Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ РИВАЯТЬЛӘРЕБЕЗГӘ БЕР КАРАШ

Риваятьләр—үткәннең халык күңелендә уелып калган гыйбрәтле вакыйгалары һәм олуг тарихи шәхесләре турында гавәм арасында телдән-телгә күчеп килә торган хикәяләр ул. Алар, асылда, тарихи фактларга нигезләнеп иҗат ителәләр һәм мөмкин кадәр реаль тормышка якынрак итеп сөйләнеләләр. Шулай да, риваятьләрнең башлангыч формалары күбрәк халыкнын борынгы фикерләвен чагылдырса да, аларда инде беркадәр тарихлаштыру, конкретлаштыру да төсмерләнә Гадәттән тыш зур гәүдәле пәһлеваннар— алыплар турындагы хикәяләр татар халкы арасында аеруча киң таралган. Ул хикәяләрнең популярлыгы турында К. Насыйри болай дип язган: «Безнең Болгар йортында кайсы гына авылга барсаң да. Алып турында бер хикәят бар, күп авылларда мәшһүрдер. Кырларында бер мәхәсрәк (күркәмрәк) тау булса, Алып чабатасын каккан дип хикәя кыйлалар”. Алып хакындагы риваятьләрәле хәзер дә конкрет бер жирлеккә бәйле рәвештә сөйләнеләләр һәм, гадәттә, ул таулар йә «Алып тавы”, йә «Алып чабатасын каккан тау» дип аталалар. Күп кенә риваятьләрдә Алыпнын яисә анын улынын кечкенә кеше—игенче белән очрашуы тасвирлана. Алыпның улы, жир сукалап йөрүче кешене күреп, бер кесәсенә аты белән сукачыны, икенче кесәсенә арбаларын, сукаларын салып өенә алып кайта да «Менә әти. бер корт таптым, жир ертып йөри иде».—дип әтиләренә күрсәтә Моңа каршы әтисе: «Улым, кайдан алдың, шуңа илтеп куй. бу корт түгел, хәзер шундый вак кавемнәр чыккан, без, эре нәселләр, бетәбез хәзер үлеп»,—дип жавап бирә имеш. Чувашстаннын Батыр районында язып алынган вариантларда зур гәүдәле кеше үзе жир сукалаучы ролендә сурәтләнә. «Элгәре булган бер сукалаучы кеше Чабатасында туфрак булган да, ул аны кагып калдырган. Шуннан «Чабата тавы» барлыкка килгән Мондый таулар Шигали. Урмай сырты, Чылкан һ б авыллар тирәсендә бар» Ф Урманчеев исәпләвенчә, сука сукалаучы Алып образы крәстиян психологиясе тәэсирендә сонгырак чорларда туган булырга тиеш (Ф Урманчеев Эпические сказания татарского народа Казан, 1980). «Зур гәүдәле кешеләр» турындагы риваятьләрдә Алып батыр яисә анын улларыннан тыш пәһлеван хатын-кыз образлары да бар. Шундый риваятьләрнең берсе Кама елгасының ун як ярында урнашкан Пьяный Бор авылы һәм елганың сул як ярындагы «Кыз тау» дип аталган тау исеме белән бәйләнгән. Пьяный Бор авылы урнашкан тау өстендә һәм каршы яктагы «Кыз тау»да ике баһадир кыз яшәгәннәр, имеш. Аларнын икесенә бер генә тарак булганга, ул таракны елга аша бер-берсенә бирәләр икән. Үзеннән-үзе шундыйрак бер фикер туа: Алыплар һәм гомумән зур гәүдәле кешеләр турындагы риваятьләр татар халкы арасында кайчан һәм нинди жирлектә туганнар соң9 Ин элек пәһлеванның исеме—Алыпка тукталып китик. Алып—борынгы төрки сүз—ул төз атучы мәргән; каһарман, пәһлеван; кыю, батыр; батырлык мәгънәләрен аңлата Батыр, кыю кеше мәгънәсендә Алып борынгы Орхон-Енисей язмаларында ук очрый «Билге калган ирмеш. алып каган ирмеш*— ягъни акыллы каганнар иделәр, кыю каганнар иделәр» Мәхмүд Кашгаринын XI гасырда төзелгән «Диване лөгатит-төрк» мәжмугасында «Алып» сүзе каһарман, пәһлеван мәгънәсендә бирелә: «Алыплар берлә орышма, бикләр белән тырышма» диелә сүзлектәге бер мәкальдә. Урта гасырларда «Алып» сүзе төрек ханнары исемнәре белән бәгшәнештә дә очрый Мәсәлән, XI—XII йөхләрдә Иранда хөкем сөргән Сәлжук төрекләре династиясендә Алып Арыслан, Алып- Тегин исемле дәүләт житәкчеләре булганы мәгълүм. Мәшһүр Кол Гали ХШ гасыр башларында Идел буенда ижат иткән «Кыйссаи Йосыф* поэмасында Йосыфнын сыйфатларын тасвирлаганда аны «алып йөрәкле һәм һәйбәтле» дип мактый Алып исеме борынгы Болгар кабер ташларында да теркәлеп калган. Мәсәлән, Болгар авылы янында 1309 ел белән даталанган кабер ташында «Оураз улы Урул Алып бәлүке» дигән сүзләр бар Алып, Алып Хужа дигән исемнәр Болгар чорына караган башка эпитафия материалларында да очрый Инде зур гәүдәле кешеләрнең үзләренә килик. Гарәп сәяхәтчеләре Ибн-Фазлан (X йөз) һәмӘбүХәмид әл-Гарнатый (XII йөз) Идел буе Болгарында зур гәүдәле кешеләрне күрүләре турында язып калдырганнар. Ибн-Фазлан ул пәһлеваннын скелетын гына күргәнен хәбәр игә һәм анын хакында Болгар патшасы Әлмүшнен риваятен китерә: Әлмүш сөйләвенчә, зур гәүдәле кеше билгесез бер яктан, судан йөзеп килгән икән. Анын озынлыгы 12 терсәк (6 метр чамасы— С. Г). башы зур казаннарнын зурысы кадәрле, борыны-бер чиректән артык, күзләре гаять зур. ә бармакларының һәркайсы чиректән артык, имеш. Билгесез пәһлеван бик куркыныч кеше булып чыга, аңа бала карый икән, ул бала үлә. йөкле хатын караса, ул хатын йөген төшерә. Ә инде кайчакларда ул бөтенләй зур гөнаһлар эшләп ташлый—«берәр кешене тотып ала да аны үтергәнче кыса» икән Шуңа күрә Болгар патшасы аны тимер чылбырлар белән агачка бәйләп куярга мәҗбүр була, һәм үлгәнче тота (Борынгы татар әдәбияты. Казан. 1963. 27-286.) Болгарда Ибн-Фазланнан ике гасыр сонрак булган Әбү Хәмид әл-Гарнатый тасвирлавында зур гәүдәле кеше күз алдына икенче төрлерәк килеп баса. Ибн-Фахлан пәһлеванның скелетын гына күргән булса, Гарнатыи аны «үзем күрдем» дип яза. хәтта зур гәүдәле кешенең исемең дә атый: ул Дәфгый исемле икән Анын буе да 7 терсәк икән. «Үзе күркәм сыйфатлы, холкы вә фигыле яхшы», ә инде ул Гарнатыи белән очрашканда аны хөрмәт итеп исәнләшә торган булган. Ул Болгар патшасына хезмәт иткән һәм аның өчен махсус сугыш киемнәре дә ясатылган Төрекләр аны күргәч куркалар, сугышта һәрвакыт җиңеләләр, имеш. Дәфгыйның үзе кебек үк баһадир сенлесе дә булган, ул шундый зур гәүдәле һәм көчле була ки. хәтта Болгарлар арасында иң көчлеләрдән саналган ирен дә кысып үтергән икән, дип яза Гарнатыи (Путешествия Абу Хамида ал-Гарната в восточную и Центральную Европу. М.. 1971) К. Насыйри «зур гәүдәле кешеләр Болгарда чынлап та яшәгәннәр» дип исәпли һәм үзенен фикерен борынгы язмалар, шулай ук каберлекләрдә шактый зур адәм сөякләре табылу фактлары белән дәлилли Урыс галиме О Г. Большаковның фикере лә К. Насыйриныкы белән якын Гарнатыи пәһлеваннын буен шактый арттыра. Бәлкем анын турында сөйләгәндә ул Болгарда ишеткән җирле легендаларны да өстәгәндер, әмма «бу кешенен реаль булуы шик тудырмый»,—ди ул. Г. Дәүләтшин бу хәбәрләрне «борынгы заманда ук туган һәм Идел буе Болгарының хәрби демократия җирлегендә шактый популярлык казанган риваятьләр» дип исәпли Ф. Урманчесв исә, гарәп сәяхәтчеләре, аеруча Ибн-Фазлан тасвирлаган эпизодларны төрки халыкларның эпос үрнәкләре белән чагыштырып, аларны «безгә хәтле килеп җитмәгән героик эпосның бер фрагменты булуы мөмкин» дип яза Бу гипотезаларның кайсы дөреслеккә күбрәк туры килгәнен өздереп әйтү кыен Безненчә. Г. Дәүләтшин фикере хакыйкатькә якынрак тора кебек, тик бер әйберне генә искәртеп үтәргә кирәк. Мондый риваятьләр Болгар җирлегендә генә туган дип әйтү дөрес булмас иде. Хәзерге кешеләргә хәтле яшәгән пәһлеваннарга ышану барлык халыкларга да хас күренеш, тик һәрбер халыкның торган җиренә, географик табигать үзенчәлекләренә карап ул пәһлеваннар үзенчә күзаллана. Борынгы грек, көнчыгыш халыкларында ул бер күзле гигант—циклоп. Гарәпләрдә— зур кыя ташларны кисеп үзләренә йортлар салган «Гад» халкы, славяннарда исә «буйлары иң озын нарат агачларыннан да биек булган великаннар». Борыш ы ышануларга нигезләнгән риваятьләрдә тагын елан белән көрәш мотивы да шактый еш очрый. Татар халкы бу риваятьләрне, гадәттә. Казан шәһәрен яна урынга күчереп салу унас белән сөйли Мондый риваять беренче тапкыр XVI гасырда яшәгән билгесез рус елъязмачысының «Казан тарихы» дигән әсәрендә урын алган Хәзерге вакытта Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтының фольклор фондында бу риваятьнең төрле чорларда язып алынган унбишкә якын варианты саклана. Риваятьтә күрсәтелгәнчә, яңа шәһәр өчен сайлап алынган урын еланнар белән тулы була. Еланнарны юк итүне бер сихерче үз өстенә ала (кайбер вариантларда Казан ханының батыры), ул кыш көне еланнар яткан урынга күп итеп салам өя дә. яз җиткәч, еланнар җыелган урынга ут төртеп яндыра Моннан аермалы буларак, күп вариантларда көрәшнең ахыры еланга каршы чыгучы батыр өчен фаҗигале бетә «Елан койрыгын тешләп, алка кебек тәгәрәп, ул егетнен артыннан җитә һәм аты-ние белән сугып һәлак итә» Яисә - Ике башлы аждаһа батырны аты белән илле чакрымлап куып бара Шунда бер чокырда егетне алты кисәккә өзә, бу чокыр Чүриледән чнтгорәк икән, исеме хәзер дә Алты Кутар. Аждаһа да шунда үлә» 12. .к у..»» А X. Халиков исә, Р Фреи фикеренә һәм археологик материалларга таянып, елан, бигрәк тә ике башлы аждаһа белән көрәш мотивы Болгарларга фарсы телле халыклардан борынгы төрки чорда ук кергән дип исәпли. Ә инде героинын елан белән көрәше тасвирланган Казан төзелү турындагы риваятьләрне «шәһәр белән бергә, монгол яуларына хәтле барлыкка килгән дип» яза (О времени, месте возникновения г. Казани. «Из истории культуры и быта татарского народа" дигән жыентыкта. К. 1976). Чынлап та. борынгы Болгар чорына караган археологик материаллар арасында елан белән көрәш мотивы сурәтләнгән савытлар очрый. Бу, һичшиксез, әлеге мотивның Идел буе Болгарында борынгыдан ук билгеле булуына дәлил булып хезмәт итә. Әмма шуны да искәртеп китәсе килә, татарларда, гомумән төрки халыкларның ышануларында тискәре елан образы сирәк очрый. Мәсәлән, татар әкиятләрендә ул күп вакытта әкият героена ярдәмче сыйфатында тасвирлана (гадәттә ак елан). Ә башка халыкларның, бигрәк гә көнчыгыш славяннарның әкиятләрендәге явыз елан ролен татар әкиятләрендә дию яки сирәк очракларда аждаһа үти. Борынгы төркиләрдә елан культы таралган булуын язма чыганакларда исбатлый. Ибн-Фазлан. мәсәлән, болгарларның күршеләре булган башкортларның бер кабиләсе еланга табынганын күрсәтә. "Без күрдек ки. аларның бер төркеме еланнарга, икенче төркеме балыкларга, өченче төркеме торналарга... табына", ди ул. Икенче бер жирдә: «Болгарларда еланнар күп. алар еланнарны үтермиләр һәм еланнар да кешеләргә зарар итмиләр»,—дип яза (Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963). Еланнар темасына караган тагын бер әсәргә тукталып китик. XVII йөз татар тарихи ядкяре «Дәфтәре Чыңгыз хан»да аждаһа Бараж турында кызыклы һәм гаять үзенчәлекле бер риваять бар. Күләме зур булмаганга анын текстын тулысыңча китерәбез: «Бараж халкының әүвәл замандагы борынгы төп йорты ошбу Зәй тамагында улыр ирде. Алыплар заманы ирде. Бер Бараж дигән аждаһа елан килде. Ул шәһәрнең халкыга көч зыян кыйла башлады. Чыгып аждаһа берлән сыгыштылар, йиңә алмадылар. Ахыры үзләре шәһәрен салып качтылар. Болгар шәһәре якыныга барып. Бүләр суының өстенә йорт салдылар. Ул шәһәрләрен һәм Бүләр дип атадылар. Ул сәбәптән халыкны Бараж халкы диеп иделәр. Ораннары Бараж иде». Әкиятләрдә аждаһа-елан белән көрәш һәрвакыт геройнын жиңүс белән тәмамлана: ул исән-сау өенә әйләнеп кайта. Ә менә риваятьләр бу эпизодны чынбарлыкка якынрак, тормышчанрак итеп сурәтлиләр: көрәшнең күп очракта батыр өчен фажигале бетүе дә мөмкин. Әмма ни генә булмасын, аждаһа барыбер юк ителә һәм елан белән көрәшүче, үз тормышы бәрабәренә булса да. халыкны явыз дошманнан азат итә. Югарыда китерелгән риваятьтә исә халык ижаты әсәрләре өчен бик сирәк күренеш тасвирлана; халык никадәр көрәшсә дә аждаһаны жиңә алмый, туган ягын ташлап качарга мәжбүр була. Ул гына да түгел, дошманның исемен үз атамасы итеп кабул итә. хәтта сугышчан девизы да (оран—борынгы төрки телдә «яуга чакыру авазы» мәгънәсен аңлата) Бараж була. Шуңа күрә М Гайнетдинов бу риваятьне XVII гасырда яшәгән билгесез бер автор ижат иткән аллегорик формадагы һәм тирән эчке мәгънәгә ия булган әсәр дип исәпли (Дастаннар китабы. «Казан утлары». 1979, №10). Инде яңадан Казанны төзү турындагы риваятькә әйләнеп кайтыйк. Шәһәр өчен сайланган урын еланнардан азат ителгәч, хан ныгытма корырга әмер бирә. Аның фәрманы буенча осталар ныгытма нигезенә беренче очраган кешене салырга тиеш булалар. Ул кеше ханның үз улы булып чыга. Шуңа күрә төзүчеләр, әллә ханнан куркып, әллә малайны кызганып нигез астына эт салалар. Риваять Казан шәһәренең дошман кул ына эләгүен борынгы йоланың үтәлмәве белән аңлата. Хан. нигез астына эт салынуын белгәч, шәһәр этләр кулына төшәчәк дип белдерә. Риваятьтә китерелгән төзеләчәк корылма нигезенә кеше корбаны салу мотивы күп халыкларга билгеле булган борынгы йолага нигезләнгән. Мәсәлән. Англия этнографы Тейлер XIX йөздә Индонезиядәге жирле халыкларның зур йорт нигезенә әсир ителгән бер кызны салулары турында яза Шундый ук йоланың һинд, итальян, серб һ.б. халыкларда үтәлгәне билгеле. Әлбәттә. Казан турындагы риваятькә бу борынгы мотив Казан ханлыгы жимерелгәч кенә кергән булырга тиеш. Моны Әстерхан Хәмит хәзрәт мәчете белән бәйле рәвештә сөйләнә торган риваять мисалында да күрергә була. Әстерхан ханлыгы жимерелгәч. ул мәчет 1602 елда чиркәүгә әйләндерелгән. Риваять хәбәр иткәнчә, мәчетне салганда аның нигезе астына осталарга беренче очраган Хәмит хәзрәт улы түгел, ә анын артыннан килгән урыс малае салынган. Шуңа күрә дә ул мәчет чиркәүгә әйләндерелгән. Нижний Новгородтагы Коромысла манарасы хакында да шуна охшаш риваятьләр бар. Борынгы ышануларга корылган риваять геройлары арасында билгеле бер урынны «Кисекбаш» образы алып тора Хәзерге вакытга Кисекбаш турындагы риваятьнең ике варианты билгеле. Алар икесе лә Татарстанның Балтач районындагы Каралуган авы.лы янындагы каберлек белән бәйләнгән. Әле XIX гасырда ук Шпилевский белән Износков хезмәтләрендә китерелгәннәр. Беренче вариантта вакыйга Казан алыну вакытында, икенчесендә исә сүз Бохардан килгән ислам таратучы өч изге турында бара Иван Грозныйнын кушуы белән башы киселгән татар морзасы да. юлбасарлар тарафыннан жәберләнгән Бохара изгесе дә башлары киселгәч тә үлмиләр, ә берничә чакрым башларын култык астына кыстырып барганнан сон гына Каралуган янында жан тәслим кылалар. Кисекбаш турындагы риваятьләр башка төрки халыкларда да кин таралыш тапкан. Мәсәлән, күренекле тюрколог Гордлевский XX гасыр башларында Теркиндә кисекбаш образы кергән биш риваять язып ала. Кагыйдә буларак, бу риваятьләр изгеләр каберлеге белән бәйле рәвештә сөйләнәләр. Кайберләре эчтәлекләре белән дә татар риваятьләренә тәнгәл килә: «Сугышта башы киселгән изге үз башын култык астына кыстыра да көрәшне дәвам иттерә» Көнчыгышта Кисекбаш образы урта гасырларда ук инде әдәби әсәрләр персонажы булып киткән. Шундый әсәрләрдән Идел буенда Хисам Кятибнен •Жөмжөмә Солтан» исемле әсәре кин таралган була Тикшеренүчеләрнең гомум фикере буенча, бу поэма мәшһүр Иран шагыйре Фәридеддин Гаттарның (1120—12291 «Жөмжөмә намә" әсәре тәэсирендә язылган (Шунысы игътибарга лаек. 1229 елда монгол баскынчылары тарафыннан үтерелгән Гаттар турында ла аның биографлары «башы киселгән Гаттар, кисекбашын култык астына кыстырып яула һәлак буллылип язалар.) Революциягә хәтле Казан татарлары арасында XIII-XIV йөзләрдә яшәгән билгесез авторнын «Кисекбаш китабы» аеруча популяр булган Г Тукайның "Печән базары, яхуд яна Кисекбаш» сатирик әсәре "Кисекбаш" китабына назыирәформасында язылган. Тагар риваятьләрендә очрый торган сихерче образы белән без еланнар темасын күзәткәндә танышып үткән идек инде. Ләкин риваятьләрдә сихерче, бигрәк тә сихерче карчык кылган «батырлыклар* еланнар үтерү белән генә чикләнми икән. Аларнын. ачулары килсә, елгаларның агымнарын үзгәртүе, күлләрдән сазламык ясавы ла мөмкин икән. Билгеле булганча, еллар, гасырлар узу белән, төрле табигый сәбәпләр аркасында, кайбер елгалар үзләренең агым юлларын үзгәртәләр. Мәсәлән. Идел урта гасырларда Болгар шәһәре яныннан ук аккан дигән хәбәрләр бар Кама гамагының ла злекке урыны икенче жирдәрәк булганы билгеле. Халык риваятьләре табигатьнең бу күренешен бодай аңлаталар: «Кайчандыр бик зур шәһәрдә хан һәм аның сихерче хатыны Фатыйма яшәгәннәр, аларнын Акбикә исемле бик матур бердәнбер кызлары ла булган Акбикәне күп егетләр яратканнар, тик әнисеннән куркып сарайга якын килә алмаганнар Баһадир Идел генә курыкмыйча Акбикәне урлап киткән Ачудан Фатыйма Иделне каһәрләп сихер көче белән куып җибәргән. Идел киткән, әмма кызны кире кайтармаган» Ә инде Кама елгасы икенче бер сихерче хатынның малаен батырган өчен каргалган Бу чапан ачуыннан елгага кызган таба ташлаган да, Каманы агымын үзгәртергә мәжбүр иткән, имеш Халык авыз иҗатының әкият жанрына кермәгән әсәрләре арасында хәзинәләр темасына багышланган хикәятләр үзенчәлекләре белән аерылып торалар Бу хикәятләр җир астына күмелгән һәм кайчан да булса табылачак байлыклар турындагы ышануларга нигезләнгәннәр Башка халыклардагы кебек үк, хәзинәләр темасына багышланган хикәятләр татарлар арасында да кин таралыш тапкан Алар, гадәттә, курганнар, тау куышлары, каберлекләр, күлләр һ. б топонимнар белән бәйле рәвештә сөйләнә Хикәяттә сурәтләнгән хәзинәнең ишерелү мотивлары төрлечә булуы мөмкин Бер очракта хәзинә дошман кулына төшмәсен өчен ишерелгән дип аңлатыла. Мәсәлән, халык арасында Иван Грозный Казанны алганда Казанбайлары үз малларын Кабан күленә ташлаганнар дигән ышану яши. (Бу риваятьне революция белән бәйле рәвештә лә сөйлиләр 1 М Гафуринын халык риваятьләренә нигезләнеп язылган «Хан кы зы Алтынчәчхикәясендә Алтынчәчнең әтисе дошман яулары килгәч. -эшненахыры начар булачагын белеп, үзенең хәзинәсендә булган алтын-көмешләрне, жәүһәр-якугларны- тау куышына яшерә. Хәзинәне явыз ният белән, комсыз, саран ханнар, бай лар якын кешеләренә эләкмәсен өчен яшерүләре дә мөмкин М Д Чулковнын XVIII гасырда чыккан «Абевсгс русских суевир» исемле китабында татарлардан язып алынган бер риваятьтә: «Биләр патшасы бик бай булган. Аның сугышып алган хәзинәсе чиксез икән. Ул байлыкны үзеннән калган балаларының саклап тота алуларына ышанмаган. Шуннан соң ул бер биек багана куйдырган. Шул багана астына бер бүлмә ясатып, бөтен байлыгын шунда төшереп, әфсен укып, бикләп куйган» диелә. Кайбер очракларда хәзинәнең күмелү сәбәбен юлбасарлар белән бәйле рәвештә дә аңлаталар. Гадәттә мондый хәзинәләргә «женнәр ияләшәләр» һәм байлык янына кешеләрне жибәрмиләр. «Менә инде, озак вакытлар үткәч, шул хәзинәләргә женнәр ияләшкәннәр. Аларны алырга барып, әллә никадәр кешеләр һәлак булганнар». Күмелгән байлыкны мылтыклы солдатлар яисә куркыныч жанварлар саклавы да мөмкин: «Анда кулына мылтык тоткан солдатлар каравыллап торалар икән. Алырга теләгән кешеләрне якын да жибәрмиләр ди», яки: «Кайбер кешеләр ул хәзинәне алырга ниятләп, жир астына төшкәләгәннәр. Алар хәзинәгә якынаю белән, хәзинә янында бер кара эт күренә икән, ди. Ул эт хәзинәне урларга килүчеләргә ташлана икән, ди. Этнең коточкыч тавышы караюларны борылып китәргә мәжбүр итә икән, ди. Шулай итеп, хәзинәне алырга баручылар, эт тавышыннан куркып, кире кайталар икән дә, кайткач гакылдан язалар икән, ди». Күп очракларда хәзинә үзе дә жанлы персонаж итеп тасвирлана. Ул яшерелгән урыныннан (курган, каберлек, тау куышы һ. б.) төрле рәвештә, гадәттә, йорт хайваннары (әтәч, сарык, ат һ. б.) кайбер очракларда кеше рәвешендә чыга. Нинди генә кыяфәттә булмасын, хәзинәне алыр өчен башта аңа сугарга кирәк: «Күп заманнар үткәннән соң, бу алтын шунда калып жанланган да, теләсә нинди сурәткә кереп жир өстенә чыгып йөргән, имеш», яисә: «Ул йә әтәч, йә кеше формасында чыга икән. Шуны тибеп жибәрсән, ул чәчелеп китә икән». Татар халкының борынгы ышануларга нигезләнгән риваятьләрдәге сюжетлар һәм мотивлар күп төрле һәм, әлбәттә, аларнын барысына да бер мәкалә кысасында гына тулы анализ биреп булмый, без бары тик аеруча таралган һәм типик булганнарына гына тукталып үттек. Әмма алар аша борынгы риваятьләрнең кайбер жанр үзенчәлекләре, бу төр әсәрләрдәге образлар, сюжетлар һәм мотивлар турында билгеле бер фикер йөртергә була. Күренгәнчә, тикшерелгән хикәяләрнең төп геройлары (Алып, Кисекбаш, Хәзинә. Сихерче карчык һ. б.)—ярым мифик персонажлар һәм бу яктан борынгы ышануларга нигезләнгән риваятьләр әкиятләргә, легендаларга, аерым очракларда, ияләр турындагы хикәяләргә охшаганнар. Шул ук вакытта аларда риваять жанрына гына хас үзенчәлекләр дә бар. Әкиятләрдә вакыйга “борын-борын заманда, ниндидер бер патшалыкта барса, риваятьләрдә исә конкрет бер тарихи чор (мәсәлән Казан ханлыгы), яки вакыт (Иван Грозный Казанны алганда) тасвирлана. Риваятьләр, гадәттә, конкрет бер урынга, обьектка бәйле рәвештә сөйләнәләр. Легендаларда сүз гомумән елгалар, таулар, агачлар турында барса, риваятьләр "Идел елгасының Ширбәтле авылы янында аккан жире”. «Мәчкәрә авылы буендагы тау», «Көек авылы янындагы урман» һ. б. белән бәйләнгән. Әкиятләрдән аермалы буларак, риваятьләрдә тасвирланган вакыйгалар булган эш, булган хәл дип исәпләнелә. Дөрес, ияләр турындагы хикәяләр дә шулай кабул ителәләр. Әмма ияләр турындагы хикәяләр, гадәттә, сүз сөйләүче үзе күргән вакыйгалар һәм образлар турында бара (Су анасы, Шүрәле, Абзар иясе. Бичура һ. б ). Риваятьләр исә элек, күп очракта бик борынгы заманнарда булган хәлләр турында сөйлиләр. Шуна күрә риваять сөйләүче тыңлаучыны ышандыру өчен күп очракта ниндидер «дәлил» дә китерә. Гадәттә ул борынгы бабалар авторитетына таяна һәм сүзен «Әти шулай дип сөйли иде», «Картлар әйтәләр иде» дип башлый. Мондый дәлилләүләр риваять жанрының бер билгесе булып исәпләнә. Йомгак ясап шуны әйтергә була, борынгы ышануларга нигезләнгән риваятьләр татар халкының борынгы фикерләү формаларын, дөньяны, тирә-як табигатьне һәм тарихи үткәнне ничек күзаллавын чагылдырган кыйммәтле мәгълүматлар тупланган чыганаклар булып торалар һәм шул жәһәтгән үзләренең әһәмиятләрен югалтмыйлар.