Логотип Казан Утлары
Публицистика

"ШУРА"ЖУРНАЛЫНДА ӘДӘБИЯТ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Унтугызынчы гасыр ахырында һәм егерменче йөз башында татар әдәбияты зур үзгәрешләр кичерә. Гасырлар дәвамында урнашып килгән әдәби-әхлакый идеаллар какшый. Шәрекътән Гаребкә йөз тоту көчәя. Татар әдәбиятында драма, повесть, роман кебек яна жанрларнын формалашуы да зур үзгәрешләрнең бер нәтиҗәсе һәм дәлиле булып тора Әдәбият бай Шәрекъ традицияләрен саклап, ул дәвердәге алдынгы рус һәм Европа демократик әдәбиятлары тәэсирендә янача үсеш баскычына күтәрелә Иҗат мәйданында балкыган Г Тукай. Дәрдемәнд. Г Исхакый. Ф Әмирхан. Г. Камал, Ш Камал, Г Ибраһимов һ б әдипләребезнен шигърият, чәчмә һәм драма әсәрләрендәге төп принципларына әхлакый идеалмәсләкләрнең гражданлык характеры, чынбарлыкны тасвирлауда халыкчанлык, хакыйкать һәм югары сәнгатьлелек хас иде Яңача рухлы татар әдәбияты XX йөз башында туган милли матбугат белән дә тыгыз бәйләнештә үсте Әйе. XX йөз башында татар иҗтимагый тормышы зур үзгәрешләр кичерә һәм яңалыкларга бай була. Аеруча мөһим яңалыкларның берсе—татар вакытлы матбугатының мәйданга чыгуы. 1905 елнын сентябрендә Петербургта «Нур» исемле беренче татар газетасы басыла башлый Шуннан сон милли басмаларның саны бербер артлы ишәя Татар газета һәм журналлары Казанда. Петербургта. Мәскәүдә. Оренбургта. Уфада. Әстерханда һәм Россия империясенең бүтән шәһәрләре һәм төбәкләрендә нәшер ителәләр. Алар 1917 елга хәтле тулаем татар промышленниклары һәм сәүдәгәрләренең акчасына чыгарылганнар 1905 елдан 1918елнын башына, ягъни совет хакимияте электән чыгып килгән барлык газета һәм журналларны тыйганчыга кадәр. Россиядә татар телендә 125 исемдә газета. 45 журнал нәшер ителгән Әлбәттә, алар тотрыклы рәвештә, һәммәсе дә дистә ел буена чыкмаган Кайберләре өзлексез басылса, берничә генә ел дөнья күргәннәре дә булган. 1918 елга кадәр нәшер ителгән газеталар тоткан юнәлешләре, эчтәлекләре буенча гаять чуар һәм катлаулы манзара хасил иткәннәр Мондый күптөрлелек, үз нәүбәтендә, татар халкында милли матбугатка булган зур ихтыяҗны чагылдырган Татар вакытлы матбугаты —милли-мәдәни тарихның үзенчәлекле һәм кыйммәтле елъязмасы XX гасырның беренче чирегендәге татар газета-журналлары арасында эчтәлегенең байлыгы һәм күпкырлылыгы белән ин зур абруй казанганнарынын берсе—«Шура» журналы «Әдәби, фәнни вә сәяси» бу журнал 1908 елның гыйнварыннан 1917 елның декабрь аена кадәр Оренбург каласында, мәшһүр дини вә иҗтимагый эшлекле, галим һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдин мөхәррирлегендә, танылган алтын промышленниклары. җәмәгать эшлеклсләре Шакир һәм Закир Рәмиевләр нәширлегендә чыга Ул айга ике мәртәбә чыгарыла Ун ел дәвамында аның барлыгы 240 саны дөнья күргән Аны Төркестан. Казакъстан. Кавказ. Кырымда һәм Төркиядә дә яратып укыганнар Журналның колачлаган тематикасы гаять күпкырлы Төп темалары исә—тарих әдәбият, мәгариф һәм тел мәсьәләләре «Шура» журналының эшчәнлеге совет дәверендә махсус гыйльми тикшерү объекты буларак кип планда өйрәнслмәсә дә. аның матбугат тарихындагы ролен һәм әдәби процесска керткән өлешен анализлап язган мәкаләләр бар Аерым алганда Мөхәммәт Гайнуллиннын тагар әдәбияты тарихына багышланган хезмәтләрендә. Миркасыйм Госманов. Үзбәк Гыймадисв. Мәдинә Рәхимкулова. Равил Үтәбай- Кәрими. Гайсө Хөсәенев. Фәнил Баишевларның Р Фәхретдингә багышланган мәкаләләрендә һәм хезмәтләрендә «Шура» журналының гомуми, шул исәптән, әдәби эшчәнлеге гурында да язылган Академик М Госманов алтмышынчы еллар башында. У студент чагында ук, «Шура» журналының ун ел эчендә чыккан барлык саннарының эчтәлеген чагылдырган тулы библиографик күрсәткечен эшләгән булса да, кызганычка каршы, бу хезмәтнең бүгенгәчә басылганы юк Журналның мөхәррире Ризаэтдин Фәхретдин гасыр башында ук каләм куәсе, үзенчәлекле өслүбе белән татарлар арасында киң таныла. Аның әдәби иҗаты «Сәлимә» һәм «Әсма» кебек әсәрләр белән матур әдәбият мәйданында сыналган Болардан тыш Р. Фәхретдиннең төрки-татар газеталары, бигрәк тә, Оренбургта нәшер ителгән «Вакыт» газетасындагы 1906—1907 еллардагы фидакарь журналистлык эшчәнлеге дә зур роль уйнаган. «Шура» журналының әдәбиятка мөнәсәбәте, әдәби зәвыгы да, нигездә, мөхәрриренең әдәбиятка карашларын чагылдыра. Ризаэтдин Фәхретдин үзенең «Шура» эшчәнлеге дәверендә әдәбиятка, хосусан, шигърияткә беркадәр талымсыз булган, битарафлык күрсәткән дигәнрәк фикерләр бар иде. Әмма журнал белән тулаем танышып чыккач мондый фикерләр белән ризалашуы авыр Чөнки «Шура»ның рухы һәм җаны булган Р. Фәхретдиннең журналда иң күп урын биләгән әдәбият мәсьәләсенә битараф калу ихтималы һич мөмкин хәл түгел. Әйтик, әдәбият галиме М. Мәһдиев: «Р Фәхретдиновның шигырьдә талымсыз булуы—үзе бер кызыклы күренеш. Ул, журналында яхшы шигырь белән начар шигырьне аерып тормаса да. чын шигырьнең нәрсә икәнен анлаган булса кирәк» дип (М. С. Мәһдиев Реализмга таба. XX йөз башында татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре —Казан: ун-ет нәшр . 1989.—Б. 34.) язган иде. Яисә Зариф Бәшири хатирәләрендә «Үз вакытында «Сәлимә» шикелле шактый матур әдәби нәрсәләр язган Риза Казый нәрсә өчендер: «Мин әдәби нәрсәләрне матур иттереп эшли дә, төзәтә дә алмыйм, әдәбияттан, бигрәк тә шигырьдән хәбәрем дә аз!» дип, әдәби нәрсәләргә кул салмый иде» дигән (3. Бәшири Замандашларым белән очрашулар (Язучы истәлекләре).— Казан: Татар китап нәшр . 1968—Б 88.) юллары бар. Р Фәхретдиннең бу очракта үзе турында «әдәбият өлкәсендә хәбәрсез» дип әйтүенә нигезләнеп аны татымсыз һәм битараф дип санау дөрес булып бетмәс. Бу сүзләрне ул гыйльми хезмәтләр белән күбрәк шөгыльләнү максатыннан, шигърияттә яшьләргә өстенлек биргәнлектән әйткән булса кирәк. Ризаэтдин Фәхретдин Шәрекъ әдәбияты һәм шигъриятеннән, шулай ук Европа, аеруча татар шигъриятеннән хәбәрдар булып кына калмыйча, татар әдәбияты тарихына мәртәбәле өлеш керткән галим дә. Татар шагыйрьләреннән Акмулла, Шәмсетдин Зәки, Әбелмәних Каргалый. Һибәтулла Каргалый. Габдеррәхим Утыз Имәни һ. б. бик күпләрнең шигъри әсәрләренең бер өлеше беренче мәртәбә Р. Фәхретдин тарафыннан җыйналып, «Асар» хезмәтендә дөнья күргән. Шулай ук «Уфада торган вакытларымда русларның Пушкин, Лермонтовлары, фарсыларның Фирдәүси вә Сәгъдиләре, һәм дә Хәйям вә Хафизлары, госманлы төрекләренең Кәмал вә Зыялары. Бакый вә Фөзулиләре, гарәпләрнең Зөһәйер вә Ләбидләре булганда бездә дә шунлар җөмләсенә тезелерлек кешеләр булмасмы дип хыял берлә йөрдем Хәтта тәҗрибә кылып карау каеды (нияте) берлә Һибәтулла ишан. Габдеррахман Таисуганый, Шәмседдин Суфый, Әбелмәних хаҗи вә могасыйрларымыздан (замандашлар—Р. М.) Дәрдемәнд, Хәйдәр Чулпаный, Гашыйк Шәида вә Дәрвиш Садыйк әфәнде шигырьләреннән нәмунәләр җыйдым да «Юаныч» исеме берлә бер мәҗмуга тәртип иттем» дип (Ризаэтдин Фәхретдин Мосамәрә. (Мәшрикъ берлә мәгъриб йолдызлары). Шура —1914 —№ 22.—Б. 702.) 1906 елга кадәр үк булган хәлләр турында язган Ризаэтдин Фәхретдин һичничек тә шигърияттән хәбәрсез була алмаган, әлбәттә. Шушы юлларны язган мәкаләсендә ул Шәрекъ һәм Гареб шагыйрьләрен, фикер ияләрен бер-берләре, ягъни Мәгарри, Ибне Мокаффәгь, әл-Кятибләрне һюго, Рабле, Вольтерлар белән чагыштырган. Мәкалә үзенең югары зәвыгы һәм тирән эчтәлеге белән Р Фәхретдиннең «шигырьдән хәбәрсез»леге мәсьәләсендә шик һәм бәхәсләргә бөтенләй урын калдырмый 3. Бәширинен үз сүзләре белән әйткәндә, Риза Казыйның «үзе редактор, үзе секретарь, үзе әдәби сотрудник, хәтта редакциягә килгән хат һәм материалларны да күчереп чыгучы» (3. Бәшири Замандашларым белән очрашулар. (Язучы истәлекләре).—Казан: Татар, китап нәшр., 1968.—Б. 87.) булганлыгын һәм «Шура» журналының ике атнага бер чыкканлыгын искә алганда, әдәби, шигъри әсәрләрне журнал өчен әзерләүне редакциянең башка бер хезмәткәре, төгәлрәге үзе дә шагыйрь булган 3. Бәширигә тапшыруы мантыйкка сыешлы һәм табигый «Шура» журналының нәширләре—бертуган Рәмиевләрнен дә әдәбият буенча белемнәре тирән булганлыгы мәгълүм Р Фәхретдиннең бер хатирәсендә Шакир Рәмиевнен дә «хакыйкый мәгънәсе илә әдәбият мөгаллиме улырга лаек» икәнлеге турында язылган. (Шура—1912,—.№ 7. 224.) Наширләрнен икенчесе Закир Рәмиев— Дәрдемәнд үзе шөһрәтле татар шагыйрьләренең берсе. 3. Бәширинен 1968 елда чыккан «Замандашларым белән очрашулар» исемле китабына керми калган, ягъни автор кулъязмасының редактор тарафыннан сызылган юллары Дәрдемәнднен әдәби эшчәнлеккә аеруча игьтибарлылыгын һәм зур әһәмият бирүен күрсәтә. Гонорар мөнәсәбәте белән икесе арасында булган әңгәмәне 3. Бәшири болай дип искә алган: «—Ничек соң. язган нәрсәләрен өчен яхшы түлиләрме, гонорар белән тормышны тәэмин итеп буламы9 —Анысы инде анын Закир абзый... Мин шулай дип сүзгә башлаган гына идем. ул. минем нәрсә әйтергә теләгәнемне бердән аңлап алды булса кирәк, мина әйтеп бетерүгә дә юл куймады: —Алай карарга ярамый ул,—диде —Язучы, шагыйрьнең тормышы тәэмин ителми икән, аның ижаты да тәэмин ителми!» (•758т» шифрлы кулъязма Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге) Әдәбиятка бу дәрәҗәдә игътибар биргән шәхесләр тарафыннан мөхәррирлек һәм нәшерлек ителгән журналда, әлбәттә, әдәби әсәрләргә һәм әдәбият мәсьәләләренә зур урын бирелгән. Журналда ун ел эчендә дөнья күргән публикацияләрнең 1358е әдәбиятка (шигърият, чәчмә әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе) карын «Шура»да шигъри әсәрләр искиткеч күп Журнал чыга башлау белән редакциягә бик күп шигырьләр килә Әлбәттә, аларнын һәммәсен бастырып чыгару мөмкин дә булмаган. Бу хакта журнал идарәсе һәрдаим белдереп торган «Шура» журналын мактаган, мәдхия шигырьләрен редакция бастырмаган. Хәтта, киресенчә, журналдагы кимчелекләрне күрсәтеп язсагыз яхшырак булыр иде дип искәртеп килгән. (Шура —1908 —№ 12 —3 т.б.) «Шура»да мәшһүр тагар шагыйрьләреннән Дәрдемәнднен барлыгы 27 шигыре. Г Тукайның 5. Бабичның 24. С. Сүнчәләйнен 26. М. Гафуринын 8. 3. Ярмәкинен 14. Н Думавинын 10. 3 Бәширинен 8 шигъри әсәре дөнья күргән Шулай ук мәгълүм шагыйрьләрдән Вакыйф Жәлал. Мирхәйдәр Фәйзи, Хәбиб Исхакый. Габдулла Мостакаев-Биги һ б. шигырьләре басылган «Шура» журналында 1908-1917 елларда барлыгы 227 авторның шигъри әсәрләре дөнья күргән. «Шура»дагы авторлары мәгълүм һәм билгесез шигъри әсәрләрнең саны исә 997 «Шура»да чыккан шигырьләр арасында саф лирик, тирән фәлсәфи эчтәлекле шигырьләр булганы кебек, символизм, суфыйчылык һ б. агымнар йогынтысындагы әсәрләрдә, үгет-нәсихәт, вәгазьчелеккә корылган такмаксыман. примитив тезмәләр дә бар. Журналның мөхәррире һәм «Шура» идарәсе еш кына шигъри әсәрләргә карага үз таләпчәнлекләрен белдереп торганнар «Назымыгыз басылмас, шигырь языгыз!» кебек эчтәлектәге кисәтүләр күп кабатланган Кайчакта • Шигырьләренезнен һичберсе басылырлык түгел. Сез бу шигырь сөйләү берлә хыяллануны куеп, башка бер эш берлә шөгыльләнсәнез. яхшырак булыр иде» дигән яки «Шигырьләренез бездә басылмый, башкалар да басмаслар». «Жырларыныз басылмый- кебек кырысрак җаваплар да бирелгән (Шура -1917 — А& 3-3 т 6) Шулай да «Шура» битләрендә әдәби эшләнеше ягыннан түбән сыйфатлы шигъри әсәрләр дә дөнья күргән Әдәби җәһәттән берникадәр йомшаграк, «тозсызрак» әсәрләрнең басылып чыгуының да сәбәпләре журнал мөхәррире һәм идарәсенең дикъкатьсезлегсндә түгел Беренчедән. «Шура»ның иң беренче санындагы программ мәкаләсендә журналның «мәшвәрәт». ягъни киңәш мәйданы дип белдерелеп, төрле фикерләр һәм төрле карашлар кабул ителеп, урын алачагы турындагы сүзләр белән аңлатыла Икенчелән. Р Фәхретдин һәм 3 Рәмисвләрнсн кеше фикеренә һәм иҗатына сабыр вә ихтирамлы карашларына бәйле булса кирәк «Шура» редакциясенә килгән, әмма басылмаган шигырьләрне дә журнал идарәсенең аерым җыентык итеп туплап чыгаруы авторларның тырышлыкларына карата ихтирамның матур мисалы Оренбургта 1910 елла нәшер ителгән 72 битле «Басылмаган шигырьләр» җыентыгында «Шура» идарәсе тарафыннан мондый юллар язылган «Шура»да басылыр өчен дип Йибәрелгән шигырьләр, бәйтлөрнсн һәрбсренс дәреж итеп (бастырып) булмый Бу эш берәүләрнен зиһен сарыф иткән хезмәтләренә игътибар итмәгәнлектән түгел. бәлки • Шура»нын шигырьләр язар өчен дип билгеләнгән йире аз булган сәбәпле урын иитмәгәнлектәндер. Басылмаган шигырьләр идарәдә җыелып барылса да. бонларны бу хәлдә калдырмак та монасыйб күрелми. Чөнки шигырьнең тел төзәтер, күңел йомшатыр, холыкны яхшыландырыр өчен ярдәме күп идеке тәҗрибә илә беленмештер. Ләкин бу эшләр әдәби сурәттә сөйләнмеш шигырьләрдә генә табылыр Дөньяга чыкмаган шигырьләр интикад (тәнкыйть) кылынмас вә ашлык урынында әйләнеп йилгәрелмәс улса, яхшысы яманнан, бозыгы төзегәннән аерылмас, талкамаган җитен кеби йирдә ятып калыр, тел төзәтү вә башкалар өчен бер файдасы күрелмәс» «Шура» журналында танылган язучылардан Р. Фәхретдиннең «Иске маҗаралар» исемле бер, Ш. Камалның биш (шул исәптән «Уяну», «Буранда»), Г Ибраһимовның «Диңгездә», «Карт ялчы» кебек, барлыгы дүрт хикәясе басылган «Шура»да барысы туксан авторның чәчмә әсәрләре урын алган Ун ел эчендә журналда басылып чыккан хикәяләр, нәсер һәм парчаларның хисабы 183 исемдә. Журналда татар хатынкыз шагыйрәләре һәм әдибәләренен дә шигырьләре һәм мәкаләләре дөнья күргән. Мәхбүбҗәмал Акчуринаның «Таш кием», «Кыз егълату» исемле хикәяләре һәм очерклары, «Иске әдәбиятымыз» исемендәге татар әдәбияты тарихына караган мәкаләсе, Зәйнәб Сәгыйдәнең «Пугачев турында Каргалы легендасы* исемле поэмасы, «Жүләр егет» хикәясе һәм шигырьләре. Гайнелхәят Илкинова, Бәдрелхәят Акчурина һ. б. шигырьләре басылып чыккан. «Шура» журналы төрки-татар әдәбияты тарихын өйрәнү һәм танытуга да лаеклы өлеш керткән. Анда «Котадгу белек» поэмасы һәм анын авторы, Галишир Нәваи. Мәхтүм Колый һ. б турында әтрафлы мәкаләочерклар басылган. Татарлар арасында киң таралган әсәрләр, суфыйчылык әдәбияты, Акмулла, Һибәтулла Салихов-Каргалый. Утыз Имәниләр турында журналда мәкаләләр һәм язмалар басылган. Әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләрнең авторлары «борынгы язучыларымызга рәхмәтләр укып, йир астыннан табылмыш таш балта яки чүкеч кебиләрне ташламыйча саклау тиеш улдыгы кеби, боларны да саклау өстемездә бурычтыр» дип (Мәхбүбҗәмал Акчурина. Иске әдәбиятымыз. Шура —1911 —№ 16.— Б. 508—510.) мәсьәләгә бик җитди караганнар.«Шура» сәхифәләре аша җәмәгатьчелек яңа табылган әдәби истәлекләр белән дә танышып барган. «Бездә мәсжедләрнен түбәләре, очырмалары бер архив урынын тотып, һәртөрле иске китап вә язулар шуннан табылдыгы мәгълүмдер. Быел кыш Чынгызтүрә бине Вәлихан бине Аблайханның урдасына^бардыгымда мәсҗеденең очырмасында күп кәгазьләр арасыннан -Акмулла әфәнденең басмага кермәгән берничә шигырьләре кулыма төште» дип (Хәсән Гали. Акмулла шигырьләре Шура —1912.—№ 14 —Б. 430—431.)әрә/6\\ ядкарьләрнең саклану урыннары да күрсәтелеп, яңа табышларның текстлары да бирелгән. Р. Фәхретдиннең һ. 6. авторларның «Шура» журналында матбугат һәм матбагачылык тарихына багышланган мәкаләләрендә дә борынгы татар әдәбиятына кагылышлы мәгълүматлар күп. Унел эчендә татар әдәбияты тарихы,әдәбият теориясе һәм тәнкыйть буенча барлыгы 101 публикация дөнья күргән Журналда татар әдәбияты теориясе һәм тәнкыйте буенча Р Фәхретдин, Ж. Вәлиди, Г. Ибраһимов, Г. Батгал, Г. Сәгъди, Гата Исхакый кебек әдәбият белгечләренең тәфсилле һәм нигезле мәкаләләре басылып чыккан Р Фәхретдин мәкаләләрендә гомуми тәнкыйтьнең нигезләре аңлатылса, Ж Вәлиди, Г Исхакый мәкаләләре әдәбият теориясенә. Г Сәгъдинең күп саннарда дәвам итеп чыккан «Тел-әдәбият укыту ысуллары» мәкаләсе методика җәһәтенә багышланганнар. Р. Фәхретдин, Г Ибраһимов. Г. Батгал. Мәхмүт Мәржани һ. б. авторларның яңа басылып чыккан әдәби һәм тарихи әсәрләргә карата язылган тәнкыйть мәкаләләре чыккан Болардан гайре журналның һәр санында диярлек «Тәкъриз вә тәнкыйть», «Матбуг әсәрләр» рубрикаларында яна басылган әсәрләр турында кыскача мәгълүмат бирелеп, алар хакында журнал идарәсенең фикере бәян ителеп барыла. Бу рубрикаларда, нигездә, Казан, Оренбург, Уфа, Әстерхан. Мәскәү вә бүтән калаларда нәшер ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр турында язылса да. ара-тирә төрек, әзербәйжан. үзбәк, казакъ һ. б. төрки телләрдә чыккан китаплар турында да мәгълүмат урын алган Татар әдипләреннән Г. Тукайның, Г Исхакыйның һәр китабы турында җылы сүзләр әйтелгән Г Батгалнын «Кауагыйде әдәбия», Г Сәгъдинең «Әдәбият ысуллары». Ж Вәлидинең «Татар әдәбиятының барышы», Г Ибраһимовның «Әдәбият дәресләре» кебек теоретик хезмәтләре анализланган. Әдәби тәржемә мәсьәләләре дә еш күтәрелә Татар һәм башка төрки телләрдәге әсәрләр белән беррәтгән. төрек, гарәп, фарсы, рус һәм Европа телләреннән тәржемә ителгән әсәрләр басыла. Тарихи жәһәттән дә кызыклы тәржемәләр бар Андыйлардан «Шәйхе Шиһабетдин әл-Мәржани тарафыннан 1870 ел Болгар шәһәре хәрабәсенә зиярәт иттеке вакыт язмыш» гарәп телендәге шигъри юлларынын Г Моштак тарафыннан казакъчага (Шура — 1910.—№ 1.—Б. 24.) һәм Чулпаныйнын татарчага (1911—№ 4,—Б. 125.) тәржемәләрен күрсәтергә мөмкин Шәрекъ классикларыннан Сәгъдинең «Гөлстан» әсәрен татарчага тәржемә итү турындагы 1914—1915 еллардагы әдәби бәхәс бик тә житди төс алган Шәрекънен бу әдәби жәүһәренә гаять зур әһәмият бирелә, татар һәм төрки телләргә тәржемә итүгә югары таләпләр белдерелә Күләмле шигъри әсәрләр генә түгел, аерым шигырьләрне тәржемә итүгә дә журнал идарәсе «тәржемәләр үз өслүбемездә вә тәржемә икәнлекләре хәтта беленмәс дәрәжәдә булсын иде» (Шура —1914 —№ I4.—3 т.б ) дип белдергән Журналда Мәгарри. Руми, Хафиз, Хәйям, Нәваи. Шиллер. Гете. Пушкин кебек дөнья классикларының шигъри әсәрләреннән татарчага тәржемәләре басылган. Фольклор әсәрләре турында барлыгы 25 мәкалә басылып чыккан Халык авыз ижатының төрле тармаклары эпик әсәрләр, әкиятләр, жырлар. мәзәкләр, табышмаклар. мәкальләр һәм әйтемнәр, милли йолалар һәм уеннар хакындагы язмалар зур урын ала. Халык авыз ижатын өйрәнү, туплау һәм пропагандалауга журнал үз чорында шактый өлеш керткән дияргә мөмкин. «Шура» журналы укучыларының әдәби зәвыкларын һәм белемнәрен өйрәнү, әдәбият белән кызыксынуны көчәйтү максатларыннан еш кына әдәби конкурслар, ярышлар оештыра һәм әдәбиятка кагылышлы төрле сораулар белән мөрәжәгать итеп тора. Мәсәлән, журнал шагыйрьләргә мөрәжәгать итеп, кешенен ләззәтле тормышын, изге исем калдыруының сәбәпләрен ун юлдан ла артмаган шигырь белән үз телебездә язып белдерүләрен үтенә Бу үтенечкә килгән жавап шигырыюренен жидесе журналда басылып чыккан Мөхәммәдвәсим Солтановнын бу уңайдан язылган күләмле шигъри әсәре 1909 елда «Ләззәт, яки Тәм төрле кеше фикеренчә төрле нәрсәдә» исемендә китапчык булып чыккан Икенче бер очракта журнал редакциясе «Бүгенгә кадәр үз телемездө матбугат галәменә чыкмыш әдәби әсәрләрдән үз заннарынча (фикерләренчә—Р М ) иң файдалы вә ин гүзәл» булганнарының исемнәрен атауларын сорап укучыларына мөрәжәгать итә 1911 елда журнал үз укучыларыннан төрки халыклардан иң мәшһүр ун шагыйрьнең исемнәрен язып жибәрүләрен үтенә Журнал битләрендә оештырылган һәм шактый танылган «Тел ярышы»нда саф төрки- татар телдә ижат ителгән хикәяләр, шигырьләр, мәкаләләр язу шарты куела Редакциягә бу уңайдан бихисап шигъри һәм чәчмә әсәрләр, мәкаләләр ява Журнал битләрендә һәммәсен дә бастырып чыгару мөмкин булмаганлыктан редакция конкурсы килгән материалларны туплап 1910елда «Шура»нынтел ярышы» исемендә аерым китап нәшер итә. Мондый чараларның оештырылуы журнал укучыларны әдәбият белән кызыксындыру юлында зур файда иткән, әлбәттә ♦ Шура» журналының төп үзенчәлеге шунда ки. ул үзенен «киңәш мәйданы» булуы белән башка тагар журналларыннан аерылып тора. Бу хасияте нәтижәссндә журнал сәхифәләрендә төрле үлчәммизаңдагы фикерләр, карашлар, шуның белән берлектә әдәбият өлкәсенә караган мәкаләләрнең, әдәби әсәрләрнең дә төрле дәрәжәдә булулары журналның гомумкысасы өчен табигый Журналның бу хосусиятләре яшь каләм әһелләренә үзләренең ижади көчләрен сынарга мәйдан биреп, зур мөмкинлекләр ачкан Анда кин һәм. шул ук вакытта, бертигез дәрәжәдә Шәрекъ һәм Көнбагыш әдәбиятлары турында язылган Әдәбият тарихы, фольклор һәм ул чордагы әдәби процесслар һәртөрле каршылыклары белән журналда чагылыш тапкан Ун ел өзлексез нәшер ителгән «Шура» журналы XX йөз башы тагар әдәбиятын һәм. гомумән, тагар һ б төрки халыклар әдәбиятлары тарихын өйрәнү өчен гажәеп бай чыганак