Уйлар уйнавы...
* Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ясалмалылыгы гына ясалма түгел. * Берәр тавыш ишетелсә як-ягына карарга ашыкма. Иң элек үзеңә колак сал—синең үзеңнән килми микән ул аваз. * Көзгедәге сурәтемә ышаныр өчен мин көзгегә ышанырга тиеш... Нинди бәйлелек! Нинди әсирлек! Нинди көчсезлек! * Кешене хәерчелек үзе түгел, ә бәлки башкаларның аңа: "Хәерче!”— диюләре куркыта. * “Кешеләрне яратам!"—дигәннәрен еш ишетәм. Гомумән алганда инсаният мәхәббәткә лаек түгел. Аерым алган кешеләрне генә ярату мөмкин. Аерым алган шәхес бөтен кешелек дөньясына караганда кызыграк. Бөтен инсанияткә мәдхия җырлаучы, минемчә, шәхесләрдән “качыр" өчен, алардан үзе өстен булу нияте белән яки аерым алган кешегә ярдәм итәргә теләмәүдән (һәм көченнән килмәүдән) "халык", “кешелек дөньясы", “кешеләр” дигән һ. б. төшенчәләр белән сату-алу итә. * Үткәннәре түгел, бүгенгесе бөек булса гына халык бөек санала. * Өндәүчегә игътибар белән карасаң күрерсең: кешеләрдән үзендә җитенкерәмәгән сыйфатларны таләп итә ул. * һәрбер сагыну—үзеңне сагыну.