаган компоты, коржигы бар. Димәк, өлгерәчәк, ул назланып маташканчы Сирин тагын шунын хәтле ике нигъмәтне дә каплап кына куячак. Аягы кыз ягына тартты, әмма мие аларга икенче якка барырга боерык биреп өлгергән иде инде. Ул ике нәрсәдән—теләк һәм боерыктан урталыкны сайлады: аның янәшәсендәге өстәл янына барып утырды. Кашыгы күз иярмәс тизлектә авыз белән тәлинкә арасында йөрергә кереште. Ашыкканын, кабаланганын сиздерәсе килмәсә дә. куллары ана буйсынмый иде шул инде. Күп булса өч-дүрт минут үткәндер, башын күгәреп карауга йөрәге дерт итте. Кыздан жилләр искән иде “Аһ, бирән! Капкорсак! Бер нәфесеңне тыя белмәдең'’,—дип тиргәде ул үзен эчтән генә. Әмма сон иде инде. Терсәк якын да, тешләп булмый, диләр бит. Өстәлдәге пычрак савыт-сабаны подноска ничек сыдырып кына төшергәнен, китапларын куенына кыстырып ничек сикереп торганын да хәтерләми Сирин. "Тизрәк, тизрәк урамга! Ерак китеп өлгермәгәндер әле!” Аның бөтен барлыгын шушы теләк биләп алган иде. Йа, Хода! Бу нинди бәхет! Гардероб янында яшьләр арасында бик модный саналган кызыл төстәге кыска плашын киеп алган кызыкай да ишеккә якынлашып килә иде. Үзенең бөтен галантлыгын, егетләрчә илтифатлыгын күрсәтергә ашкынган Сирин дә пыяла ишеккә ташланды. Кызга ишекне үзе ачасы, "Рәхим итегез, сенелкәш!” дипме, башкачамы ана сүз кушып өлгерергә дә иде нияте. Шул мизгелдә кызның күз карашы белән очрашты. Куе, озын кара керфекләр арасына яшеренгән чаткылы яшькелт күзләрдә көлемсерәүгә охшаш әллә нинди сәер очкыннар биешә иде кебек. Колагына исә аңлаешсыз сүзләр килеп керде, һәрхәлдә Сирин аларны аңлар хәлдә түгел иде. —Әллә хәзер ашагач савыт-сабаны ашханәдән биреп чыгаралар инде... Йа, Аллам! Тавышы да бәрхет кебек йомшак, чишмә челтерәведәй назлы икән бит”, дип уйлап куярга өлгерде Сирин һәм битенә жәелгән елмаюын яшерә алмыйча кызга туп-туры карап катты да калды. Кызнын да күзе Сириндә иде. Ишек янында бер-берсенә карашып басып тора бирделәр. Ни кыз чыгып китми, ни Сирин ишекне ачмый иде әле. һәм шунда гына кызның үзалдына гына әйтеп куйгандай тоелган сүзләренең мәгънәсе миенә барып җитте. Колаклары, бите, муены кып-кызыл булды, әллә каян борын очына тир бәреп чыкты. Хыялында туган, хәзер исә чынбарлыкка әйләнеп каршына килеп чыккан фәрештә алдында пычрак савыт-саба төялгән поднос тотып торуын ул хәзер генә анлап алган иде. — Менә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү монда Тәлинкәләрне илтеп куймакчы идем,—дип борын астыннан мыгырданды ул тәмам хур булуын, әллә нинди бер мескен хәлдә калуын абайлап. Җитмәсә, кирәкле сүзләре дә табылмады. Берәр төрле шаяртуга, мәзәккә борып булмый идемени инде. Эчтән генә үз-үзен битәрләп, тиргәп, изеп, юкка чыгарыр дәрәҗәгә җитте Сирин. Аңа гына хас җорлык, телгә үткенлек, шаянлык дигән нәрсәләр гомер бакый булмаганча эреп юкка чыкканнар иде. Инде беттем, өметләр сүнде дигәндә генә кыз үзе ярдәм кулы сузды: —Савыт-саба юу бүлмәсенең урамда икәнен белми идем әле мин,— диде ул җитди булырга тырышып. Әмма Сирин күрде, кыз кычкырып көлеп җибәрүдән чак кына тыелып тора. Аның чаткылы яшькелт күзләренә әйтерсең лә нәни генә сары аю баласы кереп оялаган да күз иясен кытыклапмы кытыклый иде. Бу кытыклауга түзәрлек түгел иде һәм кинәт алар икесе бергә кычкырып көлеп җибәрделәр. Шул ук мизгелдә Сирингә элеккеге җорлыгы әйләнеп кайтты, аңкавына ябышып каткан теле бәйдән ычкынды -Шулай онытылып китә торган гадәтем бар инде минем,—диде Сирин көлүеннән туктый алмыйча —Берәр нәрсә белән мавыксам, бөтен дөньямны онытам — Бүген нәрсә белән мавыккан идегез сон9 Минем белән түгелдер ич... Кыз сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел икән. Сирин тагын бит очларының, колакларының кызара башлаганын тойды “Әй. беткән баш беткән инде”, дип уйлап куйды ул һәм белепме-белмичәме кыз үзе башлап җибәргән шаян сөйләшүне дәвам иттерергә булды. — Нәкъ өстснә бастыгыз,—диде ул һәм беренче мәртәбә кызнын күзләренә карап елмайды. Бу юлы инде кызару чираты кызыкайга күчте Сүз иярә сүз чыкты Сүзләреннән һәм бер-берсеннән аерылырга теләмәгән егет белән кыз үзләренен кая барганнарын да белмичә урам буйлап атладылар. Танышунын шулай көтелмәгәнчә сәер килеп чыгуын алар икесе дә язмышның оста шаяруына юрадылар Сирин исә ана үзенчә фәлсәфи нигез дә салып куйды әле: —Бер университетта укып, бер үк сукмакларда йөреп, без кайчан да бер очрашмый калмаган булыр идек анысы,—диде ул уйчан гына —Без очрашырга, танышырга тиеш булганбыз Ә бәлки —Әйтеп бетер инде “Ә бәлки”ен белән нәрсә әйтмәкчесен9 —Ә бәлки, безнен очрашуга зар-интизар язмыш галижәнаблары һаман да күрешә алмый йөрүебезгә үртәлеп шулай ашыктыргандыр Юкса пычрак тәлинкәләремне тотып синең артыннан ташланырга мәҗбүр итмәгән булыр иде,—дип шаяртты Сирин Чөнки “ә бәлки" дип нәрсә әйтергә теләгәнен ул үзе дә белми иде —Алай икән Шулай да. нәрсәдер әйтергә теләгән иден бугай — Юк ла. болай гына, телдән ычкынган сүз генә —Телеңнән еш ычкынамы сон андый сүзләр9—дип шаяртты кыз- Кызлар күргән саен “ә бәлки” дип артларыннан йөгерүче түгелсендер шәт. Андыйлар да күп хәзер — Мин андыйлардан түгел.—дип кырт кисте Сирин —Сине ашханәдә күрдем дә. Ләкин кыз әйтеп бетерергә ирек бирмәде, керфек аегыннан гына елмайды һәм әйтеп куйды: -Мин дә бит сине ашханәгә кергәч үк күргән идем Дөресен әйтим, минем янга килеп утырасына иманым камил иде. Чөнки чиста урыннар минем янда гына иде Ә син үч иткәндәй ин пычрак өстәл янына, җитмәсә, минем күршегә килеп утырды н да кырык көн ризык күрмәгән кешедәй винегретына ташландың Әйтерсең. Әсгать Жиһаншин Анын күзләрендә тагын шаян аю балалары пәйда булды Алар озын керфекләр арасына качып егетне үчеклиләр кебек иде Сирин бу минутларда аны кочагына алырга әзер иде Иреннәре исә һаман бер үк сүзләрне кабатлады Чынлапмы? Чынлап әйтәсеңме9 —Әлбәтгә. чын' Әллә мин ялган сөйли торган кешегә охшаганмы9 Бу юлы инде Сирингә гаҗәпләнеп авызын ачарга туры килде III ртән егетләрне вагондагыларнын тыела алмый шаркылдавы уятты Өченче киштәдә яткан Сирин белән Комаров икесе берьюлы . күзләрен ачтылар Нәрсә бу.пан анда9—диде Комаров күтләрен угалан һәм киштәдән башын аска салындырды Шул ук минутта үзе дә күкәй салган тавык гавышгары чыгарып кыгкылдый-кыткыыый. егылып төшүдән дә курык И мыйча, урынында аунарга тотынды.—Уф, үләм! Ну бизәп тә караганнар... Цирк, билләһи, цирк!.. Вагонда туган мәхшәрдә, әллә нинди тыелгысыз тоташ бер хахылдауга әйләнгән ыгы-зыгыда егетләрне танырлык түгел иде. Кемгәдер итек чистарта торган ялтыравык кара вакса белән гусарларча бөтерелгән мыек чылгыйлары ясаганнар, кемнәрнеңдер әле бритва күрел тә өлгермәгән очлы ияген сакал сурәте баскан. Кайсыберләренен күзләрен хәтта вагон түшәменнән сирпелгән сүрән яктылыкта да ялык-йолык килүче кара божра уратып алган иде. Сирин тиз генә кулы белән битен, борын астын, ияген сыпырып карады. Бармак чиста калды, димәк, бәхетенә, аңа “грим” салып өлгермәгәннәр икән әле. Аның хәрәкәтләрен күреп алган Комаров үзенен битенә ымлады. Күз карашыннан “Мине дә буямаганнармы?" дигән сорау ачык аңлашыла иде. Сирин “Юк!" дигәнне белдереп баш чайкады. Әллә аларның сүзсез аңлашканын күреп, күңеленә шик корты кердеме, чиртсәң каны чәчрәп чыгардай симез бит очларына ике алма сурәте төшерелгән озын буйлы, мускуллары иске бушлат җиңнәрен ертып чыгардай булып кабарып торган таза егет бала башы кадәрле йодрыкларын уйнатып, әле Сирингә, әле Комаровка карап үкереп җибәрде: —Кем ясады? Б... Үтерәм! Анаңны... Яхшы чакта әйтегез, кем ясады? Суям... Көтмәгәндә могҗиза гына килеп чыкмаса, буялганнар белән буялмаганнар арасында ахыры ни белән бетәсе нәмәгълүм жәнжал кубасы көн кебек ачык иде. Бер сәбәпсезгә алардан шикләнгән, шиген раслардай бер ым, бер ялгыш сүз ычкынуын көткән егетнең котырынуын күреп, Сирин чарасызлыктан тавышсыз гына тешләрен шыгырдатып куйды. Күзләре белән кичә вагонга гына сыя алмыйча масаеп йөргән сержантларны эзләде. Ләкин ике баштагы ике ишеге дә йозакка бикләнгән вагонда командир затыннан беркем дә юк иде. Сирин күрде, сизде: әзмәвердәй таза егетнен күзләрен кан баскан, ул беренче булып бәйләнергә җай эзли, арадан тагын кемнедер күзли иде. "Шәп башлана бу армия тормышы.'”—дип уйлап куйды ул эчтән генә. Дөрес, әзмәвергә ялгызы кара-каршы чыкса, аңа бирешмәячәген, киресенчә, әле университетның бокс секциясендә соңгы вакытта гына өйрәнеп алган берничә яңа алым белән аны бик тиз аяктан егачагын да белә иде. Әмма моны күңеле теләми. Сугышырга, көч сынашырга бер сәбәп тә юк иде. Ә нахакка сугышу, көчеңне күрсәтү—чын спорты әхлагына сыя торган нәрсә түгел! Ул монысын да бик яхшы белә иде шул. Аның мәгънәсез бу ыгы-зыгыны ташлап каядыр чыгып качасы, дөньяның бөтен мәшәкатьләрен онытып, иркен болыннарда туйганчы яланаяк йөгерәсе килә башлады. Вагондагы тарлык, кысанлык анын рухын буа башлаган иде. Ә тимер вагоннан кая китәсең?! Ике яктагы ишек тә бикле, тәрәзәләр тимер белән ныгытылган. Поезд тәгәрмәчләре исә бернәрсәгә дә карамый элеккеге көйләрен көйлиләр дә көйлиләр, рельслар тоташкан җөйләрне саный бирәләр. Нишләргә? Бу мәгънәсез бәрелешне, менә-менә кабынып китәргә торган тарткалашны булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә? Йодрыкка йодрык килгән егетләр аннан соң ничек бер вагонга сыешып, янәшә барырлар, ничек итеп бергә хезмәт итәрләр? Бер көн белән, бер аңлашу белән дөнья тәмамланмый лабаса! Башында мең төрле сорау, мен төрле уй бәргәләнде. Ләкин мондый матавыкларны күреп гадәтләнмәгән, бөтен вагонында таянырдай юньле-рәтле танышы-белеше булмаган кичәге авыл малае сорауларының берсенә дә җавап таба алмады. Аптырап, инде нишлибез, дигәндәй, күршесендәге Комаровка сораулы караш ташлады. Бер тамчы судай чегән малаена охшаган күршесе исә көтмәгәндә куе керфекләре арасыннан чаткыл аңдырып күз кысып алды, ирен чите белән генә елмаеп куйды да өченче каттан жинел гәүдәсен тар аралыкка, әзмәвер каршысына ыргыттты. Вагонда бер мизгел эчендә үле тынлык урнашты Барысы да кыл кебек тартылган киеренке халәттә калды менә- менә хәзер ике арада тигезсез, мәгънәсез сугыш башланачак. Уеннан уймак шулай чыгадыр Комаров исә бернәрсә булмагандай әзмәвергә карап тагын бер кат күз кысты һәм үрелеп аның колагына нәрсәдер пышылдады. Ул нәрсә әйткәндер, анысы Сирингә дә. язмыш ихтыяры белән вагондашларга әйләнгән егетләргә дә билгесез калды, әмма әле генә бөтен вагонны кырып җимерердәй кыланган егет тынды, йөзендәге ачу баштарак аптырау галәмәте белән алышынды. соңра ана елмаюга охшаш чаткы кунды Комаров инде үзенә алган рольгә кереп өлгергән иде, ул жонглер җитезлеге белән әллә каян гына бер банка крем тартып чыгарды һәм кабарынкы иреннәре өстенә бөтерә-бөтерә бик кәттә тырпаиган мыек сурәте төшереп куйды, ирләрчә кырыс ияк чокырыннан янакларына таба нечкә сызык үткәрде, чигәсеннән аска таба бакенбардлар сузды. Чәчен кырып алдырганлыктан кыярга охшап калган, колаклары гына тырпаен торган шәрә башнын кыяфәте бер мизгелдә клоунныкына әйләнде дә куйды. —Армиядә беренче көнебез, о хөрмәтле вә гыйззәтле галижәнаб гусарлар, поручиклар, подпоручиклар, есауллар, совет армиясенен шанлы вә данлы гаскәриләре! —дип кычкырды ул шаян тавыш белән Борынгылар әйткән беренче көнен ничек үтсә, башкалары да шундый булыр, дигән. Сез шуны теләмисезме? Ә бүген безнен маскарад, уен. көлке, кем әйтмешли, шаншәүкәтле гаскәриләр балы Бирсен ходай, өч елыбыз шушы бер кон кебек уенкөлкедә, шатлыкта үтсен, өстебезгә ишелеп бәхет төшсен1 Пәкс-фәлән тимәгән чиста, каратут йөзле чандыр егетнен кулларына күз иярми, теле телгә йокмый иле — Йә. тагын кемнәрнең гусар буласы килә'’ Илтифатлы вә чибәр гусарлар килгәндә урамдагы гүзәлкәйлар һушларын жуен. берсе унга, берсе сулга авып калыр имли Рәхим итегез, король галижәнаблары уналтынчы Людоникнын мушкетерлар полкы чәчтарашы сезнен карамакта' Вагонда кыл кебек тартылган киеренкелекне кул белән алып ташладылармыни. кемдер җинел сулап куйды, кемдер яңадан көлүенә буылды тагын кемнәрдер күзләрен зур ачып алларында пәйда булган “клоутГнын яна мәзәкләрен көтте Комаровның сүзе бетмәгән икән әле Ул ике кулын оскә күгәреп болгады да шау-шуны күмеп, буена хас булмаган калын тавыш чыгарып аваз салды: —Самозванцев нам не надо, начальником буду я Безгә инде командирларыбызда»! рәхим-шәфкать көтеп торасы юк! Чакыру кәгазьләрегездә, хәрбиләр әйтмешли, повесткаларыгызда әйтелгән "өч көнлек ризык, янә һәм дәхи кашык-кружка "ларыгызны онытмадыгызмы ’ Онытмасагы». иртәнге аш мәҗлесен ачык дип белдерәм Кемнен нәрсәсе бар—уртак өстәлгә. Полундра! Киндер капчыклардан, турист рюкзакларыннан, фанер чемоданнардан купе өстәлләренә колбаса, иешкән тавык, йомырка, дуңгыз мае. перәннекпеченье. сохари, конфет, чәк чәк. бөккән, алма, җиләк җимеш коелды Моннан берничә минут элек кенә йодрыкка йодрык, манганга манган бәрелешер»ә әзер счетләр. тылсымчы әмеренә буйсынгандай, кинәт кенә тату бер гаиләгә әйләнделәр дә куйдылар Күршесенә туры килгән, борынгы гаскәри терминнарны беле»» гә. белмичә дә мулдан сибүче егетнен жор теленә, киеренке халәтне уен- көлкегә әйләндерә iviv осталыгына, үткенлегенә, холкының жинеллсгенә сокланды Сирин Тыштан бик садә-гади күренсә лә. дөньяны»» ачысын төчесен шактый татыган, шомарган егет ахрысы", дип унлап куйды һәм үзенең дә ана охшыйсы, анын шике/пе буласы килеп китте Комаров холкындагы хасиятләр армиядә генә түгел, тормышта да бик тә ярап куяр иде әле. Тамак ялгап алудан бигрәк тату һәм шаян гаиләдә үзара сыйлашуны хәтерләткән иртәнге аш тәмамланып килгәндә генә йозаклар чылтырады, ишекләр шыгырдап ачылды, аякларын каты итеп, хуҗаларча басып вагонга сержантлар белән “рикрут”лар төркеменә баш итеп билгеләнгән лейтенант килеп керде. Ул күзләренә ышанмагандай башын чайкап куйды. Егетләрнең бу кыяфәтеннән көләргә дә, ачуланырга да белмичә аптыраганлыгы йөзенә чыккан иде. Ул мондый да татулыкны, бердәмлекне көтмәгән иде булса кирәк. Ахырда командирлык хисе җинде, үзенен боларга баш итеп билгеләнгәнлеге, ул ни кушса, аларнын шуны берсүзсез үтәргә тиешлеге исенә төште, тавышына боерык биргәндәгечә катылык чыгарып, күкрәк тавышы белән сөрән салды: —Бусы нинди ат кәмите әле тагы? Иртәнге матавыкны күнелле уенга әйләндергән һәм әле һаман да шул шаян-шук хис шаукымыннан айнырга өлгермәгән егетләр берничә җирдән җавап кайтарды: —Нәкъ шулай, иптәш лейтенант, ат кәмите! —Армиядәге беренче хезмәт көненә багышланган бал-маскарад... —Әйдәгез, безнең табынга, лейтенант. Рәхим итегез! —Бары—бергә, югы—уртак!.. Өйләрендә нинди иске-москы бар, ярышкандай өсләренә шуларны: тузган бишмәт, сусарган бушлат, кыршылган пальто, фуфайка кигән, барысы бердәй кырган башлы, битләрендә чем-кара сакал-мыек ялтыраган егетләр, чыннан да, киноларда гына күрсәтелгән башкисәр пиратларны— диңгез юлбасарларын хәтерләтәләр иде. Лейтенант “Тавыгыгыз-чебешегез, өелешеп... өелегез” дигән шикелле кул селтәде дә, көзгедәй ялтыратылган хром итегенең дагалы үкчәләрендә кырт борылып, ишеккә таба юнәлде. Ишек янына җитәрәк. хәрбиләр әйтмешли, үз күчәре тирәсендә тагын йөз сиксән градуслы әйләнеш ясады, йөзенә олы миһербанлык эшләгән кеше кыяфәте чыкты. —Киләсе станциядә кайнар ботка белән чәй булачак. Алып керергә өч кеше билгеләгез!—диде, һәм өстәп куюны да кирәк тапты —Теләсәгез, әлбәттә... Армиягә төрлесе төрле җирдән алынган, бер-берсе белән таныш булмаган егетләр төягән вагоннарда, гадәттә, эчү, сүгенү, елаш, сугыш була торган иде. Мондый бердәмлекне, татулыкны, хәтта туган жирдән, күнегелгән ирекле дөньядан аерылуны уен-көлкегә әйләндергәннәрен күргәне юк иде әле аның. “Во. татары дают!” дип уйлап куйды ул. Аныңча, Казаннан алынган егетләр барысы да татар. Ул шулай фаразлый иде. Кулын селтәде дә ишеккә таба атлады. Ана каз артыннан тезелешкән сары бәбкәләр шикелле аңа шундый ук сары киемле сержантлар иярде. Ашап-эчеп алгач, вагонда яңадан тынлык урнашты. Яңа көн белән бергә һәркемнең үз уйлары, үз борчулары әйләнеп кайтты. Якыннарыннан, туганнарыннан, әти-әниләреннән һәм сөйгәннәреннән аерылырга мәҗбүр ителгән яшьләрнең һәркайсы үз дөньясына чумды. Иртәнге вакыйгалар хакында кат-кат уйланган Сирин катгый бер фикергә килгән иде инде. “Монда бердәмлек, татулык кирәк. Бергә булсаң, командирлар да. кем әйтмешли, карт солдатлар, ягъни “стариклар” да куркыныч булмаячак. Ин мөһиме—алтын урталык. Әтисе кайчандыр “Усал булсаң асарлар, юаш булсаң, басарлар” дигән иде. Дөрес әйткән... Әйе, дөнья шулай өйрәтә ул!” Уйларына бирелгән егет үзенен янына шыпырт кына Комаров килеп чүмәшкәнне дә сизми калган икән. Колагы янында гына ярымпышылдап татарча әйтелгән сүзләрдән сискәнеп китә язды. Аның эчендә айкалган уйларын сизгән, диярсең: —Бу безнең беренче җиңү,—дип елмаеп күз кысты Комаров. Алтын йөгертелгән. коронка кигертелгән бер теше иреннәре арасында ялтырап алды.—Командирларны җиңдек без бүген, жинмәсәк тә, һичъюгы аларга үзебезне таныттык, егетләр белән уртак тел таптык, үзебезчә берләштерә аллык димме Бергә булмасак. бер-беребезне якламасак. сыталар, изәләр безне Һо. Казаннын нинди атаман малайлары бар монда. Беләм мин .— һәм дусларча кулын сузды,—Танышыйк, бергә-бергә хезмәт итәсе бит. Барасы җир ерак, хезмәт еллары озын . Урыс малаенын кинәт татарча сөйли башлавына бер гажәпләнсә. анын фикерләренен дә нәкъ үзенеке төсле булуына ике гажәпләнгән Сирин сузылган кулны каты итеп кысмыйча булдыра алмады —Мин—Сабиров Исемем Сирин булыр. ’ —Анысын беләм. Медкомиссиядә хәтерләп калдым. — Мин лә сине хәтерләдем —дип көлемсерәде Сирин Анын ирен читләренә кунган елмаюны комиссиядә мәзәгрәк килеп чыккан хәлгә киная дип аңладымы. Комаровнын йөзенә бер генә мизгелгә кызыллык йөгереп алды, аннары ул ап-ак тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде: —Анысы булды инде, ярар Жан бит. Жанлы нәрсә тырпылдый инде ул. Егет башы белән ат башы ниләр генә күрмәс, ди торган иде безнен бабай. Анысын оныт' Кыскасы. Комаров Илья. Дөресен генә әйткәндә. Ильяс мин. Малайлар Илья дигәч. Илья булып йөрим инде Сирин кызыксынуын жинә алмады —Фамилияңнең дә шундый берәр сере юкмы ’—диде ул көлемсерәүдән таралган иреннәрен жыярга тырышып — һы! Татарлардан син беренче булып кызыксындын әле,—диде кинәт уйчанланып калган Ильяс —Күбесе аны шул үчекләүдән, урыснын комар" сүзеннән дип уйлый Татарла нинди “комар" булсын ди инде Чынлыкта безнен фамилия Камәретдинов булырга тиеш “Этдин"ен алып ташлаганнар да. "Камәр" килеп чыккан Шуннан инде Камәров. урысча Комаров була Безнен нәсел Пенза якларыннан бит Пенза мишәрләре аны уйлап торганмы? Комаровмы—Комаров! Тагын ни кирәк'* Әйтергә дә уңай, урысча да яңгырый. Бездә бит исем-фамилияне урысча ничегрәк яңгырар икән дип уйлап куялар. Шулай бит’! —Әйе,—дип килешергә мәжбүр булды Сирин Дөресен генә әйткәндә, анын бу хакта чынлап торып уйлаганы да юк иде әле —Кызык'-дип дәвам итте ул —Үзен Казан малае, үзен татарчаны миннән дә шәбрәк беләсең кебек. — Белмини! Мин бит сиксәненче мәктәпне бетердем Туганнан бирле Яңа Бистәдә, татар арасында Потомственный елгачылар без Армиягә алмасалар бер-ике елдан чын диңгезче буласы идем Шайтан' —Ильяс теш арасыннан чертләтеп төкереп куйды —Диңгез флотына барам, дип әйттем, ялындым, хәтта Тәки шуны эшләмәделәр Аларга барыбер түгел илемени инде?. —Алар аны эшли алмый бит,—дип каршы төште Сирин —Аларга да өстән план гөшә Ә анда бөтенесе күрсәтелгән фәлән числога фәлән кешене чик буена, фәлән кешене пехотага, авиациягә, фәлән кешене танк гаскәренә Көтү итеп куып йөртелгән халык арасында синен язмышын аларны кызыксындырамыни Көтү белән эш итү җайлырак бит' Мин үзем студент идем,—диде уйчан 1ына Сирин—Математик Хәзер инде кем булырбыз, анысы, кем әйтмешли, командирлар кулында —О-о! Нинди кешеләр икән монда.—дип шатлангандай әйтеп куйды Ильяс - Кем булсаң да күрәм бит мин Ертлачлыгын, әрсезлеген юк' Син мина ошыйсын Вахлак түгел икәнең сизелә Давай, дус булыйк! Бергә-бергә күңеллерәк тә. җиңелрәк тә булыр! -Рәхәтләнеп,-дип тагын кулын сузды Сирин Үткен телле, четерекле хәлдән чыгу юлын оста таба белгән җор егетнең дуслык тәкъдим итүе Сирингә яхшы фал булып тоелды Күпме дәвам итәсе билгесез ялыктыргыч юл мәрәкәсендә. алегә очы да. кырые да күренмәгән армия хезмәтендә дусларсыз яшәп булмаячак Моны ул күптән күңеленә беркетеп куйган иде инде оезднын туктарга исәбендә дә юк. Тәгәрмәчләр бер көйгә талгын гына тыкылдыйлар да тыкылдыйлар. Вагон тәрәзәсеннән күренеп калган таныш шәһәр, станция исемнәре күнелне сулкылдап- сулкылдап куярга мәҗбүр итә, эчкә җылы йөгерә. Шумерля, Канаш, Арзамас Әһә, димәк. Мәскәүгә таба барабыз. Мәскәүдә хезмәт итү тормыштан сызылып ташланырга тиешле елларга яна мәгънә бирәчәк, хәтта шушы югалтуны капларлык бер өстенлек тә иде әле. Мәскәү—ил башкаласы. Музейлар, театрлар, кино-концерт заллары . Күренекле кешеләр! Бөтен дөньяга мәшһүр җир асты юллары—метро станцияләре, открыткаларда гына күреп сокланган борынгы Кремль, Кызыл мәйдан... һай, увольнениегә чыккан яшь егеткә Мәскәүдә кызыгырлык, кызыксынырлык нәрсәләр бетәрмени!?. Боларны уйлау ялыктыргыч сәяхәткә, вагонда бикләнеп баруга үзенә күрә бер ямь, яшерен өметләр дә өсти иде әле. Күбесе урта белемле, шактыйлары исә Сирин кебек үк югары уку йортларыннан алынган егетләр үзләренең гади бер частька эләкмәячәк- ләрен дә чамалыйлар иде, әлбәттә. Белемнәрен кат-кат тикшереп, юкка гына берәмләп, сайлап жыймаганнардыр!.. —Ну, егетләр, Мәскәүгә барып эләксәк, хезмәт итеп карар идек анысы,— диде кемдер хыяллары белән кинәнүен яшерә алмыйча—И- их!—диде ул кулларын йодрыклап —Шунда бер Мәскәү чәтнәбиен дә кулга ияләштереп өлгерсәң... Ә-ә! Башкала кияве булып... Туйлап!.. —Ирен читенне сөрт, селәгәең ага,—дип бүлдерде аны Комаров ачусыз гына.—Эрләмәгән, сукмаган, менә сина ыштанлык, дигәндәй, башта барып җит әле син... Аннары хыялланырсың, һы, Мәскәү кияве!.. Егетләр рәхәтләнеп көлештеләр. —И-их! Аңлыйсызмыни сез,—дип уфтанды егет — Ак томаннар артындагы зәңгәр хыялым бит ул минем!.. Күпме генә көлешмәсеннәр, һәркайсының хыялында Мәскәүгә, анда хезмәт итүгә өмет кузысы пыскый иде. Ләкин икенче көнне үк хыяллар челпәрәмә килде. Ниндидер кечкенә генә станциядә алар утырган вагонны поезддан аерып алдылар, озак кына запас юлларда тәгәрәтеп йөрткәч, икенче бер поезднын койрыгына чәпәп тә куйдылар. Буферлар шалтырады, калай кружкалардагы алюмин кашыклар берберсенә бәрелеп зеңгелдәште. Зенләү егетләрнең күңелендәге өмет кылынын тавышсыз гына өзелүен дә аңлата иде кебек. Тәрәзә яныннан таныш түгел авыллар, разъездлар, станцияләр бербер артлы артка шуыша торды. Әлегәчә һәрберсе үзе генә белгән, уенда үзе өчен генә корган хыялый матурлыктан аерылу сәбәп булдымы, егетләр бердән тынып калды Тәрәзәдән күренеп калган таныш түгел исемнәр имәнеч билгесезлек шаукымының беренче чалымнары булып тоела башлаган иде. Хак тәгаләнең нәрсә кылса да ирке бар. Урыс Микитиннын Казанда циркы бар. Нишләптер, Сириннең исенә Тукайның шушы юллары төште. Әйе, хәзер без барыбыз да кемнеңдер иркенә буйсынган, үз ихтыярыбыз белән ни дә кыла алмаучы мәхлук затлар. Хәрби билеттагы язманың күз алдында үзгәрүе, үзгә рәвеш алучы хәрефләрнең сикерешүе яңаргандай булды: “Ит комбинатына, сугымлыкка! Ит комбинатына, сугымлыкка!" IV И яшьлекнең бәхетле мизгелләре! Урам буйлап бер егет килә. Анын аяк астындагы җирне тоймагандай очынып атлавында да, әбиләр чуагының җылы кояшы нурларына П рәхәтләнеп, күлмәк изүләрен ычкындырып куюында да, дулкынсыман коңгырт чәчләренен җилдә җилфердәп баруында да яшьлекнен үзе төсле үк талпыну, атлыгу сизелеп тора Юлында очраган яшь кызларга бер сәбәпсез елмаеп китүе, авыр букча күтәргән әби-чәбиләргә ярдәм тәкъдим итеп узуы исә бу егетнен ниндидер олы бер шатлыгы барлыгын, моны кем беләндер уртаклашасы килүен тәгаенләргә мөмкинлек бирә һәм бу. чыннан да. шулай иде. Сирин өчен дөнья әле бары тик шатлык-куанычлардан гына тора Алда әле башланмаган очсыз-кырыйсыз гомер юлы. Анын чиге дә. ахыры да булмастыр кебек Тормыш дәфтәренең битләре ап-ак. чип-чиста Ана ни язасы, ничек языласы—барысы да синен кулыңда. Үз кулында ич! Сирин гирә-яктагы көзге хозурлыкка, урам кырыена тип-тигез итеп, бер рәткә тезеп утыртылган юкәләрнең алтынга манчылган яфракларына, икешәрөчәр катлы борынгы йортларның мәһабәтлегенә соклана-соклана почтамтка килеп җиткәнен сизми дә калды. Анда кергәнче урамга тагын бер кат күз саласы итте. Көне генә түгел, бөтен дөньясы бигрәкләр дә матур иле шул. Көне, дөнья-жиһаны гына түгел, кешеләр дә матур, чибәр иде. Яшь кызларның нәфислеге, биек үкчәләре белән асфальтка шак-шок басып үтүләре дисенме' Егетләрнең үзләрен бәйсез һәм иркен тотып ашыкмыйча, үз дәрәҗәләрен белеп атлаулары дисенме' Картларында да ниндидер олпатлык, өлкәннәрдә генә була торган затлылык сизелеп тора иде. Алар барысы да Сирингә анын шатлыгын беләләрдер, алар да Сирин укыйсы белем йортына бәйле кешеләрдер сыман тоела башлый Шулай булмаса. шундый горур кыяфәт белән бу урамда йөрер иделәрмени9 ! Сирин тагын бер кат гирә-ягына күз салды да почтамтның калын имән ишекләрен ачты Йөзенә эссе җәй көннәрендә калын стеналы таш биналарда гына була торган салкынча һава килеп бәрелде, тирләгән гәүдәсенә җиләс рәхәтлек кунды Ул үзенә кирәкле җирне эзләп зур иркен залга, анын буеннан буена сузылган пыяла тәрәзәчекләргә күз иогертеп чыкты. Бәхетенә. “Сорап азганчыга кадәр" дигән, әллә нинди тылсымлы тоелган сүзләр язылган тәрәзәчек янында беркем дә юк rue Ул паспортын тәрәзәгә сузды, иреннәре-тырнаклары бердәй ал төскә буялган сары чәчле кызга шаяртып эндәшәсе итте —Сеңлем, кара әле. мина ерак илләрдән, күз күрмәгән җирләрдән берәр хат-мазар килмәгәнме? Туташ тәрәзәгә башын сузган егеткә буяп озайтылган керфекләре арасыннан бер генә күз сириеп алды да төрле төстәге конвертлар тутырылган агач тартмачыкта казына башлады Бераздан Сириннен үзе кебек үк шаяртып җавап кайтарды: — Берәү генә дә түгел, энекәш Берьюлы ике кыйтгадан ике хат,- диде.— Берсе ерак илләрдәге Алабугадан, икенчесе күз күрмәгән Балга мактан.. Анын бу шат күнелле. көләч егет белән сүз куертуны дәвам иттерәсе килгәнлеге дә. шаяртуны андый белүе дә сизелеп тора иде. Сирин кызның ирен читенә кунаклаган елмаюын күрмәмешкә салышты Ниндидер бер кылтык чәтнәбн почтабикәнен кыланмышына карап торыр чак түгел Ике хат та нәкъ у г көткән җирләрдән иде бит Адресларын да каран г ормыйча хатларнын икесен дә тү гп кесәсенә шудырды һәм урамга ашыкты Башта университетта укыган, соңра анын ректоры булган, нәэвклид геометриясенә нигез салган боек математик Лобачевскийга куелган һәйкәл янындагы бакчага кереп утырды да тансык хатларны кесәсеннән чыгарды Ялгышмаган' Чыннан да. аларнын берсе авылдан әтисеннән, икенчесе Алабугага укырга киткән сабакташыннан иде Беренче иттереп әтисеннән килгән хатны ачасы итте Сагынылган иде Әнисенең, әтисенен. энесе белән сенлесенен генә түгел, хәтта балачактагы тугры юлдашы—Сизгер кушаматлы эт белән ПатыЙ атлы мәченсн дә хәлләрен беләсе килә иде Барча туган-тумачадан, күрше-күләннән, авылдашлардан күптин- күп. чуктин-чук сәлам тезгәннән сон. әтисе үзе анлаганча бераз нәсихәт укуны да кирәк тапкан иде: “Инде син. улым, институт кына түгел, университет хәтле университетка керү бәхетенә ирештең. Безне бик куандырдың. Әниең белән ятканда да. торганда да синең хакта сөйләшәбез, борчылабыз Вакытында ашый микән, көзләр җитеп килә, өстенә юкарак киеп йөрми микән, дип борчылабыз. Авылда да гел синең хакта сөйлиләр. Башлы малай, диләр. Беләдериек аны. шулай буласын, диләр. Көнләшеп куючылар да бардыр инде Түлке син анысына карама. Укуыңны бел. Тырыш.'Ату. сабакларыңны белмәсәң. үзеңне университетта озак тотмаслар. Хәер, монысын сүз өчен генә язам. Без сиңа ышанабыз, бик өметләнәбез, улым. Авылдан беренче икәнсең, университетыңда да төшеп калмассың. Яхшы укы, алдынгылар рәтендә булырга тырыш. Нәселебезгә тап төшермә. Нәселебезне беләсең, бер дә читятлар алдында хур булган җук иде. Иншалла, алга таба да шулай булыр.'" Әтисенең башын кыек салып, шәмәхә карандашны төкерекли- төкерекли хат язып утыруын күз алдына китереп. Сирин яратып көлемсерәде Әтисе әле һаман ана мәктәп баласына караган кебек карый икән бит! Хәер, әтисе хаклы. Татарстанның иң ерак бер төбәге саналган Зәй буендагы авылдан Казан университетына укырга кергән беренче егет ул. Дөрес, мона кадәр дә авылдан укырга китүчеләр күп иде Ләкин, ни сәбәптәндер. Балтамакта Алабуга пединститутын. Минзәлә. Чистай техникумнарын өстенрәк күрәләр, күпләр шуларга барып урнаша иде. Бер яктан. Алабуганың, бу шәһәрләрнең якынлыгы өстенлек бирсә, икенче яктан, аларда укырга керүе дә җиңелрәктер кебек тоела иде бугай. Хәер, бәлки, чыннан да. шулайдыр. Әле моңача тәвәккәлләп аларга киткән бер генә егет-кызнын да кире борылып кайтканы юк бит Ә инде Казан университеты, кайчандыр Ленин. Лобачевский. Толстой кебек мәшһүр затлар белем алган уку йорты күпләр өчен бик ерактагы, яктысы килеп күренсә дә. җылысы килеп җитмәгән, балкып ымсындырган, әмма хыялда гына калган йолдыз сыман иде. Анда гади авыл баласы керә аламыни?! Казан университетына әллә кайлардан. иге-чиге булмаган СССРнын төрле якларыннан, хәтта чит илләрдән килергә дә ашкынып торалар ди ич. Кадерле угыл-кызларын Алабугага җибәргәндә, авыл агайлары, бәлки, шулай дип тә фикер йөртә торганнардыр әле. Әмма, ничек кенә булмасын. Сириннең университет хәтле университетка укырга керүе, аның үзен әйтәсе дә юк. әти-әниләре. карт укытучылары өчен дә. укыган мәктәбе өчен дә. гомумән, бөтен авыл өчен дә зур дәрәҗә, олы мактаныч иде. Әтисе хат беткәннән соң да уйланып утырган ахрысы, аскарак төшереп тагын өстәп куйган иде: “Улым, миңа заманында ун класстан артык укырга насыйп булмады, каһәр суккан сугыш комачаулады. Инде син минем өчен дә укы. минем өчен дә тырыш. Балаларымның олы кеше булганын күрәсем килә, бик күрәсем килә. Әниең белән шундый фикердә калабыз. Тагын бер кат сәлам күндереп—әтиең, әниең һәм барча туганнарың ". V әскәүдә һәм Берлинда җинү залплары яңгыраганга да инде берничә ай вакыт узды. 1үрт ел буе үлем белән күзгә-күз очрашып торган, тәмугнын нинди булуын җир йөзендә үк үз күзләре белән күргән, утлы җәһәннәм газапларын үз сыртларында татыган солдатларга инде берни дә куркыныч М түгел. Күпме дуслар, якыннар яу кырында ятып калды! Уйласан. чәчләрен үрә торырлык. Бүген булмаса. иртәгә ойгә кайтарып җибәрәләр, дип хыялланган сугышчыларның телендә бер генә нәрсә—туган ил, туган жир. сагыну, сагыш, җирсү Дүрт ел буе зарыгып, саргаеп көткән очрашу, кавышу мизгелләре Әле алар һаман да мондый олы гарасаттан, коточкыч мәхшәрдән исән-имин чыкканнарына ышанып житә алмыйлар иде. Әмма Украина һәм Польша җирләрен үтеп фашистлар оясына ук килеп җиткән полкны тиз генә таратып җибәрергә ашыкмадылар. Берлиннан ерак түгел, исемен әйткәндә генә дә телен сынарлык ниндидер кечкенә бер шәһәрчеккә урнаштырдылар да тындылар. Әйтерсен. тормыш туктап калды. Полкны гүяки оныттылар Баштарак әле кечкенә төркемнәр белән көнбатышка үтәргә маташучы гитлерчылар тынгы бирми иде. Төннәрен, сонга таба хәтта көпә-көндез дә алар капкынга эләккән, күзләрен кан баскан ерткыч шикелле берни белән исәпләшмичә, турыга ыргылып маташтылар Ләкин утны-суны кичкән солдатларның уяулыкларын югалтмаганлыгын белгәч, тынычрак, яшеренрәк юллар таптылар булса кирәк. Инде алар да күренмәс булды. Солдатлар арасында имеш- мимеш йөрде. Янәсе, полк азат ителгән герман җирендә тәртип саклау өчен калдырыла, картлар кайтарып җибәрелә, алар урынына яшьләр киләсе, имеш. Яшьрәк солдатларның әле тагын күпме хезмәт итәсе дә билгесез, ди. Инде тиздән өйгә кайтырга дип хыялланган, таң атканда да. кич җиткәндә дә шул бер уй белән яшәгән Хафиз өчен моннан да яман хәбәр булуы мөмкин түгел иде. Сугышны башыннан ахырына кадәр үтсә дә, туган елы буенча яшьләрдән исәпләнүче егет үзенә карата ниндидер берәр ташлама ясалыр дип өмет итә алмый иде. әлбәттә. Имеш-мимеш, чыннан да. дөрескә чыкты бугай. Инде август урталары җитеп килә, ә полкта бернинди генә үзгәреш тә юк. Баштарак күптән инде чын ир заты күрмәгән немец марҗаларының күнелен күрүдән тәм тапкан, дөньясына төкереп биргәндәй кыланган яшьрәк солдатлар да пошаманга төште. Кайчан да бер монын чиге булырга тиеш иде инде ләбаса. Дөрес, штабта, аның ла әле бик зәһәр, сүзе теләсә-кайсы җирдә үтә торган бүлегендә—CM ЕРШта якташы, майор Гыймаен бар барын Ул. теләсә, Хафизны бүген үк кайтарып җибәрә алыр иде Әмма, урыс-улак арасында үзенең татарлыгын бик үк сиздерергә теләмәгән адәмнән миһербанлык көтү үзс бер мәгънәсезлек булыр иде Монысын да яхшы аңлый Хафиз. Әмма, өметсез— шайтан диләр бит. Егет жаен табып Гыймаен янына кереп чыгарга кирәклеген күңеленә беркетеп куйды Бер жае чыкмый калмас. Ни генә булмасын, ул да бер татар баласы лабаса Туган илдән еракта, читтә, туган ук булмаса да. ул да бер кардәш кебек тоела иде. Аның да моннан еракта, бик еракта калган Казанда атаанасы. туганнары, балалары бардыр Ул да анын кебек үк сагына торгандыр Эчендә җаны булган кеше өзгәләнеп сорауга, якташының үтенеченә колак салмый калмас. Кайтучылар исемлегенә бер фамилияне өстәтә алмыймыни ул? Моннан ана ни була? Командир аларнын һәммәсен үзе тикшереп тормый лабаса. Тикшерсә дә. СМЕРШка каршы килмәс иде әле. Солдатларның гына түгел, штабтагыларнын да бу оешманы бик үк яратып бетермәвен дә яхшы белә Хафиз Әмма бик авырга килсә, кем әйтмешли, шайтанга да абыем диярсең, ди бит Авыр уйларына чумган Хафиз казармага әйләндерелгән мәктәпнең - калын стеналы бинаның кояшлы ягына чыгып утырды да кесәсеннән сигезгә бөкләп тыккан гәзит чыгарды Фронт гәзите җинүле язмалар белән гулы иле Аларны инде ятлап диярлек бетергән Хафиз симез хәрефләр белән басылган “Тиздән өйгә. Ватанга! дигән сүнәргә карап ирен чите белән генә елмаеп куйды “Кайгырсын, бар. нибуч. Болай СМЕРШ—смерть шпионам "Особый отдсГны солдатлар шулай дип йөрткән булса, көзгә хәтле немец туфрагын ашларга туры килмәгәе әле”. Гәзиттән кечкенә генә кисәк ертып алды да, чалбар кесәсеннән янчыгын чыгарып, бер чеметем тәмәкене ашыкмыйча гына төрергә кереште Ирен читенә куеп кәгазь кырыен акрын гына төкерекләп ябыштырды, тыгызлап, баш- башларын борып куйды һәм трофей зажигалкадан ут элдереп жибәрде. Польшадан үткәндә тиенгән тәмәке ярап куйды тагы. Поляк картлары тәмәкене әйбәт үстерәләр, кирәгенчә ваклый да беләләр икән. Күрше авыл маржаларыныкыннан бер дә ким түгел. Артык булмаса әле. Хуш исле каты тәмәке йоткылык буйлап үпкәләренә төшеп китте, анын ачылыгыннан хәтта күзләренә яшь бәреп чыкты. Каты тәмәке туган җирен үлеп сагынган, үзе сугышка алынганнан сон дөньяга килгән нәни улын бер күрергә тилмергән, өйгә кайту уеннан бер генә минутка да аерылмаган солдат өчен бердәнбер юаныч иде шул. Күп тә үтми аның янына күрше взводтан Михалыч чыгып чүгәләде. —Тартабызмы?—диде ул башка сүзе булмаганга гына әйткәндәй иттереп. Хафиз жавап биреп тормады, башын гына селкеп куйды. —Сыйламассыңмы, дигән идем. Үземнең запаслар бетеп торган чак әле,—дип сүзен дәвам итте карт солдат. Кырыктан узганнар сугышчылар арасында карт исәпләнәләр һәм аларга хәзер, тыныч көннәрдә, игътибар аеруча арткан иде. Артмыйча! Алар һәрхәлдә беренче булып туган илгә кайтып китәчәк. Алар өчен сугыш та, хәрби хезмәт тә бетте! —Теләгән кадәр ал,—диде Хафиз һәм кесәсеннән янчыгын чыгарды. Михалыч тәмәке төтененнән саргайган калын бармакларын янчыкка батырды. —Запаслы егет икәнсең, молодец,—диде ул. Күз читендә генә хәйләкәр елмаю күренеп китте. Җае чыккач тагын биш-алты төрерлек тәмәкене уч төбенә салган картның сөйләшәсе килгәне, сүз югыннан сүз эзләгәне сизелеп тора иде. Ул кәжә тоягын авызына капты,, кармаланып кесәсеннән шырпы чыгарды, ялкынланып янып киткән тәмәкесен тирән итеп бер суырды да:— Шул немец зәхмәтенә ияләшә алмыйм инде,—диде Хафиз кулындагы зажигалкага ымлап.—Тәмәкедән бензин исе килгән кебек тоела башлый.— Анын авызыннан, борын тишекләреннән ургылып куе төтен чыкты —Хәер., зажигалкасына гына түгел, немец җиренә дә, авыллары-шәһәрләренә дә. Бездәгечә киңлек, хөрлек житми монда. Безнен Төмән якларында бер авыл белән икенчесе арасы йөзәр чакрым. Ерып чыккысыз урманнар, елга-күлләр. . Аларда мыжлап торган җанвар-киек, балык...—Һәм кинәт үз сүзенә үзе каршы төшкәндәй өстәп куйды—И- и-их! Без дә яшибез дип яшибез инде... Мондагы байлык, төзеклек, бөтенлек бездә булсамы? . Ә-ә... Нием җитмәгән инде бу Гитлерга?.. Тыныч кына, үз өендә генә яшәп булмый идеме!? СССР чикләрен чыкканнан бирле гаҗәпләнүдән туймаган солдатлар ялгыз калган чакта еш кына бу хакта гәп куертып ала торганнар иде. Бу юлы да шулай булды. Герман җиренең төзеклеге, авылларының шәһәрдән аерып булгысызлыгы, пыяла кебек тигез таш юллар, елларга түгел, гасырларга исәп тотып салынган таш пулатлар—барысы да гаҗәпләндерә, шаккаттыра иде. —Сугыш беткәч, бездә дә шулай булыр, килдек, күрдек, ничек эшләргә икәнен беләбез,—дип куйды Хафиз карт солдат белән килешкәндәй иттереп. Күз алдына кайсы салам, кайсы камыш түбәле кыйшайган йортлар, язын-көзен хәтта трактор белән үтә алмаслык баткак юллар килде. Әмма бәхәскә кереп торасы килмәде —Инде без дә элеккечә яши алмабыздыр шәт,—дип кую белән чикләнде. —Ай-Һай,—диде Михалыч көрсенеп.—Рәсәйдә мондый юллар төзү өчен тагын кимендә йөз ел кирәк булыр әле. Йөз ел гына житсә... —Хәзер бөтен Герман байлыгы безнең кулда. Булыр, алла боерса,— диде Хафиз —Болар, әнә, төзегән бит!.. Аларга сүзләрен дәвам иттерергә ирек бирмәделәр. Штабтан— казармадан илле метрлап читтәрәк урнашкан, элек мәктәп директоры яшәгән чирәп түбәле өч катлы таш йорттан—кулына ниндидер кәгазьләр тоткан дневальный чабып чыкты, ниндидер офицерларның тыз-быз йөренгәне күренде. Бу гадәти хәл түгел иде. Нәрсәдер булган. Тагын кораллы немец төркемнәре килеп чыкканмы, башка хәбәрме—һәрхәлдә, тыныч кына көн итеп яткан полкта чабулый башлау яхшыга түгел иде Икесе дә күзләрен дневальныйга текәп сүзсез калдылар. Ә ул килгән уңайга кәгазенә күз төшерде һәм сөенче алырга йөгергән авыл малаедай Хафизга таба кул болгап кычкырып җибәрде —Сабиров! Әйберләрен белән штабка! Җыеныр өчен ярты сәгать вакыт сиңа. —Нәрсәгә икән? Бел-бел-мәденме'’ Көтелмәгән хәбәрдән Хафизнын авызында теле әүшәләнде Әмма бу минутта дневальный инде казармага кереп китеп бара иде Михалыч кына: —Ай-Һай. нәрсә куыралар икән тагын,—дип үзалдына сөйләнеп куйды Анын ни әйткәнен колагына да элмәгән Хафизнын миеннән кайнар дулкын булып бер уй йөгереп узды: "Әллә чыннан ла. сөенеч микән? Әллә өйгә кайтырга приказ килгәнме'" Башы әйләнеп китте. Тик торганда куллары калтырый башлады. Мондый да шатлыклы хәбәргә ышану мөмкин түгел иде. Тәмәкесен дагалы табаны астына салып изеп сүндерде дә казармага ашыкты. Тизрәк бөтен нәрсәне биштәргә донгечләргә! Авылга алып кайтырга дип күчтәнәчкә, бүләккә җыйган әйберләр инде күптән трофей чемоданда, алар өчен кайгырасы юк Ә солдатнын көндатек кирәк-ярагы, ачуым килмәгәе, бер янчыкка сыеп бетмәле. Тиз генә юыну әйберләрен, тумбочкадан бритвасын, сабынын-пумаласын биштәрле юл капчыгына эшереп төшерде, аш ы гакабалана стенадагы көзге кыйпылчыгына күз салды. Аннан ана кояшта каралган, инде мангаена сырлар чыга башлаган, кабарынкы мыеклы ир-егет карап тора иде Сугыш үз эзен шактый мулдан салган. Көзгедәге талчыккан чырайлы адәмгә һич кенә дә егерме җиде яшь бирерлек түгел иде Бары тик чаткылы көрәнсу күзләрендә генә яшьлек чалымнары, яшьләрчә дәрт һәм омег елтырый Герман җирендә урнашканнан бирле беренче тыныч һәм ыгы- зыгысыз үтеп баручы көннен тормышында иң шатлыклы көнгә дә әйләнүе ихтимал бит! Дүрт ел буена салкын окопларда аунаган, дошманның уг яңгыры астында дистәләрчә, йөзләрчә тапкыр атакага барган, сугыш кырларында мөмкин булган барлык михнәт-газапларнын барысын да диярлек үз җилкәсендә татыган егет өчен моннан да олы бәхетнен булуы мөмкин түгел Анын күңеле тулы өмет, шатлык, сөенеч-куаныч иде Штаб янында анын шикелле җыенып килгән солдатлар кайнаша иде. Бераздан СМЕРШ вәкиле майор Гыймаев күренде. Иөзе чытык, иреннәре кысылган иде. Ул күзгә ташлануга ук сафтагы һәр солдатнын йөрәге чымырдап куйды. Ләкин моны беркем дә сиздермәде Гыймаевнын баш булып, команда биреп йөрүе әлегә бер генә күнелле яңалык та вәгъдә итми иде. Гыймаев каш астыннан гына солдатларга карап алды һәм янындагы яшь лейтенантка—урыс егете Кузнецовка нәрсәдер әйтте Тегесе кырыс тавыш белән кычкырып команда бирде: —Тезелергә! Кайсысы чемодан тоткан, кайсысы аркасына трофей рюкзак аскан, төрле роталардан һәм төрле взводлардан җыелган солдатлар, сержантлар, старшиналар беренче мәлгә аптырап калган кебек булдылар Майорның чыраенда да. лейтенантның тавышында да алар өчен күнелле янадык, шатлык кебек тоелырдай нәрсә төсмерләнми иде Саф алдына Гыймаев үзе чыгып басты Ләкин ни дә булса аңлатуны кирәк тапмады ахрысы, сафка күз генә йөгертеп чыкты да кулындагы кәгазьләрне лейтенантка тоттырды -Барлап чык Барысы да мондамы Лейтенант яңгыравык үсмер тавышы белән берәм-берәм фамилияләр кычкырырга тотынды: —Старшина Әпсәләмов. —Мин. —Ефрейтор Кадыйров. —Мин. —Рядовой Миңнуллин. —Мин. —Сержант Сабиров. Үз фамилиясен ишеткәч күнегелгән гадәт белән Хафиз да кычкырып җавап бирде: —Мин! Шул вакытта башына күсәк белән ордылармыни, әллә нинди шик йөрәген яндырып алды. Бөтен полк буенча җыелган унбишләп сугышчының барысы да татар фамилияле, барысы да диярлек Хафизның азмы- күпме аралашып йөргән, утны-суны бергә кичкән коралдашлары иде. Арада Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, Чувашиядән, Киров, Куйбышев. Оренбург, хәтга Төмән өлкәләреннән алынган солдатлар да бар иде. Бу ниндидер шикле гамәл иде. Ни өчен әле нәкъ менә татарларны гына аерып җыеп алганнар? Башында мең төрле сорау бәргәләнде. Әмма сафта сөйләшергә дә, сорашырга да ярамый. Күз кырые белән генә сафташларына карап алды. Йөз кыяфәтләренә караганда, алар да ниндидер көтелмәгән бу җыелуның сәбәпләрен аңларга тырышып баш ваталар иде булса кирәк. Уйларыннан Гыймаевның командасы бүлде. —Әйберләрегез белән машинага! Шөбһәле уйларында буталган солдатлар шунда гына штабтан ерак түгел туктаган өсте бөркәүле “Студебеккер” машинасын абайлап алдылар. Сугыш азагында гына Америкадан китерелә башлаган өчәр күчәрле бу куәтле машиналар солдатлар өчен баштарак могҗиза сыман тоелган иде Теләсә нинди сазлыкны, баткакны, ташлы-таулы юлларны сизмәгәндәй җилдереп кенә үтә торган көчле машина, баксаң, инде моторын кабызган, аларны көтеп гөрләп эшләп утыра икән бит. Ин гаҗәбе шунда, трофей пикапта кукраеп йөрергә яраткан Гыймаев лейтенантка салкын гына кул биреп хушлашты һәм үзе дә “Студебеккер”ның кабинасына үрмәләде. Солдатлар утырышып бетүгә машина кискен ыргылып кузгалып та китте Фронт юлларында теләсә нинди билгесезлеккә күнегеп беткән карт сугышчылар да аптырашта иде. Инде сугыш бетте Инде тыныч тормыш килде. Инде өйгә—туган җиргә кайтабыз, дип торганда гына. Күңелләрендә кузы булып көннән-көн көчлерәк пыскыган өмет челпәрәмә килде түгелме соң? Машина кузгалуга сүз буасы ерылды да китте. —Берәрегез белмиме, кая барабыз, нигә нәкъ менә безне—татарларны гына җыеп алдылар икән?—дип куйды сугышка Чувашиянең мәшһүр Шыгырдан авылыннан алынган мишәр егете —Бер-бер этлек юкмы икән монда? —Авызынны үлчәбрәк ач, туган,—дип җавап кайтарды түргә үк кунаклаган карт солдатларның берсе. СМЕРШ йокламый. Үзе кабинада булса да. машина әрҗәсендә дә аның колаклары булырга мөмкин... —Төкерәм мин синең CM ЕРШларыңа...—Мишәрнең тавышы ачулы иде —Дүрт ел буе кан түгеп, дүрт мәртәбә яраланып, телемдәгене әйтергә дә куркып ятыйммы? Ник безнең белән качышлы уйныйлар? Кая алып баруларын гына булса да әйтә алалар иде бит. . Дары исе иснәмәгән яшь бүлтерекләр түгел. Анлар идек. Кирәген эшләмәс идекме?... Аңа җавап бирүче табылмады. Сугыш зилзиләсе узуга карамастан, Германиянең таш җәелгән, агач ябалдашлары астына яшерелгән юллары әйбәт сакланган. Моторын гүләтеп машина алга, каядыр билгесезлеккә таба ыргыла. Тәгәрмәчләр чакрымнарны, сәгать телләре минутларны саный. Автоматларын тезләренә кыскан солдатларның иреннәре кысылган, күзләре бер ноктада. Аларнын үз исәпләре, аларнын йөрәгенә, миенә меннәрчә чакрымга сузылган юллардагы дәһшәтле бәрелешләр, югалту ачысы һәм күз яшьләре кашлы тамгалар белән мәңге онытылмаслык итеп язылган. Хәер, алар гына да түгел. Һәр со.лдатнын йөрәк түрендә саклый торган онытылмас башка хатирәләре дә бар Алары тыныч еллар. Беренче мәхәббәт, беренче озату Туган яклардагы калган иң газиз кешеләр, сөйгән ярлар, балалар, әти-әниләр, туганнар, дуслар! Хафизның күз алдыннан берәм-берәм туган як күренешләре УЗДЫ. Әй, матур да чаклар булган икән! VI ирин бу минутларда уйлары белән авылда, яшьтәшләре, классташлары арасында иде. Мәктәп еллары сизелмичә очып кына үткән икән ләбаса! Яшьлекнең үзе кебек үк канатлы, офыклар коннән-көн яктырак. ачыграк балкыган чаклар иде ул. Сириннең тормышында гына түгел, авылында, илендә шулай иде Халыклар атасы дип йөртелгән, бөтен дөнья хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы исемен алган Иосиф Сталин чорындагы кырыс суыклыктан сон кешеләр күңелендә бозлар эри. язгы гөрләвекләр челтери башлаган көннәр иде Яшә, хыяллан, эшлә, теләгәнеңә иреш! Барысы да синең өчен, синен киләчәген өчен Әллә каян гына моңарчы күз күрмәгән. колак ишетмәгән дистәләрчә яңа исемнәр пәйда булды, әдәбиятка Муса Җәлил, Галимхан Ибраһимов. Кәрим Тинчурин. Дәрдмәнд кебек боек шәхесләр кайтты Есенин. Бунин. Марина Цветаева. Мандельштамы, Анна Ахматова Даһиларның үткен зәвыклы әсәрләре алар ядтәгән, иҗаг иткән чорның кайнар сулышын алып кайтты. Аларнын тетрәндергеч язмышларыннан кайбер мәгълүматлар килеп җитте. Бүгенге чынбарлыкка инде икенче күз белән карарга, башкача, янача яшәргә кирәк иде Болар барысы да яшьләрне, үсмерләрне тетрәтсә, өлкәннәрне исә авыр сулап куярга һәм еракта калган, курку һәм шик пәрәвезендә чуалып беткән яшьлекләрен уйлап, сагынып көрсенергә мәҗбүр игә иде һәм болар инде барысы да артта калды, бетте Тарих чоңгылларыңда алар шомлы сәхифәләр булып теркәлгән Күпләр хәтта моңа ышанырга теләмәде Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел кебек иде Сирин боларны але анык кына аңлап бетерми, әмма кәефе күтәренке чакларда улы белән гәпләшеп утырырга яраткан әтисе сүзләреннән. ‘Яшь математик" түгәрәгендәге бәхәсләрдән соң аны аерып алып, аерым сөйләшүдән тәм таба белгән карт укытучы Әкрам абыйнын сәер әңгәмәләреннән чамалый иде. Һәм Сирин өчен ин гаҗәбе шунда, алар бу яктылыкка. бөтен дөньясына гарасат булып килеп кергән яңалыкка шикләнеп карыйлар Яшь егет исә аларнын шөбһәләнүен картларга хас шикчеллек, саклык хисе дип бәяли. Алар һәр нәрсәгә иске күзлектән карыйлар, яңалыкны андал бетерә алмыйлар кебек тоела иде Нишләптер күз алдына Сталин үлгән көн килде Мәктәптә матәм җыелышы. Бер-берсеннән. балалардан оялмыйча күт яшьләренә буылган укытучылар Аларга карап елаучы балалар Ләкин Сирин елый алмаган иде. никадәр генә тырышмасын, күзеннән яшь чыкмаган иде Кайткач әтисенә әйтте -Мәктәптә укытучылар да. балалар да-бөтенесе дә елады, мин елый алмадым, күзгә төкерек буяп йөрдем шунда,-диде -Әллә мин бик начар кеше микән? , Әтисе дүртенче класста укып йөрүне малаеның башыннан сыйпады — Юк. улым Кеше елаганга карап кына еларга ярамый Үз күңеленә С колак сала белергә, аның ни әйткәнен аңлый белергә кирәк,—диде әтисе һәм нишләптер җиңел сулап куйды.—Еламавың әйбәт тә булгандыр... Хәзер, шөкер, тормыш, бәлки, яхшыга таба үзгәрер... Әтисе ялгышмаган. Үсә барган саен шуны аңлады Сирин. Тормыш, чыннан да, яна эзгә төште, яна яклары белән ачыла башлады. Яшьләр тормышына ярсулы ташкын булып яна көйләр, дәртле биюләр, яна китаплар килеп керде. Коргаксыган тавышлы патефонны көчле радиолалар алыштырды, клубта өчле, дүртле, сигезле кебек биюләрне, тыйнак вальсны, тангоны һәм фокстротны чарльстон, соңра рок-н-рол кебек яна биюләр кысрыклап чыгарды. Аларны институтларда укучы кызлар, егетләр алып кайтты, һәм болар барысы да яңа илләр күрергә, яңа кешеләр белән аралашырга омтылган, тормышын шаулап-гөрләп торган янартаудай итеп күрергә теләгән Сирингә гаҗәп тоелмый, киресенчә, ул моны нәкъ шулай булырга тиешле табигый бер нәрсә итеп саный иде. Сириннең соңгы көннәрдә бөтен тормышы тоташ бәйрәмгә, бетмәстөкәнмәс шатлыкка, сөенеч-куанычларга бәйле кебек иде. Һәм ул моның шулай дәвам итәчәгенә, шулай барачагына җаны-тәне, бөтен күңеле белән ышана иде. һәм монын сәбәбе укырга керүдә генә дә түгел. Юк, түгел! Уку— уку инде ул. Соңгы вакытта Сириннең күңелен, бөтен барлыгын биләп алган икенче бер нәрсә—яңа тойгы, күңел бәйрәме дә бар. Аның исемен телгә алуга ук егетнең бөтен күңеле талгын рәхәтлеккә йотыла. Уйларыннан бүлеп ишектә кыңгырау чылтырады. —Хәзер, хәзер,—дип кычкырды ул һәм кызган үтүкне юка җәймә җәелгән өстәл янындагы калайга куеп ишек янына ашыкты.—Хәзер ачам... Кибеткә чыгып киткән Хәдичә апа уфылдый-уфылдый кайтып керде дә челтәр букчасыннан әйберләрен бушатырга тотынды. Сырлы батон, бер кап чәй, нәни мендәрчекне хәтерләтүче кәнфит, кефир һәм үпкә- бавырдан ясала торган арзанлы колбасаны тезеп куйгач, Сирингә эндәште: —Самавыр куймагансыңдыр, улым?.. Тамагым кипте. Әнә, син сораган нәрсәләрне дә алдым. Чәйләп алыйк, булмаса... —Куйдым, куйдым, Хәдичә апа. Хәзер менә чалбарны гына үтүкләп бетерәм дә... Рәхәтләнеп чәйлибез аны,—диде Сирин һәм марля кисәген чалбар өстенә җәеп мул итеп су бөркеде. Бу чалбар Сириннең яшерен мактанычы да, куанычы да. Ничек итсә итте, теләгәненә иреште бит! Каникулга кайткан студентлар үзләре белән шул еллардагы моданың соңгы казанышын, кем әйтмешли, ин яңа “чыйкылдавын” да алып кайттылар. Моңарчы ак күлмәк белән кара чалбарны иң затлы киенү дип белгән, еллар буе шушы мода үзгәрмәс дип уйлаган һәм киенүгә артык игътибар да бирмәгән егетләрнең өстендә ак төймәле, погонлы кара күлмәк, балагы тарайтылган яшел чалбар, аякларында калын табанлы туфли иде. Кызлар исә кыңгырау сыман итеп тегелгән аллы-гөлле юбка, кайсы чигүле, кайсы челтәрле ап-ак кофта киеп фарсит иттеләр. Фарсит итү дигән сүз үзе дә яңа иде, сәер яңгырашы белән җәлеп итә иде. Һәрхәлдә, ул авылга студентларга ияреп кайтты. Мәгънәсе—яхшы киенеп йөрү, модалы булу дигәнне аңлата булса кирәк. Сирин аны шулайрак аңлады. Аларга ияреп үк телгә стиляга сүзе дә килеп керде. Мәктәп комсомол оешмаларында, укытучылар арасында аларны буржуазия тәэсире, череп таркалучы капитализм йогынтысына бирелгән бозык яшьләр дип аңлатырга тырышалар иде. Әле дә хәтерендә, “районыбыз мактанычы, район шагыйре” дип дан алган, теләсә нинди митингларда, җыелышларда ялкынлы сүзе белән чыгыш ясарга бик маһир берәү район гәзитендә “Стиляга” дигән шигырь дә бастырган иде. Тутый коштай өс киеме, Җаны да чуар аның. Киләчәге юк бу илдә Хәсис стиляганың. Сирин ирексездән үзалдына көлемсерәп куйды Чөнки укытучылар, комсомол вожаклары жае чыкса да, чыкмаса да түбәнсетеп күрсәтергә теләгән бу яшьләрне ул бик яхшы белә, алар белән якыннан аралаша иде Яшереп кенә үзе дә шигырьләр язып азапланучы, әмма аларны әле кемгә дә күрсәтергә базмаучы Сирин кешеләрдә ин элек белемгә омтылуны, кин күнеллелекне, эрудицияне бәяли белә иде инде. Ә “стиляга" студентлар нәкъ шундый егетләр иде Алар белән аралашу рәхәт, аларнын үзара сүз көрәштерүен, бәхәсләшүен тыңлау монарчы таныш булмаган өр-яңа дөньяга алып керә. Баштарак тыңлап тору белән генә канәгатьләнгән Сирин сонга таба алар сүзенә кушыла башлады, үзенең уй- фикерләренен, фаразларының дөреслеген сынап карагандай, әле андый, әле мондый бәхәскә сәбәп чыгарырга тырышты Унынчы классны тәмамлаганда мәктәпнекен генә түгел, ә балалар һәм өлкәннәр китапханәсендәге китапларның күбесен укып чьи арга өлгергән Сирин өчен студентлар сөйләгәннәрнең күбесе таныш, аңлаешлы иде. Баштарак араларына керергә тырышкан үсмер егетне бераз читкәрәк кагарга тырышсалар да. анын үз яше өчен шактый мәгълүматлы һәм белемле икәнен күреп, тиннәредәй шикелле кабул итә башладылар Ә кием, мода мәсьәләсенә килгәндә, стилягалык ул Сталин чорыннан калган бертөрлелеккә, унификацияләштерүгә. ягъни киемдә дә, уй-фикердә дә бертөрлелеккә мәжбү-р ителгәнлеккә каршы юнәлдерелгән бунт, үзенә күрә бәйсезлеккә. хөрлеккә омтылуда иде Юкса, бер җирдән килере булмаган, стипендиягә генә яшәп яткан студентлар югын бар игеп, буш вакытларында вагон, баржа бушатып, дворниклыкка ялланып, тагын әллә нинди эшләр табып тар чалбар, кара күлмәк, калын табанлы туфли юнәтергә тырышмаслар иде. Зәй буенда кызынып ятканда күрше егете кызык итеп сөйләгән иде. — Бүлмәдәш малай бер төзелеш оешмасында вагон бушатырга сөйләшеп кайткан Цемент Анын бер капчыгы ярты центнер гына,- диде ул кояшта янган мускулларын уйнатып —Безгә, арыш капчыгы белән бәрәңге төяп, бушатып үскән малайларга чутмы, бер-ике сәгатьтә ыргытып бетерәбез аны, дип уйлыйм инде Машиналары гына вакытында килеп торсын Бу миңа бер тренировка гына булыр янәсе. Киттек — Егетнең күзләре хәйләкәр елмаеп куйды -Барса-а-ак Цемент капчыксыз нисез вагонга шыплап тутырылган Өстән сикереп тә төштек, битлән цементка кереп тә баттык Цемент су кебек икән ул. Бер карасаң. җиңел дә кебек, ага да кебек. Ну. парин. бушата башлагач белдек инде анын хикмәтләрен Кире китеп булмый Авансы алынган Ә без аны. үзегез беләсез, бер көндә юк иткән идек инде Шул.. Көрәк белән бушатырга туры килде Ярар, анысын сөйләп тормыйм Шуннан сон, ышанасызмы юкмы, ике атна буе тамак кырсам да, төчкерсәм дә бөтен җиремнән шкатурка коелып йөрде. Колактан, борын тишегеннән дисенме Кыскасы, тугыз тишегеңнең тугызыннан да. билләһи . Хәтта күздән Ну. акчасын да алдык алуын Шуннан сон цемент бушату дисәләр, бер чакрымнан урап уза башладым Студентларга кушылып Сирин дә рәхәтләнеп көлде Хәер, читтән караган кешегә көлке тоелырга да мөмкин Бертөрле лектән качарга, һәрнәрсәдә яңалык табарга омтылган бу яшьләр үзләре дә сизмәстән бөтенесе бертөрле киенә иде. Әмма бу бертөрлелекнең лә аерым мәгънәсе баранысы исә. без бергә, без искелеккә, сезнең чордагы рухи торгынлыкка бергә каршы чыгабыз, дигәнне аңлата иле .. Сирин авыз эченнән “Чарльстонмын таныш моңнарын көйли- көйли чалбарын үтүкләп бетерде һәм кычкырып җырлап җибәргәнен сизми дә калды Бабушка, не надо сильно злиться. Завели старый свой граммофон! Для тебя я все сделать готова. Научи танцевать чарльстон Ул бәхетле иде. Ул, ниһаять, бүген аның янына үзе теләгәнчә, авылчалыгыннан оялмыйча, шәһәр малайларының борынына чиртерлек киенеп бара. Һәм аның бу очрашуны бик озакка сузасы, шул ук вакытта канатланып очасы килә иде. Моңарчы чүпрәк-чапракка әлләни исе китмәгән Сирин бөтен рәвешен китереп киенде, муенына әле быел гына модага кергән галстук—тимер аеллы ак шнурны да бәйләп куярга онытмады. Сөенмәслек, горурланмаслык та түгел. Каникулга кайткан башка егетләр Зәй буенда кызынып ятканда, җәйге кичләрен тансыда йөреп уздырганда, Сирин урман кисте. Кыш буе каләм-кәгазь тотып, китапханәләрдә казынып утырган егеткә баштарак авыррак иде. Колач җитмәслек юан каен агачлары, әйтерсең, аның көчен сынарга теләгәндәй, бирешергә уйламадылар. Кичләрен бөтен тәне сулкылдап авырта, иртән аяк-кулларны кыймылдатып булмас сыман тоела иде. Әмма яшьлек—яшьлек инде ул. Бераз черем итеп алуга барысы да онытыла, кояш нурлары куе ябалдашларны аралап куыш ишегенә төшүгә егетләр тагын сикереп торалар. Якында гына, яр астында, челтерәп аккан чишмә суы егетләрнең кояшта янган тыгыз тәннәренә янадан сафлык өсти, көчләрен кайтара. Учак өстендәге чиләктә чәй кайнап чыкканчы инде алар берничә төп агачны аударып, ботакларыннан чистартып, турап салырга да өлгерәләр иде. Чәйне эчеп бетерүгә райпотребсоюзнын калтырча ЗИСы килеп җитә. Аны төяп озаталар, яңа машиналар килгәнче тагын жиде-сигез кубометр агач әзер була. Әйе, жәен шәп эшләнде, нык эшләнде. Сентябрьдә укырга килгәндә Сириннең һәм иптәшләренең кесәсендә өр-яңа йөзлекләр шыгырдый иде. һәм Сирин уку елын, үзе уйлаганча, шактый ук яхшы экипировка белән каршы алды. Бүлмә түрендәге борынгы зур көзгедә чагылган кыяфәтенә тагын бер кат күз төшерде һәм чиста битен сыйпап уйга калды. Әле пәке тимәгән ирен өстендә бала йоннары каралып, кабарып килә икән. Озакламый кырына башларга да кирәк булыр, дип уйлап алды Сирин һәм үзалдына канәгать елмаеп куйды. Егетнең кош тоткандай кылануын, киенүен-ясануын күзәтеп торган Хәдичә апа түзмәде, көлеп җибәрде: —Улым, син әллә туйга әзерләнәсең инде,—дип төрттергән сыман әйтеп куйды.—Чәй әзер, әйдә, аштан өстен булырга ярамый. —Чәйлибез лә аны,—дип елмаеп жавап бирде Сирин һәм орчыктай җиңел карчыкны иңнәреннән кочып вальс ритмына бер түгәрәк әйләндереп чыгарды.—Чәйлибез, чәйлибез... Көтмәгәндә Хәдичә апа анын кулыннан ычкынды да кулларын җәеп каршына килеп басты һәм егетне тәмаман шаккатырып, авыз эченнән “Чарльстон”ны көйли-көйли үкчәләрен ике якка ыргытып бии башлады. —Хәзер сез шушылай биисез бугай,—диде ул еш-еш сулап.—Яшь чагында мин дә бик ярата идем аны... Син аякларыңны менә болайрак иттереп ыргыт. Шулай матуррак чыга... —Бәй, ул яңа бию түгелмени?—диде гаҗәпләнүен яшерә алмаган Сирин. —И балакаем, һәр яңалык—искелекнең яңадан әйләнеп кайтуы гына. Сез дә шул без үткәннәрне яңа бер баскычта кабатлыйсыз. Барысы да кабатлана... Кайчандыр җыр-бию ансамбленең танылган биючесе булган, инде күптән пенсиягә чыккан һәм такта белән бүленгән бер бүлмәсендә студентлар тоту исәбенә очын очка ялгап баручы Хәдичә апа Сиринне аеруча үз иткән, яратып өлгергән иде. Ул егетнең бу очынуын, бу кыланышын үзенчә аңлады... һәм ялгышмый иде. Биюеннән туктады да биючеләргә генә хас нәзакәтле хәрәкәт ясап, өстәл янына чакырды: —Рәхим ит. кияү егете! Табында оҗмах нигъмәтләре. Җитешегез... Өстәлдәге кефир шешәсенә, маргаринда телемләп кыздырылган ливерлы колбасага, пыяла вазага тау итеп өелгән мендәр кәнфитләргә карап икесе дә көлеп җибәрделәр Сирин Хәдичә апанын менә шушы ягын, үзе әйтмешли, илгәзәклеген, аралашуда жинеллеген һәм. монысы да соңгы сәбәп түгел, юмартлыгын, ачык күнеллелеген яратса, бөтен гомерен гастрольләрдә үткәргән, кеше белән аралашуга, кемнеңдер игътибарына мохтаҗ Хәдичә апа исә егетнен шаярта белүен, шаяруны аңлавын, аны олы итеп, өлкән кеше итеп танып та, яшьтәшләренә хас мөнәсәбәттә булуын ошата иде Ничек кенә булмасын. Сирин белән бергә бу өйгә ямь керде, нур инде кебек тоела Хәдичә апага Элек торган студентларга хас кысмырлык юк иде егеттә. Университетнын геология факультеты ишегалдында, кайчандыр Казанга Рәсәй патшасы Беренче Петр килү хөрмәтенә салынган чиркәүнең таш коймасына сыланган бер катлы иортнын олы гына бер бүлмәсен биләгән карт биюче, үзе дә сизмәстән, фатирда торучы егетнең мәнфәгатьләре белән, анын тормышы белән яши башлаган иде Хәер. Сирин дә бу игътибарга, хөрмәткә битараф түгел, ул да Хәдичә апаның халәтен аңлагандай, тиндәшедәй күреп, аңа еш кына эч серләрен бушатып сала Үзара аңлашып яшәү дә шуннан башланды бугай һәрхәлдә, Сирин Хәдичә апаны туган әбисе кебек якын күрә башлаган иде инде. Шунлыктан, тулай торакта урын булса да, анда күчәргә ашыкмады, һәм җыенмый да иде Укыйм дигән кешегә Ленин урамында уңайлыклар хәттин ашкан Университетныкы да, республика китапханәсе дә кул сузымында гына, янәшәдә генә Пассаж "Пионер" кинотеатры. Бауман урамы Театрлар, кибетләр, китапханәләр Шуның өстенә, Сирин шырпы кабыдай утыртып куелган өйләрне, шыксыз яна урамнарны яратмый Ә монда һәр таш бөек һәм мәшһүр затларны хәтерли, монда аларнын аяк эзләре саклана, алар рухы хөкем сөрә һәр йорт саен диярлек истәлек тактасы Монда Лобачевский яшәгән, монда Толстой эзләре Бу йортның диварлары Шамил Усмановны, Фәтхи Бурнашны, Кави Нәҗмине хәтерли. Монда борынгылык белән заманчалык янәшә Әйтерен бармы, кадерен белгән кешегә Сирин яшәгән йорт үзе бер хәзинә иде Дөрес, уңайлыклары тышта анысы Әмма шәһәр нәзбереклегенә күнекмәгән егет өчен алары вак нәрсә иде Өстәл янына утырыштылар Үзе белән бергә картайган, гаять затлы булганлыклары әле дә беренче караудан күзгә ташланган Кытай чынаякларына чәй коя-коя Хәдичә апа хәйләкәр елмайды —Их, боргаланасын егет, күңелен үз урынында түгел Сизәм. беләм— бер нечкәбил башыңны әйләндергән Ярар, әйләнсә әйләнсен. тик югалта гына күрмә,—диде ул күзлек астыннан карап Ирен читләренә хәйләкәр елмаю кунды —Гомер огын, баш берәү Дөресен генә әйткәндә, әле балалыгыннан чыгып бетмәгән Сирин колакларына кадәр кызарып чыкты Алар гаиләсендә, нишләптер, егет- кыз мөнәсәбәтләрен бодай уртага сөйләп сөйләү гадәте юк иде Хәер, иң өлкән угыл егет булып җиттем дигәндә генә өйдән китеп баргач, шулай булмый хәле дә юктыр. Ләкин Хәдичә апа белепме-белмиме. кем әйтмешли, нәкъ өстенә баскан иле Егетнен нишләптер иреннәре кипте, ни әйтергә белмичә, чынаягы төбендә нәрсәдер күргәндәй күзләрен бер ноктага терәп уйга калды Күп нәрсәне уртага сатып сөйләшергә күнексәләр дә, бу очрашу хакында ул Хәдичә апага ләм-мим сүз катмаган иде шул әле. һәм, дөресен генә әйткәндә, сөйләргә уйламаган да иде Чөнки ул үзенең төштә түгел, ә өндә яшәсә дә, әллә нинди тылсымлы бер халәтгә икәнлеген анлый һәм үтә нәзберек тойгыларның, хисләрнен кемнеңдер теленә кереп челпәрәмә китүеннән шикләнә иде Анын телсез калуын Хәдичә апа үзенчә яхшылыкка, егетнен тыйнаклыгына юрады. —Ярый, ярый, сөйлисен килмәсә, сөйләмә. Яшь чагында барыбыз да шулай, оялабыз, кыенсынабыз Яшергән булабыз. Әйтерсең, мондый хисләр безгә генә мәгълүм дә. баш катар мәхрүм,—диде һәм нигәдер авыр гына көрсенеп куйды.—Дөньяда кеше өчен мәхәббәттән дә кадерле нәрсә юк Тик, анын чыны, мәңге-мәңге кабатланмасы кешегә бер генә тапкыр биреләдер. Тормышта икенче мәртәбә яшәп булмаган кебек, андый мәхәббәт тә икенче тапкыр килми инде ул. Аны аклый да, саклый да белергә кирәк. Менә мин заманында саклый алмадым, ялгыштым... Дөнья киң, гомер озын—тагын табармын әле дидем —Ул тагын уфтанып куйды.—Көнче телләргә дә ышандым бугай инде. Ышанасы булмаган икән шул. Менә шуңа күрә хәзер бер ялгызым яшәп ятам... Хәдичә апа бераз гына уйланып торды да акрын гына көйләп җибәрде: Менә сиңа ике алма, Берсен ал, берсен алма. Абын, егыл, тор да йөгер. Сөйгән ярыңнан калма. —Халык жырындагыдан да яхшырак итеп әйтеп булмый инде аны, әйеме?—дип сорап куйды ул Сирингә карап. Сирин дәшмәде, ризалыгын белдергәндәй башын какты. Хәдичә апа күз яшьләре аша рәхәтләнеп кеткелдәде, ак сөлге белән күзләрен сөрткәч, тагын бер кат көрсенде: —Сезнең шундый чагыгыз инде.. Мәхәббәтеңне тапканга сөен. Урамнарга, урманнарга, кырларга-басуларга чыгып кычкырсаң да ярый. Әйттем инде, чын мәхәббәт кешегә бер генә тапкыр килә. Яратуы булыр, ә мәхәббәт инде кабатланмас. Ике арада инде күптән сер булмаса да, Хәдичә апага бу хакта сөйләгәне юк иде. Тагын бер нәрсә Сиринне үтә дә гаҗәпләндерде Үзенчә бик карт санаган, инде җиденче дистәсен тутырырга җыенып йөрүче Хәдичә апа нәкъ ул уйлаганча уйлый, ул аңлаганча фикер йөртә иде Хәер алай гына да түгел, аның соңгы сүзе Сиринне шактый уйга калдырды. Ничек диде әле? “Яратуы булыр, ә мәхәббәт кабатланмас” дидеме? Сәер, ярату белән мәхәббәт аерыла микәнни? Бардыр, күрәсең. Этне, песине, авылны, туганнарны яратып була. Ләкин ул хисләр мәхәббәт түгелдер бит! һы, уйлансаң уйлар әйбер җитәрлек икән, дип нәтиҗә чыгарды ул үзенчә. Ләкин боларны кычкырып әйтмәде, күзләрен зур ачып Хәдичә апага карап утыруын белде һәм кинәт беләгендәге сәгатенә күз төшерде һәм сикереп урыныннан кузгалды. —Ай, Хәдичә апа, соңга калам икән бит! Ачуланма инде, мин китим,— диде. Гәрчә әле университет тулай торагына барып җитәргә бер сәгатьләп вакыт бар иде. —Нигә ачуланыйм, ди. Сез—яшьләр, сезнеке яшьләрчә булыр,—дип көлемсерәде карт биюче —Шуны гына әйтим дигән идем, миңа да бер алып килеп күрсәт әле йөргән кызыңны, димме... Әллә нишләп яшь чакларым искә төшеп китте. Оялма!.. Ояла торган нәрсә түгел... —Әй,—дип кинәт шаяруга күчте Сирин,—Өй алырлык акчам булса, күптән алган булыр идем инде. һәм Хәдичә апаны ялгыз калдырырып урамга ашыкты. VII мерика прерияләрендә, юлсыз далаларда йөрер өчен җайлаштырылган өч көпчәкле куәтле машина баштарак ниндидер борылмалы, сикәлтәле юллардан чайкала-чайкала барды да тагын такыр юлга чыкты булса кирәк, тигез генә гөрелдәп алга ыргылды. Билгесезлектән җәфа чиккән солдатлар да инде сөйләшми, бер ноктага текәлгәннәр дә телләрен йоткандай сүзсез калганнар, һәркайсынын үз уе, үз борчуы. Әйтмәсәләр дә аңлашыла, һәркайсынын күңелен А сыкрандырып яман бер сизенү, шик-шөбһә боргычлый. һәм, ниһаять, машина соңгы тапкыр гөрелдәп алды да туктап калды, мотор сүнде. Алда кабина ишегенен ачылып ябылганы ишетелде Бераздан майор Гыймаевнын боерык тавышы да яңгырады: — Машиналардан төшәргә, тезелергә! Автоматларын тотып жиргә сикергән солдатлар тезелгәнче иң беренче эш итеп тирә-якка күз салдылар. Сугыш елларында сизелер-сизелмәс. гади кеше игътибар да итмәслек юк кына бер чалымнан да үзләрен ни көткәнен чамаларга өйрәнгән хәрбиләр аптырашта калды Берлин янындагы хәрби аэродромнарның берсе иде бу. Бер читгәрәк һава карчыгалары— истребительләрнең. Берлинны бомбага тоткан дәһшәтле бомбардировщикларның шомлы күләгәләре шәйләнә. Ә алардан ерак та түгел ике моторлы Ли-2 пассажир самолеты. Анын янында очучылар, техниклар кайнаша. Әнә ягулык төягән бензовоз да килеп җитте. Солдатлар сүзсез генә бер-берсенә караштылар. Самолетның аларны төяп китәргә әзерләнүе шиксез иде. Солдатлар тезелгән арада каяндыр машина артыннан юан гәүдәле, чиртсәң чәчрәп кан чыгарлык кызыл чырайлы полковник һәм анын симезлеген тагын да аерыбрак, калкурак итеп күрсәтү өчен махсус сайланган шикелле озын буйлы, таяктай нечкә, туры гәүдәле капитан килеп чыкты. Полковник капитан кулыннан алып майор Гыймаевка катыргы папкалар тоттырды, колагына пышылдап нәрсәдер әйтте Сафка тезелгән солдатлар алдына да беренче булып шул полковник чыгып басты, дәртле тавыш белән сәлам бирде —Исәнмесез, сугышчы иптәшләр! Озын-озак сугыш елларында мондый ясалма эндәшү-мөрәҗәгатьтән бизә башлаган солдатлар, яшьлекләрен искә төшерделәр булса кирәк, аэродром өстендә аларнын бертавыштан чыккан калын тавышы яңгырады —Сәламәтлек телибез, иптәш полковник! Полковник исә шундый ук көр тавыш белән дәвам итте —Сезгә, бөркетләр, мактаулы һәм совет командованиесе өчен бик мөһим сугышчан бурыч йөкләнә,—диде ул —һәм сез. гитлерчыларны үз оясында тармар китергән тәжрибәле сугышчылар, бу заданиене үтәгәндә дә батырлык, кыюлык, куркусызлык күрсәтерсез, югары командованиеның ышанычын акларсыз дип ышанам Сугышчан бурычны сезгә майор Гый- масв аңлатыр. Бу задание сезнен туган илгә, иптәш Сталинга, партиягә бирелгәнлегегезне. ватанга тугрылыгыгызны сынау да булачак, һәм вәгъдә биреп әйтәм. бу задание үтәлгәннән сон сезне туган илгә озатачакбыз Кыскасы, демобилизация! Сезне, җиңүчеләрне, туган илдә көтәләр Хафиз түзмәде, янында басып торган Шыгырдан мишәренә башын бормыйча гына эндәште: —Сизәм. йомшак җәеп катыга утыртмакчы булалар, ахрысы Юкса, бу кадәр үк теленә салынмас иде. Мишәр егете дә шулай ук шыпырт кына жавап кайтарды: — Күнелемдәгене өзеп әйттең. Тагын нәрсә сайрарлар икән Полковник сөйләп бетергәч. "Вольно!’' командасы яңгырады Саф алдына СМЕРШ вәкиле майор Гыймаев чыгып басты —Заданиенен үтә катлаулы икәнен чамалагансыздыр.—дип башлады ул кереш сүз-фәлән ясап тормастан—Аның ни өчен нәкъ менә сезгә— утны-суны кичкән татар егетләренә тапшырылуын хәзер аңларсыз Бу олы дәрәҗә, олы ышаныч Иптәш Сталин, верховное командование татар егетләренең сугышта күрсәткән батырлыгын, куркусызлыгын югары бәяли. Һәм тугандаш Кытай халкына ярдәм кулы сузуда авангард роле сезгә тапшырыла —Майор бер генә минутка тын казып уйланып торды - Задание үтә катлаулы. Кыскасы Без хәзер ике төркемгә бүленеп Кытайга— Харбин һәм Чәнчүн шәһәрләренә очачакбыз. Япония милитаристларының Маньчжоу-Го дип аталган курчак дәүләте башкаласында татар милләтчеләре, фашист иярченнәре оя корган Үз алларына СССРны таркату, аның Идел-Урал өлешен аерып алып Япония кул астында, яманаты чыккан вәхши Алтын Урда шикелле татар дәүләте төзү максаты куйган бу әтрәк-әләмнәр бөек урыс халкына карата пычрак уйдырмалар тараталар. Бөек Ватаныбыз ирешкән уңышларны күрмәмешкә салышып, алар фашистлар һәм япон сугыш чукмарлары тегермәненә су коялар. Менә шул козгыннар оясын тарату—безгә сугышчан бурыч итеп йөкләнә. Милләтчеләрнең атаманы, аны башкача атарга телем әйләнми, совет властеның кара дошманы—Гаяз Исхакый дигән бәндә. Безнең разведка мәгълүматлары буенча ул хәзер Харбинда яисә Чәнчүндә булырга мөмкин. Үтә хәйләкәр һәм мәкерле бу адәм бер үк вакытта Германия һәм Япония файдасына эшләүче азау ярган шпион, корткыч. Ул теләсә нинди кыяфәт алып качарга мөмкин. Сезгә аның рәсеме таратылыр. Совет властена аеруча куркыныч милләтчеләрнең адреслары бирелер, җыела торган урыннары күрсәтелер. Кем дә кем Исхакыйны таный һәм тота ала—мин командование исеменнән ышандырып әйтәм, шул ук көнне орденга тәкъдим ителәчәк. Сугышчан орденга! Аңлашылдымы? Сораулар бармы? Хафизның милләтчеләр, кулак калдыклары, япон шпионнары турында байтак ишеткәне бар иде инде. Утыз җиденче-утыз сигезенче елларда авылда күп кешегә шундый гаеп тагылды. Хәзер аларның кайда икәнлекләре дә, исәнме-юкмы икәнлекләре дә билгеле түгел. Ләкин сиземли, тоемлый Хафиз, район үзәге булган гап-гади авылдагы гап-гади укытучының, еллар буе иң ерак дигәндә дә Бөгелмә белән Азнакайдан ары чыгып йөрмәгән авыл агаеның япон шпионы булуы шикле иде. Әмма ул елларда бу хакта сөйләшмиләр, сөйләшүен, фикер алышуын үзе икенче көнне үк тиешле органнарга барып җитәргә мөмкин. Моны олысы-кечесе бик яхшы үзләштергән иде инде. “Тагын татарны татар кулы белән юк итәләр икән”,—дип уйлап куйды ул эчтән генә. Әмма моны кемгә дә әйтергә базмады. СМЕРШ заданиесен үтәргә куелгансың икән, авызың йозакта булу хәерле Заманына күрә әйбәт кенә мәдрәсә белеме алган, авылда укымышлылардан исәпләнүче әтисеннән ишетеп белә иде Хафиз, татарның бик олы язучысы, фикер иясе Гаяз Исхакый дигән кеше булган. Әсәрләре революциягә чаклы һәр өйдә диярлек кулдан кулга йөртеп укылган. Тукайлар, Гафурилар белән рәттән йөргән, хәтта алардан өстенрәк тә саналган, диләр. Хәзер аның кайда икәнлеген беркем дә белми икән. Әллә кулга алып юк иткәннәр, әллә Совет власте белән, большевиклар белән килешмичә чит илгә чыгып качкан. Бу милләтче Исхакый дигәннәре шул түгел микән. Әмма моны да сорарга базмады. Белгән атлы булып Гаяз Исхакыйнын исемен генә телгә алу да особый отдел кешеләрендә шик уятырга мөмкин иде. Монысын да Хафиз бик анлый иде. Мишәр егете генә түзмәде, сорыйсы итте: —Мин бер нәрсәне анлап бетермәдем әле,—диде ул тамак кырып.— Без бит сез әйткән Чәнчүнне дә, Харбинны да белмибез. Минем, мәсәлән, хәтта беренче тапкыр ишетүем. Анда без ул адресларны ничек табарбыз сон? —Анысы синең кайгың түгел,—диде майор Гыймаев.—Анда юл күрсәтүчесе дә, әйтүчесе дә булыр. Иң мөһиме—сезнең татарча белүегез. Татарча белгән, татарча сөйләшкән бер генә кеше дә Чәнчүндә яисә Харбинда калырга тиеш түгел. Без япон кул астында жәфа чигүче тугандаш кытай халкын явыз милләтчеләрдән коткарырга, кытай җирен йогышлы чирдән чистартырга барабыз. Җир йөзендәге көрән чуманы себереп түккән Кызыл армиянең моңа гына көче җитәр. Әллә мин ялгышаммы? —Юк, юк, иптәш майор. Мин заданиене ачыграк күз алдына китерү өчен генә сорадым. Безнең кулга гына эләксеннәр, кирәкләрен бирәбез ул халык дошманнарының!—диде мишәр егете кабаланып. Майорның башында ни булганын каян белеп бетермәк кирәк. Үзеңне дә шул килмешәк эмигрантлар белән бергә озатырга да күп сорамас. Закон алар кулында... —Бүтән сораулар юкмы9 Сафтагы солдатлар эндәшмәде Майор тамак кырып тагын дәвам итте: —Күрсәтелгән адреслар буенча халык дошманнарын кулга алу һәм тентү үткәрү өчен бишәр кешелек төркемнәр төзелә Аларнын икесе сез — татар солдатлары. Сезгә ярдәмгә махсус НКВД солдатлары биреләчәк. Аңлашылдымы? Иә. тагын сораулар юкмы? НКВД сүзен ишетүгә күңелләреннән кара күләгә йөгереп үткән сугышчылардан күтәрелеп сорау бирүче табылмады —Булмаса. таралырга мөмкин. Хәзер сезгә Исхакыйнын рәсеме һәм Чәнчүн, Харбин шәһәрләренен карта-схемасы бирелер Хәтерегезгә сеңдерегез. Исхакыйны эләктергән кешегә—орден' НКВДнын һәм СМЕРШнын операциягә ныклап һәм алдан уйлап әзерләнгәне сизелеп тора иде. Сугышчыларга, үхтәре уйлаганча, жәһәннәм тишегендә—төньяк-көнчыгыш Кытайда урнашкан Чәнчүн һәм Харбин шәһәрләренен хәтта аерым йортлары, урамнары күрсәтелгән карталарын тараттылар Алардагы кайбер нокталарга кызыл каләм белән тәре тамгасы сугылган иде. Болары—татар сугышчылары кулга төшерәсе объектлар, тентү үткәрәсе йортлар, кулга алынасы кешеләр яши торган өйләр икән Боларын да һич иренмичә аңлаттылар, төшендерделәр Бары тик Исхакыйнын яңарак фотосын гына таба алмаганнар Открытка рәвешендә эшләнгән рәсемнән калын купшы мыеклы, кабарынкы чәчле, мәгърур кыяфәтле, күрер күзгә әле шактый яшь бер зыялы карап тора иде. Анын кара костюмы, муенына галстук урынына тагылган күбәләге, рәсем астында элекке урыс алфавитында йөргән “ъ" билгесе куелган “Гаязъ Исхаки” дигән язма исә бу фотонын бик күптән, әле октябрь революциясенә кадәр үк алынганлыгы турында сөйли иде Күп тә үтмәде, тагын команда яңгырады —Самолетларга! Моторларын кабызып көтеп торган Ли-2 сугышчылар утырып бетүгә үк очу полосасына чыкты һәм күккә, болытлар арасына ыргылды Курс— Ерак Көнчыгыш, төнвяк-көнчыгыш Кытай Чәнчүн каласы Монысы хәзер сугышчылардан сер түгел иде инде VIII лда узган вакыт—заяга узган вакыт Ныклабрак уйлап карасаң, ул тормыш агымының тукталып торуына тин Юлдагы кеше әле үткәненнән аерылып өлгермәгән, максатына-барасы җиренә исә әле барып житмәгән Ул—юлда, димәк, ике аралыкта Ә инде кая барганын белмәгән кеше өчен юл газабыннан да ялыктыргычрак нәрсә Үзен алда ни көткәнен юньләп белмәгән Сирин, табигый ки. үткәннәр белән яши иде Гәүдәсе, тәне поезд вагонында, жаны күңеле—Казанда. Асия янында. Күз алдына Асия белән бергә үткәргән соңгы тон килде Бер-берсе белән аңлашкан, вәгъдәләр бирешкән, искә төшергән саен буыннарын рәхәт талгынлык бирә торган торган тансык хатирә иде ул Ә алда очсыз-кырыйсыз өч ел! Өч кенә ай түгел! Асия аны көтәрме’ Сирин кайтканда инде ул бишенче курста булыр. Бишенче курс һәм янадан икенче курска кайтып кергән солдат егет Өлкән курс студентлары белән аралашканда ул белен, ишетеп атгергән иде инде Кызлар, гадәттә, ин соң дигәндә дә дүртенче, бишенче курстан да калмыйлар, ди. кайсы кая кияүгә чыгып бетәләр, ги l.ipnx филология факультеты ул әле бөтен университетка гына гүю i. техник ву парда укучыларга да менә дигән кәләш базары, ди Бөтен Казан институтларында укучы егетләр өлкән курсларга житәрәк университетның гарих-филология Ю факультетына, пединститука чаба башлый икән. Монысы шәп түгел инде. Тик Асия теләсә кемгә кияүгә чыкмас, ул вәгъдәле кыз, ул сүзендә торыр. Белә бит Сирин, күрә бит. Асия бары тик аны гына көтәчәк. Көтәчәк!.. Миен икенче бер шик-шөбһә дә яндырып үтте. Ә көтмәсә? Казанда тасма телле, теләсә кайсы кызның башын әйләндерерлек шома егетләр беткәнмени9 ! Әнә бит, Дамир ничек өтәләнеп йөри. Ул исенә төшүгә Сириннен бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте. Йөрәген үкенеч хисе кысып алды. Теге вакытта юкка аны тел белән жайлап маташканмын! Йодрык тәмен татып караган булса, бәлки Асия янында чуалырга базмас иде. Ирексездән куллары йодрыкка төйнәлде. Әмма... Әмма барысы да бик еракта калган шул инде Ничек тә түзәргә, бирешмәскә кирәк! Сагыну, югалту, юксыну хисеннән арыну өчен Казан күренешләрен, Асия белән бергә булган татлы мизгелләрне ничек кенә күз алдыннан куарга тырышмасын, алар анын ихтыярына буйсынмый, хәтерендә бербер артлы яңаралар, ымсындыралар, чакыралар, уйландыралар иде. Ләкин анлаешсыз шөбһә, шом тудырып шул татлы хатирәләргә, нишләптер, Дамирнын үзүзеннән канәгать чырае килә дә керә, килә дә керә иде Һәм ин гажәбе шунда, Дамир үз-үзеннән канәгать, тук чырайлы, ыспай булып гәүдәләнә. Анын конгырт-кара күзләреннән өстенлек, мин-минлек бөркелгәндәй тоела. “Мона кадәр анын күзләренә игътибар иткәнем юк иде бит. Каян килеп керә бу?” дип аптырады Сирин, һәм сискәнеп китте. Юк, Дамир ул уйлаганча беркатлы да, куркак та түгел. Ә үз дигәненә ирешү өчен теләсә нинди әшәкелеккә, мәкергә бара торган зат. Шулайдыр! Шулайдыр!.. Күз алдында тагын Дамирнын мыскыллы күз карашы яңарды Бу юлы инде ул күзләрдә сонгы очрашудагы кебек мескенлек, ялвару юк иде. Ничек элек игътибар ителмәде икән?! Ул бит нәрсәдер аңлатырга, татулашырга, ризалашырга маташа иде түгелме сон? Мәхәбәттән, бәхеттән исергән Сирин ул вакытта аның сүзләренә әлләни әһәмият бирмәгән иде. Ә хәзер әнә шул күренеш бөтен тулылыгы белән хәтерендә яңарды Әйе, әйе, алар арасында сәеррәк бер сөйләшү булып алган иде бит. Ул әле хәзер дә Сирин өчен чишелмәгән табышмак. Көннәрнең берендә университет каршындагы Лобачевский бакчасында очраштылар алар. —Сирый, тукта әле, синең белән аңлашасы бар иде,—дип туктатты аны Дамир. Икесе ике факультетта укыганлыктан анын белән гомумән дә сирәк күрешә торган Сирин аптырап калды. Иң беренче булып, исемен бозганга ачуы килде, ләкин сиздермәскә тырышты: —Мин Сирый түгел, Сирин,—диде ул тыныч кына —Ата-анам кушкан исемемне бозмавыңны сорар идем. Башка вакыт булса бер сүзгә ике белән жавап кайтара торган Дамирны алыштырып куйганнар диярсең, ул дустанә елмаеп шунда ук ризалашты: —Ярый, гафу... Мин Казан малайларынчарак җибәрдем бугай. Тагын бер тапкыр гафу,—диде ул ничектер унайсызланганрак кыяфәттә —Тынлыйм,—диде Сирин тыныч күренергә тырышып. Гәрчә аның үзенә көндәш бу егет янында басып торасы да, сөйләшәсе дә килми иде. —Бәлки, берәр җиргә кереп утырырбыз.. —Сөйләшсәк, шушында сөйләшәбез,—дип кырт кисте Сирин. —Яхшы. Алайсаң. менә нәрсә, —дип кискен бер карарга килде Дамир һәм һәр сүзен кистереп сөйли башлады.— Әлегә сон түгел. Беләм, син дә Асияны ошатасын, мин дә аны ы-ы... яратам Вот шул. Бер тәкъдимем бар . Әгәр аның белән бүтән очрашмасан... очрашмаска сүз бирсәң, мин синен өчен бер изгелек эшли алам. Анда, ул бер вак-төяк изгелек түгел, ә тормышында бик мөһим бер эш буласы. Аңлыйсыңмы9 Бик мөһим... Сирин хәтта аптырап калды, ләкин сорамыйча да булдыра алмады: — Нинди изгелек инде ул? —Анысы сер\ булып калсын, әмма үкенмәячәксең. Син башта ризалыгыңны бир '4<ем әйтмешли, башта— товар, аннары сон—акча —Карале, Дамйр, мин мәхәббәт белән сату итә торган затлардан түгел һәм аны сатып алырга теләүчеләр белән дә сөйләшергә теләмим Аңлашылдымы9 — Монда беркем дә синнән мәхәббәт сатып алырга җыенмый,— диде тешләрен кысып Дамир —Анысын анын бары тик Асия гына хәл итә ала... — Безнен инде хәл ителгән, Дамир. Давай, килешик, безне дә. үзеңне дә йончытма. Борчыма Асияны. Егетләрчә әйтәм. —Их,—диде Дамир йодрыгын йодрыкка сугып —Анламадын син мине Мин бит башкача да эшли ала идем Монда минем паханнар җитәрлек Тимәдем, тигертмәдем. Асия хакына гына Ярый, синенчә булсын! Әмма әле син үкенәчәксең, нык үкенәчәксең. Белеп тор! Сөйләшү шунын белән тәмамланган иде Дамирнын ни әйтергә, ана нинди изгелек эшләргә теләгәнлеге шулай сер килеш калды. Хәер. Сириннен моңа әлләни исе дә китмәде Беткәнмени шәһәр малайларындагы этлек! Ул аны эшләргә теләгән булса күптән эшләгән булыр иде инде Егет башын айкаган хатирәләрдән янадан бүгенге халәтенә—армия хезмәтенә әйләнеп кайтты. Хезмәт тә. авырлыклар да куркытмый аны Бер ул гына түгел. Хезмәт тә итәрләр, әйләнеп тә кайтырлар Өч елы өч көн кебек кенә тоелган бәхетле чор булмаса да, михнәте-газабы, авырлык- кыенлыклары белән өч ел барыбер узар да китәр Яна язлар туар Кем белә, армия хезмәте, бәлки әле, физик яктан чыныгу, рухи җитлегү елларына әверелер. Егетмен дигән егет кешегә анысы да мөһим, анысы да кирәк ич. Әнә бит. хәрби комиссариатта да. озатканда да кат-кат шул хакта сөйләделәр. Совет армиясендә хезмәт итү совет кешесенен мактаулы бурычы гына түгел, ә горурлыгы да икән әле Ләкин Сиринне бер нәрсә борчый, анын сәбәпләрен андарга тырышып баш вата, тик сорауларына җавап таба алмый Ул да булса, азмы- күпме дәрәҗә алган, иңсәләренә алтын йолдызлы погон таккан кемсәләр- нен тәкәбберлеге, солдатка каралучы егетләрне үзләреннән түбән санаулары, тавышны бөердән чыгарып, өстән каран сөйләшүләре иде Әйтерсең, дөнья тоткасы аларда. Хәрби комиссариат башлыгы полковник та. пеләш башлы капитан да, аларны алырга килгән офицерлар да бер-берсеннән аерылмыйлар, гүяки аларны бер күәс чиләгендәге камырдан әвәләгәннәр, уй-фикерләрсн бер кысага салып калыплаганнар иде Күз алдында тагын күн кәнәфидә ләҗбәеп утырган полковник пәйда булды, сары төк баскан кыска юан бармаклы кулы белән Сириннен муенына үрелде Бугазыннан гырылдаган тавыш чыкты —һа! Мәскәүдә хезмәт итмәкче иденме? Тот капчыгыңны Синдәй тискәреләргә урманда хезмәт итү дә мәртәбә Өч ел буе сөйгәнеңнең генә түгел, сөйрәлчек кызлар йөзен бер күрергә дә тилмерерсең әле Уй белән чынбарлык, хыял белән хатирәләр арасында бәргәләнгән Сирин төшләнә-төшләнә йоклап киткәнен сизми дә калган иде Имеш, ул Зәй буендагы әрәмәлектә учак ягып утыра Корыган тал ботаклары учакта чертләп-чертләп яна. очкыннары йолдыз булып күккә чәчри Тиздән күмер төшәсе Аннан сон көлгә бәрәне күмеп куясың да. кайнар бәрәңгене учында әвәли-әвәли ашый башлыйсын И рәхәт сон шуны көтеп утырулар! Җитмәсә, төнгелеккә җәенгә дип. бакакый саплап кармак салганнар, имеш Урталай бөкләп салсан да каз оясына сынмаслык олы җәен җимне кабып йоткан да судан башын чыгарып, мыек чылгыйларын селкетеп тора, аны үртәп юрган астыннан чыккандай тавыш белән ишетелер-ишетелмәс пышылдый, имеш -Тор. егет, тор! Вакыт җитте Әйдә, көч сынашыйк Мин ярга чыгыйммы әллә син суга керәсеңме? Көтем Менә кинәт жәен судан сикереп чыкты да селтәнеп юеш койрыгы белән Сириннең яңагына сылады. —Тор! Ну, йоклыйсың да икән, брат! Сирин учы белән янагын уа-уа күзләрен ачты һәм өстенә иелгән Комаровны күреп сискәнеп китте. Ярым караңгы вагонда юлдашлары ыгызыгы килә иде. —Ни булды9 Ник уятасың инде, төшемдә шундый шәп жәен тотып ята идем,—дип мыгырданды ул ачусыз гына. —Тотарсың, тотарсың. Бу хәтле йокласаң, балык кына түгел, су кызларын да тотып ятарсың әле,—диде юлдашы. Ни гажәп, Комаров жәен тавышы белән сөйләнә иде—Җилтерәтәм-җилтерәтәм, селкенеп тә карамыйсың. Җинелчә генә яңагыңа менеп төшәргә туры килде... Тор, шәкерт, җиттек Казанга! Тор, әйдә... Килеп җиттек. —Төн бит әле... Төнлә нинди килеп житү?! Кайда без?.. —Аларын инде алла белә. Әнә, офицерлардан сорарсың. Алар безгә хәзер алла да, мулла да... Әйтсәләр, бәлки, белерсең дә...—дип көлде Комаров, һәм кинәт үзенә хас бер кәләйлек белән теш арасыннан чертләтеп төкерде дә ачу белән әйтеп куйды.—Әллә нинди уркалар диярсең, билләһи. Төнлә алып китәләр, төнлә бушаталар. Безне яшерәләрме, бездән нәрсәдер яшерәләрме? Аңламассың... Баш астыннан капчыгын алып, Сирингә идәнгә сикерүдән һәм аны көтеп торган Комаровка иярүдән башка чара калмаган иде инде. —Тьфү, юньләп йокларга да ирек бирмиләр,—дип мыгырданамыгырдана ул да төн караңгылыгына таба атлады. Төн уртасы иде булса кирәк. Күктә ник бер йолдыз әсәре күренсен! Тынчу, җылы вагоннан яңа гына чыккан, йокыдан айнып та җитмәгән егетләрнең тәннәрен чымырдатып көзге пыскак яңгыр сибәли. Әле аннан, әле моннан төн пәрдәсен машина фараларыннан төшкән ут кайчысы кискәләп ала да, барысы да күзгә төртсәң күренмәслек тыгыз караңгылыкка чума. Поезд туктаган җирнең шәһәрме әллә шүрәле каргаган берәр авылмы, зур станцияме яисә кечкенә разъездмы икәнен—берсен дә аңларлык түгел иде. Аны-моны аңышканчы, күзләре караңгылыкка ияләшкәнче егетләрне колоннага тезеп ниндидер таш бина янына китереп тә бастырдылар. Аның биек морҗасыннан ургылган кара төтенгә күрсәтеп, Комаров тагын телгә килде: —Безне йә крематорийга, йә мунчага алып килделәр. Сизәсезме, егетләр... Әмма йокыдан һәм көтелмәгән тезелүдән аптырап калган яшьләрдән аңа җавап бирүче табылмады. Комаров исә һаман тел чарлады: —Шунысын гына аңламыйм. Әгәр дә бу крематорий икән, монда нәкъ менә төнлә алып килергә тиешләр. Монысы мантыйкка сыя. Ә мунчага ник төн уртасында алып киләләр икән. Монысын һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм. —Синең телеңне өзеп алып крематорийда яндырасы бар, анысы хак,— диде янәшәдә генә барысын да ишетеп торган сержант —Артык күп такылдыйсың... —Безгә сөйләшергә дә ярамыймы әллә?—дип куйды Комаров ачусыз гына. —Сафта ярамый. Хәрби ант кабул иткәч, болай лыгырдый алмассыз әле... Ниндидер зур сарайга охшаган бина, чыннан да, мунча булып чыкты. Гражданкадан килгән кием-салым, артык-портык белән шунда хушлаштылар Өч-дүрт җирдә машинка шыкылдады. Егетләрнең горурлыгы, мактанычы булган чәч бөртекләре дә бер почмакта өелеп калды. Барысына бер иштән ак күлмәк-ыштан, чалбар-гимнастерка өләштеләр. Мунча янындагы мәйданга прожектор утлары яктысына чыгып баскач, егетләр бер-берсен танымады. Алар барысы да бер төсле. барысы да сон өлгергән көзге әтәчләрдәй шыксыз, йолкыш кыяфәткә кергән иде Сержантларнын тәннәренә сыланып, һәр мускул бөгелешен кабатлап, килешеп торган хәрби форма аларнын гәүдәсенә ятмый иде әле. Күрәсен. монын өчен дә вакыт, үзенне чын гаскәри итеп тою кирәктер шул. Егетләр мунча кергән, туган жир. туган өй исе килеп торган сонгы киемсалымнары белән хушлашкан жирнен нинди шәһәр икәнен дә белмичә калдылар. Сорауларына жавап бирмәделәр, ә кайда да булса күрсәткеч такта дигәненнен исә эзе дә юк иде "Бу нинди конспирация икән сон? Кайда алып баралар безне?" Миендә бәргәләнгән сорауларын Ильяс белән уртаклашырга да өлгермәде, каяндыр өсләренә кин плаш бөркәнгән бер төркем офицерлар килеп чыкты. Тагын команда янгырады — Минем команданы тындагыз! Тезелергә! Плаш астыннан нинди хәрби дәрәжәдә икәнен андап булмаган берсе, күрәсен. өлкән командир, кулындагы папкасын ачты. Янындагы икенче берсе кесә фонарен кабызып җибәрде. Плац өстендә таныш фамилияләр янгырады —Абдуллин. —Андреев. —Гыйльмуллин... Исемлек буенча Казан хәтле Казаннан бергә килгән, поездда танышып, дуслашып өлгергән, билгесезлектән гаҗиз егетләрне тагын аерырга, бүлгәләргә тотындылар. —Бергә эләксәк кенә ярар иде,—дип пышылдады Комаров. Билгесезлектән. үзләрен алда ни-нәрсә көткәнен белмәүдән Сирин дә тәмам пошаманга төшкән иде инде Анын да бит шушы Ильястан башка бүтән таныш-белеше, бергә үскән яисә бергә укыган дус-ише юк иде. —Бергә зуры килмәсәк... бәлки, барып сорарбыз. Бәлки, рөхсәт итәрләр,- диде ул кыюсыз гына. — Ышанасың икән, алайга калса булмый инде ул. Үзен әйтмешли, боларнын бит барысы да алдан язып куелган, билгеләнгән. Болар бит кемнеңдер әмерен үтәүчеләр генә. Әллә теләкләре кабул булды, әллә бәхетләре басты Егерме-утыыап бүлгәләнгән Казан егетләренең бер төркеме исемлегендә аларнын фамилияләре янәшә яңгырады. Хәрби хезмәткә алынганнан бирле беренче тапкыр язмыш елмаюы иде бу. —У-у-уф!—диде Комаров —Әле һаман да колагыма ышанмыйм У- ура! Тели белсән-теләк, тели белмәсән—имгәк, ди минем әбекәй. Теләгебез кабул булды бит әй' Сөенечләре эчләренә генә сыймаган, салкыннан күгәргән йөзләренә елмаю булып балкып чыккан ике "йолкыш” бер-берсенен җилкәсенә суккалады Күп тә үтмәде, команда тавышы янгырады —Машиналарга! Төркем-геркем итеп аеру төгәлләнгәч, салкыннан бөрешкән егетләрне ашыктыра-ашыктыра машиналарга төяделәр Бераздан моторлар кабынды һәм өсте бөркәү.те авыр машиналар сикәлтәле тайгак юлда чайкала- чайкала төрлесе төрле тарафка урман ешлыгына кереп югалды. Язмышларына буйсынырга мәҗбүр, һәркайсы "Инде тагы кая барып эләгәбез икән ’" дигән уйга чумган егетләргә машинаның һәр салулавы, һәр сикәлтә солдат хезмәтенең авырлыгын искәртә, алда әле михнәтле көннәр булачагыннан х.збәр бирә кебек тоела иде Әмма бу халәт озак дәвам итмәде Көтмәгәндә машиналар өстәл өсте шикелле тигез, шома белән юлга килеп чыктылар, тәгәрмәчләр җитезрәк әйләнә башлады, күңелләрдә дә шундый ук ачыклык, яктылык хасил булды Шүрәле каргаган җиргә мондый юллар илтми! Димәк, хыяллар чынга аша Кысан кузовта иптәшләренең тән җылысы белән җылынган, йокысыннан айнып өлгергән Сирин сиздермичә генә кулларын угалады. — Болай булгач, яшибез... Яшибез! „ И яшь күнелнен самими уй-хыяллары, яшерен өметләре! Йөзьяшәр нарат урманынын шомлы караңгылыгын кисеп алга ыргылучы машина эскәмияләренә чүмәшкән егетләрнең барысы да үзен ниндидер зур, матур бер шәһәрдә хезмәт итәр, яңа дуслар табар, чыныгыр, илләр- жирләр гизеп, дөнья күреп, чын ир-егет булып туган ягына кайтыр дип өметләнә иде. Киноларда күреп, китапларда укып өйрәнгән хәрби хезмәт романтикасы, күрәсең, шулай башлана торгандыр иңде ул. Вагон кысанлыгыннан, тайгак юлдагы сикәлтәләрдән соң килеп чыккан көзге кебек шома бетон юл әнә шул өметләрнең чынга аша башлавын гәүдәләндерә, яшь күңелләрдә өмет булып бөреләнә иде. IX ызыл армия частьларының шәһәрдән илле-алтмыш чакрымдагы фронт сызыгын узып, японнарның хәрби ныгытмаларын изеп алга ыргылулары турындагы хәбәр курку һәм яман сизенү белән яшәгән тыныч халыктан да сер булып калмады. Туп тавышлары инде хәтта көндезен дә ишетелеп тора. Тәрәзә пыялалары зеңли. Алар белән бергә кешеләрнең күңелләренә дә шом, билгесезлек шомы инә. Чолганышта калу куркынычы астындагы япон командованиесе герман фронтларында чыныккан, танклар бәрелешенең дә, кул сугышының да ни-нәрсә икәнен яхшы белгән, дошманга аяусыз кызыл армияне туктатып булмаячагын яхшы аңлаган иде инде Шулай ук, алар большевиклардан рәхим-шәфкать көтеп булмасын да бик яхшы беләләр. Шәһәрдә ашыгыч эвакуация башланды. Тимер ташкын булып шәһәргә ыргылган кызыллардан качып барсалар да, билгеле бер дәрәжәдә дисциплинага буйсынган японнарга ак офицерлардан һәм аларның гаиләләреннән, элеккеге акгвардиячеләрдән торган, монда әле егерменче елларда ук килеп урнашкан урыс эмигрантларының тәртипсез дулкыны кушылды. Урамнарга, иске шәһәрнең тар тыкрыкларына машиналар, җигүле атлар, велосипедлар, рикшалар, барлы-юклы мөлкәтен биштәрле капчыкларга төйнәгән жәяүлеләр бөялде. Саргылт дулкынлы Итунхэ елгасының өстен вак суднолар, катерлар, көймәләр каплап алды. Кычкырыш, талаш, әрләш, елаш көне буе дәвам итте. һәм, ниһаять, Чәнчүн каласында тынлык урнашты. Ләкин ул ниндидер вәхшәт, гарасат алдыннан була торган дәһшәтле тынлык иде. Оркыя ханым тәрәзә пәрдәсен күтәреп урамга күз салды. Урамда бер жан әсәре юк. Иясез калган этләр иснәнеп йөри дә, ара-тирә исеп куйган жил иртә коела башлаган сары яфракларны, ертык гәзит кисәкләрен, качып китүчеләрдән төшеп калган чүпрәк-чапракны, чүп-чарны куып йөртә. Өйдә дә, шәһәрдәге шикелле, авыр тынлык. Башка вакытта уйнап туймаган балалар бу тынлыкның ниндидер күңелсезлек икәнен тоемлыйлар булса кирәк, бер почмакка сеңгәннәр дә тынып калганнар Бары тик Әмиржан гына авыр адымнар белән ишекле-түрле йөри. Әле маңгаен тотып уйга кала, әле өстәл янына килеп кәгазьләрен актара башлый. Аларны берәм-берәм күздән кичерә дә, үзенчә шик тудырырдай дип уйлаганнарын янып торган мич авызына ыргыта. Кәгазь өеме күзгә күренеп кими. Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торган Оркыя ханым исә күңелендә инде ничә көннәр айкалган уйларыннан арына алмый: “Ялгыштык, шәһәрдә калып ялгыштык. Большевиклар япон түгел. Әгәр Әмиржаннын кем икәнен белә калсалар...” Хәер, белә калсалар ни буласын ул уйларга да, күз алдына китерергә дә теләми. Рәсәйдәге вәхшилекләр әле дә күз алдында. Ни өчен, диген? Бары тик укымышлы, хәлле кеше яисә диниК рухани булганын өчен генә дә мангаена пуля алу яисә дар агачында тирбәлү Рәсәйдә ин гади, ин гадәти күренеш иде бит. Түзмәде, уйлары теленә чыкты: —Сина әйтә.м, ялгыштыкмы әллә?—диде ул авыр сулап.—Китәсе калган безгә японнар белән. Белмим... Мин. нишләптер, кызыллардан, большевиклардан, урыс солдатларыннан шикләнәм. Без бит алар өчен дошман, кан дошманы . Әнә, хәтта урыс булып, бер гаепсез урыс эмигрантлары да калмады Калса шул инде бер аяклары белән кабер якасында торучы, таяксыз адым да атламаслык карт-коры гына. Өч бала белән нишләрбез. Берсеннәнберсе кечкенә бит әле алар. Сина бер-бер хәл булса, мин синнән башка ничек көн күрәчәгебезне күз алдына да китерә алмыйм. Әмиржан кулындагы соңгы бәйләм кәгазьне мичкә ыргытты да кисәү агачы белән аларны таратып, ялкынны үрләтеп жибәргәч, Оркыя янына килеп басты, кулын хатынының җилкәсенә куеп, күзенә карады Ышандырырлык итеп әйтергә тырышты: —Курыкма, Оркыя! Курыкма' Без дә гаепле түгел ич, кәбәм! Совет властена каршы нинди лә булса яманлык эшләгәнебез юк. корткычлык белән шөгыльләнмәдек Намусыбыз чиста Без бит Рәсәйдән бала чакта ук чыгып киткән буын. Безне нишләтсеннәр?' Килеп йөз кат тикшерсәләр дә, гаепләрлек нәрсә таба алмаслар,—диде ул аны тынычландырырга теләп Әмма үзе лә бу сүзләренә ышанып бетми иде Ничарадан бичара, дигәндәй, ни хәл итмәк кирәк. Берсеннән-берсе кечкенә өч нарасый белән японнарга тагылып чыгып китеп булмый шул. Чигенгән гаскәрдә ни булмас! Алар бит ялга китми, ут эченә китеп бара, сугыш кырына Ин. дөресе—тыныч кына шәһәрдә яшәп калу! Бер алар гына түгел, әнә Фәсхетдин Гыйльман гаиләсе дә Чәнчүндә калды Башкалар да җитәрлек Яшик әле, аннан сон күз күрер Аннан сон күз күрер .. Ләкин боларны хатынына әйтмәде. —Алайса нишләп ул кәгазьләрне яндырасын, большевиклар шикләнерлек булмагач,—диде хатыны ялварулы караш белән —Беләм ич, безне ватанда милләтчеләр дип атыйлар, дошман саныйлар —Анысы шулай,—диде тыныч кына Әмиржан —Әмма үз халкын өчен тырышу, аны агартырга, мәдәниятле, башкалар белән тигез хокуклы итәргә омтылу—җинаять түгел Җинаять була да алмый Син борчылма Минем белән андый-мондый хәл килеп чыкса, үзен беләсең, әти белән әни бар, сенлем бар. Алар монда ич. Алар сине ярдәмнәреннән ташламас Ничә ел бергә, бер түбә астында яшәдек Әти белән әни сине үз кызларыдай якын күрәләр, яраталар Ләкин мин барысының да әйбәт булачагына ышанам Сугыш бетсен, бераз тынычланыйк та. дөнья бераз үз урынына утыргач, бәлки, кан-кардәшләребез янына. Төркиягә күчеп китү ягын карарбыз. Дөньяда бердәнбер ирекле, азат, мөстәкыйль төрки дәүләте бар Ул да булса—Төркия Анда безне ташламаслар. —Шулай да мин куркам, Әмирҗан! Куркам —дип кабатлады Оркыя иренә сыенып —Яна җирлә яна тормыш башлау жинел түгел, ай-һай җиңел түгел ул. Монысын бик яхшы беләбез бит —Язмышыбыз шундыйдыр инде.—диде Әмиржан авыр сулап һәм хатынын кочагына алды Оркыянын тәне бизгәк тоткандагы шикелле калтырана иде.—Йә инде, йә Син бит батыр кыз Бергәләп күпме юллар уздык, күпме газап чиктек. Түздек бит — Күзләренә туп-туры карап, тавышына ышаныч, өмет салырга, тыныч күренергә тырышып әйтте —Ни язганын беркем дә белми Кабатлап әйтәм. мина андый мондый чәл булса, яисә кызыллар кулына төшсәм. Төркиягә барып урнашу ягын карагыз. Ни генә булса да. юлларыбыз озакка аерылса да мин сезне Төркиядән эзләрмен. Монда, кызыллар кулына төшкән шәһәрдә калып булмас. Анысы хак.. Чәнчүннен үзәк урамындагы ике катлы таш йортның беренче катында тагын ямансу тынлык урнашты Икенче катта исә инде күптәннән җилләр уйный. Йорт хуҗасы—егерменче елларда ук монда килеп урнашкан, аракы белән сату итүдән баеп киткән урыс сәүдәгәре әле Германиянең җиңелү хәбәре ишетелгәч үк малын, гаиләсен төяп Япониягә ычкынган иде. уш урамнарда аяк тавышлары. Күн итек дагалары урам ташларына бәрелеп чыкылдый. “Чыкы, чыкы, чыкы...” Аларга кыска-кыска команда авазлары кушыла. —Бер, ике, өч! Бегом, бегом, бегом! Ирек сөюче кытай халкын япон самурайлары коллыгыннан азат итәргә килгән кызыл солдатлар шәһәрнең үзәк мәйданыннан төрле якларга сузылган урамнарга агыла. Урамнарда, тыкрыкларда команда тавышлары: —Бегом! Бегом! Бегом! Артта калмаска! Тизрәк, тизрәк! Ләкин НКВДнын Япония курчагы Маньчжоу-Го башкаласы Чәнчүнгә десант булып төшкән махсус подразделениесен самурайлар да. кытай сатлык җаннары да кызыксындырмый. Алар алдында тагын да катлаулырак, җаваплырак бурыч. Совет властенын кан дошманнары- татар милләтчеләрен, аларның азау ярган атаманнарын тизрәк кулга төшерергә! Азатлык сөюче Кытай җирендә милләтчелекнең эзе дә булырга тиеш түгел! —Бегом! Бегом! Бегом! Ниһаять, үзәк урамнан борылып ике-өч тар тыкрыкны үтүгә тагын киң мәйданга килеп чыктылар. Мәйданнын каршы ягында бөтен урамны иңләгән, биек койма белән әйләндереп алынган зур ихата тора. Койма өстеннән икешәрөчәр катлы йортлар күренә, түрдәрәк алтын йөгертелгән аен күккә чөйгән мәчет манарасы. Солдатларга таратылган карта-схемада күрсәтелгәнчә, татар колониясе шушы булырга тиеш. —Автоматларны әзерләргә! Беренче, икенче взвод—колониягә, өченче взвод—колонияне чолгап алырга! Озак чабуданмы, ашыгуданмы сулуы капкан майор Гыймаев бер генә мизгелгә тукталып тын алды да тагын яңа команда бирде: —Коймадан сикереп чыгучы булса, теләсә кемгә—пуля! Хафиз белән мишәр егете бергә, беренче взводка туры килгәннәр иде. Аларның взводы колониянең капкасын каерып ачып ташлады, һәм сугыш елларында байтак нәрсәгә немецләрдән өйрәнгән солдатлар, автоматларын нәкъ алар кебек үк корсакларына терәп, эчкә ыргылдылар Ләкин... Чәнчүн урамнарын таптап арыган солдатларны каршы алучы да, кул күтәреп чыгучы да булмады. Колониядә бушлык иде. —Ах! Өлгермәдек! Һич югы биш-алты сәгатькә алдарак килгән булсак та, эләктерә идек, сволочьларны!—НКВД солдатларыннан берсе каты итеп атыюлы белән сүгенеп алды, ачуыннан буылып, тешләрен шыгырдата-шыгырдата йодрыгы белән капка тактасын төйде,—Ну, сволочьлар!.. Эләксәгез, күрсәтә идем мин сезгә... Хафизның хәтта ничә тапкыр үлемгә йөзгә-йөз килеп тә мондый мәгънәсез ачуны, үчлекне күргәне юк иде. "Нигә бу хәтле кылана, фашистлар түгел лә монда”,—дип уйлап куйды ул Котырынган солдатны читләтеп үтте дә ихатадагы йортларны карап йөри башлады. Әйе! Шактый әйбәт оя корган булганнар икән. Ике катлы йортларда ятакханә, өч катлысы мәктәп-мәдрәсә ахрысы. Пөхтә итеп җыелган караватлар, юыну бүлмәләре, класс парталары, стенадагы кара такталар шул хакта сөйли иде. Иң гаҗәпләндергәне шул— һәркайда китаплар, дәфтәрләр, гәжит- журналлар аунап ята. Ләкин аларның берсе дә хәзергечә, ягъни урысча да. яңалифчә дә түгел, ә кайчандыр, бик еракта калган балачагында Хафиз өйрәнгән, шуңадырмы бигрәкләр дә якын тоелган гарәп хәрефләрендә иде. Туган илдә мондый китап саклаган өчен генә дә башын Б Себер китәсе иде бит “Һо!—дип гажәпләнде ул икенче бер бинага барып кергәч.—Болар китапны, гәжит-журналны үзләре чыгарып яткан түгелме сон?" Залның уртасында китап басу машиналары, анын янында метранпаж өстәлләре, тәрәзә буенда хәреф жыю кассалары урнашкан иде Күрәсен, эшчеләр бик ашыкканнар, кыйммәтле типография җиһазларын сүтеп алырга да, хәреф кассаларын алып китәргә яисә юк итәргә дә өлгермәгәннәр. Менә хәзер кил дә, янадан китап бас. гәжит чыгара башла! Хәер, бу бөтенлеккә ул гына гаҗәпләнмәгән икән НКВД офицеры озак уйлап тормады Анын командасы кырыс, боеручан иде: — Машиналарны ватып ташларга, хәреф кассаларын таратырга' Таракан эзе төшерелгән мондый хәрефләр белән янадан йөз елдан да китап җыярлык булмасын! Тамырын корытыгыз!—һәм почмакта өелеп торган, әле күптән түгел генә басылган китап төргәкләренә күрсәтеп өстәмә әмер бирде — Китапларны, берсен дә калдырмыйча, урамга чыгарып яндырырга! Шуны гына көтеп торгандай, солдатлар автомат түтәләре белән басу, төпләү машиналарын төяргә, кассаларны аударып таптарга, кургашын хәрефләрне кирза итекләренең тимер дагалы табаннары белән изәргә, сытарга керештеләр. Бер төркем солдатлар китапларны ишегалдына ташый башлады Бу төркемнәрнең берсенә дә кушылырга теләмәгән Хафиз мәгънәсез вәхшилектән үртәлеп ишегалдына чыгып китәргә ашыкты Анда гарәп хәрефләрендәге татарча дәреслекләр, гәҗит-журналлар, дәфтәрләр өеме өстендә ялкын уйнаклый башлаган иде инде Базарны күрмәс, бу башбаштаклыкта катнашмас өчен ул икенче бер йортка—үзе мәктәп дип фараз иткән йортка керәсе итте Бусы, чыннан да, мәктәп икән. Ишеге каерып ачылган беренче бүлмәгә керде һәм гелссз кала язды. Бүлмә түрендәге кара тактага акбур белән татар кавеменнән булган һәр кеше яттан белгән, ана сөте белән кергән изге сүзләр язылган иде И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнен теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы Туган авылыннан меңнәрчә чакрым ераклыкта мондый да якын, мондый да газиз сүзләрне очратырмын дип башына да китермәгән Хафизның күзләренә ирексездән яшь тулды. Монда туган авылнын. туган җирнең бер кыйпылчыгы кебек иде Шулай әсәрләнеп озак торган булыр идеме, мишәр егетенең тавышы айнытып җибәрде — Мин сине баядан бирле эзлим, кайда югалдың син’—диде ул ачулангандай —Майор жыелырга кушты — Югалмадым. “тентү"дә катнаштым,—диде Хафиз үртәлеп.— Күрдеңме, хәреф жыю машиналарыннан, китаплардан ничек “үч алалар?” — Анысын күрдем Ләкин аларга сөйләшеп бетерергә ирек бирмәделәр, артта автомат затворы шалтыраган тавыш ишетелде һәм шул ук мизгелдә кара такта өстендәге пыялалы рамга куелган портретларның берсе челпәрәмә килеп идәнгә коелды. Бүлмәгә сасы дары исе таралды —Шул кирәк сиңа, халык дошманына, кабахәт җан!—дип авыз ерды НКВД солдаты Идәндә, пыяла ватыклары арасында Гаяз Исхакыйнын пуля белән тишкәләнгән, аларга инде таныш рәсемнен зурайтылган нөсхәсе ята иде. Егетләр шунда гына кара такта өстендә ике рәсем эленеп торганлыгын, аларнын берсе Габдулла Тукай, икенчесе Гаяз Исхакый булганлыгын күреп алдылар Солдат исә авызын ерып тагын автоматын күтәрде. Тукайга төбәде Беркем дә сүз әйтергә өлгермәде, мишәр егете күз ачып йомганчы солдат янына сикерде һәм бала башы чаклы йодрыгы белән автомат көпшәсенә китереп сукты Жиргә төбәлгән автоматтан шул секундта ату тавышы яңгырады. Таш идәннән рикошет ясаган пуля каршы яктагы тәрәзә пыялаларын коеп төшерде. —Ну, твою мать...—дип урысчалап, аты-юлы белән сүгенде ап-ак булып агарынган мишәр егете,—Ул бит Тукай!.. Безнен Тукай! Урыс солдатының сары керфекләре астыннан усал күзләре елтырады: —Если здесь висит, значит враг!—дип мыгырданды ул, иреннәре кыешмыеш килде, куллары калтырый иде. —Булса соң!—дип ачу белән җиргә төкерде мишәр егете.—Әгәр сезнен Пушкин торган булса, ул да дошман булыр идеме? Кинәт солдатны алыштырып куйдылармыни, анын йөзе үзгәрде, калтыранган иреннәрен җыеп, теш арасыннан кысып чыгарды: —Пушкинга тимә, ул—безнең Пушкин! Аның безнең сүзен аерып, аерым басым ясап әйткәнен Хафиз да, мишәр егете дә бик ачык тойдылар. Бу инде: “Болар сезнеке, димәк, дошман. Сез үзегез дә дошман”,—дигәнне аңлатырга тиеш иде. Мишәр егетенең куллары тагын йодрыкланганын күреп, өстәп нидер әйтергә җыенган солдат ярты сүздә тукталып калды. Хафиз дустына ярдәмгә ашыкты, автоматын тотып икенче яктан солдат каршына килеп басты һәм кистереп, эчендә ут кайнаса да тыныч булырга тырышып әйтте: —Тукай ул безнең өчен сезнен Пушкин кебек,—диде.—Тукай да безнеке, Пушкин да безнеке... —Ну ладно... Прости, не знал,—дип аклангандай мыгырданды урыс солдаты. Егетләр кул селтәделәр дә майор Гыймаев янына ашыктылар. Майор көтәргә яратмый. —Тизрәк, тизрәк!—дип ашыктырды майор,—Милләтчеләрнең өйләренә! Төркемнәр билгеле, адресларыгыз бар... Берсен дә кулдан ычкындырмаска! Бегом! Бегом! Әле соң түгел... Чәнчүн урамнарында янадан кирза итекләр дөпелди башлады. —Тизрәк! Тизрәк! Тизрәк! шеккә җил кагылса да дерт итеп киткән Оркыя ханым баскан урынында катты да калды. Ишек кыңгыравы чынлап алды. Тагын чынлады. Ләкин ни Оркыя ханым, ни Әмирҗан ишек ачарга ашыкмадылар. Юк. куркудан түгел, ә бу соңгы мизгелләрдә бер-берсенең күзләренә карашып, сүзсез генә, күз белән генә хушлашып өлгерү өчен калдырылган ара иде бу. —Онытма, ни булса да без Төркиядә очрашырбыз!—диде Әмирҗан һәм ишеккә таба атлады. Ул арада инде ишекне мылтык түтәсе белән төя дә башлаганнар иде. — Керегез, ачык ишекне ватмыйча да кереп була иде. Ишек бикле түгел,—диде Әмиржан татарчалатып. Алдында торган совет солдатларын күреп аларның ник килгәннәрен ул бик яхшы анлап өлгергән иде инде. Шулай да мыскыллы елмаюын тыя алмады.—Тоткасына басарга гына кирәк иде... Аңа җавап бирүче булмады. Дагалы итекләр шак-шок килеп бүлмә уртасына атлады. Иңнәренә ике йолдызлы погон такканы арадан берсенә әмер бирде: —Переведи, что он тараторит? Күңеленә ятмаган мондый эштә үз гомерендә беренче тапкыр катнашырга мәҗбүр ителгән Хафиз йорт хуҗасының әйткәнен сүзгә-сүз тәрҗемә итеп тормады, “Ул безне керергә чакыра",—дию белән чикләнде. Әмиржан урысчаны болардан ким белми иде, әмма ул юри татарчалап сөйләвен белде. Үзләрен моңда да хуҗа итеп тотмасыннар әле. Һәм, үзе дә сизмәстән, гаҗәпләнеп куйды: кара син боларны, араларында татар солдатлары да бар икән! Алга таба да сүз Хафиз ярдәмендә барды. Лейтенант тәмәкедән саргайган имән бармагын пистолет көпшәсен төбәгәндәй Әмиржаннын күкрәгенә юнәлтте. —Син Әмиржан Акчуринмы? —Әйе, мин булам.. —Жыен! Безнен белән китәрсен —һәм сүхтәренең ничек тәэсир итүеннән канәгать калды бугай, анын әмерен көтеп торган солдатларга борылып сүз салды,—Нәрсә катып торасыз, өйне тентегез! Бер генә почмак та калмасын! Солдатлар бүлмәләргә таралды. Бераздан аларнын шкаф ишекләрен, сандык капкачларын каерып ачкан тавышлары ишетелде —Ни өчен? Минем ни гаебем бар?—Әмиржаннын тавышы карлыгып китте.—Мин совет иленең дошманы түгел.. —Анда баргач барысын да тикшерербез! Гаебе юкларны без кулга алмыйбыз. —Мин СССР гражданы түгел, минем белән чит ил кешесе буларак сөйләшүегезне сорар идем. —Әле сөйләшеп торган буласынмы, пычрак милләтче, давай, киен тизрәк! Юкса... Лейтенант ачудан тешләрен кысып Әмирҗанга кизәнде һәм шул ук мизгелдә ботында яндыргыч авырту сизеп алды Моңа хәтле почмакта посып утырган бәләкәй Илдарнын әтисенә ярдәмгә ташланганын беркем дә күрми калган иде Анын ярсып кычкырганы барысын да айнытып җибәргәндәй булды. —Әтигә тимәгез, тимәгез минем әтигә! —Кит моннан, көчек! Лейтенант урысчалап аты-юлы белән сүгенде дә. тешләрен ботына батырган малайны селтәп почмакка ыргытты. Совет солдатының ыржайган йөзе, пычрак сүгенүе җиде яшьлек Илдарның хәтерендә мәңгегә уелып калды. X ирин трамвайдан парк янында төшеп калды да каршыдагы кибеткә сугылды. Туган көнгә буш кул белән бармыйлар Асиянын группадашлары белән инде күптәннән танышып өлгергән Сирин аларнын бу кичәдә ни сөйләячәкләрен, өстәлгә ни-нәрсә куячакларын да бик яхшы белә. Хәер, студент кызларның фантазияләре чиксез Алардан теләсә нинди шаярту, мәзәк көтәргә була. Асия белән бер бүлмәдә торучы кызның туган көне Сирин өчен дә бәйрәм иде. әлбәттә. Бер шешә татлы шампанский алып сумкасына салгач, иркен сулап куйды Кызлар анын нәкъ менә шушы төрен яраталар Кибеттән чыккач, чәчәк сатучылар рәтеннән узды. Көз! Рәхәт Чәчәкнең ниндиен жднын тели Парк каршында сирәк-мирәк чәчәк алучыларны көтеп арып, талчыгып беткән карчыклар берсен-бсрсе уздырып кодаларга керештеләр. Марҗа әбиләре сөйли белә. —Әй. чибәр егет, кара әле, нинди матур розалар! Арзан гына бирәм. шалкан бәясе! Ал. үкенмәссең, җанашың канәгать калыр —Ә бәлки гладиолуслар кирәктер. Мондыйны бер чәчәк кибетеңдә дә таба алмыйсың син Эзләмә, егеткәем, сайланма. Булганда азып кал! Пион, пион сатам! Егеткәем, кил әле монда. Бу бит аксөякләр чәчәге' Чәчәкләрнең ниндиләрс генә юк монда Ак. кызыл розалар, кучкыл кызыл чалма чәчәкләр, гладиолуслар, канәфер чәчәкләре, талымсыз кашка рыйлар... Сирин аларнын хәтта байтагының исемнәрен дә белеп бетерми иде Рәтне бер тапкыр карап үткәннән сон. ул гладиолус сатучы янына тукталды һәм киерелеп ачылган таж яфракларында чык тамчылары С җемелдәгән ап-ак чәчәкләрнең нәфислегенә сокланып байтак карап торды. Сатучы әби аларны әле яна гына бакчасыннан өзеп алган күрәсең, өстәвенә сатар малының бәһасен дә бик яхшы белә булып чыкты. —Сайлый беләсең икән, улым,—диде ул канәгать елмаеп.—Бу чәчәкләрне кемгә бүләк итсәң дә оят түгел. Әбинең сүзләрендә бер кәррә дә салпы якка салам кыстырырга маташу сизелми иде. Сирин дә ана карап елмайды һәм кесәсенә тыгылды. —Мина нәкъ шундыйлары кирәк тә инде аның.—Бераз уйланып, гадәттәгечә чигәсен кашып алгач, әбине гаҗәпләндереп өстәп куйды.- Миңа ике букет кирәк, әби, икене ясагыз! Букетларның берсе бүлмәдәшенә булса, икенчесе Асияның үзенә. Җәй буе урманда бил бөккән, алсыз-ялсыз эшләү бәрабәренә шактый мая туплаган Сирин үзен кавалер итеп тоя, шул хис анын горурлыгын да кытыклый иде. Ул үзалдына көлемсерәп куйды һәм беләгендәге сәгатенә күз төшергәч, ашыкмыйча гына Кызыл позиция урамына таба атлады. Студент халкы юкны бар итә белә. Ике-өч өстәлне бергә кушып ясалган табынны бизәү өчен кызлар бик озак баш ватканнар, бөтен хыялфантазияләрен эшкә җиккәннәр. Кефир шешәләрендә көзге чәчәкләр. Чынаяк һәм алюмин тәлинкәләрдә җиде-сигез төрле салат. Аларны помидор белән кыярдан да, кәбестә белән шалканнан да ясаганнар. Кызыл алмалар туралган, алар йолдызчык, түгәрәк ай, өчпочмак, шакмак һәм тагын әллә нинди башка сурәт алган. Өстәлнең ин уртасында көмеш алъяпкычлы шампан шәрабы. Кыскасы, табын хәтта иң таләпчән мыжык кешене дә сокландырырлык күркәм иде. Үзенчә бай иде. Сирин килеп керүгә үк аны кызлар сарып алды. —Сирин! Нишләп соңладың? Инде без борчыла башлаган идек... —Ой, нинди матур чәчәкләр! Сайлый да беләсең инде үзең... Чәчәк дигәндә кызлар үлә инде ул. Кочакка сыймаслык, күз явын алырдай ап-ак ике букет күтәреп кергән Сирин, үзе дә сизмәстән, башка егетләрнең көнчелек кылына да кагылып узган иде. Ләкин моны беркем дә сиздермәде. Бары тик Дамир атлы егетнең генә ирен читендә мыскыллы елмаюга охшаш нәрсә күренеп алды, ләкин ул да бик тиз сүнде. Кызлар күрсә, аны гафу итмәсләр иде. Монысы шиксез. Шулай да, ин сөенгәне-куанганы Асия булгандыр, мөгаен. Бүлмәдәш кызы, ахирәте Диләрәгә чәчәк тапшырганда да, үзенә дигән букетны алганда да Сирин аның чаткылы яшел күзләрендә сөенү генә түгел, үзе белән горурлануны тоемлады. Мондый хисне берничек тә яшереп калып булмый. Кыз, юри генә кылангандай, назланып Сириннең күкрәгенә сыенды, аяк очларына күтәрелеп иреннәрен аның битенә тигереп алды. Әмма бу чытлыклану да. группадаш кызлары алдында кылану да түгел иде. “Рәхмәт!”— дип пышылдады ул Сирин генә ишетерлек итеп. —Ай, көнләштерәсең бит, Асия. Сиринеңне безгә дә калдыр инде,— диде кызларның берсе уенын-чынын бергә кушып.—Мин дә үбеп карыйм әле, чиратка басыйммы? —Ашыкмый тор әле,—дип бармак янады Диләрә һәм кочагын җәйгән атлы булып Сирингә якынлашты.—Бүген аны чәчәк алган кешеләр генә үбә. Шулаймы? Хәзер минем чират... —Ну, Диләрә! Әйтсәң әйтәсең инде... Рәхәтләнеп көлештеләр. Мондый мохит, мондый халәт бары тик берберсең яхшы белгән, шаяруны, шуклыкны күтәрә алучы кешеләр арасында гына була. Һәм бу чыннан да шулай иде. Җәйге каникулдан бер-берсен сагынып килгән яшьләргә ни эшләсәләр шул килешеп тора иде. Шунысы кызык, тарих бүлегендә, мехматган аермалы буларак, күбесенчә кызлар укый. Барысы да диярлек мәктәпне алтын яисә көмеш медальгә тәмамлаган. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, аларның берсе дә китап корты түгел, бүлмәгә бикләнеп көне-төне китап ятлап ятучылар бармак белән генә санарлык. Егетләре армиядән кайткан, яисә кайдадыр эшләп, стаж белән килгәннәр. Үзләреннән ике-өч яшькә өлкәнрәк сабыр һәм тыйнак егетләрне туп-туры мәктәптән килгән яшьләр чын мәгънәсендә “картлар"га саный иде Хәер, бу баштарак кына шулай булды Сонга таба яшь аермасы да. тормыш тәҗрибәсе дә искә-санга алынмый башлады. Чөнки монда кешегә бирелә торган төп бәя анын эрудициясеннән, белеменнән, кешеләргә мөнәсәбәтеннән чыгып билгеләнә иде Мехматга күпчелеге егетләр. Егерме-утыз кешелек төркемнәр бертөрлелекләре белән кайчагында хәтта хәрби взводны хәтерләтә башлый Группа саен сибелгән биш-алты бөртек кыз гына бу тәэсирне киметә алмый "Физиклар һәм лириклар" дип аерып карау булса да. арада әдәбият, шигърият белән мавыккан хыялый затлар да җитәрлек Әмма алар хакында, "кагыйдә буларак" дип түгел, ә “кагыйдәдән чыгарма" дип әйтергә мөмкин иде Тарих бүлегендә укучылар исә механик-математиклардан шигърияткә, әдәбиятка, сәнгатькә омтылулары ягыннан аерылып торалар Хәер, күбесе шәһәрнекеләр булгангамы, аларда тормышка аеграк, реальрәк күз белән карау да сизелә иде. Әллә шунлыктан, әллә монда Асия укыганлыктан. Сирин, шушы группаны якынрак күрә, күбрәк алар белән аралашырга омтыла. Сирингә ишек төбендә озак тапланырга ирек бирмәделәр. Асия белән мәжлеснсн сәбәпчесе—сары чәчле, зур зәнгәр күзле Диләрә арасына утыртып та куйдылар. Каян килгән гадәттер, хәер, шәһәр егетләре мондый нечкәлекләрне яхшы белә, мәҗлес йоласын алар катгый үтәүне дә таләп итәләр, Сириннең кулына студентлар арасында ул елларда ин яхшы саналган 777 портвейны салынган кырлы стакан тоттырдылар Таләпчән тавышлар яңгырады: —Штраф! Штраф! Сириннең бер дә эчәсе, шәраб парлары белән кичәнсн ямен томанга күмәсе килми иде. Әле мөлдерәмә тутырылган стаканга, әле янәшәсендәге кызларга карап, аптырагач, ярдәм эзләгәндәй Асияга төбәлде Кыз анын халәтен бик тиз анлап алды, шул ук минутта ярдәмгә ашыкты —Туктагыз әле. җәмәгать, туктагыз Ничек инде аны Диларәгә атап тост әйттерми генә котылдырмакчы булабыз Әйтсен әле' Эшләп ашасын. - диде ул шаян елмаеп һәм сиздерми генә Сирингә күз кысып куйды Асияның сүзен группадашлары күтәреп алды: —Әйтсен, әйтсен... —Әйе, осталыгын күрсәтсен әле! Сирин ашыкмыйча гына торып басты. Диларәне котлады һәм муенындагы шнур галстукны төзәткәләп куйгач табын янына тезелешеп утырган кызларны, егетләрне берәм-берәм күздән кичерә-кичерә кемнәндер ишеткән тостны сөйли башлады — Борын заманда дингез буенда бер карт яшәгән, ди Ашасын ашаган, яшәсен яшәгән Инде үлергә генә калган, ди Көннәрнең берендә монын ишеген шакыйлар —Кем бар анда?—дип сорый карт. —Мин—байлык, ач. керт мине Гомереннен соңгы көннәрен булса да байлыкта үткәрерсең —Юк,—ди карт —Мина инде байлык кирәк түгел Ялгыз башыма ниемә хаҗәт ул миңа?! Кертмим Байлык китеп бара Икенче көнне тагын ишек шакыйлар. —Кем бар анда? —Керт мине, мин-синен мәхәббәтен.-дип пышылдый ишек артыннан назлы тавыш. Карт әйтә: —Юк,—ди.—Минем мәхәббәтем инде күптән үлде Мина янасы кирәкми Мәхәббәт тә борылып китеп бара Өченче көнне ишек янына газын кемдер килеп баса, акрын гына шакый бу — Кем бар анда, ни кирәк сина’-дип сорый карт —Мин—дуслык.—ди тавыш —Ач. керт мине' -Менә сине кертәм.-ди карт-Дуслык һәркемгә, һәм һәрвакытта кирәк. Карт ишекне ачып җибәрә. Дуслыкка ияреп өйгә байлык та, мәхәббәт тә керә. Сирин сөйләп бетерде дә башта Асияга, аннары Диләрәгә карап алды. Кызлар икесе дә күзләрен зур ачып, яна гына күргәндәй сихерләнеп, Сирингә текәлгәннәр иде. —Менә шул,—диде Сирин бүлмәдә урнашкан тынлыкны бүлеп —Мин бу тостны дуслык өчен тәкъдим итәм. Дуслык булса, бар нәрсәгә дә ирешербез, байлыгыбыз да, мәхәббәтебез дә булыр. Анын әйтеп бетергәнен генә көтеп торганнар икән, мәҗлестәшләр дәррәү аякка бастылар. Егетләр шаулашты: —Ну, Сирин, әйтеп тә карадың! —Җәй буе Кавказда тост җыеп йөргәнсең инде әллә... —Егет икәнсен, дускай, әле мондый мәгънәле сүзне ишеткән юк иде. —Мондый теләк өчен эчми калу—гөнаһ!.. Шау-шу. ыгы-зыгы арасында Сирин мөлдерәмә тулы стаканын өстәлдәге чәчәк вазалары арасына шудырды. Моны күреп, күзәтеп утырган Асия яратулы караш ташлады һәм аның алдына сиздерми генә буш стаканны этеп куйды. “Хыянәт” беркемнең дә күзенә чалынмый калды. Икәү генә белгән уртак сердән Асия белән Сирин күз кысышып алдылар һәм рәхәтләнеп көлештеләр. Тулай торакта, студентлар әйткәнчә, обшагада, мәҗлесләрнең шундый бер ноктасы була—күпмедер вакыт табын янында утырганнан соң өстәлләр, сиртмәле тимер караватлар бер читкә өелә. Радиоласы да, баяны да табыла. Мона беркем дә идарә итми, барысы да үзеннән-үзе килеп чыга. Күз ачып йомганчы үзләренә иш табып өлгергән егетләр-кызлар дөньяларын онытып бии башлый. Баштарак бүлмә эченә сыйган ташкын бүселеп коридорга чыга, аңа башка бүлмәдәгеләр килеп кушыла. Биш катлы йортнын һәр катында диярлек көненә ике-өч туган көн булмый калмый. Бигрәк тә шимбә, якшәмбе көннәрендә. Бүген дә шундый көннәрнең берсе иде. Бөтенесе гадәттәгечә иде. Чират белән бүлмәдән бүлмәгә иөри-йөри кыршылып беткән иске “Рекорд” радиоласына кемдер патефон табасы куеп җибәрде, Олег Лундстремның джаз-оркестры бүлмәне дәртле авазларга күмде. Ашкынулы шашкын ритмнан аяклар үзләренннән-үзләре хәрәкәтләнә башлый, биюгә кушылып киткәнеңне сизми дә каласың иде. Сирин Асияны җитәкләп коридорга чыкты да иелеп колагына пышылдады: —Мин сина бүген “Чарльстон”ның менә дигән хәрәкәтләрен күрсәтәм әле. Хәдичә апа өйрәтте... Гаҗәпләнүдән Асияның кашлары өскә күтәрелде. —Андый биюне каян белсен ул?! Сирин серле генә елмайды: —һы, картларның белмәгән нәрсәсе юк икән ул!—Көтмәгәндә егетнең йөзе җитдиләнеп китте, сүзләрендә өлкәннәргә хас сабырлык, саллылык пәйда булды.—Тормышта шулай бөтенесе дә яңадан кабатлана торгандыр Бары тик яңа кимәлдә, яңа рәвештә. Без барыбыз да моңарчы яшәгән кемнедер кабатлыйбыз ахрысы... Егетнен кинәт җитдиләнеп калуына гаҗәпләнгән Асия бөтенесен дә шаяруга борды: —Бүген әллә нинди сәер син,—диде ул уйчан гына —Бер караганда, сабый баладай шаярасың, икенче караганда, әйтерсен, ак сакаллы бабай.— Анын күзләрендә шаян очкыннар биешеп алды.—Бүгенгә ул сакалыңны салып тор инде!.. —Мин бик салыр идем дә, тормыш салдырмый шул. Тага да куя, тага да куя,—дип шаяртуга шаярту белән җавап бирде Сирин. Аның бу сүзләрендә тирән фәлсәфи мәгънә ятканлыгын ул чакта әле Сирин үзе дә, Асия да белмиләр иде, әлбәттә. Ахыры киләсе санда