БЕЗНЕҢ РӘИС
Якты-моңсу хатирәләр Яшел калсын яшьлек еллар төсе.— Агач утыртабыз өмә ясап.— Кошлар моңы сарган яшь чыршылар. Ак каеннар саф-саф булып баса. Күңеленнән, бәлки. Аксубайның Урманнарын сагынып, үсмер чагын. Шәһәр комиссары Рәис Беләй Карап йөри барын; сыйпап уза һәр куакның бөре-яфракларын... ҖИТМЕШЕНЧЕ елларның башларында ук кырыкмаса-кырык төрле мәшәкатьләр арасында язылып, Гөлназым каласында» исемле поэмама кергән бу шигъри юлларны һич кенә дә оныта алмыйм. Ник дисәң, Кама-Чулман төбәгендә генә түгел, бөтен илдә-көндө шаулап узган ул игелекле еллар бик тә хәтергә-калебкә сеңеп калганнар шул. Әйтерсең лә, борынгы Болгар иленең биләмәләреннән булган Яр-Чаллы төбәгендә ниндидер галәмәт дәү, куөтлекодрәтле, тылсымлы учак якканнар да. аның чаткылары безнең ул чактагы державага гына түгел, башка мәмләкәтләрнең дә ерак почмакларына ук чәчрәп торалар... Бу учак тирәсенә якты-яман ният-максатлар белән кемнәр генә һәм кайлардан гына килмәгәннәр. "КамАЗ" атлы автогиганты, яңа ак каланы, гаилә-көнкүреш бәхетләрен яки фаж,игаләрен һөж,үм-штурмнар белән төзегән еллар бу. Көннәрен дә. төннәрен дә аяклардан резин итекләрне салмый балчык, бетон, комлы чуерташ измәләрен изгән еллар. Елгыр елга ярларында төрле телләрдә дәртле-моңлы җырлар һәм... ихлас сүгенү сүзләре яңгырап торган еллар... Төзелешләргә җитәкчелек итү өчен ул елларда оештырылган «штаблар»ның исәбе-чуты булмагандыр. Һәр төзелеш яки монтажлау идарәсе үз һөнәри вазыйфасын башкара, әлбәттә, аның үз оператив штабы бар. Олы төзелеш объекты кору өчен бергә хезмәттәшлек итүче, һәртөрле «подрядчик»ларның, -субподрядчик»ларның гамәлләрен координацияләүче олы штаблар да фәлән кадәр. «КамАЗны бөтен ил төзи!» дип тикмәгә генә кычкырмыйлар иде ул елларда. Купшы-кызыл сүзләрне сагына бу агай, димәгез, моны шуның өчен генә өйтәм— куәтле автомобиль заводын безнең төбәктә төзергә кирәк, дип. алтмышынчы елларның соңында Компартиянең Үзәк Комитетына җитмештән артык гариза-хат килә. Һәр бытбылдык үз сазлыгын мактый, дигәндәй өлкә җитәкчеләренең һәрберсе автогигантны үз биләмәләрендә төзеттереп илгә-көнгә таныласы дөньяны шаулатасы килә Әмма ул елларда безнең өлкә комитетын җитәкләгән Фикърәт Әхмәтҗан абзый улы Табеев дәгъва белдерүче хакимнәрнең барысыннан да әрсезрәк елгыррак, дәлиллерәк булып чыга. Ул Татар иленең куәт мөмкинлекләрен державага хуҗа агайларга, аеруча шөһрәткә бик тә ымсынучан булган Л.И. Брежневның үзенә үк бәйнә-бәйнә санал чыгып күрсәтте Менә шулай. Табеевнең -кайнар башы аркасында», автогигантны Татарстанда төзергә, дип. Үзәк Комитет һәм Совет хөкүмәте конкрет карарлар чыгаралар Бу тарихи төзелешкә асылда, компартия үзе җитәкчелек итте, дисәк, инкяр итүчеләр булмас, шаять Үз сәяси табигатенә, үз хакимлек дәверенә, ысул-чараларына хас һәртөрле шаулы-мавыктыргыч чакыру, өндәмәләр, хәҗәтле-хәҗәтсез купшы шигырьлозунглар белән берәүләрне күкләргә чөеп мактаулар, икенчеләрен каты шелтә—«строгач», хәтта партбилетын тартып алу белән куркытулар һ.б.ш. чаралар, ысуллар белән компартия төзелешләрнең барышын әйдәклөп, шуңа халыкны рухландырып, ашыктырып, оештырып торды к, төзелешләрнең дә төп штабы— идарәнең төп стратегик рычаглары әлбәттә, партиянең шәһәр комитетында иде Ә бу зур комитетка, әлеге илкүләм төзелеш башлангач та, 1969 елның көзендә үк беренче секретарь булып Рәис Кыям абзый улы Беляев җибәрелде Дөрес. Чаллыга партиянең Үзәк Комитетыннан да. өлкә комитетыннан да вәкилләр өзлексез килеп тора, держава тормышының тегебу тармагы өчен җаваплы булган секретарьларның да эзләре суынып өлгерми, алар еш кына идарә рычагларын үз кулларына алгандай булып, төзелешнең барышына, финанс экономик, социаль, милләтара һәм иҗтимагый хө/тәхвөлләргә үз өлешләрен кертергә тырышалар яки шундый биреп. Хрущев ыяфәттә йөриләр иде ләкин илдә көндә башка мәшәкатьләр да аз түгел шул—озаклап Чаллыда утыра алмыйлар «Катгый күрсә гмөлөрен һәм Брежнев заманнарында гадәткә кергәнчә, мул итеп сыйланалар да. алар киткәч көндәлек даим оператив җитәкчелек, чутлап бетергесез нужа проблемалар, чишәсе төеннәр, үрлисе үрләр шәһәр комитеты өстене авып кала УЛ ЕЛЛАРДА Рәис Беляевнең эш көне иртәнге 6 да ух башланыр иде. Күпчелек төзүчеләр кебек үк язларын көзләрен ул аякларына резин итекләрен, кышларын—киң балтырлы киезитеклөрен өстенә билле билсез сарык тиреле тунын кияр дә «мөһим объектларга чыгып китәр. Машинасын шактый еракта читтә калдырып җил җил атлап корылмалар мәйданына узар Урта буйлы нык таза бәдәнле әмма җиңел сөякле, киң маңгайлы, коңгырт зур күзле алчакачык йөзле, шаулы-көр тавышлы бу ир-егетне объектларда күп төзүчеләр шаулы-мавыктыргыч чакыру, өндәмәләр, хәҗәтле-хәҗәтсез купшы шигырьлозунглар белән берәүләрне күкләргә чөеп мактаулар, икенчеләрен каты шелтә—«строгач», хәтта партбилетын тартып алу белән куркытулар һ.б.ш. чаралар, ысуллар белән компартия төзелешләрнең барышын әйдәклөп, шуңа халыкны рухландырып, ашыктырып, оештырып торды кыяфәттә йөриләр иде ләкин илдә көндә башка мәшәкатьләр да аз түгел шул—озаклап Чаллыда утыра алмыйлар «Катгый күрсә гмөлөренPimc Беляевның КПССның Яр Чаыы шоһор комитеты беренче секретаре булып ниләгон вак ыты үз кеше итеп өлгергәннәр инде. Ул, әйткәнемчә, кешеләрнең эш урыннарына үзе барыр, кирәк икән, түбәләргә, манараларга, кран кабиналарына үрмәләр, котлован-чокырларга шуа-сикерә төшәр. Ихлас- садә тавыш белән ерактан сәлам бирер, исәнләшер, җай булса, беркемне аермый күрешеп чыгар. Ул бик җанлы әңгәмәче, ләкин елмая-көлә үзе генә сөйләмәс, ихлас зиһен салып, түземлек-сабырлык белән башкаларны тыңлар, аеруча аларның гозерләрен, хаклы таләпләрен күңелендә калдырыр, мөмкин икән, якын тирәдә ул үтенечталәплөрне үтәрдәй җаваплы кеше бар икән—шунда ук аңа үзенең конкрет сүзен-хөкемен әйтер яки югарырак утыручы кемгәдер бу йомышны җиткерәсен вәгъдә итәр яисә гади эшчеме ул, идарә хуҗасымы, участок начальнигымы, фәлән көнгә һәм фәлән сәгатькә шәһәр комитетына килергә чакырыр... Яр-Чаллыда «хуҗаларга эләгер өчен чиратларга язылу» тәртипләре бөтенләй юк иде, диярлек. Төзелешләрнең Баш берләшмәсе— «Камгэсэнергострой-да да. шәһәр Советының башкарма комитетында да. «горком-ның үзендә дә турыдан-туры эш киемендә килгән кешеләр иртәдән кара төнгәчә мәш киләләр, бәхәсләшәләр, көлешәләр, өстәлләр, тәрәзә төпләре җитмәсә, бер-берсенең аркасына яки стеналарга «чәпәп» фәлән-фәсмәтән кәгазьләргә имзалар салалар, мөһерләр басалар... Игелекле ыгы-зыгы, иҗади эш атмосферасы—үзе бер сөенеч бит ул. үзе бер матур мәйханә! Фикерталпынулар. ният- ашкынулар, ихлас бәхәсләр белән балкып торган йөзләрне күреп яшәве—үзе бер җан рәхәте. Әй, замандашларым, олы, якты максатлар, игелекле эшләр белән мәшгуль булганда нинди сөйкемлеләр, ягымлылар, куәтлеләр-дөртлеләр. тыйнак баһадирлар, гади бөекләр бит сез! Кама- Идел буйларында барган төзелешләр сезне калалы, балалы, бакчалы, акчалы итеп кенә калмады бит, сезне әнә шундый асыл сыйфатлар, рухи бизәкләр белән дә балкытып алды, шөкер. Зур эшләр гомер- гомергә Кеше булган кешеләрне зурлаган, гали, камил иткән шул!.. Ә «беренче комиссар» Рәис Беляев үзе, өнә шулай, иртәләрдө «объектларга чыгып китеп», күп нәрсәне үзе күреп, күп хәлләрне үзе ишетеп кайтканнан соң, иртәнге ашын ашап алыр да, төгәл сәгать 9 га, җиңелчәрәк киенеп, шәһәр комитетына, эш бүлмәсенә килер иде. Баскычта ук әллә кемнәр белән күрешеп-сөйләшеп уза. кемнәрнеңдер аркасыннан кага, кемнәрнедер орышып ата. Кабул итү бүлмәсендә аны көтеп утыручыларның яки бөтенесен дәррәү үз бүлмәсенә әйди, яки теге-бу иптәшне үзе үк култыклап алып кереп китә. Эзлөнүчөн акыл, гыйлем, хис-тойгылар көрәше белән төзек-тыгыз пружинадай тартылып-сузылып торган хезмәт көне төнге караңгыларга кадәр дәвам итә. Әнә шул елларда ук «Беляев әйтсә—булды!» дигән гыйбарә Чаллы халкы теленә кереп өлгерде. Рәис чордашның ул еллардагы фидакяр эшләрен санап чыгуны язманың соңынарак калдырып, сүз сөрешенә, мантыйк-логикага хыянәт итмәс өчен баштагы шигъри юлларга, ни өчен Рәиснең поэмага килеп керү сәбәпләренә борылып карыйк әле... Чаллы халкы үзе шаһит һәм хәзер дә сөенеп-хозурланып бетә алмый: бездә һәртөрле чуар, ашлы-ризыклы. җырлы-биюле эш өмәләре еш уздырыла иде. Мондый өмәләрдә бушлат-фуфайкалар, олы-олы бияләйләр, җылы бүрек, кепкалар киеп Компартия өлкә комитетының беренче секретаре Фикърәт Әхмәтҗан абзый улы Табеев, төзелеш берләшмәсе начальнигы, легендар Евгений Никонорович Батенчук һәм, әлбәттә, Рәис Беляев үзләре дә еш катнашалар иде. Без яңа калабыз урамнарына, зур йортлар, яңа мәктәпләр алларына төрледөн- төрле агач-куаклар утырттык. Барыбыз да шатлар, көләчләр, хыялыйлар. Шундый өмәләрнең берсендә Рәис Беляевнең моңсу елмаеп сөйләгәне хәтергә уелып калды: Бөтен шәһәрне сад-бакчага әйләндерәбез әле. Алмагачлар. миләшләр, юкәләр, сиреньнәр чыршы-наратлар. өрәңгеләр утыртабыз әле Безнең шәһәрдә бала-чага гына түгел, чәчәкле-чуклы. җимешле куаклар да шаулап үссен. Төзелеш берләшмәсенең оператив бүлегендә эшләрем никадәр киеренке тыгыз булмасын, мин шул чакларның сөенеч-көенечләрен чагылдырырга тырышып, шактый күләмле поэмамны яздым Шуңа күрә дә Батенчук белән Беляев поэмама килеп керделәр Күңеленнән, бәлки. Аксубайның Урманнарын сагынып, үсмер чагын. Шәһәр комиссары Рәис Белей Карап йөри барын, сыйпап уза Һәр куакның бөре-яфракларын Рәис Беляевнең чынлап та бик эчкөре Аксубай урманнары арасында үсүенә, табигатьне, моңны-җырны бик яратуына бер ишарә булган бу тезмә юллар мине өледөн-әле якты истәлекләргә романтик егет чакларыбызга ук алып китте ГАСЫРЫБЫЗНЫҢ илле дүртенче елы Җете кояшлы, җиләк җимеш өлгереп тамарга торган июль аеның ахырлары Без заманында -Мурзиха затоны» дип йөртелгән, тик бу затоннан хәзер инде бер бәләкәй дебаркадер гына калган кыек-мыек бинадан мең бәлаләр белән билетлар эләктереп. Кама-Идел буйлап Казанга йөзүче пароходка кереп кысылдык Без дигәнебез—ул чакта әле чем кара, бөдрә чәчле карсак буйлы, әмма яшь сарык тәкәседәй җитез-елгыр. бик тә җор- мут телле, бераз сакаурак яшь егет Хәмзә Зарипов аксыл чәчле зәңгәр йолдыз күзле, көлөч-якты йөзле, киңчә урта буйлы сеңелкәш Кояш Тимбикова һәм мин. пароходның иң түбән палубасында аунап, тәгәрәшеп яткан мичкәләр тирәсенә тап булдык Кара, үзенә иш күрептер, мөгаен, күңеле белән сизенепме, безнең янга сары-сырлы вельвет пинҗөк кигән киң җилкәле, урта буйлы, тере-йомры коңгырт күзле, авызы гел елмаерга, ерылырга әзер торган көлемсәр егет тә килеп кушылды Без Кояшның исеменнән көлдек инде көлүен: «Синең исем мәҗүсилек заманыннан ук калган икән, сиңа дин сабагы укырга да, тәһарәт алырга өйрәнергә дә туры киләчәк»,—дип. яшь тайлар сыман кешнибез Әлеге ерык авызлы мосафир егетнең дә исем шөрифлөре сәеррәк икән: исеме Рәис (җитәкче, председатель, янәсе), ө фамилиясе—Беляев имеш, без ул чакта уйлаганча, урысча икән бит1 Хәер, без ул чакта ук азмы-күпме ишеткәнбез инде, мишәр татарларында да нинди генә исем-шөрифлөр юк* «Абрамов» яки «Казаков» диләр, син боларны йә яһүди, йә урыстыр, дип уйлыйсың инде, ө алар Кыям яки Ибраһим атлы мишәр «әзи»лөре булып чыга Дөньясы гел буталып торгач, язмышлар да бутала, исем-шөрифлөр дә ватыласына икән шул.. Без дүртебез дә якташлар диярлек икән. «Чистай мишәрләре» дигән географик этник полосада-ЧЗер-берсөннөн өлләни ерак булмаган авылларда үскәнбез бертөрле үк ярлы шартларда ярлы мәктәпләрдә укыганбыз Телләребез—аерып алгысыз диярлек холык-фигыльләребездә дә уртак, охшаш сыйфат бизәкләр аз түгел, мөгаен Капчыклы-биштөрле апайлар-агайлар өерен ергалап, үзебезчө бераз иркенгөрөк. пароходның -койрыгына» чыгабыз Юкса, машина бүлегеннән өреп бөркелеп торган мазут-май исләре безне—иркен садә табигать хозурында үскән яшьләрне төчкертә, укшыта ук башлаган иде Чуен бүкәннәргә, каплап куйган җәйпәк көйме сыртларына чүмәшкән мосафирлар биредә дә ишле булса да. «койрыкта» 8. .к у • м & җиңелрәк шул инде: җилөс-дымлы һавасы ни тора да. җитмәсә— агымсуга, дулкыннарга карап барып була! Агымсулар тылсымлы бит ул. агымсуларга күз багу, дулкыннарны карап бару гамьле, хисле кешеләрне уйларга, моңнарга сала, ә безнең кебек яшьләрне—алсу, зәңгәр хыялларда чайкалдыра Без дүртебез дә Казанның иң мәртәбәле югары уку йортына— университетка укырга керергә ниятләгәнбез икән дә. язмышларның ниндидер бер борылышы безне шулай очраштырган Ул елларда университет кадәр университетка укырга узулары, һай, җиңелдән булмауларын, конкурсларның зурлыгын без дүртебез дә ишетеп беләбез, үзебезнең яшүсмер пошилар сыман ышанучан, алданучан авыл яшьләре булуыбыздан, урысчаны чамалы белүебездән куркынып, пошынып, шикләнеп тә куябыздыр—әмма җилкенгән күңелләрнең җилкәннәрен һич шиңдермибез, юк, сүрелдермибез: университет безнеке булыр! Рәис Беляевнең үрләр кыясы безгә караганда җайлырак, җиңелрәктер тоела әле. Ул университетның нәкъ менә Ленин укыган юридик факультетына керергә хыялланып үскән. Димәк, биш кенә фәннән ■ сынау тотачак. Ә безне—Хәмзәне, Кояшны вә мине, тарих- филология факультетына керергә үрсәләнүчеләрне җиде сынау мәйданында, җиде фән әйләнәсендә йөгертәчәкләр тирләтәчәкләр бит! Ул инша-сочинение дигәнен урысча да яз. татарча да яз. географияне дә бел. тарихны да, чит ил телен дә бел. Әй. Ходай гынам, безгә, сугыш асты балаларына, ул ярлы еллардагы ярлы мәктәпләрдә урысчасы да такы-токы гына эләкте бит аның. Белемле укытучылар сирәк иде. Дөрес. Рәиснең урысчасы да безгә караганда елгыррак, төзегрәк, сүзләр янчыгы да «симезрәк». Ул соңгы дүрт-биш елын үзенең Шөрбән авылыннан элеккеге район үзәге Мамыкка йөреп, урыс мәктәбен узып чыккан. Хәер, мин үзем дә үзебездәге Алпар мәктәбе «мөдәррисе» Шәфыйк абзый Саттаровка «үз кеше- була алмаганга, сигез чакрымдагы Колбай-Мораса мәктәбенә йөреп укыдым Әмма татар мәктәбенә. Тик бер генә ел шул. бер генә ел. Әмма шул бер генә елда да ул йөреп укуларның бар газапларын тәнемдә- җанымда татыдым мин. Аеруча язгьнсөзге пычракларда, икмәк кыерчыгына да үтә кытлык чакларда... Икебез дә өнә шул михнәтләрне охшаш кичергәнлектөндер. шәт, без Рәис белән туганнарча якынаеп киттек Иске пароходның олы көпчәкләре шапор-шопыр суны кыйный- кыйный безне Казанга алып барырга ашыга. «Койрык* артында көчәя төшкән яшькелт-соргылт дулкыннар тирә-яктагы ярлар, тугайлар, үзәнлекләр тарафына йөгерешеп, таралып кала. Офыкта галөм-күкнең олы бер өлешен алтын нурларга чумырып сүрән кояш баеп бара. Хуш, хәерле көн, хушыгыз, дулкыннар. Сез бездән аерыласыз инде, еракларга тәгәрәп югаласыз... Без дә шулай садә яшьлегебез белән аерыла- аерыла Тормыш атлы дәү университетның да сынауларына тап булырбыз бит Сынатмабызмы? Иртәнге таң безнең өчен сөенечләр белән сирпелсен икән. Алдагы киләсе көннәр безнең дә миһербанлы эшләребезгә сөенсен икән. . Йә. Ходаем, тел ачкычлары бир син безгә, акыл-гыйлемеңнән мәхрүм итмә. УЗДЫК БЕЗ кабул итү сынауларын, бик әйбәт уздык. Атна-ун көн элек кенә тозсыз кычыткан да. ат кузгалагы белән тамак ялгаган авыл яшьләре мәшһүр университетның шәкертләре булып әверелдек. Имтиханнарда чынлап та сынатмаганбыз, безгә дәүләт үзе үк стипендия дигән сәдака биреп, үзе укытачак икән! Әй, язмышларның уртак килүе, диген син. Дүртебез дә шул ук пароходның шулай ук мичкәләр тәгәрәп-чайкалып яткан түбәнге палубасында берничә көнгә генә авылларыбызга кире кайтабыз без Ләкин инде Олуг Казан дәүләт университетының хаклы студентлары булып! Сөенечләрнең чиге юк! Кояш Тимбикова—кыз бала, тыйнак Ә без. егет җилкенчәкләр, безне тыңлаучының һәрберсенә мактанабыз да, горурланабыз. Кесәләрдә тел белән ялап куярлык та тиеннәр юк. әлбәттә Ну. агай-эне. бусы аның чепуха, менә бит без хәзер кемнәр һәм кемнәр булачакбыз әле! Бу юнәлештә дә Рәис Беляев янә бездән уздыра бит Шул ук мәхлук пароходның койрыгында зифа буйлы, тыгыз төнле бер ханымны култыклап алган да бу. - борчакны сибә дә. сибә...•■ Янәсе, ул Владимир Ульянов-Ленин укыган университетта аның эшләрен шәбрәк тә дәвам итәчәк әле! -Син үзең дә борчакны аз сипмәгөнсеңдер-.—димәгез. зинһар Әлегө. шөкер: бу якты дөньяда шаһитларыбыз, дус танышларыбыз да фәлән кадәр— университетта бик тырышып һәм әйбәт укыдык без. беребезнең дә -дәүләт сәдакасы», әлеге стипендиядән төшеп калган айлары-еллары булмады Дөрес, - шәһәрләшү процессын- шактый тарсынып, оялып, ярлылар булуыбыздан шактый ачынып, әмма, барыбер, кыю. әрсез һәм -үзебезчә- кичердек без. Тамаклар тук булганда, лекция-семинарлар арасындагы тәнәфесләрдә җай чыкты исә. университетның дәү дәү биналарын үтәли яңгыратып шәрран ярып җырлыйбыз без Әлбәттә, яшьтән күңелләргә сеңгән «авыл җырлары-ннан башлап җиффәрөбез! Аннары шул ук авыллардагы ярышларны, -бәләкәй сабантуйларын» сагыныптыр, мөгаен, берәр аудиториядә шабыр тирләргә батканчы татарча көрәшәбез Без яңа сабак тыңлыйсы әлеге -көрәш мәйданында- айгыр-биялөреңне пошкыртырлык тузан күтәрелә! Кайчакларда безгә дөрес бирәсе доцент, профессор мөгаллимнәр безнең бу «шайтан өермәсенә- керергә куркып борылып китә, кайсы-берсе кулъяулыгы белән авызын-борынын каплап, безне «Һай. бала-чага! Һай. шук малай кисәкләре1 Университет студентлары шундый буламыни инде...» ди-ди сукранып безне орыша. Санитарлык вазифасын башкарырга тиешле, өнә. Кояш Тимбикова. Нурия Закирова кебек кызлар бар барын да—аз шул алар Ул илленче елларда университетка керә алган кызлар чынлап та бик аз иде шул Аларның да күпчелеге—авыл кызлары тыйнаклар, галәмәт тырышлар оялчаннар. «иратларның кыланышларын- тыярга өйрәнеп үсмәгәннәр Аена бер тапкыр -хөкүмәт сәдакасы- бирелә торган көнне без үте ачыгып, тилмереп, төркем-төркем көтеп алабыз Ул көнне инде без. әлбәттә, үзара җыелышып та ылкынганчы— хәлдән тайганчы- ашыйбыз эчебез. дусларны, танышларны «кунакка чакырабыз- яки оөрелеп үзебез -кунакка барабыз-, бу дөньяның, галәмнәрнең нинди генә проблема-мөсьәлөлөре хакында фикерләр бүлешмибез дә бәхәсләш мибез, нинди генә «катгый хөкемнәр- чыгармыйбыз икән?' Гүяки бар дөньясын баштанаяк үзгәртеп куярга сөлөтлелөр. булдыклылар без Безнең хыяллар янартаулар сыман атылып-актарылып тора' Башка факультетта укыса да. иске дус вә якташ буларак. Рәис Беляев тә. әлбәттә,- гөл безнең арада Сәяси фәннәрдән, философиядән булган лекцияләрне дә без юрфак шәкертләре белен бергәләп тыңлыйбыз ич. берүк тулай торакларда урын булса^улмаса да бергәләп ауныйбыз Теге «ризыклы, бәхетле очрашулар- вакытында Рәис безгә ниләр генә сөйләп бетерми дә. үзенең нинди генә «маҗараларын» бәян итми1 Йөзеннән көмешле нур сирпелеп тора күзләре—йолдызлар, авыз—ерык Ул сөйләгәннәргә Хәмзә Зарипов һәрвакыт башын кыңгыррак салып, куллары белән һаваны кисөкисө һәм. гадәтенчә, мут елмаеп -хөкем чыгара- бара —Кареле, малай. Рәис шолай дип сүли бит Күр инде амьутка азгын коңелө теләгәнне булган халь итеп, йөгәнсез хыялын— чынбарлык итеп сүли бит. ө!. Рәиснең Хәмзә «хөкемнәренә" чеметем дө исе китми, үпкәләми, үчләшеп бәхәсләшми. Ачу саклый торган гадәте бөтенләй юк бугай аның. Үзе үк Хәмзә «хөкемнәренә- кушылып көлә. . Һәм тел тегермәнен җиде җилдә өйләндерә бирә. Ихласны язам, ачлы-туклы яшәү, кытлыкта «китап кимерү» күпчелек шәкерт халкының борынгыдан ук ияреп килә торган юлдашы-күләгәсеме икән әллә? Алардагы нигилизм чире дә. мөгаен, шуннан киләдер. Безнең дө - кояшлы яңгырдай- көннәр бик тиз узып китә—кытлык, моңсу уйчанлык, боеклык болытларын төяп, сөренле атналар янә килеп җитә. Без студентлар булган илленче елларда әле безне эшкә чакыру тәртибе дө. -төзүче отрядларда. безгә махсус кием бирүчеләр дө юк иде Авылларыннан, тугантумачаларыннан ярдәм алучылар да берөн-сөрөн генә булгандыр. Кайсыбызга булса да авылдан йә берәр каклаган каз да. битеңә сыйпап туя алмаслык хуш исле йон оекбаш килеп төшсә—ат алгандай куанасың, очынасың инде! Һәм тизрәк шатлыгыңны, бүләк ризыкны сабакташларың белән уртаклашырга ашыгасың... Әлеге «дәүләт сәдакасы» бик тә кысмыр-кысынкы. тулай тораклар җитми, уку йортларына Казанның үзеннән түгел, читтән-ягадан килеп кергән шәкертләрнең күбесе кая түзә алса—шунда яши. берәр подвалның яки чарлакның «бүлмә» дип аталган почмагына тап була алса да—«сәдакасының» яртысын диярлек өнө шул -торак өчен түли...- Без ул елларда бер тәүлек ач торуларны «повесть укыдым» дип кенә җиффөрәбез. ө -роман» яки «эпопея уку-ларга мәҗбүр булсаң инде—хәлләр харап, мәдөт-куөт китә, күзләрдә—нур бетә. Һич оныта алмыйм: безнең арабызда ачлыктан -тавык күзе- дигән чирдән интегүче сабакташлар да шактый булды ул елларда. Көн саен диярлек һәрберсе сәгать ярымга сузылган сигезәр лекция тыңларга кушалар. Өстәвенә, хәрби кафедра ир-егетләрне шап та шоп -маршировать» иттереп, иске-москы пистолет, автомат, пулемет- минометларны чистарттырып, майлатып -совет офицерлары* булырга хәзерли Алда чираттагы семинарлар, зачет-имтиханнар, укып чыгарга, хөтердө-зиһендө калдырырга тиешле китапларның исәбе-саны юк... Кичке эңгерләргә кадәр сузылган шул шөгыльләрдән тәмам арып, «фатир» дигән почмагыңа ашыгасың. Күзләр тонган, корсагыңда—бар әгъзаларыңны талап-суырып бүреләр өере улый «Ярты кирпеч икмәк калган иде Баштук шуны кипяток белән сугып куям әле!—дип. ашыгып-колкынып иске тумбочкадагы -холодильнигыңа- ябырыласың— бәй. җилләр искән инде, сабакташың аны -сугып куйган» Яки мондый • сюрприз-сөенечлөр» дө еш кабатлана торган иде: яңарак күлмәгемне яки чалбарымны киеп, йә берәр концертка, йә якташлар, дус танышлар янына барып кайтыйм әле—дип җыенасың. Юынасың, кырынасың. Теге «яңарак» күлмәкне яки чалбарны куйган урыныннан карыйсың гаип булган инде, каһәр, юк булган Сабакташларыңның берәрсе аны киеп, ыспайланып каядыр йөгергән инде. Хәзер син дө башка сабакташларыңның сиңа яраклырак, чистарак, яңарак күлмөк- чалбарын эзли башлыйсың. Шөкер, үзара үпкәләшү, битәрләшү, этләшү^ юк. Заманы кытлык иде шул, аннары, мохит-даирө дө шундый: бары бергә, югы—уртак, дигән яшәү рәвешенә без нәкъ менә шул, студент елларында тәмам өйрәнеп, күнегеп җиттек. Инде менә олыгайгач та шул хәләхвәлләрне искә төшерәбез дә. сагыш- моң белән елмаеп куябыз, гомер бакый сабакташларны якын итеп, сагынышып яшибез, очрашкан тәкъдирләрдә сөйләшеп туя алмыйбыз.. РӘИС БЕЛЯЕВ тә безнең кебек үк ярлы-ябагай шартларда укыды, шул кабул итү имтиханнарына киеп килгән сары-сырлы вельветкасы белән дүртенче курска җиткәнче «балкып» йөрде Соң, Ходаем. Рәиснең әтисе—бик тә ишле гаилә белән яшәүче Кыям абзый, нибары башлангыч мәктәп мөгаллиме, ул кысыр елларда «олы шәкерт» Рәискә кәчтүмчалбар яки пальто-бишмәт алып бирерлек акчаны каян юнәтсен? Ни кытлык-кыенлыклар булмасын, иманлы максатлы яшьлек, барыбер, якты үрләргә таба аргамактай җилкенеп, йөрәген-җанын ярсытып, хыял белән дә канатланып ыргыла, михнәт-газап баткаклыкларын һаман алга томырылып, ашкынып уза! Һәм без дә «шөһәрнекелөр»дөн бер дә калышмаслык итеп, урысча -глаголить» итәргә дә, тибә-чүгө биергә дә, зур залларның идәннәрен дер селкетеп -танцыларда бөтерелергә» дә, хәтта башкаланың шактый укымышлы, азгын-дөртле «чеп-чи марҗаларын» култыклап йөрергә дә өйрәнеп җиттек «Ходай җан биргәнгә—җүн бирер» дигәндәй, акча эшләү җайларын да җайлый барабыз Ял көннәрендә, каникулларда яки олы журнал күтәреп безнең исем-шөрифлөрне билгеләп торучы группа старосталарына «күпне күрмәскә» боерып, лекцияләрдән таябыз да. вагон, баржалар бушатырга йөгерәбез И-й, Ходаем, ул елларда никадәр цемент, алебастр, известь, тоз, шикәр, кавын-карбыз. агач, ташкүмер бушаттык икән без?! Бергә өеп күрсәтсәң, шәт, билләһи. Кавказ тауларыннан бер дә карсак булмас иде бит Кайчакларда тузан-керне мунчада да юып бетереп булмый, авыр эш белән изелгән төннәрне ятактан күтәрүләре мең газап—әмма күңелләр көр. иң мөһиме, кесәләр кысыр-буш түгел! Доцент, профессорлардан да уздырып киенә башладык Безнең күбебез басылып уку гына түгел, һич бетмәс җәмәгать эшлә[1енө дә йөгереп сикереп чумдык һәртөрле студия-хорларда җырлыйбыз, биибез, спектакльләр куябыз, агитбригадалар оештырып авылларда лекцияләр укып, концертлар куеп та кайтабыз Җыелыш, диспутларның да чуты юк. Аларда «коммунистик, комсомолларча принципиальлек белән» кемнәрнедер, ниндидер -буржуаз чирләре, хаталарны» пыр туздырабыз, шыбыр тиргә батырганчы, тәмам «тәүбәгә китергәнче- үз сабакташларыбызның да. әйтик, асыл-асыл шигырьләр язучы, әмма лекцияләрдән унар көнләп югалып, ниндидер «маҗаралы сәяхәтләрдә йөрүче- Әхмәт Рәшитовның -персонал эшен, тәртибен тикшерәбезРәис Беляевне инде әйтәсе дә юк—ул комсомол эшендә янып- дөрлөп йөри. Башта үзенең факультетында, аннары бөтен университетта яшьләрнең чын-чыннан әйдәп баручысына, бөркет канатлы, ышанычлы көр тавышлы «трибун комиссары»на әверелде Кайларда гына чыгыш ясамый да. кемнәрне генә үз авызына каратмый бу -мишәр малае!» Куелган мәсьәләләрнең асылын, төп бурыч-проблемаларын дөрес һәм комплекслы аңлап, нөкь менә студент яшьләрнең үз тормышыннан мисал-дөлиллөрне чумырып ала-ала. ихлас ялкынланып сөйли, конкрет фикер хөкемнәрен әйтә, тәкъдимнәрен кертә Нөкь менә шул елларда безгә политэкономия фәнен укытучы доцент, соңрак университетның профком рәисе Фикърәт абый Табеев Рәис Беляевнең «потенциаль учакларын» күреп-бөлеп алды бугай, һәм аның аргы адымнарына, үсешенә, язмышына, җитәкче шәхес булып күтәрелүенә һәрдаим ярдәм итеп торды, остаз өлкән абыйсы булды БЕЗНЕ ул иллөнчө-алтмышынчы елларда югары уку йортларында чынчыннан -совет интеллигентлары», «икеләнүсез идеологлар», марксизмлөнинизмның «югары квалификацияле пропагандистлары- итеп тәрбиялиләр, үстерәләр иде Бу юнәлештә, шөкер, бездән таләпләр зур Без. әлбәттә, яшьтән үк Ленин белән Сталинны дөньяның иң бөек, иң акыллы, иң мәрхәмәтле, иң белемле, иң даһилары итеп санарга күнөктерелгөн. малай чактан ук - Октябрьдә туганнарның Ленин була съездагы бу тәвәккәл, бу гаярь чыгышы ил-көн сыкраган, хәтта -өлкән вәзирләр» дә авызын-борынын «томалаган» державада кинәт, көтмәгәндөуйламаганда, көчле яшен яшенләп, күк күкрәп, ж,ылымса яңгыр явып узгандай истәлекле сәяси вакыйга булды. Әйткәнемчә, Маркс-Энгельсларга, Ленин белән Сталинга балачактан ук мөкиббән китеп яшәгән, аларны пәйгамбәрләрдән өстен күргән без, «кызыл студентлар» арасыннан, әйтерсең, шул яшеннән кызу, тылсымлы-көйдергеч ташлары шартлап-чөчрөп узды да. без телсез, өнсез калдык, бер-беребезгә күтәрелеп карарга да ж,өръәт итә алмый интектек. Безнең «олы- максатидеалларның, фанатик садә ждннарның бер биек-биек кыясы гөрселдәп ишелеп төште, кайсыдыр бик тә кайнар тойгыларыбыз-хисләребез. көтмәгәндә бозлы су китереп бөргәндәй, тәннәрне тинтерәтеп, пыхылдап сүнде. Күкрәкләрдән пар-көл өермәсе булып газаплы зар өннәре ургылды бугай. Җаннар сыкрап сызланды, бәгырьләр телгәләнде Марксизм-ленинизм. Ленин-Сталин дигәндә, без. тарихчыфилологлардан күпкә «кызылрак- булган юрфак студентлары, шул исәптән, әлбәттә, Рәис Беляев тә Сталин символы. 'Юлбашчы* һәйкәлләре ж,имерелүне үтә газапланып, үтә авыр кичерделәр. Элегрәк без шул «артык кызыл булулары өчен, юристлар алар профессиональ шымчылар булырга тиеш, эзләсеннәр дә— тапсыннар!»—ди-ди, юрфактагыларның пешкән ашларын кухнядан урлап чыккалый идек. Барыбызга да Хрущев китергән уртак аянычтан соң, безнең тарихчы егетләр бу «кызык итү- йоласын ташладылар... Тормыш, тормыш, реаль кырыс, күп очракта кешенең үзенә, аның акылгыйлем. ихтыяр куәт-кодрәтләренә бөтенләй бәйсез, үзсүзле тормыш. Нишләтәсең, Тарихның, Табигать-Хәятнең теге-бу тәгълиматларга, вакытлы законнарга, иң көчле шөхеслөр-даһилар ихтыярына да буйсынмый торган үз кадими, бакый кануннары, үз агылышы бар икән шул аның. Шәт, нәкъ менә гомерлек «әлмикабле хәтаин-дыр ул, бабасы» яки «Син яшәсәң без яшәрбез, мәңге яшә, Сталин!- дигән купшыялган. шыр мәгънәсез, ахмакый-тилемсә мәдхия-гимннарны ихлас акырып үскән фанатик яшьләр бит инде. Шуңа күрә дә без марксизм-ленинизм теорияләрен, дәреслекләрен, һай. тырышып өйрәнәбез, аларның аеруча популяр кануннарын, кадими коръән Хафизлардан уздырып күзләрне йомайома яттан да ятлыйбыздыр, шәт. Тик, Ходайның бирмеш көне, дигәндәй, марксистик-ленинчыл философиянең (фәлсәфәнең, хикмәтнең) инкяр итүне инкяр итү (отрицание отрицания яки гарәпчә “Өлмикабле хөтаин» дип әйтелә) дигән кануны-категориясе VII гасырда ук Ислам дине тарафыннан расланган, кабул ителгән вә дәһри марксизм-ленинизмның үзен дә -сугып егарга» бик сәләтле, кодрәтле, бакый хакыйкать икән бит. Гомерлек булып хәтеремдә калган бер вакыйганы яңартып узыйм әле. Бу хакта сабакташым, инде танылган шагыйрь Әхмәт Рәшит тә үз хисләре, фикерләре белән бүлеште бугай... Безне физмат факультетының амфитеатрга охшаш бер тарихи аудиториясенә әйдәп. Сталиннан соң Компартиянең үзендә үк узурпатор булып алган Никита Сергеевич Хрущевның XX съездда ясаган -яшерен доклад-ын укыдылар. Бу «тарихи доклад»та. хәтерлисездер, Хрущев халыклар атасы Сталинның шәхес культын шактый фаш итте, фәлән- фәлән күренекле шәхесләрнең дә Сталин золымы белән корбан булуларын, фәләнфәләннәрнең Сталиннан өннәре алынып торуларын шактый дәлилләп сөйләде, киләчәктә партия гамәлләрендә мондый шәфкатьсез, миһербансыз ысулларны, чараларны булдырмаска ант итте диярлек. Тик, нишләтәсең, үзенең дә дистә-дистә еллар буена нәкъ менә шул Сталин кубызына биеп, өркеп яшәве, үзенең дә шул баш тиран кыланганча мәкер-хәйлә белән шактый райком секретарьларын зинданнарга олактыруы хакында әйтми узды... Әмма Хрущевның XX ягъни инкяр итүне инкяр итү... Шәт, Явызлыкның шәүләсе гомере буе хуҗасыннан калмый йөридер дә, теге явыз зат үлгәч тә аңа кара кәфен урыйдыр ул. СОҢРАК без. әлбәттә, Ленинның да шәфкатьле даһи түгеллеген киресенчә. «буржуйлар»ны күпләп аттырырга, -кызыл террор-лар күтәрергә, концлагерьлар ясатырга, большевикларның надан, тупас сөмсезлеген өнәп бетермәгән бик күп галимнәрне, хөрмәтле, талантлы зыялыларны чит илләргә кудырырга, сыра, шәраб эчәргә дә бик маһир азгын булганлыгын укып-ишетеп белдек Үчлек, хәйлә-мәкер, фетнә, переворотлар, узурпаторлык чаралары белән дәүләт хакиме булып алган шәхес— миһербанлы, риясыз кеше була алмыйдыр ул Тарихта андый мисаллар юк. Әнәтерәк. Троцкий. Зиновьев. Каменев. Бухарин дигәннәре дә бернинди -контрлар» түгел. Ленин белән Сталинга һәрдаим ләббәйкә кылып торырга теләмәгән үзбашлырак бәндәләр булган икән бит. -Бөек Октябрь революциясе» дигәннәре дә немец яһүдиләре коткысына бирелгән большевикларның халыкны алдап, кан- яшь койдырып, миллион мәетләр өстеннән йөгерә-чаба зур дәүләтнең хакимиятенә менеп утырулары гына булган икән... Ләкин., безнең яшь чактагы идеал-символларыбыз. ортодоксаль сәяси белемнәребез, карашларыбыз давыллы еллар агымында ничек кенә җимерелеп, үзгәрергә мәҗбүр булып тормасыннар—без коммунистик, социалистик идеалларга, принципларга тугрылар булып калдык Рәис Беляев исә аеруча шул идеал принципларга хезмәт итүдә төнен дә җанын да. гомерен дә кызганмады Чөнки бу коммунистик, социалистик идея-принциплар бөтен кешелекнең дөньяви омтылышларын, теләкләрен, максат-хыялларын чагылдыралар ич Әйтик, илдә-көндә Тигезлек, Татулык. Гаделлек идеалына ирешү, кешеләрдә хезмәткә, иҗатка, белемгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә, гарип горабаларга. туган-тумачаларыңа, илдәшләреңә, якташларыңа, сабакташларыңа, коралдашларыңа хөрмәт дуслык, шәфкать идеяләрен, сыйфатларын тәрбияләү начар димени91 Бәй, безнең Ислам дине дә. Коръән Көрим дә. Мөхәммәт галәиһиссәламның хәдисләре дә адәм балаларын шул идеалларга, шушы күркәм-асыл сыйфатларга әйди, миһербанлы иманга өнди, чакыра, үгетли ашкындыра лабаса! Һәм. шөкер, шул диннең тамчылары гына булса да әби бабайлар ярдәме белән безнең җаннарга балачактан ук сөңеп калган... Авылдашлары сагыну-сагыш аша елмаеп сөйлиләр әнә Рәис Беляев туган авылы Шәрбөнгө кайткан икән дә (инде комсомол өлкә комитетының беренче секретаре) «ызбаның» түр башында гадәтенчә, гармунын сыздырып утыра икән. Авылның дини егете, пәһлеван гәүдәле Идрис килеп керә дә - Ахшам вакыты җитте Шыңшытма гармуныңны, Рәис өзи. Намаз укыйсы бар»,—ди Һәм Рәис шыпырт кына гармунны яшереп куя Димәк, диннең илаһи да. дөньяви миһербанлы да тылсымлы тамчылары Рәиснең калебенә дә балачактан сеңеп калган, «дәү үскәч тә» тамгалый торган, дини иман идеаллар дөньяви материалистик якты ният-максатлар. гамәлләр белән үрелеп аның рухын баеткан, тормыш юлын бәрәкәтле иткән Шәт шуңа күрәдер дә илдә көндә ни күренекле коммунист булмасын, мин Рәис Беляевнең Аллаһ рухына, диннәргә тел тидергәнен беркайчан да ишеткәнем булмады ЯШЬЛЕГЕБЕЗНЕҢ гөлләре чәчәк аткан, гомер бакый үзенең хыялый хатирәләре белән сагындырачак студент еллары артта калды Таралдык та. сибелдек. Һәркайсыбыз дәү тормышка үз язмышына насыйп булган авыр-җиңел юллар буйлап китте Ни тырышып укыса да. Рәис юрист булып бер атна да эшли алмады 'Комсомол ялкыны- тәмам үзенә бөтереп алды да аны, яңадан яңа учакларга күчерә торды Аның Казандагы Совет районы яшьләре белән -илне шаулатканын» әле дә елмаеп искә төшерәбез Чөнки бу елларда Н.С.Хрущевка кушылып СССР дигән держава үзе шаулый: кукуруз үстерәбез дә. Америкадан да уздырып, мул уңышлар алабыз, янәсе Мондый давыл вакытында Рәис кебек тынгысыз җан, ил-көн язмышы өчен мөкиббән китеп яшәүче ватанпәрвәр гомум эштән читтә кала димени инде?! Совет районында уку йортлары— адым саен диярлек, студент яшьләрдән генә дә армия төзеп булыр иде Һәм безнең Рәис Беляев көн-төн йөгерә-чаба студентларның кукуруз үстерүче десант бригадалары»н оештырырга кереште Компартия Үзәк Комитеты вә Хөкүмәт бабаң хуплап, хәер-фатиха биреп торгач, үзең дә елгыр-тәвәккәл булгач, эш бармый калмас инде ул. эшләр шәп бара! Чынлап та республиканың кайбер хуҗалыкларында «ат күмелерлек итеп» студентлар үстергән кукуруз плантацияләре шаулады, ә комсомол яшьләр дөньясында «инициатор, кукурузник Беляев-нең исеме, даны шаулады. Ул кукурузлар урылып, траншеяларга салынгач та бугай. Рәисне комсомолның өлкә комитетына ук секретарь итеп сайладылар Озакламый беренче секретарь да булып алды, яшьләр делегациясен ж,итәкләп чит илләрдә дә йөреп кайтты. Ул беренче секретарь булган елларда Татарстан комсомолы кылган матур-матур эшләр үз вакытында һәм зәвык белән чыгарылган шактый калын бер китапка теркәлгән, анда Рәиснең беренче космонавт Юрий Гагарин белән бергә төшкән фотосурәте дә бар. Мин ул игелекле эшләрне санап тормыйм инде, тик Рәиснең—иждди жднның Шәхесне формалаштыруда комсомолның роле» дигән кызыл темага кандидатлык диссертациясе дә яклавын сагышлы елмаю белән искә төшереп кенә узам. ВЛКСМның елкә комитеты секретаре Рмс Беляев һәм Юрий Гагарин совет-япон фестивале ачылу тантанасында. Август. 1967 ел Әйткәнемчә, аның уңганлыгын, дөрләп торган җегөрен, кешеләрне зур эшләргә әйди белүен университет елларында ук күреп-белеп алган -Дәү абый”—Фикърәт Табеев мөгаен, аның партия эшенә дә өлгереп җитүен чамалады да. Рәис Беляевне КПССның Бауман райкомына Беренче ител сайлап та куйдылар. Күрер күзгә бераз «басыла төшсә- дә. Рәис һәмишә яшьлек ялкынлыгы белән көн-төн эшләп йөрде, заводфабрикаларга. типографияләргә тегү һөнәрханәләренә, театрларга, кибетләргә, ресторан-ашханәләргә. базарга, газета-журнал редакцияләренә алдан хәбәр итеп тормый барып керә дә. эш кешеләре арасында мәш килә бу. сөйли көлә, бәхәсләшә, кемнедер битәрләп ала Үз-үзен тотышында аның бернинди дә рәсми ясалма кыяфәте юк. һәм. шөкер, гомере буе булмады да Ул гомере буена табигыи ихлас булды, хәтта кирәгеннән артык беркатлы гади, урысча әйткәндә «простяк- булды һәм шуның аркасында шактый кыенлыклар да күрде, битәр гайбәт сүзләр дә ишетте Илкүләм КамАЗ төзелешләре башлангач инде. «Дәү абый- Чаллыдагы төп сәяси штабны җитәкләргә сәләтле шәхес турында да уйланмый калалмый. әлбәттә Һәм, ниһаять, Рәис Беляевне чакырып алып: —Бәхетең бар икән, энекәш Тарихка кереп калачак төзелешкә барасың бит! Димәк, син дә тарихта калачаксың Әлбәттә яхшы эшләсәң —ди. гадәтенчә, «колакларына кадәр» киң елмаеп 1969 елның көзе иде бу. Рәискә 34 яшь кенә иде ӨЛКӘН әдип, ул чакта Татарстан язучыларының берләшмәсе рәисе Ибраһим ага Газиның, шагыйребез Хәсән ага Туфанның, күбебезнең остазымөгаллиме булган Гази ага Кашшафның һәм партия өлкә комитетының да хөер-фатихалары. юлламалары язылган кәгазьләрне йөрәгем ягындагы кесәмә тыгып, самолетта Чаллының ул чактагы бәләкәй аэродромына килеп төштем Басма баскычтан тирә- якка карана карана салмак кына атлыйм Сөбханалла, кирәк бит өй! Самолетка якын гына бер төркемдә нидер сөйләнә көлә Рәис Беляев үзе басып тора. Торкемдәгеләр заманча, шәп киенгән, симезтук чырайлы -солидный» агайлар -Начальствоны озатадыр» дигән уй йөгереп уза зиһенемнән Биодулкыннар тәэсире булгандырмы, үзе самолет басмасына күз салгалап торгандырмы, мине күрде дә. балкып елмаеп җибәрде, -һей!» дип уң кулын күгәреп куйды һәм -солидный» төркемнән аерылып, минем белән күрешергә килде бу —Әдө. өдө! Хәерле сәгатьтә! Ну. бәген үк горкомга килеп йөрмә Иртәгә иртәнге якта үземә кер, яме Бер кич кунарлык кына урын табарсың әле Синең дуслар Чаллыда да җигәрлектер Җи-төр-лек! Чаллыда минем төзелешләр башланганчы ук кат-кат булганым бар. ул чакта ук илдө-көндә абруйлы булган -Гигант- колхозыннан очерклар мәкаләләр язганым бар. атналар буе кунып- төнөп үзешчәннәрнең район смотрларын үткәрүдә катнашканым парткабинетта «пропаганда активистлары-на лекцияләр укыганым бар «Дәү абый»ның бик хөрмәт иткән кешесе фронтовик-председатель Зыя абый Закиров, үзешчән композитор Хәмит абый Булатов халык театры режиссеры Мансур абый Кашапов. район редакциясеннән Зәйнәп апа. Заһидө. Гамир һәй. шөкер, күп күп алар. Яр Чаллыда минем дуслар1 ШӘҺӘР комитеты һаман Үзәк урамдагы асты таш. өсте-агач иске бинада икән әле Инде Беренче булып елга якын эшләсә дә. Рәис Кыямовыч иркенрәк, затлырак яңа бина даулап йөрмәгән, булганына шөкерана кылып эшкә чумган. Иртән янә шаулап-көлеп каршылый бу мине, рәсми кәгазьләремне карап чыга, телефон чыңлавына да игътибар итмичә, тәрәз төбенә барып утырды да, якташыбыз Хәсән ага Туфан, аннары Гази ага Каш-шаф белән кайларда, ничек очрашулары хакында сагынып сөйләп алды. Кешеләр белән әңгәмә башлап җибәрә белү, кеше үз гозерен әйтерлек атмосфера-даирө тудыра алу, ихласлык, гадилек—Рәис Беляевнең гомерлек садә, асыл сыйфаты булды. Бу илаһи сыйфатны, холык- фигыльне аңа Аллаһ-Табигать бүләк иткән һәм, мөгаен, гомере буена кемнәргәдер җитәкче-рәис. киңәшче булып эшләргә, яшәргә насыйп иткән... Бераздан өстәле артына утырып. Чаллыга хәзер илнең төрле якларыннан халык агылуы, кабул итәр урыннарның җитешмәве, вәгъдә ителгән тораквагоннарның килеп җитмәве, шуңа күрә дә төзүчеләрне тирә-як авылларга урнаштырырга мәҗбүр булулары турында да хәл- хөбәрлөрен сөйләп алды. —Әллә, малай. Казанга кире кайтып торасыңмы? Квартир яклары бераз рәтләнгәч тә, мин сине үзем чакыртып алырмын,—ди Беренче. —Минем өчен борчылма. Кыямыч,—дидем мин,—Төзелешләр технологиясен мин азмы-күпме беләм. Сез киң фронт белән һөҗүмгә күчкәнче, мин автомобиль промышленностеның тарихын, берәр заводын өйрәнеп кайтыйм әле. КамАЗ үзенә кирәк кадрларны башка заводларда укытып кайтара икән. —Шылай дисеңме. Ярар...—Рәис Кыямович шунда ук телефон трубкасын алып, номер җыйды.—Әбүбәкер Ситдикович. сәлам, сәлам!— ди бу татарча.—Синең өскә әкәләле имән ауды, диләр безнең мишәрләрдә. Сиңа бер толковый кеше җибәрәм. Кадрлар хәзерләү эшендә опытный иптәш. Да. да. Казаннан... Меховойда эшләгәндә шының өчен бик мактыйлар иде аны. Аның турындагы телевизион журналны, шәт, үзең дә күргәнсеңдер әле. Сораган эшен бирергә тырыш. Ну. үз отделларыңда бикләп тотма, берәр зур заводны өрөнеп катьасы килә аның... Яхшы беләм—минем якташ, сабакташ ул. Давай, хәерле сәгатьтә!.. Һәм Беренче өстәлендәге бәләкәй тартмадан кәгазь кисәге алып, - КамАЗ» генераль директорының кадрлар буенча ул чактагы урынбасары, үзе дө күптән түгел генә Казаннан килгән Усмановның эш адресын язып-сызып бирде. Кешеләрне иләсләндерө. ашкындыра, канатландыра белүе, кайчакларда артыгын да мактап җибәреп, ул кешенең салпы ягына салам кыстыруы—бу оптимистик сыйфат та Рәис Беляевнең холкында гомерлек булды. Дөрес, аның көтелмәгәндә сискәндереп, «чеметеп» куя торган хәйләкәр дипломатик гадәте дә бар иде. Бервакыт ул мине атаклы Батенчук, Васильев, Родыгин. кыскасы, партия шәһәр комитетының бюро әгъзалары алдында күкләргә чөеп мактады да: «Правда, одно время он часто выпивал, но голову не терял»,—дип, гомергә истә калдырырлык итеп «чеметеп» алды. Акылың булса уйлан да, үзең нәтиҗә яса. янәсе, якташ. ШУЛ, РӘИС КЫЯМОВИЧНЫҢ тәкъдиме белән мин КамАЗ дирекциясенә мастер-җитәкче булып урнаштым да. 35 кешедән торган, төрлесе төрле милләт вәкилләре булган беренче группаны Горький автомобиль заводына төрле һөнәрләргә укытырга алып киттем. Шөкер. Рәис Кыямовичның кулы җиңел булды: минем группаны «ГАЗ-да да, «КамАЗ-да да мактадылар, «эшче-шәкерт»лөремнең 32 се дүртенче разряд белән төрле һөнәрләр алып. Чаллыга шатланышып, ашкынып кайттылар, яңа фатирлар алдылар, ялгызаклары гаилә корып җибәрделәр Әле дө җай чыкты исә мине кунакка чакырып киләләр. Аларның ул чактагы тормышын чагылдырып мин «Фәйрүзәнең юл башы- дигән лирик очерк та язып, кат-кат бастырып чыгара алдым ПРОЕКТ-СЫЗЫМНАРНЫҢ күбесе әзер диярлек. Төзелеш мәйданнарында чын-чыннан киң фронт белән һөҗүм башланды Бер-бер артлы яңа девиз-чакырулар яңгырап тора. Рейхстагка байрак элгән Фронтовик уллары Эш белән терки тарихка Җитмешенче елларны - Рекорд»лар монда көн саен. Тик алар ялгыз түгел: Кичә Геворгян макталса. Салахов шаулый бүген Эштә бригадаларның, бригадирларның хокукларын киңәйтү, аларның абруен күтәрү, аларга чынлап та хәлиткеч «штурмовиклар» итеп карау, алар белен киңәшеп идарәләрнең бар бурычларын хәл итү ысулы нәкъ менә Рәис Кыямыч вакытында гамәлгә керде, куәтләп торылды һәм. шөкер, бу игелекле структура үзен бик аклады, шул тактик чаралар ярдәмендә төзелешләрдә Салахов. Филимонов. Мөүликов кебек уннарча новаторлар калкып чыгып, дан һәм хөрмәт чиөһрәт яуладылар Ул дәвердә Чаллыдагы төзелешләрнең барышы, күпчелек төзүчеләрнең чын-чыннан героизм, фидакарьлек күрсәтүләре Рәис Беляевнең тынгысыз-уңган, педагогик акыллы, кешелекле, берүк вакытта таләпчән җитәкче шәхес булуы турында күп кенә репортажлар, очерклар язылды, киножурналлар төшерелде КамАЗ темасы хәтта өдөбияткасәнгатькө дө килеп керде Бу язмаларда, әсәрләрдә, сурәт рәсемнәрдә тормышчан дөреслек-раслык та. эшләнәсе эшләрнең зурлыгына соклану да. хыялый романтика да. купшы-кызыл пафос мактану да күп. әлбәттә Язылгантеркөлгөннөрне кабатлаудан качып, мин Рәис Беляев белән арабызда булган мөнәсәбәтләрнең янә кайбөрлөрен генә сөйләп узам. Чираттагы очрашуларның берсендә ул мине ниндидер уйчан, сынаулы караш белән каршылады да —Син Казанда бермәл снабжениедө эшләдең бугай?—дип сорап куйды. —Әйе. мәйтәм. -Татбытремстрой- трестына төзү материаллары ташып, күпме начальствоны, дус-ишлөрне сыйлаган чаклар булды —Көше сыйларга осталар без. Юмартлар барыбыз да Шының белән көнче дошманнарны да арттыра торабыз Кабат уйчанланды Кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, өстәлдәге күзлеген сөртә-сөртө сөйләп китте —Горкомга сигналлар, жалобалар еш килә Төзелешкә дип җибәрелгән материалларның шактые читкә китә, дип зарланалар Һәр сигнал артыннан прокурорны да. парткомиссия членнары да җибәреп булмый бит Аннары, әллә дөрес, әллә тегел әле ул Снабжение турында күп сүлибез сүлөвен Ну, бу тармакта контроль җитмәве сизелә миңа да Стройматериал галәмәт күп киле, ну һәр -оперативка-да җитми дө җитми!—дип зарланучылар да әз төгел шул Мугаен регулировка җитми, беренче чиратта кайсы объектларга нинди материал и күпме, кайчан бирәселөрен конкрет белеп торучы сизгеррәк. усалрак кешеләр җитмидер Көңел сизенә, ну. конкрет фактлар юк Конечно, куп материал читке де китәдер ■Камгэсэнергострой» да бөтен руководящий отделларда «варяглар» утыра Һөркайсының үз дус-ишлөренө бүлешәсе, булышасы киләдер.. Безнең Татарстанның интереслары хакында бик өз уйлыйлар бугай алар Кайберләре базаларда ни барлыгын горкомнан да, обкомнан да яшерергә тырышалар. Давай, безгә булыш әле син... Күңелемдә уйлар өермәсе бөтерелеп ала: «Тагын яңа структураны өйрәнәсе була. Минем бит повесть, поэмалар язасы бар-,—дип әйтәсе килә дә бит. аның ни дип җавап бирәсен дә сизенәм шул «Минем дә мона докторлык диссертациясен бик язгый кели дә бит, нишләтәсең-.—диячәк инде ул. Әдәбиятны да начар белми, татар язучыларын да укып барырга тырыша. Төрмә шартларында да үлемсез шигырьләр яза алган Муса Җәлилне яки окопларда, итек балтырына кәгазь куеп поэмалар язган Фатих Кәримне исемә төшерәчәк Сине шулай үз күреп, сиңа ышанган кешегә карыша алмыйсың шул. —Кем янына барырга? Нәрсәдән башларга?—дим, ниндидер тәвәккәл хисләр тәэсире белән. —Батенчук белән килешенгән. Нәрсәдән башларга кирәклеген ул үзе әйтер. Менә шулай мин 220 дән артык төзелеш подразделениеләрен үз канаты астына алган олы берләшмәнең материаль-техник тәэминат буенча оператив бүлеген җитәкләргә керештем Иртәнге 6 дан төнге 11 гә кадәр, халык әйткәнчә, «артыңа кыл да сыймый- эштән тәмам егылганчы арып ятагыңа каплангач та телефон, рация тавышлары колагыңнан китми. Дөрес, төзелешләргә ярдәм итәргә тиешле яңа бер тәэминат идарәсе—»Камснаб» та бар. Тик алардан алынасы материаллар да безнең бүлек аша узарга, безнең дә контрольдә булырга тиеш шул. Ә минем -шеф»—төзелеш начальнигының тәэминат буенча урынбасары. Зәй ГРЭСын төзегәндә дә шул эштә эшләгән тәҗрибәле, әмма карт төлке» яһүди абзый Борис Дергач айның 25 көнен диярлек Мәскөүдә, «үз дуслары арасында- уздыра. Шуннан торып Чаллыга "материалларны толкайть итә», янәсе. Хөкүмәт башлыклары Косыгин. Мазуровлар кул куйган яки алсу төстә -секретно- тамгасы сугылган рәсми кәгазьләр булгач, шундый зур төзелешкә дигән материаллар Дергач абзаң - толкайть итеп» тормаса да. вакытында килеп җитә инде ул... Бу катлаулы тормышта кемнәрнең кемнәр белән бәйләнгәнен белеп бетерә алмассың, акылың зирәк булса сиземләргә генә мөмкин. Ул чакта гомумсоюзның энергетика министры Непорожный, ө аның беренче урынбасары Николай Максимович Иванцов—безнең -громадина, махина- төзелешнең дә начальнигы. Ии, яһүд -Непорожный кешеләре- ул елларда берләшмәдә тулып яттылар Теге-бу мәсьәләне, әйтик, төзүчеләрнең эш киемнәрен тикшерәбез, диләр дә, объектларга түгел, ешрак Кама буендагы болынлыкларга, күләгәле аланнарга «шашлыкка» чыгып китәләр Айлар буе шулай. Өстәвенә, кайсыдыр хадими адәм ул министрлыктан килүчеләр теләгәнчә бушлай ашый торган «профком ашханәсе- дө булдырып өлгергән. Иркен кабинетын да, ак - Волга»сын да шефым Дергач миңа калдырып китә китүен дә. алар әнә шул, командировкага дип, ялга килгән «Непорожный кешелөре»ннән бер дә бушамый шул. Объектларга рация куелган дежур йөк машинасында чабам. Иванцов абзый героен Герой да бит. шәт, элегрәк зур эшләре дә булгандыр да. әмма Чаллы төзелешләрендә сизелерлек яңалык, үзенчәлек, стратегик-тактик яки җитәкчелек итү ысулларын күрсәткәнен хәтерләмибез без. Минемчә, инде эшләп арыган, кешеләрдән күңеле бизгән төксә, дорфа, салкын-кырыс дәү чиновник иде ул. Бу Иванцов •галиҗәнаб башкаларны әйтмим дә инде, берләшмәнең галәмәт акыллы, тирән белемле, практик эштә дә бик тапкыр, иҗади баш инженеры Владимир Александрович Альфиш белән дө иртәләрен исәнләшмичә да узып китә иде Тел белән әйтмәсә дә, үзенең татар -горкомыннан. «обком-ыннан бәйсез булуын, алар белән бик алай санашып тормавын сиздереп алырга ярата Әмма төзелеш идарәләрендәге партком секретарьларының атна саен, соңрак ешрак та уздырыла торган оператив киңәшмәләренә (шәһәр комитеты тәкъдим иткән «комиссарлар советы»на) дәшми-тынмый гына килеп керер ул Эстрададагы президиум өстәле артына түгел, читкөрөк бер кәнәфигә утырыр Партком секретарьларының зарларын, тәкъдимнәрен дәшми-тынмый, йокылы-уяу тыңлар Шуннан соң инде үзенә буйсынган хәдимнәрдән допросны алыпмыалыр. парин! Эш турында сөйләшкәндә, бигрәк тә төзелешләрдә, тәэминатка кагылышлы сүз булмый кала димени инде Эрелеваклы «хуҗалар-ның шактые үз гаепләрен, ялкаулыкларын да тәэминатчыларга сылтарга тырышалар Узган дәверләрдә җитәкчелек структураларының гадәтенә кергән бер чир иде бу Хәтердән җуелмас шундый «допрослар-ның үземә кагылган бер-ике мисалын гына укучыларга сөйләп узам. —Кто за Дергача?—дип, кистереп сорый Иванцов Әйтерсең, белми инде. —Дунай’—дип торып басасың шул мизгелдә үк. -Комиссарлар-ның шактые гадәттәгечә көлеп җибәрә, шактые—елмаю белән чикләнә Чөнки бу диалог инде елга якын атна саен кабатланып тора лабаса —Нигә «Металлургстрой-га кислородны җитәрлек бирмәдең9 — Җитешми Башка идарәләрнең дә эшлиселәре килә Аларны да бөтенләй ач калдыра алмыйбыз. «Металлургстрой», беләсез, куәтле, зур идарә Үзләре дә бераз үз хәлләрен кайгыртсыннар, эзләсеннәр —Нигә кислород җитешми? —Үзебезнең завод тәүлегенә нибары 300 данә кислород баллоны тутырып чыгара. Зур төзелеш ихтыяҗларын исәпкә алып төзәлмәгән ул Ә безнең объектларга хәзер тәүлек саен 1200 баллон кирәк (Залда тынлык, Иванцовның йөзе тагын да кырыслана.) —Калган 900 баллонны каян табасың? —Уфага, Ижевскига, Казанга, Әлмәткө машиналар кудырабыз — “Автозаводстрой»га нигә кыек такталар җибөрттердең? (Бу сорауга топ УПТК—техник комплектация идарәсе начальнигы Селезнев җавап бирсен, дип әйтеп була да бит—УПТК синең буйсы нуда»— диячәк ул Аннары, көнен-төнен хәлдән тайганчы эшләп йөрүче, искиткеч тырыш чуаш абзый Селезневны да сүктерәсе килми Үз җилкәңә төшкән йөкне башкаларга авыштырырга маташу-егетлек түгел ) —Вагон, баржалар белән килгән агач материалларын УПТК базаларына кертеп тормыйча, турыдан-туры идарәләргә объектларга юллыйбыз Нибары бүрене ярып, бруслар чыгарырга гына җайланган үзебезнең «Лесоцех-та бик кечкенә -Автозаводстрой-ның үзендә дә столярлык цехы бар бит Югарыдан өлгергән алма төшкәнне генә көтеп ятмасыннар —Нигә кирпеч җитми, дип зарланалар? —Силикат кирпеч җитәрлек Кирәгеннән артык Ә кызыл кирпечне республиканың төрле шәһәрләреннән, поселоклардан кайтарабыз һәм горком бюросы -беренче чиратта төзеп өлгертергә- дигән объектларга җитәрлек бирергә тырышабыз —Үзебезнең кирпеч заводында домино сугып яталармы9 -Завод ТПП (производство предприятиеләре тресты) структурасында Ул -шырпы тартмасы»н көчәйтәсе иде Горком да шуны таләп итә —Горком, горком —дип мыгырданып куя Иванцов, чыраен сытып — Тапкан таяныч' Беляев аппаратында эшләмисеңдер бит9 —Мин үз илемдә, үз җиремдә эшлим Ул елларда Иванцовның кадрлар буенча урынбасары булып алган Хәниф абзый Шәйхетдинов чабудан тартып, миңа пышылдый —Начальство белән болай сүләшмилөр Хәлне төзетербез, дияргә өйрән Бәй, «фронтның алгы сызыгында»—конкрет төзелеш объектларында эшләүче -комиссарларга», күбесе Рәис Кыямычның хәер-фатихасы белән расланган партком секретарьларына чын-дәлилле мәгълүматлар бирмичә, реаль хәлне аңлатмыйча, мин һаман «ә» дигәнгә «бө» дип посып калыйммыни?!.. РӘИС БЕЛЯЕВНЕҢ төзелешләрне материаллар белән тәэмин итү эшенә дә зур игътибар бирүен, аеруча Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртып, Чаллыга килгән мал-мөлкәтне читкә җибәрмәс өчен хуҗаларча борчылуын раслаучы күп мисаллар китерә алам, вакыйгалар сөйли алам мин. Укучыны ялыктырмас өчен тик менә кайберләрен генә бәян итәм. •■Камснаб»та бүлек җитәкләүче бер татар хатыны (исем-шөрифләрен төгәл хәтерләмим инде—гафу итсен) төзелешкә килә торган цементның күпләп читкә китүенә бик борчылып, әрнеп Рәис Кыямыч исеменә хат язган. Беренче секретарь бу сигналны тикшереп җавап әзерләү бурычын миңа йөкләде. Җитди сигнал бу. тикмәгә генә хәзерге корылмаларның икмәге— цемент димәгәннәр. Безнең үзәк бүлек тө цемент өчен ут йотып яши. Бары тик цемент белән генә шөгыльләнүче махсус өлкән инженерыбыз бар Әгәр цемент запасыбыз 7—10 мең-тоннага гына кала калса—бу инде олы кайгы. Кайсы гына калаларга шалтыратмыйбыз да, цемент төялгән эшелоннарның кайсыкайсы тимер юл станцияләреннән узуларын кенен-төнен сорашып- белешеп тормыйбыз. Берләшмәнең «дәү хуҗалары-на артыгын сиздермичә, гүя эш уңаеннан гына, ләкин килгән цементның кайларга киткәнлеген технологик картапроцесс буйлап тикшерө-тикшерө егерме көнләп вакыт узды Рәис Кыямычка хат язган теге ханымның борчулы сигналлары хаклы булып чыкты Төзелеш начальнигы Иванцов, әйткәнебезчә, бер үк вакытта СССР энергетика министрының урынбасары да бит әле. Илдә төзелеп ятучы яки ремонт ясыйсы башка энергетика объектлары да аз түгел. Чаллыга килгән малдан аларга да - өлеш чыгарырга» кирәк. Дөрес, ул үзе цемент белән артык -вакланып- тормый, әмма аның урынбасарлары гына да җиде-сигез. Өстәвенә, фәлән вагон цементны без алдык, дип раслап торучы, кирәксә, кул куючы 2 РБЗ (измөбетон заводы). ЖБИ (тимер-бетон эшләнмәләр заводы), ЗЯБ (күзәнәкле бетон заводы). -Камдорстрой- төзелеш идарәсе һәм цемент белән эш итүче башка предприятиеләрнең дә -хуҗалары» җитәрлек. Һәм чынлап та, Рәис Кыямыч әйткәнчә, «һәркайсының үз туган ягына яки элеккеге дусларына булышасы килгән» икән—Чаллы төзелешләренә кайта торган цемент вагоны-вагоны белән дә. дистө- дистө машинасы белән дә читкә ай саен агылып торган. Тикшерә калсалар, -хуҗалар»га сылтау табулары берни түгел: -Әнә, тәүлегенә күпме измә дә. күпме тимер-бетон плитөләр, блоклар, панельләр эшләп чыгарабыз. Шуларга китте ул цемент...» Бар. Аллаһ колы, шулкадәр зур-гигант төзелештә ул продукция, ул эшләнмәләрнең технологиясен, сыйфатын тикшереп, санап кара Моның өчен кимендә бер батальонлык контролербелгечлөр кирәктер Шулай инде ул бездә җитмеш-сиксән ел буе -дәүләтнеке җәл түгел» дип яшәргә өйрәнде халык. Без еш кына яңа калалардагы тротуарларның, стена панельләренең бик тиз -юылып-ашалып». каткан вак таш катырмаларына әверелүенә гаҗәпләнәбез. Тиешле цементның салынмавын, «читкә озатылуын» раслаучы дәлилләр ич болар. Партиянең шәһәр комитеты уздыра торган -оперативкалар»да артык исраф ителгән цемент өчен -строгач- алган -хуҗалар- булды булуын, тик җинаять эшләре кузгатылмады. Әмма цементка контроль артты, исәп-хисап кырысланды. Беркөнне партия өлкә комитетының промышленность-транспорт бүлегеннән шалтыраттылар. "Беляев сездән белешергә киңәш итте,— диләр— Күчмә электр станцияләре белән хәлләр ничек?» —Ихтыяҗы булган барлык объектлар да тәэмин ителгән. —Файдаланалармы? —Кичке, төнге сменаларда. Ул станцияләр эшен инженерлык һәм энергетика службалары контрольдә тота —Запасыгыз да бардыр әле? —Әлбәттә, бар —Күбәүме? —УПТК базасында сигез яңа станция запаста тора. —Конкрет информация өчен рәхмәт’ Бер-ике сәгать вакыт үттеме икән, эш бүлмәмә берләшмәнең баш механигы службасыннан аяклы глобус сыман юан бәдәнле Мордвинов ашыгып, каударланып килеп керде: —Запас передвижная станцияләр барлыгын ник обкомга әйттең! —Мин әйтмөсәм дә—белерләр иде алар. Башка каналлардан Мин алар өчен бер «пешка» гына.. —Кайчагында бер пешка да бөтен шахмат уенын туздырып ата! —Обком безнең белән уен уйнап тормас. —Ул запас станцияләрне авылларга, колхоз-совхозларга бирергә заставить итәләр бит алар Аңлыйсыңмы, авылларга! —Алар күбрәкне күрә... Ә зиһенемдә -Бирсеннәр, бирсеннәр. Бу төзелешләр уңае белән авылларга күбрәк ярдәм итәсе иде Алла боерса, киләчәктә дә гозер белән миңа тап булган бер генә авыл вәкилен дә буш кул белән борып чыгармаячакмын»,—дигән фикерләр бөтерелеп ала Мордвинов исә миңа таба бала башы хәтле йодрыкларын өйлөндергәлөп ала да, кинәт борылып ишеккә бара, беразга тукталып миңа яный: —Берәр обьекттан төнге сменага яктылык җитми, станция бозылды, и эшли алмыйбыз, дип, тревога-аврал күтәрсәләр—пеняй на себя! Тогда Иванцов сине моннан очырттырып чыгарачак! —Запасны табарбыз! Туктаусыз күз уйнатып яки зыңгылдап торган рация, телефон сигналларына гамьсез хәлдә янә уйланып куям: -Рәис Кыямычның шикшөбһәләре хаклы бит Чыннан да. -Безнең Татарстанның интереслары хакында бик өз уйлыйлар алар Анысы да из-за «вежливости» гына. Кайберләре базаларда ни барлыгын горкомнан да. обкомнан да яшәрергә тырышалар. .» ШӨКЕР ӘЛЕ, тормыш-хөятнең үз диалектикасы, үз мантыйгы логикасы бар шул. Иванцов Максимович Чаллы төзелешлөреннөн бөтенләйгә Мөскөвенө «кайтып китте» Иванцовтан котылгач, Евгении Никонорович Батенчук тулы-киң вәкаләтле ■ төзелешләр маршалы» булып алды Һәм бу үзгәрешкә берләшмә аппараты гына түгел, әйткәнемчә, аның канаты астында булган 220 ләп эрелеваклы төзү, монтажлау идарәләрендә хәтта бригадаларда да ихлас күңелдән шатландылар Евгений Батенчук— Максим Горький әйткәнчә, бу -гади бөек» Кеше, аның соклангыч иж,ади, галәмәт тирән белемле, тынгысыз һәм конкрет булдыклы гәүдәсе белән генә түгел, рухы-җаны, миһербаны, шөфкатьлелеге бөлөн де Олы булган Шәхес турында шактый язмалар язылган, документаль фильмнар төшерелгән инде Аның -култыгы астында- ук өч елга якын эшләгән, һөркөнне диярлек аның белән очрашып, киңәшеп, тормышның күп яклары хакында фикерләр бүлешеп яшәгән көше буларак, мин дө күп нәрсә сөйли, яза алыр идем Бу фарызны киләчәккә калдырып, мин бу урында аның яшь буынга булган ныклы, якты ышанычы, аларга таяна белүе, аларны рухландыра һәм үстерә белүе, оптимистик өметләре турында гына ихласымны әйтеп узам. Рәис Беляевне ул Чаллы җирендә ике-өч очрашудан соң ук яратып өлгерде, үз итте, аның конкрет акыллы киңәшчесе дә, эшен- йомышларын төгәл һәм үз вакытында башкаручы да, аның остазы- мөгаллиме дә булды. Үз чиратында, Рәис Беляев тә Евгений Никоноровичны чын-чыннан хөрмәтләп, олы күреп, аның белән даими киңәшеп, аны саклап, яклап яшәде. Һич тә шикләнмичә язам: Рәис Беляев үзенең иҗади тынгысыз тормышында «дәү абый» Табеевтан гына түгел, олы остаз Батенчуктан да бик күп нәрсәләргә өйрәнде. .. РӘИС БЕЛЯЕВНЕҢ партия өлкә комитетының секретаре булып Чаллыдан китүен, белгәнемне ихлас язам, күп кеше авыр кичерде, төрлесен уйлап уфтанып куйды. Аңардан соң шәһәр комитетында өч ир-егет Беренче булып эшләп алдылар. Ләкин хәзер чаллылар аларның исем-шәрифләрен дә хәтерләмиләр инде. Ул партиянең өлкә комитетында идеология секретаре булып эшләгәндә миңа аның янына эш-йомыш белән барырга насыйп булмады. Ләкин игелекле, матур эшләрен ишеттерә тордылар. Әйтик, ул Язучылар берләшмәсенә аерым, иркен, архитектурасы белән дө зәвыклы бина бирдергән, Тукайның туган ягында юлларны төзәттергән, сквер-аллеяларны бизәттергөн... Ә бервакыт ул Чаллыга Чуашстан делегациясен җитәкләп килде. Шыгрым тулы залда аягүрә басып, көчле алкышлар белән каршыладык без үзебезнең чуаш кардәшләребезне Чын-чыннан дуслык, туганлык гәүдәләнеше булды ул очрашу кичәсе Рәис Кыямыч бик шат-көлөч булды Мөгаен, кунакларга итагать-хөрмәт күрсәтә белгәннәре өчен үзенең Чаллыдагы дуслары белән эченнән горурланып та утыргандыр... БӘЛА-КАЗА адәм башыннан йөри, диләр. Җилкенеп-канатланып эшләп йөргәндә Рәис Беляев өстенә дө «кара болытлар» җыела башлаган икән. Бу хәләхвәлләрдә, әлбәттә, аның үз бәлаләре, үз хаталары да бар, артык «простяк»лыгы бар... Комсомолның өлкә комитетында, партиянең Бауман район комитетыңда һәм Чаллыда беренче секретарь булып эшләүләре дәверендә ул тулы вәкаләтле хокукларга, илнең-көннең бик күп төрле тармаклары өчен җавап бирергә, үзен һәрдаим җитәкче итеп тоярга һәм шул рәвештә гамәлләр кылырга өйрәнеп, гадәтләнеп җиткән, шуңа күнеккән. Менә шушы психологик инерция белән ул өлкә комитетында идеология, фән-мәгърифәт, мәдәният эшләре белән генә шөгыльләнергә тиеш булса да, хаҗәт-ихтыяҗ чыгу белән башка тармаклар эшенә дә катышып китә, димәк, башка «хуҗалар»ның да Вазыйфасына, өлешләренә керә... булып чыга. Бу хәл исә үз кәнәфиләрен бик тә яратыпкадерләп утыручы эреле-ваклы түрәләрдә көнчелек, мин-минлек тойгыларын дөрләтеп тора. Кайсыдыр астыртын гына «Беляев обкомда да беренче булырга маташа» дигән хәйләкәр гайбәтне дө вакытыннан алда тарата башлый. Ул чакта өлкә комитетының беренче секретаре булган Гомәр әфәнде Усманов та бу хәл-әхвәлләрне белеп, ишетеп тора, әлбәттә, һәм... «Беляевне дөмбертәтеп төшерерлек» дәлилләрне, «компраматлар»ны җыя тора. Көнчелек хисе—адәм заты яратылганнан бирле сүнми-сүрелми торган илаһи куәт, җегәрдер ул. Тарих шаһит, тәхетләр өчен аталары улларын, уллары—аталарын үтергәннәр лабаса. • Беляев бернинди саклык чаралары күрмичә, һаман илһамланып эшләп йөри, ул да түгел, Татарстанның күренекле әдәбият сәнгать вәкилләрен җитәкләп, Мөскөүгә алып китә Безнекеләрнең башкаладагы чыгышлары бик тә уңышлы булган, мөгаен һәм Беляев шул хөрмәткә тыйнак кына мәҗлес уздыра Ә ул чакта Горбачевның «сухой законы» йөзем куакларын гына түгел шактый кешеләр язмышын да таптап, сындырып, ил буйлап дуамалланып йөри Һәм теге тыйнак мәҗлесне дә Гомөр Усманов нәкъ менә җитди сылтау итеп, - Беляевне дөмбердәтеп төшерү» өчен оста файдалана Тимерне кызуында сугып кала, янәсе Җитәкче даирәләрдә эшләүчеләр арасында «ике тәкә башы- түгел. «Ике мишәр башы бер казанга сыймады- дигөн мәзәк таралды Һәм «Социалистическая индустрия» газетасында Рәис Беляевнең - кыланышларын фаш итү» кампаниясе башланды Бигрәк тә газетаның үз хәбәрчесе, безнең белән үк Казан университетында бергә укыган, Чаллыда чагында Рәис Кыямычтан шактый яхшылык күргән журналист Эдуард Мохоров «инициативаны әйдәп бара» Чебеннән фил ясап та. бөтенләй дәлилсез нахак сүзләр белән тутырыпта мәкалә арты мәкалә бастыралар Кичекмәстән Эдуард Мохоровка шактый кырыс хат язып җибәрергә туры килде Юк. туктамады Эдуард, һаман калай әтәчләнә, «урыннардан хатлар- да әвәли башладыАптырагач. Рәис Кыямычны акларлык шактый дәлилләрне күрсәтеп, газетаның баш мөхәрриренә мөрәҗәгать иттек. -Фаш итү- кампаниясе тынды Эдуардның үзен дә каядыр олактырдылар да бит—халыкка таратылган сүзнө тиз генә җыеп алалмыйсың шул Юкка гына -ил сүзе—диңгез дулкыны- димәгәннәр Шул чакларда шәһәр комитеты бюросы әгъзаларының җирле язучылар белән очрашуы булды Шактый җитди мәсьәләләр хакында киңәштек Мин чыгыш ясаган вакытта, кинәт минем сүзне бүлеп, бюро әгъзаларының берсе, ул чакта инде шәһәрдәге Комсомол райкомының беренче секретаре булып үскән Марина Майна мөгаен, активлык күрсәтергә ниятләп, мантыйксызлогикасыз сорау биреп куйды. Янәсе, сез Беляевкә һәрвакыт якын торгансыз Нигә аны амораль эшләрдән сакламадыгыз? Шулай дорфа итеп сүземне бүлгәнгә мин. мөгаен, шактый дулкынланып алдым һәм ачулы хис тәэсирендә кырыс кискен җавап кайтардым —Үзара якын булсак та. гел бер-беребезне макташып елмаешып кына яшәмәдек. Үзара шактый бәргәләшкән чаклар да булмады түгел. Әйтик, төскөбиткө чибәр, гәүдәсе белән дә шактый -товарлы- карт кызлар белән мавыкма әле син. андыйларны җитәкче эшләргә күтәрергә бик тырышма әле. Аларның ихтыяр көчләре «алгы көпчәкләре» йомшаграк бит. дип әйткән чакларым еш булды Башта ук бар иркен бүлмәне дерелдәтеп Батенчук абзый ихлас таралып көлеп җибәрде Бюроның башка ир-егетләре дә йөзләрен тегендә монда боргалап, көлүләрен яшерергә тырыштылар Ә үз башына нинди таш томырылганнан, мөгаен, миңгеп киткән Марина Майна кызган күмердәй йөзен кая яшерергә белми интекте ЧАЛЛЫНЫҢ «КамАЗ» мәдәният йортында «Яшь шәһәрләр һәм культура- дигән темага халыкара конференция бара Бу чара ЮНЕСКО тәкъдиме белән уздырыла, диләр Шуңа күрәдер дә Мөскөүдөн. Петербургтан, хәтта Франциядән. Англиядән дә вәкилләр күпләп килгән Үзенчә тантаналы атмосфера Тик минем җанымда мөгаен күпләрнеке кебек ризасызлык хисе салкын өермә булып бөтерелә «Безнең Татарстанда Әлмөт, Лениногорск. Түбән Кама кебек яшь калалар да бар лабаса Әнәтерәк. Азнакай Муса Җәлил. Зәй поселоклары да шәһәрләр булып үсеп, бизәнеп киләләр бит инде Нигә соң юу яшь калалардан бер генә вәкил дә чакырылмаган9 9 .к У • м » Культура, архитектура мәсьәләләре алар өчен дә актуаль, фарыз һәм зарури бит. —дигән фикер зиһенемне бораулый.—Бу чараны бер төркем яһүдиләр күз буяу өчен генә уздыралар, бугай, мул итеп акча каерып алу өчен. Түзеп кала алмадым Әлеге конференцияне оештыру комитеты рәисе, миңа аспирант вакытыннан ук таныш, Мирас» журналын ачу тантанасы алдыннан аның рәсми эш бүлмәсендә Донбасска күченеп киткән татарлар һәм Һади Такташ (аның хатыны Такташ нәселеннән) иҗаты турында минем белән иркенләп һәм ихлас әңгәмә корган, кичрәк шул ук журналны котларга үзе дә килгән ул чактагы вице-президент Василий Николаевич Лихачевка рәнҗүле соравымны биреп аттым. Лихачев җавап таба алмый азапланды. Зал бермәлгө тып-тын калды. Теге вәкилләр арасында утыручы, инде Фәннәр Академиябезнең президенты Мансур абый Хәсәнов та зур күзләрен тутырып миңа карап алды да, минем партизанлыгымны» хуплавын-хупламавын сиздермәде. Бераздан (кешеләрдән аерыла алмый тоткарлангандыр инде) Рәис Кыямыч та теге «олы» вәкилләр арасында үзенә урын тапты... Ераклардан килгән фәлән-фәлән дәрәҗәле галимнәрнең унбишәр минутлы дигән (чөнки аларның һәр сүзе өчен зур гонорар түләнә икән) докладлекцияләрен тыңлыйбыз. Һай, әттө генәсе! Бу -доклад» дигән чыгышларда безнең өчен бер яңалык та юк, өлкән сыйныфларда укучы мәктәп шәкертләренә дә мәгълүм булган канун-таләпләр турында гына сөйлиләр бу «галим» дигән вәкилләр. Шәт. шуңа күрәдер дә минем зиһенемдә, күңелемдә «Рәис Беляев һәм культура мәсьәләләре» юнәлешендә яңа хәтирәләр, дәлилләр бер-бер артлы яктырып, җемелдәп ала... АНЫҢ ГАРМУНГА, җырга-моңга һәвәслеге, маһирлыгы турында күпләр сөйли. Кайсыдыр бер елны. Чаллыдагы төзелешләрнең баштарак елларында әле. безнең Татарстан «хуҗалары» аэропортта (бу халыкара терминны -Азатлык- радиостудиясе -һава аланында» дип бик матур тәрҗемә итте) Мәскәүдән килеп төшкән олы җитәкчеләрне каршылыйлар. Өсбашларына милли киемнәребезне киеп, беләзекле-йөзекле нәфис кулларына чәкчәк, гөбәдия тулы бизәкле тәлинкәләр тоткан зифа-чуар кызлар төркеме дә бар бу аланда. Ә шулар арасында Чаллының беренче секретаре Рәис Беляев тальян гармунын сыздырыпмы- сыздырып каршылый кунакларны. Безнең «хуҗалар» арасында аеруча солидный» булып күренергә тырышып басып торган Салих абзый Батыев (ул чакта республиканың Югары Советы президиумы рәисе) тирә-яктагыларга ишетелерлек итеп һәм төче-мут елмаеп әйтеп куя: —Беляевне Чаллыга Беренче итеп без ялгышканбыз икән. Аны филармониягә директор итеп кенә куясы булган, янәсе. Көнчелек һәм үз фикер-гамәлләрендә катып калганлык нинди генә ахмак сүзләр сөйләтмәс, диген... Рәис Беляевнең комсомолда эшләгән елларында ук мәдәният, матбугат, әдәбият-сәнгать, мәгариф тармакларына бик игътибарлы һәм кайгыртучан булганлыгын бик күпләр белә. Ә инде аның Чаллыда төзелешләр башлангач та халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү өчен дә никадәр янып-ялкынланып йөрүләре, чын мәгънәсендә фидакярлек үрнәге кылуы хакында үз вакытында ук һәм төрле телләрдә мәкаләләр, репортажлар, очерклар язылды. Чаллы төбәгендә ул елларда төркем-төркем булып илләрнең-көннәрнең нинди генә мәшһүр әдәбият-сәнгать осталары килмәде дә, кемнәр генә төзелеш мәйданнарында үз талантын, маһирлыгын халыкка күрсәтмәде?! Минем кеше язганнарны кабатлыйсым килми, үзем катнашкан кайбер вакыйгаларны гына укучыларга сөйләп узам. Элек Чаллыда урыс телендә «Путь коммунизма» исемле бер гәзит Һәм аның татарчага тәрҗемәсе генә чыгып килгән. Шәһәр яны зонасы һәм Тукай районы барлыкка килү белән Рәис Кыямыч мөстәкыйль татар гәзите чыгару мәшәкате артыннан үзе башлап йөрде Шул гәзитнең озак еллар мөхәррире булган Дамир әфәнде Вөгыйзев әле дә сагынып сөйли гәзитнең исемен дә Рәис үзе тапкан—«Якты юл», «Якты юл», «Светлый путь»...—диядия уйланып утырган Беренче Бервакыт гәплөшеп-гәпләшеп утырганда, әйтерсең, сүз җаенда гына миңа йомышын белдереп алды бу —Яңа шөхөрдә өлегә бер генә дә тамаша бинасы юк Анә. син торган йорттан ерак та төгел. современный кинотеатр төзергә керешкәннәр ие Эш бармый, объект консервланган килеш ята Син «Җилстрой-2»дөн Зубченконы яхшы беләсең, диләр (Көлә.) Мунча төзелешенә кирпеч тияп кайткан ике автопоездны, кабул итеп алыр кешесе булмагач, Зубченконың кабинеты каршына кудырып гудок акыртып торырга кушкансың,—дип сүләделәр Давай Зубченкодан ул кинотеатрны төзетеп бетертик әле без. Давай син дә булыш әле Һәм без. ул чакта шәһәр башкарма комитеты рәисенең урынбасары Гөлсабира Мәхмүт кызы Хөкимова белән шул объектка «комиссарлар» булып алындык Матур гына кинотеатр алты айда төзелеп-бизөлеп өлгерде һәм аңа - Батыр- дигән исем дә бирелде ШӘҺӘР комитетында уздырыла торган чираттагы -оперативкамда Минзөлө театрын Чаллыга күчерү турында сүз чыкты Әмма шул ук җыелышта катнашучы Фикърәт Әхмөтҗанович Табеев бу тәкъдимгә катгый каршы килде —Минзөлө театрының үз матур традициясе, үз тамашачылары бар аның! Резервлар җитәрлек, эшче кулларга кытлык юк—Чаллының үз театрын булдырыгыз Үзегезнекен тозегез' Әле бу бурыч ният-исөптө генә калды Табеевның үзен, белгәнегезчә. Әфганстанга. сугышҗәнҗал учагына илче итеп җибәрделәр Мөгаен, аның юклыгыннан файдаланып, фәлән вакытлар узуга, кемдер янәдән Минзөлө театрын Чаллыга күчерү хәстәре белән шаулап йөри башлаган Җиңел форсатлар табып, үзен батыр итеп күрсәтергә атлыгучылар тормышта аз түгел шул Театр өчен менә дигән әзер бина бар. янәсе Әнә Чаллының Үзәк урамында таштан салынган Мәдәният йорты көлеп тора. Үзе тагын Кама буенда гына, ихатасы иркен—чык та табигать белән хозурлан Өстәвенә бу олы бинаны хәзер утын белән җылытып азапланасы да юк икән—үзәктән җылыту челтәре кертелгән Аннары тагын Чаллыда хәзер йортларны «пачкалап төзиләр-, менә дигән квартирлар алып калырга була Тик бу «инициатор» әфәнделәр әлеге Мәдәният йортының Чаллының тел халкы өчен дистө-дистө еллар инде табигый горурлык йорты халык талантлары йорты, мәдәният кенә түгел, мәгърифәт мәгариф әдәбият сәнгать йорты да. яшьләрнең дә өлкәннәрнең дә иң яраткан үз йорты булуын гына санга сукмыйча үрсәләнгәннәр Рәис Беляев шалтыратучылар шул гозер-мәсьөлә белән көн аралаш диярлек аның эш бүлмәсенә килүчеләр дә бик ешайган икән Ул үз вәгъдәсен биреп бетермәгән бетерүен дә. теге -театр җанлы йомышчыларны» катгый җавап белән борып чыгара да алмаган Минем давылланып сөйләгән сүзләрне, дәлил-аргументларны елмая елмая тыңлаганнан соң бу әлеге «ярар ярар- сүзләрен кабатлады да. Минзөлөгө барып кайт әле син Андагы реаль хальне дә миңа сүлөрсең,—дип очрашуны тәмамлады Бардым Күрдем Белдем Коллективта зур җәнҗал чыккан чөнки театрның ул чактагы директоры иҗат белән ихлас мавыгып яшәүче артистлар арасында «Фәләнне Чаллыга алам, фәләнне алмыйм—дигән хәбәрләр тараткан. Димәк, директорга ошаган фәлән артист Чаллыга күченеп бара да, әйбәт фатирлы була, ә фәләннәр— Минзәләдә театрсыз да, фатирсыз да кала .. Шундый гауга һәм күз яшьләре белән күчерелгән театрдан кайчан әле җитди иҗат дустанә атмосфера көтә аласың?.. Шул мәсьәлә кабат Рәис Кыямыч янына кереп, әлеге хәл- әхвәлне дә сөйләп бирергә туры килде «Фикърәт Әхмәтҗанычның, Чаллыда үз театрыгызны булдырыгыз, дигән васыятен дә онытмыйк әле без Ул бит җир читенә бөтенләйгә китмәде Җае чыккач, вакыты җиткәч, кимендә Мөскөүгә җитәкче эшкә кайтыр Һәм Татарстанны да онытмас...» дип тә ычкындырдым Әйткәнемчә. Рәис Беляев беркайчан да үзсүзле, киребеткән һәм ашыгып гамәлләр кылучы шәхес булмады. Ул иртәгесе көн турында да кайгыртучан җайлы ир-егет иде. Ә җайлы кеше белән эшләве дә тормышта янәшә яшәве дә җиңел һәм игелекле. Шөкер. Минзәлә театры әле дә үзенең хәерле иҗат эшчәнлеген дәвам итә Хәзер Чаллының да үз профессиональ театры канатлар ныгытып өлгерде инде. Һәм каланың Үзәк урамындагы теге Мәдәният йорты да матбугат, мәгарифмәдәният, әдәбият-сәнгать сөючеләрдән бушап тормый Хәзер аны Чаллыда «Тукай йорты- дип атыйлар инде. РӘИС БЕЛЯЕВНЕҢ язучыларга булган олы хөрмәте, кайгыртучанлыгы һәм ышанычы турында күп мисаллар, дәлилләр китерә-китерә аерым очерк язарга мөмкин булыр иде. Әмма каләмдәш чордашлар да үз хәтерләрен яңартып, истәлекләрен язсыннар икән. Тик шунысын әйтми китә алмыйм: хәзер Кама төбәгендә яшәп, эшләп килүче Язучылар оешмасы үзенең формалашуы, көчәеп, ишәеп китүе белән Рәис Беляев каршында бик тә рәхмәтле һәм бурычлы. Безнең күпчелегебез әле дә Рәис Кыямыч ярдәме белән алынган әйбәт фатирларда яшибез, дача-бакчаларыбыз бар. Без әле дә ул бирдергән һәм, «Иҗат йорты- дип атагыз сез аны. дигән иркен бинада иҗади көрәш, бәхәсләребезне дәвам итәбез. Шөкер, каләм ияләренә булган мөнәсәбәттә Рәис Кыямычтан калган миһербанлы традиция әле дә дәвам итә. Чаллы хакимияте безне ярдәменнән ташламый ӘЛЕГЕ «ХАЛЫКАРА- диелгән һәм яшь калаларның мәдәниятенә багышланган конференциядә минем хәтеремнән менә шул хәтирәләр йөгереп узды Бу конференциядә, инде өстенә җыелган кара болытларны“ егетләрчә таратып, инде Казан дәүләт культура-сәнгать институтының хөрмәтле ректоры, профессоры булып алган, бу институтның факультетларын киңәйтеп, аны «Академия» дип аталуга ирешкән Рәис Кыямыч та, гадәтенчә, ялкынланып-янып. залдагы бар тамашачыны уятып елмайтып-сөендереп чыгыш ясады. Ә тәнәфес вакытында фойэга чыккач та, җил-җил килеп кочаклап алды да, «Вот мой самый преданный друг!» дип шәрран ярды. Миңа кешеләр алдында уңайсыз, оят та бит—әмма нишләтәсең, ихлас күңелле Рәис Беляев гомере буена шулай беркатлы, күп вә кызык сөйләргә яратучан мәзәгрәк кеше—шалаван булып чыкты. —Артык юанаерга тырышма..—дип пышылдыйм, тегенең корсагына төртеп. —Күп вакыт утырып эшләргә туры килә шул,—ди бу —Докторскийны язып бетерәсе иде —Фән докторлары синнән башка да буа буарлык хәзер. Ә син истәлекләр китабыңны яз Аеруча Чаллыда кичергәннәрең, күргәннәрең турында дөресен яз яшерми-тарсынмый яз—дим мин —Кара өле шәп идея бит бу! Да. да. кирәк Ки-рәк'—ди Рәис Кыямыч табигый-самими җилкенү һәм уйлы елмаю белән Ии. Ходаем, кем уйлаган аны. бу безнең соңгы очрашуыбыз булыр, дип ШУЛКАДӘР җегәрле. өлгер, алчак хисләре, уй—фикерләре янартау сыман бөреп, актарылып, дөрләп торган Рәис Беляевнең кинәт үлеп китүен мин оч көн соңрак ишеттем. Әлбәттә, бу дәһшәтле хәлне кичерүе, бик күпләр кебек үк. миңа да үтә авыр Җаның-төнең якын иткән, шактый гомерең бергә үткән дусларны югалтуы беркемгә дә җиңел түгелдер инде ул. Әледән-өле төс кыяфәтләре күз алдыңа килә, тавышлары ишетелә Төнем ятакка тартмагач, күзләргә йокы кермәгәч, төнге урамнарга чыгып киттем Җете аяз. иксез-чиксез күк йөзе Гөмбәзендә төрлесе- төрлечө янган йолдызлар бихисап Чү! Әнә берсе балкып-җемелдәп алды да. ниндидер чиксезлеккә. мәңгелеккә атылды лабаса' Артыннан тел белән сурәтләп бетерә алмаслык нурлы, биниһая якты эз-сукмак сузылып калды Бу илаһи нурлы сукмак шактый гомер таралмый җуелмый, юылмый галәмне бизәп торды өле Мөхәммәт галөйһиссөламга Ходайдан иңдерелгән вөхилөргө охшап, зиһенемә җаныма фикерләр, хисләр килде Әй. Рәис, Рәис Белей Син дә булган гомерең буе илдө-көндә. безнең күңел күкләребездә якты йолдыз булып яшәдең дә. артыңнан шәфкатьле, нурлы эз-сукмак калдырып мәңгелеккә атылдың бит Урының ахирәттә җәннәт бакчаларында булсын, якташым, дустым Син дөньялыкта да. үзең төзешеп йөргән ак калада да җәннәт бакчаларына тиңләрлек -сад бакчалар* калдырдың бит Шәһәребездә, шөкер, яшеллек бик күп, бөтен Рөсәйгө дөньяга мактанырлык' Агачларның, куакларның төрледән төрлесе иркенләп үсә Алар язларын шау чәчәктә булалар, көзләр җиткәч— берсеннөн-берсе күз явын алырлык нигъмәт җимешләрен балкытып, сибепөлөшеп утыралар Халык телендә "Беляев алмагачлары. Беляев миләшләре* дигән атамалар кабатланып тора. Чынлап та. сиңа тере һәйкәлләр ич алар. Рәис Күңелем белән сиңа дөньялыктагы сыман хисап бирәсем дә. сиңа соңгы елларның хәбәрләрен дә җиткерәсем килә Синең мин дә белгән энеләрең, әнә, Хәниф белән Марат, җитәкче эшләрдә бик әйбәт эшлиләр Синең кебек үк уңганнар, булдыклылар гаделләр, шөфкатьлелөр. кече күңеллелөр Өлкән улың Айдар да -КамАЗ*ның фәнни техник үзәгендә инженер-конструктор булып иҗади эшли Әле былтыр гына Россия президентының Указы белән «Ватан каршындагы хезмәтләре очен* орденының дәрәҗәле медален бирделәр үзенә Синнән күп игелек, яхшылыклар күргән кеше—мин дә иҗатсыз, эшсез яши алмыйм, малай. Өем янында гына үзебезнең мәчетне, мәхәлләне булдырдык өле Иртәнге азаннарны һөркөн аягүрә дулкынланган моңсу күңел һәм илебезгә көнебезгә хәерле теләкләр тели тели тыңлыйм Йорттан чыгып аз гына барсам—якын якташың, олы шагыйребез Хәсән ага Туфан исемендәге озын, киң проспект җәйрәп ята Шунда чыгып бастым исә. башын бераз кыңгыр салган Хәсән аганың уйчан йөзе, чандыр кыяфәте күз алдыма килеп баса, тонык тавышы ишетелә, университетта укыткан доцентыбыз Якуб ага Агишевның ышанычы, ярым яшерен йомышы белән Казанның тимер юл вокзалында Хәсән аганы Себер сөргән якларыннан каршылавыбыз өле рәсми аклануы булмаса да. ВУЗларның татар студентларын аның белән бик тә җылы күрештерүебез искә төшә Син дә -Нигә миңа да өтмәдең?» ди ди, мине тиргәп, юрфак студентларыннан да безгә, - очрашу расходларына* акча җыеп китердең бит Ә бер җөйне без Хәсән ага белән сабантуенда татар көрәшен карап утыра идек Син президиум чатырыннан безне күреп алдың да, гадәтеңчә, җил-җил кыю атлап безнең янга килеп, чирәмгә утырдың. Хәсән ага көрәшне шулкадәр балаларча садәлек белән бирелеп карый соң. берәр егетне дөмбелдәтеп ектылар исә, кулларын канат итеп җилпи, -Ән-не-кәем, өн- не-кәем! дип кабатлый. Син шул чакта Хәсән аганы үзегезнең Аксубай ягына бергәләп кайтырга чакырдың, транспорт һәм юл чыгымнары өчен борчылмаска куштың. Хәсән ага проспектының күршесендә үк, аңа параллель булган урамга синең хөрмәткә Рәис Беляев проспекты, дигән исем бирелде. Бу ике проспектны да мин атна саен диярлек урап кайтам, теге-бу җитешсезлекләр күрсәм— хакимияткә барып әйтәм. Кабер ташыңны бик затлы итеп эшләп җибәрдек, хәзер мәрмәрдән һәйкәлең эшләнеп ята, синең хакта истәлекләр китабы өлгерепҗитте Бу миһербанлы эшләрне. Фикърәт Әхмәтҗанович Табеев әйткәнчә, -Рәис Беляевнең менә дигән шәкерте генә түгел, аның лаеклы варисы да- булган шәһәребез хакиме Рәфкать Зәки улы Алтынбаев хуплап, оештырып, таләп итеп тора. Коммунист булуны, бик күпләр кебек үк, Рәис син дә һәрдаим хезмәтчел булу, гадел, шәфкатьле-миһербанлы, инсафлы-инсаниятле, халыклар язмышы өчен көрәшче булу дип санадың, Дуслык. Туганлык. Татулык төшенчәләрен зарури фарызлык, якты максат программалары итеп, олылап яшәдең. Кешелек дөньясының иң мөһим ихтыяҗы булган бу асыл сыйфатларга халыкларны иң әвәл диннәр чакырган, диннәр җәлеп иткән, диннәр рухландырган, әйдәләгән бит. Һәм коммунистларның максат-программалары да диннәрнең шушы рухи байлыкларыннан алынган. Бу юнәлештә уртаклыклар, охшашлыклар аз түгел, Рәис. Әмма коммунистлар үзләренең дәһри булулары һәм диннәр теге дөньяда гына вәгъдә иткән ахирәт-оҗмахны бу матди фани дөньяда ук -төзергә керешүләре- белән -юлдан язып, адаштылар. ■> Син белми-ишетми калдың, Рәис: без белер-белмәс горурланып яшәгән СССР атлы держава җимерелде, таркалды һөм коммунистлар хакимияттән киттеләр бит. Сәбәпләре, халык әйткәнчә, «балык башыннан чери» шул, үзара көндәшлек, берәүләрнең диктаторлыкка, икенчеләренең— малга, байлыкка үрсәләнеп гамәл кылуларында Әнә, кайчандыр синең шефың» һәм сәяси баскычтан -этеп төшерүчең- булган Гомәр әфәнде Усмановның сөйләвенә (- Татарстан-, № 4, 1998) ышансак: « Үзәк Комитетта хәл бик авыр, киеренке иде. Хәтта секретарьлар арасында да бердәмлек булмады. Анда фактта өч Үзәк Комитет иде Горбачевның үз Үзәк Комитеты. Яковлевның үз командасы. Лигачевның үз кешеләре Парадокс булып яңгыраса да әйтим: ул чактагы Кремль кануннары буенча, анда эшләүчеләрнең үз фикере булмаска тиеш иде Шуңа бәйле күңелсез хәлләр күпләрдә ризасызлык уятты Үзләре үк компартия ярдәме белән олы хакимият кәнәфиләренә күтәрелгән мәкерле бәндәләрнең исең-акылың китәрлек икейөзлелеген янә бер кат раслаучы кара-әшәке дәлилләр бит болар! Нәкъ менә шундый имансыз бәндәләрнең астыртын, авантюристик, күз буяучан гамәлләре аркасында илдә-көндә башбаштаклык өермә булып тузгый башлады, бик күп хезмәт кешеләре эшсез, акчасыз, өметсез калдылар, экономика икътисад үтә саекты, гаиләләр ачыга бара, алыпсатарлар үзләре теләгәнчә аумакайлык, шартлатанлык итә.. Шөкер әле, соңгы дистә еллардагы бу игелексез «үзгәртеп коруларны», йөгәнсез, ясалма, азгын, сөмсез -демократлар-ның, әйткәнемчә, илдә-көндә башбаштаклыкны яклапкаклап торуларын, аннары, син дә илаһи рухланып, гаярьләнеп төзешеп йөргән -КамАЗ-ның килмешәк -варяглар-мәкере белән 78 ел буе таланып ятканлыгын, ә Татарстан хакимиятенең авыз ачып калганлыгын, бу аяныч хәлләрне хәзер халкыбызның бик тә авыр кичерүен ишетми-белми калдың. Юкса, син дә бу җинаятьчел хаталарга бик тә уфтаныр идең, бәргәләнер идең, фигылеңә хас тәвәккәллек, кыюлык белән, белмим, ниндидер чиккә ташланыр идең Вакытсыз үлем бик әрнүле үкенеч тә бит. әмма кара бәлага. афәткә тап булмыйча, дөньялыкта матур ЭШЛер. якты истәлекләр исем талдырып китүләре, шәт. Ходай асыл затларга гына ИТКӘН бәхеттер дә ул Ахирәттәге йокыларын тыныч булсын Хатирәләремне синең яраткан шагыйрең Муса Җәлил тәмамлап торам әлегә: у җә ил сүзләре Эш күрсәткән ирне ил онытмас Каберенә эзне суытмас