БЕР КҮРҮГӘ НИ ҖИТӘ
БЕР ФОТОРӘСЕМ ТУРЫНДА О оз мәртәбә ишеткәнче, бер тапкыр күрү яхшырак»,—дигән әйтем бар Аны кайчак «йөз тапкыр укыганчы » дип тә үзгәртәләр Әдәбиятыбыз классикларына карата ла бу хикмәт үз көчен югалтмый Әйтик. Кол Гали һәм Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни һәм Кандалыйларны күрергә булган теләк Үзләрен булмасада, якынча төс-кыяфәтләрен күз алдына китерергә тырышу теләге. Кайчандыр Каюм Насыйри сурәте ясалу, аннары Кол Гали рәсеме тудырылу, тагын бераздан Мифтахетдин Акмулла, Габделҗәббар Кандалый, Утыз Имәни. Мөхәммәдьяр «рәсемнәре» иҗат ителү әлеге теләкнең табигыйлеген, көчен артыгы белән расласа кирәк. Дөрес, һәрвакытта да теләкләргә ирешеп булмый икән Чөнки безне кызыксындырган шәхесләрнең төс-кыяфәтләрен төгәлрәк тасвирлаган хәбәрләрнең сакланмавы кыенлыклар тудыра. Хыял белән генә ижат ителгән «портретлар» исә йә кирәгеннән арт ык схематик, шартлы булалар, йәисә хәттин тыш ясалма, купшы килеп чыгалар. Шуңа күрә, монарчы иҗат ителгән андый портрет-рәсемнәр арасында, азмы- күпме дәрәҗәдә документальлеккә дәгъва итәрлек әсәр сыйфатында, мин бары К Насыйри сурәтен генә атар идем. Чөнки ул моннан шактый еллар элек, атаклы мәгърифәтчене күреп белгән, хәтерләгән кешеләрнең кайберләре әле исән чакта, алардан сорашып-белешсп. алардан сынатып ясалган рәсем. Дөрес, соңрак эшләнгән кайбер вариантларында төс-кыяфәтне бераз шомарту, «затлыландару» галәмәтләре юк түгел Әмма Насыйри чыраеның беренче рәсемдәге төп сыйфатлары барыбер сакланган диярлек Шуңа күрә мин мәгърифәтче рәсемен, әле генә әйткәнемчә, документаль көчкә ия әсәрләрнең берсе дип бәяләр идем. XIX гасырда яшәгән, ижат иткән әдип һәм галимнәрдән. Шиһабетдин хәзрәт Мәржани белән Хөсәен Фәезханнарның фотосурәтләрсн исәпкә алмаганда, фото архивыбыз юк диярлек. Югарыда әйтелгәнчә, Г Утыз Имәнинсн, Г Кандалыйнынчын кыяфәтләрен күз алдына кигерә дә алмыйбыз. Ибраһим Халфин белән дә шундый ук хәл (Мәрхүм Мохаммәт Моһдиев соңгы e.uapda аның сурәтен эзлим. •фотосының люренә пиниам бугаи >■ дип борган иде ) Шуңа күрә монарчы теге яки бу әдипнең сурәте дип тәкъдим ителгән рәсемнәрне без бары «хыялын нәрсә генә» дип кабул кылабыз һәм .нарга сәерсенеп кенә карыйбыз. Моның билгеле сәбәбе дә бар. Мәсәлән, сакланып калган истә- лскләргә караганда. Кандалыйның чырае чибәрлектән шактый ерак булган имеш Әмма юбилей уңае белән ясалган рәсемнәрдән безгә башкачарак гөс-кыяфәт карап тора. Болардан соңрак яшәгән. 1895 елда вафат булган Мифтахетдин Акмулланың да фоторәсеме юк шикелле Гел диярлек япан сахраларда ил гизеп гомер кичергән шагыйрьнең, ихтимал, фотога гошү хыялына да килмәгәндер Шулай да. кайбер мәгълүматларга караганда, аның да документаль дип әйтерлек рәсемен булдыру мөмкинлеге бар икән. Чөнки ялкынлы шагыйрьнең буй сыны, төс кыяәтс хакында замандашларының шактый тәфсилле сүзләре сакланып калган Төгәлрәк әйткәндә, Акмулланы якыннан белгән, аны ихлас яраткан, иҗатын саклау га өлеш керткән Дусмаил хаҗи Качкынбай сү зләре Бу истәлек авторы Акмулланың Нәжжар хәлфә дигән мәгълүм шәхескә бик тә охшаган булуын әйтә. И Ул мәгълүмат мина күптән, төгәлрәк әйткәндә, 1983 елда Алматыда Казакъстан Фәннәр академиясенең архивында эшләгән вакытта очраган иде. Үземне кызыксындырган сүзләрне укыгач: «Әх, табасы иде шул Нәжжар хәлфәнең сурәтен!»—дип көрсенгән идем, һәм көрсенү юкка түгел: элекке руханиларыбызнын кайберләре, мәгълүм булганча, фотога төшәргә бик үк атлыгып тормаганнар, өстәвенә безнең элекке җәмгыятебезне гәүдәләндерә торган фотоматериаллар тупланмаган да, рәтләп өйрәнелмәгән дә... Шулай да өметне тәмам өзмәдем: көтелмәгән жирдән андый фотосурәткә тап булуың да ихтимал бит! Димәк, бу мәсьәләне хәтергә төйнәп кую артык булмас . Укучыда. «Кем сон ул Нәжжар хәлфә?»—дигән сорауның тууы табигый*. Хәзер шул сорауга кыскача жавап бирик. XIX-XX гасыр чикләре иҗтимагый тормыш һәм мәдәниятебез тарихында сизелерлек эз калдырган, «Нәжжар хәлфә» дип танылган бу шәхеснең тулы исеме Хәбибенәжжар. Ул 1861 елда (1860 ел дигән хәбәр дә бар) Башкортстандагы Үтәк авылында (хәзер Гафури районында) Мөхәммәдкафи (Кяфи!) бине Котлызаман Сатлык дигән рухани гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне мәдрәсә тоткан үз атасыннан алган Хәбибенәжжар югары рухани белемгә Казанда—Шиһабетдин Мәржани мәдрәсәсендә ирешә. Дөньяга карашы киң. хөр табигатьле, дусишләр белән жиңел аралашу сәләтенә ия, рәхәтләнеп күңел дә ача белә торган булдыклы егет хакында консерватив психологияле халык телендә төрле имеш- мимешләр, гайбәтләр дә йөри. Хәтта анын үзе һәм якын шәрикләре хакында бер жыр да чыгарыла: Нәжжар, Габбас һәм Салри Шәкерт икән үзләре; Укуын яхшы дәрәжәдә тәмамлаган сәләтле егетне Мәржани үз мәдрәсәсендә хәлфә—укытучы итеп калдыра. Шул рәвешчә Хәбибенәжжар ун елга якын Казанда яшәп хәлфәлек итә. Мәржанинен ин якын ярдәмчеләренең берсе була. Остазы вафат иткәч тә (1889) ана карата булган тугьрылыгын югалтмый. Моны аның 1912 елда Мәржани хакында язылган. 1915 елда басылып чыккан истәлегеннән дә күрергә мөмкин («Марҗаны» мәҗ.чугасе, 342-358 66). Шул мәкаләдән аның дөньяга карашын, Мәржанигә мөнәсәбәтен чагылдыра торган берничә өзек китерү артык булмас дип уйлыйм Мәсәлән, ул халык арасында хөкем сөргән фикри торгынлык, искелеккә ябышып яту гадәтләре, мондый күренешләрнең нәтижәләре хакында мәкалә башында болайрак яза (тел-стильне бераз җиңеләйтеп күчерәм) «Безнең татар милләте дә моңарчы килгән юлбашчыларының дәрәҗәләрен вә кем икәнлекләрен белә алмыйча, аларнын сүзләрен кирегә тартып, нәсыйхәтләрен кабул итмәенчә, (аларны) знндык вә динсезлек кеби ялалар белән гаепләделәр, сүзләрен аяк астында таптаган кеби игътибарсыз калдырып, әбиләреннән ишеткән инануларыннан кайтмас иделәр. Мәсәлән, голямәи Курсави вә голямәи Мәржани арамызда пәйда булып милләтемезне, хәтта бөтен әһле исламны уяту нияте белән мөһим мәсьәләләр вә кисәтү сүзләре язсалар да, һич тыңлаучы булмыйча, каумемез арасында сүзләре вә үзләре игътибардан түбән вә аңлашылмаган хәлдә иделәр» («Марҗаны», 342 6.) Мәржани эшчәнлегенен тарихи ‘Бу шәхес хакындагы бездәге беренче мәгълүматны Р Үтәбай-Кәрими бастырган иде. (Гасырлар авазы—Эхо веков. 1997, !/2, 142—146 бб.) Типтерәләр бик оста— Тәтәйләрдә күзләре Хэбибенаҗҗар Үтәки әһәмияте анда болайрак тасвирлана: «Мәржани хәзрәтләре исә караңгыда (кабынган) бер шәмчырак ксби замананың бик караңгы вакытында, голямаларемез юлдан адашып, хакъ юлны табудан гаҗиз калган заманнарда—бик кирәкле вакытта килгәндер» (446 6.). Шул ук вакыгга остазынын гуры сүзлелегенә сокланган, аңардан үрнәк алган Хәбибенәҗжар хәзрәт Мәржани реформаларының чикләнгән булуын, дөресрәге анын үз теләкләренә тулысымча ирешә алмавын да ачык итеп әйтә: «Хәзрәти Мәржани үз китапларында уку-укытуларымыздагы тәртипнең юклыгы гыйлемдә артта калуга сәбәптер дип язса да, ул үзенең мәдрәсәсен бу замандагы низам вә тәртипкә сала ал малы Заманамын золымлы булуы һәм ярдәмчеләрнсн юклыгы киртә булган булса кирәк» (450 б.). Ләкин остазынын үз шәкертләрендә армый-талмый белемгә, яңалыкка, дөреслеккә мәхәббәт тәрбияләвен Хәбибенәжжар сокланып искә ала Галимнен фикерләрен анын шәкертләргә мөрәжәгате—туры сөйләме рәвешендә тәкъдим итә «Сез һәр нәрсәне матбугаттан карарга, эзләргә тырышыгыз,—ди Мәржани үз шәкертләренә — Шул матбугаттан гына мәгънә табарсыз. Китап һәм рисаләләр караган чакта аннан-моннан гына карамыйча, бәлки әсәрнең башыннан ахырына кадәр карагыз Шулай караганда гына һәр китаптан берәр төгәл мәгънә хасил булыр Әгәр китап аннан-моннан гына каралса, бары гомер генә заяга узып, үзен дә алданырсың Берәр төшенелмәгән сүзләр булса, ана карап кына китапны япмагыз. Шулай ук карап утырган китабыгызда имля хаталары булса, аларны төзәтмичә калдырмагыз Хәтта (кешедән) алып торган китап булса да. хатасы ачык булса, һич шиксез, төзәтелергә тиештер» (4516) Мәржанинен ул чор татар чынбарлыгы өчен яңалык (бидгать) булган басма сүзгә биргән әһәмиятен дә Хәбибенәжжар махсус билгеләп үтә. Исмәгыйль бәй Гаспыралы гәзит чыгару идеясе буенча Катанга килеп. мондагы җәмәгатьчелек белән кинәшкән чакта. Казан әһлснен күпчелеге: «Булмас эш артыннан йөрисез Гәзит чыгару ул урыс эше анын илә гомер үткәрү юккадыр •—дип кирегә сөрәләр Бары Мәржани генә: «Әфәндем, сез тәрәккыят емез юлы булган эшкә башлагансыз. Аллаһ ярдәмчегез булсын' Уйлаган ниятегездән чигенмичә тырышыгыз. (Теләгегезгә) хәерле ирешү насыйб булсын'»—дип. Исмәтыйль морзаны канатландыра «Тәрҗеман» гәзите шулай чыга башлый Әҗәл түшәгендә яткан Шиһаб хәзрәт вафа гына ике көн каларак Нәжжар хәлфәне чакыртып алып. «Мөстәфадел-әхбар • әсәренең икенче китабы кулъязмасына өстәмәләр әйтеп яздыра. Тагын Семипулат һәм Каргалы тарихларына караган материалларны басмага әзерләвен сорый (•Мэрҗани». 456-457 66 ) Бу факт Шнһабет дин хәзрәт Мәржанинен «типтерүгә оста» шәкертенә, хәлфәсенә ни дәрәжәдә ихлас ышанган, аны югары бәяләгән булуын күрсәтсә кирәк Мәржани вафатыннан сон Хәбибенәжжар хәлфә туган авылы Үтәккә кайтып китә, анда атасының урынын биләп, имамлык вазифасын үти һәм мәдрәсә тота Анын Казаннан соңгы тормышы, личән.теге хакында Әхмәтзәки Вәлиди Тоганнын (Бу иссм- лсеадонимны «Туган» дип язып, «кардәш» кебегрөк аңлау күренеше гадәткә кереп бара, чынлыкта исә ул «тооган» рәвешендә киң «о» белән әйтелә торган һәм «лачын», «шоңкар» мәгънәсендәге борынгы төркичә исемнән алынган ) мәгълүм «Хатирәләр» исемле 1969 елда Истанбулда чыккан күләмле китабында мул гына материал бирелгән Вәлиди сүзләренә караганда, «башкортлар вә типтәрләр катнашып» яшәгән (12 б ) Үтәктәге мәдрәсәнең гасыр башында жидс бинасы булып, анда өч йөздән артык шәкерт укыган икән (276)Бу мәгълүматларның дөрес булуында шик юк. Чөнки Хәбнбенәжжарнын сеңлссс Өммелхәяттан туган Әхмәтзәки 1902 1908 елларда шул Үтәк мәдрәсәсендә бе тем алган, аннары укырга дип Ка занга киткән Һәрхәлдә гасыр башында Үтәктә Хәбибснәж жар җитәкләгән мәдрәсәнең зур уку йорты булганлыгына татар мәдәниятен яхшы белгән Шәһәр Шәрәф та махсус күрсәтә (• М^җани». 1226 ) Мона. ихтимал. халык арасында • Шиһаб Мәржани малайларыннан» һәм «Казан тарафдарларының» берсе сыйфатында танылган (-Хатирлыр». 136.) Хәбибенәжжар Үтакннен абруе да сәбәп булгандыр Вәлиди сүзләреннән без шулай ук Хәбнбенәжжарнын. дини гыйлемнәрдән тыш классик гарәп әдәбиятын яхшы үзләштергән, дөньяви фәннәрдән дә әтрафлы хәбәрдар кин белемле, хөр фикерле мөдәррис булганлыгы хакында мәгълүмат алабыз Мәдрәсәдәге уку укыту программасының да яңача-жәдитчә куелганлыгы шик тулырмын Ниһаять, яшь Вәлидинен белем эстәү өчен Казанга юнәлүе дә X. Үтәкн тәэсиренең нәтиҗәсе икәнлеге шик тудырмаса кирәк Галим мөдәрриснең үэ замандашлары арасында ни дәрәжәдә зур абруйга ия булуын күрсәтә торган башка фактлар да бар Мәсәлән, анын «Нәвадир» (•/ә экл'л хәлләр») Һәм «Мифтахет-тәварих» («Тарихлар ачкычы») пигән китапларын җәмәгатьчелек яхшы белгән Әхмәтзәки Вәлиди әйтмешли, «татарның бөек галиме Ризаэддин Фәхреддин» («Хатирәләр», II б.) үзенен Мәржанигә багышланган хезмәтләрендә Хәбибенәжжар Үтәки фикерләренә ышанып таяна (мәсәлән: «Мәрҗани», 392-393 66.). Жыеп әйткәндә, мирасы, эшчәнлеге моңарчы өйрәнелмәгән рухани галимебез мөдәррис Хәбибенәжжар ибне Мөхәммәдкафи Үтәкинен (1861 — 1921) мәдәниятебез тарихында үз урыны, үз дәрәжәсе бар икән. Өстәвенә, замандашы Дусмаил хажи Качкынбайның шәһитлегенә караганда. Татарстан һәм Башкортстан жирләрендәге халыкларыбызнын элекке рухи уртаклыгын гәүдәләндергән бу затның тагын бер сыйфаты булган: берничә халыкка уртак шагыйребез мәгърифәт оранчысы Мифтахеддин Мөхәммәдьяр угылы Акмулла белән дә аның төс-кыяфәтгә охшашлыгы булган икән. Моның хакта Дусмаил хажида Акмулла хакында бик төгәл әйтелгән: «Кыяфәттә урта буйлы, урта корсаклы, ак (йөзе) зур булып, кыр борынлы, борынының очы мөгътәдил (уртача—М. Г) иде. Сул колагының йомшагы илә аяк бармакларының өшегәнләре дә бар иде. Бала вакытта өшеп төшкән диер иде. Йөреш-торышында Шиһаб хәзрәтнең шәкерте Нәжжар хәлфә кеби иде Әгәр дә Акмулланың партыритын салам (языйм—М. Г.) дигән кеше булса. Нәжжар хәлфәнең партыритын төшереп алса, һич хата булмас. Акмулла шадрасыз иде. әмма Нәжжар хәлфә шадра кеби иде. Тройскида ишан хәзрәткә (Зәйнулла Рәсулигә—М. Г.) Нәжжар хәлфә зийарәткә килгәнендә. Акмулла килгән икән дип, ничә мәртәбә ымсынып калганым бар» (КФА архивы, сирәк фонд, К-399, N 1-6, 25б.). Истәлек авторы, күренгәнчә, икеләнеп тормыйча, катгый рәвештә фикер йөртә, гомум охшашлыкны билгеләүдән тыш, аермаларны да күрсәтергә онытмый. Әгәр Акмулланың 64 яшьтә үтерелүен. Хәбибенәжжар хәзрәтнең дә 60 яшендә вафат булганлыгын истә тотсак, олыгайган Акмулланың безгә фоторәсемнән мәгълүм Нәжжар хәлфәгә ныграк охшаган булуы артык шик тудырмаса кирәк, һәрхәлдә журнал укучылары игътибарына тәкъдим ителә торган фоторәсем— Хәбибенәжжар ибне Мөхәммәдкафи Үтәки рәсеме!—безгә ике яклап та кыйммәтле икән ана карап без һәр ике шәхеснең дә төс-кыяфәтләре хакында фикер йөртә алабыз, үзләрен күргәндәй булабыз. Ә бер күрүгә нәрсә житә?!. Укучыда, ниһаять, шундый сорауның тууы ихтимал: 1983 елда ук табылган кызыклы материалны мәкалә авторы моңарчы ни өчен игълан итмәгән? Чынлыкта Д. Качкынбай сүзләре минем Акмуллага багышланган мәкаләмнең соңгы киңәйтелгән вариантында («Үткәннән— киләчәккә», Казан, 1990, 365 6.), узып барышлый әйтелгән сүз рәвешендә, бер басылган иде инде Өстәвенә, X. Үтәкинен фоторәсеме дә булмагач, ул хәбәр игътибарны жәлеп итә алмады шикелле. Нәжжар хәлфә сурәтенә килгәндә, дөресен әйткәндә, соңгы вакытка кадәр мин үзем дә, югарыда бер тапкыр ишарә ителгәнчә, аның табыласына бик үк ышанып бетми идем Ләкин бер көтелмәгән хәл вәзгыятьне үзгәртеп җибәрде. Шиһабетдин Мәржанинең 180 еллыгына багышланган гыйльми конференциядә Уфадан килгән яшь галим Әхәт Салихов үзенен кызыклы гына докладында каткат Хәбибенәжжар Үтәкине телгә алды. Тәнәфес вакытында аңардан әлеге мөдәрриснең фоторәсеме булу-булмау хакында сораштым. Әхәт андый рәсемнең барлыгын әйтте һәм җибәрергә сүз бирде. Егет вәгъдәле булып чыкты: күп тә узмый минем алда аның докладының гәзиттә басылган тексты белән мин эзләгән рәсемнен фотокүчермәсе ята иде. Материалны өйрәнә торгач ул фотоның югарыда исеме кат-кат телгә алынган Вәлиди «Хатирәләрендә» басылган рәсемнең репродукциясе булуы ачыкланды. Шулай да ул, китапның мин хәзер танышкан Истанбул басмасы нөсхәсендәге иллюстрациягә караганда, сыйфатлырак иде Бу, бәлки, китапның репродукция алынган икенче бер нөсхәсенең яхшырак булуына бәйледер. Монарчы басылып чыккан фоторәсемне икенче мәртәбә матбугатка тәкъдим итүнең берничә сәбәбе бар. Болай итеп мин, иң элек, эшчәнлеге моңарчы өйрәнелмәгән, әмма мәдәни тормышыбыздан эзсез генә узмаган күренекле бер шәхес—Нәжжар хәлфә. Хәбибенәжжар Үтәки хакындагы хәтеребезне яңартуны кирәк дип табам. Икенчедән, киләчәктә шагыйрь Акмулланың тарихи дөресрәк сурәтен ясарга теләгән берәр рәссам табыла калса, аңар әзер материал булыр дип өметләнәм Тагын ике-өч елдан шагыйрьнең тууына 170. ә мәгърифәтче Хәбибенәжжар Үтәкинен дөньяга килүенә 140 ел тулачак. Тарихи хәтеребез вакытлы чаралардан гына гыйбарәт булмаса иде! . 1998ел. март