Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЛЫК МАНАРАСЫ

БӘХЕТСЕЗ ШӘЕХ. ШАГЫЙРЬ. ГАЛИМ ӘБЕЛФАТЫЙХ ГОМӘР ХӘЙЯМНЫН УҢЫШЛАРЫ ҺӘМ УҢЫШСЫЗЛЫКЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ ХИКӘЯТ Сагыш китабы “Бу дөньяда син акыллы,—соң шуннан? Чәчәсең фикер дә киңәш,—соң шуннан? Йөзгә кадәр яшәрсеңме?Яшә соң. Бәлкем ике йөзгә җитәрсең. Соң, шуннан?.. ” —Саксаулмы ул?—дип сорады кәрванны озата баручы. —Әйе. шул бугай. Корыган ике ботак бер-берсенә береккән. Вак ботаклары юк, аларын җил сындырган. Карале, моннан бит ул гелдә шәрә хатын кебек күренә. —Була бит дөньяда могҗиза! Кәрван озатып күпме йөрим инде, мондыйны күргәнем юк иде әле... Жәүдәт Хәсән улы ИЛЬЯСОВ (1929) Урта Азиядә эшләгән татар зыялыларыннан берсе. Үзбэкстан нәшриятларында урыс телендә басылып чыккан “Согдиана ". “Ук һәм кояш ". “Тимгелле үлем " һ. 6. китаплар, киносценарийлар авторы, тәрҗемәче Жәүдәт Ильясов иҗатында дөнья әдәбияты классигы, шагыйрь һәм галим Гомәр Хәйямның тормышына багышланган “Еланнар әфсенләүче “һәм “Тынлык манарасы "повестыары аеры.» урын алып тора Исен китәр: корыган ике ботак бәләкәй гәүдәле шәрә хатынга шундый охшаган, әйтерсен лә, башын иеп. тынып калган да кәрваннын бакыр шөлдерләре чынлавын тынлый. Хәтта чәче дә бар—куе. купшы, хорафатларга ышануны кемдер корыган ботакка сарык тиресе элеп киткән диярсен. Юл тирәсендәге куаклыкларга һәрвакыт ни дә булса эленгән була... Җирле әрвахларга бүләккә.. Шулчак Гомәрнен башы шаулый башлады, аяклары калтыранды Бер кара таш. күкрәктән тамакка менеп, тын юлын каплады Теге, корыган ботак., дигән нәмәрсә кинәт сулыш алды, бер аягыннан икенчесенә басты һәм күзләрен ачты Гомәр күрде, бернинди дә, корып, бер-берсенә ябышкан ике ботак түгел, нәкъ менә шәрә хатын-кыз иде бу! —Син кем?—дип, башка ни әйтергә дә белмичә, коты очып фарсыча сорады Гомәр һәм ана кулын сузды. Куркынган мизгелле карашта ул үзенә карата булган кечкенә генә кызыксыну очкынын тойды Хатын, очлы азау тешләрен күрсәтеп, карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрде, аннары кинәт кенә борылды һәм түбәнгә— ком өеме итәгенә очты. —Ул соң... ялгыш, күземә генә күрендеме?!—дип мыгырданды аптырашта калган Гомәр, әлеге шәүлә көньякка—ерактагы бархан артына китеп югалгач. —Юк, син ялгышмадың. Мин дә күрдем аны Нас-нас ул—чүлдәге кыргый хатын. Ишеткәнең бар илеме? —Бар иде. Әмма әкият дип уйлыйдыр идем —Менә хәзер инде үз күзләрең белән күрдең. Син. туганкай, аны онытырга тырыш. Юкса гомерең буе эзәрлекләр ул сине. Ул аны тупас яңгыраган Нас-нас урынына Зәнге Сәхра—сәхра кынгыравы дип атады. Хыялмы? һәркемнең чынга ашмаган Зәнге Сәхрасы була. Күптәннән булды инде бу. Моннан егерме дүрт ел элек. Яшүсмер Гомәр туган шәһәре Нишапурны ташлап, бәхет эзләп, данлыклы Сәмәркандка барганда. Тик кайда сон ул бәхет? “Дөнья Аристотельдән дә акыллырак башка берәүне белмәде. Аның тирән акылы борынгыда кабул итә алырлык барлык гыйлемнәрне колачлады һәм бергә туплады. Афинаның Ликся мәктәбендә укыган нотыкларын ул йөз илле томга җыйды. Алар арасында фәлсәфи “Метафизика" һәм логика, физика, зоология, психология буенча трактатлар: “Категорияләр", "Аңлатулар турында". “Аналитика". “Топика", “Физика", "Килеп чыгу һәм юк ителү турында". “Күк турыңда", "Хайваннар тарихы", "Хайваннарның барлыкка килүе турында". Метеорологик сораулар турында". “Хайваннарның хәрәкәтләнүе турында", "Ждн турында трактат" бар Галим «шарда шулай ук этика һәм поэтика, риторика, сәясәт мәсьәләләрен дә читләтеп үтми" Көнләшерлек! Күнслдә-әрнүле газап Ул бөек грек ирешкән биеклекләргә беркайчан да менеп җитә алмаячагына кайгыра Бәлки менә дә алган булыр иде Тормышы башкачарак юлдан киткән булса Җәйге иртә. Таңда сайрашып, шәүлегән, майн. миләш чыпчыклары азык эзләп таралыштылар. Торды. Әлмирранын җылысын саклаган урын-жирне җыештырырга дип ятагы янына килде. Ул кызый беренче урман күгәрчене гөрли башлагач ук тәрәзәдән чыгып шылды Гомәр япманы җиңел генә селкеп куйды—аннан йомшак, нәфис ис бөркелде Төрек кызыннан чыннан да мирра' исе анкый иде шул Юк, урынын җыймасын әле Әйтерсен лә. ул әле дә биредә, анын янында Яратып, Гомәрнен ничек язганын карап ята шикелле Тиздән чынлыкта да шулай булса иде Ул инде ансыз яши алмый Дәшмәсә дә, аның янында булсын Төнлә генә түгел, көндезен дә Иртә. кичен, җәен, кышын— һәрвакыт янында булсын ул анын Ичмасам картлык көнендә җан тынычлыгы булыр иде 'Мирра-хуш исле сумала. Юньлерәк бер кеше табарга да яучыларга Әлмирранын апасына җибәрергә. Яшерен эшләр беленгәнче... Көн саен эшләргә җыена инде ул моны. Төн уртасында Әлмирра баскычтан аның янына төшкән, аннары, чак яктыра башлагач, шул ук баскычтан сак кына өскә менеп киткән минутларда ул үзен сорау алырга чакырылган җинаятьче кебек каушап, бөкерәеп кала, агарына Аны кем дә булса күрсә ни булыр? Әйе, җитте' Мөнәсәбәтләрне канунлаштырырга вакыт Әмма кыз китү белән үк Гомәрнең күңелендә, әкияттәге ач елан сыман, инде әллә кайчан яза башлаган “Голәмалар турында китап” гаме уяна. Уяна да, шул китап турындагы бетмәс-төкәнмәс уйлар әлеге борчылуларны каплап китә. Бу уйлар аны, теш сызлагандай,—хәер, ул бу хакта ишетеп кенә белә,—көн буе җибәрмиләр. Шулай булгач, бөтенесенә кул селтәп, яучы эзләргә чыгып китү жден таба алмый. Ә төнлә, Әлмирра белән бергә булганда, курку хисе бөтенләй бетә. Өлгерер әле! Монын бит бернинди әһәмияте юк. Барыбер аныкы бит инде ул кызый. Гаҗәеп халәт иде бу. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. “Әй картлач, әй дивана картлач...” Нидән курка соң әле ул? Үз намусы каршында чиста лабаса Гомәр. Бер- берсен яраттылар алар. Язмыш дип әйтергә була. Икәвесенә бергә чакта бик тә яхшы, шулай булгач, нигә әллә нинди кануннар турында баш ватарга? Жирдә мәхәббәт дигән хис беренче дини ышануларга кадәр үк, әллә кайчан барлыкка килгән Шуна күрәдер ул хәтта дингә дә буйсынмый. Бер килгәндә Әлмирранын йөзе-бите күгәргән-кабарган иде. —Ни булды сиңа?—Күкрәгенә кысар өчен биленнән тотканда Гомәрнең иреннәре һәм куллары калтыранды —Караңгыда баскычтан егылдыңмы әллә? Төрек кызы кинәт аннан аерылып, сәкегә барып утырды. —Баскыч үз урынында. Апам шулай “иркәләде”. Сине сихерче диләр бит, шуны терелә алмаслык берәр авыруга сабыштыр әле. —Ә ни өчен җәберли ул сине? —Күралмый. Хәерчелектән микән әллә? Ашаган ипиемне кызгана, мине артык кашыкка саный “Синен аркада икенче тапкыр кияүгә чыга алмадым”,— ди Мин аның белән бергә ул тол калгач яши башладым. Ятйм мин Булышмыйм- мыни соң инде мин аңа? Менә кулларым йөк ташучыныкы кебек сөялләнеп бетте бит инде! Әлмирра Гомәргә балаларныкыдай кечкенә кулларын күрсәтте. Гомәр. кызганып, аның күпергән иреннәренә карады. —Синен апан терелерлек түгел инде Нык кыйныймы? —Кызганып тормый ул убырлы —Ә бит сездә гел тыныч, тын-тавыш ишетелми ич. —Әй! Хәйләкәр ул Бөтенесен тавышсыз гына эшли. Күршеләрдән курка. Мин дәшмим—ачудан. Ул әкренләп мине чыгырымнан чыгара, ә мин—аны. Шулай итеп, тавышланмыйча гына бер-беребезнең җанын кыйныйбыз. Апам инде акылдан шашты, озакламый мин шашачакмын. Өйлән мина, коткар! Кызның шигырьләре ана күп нәрсәне аңлатты: “Түз һәм тыңла. Ела, каршы әйтмә... Бар дөньясы тулы төрмә, җәтмә; Әллә инде шайтан кочагына ташланырга. Әллә тәмугка тыгасы башларымны?!” Әйе, бөтенләй дә өметсезлеккә бирелгән бичара. Холык та инде үзендә! Хәлдән котылуның мондый юлын теләсә кем таба алмый шул! Ярый, шайтаннан мин кай җирем белән ким? Бүген үк чыгып китәм яучы эзләргә. Менә шушы битне генә язып бетерәм дә китәм. Гомәр өстәл янына утырды һәм каләмен карага манды. Шулай итеп, Аристотель... “Сон, шуннан? Замандашлары бу даһины соңыннан аның акылдан язган шәкерте—Искәндәр Зөлкарнәйн патшаны зурлагандай зурлаганнардыр. Алла урынына күргәннәрдер, ана баш игәннәрдер, күтәреп кенә йөрткәннәрдер, дип уйлыйсызмы? Алай булмый торсын әле! Аны денсезлектә гаепләделәр. Аристотельгә качарга туры килде. Ул читтә, Халкидта, электән үк килгән ашказаны җәрәхәтеннән вафат булды ’’ Даһиларнын да була ул ашказаны. Юкса, бер уйласан, аларга һич кирәге юк анын Артык бер мәшәкать кенә. Даһиларнын эше—уйлау Аристотель алтмыш ике яшендә үлде. Безгә әле нибары кырык алты. Ашказаны авыртудан үлмәбез, шәт. Чөнки андый авыруыбыз юк. Булмас та. Кем әйтмешли. Аъта боерса, әлбәттә. Ә менә качарга... бәлкем, тагын туры киләчәктер. Яшь вакыттагы кебек. Ярый, күз күрер әле тагын Хәзер инде Фирдәүси хакында. Шул нисбәттә без галимнәр белән шагыйрьләрнең тормышын сурәтләүне аралаштырып барырбыз Шагыйрь кай ягы белән галим түгел? Ул әле югарырак та. “Поэзия тарихтан фәлсәфирәк һәм житдиерәк,—дип язды акыл иясе Аристотель, чөнки поэзия күбрәк гомуми төшенчәләр, образлы фикерләү аша эш итә, ә тарих конкрет нәрсәләр турында яза” Соң, алайга калса, конкрет дигәне гомуминен бер өлеше түгелмени инде9 “Әбелкасыйм Фирдәүси күпләгән сугышчы бирердәй зур Бадж авылыннан, бай диһканнар—Тус игенчеләре нәселеннән чыккан Киң сөрү җирләре, жиләк-жимеш һәм йөзем бакчаларыннан алынган керем аркасында ул муллыкта яши. кемнеңдер акчалата ярдәменә мохтаж булмый” “Менә безнең хакта болай дип әйтеп булмый инде",—дип көлемсерәп уйлады Гомәр Хәйям “Ул үзенең даһи “Шаһнамә”сен утыз биш ел буе яза. Фирдәүсинең бер кызы була. Китабы өчен тиешле бүләккә кызына әйбәт калым әзерләргә уйлый ул. Гали Дайлам кулъязманы сигез данәдә күчереп яза. һәм Фирдәүси шулар белән Газнага, солтан Мәхмүт сараена килә Катыйб исемле гыйлемле, акыллы вәзир шагыйрьне ачык йөз белән каршы ала, солтанга аның килүен хәбәр итә Фирдәүси белән бергә анын әсәрен укучы Әбудулаф та була. Ул солтан алдында “Шаһнамә"нен багышлавын укый, солтан аннан да, үзенен вәзирләреннән дә канәгать калган кебек була. Әмма сарайда вәзирнең дошманнары—анын абруена һәрвакыт тоз сибеп торучылар да була Солтан Мәхмүт шулар белән киңәшләшә “Фирдәүси белән нишлибез?”—ди. Ә тегеләре, шагыйрьне һәм анын китабын гамьнәренә дә алмыйча, фәкать вәзир Катыйбтан үч алырга гына тырышазар һәм —Фирдәүси—кяфер, язмыш турындагы тәгълиматны кире кагучы Менә бу юллар анын денссзлегенен мисалы түгелмени9—дип укыйлар "Юкка талдырмагыз күзегезне мәнгс— Кем күргән дә, кайда сон ул Тәңре?" Кемнеңдер утыз биш ел буе бөтен жанын салып эшләгән эшен фәкать егерме биш минут эчендә бик жинсл генә сызып та ата ата кайберәүләр Шунысы тынычландыра тар карашлы әлеге явыз кешеләрнең исемнәрен кем хәтерли9 Без дә алар турында "Шаһнамә”гә бәйле рәвештә генә әйтеп үтәбез. Ә бөек китап һәм аны иҗат итүченең исеме җирдә мәңгелеккә калачак —Ә менә мине вафатымнан сон беркем дә искә алмас,—дип. күңелсез генә мыгырданып куйды Гомәр—Мин—барлык чорлар өчен дә жайсыз кеше Мин— албасты'-Ул ябык-арык йөзен шамакай кебек ямьсез итеп чытты -Фирдәүси солтаннарны мактый, ә мин фаш итәм Җирдә кемдер икенче берәү өстеннән хакимлек иткәндә, минем исемем һәркайда комачаулаячак Шайтаныма олаксыннар ла! Мәрхүмгә бит барыбер “Солтан Мәхмүт, мәгълүм булганча, фанатик булган, якын яраннарының Фирдәүси турындагы тискәре фикере анда шик-шөбһә уяткан һәм ул шагыйрьгә фәкать егерме мен биргән, анысы да алтын динар түгел, ә көмеш дирһәм генә Шундый китап өчен шаккатмады аз! Тиеннәр генә Көлке Бик нык рәнҗегән Фирдәүси мунчага бара, анда җимеш суы эчә һәм барлык көмешне мунчачы белән тәмле “фук" сатучыга бүлеп бирә Күнеле булып, Гомәр көлеп җибәрде Шагыйрь, фәкать чын шагыйрь генә эшли ала моны! Ә күгәргән бер дирһәм өчен күршесен суярга торган саранга кая инде мондый егетлек! Без—хикмәтле кешеләр. Гадәттән тыш кешеләрнең сәер гадәтләре анын күңелен күтәреп җибәрде, һәм камыш каләм, гарәп язуының челтәрле бизәкләрен төшереп, ак кәгазь өстендә тизрәк йөри башлады: "Бу хакта Мәхмүткә җиткерәләр. Рәнҗетелгән солтан шагыйрьне кулга алырга боера. Әмма Фирдәүси Гератка, Исмәгыйль Варрак кибетенә кача. Мәхмүтнең кешеләре аны таба алмыйча кире кайтып киткәнчегә кадәр—ярты ел яши ул качкан урынында. Куркыныч янамый башлагач. Фирдәүси Хәзәрнең7 көньяк ярындагы Табаристанга, хаким Шәһрияр янына китә. Шәһрияр үзе дә шигырь чыгарырга, фәлсәфи уйларга бирелергә ярата, хәтта “Марзбаннамә”—“Кенәзләр китабьГн яза. Сасанид Ануширван әйткән: "Аллаһы кайсы да булса халыкка игелек эшләргә теләсә, ул анын патшаларына—белем, ә патша хакимиятен аның голәмаларына бирер".— дигән. Шәһрияр солтан Мәхмүткә бәйле була, шулай да җәзага дучар ителгән шагыйрьне кабул итәргә һәм чит күзләрдән яшерергә курыкмый. —Элек шагыйрьләр һәм шигърият сөючеләр бер-берсенә булышканнар, ичмасам,—дип авыр сулап куйды Гомәр, инде арыганлыгын тоеп. Өстәл өстенә иелгән иңбашлары сызлап авырта башлады. Начар. Картаябыз инде әллә? Туктарга кирәк. Арылды, юньле бер нәрсә дә язып булмаячак. Әмма шундый эш инде бу: бөтенләй корып каласың, ә каләмеңне ташлый алмыйсың. Әйтерсең лә, ул кулыңа ябышып үскән —Ә хәзер шагыйрь шагыйрьдән читләшә. Шаһка, солтанга, хһнга. әмиргә, хакимгә, сипаһиларга8 һәм башка аксөякләргә—җәһәннәмгә олаксыннар иде үзләре— нәрсәседер белән ярамаган кешегә яхшы мөнәсәбәт күрсәтеп, югарылашларның ачуын чыгарудан куркалар. Вакландылар шигырь чыгаручы туганнар... Табаристанда бөек шагыйрь Мәхмүткә багышлап йөз бәеттән торган икеюллык усал сатира яза. Шәһрияр. Фирдәүси башы өчен дә, үз башы өчен дә куркып, Фирдәүсинең бу сатирасын йөз мең дирһәмгә, ягъни һәр бәетне меңәр дирһәмгә сатып ала да утка яга. Чөнки белә: сатира солтан кулына барып эләксә, ул шагыйрьне дә, аны үз канаты астына алган Шәһриярны да юк итү юлын табачак. Шәһрияр Фирдәүсигә бик зур яхшылык эшли. Шул ук вакытта Мәхмүткә дә. Юкса солтан бөтен Көнчыгышта оятка калачак иде... "һиндстандагы яуларыннан сон өенә кайтып барганда,—дип дәвам иттерә аннары арыган Гомәр,—бер ныгытмага кереп урнашкан фетнәчеләр бастыру өчен туктагач, Мәхмүт шушы уңай белән әйтелгән бәет ишетә: Дорфа булса синең җавап. Ишетегез кайда да: “Минем гөрзи эзләп табар Афросиабны мәйданда" Солтан: "Кемнеке бу шундый камил, батырлыкка өнди торган бәет?"— дип сорый. "Утыз биш ел буе интегеп "Шаһнамә"сен язган, әмма аның өчен лаеклы бүләк ала алмаган бәхетсез Әбелкасыйм Фирдәүсинеке",—дип җавап бирә вәзир Катыйб. Мәхмүт үкенү хисе кичерә һәм Фирдәүсигә алтмыш мең динарлык төрле кыйммәтле бүләк җибәрергә боера. Солтанның бүләкләре төялгән кәрван игелекле Туска җитеп, дөяләр Рудбар капкасыннан кергән бер вакытта шагыйрьнең гәүдәсен, җиргә иңдерү өчен Разан капкасыннан алып чыгалар". Үзенең күзләрне сукырайтырлык бүләкләре белән солтан сонга кала. “Әйе-е. Гомәрнен яңа хезмәтенә “Голәмалар китабы" дип исем кую, мөгаен, туры килеп бетмәстер. Бу, барыннан да элек, "Саташ китабы" Туста ул вакытта бер дин белгече яши. Кырыс холыклы, башбирмәс ошбу 'Хәзәр—Каспий диңгезе. 8С и п а һ и —гаскәри. кеше "Мин Фирдәүсинен гәүдәсен мөселман зиратына күмдерергә ирек куймаячакмын, чөнки ул денсез кеше иде”,—дип белдерә. Кешеләр күнме генә бәхәсләшсәләр дә, ул үзенекен итә. Капка тышында Фирдәүсинен зур бакчасы үсә. Аны шунда күмәләр” Көнчыгышнын Гомерга тин даһи шагыйренә мөнәсәбәт әнә шундый була Ул борынгы баһадирлар, күптән тынган вакыйгалар турында язсын һәм әлеге вакыйгаларның, бер караганда, безнен заманга бернинди кагылышы да булмасын, тоелсын ди. Әмма бар кагылышы! Анын образлы фикерләү рәвеше шундый булуы аңлашылмыймыни? Чөнки без бит хайваннар кешеләр кебек үк гамәл кылган, сөйләшкән иске мәсәлләрне, искитмәле хәлләргә бай булган борынгы әкиятләрне игътибар белән һәм рәхәтләнеп укыйбыз, алардан үзебез өчен, бүген яшәүчеләр өчен гыйбрәтле мәгънәләр алабыз Алга таба... “Солтанның бүләкләрен мәрхүм шагыйрьнен кызына бирергә телиләр. Әмма ул: “Мина сездән берни дә кирәкми",—дип, аларны ачу белән кире кага". Гомәр ХәЙям учлары белән яшьләрен сөртте. Уйларга да куркыныч шагыйрьнен тормышы һәм үлеме, анын әсәрләренең язмышы ниндидер бер явыз ихтыяр кулында булып, әлеге аңгыра ихтыярның бөтенесен бер мизгелдә юкка чыгарып ташлавы ихтимал “Шаһнамә” белән булган очракның иң шаккатыргычы шунда—Мәхмүт таныганчы ук инде ул тулысынча тәмамланган була Шагыйрьне шактый интектереп, ниһаять, китапны танудан анда бер генә бит тә, бер генә юл да. бер генә сүз дә артмый Ул бөек "Шаһнамә”—“Китаплар шаһы" булды һәм булып кала бирә. Болар нәрсә турында сөйли сон? Чын китап, аны язган кеше исәнме яки мәрхүмме икәнлегенә, аны аксөякләрдән кем дә булса тануына яки танымавына карамастан, халык күңелендә урын таба, шунда яши. Поэзия ул—мөстәкыйль күренеш. Әди ибне Зәет әйткән. “Күпме җайдак шәраб эчте Бездә—тузанлы юл чатында' Кайда алар хәзер,—әйтегсзче? Алар—усал язмыш катында" Язмыш Әди ибне Зәетне дә аямаган. Көнчеләр әләге буенча патша Ән- Нуман аны зинданга ябарга һәм буып үтерергә боерган Әмма шигырьләре, күргәнегезчә, юкка чыкмаганнар... Беренче бүлек Суфый һәм җилкуар — Бу китабын өчен сиңа нәрсә бирәләр инде’—дип сорады Әлмирра яткан килеш, өстәлдә тонык шәм яктысында шәйләнгән кәгазьләргә ымлап Халаты ачык Ботлары нык кысылган Карашы сынаулы Кыяфәте үзенә якын китерердәй түгел. -Белмим,—диде Гомәр, авыр сулап Әкрен сөйләштеләр Ул тәрәзәнең бизәкле капкачларын алдан ук ябып куйган иде - Берни дә бирмәсләрдер Йә булмаса. гарәп шагыйре Бәшәр Әбумөәзне суктырган кебек, җитмеш камчы бирерләр Гомәр идәндә ашъяулык янында утыра һәм туңган итне вак кисәкләргә турый - һәр нәрсә турында үзенчә уйлаганы өчен аны Алласыз дип белдергәннәр һәм үтергәнче кыйнаганнар Өч йөз дә ничәдер ел элек, хәлиф Мәһди вакытында булган бу... _ Хәтта ярым карангыда да Гомәр кызнын матур күзләрендә ул әйткәннәрне аңдамау белән бергә хайвани дәрт кузгалуын күрде —Ә нигә язасын син мондый китапны?—дип сорады кыз, чак карлыккан тавыш белән акрын гына. —Ә син ник шигырьләр язасын соң?—Шагыйрь җамыякка кара җимеш, чия салды, көлчәне кисәкләргә сындырды. —Болай гына —Әлмирра җилкәләрен җыерып куйды —Күнел ачу өчен. Тәкәбберлегеннән әйтә ул моны. Шигырьләрне күнелен тынычландыру өчен яза ул. Гомәр үзе дә шулай. Аларда халыкның моңсу җырларына охшарга тырыша. Шул ук вакытта Гомәргә дә. Аларнын барысы да бертигез, бер дәрәҗәдәге хис кайнарлыгында түгел. Шигырьләрендә—холкындагы ук кырыслык, усаллык, һәм тагын берничек тә аңлап бетереп булмый торган яшерендек, серлелек бар Менә, мәсәлән: “Гөнаһмы бу? Көн—шатлыксыз, төн—йокысыз. Карангыда ялгызкаем Ниләр уйлаганны белсә. Кызганудан сүнәр иде мескен Аем” —Нәрсә турында уйлыйсың син?—диде Гомәр. Ждвап та шундый ук серле иде: —Үзен бел.. —Мин китап язуны күңел ачу итеп кенә карамыйм,—дип караңгы чырай белән әйтте Гомәр, чынаякларга кызыл шәраб агызып. Ул—хезмәт, тормышымның мәгънәсе. Бурычым. Әлмирра. авыр сулап, гаҗәпләнеп сорады: —Сез, шагыйрьләр, ничек түзәсез боларның бөтенесенә? Сезне асалар, учакта яндыралар, чылбырга богаулап куялар. Ә сезнең һаман үз туксаныгыз туксан. —Шуңа күрә шагыйрь дә инде без. —Әй, сезне!—Ул күңелсез генә кулын селтәде. Гомәр күреп тора: хәзер кызны шигырь белән китап артык кызыксындырмый. —Төш монда,—дип чакырды ул аны. —Төшмим. Куркам. Кичә түти миңа карап әйтә: “Матурланасыңмы? Сине кияүгә бирергә вакыт иңде. Төнге каравылчыга бирәм мин сине, юкса юньле кеше атаанасыз кызны алмас”,—ди. Әгәр ул белсә... —Белергә өлгермәс, иртәгә үк яучы җибәрермен. —Төн саен шулай дисен инде. —Күрәсен бит, китап белән мәшгульмен. Әмма иртәгә барыбер жибәрәм — Ә эчтән яңадан шом үзенең кара канатын җилпеде. Чынаягын бушатып, Гомәр кара уйларып куып җибәрде: “Әтәчкә ник кирәктер атуы таңның. Беләмсең, борчулы ник тавышы аның? Ди ул: “Күрдем тагын тан көзгесеннән Гомердән бер төн үтте, сизми калдың!” (Н. Арсланов тәрҗемәсе). Әлмирра чишмә челтерәгән тавыш белән көлде һәм анын янына төште Гомәр газаплы ыңгырашып куйды. Бу шигырьне ул кайчандыр Рәйханга укыган иде. Анысы да шушылайрак көлгән иде. —Сиңа ни булды, Гомәр?—дип, куркып сорады Әлмирра. Гомәр, вәсвәсәләрне куып, башын селкеп куйды: —Кайбер нәрсәләр искә төште. Төрек кызы аңламады: —Берәр жирен авыртамы әллә? —Вөҗданым,—Ул ана үзенең соңарган үкенүеннән еш ыңгырашуын, ахылдавын-ухылдавын әйтергә теләмәде. Күп еллар элек Гомәр рәнҗеткән кешеләр, бәлкем, бу хакта онытканнардыр да инде, әмма ул оныта алмый. —Эч,—диде Гомәр күңелсез генә Ул тырышып елмайды һәм, ана ярарга тырышып, шул мизгелдә үк шигырь чыгарды: "Янмаган да көймәгән йөрәктән мескене юк. Шашып-ярсып сөймәгәч, яшәүнен дә яме юк. Күңдендә булмаса татлы сөю-сәгадәт. Аннан шыксыз, күнелсез һичбер нинди көн юк" Искитәрлек шигырь килеп чыкмады-чыгуын. Алсу төтен Буш сүз. Әмма ул Әлмиррага жан өргәндәй булды: —Ай, картлач! Ай, тиле картлач Хайвани дәрт. Тәкатсез кызыксыну Ирләр кебек хырылдап йоклаучы саңгырау түтәсеннән качып, һәр төнне ул үзе өчен янадан-яна табышлар таләп итә Бәлкем, анын табышмагы да әнә шундадыр9 Бу юлы алар таңны йоклап үткәрделәр Гомәр йортының артында, билгеле булганча, ипи пешерүче яши Шагыйрь кайчакларда аңа урам аша кайнар көлчәләр алырга керә. Ул көлчәләрне эче уттай кызганчы ягылган зур түгәрәк мичтә пешерәләр һәм аннары йомшак, хуш исле, кызарып торган көлчәләрне дистәләп, йөзәрләп сатарга алып чыгалар Ул көнне ипи пешерүченең хатыны иртә торды да түбәгә күтәрелде Гадәти булмаган авырлыктан баскыч ыңгырашып, шыгырдап куйды. Кичә алар гаилә әгъзалары белән бакчаларындагы өч өрек агачын селкеттеләр, шунда коелган җимешләрне җыеп, киптерер өчен ишегалдында һәм түбәдә чыптага таратып салдылар Бер төн эчендә генә, әлбәттә, алар кибәргә өлгермәгәннәр иде. Урлаулары да мөмкин түгел, чөнки бу якларда күршеләр бер-берсснен әйберенә тимиләр Ә шулай да.. Кошларның чукуы ихтимал Ә инде дөресен генә әйткәндә, гадәттән тыш юан бу ханымны иртә таңнан түбәгә менәргә үзен мал иясе итеп сизү, хосусыйлык тойгысы мәҗбүр итте һәм шуларга бәйле тынгысызлык Ул чын ләззәт табып, үзенең байлыгына карап торды һәм. тыны кысылып, аннан кышын күпме дирһәм эшләп булачагын исәпләп карады Көчкә иелеп, аз гына бөрешә башлаган гәрәбәдәй өрекне кулына алды Без—сакчыл, исәп-хисап ярата торган халык Без яши беләбез. Әнә теге, әллә ничә көннәр буе күренми торган, йә хәрчәүнәдән кызмача кайта торган яна күрше, арык, эшлексез шагыйрь түгел инде Тик менә күршеләрдән генә бәхет чамалы. Мәрхүм рәссам бераз ычкынганрак иде. монысы тагын да диванарак. Мәчеткә йөрми, күршеләрне үзенә кертми, аларнын тормыш мәшәкатьләренә катнашмый Ул өрекне аңа ябышкан кечкенә кырмыскасы белән бергә авызына капты Күрмәде. Әле бик иртә булуына һәм кичтән бик әйбәтләп тәгам җыюларына карамастан, аның инде ашыйсы килә иде Хәлбуки, анын өчен яшәүнен төп мәгънәсе— тамак туклыгы Күп итеп, бертуктаусыз ашау Кеше никадәр зуррак гәүдәле булса, ул үз ишләре янында шулкадәр хөрмәтлерәк санала бит бу дөньяда һәм кинәт... Ул гаҗәпләнүдән аһ итеп куйды һәм өрек төше гамагына китеп, чак кына тончыкмады. Йә Хода! Бу кыз! Бу инсафлы жан! Бу чибәркәй! Бу Әлмирра. Хәйямнын ишегалдыннан үзләренең түбәләренә сикереп менде дә. тирә-ягына карангалап. аска, үз өйләренә шылды Күршесен ул күрмәде, чөнки тегесе, юан булуына карамастан, яндагы чинар ябалдашы куелыгына яшеренде Өстәвенә—туры килүен кара әле син анын,—бүген соры чәчәкле иске яшел күлмәген кигән иде Ашыкканда ничек күрәсең ди инде?! “Алай икә-ән! Ә мин. юләр, чәнчелеп кнткерс бу Әлмирраны олы улыма ярәшергәме әллә, дип уйлап йөри идем Ата-анасы юк, калымны күп сорамаслар, дип" Күзләре тоныкланды Беренче уе—үз толымнарына тотынып, бөтен мәхәлләгә ‘‘Әй, мөселманнар, күрегез әле безнен мәхәлләдә ниләр эшләнгәнен!”—дип кычкырасы килде. Әмма ире ни әйтер? Ул кырыс, басынкы кеше, хатын-кыз чырылдавына түзә алмый. Кыйнавы да бар. “Кычкырырга кирәкмәс, җайлап кына уятыйм әле үзен”. Ул баскычка басты һәм, аска, еракка-еракка алып төшүче мескен, нәзек, черек һәм кәкре-бөкре басмаларга карап, йөрәге жу итте. Мескен хатын аптырашта калды. Анда баскыч, монда баскыч. Башында томанлы истәлекләр пәйда булды. Ерак еллар офыгында калган, күптән-күптән булган тагын бер баскыч хәтереңдә яңарды. Кайчандыр, яшьлегендә, ул үзе дә түбәгә менеп, посып кына күрше ишегалдындагы ир-егетләрне күзли торган иде бит... Тәвәккәллеге бетте. Хатынны ниндидер газаплану тойгысы биләп алды. Ул әкрен генә җиде-сигез басма аска төште дә, борылып, аларның берсенә утырды. Чак сыйды. Күптән инде мүкләнгән жанда кинәт үзен сиздергән онытылган хис хатынны йомыкыйлык һәм саклык кочагына этәрде. “Хәзер бит Әлмирраны юк бәягә дә алып була,—дип фикер йөртте ул.— Без горур төрекләр түгел, без тыйнак фарсылар, безгә андый кыз да ярый Шау- шу күтәрү кирәкмәс. Әлегә иремә дә әйтми торыйм. Сонрак тегүче күршемә керермен, карармын, төшенермен. Беркем берни белмәсен өчен бөтенесен тавыш- тынсыз гына эшләргә кирәк”. Хәзер ул барлык күршеләреннән дә баерак! Чөнки читләр серен белә. Ни әйтсәң дә, без бит шәһәр кешеләре. Үз акылыбыз үзебездә булган, эшлекле һәм хәйләкәр халык. Ул, булачак файдалы алыш-бирешне уйлап, үзалдына елмаеп куйды. Күнеле үк күтәрелеп китте. Ишегалдына шундый ук зар-интизарлык белән төште дә симез һәм авыру ире йоклап яткан айван' янында туктап калды. Аның ире янына, жылы, йомшак юрган астына чумасы килде. Күптәннән күргәне юк мондый ләззәтне. Ире исә ипи пешерә торган мичнең кара авызына охшаган авызын зур итеп ачып иснәде дә бәхетсезкәйне үз кочагына алды. Зар- интизар хатынның теләге канәгатьләндерелде. Ана көлне генә түгәсе калды. Шайтан! Нинди дә булса эшкә хатын-кыз килеп кысылдымы, ул эшне бетте дип исәплә инде. Юкка гына тәмуг кисәве дип атамаганнардыр аны. Гомәр эчке бер сиземләве белән яза торган китабының: “Эшлә!”—дип ялваруын ишетә. Ә югыйсә, имеш, тот та, бөтен эшеңне ташлап, яучы эзләп чыгып кит. Кайдан тапсын ул аны? Гомәрнең ул тел бистәсе-әрсезләргә гомергә дә ялынганы булмады. Алардан башка да яшәр әле. Өйләнмәгез, шагыйрьләр! Гомәр өстәл өстендәге бәхетсез кулъязмаларын сыпырып төшерде Боегып, кәгазь битләре очты, рәнҗеп һәм кайгыга батып, кара савыты ауды. Язгы болын төсле зөбәржәт-яшел төрек келәме өстендә явызларча кара матәм табы җәелде. Өйләнүнен тагын бер файдасы. Гаилә бәхете хәбәрчесе. Әмма шулай да әлеге юеш тап үзенең игелекле эшен эшләде. Ул Гомәрне ачулы уйлардан арындырды, ничек кенә гаҗәп булмасын, аны тынычландырды һәм аек акыл белән уйлау сәләтен кире кайтарды. Их! Төннәрен дә иртәнге кебек аек фикер йөртә алсаң икән ул Өйләнергә туры киләчәк. “Ахыр чиктә бу бит мөселманнарның бурычы,— дип көлемсерәде Гомәр,—Дин алдындагы бурычы. Өйләнергә һәм ишле балалар үстерергә тиеш”. Коръән һәр мөэмин мөселманга дүрт хатынга өйләнергә рөхсәт итә. Тик ул аларны асрарлык хәлдә булырга һәм “үзенең ирлек назын алар арасында тигез бүләргә тиеш”. Хәлле егет чәчәк аткан 18-20 яшендә беренче тапкыр өйләнә. Әгәр малы булса, 30 яшендә—икенче хатын, 40 та -өченче, 50 дә дүртенче хатын ала Бу ана картлык көннәренә кадәр яңа шатлыклар кичерү өчен кирәк Әйткәннәр бит “Өстәл дә дүрт аякта тора”,—дигәннәр. Бездә барысы да башкачарак килеп чыкты, дип яңадан көлемсерәде Гомәр. 'Айван —терраса. Безнен өстәл озын, һәм ул кырык аяклыга охшаган... Ярый сон! Төзәтербез. Әлмирра оҗмахка эләгәме-юкмы. барыбер ул үзе үк оҗмах. Яше ул түгелме? Көнчыгышта монын әһәмияте юк. Рәхим ит, туксан яшендә кыз балага өйләнә аласын. Шундый теләген һәм, әлбәттә инде, акчан булса. Шулай итеп, биредәге никах йолалары турында ниләр беләбез әле? Кайчандыр шәригать кануннарын укыган идек бит Сөнниләр белән шигыйлар бергә яшәгән бу якларда күп йолалар, телисенме-юкмы, уртакка әверелгән Кияүгә бирердәй кыз үсеп җиткән өйгә өйләнмәгән ир-ат булган өйдән берничә хатын-кыз килә. "Өйләнмәгән ир-ат безнен күз алдында,—дип күнелсез генә көлемсерәп куйды Гомәр—Әмма бу гаиләдә хатын-кызны табып булмас". Дөрес, биредә, Нишапурда, анын сенлесе Гөлмохтар бар. Мөгаллим әлБагдадида кияүдә. Әмма алар диндар кешеләр, мондый җилбәзәк белән аралашмыйлар. Мөселман җәмәгатьчелеге күз алдында үз абруйларын төшермәс өчен, әлбәттә. Ярар сон! Яшәсеннәр шулай, бер сүз юк Бизәнеп-ясанып, кәләш кунаклар янына чыга, үзенен уңганлыгын күрсәтергә тырышып, өстәл әзерли. Үзенең, мескенкәй, куллары калтырый, иреннәре дерелди: ошатмый китмәсәләр ярый инде, дип курка. Күзәткән-сынаганнан сон, кәләшнен әтисе янына нишан—кияүнен әтисе зур булмаган бүләк тотып килә. “Каян алыйм мин аны? -дип, күнелсез генә сорады Гомәр бушлыктан — Бүләкне димим, әтиемне, авыр туфрагы жинел булсын һәм аны Әлмирра каян алсын? Гадәттән тыш очрак. Калым турында килешәләр дә, никахлашу турында белдерәләр Бик тә мәшәкатьле эш! Гомәр ачу белән өстәлне тибеп аударды Аннары, мәхәлләдә яшәүче бар кешене чакыртып, туй ясыйлар Сорнайлар чыелдавы, барабаннар гөрелтесе. Шаушу, ыгы-зыгы. Бөтенесен сыйларга, бөтенесенә ярарга тырышырга, кемнәргәдер бүләк бирергә туры киләчәк. Әйтерсен лә, тир исе килеп торган оятсыз ирләр өере белән аерым күнел ачучы, май чүлмәгенә әверелгән, юан муенлы, күкрәкләре асылынып төшкән, үз-үзләрен әллә кемгә куючы тинтәк хатыннарнын кәләш белән кияүдә ниндидер хокуклары бар. Мөэмин мөселманнар кәләшнен “сафлыгына” үз күзләре белән күреп ышансыннар өчен иртән ак җәймәне кичекмәстән тышка чыгарып эләргә кирәк. Шулай булмыйча, башкача ярамый! Әмма мәхәббәт бит—интим, шәхси эш. Әле ин хәтәре шунда—берничә көн дәвамында мәхәлләдә һәм базарда гайбәт чыганагына әйләнәсен. Көтмә—юньле бер нәрсә дә әйтмәячәкләр Хәтта алар өчен иң соңгы фельсыңны1 тотып бетерсәң дә Гайбәтеңне сатар өчен яна бер сәбәп кенә булачак. Аһ, Әлмирра! Әлмирра! Каян килеп чыктын син минем бәхетсез башыма1 Әйе, әкияттәгедәй булды бу Ул үзе өчен гадәти елмаю-дөрссрәгс, һәрвакыттагыча күнелле көлемсерәү белән монын ничек булганын исенә төшерде Гомәр үзенең ишегалдында, инеш янындагы эскәмиядә яна китабы турында авыр уйларга бирелеп утыра иде Сул яктагы күршенең койма астыннан агып чыккан инеш суын балчык торба эченә керткәннәр Торба исә матур итеп, юри тәртипсез рәвештә табигый таш белән тышланган кечерәк кенә, түгәрәк коега килеп тоташа Әйтерсен лә. ул табигый чишмә анын суы тау чишмәләренеке кебек челтери, быгырдый, чупылдый, анын өстенә өянке ботаклары салынып төшкән Шагыйрь, ияген ике йодрыгына терәгән дә. дөнья гамьнәрен онытып, жанлы кебек челтерәгән суга карап тора Кинәт чишмә төбеннән, анын салкын тирәнлегеннән, бер кызыл нәрсә калкып чыкты Тирбәлеп килеп чыкты ла суда бөтерелә башлады Гомәр ана аңсызлан озак карап торды Аннары кинәт исенә килде роза ич бу! Тотты, суын 'Фе лье—вак акча берәмлеге селекте. Әле яна гына өзелгән тере чәчәк иде бу. Ул аны иреннәренә тидерде, үпте. Инештән икенче, өченче розалар килеп чыкты. Могҗиза! Мөгаен, каяндыр, югарыдан агып киләдер болар. -Әй! Гомәр каранды, ишегалды буш иде. —Мин монда,—дип әкрен генә пышылдап әйткәннәре ишетелде. Ул югарыга карады. Кыз... Күрше тол хатыннын өй түбәсендә чинар күләгәсендә ята. Күзләренә үк төшеп торучы, аерым төрек сурәтле куе чәч, хәтта кашлары да күренми. Борынын сизелер-сизелмәс сипкелләр бизәгән. Бит алмалары уттай яна. Әнә каян килә икән ул розалар. Туп-туры шул бит алмаларыннан өзелгәннәр диярсен. —Бер сәгатьләп күзәтәм инде мин сине. Төшкән идем, кире мендем. Сине шагыйрь, диләр, дөресме шул?—диде кыз. —Әлбәттә. —Талантлымы? Танылган шагыйрьме? —Шик тә юк. —Буйдакмы? —Әлбәттә...—Гомәр көрсенеп куйды: “Хәзер акчам күпмелеген сораячак”. Юк, сорамады. Ана күптәннән таныш, якын карашынын якты назын сирпел, тау күгәрченедәй тыныч һәм тыйнак кына көлеп куйды. —Мин дә бит шигырьләр язам,—диде ул кыенсынып кына. —Һо! Кәгазьгә язып барасынмы? Алып кил әле, күрсәт —Юк, мин яза белмим. Хәтеремдә генә чыгарам да истә калдырам. —Яза белмисең? Анысына өйрәнергә була. Исемен кем синең?—дип йомшабрак сорады Гомәр. —Әлмирра Әмма исемемнең ни аңлатканын мин үзем белмим. —Гарәбстанның эссе якларында тәмле сумала исле шундый үсемлек бар,— диде шагыйрь, ни өчендер башын аска иеп.—Мин... Рәйхан дигән берәүне белә идем. Аннан чыннан да рәйхан исе килә иде. Төш.—Ул торды, диварга баскыч сөяде — Карыйк әле, синнән нинди ис килә икән. —Юк, төшмим. —Алайса, кит. —Китмим! Түбә безнеке. —Алайса, утыр шунда картайганчыга кадәр. —Мин куркам, биек. —Тотармын, курыкма. Кечерәк кенә, нәфис гәүдәле, әле генә тулган күкрәкле, алсу күлмәк, кызыл ыштан кигән, битләре янып торган кыз, арты белән борылырга кыенсынып һәм оялып кына көлеп, күктән төшкән алиһә кебек төшә башлады. Кайнар җил аның күлмәк итәген ялкын кебек җилфердәтте. Аның нечкә ак аягы Гомәрнен бите белән тигезләшкәч, ул бу аякны сак кына кулы белән тотты һәм нәзек бармакларыннан үпте. Юк. тиресеннән мирра исе килми. Аның исе мең тапкыр яхшырак: аннан иртәнге сафлык һәм эчкерсез кызлар мәхәббәте бөркелә иде. Гомәр тешләрен шыгырдатып куйды. Кайнар хыял-хисләргә бирелүче таза яшь кыз тәҗрибәле, өлгергән һәм көчле иргә ирексездән тартыла икән, бу бик табигый. Табигать үзенең ни эшләгәнен белә. Табигый булмаган нәрсә, ул да булса—аларның матур, чиста мәхәббәтләре тирәсендәге өйләнешүгә бернинди катнашы булмаган һәм аны сәүдә алыш- биреше дип кенә күзаллый торган аңгыра һәм тупас кешеләрнең ыгы-зыгысы. Йә, әйтегезче, Гомәр белән Әлмирранын бер-берсенә булган көчле мәхәббәтләрен, Әлмирранын өмсендергеч тыныч елмаюын, ягымлы күзләренең тәэсирле яктылыгын, фәкать икесенә генә аңлаешлы кул хәрәкәтләрен шәригатьнең кайсы маддәсенә кертеп була? Мәхәллә мәчете имамы? Үзенең алыштыргысыз Коръәнен дә әлле-мәлле генә белүче надан бер кеше. Гомәр ана мөрәҗәгать итәргә һәм мөхтәрәм дин башлыгының үзенең хәләл жефете аша Гомәр өчен яучылар табуын үтенергә тиеш Ә аңгыра яучысы тагын? Ни өчен ул үз күңеленең тылсымлы дөньясына әлеге ят, ана бөтенләй дә кирәкмәс бәндә кисәкләрен кертергә тиеш? Мөселман мәхкәмә1 кануннарының берсендә дә. хәтта никах, гаилә турындагы өлешләрендә дә, “мәхәббәт” дигән сүз бер генә тапкыр да искә алынмаган. Бөтенесе күздә тотылган: ничек өйләнергә, ничек аерылышырга, мөлкәтне һәм балаларны ничек бүләргә. Кемгә һәм ни өчен күпме бүләргә. Ә мәхәббәт турында ләм-мим. Ул үз артында ниндидер җинелчә генә тыпырчыну ишетте Борылып карады тәрәзә төбендә, канатларын салындырып, чыпчык тора һәм селкенә Нидер булган үзенә. Гомәр аңа якын килде Шагыйрь һәрвакыттагыча киң тәрәзә төбенә сибә торган кипкән валчыкларның берсе чыпчыкның авызына тыгылган икән Йота да, чыгарып ташлый да алмый мескенем. Тыпырчына, канатларын бәргәли, күз алдында харап булуы ихтимал Хәтта очып та китә алмый. —Әй, син, үләргә җыендыңмы әллә?—Гомәр сак кына анын калтыранган аркасына сукты. Валчык төште. Чыпчык очып китте, күрше чинары ботагына барып кунды, шатланып чыркылдап куйды. Гомәрнең кәефе күтәрелеп китте. Ул өстәлне урынына утыртты, кәгазьләрне тәртибе белән тезде, шунда ук каләм белән кара савытын алып куйды. Юеш чүпрәк белән келәмдәге тапны сөртте Әмма чиста келәмдә пычрак кара табы калды барыбер. —Йә, ярар ла! Кайчан булса бер янасын алырбыз әле Әгәр кирәге чыкса Ул ефәк базарына, йолдызлар буенча күрәзәлек иткән иске танышы Мозаффар янына китте — Миңа иң яхшы яшел ефәктән бер чапанлык бир —Өйләнергә уйладыңмы әллә? —Охшаганмыни? —Яшәргәнсең, чибәрләнгәнсең. Гадәттә син ни туры килде, шуны киеп йөри идең. Ә бүген—яңа чапан, җитмәсә әлс ефәктән. Ходай кушсын' Бәлкем, акылга утырырсың. Булмастыр.. Бөтенесе мине тәрбияләргә тырыша. Нигә? Барыбер файдасыз бит. Ничек булсам, үлгәнче шулай калачакмын Тагын егерме биш-утыз ел түзә аямыйсызмыни сон сез? Култык астына ефәк тукыма кыстырып, ул күрше хатынның ишеген какты. Хатын-кызлар гына яши торган өйгә ир-атка керергә ярамый-яравын да. нишләмәк кирәк, сәбәбе бар бит Ишекне Әлмирра ачты Куркып китте "Аһ",—диде дә йөгереп качты Гомәр янына хужабикә үзе чыкты —Гафу итегез,—дип кыенсынып кына әйтте Гомәр, анын тирән җыерчыклы битенә карамаска тырышып Кайчандыр ул чибәр булгандыр, мөгаен Төрекләр гомумән чибәр халык Бигрәк тә Елга аръягыныкылар —Зарар юк!—диде хуҗабикә, кырыс кына —Мин үзем дә оныттым инде хатынкыз икәнлегемне Гомерем буе ирләр йөген тартам Үзем теккән чапаннарны сатучы арадашчым белән базар тел бистәсе кебек сатулашам Әйдә, уз. күрше — йомыш белән килдем.-диде Гомәр, ефәк кисәген җәеп күрсәтеп - Гафу итегез инде, өемдә хатын-кыз юк. шуңа үзем килдем —Өйлән соң!-дип дорфа гына әйтте тегүче хатын.-АҺ!—Ул ялтыран iopi.ni тукыманы бер ләззәт белән селкеп карады -Төсе белән туры килә торган эчлекне үзем табармын Искитмәле чапан булачак бу Әмма ялгызак кешегә ник кирәге бар аның? —Ялгызак булудан туктар өчен,—дип көлемсерәп җавап бирде Гомәр —Өйләнергә уйладыңмы әллә? Бик хуп. Күптән кирәк иде Әллә безгә кыз сорарга кердеңме?—дип кисәк кенә әйтеп куйды ул -Ха-ха! Баштук уйлаган 'Мәхкәмә—суд. идем аны, юкка гына кермәгәндер бу дип. Чапан кирәк булса, синен акчага базардан әзерен дә алып булыр иде. Кайсыбызга төште сон күзең?—Ул күз кырые белән генә Әлмиррага карап куйды —Ин яхшысы—миңа өйлән. Мин өлкән, җитди кеше. Нәкъ сиңа тиң. Оттырмассың. Аның тупас турылыгыннан Гомәр гажәпкә калды, әмма, үпкәләтмәс өчен, тыныч кына әйтте: —Мин... каршы түгел дә, тик һөнәрегез артык тавышлы.—Мин өйдә шакылдаганны һәм тавышланганны бер дә яратмыйм —Берни эшләр хәл юк!—диде тегүче, ачу белән —Үземне һәм менә бу әрәмтамакны туендырам. Шакылдавыңнан тукта, тинтәк!—диде ул Әлмиррага. Әлмирра тукмагын читкә куйды, сүзсез генә башын иде. Кем белән эш итүен анлап. Гомәр туп-туры: —Мин сезне артык кашыктан коткара алыр идем,—диде. —Шулаймыни?! Баштук әйтәләр аны!—Карчыкның тупас иреннәрендә әрсез елмаю барлыкка килде.—Күпме бирәсем? Әйтерсең лә. чапан сата... Гомәр дә ирексездән тупасланды: —Күпме сорыйсың сон? Ул Әлмирранын кызганыч карашын тойды, аны жәлләп, җаны әрнеде. Мескенкәйнең менә хәзер кулыннан тотасы иле дә, күкрәккә кысасы иде... —Биш йөз алтын.—диде күршесе, катгый итеп.—Аннары миңа ат белән арба һәм дә яшь хезмәтче алып бирәсең. —Биш йөзне бирә алмыйм.—диде Гомәр, күпме акчасы калганын хәтерендә исәпләп.—Ике йөз динар бирәм. Ат алырга, хезмәтче ялларга риза. Ә нәрсәгә кирәге бар соң аларның сиңа? Ярый, яшь хезмәтчене берәр нәрсәдә файдаланырга да булсын, ди,—диде ул киная белән.—ә ат нигә? —Гомерем буе атлы булырга хыялландым. Ике йөз, дисеңме? Риза. Ике йорт арасында керү-чыгу юлы эшләрсең. —Юк, анысы булмастыр. —Йә, ярар. Кул бирешәбезме? Мондый бәхет хатынның төшенә дә кергәне юк иде. Бирешәбез. Шапылдатып, кул бирештеләр. —Ә чапанны нишләтәбез?—дип сорады карчык, исенә төшереп.—Тегәбезме? —Кирәкми,—дип кул селтәде Гомәр,—Тукыманы үзегезгә алыгыз. Бүләк итәм. —Менә рәхмәт!—Карчык ефәк кисәген шундук сандыгына тыкты. Әлмирра кыйммәтле тукыманы маңгае астыннан бүре карашы белән озатты, аннары апасына текәлде. Моны күреп, Гомәр нык гажәпләнде. Бернинди яучының да кирәге булмады! Әлмирра аны кече капкага кадәр озатты һәм апасы күрмәсен өчен, ашыкмыйча, шатланып, муеныннан кочаклап алды. —Төнлә килермен,—дип пышылдады ул, дәртләнеп.—Мина да шундый тукыма алырсыңмы? “Юньсез шагыйрь! Каһәр суккан юлдан яздыручы. Күр әле ничек жиңел генә кулга төшерде тутый кошны. Ә нигә, күрекле ир ул, сүз әйтерлек түгел. Тинтәк кызга ни кирәк тагын? Юк инде, башка күрә алмаячаксың син аны!” Сирәк кенә булганча, ипи пешерүче хатыны юынды, кызыл кершән сөртте, күзләренә сөрмә тартты, иң әйбәт күлмәген киде. Чиста яулыкка көлчәләр төрде дә, аһуһлап. күршесенә керде. “Ни хикмәттән икән бу?—дип усал гына уйлап куйды тегүче, көлчә өемен күргәч.—Гадәттә берне бурычка ала алмаганда, кинәт шундый юмартлык. Нидер кирәк бездән юан бу әрсезгә”. Аның мескен акылында шик туды. Ипи пешерүче хатынның үз уйлары: “Хәерчеләр!—Өйгә бер күз ташлауга әнә шундый бәя бирде ул.—Идәндә искереп беткән киез, арзан савыт-саба, юрганнары тишек-тошык. Таптым да сон үземә туганлашыр кешеләр! Кыргый. Кунакны да юньләп каршы ала белми. Сабыр итегез әле Сенлесен кулга төшерсәм, апасын бусагамны да атлатмам. Ә телендә башка сүзләр иде: Кыз һәйбәт әвәләнгән!—дип мактады ул Әлмирраны—Әйбәт кисеп тегелгән,—дип “тегүчеләр” теленә күчте аннары —Кызыктырырлык кәләш. Ышанасынмы-юкмы, балакай, әмма мин синен яшьтә тагын да нәфисрәк идем Хи-хи Ул моны Әлмирра елмайсын һәм тешләрен күрсәтсен өчен әйтте Тигез ак тешләр—сәламәтлек билгесе “Аңлашыла,—дип уйлады тегүче,—монысы да яучыларга килгән Минем тинтәгемә шулай исләре киттеме'’ Бәлкем, кичкә әле кем дә булса тагын берәү килер? Арзан сорап, алданып куймагаем —Балам, эшеңне куеп тор, бөтенесен себер, жый,—диде ул Әлмиррага, төчеләнеп —Нишләп болай торабыз әле? Гомергә бер күршебез кергән, ә бездә аны утыртыр урын да юк. Булачак күнелсезлекләрне күңеле белән сизенеп, боегып калган Әлмирра себеркесен су белән чылатты да тиз генә киезне себереп алды, юрганны икегә бөкләп куйды, ашъяулык жәйде. Кечкенә матур кулларында эш уйнап кына торды Күрше моны күрми калмады “Картлык көннәребездә әйбәт булышчы, терәк булачак бу" —Өйдә эч пошып китте,—диде күрше хатын Авыр сулап, йомшак юрганга утырды —Иртәдән бирле гел мич янында Әле бит жыештыр да. ашарына да әзерлә Их. булышыр кешем юк шул минем! Олы улымны башлы-күзле итәргә ниятләп торам әле. Шуннан. Ходай кичерсен, шуны уйлап куйдым күрше йортта, койма аша гына җиткән кыз барында, нигә дип әле безгә кәләшне әллә кайдан ерактан эзләп йөрергә? Менә, карарга, белешергә, сүз катарга дип керүем иде әле... —Кыз яучыланды инде,—дип төксе генә әйтеп куйды тегүче. — Ничек9 Кемгә? — Шагыйрь аның өчен ике йөз динар тәкъдим итә,—диде төрек хатыны,— Арбасы белән ат, ялчы алачак мина. Искитмәле ефәк бүләк итте Менә Ефәкне алды, ачты—бөтен өй эче йомшак яшел төскә күмелде Әйтерсең лә, өй эчендә искиткеч зур зөбәржәт кисәге балкыды —Ә син ризалаштыңмы?—дип кара көеп сорады пешекче хатыны, әйтерсең лә, зөбәржәт кисәге белән аның башына бәрделәр Тегүче иңбашларын җыерды —Ә ник ризалашмаска9 Аның белән туганлашуны үземә мәртәбә саныйм мин Күренекле, могтәбәр кеше Үзе юмарт Күршенең иреннәрендә яшел күбекләр күренде —Ул бит сәрхуш! —Булса соң! Барыбер күренекле кеше ул! Ни дисәң дә, падишаһлар белән эш иткән адәм —Әй, кайчан булган инде ул!—дип кычкырды пешекче хатыны, табышнын үз кулыннан ычкыну ихтималыннан куркып —Булган-беткән' Хәзер инде ул каһәрләнгән бәндә Шагыйрь, имеш! Харап икән Ә минем улым—бөркет1 Эшчән, тырыш Югары үрмәләячәк Әлмиррага анын янында таш дивар артынлагыдай тыныч булачак —Менә шул-шул!—дип үртәп әйтте Әлмирра —Әле аланын таш дивары уртасында яшәвем җитмәгән, хәзер сездә шул ук хәлгә калыргамы9 ' Бөркет түгел, күсе ул синең улың!. Оһо! Кызның тешләре үткен икән -Олылар янында дәшмә син!—диде аңа карчык — Без тормыш турында кайбер нәрсәләрне беләбез. Кайбер диварларда ярыклар да була Әлмирра шундук күңелсезләнеп калды Әллә9 Нәрсә булыр инде хәзер? — Йә, нәрсә әйтерсең, кадерлем9—диде пешекче хатыны тегүчегә, ана кинаянең мәгънәсенә төшенергә ирек бирмичә —Белмим,—диде тегүче, авыр сулап.—Кемне теләвен Әлмирра үзе әйтсен. —Мин фәкать Гомәргә генә кияүгә чыгачакмын,—диде кыз. Пешекче хатыны, юанкай, кичен икенче бер юанкай—мәхәллә мәчете имамы хатыны белән килде. Мөхтәрәм ханымны тут агачлары астындагы салкынча ишегалдындагы урыныннан кузгату җиңел булмады аңа. Өстәвенә, мәчет һәм имамның йорты мәхәлләнең ерак, теге очында ук. Монда килеп җиткәнче калын пәрәнҗә астында шактый тирләргә туры килде. Бер өем көлчә белән генә эш пешмәде. Тагын ике өем көлчә, өч дистә йомырка, биш дирһәм өстәргә туры килде. Кызыкты' Чөнки мәхәллә ярлы. Нишапурның зур утарлары, киң бакчалары, бассейннары, биек мәчетләре һәм мәдрәсәләре белән аерылып торган үзәге белән чагыштырганда, монда күңелсезлек һәм фәкыйрьлек хөкем сөрә. Моңдагы хәлләр турында бер гарәп географы болай дип язган. “Кешеләре дорфа, башларында—җиңел акыллылык; нәфислек һәм әдәплелек юк, матур мәчетләр юк. Урамнары чүп-чар белән тулган, базарлары ташландык хәлдә. Мунчалары пычрак, кибетләре ярлы, диварлары тигезле-тигезсез. Шәһәрнең бу өлешендә һәрвакыт бәхетсезлекләр булып тора, биредә кыйммәтчелек хакимлек итә. Жиләк-җимеш һәм яшелчә аз, утын өчен агач җитми. Эшләп акча табу читен, тапканы да яшәү өчен җитәрлек түгел. Биредә яшәүчеләр арасындагы ызгыш-талаш йөрәкне борчый, алар арасындагы дошманлык күкрәкне яралый. Дин әһелләре алар белән бергә хәерчелеккә һәм бозыклыкка кереп батканнар. Әмир шәһәрдән киткән чакларда Нишапурның бу өлеше чыгырыннан чыга. Әгәр кем дә булса дәшсә һәм чакырса, гади халык шундук аңа иярә; анда кыргый үч алыш һәм кабахәт әхлаксызлык хөкем сөрә” Әйе, ташландык мәхәллә. Имам хатынының кешелеккә кия торган күлмәген, әйтик, сәүдәгәр Мозаффарның хатыны өйдә кияргә дә оялыр иде. Алар, хужабикәне диварга кысрыклап, кечкенә өй эчен үзләренең кайнар гәүдәләре һәм әче тир исләре белән тутырдылар. Шул ук тузган юрганнар. Шул ук пычрак ашъяулык. Андагы көлчәләр дә шул ук, әмма инде катканнар. Әчегән каймаклы ждмаяк. Могтәбәр кунаклар хөрмәтенә бөләргә туры килде. Бусагаңны атлап чыкмыйча да зыян күрәсең бит. Бөтен тормышы зыяннан гына тора... —Әлмирра әйтте бит инде, бары тик Гомәргә генә чыгам, диде.—Тегүче арыган кыяфәттә авыр сулады.—Мин үз туганыма дошман түгел. Бәлкем, чәпчимдер дә, бәлкем, кычкырамдыр да, холкым шундый, әмма барыбер минем аннан да якынрак туганым юк. Гомәр ошады ана. “Шайтан йөртә үзегезне,—дип ачуланды ул эченнән.—Көн буена эшемнән аердыгыз”. —Кяфер ул,—диде кырыс кына галимә-хатын. Галимә дип аны ире имам аркасында гына йөртәләр, ә үзе укый да, яза да белми. Әмма хәтере яхшы. Ансыз яшәп булмый. “Ә бәлкем сез,—дип көйләп Коръәннән аять укый башлады ул,—нәрсәне дә булса яратмыйсыздыр, ә ул сезнең өчен файдалыдыр; ә бәлкем сез ни дә булса яратасыздыр, ә ул сезнең өчен явызлыктыр. Тәхкыйк, Аллаһы барысын да белә, ә сез берни дә белмисез”. Гомәр Хәйям сезнең өчен явызлык ул, сеңлем. Мөэмин мөселманга андый кеше белән туганлашырга ярамый. Бөтенләй кеше дә түгел әле ул! Шайтанның үзе, кяфер, юлдан язган шагыйрь ул! Ана кияүгә чыксаң, мәхәлләнең бер генә хатын-кызы да исәнләшмәячәк сезнең белән. —Исәнләшмәсә сон?!—дип ябык иңбашларын җыерып куйды тегүче.— Миңа нигә кирәге бар аларнын? Алар хәзер дә мине күргәч Шатлыкларыннан егылып китәргә тормыйлар. —Ә ул чакта бөтенләй башкача булачак: алар сез теккән нәрсәләрне алмаячак Сез ипилек акча табу мөмкинлегеннән мәхрүм калачаксыз. Тегүче үпкәләгәндәй итте: —Минем күлмәк-халатларымны кулымнан тартып алалар, чөнки мин аларны тегә беләм. Бүтән базарда сатармын. Шәһәр зур —Юлдан язган киявен һәм тинтәк сеңлең белән бергә сезне мәхәлләдән үк себереп чьи арачаклар Яшәр урынны башка жирдән эзләргә туры киләчәк. Тегүче шиңеп калды Әйе-е. Алар моны эшли ала. Кансызлар яши монда. Гомәрдән башка кияү кирәкмәс иде ана. Ул шунлый да малаем, яхшы күнелле Анын үзен дә, Әлмирраны да беркайчан да җәберләмәс иде ул. Денсез икән—монысы аның шәхси эше Ул үзе дә дингә алай ук бирелгән кеше түгел. Теге дөньяда ни булыр, кайчан булыр һәм булырмы әле ул? Тегүче үзенен энә белән тишкәләнеп беткән ябык кулларына карады Шәригать кайгысы түгел әле монда Әмма бит болар безне барыбер тынычлыкта калдырмаячаклар —Иә, ярый —Ул чигенүгә таба бер адым ясады.—Әгәр Әлмирраны бу хөрмәтле ханымнын улына бирсәм, безгә тимәячәкләрме9 —Шөбһәсез Һәм хөрмәт итәрләр. Чөнки сез намуслы, әдәпле кешеләр белән туганлашасыз бит Алар сезгә авыр вакытларыгызда ярдәм итәчәкләр “Сабыр ит әле, мин сиңа шундый да итеп ярдәм итәчәкмен!"—дип зәһәрләнеп уйлады пешекче хатыны —Алайса, эшкә күчик,—диде тол хатын коры гына.—Гомәр Әлмирра өчен икс йөз динар бирә. Ә сез нинди калым тәкъдим итәсез’’ — Калым?—дип гажәпләнде пешекче хатыны —Бернинди дә калым булмаячак, туй чыгымнары да җиткән. Төрек карчыгы гаҗәпкә калды: —Ничек инде алай? —Менә шулай —һәм күрше хатын мәкерле төстә ахыргача саклаган төп дәлилен ачып салды:—Көлчән бит янган.—һәм аңлаешлырак булсын өчен төзәтеп өстәде:—Халатың... тишек Сиңа төннәрен ул кадәр каты йокламаска, сенлсннен түбә аша чыгып, кая баруын күзәтергә иде —Алаймыни9—Тегүче муенын сузды һәм кобрага охшап калды.—Дөресме бу9—дип сорады ул зәһәрлек белән каршыла ашъяулык артында утыручы Әлмиррадан —Әйе!—дип кискен генә жавап бирде тегесе. — Кем. Гомәр беләнме? -Әйе! —Йә Хода! —Белдем... белдем мин синен кайчан да булса башыма бәла китерәчәгеңне,— дип мыгырданды тегүче, ни эшләргә белмичә һәм сукыр кебек тирә-ягында нидер эзләнеп —Оятымнан кая барыйм инде мин хәзер? —Аны Хәкимгә бирергә риза булсагыз, бернинди дә оят булмас.—дип. коры гына әйтте “галимә” хатын —Бөтенесе кирәгенчә һәм шәригать кушканча булыр. Шулай эшләрбез Риза булмыйсыз икән—бөтен мәхатләгә мәсхәрә итәчәкбез —Бөтен шәһәргә!—дип төзәтте күрше хатын. — Йә Аллам! Ни өченнәр бу кадәрле җәфалыйсын мине9 Ничәмә-ничә еллар ашатып-эчертгем, бактым, карт көнемдә терәгем булыр, дип уйладым, һәм менә мә, ал бүләгеңне! Белдем мин .. күңелем сизде...—Ул эзләгән әйберен артыннан, дивардан тапты, һәм. ашъяулык өстеннән үрелеп, кинәт ташланган кобрадай, агач тукмак белән Әлмирраның маңгаена тондырды Кызнын тишелгән башыннан чәчрәп чыккан кан ашъяулыкны кызылга буяды, ипигә тамды Әлмирра аңын җуеп күчтәнәч көлчәләр өстенә ауды Бу төнне Гомәр Әлмирраны озак көтте, ләкин ул килмәде Югыйсә бит вәгъдә биргән иде Килә алмаганда, гадәттә, алдан ук кисәтеп куя иде ул. Бу юлы кисәтмәде дә югыйсә. Ана дип алынган алсу ефәк төргәге җәелмәгән килеш шүрлектә ята бирде Ни булды икән9 Мөгаен, берни дә булмагандыр ла Апасы белән бик тә дулкынланганнардыр Туйны ничек итеп әйбәтрәк итеп үткәрү турында киңәш- табыш корганнардыр ла. хәлдән таеп егылганнардыр Әллә тегүче хатын, акылына килеп, буй җиткән туганын сакларга булганмы9 “Ярар ла!—дип гамьсез генә кул селтәде Гомәр —Үземнен дә ничә көн инде йоклаганым юк Мәхәббәттән дә ял итәргә кирәк Әлмирра беркая да кипши:, иртәгә килер ” 9. >к У • г* э Шик-шөбһәләрне куып, йокларга ятты. Әмма бик теләде ул аны. Төшендә кайнар кулы белән ятакның гадәттә Әлмирра ята торган ягын сыпырып карады һәм, өч-дүрт тапкыр сыпырып та таба алмагач, төзәтеп булмаслык хата эшләгәндәй куркып уянды. Гадәттәгечә, ул иртә торды. Башка көннәрдә ялт итеп, саф баш һәм ныклы куллар белән тора иде. Бүген исә кәефе төшенке иде. Гомәр фәкать иртә белән ач карынга, саф баш белән, кәефне ачучы кытай чәе. яисә ямән боны, ягъни кофесы эчеп кенә яза ала. Ашаса, шундук эш сәләтен югалта. Көннең икенче яртысында укый яки йоклый. Авыр сулап, эшенә утырды. “Бөек Әбурәйхан Беруни Газнада үзенең ике томлык “Йолдызлар кануньГн тәмамлагач, ул вакытта хакимлек итүче солтан Мәсүд, явыз Мәхмүтнең улы. галимнәрнең яклаучысы булып күренергә тырышып, аңа ике дөя илтә алырлык көмеш бирергә куша. Әмма галим патша бүләген кире кага: —Минем баш өстемдә—түбәм, өстемдә—киемем, алдымда җитәрлек азыгым бар, болардан тыш миңа берни дә кирәкми,—ди ул һәм көмеш төялгән дөяләрне кире борып җибәрә. Ачуы чыккан Мәсүд аны зинданга яба. Әррахиб әл-Исфахани әйткән: "Әмирләрнең ин начары—галимнәрдән ераңзак торганы, ә галимнәрнең иң начары -әмирләргә якынрак торганы” Хәтта иң тыныч холыклы әл-Газали да болай ди: “Әгәр дә син һәрвакыт сарайда булган галимне күрәсең икән, бел: ул—карак”. Кызык: күрешәсе иде Газали белән, карыйсы иде үзенә. Багдадта кемгә әверелде икән.. Тәрәзә артында тыныч, эшләр өчен моннан да яхшырак вакыт юк. Әмма гадәттә аңа шатлык китерә торган тынлык бүген никтер эчен пошыра башлады. Әкренләп бу түзеп тормаслык хәлгә әверелде. Моның ни өчен икәнен ул башта аңламый торды. Әмма инде бүтән яза алмады. Аптырашта калып, каләмен куйды, келәм өстендә арлы-бирле йөренә башлады һәм, кинәт уянгандай, башын күтәрде. Әлмирра тукмагының тавышы ишетелми бит! Аның өчен гадәтигә һәм. әйтергә мөмкин, күп мәгънәгә әверелгән тавыш. Ул үзе турында хәбәр бирми. Бәлкем, әле иртәдер? Юк. инде кояш чыккан. Ниндидер бер хәл булгандыр бәлкем. Ул моны шундук сизенде. Кабаланып, җинелчә халатын киде, кесәсендәге акчасын капшап карады, яланаякларына башмакларын эләктерде дә урамга чыгып китте. Кулларының, аякларынын, ә ин мөһиме, йөрәгенең калтыравын туктатырга тырышып, капка төбендәге эскәмиягә утырды. Азрак тынычлангач, коточкыч гөнаһларда тотылгандай, качып-посып кына күршесенең кече капкасы янына кидде, әкрен генә шакыды... Ишегалдында җиңел, әмма акрын адымнар тавышы... Әлмирра түгел. Ул очкын кебек йөри. Гомәр ярыктан карады. Карчык. Килеп җитте дә ул да ярыкка иелде. Гомәр артка тайпылды. Тегүче хатын, елан кебек, ана ялтыраган зәһәр күзләре белән карап алды да, усал итеп нидер мыгырданып, китеп барды. —Апакай!—дип тыныч кына дәште Гомәр ярыктан. —Каһәр суксын үзеңне! Уйнашчы, хәсис азгын! Ала-ай. Башы миңгерәүләнгән Гомәр, кая юл тотуын да белмичә, урам буйлап китте. Үтүче-сүтүче юк: ком катламын аяклар туздырырга өлгермәгән әле. Ул тупас, кытыршы ташлардан ничек кирәк алай өелгән кәкре коймалар буйлап озак йөрде. Фәкыйрь урам. Фәкыйрь мәхәллә. Фәкыйрь дөнья. Анда фәкать бер хуш исле матур чәчәк—Әлмирра бар, әмма, мөгаен, анысын да харап итәрләр... “Кая барам мин? Шайтаныма олагыргамы!” Кече капка ачык калды. Кем дә булса кереп, аның яңа китабын мәсхәрәләмәсен тагын. Тегүче хатынның еланныкыдай карашына яңадан эләкмәс өчен ул йортны икенче яктан әйләнергә булды. Ана ул көне буе капка ярыгыннан карап торыр кебек тоелды Тәмле булып пешкән ипи исе килә. Бу йортта кече капка иртәдән үк ачык, сатып алучылар өчен керү һәрчак ирекле. Яна пешкән көлчатәр алырга инде әллә? Бүген эшнен дә, ашап-эчүнең дә рәте булмас, ахры. Инде бушап калган түгәрәк зур мичтән дулкын булып кайнар һава һәм күңелне чеметтерә торган, якын, җылы көл исе чыга. Бик тә зур яссы кәрзиндә— кайнарлык бөркеп торучы, алтынсу төстәге көлчәләр. Ни генә әйтмә, кешеләрне тәмле икмәк белән сыйлау игелекле эш инде ул. Гомәрне икмәк пешерүченең олы улы каршы алды. Көлчә кебек алсу, шома битле, таза яшүсмер. Башка вакытта Гомәрнен фельсын баш иеп ала торган яшь хуҗа бүген ни өчендер караңгы чырайлы. —Синен кебекләргә бездә ипи юк! -Ә-ә?—Гомәр башта аптырабрак кадды. Аннары, боларнын да Әлмирра белән аның мөнәсәбәтләренә кагылышы барлыгына төшенеп, ачу белән каты итеп тешен кысты Бер сугуда бу оятсызның буш чүлмәктәй башын яра алыр иде дә, их, ярамый! Үзен көчкә тыеп әйтте:—Ярый, базарга барам да өч фельслык көлчәгә юри бер динар түлим —Ул тәңкәсен үсмернең борын төбенә китерде — һәм син керемнән колак кагачаксың, ишәк. Алтын динар! Синең мондыйны кулыңа да тотып караганын юк. Ә мин аларны йөз меңләп туздырдым инде Борылып чыгып китте. Башланды... Хәзер алар аның теңкәсенә тиячәк. Ярый сон, ишегалдына зур чокыр казып, аңа су тутырырга да. утарны тире эшкәртүчегә сатаргамы? Бөтен мәхәлләне чыланган тиреләрнең коточкыч сасы исенә күмәргәме? Әй, бик кирәгегез бар иде... Әбелатахия әйткән: О! Жир йөзендә күпме кеше! Тик бик азы Кеше ише Гомәр капканы бикләде, идән астыннан бер кувшин чиста кызыл шәраб алды. Арпа аракысын күптәннән авызына алганы юк инде. “Дөньядагы җиде могҗизаның барысы да йөзем тәлгәшенә табынучы халыклар тарафыннан уйлап чыгарылган",—дип көлемсерәде Гомәр, касәсен шәраб белән тутырып. Ул үзенең "Нәурүзнамә”сендәге риваятьне исенә төшерде. ... Бервакыт Шамиран патша тәрәзә янында утыра икән. Янәшәсендә бик яхшы мәргән улы Бадам да бар. Кинәт алар алдына җиргә, кычкырып, феникс - кош килеп төшә. Муенына юан елан уралган. Елан матур кошны чагарга әзерләнгән. Әтисе әмерен тынлап, Бадам үзенең искитмәле ялтыравык җәясен киерә дә угы белән еланны җиргә кадый. Бәхетсез финикска бернинди дә зыян тими кала. Ул рәхмәтле тавыш чыгарып, очып китә. Бер елдан соң алар аны шул ук көнне шул ук урында яңадан күрәләр. Феникс җиргә нәрсәдер куя да. берничә гапкыр кычкырып, күккә күтәрелә —Карагыз әле, нәрсә калдырды икән ул,—ди патша үзенең яраннарына Тегеләр кечкенә генә каты өч орлык алып килә. Патша әлеге орлыкларны бакчага утыртырга куша. Алардан язын нечкә генә үсенте чыга Ул әкренләп киң һәм очлы яфраклы озын, сыгылмалы сабакка әверелә Кешеләрнең мондый үсемлекне моңарчы күргәннәре булмый. Бакчада ин матуры була ул Кәләштәге бизәнү әйберләре кебек, анда куе булып тәлгәшләр асылынып тора. Көзгә габа җимешләр карала башлыйлар, аннары яшелдән ахак кебек чем карага әвереләләр, тәлгәштән җиргә коела башлыйлар —Аларны сык та сүлен кисмәккә сал. нәрсә килеп чыгар икән,—дип куша бакчачыга Шамиран патша. Берничә көн үткәч, бакчачы аңа әйтә: —Сүл утсыз-нисез казандагы су кебек кайный. Кайнаудан туктагач, сүл якут кебек ачыклана, үтә күренмәлегә әверелә “Үсемлек шуның өчен үсә икән,—дип уйлый патша —Әмма без аның файдалымы, әллә зарарлымы икәнлеген белмибез". Зинданнан үлемгә хөкем ителгән бер мәхбүсне китерәләр һәм, ни булыр икән. дип. ана бер касә әчегән сүл бирәләр. „ ~ Шуны эчкәч, тоткын йөзен чыта: “Әче!”—ди. “Тагын эчәсеңме?” “Эчәм”. Икенче касәдән сон күңеле күтәрелә моның, җырлый һәм бии башлый. Өченче касәне сорап ала. Шуннан сон куак төбенә ята да тирән йокыга тала. Уянгач, аны патша янына китерәләр. —Моны эчкәч, ниләр хис иттең син?—дип сорый Шамиран. —Мин үземне патша итеп хис иттем,—ди тоткын Патша аның гаебен кичерә. Шуннан сон үзе дә әлеге шәрабны эчә башлый Башкаларга да рөхсәт итә... Төн көмешсыман ак. Мондый зур ак айлы төндә күзне талчыктырмыйча да укырга була. Агачлардагы һәр яфрак, ишегалдындагы һәр таш кисәге аерым- ачык күренә. Инеш өстендә дә ап-ак сыек томан агыла Үзенен ачык киң тәрәзәсе янында Гомәр күрше йорт диварына карап тора Анда—дар агачыннан төшкән кебек, басмаларның кәкре кара күләгәләре. Ә баскыч үзе ятим кебек ачык, онытылган, бәс каплагандай, якты ай астында салкын булып агарып тора. Бөтенесе коточкыч үзгәрде! Әле кичә генә бу басмалардан Әлмирранын җитез, матур аяклары атлаган иде. һәм Гомәр бөтенесен тиешенчә кабул иткән иде. Бөтенесе тәртиптә иде Бәхеткә бик тиз күнегәбез шул без, аның башлангыч рәхәтлеген, сафлыгын саклый алмыйбыз. Кыскасы, бәһалене бәяли белмибез. Ә бәяләргә кирәк иде. һәр мизгелдә. Язмышнын көтелмәгән бер борылышы— һәм бөтенесе юкка чыга. Бушлык. Утыр да. хет айга карап, эт кебек ула. Югалту әчесе күкрәкне кара агу белән тутырып, башка кайнар дулкын булып килеп бәрелде һәм Гомәрнең күзләреннән яшь тамчылары сытылып чыкты. Аның көрсенү-аһларын ишеткәндәй, күрше йорт түбәсендә, чинарның караяшел күләгәсендә ак шәүлә пәйда булды. Ул баскычтан аска төште, ак өермә булып, якты ишегалдына узды һәм күпмедер мизгелдән бүлмәгә атылып килеп керде. Ай яктысы чагылышыннан Әлмирранын башындагы ак бәйләвеч— анын тирәсендәге нурлы алка, ә бәйләвечтәге тап—канлы йолдыз булып тоелды. Талчыккан Гомәр, бу бәхеткә ышанып ук бетмичә, юеш маңгае белән Әлмирранын яланаякларына терәлде һәм аларны күз яшьләре белән юды. Соңгы шатлыклар. Соңгы күрешү... —Качыйк моннан!—диде Әлмирра капыл гына, инде алар икәүләшеп елап, бераз тынычлана төшкәч. һәм моның белән Гомәрне тирән аптырашта калдырды. Ул. бәлкем, аның белән качып китәр дә иде. Үзенең гаепле икәнен белсә, әлбәттә. Әмма бит мәхәббәт җинаять түгел Әгәр җинаять түгел икән, нишләп сон без мен еллар буе, мәхәббәт ул—байлык, муллык, дип кычкырабыз? Кысаларга кертелгән мәхәббәт мәхәббәт түгел инде ул. Өстәвенә—аның китабы. Аны әле язып бетерәсе бар. Ул—язучы. Ул язарга тиеш! Аңлашылмыймыни соң инде бу? Качкынлыкта, шау-шулы кәрвансарайларның хөҗрәләрендә күп эшли алмассың. Мондый китапны, ул үзе күзаллаган китапны язу өчен күңел тынычлыгы, җан рәхәтлеге, бимазасызлык кирәк. Ә инде үзеңне теләсә кайсы мизгелдә качкын җинаятьче итеп тоясың икән, нинди күңел тынычлыгы, жан рәхәтлеге ди ул?! Дөресен генә әйткәндә, яше дә бар бит инде, күпме генә әтәчләнсәң дә, арыганлык үзен барыбер сиздерә, кеше теләсә нинди тетрәнү һәм маҗаралардан курка башлый торган чиккә җитеп килә. Гомумән, ул балачактан ук тыныч, ипле тормышка омтылучан. Тормыш исә аны, үз ихтыярына каршы, әрле-бирле бөтерелдереп йөретге. —Ә минем язасы китабым нишләр?—диде ул, ниһаять. Дөресен әйт,—дип кинәт кенә урыныннан калыкты Әлмирра һәм шундук, ынгырашып, кан таплы тукыма уралган башын тотты,—синен өчен кайсы кадерлерәк китабынмы, әллә минем мәхәббәтемме'’ Кара син бу шайтанны, яшенә караганда да акыллырак! Әмма соравы— ахмак һәм мәкерле сорау Әйтерсең лә, китапны тормыштан аерып була. Адайга калса, хатынкызнын логикасы шундыйдыр инде. Иә тегеләй, йә болай Ә син. ир-ат, теләсә ничек боргалан. —Китап,—диде Гомәр. йөрәген кысып —Ни әйтсәң дә. минем исемем— Шагыйрь, ә Кияү түгел Мин бит синеке генә түгел һәм үземнеке генә дә түгел. Мин— үземнен китапларымны укучыларныкы да Ягъни—халыкныкы —Халык укый белми!—диде тегесе, ярсып —Анын каравы хәтере яхшы. Нишапурда, юк. Нишапурда гына түгел, бөтен Иранда һәм Туранда минем шигырьләремне яттан белмәгән кеше юк Хәтта көйгә салалар аларны —Ә! Ярый соң алай булгач —Әлмирра торды, матур гәүдәсенә төнге ак күлмәген киде, сәке кырына утырып, үз уйларына батты Ишегалдында—кинәт гөрселдәү Кемнеңдер карлыккан тавышы Баскычтан егылып төшкән, аксаган, чәче-башы тузган, коточкыч кыяфәтле, кулына агач тукмак тоткан карчык аларнын бүлмәсенә атылып килеп керде —Ләззәтләнәсезме’’ Караклар!—Ул. мескенкәй, кардәш сенлссе белән Гомәр бергәләп үзен талыйлар дип уйлады Ул кычкырмый, ә фәкать булачак карендәшләрсн уятмас өчен акрын гына ырылдый иде — Үтерәм мин сине. себерке1—Өстәлне аударып, ул тукмагы белән Әлмиррага ташланды Гомәр анын кулыннан тотты, тукмагын алды. Үз-үэен онытып, карчык бар көченә акыра башлады. Гомәр учы белән анын авызын каплады Хәзер бирегә бөтен мәхәллә җыелачак. Тегүче аның сакалына ябышты. Хатын-кызнын шундый явыз жанвар икәнен башына да китермәгән иде Акылын җуеп, үз явызлыгыннан ләззәт табып, теләсә кемне үтерә ала ул. Канэчкеч убырдылар турында сөйләнүләр, мөгаен, юкка түгелдер Ул аны почмакка селтәп җибәрде Карчык дивар янына авып, җан өшеткеч тавыш белән үкерә башлады, һәм Гомәр, коты очып, шуны күрде Әлмирра инде анын белән түгел, ә апасы белән, өстәлнен бу ягында түгел, ә теге ягында апасы янәшәсендә кайнаша Бәхетсез шагыйрь! — Шушы булдымы өйләнешү бәхете?—дип кычкырды Гомәр—Булды! Шайтаныма олагыгыз. Адайга калса, мин өйләнмим Моннан сон да беркайчан да өйләнмәячәкмен. Гомерем буе бер сынга да табынмадым, хатын-кызга бигрәк тә табынмам. Дөньяда мөһимрәк нәрсәләр дә бар Мә!—Ул ал ефәк төргәген Әлмиррага ыргытты —Туена миннән бүләк булсын! — Кирәге юк!—Әлмирра. гарьләнеп, ишеккә таба юнәлде. Апасы—аның артыннан Әмма анысы барган уңайга ефәк төргәген эләктерергә онытмады Бүген Гомәрнен эшлисе килмәде Шулай булмыйча! Күңелен урыныннан кузгалып, башында мен төрле фикер чуалганда ижат итеп була димени’! Кәефен юкта аш та пешерәсе килми хәтта Төрекмән Ораз әйткәндәй, кешеләр йә ачыктан-ачык. сугышта, йә яшерен төстә, көнкүрештә бер-берсен юк итәр өчен яратылганнар микәнни* Мәсәлән, ир-ат белән хатын-кыз аерым яши алмыйлар, әмма бергә яши торгач, "мәхәббәт белән шундый сугарылалар ки. ире-хатынын суярга, хатыны ирен агуларга әзер Тьфу! Кояш чыкканда Гомәр инешнен теге ягындагы кечкенә, әмма бик унайлы бакчасына керде Ясмин һәм лаләләр үсеп утырган, эшкәртелгән җир янәшәсендә ул беркөн зур гына кырмыска оясы күргән иде Дөньяда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тәртип юк икән инде, игелекле бөжәкләрнен тәртипкә салынган тормышын күзәтик, ичмасам “Тапканнар урын!—дип кызганып уйлап куйды Гомәр —Канауга су керә башлау белән үк бата башлаячаклар бит болар Ыгы-зыгы килә, чабыша. Йомыркаларын коткара, аларны өскә гашый башлаячаклар Әмма су китеп, тишек кипкәч, тагын шул ук тишектән аска төшәчәкләр Кырмыскаларның шуны истә тота алмаулары аларнын акылы белән һич тә сыешмый. Ә сон кешеләрдә дә шул ук хәл түгелмени? Жир тетрәп, аларнын йортларын җимерә Вулканнар лава белән каплый, су юып алып китә. Ә алар һаман-һаман шул ук үзәнлеккә әйләнеп кайталар. Үҗәтлекме, кыюлыкмы яки гади күнегүме бу? Ни генә булмасын, бу үҗәтлек кешеләргә бик кыйммәткә төшә. Меңнәр һәлак була...” Әйе-е. Әгәр кешеләр һәм кырмыскалар арасында ниндидер охшашлык бар икән, нәкъ менә шушы мәгънәсез ыгы-зыгыда, дип боегып уйлады Гомәр. Ни хакына? Бөтенесе шул байлык җыю, саранлык, бер үк омтылыш—туйганчы ашау һәм үрчү, нәсел калдыру хакына... Юк, Кырмысканы Кеше белән чагыштырырга ярамый. Һәм Кешене Кырмыска белән дә. Оят. Кешеләр кырмыскаларга охшаган икән—бу бик начар —Ат абзарың синең, әлбәттә, юк инде Атларны кая куярбыз икән соң без? — Монда кунарга җыенмыйсыз икән, урамда торсыннар. ... Хатыны Гомәр белән Әлмирра турында сөйләгәч, мәхәллә мәчете имамы аптырап калды. Гомәр тегенди-мондый кеше генә түгел, ана болай гына якын килә алмыйсың. Аерым очрак бу. Берни дә уйлап таба алмагач, имам, дер калтырап, шәһәр казые Хөсәен бине Гали бине Микаль янына китте. —Минем генә көчем җитми аңа! Чөнки бик үк гыйлемле түгелмен. Ә ул, әйтүләренә караганда. Коръәнне яттан белә икән. Казыйның күңелендә элеккеге вәзир Гыйззелмөлек вакытында Гомәр тарафыннан ясалган ике мең динарлык зыяннан калган тирән җәрәхәт әле дә булса сызлый иде. Ниһаять, үч алыр вакыт җитте! Әмма бөтенесен яхшылап уйлап, тавыштынсыз, үлчәп эшләргә кирәк. Гомәр кебекләр белән сак булуын яхшы. Кем белгән аны: ул әле иң түбәндә, әле ин биектә... Хөсәен үз ялчысына атларны иярләргә кушты. Имамга ялчысының атын тәкъдим итте. Ялчысына җәяү барырга туры килде. Юлда барганда аның күңеленә әллә ничә тапкыр хәлсез картны аягыннан өстерәп төшерү уе килде... Шулай итеп алар, казый белән шагыйрь, тагын очраштылар. Гомәр кунаклар алдына узган елгы анарларны куйды—сал кынча базда алар бик әйбәт сакланган иде. Хөсәен бине Гали бине Микаль гадәттә булмаганча ачык йөзле, Гомәрга карата ачык мөнәсәбәттә. —Яхшы,—диде ул. әкияти ишегалдына нурлы караш ташлап. Аннары табактан иң эре, ин өлгергән, куе кызыл төстәге, сары тимгелле анарны алды. —Биредә шагыйрь яшәгәнлеге шундук сизелә.—Тагын өстәп куйды:—Зур шагыйрь. Хисләргә бай шагыйрь. "Бәлкем, бу кеше буларак алай начар да түгелдер,—дип уйлады Гомәр, аның мондый мөгамәләсенә күңеле булып,—Хәсис һөнәре генә бозгандыр үзен". —Тик,—дип авыр сулады казый, кулындагы авыр җимешне ничек ашарга белмәгәндәй әйләндереп,—ничектер, күңелсез, димим, ә саран яшисең, ат алып җибәрәсең бар, димме... Яшьлек—гамьсез һәм әрәм-шәрәм итүчән. Өлгереп җитү сатып алу омтылышы уята. Картлык—байлык җыюга. Ягъни кешегә инде ул вакытта кәфенлек белән зиратта кечкенә жир кисәгеннән башка нәрсә кирәкми. Бик сәер ул кеше дигәнең! Әмма аларнын күз алдында Нишапурда иң сәер кеше—Гомәр Хәйям. —Ә ник кирәге бар ул атның?—дип, гаҗәпләнеп сорады Гомәр. —Соң... кирәк урынга тизрәк барып җитү өчен.—Кабыгын вакытыннан алда ертмас өчен казый анарны каты итеп, әмма сак кына учлап тотты да баш бармагы белән кабык аша каты төшләргә басты. —Ә нигә ашыгырга? —“Ни өчен әфәнде” дип юкка гына атамаганнар икән сине,—дип елмайды Хөсәен.—Нигә булсын—тормыш юлны кыскартуны таләп итә. —Ә юл үзе үк тормыш түгелмени?—Гомәр иңсәләрен җыерып куйды.- Тормыш үзе юл инде ул. Ашыгу, юлны кыскарту, димәк, тормышны кыскарту дигән сүз. Беркайчан да ашыкма—беркайчан да соңга калмассың. Ат өстендә бөтенесен лә күрен бетереп булмый. Нинди рәхәт бит ашыкмыйча гына җәяү барасын, һәр инеш янында тукталасын, анын челтерәвең тыңлыйсын, анын өстенә ничек матур булып күләгәле куаклар асылынып торуын, аларда пыр-пыр килеп кошлар очуын күрәсең Күк йөзе, басу, калкулыклар—күз алдында. Су янында иелеп торган тирәк алдындагы хәрчәүнәдә утыру үзе бер хозурлык бит Ә юлла күпме кызыклы очрашулар көтә. Ат өстендә чапканда юлда очраган кешенен күзенә карап, анын белән бер-ике сүз алмашып буламы сон?' Әнә шул инде ул тормыш дигәнен Аннан кая ашыгырга, ди9 ' Тыныч кына, ашыкмый- кабаланмый гына яшәсән. гомерен озынрак булыр. Барыбер бит кабердән дә ераграк китә алмыйсын Гомәр Хәйям сүзен шигырь белән йомгаклап куйды Шөкер ит. тишек булмаса чикмәнен, Ашарына булса бер сынык икмәген; Бушка да кирәкми байлыгы-даны. Тормыш кадерле. Шул—дөньянын яме . (Н Арсланов тәрҗемәсе) —Анысы шулай.—дип көрсенеп куйды Хөсәен —Әмма дә ләкин ат кешегә олпатлык та өсти бит әле. —Кешене ат яки ишәк кенә олпат итеп күрсәтә икән, аннан ни мәгънә? —Аһ. бу шагыйрьләр!—Хөсәеннен ябык, әмма көчле куллары белән изелгән анар чүпрәк янчык кебек асылынып калды —Сүзләрен һич кенә дә аста калдырмаслар Әмма без бирегә анын өчен килмәдек Ни өчен икәнен беләсеңме, әфәндем? Бу икәүнен ник килгәнен Гомәр. әлбәттә, сизенде Ә шулай да —Юк,—диде —Башыма һич кенә дә сыйдыра алмыйм Бодай гына, хәл белергә килгәнсездер, дисәм — Казый кешеләргә болай. тиктомалдан гына керми —Хөсәен тырнагы белән анарнын кабыгын ертып, чынаякка анын якуттай сүлен сыгып агызды. Анары зур иде—чынаяк тула язды - Бик тә моһим зш белән килдек без Мәхәлләгез кешеләреннән синен өстән шикаять бар —Хөсәен чынаякны авызына якын китерде —Сөйләгез, хөрмәтлем,—дип ым какты ул имамга. Моңарчы читгәрәк тыйнак кына утырган имам вәкарь белән генә йөткергаләп куйды, аннары мәчеттә вәгазь укыгандай тантаналы төстә башлап китте —Сез галижәнапләре э-э... күршебездә яшәүче кызны көчләгәнсез икән — Көчләгәнмен? Ха-ха! Иске бер мәзәкне ишеткәнегез бармы9 Берәү сораган “Ир кеше хатын-кызны көчли аламы9 "—дигән “Көчли ала,—дигән икенчесе,— әгәр дә ул теге хатыннан качып котыла алмаса" Кем кемне көчли бит —Барыбер Никахсыз яшәү—уйнаш кылу Уйнаш кылу—гөнаһ Ә гөнаһ шәригать буенча—җинаять. —Җинаять,—дип раслады казый һәм чынаяктагы сүлне эчеп бетерде — Мондый җинаять өчен мөселманнар, бергә җыелып, гаепле кешене гаш атып кыйный алалар. —Әмма дә ләкин үз гөнаһымны юу өчен мин өйләнергә әзер* Ә нигә әле сезгә Әлмирраны нәкъ менә шул тинтәккә бирергә кирәк? Харап булачак ул анын белән Мина бирегез, мин әйбәт түләрмен, шунын белән эш тә җайланыр Кай җирем белән пар түгел мин ана9 —Ярамый,—дип. башын селекте имам —Хәким тәртипле гаиләдән Ә сез— таплы Әлмирраны ул алачак, шулай дөрес булыр Сез алсагыз, кешеләр аңында фетнә башланачак, ә мона юл куярга ярамый -Миндә кай җиремдә һәм нинди тап күрдегез әле сез. мөхтәрәм имам9— дип кызуланып сорады Гомәр Имам ярдәм сорагандай казыйга ялварулы караш ташлады —Син. дип йомшак кына, түземлелек белән генә аңдага башлады казый, икенче анарга тотынып,—ислам тормышын белеп бетермисен Кирпеч суга торган калыпны күргәнен бармы* Кирпечләр күп. ә калып бер генә Менә шулай, мәхәлләдә әнә гомуми калыпка сыймаган, кыскасы, гадәги бутмаган бар нәрсә— шикле Һәм шунлыктан куркыныч Ә син ислам кануннарын санга сукмыйсың, бөтенесен үзенчә эшлисен. Син мәхәлләдә махау авырулы кебек... —Андашыла,—дип күңелсез генә баш какты Гомәр. —Бәс, шулай икән, син монда ят кеше,—дип өстәде Хөсәен. —Бик тә сәер!—дип кычкырып җибәрде Гомәр.—Үземдә, үз туган илемдә нишләп ят булыйм мин? Мин аның сәламәтлеге белән сәламәт, аның авыруы белән авыру. Ә шулай да—гарәпләр өчен ят, иранлылар өчен ят. Төрекләр өчен инде әйтеп тә торасы түгел. Патшалар өчен, түрәләр өчен дә ят. Шайтаным белсенме моның ни икәнен! Әйтегез әле, бәлкем шигырьләремдә мин үтерергә, алдарга, таларга өйрәтәмдер? Кешене кимсетергә өндимдер? Кеше фикерен басарга, кеше шәхесен кимсетергә чакырамдыр? Әллә сон мин хыянәткә һәм дошманлыкка, түбән аклылыкка һәм ялагайлыкка өйрәтәмме? Киресенчә! Мин һәр дүртьюллык шигырем белән кешегә: “Гадел бул, кин күңелле бул, акыллы, горур, бәйсез һәм намуслы бул, куркуга һәм хорафатларга бирелмә, башкаларны кимсетмә һәм үзең дә кимсенмә, үзеңнең һәм башкаларның кешелек дәрәҗәсен хөрмәт ит”,—дип өйрәтәм. Әгәр кешеләрне тәнкыйтьлим икән, бу бит кешене күралмаганнан түгел, аларның дөньяга күзләрен ачу һәм фикерләүче жан ияләре дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм итү өчен. —Менә шуның өчен дә ятсын син безнең өчен,—диде казый. —Боларның бөтенесе юләрлек.—Гомәр, арып, кулын селтәде,—Мин бөтен Көнчыгышка үз кеше. Бөтен Көнбатышка да. Бөтен дөньяга! Сез ул хәтта үз- үзегезгә дә ят кешеләр! —Без сине мәчеттә бөтен кеше алдында мәсхәрәгә калдырып, мәхәлләдән куа алабыз,—диде имам кырыс кына. Казыйның теләктәшлеген тойгач, ул кыюлана төште. —Куарга?—Гомәр тешләрен ыржайтты. Әлеге ахмак әңгәмәдән аның инде күңеле болгана башлаган иде —Тырышып карагыз! Мин базарда ике мең ярым алтынга жаванмарлар шайкасын яллап, өемне сакларга кушачакмын. Ишеткәнегез бармы шундыйлар турында? —Пычаклары ике терсәк озынлыктагы башкисәрләрме инде ул?—дип агарынып сорады казый. —Нәкъ үзләре. Шуннан да кыска түгел.—Гомәр линейка, себерке алды һәм аның сабында жаванмарларның корыч пычагының нинди озынлыкта икәнен күрсәтте,—Ябык ике казыйны берьюлы тишеп чыгарлык. Өстәвенә мәхәллә мәчетенең шыксыз имамына да җитәрлек. Казый белән бер хәйләкәр турындагы мәзәкне беләсеңме? Бер изге кеше хәйләкәр алдакчыны казыйга алып килгән дә әйтә икән: “Менә бу миңа өч йөз динар бурычлы, шуны түләми”,—дигән Теге хәйләкәр алдакчы кулын куенында тота, чапаны кабарып тора, эчтә нидер бар икән. Ә бәлкем алтын кисәгедер. Казый, мина хәйләкәрдән файда күбрәк булыр, дип уйлаган да аның файдасына карар чыгарган. Кимсетелгән изге кеше киткәч, хәйләкәр казыйга әйтә икән: “Ярый әле карарны минем файдага чыгардың, юкса башынны ярган булыр идем",- ди һәм куеныннан авыр таш чыгарып күрсәтә... —Нигә инде алай... мәрхәмәтсез рәвештә —диде Хөсәен, тыныч булырга тырышып.—Шул ук ике мең ярымга син каза күрүчеләрнең күңелен күреп котыла аласын. —Каза күрүче ул мин түгелмени? —Меңен без бәхетсез корбанның апасына бирербез. —Бәхетсез? һе. Хәер, чыннан да корбан ул. Әмма минеке түгел, сезнеке. Сезнең рәхимсез гадәтләрегез корбаны. —Икенче менне—кияүнең әнисенә. Чөнки ул сезнең гөнаһларны яшерергә ризалык бирә. —Әйе-е. Бик тә “тәүфикълы” гаилә икән... —Хезмәтебез өчен ике йөз иллешәрен үзебезгә алырбыз. —Башымны катырмагызсана! Әйтерсең лә, мин сезне белмим. Меңәрне сез,— шагыйрь мулла ягына ым какты,—аның белән үзегезгә алачаксыз, ә тегеләргә ике йөз иллешәрне бирәчәксез. Бирсәгез әле. Әмма бу мина кагылмый Теләгәнегезчә бүлешегез. Ин мөһиме—түләсәм, сез мине тынычлыкта калдырачаксызмы7 Сез һәм сезнен имин мәхәлләгез? Мина эшләргә кирәк, язарга! —Рәхәтләнеп эшлә. Мәмләкәткә дә файда булыр. —Акча алуын турында кәгазеңне әзерлә. Анар суын түгел, минем канымны эчәсең. Шушында, ишегалдында утырып торыгыз, мин акча ваклаучыга—саррафка барып киләм. Акчаларымны мин шунда тотам. Өйдә тоту куркыныч Беләм мин сезне Күбәү сез. Саррафка киткәнче ул башта өйне әйбәтләп бикләде. Агач булса да, нык һәм хәйләле йозак ул. Эчке биге бар. Ана ачкыч яратырлык түгел. Тәрәзә капкачларын да эчтән элмәккә эләктереп, ябып куйган иде Әлеге канун кортларының анын “Сагыш китабы”нда актарынулары җитмәгән тагын! Сәмәркандта чакта хезмәтче Юныснын тик торганда анын кулъязмаларын юк итәргә теләвен онытмады әле Гомәр. Юл уңаеннан, түзә алмыйча, хәрчәүнәгә кереп чыкты. Жаны кисәкләргә аерылды, әлеге кисәкләрдән куе төтен чыкты Аларны шәраб белән сүндерергә кирәк иле. Ерткычлар! Чәнчелеп китегез үзегезнең андый мәхәббәтегез белән Ул юләрләр үзләре тавис койрыкларын кем алдында ачарга белми эзләнәләр. Кая сон элеккеге кызлык тыйнаклыгы? Үзләре сасыйлар да, син җавап бир. Килеп карасын хәзер анын янына розалы берәр хатын-кыз... И Ходаем, кызган минем мескен йөрәгемне. Уттай янган һәм кысылган күкрәгемне. Күтәрелгән кулларымда шәраб белән касә тулсын, һәркем белә: акыллылык—түгел кимлек. Шыр дивана—язмыш өчен сөйкемле жан Куй гаменне. Әйдә без дә тинтәкләник: Китерегез исертергә шәраб тулы касә, йә жам Куе кызгылт-көрән япма, яшел яулык белән уратылган яшел фәс кигән казый, бизәкле чаршау корылган ишек янына вәкарьле генә килеп, тамак кырып куйды һәм бармаклары белән ишек яңагына суккалады. —Кули, наам, анта вәкили!—дип ачык итеп гарәпчә әйтте шартлы җөмләне, һәм ашыкмыйча гына аны фарсычага тәрҗемәләде —Әйе. син минем вәкилем", дип әйт,—диде. Бөек гарәп телен кем белә монда? Казыйның шул телдә башлавы да мөһимрәк булып күренү өчен генә иде Һәм тагын барысының да казый Хөсәен бине Гали бине Микальнын Гомәр Хәйямның ваз кичкән өчен биргән акчасыннан үз өлешен тикмәгә генә алмавына ышансыннар, үзенең никахлашу йоласында катнашуы белән бу ике гаиләне нинди дә булса мәхәллә йолкышы түгел, ә шәһәр казые үзе, зур кеше бәхетле иткәненә горурлык хисләре кичерсеннәр өчен иде Тегүче хатын өенең айванында бу очрак уңаеннан сатып алынган яңа киез өстендә, ашъяулык артында кияү, имам, кияүнең әтисе, шаһит-күршеләр утыра. Бизәкле чаршау корылган ишек артында хатын-кызлар яшеренгән. Ипи пешерүченең хатыны Әлмирранын аркасына зур йодрыгы белән китереп төртте, һәм кыз әкрен генә —Әйе, син минем вәкилем,—диде Бу исә: кияүгә чыгарга ризалык бирәм, минем исемнән никахлашуны казыйга ышанып тапшырам, дигәнне аңлата —Әйт: “Әйе. син минем вәкилем",—диген —Әйе... син минем вәкилем. Әлеге йола мыскыл итүгәрәк охшаган. Бернинди дә шик калмасын өчен казый шәригатьнең бу сорау сүзләрен ундүрт тапкыр кабатларга һәм кәләш ундүрт тапкыр ачык, аңлаешлы итеп аңа унай җавап бирергә тиеш Әлмирраның кискен төстә: “Юк!”—дип жавап бирү мөмкинлеге бар иде Әмма тегүче апасы тукмак тотып басып тора. Ипи пешерүче хатыннын да кулы йодрыкланган. Имам хатынының агулы теле дә әзер. Арыды Әлмирра! Бөтенесе шатлыклы, тыныч, җайлы, рәхәт иде—кинәт кенә акылдан язарлык буталчык, шаушулы тормыш башланды. Тизрәк бетсен иде бу хәлләр. Хәкимгә чыгарга икән инде, Хәкимгә. Ходай шулай язгандыр... һәм Әлмирра, әле кычкырып, әле пышылдап, әле карлыгып, йә күз яшенә тыгылып, ундүрт тапкыр: —Әйе, син минем вәкилем,—дип әйтергә мәжбүр булды. Шулай итеп. Гомәргә юл бөтенләй ябылды. Ә аның Гомәр берничек тә чишә алмаган сере дә шунда яшеренмәгән микән әле? Дөньяның үзе кебек карт, сантый-шагыйрьдән башкаларның һәммәсенә билгеле “сер”—шик-шөбһәләрдән, борчылулардан, мышкылдап елаулардан, үкерүбакырулардан. ә кайчак акыл ярлылыгы сәбәпле аз гына уйланулардан соң, читенне җиңелгә алыштыру сере. Күңел тынычлыгы һәм яшәү уңайлыгы бәрабәренә мәхәббәтне сата алу сәләте. Хәер, ул нишли ала сон? Унике яшьтә кемнең муеныннан җиргә күмелеп, үткән бер кешенең йөзенә төкерүен, үзенә пычрак, таш атуын теләсен? Әйе, көчсез бу чыпчыкның тамагы өчен Гомәр артык зур, чәнечкеле һәм кытыршы “кисәк” булды, күрәсең... Нишапур—зур һәм шау-шулы шәһәр. Бай, сәүдә, һөнәрчелек шәһәре Гомәр Хәйям ярата үзенең шәһәрен. Яшь вакытында ук ул моннан каядыр, булмаган могҗизалар дөньясына ашкынды, әмма менә хәзер, картайгач, үзенең зәңгәр Нишапурыннан башка беркайда да яши алмас иде. Ә шәһәр аны яратмый. Ул Гомәрне үзенең мәгънәсез корылмалары, ыгызыгысы, кешеләренең дорфалыгы белән җәзалый. Кырык мәхәллә, эреле- ваклы шул кадәр үк базар, дистәләрчә кәрвансарай. Кара кытайлар—Ерак Көнчыгышта Цинь— Алтын империясенә нигез салган чжурчженьнәр турында беркем дә белми әле. Алар кулыннан сәлҗүкләр дәүләте җимерелә, аны тар- мар итү эшен Балх тирәсендәге огузлар тәмамлый. Нишапур алар тарафыннан тәмам таланачак һәм яндырылачак, һәм җимерелгән шәһәр, вакытлар үтү белән, ташландык бер торакка әвереләчәк. Бөтенесе эзсез югалачак, бөтенесе бетәчәк. Элек монда горур шаһлар утырган. Хәзер бу жир тузан-туфракка тулган; Саный моңлы кәккүк: "Кем бар да кем юк!.."— Хәрабә өстенә кунган урныннан. (Н. Арсланов тәрҗемәсе) Янәсе, бөтенесе кая юкка чыккан? Дөрес, бу әле тиз генә булмаячак, аңарчы озын-озак алты дистә ел үтәчәк. Гәрчә тарих күзлегеннән караганда, бу бик аз вакыт инде. Дәверләр, гасырлар белән эш итүче тарих өчен күз ачып йомганчы үгә торган ярты гасыр күпмени соң ул?! Әмма әлегә беркемгә дә бернәрсә дә билгеле түгел. Әлегә вилаять1 хакиме, төрек әмире-сипаһдар—хәрби түрә Нишапурның иң зиннәтле сараенда, рәшәткәләре алебастр бизәкле тәрәзәләр һәм айваннар артында тук, рәхәт тормышта яши. Ул үз кулына үзәнлектәге иң уңдырышлы җирләрне һәм күрше таулардагы үләнгә бай болынлыкларны алды Аның белән янәшә хәрбиләр катлавыннан күренекле төркиләр тәмле ашыйлар, татлы эчләр. Иктадарлар, ягъни патша хакимияте тарафыннан аларга бүләк ителгән авыл җир биләмәләре, шәһәр корылмалары һәм һөнәрчелек биналарының хуҗалары да шулай ук рәхәттә яши. Аларнын хезмәтчеләренә һәм, билгеле инде, сугышчыларына да күпмедер тама. Сарайда аз гына түбәнрәк хаким—жирле диһканнардан, бай җирбиләүчеләрдән чыккан шәһәр башлыгы да кәеф-сафа кора. Ул төрекләргә бөтен 'Вилаять—өлкә жаны-тәне белән бирелеп хезмәт итә. Чөнки бу ана файдалы. Хаким янына җирле укымышлы кешеләрдән булган барлык дәрәҗәдәге түрәләр елыша. Шулай ук аларнын туймас тамак хезмәтчеләре, күчереп язучылары, йомышка чабучылары өере дә. Жәмигъ һәм мәхәллә мәчетләрендә сәетләр—“пәйгамбәрнең нәселдәшләре” һәм хаҗилар—беренче хак дүрт хәлифнең “варислары”, шулай ук дәрәжә- ләре белән түбәнрәк тагын бик күп дин әһелләре—шәехләр, имам һәм башкалар хакимнәрнең, аларнын яраннарының һәм бөтен Сәлжүк ил-дәүләтенен рәхәттә яшәвен геләп, дога кылалар. Күк тә аларга юмарт кул белән вакыфлардан. ягъни мәчетләргә, мәдрәсә һәм монастырьларга бирелгән төрле һәм шактый зур милекләрдән керемнәр жибәрә Мәчетләрдән ишетелгән сузынкы һәм ашкынулы дога авазлары астында алтын белән каймаланган сәхтиян чекларны алганда кемнәрнең куллары калтырый ул? Болар—эре сәүдәгәрләр Алар, маңгайларындагы тирләрен сөртеп, әмма әдәплелек дустанә мөгамәлә күрсәтеп, тавышларын күгәрмичә, үзара йөзләрчә мен динарлык килешү төзиләр Шулай ук ваграк алыпсатарлар да шулай ук калтыранып, әмма кычкырып һәм сүгенеп, вак акчаларын чылтыратып, күзләрен ялтыратып, вак сату-алу эше белән шөгыльләнәләр. һәм кайдадыр аларнын астында, төтенле, тузанлы тар остаханәләрдә алны-ялны белмичә, көне-төне төрле һөнәр иясе тир түгә Болары, барыннан да бигрәк, тимерчеләр. Кою остаханәләрсндә. кайнар җәһәннәмдә, бакыр һәм бронзадан казан һәм тазлар, табалар, мангаллар, кара савытлары ясыйлар. Кынгыраулар һәм өзәңгеләр Ювелирлар, билләрен дә турайтмыйча, кечкенә сандалларда алкалар, йөзекләр, беләзекләр, кувшин, табак, тәлинкә һәм чынаяклар ясыйлар Алар белән янәшә тигезләүчеләр һәм шомартучылар төсле ташларны эшкәртәләр Ә арырак, күзләрен сукырлар кебек кысып, ару-талуны белмәс дирбиячеләр зур энәләре белән эш итәләр. Эрләүчеләр эрли, тукучылар тукый, тегүчеләр тегә, тиречеләр тире или Кешегә хуҗалыкта күп нәрсә кирәк Иләк һәм уклаудан башка ничек яшисен0 Ясап бирәләр аларны сина Май язучылар, итчеләр һәм тегермәнчеләр бар Су ташучылар, аш пешерүчеләр, тәм-томчылар, хәтта чикләвек һәм пестә җимешен ватучылар да бар.. Ягъни болар—өстән алып аска кадәр бөтен Нишапурга кирәкле хезмәт кешеләре Алардан башка шәһәр яшәүдән туктар иде Чөнки хаким—беркемнән дә салым ала алмас, дин әһеле—беркемгә дә вәгазь укый алмас, сәүдәгәр сәүдә итә алмас иде Ә каракларга урлар әйтер булмас иде Әмма югарыдагыларнын барысы өчен лә бу эш халкы—фукаро—гади халык Гомәр бер дивардан икенчесенә йөрүдән туктады Рудакиның "Картлыкка мәдхия" китабын алды, битләрен актарды һәм. гайрәте чигеп, кире уемтыктагы киштәгә куйды Шул чак шагыйрь ун кулының бармак сөякләрен бизәкле агач ишекнең бер кырыена нык кына бәрде һәм йөзен чытты Чәнчелгерләре' Китап кайгысымыни' һәм ул яңадан да бер дивардан икенчесенә булган очсыз-кырыйсыз юлын кабатлый башлады Дивардан диварга Дивардан диварга.. Шуңа игътибар иткәннәр: кеше, уйларына чумып, ял итеп, игътибарын туплап комачауламасыннар өчен кулларын артка куеп, бер алга, бер артка йөри Ул уйлый Ул шулай сәгатьләр буе йөри ала Уйсыз кеше, ни эшләргә белми аптырап, нәрсәнедер вата. ерта. изә. ваклап ыргыта Моны ул башындагы бушлыкны ни белән булса да тутыру өчен эшли Бу бушлык куркыныч Ул адәм баласындагы хайвани башлангычларны тезгеннән ычкындыра Бәхетсез колларны алыйк Нншапурда күп алар Дөрес, язмышлары төрлечә анысы Таза егетләрне башкалага сакчылар булып хезмәт итәргә җибәрәләр. Аларнын тормышын кызыгырлык дип әйтергә мөмкин Атар патша яки патшабикәгә якын кешеләр, сарайда шактый зур дәрәҗәгә ирешә алалар, аерым шәхесләр ихтыярында булган ирексезләрдән нык аерылып торалар. Ә соңгылары хурлыклы эшләр башкара—төзелештә тир түгә, рудникларда казына, кабер казый. Атлар һәм ау этләре карый, аш пешерә, бакча-ишегалды караучысеберүчеләре була, хуҗаны саклый, аның байлыгын карвыллый алар. Араларыңда музыкантлар, җырчылар бар. Акыллы кол язу-сызу эше белән шөгыльләнә, укыргаязарга өйрәтә, әфәнделәр казнасында исәп-хисап эшләре алып бара. Сатып алганда колларны ничек сайлау, аларның холкы, сәләте турыңда нинди тышкы сыйфатлары аша хөкем йөртү, алар белән мөгамәлә турында аерым кинәш-үгет язулары бар. Мәсәлән, татар, күчмә ягма һәм алан коллары батырлыклары белән аерылып торалар. Византиялеләр—әдәпле, эшлекле, сабыр холыклы. Әрмәннәр— тәкәббер һәм качарга гына торалар. Ә инде кол хатын- кызны, аеруча яшь һәм чибәрләрен ни өчен тотканнары һәркемгә билгеле... Күрер күзгә зур көнчыгыш шәһәренең тормышы шундый. Әмма Нишапурда яшерен тормыш та бар. Зимагур һәм уйнашчылар, ялланып үтерүчеләр һәм ялган шаһитлар тормышы Ә алары инде үзләренең тоткан урыннары буенча коллардан да түбәнрәк. Тегеләренең исә куну урыннары, хуҗалары һәм, такы-токы булса да. көнлек ризыклары бар... Шәһәрдә янчык кисүчеләрнең, биючеләрнең, хәерчеләрнең үз кануннары һәм йолалары буенча һәртөрле җәмгыятьләре-ширкәтләре бар. Алар арасында җаванмарлар ширкәте аерым урын алып тора. Раслауларыңча, җаванмар—көчле, кыю, бөтен эштә чыдам, вәгъдәләренә тугрылыклы, максатка омтылучан, чиста күңелле, беркемгә дә зыян салмый, файда хакына дусларын кабул итә. әсирләргә кул сузмый, ярлыларга ярдәм итә. явызларны әшәке эшләреннән тыеп кала, фәкать дөресен генә сөйли, хаклыкны тыңлый, тиешле бәясен бирә, ипи ашаган өстәле янында явызлык эшләми, яхшылыкка явызлык белән җавап кайтармый, күнелгә ятышлы әңгәмә кора... Һм... Ә нишләп соң, алайса, аларга ике терсәк озынлыгындагы пычак кирәк? Әлеге серле тормыш турында дөресен кем генә белә икән?! Белсә дә шул тормышта яшәүчеләр үзләре генә беләдер. Ә инде шәһәрнең хәерче бер өлешендә, бушлыкта, чүплек өемендә Әлмирра кебек зөбәрҗәтләр яшеренеп ятуын Гомәрдән башка һичкем белми. Инде белгән хәлдә дә шундук коточкыч шау-шу куптарачак һәм диндәш туганнары белән берлектә аны таптап, кире чүп өеменә илтеп ташлаячак. Өлгереп җитә алмаган андый шагыйрьләр күпме әрәм булды инде. Их сагыш! Үзен кая куярга белмичә, Гомәр башланмаган бер кувшин шәраб алды да ун яктагы күршесе, рәссам-миниатюрачы Сәфәр янына кереп китте. Алар еш кына хәрчәүнәдә очрашалар, кайчакларда бер-берсенең өенә керәләр, берәр касә шәраб эчәләр. Рәссам—огуз төреге, әмма шигыйлар ягыннан, исламның бу өлеше тере җаннарны рәсемгә төшерергә рөхсәт итә. Ул гадәти өйләрдә, гадәти кешеләрдә булмый торган зур һәм биек өстәл янында утыра иде. Алдында, болындагы чәчәкләр кебек, ак. сары, зәңгәр, яшел, кызыл һәм кара буяулар салынган бакыр чынаяклар Вазалардан туры ботаклар сыман нечкә пумалалар тырпаеп тора. Сулда—сулы кувшин, унда, бронза пресс астында, тыгыз кәгазь битләре өеме Кул астында—әле яңа гына башланган соры рәсем Бер якта кечкенә өстәлдә әзер миниатюралар кибә. Шүрлекләрдә, идәндә, дивардагы кадакларда—төрле-төрле рәсемнәр, караламалар, иске миниатюралар. Монда якты, күңелле, җанга рәхәт. Яфраклары коелган көзге бакча кебек. —Нинди очрак белән әле бу?—Рәссам Гомәр альт кергән кувшинга ымлап күрсәтте. Үзе. сыйланырга әзер булып, башлаган эшен бер читкә куйды. —Күршемне, туганымны кияүгә бирәм.—диде Гомәр күңелсез генә. —Ишеттем. Туйга да чакырулы. Әмма бит ул төрек кызы Ә син— фарсы. —Ә кайда күргәнен бар синен Иранда яки Туранда чиста канлы төрекләрне'’ Андыйлар еракта, Алтайда. Ә мондагылары кушылып беткән Хәрәзмнәр, согдилылар, фарсы, һинд, гарәпләр белән Алла белсен, тагын кемнәр беләндер. Чуар халык. Кыскасы, кишмиш. Мин ана уникенче буын абый туры киләм —Нигә соң. алайса, бик күңелсез? —Хәзер.—Гомәр киштәдән яндырылган балчыктан бизәкләп эшләнгән чынаяклар алды, аларга шәраб салды. —Ярый, Алла үзенең ярдәменнән ташламасын ул кызны!—Рәссам чынаякны бушатып куйды. —Ташламасын —Бик әйбәт булды әле бу.—Рәссам кувшинны яратып, хатын-кыз билен сыйпагандай сыйпап куйды.—Арыдым Ялыктыргыч эш Мәшәкате күп — Гомәр карасын өчен ул, кулларын махсус болгап, кәгазь битләренә күрсәтте Шагыйрь ачык төстәге, алтынсу-ялтыравык бер кәгазьне кулына алды Кызгылтрак сөзәк ярда, сирәк кенә үлән, кызыл һәм ак чәчәкләр үскән сыек-яшел бер кыяташта, аякларын бөкләп, кулларын көнчыгыштагыча жин эченә тыгып, ак чалмалы, зәңгәр халатлы уйчан бер карт утыра Янәшәсендә—яшел киемле әңгәмәдәше. Астарак, су янында, кызыл кафтанлы икәү, кулларына кәйләләр тотып, кыя-ташны ваталар Сыннар бик уйлап урнаштырылган: өстәге икесе бер яссылыкта, жир казучыларның берсе—нәкъ алар астында, икенчесе беренчесеннән читтәрәк— ундарак һәм югарырак. Бик тә тәэсирле асимметрия Кызгылт-көрән калкулыклар өстендәге күк йөзе—куе зәңгәр, кара диярлек, бераз куе яшел сызыклар бар Ул әлеге түгәрәгрәк калкулыкларның якты бушлыгын нык аерып күрсәтә һәм карт белән анын әңгәмәдәше утырган бик үк ачык булмаган яшел кыяташ белән бик тә шәп яраша Жир казучыларның алсу кафтаннары сөзәк ярның эссе көн төсмере фонына бик туры килә Унда, читтәрәк торганының яшел күлмәге акыллы карт әңгәмәдәшенең киеме белән бер төстә, аның зәнгәр штаны акыл иясенең зәңгәр чапанына төстәш. Рәсемдәге ак һәм кызыл чәчәкләр ак баш бәйләвечләрне һәм кафтаннарның ачык кызыл төсен тулыландыралар. Барлык төсле таплар үзара бик тә шәп, тигез дәрәжәдә бәйләнгән. Рәсем һәр яктан искиткеч камил Оста! Башка сүз таба алмыйсын. —Кем бу?—дип сорады Гомәр. Ак чалмалы, зәнгәр чапанлы карт бик тә мөлаем, күңелдә ышаныч тудыра, үзенә тартып тора. —Искәндәр Зөлкарнәйн,— дип жавап бирде Сәфәр, юри исе китмәгәнрәк кенә.—Сәйхунны1 кичәргә жыена “Шаһнамә"дәге аның батырлыклары турындагы өлешен вилаять акиме Аргуш үзенен улы—күчереп язучы-каллиграф Госман өчен аерым бер китап итеп эшләргә кушкан -һәр пешка улын Искәндәр итеп күрәсе килә, шуннан һич тә ким түгел.— дип көлемсерәп куйды Гомәр -Менә күрәсеңме, безнен якларда тагын бер Икемегез пәйда булачак. —Анысы инде аларның эше! Госман миннән китабын рәсемнәр белән бизәвемне сорады Мин ясыйм. —Искәндәрнеме?—дип иңсәләрен җыерып куйды Гомәр Тагын шул ук хәл Бөтенесе якынча, бөтенесе чагыштырмача Якын, әмма дөрес түгел Томанлы гына охшаган яки бөтенләй дә охшамаган —"Шаһнамә"нен ин уңышлы өлеше түгел.—диде Гомәр коры гына. -Ничек? Бу бит—Фирдәүси! —Булса соң? Бәхәссез китап булмый. Хәтта Фирдәүсидә дә бөтенесе дә бәхәссез түгел Һәм хәтта Әмид Камалида да,—дип. төрттереп әйтеп куйды •Сәйхун - Сыр-дәрья Гомәр,—Ишеткәнен бармы аның турында? Ишетмәгәнсең. Ә бит ул сәлҗүкләрдә— “шагыйрьләр әмире” Ә монда нәрсә?—Шагыйрь икенче бер бизәлгән битне алды. Сары чүл, кызгылтрак күк фондында озын чапан, очлы башлы биек очлымнар кигән сугышчылар тора. Уртада кемдер, тезләренә чүгәләп, җирдә яткан берәү өстенә кайгылы төстә иелгән. —Монда Искәндәр үзенен якыннары тарафыннан үтерелгән патша Дарий- ны таба,—дип анлаггы Сәфәр, бик үк теләмичә генә. —Юк, туганкай,—диде Гомәр.—Бу Искәндәр Зөлкарнәйн түгел. Александр Македонский түгел. Бу—уйлап чыгарылган Искәндәр Беркайчан да изге карт булмаган ул. Ул бит пәйгамбәребезгә кадәр бик күп еллар элек яшәгән. —Ничек инде—пәйгамбәргә кадәр? —Пәйгамбәр әле ул вакытта булмаган. —Ничек инде—булмаган? Остаханәдә караңгы, күңелсез, салкын булып китте,—нәкъ янгырдан каралган һәм юешләнгән ботаклар тырпаеп торган кышкы бакчадагы кебек. —Булмаган әле ул. Мөселманнар да булмаган әле ул чакта. —Ышанмыйм. —Бик беләсең килсә, пәйгамбәр Искәндәр Зөлкарнәйннән соң мең ел чамасы соңрак туган. —Әмма дә ләкин.. Искәндәр Зөлкарнәйн бит... бу дөньяга Мөхәммәткә кадәр җибәрелгән пәйгамбәр булган!—дип кычкырды ачуы чыккан рәссам. —Юк! Фирдәүси сурәтләгәнчә, ул пәйгамбәр дә, хакыйкатьне яклаучы да, кануннарны саклаучы да түгел. Җимерүче, басып алучы ул. Чалма да йөретмәгән. Утыз яшендә үлгән яшь, кызыл битле, җирән һәм сәрхуш бер мәҗүси. Ә син аны ак сакаллы, зәнгәр чапанлы итеп күрсәтәсең. Монын берсе дә дөрес түгел. Шуны исендә тот: китаплардагы һәм картиналардагы дөреслеккә детальләрнең һичшиксез төгәллеге белән ирешелә. Сөйләүләреңчә, император Траяннын Рим колонналарындагы рәсемнәре буенча шул чорның кием-салымын, коралын һәм хәрби көнкүрешен иң вак нечкәлекләренә кадәр өйрәнеп була икән. Гомәр яңадан беренче кәгазьне алды. Кызганыч. Бик шәп эшләнгән! Әмма күпме көч юкка сарыф ителгән... Гомәр кулларын артка куйды да яңадан үзенен дивардан диварга кадәр булган гадәти юлын таптый башлады —Бөек Искәндәрне мөселман итеп сурәтләү күңелле, әлбәттә. Ә аның мөгаллиме Аристотельне Шаш төреге итеп, ә? Шул рәвешле төрек халкын югары күтәрү өчен. Әмма тарих алдаганны яратмый! Тарих катгый! Ул канлы. Аны төгәл белергә кирәк. Аны, шундый ук катгый һәм канлы безнең дәвергә яраклаштырып, яхшыртырга, бизәргә, матурларга ярамый. Төрекләрнең, туганкаем, болай да горурланыр нәрсәләре күп. Аларнын бай үз тарихлары бар,—диде Гомәр, акыл өйрәткәндәй. —Әмма патша Искәндәрне яланаяклы, тезгә кадәр итәкле, әтәч кикригенекедәй очлымлы итеп ясасам, әмир Аргуш миннән көләчәк кенә бит. —Сон, инде алайса, Аргушның күңелен күтәрәсең һәм акча эшлисең килә икән, Искәндәрне башына тузгыган төрекмән бүреген кигергән хәлдә яса. —Булган-булган икән —Сәфәр, ачуланып, кәгазь битләрен җыйды да шүрлеккә ташлады Сәфәр күршесен җен ачулары чыгып озатты. Гәпләштеләр.. Сәфәр белән ачыктан-ачык сүз куертуына Гомәр үкенеп тә куйды Үз фикерләрен яшерергә күптәннән өйрәнде бит инде, югыйсә. Ә монда түзә алмады. Шәраб эчкәнгәме? Юк, ана түгел. Кешенең тел бистәсе, ахмак яки җинаятьче булуына шәраб гаепле түгел. Ул фәкать анда тумыштан яки тәрбиядән эчтә утырган нәрсәләрне генә кузгата, шуны ачыклый Мәсәлән, оятсызда—оятсызны, хәсистә— хәсисне, тыйнакта—тыйнакны, акыллыда— акыллыны, усал телледә—усал теллене... “Әйе, жайсыз. зарарлы кеше мин! Нигә дип бәиләнәм инде кешеләргә?— дип битәрләде ул үзен өенә кайтышлый —Нигә дип үземнен урынсыз киңәшләрем белән тыгылам? Мескенгә бит яшәргә кирәк. Акча өчен ул Александрны изге карт кыяфәтендә генә түгел, ә бәлки алиһә Астартанын каһинәсе тулы күкрәкле кыз кыяфәтендә дә сурәтләргә әзер. Өстәвенә патша әлеге сүрия алиһәсенә багышланган мистерияләрдә' бик теләп хатын-кыз киеме кигән. Буясын шунда! Мина ясыймы әллә?! Кушкан кешесенә генә ошасын Шулаен ул шулай да, әмма бит бу якты дөньядагы барлык буталчыклар да шул аз белемле болгаткычлардан!—Шагыйрь тешләрен шыгырдатып куйды.— Бөтенесен астын өскә әйләндерәчәкләр. Әнә шулар кешеләр анында тормыш, дөнья, вакыйгалар турында бөтенләй ялгыш күзаллаулар тудыралар. Шундый төтен җибәрәләр ки. нәрсә алда, нәрсә артта икәнен күрергә Ходай үзе ярдәм бирсен. Еланнар тулы чокырга килеп төшүенне дә сизми калуын бар Инде бер темага алынасын икән, рәхим итеп, аны жентекләп өйрән Базарда борчакнын ни хак торганын белмә. Сәләмә киемдә яланаяк йөр Каткан ипи ашап, кайнамаган су. шәраб, инде килеп, шайтаныма олак, арпа аракысы эч—әмма эшеңне намус белән башкар. Иренмә, укы Менә, мәсәлән, сарай кешеләре арасыннан бер такмакчы үзенең бер мәдхиясендә сабыннын хуш исен күкләргә чөеп мактый Янәсе, чисталык-пө.хтәлек символы Ул аны гомергә дә иснәмәгән, күрәсен. Ишетеп кенә белә Ә бсзнен иснәгән бар” Теге вакыттагы кебек, Гомәр чыраен сытты. Борынында остаханәнен сасысы һаман да бетмәгәндәй тоелды Ул тенкәгә тигән күршеләренә үч итеп сабын кайнатучыга иске өен сатуын исенә төшерде һәм бөтен нәрсәгә, шул исәптән Искәндәр белән рәссам Сәфәргә дә исе китмичә кул селтәп, көлемсерәп куйды Шайтаныма олагыгыз! Макташыгыз шунда, дан һәм хөрмәт сезгә. Бөтенесе үтге, монысы да үтәр. Фирдәүси "Шаһнамә“сендә Искәндәр турындагы өлеш нәрсәсе белән яхшы? Ул шуның белән яхшы, анда: бернинди ыгы-зыгы, яулар да. басып алулар да, җирдәге бернинди рәхәтлек, байлык һәм һич күрелмәгән хакимлек тә кешегә билгеләнгән үлем сәгатен чи1ерә алмый, дигән фикер үткәрелә Әмма әмир Аргуш моны аңламастыр шул... Шыгырдавык капканы ачып керү белән үк Гомәрнен күзе койма буенда) ы чәчәкләргә төште һәм ул аһ итте Лаләләрнең нәзек сабаклары саргайган, шингән, корыган чәчәкләрнең кыңгыраулыклары гаҗизләнеп, асылынып төшкән Ясминнәрнең гадәттә калын, тыгыз яфраклары сәлперәйгән, бөрешкән Күптәннән су сипкәне юк иде шул. Су сипсәң, кырмыска оясын коендырасын Тьфу' Шул хәсис тә безнең бәла бит Гомәр кырмыска оясы өстенә иелде. Монда нидер үзгәргән. Кырмыскалар инде жирдәге кара тишек тиргәли арлы-бирле чабышмыйлар Алар каядыр шуышалар Максатка омтылучан төстә каядыр баралар Аннан ун якта сугару канавына таба кара тасма сузыла Гомәр иелгән килеш кенә шул тасма буйлап китте, бераз баргач, жирдә башка бер кара тишек күрде Күченәләрме әллә? Ул жднлы кара тасманың икәү икәнлеген абайлады берсе иске оядан яңасына, икенчесе аңа каршы—иске ояга ашыга Иске оядан янасына чабучыларның кайберләре.-барысы да түгел.-ниндидер кечкенә генә чүпләр ташый Ә киредән буш килеш кайталар Күрәсен. бу гомуми күченүдер. Тулган иске ояда кысынкы була башлагач, бер өлеше яна ояга күчәдер. Кирәк бит. урынны тагын түбәндә, су күтәрелә торган урыннан сайлаганнар. Кара-каршы юлдан килүче кырмыскалар еш кына бср-бсрсе белән мангай)амаңгай бәрелешәләр һәм. мизгелгә генә аптырап калганнан сон. тагын йөгерешә башлыйлар Әллә сон мыеклары белән терәшеп, бер-бсрсенә 'Мистерия -урта гасырдагы дини тамаша ни дә булса хәбәр итәләрме? Бу мәрәкәдә нинди дә булса мәгънә булырга тиештер бит инде? Ул иелгән килеш бер сәгатьләп торды һәм аларның эш-гамәлләрендә үзенә аңлаешлы бер генә мәгънә дә тапмады. Әлеге туктаусыз ике яклы хәрәкәт ун-унбиш кырмыска күтәргән мескен ике-өч чүп өчен кирәк микәнни соң? Эссе капты бугай, башы авырта башлады. Йөзе кызарып чыкты. Шулай итеп коткарасызмы чәчәкләрне9 Әгәр су сипмәсәм. алар чынлап та сулачаклар. Әмма Гомәр һаман да шул рәвешендә—тезләренә таянып, гаҗәпләнеп, әйтерсең лә, күрер күзгә эшлекле, әмма чынлыкта исә тинтәк, йокылы бу тормыштан әсәрләнеп карап торуында булды. Соң, шуннан? Ярый, җирдә яңа бер ярыкка урнаштыгыз ди инде. Үрчеп, тагын башкасын эзләп китәрсез. Ишегалдын, шәһәрне, вилаятьне, бөтен илне, дөньяны басып алырсыз! Сөйләүләреңчә, кара Африкада исәпсез- хисапсыз кырмыскалар өере, бер урыннан икенчесенә күчеп, урман һәм далаларны басып ала, юлында очраган барча тереклекне юк итә, ди. Алардан җанварлар да. кешеләр дә котыла алмый, хәтта гигант филләр дә нишләргә белми кача, ди Җирдәге бөтен нәрсәне ашап бетергәч, нәрсә ашарсыз сон? Бер-берегезнеме? ... Шул вакыт бер әрсез кырмыска штаны астыннан аның аягына менде һәм “нечкә җирен” тешләп алды. Гомәр авыртудан йөзен җыерды, кәтмәнне алды һәм, Сәфәрнең рәсемендәге җир казучы кебек, киң итеп кизәнеп, бер бәрүдә инеш белән коры сугару канавы арасындагы өемне алып ташлады. Су комсызланып канауга акты, чыжылдап, ярыкларга керде, ашкынып, ахыргача йөгерде һәм, тынычланып, әкрен генә күтәрелә, инкүлекне тутыра башлады. Өстә пычрак соры күбек, коелган коры яфраклар белән бергә кырмыскалар бөтерелә, чәбәләнә башлады. Тавышсыз гына ярдәм сорап кычкыруларга Гомәр битараф калды. Әмма ул сизгер күңеле белән җирдәге тамырларның нинди ләззәт кичерүен тойды. Чәчәкләр сискәнеп киттеләр, башта ана аптырап, аннары рәхмәт хисләре белән карадылар. Шунда ул кинәт үсемлекләрнең дә тоя белү сәләтенә ия булуларын төшенде. Ә бәлкем әле уйлыйлардыр да. Үзләренчә, әлбәттә... Ашыкмыйча гына атлаган адымнар, ипле генә сөйләшү. Һәм капкадан кергәндә кычкырып сәламләү. Аннары быргы, сорнай чәрелди, барабан дөпелди башлады. Күршеләрдә туй.. Ул үзенең барлык язуларын киштәгә куйды, өстәлгә җыйнак кына ашъяулык җәйде, аңа шәраб һәм су тулы ике кувшин, кытыршы чынаяк, ашамлыклар белән тәлинкә куйды да. бөтенесе тарафыннан онытылган, ялгызы хәлендә, тын гына үз күңелен үзе күрү эшенә кереште. Музыка тынгач, ул ипи пешерүченең ишегалдында ир-атның канәгать төстә гүләшүен, тегүченең ишегалдында хатын-кызның нидер пышылдашуын ишетте. Тәмле булып шашлык, башка ризыклар исе килә Ипи пешерүче белән анын хатыны бүген кунакларны сыйлый инде. Гомәр акчасына... Инде караңгыланды. Ул берьюлы ун шәм яндырды—әйдә, өйдә якты һәм күңелле булсын! Музыкантлар бию көе уйный башладылар. Гомәр канатланып китте. Өйдә кия торган башмакларын салды да келәмдә яланаяк бии башлады Шәп бии ул! Тумыштан ук ритмны тоя. Төз гәүдәсен тигез тотып, төгәл ритмга аякларын алыштырып, иңсәләрен сикертеп биеде ул. Кайберәүләр кебек түгәрәк ясап йөрмәде, сикеренмәде, иелмәде-бөгелмәде. мәтәлчек атмады. Болар бит—биюгә бернинди мөнәсәбәте булмаган акробатика. Чын бию ул—күңелдәге давыллы хәрәкәтләрне аяк, кул һәм иңсәнең саран һәм төгәл хәрәкәтләре белән белдерү. Һәм тыйнак кына елмаю белән. Анын өчен өч терсәк киңлектәге урын да җитә. Кызганыч, кул чабар кеше генә юк. Салмыш башта шук, мәкерлерәк бер уй туды: бер кувшин шәраб алып, туйга барып керсәң ни булыр икән? Ипи пешерүчене котларга, кияү егетен үбәргә, һәм, кунаклар күңелен күреп, биергә. Ул инде ин яхшы чапанын кигән дә иде, әмма үз-үзен тыеп калды “Ярамый' Жәнжал кубачак Соңыннан түләп котылыр нәрсә юк. Акча бик аз калды”. Чапанын салды, сәкегә утырды. Ә бәлкем үлә белмәс Гайшә карчык янына барыргадыр? Бу юлы алтын динар табарбыз. Күпме телисен, шулкадәр әзер кыз, тулы бер чәчәк түтәле! Һәм алар төрлечә аңкый Якшәмбе көнне—муксус, дүшәмбедә гамбәр сөртәләр. Сишәмбедә—мирра, чәршәмбедә- яран Кичатнада—лалә, жомгада роза белән ышкыналар. Шимбә көнне, кагыйдә буларак, нәркәс белән. Әйе, ул йорттагы кызлар тәмле исләрне сайлый беләләр Бүген сишәмбе бугай Шәп! Бүген Әлмирра булачак. Юк, соң инде Төнлә урамда йөрү куркыныч. Чыкма. Юкса карак талар яки шул ук эшне сакчы эшләр Гомумән дә. шайтаныма олаксыннар ла үзләренен тәмле исләре белән. Чынлыкта нинди ис чыгаруларын беләбез без аларнын. Барабан тавышы астында үзенен житди, саллы китабын яза алмый ул. Кәефе андый түгел. Йокларгамы? Барыбер ирек бирмәсләр Нишләргә сон9 Их, әйбәт түгел. Бер дә әйбәт түгел бу. Ул шәрабен күз алдыннан ераккарак алып куйды. Һәм янадан—дивардан дивар! а Дивардан диварга. . Күршеләрдә тынлык, һәм кинәт койма артында ачык, чак кына калтыравыклы, ашкынулы яшүсмер тавышы ишетелде Таныш тавыш түгел. Таныш та кебек Әлмирра җырлый кебек тә, ул түгел дә сыман. Әллә тавышы үзгәргәнме сон? Нишләп икән? Ә-ә, җырлаганда бит тавыш үзгәрә. Җыр гавышы сөйләм тавышына охшамый Дарича жырлый. Ул тажик-фарсы телен яхшы белә Шигырьләрен дә шул телдә яза. Төрекчә апасы белән генә сөйләшә Кайвакытта аның белән. Гомәр белән дә.. Әмма бу туй җыры түгел. Мәет җирләгәндәге елау Матәм робагыйларының берсе Ислам әле ныклап урнашмаган таулы урыннарда ирен зиратка озатканда, тол хатын юлда кайгырып биеп, шулай жырлый Чыгам да утырам ташка, уйлыйм сине. Өнемдә дә, төшемдә дә куймыйм сине. Аяк баскан эзләрендә сине күрәм. Шул эзләрдән туфрак алып, кат-кат үбәм Әллә нинди катлаулы мәгънәләр юк, әмма хәсрәтле ул жыр Гаҗизлек' Әнә нәрсә үзгәрткән Әлмирранын тавышын Шуңа ул, күңелгә якын булып калуына карамастан, ят яңгырый Нигә дип әле син май гөбесе янындагы камыт кигән ишәк кебек һаман йөрисең дә йөрисен9 Бар, чап' Гомереңдә бер игелекле эш эшлә. Ал да үзен, тауларга, БагеСангка кач Ишеккә таба атлаган иде, тез буыннары кинәт йомшады, хәле бетеп, бусага янында егылды.Биек, йолдызларга кадәр җиткән бусага бу Куркыныч бусага. Үтеп булмый торган бусага Аһ! Йөгерергә соң инде Яше ул түгел “Ул бит мина хыянәт итге",-дип әрнеп уйлады Гомәр. үзен аклап Тыныч кына өйләнергә ирек бирсәләр, ул анын белән әйбәт һәм озак яшәр иде Әмма бүтән каңгырып, күченеп йөри алмый инде Арыды Фәкать дивардан диварга гына йөрергә кала Дивардан диварга