Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек жәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә. Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында «.итли уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтижәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый. Шул уңайдан "Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәжәгать итә: —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап житми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Айдар Хәлим: 1 «Соңгы ун-унбиш елда...» дисез. Мөмкинме?? Монда бит эпохалар—чорлар алышынды! 1985 сл белән 1995 елны сез чагыштыра аласызмы'.’ Сорауны соңгы ун ел белән чикләү дөресрәк булган булыр иде Димәк, сез бәясен күрәсе килгән чор 1985 елдан башланган булып чыга Бу чорда, әгәр басылып чыгу еллары 1985-тон дә түбәнгә тәгәрәмәсә, (тикшереп, чагыштырып торыр мөмкинлегем юк) Ибраһим абзый Салаховның «Тайгак кичү» романы һәм хикәяләре, хикәяләреннән бигрәк тә «Аргамак» журналында татарча һәм урысча басылган «Намаз» хикәясе. Миргазиян абзый Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» повестеннан дә тәэсирлерәк әсәр укыганымны хәтерләмим. Тагын да булган булса ярар иде дип Ходайга зарый кылам Туксанынчы еллар башыннан алып караганда, бу чор әдәбиятында, аңа үземнең дә шактый катнашым булганлыктан, тирән һәм гадел бәя бирә алмам кебек 1994 елда Чаллының үзәк мәйданында Чечняда башланырга торган сугышка каршы сәяси ачлык вакытымда «Казан утлары» журналында әлегә билгесез Тәбриз Мөбәрәковнын •Хатирәләр аланы» дигән повестен укыганым, шунда ук хәлсез кулларым белән «Ватаным Татарстан» газетасына беренче аваз салганым хәтердә Тетрәтте ул әсәр мине! Бүтән бер генә дә әсәр алай тетрәтә алмады Кызганыч, даһилыгы белән ихлас, ихласлыгы белән даһи бу каләмдәшебез озак та үтми дөнья куйды Аяз абзый Гыйләженнең «Балта кем кулында'.’». «Йәгез, бер дога» әсәрләрен ярыйсы гына кызыксынып укысам да. алар мина, нихәл итәсең, тетрәнү китермәде. Әгәр моннан егерме ел элек чыккан булсалар, мин тетрәнгән булыр идем. Әйе. әдәбият шундый кансыз нәрсә инде ул. Каныңны суыра, алмашка канны бик сирәк очракларда i ына бирә. Дөрес, кайбер заманнарда бу алмаш канны аңардан ярамсакланып, теләнеп, юмакайланып, тәлинкә тотып га ала алдылар Аллага шөкер, андый заманнар үтә шикелле Хәер, ул татарда үтте дигәч то. егерме елдан сон гына үтәчәк әле Роман. повесть, хикәя дип тамгаланган бик күп әсәрләрне укый башлыйм да, теле, сурәтләү чаралары ярлы булса, сюжеты мавыктыргыч булса да, укудан туктыйм Шулай да Миргазиян Юнысның «Соңгы сулыш»ын яратып укуымны әйтми китә алмыйм Казаныш дип бәяләнү өчен әсәр тетрәтергә тиеш Ул татарның, заманның үсеш, йә булмаса чигенеш тенденциясен ачып кына калмаска, көтмәгән сюжет нигезендә нечкә сурәтләү чаралары, ихлас идея. соклангыч тел белән без күргән дөньяны чалканы белән әйләндереп салырга тиеш. «Прусты» яхшы әсәр булу гына җитми казаныш дип тамгалану өчен Күрәсез, таләпләр шактый югары Шуңа күрә минем бәяләрем күпләрнең бәяләре белән тәңгәл килмәве дә мөмкин. Тәңгәл килмәүдә башка сәбәпләр дә бардыр Аларның беренчесе: соңгы елларда әдәбиятыбызда урнашып алган төркемчелек һәм әшнәчелек. Бер-береңне мактап, премия алып бирүдә катнашу. Моның әдәбиятка нинди «катнашы» бар? Икенче сәбәп: безнең әдипләребезнең үзләреннән башка әдипләрне укымавы. Нәтиҗәдә, әсәргә белеп түгел, күз йомып бәя бирү йоласы тормышыбызга сипләнеп калды. Мин үзем «Казан утлары», «Аргамак», «Идел», «Мирас» журналларын энәсеннән җебенә кадәр укып барырга тырышам. Үз бәяләремдә шундагы мәгълүматка таянам. Шунысын да беләм. бүгенге татар әдипләренең 98 проценты «Аргамак» журналын укымый. Ә менә шул 98 процент бүгенге әдәбиятыбызга бүгенге бәясен бирергә һич тә тартынмый. Кызганыч, әлбәттә Шуңа күрә, әйтергә бурычлымын; Татар дөньясының иң кызыклы, иҗтимагый тормышыбызның теоретик һәм гамәли бердәмлеге журналына әйләнгән «Аргамак» журналын укып бармый торып, бер генә әдибебезнең дә бүгенге татар әдәбиятына бәя бирергә хокукы юк! Өченче сәбәп тә бар: без бит. ни дисәң дә... теге... шул., провинциядә яшәгән кеше буларак, барысын да күреп бетермәвебез мөмкин. Драматургиядә мин соңгы унбиш елыбыздагы ачышыбыз итеп Фәүзия Бәйрәмова тудырган драматургияне атыйм. Такташка багышланган «Атылган йолдыз» пьесасы аның үзәген тәшкил итә сыман. Заманында Фәүзиянең бер-ике пьесасы сәхнәгә чыгып, күз ачып йомганчы сәхнәдән алып та ташланган иде. Безнең сәхнә сәнгатебезгә әле Фәүзия Бәйрәмова драматургиясен ачасы бар Аның 1998 елда Татарстан китап нәшриятында «Безне онытмагыз* дигән исем астында аерым җыентык булып басылып чыгуы күңелле күренеш. Димәк, бүген ташка басылганны киләчәктә сәхнәгә куючыбыз, иншалла. тыбылыр Бер караганда, әдәби тәнкыйть тә прозага карый һәм әдәби тәнкыйть тә, әгәр ул олуг талант һәм ихласлык белән башкарылган булса, укучыны тетрәтә ала. Безнен барлы-юклы тәнкыйтьчеләребез соңгы елларда, башкортларга ияреп булса кирәк, прозага ябыштылар. Хәтта тәнкыйть учагындагы утны саклап килгән күренекле тәнкыйтьчебез Мансур Вәли дә тырышып-тырмашып хикәяләр яза башлады. Шулай итеп, барлы-юклы традицион тәнкыйтебез сүнеп калгандай булды. Әмма ул үлмәде. Шул ук Фәүзия Бәйрәмова «Аргамак» журналының 1995 елгы унберенче санында басылган «Үтерелгән пәйгамбәр» мәкаләсе белән татар дөньясын чын-чыннан тетрәтте. Ул Такташ фажигасен алтмыш елдан сон сирәк хәбәрдарлык, сирәк талант белән ачып салды, бөек Һадиебыз турында алтмыш ел көтелгән сүзне әйтеп бирә алды һәм әле татарда чын әдәби тәнкыйтьнең була алуын раслады. Бу мәнге «иске» матдәгә бүгенге күзлектән карап куркыныч бәя бирү иде. 1998 елда әлеге мәкалә язучының публицистикабызга зур өлеш керткән «Дәверләр күчешендә» дигән китабында да дөнья күрде. Шигъриятебездә соңгы елларда ачышлар, минемчә, байтак булды Әмма дә. кызганыч, аларга вакытында бәя биреп баручы тәнкыйтебез юк. Йә. әйтегез, Рифгать Закировнын «Моңлы гамь» поэмасы чын-чынлап казаныш булмадымы9 Мәрхүм Рәшит Әхмәтҗанның «Ачлык вахтасы» дип аталган шигырьләр Гөләндәме казаныш булмадымы? Укучылар Чаллыда яшәүче үзенчәлекле шагыйрь һәм философ Габделнур Сәлимнең 1992—1995 елларда «Аргамак» журналында, 1996 елда «Идел» журналында чыккан «Карлыгач балчыгы». «Бәгырь-әзер». «Кояш сабы», «Ике ук арасы», «Карусыз каурый» шигырь Гөләндәмнәрен, әгәр алар укыган булсалар, онытмаска тиешләр иде. Гөләндәмнәрнең исемнәренә генә игътибар итегез! Туймазыда яшәгән рәссам һәм шагыйрь Хәмит Латыйпов, минемчә, туксанынчы еллар татар шигъриятенең ачышы булды. Күптән түгел Татарстан Рәссамнәр Ширкәте Казанда аның картиналар күргәзмәсен оештырды. Шулай ук бу шагыйрьне дә «Аргамак» журналы ачты Хәмит Латыйпның шагыйрь Габделнур Сәлим (Хәбип Наҗар) редакциясендә аерым китап булып чыккан шигырьләре («Жир һәм Күк») мәңге сагындырып яшәү көченә ия. «Шәүләләр» шигырендә ул менә нәрсә ди: Атлар чаба далаларда Дала чумган тузаннарга Уйлар чаба тарихларда Кара кошлар офыкларда Алтын Урда курганнарда Чаба гасыр җиһаннарда Чор белән чор томаннарда Каннар исе кылганнарда Гөрләп торган шәһәрләре Нур эчендә шәмдәлләре Кая киткән дәүләтләре Болытларда шәүләләре Минемчә, туксанынчы еллар татар шигъриятен менә шушы адәмнәр тетрәтте Габдулла Тукай исемендәге бүләк ияләре булып менә шушы дүрт шагыйрь калкырга тиеш иде. Әмма шигърият һәм бәя аерылды, чөнки бәя бирүчеләргә белем җитми иде. Әлбәттә, кемдер бу исемлеккә тагын кемнәрнедер өсти ала Шул ук вакытта бу чорда чиста тәнкыйть тә. чиста публицистика да булмаган яңа жанр барлыкка килде. Мин аны рухани публицистика дип тә . вәгазь-нәсыйхәт дип тә атый аламдыр. Әмма боларның берсе дә төгәл түгел Укучылар гафу итсен, ул жанр әлегә бары тик бер генә басмабызда—һаман да шул «Аргамак» журналында гына тернәкләнеп килә. Бу жанрның бары тик Чаллыда яралуында да бер билгеле ■закончалык бар. Ул—Чаллының милли һәм рухани яктан күптән инде уянган төбәк булуы. Татар үзенең кыргый мәҗүсилегенә каршы көрәшне беренче булып бирелә башлады. Әгәр кемдер ышанмый икән, журналның былтыргы 11-12 санын ачып анда Фәүзия Бәйрәмованын «Алышыну». Хәбип Наҗарның «Аллаһ юлы» дигән әсәрләре белән танышырга тиеш. Укучы аларны кат-кат укыячак Укыган саен аларга тирәнрәк төшенәчәк. Бәйрәмованын «Казан утлары»нын былтыргы 9-10 саннарыңда «Тәгәри китте йомгагым» әсәре дә шушы жанрга керәдер ул. Алар Үктәбер инкыйлабы алдыннан, тарихи таләп булмаганлыктан, туарга өлгерә алмый калган, бары тик сиксән еллык коммунизм чорында татар-болгар өммәте мөселманнан янадан кыргый мәҗүсилеккә әйләнеп кайтканнан соң гына туу сәбәбе барлыкка килгән ретроспектив жанр әсәрләре. Боларны гадел бәяләү, аларның милләт масштабындагы әһәмиятен тану өчен бүгенге татар тарлыгыннан арынырга кирәк. Кем белә, моның өчен бәлки үзенә бер чорны тәшкил итәчәк бер буын кирәк булачактыр Мондый әсәрләрдә заман тенденциясе төп ачышны тәшкил итә. шушы тенденция исәпкә алынган һәм бу яңа жанр гамәлдәге проза жанрына кертелә алган хәлдә. Фәүзия Бәйрәмованын «Алышыну». «Тәгәри китте Йомгагым». Хәбип Наҗарның «Аллаһ юлы» әсәрләре, һичшиксез, туксанынчы еллар әдәбиятының казанышлары дип кабул ителергә хаклы 2. Туксанынчы еллар татар әдәбиятының уңай сыйфатлары итеп дистә еллар буе басылмый яткан бай мирасыбызны кире кайтару, «үзгәртеп кору һәм демократияләшү» чоры нәтиҗәсендә башланган «йөзен ачып салу» (разобла чителный) сыйфатларын күрсәтеп буладыр Соңгылары безгә, тагарга хас булганча «арттан торып, соңыннан күреп алып» булса да диссидентлык рәвеше алу. тоталитар режим явызлыкларын селкеп салырга омтылуга бәйле иде Әмма бу сыйфатлар да иҗтимагый ан җимеше буларак, үткән заманда, ягъни «Үз чорында» тулаемы белән тарих хакыйкате тәгәрмәченнән изелүне узмагач, ягъни иҗтимагый ан фактология- сенә сеңеп калмагач, безнең иң яхшы дип исәпләнеп киткән әсәрләребезгә дә ниндидер сәрхүш җинелчәлск. «аптырамагыз, заманында чабатага киндерәне без дә иштек аны» кебегрәк тойгы белән сугарылган иде Нәтиҗәдә, яу үткәч яугирләр дә җиңүчеләр лә күбәйде 1930—1980 елларда чит илләрдә түгел. СССР диеп аталган «уз илебездә» тагар язучысы тарафыннан язылып, басылмый яткан диссидент әсәрләребез бөтенләй диярлек («Тайгак кичү» романын исәпләмәгәндә) булмаса да туксанынчы елларда без барыбыз да диярлек «диссидент әдип булганлыгыбызны» расларга керештек. Гомерләрендә дә обкомда булмаган кайбер әдипләребез татар милләте хокукларын яклап обкомнан чыкмый яткан булганнар икән, ләбаса! Бу инде язучыларыбызның жаны да, нәкъ милләтебезнеке кебек, чуар булуын раслый торган сыйфат иде. Туксанынчы еллар башыннан безнең нәфис әдәбият заман сулышы, публицистик тын алыш белән сугарылды. Биредә баетылды дип кенә әйтү аз Уңай сыйфатларның берсе шулдыр Бу урыс әдәбиятында, дөнья әдәбиятын инде әйтеп тә тормыйм, күптән билгеле ысул иде Мондый ысул белән язылган әсәрне укучы берьюлы ике тапкыр «ышанып» укый: нәфис сурәтләр бер тапкыр ышандырса, документальлек һәм заманчалык ике тапкыр ышандыра. Мин бу җәһәттән тагын да Фәүзия Бәйрәмованын туксанынчы еллар башында беренче булып «Аргамак» журналында чыккан «Карурман» романын телгә алыр идем. Роман бер сулышта заманның кайнар сулышы белән өртелеп язылган. Никадәр көчле әсәр ул «Карурман»! Укучылар Бәйрә- мова исемен еш телгә алуда гаепли күрмәсеннәр иде. Монда бернинди дә очраклылык юк. Әдәби процессны җентекләп күзәтеп барган кеше мине анлар сиксәненче- туксанынчы еллар безнен әдәбиятта Фәүзия Бәйрәмова еллары булды шикелле. Дистәгә якын повесть, хикәяләр, пьесалар, әдәби тәнкыйть, публицистик мәкаләләр, дини-рухани вәгазьләр, шигырьләр Мин моның өчен бик тә куанам! Ул бит безнең әдибәбез, хатын-кыз сенлебез! Бу чорда бездә Фәнзаман Баггал исеме белән сәяси фельетон жанры янарып, ныгып алды Ркаил Зәйдулла исеме белән кыска милли хикәяләр тамыр җибәрә башлады Милли мирасыбызны кире кайтаруда «Мирас» журналы искиткеч күп эшләде. Әдәбиятчыларыбыз Миркасыйм Госман тырышлыгы белән Габделҗәббар Кандалый академик күләмдә милләтебезгә кайтса, Зөфәр Рәми ярдәме белән унтугызынчы гасыр азагы—егерменче гасыр башында иҗат иткән дистәләрчә шагыйрьләребез кире әйләнеп кайтуга иреште. Татар әдәбиятын гасырлар буе артка сөйрәп килгән сыйфат— ул шәхесне кол дәрәҗәсенә төшергән тыйнаклык. Бу куркаклык, төшенкелек, бар нәрсә белән килешә торган мич башы тыйнаклыгы. Безнең әдәбият татар кешесендә шундый тыйнаклык тәрбияләп, егерменче гасыр азагында төп башына утырды. Туксанынчы еллар башында көрәшеп алган мөстәкыйльлекне туксанынчы еллар уртасында жинел генә «сатып җибәрүебездә» бер Илбашынын гына түгел, барлык татар җәмгыятенең, ягъни татар тел, әдәби сәнгате тәрбияләгән алып баручы көчнең— Милләтнең дә гаебе зур. Татар әдәбияты тәрбияләгән коллык тойгысы иҗтимагый тормышта, сәяси көрәштә үзен нык сиздерә. Безнең иске әдәбият яңартыла алмаслык дәрәҗәдә искерде Ул безләрне тәрбияләп, үзенең бурычын үтәде. Безнең бурыч инде яңа көрәшчел, кара көчләргә каршы торучы, урысча әйткәндә, сопротивленческий әдәбият тудыру. Туксанынчы еллар башыннан, тирәннән аңлап, мин шушы бурычны тормышка ашыру эшенә тотындым дип авыз тутырып әйтә алам Коллык, колчылык сыйфаты безнең йөрешебезгә, сөйләшебезгә, җәмгыятьтә үз-үзебезне тотышыбызга да сеңгән Коллык сыйфаты тәрбиясендә үскән профессорларыбыз һәм укытучыларыбыз мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында балаларыбызны иске коллык әдәбиятында ничегрәк кол булырга өйрәтәләр. 3. Киләсе гасырда әдип бары тик намус авазы гына булып калырга тиеш' Акча колы, мактау колы, путалы исемнәр колы булудан туктаганда гына татар әдәбияты яңа Тукайлар белән байыячак Рәдиф Гаташ: Дөресен әйтим, минем бу язма һич кенә дә югарыдагы сорауларга—анкетага төгәл җавапларга дәгъва итми. Нигәме9 Артык текә-кискен итеп куелган ул сораулар, мөгаен Әле тәнкыйть, җәмәгатьчелек, әдәбият тарихы, аннан Вакыт галижәнапләре үз сүзен әйтмәстән элек, ничек итеп чорның иң күренекле әсәрләре, калку исемнәр, дип катгый билгеләмә бирергә мөмкин9 Минем карашка, сонгы ун-унбиш ел эчендә уңышлы әсәрләр, танылган исемнәр булса да, күп еллар буе ижат итүче, бүгенге әдәби процесста да шиксез абруе, саллы сүзе-эше булган олуг узаман әдипләрдән башка узмагандыр бу вакыт! Бу— барлык жанрларга да карый. Әйтик. Аллага шөкер диик, әле арабызда булган Гомәр ага Бәширов. Әмирхан ага Еники кебек аксакалларыбызнын ыгы-зыгылы, хәтта зилзиләле бу дәвердә дә күзләре һаман үткен, жете. сүзләре—һаман якты акыллы, чын сәнгатьчә үтемле булуын кем инкарь итәр? Әйе, Әмирхан аганың «Кояш баер алдыннан» кебек әсәрен укысалар? һәм аннан сон да каләмен куйганы юк өлкән әдипнен: һәр сүзе фәһемле, фикерле, олпат акыл ияләренә хас сабыр, кайчакта бәхәсчән, даулы, ә кайчак Дәрдемәнд, Тукайларныкы кебек, тирәннән, бик ерактан килгән моң белән күп мәгънәле, яшерен агымлы ул. Телемдә бу остазга карата күптән әйтәсе килгән сүзем тибрәлә: бу олуг корифей-әдипнен ижаты—үзе үк шигырь ул. әйе, әйе. халыкның үзе шикелле үк борынгы, сыгылмалы гүзәл телебезнең иң шигъри яңгырашы—аһәне бар аңарда. Иә. шуннан соң ничек итеп узган бу дистә елларны Әмирхан агадан, аныңдәвамлы ижади биеклегеннән башка күз алдына китерик без? Бу сүзләрне Гариф Ахунов, Аяз Гыйләжев, Нурихан Фәттах, Әхсән Баян, Миргазыян Юнысларга карата да әйтер идем мин. Хәтта әсәрләренең исемнәрен атамыйча ла. Шунсы да бар: бу әдипләр ижаты да ШигъриятӘнкәбеэ белән бәйле ләбаса (Әхсән Баян—күренекле шагыйребез дә!). Һәм туксанынчы елларда язганнары да һәммәсендә дә шигырь сулышы—шигырь аша дога, язмыш тавышы. Өстәвенә бу әдипләрнең бертуктаусыз поэзия жанры, аерым шагыйрьләр, каләмдәшләре турында бәхәсләре, матбугаттагы чыгышлары, мәкалә-эсселары, йә Такташ, Туфан кебек классикларыбыз тирәсендә сүз кылычын уйнатулары да хәтердә әле. Бу жәһәттән алар Г Исхакый, Г Ибраһимовлар кебек, моназара остасы, бу элгәрләрнең дәвамчылары кебек бу мәйданда. Әйе, әйе, нәкъ менә шигырь жененнән яралган бер рух яши 6} әдипләрдә һәм шул нәрсә алар иҗатын кызыклырак, жанлырак итә Минем өчен, укучы өчен диюем, бу—шулай. Бу яктан караганда, ижади тирән эзләнүләре, жанрлар байлыгы, әдәби интереслары киңлеге белән Тәлгат Галиуллин, Р Батулла, Р Сибат кебек әдипләрнең соңгы еллардагы уңышларына сөенүемне дә әйтәсем килә. Алар да бит нәкъ менә Шигърият кебек жанрга гажәеп зур мәхәббәт белән карап, язганнары да шул зәминнән аерылгысыз булып, күпләребезне жәлеп итә. Әйтик. Тәлгатәфәнденең шигырьгә кызыклы күзәтү-сәяхәтләрс. «Батулла дәресләре», Сибатның аерым шагыйрьләр турында үзләре дә шигъри-фәлсәфи булган кызыклы эсселары Проза өлкәсендә артык күп сөйләргә үземне «компетентлы» дип санамаганга, бу өлкәдә тагын, укучы буларак, үзем яратып кабул иткән 3 Зәйнуллин. М Әмирханов, А. Хәлим, Ф Әмәк кебек әдипләрнең сонгы елларда актив һәм матур ижат игүенә битараф түгеллегемне әйтсәм кирәк. Хәер, янә бер әдипнең мәгълүм әсәренә аерым тукталуны тиеш саныйм, бу—шулай ук шагыйрь дә булган прозаик әдип Марсель Галинең «Догалы еллар» исемле, портрет-эсселардан гыйбарәт мозаик бер романыдыр. Бу әсәрне—һәм шәкел, стиле ягыннан булсын, йә киңлеге, фикри тирәнлеге, киң колачлыгы җәһәтеннән булсын, татарның рухи тамырларын барлау ягыннан булсын—һәр ноктадан камил һәм яңача бер үрнәк булды дип исәплим Хәер, болай уйлаучылар бер мин генә түгел, бусы ла сөенечле Тагын бер кызык хәл: соңгы ун елда кайбер прозаик әдипләр шигырь жанрына да күчеп, хәтта бу өлкәдә тәҗрибәләрен мәйданга да чыгардылар Катлаулы, авыр чорларда барлык жанрлар да үзенең чишмә башына-шигырьгә кайта ахры Ә бәлки үзеңне борчыган заман сорауларына җавапны шигырьдән табу җиңелрәктер? Тагар халкын берләш терергә тиешле бөтенхалык конгресслары ла бөек шагыйрьләребезне^ һәм «Казан утларымның юбилей-бәйрәм кичәләре белән башланды бит, бу да кызыклы фал.. Хуш, болары шулай булса, шигырь үзе ни хәлдә сон? Төшмәдеме ул? Юк, дип уйлыйбыз. Халык шагыйрьләре Гамил Афзал, Илдар Юзесв. Шәүкәт Галиләр дәвам итә бит шигырьдә Һаман да югары аларның накалы Әхсән Баян. Марс Шабай. Роберт Әхмәтҗан. Фәнис Яруллин кебек шагыйрьләребез дә күп язлы, яхшы язлы Алар да—үз биеклегендә Әмма бу еллардан күренекле урынны, мөгаен. Равил Файзуллин билидер: аның «Сайланма әсорләр»еннән инде дүрт томы дөнья күрде—алар, шиксез, зур әдәби вакыйга булды. Элекке иҗаты белән генә түгел, соңгы елларда язганнары белән дә мәйдан тота ала шагыйрь. Шигърият турында, каләмдәш дуслары хакында уйлануларын, мәкаләләрен туплаган дүртенче томында да шагыйрь үзенең аксакалларча фикер йөртүен, халык гаме белән яшәвен янә раслап, инде ил агасына әверелеп баруын күрсәтте (шундый ук кайгыртучанлыкны, шигърият өчен борчылуны мин яшьрәкләрдән Роберт Миңнуллинның «Шагыйрь генә булып кадалмадым» исемле публицистика китабында күрәм. Ул да каләмдәшләре турында белеп, янып яза, минемчә!)... «Хисемнең исеме» дип аталган лирика китабында яшьтәшем Ренат Харис та үзенең шигырь һәм күңел дөньясының яңа, нечкә бизәкләрен, әле без белмәгән матур якларын ачты—нәкъ шул китабы өчен аның Тукай премиясен алуы да мәхәббәт лирикасы тарафдарларында сөенеч, горурлык уята бит. «Шигырь китапханәсе» сериясендә чыккан китаплары белән Әхмәт Рәшит, Харрас Әюпләрдә үзләрен зур шагыйрь итеп раслады. Әле кайчан гына яшь шагыйрь дип аталган Зөлфәт, М Әгъләмнәрнең дә бу сериядә бик матур сайланмалары дөнья күрде. Бу чорда узган юбилей кичәләре дә (югарыда саналганнар һәм Ф Яруллин, Марсель Гали, Р Миннуллин. И Гыйләжев, Н. Әхмәдиев һ. б.) чын мәгънәсендә Шигырь, Җыр бәйрәме булып, халыкта матур яңгыраш алса, Ш. Маннап, Н. Гамбәр кебек шагыйрьләребез юбилей чорында иҗатта нык активлашып, хәтта өр-яңадан ачылып ук киттеләр, дисәм, күп дусларым моның белән килешер, дим. Исемнәр санау күпкә китсә дә, бу чорда Зиннур Мансур, Мөдәррис Вәлиев, Газинур Моратларның әдәби вакыйга булган китаплары дөнья күрүне, Рашат Низами, Ркаил Зәйдуллаларның житди публикацияләрен дә искә төшерәсем килә. Ә шагыйрәләребез? Алар күп, бик күп. Төрле буыннардан бу чорда актив булган берничәсен генә атыйм: Г. Зәйнашева, Клара Булатова. Салисә Гәрәева, Лена Шагыйрьжан, Флера Гыйззәтуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман исемнәре укучыга күпне сөйли бүген. Шуны да әйтим, шигырьгә күбрәк кызлар килә хәзер. Өметлеләр, мәктәп яшендә үк осталыкка ирешкән сәләтлеләр. Күптән түгел шагыйрьләр остаханәсендә унжиде яшьлек Луиза Янсуар иҗатын—беренче китабын тикшердек. Талантлы булуы өчен сөендек, киләчәге нинди булыр, дип борчылдык (Уфадан Нажар ага Нәҗми дә бу яшь шагыйрәнең китабын укыгач, шундыйрак хат язган иде: сөенечләр, шигырьнең киләчәге турында уйланулар...), һәм көенеч өчен тагын сәбәп бар: нигә егетләр аз килә әле шигырьгә? Нигә әле кайчандыр без—Равил, Гәрәй, Рөстәм, Зөлфәт, Рәшит Әхмәтҗаннар шаулап-гөрләп яшәгән, үзе үк үстергән университет мөхите каядыр югалды йә үзгәрде соң? Ул чакта—утыз еллар элек!—утыз-кырык яшь әдәбиятчы идек без түгәрәктә. Әлбәттә, бүген дә анда—инде китап та чыгарган Сөмбел, Лиана, Г өлназлар һәм әлегә китабы юк, әмма сәләтле яшьләр—Ил гөлем, Гөлнур, Эльмиралар укый. Ә егетләр юк, йә бик аз... пассив алар бүген. Башка институтларда—әдәби түгәрәкләрдә дә «амазоикалар иле»ме? Әллә яңа гасырда шигърият гел яңа Сафолар кулына күчәрме? Югыйсә, яшь шагыйрәләрнең иртә өлгереп, шигырьдә җитди адымнар ясавы куанычлы хәл—барыбыз өчен дә. Ләкин, ирләр кирәк бит инде, тәгаен! Лесбос утравы түгел ләбаса бүгенге Шигырь иле.. Менә бу күренеш—нәкъ безнен елларга хас. Тагын: поэма жанрында үсеш, янадык юк. Шигырьдә дә күбрәк ачык капкаларны кагу. Күбрәк тапталган темаларга язу, шәрә публицистика, йәки милләт турында «ачыш»лар. Йәки тоташ чордан, җәмгыятьтән зарлану... Әмма борынгы традицияләр, жанрларга кайту да бераз сизелә. Газәл, робагыйлар да терелеп килә шикелле. Иң кызыклысы шул: шигырьне кирәксенмәгән заман, ил түрәләренәме үч итеп, язу, иҗатта хәтта үҗәтлек, активлык чоры хәзер. Китап чыгару—авыр, димәк, аны укучыга житкерү—авыр, яхшы шигырь гөлен чүп-үләннәр арасыннан аеру авыр, аны аерып күрсәткән тәнкыйть булмау—авыр, графоманга дөресен әйтү, анлату— янә авыр. Күп нәрсә авыр. Әмма чын шигырьгә ышанычтан барыбер җаннарда бер җиңеллек, рухи чистарыну бар. Чөнки Шигырь—дәвамлы, тоташ моң кебек, кешеләрне мәңге тетрәтәчәк көчкә ия. Кайсы заманда да! Шуңа инануым да ныгый гына бара...