Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ак карлардай...

Ап-ак кышка кереп киттем әле, Сапсары көз калды артта елап. Өшемәсме җаным салкын кышта?— Язларга бит әле шундый ерак. Сап-сары көз калды артта елап, Апак карлар яуды, яуды бурап. Зәңгәр күктә йөзгән кар болыты, Киләчәгем бирче миңа юрап?! Өшемәсме җаным салкын кышта, Адашмаммы кара бураннарда? Җылы эзләп йөрим күңелемә— Кар каплаган салкын урамнарда. Язларга бнт әле шундый ерак, Карбураннар аша барасы бар... Каралтырга тырышса да дөнья, Ак карлардай ап-ак каласы бар! Тик сурәтең калды бары Алып киттең үзең белән Минем ярты җанымны. Алып киттең дә югалдың. Әйтче, шулай ярыймы!? Болай итеп, син бит мине. Үзең дә аңламыйча, Дөрләп янган утка салдың,— Сүземә карамыйча. Агымсуда актыңмы син, Әллә очтыңмы күккә? Мин бнт болай яши алмам. Түземем җитмәс күпкә. Ак томандай таралдың син, Эзең дә юк, үзең дә... Тик сурәтең калды бары Сагыш тулы күземдә. Бәлки Утка як син минем шигырьләрне, Янсын алар, калсын көле генә. Шигырьләрем дөрләп янган чакта, Ышанырсың, бәлки, Син аларның ялган түгеленә. Йә ерткалан агымсуга ташла, Күңелләрең тулып китәр шунда. Күз яшьләрең суга тамган чакта. Сискәнерсең, бәлки, Син шәүләмне күреп агымсуда. Җанланыр да суда чагылышым. Кулым кулларыңа китәр тиеп. Газап тулы күзләремне күргәч, Эндәшерсең, бәлки: —Синең җаның ник яралы?—диеп. Яшьләреңне сөрт тә, елмай әле, Көләч йөзең күрсәт дөньяга! Синең шушы елмаюны күреп Балкып чыгар Кояш—өр-яңа! Халәт Шундый халәт әле миндә, Аңлатырлык түгел: Бер орынса—кыңгырауны Чыңлатыр күк күңел. Бер талпынса—йолдызларга Ашар сыман җаным... Җан белән йолдыз арасы— Тик берничә адым. Ярсып типсә—бәреп чыгар Йорәк якты көнгә. Ялкын булып кабыныр ул. Йә әйләнер көлгә. Шундый халәт әле миндә, Ярсу йөрәк каным: Дөньям шундый иркен, хәтта Сыяр—горур җаның