Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый - мәдәни тормышыбыздан

М. ШӘЙМИЕВКӘ—ДӘРӘҖӘЛЕ диплом 16 март көнне Татарстан Республикасынын Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә ТР Президенты М Шәймиевкә «Россияне икътисади үзгәртеп коруга һәм халыкара икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә аеруча өлеш керткәне өчен» Халыкара икътисад, финанс һәм хокук академиясенең хакыйкый әгъзасы дипломы тапшырылды ПАРЛАМЕНТ ТЫҢЛАУЛАРЫ 17 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советынын кече утырышлар залында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары—язучы Р Харисов рәислегендә үткән парламент тыңлаулары булды Анда «Латин графикасы нигезендә татар алфавитын торгызу» турындагы мәсьәлә каралды. Халык депутатлары, хөкүмәт әгъзалары, тел белгечләре, галимнәр, язучылар, журналистлар катнашында үткән бу тыңлауларда латин имлясына күчү һәм аны 2001 елдан акрынлап гамәлгә ашыру мәсьәләсенә ачыклык кертелде Монын өчен ТР Дәүләт Советына «Латин графика-сына нигезләнгән татар алфавиты булдыру турында» Республика Законын кабул итүне тизләтергә, ә Министрлар кабинетына 1999—2011 елларда латин графикасына нигезләнгән татар алфавитын эзлекле өйрәтүгә керешүнең республика программасын эшләргә тәкъдим ителде. АКАДЕМИКЛАРНЫҢ ЕЛЛЫК ҖЫЕНЫ Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясады ТР Фәннәр академиясе президенты— академик, язучы М Хәсәнов шул унайдан доклад белән чыкты. ТФАның баш гыйльми сәркатибе, мөхбир-әгьзасы И Хайбуллин Фәннәр академиясе президиумының 1998 елдагы эше турындагы хисап доклады ясады Җыенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары И Хәйрул- лин катнашты һәм чыгыш ясады. Аннары Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзалары сайланды, X. Мөштәри исемендәге бүләкләр тапшырылды. ТӨРКИЯДӘ—ЯҢА ВӘКИЛ Татарстан Президенты М, Шәймиев Указы белән, Рамил Минсәжнтулы Мәүлетов Татарстан Республикасынын Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде 1978 елда Чаллы шәһәрендә туган бу егет. Мәскәү дәүләт университетында һәм Төркиянен Измир университетында белем алганнан соң. шул ук Измир шәһәрендә «ТАТЕХ»компаниясе генераль директоры булып эшли иде. ИСТӘЛЕК ТАКТАСЫ КУЕЛДЫ Татарстанның һәм Россиянен атказанган фән эшлеклссе, профессор Мөхәммәт Гайнуллин 50 елдан артык яшәгән йортка (Щапов урамы, 25 йорт) истәлек тактасы куелды Заманында Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры да булып эшләгән олы галимне замандашлары, шәкертләре зур хөрмәт белән искә алдылар. КОМПОЗИТОРЛАР КОРЫЛТАЕ 11-20 февраль көннәрендә башкалабызда Татарстан композиторларының ҮП1 корылтае булып узды Җыен концертларында композиторларның соңгы елларда ижат иткән әсәрләре тыңланды, көнүзәк проблемалар хакында җитди сөйләшү булды. Җыенда Татарстан композиторлар берлегенең яна идарәсе сайланды Берлек рәисе итеп янадан Рәшит Кәлимуллин сайланды. БАКЫЙ АГА МУЗЕЕ 26 февральдә Казанның мәдәни тормышында зур вакыйга булды. Щапов урамының 20 нче йортында милли сәнгатебезнең иң зур вәкилләреннән берсе— рәссам-сынчы Бакый ага Урманченын музее ачылды Аны булдыруда шәһәр хакимияте һәм • Казан» милли-мәдәни үзәге зур тырышлык күрсәтте Музей әлеге үзәкнсн филиалы булып саналачак. Бирелә Бакый аганын тормышы, ижаты хакында сөйләүче экспонатлар, рәссамнын сынлы һәм рәсем сәнгате әсәрләре, шәхси әйберләре урын алган ИЛ АГАСЫН КОТЛАУ 5 мартта Г Камал театры бинасында күренекле әдип Әмирхан Еникига 90 яшь тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Анда Татарстан Президенты М Шаймиев. Премьерминистр урынбасары И Хәйруллин. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р Харисов катнашты Юбилярны котларга Татарстан иҗат интеллигенциясе һәм җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде Әдип турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р Мөхәммәдиев сөйләде Ил агасын шулай ук академик Ә. Тенишен, профессор Ә Борһанов (Мәскәү). Башкортстаннын халык шагыйре Н Нәҗми һәм атаклы җырчы Ф Кудашева гәбрик итте ИЖАТ ОСТАХАНӘЛӘРЕНДӘ Татарстанның халык шагыйре И Юзссв җитәкчелегендә үткән «Шигърият осгаханәсе» утырышында Балык Бистәсендә яшәүче Вазыйх Фатыйховнын «Тормыш арбасы* дигән шигъри китабын тикшерү булды Чыгыш ясаучылардан Балык Бистәсе районынын якташлык җәмгыяте президенты. «Казан утлары» журналынын баш мөхәррире Р Фәйзуллин. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев. остаханә җитәкчесе урынбасары Р. Гаташ. шагыйрьләрдән Зөлфәт. Ә. Гадел. Р Зәйдулла. Л Зөлкарнай, әдип Ә. Гаффар һ б яшь авторга күп кенә файдалы кинәшләр бирделәр В Фатыйхов Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде •Балалар әдәбияты остаханәсе» (җитәкчесе—Татарстанның халык шагыйре Ш Галиев) үзенең чираттагы утырышында яшь язучытәржемәче Люция Гыйззәтул линанын нжатын тикшерде Чыгыш ясаучылардан Г Ахунов. Л Ихсанова. Р Мөхәммәдиев. К Миңлебасв.С Ибраһнмова. Ф Гайнанова. Ф Зыятлинова. Р Рахман һ б балалар әдәбияты өлкәсендә тырышып эшләүче Л Гыйззәтуллинанын иҗатына. тәрҗемә иткән китапларына уттай бәя биреп, аны бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим итгетәр ДОКТОРЛАР САФЫНА 25 февральдә Казан дәүләт педагогия университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, әдәби тәнкыйтьче. «Казан утлары» журналынын даими авторы Фоат Галимуллин •20-30 ич ы еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте» дигән темага докторлык диссертациясе яклады Рәсми оппонентлардан академик М Хәсәнов. профессор Р Эмиров (Уфа), филология фәннәре докторы Н Хисамов. чыгыш ясаучы галимнәрдән Т. Галиуллин. Й Нигьмәтуллина. Ф Мусин. М Зәкиевһ б Ф Галимул- линнын кин кырлы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр «ТАТАР КИТАБЫ КӨНЕ» 20 мартта Питрәч районынын Шәле авылы мәдәният йортында «Татар китабы көне» үткәрелде Татарстан китап нәшрияты оештырган бу бәйрәмдә язучылардан Р Батулла. Р Валиева. Г Гыйльманов. нәшрият директоры урынбасары, публицист М Әһлиуллин һ б катнашты ӘДИП—ТУГАН ЯГЫНДА Күренекле язучы, тәрҗемәче, галим. Татарстан Язучылар берлегенең Г Исхакый премиясе лауреаты Рәис Даутов хәләл җефете— табибә Диләрә ханым (драматург Әнәс Камал кызы) белән 17-19 март көннәрендә туган ягында— Мамадыш районының Шәмәк авылында булып, мәдәният йортында, мәктәптә очрашулар үткәрде Әдип якташларына шәхси китапханәсеннән 200 китап бүләк итте КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Президенты Указы белән, сәнгать ат кәсендәге уңышлары өчен, «Идет» журналының баш рәссамы Хлсынюаа Фәридә Шаһимәрдан кызына. Чаллыдан рәссам Шәйдуллии Миниехаи Габдулла улына Татарстан Республикасының атказанган •сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде