ДАЧА ХИКӘЯСЕ
Профессор Урманов, чемоданын күтәреп, жинел адымнар белән вокзалдан чыгып, автомобильгә җәелеп утыруга: —Үз илең—үз өең, дигәннәр борынгылар,—диде Аңа автомобиль, урамнар, йортлар, кешеләр—бары да таныш, бары да якын булып күренделәр. Ул, үзенең ашказанына минераль сулар белән ремонт ясап, тазарып, Кавказдан кайта. Автомобильдән төшүгә, алтмыштан өстен гомеренә карамастан, мәрмәр таштан эшләнгән чиста, якты баскыч буйлап, яшь егетләрчә, икенче катка менеп китте. Квартира ишегендәге звонок кендегенә бер басты, ике басты, тагын басты Җавап та юк, ишек тә ачылмады Квартираның арткы ишегенә барды, ул да бикле. Сәгатен колагына күтәреп. —Сәгать ун бит инде. Нигә болай озак йоклыйлар икән болар'—дип. ишекне бөтен көченә дөбердәтә башлады Бу йортта ишекләрне болай рәхимсез дөбердәтүләр бик сирәк булганлыктан, тавышка күрше фатирдан бер кыз чыгып, профессорны күрүгә, аптырап — Профессор абзый, сезмени бу?!. Вакытыгыз булса, бераз гына көтеп торыгыз әле,—диде дә йөгереп кереп тә китте Профессор ишекне тагын дөбердәтеп алды Үз квартирасыннан жавап юк Күрше квартирадан әлеге кыз тагын чыкты — Менә сезгә телеграмма бар Дүрт көннән бирле бездә ята Өегездә кеше булмагач, без алып калган идек Кызчыкның сүзләренә аптырап, ул чемоданын идәнгә куйды: — Ничек беркем дә юк9 '. Зөләйха апаң, Сәлимә? —Алар дачага күчтеләр Профессор телеграмманы ачмыйча гына штампына күзен төшерде дә. «Ессентуки... һе, әллә берәр нәрсәне онытып калдырдым микән9 *—дип уйланып алды. Ләкин телеграмма аның үзенең юлга чыгуын белдергән телеграмма булып чыкты Шулай да ул, моны кызчыктан яшерергә теләп, сүзне икенчегә борды -Безнекеләр дачага күчтеләрмени9 —Күптәннән инде —Кая күчтеләр икән? — Белмим Профессор абзый, гаепләмәгез инде, үзегезне өйгә кертә алмыйм Бещә идәннәр буйыйлар, ремонт, пычрак' —Зарар юк, рәхмәт Әгәр дә сезгә мәшәкать булмаса, шушы чемоданны гына куеп торырга рөхсәт итегез!—дип чемоданын кызчыкка таба сузды Кызчык, ачык йөз белән: - Рәхим итегез, рәхим итегез!—дип чемоданны алып өйгә керде, һәм английский йозаклы ишек шаулап ябылды Профессорга санаторийда докторлар «Ашларны вакытында ашап, П диетага 7. <к У.» мз да игътибар итәргә»,—дип әйтеп җибәрделәр. Менә хәзер дә анын ашказаны ак май сылап бер кисәк күмәч һәм бер стакан шикәрләп чәй сорый башлады. Өйгә кайтып җитәм, дип поездда ашамаганга, ашказанының соравын үтәргә уйлап, очраган җирдә очраклы ашлар ашамас өчен, ара ерак булса да. киявенең фатирына барырга булды. Һава яхшы булганга, автомобиль дә кире борылып кайтып киткәнгә күрә, ул бу араны җәяү генә үтәргә булды. Киявенең фатирына җитәм дигәндә генә, кызының өч яшьлек улына Кавказдан алып кайткан бүләге исенә төшеп, кире кайтырга туры килде. Баягы күрше фатирдагы кызчыктан, чемоданын баскычка гына чыгартып, бүләкне алып, пөхтәләп пальто кесәсенә салды да уйлый-уйлый алга атлады. «Менә инде. Рәфгать балакайның күңеле булыр, куаныр. Үзе белеп рәхмәт әйтер микән, әллә анасы артыннан гына попугай булыр микән? Бездә яшь балаларга культура гадәтләрен сеңдермиләр, шул гадәтләргә балаларны көчләп кушып, азаплап, аптыратып бетереп, культура гадәтләреннән нарасыйларның күңелләрен биздерүгә күп вакытта ата-аналар үзләре сәбәпче булалар. Хәер, кызым белән киявем турында алай әйтмәс идем... Яшь булсалар да, балага дөрес тәрбия бирәләр...» Менә шул фикерләр белән ул киявенең квартирасына килеп тә җитте Звонокнын кендеген, бала белән шаярган кебек, бер басты, ике басты, өч басты. Ждвап булмагач, ялгыш икенче кешенең звоногын басмыйммы икән, дип ишек өстендәге номерны карады. Номер да дөрес, ишеккә кадакланган җиздә дә киявенең фамилиясе ялтырап тора. «Кияү хезмәтенә киткәндер, кызым баланы саф һавага, берәр бакчага алып чыккандыр-.—дип улының фатирына барырга булды. Улының ике яшьлек бик матур кызчыгы бар. Аңа да Кавказдан алып кайткан уенчыкны бүген үк бирергә кирәк. Бүләк чемоданда. Ерак булса да, кайтып алмыйча ярамый Яхшы һавада җәяү йөрүнең дә файдасы бар. дип тагын чемоданга кайтырга булды. Бүләкне чемоданнан алып, улы тора торган йортның капкасы төбенә җиткәч, тротуарда тузан басар өчен су сиптерә торган резин эчәгеләр рәтләп торган дворник, күптәге танышы булганлыктан, аның белән һавалар турында сөйләшә-сөйләшә. мәсьәлә улына күчкәч: —Улыгыз Закир иптәш кичә генә районга китте. Үзегез дә беләсез, урак өсте бит хәзер, кызу чак. Киленегез баласы белән дачага күченеп китте,—диде Б\ хәбәрне ишеткәч, профессор, нигә болай иртә китте сон, дигәндәй, сәгатен колагына күтәреп тыңлап алды. Сәгать уникенче иде инде. Ашказаны профессордан бутерброд, кайнар чәй сорады. Очраган жирдә очраган ашлар ашап докторлар әйткән диетаны бозасы килмәде. •Саф һавала йөрүнең файдадан башка бер нәрсәсе дә юк»,—дип. кулларын артына куеп, акрын гына кияве хезмәт итә торган учреждениегә китте. Юлда бик күп белеш-танышлар очрап, бик күп төрле эшләпәләр, кепкалар, үзбәк түбәтәйләре профессорны сәламләделәр. Профессор, дусишләренең исән-сау икәнлекләренә һәм үзенә күрсәткән хөрмәткә кәефе килеп. —Үз илен—үз өен шул.—дип, учреждениенең киң баскычыннан менеп, киявенең кабинетына таба үткәндә, буфетта хезмәткәрләрнең бутербродлап чәй. кофе, сөт эчкәнлекләрен күреп, ашказаны тагын аш даулый башлады. Буфетка кереп бер стакан сөт. бер слойка белән ашказанын тынычландырырга уйласа да. буфетның учреждение хезмәткәрләре өчен генә икәнлеген яхшы белгәнгә, аш казанын тәртипкә, дисциплинага буйсындырырга өндәде. Киявенең кабинеты буш булып чыкты. Эшләпәсен салып, йомшак диванга утырып, яулыгы белән маңгаен сөртеп торганда, ишектән яшь егет керде. - Исәнмесез, профессор, сезгә Нигъмәт иптәш кирәкме? Профессор, үзен бөтен җирдә тануларына кәефе килеп, тамак төбе беләнрәк сөйләшергә тырышып: —Әйе. Нигъмәт кияү кирәк иде,—дип, йомарланган һәм яхшы ук керләнгән яулыгын тиз-тиз генә яшереп куйды. Яшь егет, эш өстәле артына кереп, урындык янында баскан килеш: Нигъмәт иптәш ике сәгатьсез кайта алмас. Йомышыгыз булса, минем аркылы ирештерерлек йомыш булса, мин зур шатлык белән Профессор, яшь егетнен нәзакәтлелегенә кәефе килеп, анын сүзен бүлдереп. —Юк, юк, рәхмәт. Хосусый кечкенә йомыш. Мин үзем күрергә тырышачакмын Чынлап, мин үзем!..—диде дә сәгатен колагына күгәреп тынлады.— Ике сәгатьтән кайтыр, дисез икән. Әгәр дә сезгә мәшәкать булмаса. ике сәгатьтән ана керәчәгемне әйтсәгез, рәхмәт әйтер идем,—дип өстәп, яшь егеткә баш иеп, кабинеттан чыгып китте Баскычтан төшкәндә, егерме биш ел элек шул баскычтан төшкәне хәтеренә килеп, кызыл борынлы зур гына чиновникнын —Диким басурманам, крамольникам неблагонадежность и вот чего!I— дип кычкыруын һәм патша учреждениесендә благодарность кәгазе урынына кукиш күрсәтүен исенә төшерде «Ә хәзер совет эшчеләре әнә ничек...*—дип совет учреждениеләренең культуралашуларына куанды, һәм якындагы берәр кафега кереп житәм дигәндә генә, каршысына автомобиль туктап, Дәүләт нәшриятының дәреслекләр бастыру секторы мөдире автомобильдән төшеп, профессорның кулларын каткат кыса- кыса күрешеп, ана жавап бирерлек тә вакыт бирмичә, култыклап аны үз янына автомобильгә утыртты —Күктән көткәнне җирдән очрату шул буладыр, профессор Бүгенге кояш, бүгенге аяз көн колхозчыларга игеннәрне урып-җыярга никадәр кирәк һәм кадерле булса, сез дә бүген безгә шулай ук кадерле Профессор, бу мактауга мавыгып китеп. «Үз илең—үз өен шул»,—дип уйлап алды. Дәреслекләр секторында мәктәп китапларының корректуралары, аларнын формалары, тышлары, кәгазьләре белән таныша-таныша өч сәгать үгеп киткәнне сизмичә дә калды. Дәреслекләр секторыннан аны автомобильдә киявенен учреждениесенә озатып куйдылар Егерме биш елдан бирле ана таныш булган кин баскычтан менгәндә, хезмәтләрен бетереп өйләренә кайтучыларның барысы да аңа юл бирә бардылар. Киявенен кабинет ишеге бу юлы бикле иде. Баягы нәзакәтле яшь егет килеп чыгып —Нигъмәт иптәш сезне көтте. Ләкин эше бик ашыгыч булганлыктан, сездән гафу үтенергә һәм шушы пакетны сезгә тапшырырга кушты,—диде Профессор ачлыктан, сусаудан һәм киявен очрата алмауга борчылды — Үзе кая соң, үзе, кияүне әйтәм? —Бүген унберенче число. —Булса сон? —Иртәгә ял көне. Ул семьясы янына дачага китте. —Дачага?!. Профессор аптыравыннан, яшь егет биргән пакетны машиналь рәвештә кесәсенә тыгып, аны укырга да онытты Ул, кин читле эшләпәсен салып, яулыгы белән маңгаен ышкый-ышкый. урындыкка утырып — Иптәш, гафу итегез, сезнен фамилиягезне белмим Ссзнен буфетта кайнар чәй белән берәр слойка булмасмы? . Бәлки, чия дә бардыр Җимеш сезоны бит хәзер Бутерброд булса да ярый Берәр стакан кайнаган сөт һәм шуның ишеләр Диетага бүген игътибар итмәскә булдым. Өч-дүрт йомыркадан күзле тәбә булса да ярый Менә биш сум, барысына да чамалагыз шунда,— дип теге егеткә акча сузды Яшь егет, уңайсызланып, акчаны алырга теләмәвен белдереп ишарә ясап —Ләкин бу вакытта безнен буфет зшләми бит. профессор,—диде Профессор, үзе корган тозакка үзе урала барудан котылырга теләп — Шулайдыр, шулайдыр. Вакыт сондыр шул,—дип. сәгатен колагына күтәреп тынлый-тынлый. бүлмәдән чыгып китте Ул Бауман урамындагы водопровод, канализация окоплары аркылы нәкъ I Диким басурманам, крамольникам неблагонадежность и вот чего'—Кыргый мөселман, фетнәчеләргә ышаныч юк—менә нәрсә1 яшь кызылармеец җитезлеге белән сикерә-сикерә кафега ашкынды. Чаттан борылуга, кечкенә кафенын кечкенә генә вывескасы күренүгә, яңа гына ГАЗ заводыннан чыккан автомобиль моторы бензин көткән кебек, профессорның да ашказаны биш-алты йомыркадан ак майда кыздырылган күзле тәбәне кабул итәргә әзерләнде. Тәбә исе борынга кергән кебек булып, ул адымнарын җәһәтләп, кафенын тар ишегеннән кереп барганда, кафедан чыгып килүче олы гәүдәле берәү, аны кочаклап, үксеп-үксеп еларга кереште. Профессор, көч-хәл белән аның кочагыннан ычкынып: — Гражданин, сез йә исерек, йә саташкан!—дип бик нык кычкырып җибәрде. Ак сакалы буйлап күз яшьләрен агызган карт, тавышын мескенләндереп: —Әйе, әйе. Минем акылым аның белән бергә күмелде!— дип тагы кызганычрак итеп үксергә тотынды. Профессор Урманов үз каршында үксеп торган картның Академия корреспонденты булырга чамалап йөрүче карт, укымышлы иске дусы Буранин икәнлеген белгәч, бик уңайсызланып, гафу үтенеп, аны култыклап, стена буена алып килә-килә: —Алексей Миронович! Сезгә ни булды? Мин сезне танымадым. Гафу итегез, чынлап танымадым. Әйтегез лә, нинди хәсрәт сезне болай газаплый9 - дип, берсе артлы берсе сораулар бирә башлады. Алексей Миронович, яулыгы белән күзләрен сөртә-сөртә: —Әйдәгез, кадерлем, миңа!. Мин ул шомлы бүлмәгә бер үзем генә кайтып керә алмыйм. Ул буш бүлмәләрдә ашый да, эчә дә алмыйм. Аны мәңгелеккә озаткан көннән бирле менә шушы кафеда тамагымны туйдырып йөрим. Минем өчен булмаса, анын хатирәсе хөрмәтенә сез минем үтенечемне кире какмаска тиешсез!—дип. профессорны кафе ишеге төбеннән кирегә борып, тротуар буйлап алып китте. Алексей Миронович, төн буенча үзенең үлгән хатынының күлмәкләрен күрсәтеп, кыз чагында язган хатларын укып, яшь чагында төшкән карточкаларына карап: —Яшь килеш бит. Бөтенләй яшь килеш Барлыгы алтмыш сигез генә тулып узды бичарага!..—дип берничә сәгать сөйләде. Профессор, үлек чыккан йортта аш-су мәсьәләсен телгә алу иске дусын рәнҗетәчәген сизгәнлектән, бу турыда бер сүз дә эндәшмичә, төнге сәгать икедә, йомшак диванга сөялгән килеш, йокыга китте. 2 рофессор Урманов, тәрәзәдән кергән иртәнге кояшның җылы нурларына тирләп уянып китүгә, яулыкка дип кесәсенә тыгылды. Бармаклары пакетка очрап, күптән онытылып килгән бер нәрсә искә төшкән кебек ашыга-ашыга пакетны ертып, штамплы кәгазьгә ашыгычлык белән язылган сүзләрне укыды: «Хөрмәтле әткәй! Сезне кичә эзләп-эзләп тә очрата алмагач, шушы хатны калдырып, үзем Әминә һәм Рәфгать янына дачага киттем. Шушы язуны уку белән, пристаньга төшегез Пароход кич белән сәгать биштә китә Андый-мондый хәл булып, пароходка өлгерә алмасагыз, сәгать җидедәге катерга утырыгыз. Әгәр дә инде берәр зур эш чыгып, бүген өлгерә алмасагыз. һәр көн иртә сәгать сигездә китә торган катерга утырып, безгә дачага килегез. Килми калмагыз. Без сезне көтәбез. Адресыбыз Катерның беренче туктаган пристане Разумов исемендәге урам Дача номеры 25. Әминә дә, Рәфгать тә сезне бик сагындылар. Хөрмәт белән киявегез Нигъмәт 11 август, 35 ел» Профессор сәгатен колагына күтәреп тынлап алды. Вакыт иртәнге алты иде. Юынырга өйдә су таба алмагач, Алексей Мироновичны уятып, ярты сәгать чамасы тагын аның кайгысын кайгырышып, исәнләшеп чыгып, тупП туры кичә ике тапкыр бусагасы төбеннән кайтып китәргә мәжбүр булган тәмле вывсскалы кафега юнәлде Анын ишегендә «Кафе иртән сәгать 9 дан төнге 10 га чаклы ачык була» дигән тәмсез аншлагны укыгач, сәгатен тагын колагына күтәреп, озаклап тынлады. Сәгать җиде генә иде. «Инде нишләргә?» дип пальтосынын кесәләренә ике кулын тыгып, уйланып торганда, бармаклары Кавказдан алып кайткан балалар уенчыкларына бәрелгәч: «Кияүләргә, дачага барып кайтырга кирәк булыр, ахры. Уенчыкны күргәч. Рәфгатьнең дә күнеле булыр. Катер сәгать сигездә китә, дигән. Тугызда анда булса, нәкъ иртәнге чәйгә икән».—дип беренче номер трамвайга утырды Трамвайда дачага баручы танышлары очрап, барысы да аны үзләренә кунакка чакыру белән ана үзләренен хөрмәтләрен күрсәттеләр. Анын кызы белән киявенә кунакка, дачага баруын белгәч, дачниклар, профессорны табылдык хәзинә хәленә куеп, үзара бүлешергә тотындылар Профессор бу хәлне күргәч, тагын —Үз илен—үз өен шул,—дип тамагын кырып алды. Трамвай Усия вокзалы каршысына туктауга, дачникларнын берсе, бик куанып, кычкырып ук җибәрде: — Бу бәхет, профессор иптәш, сезнен өчендер. Карагыз, кара, катер безне генә көткән кебек!.. Дачниклар катерга таба, башкалар вокзалга таба, бер-берсенә бәреләбәрелә, янгынга йөгергән шикелле йөгерә башладылар Безнсн шәһәр халкында гаҗәп кызык бер гадәт бар. Урамда акрын йөрергә яратсалар да, күзләренә вокзал йә пристань күренүгә, йөгерә башлыйлар Йөгереп кенә калсалар, бер хәл иде, кирәкмәс җирдә чиратлар тудырып, бер- берсенең аякларына басышып, терсәкләре белән кабыргаларына төртешеп, алҗып бетәләр Профессор, йөгерүчеләрнең берсен туктатып —Вокзал ресторанына кайдан керәләр дидегез әле’—дигән иде. йөрәгенә чыдаша алмый урынында биеп торган дачник, профессорның салкын канлылыгына, ашыкмавына хәйран калып: —Ресторанга керә торган чакмыни хәзер!.. Әнә катер —дип, сүзен дә әйтеп бетермичә, катер туктаган сукмакка йөгерде. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, дигәндәй, профессор да анын артыннан калышмады. Катер халык белән шыгрым гулган. Катердагы ярты халык профессорның таныган кешеләре булып чыкты Барысы да аны дачаларына кунакка чакыра башладылар. Профессор, бу дачникларнын бер дә генә әүвәлге дачникларга охшамаган- лыкларын уйлап, бу мәсьәләнең серен үзе генә чишә алмагач, аны уртага куеп —Гафу итегез, иптәшләр, сез барыгыз да дачага барасызмы?—диде. —Дачага, профессор иптәш, дачага һәр ял көнне балалар янына, дачага баруны гадәт иттек. Профессорны бу җавап канәгатьләндермәде — Бик җинелчә барасыз күренә Бик жинелчә Әллә булмаса багаж өчен катерда аерым урын бармы? -Нигә безгә багаж? Урманга утын төяп бармыйлар, ди бит —Дачага багажсыз бару-урманга балтасыз бару, дигән сүз дә бар. Гафу итегез, мин сезнең берегездә дә балта да, пычкы да күрмим әле бигрәк җинелчә... Профессор үзенен бу сүзләре белән: «Кайда сон сезнен кәрзин-кәрзин итләрегез, капчык-капчык оннарыгыз, чиреккә һәм бутылкаларга тутырган керосиннарыгыз, төргәк-төргәк чәйләрегез, шикәрләрегез?»—дигәнне аңлатырга теләгән иде Ләкин, профессорның гаҗәпләнүенә каршы, дачниклар анын бу теләкләрен аңлый алмадылар. Чыннан да дачникларнын кечкенә-кечкенә саквояжлардан, портфельләрдән башка бертөрле дә багажлары күренмәде Профессор бу саквояжларда китаплардан, газеталардан һәм балалар уенчыкларыннан башка нәрсәләрне күрә алмагач: «Ике ай эчеңдә бу шәһәргә ни булган соң?»—дип аптырап калды. Катер профессор төшәчәк пристаньга туктады. Ярга чыгуга, аны тагын белеш-танышлары урап алып, үзләренә кунакка чакырдылар. Бу хәлне күргәч, ул тагын: «Үз илен—үз өен»,—дип уйлап алды. Профессор бер танышын читкәрәк алып китте дә: — Мина Разумов исемеңдәге урам кирәк иде,—диде. Теге кеше, уйга чумып, аркасын Иделгә терәп, күзләрен тау өстендә йөрткәннән соң: — Мин монда Зеленый дигән урамнан башка урамны белмим. Мин үзем дә шул урамда торам. Сезгә кем кирәк соң?—диде. Профессор кесәсеннән хатны чыгарып: «Разумов исемендәге урам. Дача номеры 25» дигән язуны теге кешегә сузды. —Ялгышкан ул. Зеленый урамын саташтырган. Зеленый урамында егерме бишенче йорт бар. Бүген генә үз күзем белән күрдем. —Зеленый дигән урамыгыз кайда соң? —Шушы таудан менеп, уңга борылып, бераз баргач та сул якта, күрерсез. Профессор, рәхмәт әйтеп, таудан кәҗә сукмагы белән менә башлады. Кояшның кызулыгы тауга менгән саен арта барганлыктан, ул пальтосын салып сул кулына элде. Ун кулы белән әремнәргә, шайтан таякларына асылына- асылына менгәндә, аяклары калтырап, күз алдында очкыннар оча башлады. Ни булса ул булды, ләкин тауны исән-сау менеп житте. Егерме бишенче йортның капкасын ачуга, пычракта аунаган чучка профессорның аяклары арасыннан, пычракларын анын чалбар балакларына сылап, яшен тизлеге белән үтеп китте. Чучка артыннан ишкәк күтәреп йөгергән таза, тулы хатын, ишкәге белән профессорга кизәнә-кизәнә: — Нигә чучканы чыгардыгыз?! Күзегезгә пыялалар кыстыргансыз, ә үзегез үз дачагызны да танымыйсыз. Хәзер инде аны кем куып кертә!!—дип тирги- тирги. урам буйлап чучка артыннан йөгерә башлады. Профессор, гаебен йолып калу өчен, чучканы ишегалдына ябарга булышты. Ләкин бу булышу картны бөтенләй әлсерәтте, ул пиджагын салып икенче кулына элә-элә: —Дачникларыгыз өйдә юклармы әллә?—диде. Бу юлы хатын, тавышын йомшартып: —Столовойга ашарга киттеләр. Хәзер кайтырлар,—дип, өйалдыңдагы бүрәнәләргә күрсәтеп, үзе капкадан кереп, терәк белән аны терәп тә куйды. Профессор пальтосы белән пиджагын бүрәнәләр өстенә пөхтәләп куеп, үзе дә рәхәтләнеп утырып, сәгатен колагына күтәреп тынлап алды. Сәгать унынчы ун минут иде. Профессор, як-ягына каранып, кеше әсәрен күрмәгәч: «Бу Зеленый дигән урамнары гаҗәп тыныч урам икән»,—дип уйларга да өлгерә алмады, дачниклар бала-чагалар белән инештән кайта торган казлар кебек гайгылдашып. тыкрыклардан чыгып, урамны тутырдылар. Кулларында сөлгеләрдән башка бернәрсә юк. Йөзләре шат, кыяфәтләре батыр. Ждннарынын тынычлыклары аяк адымнарыннан сизелеп тора. Болар арасында профессор үзен чәүкәләр арасында адашкан чыпчык шикелле хис итте. Бәбкәләрен инештән алып кайта торган ана үрдәк сыман тулы, таза, тәбәнәк хатын, таза, шат өч бала белән капкага туктап, келәне шалтыратканда, кояшта янып тәне бакыр төсенә кергән ир бала капка астындагы таякны тартуга, капка да ачылды. Профессор, тиз-тиз генә пиджагын киеп, тулы хатын каршысына басты: —Гражданка, гафу итегез, бу дачада сез торасызмы9 Тулы ханым, профессорны башыннан аягына кадәр майлы күзләре белән сөзеп алып: —Әйе, без торабыз,—диде. —Алайса Мохтаров дигән кеше сезнең күрше була икән? —Нинди Мохтаров?! — Мохтаров, хатыны Әминә. Рәфгать атлы кечкенә балалары да бар. Мохтаров минем киявем, Әминә минем кызым була. Мин шәһәрдән, аларга кунакка килдем —Бу дачада андый кешеләр тормый. Профессор, уңайсызланып, кесәсеннән хатны чыгарып —Менә аермачык әйтелгән, егерме бишенче дача. Бу урам Зеленый урамымы? Таякны капка астыннан чыгарган бала жирдән сикереп торды: —Зеленый түгел, Горький урамы бу. Хатын, тавышының мәһабәтлеген җуймаска тырышып: —Дөрес, тыкрык почмакларында «Горький исемендәге урам» дип кадакланган калайлар бар. Әмма урамның дөрес исеме «Зеленый ». —Гафу итегез, гражданка, алайса Разумов исемендәге урам кайда икән9 Профессор урам буйлап карана-карана Разумов исемендәге урамны эзләп барганда, столовойдан ашап кайтучы бик күп танышлары очрап, барысы да аны кунакка чакырып аптыраткач, киявенен дачасын тиз генә таба алуына ышанычы бетә барганга, бер танышына кереп, бер-ике стакан чәй эчеп, күмәчкә ак май сылап тамагын ялгарга булды. Танышы, ана бик зур хөрмәт күрсәтеп, ачык йөз белән дачасына алып кереп, балаларын күрсәтеп, бакчасына алып чыкты Бакча зур, һәйбәт җиргә утыртылган баганалар өстендә өстәле дә, эскәмияләре дә бар. Алмалар кызарышып, пешеп, кояш нурларында ялтырап торалар. Кавказ курортлары искә алынды һаваның пиклон нәтиҗәсендә бозылуы турында акыллы, гыйльми сүзләр әйтелде. Иделдә соңгы көннәрдә бер метрга су артканлыгы да әйтелде. Хәбәшстан белән Италия арасындагы низаг турында да сөйләнде Бозык ашказаннарын төзәтүдә диетаның роле зурлыгы турында да фикер йөртелде. Башка мәсьәләләргә дә аз-аз кагылып үтелде. Тик чәй эчү турында бер сүз дә булмады. Чыра ярган, самовар каккан тавышлар да ишетелмәде. Профессор сәгатен колагына күтәреп тыңлауны ешайта башлагач, дача хуҗасы, джентельменнарча хәрәкәт белән: —Хөрмәтле профессор, илтифат итеп керүегез өчен бик рәхмәт Кадерле вакытларыгызны безгә багышлавыгыз белән безне бик шатландырдыгыз. Көндезге аш вакытында шаять күрешербез,—дип кулын сузды Профессорның ачуланырлык та көче калмады. Пальтосын җилкәсенә салып, киявенен урамын эзләп китте. Урамда уйнап йөргән крестьян баласын туктатып —Акыллым, Разумов урамы дигән бер урам булырга кирәк, шуны таба алмыйча аптырап беттем. Өегездәге зурлардан сорап, шул урамны мина күрсәтә ал массы ңм ы ? —диде. Бала, зурлар шикелле аякларын җәяләндереп, профессор каршына басып: —Урамнарның исемнәрен бездә зурлар яхшылап белмиләр Ә мин беләм Әйдәгез, күрсәтим,—диде. Профессор, җитез аяклы баладан калышмаска тырышып бара торгач, эшләпәсен салып кулына тотты. Бала Идел буйлап тау итәгенә бер яклап сузылган урамга җиткәч —Менә бу урам иптәш Разумов исемендәге урам була. Иптәш Разумовның кем икәнлеген беләсезме сон сез? Белмәсәгез. үзем хәзер сөйләп бирәм,- дип, кулларын картлар шикелле артка куеп, бәләкәй корсагын тырпайтты Профессор, кесәсеннән көмеш тәңкә чыгарып, балага сузды: —Рәхмәт, бала, менә сиңа хезмәт ялы' Бала, бер профессорның күзенә, бер акчага карап торганнан сон: —Мин—пионер!—дип, акчаны алмыйча, йөгереп китте Профессор бу хәлгә уңайсызланып, эсселәп китеп, пиджак кесәсеннән яулыгын эзләп торганда —Әти, җаным, кайчан кайттың'’ -дип, столовойдан иртәнге ашны ашаганнан сон комга чыгып, коенып кайтучы кызы белән кияве ике яклап култыклап, җилтерәтеп, картны дачаларына алып киттеләр Профессор, дачаның эссе бүлмәсенә кереп, табуреткага утыруга, бөтенләй изрәп әлсерәде. —Әткәйгә Кавказ килешмәгән Йөзләре сулып, күзләре бөтенләй эчкә баткан.-дип. яшьләр, бер-берсенә карашып, картны кызгандылар. Кызы атасының күзләре өстәл өстендә йөргәнне күреп: —Әткәй, бәлки, синең ашыйсын да киләдер?—дигәч, картның күзләре янып, гәүдәсенә жан кереп: —Ашыйсым да, эчәсем дә бик килә, кызым!—диде дә пальто төймәсе белән уйнап торган Рәфгатьне, итәгенә күтәреп, сөя башлады. Ләкин картнын туры җавабы кызны каушатты, кияүне куркытты. Столовойда ашап йөргәнгә, бүлмәләрендә бер стакан чишмә суы да булмаганлыктан, шактый уңайсыз хәлдә калдылар. Ары сугылдылар, бире сугылдылар, рәт чыкмады Дачаның төп хужалары барысы да колхоз кырына эшкә чыкканлыктан, йортта чишмәдән су алып менүче бала да калмаган. Күршеләрдән примус табарга, бәлки, мөмкин дә булыр иде. Ләкин бер тамчы керосин юк Яшьләр икенче бүлмәгә чыгып, колактан колакка шактый озак пышылдашканнан соң, кыз Иделгә суга төшәргә булды. Кияү, керосин эзләүне үз өстенә алып, портвейн бутылкасын кесәсенә тыгып, керосинга, Әминә, яңгырлы көннәрдә столовойдан аш алып кайтыр өчен алып килгән зур кәстрүлне күтәреп. Иделгә суга төшеп китте. Профессор, Рәфгать белән икәү генә калгач: —Тәти улыма тәти бүләк алып кайттым,—дип, Рәфгатьне итәгеннән төшереп, сөйләнә-сөйләнә, кесәләрендәге бүләкне эзләргә кереште.—Тәти улыма бик матур, бик тәти бүләк алып кайттым әле. Бавы укадан, сабы сөяктән, кынысы көмештән, йөзе корычтан... Пальто кесәләреннән бернәрсә дә чыкмагач, пиджак кесәләрен актарганда, тавышы калтырый, сүзләрен ашыгып сөйли башлады: —Тәти улыма бик матур, бик тәти бүләк алып кайттым әле Бавы укадан, сабы сөяктән, кынысы көмештән, йөзе корычтан. Пиджак кесәләреннән дә бернәрсә дә чыкмагач, чалбар кесәләрен актарганда, профессор, шактый каушап, сүзләрен аз-маз бутый башлады: —Тәти улыма бик матур, бик тәти бүләк алып кайткан идем дә. бавы, бавы... әллә жир йоткан... сабы... сабы сап, ә менә инде тап!.. Жилет кесәләрен актарганда, профессорның каушавы тәмам җитеп, сүзләрен бөтенләй саташтырды: —Тәти улыма бик матур, бик тәти кесә алып кайттым. Сабы... сабы... юк! Бавы, кынысы... менә җәфа, төшеп калган лабаса!.. Бабасы кулларын бер кесәдән икенчесенә әллә ничек кызык итеп күчергәндә, бала, шатланып, бәләкәй учларын бер-берсенә бәреп куя иде Бабасы каушаган саен, балага бүләк матуррак, серлерәк шикелле күренде Тамырлары бүрткән карт бармакларның калтыранып жәһәт-жәһәт жилет кесәләренә кереп-чыгып йөрүләре аңа бигрәк тә ошады. Ул, шатлыгына чыдаша алмыйча, кечкентүк бармакларын һавада уйнатып, сикерә-сикерә көлә башлады. Баланың көлкесе картны чыбыркылагандай, ул хәрәкәтләрен тизләндергәннән- тизләндерә барды. Хәтта кызының арып-талып эштән чыгып, кәстрүл белән алып менгән Идел суын идән уртасына куйганын да сизмәде. Кияве кайтып, хатынын читкә чакырып, керосин таба алмавын белдерде. Яшь хатын, Иделдән кәстрүл белән су алып менүнең хурлыгыннан, читенлегеннән еларга җитешеп, иренен җиңеннән тартып өйалдына мәслихәткә алып чыгып китте. Профессор яшь бала алдында ялганчы булып калудан бик уңайсызланды Куллары кесәсеннән уенчыкны, ә акылы берәр хәйлә эзләде. Гөнаһ шомлыгына каршы, бер аягы белән кәстрүл эчендәге суга басып, аптыравыннан нишләргә дә белмичә, юеш аягы белән шап-шоп итеп, бүлмә буйлап эзләр ясап китте Балага бабасының бу уены бик ошады. Ул кәстрүл эченә ике аягы белән дә кереп, көмеш төсле саф, чынлап торган тавыш белән шаркылдап көлә-көлә, бәләкәй куллары белән кәстрүлдәге суны бабасы өстенә сибәргә кереште. Бу хәл бабаның һәм ата белән ананын дөнья кайгыларын оныттырды. Баланын шаян шатлыгына кәефләре килеп, балага кушылып үзләре дә бала шикелле көләргә тотындылар. Аларнын тавышларына кушылып, стена сәгате уникене сукты. Ана кушылып күрше әтәче кычкырды, аңа кушылып Иделдә пароходлар сызгырттылар. Чәй, аш. примус, керосин, тәти бүләк истән дә чыгып китте. Шулай да барысыннан да алдарак аңга кияве килде. Ул елмаеп, йомшак тавыш белән, идән уртасындагы сулары түгелеп беткән кәстрүлне күтәрәкүтәрә —Әткәй, хәзер сәгать унике инде. Сәгать икедә столовойда көндезге ашны бирә башлыйлар. Ашка хәтле бераз ятып алсагыз, ничек булыр9—дип. картка тәрәзәсе байка одеал белән корылган, чебенсез карангы бүлмәне күрсәтте Аш сүзен ишетүгә, профессорның эче бора башлады Шулай да серне бөтенләй сиздереп бетерәсе килмәде. Пиджагын кия-кия: —Рәхмәт, кияү, ашка хәтле бераз йөрмәкче булам,—диде —Саф һавада сәер итүне докторлар мактыйлар Син—эшле кеше Иртәгә тан белән сиңа эшкә чыгарга кирәк Бераз ял итеп алу сина да зарар итмәс Ә мин ашка хәтле...— Сәгатен колагына күтәреп тынлап —Нәкъ унике шул. сәгать икедә аш бирәләр, дисезме9 . Нәкъ ике сәгатьтән икән Өйрәнгән кешегә ике сәгать чүп тә түгел,— дип мыгырдый-мыгырдый ишеккә таба юнәлде Яшь хатын, иренен һәм атасының фикерләренә кушылганлыкны күрсәтеп, атасын озата-озата, шат тавыш белән: —Әткәй, син озак йөрмә. Икенче яртыдан да калма,—дип картны капкадан чыгарып җибәрде Профессор урамда эч серләрен зурлар алдында ачмады. Җитез сикереп уйнаучы балалар катына туктап —Балалар, сезнең кибет еракмы9—дигәнен сизмичә дә калды. Уйнамыйча читтә басып торган бер бала картнын мәсьәләне конкрет куя белмәвенә борчылды: —Нинди кибет кирәк сезгә? Бездә кибетләр күп хәзер. Профессор, баланын тавышыннан үзенә ясалган тәнбиһне аклап, яулыгы белән йөзен сөртә-сөртә: —Мәсәлән, күмәч сатыла торган кибет,—диде —Конссрвалар да бардыр инде анда. Сөт, пирожный, дигәндәй... Бала, бу картның сүзе озаюыннан курыккан кебек, коры гына —Күмәч кибете әнә шул тауны менгәч, туп-туры баргач, ун якта, вывсскасы бар, күрерсез,—диде. —Әнә, әнә!.. Шул тауны менгәч, дисеңме? Шактый ерак икән —Бер километрдан артык булмас Мин кичә әни белән шәһәрдән жәяү кайттым. Колхоз базарына чия илткән идек. Ә сез шуны ла ерак дисез. Профессорның көндезге ашка кадәр ашамыйча чыдарлык хәле калмады Кызы белән киявеннән яшереп бераз тамак ялгап алу уе белән бара торгач, күмәч кибетенә килеп җитте Эш бер кирегә китсә, нәкъ оппортунист гәүбәсс кебек, чуалганнан-чуала бара икән Күмәч кибете көндезге ашка ябылган. Икедә генә ачылачак Профессор, кибет ишегендәге зур йозакка жан ачулары чыгып, шабыр тиргә батты. Кибеткә килгәндә арыганлыгы артык сизелмәсә дә, кайтканда ул бик нык сизелде Арудан, ачыгудан, кызудан, ачудан аяклары калтырап, йөрәге уйный башлады Кеше ашамыйча-эчмичә ничә көн тора ала икән, дигән фикер беренче тапкыр башына килде Кояш суга күрмәсен, дип ышыкланырга урын эзләп каранып торганда, бик күптәнге дусы Гали очрап, профессорга күләгә булды. Ул, корсагын чәчү козавы төсле алга этеп, профессорны кочаклап күрешәкүрешә: —Кавказдан кайчан кайттың? Туры миңа килүеңме9—дип сорады - Бик рәхмәт, бик рәхмәт Чын дуслыкны әнә шулай күрсәтергә кирәк Ничек әле9 Иске дусның берсе-яна дуенын йөзесе, диләрме9 Профессор, аның көчле кайнар беләкләре арасыннан көчкә-көчкә генә Иван КОТЫЛЫП, яулыгы белән муенын cepiepio кереш ie — Мин. Гали дус. уф!.. мин кияүләр!ә килгән илем — Киявең качмас Минем дачаны күрми китәсе булсаң, үпкәлим Ихлас, үпкәлим Кара син бу кояшка! Әллә син аны Кавказдан безгә алып килдеңме? Бездә монда яңгыр да яңгыр Бер ай эчендә беренче тапкыр урамга чыгуым Ашны да столовойдан талон белән өйгә кигереп кенә ашыйбыз Ихлас шулай Галине күрүгә, профессорның күмәч кибете ишегендәге ачуы бетте —Синен дачаң еракмы сон? Гали, чемоданын култык астына кыстырып: -Әнә почмактагы ике катлы йортны күрәсеңме, шул йортның почмагыннан уңга борылгач та, югарыга менеп киткән тыкрык булыр. Әнә шул тыкрыкның каршысында унынчы номерлы йорт,—дип аңлатты. —Якын икән. —Ике атлап бер сикерсән. минем капканың төбендә буласың. Профессор. Галинең үгез жилкәсе төсле юан җилкәсеннән сөеп — Синнән котылып булмас, дачаңны күрик инде булмаса, әйдә!—диде Гали чын күңелдән шатланды. —Менә рәхмәт, менә рәхмәт. Иске дус шулай була ул. Хәзергә син кияүләреңә барып, бераз ял итеп ал. Минем дә ларекка барып кайтасым бар. Сонгарак иркенләп бергә утырырбыз. Чынлап әйтәм, килми каласы булма, мин көтәрмен. Профессорның үпкәләрлек тә көче калмады. —Алай да кайвакытлардарак өйдә булырсың сон? —һәрвакыт өйдә мин. Әйтәм бит, беренче тапкыр урамга чыгуым. Ихлас, шулай. Профессор үз юлына, Гали үз юлына аерылыштылар. Профессор, кәкре-бөкре таулардан төшеп, берничә тауга менә торгач, киявенең дачасы алдындагы юан бүрәнәгә утырып, бераз тын алгач, сәгатен колагына күтәреп тыңлады. Сәгать ике туларга чирек иде. —Аллага шөкер, дисәм, Алла юк, поварга гына ул-бу була күрмәсен инде Өйгә керергә Рәфгатьтән оялды. Ашка хәтле берничә минутны күләгәдә, аркасы белән өйнең стенасына сөялеп утырып үткәрергә булды. Читтән карап торган кеше анын бу кыяфәтенә карап, һичшиксез, бу кеше аш сеңдерергә утырган икән, дип уйларлык иде. Тәрәзәдән ишетелеп торган кияве белән кызы арасында булган гәп анын тынычлыгын бозды. Ул бүрәнә өстенә басып, тәрәзәдән кычкырып: —Кияү, кызым, килегез әле бире!.. Нәрсә, нинди талон турында сүз бара?—диде. Кызы, уңайсызланып, борчылганын яшерергә теләде. —Столовой талоннары турында, әткәй... —Менә нәрсә, балалар, сезнең өчегезгә өч талоныгыз бар. Ә без дүртәү. Бүре, кәжә, кәбестә әкияте булды бу. Кәҗәне дә, кәбестәне дә исән калдырып, бүрене тотасыгыз килсә, минем сүзләремне чәпчемичә генә тыңлагыз. Сез хәзер столовойга барып ашагыз. Мине Гали дус үзенә кунакка чакырды. Бармыйча калсаң, үпкәләве бар. Мин көндезге ашны анарда гына ашап алырмын Дачасын да беләм. Менә шулай, балалар, мин Гали дуска киттем. Кияве дә, кызы да картны юлыннан кайтара алмадылар. Профессор, сонгы көчләрен җыеп, исәпсез-хисапсыз таулар төшеп менә торгач, тыкрыкка җитте. Бу тыкрык гади тыкрык түгел, тау тыкрык булып чыкты Тыкрыкны менүгә, йортның стенасында, ике тәрәзә арасында 10 нчы номер аны көлеп каршы алды. Капкага бәрелде—капка бикле Түземсезлек белән дөбердәтә башлады. Җавап булмады. Бүрәнәләргә менеп, тәрәзәләрне берәм-берәм карап чыкты, кеше күренмәде. Профессор өметен өзмәде. «Бакчага аш урыны хәзерләргә чыккандыр»,- дип, бүрәнә өстенә утырып, бераз тын алырга уйлады Сәгатен колагына куеп тыңлады. Сәгать өч иде Ишек алдында тавыклар чакырган хатын тавышы ишетелде Бөтен көченә тагын капка кагарга кереште. Капка ачылды. Җебеткән ипи кисәкләре салган агач табак тотып, карчык чыкты. Профессор, капкадан керә-керә: —Гали иптәш өйдәме?—дип сорады. Карчык, җавап бирмичә, тавыкларны ашатырга кереште. Тавыклар салкын чишмә суында җебегән ипи кисәкләрен шундый тәмләп ашыйлар, хәйран1 Үзе ашамыйча, зуррак ипи кисәкләрен чукып, һавага күтәреп «кыткыт-кыт» килеп тавыкларны чакырып, рыцарьланып маташкан әтәчкә профессорнын ачуы килде. «Мин синен урында булсам, дурак!»—дип эченнән әтәчкә тәнбиһ ясап, карчыкның алдына басты. —Гали иптәш кайда? Гали иптәшне чакырып кына чыгарыгыз. Гали иптәш мина кирәк иде!—дип кабатлый башлады. Карчык, кулын колагына куеп: —Мин ишетмим, кычкырыбрак сөйләгез! Чипа-чипа-чип!—дип тавыкларын сыйлавында дәвам итге. Профессор кипкән бугазы ярылырлык итеп карчыкның колагына акыргач, карчык уянып киткәндәй булды: —Монда тора Гали Хәсәнович. монда тора. —Бакчада утыралармыни?..—дип тагын бер соңгы акыру белән акырды —Юк. столовойга ашарга киттеләр. Карчыкның бу сүзе, яшен уты төсле, профессорның башына кабынып, ул карчыкка карап катып калды. Карчык, сүзнен раслыгын күрсәтер өчен —Өйләрендә бернәрсәләре дә юк аларнын. самоварлары да юк. чәйне дә столовойда гына эчеп кайталар,—диде —Менә мин утыз биш елдан бирле шушы йоргта торам. Һәр ел дачникларым була торган иде. бу елгы хәлне күргәнем юк. Столовой ачык, дачникларны дүртәр тапкыр ашатып азаплыйлар. Өй ризыкларыннан күңелләрен биздерәләр Башка елларда дачниклар көне-төне шәһәрдән ризык ташып тора торганнар иде. шунын өстенә авыл буйлап, йорттан йортка кереп, әле сөтен, әле йомыркасын, маен, тавыгын, дигәндәй эзләп рәхәтләнеп йөреп торалар иде. Ә хәзер дачникларнын йөзләрен дә күреп булмый Шәһәр кешесе бит дачага ашап-эчәр өчен генә чыкмый, саф һава иснәп, күңел ачарга чыга. Башка елларны дачниклар. иртән сәгать өчтән торып, базарга чыгып, бер бутылка сөт өстендә ызгышып-талашып бетә торганнар иде Абразауный бикәләрнең талашларын карау базар халкына да күңелле була торган иде. Алар авыл хатыннары төсле генә простои итеп талашмыйлар. Кызыл тырнакларын матур бармак араларыннан күрсәтсшә-күрсәтешә. китап сүзләре белән, нәкъ судтагы адвокатлар шикелле талашалар иде Бу ел дачникларга талоннар таратып, дачаның бөтен кызыкларын бетерделәр Менә сезне генә алыйк. Кыяфәтегез кунак булып килгән кешегә охшый, ә хужалар столовойда. Кайтсалар да. барыбер рәтләре булмас. Бер стакан чәй эчерерлек тә дәрманнары юк. Хәзерге дачниклар кунак сыйлауны бөтенләй оныттылар Капкадан кунак керсә, хужалар арткы ишекләреннән столовойга китәләр Кунак та сыйламагач, дача буламыни. Аннан соң өйдә пешкән аш белән, столовой ашы бер буламы сон инде Әйтик, синен бүген сөттә пешкән ботка ашыйсын киләдер, ә сиңа бәрәңгеләп кәтлит бирәләр Иртәгә синең, бәлки, бәлеш ашыйсын килер, аларнын сиңа каз ите бирүләре бар Менә синең хәзер бакчада, күләгәдә чия салып, жанын теләгәнчә чәй эчәсең киләдер. Алар сина аны бирәләрмени9 Столовойның ашлары тәмле булса да. жянга рәхәте юк Профессорның карчыкны тынлап торырлык тәкате калмады. Капкадан чыгып, столовойга китте. Карчык өй ашының столовой ашыннан артык икәнлеген тавыкларына сөйләп калды Профессорның столовойны эзләп табасы бар бит әле Хәер, дачникларнын балалары һәм зурлары бу учреждениене бик яхшы белгәнлектән, адашмыйча гына туп-туры барып керде. Ләкин көндезге аш вакыты узганлыктан, өстәлләрне бер-берсенә атландырып, идәннәренең юылып торуы гына ана ошамады Ул чәнечке-пычаклар рәтләп торучы озын буйлы хатын алдына туктап. — Иптәш, көндезге аш вакыты беткән күренә. Шулай да сездә жинелчә генә ашарлык берәр нәрсә табылмасмы9—дип. күзләрен озын буйлы хатынның күзләре белән очраштырды Озын буйлы хатын, аңа елмаеп — Көндезге аш вакыты үтте шул. Сез ашарга өлгермәдегезмени?—диде Бу сүзгә уңышлы жавап таба алмаганга, профессор иреннәрен ялап алды Озын хатын, чәнечке-пычакларын күтәреп, фанердан эшләнгән ишектән чыгын китте. Куначадагы тавыклар шикелле, яр читендәге эскәмияләрдә тезелеп утырган дачникларнын: —Катер килә, катер килә!..—дигән тавышлары профессорга столовойдан тизрәк чыгып китәргә ярдәм итте. Анын зурлар күзенә күренәсе килмәде. Биш-алты яшьлек бер баланын алдына туктап: —Акыллым. әнә пристаньга якынлашкан катер моннан кайларга юл тотачак?—диде. Бала бу кешенең кап-карт башы белән шуны да белмәвенә гаҗәпсенде. —Бу катер моннан туп-туры Казанга китәчәк. Профессор, балага рәхмәт әйтергә дә онытып, актык көчләрен, соңгы гайрәтләрен мобилизовать итеп, пристаньга юнәлде. Пристань каршындагы танышлары очрап, аны үзләренә кунакка чакырып, аптырата башладылар. Профессор, кунакчыл танышларына бер сүз эндәшмичә, кассадан билет алып, аны югары күтәреп һавада селки-селки: —Иптәшләр, кафе төнге сәгать унга хәтле генә ачык була!—дип катерга йөгереп кереп китте. ИСКӘРМӘ Миңсылу . җилкәсенә муенсыз гына утыртылган зур башын кәкрәйтеп, аскы иренен борынына кадәр күтәреп. Мамыгы аз мендәр шикелле күкрәге белән иренә... Авыруың хәтәр, балакай, сукыр җеннең йомыркасына баскан икәнсең/ Бу тасвирлар Кәрим Тинчуринның (1887—1947) беренче чәчмә әсәрләреннән саналучы «Ак чибрик» исемле хикәясеннән (1915) китерелде, һәм алар сурәтләүдә язучы каләменең тел хәзинәсе бай икәнлегенә ишарәлиләр. Ә соңгырак хикәяләрендәге чагыштырулар-тасвирлар исә бу хәзинәнең азаймас-саекмас икәнлеген раслыйлар. Язучы, буш бугаз бәндәләрне, мәгънәсез-кирәксез гамәлләр кылучы әтрәк-әләмнәрне укучы күз алдына китереп бастырганда, каләменең көчен вакыйгага хас булган дәрәҗәдә күрсәтә. Әйе, Кәрим Тинчурин хикәяләренең теле бай һәм чиста. Әдәби әсәрләрне бәяләгәндә, элегрәк мондый телне, егәрле тел, диләр иде. Мәгълүм ки, татар теленең ямьсезлеккә таба чуарлануы Октябрь борылышыннан соң көчәйде. Бу, әлбәттә, газета-журналларда, язучылар әсәрләрендә беренче чиратта чагылды. Моны Кәрим Тинчурин да читләтеп уза алмады. Анын без сайлаган «Дача хикәясе» моңа мисал була ала, анда, чит сүзләрнең сәбәпсез кулланылуына өстәп, хәтта телнең грамматик төзелешен бүтәнчәгә үзгәртү- якынайту төсмерләре дә сизелгәли инде. Егерменче-утызынчы еллар газета- журналлары белән танышканда, мондый хәлләрнең чамасызга әйләнүенә сәерсенмичә (иң киме!) мөмкин түгел. Кәрим Тинчуринның 1915 елда басылган «Дачалар мөбарәк булсын!» исемле хикәясендә киң күңелле булып кылану үзәккә куелган. 1935 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында дөнья күргән «Дача хикәясе »ндә автор бу мәсьәләгә инде бүтән яктан килә, һәм, безнеңчә, эчтәлекләре якын ике хикәя, ике чорны күз алдына анык китерүенә кушып, кешенең рухи халәте үзгәрешен тоташтан тасвирлый. Кечкенә нәрсә кебек: хәзинәсендә бары белән һәркемне сыйлаучылар булган, ә хәзер балалары әти кешегә бер тәгам да «тапмыйлар». Юклыктан түгел! Кешеләр рухы ярлыланды... Язучының хикәяләрендә бер җәһәттәге үзгәлек калку сизелә—ул вакыйгаларны җөйсез үрә-тегә. Моңа аның сәхнә кануннарын тирәнтен белүе дә ышанычлы булышадыр. Кәрим Тинчуринның оста драматурглыгына оста хикәяче булуы өстәлүе әдәбиятыбыз хәзинәсен әлбәттә баетты. Кәрим Тинчуринның «Дача хикәясе»н, берничә сүзне һәм шулай ук аз санлы пунктуация таләбе нигезендә төзәтүләрне исәпләмәгәндә, укучыларга аның «Сайланма хикәяләр» китабындагыча (Татарстан китап нәшрияты. 1967 ел) тәкъдим итәбез