Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЙЛӘНҮ

Гөмергә кояш нурын күрмәгәндәй ап-ак чырайлы егет, авырлык белән күз кабакларын күтәрде, шуннан соң тимер караватының башына ике куллап ябышып, гәүдәсен селкетергә тырышып карады. Ниятен гамәлгә ашырырлык көч-куәт табылмады. Бөтен тәнен, бигрәк тә башын вак пыяла йә агач чүбе белән дыңгычлап тутырганнармыни. кымшана да алмый. —Йә Ходам.. Ярдәменнән ташлама,—дип, ыңгырашып, сыкранып алды да, сул ягына күз салды. Янтавы ниндидер җылылыкка тарган иде. Песи мазардыр дип юраган иде, адәм баласы икән. Ятакның кыл уртасында, артын аңа терәп, өлгергән кабак кебек түгәрәк битле, сумаладай кара чәчле, үпкәләгән балаларныкыдай турсайган иренле хатын-кыз утыра, кайнарлык шуннан инә икән Егетнең уянуын зарыгып көтеп алган күрәсең, өлгергән карлыгандай күзләреннән раушан нурлары чәчеп елмайды да, жан иясе телгә килде. —Уяндыңмы? Хәлләрең ничек'.’ Бигүк яхшыдан түгелдер? —Бик шәп. Барысы да ал да гөл,—дигән булды ак йөзле егет, үзенә орынып, ягылган мич төсле эсселек бөркеп утырган кыз затын исенә төшерергә азапланып. Юк. ул аны хәтерләми, белми, хәтта тавышы да таныш түгел. Күңеленә сагыш, билгесез курку, шөбһә төште. Сер бирмәскә, балавыздай изелеп китмәскә булды. —Сәгать ничәләр хет? Башны мендәрдән аерып алып булмый. Көчле магнит белән тарттырып куйганнар диярсең. —Бәлки. Тукайның Карәхмәтен чакырырга кирәктер9 Ул—ярдәм итәр,—дип шаяртырга итте кыз —«Кисекбаш. » турындагы докладыңның беренче урын алуын онытмагансындыр? Мин Нәгыймә булам. Мине Надя, Надюша дип интектердең кичәгенәк.—дип дәвам итте сүзен, егетнең буш һәм битараф карашын тотарга тырышып — Сиңа әзрәк салып биримме әллә? Минем көрәшче абыйлар, «бүкәндәге чөйне чөй белән генә бәреп чыгарып була-».—диләр. —Юк, юк! Тузга язмаганны. Хәмернең исен дә, исемен дә ишетәсем килми Бүген исән калсам, эчүне ташлыйм. Фани дөньяны ятим итүең бар. Зәгыйфьләнеп калган кулларына күзен төшерде. «Читлектәге кенәри кошы кебек калтыраналар, мескенкәйләрем Бәйләп куярлык» дип. акылына буйсынырга теләмәгән тәнен кызганып куйды Үзе һаман йомшак артын ана терәп, ышкып, аркасын турайтып, хуҗаларча иркенләп, җәелеп утырган юан кызны исенә-ятенә төшерергә газапланды Атсалар да хәтерләми Акны карадан аермаслык булып минкегән идемени шулай?! Бүлмәгә күз салды Башка караватлар буш. Күпертеп, почмагын ««да Г тырпайтып куелган мендәрләр, чиккән япмалар, тәрәзә төбендәге үрмә гөлләр, пөхтәлек буенча үзенең кызлар бүлмәсендә ятканын чамалады Карашы почмактагы өстәлгә тезелгән шешәләрне тотып алды. Арада берничә шампан шәрабе дә бар иде. «Ничек, ни рәвешле бу бүлмәгә килеп эләккән? Бу ямьсез кыздан «үз итеп» кенә сорыйсы булыр». — Мин банкетта үземне ничегрәк тоттым? Бик ямьсез кыланмадыммы9 Гомеремдә беренче тапкыр шулай исерүем. —Үзен әйткәндәй, барысы да ал да гөл булды. Син бик күңелле кеше икәнсең. Обшествоны гел үзенә каратып тордың. —Аңлашыла,—дип сузды егет, кара карлыган күзләрдә мәкерле елмаю чаткыларын шәйләп.—Күз алдыма китерәм. Чистый кәмит ясаганмын икән Берни хәтерләмим. —Юкка борчылма! Халыкның күңелен күрдең. Теге, Мәлик Рәхимов дигәне генә, «минем доклад барыбер яхшырак иде. беренче урынны ялагайланып. Казан студентына бирделәр, беренче диплом үзебездә, Чаллыда калырга тиеш иде», дип, маймылланган булды. Беткә үч итеп, тунны мичкә яккандай, мине юри тансыга чакырган булды. Син аңа: «Минем кызга якын киләсе булсаң, үтерәм», дип кычкырдың. Синең йодрыкның бәдәнен күргәч, шым булды малаең. Бик кирәге бар иде мина ул мишәр килмешәгенең. Икенче курста ук миңа кармак салып маташкан иде, от ворот поворот бирдем үзенә. Отшила. Иң кәмите шунда булды: син минем группадашым, кыланчык Зифаны тансыга чакырып, тегене катырак кыса башлагач, аның сәнәктән көрәк булган егете—Равиле җилкәңә китереп төртте. Син җавап бирергә өлгермәдең. Егетләр аердылар. —Кем соң ул Зифа дигәнегез? Мин аңа чынлап торып бәйләндемме? — Зифамы? Үзен әлләкемгә куеп йөри торган курнос борын шунда. «Мин— военком кызы», дип кәперәеп йөрегән иде. Тикшердек. Военкоматта дежур торучы сержант икән әтисе. Син бөтен зал ишетерлек итеп, «дура» дип, бик дөрес бәя бирдең үзенә. Егетнең тел төбендә: «Син үзең кем соң әле ул хәтле, табак бит, турсайган ирен» кебек, ямьсез сүзләр кымырҗып торса да, «Йә Аллам» дип кабатлаудан уза алмады. Кыз дәвам итте: «Өстәл янына утыргач, син Зифаның ап-ак күлмәгенә бер стакан карлыган согын сибеп җибәрдең. Күптән кирәк иде Карлыган табын бетереп карасын, хи-хи-хи!» —Күз алдыма китерәм,—дип, чарасыздан килеште егет—Гыйнвар кары төсле ак күлмәк кырмазый төскә керә. Мин нишләргә тиеш инде хәзер? Үзен табып, гафу үтенергә генә кала. Кыз аның ниятен хупламады. —Соңгы күлмәге түгелдер әле. Башыңны катырма. Әтисе анын может чыннан да военкомдыр. Бер күлмәклек кенә акча юнәтер. —Тагын ниләр майтардым инде мин?—диде егет, эчендәге гарьләнү, үкенү сөремен бастырырга тырышып. —Барысы да ал да гөл булды, үзең әйткәндәй,—диде кыз, аерым бер күтәренкелек белән —Тик артык каты кычкырып җырлый башлагач кына, тулай торакның коменданты кереп «Куып чыгарам барыгызны да»,—дип. җикеренде, хәчтерүш. Синен жыруың ана ник ошамагандыр, хәзергәчә андый алмыйм. Көнләште бугай. —Сон бит... Мин бөтенләй җырлый белмим. Көем дә, тавышым да юк. Колагыма аю баскан, диләр. —Син бер жырудан икенчесенә күчә торган иттең. Аңларлык түгел иде,—диде кыз, кыска, таза бармаклы кулларын егетнең шәрә иңбашына батырып —Берсен башлыйсын, икенчесе белән бетерәсең. Никрут җырларын ни тора! Үзе бер дөнья Дөясенә атланып, дала буйлап думбра чиртеп барган казахтан да уздырдың. Без синнән: «бераз ял ит инде, арыгансың,»—дип. бергәләп үтенеп карадык. Ну син ишетергә дә теләмәдең. Шундый көлке идең. Авызың бушаган арада, берәр нәрсә каптырып карарга тырыштым. —Ашадыммы соң? — Бер тамчы ризык та капмадын. —Кәмит ясаганмын икән тәки. Ояты ни тора. Тагын ниләр булды?— диде егет, көчле куллардан инбашын азат итәргә тырышып Барып чыкмады “Язмыштан узмыш юк»,—дип, тыныч кына ятарга булды. —Барысы да ал да гөл булды, үзен әйткәндәй. Алдында утырган егетнен галстугына бәйләндең. Бу юлы сугышка барып житмәде. Сине урамга алып чыктык. —Кемнәр белән? — Ике абыем, мин. Иптәш кызларым иярде Абыйларының студентларның фәнни җыелышында ни эш кырып йөрүләрен сорыйсы килеп теле кычытса да, вакытында тыелып кала алды. Аның ни эше бар Кулбашларын азат итеп булса, шәп булыр иде дә, хәле юк. —Шуннан. —Утырып шуган,—дип кыз, эре, дымлы тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп көлде —Без бит өченче катта гуляйт иттек. Төшкәндә баскычта егылдың. Кулымнан ычкынып, шап итеп килеп төштен. Ул вакытта әле син миңа беркем түгел иден. Барыбер бик жәлләдем үзеңне. Бәла-каза кеше башыннан йөри. —Менә ни өчен аркам белән аякларым шулай авырта икән. «Бәлки, башым белән бәрелеп бу туташка берәр нәрсә вәгъдә иткәнмен. Мин аның белән йокламадыммы икән9 »,—дигән ямьсез уй миен игәүләп үтте. Теленә үзгә сорау килде —Мине бу бүлмәгә кем кертеп яткырды?—дип сөйләнә-сөйләнә. гәүдәсен кызның кайнар тәненнән аерып алырга, инбашларын көчле куллардан азат итәргә ымсынып карады Кыз аның хәрәкәтләнүен үзенчә бәяләп, көчле кулын егетнең сирәк йонлы күкрәгенә күчерде —Ят тыныч кына Өлгерерсең. Килеп керүләре бар Пырдымсызланма. Мин соңгы сулышыма чаклы синеке. Мәсьәләнең куелышын андый башлаган егетнен үзен кәрлә итеп күрәсе, эреп юкка чыгасы килде. Косасы килүен басарга тырышып «Мин монда үзем төшеп яттыммы?»—дип, соравын кабатлаудан уза алмады —Ибраһим, син чынлап та берни хәтерләмисенме? Баскычтан егылгач, фәнни докладыңны укыгандагы төсле, җитдиләнеп киттен. Калганын сөйләмим. Зинһар дим, исеңә төшер ни булганны'’ Бодай да шатлыгымнан янына ятып үләргә әзер торам Йөрәгем читлеккә сыеша алмаган кош шикелле тилереп тибә. Чырае яңа акшарланган мич төсенә кергән кунак егете зиһен шәрифләрен эшкә җигәргә тырышып, калтыранган куллары белән мангаен уып. песи баласы юынгандай, битен сыйпап алды — Юк, берни искә төшми,—диде, бик нык ачуы килгәндә генә чыга торган салкын, тонык тавыш белән — Без әле урамга чыктык. Ай нурында коенып, бакчада бик озаклап кәеф-сафа корып йөрдек Син шундый матур, татлы сүзләр сөйләдең, авызында сандугачлар сайраттың Тукай сатирасы турындагы докладында да андый матур җөмләләр юк иде Мина үз гомеремдә иң бәхетле кичне аннан ин рәхәт төнне бүләк итген Син шундый көчле икәнсен Кызның кабартмадай бит очлары эчтән кабынгандай, алланып, якгырын китте. Егетнен күңеле болганды, бодай да тотырыгын югалткан буыннары бәлжеп төште Күз аллары караңгыланып китте «Берни хәтерләмим Кем сон сез?»—дигән ике җөмлә генә кысып чыгара алды авызыннан —Фу, мәхәббәтсез. Сез дигән була тагын Мин сине, әни әйтмешли, тәүге күрүдә үк юньле кешегә юрадым, чыгышыңны тыңлаганда, гашыйк булып, үземне кая куярга белми, тәнемә сыеша алмыйча утырдым Сиңа булган олы мәхәббәтем турында бөтен дөньяга сөйлисем килде. Син бакчада икебезнең йөрәк серебезне әйттең дә салдын Серле сандык ачкандай Аягын ялгыш капкынга тыккан кыр куяныдай хис итте егет үзен бу юлы. Күңеле ниндидер олы фаҗиганын якынлашып килүен сизде, йөзе тозлы кәбестә суы төсенә керде. —Сон бит сине... Сезне мин бөтенләй белмим. Беренче күрәм Исерек баштан нәрсәдер лыкылдаган, вәгъдә иткән булсам, ачуланма, гафу ит. —Ибраһимчик, минем бер күрүдә гашыйк булуыма ышанмыйсыңмы әллә? Гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләр бирешүебезнен, минем бу бүлмәдә, синең яныңда йоклап калуымның шаһитлары бар Минем абыйларым, дус кызым Зифа.. Минем бар дөньяга үземнең шатлыгым, мәхәббәтем турында сөйлисем килә... —Аракы салып бир әле? Дару урынына Кыз, кискен борылып, егетнең битенә иелде. Карлыган күзләрдә аҗаган биеде. —Юк инде, егетем, анысы булмас! Тагын онытылмакчы, зиһенеңне жуймакчы буласынмы? Минем белән такие шутки не пройдут. —Мин берни аңламыйм. Ниткән кәмит бу? Туйдыра башлады. Хет хәзер үк Казанга жәяүләп чыгып кит. Бераз уйланып торганнан соң, шаярткандай итте: «Тукайны әнә пар атта илтеп куйганнар. Мулла малае булгач». —Ахмаккаем, бәгырькәем1 Миннән кая китәсең ди хәзер Казаныңа, үзең әйткәндәй, парлап кайтып төшәрбез. Абыйлар машинада илтеп куярлар. Кыз бу юлы, кискен иелеп, егетнең кансыз иреннәреннән суырып үпте, сулышын өрде. —Төне буенча тәнемнең аклыгын, гәүдәмнең сылулыгын, күкрәгемнең муллыгын мактап чыктың, менә моннан, онытылып китеп, тешләп тә алдың,—дип, чәчәкле халатын ачып җибәрде. Кызның мул тәнендә башка кием юк иде. Егетнен буш вә битараф күзләре нәрсәнедер шәйләп өлгергәнче, Нәгыймә кыр кәҗәләренә хас җитезлек белән аягына басты, киемен каптыракаптыра, бүлмәдән үк чыгып китте. Егет кызны нәфрәт тулы күз карашы илә озатып калды, башын чайкадыь юеш яңагын беләгенә салды. —Йә Ходам! Үзең коткар! Шул мәлдә ишек ачылды. Нәгыймә артыннан бүлмәгә бер төркем яшьләр кереп бөялде. Ибраһимның «кәләшенә» охшаган симез битле, таза ир почмактагы өстәлдән шампан шәрабы алып ачты, күбеген түшәмгә сиптерде. Башкалары, өйрәтелгән тутый кошлар мәеле, бертавыштан кычкыра, бакыра башладылар. —Котлыйбыз! С законным браком. Ачы, горько. Төче. Үзен үрмәкүч җәтмәсе эчендә калган чебен хәлендә сизгән кунак егете Ибраһим гына бу уртак шатлыкка кушылмады. Хәер, монын кирәге дә юк иде Нәгыймәнең: «Үземә кирәге булмаса да, чит-ятларга бирмәскә иттем әле»,— дигән сүзләре колагына кереп калды Шул ук көнне кичен Чаллы—Казан автобусына утырып, егетебез мәркәзенә кайтып китте. Вакыт барлык чиргә дә шифа, диләр. Ибраһим да, укуы белән мавыгып, әлеге ахырзаман хәлләре турында оныта башлаган иде инде. Нәгыймәдән уртак уллары вә кызлары туу хәбәрен эченә алган телеграмма килеп төшә. Байны—мал, ярлыны бала басар дигәндәй, түгәрәк битле ханым игезәкләр китергән булып чыкты. Тулай торакта яшәүче барча студент халкы танышканнан сон, өченче елгы мунчала хәленә килгәч кенә, телеграмма Ибраһим кулына килеп керә. Нарасыйларын бөтенләй күрмәсә дә, ап-ак чырайлы егетебез, еллар ызанын ашый-ашый, төп- төгәл унсигез сәнә алимент түләде. Кемгәдер балаларын үстереп бирде.