Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сайрамачы, кошчык

«Сайрамачы, кошчык, сайрамачы. Өзгәләмә минем йөрәкне. Яннарымда елатканчы сайрап, Яшем күрү сиңа кирәкме?.. Сайрамачы, кошчык, урманга кит. Яшел үзәннәрдә хозурлан. Ерактан да тыңлап моңаямын, Ходай миңа шулай боерган...» Кошчыккаем очты урман карап. Үз дөньясы бар шул аның да... «Кошчыккаем!..» диеп аваз салам, Кайтавазы килә таңымда. Баллар белән телем балладым, Ярты юлда туктап калмамын, Уйлаганын сүзнең әйткәндә— Йөрәк тыя, акыл әйдәсә... Пичек кенә ачы хакыйкать Телдән төшсен ширбәт, бал булып, Кыюльным җитми, каушата. Тынып калам, тыным тар булып. Сулыш кыса, йөрәк чәнчешә, Бигрәк авыр бурыч төшкәнгә. Әллә инде ашыкмаскамы— Ничә кабат авыз пешкәнгә... Балым телдән эреп югалды, Әрем кебек ачы хис калды. Хакыйкатьне йоттым эчемә, Башың иеп, сагыш эч менә... Сорау Мнн—әзергә бәзер бәндәләрне Түгел фикердәшем итүче. Үз арбамны үзем этүче мин, Үз көтүем үзем көтүче. Көтү-көтү уй-фикерләр аңда. Чабышмакчы төрле тарафка. Tine шулай да әмер-фәрман бирмим Каты баскан тимер таракка. Фикерләрем тарыйм мин тараксыз, Көйгә-җайга салам елмаеп, Үз кырымда тирләп хезмәт сөрәм, Җиде эшкә генә бер арып. Җиде тарафларга чыгып китмим, Үз өемдә итәм сәяхәт... Сагынудан башка ни таптың син, Чит җирләрдә йөргән, сәях, әйт?1. Горбәтлеккә чыгып киткән җирдә Күрә татар киңлек һәм... тарлык, Хыялында бары туган иле— Шул буладыр инде татарлык. Әзерләргә бәзер булам, диеп, И татарым, нигә азмышың? Нигә генә ташлап китәсең син Чит кавемгә— милләт язмышын? Кайда? Син галәмнең якты йолдызыдай. Көнләшерлек якты—нурлы идең. Гөлт иттең дә яндың, фидакарь җан, «Пыскып кына яну хурлык»,—дидең. Сабыр җанымны да давыл булып, Син өереп алдың, «очсын», дидең. Бар җаннарны тарткан гарше кебек, Йолдыз белән тулды синең күгең. Хыялыңнан алтын сарай кордың, Нуры белән күмдең дөнья йөзен. Яшен таштай мине көйдерсәң дә. Тик нигәдер сулдың көн дә үзең... Уйчанландың—гүя тирән дәрья. Давылландың—хәтәр җилләр барга. Тик шулай да безнең эзләр калды Кояш сукмагында—комлы ярда. Йөгереп киләм Идел буйларына. Сине табармын күк көзге ярда... Акчарлаклар дәрья якасында Кычкыралар ярсып:— Кайда? Кайда?.. Кем әйтер? Әй, эшлибез, эшлибез. Ниләр генә кылмыйбыз. Көлке эшләр эшләсәк тә. Пырхылдап бер көлмибез. Җитди чырай саклыйбыз. Кыяфәтне ясыйбыз... Көлке урында көлик, дип. Әйтер икән кайсыбыз? Битарафлык саклыйбыз... Кыяфәтне ясыйбыз... Елар урында елыйк дип. Әйтер икән кайсыбыз? Иң мәсхәрә эше дип. Егерменче гасырның— Шуны атап, шәрехләп Әйтер икән кайсыбыз? Хәер, гомер-гомергә Әйтәсе әйтелмәгән. «Көлке көлә килә*.— дию Бары тик әйтем генә. Татар телем Диңгез, дисәм, болын, дисәм. Дисәм, кара урманым,— Бу. чынында, үз телемне. Татар телен барлавым... Чәчәк кебек кырлар, дисәм. Чәчәк, дисәм ак карны. Мин. чынында, үз телемне. Татар телен барлармын. Кызы чибәр, егете асыл— Мактасам шул парларны, Мин, чынында, үз телемне, Татар телен барлармын. Сайрар кошлар, үзәк өзеп, Сайрап әйтсә ярамны. Мин, чынында, үз телемне. Татар телен барлармын. Газизем, дип, кадерлем, дип, Иркәләсәм баламны,— Бу, чынында, үз телемне. Татар телен барлавым! Газиз телем—чиксез күгем, Син диңгезем—хыялым, Мәңгегә сине яшәтү— Бердәнбер ихтыярым. Иргә таңда кояш белән Мин дә торам, җыенам, Җәмәгать арбасының бер Почмагына сыенам. Халык та шулай сыена, Басканнар, оеганнар. Никтер, күбрәк юлдаш була Сөмсере коелганнар. Мин менә аңларга тиеш Аларның күңелен дә: Миңа сөеп караганның, һәм алай түгелнең дә. Иң кара болыт тарала, Нурлы—балкып карасаң, Йомры сүзне, киң күңелне Бер дару дип санасаң. Шул уйларым белән генә Хәлләренә керсәм дә. Бәхет ачкычын янымда— Йөртәм гүя кесәмдә. Шул ачкычны алып кына Юлдашларга бирәсе... Йөзләрендә елмаюны Күрәсе, эһ, күрәсе... Кулыңда тот 4Бу халык барыбер үлемсез...* Эх, Ышанып әйтәсе килә бик, Болгарны изгәндә, Казанны... Шулай ук әйтелгән иде бит. Кемнәрдер ышанган илләргә, Кемнәрдер ияргән җилләргә; Илләргә, җирләргә хыянәт— Аһ, оят, аһ хурлык ирләргә... Тарихка ияреп киләбез... Тарихтан киләдер холкыбыз. Шагыйрьләр ялварган, аһ орган— Нинди соң ул безнең халкыбыз?.. Тарихка иярмә, тарихны... Тарихны боргычлап тот аны... Су сипкәч сүрелмәс, һич сүнмәс Бул, халкым, яшеннең ут җаны! һәүва Серлелек мөһерем әллә Кинәттән югалдымы? Уйларым да таралдылар Җилгәме, су алдымы? Шәп-шәрә, ялангач сыман Чит-ят күзләр алдында, Томаланмакчы да булам, Яфрак, иелеп, алдым да... Бер уйласаң, шәрәлеккә Күпме карап торырлар? Ай. шыксыз, дип. чырай сытып. Тарафларын борырлар. Шундый шыксыз уйлардан да Торып качасым килә, һичкем ачмас серлелеккә Ишек ачасым килә... Татар концерты Нурлыдан нурлырак җырчының Бетмәсме түгелеп нурлары, Зеңгелдәп агыла моңнары. Күңеле яңадан тулырмы? Орчыктай әйләнә биюче, Кылычтай кискәли һаваны, Җегәре үкчәдән коелгач. Сәхнәдән чыгуга авамы?.. Бер кабат... өч кабат... ун кабат... Сәхнәгә чакрыла җырчыбыз, Биюче, очкалак, баш ия. Ут яна, кул чабып, учыбыз. Бер-берсен куәтләп, көч биреп, Зал-сәхнә бергәләп әйләнә, Тылсымлы, өзелмәс җеп белән Күңелләр күңелгә бәйләнә. Тигезләп булмый Ничә ел яна ул, кайный ул, Исәбен алсаң да, дөресме? «Уттан ут туа ул» әйтеме Күңелгә салынган дәресме? Бармы бер уйланган адәмең: «Ннчекләр түзәдер кояшкай?» Нигәдер күңелгә кызганыч, Хәсрәтле тоела салкын ай. Шигъри дә, гүзәл дә, сихри дә Күңелләр радары юлында, Болай да бәхетле тиешле Гашыйклар нигәдер юксына. Ялгышу, хаталык дөньяда. Дөреслек һаман ул карында. Кояшның хәленә кермәгәч, Тигезләп булмый шул барын да.