Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ХИКӘЯ

Әни җырлый

рамвайның килеп туктавы булды, үзен һичшиксез шунын белән генә китәргә тиеш санаган барча халык, дәррәү килеп, анын ике ишеген дә берьюлы камап алды. Башкалардан ким-хур икәнен күрсәтәсе килмичә, һәркем бөтен көчен җыеп, этеште-төртеште, кычкырышты. Кыскасы, талонлы еллардагы кибет чираты сыман бер галәмәт иде бу. Тукталышта башланган ыгы-зыгы, тавыш-гауга трамвай кузгалып киткәч тә тынмады. —Нигә өскә атланасың?! Мин сиңа ат түгел ич!—дип башын боргалый бер ир заты. —Ятма миңа, өеңә кайткач караватыңа ятарсың!—ди кемгәдер бер хатын-кыз, куллары белән як-ягына этә-төртә. —Сиңа ятканчы тактага ятам мин...—ди аңа ир-ат тавышы. Монда һәркем үз сүзен күршесенең күңеленә, бәгыренә кадалырлык итеп әйтергә тырыша. Бу ыгы-зыгыга күршесе гаепле дип уйлый, күрәсең. Шушы кеше ташкыны әле моңарчы иркен генә басып торган, туган авылында ике атна ял итеп кайтып килүче Маратны бер почмакка сеңдереп, кымшанмаслык итеп кадаклап куйды. «Тагын шәһәр тормышы башлана!..»— дип уйлап алды Марат, күңелсез генә. Ә инде бераздан ул бу уңайсызлыкны, бу тавыш-гауганы сизми, ишетми дә иде бугай. Онытылып, үзалдына елмаеп торган йөзеннән, соры күзләреннән аның күңелен бу минутта бөтенләй башка нәрсә биләве күренеп тора. Әйе, күз алдында һаман туган авылынын киң кырлары, болыннары. Колак төбендә—урман шавы, әнисенең жанга ятышлы йомшак тавышы... Чыннан да. шулай шул.. чөнки анын авылдан кайтып килеше. Автобустан төшкәненә дә ярты сәгать чамасы гына әле. Шуңа күз алдында һәрнәрсә саф, ачык килеш саклана. Шулар арасында иң ачыгы, ин сафы— әлбәттә, аның әнисе! Анын кечкенә гәүдәсе, еллар тоныклаган дымсу күзләре, ап-ак чәчләре, һаман мөлаем, һаман жанга якын, һаман якты йөзе... «Бу әнигә ни булды икән?—дип уйлап алды ул, кинәт җитдиләнеп — Т Анын жыр яратуын күптән беләм, ә үзе җырларга яратканын бер дә сизгәнем юк иде бит. .» Әйе, быелгы ялында авылына кайткач, бер көнне әнисе аны тәмам гаҗәпкә калдырды. Шулай бер көнне. Марат, абзарларны жыеп, ишегалдын себереп, иртәнге табынга кереп утыргач, әнисе кинәт ана карап: —Бүген. Алла боерса, синен белән сахрага чыгып керербез әле. улым,— дип куйды —Рәхәтләнеп, бер ирек ачып кайтырбыз ичмаса. — Минсез генә җыенасызмыни, әни?—диде Маратнын энесе, юри үпкәләгән сыман. — Юк, сине алмыйбыз,—дип көлде әниләре, чынаягына чәй салып — Матаен белән бөтен кош-кортны куркытып йөрер йен бугай. Без абыен белән ашыкмыйча, җәяүләп кенә... —Әби, әби! Безне дә алмыйсызмы9—диеште кече улынын малайлары. —Юк. бу юлы сезне дә алмыйбыз!—дип янәдән көлде әбиләре — Бу юлы без Марат абыегыз белән генә чыгабыз. Ялы да үтеп бара, һаман сахрага чыгып кергәнебез юк. Ярата да сон әниләре шушы «сахра» сүзен! Жәйнен болыннарын да, урманын да шулай дип йөртә ул. Анынча, сахра—киңлек, иркенлек, кошлар тавышы, яфраклар лепердәве Инде өйдән чыгып барганда әнисе. Маратнын буш кулын күреп —Теге әрҗәнне аямыйсынмыни. улым?—дип сорады Ул «әржә» дип магнитофонны атый иде. —Алып тормам, ахрысы, әни,—диде Марат. Аннан сон бераз уйланып торды да —Әллә алыйммы сон, әни?—дип өстәде —Ал, улым! Бәлкем, җырларбыз... Иртән чыгып киткән җирдән алар тәмам кич авышканчы йөрделәр Әниләре әйтмешли, йөрмәгән җирләре, аяк басмаган сукмаклары калмады Аруталуны сизгән дә юк! Әйтерсең, аяклар үзләреннән-үзләре атлый' Изгеләр чишмәсенең тешләрне камаштырырдай салкын суын эчеп менгәч, сөйләшә-сөйләшә ашыкмыйча гына Чишмәле елгага таба барганда, Марат магнитофонын уйнатып җибәрде Тик әнисе —Кирәкми, улым,—дигәч, аны шундук туктатты Аннан сон күпме генә җир йөрмәсеннәр. «әрҗә»не алырга үзе кушкан әнисе ник бер җыр тыңларга сорасын! «Алайса, нишләп алдыртты икән соң ул аны9 !—дип гаҗәпләнде Марат —Ул еш кына җырларны үзе сорап уйнаттыра иде ләбаса!» Бераздан, инде елгага җитәрәк, урман буеннан барганда, әнисе бер дә көтмәгәндә —Әрҗәңне җибәр әле, улым, җыр җырлыйсым килә,—дип. якында гына кычкырган күке тавышына колак салып, туктап калды —Яздырып ал әле шуны Бу хәлгә гаҗәпләнгән Марат, кызыксыну катыш: —Әйдә. әни. әйдә, яздырабыз аны! Җырла гына! —диде Әнисе, теге күкене күрер!ә теләгәндәй, үзенчә әкрен генә гөҗтәгән урманга кабат карап алды да. тамагын кырып куйды һәм үзалдына сузып җырлап та җибәрде Кыр кахлары артыннан Очарга дип талпына-а-м.. Ул тирән итеп сулыш алды. Әллә кайдан, тирәннән, ябык күкрәге эченнән сызгырын чыккан тавыш ишетелде. «Картайчы шул инде,—дип уйлап алды Марат, әнисенең җыерчыклар белән ергаланган йөзенә күз төшереп —Ни әйтсән дә, җитмеш биш белән баруы .» Тик очилмыйм. карап калам Кыр казлары артыннан Тагын тирән сулыш, тагын күкрәктәге сызгыру тавышы 6. *к. у ■ м а —Әй, бу жәйләрнең матурлыгы, Ходаем!—дип сузды әнисе, Маратка таба борылып.—Кара син бу сахраларны! Әтиең генә күрә алмады, бәгырем, шушы көннәрне. Их, бу сугыш... Биш дистә еллар түгел, йөз еллар үтсә дә йөрәкләрне кискәләп торыр, валлаһи...—Кинәт әнисенең күзләре дымланды. Ул зәңгәр тамырлары бүртеп торган кулы белән яшьләрен сөртеп алды — Нишләп шулай икән бу адәм баласының күңеле? Инде кайтмасын да беләсең, тик һаман көтә бит күңел, һаман көтә!.. Менә хәзер дә йә атын чаптырып урман юлыннан килеп чыгар шикелле, йә чалгысын иңбашына салып болыннан менеп килер сыман. Әле дә исемдә, киткәндә: Китәм инде, китәм инде, Китәм әрмияләргә. Мин киткәчтен кемнәр калыр Сезне тәрбияләргә?..— дип җырлаганые, бәгырем. И-и гомерләр, гомерләр... Әнисе, уйларына чумгандай, бераз вакыт сөйләшмичә генә барды. Тик шуннан соң гына,—гүя ул шушы вакыт эчендә кинәт йөрәгеннән бәреп чыккан хәтер-хисләрен җиңә алды,—тынычланып калгандай булды. Бу. чыннан да, шулай иде бугай, урман буенда аның көчсез тавышы тагын яңгырады: Кыр казлары артыннан Биеклеккә тартылам. Хыялыма китәр идем Кыр казлары артыннан... Ул үзенчә бу җырга бөтен күңел хисен биреп, күкрәгендәге бар булган аһәң-моңын кушып җырлый иде. Тавышы көчсез булса да, кеше күңеленә үтеп керердәй ихласлылык, ниндидер самими эчкерсезлек бар иде бу җырда. ... Трамвай баруын дәвам итте. «Бу әнигә ни булды икән?—дип кабатлады Марат үзалдына —Бер дә болай. җырлыйм әле, дип кыюланганы юк иде бит. Әллә аның бу җырларын миңа үз төсе, үзенең бүләге итеп калдыруымы? Чыннан да, кеше мәңге яшәми, тукта, төсем булып тавышым калсын әле, дип уйлавы да бик мөмкин. Ничек кенә булмасын, ул миңа бик кыйммәт, бик кадерле нәрсә бүләк итте түгелме?» Кинәт ул, үзе дә сизмәстән, сак кына магнитофон төймәсенә басты. Трамвай эчендә саф моң таралды: Кыр казлары артыннан Биеклеккә тартыла-а-м.. Иң элек Марат янында басып торган кешеләр тынып калды. Алар, җырның кайдан ишетелүен абайламыйча, башларын як-якка боргаладылар. Шунда олырак кына яшьтәге бер агай: —Катырак куй әле, шуны, энекәш! Жәлләмә, без дә тыңлыйк,— диде. Тынышып калган кешеләр, аны кысмас өчен читкәрәк тайпылыр урын таптылар бугай, бераздан ул үзенең шактый ук иркен басып торуын сизде. Марат магнитофонының тавышын көчәйтә төште. Аннан берничә тапкыр күке тавышы ишетелде, аңа яфраклар лепердәве кушылды һәм дә күкрәк читлеге түреннән сызгырып чыккан тирән сулау авазыннан соң чын күңелдән аккан җыр дәвам итте: Хыялыма китәр идем Кыр казлары артынна-а-н... Жыр көчәйде, бераздан бөтен трамвай эченә таралды. Юк, магнитофон акырмады, киресенчә, бар халык, үзалдына тын калып, ихлас гвлсинә күнелдән җыр тыңларга кереште. Әле менә моннан берничә генә минут элек бер-берсен катырак тешләргә әзер торган кешеләрне тәмам алыштырып куйдылар гүяки Шунысы гажәп: музыка, жыр белән гомердә дә шаккаттырып булмаган кешеләрне алыштырып куйдылар түгелме сон9 ' —Аңлый алмыйм, Зифа Басыирова дип әйтимме9 —диде Марат янында басып торганнарның берсе —Алай дисәм, тавышы икенчерәк сыман.. Маратнын күзләрендә, йөзендә елмаю чагылып китте Вәт сина— әни! Сине танылган җырчы белән чагыштыралар бит1 —Әни җырлый!—дип жавап бирде ана Марат —Минем әни җырлый!' Аны аңлагандай, кешеләр күзендә җылылык чаткылары күренде Гөлсинә өтмәгәндә ул килеп керде Егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге ир-егетне күргәч Гөлсинә бер мәлгә өнсез калды Башта ана болай. гадәт буенча гамьсез генә күз сирпел алган иде. шунда никтер бөтен тәнен ток суккандай булып китте һәм үзе дә берни аңламастан тораташтай катты да калды Аннары зур чем кара күзләрен ана төбәде. Әйтерсен. менә шушы мизгелдә аны сихерләп өлгерделәр! Болай текәлеп карап торуы уңайсыз иде. ул моны сизә дә. ләкин шул ук вакытта күзен дә алалмый иде —Начальник үзендәме?—дип сорады ир-егет —Үзендә, үзендә! Рәхим итегез!—диде ул ашыгып, начальникка хәзер керергә ярыймы, юкмы икәнен белешергә дә онытып Ир-егет кабинет ишегенә кереп югалгач. Гөлсинәнең иптәш кызы, машинкада басуыннан туктап, ниндидер борчулы тавыш белән: —Танышынмы әллә9 !—дип гаҗәпләнде —Хәтта йөзен үзгәреп китте —Ниткән танышым булсын' Беренче генә күрүем. Тик ни шундый таныш кебек. Мин аны әллә кайчаннан бирле беләм шикелле —диде Гөлсинә һәм үзе дә сизмәстән —һай. бар сон дөньяда ир-атлар!—дип куйды —Син нәрсә?! Тапкансын Хәмитен биш өлеш артык!—диде иптәше ана сәер карап «Чыннан да. нигә бер күрүдә исем китте әле?!—дип уйлап алды Гөлсинә, әле генә әйткән сүзләреннән оялып —Аз йөриме монда андыйлар?!.» Тынычлангандай булды. Тик берничә көннән бу ирнен үтләрендә өлкән прораб булып эшләячәген белгәч, ниндидер бер эчке җылылык, ахырынача үзе дә андап-төшенеп җиткермәгән сөенү хисе кичерде Аны күргән саен әллә нишләп китә башлады Сөенәме, каушыймы, ниндидер бер билгесезлектән курку идеме сон бу?.. Әйе. тынычлыгы югалды Алай гынамы ’ Бер ай дигәндә, балкып, нур сибеп торган йөзе суга сусаган гөл шикелле сулыгып клтды. күзләрендә элегрәк Хәмите шалтыраткан саен очкынланып кабынып китә торган җылы чаткылар сүрелде, алар урынына ниндидер монсулык. ниндидер сагыш барлыкка килде Хәзер телефон трубкасын алган иптәш кызына да еш кына: —Хәмит булса, почтага китте, диген' дип пышылдый башлады Хәтта бер мәртәбә Хәмитен дә гаҗәпләндерде Шулай, гадәттәгечә, билгеләнгән урында очрашкач, берни дә әйтмичә ана бик озак кына карап горды-торды да. онытылып, кулы белән анын битләрен сыпырып алды, бармаклары белән маңгаен капшады, кашларына кагылды Бер сүз әйтми: карый да карый, сыпыра, капшый Әйтерсен. аны танырга тырыша... в • К —Мин бу, Гөлсинә! Танымыйсыңмы әллә?—дип көлде Хәмит. Шунда гына өненә килде, айнып китеп, тиз генә кулын аның йөзеннән алды да оялып куйды. Оялырлык та, йә Хода, ул Хәмитенең йөзендә теге яңа прораб белән охшашлыклар эзли түгелме?! —Сагындым мин сине...—дигән булды ул. Хәзер ул Хәмит турында уйламый да шикелле. Ул онытыла бара бугай... Әлбәттә, сөйгән, вәгъдәләр бирешкән егете алдында Гөлсинә үзен гаепле сизә, аны кызгана, ләкин очрашкан вакытларында элеккеге хисләр юклыгын бөтен ачыклыгы белән тоя иде. Хәер, Хәмит турында уйламый дип, кистереп әйтеп тә булмый торгандыр. Уйлый да, уйлана да ул. Ләкин шул ук минутта сискәнеп китә—үзе аның турында уйлый, ә күз алдында Зәйнуллин басып тора!.. Гөлсинәнең чәчләреннән сыйпый, кысып-кысып кочаклый... Ул шалтыратса яисә идарәгә килеп чыкса, шатлыгының чиге юк, моңсулыгы югала, күзләрендә каядыр тирәнгә яшеренеп торган якты нурлар яңадан кабына. Андый минутлар—Гөлсинә өчен иң бәхетле мизгелләр. Юк, аннан берни дә кирәкми аңа. Тик ешрак күренсен, ешрак тавышы гына ишетелсен... Зәйнуллин участогы башка җирдә урнашкан, шуңа күрә идарәдә берәр киңәшмә-мазар була калса, гәрчә инде бу турыда үз вакытында әйтелеп, хәбәр ителеп куелса да, трубканы алып кабат-кабат исенә төшерү, тагын бер мәртәбә аның тавышын ишетү Гөлсинәнең җанына ләззәт, күңеленә тынычлык иңдерә. —Онытмадыгызмы, Камил Галимович, бүген сәгать биштә—оперативка!—ди ул дулкынланудан әз генә калтыранган тавышы белән. Моңа Каршы Зәйнуллинның ирләрчә нык, ләкин җанга якын ягымлы тавышы ишетелә: —Рәхмәт, Гөлсинә,—хәтерлим. Булачакмын! Дөньяда тулып ашкан хисләреңне яшереп, сизенүләреннән куркып йөрүдән дә авыр нәрсә юктыр. «Әгәр мин ир заты, ә ул хатын-кыз булса икән!..—дип тә уйлый кайчак Гөлсинә, әгәр дә шулай була калса нишләрен ачык итеп күз алдына да китерә алмыйча.—Әллә хат язаргамы икән? Юк, юк! Өйләнгән кешегә хат язу да килешми. Сөяркәсе итәр дә, нишләренне белмәссең аннары. Яманатым таралыр. Хәер, башкаларның миндә ни эше бар?! Ә бәлки... Ә бәлки күрмәс өчен эштән башка җиргә күчәргәдер?..» Кыскасы, башына әллә нинди уйлар килә. Андый чакта үч иткән шикелле бит ул: бер рәхәтләнеп сөйләшер сәбәбе дә чыкмый. ... Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты. Идарәгә Зәйнуллин участогы башкарачак эш турында килешү китерделәр. Ул аңа кул куярга тиеш иде. Әллә ни ашыгыч эш түгел, чөнки өлкән прораб монда атнасына ике-өч тапкыр булып китә, бер килгәндә алыр иде әле. Ләкин Гөлсинә аны үзе илтеп бирәчәк! һәм бүген үк! Хәзер үк! Ул сәгатенә карап алды: хәер, эш бетәргә дә күп калмаган икән инде. Калмаса сон! Нигә кайгырырга? Бу яхшы да әле. Менә хәзер шалтыратыр да... —Мин сезгә җыенам әле, Камил Галимович,—диде ул ана шылтыратып.—Бер документ калдырдылар сезгә... —Вакыт бик соң була бит инде, син килгәндә,—диде аңа Зәйнуллин.— Бәлки, машина гына җибәрергәдер? Нишләп килеп йөрергә?.. Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлсинә эсселе-суыклы булып китте. —Юк, юк, мин үзем, Камил Галимович,—дип пышылдады ул кайнар сулышыннан тирләгән телефон трубкасына.—Хәзер мин... Мин үзем... Әлбәттә, чибәр, яшь бу кызның үзенә бер күрүдә үк гашыйк булуы турында берни белмәгән, берни сизенмәгән Зәйнуллин гаҗәпләнеп калды: «Нинди ашыгычлык? Иртәгә хәтле берни дә булмас иде әле»... Ул моны нигә юрарга да белмәде. «Нинди ягымлы, гүзәл кыз бу Гөлсинә! Үзе иренмәүчән дә икән тагын,—дип уйлап алды ул.—Бер егетнең бәхете инде!» гөлсина 85 Гөлсинә ашыга-ашыга урам буйлап атлый. Йөзендә ниндидер кырыслык, ә йөрәге тынычсызланып, күкрәк читлегеннән чыгардай булып ешеш тибә. Күз алдында Камилнын кара тутлы түгәрәк, матур йөзе, кечкенә генә чокыр белән икегә аерылып торган ияге һәм чиста күк зәңгәрлеген хәтерләткән зәңгәр күзләре, таза-нык гәүдәсе. Колак төбендә җанны эретердәй көчкә ия булган, ирләрчә нык тавышы яңгырап тора сыман... Урамда талгын гына янгыр ява. тик Гөлсинә аны сизми генә —Менә килеп тә житгем. Камил Галимович,—диде ул. Зәйнуллин кабинеты ишеген ачып кергәч һәм ни әйтерсең, дигәндәй, үзе дә сизмәстән аның күзләренә карап алды. Аннары ашыкмыйча гына сумкасыннан кәгазьләрен алып ана сузды —Ашыгычтыр дип уйладым Камил аларны кулына алды да, караштырып: —Рәхмәт, Гөлсинә. Яңгырда чыланып йөрергә туры килде инде сина Иртәгә үзем кереп алган булыр идем,— диде —Чылангансын бит — Минем сезне күрәсем килде —диде кыз. кинәт йөзен анын күкрәгенә яшереп. Һәм сулкылдап елап җибәрде —Гел күрәсем килә Тавышыгызны ишетәсем килә Нигә алай9—Үзем дә аңламыйм —Кара инде, шундый чибәр кызлар да елый димени9—дип Камил Гөлсинәнең чәченнән сыйпап алды. Бу хәлдән ул үзе дә каушап калган иде бугай —Ярар, Гөлсинә, ярар, житте Сөрт яшьләреңне' Яшь чакта андый аңлап булмаган нәрсәләр булгалый инде ул. Аннары бетә алар, үтә.. Аннары аларны көлеп кенә искә аласың Әйдә, мин сине өенә калдырып китәрмен Мине дә көтәләрдер Биш яшьлек би-ик олы малаем бигрәк көтә мине Кайтып керүгә муеныма атланырга гына тора... Кинәт Гөлсинә аның күкрәгеннән башын алды да. ничәмә-ничә көннәр җавабын таба алмыйча аптыраган нәрсәсенен көтмәгәндә генә чишелешен тапкан һәм анын дөреслегенә, бердәнберлегенә инанган кешедәй, күзләрен тутырып Зәйнуллиннын күзләренә карады Озак карап торды ул аларга. Әйтерсең, алар тирәнлегеннән нидер эзли иде — Малай көтеп торса күңелледер инде ул, Камил Галимович Көтеп торучысы булса, һәркемгә күңелле инде... Безнең дә булачак малаебыг Тиздән туебыз Кияүгә чыгам —диде Гөлсинә, чәчләрен рәтләп —Ярый, хушыгыз! Ул тиз генә сумкасын кулына алды да кызу-кызу атлап ишеккә юнәлде Зәйнуллиннын «Хәзер машина белән озатып куям. Гөлсинә!- дигән сүзләрен ишетмәде дә бугай, һәрхәлдә бернинди жавап та кайтармады. ... Тиздән идарәдә Гөлсинә урынында башка кыз утыра иде