БЕР АСРАУНЫҢ КЫЙССАСЫ
Бу ачы. зәхмәтле заман безнең алга тагын бер проблема китереп куйды бит әле Без үскәндә дөньяның үзебез теләгән бик күп язучьзларының әсәрләрен туган телебездә укып үстек Бездән соң килгән буыннар да безнең буын вәкилләре булган язучылар тәрҗемә иткән донья һәм урыс әдәбиятының бик матур үрнәкләрен туган телебездә кулларына алдылар Алар арасында тәрҗемә осталарыбыз үзебезнең тездә язып чыгарган бик әйбәт әсәрләр бар франңуз язучылары В. Погоның •Хокуксызлар». О Бальзакның «Горио атакай», урыс язучысы И Гончаровның •Обломов» романнары (Н. Фәттах тәрҗемәләре), америка язучылары Ф Куперның «Соңгы могикан». М Твейнның «Янки король Артур сараенда», урыс язучылары А. Купринның «Атышу». «Молох». «Гранат кашлы беләзек». Ф Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» әсәрләре (Р Даутов тәрҗемәләре), урыс язучылары М Шолоховның «Күтәрелгән чирәм». В Каверинның «Ике капитан». Ю Бондаревның «Кайнар кар», зитыш язучысы В Лацисның «Яңа тормышка», кыргыз Ч Айтматовның «Бәхил бул, Гззлсары». «Анам кыры» •Дня күзе», американ язучы М Ридның «Башсыз җайдак», французА Дюманың «Өч мушкетер» дигән романнары һәм повестьлары (Я. Халитов тәрҗемәләре), урыс язучылары А Рыбаковның «Хәнҗәр». «Бакыр кош». Г Троепольскийның «Акбай Караколак». Р Фраерманның «Кыргый эт. яки беренче мәхәббәт турында хикәят». В Астафьевның • Бәхилләшү», «Патша базык» гарәп язучысы С. Җамалның «Кара чәчәкләр». терек язучысы Р Гюнтекинның «Чалы кошы» исемле әсәрләре (Т Нурмехәммәтов тәрҗемәләре). американ Җ Вернның«Серле утрау, урыс язучылары И Гончаровның « Гыйбрәтле язмыш». И Тургеневның «Язгы су зар» дигән романнары, повестьлары(Ф Гайнанова тәрҗемәләре); Л. Толстойның»Балачак». «Үсмерчак». «Егетчак». «Казаклар». А. Толстойның «Михнәтле заман». «Азлита». В Шишковның «Хәсрәт дәрьясы». В Катаевның «Ялгыз җилкән». Н Носовның «Бе н иеиз шзҗаразары». инглиз Э Войничньоз «Кигәвен» әсәрләре ( К Миңлебае» тәрҗемәләре) һәм башки бик күп һәм бик яхшы әсәрләр бар (Әзер хәзинә бит болар' Чыгарасы иде шу ларны бастырып') Фаҗига шунда—бу әсәрзәрнез} тәрҗемә ите зеп донья күрүләренә инде унбишәр, егермешәр, хәтта утызар ел үтеп киткән Һәм хәзер аларны бер кибеттән түгел, бер китапханәдән дә табып булмый Ә бит үсеп килүче яшь буынга базарны ук\ үтә rb мөһим, чөнки донья классик әдәбияты яшь буында иң яхшы кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйный гына түгел, ул—кешеләрне, халыкларны, илләрне. дөньяны танып белү чыганагы да Оноре Бальзак, мәсәлән. р әсәрләрендә француз җәмгыятен тасвирлый Үз чорының бетен белгечләренең-тарихчы, икыписадчы. статистика белгечләре язган китапларның бөтенесен бергә укып белүгә караганда. Бальзак әсәрләрен укып күбрәк мәгълүмат азабыз, дип язалар дөньяның мәшһүр кешеләре Базарга өстәп шуны да әйтергә кирәк дөньяның классик әдәбияты үрнәкләреннән башка, азар белән исәпләшмичә. азар белән баетылмый тарып, безнең р әдәбиятыбыз да азы буза азмый Бу бит инде гомергомергә шулай килгән Урыс та бит р әдәбиятын башка милли әдәбият әсәр зәрезз тәрҗемә ит} исәбеззә баеткан Конбатыш әдәбиятларын бит без үзебез дә урыс тезе аша зпәрҗеиә итеп килдек моңарчы Бу зш инде безнең Тукайларыбыз. Исхакыиларыбыз заманыннан кизгән Тукай урыс һәм чит ил шагыйрьләренә (Лермонтов. Кольцов. Байрон һ б ) ияреп күп кенә әсәрләр иҗат иткән Гаяз Исхакый исә иҗатының башлангыч чорында ук дөнья классикларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра торган булган, чөнки әхлакый, иҗтимагый, мәдәни үсеше өчен кирәк булган әдәбиятны адәм баласы ана тезендә укырга тиеш Үз казанында гына кайнатып ничек итеп мәгърифәтле, эрудицияле, зыялы кеше үстереп булсын?! Безнең балаларыбыз, үсеп килә торган яшь буыныбыз әнә шул дөнья классикасын укымыйча үсәргә, аларны укудан мәхрүм булырга тиешме ’ Ул чагында без балаларыбызны, яшьләребезне— димәк, киләчәк буыныбызны, дигән сүз!—башка милләтләргә, урысларга караганда наданрак, мәгълүматсызрак, томанарак итеп үстерәбез буламы? Әллә ул аларны урысча укырга мәҗбүр буламы 7 Алайга китсә, ничек итеп без телебезне үстерербез дә, ничек итеп без базабызны үз телебездә сөйләштерербез ? Ул чагында татар язучысы язган әсәрне укырдай кешесе дә калырмы?? Шушы моңлы-зарлы уйлардан чыгып, мондый хәлдә кул кушырып утыру бөтенләй дә килешә торган эш булмас, дип, журналыбызда, онытканда бер булса да, дигәндәй, дөнья классик әдәбияты үрнәкләреннән тәрҗемәләр биргәләү максатка ярашлы булыр, дигән фикергә кшзенде. Мондый гамәлнең кирәклеген башка матбагалар да мыекларына урасалар бик тә мәслихәт булыр иде дигән уй да бар. I ава гаҗәп дәрәжәдә рәхәт иде, фермада төшке ашны гадәттәгедән иртәрәк ашадылар да, бар халык басуга юнәлде. Рауза аш өендә үзе генә калды, казан астында күмер әле янып бетмәгән иде. Вакыт-вакыт казаннан су алып, кыз ашыкмыйча гына савыт-саба юды. Башларын әрсезлеккә салган өч тавык урындыклар астыннан коелган валчыкларны чүпли. Ачык калган ишектән мал өенең, аранның күксегән җылы исе килеп керә; көндезге эссе тынлыкта әтәчләр кычкыра. Кыз җыештырынып өстәлне сөрткәләде, казан астыннан көл җыйды, аш өенен түр почмагында, келтләп йөреп торган агач сәгать астындагы биек куйгычка тәлинкәләрне тезде һәм тирән итеп бер сулап куйды; ул бераз гына әлсерәгән, күңеле ничектер тынычсыз иде. Кыз каралып беткән балчык диварларга, түшәмнең пәрәвез оялары салынып төшкән өрлекләренә карады, анда каклаган балык, суган бәйләмнәре эленеп тора. Әллә кайчаннардан бирле балчык идәнгә түгелә килгән сөттер, судыр ише нәрсәләрнең эссе көндә парга әйләнгән исе кызның күңелен болгатты. Шул искә күрше чоланга тонарга куелган сөт исе дә килеп кушыла иде. Шулай да кыз, гадәтенчә, тегү тегәргә утырмакчы иде,—ләкин үзендә ниндидер хәлсезләнү тойды һәм, саф һава суларга дип, тышка чыкты. Ул, кояшка иркәләнеп, йөрәгенә таба җылылык күтәрелүен, гәүдәсе буйлап рәхәт изрәү таралуын тойды Ишек төбендәге тирес өеменнән җинелчә бу күтәрелә иде. Монда кырын-ярын ятып тавыклар рәхәт чигә, суалчан эзләп алар сынар аяк белән иренеп кенә тирес актаралар. Әтәч үрә катып алар арасында масаеп басып тора. Минут саен үзенә яна яр сайлап, ул аның тирәсендә әкрен генә кыткылдап йөри Тавык, иренеп кенә урыныннан тора, тәпиләрен бөгә төшә, тыныч кына буйсынып, әтәчне җәелгән канатлары өстенә ала, аннары, канатларындагы тузан-туфракны кага-кага я надан тирес өеме өстенә менеп урнаша; әтәч исә чираттагы җиңүе турында яңгыравыклы тавышы белән хәбәр сала; тирә-яктагы ишегалларындагы башка әтәчләр дә үзләренең сөю маҗаралары хакында хәбәр биреп, бер-берсе алдында мактанышалар. Асрау кыз игътибарсыз гына аларга таба карап торды. Аннары, ап-ак чәчәктә утырган алмагачны күреп, өнсез калды. Кинәт аның яныннан, сөенеченнән нишләргә белмәгәндәй сикергәләп, колын чабып үтте. Агачлы канау буеннан ул ике тапкыр урап узды, аннары туктап тораташ булып катты да, ялгыз булуына аптыраган сыман, гаҗәпләнеп тирә-ягына карады. Кызның да чапкынлап йөрисе, хәрәкәтләнәсе килде һәм шул ук вакытта сузылып ятып, көннен уттай кызуында йокымсырыйсы да килә башлады Һ Атлар-атламас кына берничә адым атлады да, күзен йома төшеп, хайвани бер рәхәтлеккә уралып, ул ашыкмыйча гына кетәклеккә күкәй жыярга кереп китте Андагы унөч күкәйне алып, өйгә кертеп буфетка куйды, аш өендәге истән анын тагын күнеле болгана башлады, ул тышка чыгып чирәм өстенә утырды. Ферманың агачлар белән әйләндереп алынган ишегалды йокыга талган кебек тын иде Биек булып үскән үлән арасында сап-сары тузганаклар ут кебек яна, үлән исә сусыл, яз көнендәгедәй яшь һәм ямь-яшел иде. Алмагачларның күләгәсе түгәрәкләнеп агач төбенә төшкән, салам түбәләр өстендә кылычка охшаган яфраклы ирис гөлләре үсә. араннарның һәм абзарларның салам түбәләреннән андагы дым сузылып чыккан сыман тоела. Асрау повозкалар һәм арбалар куя торган лапас эченә кереп китте Лапас артында канау—олы яшел чокыр бар, анда хуш исле миләүшәләр үсә, аннан арырак—агачлар белән иркен тигезлек жәелгән. ашлык өлгереп килә, һәм төштөш җирдә ерактан курчаклар кебек кенә булып күренә торган кеше төркемнәре бар; уенчык атлар кебек бәләкәй ак атлар уенчык сабаннарны өстериләр, аның артыннан башак буйлы гына кешечекләр атлый Кыз печәнлеккә кереп салам көлтәсе алып чыкты да, шуны канауга ташлап, өстенә менеп утырды; ләкин аның өстендә утыру җайсыз иде, ул, көлтә бавын чишеп, саламын таратты да шуның өстенә аркан ятып, кулларын баш астына куйды, аякларын сузып җибәрде Күзләр үзләреннән-үзләре йомылды, ул рәхәтләнеп изрәп китте. Кыз йокыга китеп барганда гына кемдер ике куллап аның күкрәгенә ябышуга ул сикереп торды Бу—Жак дигән озын буйлы, килешле гәүдәле, шушында эшли торган егет иде. Ул инде шактый вакытлардан бирле кызны эзәрлекли иде Бүген ул сарык абзарында эшли икән, кызның күләгәдә ятканын күрүгә, посып кына анын янына килеп тә җиткән; күзләре ут булып яна, чәчләренә салам бөртекләре ябышкан Ул аны кочып алмакчы иде. ләкин кыз анын янагына чабып җибәрде, чөнки кыз егеттән көчсезрәк түгел иде, теге хәйләләп гафу үтенгән атлы булды. Шуннан сон алар бергәләшеп янәшә утырдылар да гәп корырга тотындылар. Ашлыклар өчен уңайлы торган һава шартлары хакында, елнын яхшы килүе хакында, хужанын әйбәт кеше булуы, аннары күршеләр, тирә- юнь турында, үзләре, туган авыллары хакында сөйләштеләр, бала чакларын, озакка, бәлки мәңгегә хушлашкан ата-аналарын исләренә төшерделәр Бала чакларын искә төшерүдән кыз тәэсирләнде, ә егет, һаман шул бәйләнчек уена буйсынып, калтырана-калтырана кызга таба сарыла-елыша барды —Их, әнине күрмәгәнгә дә күпме вакытлар бит инде,—диде кыз,—ни дисәң дә, туган өен сагындыра шул. Ул салкын карашы белән еракка, чакрымнар аръягына карады, һәм анын кайдадыр еракта, төньякта калдырып киткән авылы күз алдына килде Егет аны кинәт кенә эләктереп, муеныннан кочып, үбеп алды, ләкин кыз йодрыгы белән туп-туры аның йөзенә шундый нык итеп китереп сукты ки. хәтта тегенең борыныннан шарлап кан китте, ул торды да башын агачка терәде Шунда кызыйнын күнеле йомшап китте, ул аның янынарак килеп: —Авырттымы әллә?—дип сорады Әмма егет көлеп җибәрде Әлләни түгел, туп-туры борынга тигәнгә генә кан китте «Иллә дә көчле сон!*—дип сөйләнде егет Хәзер ул кызга сокланып карады, ана карата бөтенләй башка төрле хөрмәт хис итте, күңелендә бу эре сөякле кызга карага мәхәббәт туганын тойды. Борыннан кан агуы туктагач егет ана бераз йөреп килергә тәкъдим итте, чөнки элеккечә янәшә утырып торсалар кызның авыр йодрыгы гагын төшүдән курыкты. Ләкин, кичләрен кияү белән кәләш булырга тиешле кешеләр йөргәнчә, кыз аны үзе култыклап алды һәм —Яхшы түгел инде. Жак. синен тарафтан мина карага хөрмәт булмавы.- ЛИДС Егет акланырга тырышты: нинди хөрмәт инде, гашыйк булган ул, һәм бетте-китге —Әйләнәсенме сон син мина’-дип сорады кыз Егет уйга калды, кыз карашын каядыр еракка төбәгән арада ул астан гына ана карап алды. Кызның түм-түгәрәк алсу битләре, ситсы кофтасы аша тырпаеп торган көчле күкрәге, җете иреннәре, бөрчек-бөрчек тир бөртекләре каплаган шәрә муены... Егетнең тагы дәрте почмакланды һәм ул, ирене белән кызның колагына кагылып: —Әйләнәм,—диде. Шуннан соң кыз аны үзе муеныннан кочаклап алды да икесенең дә тыны беткәнче озак итеп суырып үпте. Аннары инде аларның мәшәкатьле мәхәббәт уеннары башланды. Почмак саен кочаклашып торулар, печән кибәне артларында ай яктыларында күрешүләр, аш янында утырган чакларында өстәл астында кадаклары тырпаешып торган тупас аяк киемнәре белән бер-берсенең аягын кысышулар... Аннары Жак суынган кебек була башлады; ул очрашулардан качты, кыз белән ялгыз калмаска тырышты. Шунда иңде кызның күңеленә шик төште, ул борчыла башлады, ә бераз вакыттан инде үзенең авырга узганын сизде. Башта аның коты алынды, аннары аны ачу-ярсу хисе биләп алды, һәм ул хис торган саен көчәя барды, чөнки аңа берничек тә Жак белән сөйләшү җае чыкмый иде,—теге шулхәтле тырыша иде очрашмаска. Ниһаять бер мәлне төн уртасында, өйдәге бөтен кеше йоклап беткәч, яланаяк, эчке күлмәктән генә килеш, кыз тавыш-тынсыз гына ишегалдына чыгып ат абзарының ишеген ачты. Жак шунда, салам әрҗәсе өстендә йоклап яла иде. Кызның аяк тавышын ишетүгә Жак йоклаганга сабышты, ләкин кыз аның янына ук менеп тезләнде дә уятканчы селкетте. Торып утыргач, егет: «Ни кирәк сиңа?»—дип сорады. Кыз, тешләрен кысып, ачудан калтырана-калтырана: —Синең миңа өйләнүең кирәк, син бит вәгъдә иттең!—диде. Егет көлеп җибәрде: — һәр йөргән кызга өйләнеп булмый торгандыр инде ул,—диде. Ләкин кыз, үзенең нәфрәтле кочагыннан ычкына алмаслык итеп тегенең бугазыннан эләктереп алды да әйләндереп салды һәм туп-туры йөзенә бәреп кычкырды: — Мин корсаклы, ишетәсеңме—корсаклы! Егетнең тыны кысылды, ул сулу алмакчы булды; шул рәвешле алар икесе дә, атның кыштырдатып салам чәйнәве генә боза торган төнге тынлыкта хәрәкәтсез тынып калдылар. Кызның үзеннән көчлерәк икәнен аңлап алгач, егет хырылдыйхырылдый әйтте: —Ярар, өйләнермен, эшләр алайга киткәч өйләнермен инде,—диде. Ләкин кыз вәгъдәләргә ышанмый иде. —Сузма,—диде ул,—иртәгә үк халыкка белдерү чарасын күрә башла. —Ярар, ярар, иртәгә икән, иртәгә. —Ант ит! Егет икеләнеп калды. Аннары: —Җир йотсын әйләнәм,—диде. Кыз кулларын ычкындырды да, башка бер сүз дә әйтмичә, чыгып китте. Берничә көннәр буена кыз тагын аның белән сөйләшү җаен таба алмыйча йөрде. Ат абзарын Жак хәзер төнгә бикли торган булды, кыз исә, фаш булудан куркып, шакып ачтырырга базмады. Көннәрдән бер көнне иртәнге ашка икенче бер хезмәтче кереп утырды. —Жак киттеме әллә?—дип сорады кыз. —Әйе шул, мине шуның урынына алдылар бит,—диде әлеге кеше. Кыз шулхәтле калтыранды ки, хәтта чүлмәген элгечтән көчкә генә ала алды, аннары, барысы да эшкә китеп беткәч, үз бүлмәсенә менеп, ишетелмәсен өчен мендәренә капланып, бик озак елады. Көндез ул, шик тудырмаска тырышып кына. Жак турында мәгълүмат җыярга тырышты; әмма үзенең хәсрәте белән шулхәтле мавыккан иде ки, ул сорау биргән һәркем аннан мыскыллап көләдер кебек тоелды Шулай да, ул егетнең бу яклардан бөтенләйгә киткән булуын белә алды. II әзер аның өчен тормыш тоташ газапка әйләнде. Ул, нәрсә эшләгәнен дә искәрмичә, машина кебек эшләде дә эшләде. Өзлексез бер генә нәрсә турында: «Сизә калсалар нишләрмен?»—дигән сорау хакында гына уйланды. Әлеге бәйләнчек фикернең басымы астында ул рәтләп уйлый алу сәләтен югалтты, көн үткән саен үлем кебек котылгысыз рәвештә якыная барган гаугадан котылыр өчен ул бер чара да күрә алмады Иртәләрен ул бар кешедән дә иртә тора. Үжәтләнеп. армый-талмый бер көзге ватыгыннан үзенен билләрен карый-тикшерә, анын хәлен сизәрләрме бүген, әллә юкмы дигән сорауга жавап табарга тырыша Көндезләрен исә ул. әледән-әле эшеннән аерылып, бигүк бүлтәеп тормый микән, дип, алъяпкычы астыннан үзенен юаная барган корсагына карый Айлар үтә торды. Кыз бөтенләй диярлек сөйләшмәде, сорау бирсәләр анламыйча. каушап, мәгънәсез хәлдә карап торды, куллары анын ихтыярына буйсынмый башлады. Хәтта хужасы: —Күгәрченкәем, соңгы вакытта син нишләптер аңгыраланып киттен әле,— дип әйтергә мәҗбүр булды. Чиркәүгә барса ул бер почмакка кереп посу ягын карады, тәүбәистигьфарга барырга кыймады, кюре белән очрашырга курыкты, чөнки, анынча. кюре йөрәгендәгсн-күнелендәген күреп-белү көченә ия булырга тиеш иде. Ашап утырган чакларда ул башка хезмәтчеләрнең күз карашыннан куркып салкын тиргә бата, һәм үзенен яшенә караганда күпкә зиһенле, хәйләкәр мал караучы малайдан серен аңламагае дип курка иде, чөнки малай елтыр күзләрен аннан бер дә алмый иде. Ничектер бервакыт хат ташучы аңа хат китереп бирде. Моңарчы аның бер дә хатлар алганы юк иде, бу хәлгә каушавыннан кыз артына барып утырды. Хат аннан булса? Грамот юк иде анын, шуна күрә кара белән язып тутырылган кәгазь битенә курку катыш хөрмәт белән карап торды Серен берәүгә дә чишәргә базмыйча ул хатны кесәсенә салып куйды. Әмма еш кына эшеннән аерылып, озак кына итеп, эчтәлегенә төшенә алмаммы дигән яшерен өмет белән хаттагы юлларга карап тора торган булды. Ниһаять, сабырсызлыктан һәм борчылудан үләр хәлгә җитеп, ул укытучы янына китте; укытучы аны үзенең каршысына утыртты да укып бирде: «Исәнме, кадерле кызым! Моның белән сина шуны хәбәр итәм—минем гомерем бетте—ул турыда сиңа күршем Данпо абзыкай язып җибәрә Кайта алсан, кайтып китсән иде Синең ярата торган әниен өчен кулымны куям— Сезар Дантю, мэр ярдәмчесе» Кыз торды да бер сүз дә әйтмичә чыгып китте, ләкин, ялгызы гына калгач, анын тез буыннары йомшады, ул юл читенә барып утырды һәм төн җиткәнче шул хәлендә калды. Өйдә ул кайгысы хакында хуҗасына сөйләп бирде, хуҗасы аны күпме кирәк, шуның кадәр көнгә кайтарып җибәрде; анын урынына көнлекче яллап, әйләнеп кайткач кире үзен алырга вәгъдә бирде Әнисе инде үлем хәлендә иде. кызы кайткан көнне ул җан тәслим кылды; иртәгесен Рауза җиде айлык баласын дөньяга китерде, ул шундый кызганыч, шундый ябык, анын өстенә карага куркыныч иде. бик җәфаланып тугандыр инде ул, үрмәкүч аягына охшаган сөякчел бармакларын бик интегеп йомарлый иде. Шулай да. бу бала исән калды Рауза, кияүгә чыктым, диде, ләкин баланы куяр урын юк. диде, һәм баланы күршеләргә биреп калдырды. Алар аны тәрбияләргә вәгъдә иттеләр Үзе кире фермага әйләнеп кайтты Менә шунла инде анын газаплы йөрәгендә моңарчы таныш булмаган мәхәббәтнең таны атты, әнә шул, өйдә калдырып кителгән әлеге хәлсез затка Х карата мәхәббәт таны, менә шушы мәхәббәт инде аның яңа газапларының чыганагына әверелде, баласыннан аерылган булу аркасында бу газап аның һәр сәгатен, һәр минутын тутыра иде. Баланы кулга аласы килү, анын җылы тәнен үзенең күкрәгенә кысып кочу теләге аны тәкатьсез итә иде. Төннәрен ул йокыга китә алмыйча интекте; көндезләрен баласы турында гына уйлады, кичләрен исә, эшләрен эшләп бетергәч, учак буена утыра да, уйлары еракка юнәлгән кеше сыман, карашын ялкынга теки иде. Фермада инде ул гашыйк булган дип телгә керде, анын «магшугы» турында шаярттылар, чибәрме, буе зифамы, үзе баймы дип сораштырдылар, туйга, бәби туена кайчан чакырасын, дип үртәделәр. Ул еш кына болардан кача, мыштым гына елый, чөнки бу сораулар анын йөрәгенә кадала иде Бәйләнүләрдән котылу өчен ул үзен аямыйча эшләде, бер генә минутка да баласы исеннән чыкмады, ничек итеп күбрәк акча җыярга икән дип баш ватты. Эшен ул хуҗа анын хакын арттырырдай итеп эшләргә булды. һәм менә инде әкренләп бөтен өй эшләрен үз кулына алды, икенче асрауны кысрыклап чыгарды, чөнки инде үзе ике кеше урынына эшләгәч анын кирәге калмаган иде; бөтен нәрсәне—ипиен, маен, шәмен,ашлыгын кысып, тавыкларга да. малга да артыгын салдыртмыйча, кирәк-яракны саклап тотты. Хужанын акчасын да үзенеке кебек итеп кысып кына тотты; базарда сату иткәндә дә файда китерергә тырышты; фермадан сатыла торган әйберләрне кыйбатрак тотарга, крәстияннәрдән алына торган кирәк-яракны арзангарак алырга омтылды. Шуна күрә бөтен сату-алу эшләре, эш бүлүләр, кладовой ачкычлары аңа гына ышанып тапшырылган иде, тиздән ул алыштыргысыз бер кешегә әйләнде. Бөтен нәрсәне бик сизгер күзәтте, һәм анын сакчыл кулы астында ферма гөрләп чәчәк атты. Тирә-күршеләрдә «Валлен фермасындагы хезмәтче» турында мактап сөйләделәр Хуҗа кеше үзе дә аның хакында: «Хезмәтче түгел, саф алтын!» дия торган булды. Вакыт уза торды, ә хезмәт хакы элеккечә кала бирде. Хужа аның авыр эшен шулай булырга тиеш дип, бу һәр турылыклы хезмәтченең бурычы дип кабул итте. Хужанын ай саен элеккегә караганда иллешәр-йөзәр экю күбрәк салып куя барганы да Раузаның эчен пошыра башлады, ә анын үзенең исә килере һаман да шул елына ике йөз кырык франктан бер тиенгә дә артмады. Ул эш хакын арттыруны сорарга булды. Өч тапкыр барды ул хуҗасы янына, өчесендә дә бөтенләй башка нәрсә турында сөйләште. Акча таләп итәргә оялды, әйтерсең лә бу ниндидер хурлыклы эш иде Менә бер мәлне фермер аш өендә үзе генә ашап утырганда ул ана эшләре хакында сөйләшергә теләвен әйтте Гаҗәпләнүеннән аптырап калган хужа кеше башын күтәрде, бер кулына очлы башы белән пычак, икенче кулына ипи тоткан килеш, туп-туры хезмәтчесенә таба карады. Кыз аның карашыннан каушап калды һәм, кәефе булмауны сылтау итеп, берәр атнага өенә кайтып килүне кирәксенүен әйтте. Хужа кеше шундук ризалашты; аннары, үзе дә уңайсызланып: —Кайткач мина да синең белән сөйләшеп алырга кирәк булыр әле,- диде. III алага инде сигезенче ай киткән иде; әнисе аны танымады. Сабыйның йөзенә алсулык йөгергән, ул тулыланган, бөтен җире буынтык-буынтык булып тора, ул, канәгать булуын белдереп, тырпайган тулы бармакларын әкрен генә кыймылдата Табыш өстенә ташланган сыман, әнисе ана таба хайвани бер омтылыш белән ташланды һәм дәртләнеп үбәргә тотынды, хәтта ки бала куркуыннан еларга тотынды. Шуннан соң әни кеше үзе еларга кереште, чөнки бала аны танымады, сөт анасын күреп алуга исә кулларын ана таба сузды Ә икенче көнгә инде бала әнисенә күнегә төште һәм аны күрүгә көлә үк башлады. Нәниен Рауза яланга алып чыгып китә, аны кулына күтәргән килеш юләр кешедәй йөгерә-чаба, аның белән бергә агач күләгәсенә барып утыра, ансыз бала булса да, икенче бер җан иясе алдында үзенен күнел Б түрендәген бушата, ана үзенен кайгы-хәсрәтләрен. борчу-мәшәкатьләрен, өметләрен сөйли һәм аны кайнар назлары белән туйдырып бетерә иде Ана кешегә баласын сөю, коендыру, киендерү чиксез шатлык китерә иде; буялгач асларын җыештыру да анын өчен бәхет иде, әйтерсен лә баланы шулай карау аның ана булу хокукын раслый иде. Балага карап ул анын үз баласы булуына гаҗәпләнә һәм, аны тирбәтә-тирбәтә әкрен генә: «Менә ул. минем улчыгым!» дип кабатлаудан да рәхәтлек таба иде Киткән чакта Рауза юл буена елаудан туктамады. Фермага әйләнеп кайтуга ук аны хужасы чакырып аллы. Ул хуҗасы янына нигә икәнен үзе дә белмичә, бик нык дулкынланган хәлдә килеп керде. —Утыр,—диде теге анарга. Ул утырды, һәм алар, бер-берсенә күз дә төшермичә, кулларын да кая куярга белмичә, шулай берникадәр вакыт янәшә утырдылар. Фермер, кырык биш яшьләрендәге инде ике хатынын җирләгән олы гәүдәле ир, шат күңелле үҗәт кеше, аңа хас булмаганча, аермачык уңайсызлана иде. Ниһаять, ул көчен жыеп, бераз гына тотлыга төшеп, ничектер аңлашылмый торган итеп сөйли башлады: —Рауза, сиңа урнашу хакында уйларга вакыт житмәде микән инде? Кыз үлек кебек агарынып чыкты. Анын җавап бирмәвен күреп, теге сүзен дәвам иттерде: —Син әйбәт, эшчән, төпле, сакчыл кыз. Синең кебек хатынын булса, чын хәзинә инде ул. Рауза куркудан алдына таба караган килеш кыймылдамыйча да утыра бирде, ул хәтта мәсьәләне аңларга да тырышмады; өстенә дәһшәт ябырылып килгәндәгедәй, анын башындагы уй-фикерләре чуалышып бетте Бераз көткәннән соң ир кеше тагын сүзен дәвам иттерде —Беләсеңме, хатын булмагач, фермада бер эшнен дә рәте юк бит. Хәтта синдәй хезмәтче булганда да. Тагын ни әйтергә икәнен белмичә, ул туктап калды. Каршында кеше үтерүче утыргандай, Рауза аңа коты алынып карап торды, әйтерсен лә ул кузгала башлауга аннан качып, торып чабарга кирәк иде Ниһаять, тагын бераз вакыттан сон ир булган кеше: —Йә, ничек? Буламы?—дип сорады. Кыз мәгънәсез бер караш белән җавап бирде —Нәрсә, хужам?—диде. Шулчакны хужасы берьюлы әйтеп салды: —Соң, кияүгә чыгасынмы мина. дим. шайтан алгыры! Кыз сикереп тормакчы булды да. хәлсезләнеп кире урынына утырды һәм, өстенә олы бәхетсезлек ишелеп төшкәндәй, тораташ булып катты Ниһаять, фермерның сабырлыгы төкәнде: — Йә, әйт инде, сина тагы ни кирәк?—диде Кыз, рухы төшеп, аңа карады; аннары анын күзеннән яшь бөртекләре коелды һәм ул. үкси-үкси: —Булмый, булдыра алмыйм!—дип, ике тапкыр кабатлады —Нишләп инде’—дип сорады хужасы —Юләр булма инде, уйла иртәгәге хәтле,—диде. Үзен авырыксындырып торган сөйләшүдән соң ул. өстеннән тау төшкәндәй. китәргә ашыкты, һәм асравының иртәгә аның тәкъдименә риза булачагына шикләнмәде, чөнки бит әле ул кыз өчен горурланырлык тәкъдим; ә үзе өчен инде бик тә унышлы гамәл, чөнки бөтен тирә-юньдәге ин кызыгырлык кадашлардан да ныгртк файла вагыш ига иле бу никах Монда инде бу тигезсез никах дип карарга урын юк,—авылда һәркем тигез диярлек, хужа кеше дә үзенен хеамәтчеләреннән ким эшләми, хезмәтче дә иртәмс-сонмы хуҗага әйләнә торган була, ә асраулар инде рәттәй диярлек хуҗабикә булып китәләр, моннан аларнын тормышында да, гадәт-холыкларында да әлләни үзгәреш тә булмый Бу төнне Рауза йокларга язмады, хәтта еларлык та хәле калмыйча, караватында утырды, -анын шулхәтле күңеле төшкән иде. Ул. үзенен гәүдәсен дә тоймыйча, кыймылдамыйча да утыра бирде; йон язганда чуалган йон сыман чуалган зиһенен ул берничек тә җыя алмады. Кайбер мизгелләрдә генә ул өзек-төтек кенә уйларын тота алды һәм, ни булу ихтималын күз алдына китерүгә, анын коты алына иде. Аның күңелендә курку хисе артканнан-арта барды, төнге тынлыкта аш өендәге стена сәгате суккан саен тәненә салкын тир бөртекләре бәреп чыкты. Аның башы катты, аны куркыныч өрәкләр эзәрлекләде; янып бетеп килгән шәмгә күз төшерүгә аны кинәт дуамаллык уе биләп алды: крәстиән халкы, үзен язмыш эзәрлекли дип тойган чакта, шундый хәл була—давылдан качкан кораб сыман, бәхетсезлектән качып котылу теләге туа. Ябалак кычкырганы ишетелде. Рауза сискәнеп куйды, югалып калган бер кыяфәттә гәүдәсен турайта төште, кулы белән битен, чәчләрен сыпырып алды, тәннәрен капшап карады, аннары, лунатик кыяфәтендә аскы катка төшеп китте. Ишегалдына килеп чыккач үрмәләп кенә барды, үзен берәр исерек йолкыш күреп алмагае дип курыкты, чөнки баюга таба барган ай бик нык яктырта иде. Капканы ачып тормыйча, койма аркылы гына сикерде. Аннары, ачык урынга барып чыккач, йөгерә башлады. Кая йөгергәнен үзе дә белмичә, жинел һәм җитез йөгерде, үзе дә аңламыйча кычкыргалап та куйды. Җиргә сузылып, яныннан алагаем зур шәүләсе йөгерде; вакыт-вакыт анын башы өстендә төнге кош әйләнгәләде. Аяк тавышын ишеткән ферма этләре яңгыратып өрә башлады; берсе канауны сикереп чыгып, Рауза артыннан куарга тотынды, ләкин кыз борылып аның өстенә акырып җибәрүгә эт, койрыгын кысып, кире чапты һәм оясына кереп шым булды. Кырда, әле тегендә, әле монда, оялары белән бала куяннар уйнап йери иде, ләкин, томырылып чабып килүчене күреп, куркак куяннар төрлесе төрле якка чәчелде; балалары белән бергә әниләре канау төбенә төшеп посты, әтиләре исә, бар көченә томырылып чапты, баеп бара торган ай яктысында аның тырпайган озын колаклы күләгәсе чагылып-чагылып китте, ә ай инде хәзер җир читенә хәтле барып җиткән һәм. горизонт буена куелган фонарь сыман, җирне кыек нурлары белән яктырта иде. Күк офыгында йолдызлар тоныклана төште, кошлар чыркылдашты, инде көн яктырып килә иде. Хәлдән тайган кыз читенлек белән генә сулу алды, кояш таннын алсу пәрдәсен тишеп чыккач ул туктап калды. Шешенгән аяклары атламас булды. Шул чакны ул каршында бик олы. сулы чокыр күрде. Туып килә торган көн кызыллыгында чокырдагы торгын су кан кебек кызыл булып күренде. Кыз, кулы белән йөрәген тотып, аксыйаксый әкрен генә суга таба китте. Ул чирәм өстенә барып утырды да, эченә тузан-туфрак тулган тупас башмакларын бер читкә ыргытып, оегын салды һәм зәңгәрләнгән аякларын хәрәкәтсез яткан суга тыкты. Рәхәт салкынлык табан асларыннан алып күкрәгенә хәтле менеп җитте. Ул текәлеп әлеге тирән чокырга таба карап утырды. Кинәт анын башы әйләнеп китте, һәм кинәт аны шушы суга ташланырга дигән ярсулы теләк биләп алды. Анын газаплары мәңгегә шунда төшеп югалыр төсле иде. Ул инде баласы хакында да уйламый; ул бары тик тынычлык теләде, йокыга китеп, уянмыйча ял итүне теләде. Торып кулларын күтәрде, ике адым алга атлады. Хәзер инде су анын бот төбенә хәтле менеп җиткән иде, ул инде чумарга әзерләнде, ләкин кинәт тубык тирәләренә меңләгән уклар кадалгандай булды һәм ул. куркыныч кычкырып, кире ярга таба сикерде— ике аягына да—табаныннан алып тезенә кадәр ябышып, озын кара сөлекләр анын канын суыралар иде. Ул. аларга кагылырга да куркып, улапмы-улап җибәрде. Ерактан ат белән узып барган крәстиән, анын куркудан кычкырган тавышын ишетеп, атын борып янына килде. Аякларына ябышкан сөлекләрне берәм-берәм чүпләп, җәрәхәтләренә үлән япты. Кызны, атына утыртып, фермага кадәр кайтарып куйды. Ике атна буена ул кузгалмыйча урын өстендә ятты; беренче тапкыр торып, ишек төбенә чыгуга, каршысына хуҗасы килеп басты. -Йә, ничек килештекме?—дип сорады ул. Кыз ни дип әйтергә дә белмәде, ләкин хужанын китмичә, үҗәтләнеп үзенә таба карап торганын күреп, читенсенеп кенә: —Юк. хуждм, булдыра алмыйм,—дип җавап бирде Шунда инде хуҗа кеше кызып китте: —Булдыра алмыйсын? Нишләп әле ул булдыра алмыйсын9 Кыз: —Булдыра алмыйм,—дип тәкрарлый-тәкрарлый җылый ук башлады. Хужа аңа текәлеп карап торды да кинәт туп-туры йөзенә бәреп:—Алайса синең сөяркәң бар’’—дип кычкырды. Кыз, оятыннан калтыранып —Алайса шулай була инде,—дип мыгырданды Ачудан кызарынган ир тончыга-тончыга кычкырды. —Әле шулаймы, син юньсезнен сөяркәсе бармы9 Кем ул? Кайсы алдакчысы? Сукбай, кесәсендә бер тиенсез, нәсел-нәсәпсез ул әрсез алабай кем ул, әйт хәзер?—Кыз җавап бирмәгәч, ул —Әйтмисеңме?.. Алайса, үзем әитәм Жан Бодю. —Юк, юк, ул түгел!—дип кычкырды кыз. —Алайса Пьер Мартен? —Түгел, түгел! Ярсудан нишләргә белмәгән хужа тирә-юньдәге барлык егетләрнең исемнәрен атый башлады, ә хурлыкка калган кыз, зәңгәр алъяпкычының итәк очы белән күз яшьләрен сөргә-сөртә, аның әйткәннәрен юкка чыгара барды Хужа исә, анын күңелендә казынып, мәгънәсез бер үҗәтлек белән серен алырга омтылды, әйтерсең лә ул өн төбендәге җанвар исен сизеп, шунын эзенә төшәр өчен көн буе җир тырнаган ау эте иде Кинәт ул: —Соң бит бу Жак, былтыр! ы хезмәтче,—дип кычкырды,—сине бит анын белән йөри, ул ана әйләнәм дип вәгъдә иткән, дип сөйләгәннәр иле. Раузаның тыны бетге, йөзенә кан йөгерде, битендәге күз яшьләре, кайнар табага төшкән сыман, бердәй кибеп бетте. Ул да. —Юк, юк, ул түгел!—дип кычкырды —Алдыйсын бит?—дип сорады теге, дөреслеккә килеп төртелгәнен тоеп Кыз ашыга-ашыга —Менә хәзер ант июм, ант итәм. —дип жавап бирде Үзе, изге нәрсәгә кагылмыйча гына ничек итеп ант итәргә икән. дип. баш ватты. —Ул бит сине почмак саен кочты, аш вакытларында да синнән күзен алмады Сүз бирдеңме син ана. бирдеңме9—диде хуҗасы. Бу юлы инде кыз туп-туры хуҗасының күзенә карады —Сүз бирмәдем, җир йотсын, менә бүген кодаласын, барасым юк!—диде Ул шулхәтле ихлас сөйләгәч фермер икеләнә башлады. Сорауларын үзүзенә биргәндәй итеп, сүзен дәвам иттерде. —Алайса кем була сон инде? Синең белән ул-бу булганы да күренмәде, югыйсә сизмәгән кеше калмас иде; әгәр инде хәвеф-хәтәрсез генә котылган икән, нишләп әле асрау хуҗасына кияүгә чыгудан баш тартырга тиеш9 Монда барыбер нидер бар. Кыз бүтәнчә җавап кайтармады, анын күңелен төшенкелек биләп алды Фермер тагын бер тапкыр: —Теләмисең алайса?—дип сорады —Булдыра алмыйм, хужа,—диде кыз. Ир кеше борылды да китеп барды. Кыз инде аны ниятеннән кире кайткандыр дип уйлап, тынычланып диярлек калды, ләкин ул шулхәтле җәберләнгән, хәлдән тайган иде. әйтерсең лә аны. карт алаша урынына җигеп, җилгәргеч әйләндерткәннәр иде Эшләрен төгәлләүгә үк ул ятып йоклады Төн урталарында кемнеңдер ике куллап аның ятаыян капшаганына уянып китте Рауза куркып сикереп куйды, әмма фермерның тавышын танып алды — Курыкма. Рауза, бу мин, синең белән гәпләшер!ә килдем, диде ул Башта кы> гаҗәпләнде, әмма аннары, тегенең юритн астына керергә маташуын күргәч, ана ни кирәген аңлады һәм бөтен гәүдәсе белән калтыранырга тотынды; йокы аралаш, төн караңгылыгында, аны теләп килгән ир кеше янында, урын өстендә шәрә килеш ул үзен бик көчсез итеп тойды. Ул, әлбәттә, бирешмәде, ләкин, гади табигатьле кешеләрдә көчлерәк була торган инстинктка буйсынып, иренеп кенә карышты. Ирнең үбәргә маташуыннан качып ул башын әле уңга, әле сулга борды. Ялыктыргыч көрәштән ярсыган тәне киеренкеләнде. Ир кеше, теләге көчәюдән тупаслана, дорфалана барды. Кинәт кенә юрганны алып ыргытты. Шунда инде кыз моннан да ары каршы торырлык көче юклыгын анлады. Тутый кош башын канаты астына яшергән сыман, ул оятыннан куллары белән йөзен каплады һәм карышудан туктады. Фермер аның янында төн кунып калды. Икенче көнне ул тагын килде, һәм шуннан соң көн саен килә торган булды. Алар бергә яши башладылар. Иртәләрнең береңдә ир: —Мин халыкка белдерергә куштым, киләсе айда никахлашырбыз,—диде. Кыз җавап бирмәде. Ни әйтә ала иде ул? Нишли ала иде ул? IV л кияүгә чыкты. Эченнән чыгып булмастай, читләренә буйлар җитмәстәй чокырга төшеп киткән кебек булды кыз, бәхетсезлек исә аның өстенә килеп асылынды һәм менә-менә ишелеп төшәр кебек тоелды. Ул ирен талагандыр да. ире аны иртәме-соңмы сизәр кебек тоелды. Аннары ул үзенең бөтен бәхетсезлекләренең башы һәм шул ук вакытта җир йөзендәге иң зур бәхете булган баласы хакында уйлады. Елына икешәр тапкыр ул аның белән күрешергә кайтып килә иде һәм шуннан сон һәрвакыт тагын да ныграк сагына башлый иде. Әкрен-әкрен ул күнегә барды, куркулары басыла төште, йөрәге ипләнде, гәрчә күңелендә ниндидер шомланулар калса да, ул инде тынычланыбрак, үзүзенә ышаныч беләнрәк яши башлады. Еллар үтә торды, балага биш яшь булды. Хәзер инде хатынны бәхетле •дияргә була иде. Әмма кинәт ире сагышлана башлады. Инде ике-өч ел буена аның күңелендә ниндидер тынычсызлык, ниндидер борчу, җан чире оешып килә иде. Ашаганнан сон өстәл буенда башын учына салып, ямансылап, ниндидер сагыштан газапланып озак-озак утыра торган булып китте. Еш кына тавышын күтәрә башлады, дорфаланды; аның хатынына ачуы кабара кебек тоела иде, чөнки вакыт-вакыт ул зәһәрләнеп, хәтта явызланып хатынының сүзен бүлдерә иде. Бер мәлне, күрше малае күкәй сорап кергәч, эше булгангадыр инде. Рауза аның белән кырысрак сөйләште; шунда, көтмәгәндә килеп кергән ире ачу белән: —Үз малаең булса, син аңа болай кычкырмас идең әле,—диде. Хатын аптырап калды, ни әйтергә дә белмәде, күңелендә бөтен элекке тәшвишләре яңарды. Әбәт ашаганда ире аның белән сөйләшмәде, аңа таба карамады, ул аны күрәлмидер, җене сөймидер кебек, нидер сизенәдер кебек тоела иде. Хатын бөтенләй югалып калды, аның белән икәүдән икәү генә калудан курыкты, ә инде әбәт ашаганнан сон өйдән чыгып, чиркәүгә таба китте. Караңгы төшеп килә иде инде; тар гыйбадәтханә эчендә бөтенләй караңгы иде, әмма эчкәредә. клирос тирәсендә ниндидер аяк тавышлары ишетелә иде. бу—чиркәү караучының төнгә лампадага керосин салуы иде. Соңгы өметкә тотынган сыман ябышты Рауза шушы гөмбәз астында адашып калган бәләкәй утка, соңгы ышаныч сыман тоелды ул ана һәм, шуннан күзен ала алмыйча, ул тез чүкте Чылбырын чылтыратып, лампадка өскә таба менә башлады. Шул арада агач башмаклар чыштырдады, аннары плитәләр өстеннән шуышып киткән бау тавышы килде; куерып килгән караңгылык эчендә кыңгырауның сыек кына чыңлаган тавышы ишетелде. Каравылчы китәргә җыенган иде, хатын аның артыннан куып җитте. У —Кюре әфәнде өйдә микән?—дип сорады ул. —Әлбәттә өйдә,—дип җавап бирде каравылчы.—Мин кичке гыйбадәткә чан какканда ул һәрвакыт тамак туйдыра Хатын калтырана-калтырана чиркәү йортынын кече капкасын этте. Кюре өстәл буена утырып кына маташа иде. Хатынны ул үз янына чакырды —Ишеттем, ишеттем. Ирегез әйткән иде инде мина. Сезнен ник килгәнегезне беләм,—диде рухани Бичара хатын катып калды. Дин хезмәтчесе сүзен дәвам иттерде: —Нишләмәк кирәк соң, кызым!—диде ул. Ул кашык арты кашык ашын йотты, аш тамчылары анын корсагы өстендә ялтырап торган киеменә тамды. Хатын инде сөйләргә дә, үтенергә дә. сорарга да кыймый иде, ул урыныннан торды; кюре ана: —Рухыгызны төшермәгез...—дип кенә әйтә алды Хатын чыгып китте. Ни эшләгәнен аңышмыйча, ул фермасына әйләнеп кайтты; иренең аягына егылды һәм, күз яшьләрен агыза-агыза: —Ник ачуланасың син миңа?—дип, ыңгырашкандай итеп әйтте Ире сукранырга тотынды: —Ничек ник? Балабыз булмаганга, шайтан алгыры! Хатынны мин гомер буе ялгызыбыз гына яшәр өчен алдыммыни! Менә шуна ачуланам Сыер бозауламаса. ул рәтле булмый. Хатын да шулай—бала китермәсә. рәте булмый Хатын, сулкылдап елый-елый: —Минем монда катнашым юк, гаебем юк минем монда,—дип кабатлады. Шуннан соң ире бераз йомшый төште —Мин сине гаепләмим, шулай да. ачу килә бит,—диде. V ул көннән башлап аны бер теләк: бала табарга, тагын бер бала табарга дигән теләк биләп алды һәм ул теләген кеше саен сөйләп йөри башлады. Күрше хатыны ана һәр көнне кич белән бер стакан суга бер чеметем көл салып эчертергә дигән киңәш бирде. Фермер моңа бик теләп риза булды, ләкин бу чараның файдасы тимәде. «Бәлки нинди дә булса хикмәтлерәк чаралар бардыр». дип уйлаштылар алар, һәм сораштыра башладылар. Фермадан ун льеда торган бер көтүче барын әйттеләр аларга. һәм Валлен абзый, атын җигеп, шунда кинәш сорарга чыгып китте Кәгүче ана ниндидер тамгалар салынган ипи бирде; үләннәр кушып пешерелгән шушы ипидән алар икесе дә төнлә, якынлык кылганчы һәм аннан соң берәр телем ашарга тиеш булалар. Ипине валчыгына хәтле ашап бетерделәр, ләкин файдасы тимәде. Мәктәптә укыта торган укытучы аларга мәхәббәтнең авылда мәгълүм булмаган, ләкин бик ышанычлы чараларын ачып бирде, әмма алардан да файда булмады. Кюре, гыйбадәт кылыр өчен, гыйффәтле канга баш ияр өчен Феканга барып кайтырга кинәш итте Рауза, бөтен паломниклар төркеме белән бергә аббатлык жире өстенә сузылып барып ятты, крәстиән йөрәгеннән кайнап чыккан үтенечләргә үзенекен дә өстәп, үз өстеннән балага узмау җәзасын алуын үтенеп, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итте Ләкин бары да юкка булды. Шулчакны инде ул. бу беренче генаһым өчен җәза икән, дигән карарга килде һәм бөтенләй өметсезлеккә бирелде Ул инде хәсрәтеннән кибеп корый башлады, ире дә картаеп калды, буш өметләрдән аптырап-йөләп бетте «Кайгы анын бөтен җилеген суырды инде».— дип сөйлиләр иде күршеләре һәм шунда болар арасында дошманлашу башланды Ире аны сүкте, кыйнады Көне буена талады, төнлә исә. урынга менеп яткач, ачудан тыннары Ш кысылып, әшәке сүзләр әйтте, йөзенә карап пычрак ыргытты. Шундый төннәрнең берендә, ничек итеп кимсетергә, рәнҗетергә белмичә, ул ана таң атканчы тышта, яңгыр астында басып торырга кушты. Хатыны аның сүзен тынламады, шуннан сон ире аның бугазыннан эләктереп алды да йодрыгы белән йөзенә китереп сукты. Хатын бер сүз дә әйтмәде, кыймылдап та карамады. Котырынган ире, тезен хатынының корсагына терәде дә. тешен кысып, үтерәм дип тукмарга тотынды Сонгы чиккә җиткерелгән хатын ачу белән аны кинәт кенә стенага таба алып ыргытты да күтәрелеп, үзгәргән, ысылдап торган тавыш белән кычкырып җибәрде: —Бар минем балам, бар, Жактан таптым. Жакны беләсең бит, ул өйләнергә вәгъдә итте, өйләнмәде, китте. Ире аптыраудан тораташ булып катты; хатыннан ким дулкынланмаган ир болай дип мыгырданды: —Нәрсә дидең син? Нәрсә дидең?—диде ул. Шунда хатын ачы күз яшьләре аша сөйли-сөйли үксергә тотынды: —Шуңа күрә сиңа кияүгә чыгарга теләмәдем бит мин. шуңа күрә. Үзеңә әйтә алмадым. Улым белән бергә куып чыгарган булыр идеи бит син мине, бер сынык иписез калдырыл. Үз балаң булмагач, син моны анлый да алмыйсың. һаман ныграк гаҗәпләнә барган ире бер сүзне кабатлады: —Балаң бармыни синең, балан бармыни? Хатын үксүендә булды. —Син мине көч белән алдың бит,—диде ул.—Исеңдәдер, мин сиңа теләп чыкмадым. Шулчакны ире торып шәмне кабызды да, кулын артка куеп, бүлмә буйлап йөренә башлады. Хатын, караватында яткан килеш, елавында булды. Кинәт ире аның каршысына килеп туктады. —Балабыз булмаганга мин гаепле алайса?—диде ул. Хатын эндәшмәде. Ире яңадан йөренә башлады да янадан аның каршысына килеп туктады. —Малаең ничәдә?—дип сорады ул. —Тиздән алты тула,—диде хатын көчкә генә. —Нишләп берни дә әйтмәдең? —Ничек әйтим!.. Ир кыймылдамады да. —Йә, тор,—диде ул. Хатын көч-хәл белән генә урыныннан кузгалды, аннары, стенага ябыша- ябыша гына аягына баскач, ире кинәт кенә элекке яңгыравыклы тавышы белән көлеп җибәрде һәм. хатыны әле һаман исенә килә алмыйча торгач: —Йә, сон, әйдә, үзебезнеке булмагач, синең малайны барып алыйк инде,— дип өстәде. Хатын шундый да курыкты, әгәр дә ки хәле булса, ул һичшиксез торып чапкан булыр иде. Фермер исә, кулларын угалап, сөйләнүендә булды: —Мин берәр каян бала алырга дип уйлап йөри идем иңде, менә ул үзе табылып тора бит әле, табылып тора бит әле. Мин әле кюредән дә берәр ятам бала юкмы дип сораштырган идем. Аннары, һаман да көлә-көлә, елавыннан айнымаган, миңгерәүләнеп беткән хатынын кочаклап үпте дә, чукрак кешегә кычкырган сыман, кычкырды: —Йә. әнкәсе, бар әле, кара, берәр ашардай нәрсә калмаган микән. Чүлмәге белән йотар идем,—диде. Хатын итәген киде; алар бергәләп аскы катка төштеләр; хатыны идәнгә тезләнеп казан астына ут тергезгән арада ире аш өе буйлап йөренде һәм, кояш кебек балкып: — Валлаһи дип әйтәм, мин бик шат, чынлап әйтәм менә, шулхәтле шат мин!—дип сөйләнүендә булды. Саимә ИБРАҺИМОВА тәрҗемәсе