ГАСЫРЛАР ЯРЫНДА.
. езнен Казаныбызга мәңгелеккә дип Ходай тарафыннан бүләк ителгән олы көмеш көзгебез—Кабан күлебез бар. . Әнә шул Кабан күленен борылмалы һәм шактый ук текә ярлары буйлап сузылып киткән Мәржани урамыннан барганда минем күнелдә ни өчендер романтик тойгылар уяна. «Ни өчен икән9»—дим Юк. эш монда урамнын яшьлегем белән бәйле булуында гына түгелдер «Армия» дип аталган сөргеннән сон Казанга кайткач яшәгән беренче «фатирым»нын—яртылаш жиргә сснгән кечерәк кенә бер бүлмәнен—шушы тирәдә булуында түгелдер хикмәт Биредә. Кабан күленен текә ярлары буйлап Йөргәндә, һәрбер уйлы татар шуны сизмичә, тоймыйча калмый: монда сина үзеннән-үзе диярлек ерак дәверләр жиле килеп каг ыла, Кабан күле үзе дә сина тарих күзе булып, борынгылар күзе булып карыйдыр кебек тоела Манарасы күккә ашкан якындагы күркәм мәчет те, борынгы стильдә салынган матур-матур агач йортлар да көчәйтә синдәге әнә шул тойгыны әнә шул рухны Менә шушы Мәржани урамынын Сафиян тыкрыгы белән кисешкән җирендә, нәкъ Кабан күленен үзенә каратып салынган ике катлы бик матур бер агач өй бар Борынгы байларча затлызиннәтле итеп, бизәп-иәкышьләп салынган йорт ул Әнә шул йортнын борылмалы агач баскычларыннан икенче катка күтәрелсен һәм унга борылып бераз гына барсан. күренекле әдәбият белгече, галим һәм тәнкыйтьче Равил Рахманинын җыйнак кына фатирына килеп керәсен Әйе. шәхсснен чынлыкта кем икәнен, нинди икәнен белү өчен язганнарын уку гына җитми—ә анын торган, яшәгән жирен дә күрү кирәк шул. Әнә дивар буйлап тезелеп киткән рәт-рәт китап киштәләре Аларла калын-калын томнар, ерак чорлар авазы һәм бүгенге көн сулышы Әнә түр почмактагы кадакка моңлы мандолина эленгән Ул инде хужасынын бармаклары кагылуны гына көтеп тора кебек— шундук бер милли көйне көйли башлаячак сыман Әнә икенче бер почмакта, идәндә— авыр-авыр герләр, гантельләр Болары инде хужа кешенен физик көче һәм «күз генә тия күрмәсен» диярлек сәламәтлеге турында бәян итәдер Ә язу өстәлендә исә калын-калын кулъязмалар—булачак китаплар Әйе, бу бүлмә хуҗасы Равил Рахманинын бүгенге татар әдәбиятында кабатланмас урыны, мактаулы миссиясе бар Мәдәниятебезнең «балалар әдәбияты» дигән гаять кадерле тармагын үзенең күз карасы кебек якын күреп, аны җентекләп өйрәнеп, кызыклы закончалыклар ача-ача— кыскасы шушы дөнья белән чын-чыннан мавыгып, рухланып, канатланып яшәүче тынгысыз жанлы галим һәм әдәби тәнкыйтьче ул Равил Рахманинын 1981 елла чыккан «Шигъри бишек» дигән китабын ачасынмы, яисә 1984 елда басылган «Канатлы дөнья«ны укыйсынмы, бүтәннәренә күз саласынмы барысында да иҗади мохитны, шигъри сүзне тирәннән тоючы, әдәби күренешләрнең катлаулы бәйләнешләрен чын галимнәрчә тулы итеп күзаллаучы, нарны укучы күнеяенә аңлаешлы итеп китереп җиткерүче каләм иясе—акыллы, төпле шәхес-заманча үткен зиһенле тикшеренүче белән очрашасын «Шигъри бишск»те автор тагар балалар поэзиясенең чын мәгънәсендә прогрессио- наль үсеш алуы халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйзе икәнен ышандырырлык итеп дәлилли «Тукайның балалар әдәбиятына кизүендә, чор тудырган обьектив шартлар белән берлектә, субьсктив үз табигате кү ңеле белән сабый жан лы бу зуы. балачак тәэсирләренең хәгеренлә тирән уелып саклануы, сәнгатьчә фикерләвенең база рухына жавап бирүе һәм. әлбәттә, анын боек шагыйрьлек таланты төп роль уйный- дип ягаР Рахманн Гасыр башында яшәп нжат иткән Г Рахманколый, Дөрдманд, С Рәмиен. М Гафури Н Думави. М Укмасн һ б күплеген кызыклы авторлар иҗатына да тирән анализ ясала биредә Октябрь революциясеннән СОҢГЫ чорда да татар балалар әдәбияты һәм анын шигърияте күплеген кызыклы талантлар белән баеды «Канатлы донья «ла әнә шул чорда Б мул иҗат ителгән шигъри мәрҗәннәр хакында тәфсилле сүз бара, яна чорның яна төрле закончалыклары барлана. Игътибар үзәгенә куелган еллар панорамасы шактый тулы күз алдына китереп бастырыла. 1980 елда бөтен татар әдәбияты өчен зур вакыйга булып «Балалар поэзиясе антологиясе» басылып чыкты. Гасырларны иңләгән, йөзләгән ижади шәхеснең үзенчәлекле дөньясын колачлаган гаять тә житди хезмәт иде бу. Әлеге антологияне аерым бер фәнни хезмәт дәрәжәсендәге саллы кереш мәкалә ачып жибәрә. Менә шушы төпле мәкаләнең авторы да һәм бу антологиянең редакторы да—Равил Рахмани. Әлеге фактлар үзләре генә дә Равилнең тәжрибәле һәм үтә жаваплы эшләрне уңышлы башкарып чыга алырдай ышанычлы белгеч булуын яхшы раслый. Хәзер бу антология безнең балалар шигъриятенә, аны төзүчеләргә һәм, беренче чиратта, әлбәттә, редакторы Равил Рахманига үзенчә бер һәйкәл кебек яши. Күп гасырлык тарихы һәм бихисап иҗатчылары булган татар балалар әдәбиятында үзеңнең төпле сүзеңне әйтә алу өчен, әлбәттә, зур хәзерлек таләп ителә иде. Шуңа күрә Равил башта Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген, аннары шунда ук аспирантура тәмамлап, бу өлкәдә зур гыйлем туплады. Укыган елларында ук үзе сайлаган тема буенча матбугатта кызыклы мәкаләләр бастырды, фәнни һәм әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Ә инде 1985 елда ул «Татар балалар поэзиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклап (аның фәнни җитәкчесе мәрхүм галимебез һәм тәнкыйтьчебез Нил Юзиев иде) үзенең хезмәт юлын гыйльми дәрәҗә белән дә бизәде. Равил Рахмани инде менә 25 елдан артык Татарстан китап нәшриятында эшли1 Чирек гасырга тиң шушы гомер эчендә бу тәжрибәле мөхәррир кулыннан (юк, кулыннан гына түгел, ә йөрәге, бәгыре аша да!) кайсы гына әдипләрнең нинди генә кызыклы китаплары үтмәгәндер! 1979 елда безнең әдәбиятыбызның тере классигы Әмирхан ага Еникигә 70 яшь тулган иде. Әнә шул бәйрәмгә Татарстан китап нәшрияты әдипнең хикәяләр җыентыгын бастырып чыгарырга булды. Билгеле, безнең Әмирхан агабыз инде ул җөмләләрне коеп кына куя торган, һәр сүзенә, һәр тыныш билгесенә гаять тә жаваплы карый торган әдибебез. Әмма бу очракта да мөхәррир белән авторның сүзләре, киңәшүләре байтак булды. Ялгышмасам, китапка «Юлчы» дигән бик әйбәт исемне дә, автор белән киңәшеп, Равил Рахмани куйды. Нәтиҗәдә, әдип белән мөхәррир генә түгел, ә бөтен әдәбият өчен куаныч булырдай китап туды. Менә шушындый сөенеч тойгысы кичергән бик күп каләм ияләрен беләм мин. Аларның һәрберсе Р. Рахманиның нечкә, тирән тоемлау сәләтен, әдип дөньясына карата бик тә игътибарлы булуын, кайгыртучан карашын билгеләп үтәләр. Үз китаплары редакнияләнү өчен Р. Рахманига бирелсә шатлык хисе кичерүләрен әйтәләр. Менә болар барысы да мөхәррир кеше өчен бәхет, куаныч түгелмени?! Әйе, Татарстан китап нәшриятында жаваплы вазифа башкару җиңел түгел. Ләкин, шуңа да карамастан, Равил Рахмани бүлмәсенең ишеге йомышы булган һәркем өчен ачык. Ул сине елмаеп каршы алыр, игътибар белән тыңлар, акыллы киңәшен бирер, фикерен әйтер. Аның белән сөйләшеп, әңгәмә кылып алганнан соң синең үзенә дә көч кереп киткәндәй тоелыр, фикерләрең тагын да ачыклана төшәр, үз-үзеңә ышанычың артыр. Ә шулай да, менә бу айда үзенең 50 яшен тутыручы Равил Рахмани турында уйланганда, минем күз алдына яңадан да Кабан күле буендагы әлеге йорт килә. Гасырлар ярына басып үзенең якты тәрәзәләре—күзләре белән—бүгенге дөньяны, безнең бүгенге хәлләрне күзли кебек ул йорт. Ә әнә шул йортта яшәүче Равил Рахмани исә үзенең якты күңеле, үткен зиһене, җылы карашы белән безнең бүгенгебезне генә түгел, ә балалар әдәбиятыбыз аша милләтебезнең киләчәген дә күзли, күзәтә, күрә кебек