Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМ, МӨГАЛЛИМ ҺӘМ ОСТАЗ

Болур устадсуз иш барча дүшвар, Бурун устад, андин соң иш. ой йар! (Остазсыз барча эш авыр булыр, Әүвәл остаз, аннан соң эш. эй яр!) Котб. «Хөсрәү вә Ширин* атар әдәбияты тарихының калын нигез ташларын, бәхәссез, урта гасыр чорында барлыкка килгән язма шигъри ядкярләр тәшкил итә Алар, аерым алганда, ничәмә-ничә буын вәкилләре өчен гыйбрәт һәм әхлакый тәрбия өлгесе булган «Кыйссаи Йосыф» (XIII), мәхәббәт мәктүпләре шәкелендә язылган «Мәхәббәтнамә» (XIY), Шәрскънын мәшһүр каләм ияләре әсәрләренә нәзыйрә-жавап рәвешендә ижат ителгән һәм күп кенә дөньяви мәсьәләләрне күтәргән «Гөлстан бит-төрки» (Х1Ү), «Хөсрәү вә Ширин» (XIY) поэмалары Күләмле һәм гаять фәлсәфи эчтәлекле, поэтик яктан эшләнеше мөмкин кадәр камиллеккә омтылып башкарылган әнә шул истәлекләрнең хәзергә кадәр килеп ирешүе рухани мәдәниятебезнең электә бик бай булганлыгы турында сөйли. Бу шулай ук янә шундый башка казанышларның да киләчәктә, бәлки, табылуы мөмкин дигән фараз-фикерләргә урын калдыра. Дөрес, урта гасыр чорына караган әдәби әсәрләрне өйрәнү-тикшерү жиңел хезмәтләрдән түгел. Моның өчен тел тарихын, шул чор әдәбият кануннарын, тарихны яхшы белү шарт, гарәп-фарсы телеәдәбиятыннан билгеле бер дәрәжәдә хәбәрдар булу таләп ителә. Боларга өстәп тагын даими рәвештә белемне камилләштереп тору, тынгысызлык һәм эзләнергә яратучанлык кебек сыйфатларга да ия булу сорала. Шуна күрә дә. сер түгел, әлеге өлкәдә эшләргә теләк белдерүчеләр еш очрамый. Бу сирәк һөнәр ияләре, әгәр шулай билгеләргә яраса, хәзерге вакытта татар филологиясендә бер кул бармаклары белән генә санарлык. Әнә шул авыр, үтә үзенчәлекле, әмма бик кирәкле эшкә үзенең гомерен багышлаган галимнәребездән берсе филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры. Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миннегулов. X Миннегулов 1939 елнын 12 маенда Татарстан жөмһүриятендәге Зәй районы Апач авылында дөньяга килгән Аның әтисе Йосыф абзый Бөек Ватан сугышы башлангач армия сафларына алына һәм 1944 елда фронтта батырларча һәлак була. Шулай итеп, ятим калган дүрт баланы карау-үстерү, аларга тиешле тәрбия һәм белем бирү авырлыгы-мәшәкате тол әнисе Гайнелхәят апаның жилкәсенә төшә. Башлангыч белемне Хатыйп үзләренең авылында ала. Аннан сон күрше Федоровка жидееллык мәктәбендә укый. Ләкин тормыш авырлыклары, матди кыенлыклар аңа ары таба сабак алуны туктатып торырга мәжбүр итә. Буыннары әле ныгыр-ныгымас малай бер ел колхозда терлек караучы булып эшли. Урта мәктәпне ул үътәреннән егерме биш чакрым ераклыктагы Иске Кәшер авылында (Сарман районы) тәмамлый һәм шул ук елда Урта Азия тарафына юл тота. Анда әүвәл Тажикстаннын Ленинабад (Хөжәнд) өлкәсендә мамык игү эшендә була, сонра Табашар шәһәрендәге заводларның берсенә урнаша. Әмма бер ел яшәгәч, янә үз авылына кайта. Егет 1959 елда кабул итү имтиханнарын унышлы тапшырып. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә Әлеге дәрәжәле югары уку йортында гыйлем эстәгән елларында ул үзен бик тырыш, белемгә омтылучы, жәмәгать эшләрендә актив катнашучы студент итеп таныта. Республиканың «Яшь талантлар» кичәләрендә еш кына докладлар сөйли, студентларнын фәнни Т конференцияләрендә катнаша Шул вакытта ук ул яшь тәнкыйтьче буларак та формалаша «Татарстан яшьләре», «Кызыл Зәй» газеталары, Татарстан радиосының штаттан тыш хәбәрчесе була. 1962 елда бүлскнен дүртенче курс студентларын бер елга кайбер республика һәм өлкәләргә эшкә җибәрәләр. X Миңнегулов Пенза өлкәсенен Белинский районындагы Качкару (Кутеевка) мәктәбенә тәгаенләнә Ә инде университетны тәмамлагач, ул үзе теләп Сарман районы Теләнче Тамак урта мәктәбенә эшкә китә. Яшь белгечне шул ук төбәктәге Чукмарлы авылы мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул •Чулпан» колхозынын партбюро секретаре вазифасын да башкара Студент елшрының бер исталеге Хатыип Миңнегуюв(уңда) шагыйрь Рәдиф Гаташ белән 1966 елның җәендә X Миннегуловны партиянең Сарман район комитетына агитация-пропаганда бүлеге мөдире урынбасары итеп күчерәләр. Анда эшләгәндә ул тәрбия, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнә Жнрле матбугат битләрендә сш кына аларны яктырткан мәкаләләр бастыра, урындагы радиотапшыруларны оештыра, гавәм, укучылар алдында чыгышлар ясый, лекцияләр укый. Әлеге актив эшчәнлеге эчен аның исеме «Республика Мактау китабы»на кертелә. Әйе, шәхси тормыш ярыйсы гына көйләнгән: абруйлы эш, уңайлы фатир, гаилә корылган Киләчәктә карьера шактый өметле күренә Адәм баласына тагын ни кирәк. Ләкин X. Миннегуловның болардан ла өстен күптәнге бер теләге бар Ул—әдәбият фәне белән шөгыльләнү Тырыша торгач, ниһаять, гаиләсе белән ул Казанга күчеп килә. X. Миннегулов хезмәт биографиясенең Казан университеты белән бәйле өлешен үзе югары белем алган татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент вазифасыннан башлый Аспирантура узып тормастан. кандидатлык диссертациясе язу белән дә шөгыльләнә. Гыйльми хезмәтнең темасы итеп XIY йөз шагыйре Сәйф Сарайның иҗатын өйрәнү билгеләнә Татар филологиясендә әле ныклап өйрәнелмәгән бу әдипнең мирасын тикшерү ул елларда бик үк җиңелдән түгел, әлбәттә Әйтелгән каләм иясснсн «Гөлстан биттөрки» әсәрен мәшһүр шәех Сәгъдинең оригиналы белән чагыштырма планда анализлау өчен яшь белгечкә әүвал үзлегеннән фарсы телен тә өйрәнергә туры килә Тырыш хезмәтнең бәрәкәтле нәтиҗәсе буларак, ул 1972 елда «Сәйф Сарайның тәрҗемә һәм оригиналь әсәрләре» темасына филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация язезый Әдәбият белгече алга таба да шагыйрьнең иҗатын өйрәнүне дәвам иттерә Анын университет нәшриятында дөнья күргән «СәйфСаранның тормышы һәм иҗаты» (1972). «Сәйф Сараи. Тормышы һәм ижаты» (1976) дип аталган китап—монографияләре, күп сандагы мәкаләләре шул турыда ачык сөйли. 1974 елда аңа өлкән укытучы дәрәҗәсе бирелә. Галим Алтын Урда чорында барлыкка килгән рухани мирасны колачлы, системалы итеп өйрәнергә кирәк дигән фикергә килә. Аның каләме белән язылган «Котб ижаты» исемле китап (1976) әнә шул изге ниятне тормышка ашыру юнәлешендә башланган хезмәтләрдән берсе Ләкин бу эш, мәгълүм сәбәпләр аркасында, башлангыч чорында ук тукталып кала. Кафедра тарафыннан аңа башка дәвер, ягъни XIX йөздә яшәп ижат иткән суфый шагыйрь Шәмсетдин Зәки һәм мәгърифәтче педагог Салихҗан Кукляшевнын әдәби мирасларын өйрәнү тапшырыла. Тиешле материаллар туплау максатында X Миңнегулов Казан, Уфа, Мәскәү, Ленинград, Дүшәнбе калаларындагы архив һәм китапханә фондларында шөгыльләнә. Галимнәребездән беренче булып, ул Оренбургтагы Неплюев хәрби уку йорты архивын тәфсилләп тикшерә. Әлеге эзләнү-тикшеренүләрнең нәтижәләре университет доценты Ш А. Садретдинов белән берлектә әзерләп нәшер ителгән «XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре», «XIX йөз татар хрестоматияләре» (1982) дигән китапларда бәян ителә Шунысын да билгеләп үтү зарур, әлеге хезмәтләр университетның фәнни эшләр конкурсында беренче урынга лаек дип табыла һәм аларнын авторларына лауреат исеме бирелә (1983). Доцент X. Миңнегулов (бу дәрәжә аңа 1981 елда бирелә) Шәрекъ һәм татар әдәбиятында кысалы кыйсса жанрын махсус өйрәнүчеләрнең берсе буларак та танылды Ул «Мен дә бер кичә», «Мең дә бер көн». «Мең дә бер сәхәр», «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә» әсәрләрен комплекслы тикшереп, аларнын хосусият билгеләрен, әлеге жанрның татар әдәбиятында яшәеш мәсьәләсен ачыклады Бу юнәлештә әтрафлы башкарылган хезмәт «Шәрекъ һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар (Поэтика һәм әдәби багланыш мәсьәләләре)» (1988) дигән монография итеп нәшер ителде. Галим урта гасыр чоры һәм аннан соңгы дәверләрдә барлыкка килгән төрки язма истәлекләрне өйрәнү-тикшерү барышында аларнын Шәрекътәге башка әдәбиятлар белән тыгыз багланышта булганлыкларын, әлеге синтезның рухани мәдәниятне гәрәкъкый итүдә унай роль уйнаганлыгын билгели Бу кызыклы һәм мөһим проблеманы кин планда татар тарихы белән берлектә тикшереп, ул «Татар әдәбияты һәм Шәрекъ классикасы (Үзара багланышлар һәм поэтика мәсьәләләре)» дигән темага докторлык диссертациясе әзерли Аны 1991 елда уңышлы яклап, дәгъва ителгән гыйльми дәрәҗәне алуга иреште. Хатыйп Миңнегулов Самара университеты студентларына дәрес бирә Профессор (1992 елдан бирле) үзенен докторлык диссертациясенә нигезләнеп, урыс телендә «Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики)* дигән монография бастырып чыгарды (1993). Хезмәт, әйтергә кирәк, гыильми жәмәгатьчелек тарафыннан унай кабул ителде Ана карата күп санда бәяләмәләр язылуы, университет күләмендә дөнья күргән хезмәтләр арасында беренче бүләккә лаек булуы монын ачык дәлиле Әлеге китабы өчен галимгә 1995 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе бирелде. Әдәбиятчы борынгы, урта гасыр чорлары һәм XIX йөз татар әдәбиятының төрле проблемаларын өйрәнү-тикшерүне уңышлы дәвам иттерә Аерым алганда. Йосыф Баласагунлы, Әхмәд Ясәви. Кол Гали. Мәхмүд Болгари, Өмми Кәмал (Исмәгыйль). Мөхәммәдьяр. Мәүла Колый. Габделжәббар Кандалый. Тажетдин Ялчыгол. Шиһабетдин Мәржани, Каюм Насыйри, Мифтахетдин Акмулла, Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев. Гаяз Исхакый һәм башка әдип-галимнәребезнен ижади эшчәнлекләрен яктырткан саллы мәкаләләр язып чыкты. Анын янә Г Тукай. Ш Бабич әсәрләрендә әдәбиятның электән килә торган традицияләр дәвамлылыгы, Дәрдемәнд, С Рәмиев кебек классикларыбыз һәм хәзерге дәвердә каләм тибрәтүче шәхесләребез турында язмалары да игътибарга лаеклы X. Миннегулов тарафыннан башкарылган һәм башкарыла торган күп тармаклы гыйльми эшчәнлекнен тагын бер кызыклы һәм әһәмиятлесен билгеләп үтү урынлы булыр Ул ерак һәм якын мәмләкәтләрдә хәят кичерүче милләттәшләребезнен тарихын - мәдәниятен ойрәнү, аның казанышларын барлау-туплауны аерым шөгыль итте. Хосусан. Финляндия. Төркия. Үзбәкстан, Казакъстан дәүләтләрендә гыйльми сәфәрләре вакытында әлеге мәсьәлә буенча шактый гына мәгълүмат жыйнады. үзенен табышлары турында вакытлы матбугат битләрендә, радио-телевидениедән бәян итеп, кин жәмәгатьчелекне таныштырды. Әлеге юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен ана 1998 елда Кол Гали исемендәге Халыкара премия бирелде Әдәбият белгече дистәләгән фәнни хезмәтләрнең гыйльми мөхәррире Күп кенә монографияләр, жыентыклар анын хәер-фатихасы нигезендә дөнья күрде Галим еш кына төрле төбәкара һәм халыкара фәнни конференцияләрдә катнаша Ул анда үзенен гыйльми казанышлары нигезендә эчтәлекле чыгышлар ясый, секцияләр белән житәкчелек итә. Мәсәлән, 1993—1998 еллар аралыгында гына да Казан. Әстерхан. Истанбул, -Анкара, Ташкент. Алма-Ата. Краснодар һәм башка шәһәрләрдә үткәрелгән форумнарда анын тарафыннан кырыктан артык доклад сөйләнелгән Билгеле булганча, туксанынчы елнын урталарында Анкара шәһәрендә төрки халыкларның әдәбият тарихы языла башлады. Төрек телендә нәшер ителәчәк һәм күләме ягыннан утыз томны тәшкил итәчәк әлеге хезмәттә татар әдәбиятына да. һичшиксез, лаеклы урын биреләчәк. Бу эштә X Миннегулов комиссия рәисенең урынбасары, авторлар коллективы житәкчесе һәм үзе дә материал язучы буларак катнаша Ул «Татар энциклопедиясе* оештырылган көннәрдән үк анын эшендә актив катнаша Бу басманың Баш фәнни редакция коллегиясе әгъзасы. XX йөзгә кадәрге әдәбияты буенча баш мөхәррир булыгг тора, күп санлы мәкаләләр авторы Мәгълүм ки. 1991 елдан бирле Казан дәүләт университеты каршында филология фәннәре буенча докторлык диссертацияләре яклау Советы эшләп килә Әйтергә кирәк, аның беренче утырышы нәкъ менә X. Миннегуловның яклавы белән башланды Хәзерге вакытта Казан, Уфа. Сыктывкар. Саранск, Чабаксар, Төмән һәм башка төбәкләрдән кырыклап кеше фәнни дәрәжә алу өчен житди имтихан тоткан әлеге Советның ул гыйльми сәркәтибе Вазыйфасын башкара. Утыз елдан артык студентларга гыйлсм-тәгълим биреп килүче галимнсн педагоглык эшчәнлеге. шулай ук. үзе бер зур сәхифәдән гыйбарәт Ул. нигездә. - Борыш ы һәм урта гасыр татар әдәбияты*. «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы* (1991 елга кадәр) предметларын. «Шәрекъ классикасы һәм татар әдәбияты* -Фәнни эшнең методологиясе һәм методикасы* дигән махсус курслар, төрле семинарлар алып бара Аның, шулай ук. хәзерге Казан педагогика университеты. Алабута педагогия. Татар гуманитар институтларында. КДУнын Яшел Үзән каласындагы филиалында. Әлмәт муниципаль университетында. Мәскәүдоге Югары әдәбият курсларында (1973) һәм башка уку йортларында да дәресләр үткәргәне бар Галим-педагог дистә еллар дәвамында студентларның педагогик практикаларында методист булды Ул. шулай ук. аларнын Татарстан. Башкортстан һәм Чувашстан республикаларына, Чиләбе, Оренбург, Пермь, Түбән Новгород. Ульяновск өлкәләрендә оештырылган фольклор экспедицияләренә житәкчелек итте. Университетның гыйльми китапханәсендә хәзерге вакытта саклана торган халык авыз ижаты буенча күп кенә материаллар, төрле характерда булган кулъязма истәлекләр, китаплар әнә шул сәфәрләрдән алып кайтылган табышлар. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, студентлар белән эшләүдә X Миңнегулов төп игътибарны һәрвакыт аларга милли тәрбия бирүгә юнәлтә. Ул 1984—1989 еллар аралыгында факультетның кичке һәм читтән торып уку бүлеге житәкчесе булды, вакытлыча берничә мәртәбә кафедра мөдире, декан вазифаларын да башкарды. Хатыйп Миңнегулов Твркия галиме Әхмәт Тимер белән әңгәмә вакытында Анкара. 1997 ел. Туксанынчы еллар башында жәмгыятьтә башланган үзгәрешләргә бәйле рәвешле уку-укыту системасында, аерым алганда, мәктәпләрдә дәреслек-әсбапларны яңадан язу зарурлыгы көн тәртибенә басты. Ул доцент Ш. А. Садретдинов белән берлектә IX сыйныф өчен әдәбият дәреслеге төзеде (1994). Урта мәктәп, гимназияләр, урта махсус уку йортлары, педагогия училищеләре, колледж һәм лицей укучыларына адресланган әлеге китапның тулыландырылган икенче басмасы да дөнья күрде (1998) Ә анын хрестоматиясе 1996 елда нәшер ителде. Башка авторлар, аерым алганда. Б Мифтахов һәм Н Садриев белән берлектә язган V сыйныф өчен «Туган тел китабы» (1993). Н Гыймадиева белән берлектә X сыйныф өчен төзегән «Татар әдәбиятыннан дәреслек-хрестоматия» (1996) галим- педагогнын мәгариф өлкәсендәге мактауга лаеклы эшчәнлегенә. нур булып өстәлде. Галим хәзерге вакытта факультетның һәм Татарстан укытучылар белемен камилләштерү Институтының гыйльми Совет әгъзасы. «Казан утлары* һәм «Мирас» журналларының редколлегия әгъзасы, Татарстан Фәннәр Академиясе каршындагы әдәбиятчылар берлегенең фәнни сәркәтибе, «Россия югары уку йортларында милли телләр һәм әдәбиятлар» секциясенең рәисе урынбасары, Татарстан Мәгариф министрлыгы каршында дәреслекләр төзү комиссиясенең әгъзасы һәм башкалар. Ул—Татарстанның атказанган фән хезмәткәре. 1998 елда Кембридждагы Халыкара биографик Үзәк тарафыннан Шәрекъ халыкларының рухани мирасын өйрәнү өлкәсендәге нәтижәлс эшчәнлеге өчен ул «Халыкара ел кешесе» дигән мәртәбәле исемгә лаек булды