Логотип Казан Утлары
Публицистика

Истанбул юлыннан

усиянең йөрәге тәп>бир ителгән Мәскәү шәһәренә килеп життем. Бунда килеп житкәнче язарлык ләрәжәдә әһәмиятле нәрсәләр күренмәде Егерме вагоннан гыйбарәт озын поездда мөселманнардан бары ике генә кеше булганлыкны ЯЗМасан, башка язарлык нәрсә күренми. Бу эш безнең мөселманнарның хәрәкәтсез ята торган халык икәнлеген бик ачык күрсәтәдер. Поезддагы башка халык гомумән руслардан гыйбарәт иде Казаннан китеп Идел аркылы чыккан заманда тимер юл күперен күрергә никадәр ижтиһад итсәм дә, кич караңгы булган сәбәпле, күрү мөмкин булмады. Тимер юл Мәэмүрләренең (чиновникларының) сөйләүләренә караганда, күпер көз көненә кадәр өлгерә алмаячак икән Казаннан ераклашкан саен Русиянең йөрәгенә якынлашканлык хис кыилына. Юлда һичбер мөселман очрамый Мәскәүдә туктап торган сәгатьләрдән истифадә итеп (файдаланып), күп жирләрен карап йөрдем Гәрчә якшәмбе булу мөнәсәбәте илә магазиннар ябык исә дә, һәр жирдө хәят һәм рух күренә, һәр дәкыйка (минут) саен төрле тарафларга чабып йөри торган трамвайларның эчләре халык илә тулы Юлда. Арзамас станциясенә килеп житкәнгә кадәр, матбугаттан аерылып торырга тугъры килде Вокзалларның һнчбсрсендә дә гәзитәләр илә сату ителми икән Фәкать Арзамаска килеп житкәннән соң 1ына гәзигә алырга муафикъ булдым Бу гәзитәләрдә Теркин илә Балкан хөкүмәтләре арасында вакытлы мосаләхэ (килешү, солых) булганлык язылган иде Буны күргәч, минем Истанбулга баруым габәс (файдасыз) бер эш булып чыкмаса ярар иде дип уйласам да. солых соңында да әле язарлык вакыйгалар күп табылыр, сугыш заманында булып узган картиналар да гәзитә укучыларын озак заманнарга канәгатьләндерергә шаять жигәр әле дип. күңелемне тынычландырдым Мәскәүдә хәят фәкать рус хәятыдыр. Мөселманнардан һич нам вә нишан (билге вә эз) юк Шаулап һәм гөрләп торган Мәскәү урамнарында бер-ике халатчы һәм төенчек күтәреп йөреп сату итүче мишәрләрдән башка кешеләр күренми Р әскәүдә берничә сәгатьләр калып шәһәрне бераз тамаша кыйлганнан сон. 27 нче ноябрьдә Одессага килеп житдем. Одессага килеп житкәнче язарлык әһәмиятле хәбәрләр булмады Одессага килгәч, бәгъзе бер кешеләр илә сөйләшеп, Истанбул вә Болгария хакында хәбәрләр алдым. Иң әүвәл, Төркиядә холераның булып-булмаганлыгы хакында сораштым. — Истанбулда холерадан куркырлык бернәрсә юк Бөтен гаскәр илә шәһәр халкы арасында кырыкилле кешенең холера илә авыруын Истанбул кеби ике миллионлы халык өчен бу кадәр микъдар күп нәрсә түгелдер,—дип жавап бирделәр. Сөйләнгән сүзләргә караганда, холераның иң куәтле жире Болгария гаскәрләре арасында, ләкин аны яшерәләр икән Одессада нәшер ителә торган «Южная мысль» гәзитәсе һәм «Южная неделя» журналында Гали бәк Тамарин исемендә польшалы бер мөселман мөхәррирлек итә икән. Бу әфәнде илә күрешеп, Төркия һәм Русия мөселманнары хакында бераз мөзакәрәдә булындым. Бу әфәнде дә Төркия тугьрысында Болгария мәнбәгъләреннән (чыганакларыннан) чыккан хәбәрләрнең зур итеп язылганлыгын тәсдыйк итте (раслады), һәм хәкыйкатьтә эшнең анлар сөйләгәнчә булмаганлыгын бәян кыйлды. Тамарин Русия мөселманнарының киләчәкләренә өмид илә карый: —Русия мөселманнарында хәзер укуга әһәмият күренә. Укуга һәвәс—тәрәкъ- кыйнен беренче сәбәпләреннән идеке һәркемнең мәгълүмедер,—диде. Паспортны кайд кыйлырга (билгеләтергә, рәсмиләштерергә) барганда Төркия консулы Гатуф бәк илә күрешеп: —Бер гәзитә мөхбиренең Сездән ишетеп кәнеж (яшь) төрекләр хакында сөйләгән сүзләре хакмыдыр? Сез вакыйгъдә (чынлыкта) Төркияне бәрбад итүчеләр (һәлакәткә илтүче, юк итүчеләр) Иттихад вә тәрәкъкый фиркасе әгъзаларыдыр мәфһүмендә сүз сөйләдеңезме?—дидем. —Минем андый мәфһүмдә сүз сөйләгәнем юк. Безнең һәлакәтемезгә. әгәр дә уку һәм исляхат илә шөгыльләнмәсәк, жәһаләтемез сәбәп булачактыр,—диде. Максудым Одессадан әүвәл Болгариягә, аннан Истанбулга китү иде исә дә, муафикъ була алмадым Варна порты ябык булганлыктан, һичбер пароход анда мал да һәм юлчы да алмый икән. Шул сәбәптән тугьрыдан-тугьры Истанбулга китәргә мәжбүр булдым Одессада «Һилал әхмәр»дә («Кызыл Ай» («Кызыл хач»)) хезмәт итү өчен Петербургтан бара торган Габдулла әфәнде илә күрешкән идем. Мәзкүр әфәнде илә пәнжешәмбе көн русский обществоның «Афон» исемле бик зур пароходы илә Истанбулга таба карап сәфәр кыйлдык. Пароход алты сәгать кадәр сәфәр кыйлгач, чыбыксыз телеграм илә хәбәр итеп, киредән Одессага кайтырга әмер булды Бу хәбәрне ишетеп, юлчылар тәшвишкә төшә башладылар. Ләкин соңыннан мәгълүм булды ки, бу әмер безгә түгел, бәлки бездән артта килә торган бер пароходка икән. Ул пароходта чыбыксыз телеграм булмаганлыктан, безнең пароходка хәбәр биргәннәр икән. Мәзкүр пароход та Истанбулга барачак иде. Шул сәбәптән, аның кире кайтуында нинди булса да бер әһәмият юк микән дип, капитан мөгавинен (ярдәмчесен) күреп сораштым. —Безгә сәбәбен белдермәделәр. Без ни кушсалар шуны эшләргә мәжбүрмез. Сәбәбен тикшерергә безнең хакымыз юк,— М диде. Соңра капитан илә ике арада ошбу түбәндәге мөзакәрәләр булды. Г Камашың Торкиядә а/ынган рәсеме Мин: —«Бу ел Хижазга баручылар күпме булды9 * Ул: —Узган елдагыдан биш мен чамасы артыграк булды. Узган ел хаж мәүсиме (вакыты, сезоны) килер алдыннан Теркин вә Италия мөхарәбәсе (сугышы) башланган иде. азрак булуга шул сәбәп булган булса кирәк Сугышның дәвам итүе безнен өчен унгайсызлык кыйла Мәсәлән, бу пароходка беренче вә икенче классларга—йөз егерме, өченче класска ике мен кеше сыя Хәзер исә илледән артык юлчы юк Мин: —Сугыш заманында сезнең общество пароходлары гаскәр ташу өчен Төркиягә хезмәт кыйлмадылармы9 Ул: — Юк. хәзер айларның гаскәр ташу өчен үз пароходлары да җитәрлек Мин: —Сугыш башында төрекләрнең пароходлары юк дип язганнар иде бит9 Ул: —Сугыш вакытында андый ялганнар күп языла Барсына да ышанырга ярамый Пароходта кешеләрнең бер кыйсьме (өлеше) Истанбулга, калганнары Измир. Греция вә Искәндәриягә бара торган халыклар иде Истанбулга баручылар арасында Петербургтан Истанбулга «Һилал әхмәр*гә хезмәт итәр өчен бара торган бер фельдшерица яһүдә дә бар иде. Истанбулга барып житкәнче әһәмиятле бер вакыйга дә булмады Бер тарафтан Анатолия, икенче тарафтан Рум иле сахилләре (бу урында «Европа ярлары* мәгънәсендә) күренә башлагач та палубага чыктым Күзем Рум иле тарафына текәлде Ул җирләр һәр ике тарафның гаскәрләренең бер-берсенә каршы күптән түгел гаять шидләт илә (дәһшәт белән) мөхәрабә кыйлган Чаталжадан ерак түгел иде Бәлки. бу тирәләрдә гаскәр чатырда рын яки Төркия флотын күрермен дип. бик текәлеп карый башладым Бер жирдә ерактан төтеннәр күренсә лә. ул да. якынрак баргач, гади сәүдә пароходы булып чыкты Әтрафта сөкүнәггән (тынлыктан) башка һичбер нәрсә юк иде Истанбул бугазыннан керә башладык Бугазның күреп туя алмаслык гүзәл манзаралары бер-бер артлы күз алдыннан уза башлады һаман да һәр жирдә сөкүнәт. фәкать бугаз эченә дошман гаскәре керә башласа, анларны батырыр өчен хәзерләнеп куелган дәһшәтле туплар гына ике тарафларда күренә Бундый сөкүнәтне күргәннән сон. әллә юк исә Төркиянең эшкә яраклы һәммә кешесе сугыш мәйданына китеп бетеп, шәһәрдә фәкать картлар илә балалар гына калдылар микән, дигән фикер хәтергә килде. Ләкин киткән саен манзара алмашына барды Барган саен халык күбәя, арлы-бирле чабып йөри торган пароходлар арта бара Сабикъ (элекке, әүвәлге) Солтан Габделхәмиднең мәхбүс булып (тоткын булып) ята торган Бәкләр бәге сараен сул тарафта калдырып киттек Буны күргәч, кем белсен, бәлки Габделхәмид бугаздан узган пароходтагы кешеләрне тәрәзәдән күреп, айларның иркенлектә булуларына көнләшеп кала торгандыр, дидем Аннан узып бераз баргач, әүвалдә Истанбулнын иң гүзәл һәм кыйммәтле сарае вә Төркиянең Беренче Мәҗлес мәбгусаны (депутатлар мәҗлесе (парламент)) булган һәм янгын сәбәпле хәрабә хәленә килгән Чарагаи сараен күрдек Сарай тәмам вәйран булып ята Бу җирләргә житкәч. алга таба бару кыен була башлады Пароход тәмам акрынлады Исганбулда үзтәбагаләрен (үз гражданнарын) сакларга килгән чит мәмләкәт крейсерларын берәм-берәм тамаша кыйлып. Рихтем буена килдек Пароход туктап җиткәнче Рихтем буендагы халыкны тамаша кыйла башладым Рихтемдә халыкның күплеген һич тәгьриф итеп (сөйләп) бетерү мөмкин түгел Халык тәмам дәрья шикелле дулкынлана, кырмыска шикелле кайный иде Халыкның һичберсенен йөзешә кайгы галәмәте юк. һәркаюсы шат Күптән түгел, буннан егерме көннәр генә мөкаддәм. бу тирәләрдә дәһшәтле сугышлар булгандыр дип уйларлык да түгел һәркаюсы яхшы. тәмиз (чиста, пөхтә) киенгәннәр Гүя ки бәйрәм итәләр Рихтемгә аяк басмас борын ук яңа идарә илә иске идарәне чагыштыра башладым Истанбулга берничә ел мөкаддәм килешемдә, иске идарә заманында, пароход килеп туктар-туктамас. берникадәр тупас һәм гаять начар киенгән хөммаллар (күгәреп йөк ташучылар) килеп, «мин алып китәм* дә «мин илтем» дип тарткалашып, мина һич сүз сөйләргә ихтыяр бирмәгәннәр иде Бу дәфга (бу юлы), өсте-башы пакь, зарарсыз киенгән бер кеше килеп, үзенен номерын күрсәтте Нәрсәләремне алып таможняга китерде, анда нәрсәләремне таможняга күрсәтеп, номерга илтеп куйды. Гараба (араба) (арба, төрекчә автомобильдә шул сүз белән әйтелә) илә китәргә эстәдем исә дә. якында гараба вә фаэтон таба алмадык. Чөнки Истанбулдагы атлармын күбесе гаскәргә алынып беткән. Хәтта, атлары гаскәргә алынган булганлыктан, шәһәрдә трамвайлар да йөрми Таможнядагы мәэмүрләрнен мөгамәләләре башкарган («үзгәргән» мәгънәсендә), нәзакәт арткан Номерга барып төшкәнче һәр нәрсәгә дикъкать итә бардым Ин әүвәл күзгә күренгән нәрсә—гаскәрләрнең кыяфәтләре булды. Хәзер гаскәр һәркаюсы. Яурупанын башка дәүләтләрендәге шикелле, маил яшел (яшелгә тартым) төстә киемнәр киенгәннәр, башларында да әүвәлдәге кызыл фәс урынына фәскә охшатып тегелгән яшелгә маил бүрекләр Әүвәлдәгегә нисбәт гаскәрләрнең киемнәре дә яхшырак. Иске заманда үтәргә-сүтәргә юл бирмичә, тирә-якны камап ала торган урамнарыннан һичбер нам вә нишан юк. Әүвәлдә таяк, яки аяк сындыра торган начар күпер урынына хәзер тәмиз һәм гүзәл күпер салынган, тышкы яктан карашта Истанбулда үзгәреш күп—хасыйле (кыскасы). Истанбулның заһири (тышкы) күренеше мина начар тәэсир калдырмады. Номерга барып төшеп урынлашкач та беренче эш хәбәр жыю мәсьәләсе булды. Истанбулга кичкә кырын гына килгән булганлыктан һәм Истанбулда идарәи горфия (военный положение) булганлыктан, кичләрдә чыгып йөрү мөмкин булмадыкыннан. күп хәбәр жыю мөмкин булмады. Шулай да күргән кешеләрдән бәгъзе бер хәбәрләр алдым. Мәсәлән. Истанбулның зур мәктәпләреннән һәркаюсында укулар тукталган. Анлар һәммәсе хәстәханәгә әйләндерелгәннәр. Зур мәсҗедләрдән Айя Суфия, Солтан Әхмәд, Баязид, Солтан Фатих жамигълары кеби мәсжедләрнең һәркаюсына гаскәрләр куелган. Бунларның бәгьзссенә Кырык Кәлисә мөхарәбәсеннән качкан гаскәрләрне куйганнар. Бунда сөйләүләренә караганда. Кырык Кәлисә һәм Салоник шәһәрләренең алынуларына «Иттихад вә тәрәкъкый» тарафдары улан афисәр һәм гаскәрләр илә «Хөррият вә иттилаф» («Хөррият вә бердәмлек») тарафдарлары арасындагы ихтиляф (каршылык) сәбәп булмыштыр. Гүя «Иттихад вә тәрәкъкый» афисәрләре, хәзерге хөкүмәткә ачу итеп, дошманга каршы тормыйчы кире чигенгәннәр. Салоникны да сугышмыйча биргәннәр. Бу сүзләрнең дөрест булып-булмавы хәзергә мәгълүм түгел. Икенче бер кешеләрнең сөйләүләренә караганда, гаскәрнең кире чигенүләренә атлар аз булу сәбәп булмыштыр Ат аз булганлыктан, вакытында сугыш мәйданына азык һәм сугыш яраклары китереп җиткерүдә мөмкин булмаган. Шул сәбәптән анлар кире чигәргә мәжбүр булганнар. Истанбулда атларның гаять дәрәжәдә аз калуы бу сүзләрнең бер дәрәжә дөрест булуын ихтимал тотадыр. Икенче көнне иртән торып, Истанбулдагы манзараларны карау һәм сугыш мәйданына баруның мөмкин булып-булмаячагын белү өчен чыктым, берникадәр кешеләрне күрдем. —Чаталжага барсаңыз да. анда тубыктан югары чыккан балчыкларны күрүдән башка бернәрсә дә күрә алмассыз. Чөнки хәреб мәйданына (сугыш мәйданы, сугыш кыры) һичкемне җибәрмиләр, гәзитә мөхбирләреннән һәммәсе дә хәзер Истанбулга кайтарылдылар Анлар сугыш мәйданы хакында ни язсалар да, Истанбулда торып үзләреннән чыгарып язалар,—диделәр. Гәрчә мосаләхә (килешү, солых) булса да, Төркия үзенең Чаталжага гаскәр китерүендә һәмишә дәвам итә икән. Сөйләүләренә караганда, мосаләхә булган көннән хәзергә кадәр Төркия йөз мең кадәр яңа гаскәр китергән имеш, диләр. Хәзер дә һәркөн яна гаскәр килеп тора. Яна килгән гаскәрләр Чаталжага күндерслеп, анда озак торып арыган гаскәрләр арттагы сафка күчерелә бара имеш. Яңа килгән гаскәрләр бик таза һәм куәтле күренәләр, һичберсе дә үләргә китә торган кешеләр кыяфәтендә түгел, һәркаюсы да ачык йөзле һәм үзләреннән мәмнүн (разый, канәгать) күренәләр. Истанбулның урам маҗаралары бик тәэсирле, урамнарда халыклардан һич үтеп- сүтеп йөрергә мөмкин түгел дисәң дә ярарлык. Бөтен урам һәртөрле кыяфәттәге гаскәрләр илә тулы. Бунларның берсе бер тарафка, икенчеләре икенче тарафка йөреп тора. Айя Суфия һәм Солтан Әхмәд жамигълары янына бардым, ләкин эчләренә керү мөмкин түгел, чөнки читтән һичбер кешене кертмиләр. «Һилал Әхмәр»дә хезмәт итү өчен Петербургтан Кәбир Бэкеров. Фатих Рахимов. Шәриф Әхмәтжанов һәм дүрт ханымнын Истанбулга киткәннәрен ишеткән идем Айлардан Кәбир Бэкеров һәм Фатих Рәхимовны дарелфөнүн (университет) хәстәханәсенә китеп күрдем. Хәстәханәгә кереп хәстәләрне кара) мөмкинме икәнлеген сораштым. «Бу көн мөмкин булмаячак. Бунын өчен харижия вәзарәтеннән (тышкы эшләр вәзирлегеннән) рөхсәт алу лазем».—диделәр. Бу көн артык мәгълүмат жыю мөмкин булмады Затән (нигездә) извозчиклар булмаганлыктан. Истанбулнын бетмәс-төкәнмәс урамнарын көн буе жәяү йөреп арып табеткәнидем Номерыма кайтып яттым Иртәгесен, ягъни бу көн. торып янә дә бәгъзе кешеләрне күрүем каеды илә (теләге, максаты белән) берничә жирләргә киттем һичберсен өйдә тугьры китерә алмадым Аннан «Һилал әхмәр» мәркәз идарәсенә китеп, мөдир әфәндедән хәстәханәләрне кереп карау өчен рөхсәт сорадым —Теләсәнез, кереп караныз. ләкин анда карарлык ул кадәр әһәмиятле нәрсәләр юк.—диде. Дарелфөнүн хәстәханәсенә киттем Тәсадеф уларак (көтмәгәндә), узган көн эзләп тә таба алмаган «Төрек йорды» журналының идарәханәсе күземә чалынды Эчкә кердем. Йосыф әфәнде Акчуринны сорадым Ул анда юк иде Без аннан-моннан бәхәс иткән арада журналның баш язучыларыннан Кязим нам әфәнде килде, анын илә хили (озак) озак мосахәбәдә булдым. Әдәбият вә лисаннан (әдәбият һәм тел турысында) бәхәс иттек. (Буны икенче мәртәбә язармын.) Соңра, хәстәханәгә барырга сонга калуны мөля.хәзә итеп (уйлап), аннан чыктым Хәстәханәгә бардым. Фатих әфәнде Рәхими эчкә алып керде, анлар илә мосахәбә итдек. Петербургтан килгән өч ирне—дарелфөнүн хәстәханәсенә, дүрт ханымны Кадерга хәстәханәсенә жирләштергәннәр икән Бераз мосахәбәдән соң. нәүбәттәге табибне мөсагаләсс илә (ярдәме-булышлыгы белән) хәстәләрнең ята торган бүлматәрен карап йөрдек Бунда мәжрух (яралы) һәм хәстә уларак дүрт йөз кадәр кеше ята икән Мәжрухлар үзләрен бик яхшы хис кыйлалар. Хәстәләр исә үзләренен дәрәжаләренә карап төрлесе төрле дәрәжәләрдәдер. Хәстәханә бик тәмиз. хәстәләрнең һәм ята торган урыннары да пакь һәм ак. хәстәханәдән чыккан вакытта мина дезинфекция ясап кулларымны сүләмә илә юдырып чыгардылар. Бунда Чаталжа һәм аннан әүвәлләге мөхарәбәләр хакында бик күп тәфсыйлатлар (аңлатулар) бар. Акларны киләчәк мәктүбгә шаять язармын һавалар салкынайса да. агачларда яшеллек бетмәгән Бездәге сентябрь аена охшый III ченче көн кич Бәхре сәфид (Ак диңгез (Урта диңгез)) тә Төркня флотының Греция флотлары илә сугышып. Грециянең ин зур һәм яна дредноутларыннан улан «Аваров* нам дредноутына Төркия флотыннан атылган өч туп тиеп мәжрух булуы һәм дә Бәхре сәфидтә төрекләрнен бер жилкән көймәсен тотып, артына тагып алып бара торган бер юнан миноносының кулга алынуы хакында хәбәрләр алынды Бу хәбәр төрекләрне бик шатландырды Шатланмаслык та түгел Чөнки бу дредноут Грециянең ин куәтле сугыш пароходларыннан саналадыр Әгәр дә ул сугыш сафыннан чыкса. Грециянең башка сугыш пароходлары илә көрәшү Төркия өчен жинел булачактыр Хәтта аннан сон Төркиягә Салоник тирәләренә гаскәр төшереп тә Греция илә сугышыр)а мөмкин булачактыр •Аваров» дредноуты буннан бер сәнә элек эшләнеп тәмам булган гаять мөкәммәл бер сугыш пароходыдыр Гаять зур булуы өстенә. Төркия пароходларына караганда сәгатенә алты чакрым микъдарында тизрәк тә йөридер Бу сугыш көймәсен Америкада сәүдә кыйлып баеган Аваров намендә бер грек үз сумасыннан эшләтеп Грециягә һибә кыйлмыштыр (бүләк итеп биргән) Пароходның Аваров дип аталуының сәбәбе дә шуннандыр. Истанбул халкы хәзер сугышны сабырсызлык илә көтәләр Әгәр дә солых гакыйд ителмәсә. сугышырга жан вә күңелләре илә хәзер торалар Бу дәфгадә үзләренең болгарларга талиб киләчәкләренә тәмам ышаналар Чөнки хәзерге көндә сугыш мәйданына яңа китерелгән гаскәрләрнең әксәре (күпчелеге) мөкәммәл гәгълим кургон низамлы гаскәрләрдер Әүвәлге сугыш заманнарында сугыш мәйданында гаскәрләр Ө бөтенләй дип әйтерлек рәдиф (запастагы, регуляр булмаган) гаскәрләрдән гыйбәрәт булганнар. Сугышта булган афисәр вә гаскәриләрнең сөйләүләренә караганда. Кырык Кәлисә. Лүләбургаз һәм хәтта Чаталжа мөхарәбәләрендә дә гаскәрләрнең йөздән туксаны рәдифләрдән гыйбарәт булмыштыр. Низамлы гаскәрләр ул заманнарда Анатолиянең төрле урыннарында итальяннарга каршы куелган булганнар. Мәҗрух һәм сугыштан кайткан гаскәриләрдән берникадәр кешеләр илә күрешеп сөйләштем Бер гаскәри Кырык Кәлисә сугышы хакында ушбу сүзләрне сөйләде: —Без Исганбулдан чыгып киткән вакытта безгә ике тәгаен (ике көнлек) кадәр икмәк бирделәр. Хәзер сугыш вакыты булганлыктан, шунын илә кифаяләнеп (канәгатьләнеп) торырсыз, диделәр. Шул икмәк илә Кырык Кәлисә живарына (тирәсенә) барып җиттек. Анда баргач, янә ике көнлек кадәр сухари бирделәр. Без никадәр: «Безнең буннан артыкны күтәреп йөрергә дә көчемез җитә, күбрәк итеп биреңез»,— дип сорасак та. аннан артык бирмәделәр «Хәзер шунын белән кифаяләнеп торыныз, азыкны артыныздан күндерермез»,— диделәр. Бу җирләрдә азык берничә йөз мең кешегә берничә айларга кадәр җитәрлек иде Кырык Кәлисә алынганнан соң. бу азыклар бары да дошман кулына калды. Безне алдагы сафка җибәрделәр. Анда барып, бик уңгайлы һәм бик яхшы бер тау башына менеп җирләштек. Бу урыннан дошманга каршы торырга бик уңгайлы иде. Соңыннан, ни өчендер, безгә бу урыннан кире чигенергә әмер бирделәр Без таудан төштек. Безнең урынымызны болгарлар ишгаль иттеләр (биләп алдылар) Без бөтенләй ут астында калдык. Аннан көч-хәл илә котылып, икенче тау башына җирләштек. Бунда да безгә дошманга каршы тору өчен бик уңгайлы иде. Сугышлар башланды. Озак заманнар атыштык. Пуләләремез бетте Арттан азык та, пуләләр лә килеп җитмәде, шул сәбәптән качарга мәҗбүр булдым —диде. Бу солдат арка тарафыннан җәрәхәтләнгән бер кеше иде. Гаскәр арасында аркадан җәрәхәтләнү зур гаепкә саналадыр Чөнки ул анын сугыш мәйданыннан качып киткәнлеген күрсәтәдер. Бундый кешедән иптәшләре дә истиһза кыйлып (хурлап, мыскыл итеп) көләләр. Шулай да булса, мәҗрухлар арасында бундый аркадан җәрәхәтләнгән кешеләр күп күренәдер. Гаскәр арасында мәрхәмәтсез кешеләр дә булгалаган. Мәсәлән, Мисырдан үз ихтыяры илә килгән бер гарәп афисәре ушбу сүзләрне сөйли: —Мин сугышта мәҗрух булып егылдым Лазаретка алып китүләрен көтеп, сугыш мәйданында ятам. Бер заман ерактан патруль килә. Мин төрекчә сөйләшә белмим Гарәпчә яки инглизчә бер сүз әйтсәм, мине үтереп китү ихтималлары бар Башкача юл тапмагач, мин шәһадәт кәлимәсе әйтеп кычкыра башладым. Патруль килеп минем кесәләремне актарды,—ди. Тәкрар (кабат) башта Балкан дәүләтләре тарафыннан сугыш башлануны һич көтмәгәннәр, шул сәбәптән анлар хәзерләнә алмый калганнар Шунын өчен анлар бу сугышта жинелүдән үзләрен гаепсез санарга тырышалар. Чаталжа мөхарәбәсендә төрекләр болгарларны бик нык жингәннәр. Хәтта, сөйләүләренә караганда, бу сугышта болгарлардан илле мен кадәр кеше һәлак булган имеш. Ике тарафтан атылып торган флот туплары болгарларга зур һәлакәтләр биргән Соңра флотлардан дошман өстенә төшерелгән электрик прожекторлары дошманнарны һәлак итүгә зур ярдәм биргән. Прожекторлар саясендә (күләгәсенә, ышыгында) төрекләр дошман гаскәреме күреп анларга атканнар Болгарлар исә карангыда яткан төрек гаскәрләрен күрә алмаганнар. Төркиягә ярдәм итү өчен төрле тарафтан үз ихтыярлары илә сугышка килгән кешеләр хили (байтак, шактый) күп. Бунлар арасында Русиядән (Кырымнан вә гайре җирләрдән) килгән кешеләр дә өч йөз кадәр бар Мәскәүдә гали тижарәт мәктәбендә (югары сәүдә мәктәбендә) укыган Гариф әфәнде Кәримев берничә кәррәләр (тапкырлар, мәртәбә) сугышта булып, ахырында сул кулыннан җәрәхәтләнгән. Хәзерге көндә сәламәтләнеп килә. Хәстәханәләрдә мәҗрухлар аз иде. Хәтта берничә хәстәханәләр тәмам бушадылар. Калганнарында да мәҗрухлар аз. Гаскәр арасында ваба хасталыгы һич юк Ара-тирә холерина дигән бер авыру булса да. бу авыру кешенең хәяты өчен зарарлы бер нәрсә түгел. Истанбулга гаскәр килү һаман дәвам итә. Килгән гаскәриләрнең һәркаюсы бик тазалар һәм яшьләр Чаталжа мөхарәбәсс заманында ашарга икмәк җитешмәгән дип газитәләрдә язылган сүнәр бер дәрәжә тугъры икән. Истанбул халкы да ул заманнарда ике кан кадәр икмәксез калганнар Бу сугыш көннәрендә атылган туп тавышлары Истанбулда бертоташтан ишетелеп торган, ике көн кибетләр ачылмаганнар Күп кешеләр. Истанбулнын алынып, дошман кулына калуыннан куркып. Анатолия тарафына качып киткәннәр Хәзерге көндә Истанбулда башына фәс кимәгән кешеләр бик аз очрыйлар Истанбул алына калса, төрек гаскәрләре тарафыннан катле гам (гомум үтереш) булудан куркып, христианнарның да һәркаюсы башларына фәс кигәннәр Ләкин андый христианнарга тәгьриз (каршы, ризасыхлык) кеби эшләр һич булмаган Хәтта бер ксшенен дә борыны канамаган. Истанбулда гадәттәге хәятгәмам урынлашкан, каһвәханәләрнен һәркаюсы халык илә тулы. Ашау нәрсәләре гадәттәгедән күп дәрәжә кыйммәт Бу хакта сугышнын хили зур тәэсире күренә. Бу көннәрдә генә Призринәдән (Приштинә; хәзерге Югославиянең күпчелек халкы албаннардан (арнаутлардан) торган Косово өлкәсенең башкаласы) кайткан бер дарелфөнүн шәкерте илә күрештем. Бу әфәнде кайткан заманда Салоникта да булган. Аннан андагы хәлләр хакында сораштым. —Призринәне һичбер сугышмыйча бирделәр. Чөнки Призринәдә Төркиянен гаскәре фәкать ун мен кешедән гыйбарәт иде Туплар да юк иде. Әгәр дә Сербиянең кырык мен гаскәренә каршы сугышып маташкан булсалар, зур ахмаклык эшләгән булырлар иле. Ләкин арнаутлар Сербиянең башына бик зур бәла булдылар Арнаутлар ниһаять дәрәҗәдә сугышчы адәмнәрдер Айларның уналты яшьтән башлап, алтмыш яшенә кадәр булган адәмнәре һәркаюсы гаскәриләрдер. Арнаутлыкта (арнаутлар җирендә мәгънәсендә) эш күрү ссрбләр өчен бик авыр булды. Анлар бунда үзләренең ничә вә ничә мең гаскәриләрен югалттылар Арнаутлык эченә никадәр серб гаскәриләре керде исә. һәммәсе шунда батты һич сәламәт кайтмады Ссрбләр Арнаутлык эчендә үзләренең бик күп тупларын ла югалттылар Ул заманнарда ул тирәләрдә гәхминән (якынча) бер аршин калынлыгында кар яуган иле Ссрбләр үзләренең тупларын кире өстерәп алып чыгарга моктәдир (сәләтле) булмадылар Сербләрнсн арнаутларга дошманлыклары хәзерге көндә хәддин тыштыр (чиктән ашкандыр) Үзләре алган жирләрдә анлар арнаутларга каршы зур инсаниятсезлек күрсәтәләр. Үз тәхет төхкемләрендә булган жирләрдә ссрбләр арнаутларны катле гам илә кател итәләр (масса төсендә үтерәләр) Зурмы, кечкенәме, олугъ кешеме, баламы, ирме, хатынмы — һичберсен тикшермичә үтерә бирәләр Мин башымны коткарып бу тарафларга чыгуымны үзем өчен бер могжиза дип беләм Аз калды—мине дә арнаут дип үтерәчәк иделәр Призринәдән Салоникка килдем. Анда янәдән жан ачынырлык хәлләр күрдем Бөтен Салоник шәһәре читләрдән качып килгән мөһажирләр илә тулы иде. Гәрчә Салоникта фабрикаларда эшләр башланган булса да. эшсез аптырап, ач-ялангач йөрүчеләрнең һич хәдди хисабы юк иде. Читтән килгән кешеләр ун тиен, яхудбер кисәк икмәк өчен бөтен көн буена хезмәт итәргә хәзерләр, ләкин һичбер жирдә эш таба алмыйлар Буйга җиткән кызлар, бала-чагалар кулларын сузып, бер кабар икмәклек өчен булсын, сәдака сорап тилмереп йөриләр, ләкин анларны кызганган һичбер кеше юк Бичаралар ачлыктан үләләр һәркөн урамнардан ачлыктан үлгән утыз-кырык кешене жыеп алалар.—диде. IV ундый качып килгән ач-ялаигач мөһажирләр Истанбулда да бик күп булган Ләкин анлар бу дәрәжәдә мохтаҗлык күрмәгәннәр Анларны мәежедләргә җирләштереп, хәзинә тарафыннан ашарларына биреп. Анатолия тарафына урынлаштырганнар Хәзерге көндә дә Истанбулнын берничә урыннарында бундый мохтаҗларга акчасыз чәйләр эчертеп, гамакларын туйдыралар Яңадан сугыш булса да. булмаса да. солых гакыл ителсә вә итслмәсә дә (сөйләшенсә-сөйләшенмәсә дә). Истанбулда ги здән тынычлыкларның булу ихтималы юктыр Чөнки солых булмаса—ул накы г г.г бик нык суг ташлар. солых булса, бундагы фиркаләр арасында бик зур көрәшләр башланачактыр Хәзерге көндә эш башында булган •Иттн.гяф» («каршылыклы» булу. Б берлек булмау, килеш мәүчәнлск) фиркасенең әгъзалары бар куәтләре илә «Иттихад вә тәрәкъкый» әгъзаларын эштән чыгарырга. «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркаләре исә ихтиляфчыларны күздән төшерергә тырышачаклардыр. Аннан башка, бу көннәрдә бунда янәдән өченче яна бер фирка вөжүдкә килергә (дөньяга килергә) торадыр Бу фирканең мөәссисе (нигезләүчесе) әүвәлдә «Иттихад вә тәрәкъкый» фиркасендә булып та, анда вөжүд казана алмагач, үзеннән «Ихтиляф» фиркасе тәшкил иткән вә берничә заманнар аның башында торган, сонра янә ул фиркадән куылган, хәзерге көндә «Тәнзыймат» гәзитәсенен мөхәррире булган Лотфи Фикри исемендә бер заттыр Бу кеше Мәҗлесе мәбгусан әгъзасы (депутатлар Мәҗлесе әгъзасы (парламент әгъзасы)) да булган. Сөйләүләренә күрә, парламентта низаглар кубаруда бу кеше безнен Русиянен Пуришкевиченнән ким дәрәжәдә түгелдер. Шул сәбәптән бу кешене рус матбугатыннан хәбәрдар булган бундагы кешеләр Төркия Пуришкевиче дип тәгъбир итәләр Иштә бу адәм Төркиядә яна бер партия ихдас итәргә (төзәргә, нигезләргә) йөридер. Гәрчә бу кешене күрдем исә дә, максудына житкәнене вә анын партиясенең програмы нидән гыйбарәт идекене кямилән (тулысынча) анлый алмадым. Бәгъзе бер Әхбабларының (кайбер дусларының) сөйләүләренә караганда, ул адәм хөррият тарафдары һәм хатыннарга да хөррият бирү тарафында имеш Иштә (менә, шулай) хәзерге көндә төрекләр арасында өч партия бар. Сугыш бетү илә бу өч партия арасында зур ихтиляфлар чыгуы һәм шуның аркасында зур үзгәрешләрнең вөжүдкә килүе ихтимал, диләр. Минем, монда килгәннән сон, бер нәрсә дикъкатемне жәлеп итте. Мин мона кадәр үземезнен тагарларымызны артта калган, эшкә яраксыз кешеләр дип хисаплап йөри идем. Хәлбуки, эш алай түгел икән. Төркиядә һичбер даирә юктыр ки, анда татарларның катышы булмасын. Истанбулда ин яхшы хатиб (вәгазьче, оста сөйләүче) саналган кеше—татардыр Гәзитә идарәләрендә ин яхшы язучылардан саналган мөхәррирләр—татарлардыр. Төркиянен эркане хәрб (военный штаб) әгъзалары арасында да бер татар бар. Төркиянең игъдади (хәзерлек, урта) мәктәпләреннән берсендәбер татар мөгаллимдер. Буннан магада (моннан бүтән), башка даирәләрдә дә татарлардан эш башында булган кешеләрне күрергә мөмкиндер. Шул эшләрне күргәннән сон, әгәр дә тырышсалар, безнең татарларның да кулларыннан эш киләчәк икән дигән фикерләр башыма килде. Хәтеремә төшкәнлектән, янә дә сугыш хакында бер-ике сүз язам Бу көнгә кадәр төрекләр сугышта җиңелергә өйрәнмәгәннәр һәрвакыт дип әйтерлек анлар сугышларда галиб (жинүче) булып килгәннәр. Шул сәбәптән анлар жиңелүне һичбер уйламаганнар. Мәсәлән, афисәрләрдән берсе бер дөккәндә (магазин, кибет) ике грошлык төтен (тәмәке) суырган. Дөккәнче буна: «Сез мөхарәбәгә китәсез, күбрәк алыныз»,— дигәч. «Зарар юк. кирәк булса, тагы София шәһәрендә алырмын»,—дигән. Хөкүмәттә дә шуна охшашлы бер фикер булган Анлар үзләренең җиңелүләрен һич тәсаувыр да итмәгәннәр (күз алдына китермәгәннәр) һәм Истанбулда мәҗрухлар өчен лазем булачак хәстәханәләр дә хәзерләмәгәннәр. Ниһаять, Истанбулга поездлар тулы мәҗрухлар килә башлагач, аптырашта калганнар. Хәстәханәләрнең берсендә хезмәт иткән бер тыйббия шәкертенең (медицина уку йорты студенты) сөйләвенә караганда, әгәр дә шул көннәрдә бөтен Истанбул халкы эшкә тотынып, хәстәханәләр өчен лазем булган нәрсәләрне хәзерләп биргән булмасалар, эшләр начар булачак икән Истанбулга мәҗрухлар килеп тула башлагач та бөтен Истанбул халкы, бердән аякка калкып, мәҗрухларга ярдәм итәргә яраклы булган һәммә нәрсәләрен хәстәханәгә ярдәм өчен биреп, мәҗрухларны үлемнән коткаруга сәбәп булганнар. Вакыты килгәндә шуны да әйтеп китәргә кирәк, хәстәханәдә авыруларны караучы табиб, фельдшер, фельдшерицалар һәм хәстә багучыларның әксәре (күпчелеге) Германия, Австрия һәм Руманиядән килгән кешеләр иде. Хәзер Румания илә Австриядән килгән табибләр үзләренең хөкүмәтләренең таләп итүләре буенча мәмләкәтләренә кайтып киттеләр. Сонра, сугыш башында христианнар Болгариягә Каршы торудан имтинагъ итеп (баш тартып), Болгария тарафына качканнар, дигән хәбәрләр гәзитәләрдә күренгән иде Бу хәбәрләрдә ялган булып чыкты, чөнки хәстәханәдә ята торган мәҗрухлар арасында әрмәннәр вә гайреләрдән бик күп кешеләр бар. Мин килгән көннәрдә Истанбулда хили суык бар иде. Ике көннән бирле көннәр җылынды. Халык һәммәсе җәйге киемнәр илә йөриләр. олых ишек төбендә торса да. төрекләр бунар ышанырга теләмиләр Югары даирәләр нә кадәр солых тарафдарлары булсалар да. халык вә гаскәр һаман да сугыш тарафдарларыдыр Буйлар я надан болгарлар илә сугышып үпәренен йөзләренә язылган пычракларны юарга телиләр Мин килгән заманнарда Истанбул шәһәренең эче бөтенләй гаскәр илә тулы иде. Хәтта, безнен тәгъбирчә әйткәндә, инә ыргытсан жиргә төшмәслек иде. Хәзер гаскәр сирәкләнде һәммәсен урыннарына озатып бетерделәр Хәзер хәстәханәләр дә бушый башлады Берничә вакытлы хәстәханәләрнең берничәсе бөтенләй капланды. СанСтефанус вә гайре ул тирәдәге хәстәханәләрне дә бушатып, андагы мәжрухларны да Истанбулга китерделәр Айя Суфия вә ана охшашлы зур мәежелләр дә хәзер тәмам бушадылар Бер-ике көннән соңра бу мәежедләрдә, гадәттәгечә, азаннар укылып, намазлар дәвам итә башлаячактыр Хәтта берничә кон соңында мәктәпләрнең ачылып, дәресләрнең дәвам итә башлауларын көтәләр Фәкать Баязид мәйданындагы дарелфөнүн шөгъбәсе (университет бүлеге, факультеты) илә Кадерга мәктәпләре генә тиздән ачылмаячак. Чөнки бунлар бөтенләй хәстәханәгә әйләндерелгәннәр. Бу хәстәханәләр баштанаяк читтән килгән табиб һәм хәстә багучылар кулындадыр. Буйларга төрекләрнең үзләре өчен бер хезмәт юк диелсә дә жаиздер (ярыйдыр) Дарелфөнүн хәстәханәсендә һәр милләттән кешеләр бар. Мәсәлән, монда Русия эченнән килгән татарлар булган шикелле, руманияле. германияле, англияле. мисырлы, хәтта болгарияле (мөселман) доктор һәм фельдшерлар бар Кичә генә ошбу хәстәханәгә һиндстаннан алты мөселман доктор, ун тыйббия студентлары һәм дүрт хәстә багучылар килделәр, һәркаюсы инглизчә бик яхшы сөйләшәләр, гарәпчә дә яхшы ук беләләр. Ләкин төрекчә бернәрсә дә аңламыйлар Өченче көн Төркиянен ин мөкәммәл мәктәпләреннән улан тыйббия мәктәбенә киттем. Тыйббия мәктәбе Үскүдар тарафыннан Хәйдәр пашада иң гүзәл бер урында яшеллекләр арасына салынмышдыр. (Яшеллек дидем, чөнки хәзер Истанбулда безнен сентябрь аеның беренче көннәре шикелле һәр жир яшелдер Хәтта бакчаларында гөл агачлары чәчәктә утыралар ) Тыйббия мәктәбенең би насы—и н сонгы осуле мигьмаридә (архитектура стилендә) мәрмәр ташларыннан салынган гаять зур бер Йорттыр Дүрт почмаклы итеп салынган бу мәктәпнен бинасының әйләнәсе тәхминән (якынча, чама белән) ярты чакрым кадәр бар. Тыйббиялә укый торган русияле Сибгатулла әфәнде илә, Дахилия мөдиратыннан (эчке эшләр министрлыгы) рөхсәт алып, һәрбер җирләрен карап йөрдек Мәктәп бинасы харижи (тышкы) тәртипләре жәһәтеннән гүзәл булган шикелле, лахили (эчке) тәртипләре жәһәтеннән дә бик гүзәлдер Мәктәпне бундый яхшы дәрәжәгә ирештерү өчен Төркиядә генә түгел, балки Яурупада исеме танылган мәшһүр хирург Җәмил паша бик күп ижтиһадлар сарыф итмештер Мәктәптә хәзер дәресләр юк Мәктәп хәстәханәгә әйләндерелгән Оч йөз кадәр мәжрух һәм хәстәләр дәваланып яталар Биш йөз кадәр кешелек янадан буш караватлар ла бар Операция заллары бик гүзәл, китапханәсе дә бик мөкәммәл Мәктәпнен янында ботаника бакчасы бар Бакча нәбататка (яшеллеккә) бай Оранжсриясенен эченә кергәч үзенне гүя жәнүбтәге мәмләкәтләрнен берсендә шикелле хис итәсең һәр тарафтан хөрмә һәм пальма агачларының яфраклары башка төшеп торалар Мәктәпнен каршысында, юлның икенче ягына клиника салынган Эчендә төрле авырулар илә авырып ята торган ике йөз кадәр хәстәләр бар Хәстәләрне караучылар арасында әрмән вә грек хатыннары булган щикелле, мөселманнардан да берникадәр ханымнар бар Клиника кечкенәлек кыйлганлыгыннан Җәмил паша аны зурайту өчен янына янадан бер бина салдырырга башлаган булса да, үзе эш башыннан гошү сәбәпле, тәмам итәргә муафикь булмаган Дарелфөнүннән бера з гына чи ггәрәк яна салына торган зур бер ка тарманы эшләп яталар. Буны да Мөхмүд Шәүкәт паша салдыра башлаган икән Монда килгәннән сон биналарны күреп инсан хәйранга кала Чөнки, казармаларга кадәр, һәрбер биналар мәрмәр яки гранит таштан салыналар Бу таш Истанбулда шулкадәр очсыз бер нәрсәдер ки. гади бер өйнен бәдрәфләренең идәннәренә кадәр мәрмәрдән ясалмыштыр Хәйдәр пашадагы вокзал да игътибарга алыначак бер бинадыр Немецлар акчаны бер дә кызганмаганнар. Чигпэн карап сокланып торырлык гүзәл бер бина вөҗүдкә китергәннәр Җомга көн «Русияле галәбә җәмгыятс«нсн («Русияле студент лар-шәкертләр җәмгыяте») гомуми мәҗлесләре булды Мәҗлескә мине дә ләгънәт иткәннәр иле С Бардым. Әүвәлдә бу жәмгыять Русия эченнән килгән Казан татар шәкертләренең дә җәмгыяте булган икән, хәзер бунлар Кырымнан килгән таләбәләрне үз эчләренә алып, яңа бер гомуми жәмгыять тәэсис иткәннәр (төзегәннәр). Шул мөнәсәбәт илә мәҗлестә үзләренең дүрт еллык хисапларын һәм тарихларын күрсәттеләр. Докладларыннан анлашылдыгына күрә, дүрт ел эчендә жәмгыять берникадәр шәкертләргә лөзүм күрелгән (кирәк булган) заманнарда карзга (бурычка) акчалар биреп торып, ярдәмдә булган һәм илле кадәр шәкертне билбәдәл (бәлбәдәл) (хак түләп, акчага яллап) төрле мәктәпләргә кабул иттерергә муафикъ булган. Җәмгыятьнең хәзерге көндә йөз илле кадәр әгъзасы бар, кыйраәтханәләрендә (уку залларында) Русиядә чыккан гәзитәләрне күрергә мөмкин Хөррият каһарманы Әнвәр бәкне һаман да Траблиста сәнүсиләр илә бергә италияннарга каршы сугыша дип сөйлиләр иде. Ул сүзнең асылы юк икән Әнвәр бәк өченче көн Истанбулга килде. Кичә өенә китеп үзен күрергә теләгән идем, ләкин муаффәкъ ула алмадым.Өйдә юк иде. Иртәгә яки берсекөнгә китеп керермен дип өмид итәм. Бу көн Айя Суфия мәйданындагы гаскәри музәханәне (музей йортын) барып күрдем Хөррият соңында гына вөжүдкә килгән бу музәханә хәкыйкатән (чыннан да) күрергә лаек бер нәрсә икән. Бундагы байлык, бундагы коралларны бер көн генә түгел, бер һәфтәдә (атнада) дә карап бетерергә мөмкин түгел. Музәханәнен назыйры (мөдире) Мохтаф пашадан визитный карточка алып килгәнлегемездән, безгә аерым илтифат күрсәттеләр. Янымызда бер забит (офицер) даим безнең илә бергә гизеп безгә күп тәфсыйлатлар бирде. Көндез сәгать уникедән башлап кояш баеганчы (музәханә ябылганчы) карап йөрсәк тә, һаман да андагы байлыкларның һәммәсен карап бетерә алмадык. Бунда мөхарәбәи талибия (шәкертләр сугышы) заманыннан башлап хәзерге көнгә кадәр хөкем сөргән нә кадәр дәүләт бар исә, һәркаюсының үз заманларында истигъмаль иткән (файдаланган) кораллары, өстләренә кигән киемнәре, байраклары— һәммәсе дә бар. Бер данә әүвәлге заман баһадирлары истигъмаль иткән, безнеңчә гөрзи дип атала торган бер чукмар бардыр ки, һичшиксез пот ярым авырлыгындадыр. Гөрзине бер кул илә генә түгел, ике кул илә дә көчкә генә күгәрдем. Ул гөрзи илә сугышка китү өчен кешенең мотлакан Сәетбаттал булуы лаземдер Соңра да, Истанбулны алган заманда солтан Фатих гаскәре тарафыннан мәнжәникъ (крепостька зур таш ата торган махсус корал, катапульта) илә Истанбул өстенә атылган йомры ташлар бар. Бер ташны карышлап үлчәп карадым. Әйләнәсе нәкъ унсикез карыш иде. Авырлыгы да һичшиксез утыз биш-кырык пот булыр. Кемнеке икәнлеге хәтеремдә юк, бер данә платиннан ясалган бер хәнжәр бар. Шул кадәр кыйммәтле бер нәрсәнең өстәл өстендә футляр эчеңдә ачыктан-ачык ятуына тәгажжеб иттем. Кораллар арасында солтан Фатихның заманында истигъмаль иткән кылычы булган шикелле, солтан Гәбделхәмиднен револьвер, кылыч, электрик лампалы таяк һәм борын яулыкларына кадәр бар Арада иң кыйммәтле вә ин кадерле бер нәрсә бар исә, ул да—Айя Суфия мәсжеденен каланчаларында кайсарлар (Византия императорлары) заманында асылып торган чан (колокол)лардыр. Хәзерге замандагы колоколлар илә бунларны чагыштырырга һич мөмкин түгел. Айя Суфиянын бинасы никадәр зур булса, бу колоколлар ул нисбәттә кечкенәләрдер. Гади бер (карья) кәлисәләренең (чиркәүләренең) чаннары бунларга караганда күп дәрәжә зурдыр. Арала дикъкатьне жәлеп итәчәк нәрсәләрнең берсе дә яңа чирү (гаскәрнең бер төре) гаскәрләре заманында истигъмаль ителгән барабаннардыр Барабан дигәч тә. бунлар гади бер барабан дип фараз кыйлынмасын. Бунлар гакыл ирешмәслек дәрәжәдә зур нәрсәләрдер. Бу барабаннарның эченә утыз чиләк су койсаң да тулып житмәс. Тупларга килсәк, янә дә хәйранга калырлыктыр Дөньяда инсанны үтерү өчен шулкадәр кораллар ихдас ителгән булуына һич гакыл ирешмәс. Төрекләр үзләре буның шикелле мөкәммәл һәм бай гаскәри музәханәнен Яурупада сирәк икәнлеген иддига итәләр (дәгъва итәләр). Мондагы байлык, мондагы асаре гатиканы (борынгы, иске заманга караган әйберләр) күргәннән соң ышанмаска да мөмкин түгел Асарләрнең бик күбесе Габделхәмид ханның Йолдыз сараендагы хосусый музәханәсеннән китерелгәннәр Сөйләүләренә караганда, мәзкүр әсәрләр Габделхәмид өчен берничә миллионнарга төшкән имеш. Бу музейга китерелгән нәрсәләр кыйммәтләре җәһәтеннән бераз түбән дәрәжәдә булган нәрсәләрдер. Төркиянең ин кыйммәтле нәрсәләре һәм мөжәүһәратлары (асыл ташлар, кыйммәтле әйберләр) Андрон музәсендә, хәзинәи хазәда (акча һ.б байлыклар саклана торган урынла) саклана икән. Бу йирләргә кешене никадәр акча бирсә дә кертмиләр. Бунда керү өчен йә падишаһтан ирадәи мәхсусә (махсус рөхсәт), яхуд та зур бер протекция булырга кирәк. Мин бунда керү өчен дә юл тапкан идем, ләкин хәзергә кереп күрү мөмкин булмады Чөнки сугыш заманнарында болгарлар Истанбулга якынлашканлыкларыннан. бундагы байлыклар анлар кулына төшмәсен дип куркып, нәрсәне җыештырганнар икән. Әгәр солых булып та тынычлыклар килсә, ул заман, инша алла, китеп күрермен. VI әркия илә Балкан хөкүмәтләре арасындагы солых мөзакәрәләренең (сугышны туктату турында сөйләшүләр) вакытлары кичкән булса да. янәдән бу көнгә кадәр кичектерелде. Бу көн. бу мәкаләне язган вакытта, бәлки Лондондагы мөрәххәс (вәкилләр) бер- берсе илә кычкырышып таратышкан булырлар, яхуд йәсолых могаһәдәсенә (договорына килешүенә) кул куйганнардыр Бу мәкалә анда барып җиткәнче телеграм васитасы илә (аша. аркылы) хәбәрләр бәлки мәгълүм булган булыр Ләкин буйда солыхнын ясатуына ышана алмыйлар һаман да сугыш булыр дип фараз кыйлалар Сугышка хәзерләнү бик нык бара. Истанбулдан һәр егерме дәкыйкадә бер мәртәбә Чаталҗага поезд китеп тора, бу поездларда көндез—гаскәргә азык һәм сугыш ярагы. кич илә гаскәр ташыйлар Аннан кайткан вагоннарда хәстә гаскәрләрне китерәләр Кичә Истанбулдагы беренче урдунын (урда) (гаскәри төркем, отряд) ла сугыш мәйданына күндереллекен сөйләделәр Ләкин тугърысын гәхкыйк итә алмадым (ачыклый алмадым). Хәстәханәләрдә мәҗрухлар бетте. Хәтта күп хәстәханәләрне бушаттылар Калганнарынла да хәстәләр илә зәгыйфьләр генә жирләштерелгән Әүвәлдә гаскәрләр жирләштерелгән мәсжедләр тәмам бушатылдылар. Гаскәриләр вә шәһәр халкы арасында холера хәстәлеге дә илтифат ителәчәк дәрәҗәдә түгел Хәзерге көнлә Чаталҗада төрекләрнен тәхминән ике йөз ун мең. мокабил (каршы як) тарафларның ла Йөз илле биш мен гаскәрләре булганлыгы сөйләнә. Төркиянен яңадан сугыш мәйданына күндергән гаскәрләре йөз илле мен микъдарындадыр Бу гаскәрләрнең лә әксәре (күпчелеге) низам, гүзәл төгьзыйм ( хөрмәт) күргән яшь адәмнәрдер Әүвәлдәге рәдиф гаскәрләрнең (запастагы гаскәриләрнең) һәммәсе диярлек кире кайтарылганнар Кәнеж төрекләр хәзер гомумән сугышу тарафындалардыр Буйлар үзләренен әүвәлдәге сугышларда югалткан игътибарларын кире кайтарып, үзләренен намусларын сакларга телиләр Соңгы көннәрдә кәнеж төрекләр фиркасе илә ихтилафчылар арасында куәтле көрәшләр дәвам итә Хәтта берничә коннән Камил паша кабинетының югалуы вә анлар урынына кәнеж төрекләр кабинетының ясалуы ихтималдыр Бу көннәрдә Төркия гаскәре арасында бик зур фетнәләр булганлыгы һәм Мәхмүт Шәүкәт пашанын диктатор итеп тәгаен ителгәнлеге рус гәзитәләрендә язылган икән Бу хәбәрләр асылсызлар Төркия гаскәре арасында андый эшләр һич юк Хәреб мәйданына гаскәри булмаган һичбер кешене вә һичбер гәзито мөхбирләрен җибәрмиләр һичкемгә бөек хөкемжәлән ары барырга билет бирмиләр Соңгы көннәрдә Болгария үзлегеннән генә эш күрмәкче була икән Савов илә Дмитриев Бабгали (солтан хөкүмәте) илә сөйләшү өчен Истанбулга киләләр икән дигән хәбәрләр таралган иле Б\ хәбәр соңыннан рәд ителде (кире кагылды) Төркия Әдсрнәне бирергә тсләмәдсксннән. Болгария дә аны катгый сорауда итдекеннәи солыхнын бу тмавы бик кариблер (якындыр) Бунлан әүвәлдә генә мәктүбләрнсн берсендә Әнвәр бәкнен Истанбулга килгәнлеген язган идем Әнвәр бәк бунда килеп ике көн торып, аннан Чаталҗага барып килгән Бу көн янәдән Чаталҗага китәчәк. «Тасвире әфкяр» гәзитәсенен мөхбиреннән башка һичбер мөхбирне хозурына кабул итмәде Мөхбирләрдән берсе әгәр аны күрде-фәлән дип язса, ул да «Тасвире әфкяр» гәзитәссннән алып, тәртип итеп язган булачактыр Исганбул бугазы эчендә тора торган чит мәмләкәт сугыш пароходлары китеп бетәләр Хә зер бугаз эчендә фәкать дүрт данә сугыш пароходы калды Төркиянен сугыш пароходлары Греция пороходлары илә сугышу өчен Ак диңгезгә (Урта диңгез) чыгып киткәннәр иде. һаман да шуннан килгәннәре юк Анда анларнын «Аваров» брониносын имгәткәннән сон бер генә су асты көймәсен батырганлыкларыннан хәбәр алынды Аннан сон бу ике флот арасында сугышлар булдымы-юкмы. һичбер хәбәр юк Т Төрекләрнең берничә данә тара (һава көймәләре) бар икән Бунлар Чаталжадан очып Истанбул өстенә кадәр килеп китәләр. Истанбулда идарәи горфия (хәрби хәл. идараи чикләү) һаман да дәвам итә. Кичке сәгать уннан сон урамнарда йөргән кешеләрне тотып хәбес итәләр. Истанбул халкында матәм галәмәтләре һаман да күренә, һичбер жирдә музыка вә уен тавышлары ишетелми. Истанбулда һичбер төрле болгану вә туглану әсәрләре күренми Төрек хөкүмәтенең кулында хәзергә сарыф итәргә акча булганлыктан, гаскәрләр, афисәрләр, мәэмүрләр, мөгаллимнәр вә гайреләргә айлыклар вакытында түләнеп килгәнлектән, һәркаюларынын күңелләре хуштыр. Кирәк халык арасында вә кирәк хөкүмәт даирәләрендә булсын, һәр жирдә алтын акча илә хисаплар күреләдер. Киләчәк ай башыннан башлап кәгазь акчаларның чыгарыла башлануы сөйләнә. Әгәр дә хөкүмәт кулында акча азаеп, мәгашлыклар (яшәү өчен кирәк нәрсәләр) да вакытларында бирелми башласа, ул чагында берникадәр чуалулар булачак. Бу көнгә кадәр Төркиянен малиясе (мал эшләре, финанслары) зарарсыз бер хәлдә булып килгән. Әгәр дә сугышлар булып, артык мәсарыфлар (чыгымнар) тотарга мәжбүр булмасалар, бу ел мөддәте тула торган тәмәке манополиясен үз кулларына алырга төрекләр карар биргәннәр икән. Ләкин зур сугыш аркасында күп зарарлар күреп, акчага мохтаҗлык күрелгәнлектән, ул манополияне Рәсәй компаниясенә бирергә ниятлиләр. Төркиянен бу көнгә кадәр вөжүдкә китергән һәм вөжүдкә китерергә якын булган, ләкин сугыш сәбәпле тукталап калган берникадәр мөәссәсә вә лаихәләре (оешма һәм проектлары) бар. Төрекләр хөррият игълан ителдектән соң уку вә укыту эшләренә бик зур әһәмият биргәннәр. Күп җирләргә мәктәпләр ачканнар һәм хәзер дә солых булу илә бу эшкә шөруг итәчәкләр (керешәчәкләр), Истанбулда вә аның әтрафларында (тирә якларында) инглизләр, нимесләр. әмриканнар жөзүит (иизуит) вә гайреләр тарафыннан ачылган зур һәм мөкәммәл школалар бар. Габделхәмид заманында игътибарга алырлык яхшы програмлы мәктәпләр булмадыгыннан. үзләренең балаларын, хәтта кызларын, инглиз вә гайреләр генә түгел, жөзүитләрнен дини максат илә ачылган школаларына да биреп укытырга мәжбүр булганнар. Кәнеж төрекләр заманнарында әжнәбиләрнең бу боендырыкларыннан (чит ил кешеләренең бу элмәкләреннән) котылу өчен, анларнын мәктәпләренә каршы үзләреннән мәктәпләр бина кыйла башлаганнар. Бунларнын кайсы-кайсы күйндәге (авыл) жөзүит мәктәпләренә каршы Хәйдәр паша салдырган бер мәктәпләрен китеп күрдем. Бинасы гүзәл һәм нәзафәте дә мөкәммәлдер. Ләкин дәрес вакыты улмадыкыннан, тәгьлиме русларын (өйрәтүче русларын) күрә алмадым. Минем илә бергә барган иптәшемнең сөйләдегенә күрә, дәресләре дә яхшы програм үзәренә тәртип ителгән (яхшы программа нигезендә оештырылган) имеш. Биредә урта вә мәктәпләрдә укый торган шәкертләр өчен зур бер пансион ясарга керешкән булсалар да, сугыш башланганлык сәбәпле вөжүдкә чыгара алмый калганнар. Уку эшләреннән кала, төрекләрнең иң зур әһәмият биргән нәрсәләре сугыш көймәләредер. Бунлар, мәктәпләрне вөжүдкә китерүгә ижтиһад итү илә бәрабәр, флотларын да куәтләндерергә тырышачаклар. Хәзер дә төрекләрнең Англиягә ясарга биргән ике дредноуты бар икән. Анлар 1913 нче елда тәмам булачак, диләр. Соңра да анлар тарафыннан итальяннарга эшләргә биргән бер дредноутлары булган икән, ләкин Италия, сугыш башлану сәбәпле, төрекләргә бирмәгән, бәлки ул көймәне төрекләргә каршы истигъмаль иткән... Төрекләрдә лаихәләр бик күп, ләкин анларны вөжүдкә чыгару өчен заман лаземдер. Төрекләр шәһәрләрне тәгьмир итү (төзү, төзәтү) өчен дә бик зур ижтиһад итәләр. Истанбулда урамнарның гаять тар икәнлеге һәркемнең мәгълүмедер. Анлар бу урамнарны мөмкин кадәр киңәйтергә һәм яхшы планга куярга телиләр. Урамнарның тигезлек вә киңлегенә уңгайсызлап тора торган урыннарны хөкүмәт үз хисабына сатып алып, биналарны ваттыра һәм бунлар өчен хили кыйммәт бәһаләр түли. Мәсәлән, яңа жамигь каршында тыгызлап тора торган биналарны ваттырып урамны киңәйтү өчен— бинасыннан башка, фәкать жире өчен генә дә бер морәббәгь (квадрат) сажинга биш мең дүрт йөз сум кадәр. Диван (дәүләтнең югары идарәсе) юлында ике рәтле трамвай юлы салырга уңгайсызлап тора торган кечкенә генә өч йортны ваттыру өчен 45 мең лира (һәр лира—8 сум 64 тиен) түләгән. Истанбулда узган елларда бик зур янгыннар булып, ничә меңләп йортларның янганлыгы укучыларның мәгълүмедер. Иштә бу җирләр тәмам планга салынганнар, канализация юллары тәртипкә куелган, урамнар киңәйтелгән, тигез ташлар түшәлгән, тротуарларына да асфальтлар куелган. Йорт ияләре дә бина тәгьмир итәргә башлаганнар Янгын булган бәгъзе җирләр тәртипкә салынып җитмәгән булса да. анларга янә сугыш зарар итмештер Истанбулда ат вагоннары һаман да йөрми, фәкать Бәк Угълыннан Шешлигә омнибус автомобильләре генә йөриләр Бундан сон ат вагоннарынын кирәкләре дә улмаячактыр. Чөнки Истанбул вә тарафларының һәр җирендә электрик трамвайларны бик ашыгып эшләп яталар Бер-ике айдан бу юлларнын өлгерүе өмид ителәдер Төрекләрнең пароходчылыкка да әһәмият бирә башлаганлыклары күренәдер Төрекләрнең гаскәр ташу өчен җитәрлек пароходлары бар икәнлеген язган идем Сөйләүләренә күрә. Төркиянен йөз ун кадәр йөк һәм юлчы пароходлары бар имеш Бунлар сугышка кадәр Истанбулдан Искәндәрия һәм юл өстендәге башка портларга йөргән булсалар да, хәзерге көндә, дошман кулына әсир төшүдән саклану өчен. Чанаккала бугазыннан чыкмыйлар, шул ике ара илә Кара диңгез портларына гына йөриләр Игенчелек эшен алга жибәрү хосусында да тырышып маташалар Төркиянен Анатолия кыйсьмендә зирагатькәсәляхиятле (игенчелеккә ярашлы, уңдырышлы), гаять бәрәкәтле һәм бу көнгә кадәр бердә эшләнмәгән җирләр, балта күрмәгән урманнар бик күптер. Зирагать нәзарәтендә (авыл хуҗалыгы вәзирлегендә) хезмәт итә торган бер бәк әфәнденең сөйләвенә караганда. Истанбулдан ерак та түгел бер җирдә. Анатолия тимер юлына якын бер урында, ике йөз мен дисәтинә кадәр бер урын бар икән Бу урыннар никадәр бәрәкәтле булсалар да, бу көнгә кадәр бу җирләргә халык урынлашмаган Әгәр бер компания чит мәмләкәттән килеп эшләргә алачак булса да биреләчәктер Ләкин читтән килгән кешенең мөселман булуы шарттыр. Бу җирләрнең елына ничә йөз мен сумлар файда китерәчәген тәхмин итәләр (якынча билгелиләр) Хәзерге көндә Анатолия тимер юлы өстенә читтән килеп ике йөз авыл кадәр мөһаҗирләр (күчеп килүчеләр) җирләшкән. Бунлар арасында җирдән яхшы истифадә итә белүчеләр- Кырымнан күчеп килгән татарлардыр Бунлар башкаларга нисбәтән бик яхшы баеганнар Төркиядә. гомумән, татарлар тырышлыклары вә эш күрә белүчелекләре илә мәшһүрләрдер. Хәтта яхшы эш күрә белгәнлекләре илә шөһрәт казанган мәэмүрләр (чиновниклар) дә татарлардандыр Мәсәлән, бу көндә Малия вәзире (финанс министры) Габдрахман паша татардыр Зарбханә (монетный двор)нын мөдире Габдрахман бәк татардыр. Пашалардан. Мәэмүрләрдән, мөгаллимнәрдән бик күп кешеләр Кырымнан яки Кавказиядән килгән татарлардыр Төректер дип фарыз кыйлган. күзгә күренгән бер кешене бераз тәфтиш итеп (тикшереп) карасан. асылы яки үзе татар булып чыга Төрекләр үзләре гомумән рәхәтне яратучан халыклардыр Анлар күбрәк каһ вә ханәләрдә (кафеләрдә) иртәдән кичкә кадәр сәясәттән, вакыйгалардан вә башкалардан бәхәс итеп утыруны башка бер төрле эш. мәшәкать яки хезмәт илә мәшгуль булудан артыграк яраталар Истанбулның бетмәс-төкәнмәс хәтсез каһвәханәләрс көндезләрдә дә халык илә тулы була Кичкә кергәч кешегә кереп утырырга да урын булмый Мичсез салкын өйләрендә туңып-калтырап утырудан каһвәханәләрдә җылынып утыруны бунлар. табигый, артык күрәләр. Өйләренә фәкать ятып йокларга гына кайталар Мөбаләга (арттыру) булмасын, кичләрдә ирләрнең уннан берсе дә өйләрендә утырмыйлар имеш Бунларны күргән адәм бу тирәләрдә күптән сугыш булгандыр, шәһәрдән егерме биш чакрым җирдә дошман гаскәре бардыр дип уйларлык та түгел Кырым мөселманнарыннан берничә кешеләр, үз араларыннан җыелган иганә акчаларына йөз егерме караватлык хәстәханә ачарга җитәрлек әсбаблар атып, фельдшерлар. хәстә караучылар илә бергә юлга чыксалар да. Төркия сәфире (төркия илчесе) • Хәзер хәстәханәгә мохтаҗ түгел, мәҗрухлар калмады. «Һилал әхмәр җәмгыяте» хәстәханәгә мохтаҗ түгел».-дигән Шул сәбәптән берннчәсе кире кайтып киткәннәр Фәкать арадан икесе, җыйган иганә акчаларын һәм әсбабларын урынына тапшыру өчен. Истанбулга килгәннәр Ахыры киләсе санда