Логотип Казан Утлары
Повесть

ТӘҢРЕ ХӨКЕМЕ

Кеше, күптән инде, алдан күрү һәм алдан белеп алу сәләтен югалтты. Ул Җирне ватып-җимереп үзенең әҗәлен табачак. Альберт Швейцер, немец-француз гакыл иясе, философ Һәлакәт ешелек дөньясы егерме беренче гасырга аяк басты. Күпчелек илләрдә гаять зур техник мөмкинлекләргә, энергия чыганакларына, матди байлыкларга ия булганы, мәдәнияте һәм тормыш дәрәҗәсе туктаусыз үскәне хәлендә, килеп керде ул яңа гасырга. Инде яңа гасырның да берничә дистә елын исән-имин генә атлап үтте. Яшәеш гел җиңеләя килде Адәм балалары авыр физик хезмәтне, иген игү, терлек үрчетү, азык-төлек җитештерү, сәнәгатьтә эшләп чыгару, төзелешләр алып бару мәшәкатьләрен, хәтта инде бик четерекле исәп-хисапны да, барысын да күп төрле машиналар, роботлар өстенә салдылар. Үзләре исә асылда гакыл хезмәте, техниканың эшенә күзәтчелек итү, яңадан-яңа уйлап табулар, әдәбият һәм сәнгать, физик күнегүләр, күңел ачулар белән мәшгуль булдылар. Тормышлары җитеш, ямьле һәм кызыклы, ул гел алга бара, киләчәктә дә гасырлар буена шулай матур булып калыр, туктамыйча бары тик алга гына атлар кебек иде. Дөрес, шушы гомуми күтәренкелек, матди җитешлек, гел үргә күтәрелү һәм табигатьтәге тереклек ияләреннән бары тик адәм балаларына гына хас булган гомуми ваемсызлык җирлегендә, хәвефле авазлар да еш ишетелде Фән белгечләре, һәртөрле матди байлыклардан өстен була алган, һәрнәрсәне төбенә төшеп уйлаган галимнәр, фикер ияләре һәрдаим чаң суга тордылар: мондый тормышка, бу тиклем техник куәтләр Жир- анабызга, аның табигатенә зур зыяннар салу, табигатьтә’ сакланырга тиешле тигезлекләрне даими бозу бәрабәренә яулана. Жир шарындагы моның ише һәр гамәл үзенен критик, ягъни соңгы ноктасына якынлашып К килә. Атом-тош электр станцияләре һәм коралларынын калдыклары чиктән тыш күп жыйналды, аларны ышанычлы итеп күмәргә кешеләр тәки өйрәнә алмадылар Завод-фабрикалар. автомашиналар чыгарган газ һәм төтен күләме елдан-ел арта килә. Планета атмосферасына һәр көн саен чыгарып ташланган углекислый газ күләме 5 миллиард тоннадан артып китте, ягъни бер кешегә бер тонна туры килә! Парник эффекты. ягъни климатның гомуми җылынуы да үзенен куркыныч ноктасына якыная 1өньяк һәм Коньяк Котып бозлары, таулардагы бохтыктар эри. океан- диңгез сулары күтәрелә, күп илләрнен дингезгә терәлеп торган ярларын су басып алды, елга тамаклары буйлап еракларга үтеп керде һәм. ин хәтәре, астан күтәрелгән гахгар тәэсиреннән, планета һавасының өске катламнарында! ы болай да юка озон пәрдәсе һаман да юкара килә. Җирдәге барча тереклек ияләрен Кояшнын һәлак итүчән ультра шәмәхә нурларыннан саклап торган озон катламы! Монда инде зурдан кубып, ашыгыч чаралар күрелергә тиеш иде кебек Тик кешелек дөньясы бик гаҗәп корылган бит ул Гомумән алганда. Кешелек үзенә янаган куркынычлар турында, нинди һәлакәтләр, афәтләр килү ихтималын бик әйбәт белеп тора Һәм ул аларнын барысын да шул ихтималлыкка гына, әле ерак киләчәктәге заманнарга калдыра килә Ә хәзергә хәзергә исә артыгын бик хафаланмыйча, пошынмыйча, үз ждена яши бирә Үзе туплаган матди байлыклардан, техник үсеш нәтиҗәсендә үзе ирешкән уңайлыклардан, рәхәтлекләрдән һич кенә дә аерыласы килмичә тереклек итә һәм менә, әле уйламаганда, әле хәтта чан сугучы галимнәр үхләре дә көтмәгәндә.. Боек Галәмдәге хисапсыз галакгикаларнын берсендә, анын да үзәктән читтәрәк урнашкан, инде картаеп, яктылыгы сарыланып та килгән бер кәрлә йолдызы тирәсендә, анын да өченче иярчене булып әйләнеп йөргән Җир планетасына, кешелек доньясынын туган йортына кисәктән генә әлләни булды. Әллә планетаның катламнары арасындагы техник чималын һәм энергия чыганакларын чамадан тыш күп алудан, котыпларындагы бозлар эреп суга әйләнүдән авырлык үзәге үзгәреп, ул мәтәлчек атынып алдымы, әллә начар күмелгән радиоактив матдәләр калдыкларының күләме соңгы ноктасын үтеп, биниһая хәтәр шартлаулар, нурланышлар барлыкка килдеме, әллә күктәге озон катламы тиешеннән дә артык юкарып, җир өслегенә Кояшның рәхимсез ультра шәмәхә нурлары үтеп кердеме— менә боларын саклау өчен куелган приборлары никадәр сизгер һәм камил булмасын, адәм балалары тогәл генә белмичә дә калдылар. Дөресе, алар бу приборларына күз салырга да өлгермәделәр Бик ихтимал ки, бу факторларның барчасы да булгандыр һәрхәлдә, бөтен Җир шарында кинәт кенә моңарчы беркайчан да күрелмәгән, коточкыч, биниһая куәтле, тиңдәшсез һәлакәтләр башланды Башта бернинди баллар белән дә исәпләп булмаслык зилзиләләр, дәһшәтле тетрәүләр, җир убылулар, алар аргыннан ук котырынып күтәрелгән жил-давыллар барча шәһәр һәм авылларны. завод-фабрикаларны. кеше кулы һәм техникасы белән торгызып куелган барлык-барлык корылмаларны ватыпҗимереп. катламнар арасына күмеп. Җир йөзеннән юк итеп ташладылар Шуның артыннан ук актарылып өскә күтәрелгән радиоактив калдыклар Җир өслегенә нурланыш җәеп, исән калган тереклек ияләрен көйдереп алдылар. Аларга юкарган озон катламы аша үтеп кергән шәмәхә нурлар зәхмәте өстәлде Җир мәтәлчек атынганда океан-диңгезләрдән ташып чыккан сулар бөтен бәген илләрне, тигезлекләрне басып киттеләр. Планетакүләм гарасат кушы Гүяки, үзенә туктаусыз һөҗүм итеп, җәбер салып торганы өчен Табигать кешелек дөньясыннан гасырлар буена җыйналып килгән үчен алырга булды. Гүяки, бу—Тәңренең үз хөкеме иде Шулай итең, тарихы ничә мен елларга сузылган Җир планетасы цивилизациясе санау лы көннәр эчендә яшәүдән туктады Бары тик бик аз урыннарда, биек гау башларыңда гына очраклы рәвештә, берникадәр кешеләр һәм җанварлар исән кала алды. Миллиардланган-миллиардланган гакыл һәм тереклек ияләреннән бик аз санда гына Алары да әле бер- берсеннән бик ерак араларга аерылып, бик нык таралып калдылар. Берберсең бөтенләй белмәделәр. Әмма Җир шары, анын табигате үзенә килгән бу тетрәнүләрдән, гарасатлар калдырган яралардан чагыштырмача тиз арада арына да алды. Берничә дистә еллар эчендә иксез-чиксез тигезлекләрне, киңлекләр һәм үзәнлекләрне басып киткән сулар кире чигенде, диңгез һәм елгалар, барча сулыклар элеккеге ярларына кайтып төштеләр Җил-давыллар сындырган, аударып бетергән урманнар акрынлап яңадан тернәкләнә башлады. Менә шунда инде Җир йөзендә чын могҗиза булды! Шунда инде анын табигате танымаслык булып ямьләнде, искитмәле баеды, чәчәк атты Чөнки ул хәзер адәм балалары үзенә даими салып килгән зыяннан, бернинди чикләрне белмәгән рәхимсез талаудан, аларның туктаусыз һөҗүменнән азат булып калды. Тигезлекләрне, электә кешеләр җир йөзен ертып иген иккән басу-кырларны, шәһәрләр һәм авыллар урыннарын да. тау битләрен күкрәп үсеп килгән яшь урманнар, ә дала- сәхрәләрне үләннәр, шау чәчәкләр каплап алды. Бернинди ташландыклар белән пычратылмаган чишмәләр, инеш һәм елга, дингез сулары күз яшедәй чиста, саф булдылар. Һәркайда сафлык, чисталык, табигый матурлык һәм камиллек, гүзәллек хөкем сөрде. Үсемлекләр, җанварлар, бөҗәкләр дөньясы да һич кичекми җанлана, тернәкләнә барды. Табигать шулай бит ул. аз гына ирек бирелсә, дәррәү күтәрелеп китәргә генә тора. Анда яшәү көче искитмәле куәтле. Тик менә... төрле тарафларга таралып, бик аз санлы булып калган кешелек дөньясы гына әлегә берничек тә тәрәккыят итә алмый. Ник дигәндә, фән-техника. бөтен цивилизация казанышларыннан бер нәрсә дә исән торып калмады. Җир йөзендә бернинди машина, җайланма, корылма. бернинди эш коралы да юк. Гакылы белән кыргый булмаса да. көндәлек яшәешендә адәм баласы чын кыргыйлык шартларына куелды. Искәндәр белән Улинә алмак кына агымлы, тирән сулы, шактый кин елга. Анын һәр ике ярыннан куе. чын мәгънәсендә карурманнар башланып китә. Шушы елганың боҗраланып килгән бер тугае куенында, биек яр өстендәге ачыклыкта, очлы түбәле биш-алты шалаш күренә. Колгалар утыртып, агач ботаклары, кипкән үлән камышлар белән бик яхшы каплап, түгәрәк түгел, ә озынча итеп, зур һәм иркен, җил-давылларга каршы торырлык нык итеп ясалган шалашлар. Һәр шалашка озын саплары ялтыраганчы шомартылган, өч җәпләкәле агач сәнәкләр сөяп куелган. Шалашлар арасында, елга ярына һәм урманга таба күп тапталган, ак ком сибелгән сукмаклар сузылып киткән Читәннәрдә җәтмәләр эленеп тора.. Туктагыз әле. кешеләр яши торган урын бит бу Кечкенә генә, фәкыйрь генә булса да. авыл бу! Әле вакыт бик иртә. тәмам яктырып та җитмәгән, елга арьягындагы урман өстендә офыкта кояш та күренми. Әле авыл хәрәкәтсез, тирән тынлыкта. Менә ин читтәге шалашның керү юлын каплап торган камыш җәймә ачылып китте һәм аннан бер яшь егет килеп чыкты Озын буйлы, киң иңсәләрендә, мускуллы кулларында инде көч-куәт. ныклык сизелә башлаган бу егет билгә кадәр яланөс иде. Аннан түбән җәнлек тиресеннән тегелгән чалбар, аякларында тупас, калын тиредән сандалилар. Иңбашына шулай ук тиредән тегелгән, киң каешлы, зур биштәр аскан, билбавында агач саплы озын хәнҗәр. Егет үткер карашлы күзләре белән офыкка, аяз күккә карап алды. Көн матур була бүген! Егет шалашка сөяп куелган агач сәнәкләрнең берсен кулына алды С да, сак кына адымнар белән каршы яктагы шалаш янына килде, әкрен генә сызгырып җибәрде. Шуны гына көткәндәй шалашнын камыш җәймәсе ачылды һәм яшь бер кыз килеп чыкты Кыз буйга егеттән шактый кайтым, ул инде иңбашларына жинел тиредән кием салган, кыска итәктән, түгәрәк янаклары аз гына сипкелле, шаян карашлы күзләре бераз кысык, сары толымнарын аркасына салындырып, итәгенә кыстырып куйган. —Хәерле иртә, Улинә!—дип. каршылады аны егет, саф татар телендә. —Хәерле иртә, Искәндәр,—диде кыз да татарча, әмма жинелчә акцент белән һәм егеткә таянып, аягындагы сандалиларын рәтләп куйды Аннары ул да кулына сәнәк алды. —Киттекме?—диде егет. Кыз, ризалыгын белдереп, ым какты һәм алар авыл читендәге урманга таба атладылар. Агачлар арасына кереп, бераз баруга куе карурман башланды. Ары таба егет белән кыз инне-ингә терәп, кулларындагы сәнәкләрен алга сузып, үзләрен төрле көтелмәгән хәлләргә, куркынычларга әзер тотып атладылар Искәндәр белән Улинә менә шушы авылда туып-үстеләр Аларнын әтиәниләре, хәзер инде өлкән кешеләр, гомуми һәлакәт вакытында әллә инде биек тау башында булып, әллә бүтән очраклык белән генә исән калганнар Бу кадәресен яшьләр анык кына белмиләр дә Авылда нибарысы дүрт-биш гаилә Кешеләр беренчел табигый шартларда Торган - яшәгән урыннары әнә шул озынча шалашлар Мондый торакларда җир идән Кешеләр биек итеп, агач идәнле һәм түшәмле, тәрәзәле-ишекле йортлар салырлар иде дә. моның өчен балта, пычкы, өтерге кебек кенә булса да, бернинди кораллары юк Мондый кораллар барысы да тимердән ясала, ә тимернең үзен ясау өчен бөтен бер сәнагать тармагы кирәк. Авыл халкынын ашау-эчү ягы да шактый такыр Кешеләр бары тик үзләренә табигать ни бирә ала, шундый ризыклар белән генә: җиләкләр, урман чикләвекләре, гөмбә, төрле үләннәр һәм казып алынган тамырлар белән тукланып торалар. Боларны җәй көне җыеп, кышкы айлар өчен дә әзерләп куялар. Монда шунысын да басым ясап әйтергә кирәк, һәлакәттән сон Жир шарының климаты бик нык үзгәрде. Бәхеткә каршы әйбәтләнү, йомшаклану һәм җылыну ягына үзгәрде ул. Кайчандыр салкын кышлар алты айларга сузылган урта киңлекләрдә хәзер һава торышлары гаҗәеп уңайлы Көннәр берике айга гына салкынайтып тора, карны күрсәтеп кенә ала да. татын җылытып җибәрә Искәндәр белән Улинә, ике күрше гаиләдән малай белән кыз. балачактан ук борт ә уйнап, дус булып, табигать кочагында үстеләр Авылны уратып аккан көмеш сулы елгада су коендылар, урманда жиләк-җимеш. үләннәр җыйдылар, ә инде куркыныч килсә, җәһәт кенә агач башларына үрмәләп менәргә, яисә эзне бутап теләсә нинди ерткычтан качып китәргә өйрәнделәр Куркыныч димәктән. бу карурманнар арасында анысы да бик җитәрлек Кыргый хайваннар һәм җанварлар бик аз булганлыктан, үзләре дә аз калган ерткычлар даими ач хәлдә, кешеләргә, хәтта авылга һөҗүм итүнең җаен гына көтеп йөриләр Ә кешеләрдә исә. кайбер ирләрнен билбауларына тагылтан пычаклардан кала, бүтән корал юк та Урманнан бүре яисә аю кебек ерткычлар өере килеп чыкканда кешеләр озын саплы, җәпләкәле агач сәнәкләр белән сакланырга өйрәнделәр Әгәр дә ерткычлар һөҗүм итү гамәле белдерсәләр, ирләр һәм хатын- кыстар ла тыгыз түгәрәк булып басалар, балалар уртага алына Һәркемнең кулында сәнәге әзер һөҗүмгә ташланып кешеләр түгәрәге өстенә сикергән җанвар һавада ук сәнәк җәпләкәләренә эләгә, яраланып яисә куркып, качу ягын карын Бу сәнәкләр имән яисә өрәнге кебек нык агачлардан ясала, озын саплы, оч җәпләкәле, бер җәпләкәсе, кул бармагы сыман булып, ике җәп тәкәсенә каршы юра Кешенең яшенә һәм көче-куәтенә карап, аны горле зурлыкта, төрле авырлыкта итеп ясыйлар. Бик гади, әмма у найлы. менә дигән корал бу! Аның белән ерткычларга каршы чыгалар, аның ярдәмендә тирән чокырлар, вак инешләр аша сикереп кенә үтәләр, ана таянып биек агач башларына да ансат кына менеп китеп була. Искәндәр белән Улинә дә кече яшьтән үк менә шушындый сәнәк белән уйнап, аны төрле максатларда кулланырга өйрәнеп, аның белән эш итәргә остарып үстеләр. Бу агач сәнәк—аларның иптәше, чын дусты, ышанычлы ярдәмчесе. Егет белән кыз балачактан ук әнә шулай чыныгып, тәвәккәл һәм батыр, көчле һәм бик чыдам булып үстеләр һәм авыл, анда яшәүчеләр турында да уйлый, кайгырта белүче кешеләр булып. Менә бүген дә алар алдан сүз куештылар да, зур сәяхәткә чыктылар. Урман эченә булдыра алган кадәр бик еракка керергә, күзәтеп, белеп кайтырга. Кайда җиләкле аланнар, чикләвекле урыннар бар икән9 Балык тотарга уңайлы яңа елга-инешләр очрамасмы? Кай турыдан нинди җәнлекләр, кыргый хайваннар сукмаклары үтә, кайда бал кортлары безелдәп оча? Исәпләре шуларны белеп, күреп кайтырга да. аннары олыларга сөйләп бирергә. Башта зур саклык белән, акрын гына бардылар. Иртәнге урманда шактый ук салкынча, ярым карангы һәм бераз шомлырак та иде Инде кояш чыгып, агачлар арасында нурлары күренде, бару-кайту юнәлешен төгәл билгеләү мөмкинлеге туды Безнекеләр дә шактый кыюланып, бераз ара калдырып атладылар. Бераздан Улинәнен шатланып кычкырып җибәргәне ишетелде: —Искәндәр, бире кил әле! Егет килгәндә кыз жиргә текәлеп тора иде. Бик күп һәм зур тояклар урман туфрагын, черегән яфракларны таптап, җиргә батырып, кара җир чыгарып үткәннәр Егет җәтрәк тезләнеп, сукмакны җентекләп карады. —Улинә. пошилар сукмагы бит бу!—дип пышылдады ул. куанычын кая куярга белмичә. Зур табылдык иде бу. —Авылга кайту белән Бакый бабайның үзенә әйтәбез моны Ничек барасын да сөйләп бирәбез,—диде Улинә. Урман-чытырманнар арасында ялгыз утырган бу авыл кешеләре төрле элмәкләр куеп, яисә өстен ботак-яфраклар белән генә япкан тирән чокыртозакларга төшереп, кабан дуңгызы, поши кебек эре җанварларны да аулыйлар. Тик мондый бәхет аларга бик сирәк эләгә шул Хәлбуки, һәлакәттән соң кыргый җанварларның да бик азы гына исән калды. Алар әле акрынлап үрчеп, киңлекләргә таралып кына киләләр. Әгәр мондый җанвар, әйтик, поши тозакка төшсә, бу инде авыл халкы өчен олы бер бәйрәм була. Авылнын иң өлкәне, апак түгәрәк сакаллы, йөзендәге җыерчыкларыннан ук шәфкать нурлары сирпелеп торган бик әйбәт, киң күңелле Бакый ага итне һәр гаиләдәге кешеләр санына карап, бик гадел итеп бүлеп бирә. Бу нигъмәтне кешеләр вак телемнәр ясап, учаклардагы кин таш өстендә кыздыралар. Бакый ага җанварларның тиресен дә әрәм итми, бик хәсиятләп киптерә, эшкәртә, хаҗәтенә карап кешеләргә кисеп бирә. Болай, авылнын яше-карты билгә кадәр яланөс йөрергә күнеккән, хайваннар тиреләре бары тик чалбар, кыска итәкләр тегүгә генә тотыла. Зур өлешеннән ябынып йоклар өчен тире юрганнар ясыйлар. Кайчандыр гөрләп торган шәһәр һәм авылларда, зиннәтле йортларда, әллә ничә төрле уңайлыклар белән яшәгән адәм балалары хәзерге көн менә шушындый шартларда көн итеп яталар иде. Ин гаҗәбе шул: алар бернидән зарланмыйча, көр күңел белән яшиләр. Кешеләр көне буе урманда, елга буенда, табигать кочагында. Җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә җыялар, яшьләр өлкәннәргә булышалар, барысы да уйныйлар-көләләр. Авылда төрле сырхауавырулар да юк диярлек. Мона, мөгаен, кешеләрнең табигать үзе бирә алган ин гади ризыклар белән генә туклануы сәбәптер. Өстәвенә авыл күгендә, хәер, бөтен Җир шары күгендә, завод-фабрикалар чыгарган бернинди төтен, зур шәһәр-калалар сөреме, машиналар төтәткән газлар, авыр исләр—берсе дә юк. һава искиткеч саф һәм чиста, анда үсемлекләр, урман сумаласы, жиләк-жимешләрнен хуш исе генә анкып тора Цивилизация казанышларыннан мәхрүхг ителгән кешеләр хәмер һәм тәмәкенең дә ни икәнен белмиләр Шуна күрәме, авылда хәтта инде йөз яшен үткән кешеләр дә исән һәм тап-таза әле Үлем-житемнәр юк диярлек. Искәндәр белән Улинә пошилар сукмагын бик әйбәтләп карадылар, юнәлешен билгеләделәр, кайда урнашканын хәтерләренә сеңдерделәр Аннан сәнәкләрен әзер тоткан хәлдә, янәшә басып алга атладылар Икесенен дә карашлары үткер һәм тәвәккәл, башлары горур күтәрелгән, чын табигать балалары' Мәктәпкә йөрү, уку-язу, белем алунын ни икәнен дә белмәде алар. Дөрес, әти-әниләре аларга еш кына үзләренең кайчандыр бөтенләй икенче дөньяда яшәүләре, Жир йөзендәге хисапсыз авыллар һәм бик зур шәһәрләр, әллә ниткән машиналар, тимер юллар, очкычлар, китаплар, телевизорлар, тагын әллә нинди әкәмәтләр турында сөйлиләр иде Әмма ләкин бу сүзләр, бу мәгълүматлар аларда әлләни кызыксыну уятмады Шулай бит инде ул, үзе көндәлек тормышында күргән, кулланган, үзенә таныш әйберләр, тирә-як мохитгәге хәлләр һәм күренешләр генә адәм баласының күнеленә тәэсир итә, анына барып житә Үзе күрмәгән һәм өйрәнмәгәннәрне. үзенә кирәк булмаганнарны ул илтифатка да алмый Искәндәр белән Улинәнен дә тормыш мәктәбе, рухи дөньясы ин гади әйберләр, табигать, урман, елга-сулар, үләннәр, жиләк-жимешләр. кошлар, бөжәкләр, күбәләкләр булды. Алар шулар арасында, шу ларны белеп һәм өйрәнеп, яратып үстеләр Бик ихтимал, әти-әниләре сагынып сөйләгән цивилизация казанышларын алар аңлап та бетермәгәндер, кирәкле дә санамагандыр. Алар үзләренең язмышыннан, тирә-як дөньядан, гомумән, шушы тормыштан бик канәгать иде Менә урман сирәгәя төште, бераз авыш, сәер булып үскән, бик юан. пәһлеван бер имән янына килеп чыктылар Бәлки бу имән һәлакәткә кадәр үк үсеп, исән калгандыр Өстә бөжәкләр безелдәве ишетелә иде Бал кортлары! — Мин—хәзер!—диде егет һәм агач башына үрмәләде Кыз ла аннан калышмады. Куе яфраклар артына посып күзәтеп тордылар Имәннен кәүсәсендә кеше башы сыярлык куыш бар. анда бу куышка керә-чыга бал кортлары оча иде. Кыргый бал кортлары оясы, димәк ки. бал чыганагы бу Җиргә төшкәч, егет жәнжәре белән имәнгә тамга салып куйды Искәндәр белән Улинә урман эченә бик еракка кадәр керделәр Агачлар арасыннан күренгән кояш төш турысына күтәрелгәч, бер аланга утырып ял иттеләр, юл биштәрләреннән кипкән гөмбәләр, чикләвекләр алып, тамак ялгадылар. Аннары кояшка аркалары белән борылдылар да. кайтыр юлга чыктылар Кайтканда адашмас өчен кайбер агачларга тамга сала, корыган яисә кәкрәеп үскән агачларны билгели килгәннәр иде Уңышлы булды аларнын бу сәяхәтләре Ике урында җанварлар сукмагы таптылар, оч умарта оясына тап булдылар, үзләре кичеп чыккан бер елгада кондызлар өйгән бояләр бар. су өстендә зур-зур балыклар сикерә иде. - Бөтенесен дә Бакый бабайга сөйләп бирәбез. Бөтенесен үзем күрсәтеп йөрим!—диде Искәндәр, куанып —Теге имәнне генә әйтмәбез, яме’—диде Улинә -Имәнне ник әйтмибез’’ Анда бит бал кортлары. —диде егет. Улинә хәйләле елмайды. —Ул имәнне инде икәү генә белербез Ул безнең яшерен урын, уртак бер сер булыр.—диде ул. иңнәре белән егеткә сыена төшеп Алар шундый ниятләр, якты хыяллар белән авылга таба атладылар. Әмма аларнын бу хыялларына тормышка ашу язмаган икән Егет белән кызны, хәтта авылның үзен, анда яшәүчеләрне дә кара язмыш сагалап торган икән Һөҗүм әлакәт дигән нәрсә кешеләр өстенә бервакытта да ялгызы гына килми. Анын тагын өстәмә золымы, дәвамы була Менә шушы без күргән кечкенә генә, бәлки бөтен Җир йөзендә бердәнбер авыл, тыныч кына яшәп ятканда, анын өстенә тагын афәт, дәһшәтле куркыныч, һәлакәт килде. Искәндәр белән Улинә урман сәяхәтеннән кайтып кына җиткәннәр иде. Инде вакыт төштән үткән, авылда тирән тынлык, сукмакларда беркем күренми. Урманнарда җиләк-җимеш җыеп арыган кешеләр шалашларында ял итәләр. Җил дә исми, агач-куаклар да селкенми, авыл янәшәсендә җәйрәп яткан елганың өслеге көзгедәй ялтырый. Зәңгәр күктә анда-санда ак болыт йомарламнары хәрәкәтсез калган. Табигатьтә шундый рәхәт бер талгынлык, илаһи тынлык иде һәм бу рәхәтлек, бу тынлык мәңге бозылмас, мәңге шулай булып калыр төсле иде. Тик шунда... аяз күктән кинәт кенә яшен яшьнәп үткәндәй булды. Авылны уратып аккан елгага каршы яктан, карурман куелыгыннан әллә ниткән хәвефле авазлар, күк күкрәгәндәй көчле үкерүләр, иләмсез ырылдаулар, чинап җибәрүләр ишетелде, һич шик юк, авылга моңарчы күрелмәгән, ниндидер дәһшәтле, гайрәтле ерткычлар көтүе һөҗүм итеп килә иде. Авыл кешеләренә бөтенләй дә таныш булмаган, бу якларда күрелмәгән ерткычлар! Авыл күз ачып йомганчы аякка басты. Шалашлардан ирләр, хатынкызлар йөгереп чыктылар, кулларына сәнәкләр алып, һич кичекми түгәрәккә бастылар. Күптән билгеләнгән тәртип буенча һәркем үз урынына, иңне-иңгә терәп, сәнәкләрне әзер тотып. Әле берни сөйләргә, хәтта кулларыннан сәнәкләрен куярга да өлгермәгән Искәндәр белән Улинә дә үз урыннарына янәшә бастылар. Балалар һәм хәлсез картлар уртага алынган иде. Инде олы яшендә булса да әле һаман да имәндәй нык, олпат гәүдәле Бакый ага аз гына алгарак чыгып басты. Куркыныч алдында торып калган кешеләр шым булдылар, һөҗүмне кыю рәвештә кире кагарга әзерләнделәр. Ә һөҗүм итүчеләр гел якынлашып килә, аларның дәһшәтле үкерүе көчәя генә бара иде Бакый ага кулларындагы гаять зур, авыр сәнәген югары күтәрде, игътибар сорады. —Авылдашларым минем, балаларым! Без бик зур куркыныч алдында торып калдык. Белеп торыгыз, безгә бу һөҗүм аяусыз булыр. Танып алдым мин бу ерткычларны. Авылга юлбарыс дигән җанварлар төркеме якынлашып килә. Кайчандыр Җир шарындагы иң көчле, иң тәвәккәл, усал ерткычлар алар. Әлегәчә безнең якларда беркайчан да күренмәделәр. Ерак Көнчыгышта гына яшиләр иде. Хәзер, әнә күрәсез, азык эзләп безнен якларга да килеп җиткәннәр. Безнен күрәчәгебезгә каршы,—диде үз гомерендә бик күпне күргән Бакый ага һәм тавышын күтәрде.— Авылдашларым! Бердәм һәм батыр булыгыз, түгәрәкне нык тотыгыз. Яшермим, безгә бик зур куркыныч яный. Әмма без хәтта үлем алдында да кешеләр булып калыйк. Таркаулыкка төшмик! Кешеләр хәлне тулысы белән төшенеп алдылар. Әйе, аларга үлем куркынычы яный иде. Ләкин беркем дә чарасыз куркуга төшмәде, куллар сәнәкләрне ныграк тоттылар, түгәрәк тагын да тыгызлана төште. Кешеләр берберләренә карап, күз карашлары белән генә бәхилләштеләр. —Улинә, нык бул. Миңа якынрак тор. Читкә тайпыла күрмә!— диде Искәндәр. Егетнең йөзендә тәвәккәллек, тавышында үзенең балачак дусты, иң якын иптәше турында кайгырту иде. Улинә ым белән генә җавап бирде. Менә агачлар арасыннан җанварлар үзләре дә килеп чыктылар. Дөрестән дә, моңарчы бу якларда күренмәгән, озын гәүдәләренә буй- буй бизәкләр төшкән, зур башлы, түм-тәгәрәк күзле, һәр хәрәкәтләрендә гайрәт һәм матурлык та күренеп торган, күрер күзгә бик матур ерткычлар— Һ Ерак Көнчыгыш юлбарыслары иде бу. Нибарысы биш-алты җанвардан торган юлбарыслар гаиләсе Ниндидер сәбәпләр аларны үзләре яшәгән мохитгән куптарган Кем белә, бәлки табыш булмау, ачлык аларны туган урманнарын, тау-үзәнлекләрен ташлап бу якларга, урта киңлекләргә килеп чыгарга мәҗбүр иткәндер Аннан килеп, үз-үзләрен хөрмәт итә белгән бу җанварлар акыллы да. табигатьнең патшасы саналган кешегә гадәттә һөҗүм итмиләр иде. Аны ихтирам итәләр, каршы очраса юл биреп, читләтеп үтәләр иде. Мондый оятсызлык һәм хыянәтнен сәбәбе ачлыктыр. Юлбарыслар шулай: корбаннарын алдан ук куркытырга, чарасыз калдырыр-га ниятләп, үзләренең ауга чыгулары турында алдан ук хәбәр салалар. Иләмсез үкереп, ырылдап киләләр Бу авылга һөжүм иткәндә дә алар үзләренен дәһшәтле тавышлары белән аны саклаучыларны куркытырга, чарасыз итәргә, ансат кына жинү яуларга исәп тоттылар. Җир йөзендә яшәп калу өчен бу көрәш кыска һәм үтә рәхимсез булды. Юлбарыслар өере, сап-сары түгәрәк күмәреннән ут чәчеп, ыржайган үткер тешләре арасыннан кайнар сулышларын бөркеп килгән унайга бернинди туктаусыз һәм куркусыз һөҗүмгә күчте Берничә ерткыч сары яшендәй ялтырап, кешеләр түгәрәге өстенә сикерде Корсакларына, бугазларына очлы башлы сәнәк җәпләкәләре кадалып, болары һәлак булдылар. Әмма озын тырнаклы, гаять көчле аяклары белән селтәнеп, сафтагы байтак кешеләрне дә һәлак иттеләр. Ин аянычлысы—җанварларның яна дулкыны килеп бәрелүгә, тыгыз тупланган түгәрәк таралып кизте. Шунда инде чын мәхшәр, һәлак итү башланды. Ерткычлар аерым кешеләр өстенә ташландылар, яраланганнары жан ачысы белән шалашларның өстенә сикерделәр, аунадылар, түбәләр эчтә янып торган учаклар өстенә ишелеп төште, авылда дөрләп янгын башланды Исән калган ерткычлар, үзләре өчен дәһшәтле уттан куркуны да онытып, адәм балаларын ботарлауны дәвам иттеләр. Болай да кечкенә генә авыл якын киләчәктә бөтенләй бетәргә, андагы тормыш сүнәргә дучар ителде. Искәндәр белән Ул инәгә көтүдәге ин карт һәм тәҗрибәле, иң дәү. сырт йоннары чаларып беткән иләмсез бер юлбарыс һөжүм итте. Егетнең сәнәге белән гайрәтле. төгәл селтәнүе анын бер күзен бәреп чыгарды, бер мәлгә хәлсез калдырды. Әмма егет белән кыз шул мәлдә аны сәнәкләре белән җиргә китереп кысарга өлгерми калдылар Хәлсезләнгәндәй күренгән ерткыч тиз арада яшьләр өстенә яна гайрәт, чиксез ярсу белән ташланды һәм... үз теләгенә иреште, яшьләрне түгәрәктән аерып алды. Егет белән кыз елгага ташландылар, аны тиз генә кичеп, карурманга кереп яшеренергә теләделәр. Тик. картлык көнендә күзен югалтудан тәмам үчләнгән юлбарыс та тиз арада аларның эзенә төште, урман-чытырман буйлап куа китте Менә өченче көнен инде. Искәндәр белән Улинәне ярасыннан, ачлыктан тәмам ярсыган шушы ерткыч эзәрлекләп килә Никадәрле тырышсалар да, адәм балалары сизгер җанвардан үзләренен эхтәрен яшерә алмадылар. Тәмам ачыктылар, сусадылар, инде хәлдән үк таеп киләләр. Дөресен генә әйткәндә, бу афәттән котыласыларына. үзләренен исән каласыларына өметләре дә сүнеп килә иде инде Куып җитәр аларны бу мәлгунь Сынар күз Куып җитәр дә берәмберәм тотып ботарлар Ни хәлләр итсеннәр, язмышлары шулайдыр инде Өченче көнне төштән сон. ниһаять, гел эзгә генә басыгг килгән Сынар Күз бераз артта калды, хәлдән тайды, бераз ял итеп алырга ниятләде, күрәсең Һәрхәлдә, анын тавышы, үкерүләре ишетелми башлады Әллә бәлки, бәхеткә күрә, һәлак та булгандыр, яисә эз югалтып, бүтән юлга кереп киткәндер Бераз тынычлана төшкән егет белән кыз ин әүвәле урман ермагындагы чишмәдә сусауларын бастылар Аннары, ял итәргә унайлы урын эзләп бераз атладылар һәм урман аланына килеп чыктылар Моңдагы матурлыкка, хозурлыкка сокланып, тукталып калдылар. Дөрестән дә, искитмәле бер урын иде бу! Түм-түгәрәк, шактый иркен аланны, курку белмәс мәгърур сакчылардай, һәммәсе дә төз, сап- сары кәүсәле, биек нарат егетләре әйләндереп алган. Урталыкта шулай ук түгәрәккә җыйналып үскән кура җиләге куаклары, аларнын эре-эре җиләкләре инде өлгергән, кып-кызыл, сусыл булып, тирә-юньгә гаҗәеп тәмле хуш исләр таратып утыралар. Бер кырыйда чикләвек куаклары, аларнын да уңышы бик мулдан, ботаклары авыр-авыр тәлгәшләрне күтәрә алмыйча, түбән салынып төшкән, һәм... ин хозуры: Табигатьнең шушы кадәр мул нигъмәтләренә беркемнең дә кул-аягы тимәгән, шушы хәзинә бөтен килеш утыра. Бу купшы кура җиләкләре, тыйнак гөләп куаклары арасыннан беркем дә йөрмәгән, аларны таптап, сындырып үтмәгән, җимешләрен тупас итеп өзеп алмаган. Чикләвек куаклары да тулы иминлектә, аларга да җыйнаучыларның кулы тимәгән, ботаклары сынып, бөгелеп, чуалып бетмәгән. Барчасы да Табигать ана үзе ничек итеп яратса—шул көе, бөтен булып, иминлектә, күкрәп үсеп утыра иделәр. Аланда тормыш һәм гүзәллек тантана итә. Үлән яфракларына, чәчәкләрнең нәфис таҗларына әле генә явып үткән яңгыр тамчылары кунган. Аяз күктәге кояшның алтынсу нурларында бу тамчылар төрле төсләргә кереп жем-жем итәләр. Шушы яфраклар, таҗлар арасына эленгән аксыл пәрәвезләрдә, әллә ничә пар аякларын югары күтәреп, үрмәкүчләр йөренә. Чәчәкләр өстендә, аерылмас парлар булып, гаҗәеп матур, эре күбәләкләр җилпенә. Алан читендәге очлы башлы биек булып өелгән ояларында хезмәт сөючән кырмыскалар мәш килә. Егет белән кыз, табигатьнең бу ике баласы, ингә-инне терәп, ясап куйган сыннардай матур булып, бераз шулай басып тордылар, бу аланны күздән кичерделәр. Чикләвек куаклары арасындагы ермактан чишмә агып чыга икән. Аның янына килеп, тәмле суын эчтеләр, бит-кулларын юдылар. Хәзер инде ял итеп, хәл җыеп алырга да була иде. Анда-санда ак болыт йомарламнары сибелеп киткән чиста зәңгәр күктәге кояш та инде кичкә авышкан, кызуы сүрелеп килә. Күбәләкләр дә чәчәкләр арасына ял итәргә утырдылар. Аланда, тирә-як урманда бөтен Җиһанда илаһи бер тынлык, рәхәт талгынлык урнашты. Егет белән кыз сәнәкләрен янәшә салып, хәтфә үлән өстенә сузылып яттылар. Алар бик талчыкканнар иде. Тик шунда... тынга калган алан өстеннән, гүяки, ниндидер хәвефле җил исеп үтте. Ерактан—урман куелыгыннан күк күкрәгәндәй гайрәтле үкерү, иләмсез ырылдау ишетелде. Бу—Сыңар Күз, ул тагын аларнын эзенә төшкән, тагын якынлашып килә иде. Егет белән кыз һич кичекми яткан урыннарыннан сикереп тордылар, алан читендә янәшә үскән ике наратка үрмәләп менделәр, сәнәкләрен тотып ерткычны каршы алырга, соңгы көрәшкә әзерләнделәр. Ә Сыңар Күз исә озак көттермәде, гаять әшәке чинап, үкереп, сыңар күзеннән очкыннар чәчеп, чиксез ачу, ярсу белән, алан читенә килеп чыкты. Һәм... о. Бөек Тәңре! Бу юлы син адәм балаларына үзең ярдәмгә килдең, аларны котылгысыз үлемнән саклап калырга ният иттең бугай. Бәлки соңгы ике адәм баласын. Җир йөзеңдәге гакыл ияләренең ике бөртеген һәлак итәсең килмәгәндер... Ярсулы ерткыч урманнан аланга чыкты һәм бер генә мәлгә тукталып калды, һәм. бәхеткә, нәкъ менә Искәндәр утырган нарат астында тукталды. Икенче мәлдә үк юлбарыс алга атламакчы иде, тик шунда ук анын өстенә югарыдан агач сәнәк атылды. Җәпләкәле авыр сәнәк. Һәм бу сәнәк Сыңар Күзне үзенең җәпләкәсе белән муеныннан эләктереп, җиргә китереп тә кысты. Ә егет исә, җитезлек белән, сәнәк сабының югары очын, кузгатып та булмаслык итеп, агач ботагына терәп куярга өлгерде. Ул арада бичара җанварның арт санына, яшен тизлегендә Улинә кулындагы сәнәк атылды, аның арт санын җиргә кысты, һәм бетте гайрәтле юлбарыс! Берничек тә котылып булмый торган капкынга килеп эләкте. Шунда егет ашыкмыйча гына агач башыннан төште. Инде үзенең котылгысыз язмышын төшенеп алган, сыңар күзеннән яшьләре аккан, әмма әле һаман да тешләре белән сәнәк жәпләкәсен кимереп өзәргә азапланган юлбарыс янына килде, хәнҗәрен кынысыннан чыгарды Ю.тба- рыснын сыртына атланып утырды да. коралын югары күтәрде Үзләрен тотын ашарга җыенган дошманын, бик әшәке, үчле ерткычны хәл итеп ташларга җыенды Тик ул кулындагы рәхимсез коралны эшкә җигәргә өлгерми калды Алан читендәге куаклар арасыннан бер кешенен ялварулы тавышы ишетелде: —Үтермә! Зинһар, һәлак итә күрмә бу ерткычны Бу мәгърур жанвар исән торып калсын! Академик тәгълиматы ич көтелмәгән бу хәлдән юлбарыска атланган Искәндәр һәм агач башында утырган Улинә сискәнеп, дерт итеп киттеләр Сагаеп, хәтта куркынып калдылар. Кеше?! Каян килеп чыккан ул бу карурманга? Нинди бәндә булыр ул? Дусмы, әллә менә шушы юлбарыстан да хәтәр, мәкерле бер дошманмы? Ул арада куаклар арасыннан мондый сәер үтенечнен иясе үзе дә килеп чыкты, якын килде. Киселмәгән озын, ап-ак чәчләре инбашларына таралып төшкән бер карт иде бу. Әмма анын гәүдәсе әле яшьләрчә төз. өстендә жәнлек тиресеннән булса да бик килешле, пөхтә игеп тегелгән киемнәр, инбашынла шундый ук тиредән тегелгән дәү биштәр. Бер карау белән үзендә ихтирам уята торган, күркәм карт Кояшта янып каралган кин йөзе ниндидер бер эчке җылылык, шәфкатьле елмаю белән яктырып, балкып, игътибарны җәлеп итеп тора. Жете зәңгәр күхтәренен карашы сабыр, фәлсәфи, аларда тирән гакыл нуры чагыла сыман иде Егет белән кыз жинел сулап куйдылар. Инде мондый кеше дә дошман булмас — Бу юлбарысны исән калдыр син. батыр егет!—дип кабатлады карт, тагын да якынрак килеп һәм фәлсәфи төстә дәвам итле — Бу жанвар яшәргә хаклы, ул. һичшиксез, яшәргә тиеш. Бик ихтимал. Жир йөзендәге соңгы юлбарысларның берседер бу. Ул исән калсын, ул үзенең нәселдәш - ләрен эзләп тапсын, һәм дә ки алар киләчәктә дә Жир йөзендә ерткычлар нәселен дәвам итсеннәр Бодай бит ул. дусларым!—диде карт күрсәткеч бармагын югары күтәреп —Табигать анабыз бу дөньяга теләсә кайсы ждн иясен кирәк булганга, бүтәннәре белән тыгыз бәйләнештә торып яшәргә яраткан Тереклек дөньясы чылбырының бер генә буынын да озәргә ярамый, дусларым Бик хәтәр гамәл булачак бу. зур акылсызлык булачак1—диде карт Анын ихлас күңелдән сөйләгәне күренеп тора иде Искәндәр белән Улинә аны гаҗәпкә калып, сәерсенеп тынладылар Алар авылындагы олылар!а бер дә охшамаган, гаҗәеп карт бу Сәйләне дә аңлашылып җитми Үзе болай әйбәт тә кебек Ә үзе менә шушы юлбарысны, нинди әшәке, чиркангыч ерткычны яклап гора. Бу хәл икесенең дә ачуларын чыгарды. —һе. акылсызлык була, имеш! Ә үзеңне тотып ашый торган ерткычны исән калдыру акыллы эш булыр микән, хөрмәтле агай? Шуны әйтеп бирегезче!—диде Улинә агач башыннан Аның сүзен егет куәтләде -Хөрмәтле агай' Сез яклап торган шушы ерткычлар өере безнең туган авылыбызны тар-мар китереп гашлады. Бөтен бер авыл халкы шулар тырнагыннан һәлак бушы Безнен әти-әниләребез дә! Ә менә бу сынар күзле убыр исә безне тотып ашамакчы иде Менә минем үземне, әнә анда агач башына менеп кунаклаган Улинә исемле кызны Бу ерткыч кешеләрнең нәселе бетә, чылбыры өзелеп китә дип тормады бит әле бер дә. Ә сез куаклар артыннан гына килеп чыгасыгыз да. әллә ниләр сөйләп, баш катырып торасыз Юк. бу җәллад у зенен җәзасын алырга тиеш' диде Искәндәр ярсып, һәм озын пычагын югары күтәрде Шунда тагын да гаҗәп, авыр хәл булды Бу күркәм, ихтирамлы Һ карт тәмам гасабиланып, чирәмгә үк тезләнде. Әйтерсен, ул ниндидер хайванны түгел, ә үз баласын, туганын яклый иде. —Батыр егет! Матур һәм сөйкемле туташ!—диде ул, әле тәвәккәл төстәге Искәндәргә, әле агач башындагы Улинәгә мөрәҗәгать итеп.— Зинһар дип әйтәм, шәфкатьле булыгыз. Бу дөньяда дуска да, дошманыңа да бердәй шәфкатьле була белергә кирәк. Киселмәсен юлбарысларның Җир йөзендәге сонгы нәселе. Мин моны, сөйкемле туташ, синнән сорыйм!—диде карт һәм кулларын ялварулы төстә югарыга, Улинә ягына күтәрде, һәм хатын-кыз йөрәге йомшады. —Искәндәр, әллә бу Сыңар Күзне исән килеш җибәрәбезме? Китсен дә барсын шунда үз юлы белән. Хәзер инде безнең үзеннән көчле икәнне дә сизеп алгандыр ул. Бу бабай да бик сорый бит инде...—диде Улинә. —Китеп барыр ул үз юлы белән, көтеп тор... Ычкындырып кына кара син аны. Ике дә уйламый безгә тагын ябышачак ул,—диде егет, һаман да килешмичә. —Һөҗүм итмәячәк! Менә монысын мин, ягъни Сәетжан бабаегыз үз өстенә ала. Хәзер анлатып бирәбез без бу җанварга,—диде карт, ышанычлы төстә һәм бернинди куркусыз, кыю атлап юлбарыс янына килде Сәнәкләр белән жиргә кысылган җанвар әле һаман ычкынмак итә. тырмаша, иләмсез итеп үкереп җибәрә иде. Карт үзенен кулындагы шомарып беткән авыр таягын аның башы өстенә куйды, иелеп зур күзләренә карады. Үзенен ниндидер очлы, үткер карашы белән текәлеп, сөзеп карады ул. Шунда тагын гаҗәп хәл булды. Юлбарысның көрәшкә әзер хәлдә торып киерелгән мускуллары кинәттән йомшады, күзләрендәге ярсу уты сүнде һәм ул озын койрыгын гаепле төстә болгап, акрын гына җиргә ятты Хәтта нәкъ йорт мәчесе кебек дустанә мырылдап та җибәрде Искәндәр белән Улинә таң калып, бер-берсенә карашып алдылар. Бик тә хикмәтле карт икән әле бу Сәетҗан бабай. Әллә нинди серле, кодрәтле кеше икән! Нинди усал ерткычны юашландырып куйды. —Искәндәр, җибәр шул юлбарысны җәтрәк!—диде картнын тылсымыннан куркуга төшкән кыз. —Син сорагач кына риза инде мин, Улинә,—дигән булды егет һәм жиргә сыланып яткан ерткычны атлап үтте, хәнҗәрен билбавына кыстырып куйды. Ә Сәетжан бабай исә таягын һаман да ерткычның башы өстеннән алмаган көе, ана вәгазь укырга кереште: —О, Галиҗәнаб, бу дөньядагы барча җанварларның патшасы!— диде ул, ихлас ихтирам белән.—Син бик зур хаталану ясагансың. Син атабабаларыңнын өйрәтүен, үз ыругыңның катгый кагыйдәләрен бозгансың. Алар сине барча ризыгың табигатьтә, җанварлар арасында гына дип өйрәттеләр. Адәм балаларына, ягъни гакыл ияләренә кагылудан катгый рәвештә тыйдылар. Монысы безгә бик ачык мәгълүм ки. Ә син, хәсис, ерткычлар дөньясының әнә шул төп кагыйдәсен бозгансың!—дип тиргәде Сәетжан бабай юлбарысны һәм шунда ук үгетләүгә дә күчте.—Без сине бу юлы исән калдырабыз. Хәзер үк урман арасына кереп китәсең. Үзеннен менә бу ялпак борыныңа шуны киртекләп куй, моннан ары адәм балаларына каршы ауга чыкмыйсын. Беркайчан да! Бу хакта нәсел- нәсәбәләреңне, балаларыңны да кисәтеп куясың. Мин үзем, шәхсән, сине анлыйм да, хәлеңне дә беләм. Сез, юлбарыслар, мәгърур һәм гадел дә ерткычлар идегез. Акыл ияләренә һөҗүм итү сезнең арада зур гаеп, түбәнчелек санала иде. Сезне бу җинаятькә Җир шарында булып узган бөек фаҗига, ул тудырган ачлык этәрде. Менә бит эш нәрсәдә,—дип сөйләде карт, юлбарысның үз сүзләрен тулысыңча аңлавына иман китергән төстә һәм куллары белән тегенең сыртыннан сыйпап алды —Ә хәзер, бар әнә, азат бул. Җир йөзендә үз нәселеңне дәвам иттер. Җирдә элеккечә бай, төрле-төрле тормыш дәвам итсен. Хәерле юл. озын гомер сиңа, табигатьнең мәгърур баласы!—диде Сәетҗан бабай, һәм үзе кебек үк карт, чал жанварнын дәү, авыр башын күкрәгенә кысып алды. Колакларыннан, муеныннан сыйпап торды. Инде үзен жиргә кысып торган сәнәк җәпләкәләреннән азат ителгәч тә, юлбарыс шунда ук китеп бармады әле. Аякларына басып шактый вакыт нидер уйланып торды. Як-ягына. кешеләргә карап алды. Әллә тагын һөҗүмгә күчмәкче булды инде шунда? Инде агач башыннан төшкән Улинә белән Искәндәр тагын сагаеп калдылар. сәнәкләрен кулга алдылар —Син монда тагын ни көтеп торасын әле? Югал күземнән хәзер үк. шыксыз зат! Әллә шушы таякнын тәмен татыйсын киләме9—диде ана карт, көлеп һәм таягын югары күтәрде. Юлбарыс кешеләргә сонгы тапкыр әллә сынап, әллә гафу үтенеп карап алды да, акрын гына, үз дәрәжәсен саклап кына, агачлар арасына кереп китте. Искәндәр белән Улинә, сәнәкләренә таянган көе, картнын бу галәмәтләрен исләре китеп, ихтыярсыздан ихтирам һәм бераз курку белән дә карап тордылар. Алар инде анын дошман да, үзләренә зыян китерә алырдай бер явыз да түгел икәнлеген бик әйбәт төшенеп алдылар Бу картны очрату күнелләрендә ниндидер ышаныч, куану хисләре уятты —Әй, яшь дусларым! Минем каршыма, менә шушында икегез дә янәшә килеп басыгыз әле, зинһар. Үзегезгә карап бер сокланыйм әле. үзегезне бер күкрәгемә кысыйм әле. Адәм балаларын шул кадәрле сагынган, бер күрергә зар булган идем бит инде мин. Каршыма килегез әле!—дип. кычкырып җибәрде Сәетжан бабай, аларга карап. Ул шушы урманда кешеләрне, җитмәсә бер яшь егет белән кызны очратуына чиксез шат иде, күрәсен. Өстәвенә бу, мөгаен генә, бик яхшы күнелле. эчендәгесен әлләни яшереп тормый торган карт иде Ә хәзер исә анын хисләре күкрәгенә сыймый, йөзендә, күзләрендә елмаю балкый, ул үзен биләп алган куанычын кая куярга да белми иде. Һәм егет белән кыз картнын каршысына килеп бастылар Икесе дә зифа буйлы, икесе дә күркәм, матурлар, икесе дә батыр кыяфәтле, алдагы көрәшләргә, кыенлыкларны һәм куркынычларны жинеп чыгарга әзер икәнлекләре күренеп тора. Аларга карап соклануыннан, хисләнүеннән картнын күзләренә яшьләре бәреп чыкты Ул аларны берәм-берәм күкрәгенә кысып, озак җибәрмичә торды —Мин нинди бәхетле!—дип, кычкырып жибәрде ул тагын —Сезне очратуым, Җир йөзеннән табып алуыма мин чиксез дә куанам, дусларым Күпме йөрдем мин берьялгызым бу дөньяда? Урман-далаларны үлем, биек гау башларына мендем, елга-суларны кичтем Мин бөтен Җир шарын әйләнеп чыктым бугай. Тик. күпме генә эзләсәм дә. күпме каңгырып йөрсәм дә. үзем кебек адәм балаларын очратмадым, габа алмадым Инде бит өметемне дә өзгән идем. Кайда да булса ялгызым гына үлеп калырмын да. сөякләрем жиргә күмелмичә агарып ятар, шунын белән бу Җир йөзендә кешелекнең соңгы тармагы да өзелеп калыр дип курыктым Моннан ары Җир өстендә гакыл ияләре бөтенләй дә яшәмәс дип хафаландым Ә бу исә Җир планетасы өчен коточкыч зур югалту булыр иде Моның булу ихтималы мине һәрдаим борчый, бик куркыта иде, балаларым минем!—дип. дәвам итте карт — Кайчандыр, һәлакәткә кадәр, Җир йөзендә тормыш кайнап торганда. Сәетҗан абзагыз зур галим, фәйләсүф иде һәм менә, инде өметемне өзеп килгәндә, мин сезне очраттым Яшь егет белән яшь кызны Моңа тиңдәш бәхетнең булуы мөмкинме?! Сез. дусларым минем. Җир йөзендә кешелекне дәвам итүчеләр булачаксыз Җирдәге яңа кешелекнең башлангычы'—дип сөйләде карт, тирән хис һәм тантана белән Мондый сүзләрдән егет белән кыз уңайсыхзанып калдылар, аларнын яңакларына алсулык йөгерде. — И Сәетжан бабай, сез алай димәгез Урман араларында бездән башка да яшьләр бардыр әле Еракларда, әллә кайларда -диде Улинә. II.IIIH.IK кына — Безнеке шикелле авыллар да яшәп ятадыр Ьер дә булмыйча калмас,— диде Искәндәр дә. —Анысы ла ихтимал, бардыр да. Әмма дә ләкиу_дшн күпме эхтәп тә менә сезне генә очраттым шул. Әйтәм бит, сез—Жир шарында яңа кешелекнең башлангычы булырга тиешсез. Сезне Ходай шуңа саклап калгандыр, һәм, менә шул уңайдан минем сезгә әйтер сүзләрем бар, балалар. Татлы хыялларым, үзем уйлаган, фәнни нигезләгән тәгълиматым бар.—диде Сәетжан бабай һәм шундагы бер гүмгәк өстенә утырды, яшьләргә дә янәшә урнашырга ишарә ясады. Тегеләр чирәм өстенә үзләре яраткан позада, кулларын тезләренә кушырып, башларын куллары өстенә куеп утырдылар.— Әйе, үз тәгълиматым бар!—дип, бик җитди һәм фәлсәфи төстә дәвам итте карт.—Менә сездән сон да инде кешелек дөньясы үзенең элекке, һәлакәткә кадәр булган юлын дәвам итмәсен иде. Ә икенче, бөтенләй башка, яңа юлга кереп китсен иде. Элеккеге Табигать анабызны җәфалауга нигезләнгән, ахыргы чиктә һәлакәткә илтә торган Иблис юлыннан түгел, ә бөтенләй үзгә, хак пәйгамбәрләр юлыннан...—диде карт һәм яшьләргә карап алды. Егет белән кыз көлемсерәп тыңлыйлар, тик анын ни сөйләгәннәрен анлап җитмәгәннәре йөзләренә чыккан иде.—Ярый, үскәннәрем, мин сезгә һәммәсен дә тагын сөйләрмен әле. Барчасын төшендереп бирермен. Ә хәзергә без әйбәтләп кенә тамак ялгап алыйк!—диде Сәетжан бабай. Анын юл биштәрендә мондый шартларда тиңдәше булмаган байлык, калын корыч игәү сыныгы, чакма таш һәм, тагын да кыйммәтлесе—зур калай чәйнеге дә бар икән. Бергәләп җәһәт кенә коры ботаклар җыйдылар, табын урыны әзерләделәр. Искәндәр чикләвек куаклары арасындагы чишмәдән чәйнеккә су салып килде. Сәетҗан бабай чакмасын осталык белән чакып, учакка уг тергезеп җибәрде, чәйнеккә үзе белгән үләннәрне җыеп салды. Улинә белән Искәндәр эре-эре кура җиләкләре, чикләвек җыйдылар. Инде табынга утыргач, теге хикмәтле биштәрдән бик тәмле кипкән гөмбәләр, каен тузыннан уңайлы итеп ясалган касәләр, бер савыт кәрәзле бал килеп чыкты. Күрәбез ки, бу табындагы ризыклар үтә гади, беренче карашка әлләни туклыгы да юк кебек иде. Әмма табигатьнең шушы гади ризыкларында да кеше организмы өчен кирәкле витаминнар, анын тормышын тәэмин итәрлек калория бирердәй туклыклы матдәләр бар. Шуның өстенә, ни хәл итәсең, булганына канәгать калырга туры килә. Табыннан соң Сәезҗан бабай тагын сүз башлады: —Сезгә бер киңәшем бар, яшь дусларым. Без сезнең белән бергәләп менә шушы урман аланында яшәп, төпләнеп калсак, ни булыр?—диде ул.—Мин үзем бу дөньяны күп гиздем инде. Бүтән барыр урыным да калмады шикелле. Сезгә ерткычлар тарафыннан тар-мар ителгән авылыгызга кире кайтып тору кирәкмәс. Әти-әниләрегез, авылларыгыз һәлак булган урынга. Йөрәк яраларыгыз гына яңарыр... Ә монда!—Карт кулларын җәеп җибәрде.—Күрегез әле нинди уңайлы, нинди хозур, әйбәт урын бу. Мин бу аланда инде сез килеп чыкканчы ук берничә атналар яшәп тордым. Бөтен тирә-юнен дә күздән кичердем. Бу алан калку, коры урында, күрәсез, уртасында бәреп чыккан чишмәсе дә бар. Моннан ерак та түгел, күп булса, өч йөз адымда киң үзәнлек үтә, аның төбеннән мул сулы елга ага. Елгада балыклар, су җәнлекләре... Урнашып калу, тормышны тергезеп җибәрү өчен бик тә уңайлы урын инде бу. Сез ни диярсез тагын?—диде карт һәм яшьләргә карады. Егет белән кыз бераз уйланып тордылар. Чыннан да, хәзер инде каядыр бик еракта, калын урманнар артында калган авылга әйләнеп кайту хакында уйларга да куркыныч иде. Андагы мәхшәрне, үлемгә дучар ителгән кешеләрнең жан ачысы белән кычкырган авазларын искә төшерсән генә дә, тәннәр чымырдап китә... Юк, ул каһәрле урынга кире кайту, инде югалган авылны эзләп йөрүләр кирәкмәстер. Һәм егет белән кыз икесе бер карарга килделәр: —Без риза, Сәетҗан бабай, сезнең тәкъдимне кабул итәбез. Шушында торып калабыз!—диделәр алар. —Менә, рәхмәт, үскәннәрем! Ә хәзер сез иркенләп ял итеп алыгыз. Мин үзем сакта торырмын,—диде карт Сынар Күз юлбарыс эзәрлекләвеннән тәмам арган, инде өч көн юньләп ял итә алмаган егет белән кыз шунда ук. алан читендәге корыган үләннәр өстенә яттылар да. тирән йокыга да киттеләр. Ә Сәетжан бабай юан нарат төбенә килеп утырды, аркасын кояш нурлары җылыткан, сагыз исләре аңкытып торган кәүсәгә терәде, аякларын иркенләп сузып җибәрде. Ул үзенен урмандагы яшәешендә шулай ял итәргә күнекте. Болай утыруы да унайлы. аяклар да. бөтен гәүдә дә әйбәтләп, тулысымча ял итә Аннары ул теләсә нинди агач кәүсәсеннән кеше организмына яшерен биотоклар, яшәү көче күчкәнен белә иде Сәетжан бабай утырган җиреннән талган, уйчан йөзен куллары белән сыпырып алды Әйе. үткән заманнын зур һәм атаклы галиме, философы, академигы иде ул Бала чагыннан ук табигатьне, анын хакындагы белемнәрне аеруча яратып, ихтирам итеп, белеп үсте. Аннары инде югары уку йортларында гыйлем туплады, фән йолдызларыннан белем алды һәм тора-бара үзе дә якты йолдыз булып кабынды Жир йөзенә якын арада олы һәлакәт киләсен. Жир планетасы цивилизациясенең яшәүдән тукталу ихтималын алдан ук белеп яшәде ул. Җирдәге техник үсеш, кешенең үз эшчәнлеге шушындый нәтиҗәләргә китерәсен Һәм акрынлап академикның күнелендә яна бер тәгълимат баш күтәрде. Кешелек дөньясы үзенен ин беренче адымнарыннан ук ялгыш юлга кереп киткән! Ул техник үсеш юлына түгел, ә биологик, физик яктан үсеш юлына кереп киткән тәкъдирдә отышлы буласы икән бит' Бернинди машиналарга һәм җайланмаларга, үтерү-җимерү коралларына таянмыйча, гади эш кораллары белән генә үзенен биологик һәм физик мөмкинлекләрен генә үстерә баруга юнәлгән юлга Физик, биологик һәм рухи яктан туктаусыз алга бару, камилләшү юлына һәм академик Сәетжан Гадел улы Вәлиев, тиз арада һәлакәт киләсен белгәне хәлендә, үзен аннан исән-имин алып калу чарасын да күрде Үлемнән курыкмады ул. юк. Ул һәлакәттән сон да берникадәр генә булса да кешеләрнең исән калу очрагына, аларны үзе артыннан яна юл белән алып китә алу. үз тәгълиматын тормышка ашыра башлау мөмкинлегенә өметләнә иле Шушы максатларда ул, үз проекты белән, даими рәвештә түбән температура тудыра ала торган махсус капсула ясатты Моны зур белгечләр, бик оста эшчеләр ясады Һәлакәт башлану очрагында академик шушы капсулага кереп яту, анабиоз йокысына талу, ә аннары инде. Җир Йөзендәге гарасатлар үтеп, аз гына яшәү шартлары туу белән, приборларның аны йокысыннан уяту каралган иде Дөрес, боларнын берсе лә тормышка ашмавы, капсуланың да һәлак булуы яисә приборларның бозылуы, академикның мәңгегә боз кисәгенә әйләнеп калуы да бик ихтимал иде Ул монысын да бик яхшы белде Әмма үзенен тәгълиматын тормышка ашыру ихтималы хакына теләсә нинди корбаннарга барырга әзер иле ул Академиядәге аның дус белгечләре, үзен ихтирам итүчеләр һәм чын күңелдән зурлаучылар капсуланы һәм анын приборларын ла чын күңелдән ясаганнар, күрәсең Биек тау башындагы мәгарәдә, капсула эчендә берничә дистә еллар тирән йокыда ятканнан сон. приборлар аны уяттылар Ярым үлем хәлендә булган академик бик авырлык белән генә булса да аягына баса алды Акрынлап тормышка кире кайтты ' Инде махсус әзерләнеп, махсус саклауга куйган ризыкларны кулланып. бераз аягына басып йөри ала башлагач, философ тау куышыннан чыгып, аска— ерактагы үзәнлекләргә каралы һәм тагын хәлсезләнеп, шундагы таш өстенә барып утырды Ул Жир планетасына килгән һалакәтне бу кадәр биниһая зур. дәһшәтле булыр, кеше күнелендә шул кадәр авыр хисләр уятыр дип көтмәгән иде Кайчандыр шушы тау итәгендә генә гөрләп утырган шәһәрнең эзе. билгеләре дә калмаган, ары таба күренешләр гагын да аяныч иде Академик башын кулларына салып, елап җибәрде Базарның барысын да күңеленнән кичергән Сәетжан бабай көрсенеп куйды Әйе. ни хәл итәсең, барысы да куркыныч төш кенә түгел шул. ә кешелек дөньясының гаять тә аянычлы, гаять тә авыр язмышы. Инде хәзер кешелек дөньясы алдында яңа офыклар ачылып килә. Техник казанышлары барысы да бетте, юкка чыкты, ул юл, гомумән, киселде! Теләсә нинди гарасатларда да кешеләрнең тәмам да үлеп бетмәсенә, күпмедер исән торып каласына да карт галим инанган иде. Менә бит... Хәзер алар менә шушы урман аланында, гәрчә өч кенә бөртек булса да, исән калган адәм балалары, һәм дә ки үсешнең иң түбән ноктасында, яна юл башында калганнары хәлендә. Ходайга шөкер! Кем белә, һәм бу бик ихтимал, Җир йөзендә кайдадыр кешеләрдән тагын исән торып калучылар бардыр. Әмма дә ләкин алар да нәкъ менә шушындый хәлдә бит. Хәзерге шартларда Жир йөзендәге кешеләрнең барчасы да яңа юлдан китүе бик ихтимал. Сәетжан бабай чирәм өстендә аяк-кулларын як-якка җәеп, рәхәтләнеп, гамьсезлектә йоклап яткан егет белән кызга карап алды. Менә аның яшь, саусәламәт, таза дуслары, менә аның өмете! Аның хыялларын тормышка ашырачак яшьләр. Ул—галим, философ, шушы егет белән кызның яна юлдан атлап китүләре турында туктаусыз кайгыртачак. Үзе исән вакытта ул аларның һәр адымын күзәтеп торачак. Тагын ялгыш юлга кереп китүләрен кисәчәк. Ихтимал, бу бик кыен бер эш булыр. Әмма ул моңа бар җегәрен, игътибарын һәм сәләтен җигәчәк. Шушы урында Сәетжан бабай үзенә бер ачыш ясады. Бу егет белән кыз саф табигать балалары, цивилизация казанышлары, ул китергән уңайлыклар, мөмкинлекләр турында хәбәрдар түгелләр, һәм дә ки, аларга мөгаен генә, кешелекнең үткән юлы, техник үсеш хакында бәйнә-бәйнә сөйләп, тулы мәгълүмат биреп торуның кирәге дә юктыр. Чынлап та! Алар аны төшенеп тә бетмәсләр, ә менә техник үсеш китергән мөмкинлекләр, ул биргән уңайлыклар белән кызыксына, төпченә калулары бик ихтимал. Бик беләселәре килә икән, аларга кешелекне һәлакәткә китергән сәбәпләр хакында аңлатып, дәлилләп сөйләргә була. Аларга шуны белеп торулары да бик җитәр. Инде озын җәйге көн үтеп, кич тә якынлашып килә иде. Сәетжан бабай урыныннан торды, яшьләргә якын ук килеп, аларга озак карап торды. Яратып, аталарча кайгырту белән карады. Шунда академикның күңел түрендә икеләнү, шикләнү хисе дә кузгалып куйды. Ә дөрес эшлиме ул? Шушы яңа яшь буынның киләчәк язмышына үз тәгълиматы белән катнашырга, юнәлеш бирергә җыенып дөрес эшлиме? Ул моның белән аларны, бөтен яна кешелекне дә бәхетсез итмәсме? Тик ул шикләнү хисе баш калкытты да һәм шунда ук сүнде дә. Дөрес юлда ул, дөрес эшли ул! Инде барысы да төптән уйланылган. Һәм академик яшьләрне җайлап яткырды. Баш асларына йомшак печән учмасы кыстырды. —Тынычлап йоклагыз, үскәннәрем! Иртән туачак көнгә көч-куәт туплагыз. Сез миңа үз балаларымдай якын һәм кадерле. Сез минем гомерем буена йөрткән уйларымны, хыялларымны тормышка ашыручылар булырсыз, иншалла...—дип пышылдады ул, яшьләр өстенә иелеп. Яңавыл ир шарының яшәеше, андагы тереклек белән Кояш идарә итә. Табигать Кояш бату белән йокыга тала, аның белән бергә үк, ягъни ул офыкта күренүгә, йокысыннан уяна. Алан читендәге наратлар1 арасыннан Кояшның беренче алтынсу нурлары күренүгә, безнекеләр өчесе дә аяк өстендә иде инде. Бергә яшәүнең беренче адымнарыннан ук философ агай яшьләргә үзенчә тәрбия бирергә кереште. Йокыдан торып аяк өскә басуга ул егет белән кызның һәр икесенә киң елмаеп, нәзакәтле итеп чал башын иде. —Жир йөзенә яңа туган көн белән тәбрик итәм сезне, үскәннәрем! Кояшның беренче шифалы нурлары белән, Табигать-әнкәбезнең безгә биргән тагын бер көне белән тәбриклим!—диде Искәндәр белән Улинәгә картнын мондый сүзләре сәер, әмма кызыклы һәм мавыктыргыч та иде Алар бу сүзләрне тинтәгрәк бер картнын саташулары кебек итеп кабул итмәделәр Киресенчә, бу акыллы, мәгънәле сүзләр алар күнелендә тирән ихтирам уятты — Рәхмәт сезгә, Сәетжан бабай Без дә сине чын күнелдән тәбрик итәбез!—диделәр —Ә хәзер исә без, барыбыз бергә, Табигатьнең үзен сәламлик, оланнар. Ана үзебезнең хөрмәтебезне белдерик. Сез. рәхим итеп, мин әйткән сүзләрне кабатлагыз!—диде Сәетжан бабай, һәм йөзе белән агачлар өстенә күтәрелеп килгән Кояшка таба борылып басты, кулларын кин итеп як-якка җәеп җибәрде—Исәнме, мәгърур Кояш!—диде ул тантаналы игеп, ниндидер бер моңлы мәкам белән.—Без, менә шушы урман аланында басып торган адәм балалары, рәхмәтле сина. Үзебезгә биргән яшәү көче, шәфкаткте яктылыгын, шифалы нурларын өчен рәхмәтле Мен-мен рәхмәтле' һәм без киләчәктә дә синен шәфкатенә өметләнеп калабыз,—диде карт һәм баскан җирендә дүрт ягына борылып, тирә-якны сәламләде, шулай ук тантаналы һәм моңлы итеп көйләде —Исәнмесез, кара урман, мәңге зәңгәр вә биек күк чатыры? Исәнмесез, барча агачлар, үләннәр, гүзәл чәчәкләр, барча тереклек ияләре, кошлар, безгә күренеп тормаган җанварлар, кырмыскалар, бал кортлары, барча бөжәкләр, саумысыз?! Адәм балалары сезне яна туган көн белән, Кояшнын беренче нурлары белән тәбрикли Сезне гакыл ияләре белән бердәмлеккә, туганлыкка, үзара ярдәмләшүгә чакыра. Яшәсен Табигатьтәге бөек бердәмлек!—диде карт һәм бераз вакыт кулларын тантаналы төстә баш өстенә күгәреп торды Искәндәр белән Улинә картнын күп кенә сүзләрен аңлап бетермәделәр, ә шулай да аның артыннан барысын да кабатладылар Шулай итеп, урман аланында, иртәнге тынлыкта Табигатькә. Кояшка мәдхия янгырап торды. —Без сезнең белән, үскәннәрем, моннан ары һәр яна туган көнне менә шушылай каршы алырга күнегербез Кояшны. Табигатьне, бөтен тирә-як мөхитне сәламләрбез,—дип сөйләде Сәегжан бабай яшьләргә бик җитди төстә -Чөнки бу Җиһанда барысы да Табигатькә бәйләнгән, барысы да аның хозурында. Хәтта менә без. гакыл ияләре дә. Бсз- кешеләр дә менә шушы кояш нурлары, якты һәм биек күк йөзе, менә шушы мәгърур наратлар, үләннәр, ташлар, әнә үлән сабакларында ялтыраган чык бөртекләре белән тыгыз бәйләнештә Менә Җир йөзе, әнә Кояш, зәңгәр күк чатыры, әнә Боек Галәм!— диде философ, бармагы белән югарыга ишарәләп —Алар барысы да. шул исәптән без. кешеләр дә бербөтен. Менә шуның өчен дә без һәр иртәдә бөтен Җиһанны, тирә-якны тәбрикләргә тиеш Һәм бу безнен өчен даими үтәлергә тиешле, бик кирәкле, файдалы гамәл. Ул безгә көне буена җитәрлек яшәү көче бирер Сәламәтлегебезне саклар!—диде карт философ. Ул чын күңеленнән инанып, хисләнеп, дәртләнеп сөйли иде Аның яшьләргә бирәсе тормыш дәресләре тәмамланмаган, ә бәлки әле башланып кына килә иде, күрәсен Табигатьне сәламләү тантанасы бетүгә ул өстендәге киемнәрен салып куйды, куллары белән шәрә күкрәгенә, иңбашларына суккалап алды -Ә хәзер исә, оланнар, алан буйлап йөгерәбез. Салкын, шифалы чыклы үләннәр өстеннән яланаяк үтәбез Аннары да инде бик әйбәтләп төрле хәрәкәтләр ясарбыз. Без ип беренче нәүбәттә үзебезне физик яктан чыныктыру, физик үсеш хакында кайгыртырга бурычлы. Әйдәгез, үскәннәрем, минем арттан!—диде ул һәм, яшьләрчә житехтек белән, чыклы үлән өстеннән йөгереп тә китте Искәндәр белән Улинә көлә-көлә ана иярделәр Беренче вакытта иртәнге салкын чык аякларны куырып алгандай итте Әмма тиз арада ялан аяклар бу салкынга ияләнделәр, хәтта кыздылар Алан тирәли берничә кат йөгереп әйләнгәч тукталдылар. гәүдәләре тәмам язылганчы, тәннәре кызып чыкканчы гимнастика ясадылар —Ә хәзер, әйдәгез, су буена!—диде ару-талуны белмәс карт һәм яшьләрне агачлар арасындагы үзе салган сукмактан түбәнгә алып төшеп китте Аланнан ерак та түгел мул сулы, талгын агышлы елга үтә икән. Сәетҗан бабаебыз елга ярына килеп җитүгә тукталып та тормады. Гаҗәеп бер җитезлек һәм батырлык белән салкын дулкыннар арасына сикерде Яшьләргә дә чирканып, өркеп калу оят булыр иде. Алар да анын артыннан ук су кочагына ташландылар. Әлбәттә, елга буендагы авылда туып үскән Искәндәр белән Улинә бала чактан ук су кереп үстеләр, салкын су аларны әлләни куркытмый иде. Ә менә иртәнге гимнастика ясаганнан соң елгада коену тәнгә аеруча җиңеллек, гәүдәгә рәхәтлек бирә, күңелне күтәреп, кәефне искитмәле яхшыртып җибәрә икән. Бөтенләй дә яңадан тугандай итеп. Су кергәннән соң бөтен тәннәре алсуланып, йөзләре балкып киткән яшьләргә карап, Сәетҗан бабай канәгать төстә елмаеп җибәрде. —Әйбәт булдымы бу, үскәннәрем?—дип сорады ул һәм үзе сөйләп китте —Менә шулай була ул. Иренмәскә, куркып, чирканып калмаска! Бу— һәркемнең һәр иртәдә үзенә алырга мөмкин булган хозурлыгы. Менә Сәетҗан бабаегыз үзен шулай чыныктырып, бу дөньяда сиксән елын яшәде инде. Бернинди җитди авыру-сырхаулар, хәлсезлек-күнелсезлек- ләрдән җәфа чикмичә. Бөек һәлакәттән соңгы нинди кыенлыкларга, эссе-салкынлыкларга, ачлыкның үзенә дә бирешмәде, һәм ул бу дөньяда тагын йөз ел яшәргә исәп тота әле. Сез, яшьләр, менә шушы бабаегыздан үрнәк алыгыз, аңа тигезләшергә омтылыгыз!—диде ул, уен-көлке һәм шул ук вакытта горурлык белән. Барысы да күтәренке күңел һәм җиңел адымнар белән урман аланына таба атладылар. Хәзер инде тамак ягын кайгыртырга кирәк иде. Искәндәр белән Улинә кура җиләге, чикләвек куаклары ягына юнәлергә җыендылар. Әмма Сәетҗан бабай кулы белән ишарәләп аларны туктатты, сабыр итеп торырга боерды. Ул аларны башта алан читенә алып чыкты, үзе йөзе белән аланга борылды, ниндидер тантаналы бер позага басты. —Урман аланы! Без, гакыл ияләре, синнән үзебезнең тормыш гамәлләребезгә рөхсәт сорыйбыз. Син безгә үзең үстергән татлы һәм туклыклы җимешләреңне җыйнап алырга рөхсәт итсәң иде. Ул җимешләрең безгә яшәү көче һәм энергия бирә. Без әле тагын синең хәтфә үләннәреңне таптап йөрергә, шифалы һаваңны суларга, гаҗәеп саф сулы чишмәңнән су эчәргә, синдә учак кабызырга да рөхсәт сорыйбыз. Син, мәгърур алан, безләрне үз балаларыңдай кабул итсәң иде. Безгә сыену урыны бирсәң, бәла-казалардан да сакласаң, үз күрсәң иде. Көр күңелле булып, татулыкта, муллыкта, сәламәт яшәвебезне тәэмин итсән иде!— дип сөйләде философ моң белән көйләп һәм үзен шактый сәерсенеп, көлемсерәп тынлап торган яшьләргә таба борылды.—Менә шулай ул, үскәннәрем. Табигатьне аны үзең белән тин итеп, хәтта югары да куеп, үзеңне бу дөньяда яшәтүче итеп карау, ихтирам итү мәслихәт. Аңа кагылышлы һәр гамәлең алдыннан аннан рөхсәт сорап алу һичшиксез кирәк Әгәренки урманына килеп керәсең икән, элгәре билеңне бөгеп рөхсәтен ал, чишмәсенең суын эчәсен икән, рәхмәтләреңне җиткер. Табигать-ананы ихластан хөрмәтлә, ихтирам итә бел. Һәм бу яңа кешелек дөньясының катгый кагыйдәсе, төп законы булыр. Монысын инде сез, үскәннәрем, колакларыгызга киртекләп куегыз!—дип сөйләде Сәетҗан бабай. Үзләре көлемсерәп кенә тыңласалар да, яшьләр аның бу сүзләрендә тирән мәгънә ятканны чамалыйлар иде. Учак тергезеп урман аланы биргән нигъмәтләр белән тамакларын туйдыргач, үзара киңәшеп алдылар. —Без шушы аланда яшәп калырга хәл иттек инде. Ары таба ниләр эшләрбез икән?—диде Сәетҗан бабай. —Иң әүвәл безгә торак кирәк булыр, Сәетжан бабай. Җил-яңгырдан. ерткычлардан саклану урыны, шуннан башларгадыр,—диде егет, эшлекле төстә. —Торак һәркемгә аерым кирәк булыр инде ул. Әлбәттә, кешеләр гаиләле булмаганда —диде карт һәм яшьләрдән сорап куйды —Ә сез үзегез ничек сон әле? Бер гаилә, ирле-хатынлы түгелме9 Анын бу сүзләреннән егет белән кыз яхшы ук уңайсызланып. берберсенә карап алдылар Йөзләренә куе алсулык йөгерде — Юк ла, Сәетжан бабай, әллә ниләр сөйли башладыгыз әле сез Без бернинди ирле-хатынлы түгел, дуслар гына.—диде Улинә. —Без бергә уйнап үстек Күршеләр идек,—диде егет тә Сәетжан бабай уйчан төстә аларга карап торды Кызык, милләтләре белән кемнәр икән болар? Дөрес, икесе дә татарча сөйләшәләр Искәндәрнең татар милләтеннән икәне бодай да күренеп тора Ә менә Улинә Сары сипкелләр, кысыграк күзләр Сөйләшүдә дә нилер сизелә Мари кызы булмагае. Һәм академик кызыксына калды —Ә син. Улинә, үзен кайсы милләттән? Мари кызымы әллә’ Мондый сораудан каушап калган кыз өчен егет жавап бирде —Нинди—милләт ул? Нәрсә ул—милләт9—диде ул. яратмыйча —Ярый, дусларым! Мин кирәкмәгән сорау бирдем әле сезгә, диде карт һәм сүзне икенчегә борды Урыныннан торып йөзе белән урманга карап басты да. кулларын як-якка жәеп жибәрде. тантаналы төс аллы Мәгърур карурман! Без. адәм балалары, сина зур үтенечләр белән мөрәжә гать итәбез Син безгә менә шушы бик матур, тормыш өчен унайлы урынында яшәп калырга рөхсәт ит. Без монда тормыш итәрбез, авыл салырбыз Кешелекнең яна тарихында яна авыл,—диде ул һәм яшьләргә борылды —Ә ул авылга нинди исем куябыз, үскәннәрем? —Алан авылы кушсак ничек булыр’-диде Искәндәр — Ин әйбәте, Сәетжан бабай үзе кушсын исемне Без шуна риза диде Улинә. —Яңа авыл... Димәк ки. исеме дә Янавыл анын'—диде Сәетжан бабай, бу табышыннан шатланып —Яна тарихка шулай кереп калсын —Безгә дә ошый—Янавыл!— диде яшьләр дә — Йәгез, алайса, яшь дусларым Без акрынлап эшкә башлыйк, хәерле сәгатьтә!—диде Сәетжан бабай һәм урыныннан кузгалды Бернинди эш кораллары, җайланмалар булмаганы хәлдә яна авы на нигез салу, торак урыннары төзү гаять зур хезмәт түгуне. тырышлык һәм тапкырлык күрсәтүне, көч һәм вакыт сорый торган бер эш булып чыкты Үзара киңәш-табыш итеп, шактый гына бәхәсләшеп тә алганнан сон, аланнын өч урында тораклар салу өчен урыннар билгеләнде Ә аннары инде иркен һәм түгәрәк итеп беренче чокырны казырга керештеләр Моның өчен гади генә булса да, эш кораллары ясарга туры килде Сәетжан бабай белән Искәндәр елга буена төштеләр, зур чуерташ тарны ватып, үткер кырлы таш балталар ясадылар Бу балталарны үзләре ишкән юкә баулар ярдәмендә озын сапларга беркеттеләр Тупас булса ла. унайлы гына эш кораллары килеп чыкты —Әлегә шушылары да ярап торыр. Киләчәктә якаларын, татын ла уңайлыларын ясарбыз әле,—диде Искәндәр, балталарны кулында сынап Тик философ анын бу уйларына кискен рәвештә каршы төште -Шушылары да бик житкән'—диде ул. тирән инану белән —Бернин ди яңалыклар, уңайлыклар кирәкми Коралларны камилләштерү һич тә кирәкле гамәл түгел ул. үскәнем Чөнки бу инде нәкъ менә техник үсешнең башлангычы булыр иде Җир йөзендә моңарчы яшәп, соңыннан харап булган кешелек тә нәкъ менә таш балталардан, .шарны унайлы итүдән, туктаусыз камилләштерүдән башлады һәм бу камилләштеру гора-бара шундый унайлы. куәтле эш кораллары ясауга китерде кн адәм балалары у мэре фи тик хезмәттән чиркана торган мәхлукларга әйләнеп калдылар Шушы гамәлләр ахыргы чиктә бөтен цивилизациянең башына да житте Кирәкми бернинди уңайлык, үсеш кирәкми Син. Искәндәр улым, зинһар, киләчәккә ул юлны сайлама Син у т юллан китмә' дип сөйләде Сәетжан бабай Карт философ үз фикерендә нык тора иде —Уңайлы балталар... нигә дип кирәкми икән ул. Мин сезне, бабай, аңлап бетермим әле. Әллә нинди хикмәтле кеше булып чыктыгыз сез,— диде Искәндәр аптырап. —Ярый, киләчәктә анлатып бирермен. Хәзергә эшлик әле,—диде Сәетжан бабай. Карт каеннардан калын туз салдырып алдылар, чиләкләр ясадылар. Аннары инде Сәетжан бабай белән Искәндәр, таш балталарны кулга алып, беренче торак буласы урынга чокыр казый башладылар. Моның өчен җирне башта балталар белән чокып йомшарттылар, казылган туфракны туз чиләкләргә салып, алан читенә чыгардылар, шундагы бер чокырга салдылар. ~ —Аланга бер генә чиләк туфрак салырга да ярамый Үсеп утырган үләннәр, чәчәкләр туфрак белән күмелмәсен. Безнен аланыбыз табигый рәвешендә, чиста һәм саф килеш торсын. Без тирә-як мохитны мөмкин кадәр бөтен килеш сакларга тиеш!—дип тукыды карт. Үзләренең алларына бернинди вакыт чикләре куймыйча, бер дә ашыкмыйча, ял итә-итә, әмма даими тырышлык куеп эшләделәр. Көчле- куәтле яшь егет туфракны зур чиләкләр белән берүзе генә ташыды, картка артыгын көч куярга рөхсәт итмәде. —Яшәү урыны һәркем өчен аерым, хосусый кирәк. Шулай булганда яхшы инде ул,—дип кабатлады үзенең фикерен галим. —Ә ни өчен алай, Сәетжан бабай?—дип, кызыксынды Искәндәр —Чөнки һәр кеше—шәхес. Аның ялгызы гына калып үтәргә тиешле ихтыяҗлары була. Ул кайчагында берьялгызы гына калуга, уйлануларга, төрле фараз итеп карауларга, рухи тәрәккыят итүгә мохтаж. Әлбәттә, бу—кеше җәмгыятьтән аерылырга, ялгызлыкка күчәргә дигән сүз түгел. Җәмгыятьтән бөтенләй аерыла икән, ул инде шәхес булудан да туктый. Әмма хосусый милек тә шул торак һәм шәхси эш коралын булудан ары үтмәве хәерле. Ай, ул хосусый милек дигән нәрсәне! Кешеләр арасындагы барча хөсетлек, дошманлык, бербереңне күралмау, хисапсыз имансызлык- лар, җинаятьләр чыганагы ул... Сөйләп тә, анлатып та бетерерлек түгел кешелек җәмгыятенә хосусый милек китергән зыянны, бәла-казаларны. Хәтта бөтен-бөтен дәүләтләр арасында килеп чыккан канкойгыч сугышларның да асылында нәкъ менә шушы— хосусый милек ятты Бер илнен икенче ил җир-суларына, табигый чыганакларына ия булырга, аларны тартып алырга омтылуы... Без хосусый милекчелек юлы белән китмәбез, улым. Без ул каһәрле юлны сайламабыз,—дип сөйләде карт. Ирләр шулай сөйләшә-сөйләшә, үзара фикер алышып, жай гына авыр эшләрне башкардылар. Ә Улинә исә ашау-эчү ягын үз өстенә алды. Бик уңган, тапкыр, зиһенле кыз булып чыкты ул! Аланнан, якын тирәдәге урманнан чикләвек, җиләк, гөмбәләр, төрле татлы тамырлар җыйды. Аларны чистартты, киптерде, киләчәк көнгә запаслы да булды Алан читендә бик тә уңайлы, киң учак урыны булдырды ул. Аның өчен тигез җир сайлап алды. Елга буена төшеп ялпак ташлар алып менде, аларны бик җентекләп, тигез итеп сайлаган урынына җәйде Учакны шул ташлар өстендә генә якты. Чикләвекләрне ватып төшләрен аерып алды, бу төшләрне таш өстендә хәсиятләп төйде, шуннан камыр ясады, ул камырга да әле кипкән жиләк-җимешләр кушты. Аннары инде бу камырны кызган ташлар өстенә җәйде, күмәчләр пешерде Улинә үзенен ул күмәчләрен пешергән вакытта аланга, бөтен тирә-якка шулкадәр тәмле, хуш исләр тарала иде ки, Сәетҗан бабай белән Искәндәр түзеп тора алмадылар. Бөтен эшләрен ташлап, учак янына килеп життеләр. Улинә аларны чын хуҗабикәләрчә киң елмаеп, кунакчыл каршы ала. —Ашагыз, җанашларым! Сез шулай яратып ашаганда минем дә күңелем була. Менә бу җиләк оны көлчәләреннән дә авыз итегез әле. Алар бигрәк тәмле кебек!—дип, кыстый-кыстый сыйлый. Сәетҗан бабайның туклану тәртибендә дә үз фикере бар —Элекке кешелек гадәттә тәүлегенә өч мәртәбә, аерым билгеләнгән сәгатьләрдә генә тукланды, һәм бу—тормышнын бер тәртибе итеп расланды Бу тәртипне бозмаска, катгый сакларга тырыштылар Бу хакта бөтен-бөтен фәнни трактатлар язылды, тулы бер фән барлыкка килде Минем фикеремчә бу—дөрес юл түгел. Минемчә, кайчан карынын ачса, шул вакытта, теләк туганда туклану мәслихәт Моңа табигать үзе үрнәк Кыргый җанварлар, кошлар, бөжәкләр һәм суда яшәүче жан ияләренең дә ачык билгеләнгән туклану вакытлары юк. Алар табышны кайчан ала алса, шул вакытта туклана. Минемчә, кешеләр дә кайчан теләсә, шул вакытта ашарга тиеш. Монын организм өчен бернинди зыяны юк. Үз тәҗрибәмнән чыгып беләм.—дип сөйләде ул яшьләргә, һәм бу фикер белән алар да теләктәш иде. Алай да туклану—адәм баласынын яшәешендә ин мөһим, төп урынны тоткан бер гамәл. Аннан башка инде тормыш үзе дә юк. Шуна күрә кеше үзен тукландыручы затка, хәтта ихтыярсыздан. хөрмәт белән карый башлый Безнен Сәетҗан бабай белән Искәндәр дә. тиз арада. Ул инә куйган хезмәтнең үз хезмәтләреннән әһәмиятлерәк, өстенрәк икәнен сизеп алдылар Аның һәр боерыгын тыңларга, һәр теләген үтәргә күнегеп киттеләр. Бу инде кешелекнең киләчәктәге үсеш юлында хатын-кыз заты өстенлек итү ихтималының беренче яралгылары булмады микән9 Ә ул арада, акрынлап кына булса да. торак төзү эшләре гел алга барды Аландагы унайлырак оя урында, ике метр тирәнлектә, диаметры ун метр чамалы итеп, чокырлар казып куелды. Елга буеннан яраклы ташлар сайлап алып менделәр, ул ташлар белән чокырларның стеналарын әйбәтләп ныгыттылар. Аннары инде таш балталарын иңнәренә салдылар да. урманга кереп киттеләр. Хәзер төзү материаллары кирәк иде. - Бер генә үсеп угырган агачны да кисмибез! Бары тик инде картаеп корыган, яшәүдән туктаган агачларны гына кисеп алабыз. Безнен бу урманга. Табигать анабызга мыскал кадәр генә зыян салырга да бернинди хакыбыз юк. Син моны, яшь дустым, бик яхшы белеп тор! һәм киләчәк тормышыңда да үзеңә кагыйдә итеп ал. Бу кагыйдәне үзең дә беркайчан да бозма, киләчәктә нәселнәсәбәләреңә дә васыять итеп калдыр!—дип сөйләде карт философ. Шушы кадәр бай. иксез-чиксез урман куелыгында картның фикере бик сәер тоелса да. үзе табигать кочагында уйнап үскән, аны чын күңеленнән яраткан егет картның бу сүзләрендә боек хаклык барлыгын, тирәк акыл ятканын күңеле белән сизенә иде. Әле шундый агачларны кисә башлаганчы да. Сәетжан бабай тантаналы кыяфәттә дүрт як кыйбласына биленә кадәр иелде, урманнан шушы гамәлгә рөхсәт сорады Корыган агачлар таш балталарга бик авырлык белән генә биреште Әмма яшь егетнен көч-куәте ташып тора, карт та әле әүкатендә иде Юан агачларны егып салдылар, ботакларыннан арчыдылар, кирәгенчә кисәкләргә бүлеп, чокырлар янына ташыдылар һәр чокырның кыл уртасына юан һәм биек төп буй бүрәнә утыртылды ана терәп авышлыклар салынды Акрынлап чокырлар өстендә түбә аслары хасыйл булды. Бу аслыкларга ботаклар, кипкән үлән, камыш көлтәләре түшәлде, алар өстенә дә калын кайрылар капландылар. Ашыкмыйча, хәсиятләп. зәвыклы итеп ипләделәр һәм менә төз һәм матур булып, түм-түгәрәк. очлы башлы торак-шалашлар үсеп чыкты Аларга карап торуы да күңелле иде Һәр торакның эчен дә бик уйлап, мөмкин кадәр уңайлы итеп планлаштырдылар Идәнгә, кыл уртага, ялпак ташлар түшәп, учак урыны булдырылды Бу турыда өстә төтен чыгу юлы калдырылды Стена буена, тоташ түгәрәк рәвешендә, сәке ясап куелды, өстенә хуш исле кипкән үләннәр жәелде Бер урынга азык-төлек саклау өчен махсус киштә дә булдырылды Кереп-чыгып йөрү өчен ишек ясадылар, аны кипкән үләннәрдән үрелгән калын палас белән капладылар Ахырда яшәргә яраклы, хәтта уңайлы гына торак булып чыкты бу Шалашның эче иркен, коры, өстәге төтен юлыннан төшкән нурлар аны җитәрлек яктырта, урамда эссе булганда монда рәхәт сал кынча. кипкән үләннәрнең хуш исе аңкып юра иде —Менә, дусларым, булды бит бу! һәркемгә аерым, шәхси торак булды. Хәзер инде һәркайсыбыз үз дигәненчә яши алачак һәм дә ки, безнең уебызча, һәркемгә шушы торак шартлары, ул тудырган уңайлыклар бик җиткән. Адәм баласы ул үзенә Табигать ана биргән иң беренчел, иң кечкенә уңайлыклардан да канәгать булырга тиеш. Аңа безнең менә шушы тораклардагы шартлардан югары уңайлыклар кирәкми дә!—дип сөйләде карт, чын күңеленнән инану белән. __ һәркем үзе теләгән, күңеленә ошаган торакны сайлап алды. Һәм һәркем, беренче көнне үк, шушындый гына шалашның да нинди зур байлык, уңайлык икәнен төшенде. Дөрестән дә, язмыш үзе авыр хәлдә калдырган кешеләр өчен чын бәхет иде бу! Әле кичә генә алар ачык һавада төн үткәрәләр иде. Куакяфраклар астына посып, туна-калтырана, дами курку һәм саклык хисе белән, чебен-черкиләр, төрле башка бөҗәкләр һөҗүменә дучар ителеп изаланалар иде. Ә менә бүген беренче мәртәбә гүбә астында, коры, йомшак үләнгә чумып төн үткәрделәр, җылыда, бернинди курку-шөбһәсез, тугарылып йокладылар. Һәркем иртән гәүдәсе тулысыңча ял итеп, күтәренке күңел, әйбәт кәеф белән торды. Тагын бергәләп гимнастика ясадылар, елга буена төшеп су коендылар. Бергәләп алан читендәге учакны тергезеп җибәрделәр. Шулай итеп, Бөек Тәңре җибәргән олы һәлакәттән соң тәмам бушап калган Җир йөзендә, бәлки иң беренчеседер, авыл хасил булды. Сәетҗан бабай куйган исем белән—Яңавыл. Көн артыннан көннәр үтә торды. Ялт иткән кояшлы, кирәк чагында гына шифа-яңгырлы, җылы, йомшак, рәхимле көннәр. Олы һәлакәтнең уңай йогынтысы шул булды, аннан соң бөтен Җир шарының климаты яхшы якка, җылыну, йомшару ягына үзгәреп калган иде. Яңавылда тормыш җай гына дәвам итте. —Без монда өчәү, ә өч кеше—бу инде җәмгыять. Һәм дә ки җәмгыятьнең һәр әгъзасы тигез булырга тиеш. Барлык бурычларда һәм хокукларда тигез булырга. Хезмәт һәм аның нәтиҗәләре уртак. Бернинди шәхси милек, минекесинеке кирәкми. Безнең ихтыяҗларыбыз һәм теләкләребез дә тигез, бердәм булсын. Бергәләп эшлик, бергәләп дөнья да көтик, яшь дусларым! Безнең шушы җәмгыять тигезлек кануннарында башланып китсен һәм шулай дәвам да итсен. Яшәсен тигезлек!—дип сөйләде Сәетҗан бабай рухланып. Яңа Яңавылдагы өч бөртек адәм баласы бердәм булып яши башлады. Алар гомуми файдага эшләделәр, тулы тигезлектә булдылар. Улинә уртак табын өчен табигать нигъмәтләрен җыйнады, аларны эшкәртте, киптерде, саклауга куйды. Иртәдән учак тергезеп ашарга әзерләде. Елга буендагы үзле балчыкны изеп чүлмәкләр, ташаяклар, азык саклауга яраклы зур савытлар ясады, аларны утта яндырып чыныктырды. Озын толымнарын билбавына кыстырып, жырлый-җырлый көнозын мәшгуль булды Аның сөрмәле зур күзләре әле көләч, әле уйчан, кайчак борчулы да, ул үз эше гурында чын күңеленнән кайгырта, аннан тәм таба иде. Сәетҗан бабай белән Искәндәр елгадан балык тотуга хәстәрлек күрә башладылар. Бу максатта да гаять зур көч түгәргә, зирәклек күрсәтергә туры килде. Алар якын урманда, елга буенда йөрделәр, каты, озын сабаклы үсемлекләр җыйнап кайттылар, аларны махсус ясалган киштәләргә элеп киптерделәр, талкыдылар һәм сүс аерып алдылар. Аннары бу сүстән күп итеп җеп эрләделәр. Аларга караган саен Улинә көлеп җибәрә иде. Ике ир-ат. чал карт белән яшь егетнең аякны бөкләгән хәлдә утырып, зыр- зыр орчык әйләндереп җеп эрләүләре, дөрестән дә, шактый мәзәк бер күренеш иде Иомгагы-йомгагы белән җеп әзер булгач, Сәетҗан бабай егетне җәтмә бәйләргә өйрәтте. Көннәр буе тырышып һәркайсына берәр озын җәтмә, берәр саплы, капчыклы җәтмә бәйләделәр. Аннары инде иңбашларына озын саплы җәтмәләрен салдылар да, кулга туздан ясалган чиләкләр алып, елга буена төшеп киттеләр. Еллар буена кешеләрнең хисапсыз күп төрле ау-коралларыннан, жәтмә-кармакларыннан азат ителгән елгада балык күп иде. Жәтмәләрен бер-ике тапкыр гына салганнар иде, чиләкләре эре-эре балыклар белән тулды. — Менә булды да бу. Җитте!—диде карт, бик канәгать төстә. —Тагын бер-ике генә салыйк әле җәтмәләрне, Сәетхан бабай. Тагын бераз тотыйк әле. Әнә нинди әйбәт керә бит балык!—диде Искәндәр Егеттә борынгы бабаларыннан килгән аучылык дәрте уянган иде —Житте! Шушы кадәр табыш безгә бүгенге көн өчен бик житкән Табигатьтән бары тик үзенә кирәк кадәрен генә алырга. Син шушы алтын кагыйдәгә күнегә тор, Искәндәр улым!—диде карт, кырт кисеп —Соң... монда балык хисапсыз бит!—диде мондый тыюдан тәмам кәефе кырылган егет. —һәм дә ки ул шул хисапсыз килеш торсын да. Хисаплыга кала башласа, начарга китә инде ул!—диде Сәетхан бабай Ул үз мәсләгендә нык тора иде — Соң, иртәгә тагын кирәк була икән, иртәгә төшәбез дә җәтмә салабыз. Ә бүгенгә... табигать байлыгы үз урынында торсын.—дип өстәде карт һәм егет тә шунын белән ризалашырга мәҗбүр булды Мәрхәмәтле, ихлас күңелле картның хәтерен калдырасы килмәде Балыкны Сәетхан бабай яшьләргә үзе кыздырып күрсәтте. Монын өчен ул халпак, кин таш сайлап алды, аны бик җентекләп чистартты, үзе ниндидер үсемлектән алган май белән майлады. Бу ташны казыклар өстенә куеп, астына учак якты, таш тәмам кызгач кына, анын өстенә балыкларны салды. Аланга, бөтен тирә-якка шунда ук гаҗәеп тәмле ис таралды Кыздырылган балыкны барысы да, аеруча яшьләр яратып ашадылар. Искитмәле ризык иде бу Төштән соң Сәетжан бабай Улинә әзерләп куйган азык-төлекне дә күзеннән кичерде —Житкән бу, кызым, бик житкән Салкын көннәрне үткәреп, яна уңышлар өлгергәнче яшәргә җитә бу. Безгә артыгы кирәкми дә Хәзер инде син берни дә җыйнама!—дип, киңәш итте ул Улинәгә —Сәетжан бабай, урманда жиләк-жимеш тулып тора Алар коелып әрәм генә була. Мөмкин кадәр мулрак игеп җыеп калсак, әйбәт булмасмы соң?—дип гаҗәпләнде кыз. — Менә, менә! Мөмкин кадәр күбрәк җыярга Димәк ки. байлыкка омтылу һәм киләчәктәге җәмгыять өчен ин хәтәре дә шул инде анын Юк, Улинә кызым, мөмкин кадәр күп кирәкми. Синең канына элеккеге кешелекнең бу зәхмәте сеңмәсен. Сез үзегез дә, киләчәктә сездән туасы балалар да бу зәхмәттән азат булсыннар Ә коелып әрәм була икән, әрәм була бирсеннәр Ул нигъмәтләрнең Табигать ана кочагына кире кайтуы гына була бу. Бары шул гына!—диде философ — Бик кызганыч була инде бу. Сәетжан бабай Мин әле тагын күпме чикләвек җыя ала идем —диде кыз. сузып кына. Аның хәтере калганлыгы күренеп тора иде —Кызганыч булса, һәр яңалык кызганычлардан башлана инде ул,—диде карт, үз алдына сөйләгәндәй һәм кулы белән Улинәнен инба- шына кагылып алды —Син, кызым, зинһар, мине тында инде. Ни әйтсәң дә, күпне күргән кеше бит мин Кыз, иңбашларын җыерып, читкә китеп барды. Ул бу картны һич аңлый алмый, әмма өлкән кешене тыңламый да булмый иде Тормыш шулай үзара аңлап бетермәүләр һәм хәтер калулар белән акрын гына алга барды Үзара зур гауга күтәрелмәде тагын. Инде көзгә таба, көннәр суытып кырпак төшкәч, зур янадык булды Алан тирәсендәге урманга каяндыр пошилар килеп чыкты Әмма алар бик аз санда иде Сәетжан бабай белән Искәндәр берничә көннәр урман арасында җанварлар артыннан күзәтеп йөрделәр, гик нибарысы дүрт поши санадылар —Аулап алабыз аларнын барысын да. Кышка никадәрле итле булабыз— дип шатланды егет, кулларын уып ’ Ашыкма әле син. үскәнем Тик бер генә җанварны аулыйбыз Бу заман кыш бик кыска, нибарысы ике ай. Бу вакытта бер поши ите дә бик җиткән безгә. Әйләнеп чыккан,—диде карт. —Йөри торган сукмакларына тирән итеп чокыр казыйбыз. Өстен ботаклар, үләннәр белән әйбәтләп ябып куябыз. Алар шунда килеп төшәләр. Без авылда һаман да шулай итә идек... Чокырга ничә поши килеп төшсә—барчасы да безнеке!—дип, тантана итте Искәндәр. — Һич тә ярамый, үскәнем!—дип каршы төште карт философ.— Астыртын эш, итү була бу Чокырга сон сау-сәламәт, яшь җанварларның да килеп төшүе ихтимал. Нәсел калдыра алырдай пошиларның. Ә без аларнын картайганын, инде табигать үзе яраксызга чыгарганын гына аулап алырга хокуклы. —Табигать... хокук... чокыр да кирәкми, имеш!—диде бу тыюлардан туя башлаган егет кинәя белән.—Соң, чокыр да кирәкмәгәч, ничекләр итеп ауларбыз сон? Поши кадәр җанварны ничек тотып егарбыз? Әллә кулларыбыз белән мөгезеннән тотып алырбызмы? Шунысын әйтеп бирсәгез икән сез, Сәетҗан бабай!—диде егет, тәмам үртәлеп. —һәм тотып та алырмын. Кулларым белән түгел, аннан да ансат итеп Менә үзең дә күрерсең әле, үскәнем,—диде карт, серле елмаеп. —Анысын карап карарбыз инде. Поши сезнең кулда булырмы, сез поши мөгезенә эләгерсезме...—диде егет, ышанмыйча. Икенче көнне Сәетжан бабай белән Искәндәр бик иртә торып, урманга чыктылар. Картның кулында, егетнең гаҗәпләнүенә күрә, озын һәм таза баудан кала берни дә юк иде. Елга ярына төшеп бераз баргач, пошилар су эчәргә төшеп йөргән сукмак шәйләнде. Сукмак буендагы куе ботаклар артына постылар да, күзәтә, көтә башладылар. Менә бик сак кына атлап, тавыш-тынсыз диярлек килгән пошилар да күренде. Алдан бик дәү, гайрәтле үгез килә, ә төркемнең иң азагында бөтен хәрәкәтләреннән инде хәлсезлеге күренеп торган карт поши атлый иде —Менә күреп тор әле син, улым,—дип пышылдады Сәетжан бабай һәм куллары белән куакларны ача төшеп, күз карашын иң арттан килгән пошига текәде. Әллә нинди сәер итеп, күзләрен очландырып карады. Шунда җай гына атлап килгән җанварга әлләни булды. Ул барган җиреннән сөрлегеп китте дә, алгы аяклары хәлсез бөгелеп, акрын гына җиргә авып төште. Башка җанварлар шунда ук әсәренделәр, бик куркып, кайсы кая сибелешеп, качып киттеләр. —Аякларын бәйләргә кирәк, җәтрәк!—диде карт, бу хәлдән тәмам аптырап, авызын ачып басып калган егеткә. Куаклар арасыннан йөгереп чыктылар да, җирдә хәрәкәтсез яткан пошиның аякларын карт кулындагы бау белән ныгытып бәйләп куйдылар. Бераз хәл җыйгач, егет картка ихтирам белән һәм бераз куркып та карап алды. —Сәетҗан бабай, сез гафу итегез... Алай да... Сез зур тылсым иясеме, сихерчеме? Әйтегез әле шуны,—диде ул. —Бернинди сихер юк. Барысы да бик гади, табигый хәл генә, үскәнем Кирәк чагында мин үземдәге биокырны бик нык көчәйтә алам. Миндә телепатия дигән нәрсә бар. Менә шул гына,—диде карт галим. «Мин үз ихтыярымны башкалар аңына җиткерә, аларны үземә тулысынча буйсындыра алам. Моңа күп еллар күнегүләр үткәреп ирештем», дип өстәмәкче иде дә, тукталып калды. Бу егеткә барысын да әйтеп, капчык төбен күрсәтүне кирәкле санамады. Кем белә, анын моннан әллә нинди нәтижә ясавы да бар әле Бары тик:—Мин сиңа барысын да аңлатып сөйләрмен,—дип кенә куйды. —Алай да бик кызыклы инде бу... Аңлашылмый бу миңа. Безнен авылдагы кешеләргә сөйләсәң, моңа беркем дә ышанмас иде. Күз карашы белән поши кадәр пошины бәреп егуга кем ышансын?..—диде егет Әлбәттә, зур җанвар аулап алу барысы өчен дә бихисап шатлык булды Таш учаклар өстендә юка итеп теленгән ит кыздырдылар, бу искитмәле ризык иде Сәетҗан бабай итне кояшта каклады пошиның тиресен дә үзе белгәнчә эшкәртеп, саклауга куйды. — Менә шушы поши ите бик житкән безгә, үскәннәрем. Бүтәннәре яши бирсен, үрчесеннәр,—дип кабатлады ул һәрьяктан тирән белемле, зирәк акыллы бу карт, кем белә, бәлки һәлак булган кешелек дөньясынын соңгы вәкиле булгандыр Һәм шул кешелекнең табигатькә каршы кылган җинаятьләре өчен ихлас күңеленнән тәүбә кылган вәкиледер. Ул Искәндәр белән Улинәдә— үзеннән сон Жир йөзендә яшәп каласы, тормышны дәвам итәсе буында дөньяга яна караш тәрбияләп калырга омтыла иде Яшьләргә ул һәрдаим, җае чыккан саен үз кануннарын, үзе ижат иткән законнарны тукып торды. Анын бу законнары башлыча түбәндәгеләргә кайтып кала иде —Табигать—тулысы белән тере. Жир йөзендәге барча үсемлекләр, куаклар, агачлар—нәкъ безнең кебек үк тереклек ияләре Чөнки алар туа, үсә һәм вакыты җиткәч вафат була. Алар, без белмәгән ниндидер юллар белән, хәтта үзләренә янаган куркыныч турында да сизеп алалар. Әйтик, урманда үсеп утырган бер наратны кискәндә, анын янәшәсендә үсеп угырган икенче наратның кәүсә температурасы күтәрелә. Бүлмәгә яман холыклы явыз кеше килеп керсә, шул бүлмәдә үскән гөлләр борчуга төшәләр. Димәк, кешеләрнең үсемлекләргә карата мөгамәләсе дә нәкъ тереклек ияләренә карата могамәлә кебек булырга тиеш. Чәчәкләр, гөлләр никадәр матур, хуш исле булмасын, аларны бервакытта да сабакларыннан өзеп алма. Хәтта агачлар, әйтик, чия, алмагач, шомырт чәчәкләрен дә. Өзеп алу—матурлыкны, гүзәллекне һәлак итү ул. Чәчәкләргә алар сабакта үсеп, балкып, тирә-юньгә хуш исләр таратып утырганда да теләгәнчә сокланырга була Өзеп алынган чәчәк бәйләме сина бер тапкыр ләззәт бирер, аннары инде ул сулыр, юк булыр. Ә тамырларында үсеп утырган чәчәкләр белән һәрдаим, үзен теләгәнчә ләззәтләнә аласын. —Жиләк-жимеш. чикләвек җыйганда сон дәрәҗәгә саклык күрсәт. Бер генә ботак та сынмасын, бер генә тармак та өзелмәсен Кешеләр үзләренә якын килгәндә куаклар, агачлар алардан өркеп, жәфа салынуын көтеп утырмасын Ә инде тәмам өлгергән җимешләреннән арынып, иркен сулыш алып кына калсыннар. Кешеләрнең тагын үз яннарына килүен көтеп торсыннар. Гөмбәләр җыйганда да аларны тамырларыннан йолкып түгел, ә кисеп кенә алырга. Алар киләчәктә тагын үсәрлек булсын —Судагы балыкларны алар үрләгәндә, ягъни нәселләрен дәвам иткәндә бөтенләй дә тотма. Гомумән, үрчү, парлану чорында бер генә җәнлекне дә ауламаска. Иске кешелек нәкъ менә шушы чорда аларны күпләп аулады Шуның белән бик күпләренең нәселенә балта чапты Хисапсыз күп төрдәге җанварлар, балыклар, хәтта үсемлекләр дә Жир йөзеннән бөтенләй гаип булды Кешелекнең яна тарихында мондый гамәлләр иң зур оят, иң зур җинаять саналсын. —Кеше Табигать анадан нәкъ үзенә кирәклесен, житәрлеген генә алсын. Үзенең ихгыҗларын канәгатьләндерерлек күләмдә генә Ә бу ихтыяҗлар иң беренчел һәм тыйнак булганда яхшы Монысы—яңа кешелекнең һәр әгъзасы өчен алтын кагыйдә' Сәетҗан бабай бу вәгазьләрне Искәндәр белән Улинәгә ихлас күңеленнән сөйли Анын тирән җыерчыклар баскан йөзе тәмам илһамланып, яктырып китә Үз фикерләренең мөһимлегенә, изгелегенә карт философ шулкадәр тирәнтен инанган ки, аларны бәян иткәндә аның күзләренә яшьләре бәреп чыга. —Сез мине гафу итегез инде, дусларым. Өлкән кеше шундый була инде ул . —ди карт мондый минутларында, гаепле сыман уңайсызланып Су тамчылары нинди йомшаклар, ә менә даими тама торгач, нинди каты ташларны да тишеп үтәләр. Адәм балаларына әйтелгән сүзләрнең дә тәэсире әнә шулай Яхшы сүзме ул. яман сүзме, гел кабатлана, ишетелә торса, акрынлап кешенең күңеленә, аңына үтеп керә. Анда үзенә урын ала, ныгый, үтәргә тиешле кагыйдәгә әйләнә башлый Искәндәр белән Улинә дә тора-бара. ихтыярсыздан, үзләрендә карт философ үгет- нәсихәтләренең йогынтысын сизә башладылар. Бервакыт шулай егет кызга алан читендә үсеп утырган аеруча матур, ачык төстәге бер чәчәкне өзеп бирергә теләде. Ул иелеп чәчәк сабагына кулы белән үрелгән дә иде инде. —Ой, Искәндәр, тукта, өзеп ала күрмә!—дип, туктатты аны кыз шунда. —Өзеп алырга кирәкми. Син аны миңа үсеп утырган җирендә генә бүләк ит Күрче, бигрәк тә матур, жете икән бит бу чәчәк! Әйдә, бергәләп сокланыйк әле без аңа. һәм егет белән кыз чирәмгә янәшә килеп утырдылар. Чәчәкнең сүз белән әйтеп бетергесез гүзәл, төрле төсләргә манылган таҗы өстендә шундый ук матур күбәләкләр талпына. Тирә-якгагы урман тып-тын, күк йөзе чиста зәңгәр, дөнья үзе дә чиксез матур, гүзәл иде. Кояшта янып алсуланган, ясалма хушбуйларны, бернинди бизәнү-ясануны, тәмәке тарту, хәмер эчүләрне белмәгән, табигый матурлыклары белән балкып торган егет белән кыз—чын табигать балалары, үзләре дә чәчкәләрдәй матур, гүзәл иделәр. Алар чәчәккә һәм ирексездән, бер-берсенә карадылар. Күңелләрендә бер-берсенә карата ниндидер нәфис, якты, җылы тойгылар яралып килә иде... Алар шулай чәчәкләргә карап, ә асылда яшертен генә бер-берсенә сокланып, шактый озак утырдылар. Шулай итеп, өч бөртек кешенен тулысынча табигать кочагындагы тормышы дәвам итте. Көннәр инде сизелерлек салкынайтты. Искәндәр белән Сәетҗан бабай таш балталарын иңнәренә салдылар да урманга кереп киттеләр. Каты салкыннар башланганчы ягарга утын әзерләп куярга кирәк иде. Искәндәр аланга якын гына үскән бер пәһлеван, чәерле нарат янына тукталды. Менә, ташырга да якын гына булачак. Хәзер кисеп аударабыз моны. Егет биленә таянып наратның очынача карап алды, балтасын әзерләде. —Кагыла күрмә бу наратка!—дип, туктатты аны Сәетҗан бабай.— Бу наратлар үсә бирсеннәр. Үз хозурларында күкрәп үсеннәр әле алар. Бу дөньяда кимендә тагын йөз ел яшәрлекләре бар әле аларның. Ә безгә урманда әзер утын да җитәрлек. Әнә, янәшәдә генә бит!—диде карт һәм шунда ерак та түгел авып яткан агачка күрсәтте. Дөрестән дә, инде картаеп җиргә егылган, корып беткән агачлар урманда җитәрлек иде. Егет белән карт аларны вак кисәкләргә ярдылар, урманнан алан читенә ташыдылар. Улинә әзер утынны әрдәнәләргә өя барды. Кырпак төшеп, беренче йомшак кар яуды. Табигать тагын үзенә бер матурлык, сафлык, яңалык алды. Урманның ботакларына ак кар мендәрләре кунды, бөтен алан, андагы очлы башлы тораклар ап-ак булды. Кар өсләре төрле җәнлекләр эзе белән чуарланды. Янавылда яшәүчеләр бу кышка әзер иделәр, һәр өч йортта берничә айларга җитәрлек азык- төлек, киптерелгән җиләкҗимеш, чикләвек, гөмбәләр булдырылды, һәр торакта тәүлек буе учак яна, торак җылы һәм коры. Улинә җәй көне кызыл балчыктан яндырып ясаган савыт-саба бик тә ярап куйды. Төрле ашлар әзерләү, чәй кайнату мөмкинлеге бар иде. Чикләвек оныннан көлчәләр пешерделәр, үләннәрдән чәй кайнаттылар. Теге вакытта Сәетҗан бабай эшкәртеп, саклауга куйган иттән пешерелгән шулпалар инде табын күрке булды. Гаҗәп һәм гыйбрәтле хәл: берсе дә ясалма рәвештә үстерелмәгән, барысы да табигатьтән әзер килеш алынган бу азыктөлек кешеләргә тормышны алып барырлык энергия, яшәү көче бирделәр. Искәндәр белән Улинә үзләрен тулысынча сау-сәламәт, көр күңелле хис иттеләр. Егетнең иңбашлары нык, мускуллары уйнап тора, күзләренең карашы тыныч һәм матур, ул чын бер баһадир иде. Кыз да сылу буйлы, нык бәдәнле, бернинди авырлыкларга бирешә торган түгел. Инде олы яшендә булса да, Сәетҗан бабай да әле үз көчендә, гәүдәсе дә төз, адымнары да җиңел. Алар бернинди ачлык, авырлык кичермәделәр, тормыштан зарлану дигән нәрсә башларына да килмәс иде. Алай да кыш җитү белән кешеләргә бер уңайсызлык килде. Алар жәен, хәтта әле шактый сүрән көз көннәрендә дә барысы да билгә кадәр яланөс йөрделәр һәм моннан бернинди уңайсызлык сизмәделәр Әгәр шундый кырыс шартларга куелса, кеше организмы салкынга да күнегә Әйтик, гомер буена ачык йөргәнлектән безнен битләр салкынга тәмам күнеккән, битне каплап йөрү кирәкми, кеше тәненен бу өлешенә бик зур салкыннар гына зыян салырга мөмкин. Әмма алай да бөтен организм өчен салкын—зур уңайсызлык, ана күнегүе дә бик авыр һәм озак Беренче кар төшү белән безнекеләргә дә торактан чыгып йөрү кыенлашты Салкын шунда ук иннәрдән урап ала. эчкә үтеп керә, калтырата ук башлый. —Бу хәлдән ничек булса да чыгарга кирәк. Дөрес, без озак вакытлар чыныксак, яланөс йөрсәк, акрынлап кышкы салкыннарга да күнегә алабыз Әмма ул тәкъдирдә безнен тәнебезне тора-бара йон каплап алачак. Нәкъ хайваннардагы кебек үк озын һәм куе йон катламы Чөнки организм үзен салкыннан саклау чарасын күрәчәк. Менә шулай, дусларым, безгә жылы киемнәр кирәк,—дип сөйләде Сәетжан бабай һәм хәл итте — Җанварлар тиресеннән үзебезгә кирәкле киемнәр тегәбез! Карт теге чакта аулап алган пошинын тиресеннән өчесенә дә гәүдәне капларлык киемнәр әмәлләде. Аннары шушы максатларда берничә куян аулап алдылар Сәетжан бабай аларны элмәкле баулар ярдәмендә тотып алды. Искәндәр карама ботагын бөгеп бик яхшы жәя һәм үткер таш очлы уклар ясамакчы иде дә, тик Сәетжан бабай ошбу гамәлгә бик каты каршы төште. — Бернинди жәя дә. уклар да ясый күрмә, дустым! Бу хакта уйлама да, хыялланма да Җәя һәм ук—болар инде кораллануның башлангычы дигән сүз. һәлак булган цивилизация гади жәядән башлады һәм бөтен Җир шарын бер селтәнүдә юк итеп ташларлык атом-төш бомбаларына. Хиросима һәлакәтенә барып житгс! Әнә Табигать ана үзе тудырган тереклек ияләренә кара син. Аларның берсе дә ясалма коралга ия бүге.т Аларнын коралы бары тик үз гәүдәләренең нинди дә булса әгъзасы гына,—диде философ һәм күрсәткеч бармагын югары күтәрде —Димәк ки. адәм баласы да бернинди ясалма коралга ия булмасын. Ул үзен бүтән жан ияләреннән өстен куя алмасын, ал a pi а җәберен салмасын Җәя белән ук кирәкми'- дип. төгәлләде ул үзенең фикерен. —Сәетжан бабай, менә без, кешеләр, бер пошины һәм берничә куянны аулап алдык инде. Җитмәсә аларны алдалап, тозак корып Сез бу хәлгә нинди бәя бирәсез?—диде Искәндәр —Без аларны тормышыбызны тәэмин итү өчен генә ауладык Ин беренчел ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү максатларында гына Без табигатьтән үзебезгә кирәклесен һәм тиешлесен генә алдык, һәм. мин уйлыйм ки, безнең моңа тулы хокукыбыз бар!—диде карт Аулап алынган куяннарның да тиресен Сәетжан бабай әйбәтләп эшкәртте. Һәркемнең буй-сынына үлчәнгән өске кием янына мех чалбарлар. бүрек-бияләйләр текте Ирләрнең киемнәре гади генә, әмма бик уңайлы һәм жылы булып чыкты Тиреләрнең калын өлешеннән аякларына да мех оеклар тектеләр Улинә исә үзенең киемнәрен төрле чуклар белән бизәде Хәзер инде торактан ал-ак кар баскан аланга чыгарга, кышкы урманда да йөреп кайтырга була иде Цивилизация казанышлары биргән бернинди уңайлыклары, электр яктысы, телевизор, газета-журналлар, транспорт, бернинди машиналары булмаса да. яшәешнен ин гади, ин ярлы һәм ин кырыс шартларына куелган, ярым землянка, ярым шалаш торакларда яшәп яткан бу кешеләрнең тормышы, гаҗәпкә каршы, бертөрле һәм күнелсез түгел иде. Инде көннәр салкынайткач та алар һәр көн иртән урман аланында өчәүләп тәннәре кызганчы гимнастика ясауны, йөгерүне, хәтта су коенуны да дәвам иттеләр Елга өстен боз кашлагач. зур бәке ясадылар, шунда коендылар Кышкы елгада коену аеруча файдалы, бөтен кәефне күтәреп җибәрә иде Аннан учакта ашарга әзерләү, утны сүндермичә тәүлек буе саклап тоту да күңелле мәшәкать, күп вакытны ала иде. Бу нәни җәмгыятьтә бер матур гадәт барлыкка килде: һәр кич саен кемнең дә булса торагына җыелып утыруга күнегеп киттеләр. Мондый кичләрдә Сәетҗан бабай яшьләргә үзенең истәлекләрен, үткән гомере Хәтирәләрен сөйли иде. Әмма ул монда зур саклык күрсәтте. Яшьләргә фән-техника казанышлары, ул замандагы уңайлыклар, мөмкинлекләр хакында сөйләмәскә тырышты. Ул кешелектәге, татар халкындагы фәлсәфи фикер үсеше, әдәбият һәм сәнгать казанышларын бәян итә иде. Тиз арада яшьләрнең үз фикер юнәлешләре, рухи дөньялары, хәтта сәләтләре бар икәнлеге беленде. Искәндәр тумыштан шагыйрь икән. Ул һәр кич саен диярлек тирә-як табигатьнең матурлыгы һәм бөеклеге, карларның гаҗәеп серле, зәңгәр яктылыгы, тынлыкта калган урманның уйчанлыгы турында үзе чыгарган шигырьләрен сөйли, һәркемгә карата кыска, үткер һәм мәзәк шигырьләрен әйтеп көлдереп тә ала. Улинәнең исә урман аланы тирәсендә яшәгән кошларга, җәнлекләргә гашыйк икәне, аларны бик җентекләп күзәткәне, күпләренең хәтта холкын, гадәтләрен белеп бетергәнлеге ачыкланды. —Сез безнең теге кара бүрекле тукранны беләсезме?—дип сорый ул һәм үзе үк сөйли башлый —Теге чуар түшле, бик матур кошны әйтәм. Шулкадәр зирәк, шулкадәр эшчән дә инде үзе. Сез аның агач кайрысы астындагы кортларны ничек эзләп тапканын, ничек чүпләгәнен күрсәгез иде. Мин ышанам ки, гакыл бар бу кошта! Бөтенесен дә белеп уйлап эшли ул. Менә ул агачка килеп куна, егылып китмәс өчен үз гәүдәсен койрыгы белән терәп куя. Бик тә оста эшли ул моны. Ә аннары башын кыңгыр салып сагаеп кала, тынлап тора. Кайры астындагы кортнын тавыш биргәнен көтә ул. Тегесе агачны кимерә башлады исә, тукран һич кичекми томшыгын эшкә җигә. Бер дә иренмичә, ялыкмыйча эшли ул!—ди кыз сокланып һәм дәвам итә.—Ә теге алка койрыклы, бер колагы аз гына китекле, ап-ак тиенне беләсезме сез? Ул аның хәйләкәрлеге, аның үткерлеге. Шул тиенем хәзер инде миңа тәмам ияләшеп бетте Алан читенә чыгып бастым исә, әллә кайдан гына яныма килеп тә җитә. Иңбашыма ук сикереп менә дә, гаҗәеп йомшак, нәфис йоннары белән яңагыма килеп терәлә. Мин кулымны сузам, учымны ачам, ә учымдагы чикләвекләр күз ачып йомганчы юк та була. Әлләни арада гына теге китек колак алып киткән була аларны. Ә аның җем-җем итеп торган күзләре, колак очларындагы чуклары нинди матур!—дип сөйли кыз һәм егет белән карт аны бирелеп тыңлыйлар. Шулай бик күңелле итеп, барысын да сөйләшеп, көлешеп утыралар. Әмма аларның ин яраткан шөгыле—бергәләп кышкы урманда йөрү Иртәдән бергә җыелалар да, кулларына агач сәнәкләрен алып, урманга кереп китәләр. Кайдадыр өстә ачы салкын җилләр исә. күк йөзендә ашыгып болытлар йөзә. Ә монда исә, агачлар арасында тып-тын. ботакларына ак мендәрләр кунган чыршылар, пәһлеван наратлар уйчан тынлыкта, талгын хәрәкәтсезлектә. Әйтерсең, алар нидер уйланалар, бик шыпыртлап кына, кешеләргә ишетелмәс итеп кенә үзара фикер алышалар. Ә нәрсә, моның шулай булуы да бик ихтимал. Кем белә, бәлки аларның үз телләре, үзләренә хас сөйләшү ысуллары, кешеләр белмәгән һәм белә дә алмаган үз фикерләре, серләре дә бардыр. Алар һич кенә дә телсез һәм чукрак мәхлуклар түгелдер, бөтен урман ниндидер сөйләшүләр, гәпләшүләр белән тулыдыр! Кайчакта аерата биек һәм юан булып үскән, гайрәтле ботакларын киң итеп як-якка җәеп җибәргән нарат яисә чыршы янында тукталып, аңа сокланып торалар. —Исәнме, баһадир!—дип. сәламли карт андый табигать могҗизасын һәм учлары белән агачның каерысын сыйпый.—Йә, ничек яшәп торасын тагын9 Тамырларын тирәндәме, алар суга тилмермиме? Кар кунган бу ботакларына бик авыр түгелме? Көннәрең ничек үтә. күршеләрең белән тату яшисезме? Йә, сөйләп җибәр әле шуларның барысын да. картлач! Иә, ник дәшми торасың тагын? Әллә син безгә барысын да сөйләп тә. без сине анлый алмыйча торабыз микән... Сәетҗан бабайнын агачка шулай, жанлы әйбергә эндәшкәндәй, мөрәҗәгать итүе яшьләрдә төрле уйлар уята. —Ә беләсезме. Сәетҗан бабай, без. бәлки, тора-бара бу агачларнын. кошлар һәм жәнлекләрнен дә телләрен өйрәнеп алырбыз әле,—дип. хыялга бирелә Улинә—Алар арасында үзара сөйләшү, аклашу, һичшиксез бар ул. Мин моны бөтен күнелем белән сизенәм Минем Кара Бүрек тукраннын. Китек Колак тиеннен ниләр уйлаганын, ниләр сөйли алганын бик тә беләсем килә. Мин аларны гомер буе тыңлармын. өйрәнермен һәм үз дигәнемә ирешермен— аларнын телен өйрәнеп алырмын. Кем белә, бәлки менә шушы агачлар да. нинди дә булса юл белән, үзара мәгълүмат алыша торгандыр. Тора-бара без анын монысына да төшенербез!—ди кыз. ышаныч һәм дулкынлану белән —Әгәр дә без табигатьнең телен өйрәнеп алсак. Бу—безнен алда бөтен бер дөнья ачылуы булыр иде. Серле, гаҗәеп кызыклы һәм иксез- чиксез иркен бер дөнья! Мин үземнен шигырьләремне сөйләп кү-рсәтер идем. Агачларга, үсемлекләргә, гүзәл чәчәкләргә, кошларга, барча җанварларга. Менә бу агачлар гына да дөньяны күп күргәндер, нинди күпләрне беләдер. Аларнын да шигырь сөйләп җибәрүләре бик ихтимал бит әле!—ди Искәндәр һәм. кемнедер кисәткәндәй, кулын югары чөя. — Туктагыз, тын калыгыз! Хәзер менә бу мәгърур чыршылар шигырь сөйли Хәзер бөтен урман үз җырын җырлап җибәрәчәк!—ди ул шаяртып, һәм барысы да көлешәләр Аерым булып үскән яшь наратлар янына килеп, тукталалар да. теләсә нинди хушбуйдан тәмле сагыз исләрен, яшел ылыс исен иснәп ләззәтләнәләр. Сәетҗан бабай яшел ылысны сак кына йөзенә каплый да анын аша тирән-тирән итеп сулыш ала. —Ылыс исе. ул бүлеп чыгарган матдәләр үпкәгә бик файдалы Шуларны иснәсәм, сулыш юлларым иркенәеп китә минем.—ди ул Урманда йөреп бераз талчыккач, философ аркасы белән агач кәүсәсенә килеп сөялә, һәрвакытта әле гөрләп үсеп утырган, яшь имәнне сайлап ала ул. —Искәндәр улым, син әнә теге биек имән янына килеп ана сөял әле. Ә син, Улинә кызым, менә бу зифа каенга сөял Аркаларыгызны кәүсәгә нык терәп басыгыз Чирек сәгать шулай хәрәкәтсез торыйк әле,—ди карт. —Ә нигә без тиктомалдан агачлар терәп торабыз әле? Бу яшь агачлар аварга җыенмый торгандыр ич,—дип көлә Улинә —Ә моның зур хикмәте бар. кызым һәр агач зур яшәү көченә ия. бу көчләр алардан тирә-юньгә дә агыла. Әгәр аркан белән терәлеп торсаң. бу көчләр кеше организмына да үтеп керәләр. Кешегә дә яшәү көче өстиләр, аны сафландыралар Ир затыннан булганнарга имән агачлары файдалы, ә хатынкызларга каеннар ярдәм итә Адәм баласы табигать белән әнә шул дәрәҗәдә тыгыз бәйләнештә тора ул. Моны белергә генә кирәк!—ди философ. һәм. дөрестән дә. агачларга терәлеп торунын файдасын һәр өчесе яхшы сизенәләр. Гәүдәләре җиңеләеп калгандай була, кәефләре күтәрелә, арган әгъзаларына көч өстәлгәндәй була. Әлбәттә, алар урманда тиешле саклыкны күрсәтеп, кулларына агач сәнәкләрен тотып йөриләр Олы һәлакәттән сон Жир шарындагы тереклек дөньясы, авырлык белән генә булса да. тернәкләнеп килә, урманда куркыныч ерткычларның очрап күюы да бик ихтимал Сәетжан бабай яшьләрне төрле җанварларның сирәк-мирәк очраган эзләре белән таныштырып йөри —Менә монысы селәүсен эзе булыр Бу ерткыч нәкъ менә сезнең авылга һөҗүм иткән юлбарыслар, ягъни мәчеләр гаиләлегеннән Әмма селәүсен юлбарыстан күпкә кечкенә, көч ягыннан ана тиңләшә алмый 7ик алай да Беләм. бик белом мин бу курку белмәс, шул ук вакытга з. .к >• •м бик яшертен, ялгызлыкны, бәйсезлекне ярата торган жанварны! Үзенең матурлыгы, камиллеге, яшәргә яраклашуы белән табигатьнең чын бер могҗизасы ул. Олы һәлакәткә кадәр алар безнен якларда да күпләп яшәделәр. Бөек Тәңрегә рәхмәт, бу матур, горур хайванны саклап калган икән әле. Алар киләчәктә үрчерләр, кар өстендәге эзләрен генә түгел, үзләрен дә күрербез әле. Алар кешеләрнең үзләреннән дә, янәшәсендә яшәүдән дә курыкмады. Киләчәктә алар белән аралашу, хәтта дуслашу юлларын табарга кирәк булыр, дип сөйли карт. —Ай-Һай, барып чыгар микән бу эш, Сәетжан бабай? Ерткыч җанвар белән ничек аралашырга? Жңтмәсә, үзегез үк әйткәнчә, шундый яшертен, бәйсезлекне ярата торган җанвар белән?..—дип, шик белдерә Искәндәр. —Була, җанварлар белән аралашырга бик була!—дип сөйләп китә философ, нык ышану белән.—Әгәр дә бернинди дошманлык гамәле күрсәтмәсәң, теләсә нинди җанварны үзең белән тиң итеп, туганың кебек итеп санасаң, аны ихтирам итсәң, ул җанвар кешедән курыкмый да, аңа дошманлык та кылмый. Ни гаҗәп, тереклек ияләре нинди юллар беләндер, адәм баласы күңелендәге уйларны, ниятләрне белеп алалар. Уйларың чиста, ниятләрең изге булганда якын килеп аралашырга, алар белән бергә яшәргә дә була. Әле тарихта билгеле, ул кадәр ерак булмаган заманнарда да, кешене беренче тапкыр күргән җанварлар аннан курыкмый иде Әйтик, Көньяк Котыпта яшәгән пингвин дигән кошлар, ул боз материгына беренче сәяхәтчеләр килеп чыккач, алардан куркуның ни икәнен дә белмәделәр. Алар кулыннан азык алып, хәтта палаткаларына, торакларына кереп, ашарга теләнеп йөрделәр. Гомумән, кешене беренче тапкыр күргәндә бер генә җанвар, бер генә ерткыч та аннан курыкмады Аны үзе кебек үк риясыз, хыянәтсез бер җан иясе, үзе кебек үк табигать баласы санады, аңа тулы ышаныч белдерде Әмма, ни кызганыч... Кеше, инсан дигәнең тиз арада бу самими ышанычны үзе җимерде, үзе хыянәт итте шул,—дип сөйли философ, аянычлы итеп.—Тиз арада кеше кулына корал дигән зәхмәтне алды. Җитмәсә үзен-үзе саклау өчен генә түгел, ә башкаларга һөҗүм итү максатларында. Аларны үтерү, кыру, юк итү максатларында! һәм барча тереклек ияләре тиз арада кешенең чынлыкта кем икәнен төшенеп алдылар Алар арасында бик еракларга шомлы хәбәрләр таралды. «Кешеләрдән сакланыгыз! Алардан мөмкин кадәр тизрәк качыгыз, күзләренә күренмәгез, барган сукмакта каршы очрасалар, юл биреп, ерактан ук әйләнеп үтегез. Чөнки кешеләр—рәхимсез үтерүчеләр! Алар безнең арадагы теләсә кайсы ерткычтан ерткычрак, теләсә нинди көчледән көчлерәк, теләсә кайсы явыздан да явызрак. Сак булыгыз, сак булыгыз!» Бөтен Җир шарына таралган менә шушындый хәбәрдән сон, тереклек дөньясы адәмнән курка, аны дошман күрә башлады. Вак җанварлар гына түгел, хәтта арыслан-юлбарыслар, тау чаклы филләр, китлар да кешедән курыктылар. Алдынгы фикерле галимнәр арасында хәтта: «Табигать кешене үз башына тудырган»,—дигән билгеләмәләр дә булды. Ә кеше дигәнең исә... аның саен тузына гына барды. Ул үзе җиде чакрымлы адымнар белән алга атлады, гыйлемлеге туктаусыз үсте, техникасы камилләште, мөмкинлекләре артты. Ә менә рухи яктан исә берничек тә тәрәккыят итмәде. Киресенчә, киресенчә! Барысы да: гыйлем, техника, бөтен дөнья алга атлаган саен кеше үзе... артка сөрлекте. Ул гел явызлана, ерткычлана, комсызлана, рухи яктан түбәнәя генә барды, һәм бик гаҗәп хәл килеп чыкты: шундый техник мөмкинлекләр җирлегендә кеше үзе кәрлә, хәтта кыргый бер мәхлук булып калды!—дип сөйли Сәетҗан бабай һәм егет белән кыз аны тетрәнеп тыңлыйлар Ары китәләр. -Әһә. менә монысы кыр кәҗәсе эзе. Алар да исән калган икән!- дип, шатлана карт —Аз гына үрчү белән аларны кулга ияләштерә башларга да мөмкин Алар безгә тәмле сөт бирерләр. Кәжә сөте—ин файдалы һәм туклыклы ризык. Әмма ләкин шунысын истә тотыгыз, үскәннәрем,— дип, кисәтә философ,—кыргый хайваннарны элеккечә кулга ияләштерү кирәкми Юкса, нинди хәл килеп чыкты? Безнен заманда кешеләр хайваннарны кулга ияләштереп, аларны үзләренен коллары, милекләре иттеләр. Тар абзарларга ябып асрадылар, алар өстеннән төрле тәҗрибәләр үткәрделәр Аларга карата соңгы чиккәчә имансыз булдылар... Ә менә яна кешелек дөньясы инде икенче, гуманлы юл белән китсен Бер генә хайванны да тотып абзарга ябу, аны ирегеннән мәхрүм итү кирәкми. Без аларга карата мәрхәмәтле булыйк, алар бездән курыкмасын, бернинди җәбер күрмәсен Без алар арасында, бергәләп яшик!—ди карт Шулай йөри торгач, иңкүлектәге озынча күл янына килеп чыгалар. Күлне боз каплаган. —Менә тиздән язлар житәр, бу күл боздан арчылыр Монда, тәгаен генә, җылы яклардан очып су кошлары да кайтыр әле Кыр кахтары. аккошлар, үрдәкләр. Без исә бу күл буена да килеп йөрербез Бу кошлар белән дә дуслашырбыз. Без бөтен табигать белән аралашып, дуслашып, берләшеп яшәрбез, дусларым. Киләчәктәге кешелек җәмгыятенең төп максаты да шул булыр. Табигать белән берләшеп, аның бөтенлеге, иминлеге, матурлыгы хакында кайгыртып яшәү! Мин уйлыйм ки, мин ышанам ки, киләчәктәге кешелекнең тормышы рухи яктан пакь. саф. эчтатекле, мәгънәле булыр!—ди карт, тәмам кызып —Табигать-ана белән беррәггән кешеләр үзләре дә тәрәккыят итәрләр. Әмма инде бу һич кенә дә фән- техника тәрәккыяте булмас! Бу—кешеләрнең шәхес тәрәккыяте. биологик, физик яктан туктаусыз камилләшә баруы булыр. Кешеләрнең күрү, ишетү, ис сизү сәләтләре, тирә-як мохитны танып белү мөмкинлекләре, физик көчләре дә элеккеге белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсәр. Ә бит олы һәлакәткә кадәр яшәгән кешеләр биологик төр буларак нинди дә булса тәрәккыят итүдән бөтенләй дә туктаганнар иде инде!—ди карт —Инде кроманьон кешесе заманыннан ук кешелек дөньясы биологик, димәк ки, физик һәм, әйтергә мөмкин, рухи үсештән дә туктады. Чөнки монын өчен шартлар бетте. Кешеләр барлык физик һәм соңгы вакытта хәтта акыл хезмәтен дә машиналар, роботлар остенә салдылар Табигый мәгънәсендә яшәү өчен көрәш тулысыңча тукталды. Кешеләр көрәшне инде байлык, үзара өстенлек итү өчен башладылар Гаять тә имансызлык, комсызлык белән алып барылган, бернинди шәфкатьне, чикләрне белмәгән көрәш булды бу һәм бу инде тупик, килеп терәлү ноктасы иде Физик һәм рухи тәрәккыятка куелган нокта!—ди карт һәм куану белән дәвам итә—Ә менә хәзер бу ямьсез, куркынычлы, дәһшәтле хәлләргә чик куелды. Чөнки ул буялып, каралып беткән, муеныннан гөнаһка баткан иске кешелек дөньясы юк инде хәзер Ә яна кешелек инде яна юлдан китәр Ягъни, менә сез, үскәннәрем, яна юлдан китәрсез. Иске кешелек дөньясының ялгышларын кабатламассыз!— ди карт философ, ышаныч һәм өмет белән. Кышкы урманда шулай бергәләп, гәпләшеп йөрү бик хозур иде Искәндәр белән Улинәнен саф һавада йөзләре алсуланып, күңелләре күтәрелеп китә. Алар философ сөйләгәннәрне тыңлап баралар-баралар да. кинәт шаярышып, берсенберсе куышып, агачлар арасына кереп югалалар Аннан аларның көлүләре, шат авазлары ишетелә. Мондый минутларда Сәетҗан бабай бик мәгънәле көлемсерәп, башын чайкап куя. йөзенә куанычлы елмаю җәелә. Урманнан өчесе дә әллә никадәр яңа тәэсирләр алып, күңелләре күтәрелеп кайталар Болай да йомшак кыш озакка сузылмады Көннәр нибарысы ике ай салкынайтып торды да, аннан җылытып җибәрде. Агачларга кунган кар эреп, тамчылар тамды Алан тиз арада кардан арчылды Күңелләргә яңа яшәү дәрте өстәп, Жир йөзенә яз килде Беренче гаилә йе, түгәрәк урман аланына, андагы өч кенә йорттан торган Яңавылга яз килде Алан тиз арада ямь-яшел булды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде Тирә-як урманны шаулатып кошлар сайрый, чәчәкләр өстендә берсеннән-берсе матур күбәләкләр җилпенә Алан читендәге очлы башлы кырмыска түмгәкләрендәге хезмәт сөючән бөҗәкләр хәрәкәткә килделәр, туктаусыз әрле-бирле йөгереп, үләннәр арасында нәни сукмаклар салдылар. Алан өстендә көнозын бал кортлары безелдәве тынмады Елга буеннан, якындагы күл ягыннан су кошлары авазлары ишетелде. Агачлар арасында кайчак алан яныннан гына үтеп барган авыр һәм зур гәүдәле пошилар, сикерә-чаба йөргән кыр кәҗәләре күренгәләде Кешеләр берничә тапкыр селәүсен мияулаганны да ишеттеләр. Яз килде, тормыш тагын тернәкләнде. Аланда яшәүчеләр дә тәмам иркенәйделәр, кышкы авыр киемнәрен салып ташладылар, билгә кадәр яланөс калдылар. Әле былтыргы азык запаслары бар, әмма хәзер гел кипкәнне, каклаганны гына ашыйсылары килми, күңелләре яна ризык тели иде Сәетҗан бабай белән Искәндәр иңнәренә җәтмәләрен салып, елга буена балыкка төшеп киттеләр. Ул инә исә якын урманда, алан читендә йөрде, беренче яшел кыякларны җыйнады. Язгы кояшнын йомшак, рәхәт нурлары астында өчесенең дә тәннәре тиз арада җиз төсенә керде. Әле нык һәм олпат гәүдәле, ап-ак түгәрәк сакаллы, күзләренең карашыннан җылы елмаю, мәрхәмәт сирпелеп торган Сәетҗан бабай Күктән Жиргә төшкән бер пәйгамбәрне хәтерләтә, ә төз гәүдәле, киң инсәле, бөркет карашлы Искәндәр әкияттәге яшь бер баһадир сыман иде Озын чәчләре иңбашларына таралып төшкән, яңакларында яшьлек алсулыгы уйнаган, күзләре серле елмаюлы Улинә нәкъ менә матурлык алиһәсенең үзе иде. Шунысын да әйтергә кирәк, олы һәлакәттән исән торып калган, әмма кешелек дөньясы моңарчы яулаган барча уңайлыклардан, казанышлардан мәхрүм ителгән бу өч бөртек адәм баласы әлләни тирән, авыр кичерешләргә бирелмичә, тыныч, салмак тормыш белән, рухи иркенлектә яшиләр иде. Аларны бу дөньяда яшәү бәрабәренә акча табу, нинди дә булса казна эше башкару, өскә җаваплылыклар алу, китаплардан укып белем туплау, сәясәт хакында уйланып баш вату ише бернинди четерекле мәсьәләләр борчымый, көннәре табигатьтә, урманда, агачлар һәм үсемлекләр, чәчәкләр арасында, елга буенда үтә. Аларны шушы тирә-як мохит иң гади ризыклар белән туендыра, гади киемнәр белән киендерә, алар шуннан канәгать, артыгын уйламыйлар һәм теләмиләр дә. Алар шушы үсемлекләр, балыклар, кошлар, күбәләкләр, бөҗәкләр хакында уйланалар һәм сөйләшәләр, шуннан ямь һәм тәм табалар Кыскасы, әлләни мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез һәм шактый гамьсез дә көн итеп яталар. Шунда акыл ияләре белән кыргый җанварлар арасындагы үзара мөнәсәбәттә сәер хәлләр күзәтелә башлады. Беркөн елга буеннан балык тотып менгәндә Сәетҗан бабай белән Искәндәр матур күренешкә тап булдылар. Алан уртасында зур гына бер кыр кәҗәсе басып тора, тыныч кына күши, ә аның янәшәсенә чүгәләп Улинә утырган, куллары белән малкайның йоннарын сыйпый. — Без синен белән дус булырбыз, яме? Синең исемең Алсу булыр. Мин урман читенә чыгармын да «Алсу!» дип чакырырмын. Син шунда ук килеп житәрсен, яме?—дип сөйләнә. Кәҗә исә, гүяки кызның сүзләренә төшенеп ризалыгын биргәндәй, башын иеп, көлкеле төстә сакалын селкетә. Һәм шунда янәшәдә генә, кәҗәнең кечкенә, гаҗәеп матур, шаян бәтие сикергәләп йөри Карт белән егет барган җирләреннән тукталып калдылар, бу күренешкә сокланып тордылар. Сәетҗан бабай шунда учы белән маңгаен шапылдатып алды. —Туктагыз әле! Ә бит бу кәҗә, бахыр, бездән ярдәм сорап килгән. Ул үзе әнә нинди дәү кәҗә, ә бәтие берәү генә. Димәк ки, ул анын Ә жилененә төшкән сөтне имеп бетерә алмый. Бичара терлекнең җилене авырта. Ул бездән ярдәм сорый'—диде ул һәм Искәндәргә әйтте:—Бар, улым, син тиз генә бер савыт белән су, бер буш чүлмәк тә алып кил Егет кирәкле әйберләрне алып әйләнеп килүгә, карт кулына чүлмәк тотып кәҗәгә якын ук килде. Ләкин кәжә аннан курыкмады, качып китмәде. Ул дөрестән дә, кешеләрдән нидер көтә иде. күрәсен. — Менә, карап торыгыз әле. үскәннәрем. Бер бәрәкәтле гамәл күрсәтим әле мин сезгә!—диде карт яшьләргә һәм үзе аякларын бөкләп, кәжәнен янәшәсенә үк чирәмгә утырды, кулы белән сак кына анын җиленен тотып карады Кәҗә анда да качып китмәде Шунда инде карт җәһәт кенә булып терлекнең җиленен чиста су белән юып алды һәм аны сава башлады. Аланга гаҗәеп тәмле яна сауган сөт исе таралды. Кәҗә исә, үзен савып бетергәнче рәхәтләнүеннән күзләрен кыскалап, тыныч кына басып торды —Менә, кызым Улинә, моннан ары көн дә саварсын бу кәҗәне. Чакырып алырсың да саварсың. Әмма ул безнең кәҗәбез булмас, без аны абзарга ябып асрамабыз. Ул бешен дус кәҗәбез булыр, үзе теләгәндә генә безнең янга килеп, сөтен бүләк итеп йөрер. Әгәр теләми икән, килмәс тә. Безнең инде аңа дәгъва белдерергә бернинди хакыбыз юк,— диде карт һәм чүлмәктәге сөтне яшьләргә тәкъдим итте —Мәгез, менә шушыны эчеп карагыз әле Ошар микән? Кәҗә сөтен яшьләр бик яратып эчтеләр, ул аларнын икесенә дә бик ошады Бервакыт Искәндәр белән Сәетҗан бабай балык тоталар иде Шунда елга ярындагы ялгыз кыя-таш өстенә бер кош төшеп утырды Моңарчы күрелмәгән искитмәле дәү, күзләре очкынланып торган, озын томшыгы кәкрәеп килгән, үткер тырнаклы бер кош иде бу Аны күрүгә Сәетждн бабай шатланып кычкырып ук җибәрде: —Әһә, карасана! Бөркет үзе бит бу. Безнен яктагы барча кошларнын патшасы Горур, батыр, мәгърур кош — һәм үзләре тоткан зур гына бер сазан балыгын алды да, бөркел кунган кыяташ астына илтеп куйды — Сәлам сезгә, бөркет галиҗәнаплары!—дип, мөрәҗәгать итте ул кошка — Без менә шушы аланда кон итеп ятучы адәм балалары Без сезне ихтирам игәбез, сез безнен кадерле кунагыбыз Безнең тыйнак кына сыйдан да рәхим итегез! Һәм гаҗәп хәл, дәү кош, картның сүзләрен аңлагандай, бернинди куркусыз яр буендагы ташлар өстенә. балык янына очып төште Вәкарь саклап кына, ашыкмыйча гамагын туйдырды Аннан сон да әле очып китмәде, үзенен баягы урынына менеп кунаклады Үзе дә кыяташтай хәрәкәтсез калып, йокыга талгандай булды Ләкин кешеләр сизеп тордылар, кош вакыт-вакыт күзләрен ача. кешеләрнең эшләгәнен күзәтә иде Озак вакытлар шулай утырды ул. Аннары инде киң канатларын шаулатып җәеп җибәрде, агачлар өстенә, биек зәңгәрлеккә күтәрелеп, күздән югалды. Тиз арада бөркетләр икәү булдылар, бу бер гаилә иде, күрәсен Алар кешеләр тәкъдим иткән ризыклар белән бик теләп тукландылар, аннары канатларын җәеп зәңгәр күккә, бик биекләргә очып менделәр, тирә-юньгә тантаналы тавышларын салдылар, каядыр ерак-еракларга очып китгеләр, әмма тагын әйләнеп кайттылар да. яраткан кыяташларына төшеп янәшә утырдылар. Ә аннары инде шунда бик киң булып таралып, гайрәтле ботакларын як-якка җәеп үскән имән агачына оя ясый башладылар Тора-бара бу мәгърур кошлар кешеләргә тәмам ияләнеп киттеләр. Инде хәзер шундый гаҗәеп хәлне күрергә була иде су буеннан Сәетҗан бабай белән Искәндәр менеп киләләр Ә аларнын инбашларында тирә- якка горур карап, кешеләр атлаган көйгә салмак кына чайкалып бөркетләр утыра. ’ Көннәр һаман да ямьләнә, җылына, табигать яшеллеккә төренә барды һәм Сәетҗан бабай Искәндәр белән Улинәнен үз-үзләрен тотуында, бер-берсенә мөнәсәбәтләрендә яңалыклар сизә башлады Иртән балык тотып су буеннан менделәр исә, егет, урманда үсемлекләр җыеп йөргән кызны эзләп, агачлар арасына кереп китә Шунда аларнын бергәләп күңелле сөйләшүләре, көлгәннәре ишетелә башлый. Бераздан бу тавышлар тына, күрәсең, яшьләр аулак урын эзләп урманга ераккарак кереп китәләр... Мондый минутларда карт эшләп йөргән җиреннән тукталып кала, сагаеп тыңлап тора. Йөзендә борчылу галәмәте күренә аның. Агачлар арасында, ялгызлары гына, теләсә ниләр кылынып йөрмәсәләр генә ярар иде инде. Инде Искәндәр өлгереп җиткән ир-егет, Ул инәнең дә гәүдәләре тагын да зифаланып, күркәмләнеп китте, күкрәкләре калку, балтырлары түгәрәкләнде. Бергә килделәр исә, алар бер-берсеннән күзләрен алмыйлар, кызнын карашында серле чаткылар, ә егетнең карашында исә кайчак шактый гына тыйнаксызлык та чагылып китә. Ул-бу хәл, әхлаксызлык килеп чыкмагае... Беркөн исә Сәетҗан бабай түзмәде. Яшьләр артыннан урман куелыгына атлады. Бер юан чыршы чатыры астында табып алды ул аларны. Яшь егет белән кыз гаҗәеп матур итеп, чирәмгә бер-берсенә каршы утырганнар. Икесенең дә кулларында яңа үрелгән чәчәк тәкыялары. Менә алар ул тәкыяларны берсе башына икенчесе кидереп куйдылар, балкып торган карашларын бер-берсенә текәделәр һәм... үзләре дә гаять зур, гүзәл чәчәкләргә охшап калдылар. Аннары акрын гына урыннарыннан тордылар да, бер-берсенә килеп сыендылар. Мондый хәлдә яшьләр артыннан күзәтеп йөрүнең бер дә яраган эш түгел икәнен бик әйбәт белгән карт галим сиздермичә генә китеп бармакчы иде дә, булмады. Аның аяк астында коры ботак сынып, тавышланып куйды. Улинә үзен кочагына алган егетнең иңбашы аша ялт итеп борылып карады һәм картны күреп алды. Кызның карашы оялу, үпкә, хәтта нәфрәт белән тулы иде. Сәетҗан бабай бик уңайсызланып, җәтрәк читкә атлады. Шул хәлдән соң яшьләр белән үзе арасында ниндидер тарсыну, салкынлык тойды ул. Егет хәзер аның белән элеккечә бик ачылып сөйләшми, ә кыз исә кайчак астыртын гына, яратмыйча карап ала иде. Пошаман керде картның күңеленә. Ни эшләргә? Әлбәттә, яшьләрне берничек тә гаепләп тә, битәрләп тә булмый. Табигать үзенекен итә, вакыты җиткәч адәм балалары арасында мәхәббәт уты кабына инде ул. Ә мәхәббәтнең асылында, билгеле инде, җенси хис, бер-береңә җенси тартылу ята. Элекке кешелек дөньясында яхшымы-начармы җәмгыять бар иде, җәмгыятьнең әхлак кануннары бар, ул кануннар азмы-күпме үтәлә дә иде. Ә монда урман, иркенлек, ялгызлык Яңа җәмгыять исә өч кешедән әле яралып кына килә. Яңа җәмгыять. . тукта әле, анын да әхлак кануннары булырга тиештер бит. Үзара җенси мөнәсәбәтнең тәртипсез булуына юл куярга ярамый. Бу яңа туачак буынның сәламәтлегенә кире сугарга да бик мөмкин... Һәм академик ныклы карарга килде. Яшьләр бер-берсен яраталар икән, бик әйбәт бит бу! Яңа кешелекнең дәвам итүе ләбаса бу... Ул тәкъдирдә яшьләр теләсә ничек йөрмәсеннәр, ә бергә кушылсыннар, бер гаилә булып яшәсеннәр. Әмма бу кушылу табигатьнең үзендәге кебек үк бик гади генә булсын. Элеккеге җәмгыятьнең бу очрактагы әллә никадәрле йолаларын, шартлы кагыйдәләрен искә төшереп, кабатлап тору һич тә кирәкми, һәм карт канәгатьләнү белән кулларын угалап куйды. Ул шулай булыр да! Монысын ул үз өстенә ала. Беркөн иртәнге чәйдән сон Сәетҗан бабай тәвәккәлләде, Искәндәр белән Ул инәгә мөрәҗәгать итте: Үскәннәрем, сез икегез дә янәшә килеп минем каршыма басыгыз әле!— дип үтенде ул. — Нәрсәгә тагын?—диде Улинә, яратмыйча. Ул инде кулына кәрҗинен алган, урманга чыгарга җыена иде. —Сезгә әйтер сүзләрем бар. Йөзләренә ризасызлык чыккан егет белән кыз, өлкән кешенең сүзен тынлап кына, анын каршысына килеп янәшә бастылар. —Дусларым минем, балаларым сез минем!—диде карт галим, тирән хис һәм зур дулкынлану белән —Минем сезгә әйтер сүзем, тәкъдимем бар Сез хәзер житкән егет белән житкән кыз. Табигатьтә шулай һәр жан иясе вакыты җиткәч үз парын таба. Үзара яратыша, бергә кушыла, гаилә кора. Шул исәптән кешеләр, акыл ияләре дә. Бу элекке җәмгыятьтә дә шулай иде, яралып килгән безнең яна җәмгыятьтә дә шулай булып калсын Дусларым, менә сез бик тә пар килгәнсез. Сезгә дә моннан ары бергә яшәргә, гаилә корырга вакыт түгелме икән? Егет белән кыз бик уңайсызланып калдылар, икесенен дә йөхләре алсуланды Әмма бу уңайсызлану артында картның сүзләре белән теләктәшлек, көткәнне ишетү, шатлану да сизелә иде — Бергә яшәргә, дидегез... Ә монын өчен гаилә корып торулар кирәкме сон, Сәетҗан бабай? Менә безнен әти-әниләр бер гаилә иде Тик бер-береннән риза булмаган, бәхәскә кергән вакытлары да еш була иде —диде Искәндәр. —Гаилә төзү кирәк, һичшиксез, кирәк!—диде галим, ышаныч белән — Гаилә төзү ул бергә яшәү, балалар үстерү өчен кирәк Теләсә ничек, теләсә кайда бергә булырга бер дә ярамый. Бу дөньяда әхлак законнары, әхлак кысалары булырга тиеш —Гаилә булгач... безнең икебезгә дә бер торакта яшәргә дигәнме инде ул9—диде Улинә, оялып кына. Ә үзе шатлыктан балкыган күзләре белән Искәндәргә карап алды —Әйе. кызым, икегезгә бергә, бер торакта яшәргә дигән. Гаилә төзү, балалар үстерү—яшь егет белән кызнын бик тә җаваплы вазифасы Бу дөньяда иң зур, ин мактаулы да вазифа Ә менә сезнең өчен бу бигрәк тә мөһим Чөнки сез бу Жир йөзендәге яна кешелекнен ин беренче буыны. Тәгаен генә шулай. Димәк ки. сез инде киләчәктә йорт тутырып балалар үстерергә дә бурычлы Менә кемнәр буласыгыз сез!— дип сөйләде карт, үзе дә бик дулкынланып,— Үтенәм сездән, моннан ары бергә булыгыз. Гаилә корып, бер торакта көн итегез. Мин—карт галим, өлкән кеше, сезнсн сүзегезне ишетәсем килә!—диде ул һәм яшьләр каршысына килеп үзенен чал башын иде Егет белән кыз бер-берсенә карашып, байтак вакыт сүзсез тордылар —Ә без риза. Сәетҗан бабай!—дип хәл итте ниһаять Искәндәр һәм кулын Улинәнен иңбашына салды Ана сөеп, яратып карап алды. Кызның да шундый ук нурлы карашы егеткә текәлгән иде — Без күптән бер-беребезне ярата идек инде, Сәетҗан бабай Бергә яшәргә уйлаган вакытларыбыз да булды Тик сезгә әйтергә генә уңайсызлана идек әле,—диде ул. Әй, куанды Сәетҗан бабай бу сүзләрдән! Аның йөзенә елмаю, күзләренә шатлык яшьләре бәреп чыкты. Ул егет белән кызга якын ук килде, кулларын аларнын башы өстенә куеп алды. —Дусларым! Мин бу көнне бик көтеп алдым. Бу көнгә кадәр яши алуым белән үземне чиксез бәхетле саныйм,—диде ул. хис белән -Әйдә, бүгеннән башлап, шушы мизгелдән үк үзегезне ирле-хатынлы исәпләгез Үзара килешеп яшәгез Шушы торакны тутырып балалар үстерегез Атарны да үзегез кебек үк батыр, эшчән, гади итеп, табигать балалары итеп тәрбияләгез. Ә миңа исә әле сезнең балаларыгы 1лыкларнын булмавы бу өлкәннәргә дә бернинди матди өстенлек бирмәде. Бу—тигез хокуклы кешеләр җәмгыяте иде. Шул ук шәхси милек, хосусый байлыкларның булмавы гаилә тормышында да кайбер үзгәрешләр китереп чыгарды. Бер-берсенә мәхәббәтләре сүнмәгән ир белән хатын гомерләре буена бер гаилә булып яшәделәр. Әмма нинди дә булса гаилә коллыгына, бәйсезлегенә чик куелды. Ирләр һәм хатыннар, үзләре кирәк табалар икән, гаилә бәйләнешләрен өзәргә, берберсеннән ирекле булырга хокук алдылар. Бу хәл җәмгыять тарафыннан бернинди гаепкә дә саналмады. Мондый шартлардагы Кешеләрнең яшәеше. Бөек һәлакаткә кадәрге цивилизация тормышыннан рухи яктан ярлы, күңелсез, бертөрле булдымы? һич кенә дә юк! Бәхет бит ул бик шартлы төшенчә, кешенең теләсә нинди шартларда, теләсә нинди мохитта бәхетле булуы мөмкин. Әйтик, безнең, кулына таш балта тоткан, җәнлек тиресенә төренгән борынгы бабабыз рухи яктан бездән бәхетсез булгандыр дип кем исбатлый ала? Булмый аны исбатлап. Биологик үсеш җәмгыятендә кешеләр һәркайсы үзенә мавыктыргыч бер шөгыль табып, тулы канлы тормыш белән яшәделәр. Әдәбият һәм сәнгать үсте. Телдән хикәяләр, шигырьләр, дастаннар сөйләү осталары килеп чыкты. Һәр авылның танылган җырчылары, биючеләре булды, урман араларында опералар җырланды, спектакльләр уйналды Сынчылар балчыктан, таш. агач, үсемлекләрдән гажәеп сәнгать әсәрләре, искитмәле могҗизалар тудырдылар. Урман аланнары, авыллар, елга ярлары, тау битләре, кешеләр бәйрәмнәргә җыела торган урыннар төрле сыннар, аларнын җыелмалары белән бизәлде. Әмма аерым шәхесләргә багышлап сыннар ясау гадәткә кермәде Хәтта яна кешелекнен юл башында торган Сәетҗан бабайнын да беркайда да бернинди сыны, һәйкәле юк. бары тик ул күмелгән очлы башлы йорт кына гасырлар буена янартылып киленә иде. Ә менә әдәбият һәм сәнгатьнең төрләре буенча ярышлар даими үткәрелде. К Уку йортлары, бернинди язу-сызу булмауга да карамастан. Табигатьне өйрәнүгә юнәлтелгән төрле гыйлемлекләр килеп туды Гыйлемлек туплануга язу-сызунын булуы мәжбүри түгел бит Борынгы заманда да кешенен баш мие туплаган гыйлемлекләр һәм мәгълүматлары бернинди фәнни китаплар, китапханәләр, хәтта кампитерлар үзләре дә туплый алмады. Кеше хәтеренә, баш миенә, зиһененә тиңләшер әйберләр, җайланмалар юк бу дөньяда. Табигатьне саклау һәм анын белән берләшүгә юнәлгән бөтен бер фәлсәфә, төрле фәннәр, аларнын белгечләре булды Табигать һәм яшәеш турында фикер алышулар, бәхәсләр барды Кешеләр жир-суларны, барча тереклек һәм үсемлекләр дөньясын җентекләп өйрәнделәр, алар тормышына тирәнтен үтеп керделәр, алар белән аралашунын яна юлларын ачтылар. Гакыл ияләре белән бүтән тереклек ияләре арасында бер-берсеннән курку, дошманлык һәм саклану хисләренә бернинди җирлек калмады Жир шарында Бөек Туганлык хөкем сөрде. Бернинди фикер ярлылыгына, торгынлыкка урын юк иде Биологик үсештә кешеләр үзләре алдан күзалдына да китерә алмаган уңышларга ирештеләр. Шуны гына да күрсәтү җитә: тора-бара Жир шарында туклану мәсьәләсе тулысымча хәл ителде. Дөресе, андый мәсьәлә көн тәртибеннән төште, ризыкларның бөтенләй кирәге калмады. Кешеләр Кояш энергиясен турыдан-туры үзләштерә алуга ирештеләр, организмга кирәкле энергияне судан, җирдән, Кояш нурларыннан алдылар. Ә аннары инде ихтыяр көче белән генә пространствода бер урыннан икенче урынга күчәргә, ягъни теләсә кая очарга өйрәнделәр. Бернинди битлекләр кимичә һәм махсус аппаратлар кулланмыйча су астында хәрәкәт итә. океан- диңгезләр төбендә яши алдылар. Адәм балаларын төрле куркынычлардан, ерткычлар һөҗүменнән үзләре тудырырга өйрәнгән бик көчле биомагнит кыры саклады. Күмәк һәм бик куәтле биомагнит кыры тудырып, ә кешеләр үхзәре споралар хәленә әйләнеп һәм шушы кыр үзәгендә калып. Галәмгә, бүтән планеталарга, ерак йолдызларга сәяхәткә чыгу турында кыю фикерләр туа башлады. Берзаман нәкъ менә Яңавыл янына, түгәрәк урман аланы читенә төпсез зәнгәр күктән көмештәй ялтырап торган гаять зур Галәм корабы төшеп утырды Каяндыр ишетелгән бик матур көйләр астында корабнын кин ишекләре ачылып китте, аннан тәбәнәк буйлы, кечкенә, нәфис гәүдәле галәмгизәрләр килеп чыкты Алар җиргә төшеп тезелделәр, дүрт бармаклы кулларын югары күтәреп, җыелган халыкны сәламләделәр —Сәлам Зәңгәр планетада яшәүче гакыл ияләренә' Болар Галактиканың үзәк өлкәләреннән чыккан галәм сәяхәтчеләре иде. Бик хәрәкәтчән, терчә, гади мөгамәләле бу гакыл ияләре тиз арада кешеләр белән дуслашып, аңлашып алдылар. Зәңгәр планетаның җәйрәп яткан океандиңгезләренә, елга-күлләренә, урманнарына, иксез-чиксез дала-сәхрәләренә сокланып туя алмадылар Мондагыдай сафлыкны, чиста зәңгәр күкне, шифалы һаваны. Табигатьтәге камиллекне үзләренең моңарчы беркайда да күргәннәре, хәтта ишеткәннәре дә булмавын әйттеләр Алар биредә бик рәхәтләнеп, озаклап ял иттеләр, инде китәр алдыннан Жир кешеләренә үзләре ирешкән техник казанышларны тәкъдим итеп карадылар -Тәкъдимегез өчен рәхмәт Әмма безгә бернинди казанышлар да кирәкми Үзебез барган шушы юлны дөрес дип саныйбыз һәм аннан тайпылмаячакбыз. Ә Галәмдәгеләр безгә тагын килсеннәр!—дип. жавап бирделәр Жир кешеләре Арча. 1998 ы