Ак метеор
ТУЛЫ МЕТРАЖЛЫ НӘФИС ФИЛЬМГА СЦЕНАРИЙСебер татарлары арасыннан чыккан татар шагыйре- Булат Селәйманов истәлегенә өмән вокзалыннан кузгалып киткән поезд урманнар, кырлар аша Себер жире буйлап бара. Вагон эче. Проводник билетлар тикшереп йөри Бер купеда, урта бер җирдә. тәрәзә янында Булат утыра. Анын күзе тышта. Поезд күл яныннан уза. Шул вакытта Булатнын карашы әле аска, әле өскә омтылып очкан ялгыз акчарлакка төшә, уенда—«Манси җыры» Дөресрәге, анын күңелендә шушы жыр туарга йөри: тик әлегә сонгы строфасы гына калыплашкан— формалашкан. Хәзер Булат күңелендә шул юллар яңгырый: Тайга да минеке. Тундра минеке; Кошлар да җәнлекләр Бары да минеке. Э-һе-һе-е-ей! —Сезнең билет, егеткәй! Булат сискәнеп проводникка борыла. —Рәхим итегез.—дип ана билетын суза. Проводник билетны ала, карый, кенәгәсенә кыстырып куя... Поезд бара да бара. Булат каршында олы яшьтәге ханым белән яшь кыз утыра. —Аллага шөкер, әйбәт кенә утырдык, шулай кайтып җитәргә язсын,- Т ди ханым, җиңел сулап. Булатның күзе—кызда Кыз Булатка сирәк-сирәк кенә күз сирпеп ала —Токиога илтүче юл шушымы?— дип сорау бирә Булат, үз карашы кыз карашы белән очрашкан бер мәлдә. Кыз, әллә жавап таба алмый, әллә аңламыйча, читкә борыла: —Нинди Токиога?—ди ул. —Парижга, Лондонга, НьюЙоркка барганда юл өстендә кала торган Токио,—ди Булат һәм ул, шаяруының тәэсирен белергә теләгән шикелле, ханымга текәлә. —Шулаймыни? Ул чагында син бик дөрес барасың,—ди ханым, Булатны мыскыллабрак, аннан йөзен читкә бора Югары киштәдә яткан агай башын аска иеп сүзгә кушыла: —Бу юл дөньяның бөтен җиренә дә илтә, энекәш, хәтта җир астына да. Беразга тынлык урнаша —Максатың да исәнлеген булсын,— дип, сүзен дәвам итә агай —Токиога да җитәрсең... —Анда ник бара идең?—дип сорый агай тагын —Болай гына, күреп кайтырга .— ди Булат —Күреп кайтырга дисеңме? Дөньясының борынын сөртим , —ди агай —Әйе,—ди Булат —Лондонны да күреп кайтырга дисеңме? —Өненә качкан аю булып. Себер урманында гына ятасы килми,—ди Булат, тәрәзә аша тышка күз салып —Син барып житерссң әле,—ди агай, авыр сулап.—Менә миңа кырык та тулды, дөньясының борынын сөртим Үзем дә ул якларга барып чыгасы идем дә, чирләп киттем. Икеөч ай гомер калды, врачлар шуны әйтмәгән булалар Нью-Йоркка миннән башка гына барасың иңде. Небоскребларына менсәң, кояшларына яхшырак кара, капиталистларны яхшырак җылыта микән, әллә коммунистларнымы9 Кружка тоткан берәү су алырга уза Якында гына бу вагондагылар сүзенә колак салып барган абзый сигарет чыгара, бармаклары белән аны йомшарта —Шырпын юкмы, егеткәй,—ди ул Булатка. —Тартырга өйрәнә алмыйм,—ди Булат. —Бәхетле кеше икәнсең,—ди тегесе һәм ары китә. Тышта караңгы төшеп килә. Поезд чаба да чаба. Вагонда әле сүз бетмәгән. —Сез барыгыз да әйбәтләр, бергә барыгыз, аерылырга тырышмагыз.— ди өстәге агай. Нидер уйлап. Булатка карап тора да: —Әнисе төшеп калса, кызы белән бар,—дип өсти. Авыру йөзенә сүрән елмаю тарала. —Әйе, җибәрдем ди кызымны теләсә нинди узгынчы белән —ди җитди ханым, ризасызлыгын белдереп —Шулай бит. Зөбәрҗәт? Кыз исә, бу ияреп китәрлек егет микән, дигән уйда шикелле. Кин күкрәкле, чем кара куе чәчле, кара тут йөзле, егет кемгә дә ошарлык иде —Мин авыл каберлегенә кайтам — ди агай —Энекәш, жил керә, ябып куй әле бу тәгәрмәчле табут ишеген —һәм ул өстенә ак җәймә бөркәнә дә, дөньядан ваз кичкәндәй, стенага борылып ята. Булат урыныннан кузгала, ләкин кыз җитезрәк булып чыга, ишекне ябып өлгерә Төн Бар да йокларга ятканнар Булат ишекне сак кына ачып тамбурга уза Анда бер егет белән кыз көлешеп тәмәке тартып торалар Булат зур куллары белән ишеккә таяна. Кыз белән егет кереп китәләр. Булат кесәсеннән блокнот һәм ручка ала Актарып, буш битен таба да яза башлый: Мин бер Себер татарымын чыгышым белән, Гомер иткән моңда минем бабаларым Чал Иртышнын үзе кебек борынгыдан. Яшәп килә монда татар балалары Мин килмешәк түгел монда, туган жирсм. Сине ташлап гомерлеккә китә алмам Жирнен тарту көчен җиңдем, и Себерем. Ләкин синен тарту көчен жинә алмам Поезд Казан вокзалына килеп туктый Халык, ыгы-зыгы Вагоннан Булат төшә Бер читкә китә дә, зур портфелен җиргә—аяк арасына куеп, шул ук вагоннан төшүчеләрне күзәтә Әйберләрен күтәреп, купедагы ханым белән кыз төшәләр Алар трамвай тукталышына китәләр Булат бераз арттарак калып, алар артыннан бара Трамвай тукталышы Зөбәрҗәт белән әнисе трамвайга алгы ишектән утыралар. арткы ишектән Булат утыра. Бер тукталышта Зөбәрҗәт белән әнисе төшәләр. Алардан соң Булат төшә. Ул кешеләр арасындарак булып, Зөбәрҗәтләр күзенә чалынмаска тырыша. Трамвай китә. Зөбәрҗәт белән әнисе тротуардан баралар. Шактый артка калып, Булат аларны күзәтеп бара Алар бер йортка кереп китәләр. Булат шунда бара һәм йорт номерына күз ташлый. Анда 12 саны язылган. Булат, бу санны истә калдырырга уйлап, тирә-ягына каранып ала да китеп бара. Казан вокзалы. Буш урыннар юк. Булат иркенләп җәелеп утырган бер апага: —Бераз кысылып утыра алмыйсызмы?—дип мөрәҗәгать итә. Портфелен идәнгә куя. —Кысыла торгач, кызга әйләндем инде,—ди хатын, ризасызлык күрсәтеп. —Гафу итегез, менә бу әйберне минем портфель янына алып куйсак, икебез дә сыябыз. Булат хатын янындагы төенчекне альт, идәнгә куймакчы була. —Вот нахал!—дип, хатын әйберенә ябыша. Бер таза ир боларның тарткалашын күреп, яннарына килә. —Нигә бәйләнәсең бу апага? —Утырырга урын кирәк булганга! —Күгәрмә тавышыңны, егет, вокзалдан ук чыгарып ташлармын! —Минеме? —Сине! —Менә бу кулларга кара әле! —Йә, шуннан ни? —Себер урманында үсеп, шушы куллар белән аю тотып тунаган кеше мин. Шул сүзләрне ишеткәч, утырып торган хатын әкрен генә үз әйберләрен алып идәнгә куя да читкәрәк шуыша. —Син аю тунадыңмы?—ди таза ир. —Тунадым! —Себернен боланнарын да тунадыңмы? —Тунадым! —Браконьер!—ди ир кеше һәм китеп бара. Булат буш урынга утыра. Таза ир милиционер белән сөйләшеп тора. Булат янына милиционер белән таза ир килеп басалар. —Менә ул,—ди таза ир, Булатка күрсәтеп. —Синме ул аю тунаган кеше?— дип сорый милиционер. —Мин,—ди Булат югалып калмыйча.—Себер татары бит мин. —Документларыңны бир әле! Булат портфелен ача, документларын алып бирә. Милиционер анын паспортын карый, аннан хезмәт кенәгәсен актара. —Эшләмәгән эшең калмаган икән синең, Казанга ник килдең? —Укырга керергә уйладым,— ди Булат, документларын портфеленә салып.—Әлегә тукталыр урыным юк, шушы чибәр апа янында кунарга туры килә. —И, телеңә тилчә чыккыры,—ди хатын, үпкәләп. Эшнең уңай якка борылуын сизеп, таза ир үзсүзләнеп куя: —Нишләтеп була аю тунаган бу кешене? Милиционер бер таза иргә, бер Булатка карап ала да ваемсыз гына: —Тунар бу, тунаган чагыңда тотмадык, берни дә эшләтә алмыйбыз,—дип. китеп бара. Таза ир Булатка усал карый да үз урынына барып утыра. Булат блокноты белән ручкасын ала да язарга тотына. Кыш. Булат 12 санлы йорт янында тора. Сәгатенә карап алгалый. Подъездан Зөбәрҗәт чыга: —Озак көттеңме? —Сине беренче очратырга йөргән чактагы хәтле түгел инде. —Бүген кая барабыз? —Лекциядән чыгу белән туры синен янга чаптым, Зөбәрҗәт. Тулай торакка да кайтып тормадым. Әллә берәр җирдә чәй эчеп чыгабызмы? —Әйдә безгә генә керик. —Әниең өйдәме? —Өйдә. —Кермим. —Нигә инде? —Поездагы узгынчылардан башка егет таба алмадыңмыни дисә? —Алайса берәр ашханәгә керик. Алар култыклашып тротуар буйлап китәләр. Төн. Булат кызны өенә озата бара. Якындагы тимер юлдан шаулап поезд уза. —Укыган шигырьләрең бик матур,- ди Зөбәрҗәт. —Әлегә син дә, кайбер дусларым гына мактый шул. —Алай димә, мин гәзитләрне карап барам, шигырьләренме дә укып торам. Алар каршына бер егет килә, салмыш икәне сизелеп тора. Егет мыскыллы көлемсерәп, Булат белән кыз юлына баса, аларны туктарга мәжбүр итә. —Йөрибез дисен инде, Зөбәрҗәт?! —Йөрибез шул. —Ә мин сиңа егетен белән минем күзгә чалынма дигән идем. —Син Казанның хуҗасы түгелме?— ди Булат. —Син үзеңнең Себеренә кайткач өрерсен, көчек! Юкса кемнең кайда хужа булырга тиешлеген тиз аңлатырмын. —Ниятең алай булса, кисәтеп куям, кул каты минем,—ди Булат — Мин сина әйттем бит инде, Хәбир,—ди Зөбәрҗәт, үтенгән сыманрак итеп. —Нәрсә әйттең? —Егетем бар, аны яратам дидем Хәбир кызга ачулы карап тора да, кискен хәрәкәт ясап, Булатны этеп җибәрә. —Әйдә әле!—ди ул, кызны култыгыннан алып. —Тукта, син ни кыланасың,—ди кыз, Булатка тартылып. —Өенә озатып куям! Булат кызны Хәбирдән аерып ала. — Шулаймыни әле!—дип Хәбир Булатка кизәнеп-сугып җибәрә —Хәбир, ни кыланышың бу!— дип. Зөбәрҗәт арага кермәкче була. —Зөбәрҗәт, читкәрәк китеп тор,— ди Булат, кызны сак кына читкә этәреп Ул арада Хәбир Булатка тагын бер тибеп өлгерә. Булат урыныннан да кузгалмыйча кала. —Кулым каты дип әйттем бит мин сина! Мә! Булат Хәбирнең иягенә суга. Хәбир чалкан авып төшә Кыз да. егет тә. җан әсәре күрсәтми яткан Хәбиргә тын гына карап торалар. —Булат, үлде түгелме соң бу! Аның әтисе бик зур кеше, качыйк тизрәк!— ди Зөбәрҗәт, тәмам аптырап Булат Хәбирнең кулын тотып карый -Йөрәге тибә, ушына килгәнче көтәбез. -Берәрсе күреп калганчы китү хәерле булмасмы. Булат? —Суыкта катып үлсенмени кеше'1 Шул вакытта болар янына узып баручы милиция машинасы килеп туктый. Ике милиционер төшә —Нәрсә булды монда?—ди беренче булып килгән милиционер. —Менә, суккан идем, егылды Тормый,—ди Булат, сүзне кайсы очыннан башларга да белмичә. —Башта ул үзе бәйләнде,—ди Зөбәрҗәт Икенче милиционер Хәбирнең кул тамырын тотып карый да: —Утырыгыз машинага, анда тикшерербез!—ди.—Исән әле бу. ушын гына югалткан. Ашыгыч ярдәмгә илтергә кирәк. Булыш әйдә, көчле егет! Хәбирне өчәүләп күтәреп, машинага салалар. —Хәзер үзен кереп утыр да, тотып бар,—ди бер милиционер Булатка —Син дә утыр,—ди икенчесе Зөбәрҗәткә. Алар сүзсез генә кереп утыралар Машина кузгалып китә. Тротуардан Зөбәрҗәт бара. Ул кая барганын да белми шикелле Йөзе агарган. Үзе яшәгән йортнын подъездына җитә. Күңелсез генә баскычтан күтәрелә. Звонокка баса Ишек ачыла. —Кайттыңмы, кызым? Йә. ничек?— дип каршы ала әнисе. Ждвап бирергә хәле булмаган кыз эчкә уза, чишенмичә дә диванга барып утыра — Булатны утырттылар...—ди ул уйчан кыяфәттә —Гаеп анда түгел дигән иден бит — Шулай да соң... Алар тырнагына эләккәч, котылу юк инде.. Тегесе дә озак ятты шул больницада Иртәгә озаталар. Барам, читтән булса да карап калам.. Ул бөтенләй сабый бала шикелле. Сөйләгәндә дә үзен гаепле сыман тота. Урамнар буйлап җинаятьчеләр йөртә торган махсус милиция машинасы чаба Машина төрмә алдына килеп туктый Конвоирлар ишекне ачалар —Чыгыгыз!—дип боера берсе Беренче егет төшә. — Кулларны артка!—дип боера конвоир Икенче егет төшә .Аның артыннан Булат килеп чыга Башта ул төрмә бинасына күз сала, аннан борылып Казанга карап тора. — Бу якка барабыз!—дип боера конвоир Сак астында, башкалар артыннан. Булат төрмә эченә кереп китә Поезд. Вагон эче. Булат үз купесын- нан чыга да проводник янына бара. Ярымачык ишектән эчкә күз сала Укып утырган проводник ишеккә борыла. —Нәрсә, йоклап булмыймы? —Йоклап булмый шул Күнелнен шундый чагы... —Чәй эчәсең киләме? — Катырагын сорый күңел. Утырганчы алырга баш житмәгән. Акча бар... —Син Казангамы әле? — Казанга —Салмыш килеп төшсәң, ничек каршы алырлар соң? — һәй дускай, каршылаучы юк мине... Проводник бераз уйланып тора. —Сөйләшүеңә караганда, якташка охшагансың. —Себер татары мин. —Әйтәм бит якташ дип! Кер әйдә! Булат эчкә үтә. —Утыр,—ди проводник һәм бер шешә аракы чыгарып куя, стакан бирә — Мина ярамый, үзен беләсең. Ач та сал Менә монда кабарга да бар. Булат шешәне ача, ярты стакан аракы эчеп куя. Ашамлык каба Проводник якташына сые барлыгы өчен шатлана. —Тутырып сал. барса. — Мин булган жирдә эчәргә туры килмәде,—ди Булат. —Кайда булдың? —Хуҗа йортында... — Нинди хужа йорты?—ди проводник, Булатны анлап житкермәгән сыман. —Бар шундый йорт. Иртән уяталар, ашаталар, эшләтәләр, приказ белән йоклаталар... —Аңлашылды,—ди проводник. —Синең исәнлеккә, якташ!—дип Булат, стаканга тагын аракы сала. Кесәсеннән акча чыгара. —Тагын бераз салам әле, акчасын ал... —Куй әле. якташ, көтәр кешен булмагач, кирәге чыгар аның... —Рәхмәт алайса,—ди Булат һәм, бу җылы сөйләшүдән, бәхет кошы тоткандай балкып, стаканын күтәрә. Ипи иснәп куя. —Син иснәп кенә утырма, капкалап ал,—ди проводник —Колбасадан да авыз ит әнә. Мин хәзер чәй ясап жибәрәм... Проводник чәй хәстәрен күрә башлый. Казан вокзалы Иртәнге як. Поезд килеп туктаган. Вагоннан Булат төшә —Сау бул, якташ,—ди Булат, проводникка кул биреп. —Унышлар сиңа,—ди проводник,— Укыган шигырьләрен өчен рәхмәт Булат китә. Ул бераз чайкала. Вокзал мәйданына чыга Йөзендә елмаю. Илһамланып шигырь укый башлый. Ераклардан. Шәһәр читләреннән Ишетелә этләр аһ-зары. Ярый әле. Бар бит бәхетемә, Кин күнелле Казан Вокзалы. Узып барган милиционер ялгызы сөйләшеп торган Булатка сәерсенеп карый: —Син кем?—ди милиционер, ана якынаеп. —Свободный гражданин мин!— ди Булат һәм китә башлый. —Туктап тор әле, свободный гражданин!—ди милиционер. Булатнын терсәгеннән тотып.—Әйдә, кереп чыгыйк әле... — Кайда?—ди Булат.—Туктап торырга вакыт юк минем. —Өлгерерсең, атла әйдә! Кунакка! Милиционер Булатны алып китә, Казан вокзалындагы милиция бүлмәсенә кертә. — Монысы кем була?—ди өстәл артында утырган дежурный Булатны китергән милиционерга. —Свободный гражданин ди ул үзен. Дежурный кырыслана: —Ярый алайса, документларыгызны күрсәтегез әле, свободный гражданин! Булат кесәсеннән документларын чыгара. Милиционер аларны карап чыга: —Күпме эчтең? Шул вакытта милиция майоры килеп керә, бүлмәдәге сөйләшүгә игътибар итә. —Йөз грамм,—ди Булат,—Йөз грамм эчтем. — Мондый гәүдә белән йөз граммнан кеше исерми,—ди майор. —Бик дөрес, иптәш подполковник. мин исерек түгел!—ди Булат - Дөресен генә әйт. күпме эчтен?— ди майор. —Бер генә шешә, иптәш полковник! Бүлмәдәгеләр бар да көлешеп ала. Беразга тынлык. Булатны китергән милиционер тынлыкны бүлә: —Мәйданга чыккан да. үз-үзе белән сөйләшеп йөри.. —Мин Казанны мактап язган шигыремне укый идем.-ди Булат —Шагыйрьмени?—ди майор, карашы белән Булатны сөзеп карап —Себер татарларының беренче шагыйре мин. — Беренче шагыйрь булган килеш шулай исереп йөриләрме’’ —Шатлыктан бит мин —Ярый, безгә бер шигыреңне укып күрсәт әле Булат көттереп тормый, укый башлый: Кара төннәргә Күнсл күнеккән Күңелгә мәнге Яктылык кирәк. Яңа шигырьләр Житкәнче туып. Яна тик бер ут. Ул— минем йөрәк Таң аткач, алар Сәфәр чыгарлар. Юллары авыр. Юллары ерак Шигырьләремә Бердәнбер терәк, һаман шул инде. Ул—минем йөрәк Майор Булатка ниндидер бер эчке якынлык белән карый һәм анын өчен борчылган сыман әйтә: —Сез. шагыйрьләр, йөрисез дә инде башыгызны очсызлап —Нишләтәбез, иптәш майор9—ди бер милиционер. — Майор түгел бу. генерал!—ди Булат. ашыгып Майор елмаеп куя Аннан җитдиләнеп: — Илтеп куегыз үзен барасы җиренә. Буталып йөрмәсен!—ди. Кичкырын Булат портфелен тоткан килеш тротуардан бара Бер өйгә боры ла Подъезга керә Квартир ишегенең звоногына баса Яшь кенә бер ханым чыга. —Исәнмесез!—ди Булат ана — Исәнмесез, кем кирәк иде9 —Рәфкать янына килгән идем —Алар хәзер монда яшәмиләр, күченеп киттеләр —Кая күчкәннәрен әйтмәссезме9 —Белмим... Бик әйтер идем —Менә бит ә. күпме танышка кердем, берсен очрата алмадым,—ди Булат эчкерсез үкенеч белән Әлбәттә, кәефе юк анын—арыган кыяфәттә баскычтан төшә. Урамда инде кая барырга кирәген дә хәл итә алмый аптырап басып тора — Кара инде. Казан чаклы зур шәһәрдә төн йоклап чыгарга урын юк сина. Булат' Юк! Айлы төн Шәһәр читенә автобус килеп туктый. Аннан Булат чыга Ул басуга, салам кибәненә карап китә Барып житкәч. портфелен куя да кибәнне актарып, йокларга урын әзерли Сызылып таң ата Булат, уянып, кибән астыннан чыга Тирә-якка каранып ала Ерак та түгел—шәһәр панорамасы Булат блокноты белән ручкасын ала да салам өстенә утыра Көн уртасы Безгә таныш Зөбәржәт торган йорт. Булат анда барып житкәч. икеләнеп туктап кала Бераздан подъездга кереп китә Звонокка баса, ишекне Зөбәрҗәтнең әнисе ача — Кем кирәк?—ди ул. Булатны баштанаяк күздән кичереп —Зөбәржәт кирәк иле —Сез кем буласыз? —Сез мине белмисез, ул үзе генә белә —Зөбәржәт ире квартирында яши Шуны ишеткәч. Булат, сүзен дәвам итә алмыйча, катып кала. —Нигә телсез калдыгыз? —Ә? Нәрсә дидегез9 Ханым, башкача сөйләшергә теләмичә. ишекне ябып куя Булат беравык ябык ишеккә карап тора да әкрен генә баскычтан төшә башлый Яз көннәре Карлар эри башлаган Булат Казанның Ирек мәйданында кар көрәп йөри — Кар көрәгән булалар' Әнә тегендәге бозны чабарга кирәк!—ди яшь хатын, узып барышлый, сукранып — Кайдагы бозны?—ди Булат аны ишетеп. —Әнә тегендә'—дип төртеп күрсәтте яшь хатын —Узган бере таеп егыла. —Анысы минем территория түгел,— ди Булат һәм шушы кыска гына сөйләшү' вакытында ул таныш тавыш ишетә, таныш күзләр күрә шикелле: —Зөбәржәт!—дип эндәшә ул инде китеп барган хатын артыннан. Үз исемен ишеткәч. Зөбәржәт туктала, Булатка таба борыла, —Сез мине каян беләсез?—ди Ул аны һаман танымый. —Мин сезнең белән кайчандыр Төмәннән Казангача бер вагонда килгән идем. Зөбәржәт әкрен генә атлап, Булат янына килә. —Таныдым, Булат... —Бер күрүдә танымагач, үзгәреш зурдыр инде... —Кырынмагансын... —Минем профессиядә кара таннан кырынып, галстук тагып йөрү шарт түгел. —Мин кияүгә чыктым... Гафу ит... —Нигә гафу үтенәсең, була торган хәл ич ул. Алар сүзләрен дәвам итә алмыйча, бер-беренә карашып торалар. —Ярый, Зөбәржәт. мәңге карашып торып булмас,—ди Булат, үзләрен кыен хәлдән чыгарырга теләп.— Синең дә эшең бардыр. Мине дә әнә нихәтле кар көтә... Булат икенче якка борыла. Зөбәржәт беравык аның аркасына карап тора да. китеп бара. Шуны жаны тойган Булат инде түзми, Зөбәржәт күздән югалганчы аны карап кала. Якындагы эскәмиягә барып утыра, кесәсеннән блокнот һәм каләм ала: —Аны язып бетерергә була бүген.— Шулай сөйләнә-сөйләнә яза: Җир йөзе яңадан терелгән. Урманда кошларның чыр-чуы. И кошлар. Белсәгез иде сез Йөрәкне сагышлар борчуын. Кешеләр нинди шат! Күңелемне Язның да эретми җылысы Тын гына урамда килә бер Карларга кушылып җылыйсы. Җәйге Себер табигате. Тормыш ыгы- зыгысы. Юллар чаты. Булат басып тора. Машина туктата. —Сопра ягына бармыйсызмы? —Мин аннан да ары китәм. Утыр әйдә! Булат кереп утыра, машина кузгалып китә. —Кунаккамы, брат?—ди шофер —Кунакка дисәң дә була. Сопратуган авыл минем. —Әйбәт яклар... —Туган авылга кайтып-китеп йөрим —Ә үзен кайда торасың? —Ныклап урнашкан жир дә юк әле Уза гомер Төмән, Мәскәү, Казан арасында. —Мин дә Татарстаннан. Үзең кем соң? —Шагыйрь. Булат Сөләйманов. —Шаяртмыйсыңмы? —Ник. әллә охшамаган? Шофер Булатка карап ала: — Брат, синең сурәтне гәзиттә күргәнем бар. Укыган да бар. Син бер чыгыш ясагансың, хатын сөйләп торды —Ничек соң? —Шигырьләреңне яраткан. —Ә нәрсәне яратмаган? —Син Казан татарлары белән Себер татарларын аерып карыйсың.Ә ни өчен без җыелмаска тиеш? Ничә гасыр буена татар гел аерылышу белән генә шөгыльләнгән. —Анысы шулай... Бу хакта хәзер сөйләшер-уйлашыр нәрсәләр дә күбәя Якында авыл күренә. —Әнә минем авыл,—ди Булат. Сопра авылы. Машина авылдан ераклашып бара. Булат авыл урамыннан атлый. Урамда йөргән малайлар, аны күреп, каршы- сына йөгерәләр. —Пулат абый! —Пулат абый кайткан! — Бөтенләйгә кайттынмы. Пулат абый? — Юк әле,—ди Булат —Әле кунакка гына. Тиздән бөтенләйгә кайтам. Булат портфелен ача. аннан конфетлар алып балаларга өләшә: —Мәгез, куян күчтәнәче!.. Балалар: —Рәхмәт! —Рәхмәт. Пулат абый!—диешепшатланып таралышалар. Булат үзе туган йортның капкасын ача. Уйланып тора: Бөтен Себер буйлап. Орлык кебек. Татар авыллары сибелгән. Гасырларның Изге туфрагына Тамырлары тирән күмелгән. Исемнәре читтән кергән түгел. Баеш. Рәнцек, Метка, Киндерле... Шулар арасында Минем Сопра да бар— Туфрагында Безнсн Себернен —Пулатым, балам—дип әнисе килә. Булат елмаеп кулларын жәя. Кочаклашалар Казан шәһәрендәге сыраханә. Көн эссе. Чират Арада бер сукыр кеше. Ул таягы белән суккалап, сыра бирүче тәрәзәгә якынлаша Кулыннан акчасы төшеп китә. Иелеп кармалана. Шунда монын хәлен Булат күреп ала. анын кулында ике кружка сыра Киоск тәрәзе янында кычкырыш: —Чиратсыз кермәгез! —А ну отойди, парень! —Мамаша, не отпускай без очереди! — Монысы аяк астында нишли тагын? Булат кружкаларын өстәлгә куеп, сукыр янына бара —Әйдә, дустым, бу халык белән төрткәләшмә —Кем бу? Тукта әле, сырага дигән акчам төшеп китте. —Күрдем, әйдә... Булат иелеп аның акчасын алып бирә. Җитәкләп өстәле янына алып бара. -Мә, абзый,—ди Булат —Сиңа бер кружка җитәме? —Җитә... Булат сукырнын кулына сыра тоттыра. — Рәхмәт, ди сукыр —Мәле акчасын —Китсәнә,—ди Булат -Аның белән генә син дә, мин дә бай булмабыз Әйдә, алда барын эчик. Сөйләшә-сөйләшә сыра эчәләр. —Арттан берәү этеп җибәргән идс, шунда кулымнан акчам төшеп кипе Күрсәтер идем мин аларга күрә торган чагым булса! Андыйларнын бишесен бер әрдәнә итеп өярдәй чакларым бар идс —Сораганнан гаепкә алма, күзләренә ни булды соң? — Чит якларда акча артыннан куганда Нурания исемле бик чибәр кыз белән танышкан идем Күп иде ул медичка артыннан йөрүчеләр —Гыйшык уты яндырдымы әллә? —Шулай дисән дә хата булмас Бервакыт дустым белән ярыйсы гына кәефләнеп алгач, анын янына киттек Мотоциклга атланып Бәрелдек—менә шул. Дустым үлде, мин күзсез калдым —Кыз сине ташладымы9 —Ташламады... Күзсез гарип булып калуымны белгертәсем килмәде. Ул якларны ташлап, туган ягыма кайттым Дөресрәге, әни барып алды —Икегез генә яшисезме9 —Берүзем. Әни үлде. Булат сырасын эчеп бетерә —Үзен генә кайта аласынмы? —Кайтам, мин өйрәнгән инде —Ярый алай булса, хуш, дустым! —Рәхмәт сина —ди сукыр Булат нидер уйланып китеп бара. Кичке вакыт Наилә белән Айзарә Булат яшәгән өй подъездыннан чыгалар Якындагы бакчага таба атлыйлар Туктыйлар. —Тапкансың син!—ди Наилә Айза- рәгә, көлемсерәп —Нигә алай дисен? —Яшәгән җире йомран оясы шикелле... —Аның каравы—яхшы күнелле егет —Үзеңә ошагач ярый инде. —Ә мин үзем кем сон? Бер алдандым, аерылдым. Подъсздан Булат чыга. Кызлар янына килә — Бик ашыктыгыз, кызлар Сөйләшер сүзләр кала бит —Бакчада гына утырып сөйләшик. Булат,—ди Айзарә —Әйдәгез, үзем дә бакчада утырырга яратам. Өчесе дә агачлар арасындагы эскәмиягә таба атлыйлар —Булат!—дип кычкыра гармун күгәреп килүче Салих. Тукталып, тавыш килгән якка карыйлар Салихны күргәч, Айзарә тиз генә кара күзлек киеп ала Салих алар янына килә —Сәлам кичке сандугачларга! —Син кая җыендын болай9—ди Булат, анын белән күрешеп —Туйга Бер генә минутка синен янга кереп чыкмакчы идем Салих эскәмиягә гармунын куя да Наиләгә карап тора. —Әллә таныдыгызмы?—ди Наилә. —Таныдым! —Сезне күргәнем юк шикелле,— ди Наилә, кыенсынып. —Симфония! —Нинди симфония? —Минем симфония! Анысы соңыннан... Минем кем икәнне белмисеңме? —Юк шул, белмим... —Хәзер белерсең, —ди Салих һәм гармун чехолын ача. —Әллә сыздырып җибәрергәме исәп? —Тынлап кара,—ди Салих, Наиләгә борылып. Гармунын җайлап тотып эскәмиягә утыра —Исемең ничек синең? —Наилә. —О. симфония! Тыңла, менә без Булат белән нинди жыр яздык! Көе минеке, сүзләре аныкы! Башкара, консерваториянең икенче курсыннан куылган талантлы композитор Салих! Салих уйнап, җырлап җибәрә Юллар да минеке. Кырлар да минеке; Кырларга җәелгән Карлар да минеке. Ә-һе-һе-е-ей! Нарта да минеке, Таннар да минеке; Нартага җигелгән Аңнар да минеке, Әһе-һе-е-ей! Хорей да минеке. Бу кыш та минеке; Күкләргә эленгән Кояш та минеке. Әһе-һе-е-ей! Тайга да минеке, Тундра минеке; Кошлар да җәнлекләр Бары да минеке. Ә-һе-һе-е-ей! Ә-һе-һе-е-ей! —Йә, ничек?—ди Салих, җырлап бетергәч. —Ошады,—ди Наилә.—Чын күңелдән әйтәм — Консерваториядән куулары гаҗәп. —Аны беләмени ул наданнар! —Бик шәп чыккан бу!—ди Булат, кызлар алдында дәрәҗәсе күтәрелүдән күңеле булып. —Ә хәзер без ашыгабыз, Булат дус, гафу! Туйда көтәләр. Гармунны төрдек! Башка вакытта иркенләп уйнарбыз Шулай бит. Наилә? Булат аның гармунын чехолга тыгарга булыша. Наиләгә Салихның болай үзен иркен тотуы ошамый да, ошый да... —Йә, шундый композитор белән туйга барасыңмы, Наилә?—ди Булат. —Мине туйга чакырмадылар —Чакырып торам бит,—ди Салих. —Кем туе сон ул? —Мин һәр туйнын табыны түрендә. Чират торалар. —Килешер микән соң?—ди Наилә. — Минем белән килешер! Ә мин Булатның дусы —Наиләне алып китимме, Булат? —Үзе риза булса, без каршы түгел... —Йә, Наилә9—ди Салих кызга — Әйт уңай сүзеңне? —Мин каршы түгел... Тик... —Нәрсә, әниең ачуланамы? —Мин туйда җырлый белмим... —Борчылма, анда җырлаучы табылыр Биеп йөрерсең, киттек! Иртәгә күрешербез, Булат! Мин сине бу йомран оясыннан чыгарам! Наилә белән Салих китәләр. —Наилә кыю инде ул. Иярде дә китте... Таңга кадәр югалып йөрмәсә ярый,—ди Айзарә. — Борчылма. Салих озатып куяр аны Утырып торыйк әле. Икесе дә эскәмиягә утыралар. —Син үзең шагыйрь дә, Мәскәүдә дә укып йөрисең... —Нәрсә ошамый? —Яшәгән урының бигрәк... —Йомран оясы димәкчесеңме? Әйт! Дусларым да шулай диләр. Үзең исәпләп кара Әгәр дә мин әнә теге мәйданны себереп йөрмәсәм, кем бирер иде мина аерым почмак? Иртәкичен физзарядка. Көндез вакыт үземнеке. Теләсәм язам, теләсәм редакциягә йөгерәм Дөрес, бүген уйланып яттым әле.. —Ни турында? —Әллә Төмәнгә кайтып китәргәме дип уйладым. —Анда кайтып нишләрсең? Җир сөрерсеңме? —Сөрермен... —Җирдә суалчан булырсыңмы? — Булырмын Туган җирдә ник булмаска? —Ә мин синең алай булуыңны теләмим. —Нәрсә киңәш итәр идең? —Мин сиңа башка эш тапсам? —Анысын уйлап карарга кирәк. —Дустын йомран оясыннан чыгарам, диде. —Болай булса, минем эшләр гел унайга китә икән бит. Кыз егетнең иңбашына сарыла. —Әкренләп бар да жайга салыныр, Булат... Булат кызны кочаклап ала: —Бүген кич шулкадәр матур күренә, сина ничек? —Мина да шулай.—дип елмая Айза- рә. Айдарнын ике бүлмәле квартиры Айдар кухняда сумкасына шешәләр тутыра Булат белән Салих керәләр. — Ишек ачык, димәк, өйдә,—ди Салих,—Хуҗа, син кайда? Кухнядан сумка тоткан Айдар чыга —Син килдеңме. Салих? —Үзем генә түгел, кунак белән. Таныш булыгыз! Айдар сумкасын куя да кулын кунакка суза. — Булат,—ди аның кулын кысып Булат —Синен белән бер күрешкән идем мин. —Тавышын таныш шул мина,— ди Айдар —Икәү сыра эчкән идек бервакыт —Яхшы кеше килгән өчен бик шатмын. Сез утырып торыгыз, мин хәзер чәй өлгертәм. Айдар кухняга юнәлә. —Утыр, Булат, кыенсынма Чыгарып куй тегене өстәлгә. Мин хәзер хужага булышам,—дип. Салих та кухняга юнәлә. Булат портфеленнән аракы алып өстәлгә куя. аннан төрелгән колбаса, ипи ала. Кухняда Айдар кармаланып йөри —Син ни эзлисен?—ди Салих — Шырпыны таба алмыйм Өстәл кырыена гына куя торган идем — Менә ич. идәндә ята,—дип Салих шырпыны алып, ана бирә — Шешә тутырганда төшергәнмен инде Утны кабызып жибәр. Салих — Хәзер гөлт итәбез аны!—дип. Салих газны кабыза, чәйнекнен суын карап кайнарга куя —Тәк. стаканнар’ Салих, оч стакан табып, кран астында юа башлый Өстәл янында Ипи, колбаса турап куелган Салих стаканнарга аракы сала —Әлегә берүзенме?—ди Айдар Булатка. —Әйе, үзем генә.. —Тот. хужа!—Салих Айдарнын кулына аракылы стакан тоттыра. Салих һәм Булат Айдарнын стаканы белән чәкештерәләр. —Йә, нинди яналыклар бар?—ди Салих. Айдарнын инбашына кагылып —Нураниядән телеграмма алдым — Нәрсә дигән"’ —Ник жавап язмыйсын, дигән. —Инде нишләргә булдык? —Өйләндем дип жавап бирергәдер Йә менә син язып жибәрерсен —Нәрсә дип? —Үлде, дип! —Тузга язмаганны сөйләмә ате! —Ярамый мина анын башына хәсрәт булырга. Әнкәй дә минем аркада җитәрлек иза чикте. Күңелсезләнеп утырмыйк әле! Салих, кунакны кара, мина салма. —Тот. Булат, дуслык өчен!—ди Салих. Алар стаканнарын тотып, тагын бер чәкәштереп алалар Эчеп куялар —Ох-хо! Булды бит бу!—ди Салих. — Булса, әйдәгез. Булат яшисе бүлмәне дә кереп карагыз Тәртипне үзе урнаштырыр Мин инде бик кирәкле әйберләремнең генә кайда ничек ятканын чамалыйм Айдар квартиры Шат кыяфәттә Булат кайтып керә. Портфелен куя Аны кабат кулына ала Аннан бер китап чыгара Карый —Кечкенә булса да китап ул! Шулай дип. Булат бераз уйланып тора Китабын тагын портфеленә куя: — Мәҗлес ахырынача сер булып калсын әле бу Кухнядан Айдар чыга — Кайттым мин!—ди Булат көр тавыш белән —Бүген иртәләгәнсең.—ди Айдар. — Сорап киттем, хәзер безгә кунаклар киләчәк. Себер киңлегедәй күңелем белән аларны кунак итә алмаммы әллә? —Кемнәр килә’’ — Берсе мине эшкә урнаштырган инженер. Икенчесе—минем кәләш Әйләнәм, шайтан алгыры' Нәсел калсын! Утыр әле. Айдар Булат Айдарны диванга утырта. үзе дә анын янына утыра: —Менә мондый план иде —Сөйлә, сөйлә... —Мина бер-ике елдан квартира вәгъдә итәләр. Айзарәнен ике бүлмәле квартиры бар. Әгәр без синең янга күчеп яшәсәк, беразга түзә алырсыңмы? —Анлап җиткермим, ул сине үз квартирына кертми әллә? —Шул арада анын квартирын машинага әйләндерергә исәп. —Хәзер анладым Теләсәгез гомер буе миндә торыгыз. —Яшибез болай булгач! Рәхмәт, картлач! Булат, сикереп торып, магнитофонны кабыза. Биеп китә: —Их-ма! Тормышның матур чагы да булыр икән!—дип кычкыра Булат. Аның шатлыгы үзенә күчкән шикелле, Айдар тора да бер урында таптанып бии башлый. —Әллә үзем дә өйләним микән?— ди Айдар —Сина да табабыз! Син яшь әле, чибәр. —Күзсез чибәр, ха-ха-ха! Салих килеп керә, ул бераз кызмача. Боларның кыланышын шаккатып карап тора. —Бас әле, бас әле, идәне сынмас әле!—ди Булат. —Сынса ямарлар әле, такта табарлар әле,—ди Айдар. —Парлап акылдан шаштыгызмы әллә?—ди ниһаять Салих. —Мин өйләнергә булдым,—ди Булат, магнитофонны сүндереп. —Яшәүдән туйдыңмыни?—ди Салих, анын белән күрешеп. —Бер ярдан икенче ярга күп йөртте мине язмыш җиле. Якорь ташларга вакыт. Син беркая да ашыкмыйсынмы. Салих9 —Бүген туйга барасы юк, кая ашыгыйм? —Алай булса син кибеткә чыгып кер, мин өйдә бераз тәртип урнаштырам. Кунаклар көтәм. Әйләнәм дидем бит! —Нәрсә алырга? Булат кесәсеннән акча чыгара. Кибет янында Айзарә белән Наилә басып торалар. —Бәхетле син, Айзарә,—ди Наилә —Ул бәхет кошы минем кулда түгел шул әле. —Тәкъдим ясаган бит инде. —Тәкъдим ясау туй итү дигән сүз түгел. Наилә көлә. —Нинди көлке таптың?—ди Айзарә. аңа сәер карап. —Элекке иренне булачак ирең янына алып барасын... —Барса сон, элеккесе белән... без хәзер дуслар гына... —Ярый әле андый дусларың күп түгел. —Үчекләшмә инде... Кибеттән сумка тоткан Дамир чыга, кызларга таба атлый. —Әнә килә дустың-җанашың,— ди Наилә. —Җитәр инде сиңа!—ди Айзарә. Кызлар янына Дамир килеп җитә: —Менә, кызлар, булды да. Озак көттермәдемме? —Озак түгел, беркем дә кумый арттан,—ди Айзарә — Кешегә буш кул белән йөрергә яратмыйм,—ди Дамир —Киттек! Алар тротуар буйлап китеп баралар. Айдар квартиры. Хужа, Булат. Наилә, Айзарә, Дамир—өстәл янында ашап- эчеп утыралар. Дамир стаканын кулына ала: —Мина сүз бирегез әле! —Әйдә Дамир, әйтеп җибәр! —Барыгыз белән дә танышуга бик шатмын,—дип башлый Дамир — Бигрәк тә Булат өчен. Мәскәүдә укуын тәмамлап кайтуы да зур уңыш Безнең арада яна кеше булса да. тормышын җайга салып бара Ул Айзарәгә тәкъдим ясаган, монысын да сер итеп калдырмыйк. Бик күңелле хәбәр. Шундый татулык, бергәлек өчен күтәрик әле. дуслар! —Килешәбез' —Матур әйттең! —Йәгез!—ди Дамир. Рюмкаларын чәкәштерә башлыйлар. Тротуардан, бераз чайкала төшеп, Салих атлый. Ул сумка тоткан. Салих чәчәк сатып торучы апа янында туктала. —Иң матурын сайлап бир әле. апа,— ди Салих, кесәсеннән акча чыгарып — Минем дустым өйләнә. —Чәчәк кызганыч түгел, илтеп җиткерә алырсыңмы, егет?—ди чәчәк сатучы —Минме? Аның өчен бакчасы белән күгәреп илтә алам. Бу дөньяда шагыйрьләр сирәк өйләнәләр. —Ләкин бер генә тапкыр түгел, әйеме?—ди апа, елмаеп. —Анысын белмим,—диде Салих. Чәчәкләр сайлап ала. Чәчәк сатучыга акча суза. Айдар квартиры Өстәл артында Айзарә белән Булат, Наилә. —Күпме түлисен хужага?—ди Айзарә. —Ул акча алмый. Үзем торганга да канәгать Ялгызына күңелсез —Берәр музыка җибәрик әле,—ди Наилә. —Хәзер без аны!—Булат өстәл артыннан чыгып, магнитофон эшләтеп җибәрә. Шуннан ул елмаеп Айзарә янына килә, анын кулыннан тота, биергә алып чыга. Айдар кухняда чәйнек кайнаганны көтеп басып тора. Балконнан залга Дамир керә: —Кара әле боларга, Наилә, нинди матур пар! Айзарә белән Булат бәхетле Биюләрен дәвам итәләр —Күз тимәсен боларга,—ди Наилә, серле елмаеп. — Буйлары да килешкән, уйлары да. —ди Дамир.—Әйдә Наилә, күрсәтик әле бер үзебезнең талантны! Дамир белән Наилә парлап бии башлыйлар. Салих килеп керә Үз-үзе белән сөйләшә. —Рәхмәт бу йортка, минем өчен ул һәрвакыт ачык. Салих ишек янында тукталып, беравык биючеләргә карап тора да Дамирны танып ала. —О-о! Дамир! Син дә мондамыни’’ Бир әле кулынны! Дамир аны күреп биюдән туктый Салих өстәл янына килеп, сумкасын куя да Дамирга кул суза. -Ничек болай озак күрешмичә яши алдык соң әле без9 Дамир анын белән теләр-теләмәс кенә күрешә Салих, бераз сәерсенеп. Наиләгә карап тора. Булат белән Айзарә дә биюдән туктыйлар -Кайтып житгенме. Салих дус1— ли Булат Салих бераз ни эшләтергә белми аптырап торгач, кулындагы чәчәкләрне өстәлгә куя: -Дамир, син нигә үз хатынын белән биемисен'* Нигә минем симфонияне сайладың9 Матур булгангамы’ Әнә. Айзарән белән бие син. үз хатыныңны кулыңнан ычкындырма! Булат әлегә анын сүзләрен аңлап җиткерми, бер Дамирга. бер Аизарәгә карап тора. —Хәзер үк чыгып кит моннан, айныгач сөйләшербез!—ди Салихка Дамир, кырысланып —Син минем белән шулай сөйләшәсеңме9 —Ә ничек сөйләшергә тагын исерек белән9 —Ә беләсеңме, Дамир, син бәхетле булсын дип. мин Айзарәне сина калдырдым. Үзем бәхетсез булып калдым Икегезнен бәхете өчен туегызда тост күтәрдем һәм шуннан айный алмадым —Монда берәр кеше берәр нәрсә аңлыймы?—ди Булат, үз-үзе белән сөйләшкән сыман —Салих, гафу ит Мә эчеп җибәр әле, җиңелрәк булыр Бәлки айнып та китәрсен —ди Дамир һәм Салихка стакан суза Салих инде Дамирга битараф кыяфәттә —Менә Наилә айнырга кушса, иртәгәдән айныйм, и баста! —Салихым, айны!—диде Наилә Салих, өстәлдән чәчәкләр сайлап, кызга суза.—Иртәгәдән син мине гел айнык күрерсең Бу сина. Салихым дигән өчен! —Рәхмәт. Салих,—ди Наилә, чәчәкләрне ала. Салих беравык Айзарәгә. аннан башкаларга карапкарап тора да кырт борылып чыгып китә —Син мина үпкәли күрмә,—ди Дамир, Булатка якын барып Булат үз-үзе белән сөйләшкән шикелле генә әйтеп куя: —Әллә аңладым, әллә аңламадым —Нәрсә анламадын9—ди Дамир — Аңладың —Себер урманындагы поши шикелле сизгер идем бит мин Дамир Булат белән килешергә уйлый —Төкер әле өч көнлек дөньяның ваклыкларына, дускаем* Сөйләшербез. Егетләрчә килешербез — Егет түгел инде мин югыйсә — ди Булат, көлемсерәп Кухнядан Айдар чыгып килә —Чәй кайнады —Хәзер эчәрбез.—ди Булат һәм үз уена бирелеп, читкә борыла —Дуслар булып калырбы з —ди Дамир, бу киеренкелекне йомшартырга теләп Кызлар кайсы-кайда басып тора, күзләре Булатта. Айдар Булатның бүгенге хәлгә карата бер унайрак сүзен көтә. Булат кискен генә Дамирга борыла: —Пошел вон! Дамир югалып кала. Әле Наиләгә, әле Айзарәгә карый. Аннан Булатка: —Тукта, кызма әле... Булат?—ди. Кызлар да бер-беренә карашып куялар. Хәзер Булат аларнын барысына игътибарсыз сыман: —Пошел вон!—дидем мин сезгә. Дамир сөйләшүнең уңайга бармасын аңлый. Горур кыяфәт ала: —Нам везде дорога!—ди һәм чыгып китә. Айзарә, ярдәм сорагандай, Наиләгә карый Наилә «минем монда ни эшем бар?» дигән сыман җилкәсен сикертеп куя. Айзарә Булат янына барып аның иңбашына кагыла: —Син артык кызып киттең бит әле. Булат читкә тартылып куя. —Үз хатынын кияүгә биреп йөри ич... Инде бу чаклысы беленгәч... —Без аны сер итеп сакларга җыенмадык та... —Анысы турында да сөйләшеп куйдыгызмыни?—ди Булат —Сөйләшсәк ни булган? — Берни дә булмаган,—ди Булат һәм башы белән ымлап ишеккә күрсәтә Бу ымнан гарьләнгән Айзарә әйберләрен җыя. Нәрсәсендер алып кечкенә сумкасына тыга: — Бигрәк ученый булып китәсез кайчакта! Йомран оясында яшәгәнен оныткан... — Пошел вон!—Бу вакытта Булат үчекләнгән аю кыяфәтенә кергән иде —Әйдә тизрәк,—дип, Айзарә Наиләнең кулыннан тота —Ботарлап ташларга да күп сорамас бу—Бүгенге хәлләргә үзе гаепле шикелле кыенсынып торган Наиләне квартирдан өстерәп диярлек алып чыгып китә. Беразга тынлык урнаша, бу тынлыкны Айдар бүлә: — Бу дөньяда ниләр булмас...—ди Булат һәм Айдар янына килә.—Әйдә, тыныч кына берне салып куйыйк әле Бу дөньяда кешеләр... —Нәрсә кешеләр?... —Бөтен Себерне сыйдырган күңел барын да сыйдыра дип уйлаганнардыр инде... Булат Айдарны табын янына алып килә, утырта: —Хәзер, хәзер!—Булат торып кухняга китә. Анда чәй ясый да залга чыгара. — Менә синең яраткан чәең!—ди Булат, чәйне Айдар алдына куеп. —Рәхмәт. Булат,—ди Айдар. Булат кулына стакан ала: —Бераз тотасыңмы катысын, Айдар дус? —Юк... Син үзең генә... Булат эчеп куя, капкалап ала. уйланып урыныннан тора. Айдар аның урыныннан торуына игътибар итә, чәен читкәрәк куя: —Нәрсә, Булат? —Салих анда буталып йөрми микән, карап керәм.. —Ярый, мин сыйлана торам Айдар.—Чәенә үрелә. Тротуардан, кечкенә чемодан тоткан Нурания килә. Аның каршысына, якындагы йорт подъездыннан чыккан Дамир очрый: —Алланың кашка тәкәләре диярсен! Декламация язып дәрәҗә күтәрә! Рәхмәт юк! Төкерәм мин андый вәгазьгә' Нурания, үз-үзе белән сөйләшеп барган Дамирны сәер караш белән озатып кала. Ул кулындагы кәгазьгә карап ары китә. Аның каршына Айзарә белән Наилә очрый. Наилә алга карап тын гына атлый. Айзарә исә, кулларын бутап сүзен дәвам итә: —Аңа ни кирәк тагын? Йомшак түшәк, тәмле пилмән көтә—шуна да риза түгел! Нурания өй подъездына якынлаша. Подъездан Булат чыга. Нурания кәгазенә карый һәм тынычланып кесәсенә тыгып куя. — Кая китте икән бу?—ди Булат, тирә-ягына каранып һәм Нуранияга эндәшә: —Туташ, сез бу тирәдә берәр сәер кеше күрмәдегезме? —Күпләрне күрдем,—ди Нурания.- Бар да сәер тоелды. —Озын бармаклы, үз-үзе белән сөйләшә, алпан-тилпән килеп атлый...— ди Булат, үзенчә аңлатырга тырышып — Кыяфәте белән— егетләрнең асылы... —Үз-үзләре белән сөйләшкәннәрне очраттым, бармакларына игътибар итмәдем, асыллыклары күзгә чалынмады,— ди Нурания. Булат тирә-якка карана һәм шатлыгыннан кычкырып ук җибәрә: —Әнә тора! Ирексезләп Нурания да ул күрсәткән якка борылып карый. Ерак булмаган агачлык арасында, бер агачка башын терәп Салих баскан. Булат анын янына ашыга. — Бөтен кеше саташкан, ахры, монда,—дип. үзалдына сөйләнеп. Нурания подъездга кереп китә. Айдар ике кулы белән яңагына таянган килеш уйланып утыра Авыр сулап куя. Уйларына бирелеп җырлый башлый, ишектән Нурания кергәнне дә сизми кала: Шахтер егет күмер кисә. Вак-вак итеп кисәген. Гомерем бетеп таш басмаса. Ташламам, җанкисәгем Нурания чемоданын куя да стенага сөялә. — Мөмкинмс? Айдар ишектән керүчегә артык игътибар итмичә генә, уйларыннан арынырга теләмәгәндәй сөйләнә: —Минем ишекнең һәрвакыт ачык икәнен беләсез бит... Кем ул? —Мин бу.—ди Нурания Айдар бер мизгелгә генә катып кала, басарга тырышканда таягы идәнгә тәгәрәп китә... — Кем?—ди ул. ниһаять, аягына басып. —Нурания... — Нурания., төш дисәм —Төш түгел... Мин бу. Айлар өстәл артыннан чыга, ишек ягына бер-ике алым ясый Нурания ана таба атлый. —Нурания. . Мин бит менә шундый хәлдә.. —Мин беләм. —ди Нурания һәм Айдарның кочагына сыена —Хәбәрең булмагач, миннән ваз кичкәнсең дип уйлаган идем... Онытырга тырыштым, оныта алмадым —Нурания. —Әйт. кадерлем... — Мии синен хәтердә күзле Айдар булып калырга теләгән идем. —Минем күңелемдә син шул ук. Элек ничек булсаң, хәзер дә шулай —Нигә сина сукыр имгәк? —Син күрәчәксең әле —Әгәр мин —Нәрсә әгәр? -Әгәр мин бервакытта да күрмәсәм?.. —Ул чагында син мине тавышымнан танырсың. —Әллә., син минем янга бөтенләйгә килдеңме. Нурания* —Бөтенләйгә.. Салих белән Булат керәләр Кочаклашып торган Нурания белән Айдарга гаҗәпләнеп карап торалар. —Ай. гафу итегез.—ди Нурания, аларны күреп Айдар кемнәр кергәнен аңлап ала да елмаеп дусларына эндәшә: —Булат, синме9 — Мин. Салих белән. —Таныш булыгыз, дуслар, бу минем Нурания. Ул минем янга килгән, бөтенләйгә... Шуны ишеткәч. Салих айнып китә, өнсез кала. Күпме сагыш, күпме юллар, күпме тилмерүләрне кичергән Булатның күзенә яшь тула Күңелендә «Манси җыры», шул җырга Салих язган көй янгырый башлый. (Бирегә Булатның Томандәге тормышыннан Бер кыска эпизод кертү мамкин иде. Тик финанс ягыбыз безгә Томәнгә барырга. Булатның андагы эзләрен күрергә мөмкинлек бирмәде Әсәр ул кыска эпизод кермәгәндә дә бөтенлеген югалтмый, безнеңчә. ..). Шактый еллар үткән. Жәй ае Булат Казанның -Ирек» мәйданында Үзе кар көрәп йөргән җирләрне күздән кичереп басып тора Бераздан әкрен генә китеп бара. Булат каршына бала арбасы этеп бер яшь хатын килә Узып барышлый Булат аны танып ала. —Зөбәрҗәт!—дип эндәшә Булат Зөбәрҗәт туктый да ана борыла. —Булат9 ! —Мине танып булгач, артык картаймаганмын күрәсен —Тагын ла карала төшкәнсең, шул гына. —Анысы гаҗәп түгел Минс кара Булат дип йөрүчеләр дә бар — Менә —ди. сүзен дәвам итәргә жай тапкан шикелле, Зөбәрҗәт—Бу— минем кечкенәсе —Олысы ничәдә9 —Унбер яшьтә —Узган вакыт —ди Булат. —Ә синен сон? — Минем үз балаларым булмады шул Хатынымның икс баласы бар. Зурлар инде Үскән саен үземә охшыйлар —Кайда яшисез, Булат? —Төмәндә. —Һаман килеп-китеп йөрисеңме? —Әйе, яна китабым чыкты, шуны алырга килдем. Булат портфелен ача, аннан кечкенә китап ала да Зөбәрҗәткә суза. —Мә, Зөбәрҗәт, истәлек булып калсын. Язып тормыйм. Ирен сораса, сатып алдым диярсең... —Рәхмәт,—ди Зөбәрҗәт, китапны алып. —Ярый, сау бул, Зөбәрҗәт,—ди Булат, китәргә әзерләнеп. —Булат, син миңа үпкәләмисеңме?— ди Зөбәрҗәт. —Юк, Зөбәрҗәт, юктыр. Үпкәләр күптән онытылды инде,—ди Булат һәм әкрен генә китеп бара Зөбәрҗәт Булатны ул халык арасына кереп югалганчы карап тора. Казан вокзалы. Төмәнгә китүче поезд туктаган. Юлчылар берәмберәм поездга утыралар. Бер вагоннан Булат чыга. Шул вагон янында, читтәрәк сөйләшеп торган дуслары килә: —Урын алып чыктым,—ди Булат. Озатучылар арасында ике язучы. Нурания белән Айдар. Салих. — Китүе күңелсез түгелме?—ди Салих. —һәй. дускай, килеп-китеп өйрәнгән инде мин Аерылу моңсу, кәнишне... —Син мина сөйләгәннәреңне онытма, язу белән җибәр Көйләре башымда бүген үк чынлап тора,—ди Салих. —Жибәрәм, Салих, жибәрәм! —Безгә дә хат язарга онытма,—ди Айдар. Булат һәрберсенә кул биреп, саубуллашып чыга. — Мин сезне, дуслар, Төмәндә көтәм. вәгъдәгез бар. Сопраны күрсәтермен,—ди ул, язучыларга карап Безнең як ул—язучы өчен бетмәс байлык һәм яңалык. —И. Булат, без барып җиткәндә Себер татарларының аерым республикасы төзелеп бетүе дә ихтимал,— ди бер язучы. — Барабыз,—ди икенчесе.—Ул чагында Булат безне республика гимны уйнатып каршы алыр —Озакламыйсыз, мин чакыру белән—киләсез! Радиодан диспетчер белдерүе яңгырый. —Хөрмәтле пассажирлар! Беренче юлдан Мәскәү—Төмән поезды кузгала, сак булыгыз! —Дуслар, миңа карап тынып калдыгыз! Күтәрегез башларыгызны!—дип, Булат шигырь укый башлый: —Карамагыз әле миңа болай, Карамагыз миңа «кара» дип. Поезд кузгала, проводник кычкыра: —Әй, егет, портфелеңне алып китәм бит! —Асылымда Иртыш өстендәге, Ак метеор кебек мин—ак бит! Поезд төрле җирләр, төрле вокзаллар аша бара да бара. Яңгыр кар белән алышына, кар—яңгыр белән. Төмән вокзалы. Поезд килеп туктый... Вагоннарның берсеннән соңгы кешеләр булып Булатны Казан вокзалыңда озатып калган язучылар төшәләр Алар янына бер егет килә. —Яхшы гына килдегезме9—дип күрешә ул кул биреп. —Шактый озак килдек,—ди язучыларның берсе. —Шөкер, килеп житгек,—ди икенчесе. —Әйдәгез машинага,—ди каршы алучы. Язучылар ана иярә —Утырыгыз,—ди каршы алучы, машина ишеген ачып —Башта эшебезнең иң мөһимен башкарыйк. Машинаның арткы тәрәзәсе янында чәчәк бәйләмнәре. Машина Төмән урамнары буйлап чаба. «Манси җыры» яңгырый. Каберстан. Чәчәк бәйләмнәре күтәреп, каберләр яныннан ике язучы белән каршы алучы узалар. Алар бер кабер янына килеп туктыйлар. Кабер ташында—Булатның рәсеме, исеме. Туган, үлгән еллары язылган —Соңладыгыз шул, дуслар,—ди каршы алучы, уйчан кыяфәттә. —Тормыш ашыктыра да ул...—ди язучыларның берсе. —Соңга да калдыра,—дип өстәп куя икенчесе. 1996