Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОБРАЗ. СИМВОЛ. РУХИ КОДЛАР

ГАЗИНУР МОРАТНЫҢ «ТҮБӘ. КИТАБЫН УКЫГАНДА ТУГАН УЙЛАР ез символлар белән яшәргә күнеккәнбез. Телибезме-теләмибезме. дөнья гамен, яшәү мәгънәсен, уйфикерләребезне ниндидер сурәт-образлар. тамгалар, билгеләр, илаһи төшенчәләр, ягъни үзенчәлекле кодлар аша аңларга, аңлатырга тырышабыз Кешегә фикерләү сәләте бирелгән, гомумиләштерү—фикерләүнең жаны, ә символ—гомумиләштерүнең ин югары дәрәжәсе Символның көче исә мәгънә тирәнлегендә, фикер егәрлегендә, хыял балкышында күренә Ахыр чиктә, кеше күңелендә туган һәр образ, кеше хәтерендә яңарган һәр сурәт, хыял офыгында балкып киткән һәр чалым—символ Кеше шул образлар, сурәтләр, чалымнар буенча яши, үз кыйбласын барлый, күңелен тынычландыра яисә шашып ярата, нәфрәтләнә Сер түгел образ-символларга тоемчанлык аеруча сәнгать кешеләрендә, ижат ияләрендә көчле була. Бигрәк тә шагыйрьләрдә, дип әйтер идем Чөнки шигърият— образлылыкнын иң югары дәрәжәсе, символик дәрәжәсе Шагыйрьләрнең таланты да аларнын нинди образ-символлар табуында, куллана белүендә күренә. Бүгенге көндә образ-символларнын зчтәлеген, мәгънәви дәрәҗәләрен өйрәнү башлана гына әле. Бу яклап караганда. Кол Гали. Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр, Кандалый, Г Тукай, һ Такташ. М. Жалил. X. Туфан. И Юзеев, Роберт Әхмәтжанов, М Әгъләмов, X. Әюп, Зөлфәтләрнең символик шигъриятен өр-янадан өйрәнәсе бар Моның өчен халкыбызның мен еллык тарихын гына түгел, бәлки. 4-5 мең еллык үткәнен до, ягъни ерак дәверләргә китә торган гөрки нәсел шәжәрәне. мифологик мирасны ла яхшы белергә кирәк Нәрсә соң ул рухият тарихы'’ Ул—борынгы төрки бабанын дөньяга карашы, тормыш-яшәү фәлсәфәсе, әхлак кодексы, ышанулары, йолалары, мифлары, гомумән. Галәм-Космос. Табигать белән багланыш тәгълиматы Тагын бер нәрсәне төгәл ачыкларга тиешбез: беләбезме сон без бу тарихны1 ’ Белсәк, никадәр беләбез? Белгән кадәрен дә дөрес аңлатабызмы’’ Акцентларны дөрес куябызмы? Газинур Моратның Татарстан китап нәшриятында 1998 елда басылып чыккан •Түбә» исемле шигырь китабын укыганда шул хакта уйландым Хәзер беләм инде юкарак кына бу жыентык-минем кулга эләккән очраклы китап булмаган Бу китап күңелемне һәм зиһенемне рухият кануннарына көйләрлек, анын сәхифәләрен укырлык ачкыч бир.» алган. Г. Моратның иҗатына мин күптән мөкиббән ул халкыбызның рухи дөньясына, жан-бәгыренӘ әрнүле күзәнәк—код-булып кереп калтам һәм укучының күз нурлары кунуга, терелеп, уянып китә торган образсимволлар белән оста эш игә белә Шулай да. шигъриятебездәге бу мөһим сыйфатны мин бер Газинур ижаты белән генә чикләмәс идем. Сиксәненче елларда әдәбият мәйданына килгән шигъри буын өчен—Р Зәйдулла, Л Зөлкарнай, Л. Лероннар ижаты өчен—уртак күренеш бу Ул елларда сюжетлылыкмы - метафорик, символик ижат актив рәвештә алыштыра барды, вакыйгалылыкмы, тасвирлама әдәбиятны ассоциатив (образлар багланышы) логикага корылган образлылык кысрыклый башлады Соңгысы исә үзе икс юнәлешкә бүленеп китте бер шагыйрьләр метафорик, символик ижат алымнарына өстенлек бирсә, икенчеләр лирик- фәлсәфи канатны алга үстерде Әмма бу яңарыш та очраклы гына килеп туган хәл түгел иде Бүгенге шнгь- риятебездәге символизм М Әгъләм белән Зөлфәттә лә бар нас Алар хәзер дә шул Б эзләреннән чыкмыйлар Элгәрерәкләрдән И Юзеев, Роберт Әхмәтжанов, Р Фәйзуллин. Р Харис. Р Гаташ иҗатларында бу яна күренешнең ачык чалымнары яхшы күзаллана Символизмның янадан тууы дип тә әйтергә мөмкиндер бу үзгәрешләрне. Кайчандыр Габдрахман Сәгъди күтәреп чыккан «символизм» мәсьәләсен дәвам итү кебек Ул вакытта бу күренешне аңламаганнар иде. Дөресрәге, аңларга теләмәгәннәр иле. Ә татар әдәбиятындагы символизмны танымау—ул татар әдәбиятының төп үзенчәлеген тулы итеп танымауга алып килә. Татар балладасы хакындагы тикшеренүләремдә мин моңа кабат-кабат инандым Әдәбият тарихы белән аз-маз кызыксынган һәр кеше хәтерлидер: «төрки-татар әдәбиятында баллада жанры булырга мөмкин түгел», дип сөрән салган заманнар бар иде. Бу тезисны беренче булып әдәбият белгече Тәлгат Галиуллин шик астына алды, үзенең «Балладаларыбыз турында» дигән мәкаләсе белән әдәбият фәнендә өр-яна сүз әйтте Аны профессор Хатип Госман хуплап чыкты Аннары Й Нигъмәтуллина белән А. Яхинның мөһим гыйльми карашлары мәгълүм булды. Тәнкыйтьчеләрдән мәрхүм каләмдәшем Фәиз Зөлкарнәй белән Салих Маннапов символик образлылыкнын беренче теоретиклары булды. Дөрес, алар баллада яисә башка бер жанр хакында аерым язмадылар. Әмма аларнын фикер сөреше, гыйльми-тәнкыйди карашлары шушы юнәлештә хәрәкәт итә иде. Мин үзем дә: «Баллада жанры бар, ул гына да түгел, баллада—төрки-татар әдәбиятын иң нык сыйфатлый торган жанрларның берсе»,—дип яздым һәм хәзер дә шул фикердә калам. Ә балладаның төп объекты—символлар Бик еракка китмичә, Ф Бурнашнын «Әжәл» әсәрен, М. Җәлилнең «Ана бәйрәме», Ш Галиевнен «Кыя һәм Кеше» балладаларын гына телгә алу ла житәдер. Бу өч әсәр балладаның үзенчәлекле өч юнәлешен тәшкил итсәләр дә, аларны бер нәрсә берләштерә—катлы-катлы мәгънәви тирәнлеккә ия символлар. Борынгы әдәбиятны өйрәнүчеләр һаман әле бу темага керергә кыенсыналар. Ә бит Кол Гали иҗатындагы символика («Кое». «Дөньяви агач», «Нур» һ. б.)—Борынгы Көнчыгыш, борынгы төрки әдәбиятларда иң көчле символик образлылыкнын берсе Котбнын «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы кысасына салынган космогоник символикага игътибар итегез. Хөсрәү (Кояш) белән Ширин (Ай) мөнәсәбәтләрендәге тирән драма тарихы бит бу! Чынлыкта—халыклар тарихы! X. Кәтибнен «Җөмжөмә Солтан» (Кисекбаш символы), Хәрәзминен «Мәхәббәтнамә» әсәрләре дә шул рухта каралырга хаклы Шул ук Хәрәзмине Дәрдемәнд белән бәйләп куйган һомай-кош символы нигә галимнәрнең игътибарыннан читтә калып килә? Бу символ да татар дәүләтчелеген гәүдәләндерә бит... Кыскасы, безнең милли әдәбиятыбызның нигезендә төсмерлелеккә нигезләнгән обраътылык ята. Сурәтлелек—анын жаны Реаль җирлектән нык ераклашкан шартлы- романтик образларны борынгылар бик жинел аңлый алганнар. Чөнки аларга төп образ- символларнын шәрехләмәсе мәгълүм булган. Аны, заманга яраклаштырып, «кодлар системасы» дип тә атарга мөмкин булыр иде. Менә без шушы кодлар әлифбасын югалтканбыз, югалтып бетермәсәк тә, бик зәгыйфь хәлдә генә саклый алганбыз Бүгенге тормыштагы, әхлакый тәртибебездәге һәм, ниһаять, сәясәттәге ялгышларыбыз ла шуннан килә булса кирәк Газинур Моратның «Түбә» исемле китабын укыганда менә шул хакта уйландым мин. Әлбәттә, символизм туу, яшәү өчен алшартлар, шартлар булырга тиеш. Мәгълүм хәл: символлар рухи һәм сәяси баскынчылык вакытында көчәяләр. Сәнгатьнең һәр жанрында шулай Чөнки бу очракта яшерен тел, «эзоп теле», табу-тыю принциплары эшли башлый Татарның тарихын карагыз: баскынчылык тарихы, ирек, хөрлек өчен көрәш тарихы бит ул! Символик ижат формалашуның кечкенә моделе, эволюциясе рәвешендә М Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н алырга мөмкиндер. Фашист тоткынлыгына эләккән шагыйрь шунда ук тоя бу заруриятне! Аның соң чиккә житеп тетрәнгән жан-бәгырендә борынгы бабаларыбызнын ин изге рухи күзәнәкләре терелеп, уянып китә, шагыйрь үзе дә сизмәстән, бөтен төрки-татар тарихын актарып ташлый... Безгә бу символларны ныклабрак өйрәнәсе бар әле. Ә хәзер безнең дәвергәрәк килик. Торгынлык чорында фикри кысаларның тараюы, яңарыш чорында өр-яна мәгънәви төшенчәләрнең, атама-символларнын үзәккә чыгуы, рухиятебезнен йөзек кашы булырдай күп образларнык кире кайтарылуы, яна мәгънәләр өстәп, гамәлгә куелуы, милли үзан. дин-иман символларының белем- мәктәп, йола-әхлак системасына кертелүе, башка кайбер сәбәпләр символик әдәбиятның үсешенә көчле һәм көтелмәгән импульс бирделәр Өлкән әдипләр үзләре әйтергә теләп тә әйтә алмаган уй-фикерләрне элегрәк һәртөрле символлар, табу образлар аша өскә калкытырга мәҗбүр булсалар, яшьрәк буын иҗатчылар хәзер инде актуаль идея-фнкерне кыска гына вакыт эчендә, оператив рәвештә халык күңеленә аны кузгатырлык, уйландырырлык, тетрәндерерлек итеп салу, ирештерү максатыннан шартлы образ- символлар кулланырга тиеш булдылар. Дөрес, баштарак Газинур-Ркаилләр шигъри буыны белән тернәкләнеп киткән бу күренешне яшьләр иҗатында еш күзәтелә торган «ясалма образлылык-, •шаккапыризм» дип тә кабул итә яздык Тәнкыйтьчеләр матбугатта артык шау-шу куптармасалар да. үзара бәхәсләр бервакытта да тукталып тормады Хәзер сөенеп куям ярый әле ул вакытта тәнкыйть «телсез» булган Чөнки кайчандыр «яшьләр капризы» гына булып тоелган символик фикерләү рәвеше тора-бара сиксәненче еллар татар шигъриятенең төп иҗат юнәлешенә әверелде Газинурларга Шәүкәт Гаделша белән Габделнур Сәлимов кебек кызыклы каләм ияләре килеп кушылды Алар да шартлы, әмма үтә дә милли символлар белән оста эш итте. Ин кызыгы: бу иҗат алымнары башка әдәби юнәлешләргә лә үтеп керә башлады Прозада М Галиев. Н Акмал. драматургиядә Зөлфәт Хәким (өлешчә Т Миннуллинда—«Әлдермештән Әлмәндәр» һ б.). тарихи әдәбиятта эшли башлаган Р Зәйдулла да үзенең иҗатын шул рухка көйләде Бу иҗатчылар арасында Г. Морат символик образларга (рухи, милли кодларга) аеруча игътибарлы, тоемчан булып чыкты. Анын һәр яңа китабында, шигырендә мондый код-ачкычларны күпләп табарга мөмкин. Шагыйрьнең «Түбә» җыентыгы—шуның ачык дәлиле. имвол—гомумиләштерүнең, димәк, образлылыкнын ин югары һәм катлаулы дәрәҗәсе, дигән илек. Әдәбиятның, гомумән, сәнгатьнең нигезендә образлылык яткач, символ—әдәбилекнең дә югары дәрәҗәсе, асыл дәрәҗәсе булып чыга Әлбәттә, монда символның эчтәлегенә салынган мәгънәви спектрның ничек, ни дәрәҗәлә ачылуы да мөһим, әмма символ көчле һәм дөрес, үз (милли, тарихи) булганда, әдәби әсәрләрдә анын мәгънәсе йомшаграк ачылган очракта ла, укучы аны үзенең дөньяга карашы, интеллектуаль әзерлеге, хыял-фантазиясе белән тулыландыру, янача балкыту мөмкинлеге ала. Символның мөмкинлекләре, шул рәвешле, гадәтн обраг- сурөткә караганда зуррак булып чыга Идеядән (мәгънәдән) аерылган символ (образ) буш сүз булып кына калыр иде Киресенчә дә әйтергә мөмкин әзерлексез укучы образ-символны гадәти сүз. лингвистик берәмлек итеп кенә кабул игә. анын мәгьнәви-ассониатив тирәнлекләренә төшә алмый Моның өчен ким дигәндә мен еллык рухи мирасны, дини һәм мнфнк-мәҗүси тәгълиматларны белергә кирәк Символ-образның көче, егәрлеге аны урынлы куллану белән бәйләнгән Чөнки символлар торле сыйфатта һәм төрле дәрәҗәдә булалар Әйтик, космогоник символлар- иң мөһим, үзәк, хәлиткеч символларның берсе Алар, гомумгаләм эчтәлегендә бирелеп, төи космик кануннарны, принципларны хәл итүдә билгеле роль уйныйлар Гомумкешелск символлары була, яшәеш, тереклек белән бәйле символлар, аннмнстик символлар, табигать, тормыш-көнкүреш символлары, милли, рухи, тарихи, дини әхлакый, сәяси һ. б. бик күп символлар хакында әйтергә мөмкин .Ударның һәрберсе яшәешнең һәр күренешен, рәвешен, бөртск-күзәнәген гомумиләштереп, шартлы кол рәвешендә күзалларга ярдәм итәләр Төркиләрнең ин беренчел һәм төп символлары итеп Тан. Ра. Аң, Ам. Ай, Г1ер, Су һ. б санарга мөмкинлер Аларнын кайберләре, кушылып, үзгә код тууга сәбәпче булса (Тәңре. Умай). икенчеләре ниндидер символның таркалуыннан барлыкка килгәннәр (бик борынгы дәверләрдә «йерсу» бергә әйтелгән, моңа Йсрсу дигән югары тәңре исеме дә ишарә итә) ТӘҢР1 —борынгы кешелек җәмгыятенең, күпсанлы яшәеш цивилизанияләре- нен. бигрәк тә Көнчыгыш. Көньяк цивилизацияләрнең, ниһаять, төрки-татар Ю. .к С дөньясының иң төп, баш символы. Аның мәгънәләре гаять күп: илаһилык, мәңгелек, чиксезлек, галәмилек, берлек-бергәлек, тәртип-канун, иман, вөждан һ. б. Тәңренең мифик-магик йөзен билгеләүче образлар да бар. Мәсәлән: Бөркет, Ут, иң мөһиме- Күк.. Бу атама-символ 4-5 мен ел элек дөнья шаулаткан Шумер цивилизациясендә дә, беренче язуларын ташка чокып язган Орхон-Енисей төркиләрендә дә, мөселманлыкка күчкәч тә Галәм, Яшәеш, Табигать белән, димәк, төп символлар белән багланышларын югалтырга теләмәгән болгар бабаларыбызда да. Урта Гасырларда дәүләтчелек өчен көрәш алып барган, шул көрәштә борынгылыктан килүче изге кануннарга һәм символларга сыенган татарларда да иң төп һәм иң газиз, кадерле атама-символ булып калган Вакыт узган саен, дәверләр алмашынган саен мәгънәләр үзгәргән, баеган, әмма Тәңре символына салынган төп мәгънә—тормыш, тереклек, кешелек нәселенең тууы, үсеше мәгънәсе— какшамаган, үзгәрмәгән, югалмаган... Тәңре—безнең дә милли код, төп символ. Борынгы бабаларыбыз: «Ин авыр вакытта Тәңре сыендырыр»,—дигәннәр. Ә татарның берәр җиңел вакыты булганмы соң?! Юктыр. Мәҗүси татарның да, мөселман татарның да күңелендә һәрвакыт шул Тәңре (Алла, Раббе) орлыгы булган, ул булмаса, йә юкка чыкса, кеше тиз сынган, сыгылган, үз асылын, кешелеген, иманын, өметен, ахыр килеп, милли рухын, нәселен, телен югалткан Әйе, борынгы мифологиядә Тәңренең тагын бер мәгънәсе—нәсел иясе, шәҗәрә кәүсәсе Юкка гына төркиләр имәнне (наратны) «Тәңре агачы» димәгәннәр бит Тәңре—нәсел җебе, милләт умырткасы да. Бер диннән икенчесенә күчеп безнең көннәргә килеп җиткән ин төп сүз, илаһи код. Нәсел, милләт, тел символы Газинурда ул түбәндәгечә яңгырый: Улымны телсез калудан. И Тәнрем. үзен сакла! («Яч/шк») Тәңре—сабырлык символы: Сабырлык бир, Тәнрем. бу мизгелгә,— Фәрештәңә сынчы куя канат (•Сынчыбагар») Иманлылык (мөэминлек) белән сынчылык (потчылык, мәҗүсилек) арасында компромисс эзли шагыйрь. Бу компромисс—рухиятебез тарихы, шулай әйтергә яраса— тарихыбыз «тарихы» Анын бәхете дә, тирән драмасы да шушы ике сыйфат мөнәсәбәтеннән тора (фәрештә—пот) Аларны бары тик «Тәңре» дигән иң югары, мөһим символ-код кына янәшә куя, якынайта ала, аларнын гармоник тәңгәллеген булдыра Гомумән, кеше хасиятендә шушы ике башлангычның тәңгәллеге гармония тудыра алмаса, бу кешенең күңеле җимерелә, ул үз асылын югалта, кешелеклелеген югалта. Илаһилык (иман шартларына нигезләнгән канунчылык) белән табигыйлек (мәҗүсилек) арасындагы аңлашуны, ярашуны һәр кеше күңелендә яшәгән Тәңре бөртеге (аны «ам», «им», «ым» диләр, тәңресе—Умай) тәэмин итеп тора да инде. Г Морат бу гармониянең җимерелүенә, ягъни мәсәлән, потчылыкның, балбалчылыкнын өскә чыгуына кискен каршы: Бу илдә табынып кына Яшиләр Һәрбер чатта— Балбаллар Кайсы—иләмән. Кайсы атланган атка. Мәҗүсилек иманны җимерү, рухиятне пычрату бәрабәренә тернәкләнергә тиеш түгел Шагыйрь бу хакта кат-кат кисәтә: Илдә таш балбал ишәйсә. Башларга бетә кадер (•Балбаллар иле») Шагыйрь газаплана-газаплана табигать стихиясе белән илаһилык (канунчылык) арасында гармония эзли һәм таба: бу ике канатны берләштереп торучы үзәк—матурлык, гүзәллек икән! Мәңгелеккә күчәчәк бу мизгел. Гүзәллеккә сабырлык бир. Тәңрем! Чынлап та. иң авыр чакларында халкыбызны, милләтебезне, рухиятебезне шушы икс сыйфат— гүзәллек белән сабырлык саклап калган да инде Аннары—хәтер. Хәтер темасы—Газинур ижатында төп темаларның берсе. Ул бу теманы Тәңре символының эчтәлегенә дә сала: И Тәңрем, үзен сакла. Сакла хәтерсез калудан. Сакла Иделен, йортын: Сакла берүк—Хәтеребез Болай да ярым-йорты. (•АЧЛЫК») Тәңре тәгълиматы борынгы бабаларыбызнын әхлакый кануннарын да билгеләгән. Бу кануннар жыелмасынын башына «Тәңре хакы» дип куярга мөмкин булыр иде Мәсәлән. «Ата-ана хакы—Тәңре хакы». «Бала хакы—Тәңре хакы». «Карындаш хакы— Тәңре хакы». «Күрше хакы—Тәңре хакы». «Кунак хакы—Тәңре хакы». «Ятим хакы— Тәнре хакы» һ. б. Тәңречелекнең әхлакый кодексы—татар өчен дә изге булган. Г Морат ижатында бу мөһим тәгълиматта читтә калмый. Бу тәгълимат та әлеге символны баетуга хезмәт итә: Капкында да Тәңре хакын. Алла хакын хакладык.. — ди ул үзенең «Сусанин» шигырендә. Тарих сазлыгында татарны алаштырып калдырган «сусаниннар» хакында бу әсәр. Г Морат Тәнре символын башка символлар белән янәшә кулланып та кызыклы ачышлар ясый Мәсәлән, бу яклап КАНАТ символы гыйбрәтле. Тоемчан укучы мәкаләбездә китерелгән беренче шигъри өзектә үк очрашкан иде бу янәшәлек белән («Фәрештәңә сынчы куя канат...»). Канат—Күк символы. Кояш, очу, хыял, хөрлек, гармония, тәңгәллек символы Шулай ук жан. гомер символы... Газинурның «Элегия» шигыреннән бер өзек Пәрәнжәлс Күк сулкылдый. Сынган кемнен канаты'’ Чү. офыкта Тәнре кызы Толымнарын таратты Монда Тәнре яклавы астында яшәгән татар халкының драмасы, ачы язмышы гәүдәләнгән. Шулай да. мәгънәви эчтәлекне һәр кеше үз күңеленә көйләп, үзенчә ачып бетерергә тиеш әле. Офыкта Тәңре кызының Ишетелде көлгәне Канат символына әле тагын әйләнеп кайтачакбыз, ә хәзер Тәнре символ-коды белән янәшә куелып йөртелә торган тагын бер мөһим символга—АТ символына игътибар итик Бу символның мәгънәви эчтәлеге Зөлфәт. X. Әюпов ижатларында шактый нык эшләнгән. (Мәсәлән, ат—ирлек; егетлек; Ватан, ил. тугрылык, жан. гомер, язмыш, хыял һ. б.) Әмма Г Морат бу образга үз төсмерләрен яга алган Былбыллар читлектә елый. Аранда елый атлар. Күк-Тәңре аранында Җилләр елый, болытлар ӘЙс. Г Морат фикеренчә. ат—татарларның рухи мирасында иң көчле, ин тирән мәгънәле символколларның берсе Ин элек ул—исем, милли символ Тагар атын гатар сата-сата. Калды атлар' ишәк көннәренә И кадерсез атым, камчы тотып. Атланмады ана кемнәр генә. Аранга да бикләп кыйнадылар. Кыйнадылар тышау кидереп тә. Тышау—зынжыр. Котылырмын димә. Аран аратасын кимереп тә... (•Ачлык») Бу юллар аша үзеннән-үзе «ат-бәйсезлек» мәгънәсенә килеп чыгабыз: Бәйсезлеген бәйдә бәргәләнә. Бәйсезлеген бәйле әле га Бәйгеләрдә бәйге тоткан кавем, Бәйсезлеген тоткын хәлендә. Шунда ук яна мәгънә: Атсыз йорттан мал-бәрәкәт китә, Дәүләт китә... Арба ватыла... Ат—Ватан символы: Атсызда һәм Ватансыз ла калгач. Үзен жигеләсен арбага. Ат—хаклык һәм киләчәк символы: Алар—атлы Азар—хаклы— Якты, димәк, киләчәк Тәнре символы белән бер дәрәҗәдә кулланылган Канат, Ат (Тулпар) символлары белән янәшә үк тагын бер егәрле символ игътибарны җәлеп итә—КАНАТЛ Ы БАРС Менә шул исемдәге шигырь: Очып түгел, тәпиләп та Ничә гасыр кичелган... Очар иде—чарасы юк— Канат очы киселгән... Бу шигырь-парча да милләтебез, дәүләтчелегебез хакында. Шагыйрь искәртә кебек борынгылар сүзе истән чыгарга тиеш түгел, ди. Ә борынгылар сүзе буенча, Барс башта канатлы булган Күктә очып йөри алган. Явыз Аждаһа белән алышканда анын канат очлары кыела да ул бер җәнлеккә әверелеп кала. Әмма анын Күккә. Тәңре катына омтылышы шулкадәр көчле була ки. ул җәнлек килеш тә агачтан агачка, кыядан кыяга сикереп, «очып» йөри, өнен дә биек агач куышларында яисә тау-кыя куенында ясый. «Милләтнең киселгән канаты» дигән мотивка Г Морат тагын берничә символны китереп ялгый Менә ФӘРЕШТӘ символы. Сафлык, изгелек, илаһилык, җан тынычлыгы һ. б. мәгънәләрне көчәйтү өчен куллана аны шагыйрь үз иҗатында: «Фәрештәләр өркеп кача иңнәремнән.» («Гайсә яше») Яисә «Яшәп ятыш менә—шайтан кебек—Фәрештәсе качкан эргәдә.» («Шәмаил»). Чынлап та, «Өй эргәсендә фәрештә булмаса, почмакка шайтан оялый- —ди халык. Ә монысы мәхәббәт темасына язылган шигырь Әмма символның мәгънәсе үзгәрми: «Фәрештәм, дип ничә дәштем сиңа, Ә син күптән канатсыз икән...» Шунда ук: Сабый идек Канат очларыбыз Сабый чакта ук шул киселде... (-Мине шагыйрь иткән кызга») Күреп торасыз, шагыйрь символларның игезәкләрен, төрле вариацияләрен эзли, сыный, әмма бервакытта да төп фикер-идеягә хыянәт итми, борынгылыктан килүче мәгънәне сакларга тырыша. Ул үзе өчен күптән аны аныклаган: символ—атама гына, ә ин мөһиме—анын асылы, мәгънәсе. Бу мәгънә Г. Морат иҗатында һәрвакыт бер төп темага—халык, милләт, ил-дәүләт. кеше язмышына килеп тоташа Укучы искә алгандыр: Канат. Ат. Барс символлары турыдан-туры ВАКЫТ төшенчәсе белән бәйләнгән. Хәтер. Язмыш төшенчәләре дә шушы төенгә килеп ялгана Г Морат ВАКЫТнын үзен лә символ сыйфатында сынап карый һәм хәнҗәрен батырыр Вакыт Йөрәгенә кадәр... (•Канатлы сүз») Бу урынла Г Морат Вакыт символынын тирән мәгънәләрен табуга ирешкән Р Фәйзуллинны. М Әгъләмне дә хәтерләтеп куя Әмма Газинурда Вакыт—күпмедер ирония, көлке белән өртелгән символ буларак кызык, һичшиксез, бу ирония эчкерсезлек артында драма торганын да беләбез: Вакыт кеткелди диварда— Чылбырлы сәгать... (•Бер таэссорот*) Яисә. Шыр ачык тәрәзә артында Шаркылдап көләр Вакыт (•Канатлы сүз») Төрки-татар әдәбиятында ин көчле символларның берсе—КӨЙМӘ (КОРАБ) символы Тукай. Дәрдемәнд иҗатларының йөзек кашын тәшкил итүче бу символга Газинур үз төсмерләрен яга Әмма ул бу очракта да Тукай. Дәрдемәндләрдән килүче «милләт язмышы» темасына тугры кала. Яр буенда тыпырчынып ята Нух бабайның ярык көймәсе,— ди ул Нух—үзе дә символ Пәйгамбәри зат булудан тыш. ул—нәсел, кабат туу. яшәрү тереклек, гомер символы Мифологиядә бу образ төрки баба буларак телгә кергән Г Морат, шул мифларга ишарә итеп, татарның аянычлы язмышы хакында яза «Төнге этюд» шигырендәге көймә символы күбрәк космогоник мәгънәгә ия -Күл уртасында—Зөһрә кыз. Ярымай гүя көймә • Тәңречелек тәгълиматы буенча. Күк дөньясы—Жир дөньясының чагылышы (яки киресенчә). Димәк. Күктә дә татар язмышының эзе бар. юлы бар; бу эздән (юлдан) ярымай (милләт көймәсе) салмак кына агып бара «Салмак кына ишә сылу (Зөһрә кыз—Тәңре кызы9 ). Ямансу беркәй көйләп • Шул урында балкып КОЯШ символы килеп керә Көнгә авышты таңнар Кояшка узган Зөһрә кыз Тузгыган чәчен тарар... (•Дүрт чизгел») («Элегия» шигырендәге Тәңре кызының таралган толымнарын хәтерлисезме’’) Бу юлларда борынгы миф кабат яңара Кояшнын кызы—Умай (һомай-кош)—Тәңренең хатыны, үги кыз Зөһрә—татар милләтенең төп символы —Зөһрәнең икенче исеме— Чулпан. Чулпан йолдыз—Тан йолдызы. Өмет йолдызы, юл һәм мал яклаучысы Шул рәвешле. Г Морат иҗатында символлар һәрвакыт хәрәкәттә, бер-бсрсе белән багланышта яшиләр, һәм шулай булганда гына алар балкып ачылып китәләр Космогоник символлар—ин борынгы символлардан санала Әле генә телгә алынган Кояш—Зөһрә кызның. Тәңре кызының сөйгәне- мәңгелек, иминлек, яшьлек һәм бәхет символы АЙ исә—изгелек, тылсым һәм сихер билгесе АЙ—төркиләрдә ин көчле символлардан санала. Ул—ике дөнья арасындагы мифик капка («Айкану») билгесе дә бит Бу «Айкапу»лар. символлар рәвешендә борынгы төркиләрнең кабер ташларына, йорт-җир капка-коймаларына төшерелгән, авылларга һәм шәһәрләргә керү урыннарында төзелгән Мөселман дине кабул ителгәч, бу символ яңа мәгънәләр алып тагын да көчәйгән, тагын да ныграк илаһилаштыры.иан Айда тормышның чын чагылышын күргәннәр: аның яшь чагы, якты чагы, изге-тылсымлы чагы бар. анын шулай ук карт мәле, карангы һәм шомлы, кара сихер белән өртелгән вакыты бар. Әйе, Ай—каршылыклы код. Әмма аның уңай мәгънәсе һәрчак өстен йөргән. Юкка гына болгар бабаларыбыз Айны үзләренең яклаучысы итеп санламаганнар бит. Бигрәк тә болгар хатын-кызлары үзләрен Ай карамагында. Ай гипнозында хис иткәннәр, айны бәхилләп, колакларына махсус «айлыклар» («лунник»лар) тагып йөргәннәр. Айның ике йөзе—караңгы һәм якты яклары—татар тарихына бик туры килгән, бер үк вакытта өмет тудыручы да, шомландыручы да булган бу символ. Тарих та Ай символы аша күзаллана: татарның дошманнары башта аның күңелендәге айны кисәргә тырышканнар, аннары мәчет башындагы айларга ябышканнар... Г Моратта да Ай—каршылыклы символ. Менә ул—өмет чыганагы: Изге Айга карап улашканда. Ырлашканда шайтан өере. Ай, мәчетле шәмаилләр торган Түр башында татар өснең. («Шәмаил») «Экстаз» шигырендә дә шул ук мәгънәгә тап булабыз. Ә менә «Бер тәэссорат» әсәрендә Ай белән Тәңре кызы символларының янәшәлеге драмага алып килә: Тузынган толымнарыңа Айның күз яшьләре тама... Тәңречелекнең нигезендә яткан «йолдызлар тәгълиматы» (Җирдәге һәр жаннын Күктә үз йолдызы бар) Г. Морат шигырьләрендә шулай ук матур тәэсир калдыра. Менә шагыйрьнең «йолдызлар фәлсәфәсе»: Төн уртасында атылган Киек йолдыздай янып, Гайсә кебек пәйда була Төп законы дөньяның... ( «Алма-риваять») Гомумән, АЛМА—төрки мифологиядә иң борынгы һәм иң кызыклы космогоник символларның берсе. Газинур бу образны янача ача: Юк, кизәнүем түгел бу Ырымга, йә Аллага— Җир-Әнкәбез дә. мөгаен. Яралгандыр алмадан... Җир (тормыш) яралу белән бәйле бу символны да шагыйрь халык язмышына тоташтыра; аның нигезенә берлек мәгънәсе салып, яна дәрәҗәгә күтәрә: «Бер алманы юкка гына Бишкә бүлмәгән халык...» «Алмага алма тартыла, И кар җаннар—Кояшка» дип, ике символны янәшә куеп, өмет, хыял белән яшәргә өндәргә дә өлгерә шагыйрь. Хыял, өмет рухы алып килүче символларга да бай Г. Морат иҗаты ТҮБӘ символы. Анын хакында соңрак та сөйләшербез. Бу образ-символнын мәгънәләре күп— Күк, ышаныч, бергәлек, гомер... Хыял, өмет мәгънәсе алып килүче юллар: Баш очында түбән булу кирәк, Түбән булу кирәк, Үз түбәң... Менә АККОШ символы. Аның хакында да сүз булачак әле. Бу урында әлеге образның хыялый эчтәлеген генә искәртеп үтәм: Өйле булсын һәркем. Хыялыбыз Аккош булып Күккә ашканда... («Түбә») Кошлар белән бәйле символларга шагыйрь аеруча игътибарлы. Тәңре каты белән Җир катын тоташтырып торучы, ике дөнья арасына илче вазифасын башкаручы бу канат оврла. символ, РУХИ КОДЛЛР. ______________________________________________________________ 151 ияләре үзләренең эчтәлекләре белән дә. аһәннәре. яңгырашлары белән дә шагыйрьләрне күптән жәлеп итәләр Без, мәсәлән, Кояш тикле Кояшны символлаштырган БӨРКЕТ хакындагы мифларны беләбез. Тәнре хатыны Умай (һомай) да аккош кыяфәтендә гомер сөрә, кешеләргә озын гомер һәм бәхет өләшә Алиһә буларак ул ана карынындагы баладан алып кырык көнлек сабыйга кадәр һәммәсен үз яклавы астына ала. үзе гомер юллаган кешене соныннан ла ярдәменнән ташламый, имеш һомай—Кояш белән Кошлар патшасы Сәмруг (Самрау) нын кызы Сүз дә юк, төрки мифлар белән таныш булганда гына татар укучысы Аккош. Бөркет һ. б. кош-символларнын мәгънәсенә төшенә алачак, ана дөрес бәя бирәчәк. Бөркетләр юлыкса казага. Кыялар ярдәмгә киләдер. . (•Каза*).— дип яза Г Морат Шигъри кысага салынган бу халык гыйбарәсе нигезендә дә борынгы миф ята Бу миф буенча, явыз козгыннар өереннән зыян күргән Бөркетен төпсез чоңгылга егылып төшүен шәйләп, тау-кыя, күчеп, аны үзенен учларына алган, аны һәлакәтгән коткарып калган «Безнең Бөркеттәй кыю. горур халкыбызны саклап катыр кыя бармы, кайда ул9»—димәкче була шагыйрь. Икенче бер урында ул Бөркет символын чечен кардәшләребез алып барган азатлык сугышына нисбәттә куллана Сугыш ачып йөрде баскын Бөркетләр яшәгән якта. (•1995 ел. 9 Май*) Әлбәттә инде. Бөркеткә каршы үләксә кошы, КОЗГЫН бирелә һаман шул татар тарихы, татар мөстәкыйльлеге: Козгыннар казынган оядан Казалар китсә дә. шом калды (•Каза*) Аккош кыяфәтендә күзалланучы ҺОМАЙ бәхет кошы буларак мәгълүм, дигән идек. Мәгънәсе кем дә кем шушы кошнын канат күләгәсе астына эләгә—шул кеше бәхетле була, имеш Газинур шигырьләре күнелне бик үсендерми безнен заманда бу бәхет кошына да рәт юк икән шул «Юл чатындагы кибет* әсәрендә «Бу кибеттә бәхет кошының итен саталар ..*; «Чират* шигырендә «Кешеләр чират тора, бәхеткә чират тора...», «Талчук» та «Кинәт базар телсез-өнсез калды —Бәхет сатам' • һ б Кайбер шигырьләрдә бу символ ироник мәгънә ала Күгәрәләр чәркәләрен Ходай саулыгына Безнен тирәккә до. диләр. Бәхет кошы кунсын (•Кайтаваз*) Бу әсәренә эпиграф итеп Газинур Дәрдемәнд шигырен алган: «һавалар тын Кыеп очкан һома юк. Азан ишетелсә дә. кыйбла-нөма юк' - Тарих кабатлана нәкъ бер гасырдан сон Г Морат кайчандыр Дәрдемәндне борчыган уйлар белән яна. чарасызлыктан газаплана. Үзе әйтмешли, чып-чын кайтаваз инде бу Һомай аерым очракларда Хөррият кошы булып та. Хәят кошы. Жан кошы мәгънәсендә дә йөри Бәхет кошы бигрәк тә Жан кошы белән кардәш, туган Kai Галидан башлап Г Тукайга кадәр, аннары Ф Кәрим. М Әгъләмнәргә чаклы янарын килүче бу символ Газинур иҗатында аеруча катлаулы тойгы тәэсир калдыра Бигрәк ю Тукай үлеменә багышланган әсәрләрдә «жан кошы», «жан күбәләге* кебек чын төрки, димәк, милли символлар күңелне тетрәтә (*Юк*. «Шагыйрьнең кайтуы*) Клячкинныи салкын тәрәтендә Бәргәләнгән ялгыз күбәләк Очып кунды шунда гаң нурына Һәм эндәште Көнгә олылап —Саумы. Кояш! — Шагыйрь жаны кабат Хөр Ватанга кайтты, болынга... Яисә: Дөнья читлекләрен тарсынган Кош Үз янына безне әйдәде... Шул ук мотив «Җан сурәте» шигырендә үстерелә: лирик әверелеш дәвам итә. Әмма фәлсәфә катлаулана: Күбәләккә генә әверелә калса. Фани дөнья кичкән һәр бәндәнен жаны. Нинди мәгънәсез булыр иде Хәят! Нинди мәгънәсез булыр иде Дөнья! «Шөкер, Табигатьнең кануннары башка,—дип белдерә шагыйрь,—кемнең жаны әверелә гөлчәчәккә, кемнең жаны әверелә ташка... утка, суга... Үрмәкүчкә., кыя-тауга, очар кошка, йомранга, кәлтәгә...» Шул рәвешле, автор үзе дә сизмәстән, иң борынгы анимистик мәҗүсилеккә килеп чыга, бүгенге кешене бөтен көченә кабат Табигатькә якынайтырга тырыша. Табигать иманына. Табигать тәгълиматына. Мин үзем бу шигырьләрне ихлас кабул итәм: андагы образ-символларны да образ-символлар итеп кенә түгел, шагыйрьнең ихлас ышануы итеп күрәм.. «Илаһ Табигатькә сәждә кылам бүген»,—дип тәмамлаган ул әлеге шигырен Табигатькә бу кадәр якын килгән шагыйрьне белмим мин соңгы вакытта. Хәер, бар икән—Шәүкәт Гаделша. Ул үзенең «Ярык мөгез», «Ядрә тигән» җыентыклары белән татар җәмәгатьчелеген айнытып, уятып җибәргән иде Газинур белән Шәүкәт—фикердәшләр, рухташлар. Бу аларның иҗади карашларында да. дөньяга, табигатькә мөнәсәбәтләрендә дә күренә. Аларның образ-символлары да күп вакытта уртак булып чыга. Газинурның «Урманда» дигән шигырендә Себер, урман татары Шәүкәтне танып шаккаткан идем: «Каеннарым, Себерне йә дүркә эзләп килмәдем Сөйләшик бер, серләшик бер. Жаннарыбыз бер ләса...» Г Морат яна җыентыгында Ш Гаделшага багышланган шигырь дә урнаштырган «Көй чакыру» дип аталган бу шигырь соңгы вакытта татар шигъриятендә активлашкан «табигать культы» шагыйрьләренең программ шигыре буларак та карала аладыр, мөгаен Ф Сафин га багышланган шигырь белән дә шундый хәл. Бу очракта да шагыйрь дөнья ваклыкларына («бөжәк булып үрмәләгән синең өсләреңә») Табигатьне каршы куя Ә син—сабый, сыенгансың һаман Табигатьнең өстен көчләренә (•Язмыш») Шулай да, Г Морат иҗатында анимистик фәлсәфәнең (табигатьтә һәр нәрсәнең жаны бар) иң югары ноктасы итеп «Эчке диалог» шигырен санарга кирәктер. Әйтәсе иде: —Ни уйлый кеше хакында үлән-агачлар?.. Хәсән Туфан шигъриятенең аһәңнәре ишетелеп кала бу юлларда. Чәчәкләр белән сөйләшеп йөрүче Хәсән ага күз алдына килеп баса Бу монлы аһәңне, бу матур традицияләрне югалтмаска иде!.. Г Морат иҗатында иң төп символларның берсе булып әверелгән тагын бер образ хакында әйтергә кирәктер «Кисекбаш» турындагы борынгы төрки миф сюжетын хәтерлисезме'’ Г. Морат әнә шул теманы яңартып эшли, аның символ-вариацияләрен эзли. Кисекбаш—дәүләтчелекнең бетерелүе (киселүе): Казан алынгач, арба чәкүшкәсеннән биегрәк буйлы һәр кеше кылычтан үткәрелгән... (•Ачдыкнса эпиграф) Шунда ук Кисекбаш—көрәш символы: Кисек башлы халык Кисекбашны Юкка гына уйлап тапмагандыр Дию өннәреннән йолып алып. Ил уллары аны яклагандыр «Сабак» («Адәм башын адәм ашар, килсә этләр заманы ..»), «Балбаллар иле» («Илдә таш балбал ишәйсә. Башларга бетә кадер .») әсәрләрендә дә БАШ символының мәгънәләре үзенчәлекле «Атом-кирмән» поэмасындагы жан өшеткеч мотивка тап булып та сискәнәбез: Поскан Вакыт үлән арасына. Баш сөяге Көннсн яньчелгән .. Бу әсәр тулысынча кешелек язмышы хакында: «Кулларымда бабамнын баш сөяге • Поэманын гөп сюжет умырткасын тотып торган бу символ безне алдагы афәтләрдән кисәтә. Менә шул әсәрдән тагын бер өзек: Җир әйләнә. кошлар оча иде— Җырдагыча'—Заман тизлегендә! Баш сөяге телгә килде кинәт —Ни күмдегез кирмән нигезенә’’ Ни күмсәгез, шуны табачаксыз. Эт күммәгез берүк— Эт көненә Үзегез дә бер көн калачаксыз... Г. Морат, шул рәвешле, борынгы татар легенда-риваятьләрен янартып. Баш символына яна төсмерләр өсти, анын мәгънәсен тирәнәйтә Бу символ белән безгә таныш ат символын янәшә куеп, шагыйрь көтелмәгән мәгънәви ассоциацияләр тудыра. И кадерсез атым, билләренә Мин атландым бүген. - Башсыз жайдак Шунда ук Баш белән Кеше янәшәлеге: Үткәнен үтергәннең тик... Киләчәген кем таныр? Дәште Кыпчак карынында Тыпырчына Кентавр... Бу мисалларга шәрехләмә кирәк тә түгел дип уйлыйм Чөнки алардан шул ук милләт, халык язмышы хакында сүз баруын аңлау кыен түгел Баш һәм Таш янәшәлеге яна бергәлекне, яна тәңгәллекне хасил итә Булган заман ташларнын да Кылыч кискән башларын Бу юллар инде Г Моратның яна жыентыгына исем биргән үзәк поэмадан «Түбә» дип аталган бу әсәр классик поэмалардан нык кына аерыла Ул күбрәк шигъри циклны хәтерләтә. Бу—Газинурның башка поэмаларына да хас сыйфат Жанр хакында артык сүз куертып тормыйча, андагы үзәк символ—ТҮБӘ образы хакында берничә сүз. Баш— Түбә логикасы белән якын килергә кирәкгер бу әсәргә Дөресрәге. Жир-КешеБаш- Түбә-Тәнре багланышлары хакында сүз бара поэмада Ныклы түбә булганда гына җанга тынычлык иңәр, халык, ил. дәүләт башын югалтмас Әлбәттә, шагыйрь моны үзенчә, шигъри тел белән, поэтик алымнар ярдәмендә әйтә Ахыр чиктә. Түбә—шул ук Күк. Тәнре каты бит Икенче яклап караганда, һәр йорт. өй. нигез— Тәнре дөньясының кечкенә моделе кебек Аның үз түбәсе, кояшы, ае. болытлары. яңгыры, тереклеге, жир суы бар Шаг ыйрь үз поэмасында менә шушы «түбә» фәлсәфәсен төрле яклап эшкәртә, анын матур матур поэтик үрнәкләрен бирүгә ирешә Ул. хәтта, бу символны иманлылык белән бәйли һәм әхлакый категория итеп күтәрә Шулай да. ничек кенә таркау тоелмасын, автор «Түбә (Тәңре) дөньясындагы» мөнәсәбәтләрне халык (нл. милләт) язмышы белән нык итеп бәйләп куйган. Монда инде ул катлаулы метафораларга тукталып тормый, фикерен ачыктан-ачык әйтә: Үз бәхетен үзе таба халык. Ярдәм көтми Күктән. Алладан,— дип, инициативаны кешенен үзенә бирә. Шул рәвешле, аны Галәмнең, яшәешнең үзәгенә чыгара Бу инде мәҗүсилек кенә түгел, бу—тирән гуманизм белән өртелгән көрәш гимны Бу очракта да шагыйрь чын халык улы буларак күз алдына килеп баса. Г Моратның яңа җыентыгында тагын бер поэма бар. «Ачлык» исемле бу поэма үзәгендә—ил мөстәкыйльлеге өчен ачлык игълан иткән фидакарь җаннар, аларның эчке кичерешләре, өметомтылышлары. ниһаять, гамь-зарлары Такташның «Ачлык патша»сыннан сон бу символның шушы дәрәжәдә кискен итеп көн тәртибенә куелганы юк иде әле. Ачлык патша хуҗа ана (Рәсәйга—Г Г) күптән. Ачлык патша хуҗа тәхеткә... Гомумән, абстракт символлар белән Газинур оста эш итә. Вакыт символын караганда без моңа инанган идек инде Шушы «Ачлык» поэмасында ук тагын Ирек. Өмет. Ялган. Мәкер, манкорт кебек символлар еш очрый. Ә абстракт символ- образларның унышлы бирелүе, мәгълүм булганча, шагыйрьнең таланты хакында сөйли Тагын символлар Менә ЮКСЫЛ символы «Яши Рәсәй һаман Юксыл булып. Гел юксынып яши үткәнен . » Шунда ук тагын безгә таныш шигъри тезмә: Казан—каза— ат казану. «Казан алып кабат ат казану Телләрендә инде күпләрнең . » Бу шигъри юллардагы көчле аллитерация мәгънәне тагын да тоемчан, тәэсирле, кискен итә. Менә безгә таныш БАЛТА символы «Балта кем кулында?» дигән сүз исегезгә төштеме? Бу символнын мәгънәви төсмерләрен А. Гыйләҗев белән Ф. Миннуллин ачып бирделәр инде Газинурда ул башкачарак. Үч-кинә тотмыйм тарихка. Билбауда йөртмим балта... Г Морат борынгылыкны, рухи мирасны, рухи символларны яхшы белә. Ул традицион дини һәм легендар образ-символларга да еш туктала, аларга үзе генә тапкан мәгънәне сала. Менә Сак-Сок темасы («Элегия») яки чын татар символы—КӘРЛӘ: Буй кыскара, уй кыскара бара, Кемгә хажәт—гарьлән, гарьләнмә Без бәләкәй түгел, дия-дия. Әверелеп безтек Кәрләгә... (•Ачлык») Тагын: «Җирдә моң кимегән саен, кыскара бара хәтер...» МУРА (Үлем) символы да, Бүки (мифологиядә балалар куркытып йөри торган, үзе күзгә күренми торган персонаж, мәгънәсе булмаган мифик көчтән куркабыз түгелме9 ) символы да («Кистән»), мөселман мифологиясеннән кергән ДӘҖҖАЛ («Карабах»), ЯЭҖҮҖ-МӘЭҖҮҖ («Ачлык»), ИБЛИС («Кунак ашы») һәм башка күп, бик күп образ-символлар да Г Морат иҗатында шактый унышлы. егәрле кулланылган. Кабатлап әйтәм: шагыйрь бервакытта да матур, купшы символлар артыннан кумый, аны символларнын мәгънәви тирәнлеге, егәрлеге һәм. әлбәттә, халыкчанлыгы, миллилеге җәлеп итә. «Кан фәлсәфәсе», КАН символы да кызыклы Газинур хәтта мәхәббәт лирикасын да борынгы образ-символлар белән катлауландырырга ярата Димәк, анын, үз мәхәббәте дә катлаулы, тирән... Ак кәгазьгә бүген каным белән Язып куйдым синен исемне... («Мине шагыйрь иткән кызга») Монда инде фикер искиткеч гади, халыкчан. Әмма символ шул ук. енә без талантлы каләм иясенен яна җыентыгын күздән кичердек. Юк. без аны тематик яклап та, идея эчтәлеге, поэтик-шигьри осталык ягыннан да карамадык, бары тик образлар, символлар системасы буенча гына тикшердек. Хәтта бу яклап та без сайлаган теманы ачып бетердек дип уйламыйм Укучыны искәртәсем генә килә: Г. Морат иҗатын мәҗүсилеккә кайту, мәҗүсилеккә чакыру дип кабул итәргә ярамый. Ничек кенә әйтсәк тә. дини-мәжүси мәгънәгә караганда символик мәгънә өстенрәк монда. Әмма әйбәт мәгънәсендә мәҗүсилек гә бар бу ижатта. Бу ижат Табигать кануннарын, тереклек, яшәеш, галәм кануннарын хөрмәт итәргә өнди, аларнын нигезенә әхлакый мәгънәләр сала, бу кануннарны халык, ил. дәүләт, тел, кеше язмышы белән аерылмаслык итеп бәйләп куя Әйе, шагыйрь белә: мәҗүсилектән яисә мөэмин-мөселманлыктан кала тагын да югарырак рухи һәм әхлакый кыйммәтләр бар әле. Менә алар—Ватан, туган жир. туган тел, халык, ыру-кавем. кардәшлек, җанлашлык, вөҗдан, тугрылык.. Г Морат ижатынын асыл үзенчәлеге шунда, ул үз сүзен һәрвакыт борынгылыктан килүче рухи символ* колларыбыз булырдай егәрле образларга төреп бирә, таш булып каткан күңелләрне дә эретерлек сурәтләр тудыра, һәр татар кешесенең жан-бәгырен кузгата, аның иманын ныгыта, кыйбласын барлый Г Морат ижаты—романтик рухтагы ижат Аның символларының көчле булуы да шуннан килә. Әмма ул җирдән аерылган нинлилер илаһи һәм купшы ижат иясе түгел Бу әлеге иҗатнын элегик характерда булуында ла күренә Гамь-борчу күбрәк шагыйрьнең әсәрләрендә. Мон-сагыш күбрәк Өмет-хыялга бик сак килә шагыйрь Күп мәртәбәләр авызы пешкән кеше кебек, өметенең һәр бөртеген ипләп ала. шатлыктакуанычта ла тиз генә җәелеп-туарылып китми, алдын-артын карап эш итә Шагыйрь үзенең гомер уртасына якынлаша, ул шактый күпне күргән, күпне татыган, ярыйсы гына акыл-тәжрибә җыеп өлгергән шәхес буларак күз алдына килеп баса Шуңа күрә, ничек кенә романтик рухлы әдип булмасын, аның иҗатында хыялга караганда рациональ фикерләү өстенлек итә Кыскасы. Г Морат үз күңелендә, үз иҗатында яраштырып булмаган сыйфатларны яраштырган көчле романтизм, символизм белән рационализм башлангычын куша алган Шуның белән татар әдәбиятында кызыклы феномен тудырган. Г Морат иҗатындагы тагын бер символ хакындагы сүземне махсус ахырга калдырдым Шагыйрь бик еш ДӘРВИШ образына мөрәҗәгать итә Бу—каршылыклы символ Менә аның бер йөзе Ул (Вакыт— Г- Г ) гүя эндәшә мина. Үлемсез дәрвиш сыман: •Тәкъдиреңне тәгъбир итеп Әйтергә ашык, олан...» Менә «Түбә» әсәреннән юллар Ижатта дәрвиш-сукбайлар Таш йөртер куенында... Шулай да, дәрвиш—шагыйрь өчен уңай фал икән Яшерен-батырын түгел һәр шагыйрьдә, һәр ижат иясендә дәрвишлек бар Газинурда ла җитәрлек ул Ул да үзен еш кына Табигать, галәм. Дөнья баласы игеп тоя. оятсыз карашлар каршында яклаучысыз калган күңеленнән кыенсынып та йөри кебек Әмма ул үтә дә горур, хәтта, мәгърур' Чөнки төгәл белә Дөньяга ул кирәк' ‘Дәрвиш» дип исемләнгән кыска парчасында ул үзе хакында яза кебек Табынганы—Күк Тәңредер. очар коштыр. Сагынганы—туган тияктер Бу дөньядан аңа берни кирәк түгел. Ул дөньяга, бәлки, кирәктер