Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин кем...

Аксак Тимер бөек, үзе—әмир генә! Ә Туктамыш ни дисәң дә—Туктамыш—хан! Мин дә шагыйрь... ни гомерләр китә алмыйм һаман да шул, Тукай, дигән тукталыштан. Мәгълүмдер ки. мин әмир дә, хан да түгел. Аңда кайный, җанда кайный, канда түгел— Тукай әйтә: мәсьәлә бит мәсләгеңдә... һәм чыннан да мәсьәлә бит анда түгел. Ярты гасыр гомер акты— Тулыр-тулмас, Ил җанына шигырь какты Кылыр-кылмас 1 Яшәү белән шаккатырып булмаганны. Үлем белән баш катырып инде булмас. Тукталыш Аккош күлендә утыз ел— Утсыз төннәрем булды. Котсыз көннәрем булды. Утсыз вакытым булмады. Тамырлар кузгатылды. Бушка узган көннәрем дә Шигырьгә кереп тулды. Югыйсә кергән идем бит Атлап кыюсыз гына— ЯРТЫ ГАСЫР ГОМЕР АКТЫ... Табага салган май сыман Сыза да җаным сыза..., Узганына үкенмимен, Үкенәм узасына. ...Хәтер үткәненә кайтып Аяк баса еш кына: «Аккош күлендә яшәвең Бу бит тукталыш кына,—ди,— Бу бит тукталыш кына* Шуны белми Мин туган ел ачлык елы булган, Безнең ярты авыл үлеп беткән. Күмәр кеше беткән, Язын бала-чага Гәүдәләрне үләт базга илткән... Бик үләсе, бик үләсе килә... Җиргә алып кайта чынбарлыгым. Бары халкым, Бары халкым очен Кабатламасын дим туган елым. Ничек яши икән безнең авыл. Ничек яши икән безнең урам? Шуны белми әле үлми торам. Үлми торам! Чаңгы юлыннан Атаклы чаңгычы Федор Симаш истәлегенә Декабрьнең иртәләре—Яшен! Яшен сукты— Башка сыймаслык... Арабызда балачактан безнең Терекөмеш булган Симаш юк. Актарылып чыкты кинәт бәгырь, Таш ташкыны бәреп чыкты ул. Кемне генә бәреп екмады соң, һәм... Мине дә бәреп екты ул. Үз-үзенә чаңгы юлы салып Баграҗ урманнары эченнән Авылыма килеп төшә иде... Кичерелгән бит бу! Кичелгән! Ә мәктәпкә төшеп, Бишавылда Яткан чакта без интернатта... Ни хакында гына гәпләшмәдек, Ул көннәр дә инде еракта. Бик еракта... Инде арабызда Яшәү белән үлем арасы. Э гәпләшә идек: кемгә әле Каласы да Кемгә әле ары барасы. Э спи китеп бардың илләр буйлап Үзең салган чаңгы юлыннан Синдә бар иде ул... Үзең булу, Үз-үзеңнән Үзең булынган. Шигърияттә бүген мин нәрсәдер Эшли алган икәнмен әгәр, Үз юлымны салып бара алу Өлешең бит анда шул кадәр. Безгә шулай бергә очрашырга, Аерылырга язган күрәсең. Төшләремә, Снмаш, ник керәсең— Терекөмеш кебек керәшен... ... Әле яши генә башлаган күк, Уйлап баксаң шактый булынган— Мин дә китәрмен бер шул син салган Ап-ак карлы чаңгы юлыннан. Пар алка Яшел дөньяны саргайтып Тышта көзге җил искәндә, Аерылып та, Каерылып та Яфраклар җиргә төшкәндә— Баш өстемдәге букетның Яктысына коенып кына, Бәхетле парлар шикелле Бер-берсенә сыенып кына, Пар алкаң ята өстәлдә. Көнлек мәшәкатьләр белән Берәм-берәм күрешкәндә, Ялгыз калып. Каләм алып Җыр язарга керешкәндә— Көнләшүдән түзәлмичә Чәчәкләр дә борылып карый, Өзелеп төшкән һәрбер чугын Берәм-берәм саный-саный. Пар алкаң ята өстәлдә. Алдагы ап-ак кәгазьдән Алга дәшә киңлекләр дә, Кошлар кебек Канатларын Кагына мөмкинлекләр дә. Шундый чакта килер көннең Барлыгына сөенәсең— Юккамыни кичкә кадәр Көтеп назлы үз иясен, Пар алкаң ята өстәлдә. Төнге кеше Аккош буйларында моңсу яши. Салмак кына атлап килә ярдан. Төннәр буе йөри күләгәсе Тып-тын калган арык урамнардан. Уйлары—ук аның, Максаты—ук, Үзе, гүя киерелгән җәя— Ул колачын җәя онытылып, Сулышлары аның иркенәя. Килеп җитте теләгенә хәтле, Баскычлардан килә күтәрелеп, һәр адымы, һәрбер хәрәкәте Шундый озын—кышкы кичләр кебек. Трамвайлар күптән туктап калган, Урамнар шыр ачык җил иркенә... Чакырымнарны саный-саный арган— Таш баскычлар буйлап Кеше менә. Төштә түгел, кирәк аңа өндә, Ул бит белә, сөяркәсе көтә. Ул ашыга... аның бүлмәсендә Комсыз вакыт шундый җиңел үтә. Гаеп төшәр, гайбәт төшәр аңа. Төнге кеше атлый... Кемгә зарар? Сөяркәсе татлы йоклап калыр... ... Дөнья матур үзе... яратсалар. Мин бит берәү генә... Бүгенге төн шундый авыр миңа, Авырлыгын бары үзем беләм... Авырлыктан кеше сыгыла бит, Ә мин әле нигә күтәреләм?! Нигә әле бүген, үз хәлемне Аңламыйча, Уйлыйм олы уйлар?! Кемгә кирәк олы бу хисләрең. Кемгә кирәк олы бу тойгылар?! Бүгенге төн шундый авыр миңа, (Андый хәлләр әллә синдә юкмы?) Җир йөзендә минем кебек меңнәр Кичерәләр шушы авырлыкны. Алар өчен—олы бу хисләрем, Алар өчен бары—бу тойгылар, Нәкъ шуңа да бүген, үз хәлемне Белә-белә, уйлыйм олы уйлар... ...һәм сөенәм йөрәк яный узган. Җырда калып янган төннәремә... Мин бит берәү генә... алар меңәү... Җиңел булсын алар йөрәгенә. Дәүләт теле Күз төбен ярып яшьләрем Тәгәри телем-телем: Акчага сугылмаган тел Ул дәүләт теле түгел. Кәнфит-прәнник алырга Йөгергән бала-чага Акчага сугылган сүзне Хәрефләп таный ала. Нәкъ шулай белеп үсә ул Туган телнең бар тәмен— Ни нәрсә бер тиен тора. Ни нәрсә бер тәңкәлек. Әткәң-әнкәңнең теленнән Назлы моң ташып тора. Ул дәүләт теле дә булса. Бер башка ашып тора. Мохтаҗлыларга ярдәмле, Яманга гыйбрәтле ул— Бары акчага сугылган Тел генә дәүләтле ул. Бер моң булып калды Хәйдәр Бигичев истәлегенә Континентлар, илләр бер-бер артлы Чүпләп тора татар баласын. Инде, үлем, йөрәк түрендәге Хәйдәрләрен йолкып аласың. Фасил, Хәйдәрләрен... Ирен тешләп йөргән чаклар булды, Җан бугазга килә бусында. Кырык тугыз яшьлек ир егеткә Кул күтәрдең, уйламыйсың да. Кырык тугыз гына... Ник кагылдың аңа, нигә тидең Ап-ак карлы, ап-ак көнемдә? Болай да бит газиз бу милләтем Чак-чак тора алар иңендә. Чак-чак кына тора... Нишләдең син. Әҗәл? Нишләдең, син? Ап-ак көндә нәрсә эшләдең? Төрки халыклардан тартып алдың Милләтемнең татлы мишәрен Тартып кына алдың... Син көчлесең, Әҗәл, бер сүзем юк, Әллә көчле генә хаклымы? Әллә син дә, Әҗәл, дөньялыкта Шовинистик фикер яклымы? Инде син дә. Әҗәл!! Әмма без беләбез халкыбызнын Көлдән кабат пәйда булганын... Хәйдәребез халык күңелендә Бер моң булып калды— Үзгә моң, Бер моң булып калды. Аккош күлендәге гомер Караңгы төннәрем аша, Яп-якты сукмак аша Аккош күлендәге гомер Соңына якынлаша. Иҗатлы көннәрем әнә Сыгылмый сына-сына Кулдан-кулга тапшырдылар Шигърият уртасына. Сүзем үтәрлек чамам бар Сөзгәндә акыл аша. Туктарга уйлаган да юк, Йөрәгем туктамаса. Янымда кече Тирән күл. Күңеле кече түгел. Көче—чишмәдә, эчендә. Кибәрләр ише түгел. Биредә узды гомернең Акыл иңгән яртысы— Мең гомергә җитәрлек ул Яртысының яктысы. Мин «ни гаеп»? Тагып «гает Җитеп килә». Ах, бусы Соңгысымы? Бу татарга Корбан җитми ахрысы. Үзен дә корбан иткән бнт. Баласыннан мал ясап. Кайчандыр ясак түләткән Бу «Ясак углы Ясак». Ә хәзер миңа үрелә Төннәрен урман аша... ... Аккош күлендәге гомер Соңына якынлаша. 1995-1998