Укучы сүзе
"Казан утлары" журналының 1998 елгы II нче санында Әсрар Галинен “Лаеш шулпасы" дип аталган мәкаләсен (без аны нәкъ шулай кабул иттек, хикәя дәрәжәсенә күтәрелгән матур әдәбият әсәре булудан шактый ерак) укып чыктык Ул Сингел (әсәрдә Тауширмә) мәктәбенен 40 еллар буена алмашчысыз эшләгән директоры Хәйруллин Самат Хәйрулловичка (әсәрдә Намат Каштанович), Лаеш райкомына, Лаеш роносына кара ягу ул. Самат Хәйруллович Сингел авылына 1963 елны мәктәп директоры итеп билгеләнә. Ана хәзер 62 яшь, бөтен хезмәт һәм тормыш юлы шушы авыл белән бәйле Бүген бу мәктәптә анын белән 35, 20, 15, 10 ар ел бергә эшләгән коллегалары, авылда ул тәрбия биргән йөзләрчә укучылары, күршеләре, авылдашлары исән бит Анын намуслы хезмәтенең тере шаһитлары алар Самат Хәйрулловичны төрле оешмалар тарафыннан бүләкләнгән медальләр, мактау кәгазьләре, мактаулы исемнәр бизи Ул—"Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы", хезмәт ветераны Мактау кәгазьләре санап бетергесез: РСФСР Мәгариф министрлыгы. РСФСР "Белем" җәмгыятенең Татарстан Республикасы правлениесе. Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, КПСС Лаеш райкомы һәм башкарма комитеты, Лаеш районы администрациясе башлыклары, Лаеш роносы һәм профсоюз тарафыннан тапшырылганнар алар, жәмгысе 2 дистәгә якын Ә бит бу бүләкләр барысы да укыту-тәрбия эшендә ирешелгән уңышлар, партия һәм дәүләт органнарында актив эшчәнлек күрсәткән, тулы канлы пропагандистлык хезмәтләре очен бирелгән. 1977 елда Лаеш районынын иң эре “Комсомол” совхозы коммунистларының да зур ихтирамына лаек була: аны шушы хужалыкнын партком секретаре итеп сайлыйлар. 4 ел буе бу хезмәтне дә намус белән башкара Гомумән, Самат Хәйрулловичны белгән, күргән, анын белән бергә эшләгән кешеләр аны хөрмәт итәләр, принципиаль житәкче, оста педагог икәнлегенә иманнары камил Яна уку елына мәктәпне әзерләү буенча еллар дәвамында призлы урыннар алынуы, шушы авыр елларда укучыларны ашханәдә бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү дә иптәш Хәйруллин Самат Хәйрулловичнын фидакарь хезмәтенен күркәм нәтиҗәсе ул. Самат Хәйруллович—хатынының яраткан ире, балаларының сөекле әтисе Сәкинә ханым белән өч бала тәрбияләп, ныклы белем биреп, ата-ана йортыннан фатиха белән олы тормыш юлына озаткан кешеләр. Оныкларының яраткан дәү әтиләре дә. Журналда ' анын күңеле изгелектә, нияте яхшылыкта иде. Шушы сыйфатлары аның "Лаеш шулпасы” дигән хикәясендә дә ачык чагыла. Әсрар Гали бу әсәрен “Казан утлары" журналына үзенен ноябрь аенда булачак юбилее уңаеннан җибәргән иде" дигән юллар бар Шунысы аяныч Самат Хәйруллович эчкече, карак, шикаятьче булган икән, нигә сон бу ялган исемне Әсләм—Әсрар 32 ел дәвамында тишмичә торды икән9 (Әсрар Гали бу мәктәптә 1967 елда 7 ай эшләп китә, дөресрәге куыла) Әллә инде үләсен сихп 1998 елның ноябрь аен көттеме'’ Мөгаен, үлгәннәр шикаять өчен ждвап тота алмыйлар бит Моны без эштән куылу сәбәпле үч алу дип аңлыйбыз. Без Самат Хәйрулловичнын намусына, эшчәнлегенә, тормышына кагылышлы кара ягуга каршылык белдерәбез, анын намуслы исеменә тап төшерелмәвен телибез Бергә эшләгән, эшләүче хезмәттәшләре, озак еллар дәвамында мәктәптә төрле вазифалар башкаручылар, укучылары, авылдашлары теләге ул Хөсәснова Р М . Гайнетдинова С. М . Хөсәснова Г Н . Шакирова Л В . Сафина Р Р, Хайруллина С. 3., Хайруллина Д Д. Ибраһимова М. Г. Гайнуллина М Г. Галләмов Г М . Сафина Ф Г РЕДАКЦИЯДӘН Лаеш районыннан а зынган бу хатны без журналда бернинди үзгәреизсез бастырабыз Хатка нинди дә булса аңлатма. каиментарии бирү кирәк түгелдер. Әлеге хаттан китерелгән юллар язучының, гомумән, һәр казам иясенең уз хезмәтенә, әдзби иҗатка аеруча тазәпчән булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә Ә редакция хезмәткәрләренә исә (гззрчә язма, ыми хикәя, язучы фантазиясенә корылырга мамкин булса да, бу очракта ул нжк шу.заи кизеп чыккан да) мәрхүм Ә Гази эчен гафу үтенергә генә каза