РӘСЕМНӘРДӘ—ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Фаил Әбүләис улы Зыязов белән мин Татарстан дәүләт музеенда таныштым. Ул анда 1992 елдан бирле баш рәссам булып эшли икән. Туган ягымда—Мөслимдә бергәләшеп музей төзегән дустым— рәссам Рәйхан Хантимеров эше буенча Казанга килүләренең берсендә: «Әйдә, үзеңне гаҗәеп бер кеше белән таныштырыйм әле»,— дип. өстерәп диярлек, дәүләт музеена алып кереп китте. ... Менә каршымда уртачарак кына буйлы, мөлаем да. җитди дә татар агае басып тора; карашларында ниндидер уйчанлык бар, чыраен эчтән бәреп торган нур яктыртып тора. Без бик тиз якынаеп киттек, музей мохите, уртак карашлар якынайтты бугай безне һәм шушы еллар эчендә мин аның музейчы һәм рәссам буларак татар милли мәдәниятенә, сәнгатенә армый-талмый хезмәт итүенә сокланып туя алмыйм. Уйлап кына карыйк: соңгы вакытта гына да ул «Казан һәм Казанлылар«. • Мифлар дөньясында». «Татарстан халыкларының сәнгати һәм һөнәрчелек эшләре». ■ Каршылыклы еллар». «Окопта язылган китаплар». «Уенчыклар дөньясында», ■ Онытылмас исемнәр» кебек һәм башка бик күп күргәзмәләрнең авторы, кулга тотып эшләүчесе булды. Ул гына да түгел. Фаил Зыязов Күлле-Кимедәге Сибгат Хәким. Печищедагы Янка Купала. Красновидоводагы Максим Горький, Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев. Күлбай-Морасадагы Габдулла Кариев. Лаештагы туган төбәкне өйрәнү музее да аның сәнгати проекты буенча төзелде. Казандагы Габдулла Тукай музееның экспозицияләре исә. шагыйрьнең 110 еллыгы уңае белән, Фаил Зыязов концепциясе нигезендә яңартылды. Тау хәтле эш башкарылган: музей төзегән кеше үзе генә беләдер— күпме такта-фанера. ДВП һәм ДСП плитәләре киселгәндер, күпме планка туралгандыр, күпме буяу буялгандыр һәм күпме акбур, известь, кадак, шөреп кебек төзелеш материаллары кул астыннан үткәндер... Кыскасы. Фаил Зыязов. чын мәгънәсендә, эш кешесе, туктаусыз эзләнучән шәхес Шушы халәт, музей дөньясында яшәү рәссамның иҗатында да чагылыш таба. Әйе. майлы буяу белән тарихиэтнографик темага язылган милли калоритлы картиналары соңгы еллар нәкышь сәнгатендә үзенә күрә бер казаныш булды. Ул шундый кимәлдә иҗат итә ки. Сибгат ага Хәкимнең мәгълүм шигырендәге кебек, авыл һәм кешеләре, шәһәр урамнары һәм йортлары, халкыбызның тарихи урыннары, туган ягыбызның табигате якты тәрәзәләр аша Фаил Зыязов картиналарына яктырып керә дә утыра Шәрекъчә натюрморт». Якты хатирәләр». «Ион эрләү». • Катык». «Көнбагышлар», «Сагыну», «Еллар һәм уйлар», шикелле картиналары, әйтик, әнә шундый мәңгелек якты рух. фәлсәфи тирәнлек белән сугарылганнар. Фаил Зыязов күтәрелеш, биек очыш чорын кичерә. Соңгы биш ел эчендә генә дә ул алты шәхси күргәзмәсен оештырды. Кайбер зур. исемле рәссамнарыбыз чигенебрәк алган бер вакытта дистәләгән вә дистәләгән картиналар иҗат итте. Ихлас, инсафлы шәхес буларак, үз-үзенә бәя биргәндә, рәссам күңел дөньясына хыянәт итмичә генә болай ди: «Мин авангарчы да. заказ буенча эшләүче дә түгел, рухым, җаным теләгәнне генә ясыйм». Журналыбыз тышлыгының беренче битендә урнаштырылган - Шагыйрь иртәсе» картинасы да әнә шундый «күңел теләгәннән» язылган картинасы. Рәссам тәрәзә аша ерак үткәнебезгә—Кол Галиләр чорына карый сыман. «Тәрәзә аша зур дөньяга карау» исә аның яраткан алымы да бугай әле ул.