Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨН—КҮП ТЕЛЛЕ. СЕРЛЕ...

Җиһан—йә нәфрәт хисе уята, йә яраттыра, үзенә тарта: нке хис, ике тойгы миндә аца карата. ТӨН—КҮП ТЕЛЛЕ. СЕРЛЕ...Шул ике хис, ике тойгы гел үзгәреп тора. Җиһан—бер иректә яшәтә, бер тозак кора. Ул караңгы да, якты да. Хисе— ачы да. татлы да... Бәлки соңгы тапкырдыр дип, палатадан үрмәләп чыктым болыт артындагы кояшны күрергә. Урамда бозлы яңгыр, аҗаган—күңелдә. Аҗагансыз, кояшсыз мин яши алмам... Андый җиһан—яман. Бозлы яңгыр яумас һаман! Әрнүдән нишләргә дә белмәдем, чак кына әҗәлгә кул бирмәдем. Исән калдым, ләкин талдым. ... Үлә-үлә, яшн-яши сабак алдым. Дөнья гүя авырулардан тора, тугыз катлы шифаханә. Таш бина сыкрана. Ходайдан ярдәм сорап, тәсбих тарта сукыр ана. Яшәүгә—шөкрана! Ихлас булу бик авыр, һаман да ялгышасың: начарлыкны онытасың, белә торып агу йотасың! И язмыш, язмыш! Ялгыш артыннан ялгыш. Нинди бетмәгән каргыш?! Кем мине каргаган? Түгелдер ич бу Алладан?! Кеше түзә, корыч түзми... Түзгән— тимер өзгән! Шундый чагым, күзгә бернәрсә күренми. Таҗым үрелми. Күз алдында таҗ түгел, таш— кабер ташы. Сукыр бер тиен шагыйрь башы! Инде мин бүтән Кави, заман мине үзгәртте. Бер мизгелдә тетрәтте, таш диварга терәтте. Үз калыбына, үз канунына төзәтте! Көн-төн барлыйм: яшимме мин, әллә юкмы? Гүя мине яшен сукты. Утлар йотып, бөртек яшем чыкты! Үзем бәхетсез булып калдым, кешеләргә бәхет өләшә-өләшә. Ләкин кемнәрдер миннән көнләшә. Әллә белә торып, әллә белмиенчә? Булмастыр, мәшһүр әкияттәгечә, «шәрә күренмичә»?! Әмма соңгы юлга китмәм, ак кәфенгә төренмичә. Беренчесе—хыянәт, икенчесе—җинаять. Өченчесе—кыямәт. Шулар була калса, кеше була һәлак. Котылгысыз халат! Яшәешем—чоңгыллы елга. Картайдым йөз елга. Көн ела, төн ела. беркемнән юк ярдәм. Бәхил бул, Каләм! Гмәндәмгә Син минем күзләремдер, син булганда түзәрмендер. Яхшылык, яктылык эзләрмендер. Муенсаңа гәрәбәләр тезәрмендер, җиһанны бизәрмендер. Яшәүдән бизмәмендер, өметемне өзмәмендер. Син минем күзләремдер, бәгырем-үзәгемдер... Үлмибез без—татарлар— яшибез. Көчле без, төшле без. Тырмашабыз-тырнашабыз. Егылсак, торып басабыз. Алга атлыйбыз. «Туган тел»не ятлыйбыз. Башкача ямь, тәм, гамь тапмыйбыз! Бакчасы яндырылган бер сандугач минем бакчама килде. Сайрап бирде. Бар моңы әҗәл-матәм иде. Төн күп телле, төн— серле. Тирәннән уйландыра, йокыдан калдыра. Төнге шигырь шагыйрьне акылдан яздыра... 1996—1998