Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛӘТНЕҢ МИЛЛИ ХИСЕН УЯТУЧЫ

Тamap әдәби тәнкыйте формалашуга, үстерүгә зур өлеш керткән Габдулла Тукай үткен каләме, таләпчән булуы белән башка әдипләрдән аерылып тора. Әдәби тәнкыйть матур әдәбиятны зәвыксыз, эчпошыргыч әсәрләрдән арындырырга, шул ук вакытта язучы, шагыйрьләрне дә каләмен үткенләтергә мәжбүр итә. Әгәр чын талант булса, гадел тәнкыйть сүз остасының илһамын сүндерми, киресенчә, үжәтләнеп. сәнгатьчә югары дәрәжәдәге әсәрләр тудырырга булышлык итә Ләкин бүген бездә нәкъ менә әдәби тәнкыйть дигән фән сүнеп бара түгелме сон? Дистәләрчә генә түгел, йөзләрчә матур әдәбият әсәрләре басылып чыккан бер дәвердә матбугатта аларга карата берсеннән-берсе ‘татлырак’ реиензияләр. бәяләр күренүгә каршы килүче юк. әлбәттә. Тик шулар арасында тан жиледәй саф. аннарны уята торган чын тәнкыйди хезмәт басцлганы юк дисәк, ул хәтле арттыру булмастыр. Әллә безнең заманда чын талантлар гына туа һәм ижат итәме, әллә инде бер-ике хакыйкати. тәнкыйди фикер дә әйтеп булмаслык чорда яшибезме? Шулай ич. аз гына тәнкыйть мәкаләсе күрсәләр, каләм осталары хәзер үк тәнкыйтьченең шәхесен кимсетә торган сүзләр белән чыгыш ясап, аны 'бетереп' үк ташлыйлар Ә бит. кадерле жәмәгать. Тукайча әйтсәк, ’курыкмый янгырдан. әгәр булса табигый, чын чәчәк " Гаяз Исхакый да әле 1927 елда ук. энесе Әхмәтхәсәнгә язган бер хатында: "Сездәге матбугатта, чыккан әсәрләрне укыдым Бигрәк ялган инде... Нигә анын азрак объектив булуына тырышылмый. ул бит һәркемне кызарта торган эш Тәнкыйть булмагач, шулай була, күрәсен —дип. әдәби тәнкыйть кирәклеккә басым ясый Ә тәнкыйть ул—Тукай язганча, гаять тә файдалы бер "илэк'тер Зыялы, белемле булуны 'шул тагълар кадәр матбугъ рисаләләр өелүдән гыйбарәт дип белеп, асыл максаттан мәхрүм калу* куркынычы да юк түгел, дип кисәтә Тукай Тәнкыйть кирәкле шәйдер* мәкаләсендә (Г Тукай Әсәрләр 5 томда 4 том) Язучы яисә шагыйрь ижатына бәя. әлбәттә, чор. заман таләпләреннән чыгып бирелергә тиеш Шул ук вакытта тәнкыйтьченең кем очрады, шул булуы да ярамыйдыр Янә Тукай сүзләре белән әйткәндә, "үзләре әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәжрибәле вә әхлаклы адәм булуы" таләп ителәдер Габдулла Тукайнын үз ижатына исә әдәби тәнкыйть ноктасыннан бәя бирүчеләрнең берсе классик язучыбыз Галимжан Ибраһимов булды 1913 елда язган "Татар шагыйрьләре* (Г Ибраһимов Әсәрләр. V том) мәкаләсендә ул шагыйрьнең тел төзелешенә, тоткан юлына туктала, анын ижатын чорларга бүлеп карый, һәр чорда Тукайнын әдәби сәләте нинди йогынтылар астында формалашуга үз карашларын белдерә. Мөхтәрәм язучыбыз Гаяз Исхакыйнын бүген укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган "Г. Тукайнын вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә" мәкаләсе исә нәкъ менә Г Ибраһимовнын алда телгә алынган әсәрен күз алдында тотып язылган булырга охшый. Мәкалә 1938 елда Берлинда Г Исхакый мөхәррирлегендә чыккан "Яна милли юл" мәжмугасынын дүртенче санында дөнья күрә һәм безнен бүгенге матбугатта беренче тапкыр басыла Язма А М Горький музеенда саклана торган И. Нуруллин архивыннан алынды, хәзерге татар теленә яраклаштырып эшкәртелде, аңлашылмаган сүзләргә жөяләр эчендә шәрехнамәләр китерелде. Билгеле булганча. Г Ибраһимов үзенең "Татар шагыйрьләре" хезмәтендә "Тукаев шагыйрьме, түгелме?" дигән сорау куеп, шуна үз күзлегеннән чыгып, үзе дөрес дип тапканча жавап бирә Г Исхакый да әлеге сорауга тукталып. Тукай ижатына кыскача анализ ясый. Тукайны бөек шагыйрь ясаган кайбер сыйфатларга туктала. Әлеге мәкаләсендә Г Исхакый шагыйрьләрне ике төркемгә бүлә Беренчеләрен инсан күңелендәге хис-тойгыны жырлаучы дип аерып, бу төркемгә С Рәмиев. Дәрдемәнд кебекләрне кертеп карый Икенче төр шагыйрьләр, анын фикеренчә—жәмгыятьтә барган һәртөрле үзгәрешләрне үз йөрәге аша үткәреп, халкына житкерүчеләр Г Исхакый Г Тукайны T сонгысына кертә һәм аны 'туган халкы кичергән уйлары, хисләренен тәржеманы*. 'шул халкынын шатлыгын, кайгысын, өметен сөйләүче', яшәгән мохитнен 'термометры' дип атый. Г Ибраһимов исә шагыйрьнен шушы сыйфатларын күзалдында тотып, үз хезмәтендә 'менә зәвекъ вә әдәп әһленен Тукаевка жәлеп ителүенен бөтен сере* бары шунда гына дип саный "Шул заманда халык ни уйлый, ни хис кыйла. ниләр язгалый Тукаев та ла шул Халык үзендәге тәэссоратны, әфкяр вә хиссиятне Тукаевта таба ’— дигән юллар белән Г Тукайнын романтикадан читләшкән, бары чынбарлыкны сурәтләү белән мәшгуль булган бер каләм остасы дип атый Ләкин анын шагыйрьгә карата ‘халыкнын үзенен йөрәгендә, жанында кайнап та. теленә килә алмый йөргән бер тәәссер вә бер тойгыны яхшы вә ачык итеп, самими тел белән әйтеп бирә* алучы дигән тәнкыйди бәясе, киресенчә. Тукай ижатынын асылын гаять дөрес ачып бирә, анын бөеклегенен лә нәкъ менә шунда икәнлеген дәлилли. Әйе. Г Тукай милләтчелекнен ин кайнаган чорында, милләтнен йокыдан уянган чагында әдәбият сәхнәсенә килә һәм гомере буе өнә шул алган юлына—халкына хезмәт итүгә тугры кала Тукайда миллият тойгысын уятуда олуг язучы, милләт язмышы өчен жан аткан Гаяз Исхакыйнын роле дә зур Бу хакта Тукай үзенен 'Кем ул* (1913). 'Мөхәрриргә* (1913). ’Даһига* (1913) шигырьләрендә дә басым ясый һәм Г Исхакыйнын милләтне алга жибөрү өчен көрәшенә, өдәби-сәяси эшчәнлегенө зур бөя бирә Гаяз Исхакый да Тукайны ихтирам иткән, анын татар әдәбиятына керткән өлешен дөрес анлап. объектив бәяли алган Түбәндә китерелгән мәкаләдән күренгәнчә әдип Тукайны туган телгә тәүге гимн язучы ("Туган тел* шигыре белән), милләтнен күтәрелгән чорында яшьләр, балалар өчен тәрбияви характердагы шигырьләр, әкият, хикәяләр тудыручы дип атый. Шул ук вакытта Тукайнын рус әдәбиятыннан, аеруча Пушкин. Лермонтовтан төржемөләр эшләвенә тукталып, болар талант юктан башкарылган гамәлләр түгел, бәлки рус укучысынын күнелен сафлата. уйландыра торган темаларны шагыйрь татар укучысы өчен дө әһәмиятле санаганга, аларны милли калыпка салып, безнен игыпибарга житкерө генә, ди. Әдәбият белгече Г Халит исә. Тукай 'рус классик поэзиясе традииияләре яктылыгында* татар милли поэзиясенен яна формаларын табарга омтылыш ясый, дип күрсәтә (Татар әдәбияты тарихы 3 том —Казан. /986 —130 бит) Г Ибраһимовта шагыйрьнен башлангыч чордагы теленә, рус әдәбиятыннан тәржемәләр ясавына һәм. гомумән. Тукайнын артык халыкчанлыгына карата мөнәсәбәтендә житди каршылыклар күзәтелә Анын XX гасыр башы шигырь мәйданында С Рөмиев белән Дәрдемәндне атавы поэзияне, әдәбиятны күбрәк романтизм ноктасыннан торып бәяләве белән анлатыла Ә Тукай реалист шагыйрь, ул—үткен телле, турысын ярып салучы сүз остасы Ләкин шул ук вакытта Тукай кешенен эчке дөньясына да үтеп керә, уйкичерешләргә тәэсир итеп, шәхес белән жәмгыять арасындагы каршылыкларны, да халыкнын үз телендә әйтеп бирә алды Г Исхакый Тукай үз тоткан юлыннан, ягъни 'милләтенә хезмәт иту'дан 4иткә тайпылып. С Рәмиевләр. Дөрдемәндләр кебек, индивидуаль хис-кичерешлөр белән генә яши алыр идеме? дигән сорау куя һәм бөтен барлыгы белән кайнап торган татар дөньясыннан татарнын милли рухыннан Тукайны аерып алып булмавын ассыэыклыи Әйе сайлаган юлы — YANA MILLI YUL s’ вйЛ IJO REDAKT1ON .ҮАЯА MILLI YUL* BcrUn-Chorlollcnhurg I Тукайның йөрәге, күңеле кушкан юлыдыр. Татарның яна уянган чагында тормышның иң төбеннән чыккан угылын милләт үз жырчысы итеп үзе ясагандыр. Тик кызганыч ки. Тукай якты йолдыздай атылып, ничә гасыр караңгыда калган газиз халкына яктылык хакында жырлап алды ла. вакытыннан алда сүнде. Г Исхакый шагыйрьнең әдәбият, көрәш мәйданыннан шулай тиз китүенә, авыру чорында язган шигырьләре—үзенең язмышы турындагы хәбәргә халкының битараф калуына, анын арабыздан китүенә ишарә дип кабул итмәвенә ачына. Милләтнен, кешелекнең якты киләчәге өчен кайгырткан шәхесләрнең даһилыгын, бөеклеген үзләре якты дөньядан киткәч кенә анлау гадәткә әйләнеп бара Шуна күрә, бөек шагыйрь авырый башлауга ана ярдәмгә килергә ашкынып торучылар табылмый Тукай, көннән-көн хәлсезләнеп, мәгълүм булганча, 15 апрельдә (яңа стиль белән) Казанның Клячкин шифаханәсендә вафат була Г Исхакый бу вакытта Архангельск губернасында сөргендә кала. Кызганыч, бер үк максат—сөйгән халкының бөек киләчәге өчен хезмәт иткән бу ике кешегә бер-берсе белән очрашу насыйп булмый Әмма Г Исхакый Ф Әмирханга сөргеннән язган хатларында Тукай турында сорашып, ана сәламнәр, киңәшләр юллап тора 1917 елгы октябрь инкыйлабыннан соң чит мәмләкәтләрдә яшәргә мәжбүр булган Исхакый. мөһажирәттәге милләттәшләребез арасында татар әдәбияты, мәдәниятын саклап калу, анын иң матур үрнәкләрен житкерү өчен бөтен тырышлыгын куя. Газиз тарихи ватаннарыннан читтә туганнар да Тукай шигырьләрен укып туган телләрендә сөйләшергә куәт алалар Тукай ижаты. Тукай теле аларны берләштереп тора. 1933 елда язылган бөек шагыйрь турындагы икенче бер мәкаләсендә Исхакый мөһажирәттә Тукайнын шигырьләре жыентыгын бастырып чыгару, тарату эше алып барылганлыгын. Тукай кичәләре үткәрелүе хакында хәбәр итә. Чит илдә Тукайга һәйкәл кую мөмкин булмаганга, ин зур бурычыбыз- туган телебезгә бай мирас калдырган бөек шагыйрьгә милләттәшләребез, аеруча, татар яшьләре күңелендә һәйкәл кую дип саный. Татарның мон-зарын. гасырлар буе килгән аһын, рухи сулышын шигъри юлга салып анлаткан. анын үткәненә, бүгенгесенә тәнкыйть күзлегеннән караган Тукайны Г. Исхакый бик хаклы рәвештә, 'милләтнең милли хисен уятучы милләт кайгысын кайгыртучы халык шагыйре' дип атады. Дөрестән дә. XX гасыр башы татар әдәбиятында һәм халык бәхете өчен көрәш мәйданында Тукай тавышы—, Исхакый шигарьләре кебек үк, ин көчле ишетелгән һәм хәзер дә милли, әдәби әһәмиятен югалтмаган, уяу. бердәм булырга өндәгән тансык тавыш булып кала бирә.