Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКСАНЫНЧЫ ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Кешелек җәмгыяте өчен гаять мәгънәле дата—2000 нче ел якынлашып килә Бу дата тормышыбызның төрле тармаклары турында җитди уйлануларга этәрә, үткән чорга нәтиҗәләр ясауны, киләчәк елларга күз салуны сорый Шул унайдан “Казан утлары" журналы редакциясе язучыларга һәм киң катлам укучыларга, әдәбият сөючеләргә гасырыбызны йомгаклаучы туксанынчы еллар әдәбияты турында түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итә: —Соңгы ун-унбиш елда басылган кайсы әсәрләрне (проза, поэзия, драматургия, публицистика) әдәбиятыбыз казанышы дип саныйсыз? Ни өчен? —Сезнеңчә, туксанынчы еллар татар әдәбиятында нинди уңай сыйфатлар бар? Ә кайсы яклар Сезгә ошап җитми? Киләсе гасырга Сез кайсы әсәрләрне алып керер идегез һәм татар әдәбиятында нинди сыйфатларның өстенлек алуын теләр идегез? —Әдипнең җәмгыятьтәге урынын киләсе гасырда ничек итеп күз алдына китерәсез? Наис Гамбәр: —Сөенечләр һәм көенечләр уртасында яшим. Әйбәт әсәрләр укысам— сөенәм, начарраклары кулга эләксә—көенәм. Әле күптән түгел генә миңа Г Исхакыйнын “Г. Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә” дигән мәкаләсе белән (ул 1938 елда Берлинда Г Исхакый мөхәррирлегендә чыгарылган "Яна безнен юл" журналында басылган булган) танышып чыгарга туры килде. Әйтергә кирәк, беренче жөмләләрен укый башлауга ук йөзем яктырып китте (менә кайда ята икән ул бүген язарыма эзләгән тел ачкычы!), шушы яктылык җавапларымны язып утырганда каләмем очына да нур булып тамсын иде (менә кайда ул фикерләремә терәк-баскыч1 ) Шагыйрьләр һәм шигырьләр —Әйе. “Кем ул Шагыйрь’", "Нәрсә ул Шигърият’" дигән мәңгелек сорауга борынгыдан алып, хәзергегә чаклы йөзләрчә халыкларның меңнәрчә фикер ияләре төрледән-төрле кимәлдә жаваплар биргәннәр, жаваплар эзләгәннәр һәм әле дә булса эзлиләр. Менә тагын шундый җавапларның берсе—Гаяз Исхакыйныкы "Үзләренең шәхси кабилиятләре берлә бср-берсснә охшау-охшамауларына карамастан шагыйрьләр ..икегә бүленәләр,—дигән ул —Бер төрлесе үз-үэен тирә- юньнән аерып алып, үзен чорнаган мохиттан рухан аерым була ала торган, үзенең төшенчәләре, хиссиятләре эчендә генә тәҗәрред итә (ялгыз яши) ала торган, вә бу вакытта гына шигырь ярата (тудыра —Н Г ) ала торган шагыйрьләрдер Икенчесе үзен тирә-юньнең, мохитнең бер өлеше итеп хис итеп, шуның бөтен күңел алышуларына үзенең йөрәк тибүе берлә катышып, анын шатлыгына сөенеп, аның кайгысына янып, шул шатлыккайгыдан дәрт алып кына шигырь яратучылардыр Икенчедән, туган халкы, аның тирәюне. яшәгән мохитенең шул вакытта кичергән уйлары, хисләренең тәржеманы булып, шул халыкның шатлыгы, кайгысын, өметен сөйләүче, аның үзенең мохитенең иҗтимагый омтылышларын төрләндереп эшләүче, җәмгыять эшләренең һич берсе яныннан күз йомып, колагын тыгып үтә алмаучы, җәмәгатьче шагыйрьләрдер. Бу төрлесе үзенең көче, сәләтенең зурлыгы, кечкенәлеге, тирәнлеге, сайлыгына карап, яшәгән мохитенең термометры ролен уйнап килеп, үзенең шул термометр дәрәҗәсенең нечкәлектупаслыгына карап, халыкның күзеннән кан-яшь агуын, йөрәк тибүен җырлап торалар. Бездә Сәгыйть Рәми беренче груһтан булса. Габдулла Тукай менә сонгы төстәге шагыйрьдер". Бөекләр ка(ща да—бер-ике кәлимә сүздә дә—бөек булып кала шул: никадәрле төгәл күзәтүләр, никадәрле хакыйкый бәяләмәләр. Сүземне яшьтәшләремнән башлыйсым килә. Икенче төрле шагыйрьләр рәтенә мин. беренче чиратта. Мөдәррис Әгьләмовны кертер идем. Гаяз Исхакый әйтмешли, ул “үзенең мохитенең шатлыгын, кайгысын, дәртен шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр" Мөдәррис барлык вөҗүде белән, эче-тышы белән, бары-югы белән, чыны-ялганы белән халыкчан шагыйрь. Аның ижаты буеннан-буена шундый да халыкчан тирән моң. саф сагышлар, ихлас әрнү, киная катыш усаллык вә үҗәтлек белән сугарылган ки. әдәбиятны аңлау-анламавы. дөньяга карашы төрле булуга да карамастан, аны төрле социаль катламнар—гыйлем иясе дә. гади халык та, яше дә. карты да—үз шагыйре итеп кабул итә. Мөдәррис шигърият “сабантуе мәйданына" яшь булса да олыларча зирәклек белән (бу юллар бүген дә актуаль булып яңгырыйлар): Дошманнар таптаса җиренне. Сорамый: “Син батыр идеңме?" Мәйдан күк кысыла бар халык: —Бирмә илеңне! —Бирмә!— дип чан кагып килеп керде һәм бүген дә. менә утыз елдан артык инде, сулкылдыйсулкылдый “Акмулла арбасьГнда безнең бүгенге буынга мирас булып ирешкән "Тукайдан хатлар"ны укый Укый дигәннән, бездә шигырьне үзәкләргә үткәрерлек итеп укучылар бик сирәк, ә менә Мөдәррис шул сирәкләрнең берсе; ул шигырь укыганда тәннәр кымырҗып китә, сулыш алу кыенлаша башлый, тамак төбенә төер утыра... Әнә, ике ел элек, үзенен иҗат кичәсендә шигырь укып кинәндерде генә шагыйрь, артистларың да тоныкланып калды: тавыш гөбедән чыккан кебек ярсып чыга, күзләр уг кебек яна. борын яфраклары киңәйгән, сул кул кылычтай башөсте күтәрелгән—шагыйрь яньчә генә; ул гади дә. интим дә хисләрен мәңгелек хакыйкатьләр ефәгенә төреп болай ди: Илләр бәхетенә җиткән хәтле Саклармы Жир затлы хакыйкатьне Ялган матурлыкка төрмичә? ... Киләчәккә бара алмый шагыйрь. Бара алмый шуны белмичә! Әйе. Мөдәррис—чичән шагыйрь; егетләр мәйданнарда ат уйнаткан кебек, шигырьдә саллы сүз уйната белә: Юридик яктан шагыйрь юк. Юридик яктан—патша юк. Әкияттә калган алар Калыкса—бар. Батса—юк! Мөдәррис турында сүз чыкканда еш кына “анда өйрәнчеклек чоры булмады, шигырь ана болыты белән ишелеп кенә төште", диләр Хаклык юк түгел монда (йөрәкләргә ничек кан савылуын шагыйрь үзе генә беләдер), шөкер, баскан урыны тар булса да. ул әйтәсе сүзен әйтеп, күкрәк киереп җырлап тора- Тукайчарак итеп: Сүз жибәрдем Гаебем зур. Яратмыймын болгануны Күкне—балык. Илне халык болгатачак. Мин—ил улы. Ил улы булып яши алу ул олуг шагыйрьләргә генә бирелә. Ә Мөдәррис— олуг шагыйрь! Татар шигъриятендә Зөлфәт белән Мөдәррис, бер нигездән бергә калыккан манаралар кебек, бергәлектә янәшә басып баралар. Зөлфәт Зөлфәтчә. үзенчә олуг шагыйрь. Менә кайда ул көч, жегәр. биек очыш; менә кемдә ул галәми киңлекләргә инрәп таралган гасабилы тавыш. Ул үтә дә шәхси тоелган хисләрне дөньяви орбитага чыгара алу кодрәтенә ия; ул көндәлектәге гадәти кичерешләрне дә галәми биеклеккә күтәрә ала; вакытлыча туган омтылышларны да мәңгелек белән бәйли Мин бит монда бер яшәгән идем!— Гафу ит син берүк Дөньялык! Тагын менә чыклар ярып йөрим. Мәңгелектән капылт уянып Тирәннән, метафорик төпкелләрдән, “патша булып утырган бушлыклардан", урман араларыннан, “яшеннәр оясыннан" ургып-ургып чыккан Зөлфәт шигъриятендә Хиражча дуамаллык та (“килде ижатчылар янына ул шактый гына "ижддиланып"; килеп китә иде ул бер көнгә, ун ел кыйланасын кыйланып"). Хозыр Ильяс кебек хозурлык та бар (“Хозыр Ильяс идем Мин идем") Зөлфәтнен шигъри гомер елгасыннан Ут белән Боз бергә агып бара Әйе, Зөлфәт антитезалар остасы: анын “күңел кошы”, бер карасан, күкләрдә талпына, икенче карасан. “кайнар кәлтә эзләреннән" мәңгелеккә үтеп бара Менә шулай бер чикләрдән икенче чикләргә барып тоташа анын авазы, шунын нәтижәсе буларак, ул Галәм. Жир, Күк һәм башка шундый “һавалырак" сүзләрне дә еш куллана, әмма бу “шапырыну” Зөлфәткә шундый килешеп тора ки, аны тыйнаксызлыкта гаепләргә һич кенә дә тел әйләнми Әйләнми, чөнки алар очышнын (“Күкнен һәр йолдызы эри-эри тамган ут сыман") фәлсәфи сурәтнен тәңгәл кайтавазы буларак яратылганнар Шулай, Зөлфәт белән Мөдәррис шигъриятендә хис. фикер, тойгы, сурәт элмәкләнә-элмәкләнә, бөтерелә-бөтерелә бергә укмашып, тоташ агыш булып агылалар. Алар бер тотып алынган детальне, сурәтне кулдан ычкындырмыйлар, шигырь ахырында кабат, әмма яна сыйфатларда тергезеп, уятып вә уйнатып җибәрәләр. Алар безне менә шулай “алдыйлар” Берара Зөлфәт, кайнар Зөлфәт бераз сүлпәнәя башлаган ла кебек тоелган иде (хәер, И Тургенев билгеләп үткәнчә, заманында Пушкин булып Пушкинны да “бирешә башлады" дип битәрләүчеләр табылган), баксаң, бу тын алу гына булган икән Әнә, Зөлфәт соңгы араларда гына 15—16 табаклык, ягъни ун-унбер мен юллар чамасы өряңа шигырьләр тәгәрәтеп атты Бер әңгәмәсендә күренекле рус шагыйре Е Евтушенко "өч-дүрт ай эчендә 80 ләп шигырь яздым" дигәч, вәт "продуктивность" бу. ичмасам, дип шаккатып торган идем, мондый женлелеккә безнең егетләр дә сәләтле икән ләбаса. Шигырьләр арасыннан үзенсн сурәтлелеге белән берсе аеруча сискәндерде "Дала уртасында ак теплоход" дип агала ул (“Казан у тары". 1998, №2) Кү I алдыма гел килә дә баса. Без яшәгән сәер бу заман— Дала уртасында ак теплоход' “Титаник"ка никтер охшаган Аклык һәм һәлакәт!, һәлакәткә таба йөзеп баручы ак теплоход' Җитмәсә, ул дала уртасыннан йөзеп бара бит әле—моннан да зуррак хата, мәгьнәсезлекнсн, чынбарлык белән хакыйкать арасындагы аңлашылмаучылыкның булуы мөмкинме сон? Әмма бу—бүгенге чор, бүгенге заман сурәте Ирекссиән Чынгыз Айтматовның "Ак пароход" повестендагы мотивлар күз алдына килеп баса шундый ук гаҗизлек, шундый ук өметсезлек. Зиннур Мансуров артык күзгә ташланмыйча гына, яфрак-үләннәр арасыннан үзенә азык эзләп чыккан керпе шикелле, кыштыр да кыштыр иҗат итә бирә Аның шигырьләрендә ниндидер үзгә, фәлсәфи, парлакъ мон. җилбәзәк шом бар. Ул яши-яши акыл җыйган авыл карты кебек тирән уйга чума, мәҗүсиләрчә матурлыкка табына, тын сагышка бата, шуңадырмы, аның шигырьләреңдә әүлиялык чаткылары да чагылып киткәндәй була: Нигә әле шаһит булдым Туган чакта могҗиза? “Бөтнек исе! Бөтнек исе...”— Эчтән кылдым мең нида. Гаяз Исхакыйча бүленештә Рәдиф Гаташны беренче төр шагыйрьләр рәтенә кертеп карарга мөмкин булыр иде. Рәдиф Гаташ—романтик шагыйрь; ул дөньяны йөрәге аша күрә Гаташ ижатынын башлангыч чорында татар шигъриятенә Александр Гриннын "Ак җилкәннәр" әсәрендәге Ассоль кебек садә. саф. романтик рухлы героиняларны алып керде, аннары гомере буе мәхәббәткә мәдхия жырлады. Зөлфәт аның турында болай дип язып чыккан иде: “Әгәр чынлап. “Мәхәббәтнең мәжнүн исемендәге премиясе" булдырылса һәм ул премиягә Рәдиф Гатауллин кандидаты тәкъдим ителсә, мин аны яклап чыгыш ясаудан тыелып кала алмас идем һәм ул күпләрнең күнел тавышы белән Мәжнүн дигән ат алды да. Дөрес, бервакыт, ижатынын урта бер чорындарак. ул башка темалар белән дә мавыгып алды (шагыйрь хәзер бу хакта “йөргәнмен шунда саташып", дип искә ала), әмма тора-бара тагын үз ярларына кайтып төште. Бөтенләй башка сыйфатта, акыл утырткан, акыл иясе сыйфатыңда кайтып төште ул. Гаташ гаҗәеп эрудицияле шагыйрь, ул Көнбатыш поэзиясен дә. Көнчыгыш-Шәрекъ поэзиясен дә яхшы белә. Баштарак. Байрон. Гете, Берне. Вийон. Рансар. Бодлер. Лорка шигърияте белән җенләнеп йөргәннән соң. сонрак Шәрекъ шигъриятенә кереп чумды. Нәтиҗәдә, бу гауваслык бушка китмәде. Гаташ әдәбият диңгезе төбеннән робагыйчы, газәлче булып калкып чыкты. Шагыйрьнең борынгы шәрекъ поэзиясе жанрларына, аеруча газәл жанрына мөрәҗәгать ит\е бер дә гаҗәп түгел, бу жанр анын поэтик фикерләвенә ярашып, ятып тора. Газәлләр—Гаташ иҗатында гүзәллек символы ул. ... Үкенмәм дим, Гаташ исемен бәеттә. Гыйбрәт итеп, авылын, нәселен сөйләсен! Бәлки әйтерсен үзен дә. син Гүзәл: —Милли йолдыз саклар, ышан—үлмәссең! Мондый алым, лирик геройның кемгә булса да эндәшү алымы, эчке импульслар аша гүзәллек объектына мөрәҗәгать итүе Гаташ иҗатына элегрәк тә хас күренеш иде. Газәлләрдә исә бу алым, жанр хасиятләреннән чыгып, тагын да киңрәк урын ала; чөнки, безгә калса, ул күнел кичерешләре аша олы дөньяга эндәшә—борчыла, шатлана, оча. очына.. Аннары тагын шунысын да искәртеп үтик: Гаташның шигырьләре ритмик төзелеш, структура ягыннан элек тә катлаулы, күп катлы, күп чылбырлы, динамикалы иде. шушы сыйфатның газәлләрдә дә саклануы һәм тулаем әсәрнең, һәм аерым бәетләрнең экспрессив яңгырашын, тәэссоратлы аһәнен көчәйтеп җибәрәләр. Кыскасы, татар шагыйрьләре арасында Шәрекъ классик шигъриятен яхшы белүчеләрнең берсе буларак. Гаташ иҗатында әледән-әле борынгылык чалымнары төсмерләнеп китә, анын шигырьләрендә борынгы диварларга сенеп калган илаһи тавышлар ишетелгәндәй була Шушының белән ул 90 еллар шигъриятенә янача калоритлы рух. эстетик янарыш алып килде. “Бу—сиңа калган догам..." китабы (Казан, 1997) шуның ачык мисалы. Равил Фәйзуллин сонгы елларда азрак язды кебек, анын каравы 4 томлык “Сайланма әсәрләр" сыйфатында күпьеллык хезмәт җимешен гавәм кулына тапшырып зур егетлек эшләде. Хәтердә ич. шагыйрьләрдән Хәсән ага Туфан белән Сибгат ага Хәким генә үзләре исән чагында ике томлык әсәрләр җыентыгын чыгарып кала алганнар иде һәм бу ул чагында хаклы рәвештә олы вакыйга итеп кабул ителгән иде. Менә тагын шуларга тин тантана, иҗат тантанасы. Шәхсән бу минем өчен аеруча истәлекле, чөнки томнар туу процессында мина әдәби редактор буларак катнашырга туры килде. Җаваплы да, борчулы да. шатлыклы да көннәр иде ул. Равил Фәйзуллин никадәрле генә катлаулы шәхес булмасын, анын белән эшләве үзе бер сабак икән: беренчедән, үзенә дә. редакторга да таләпчән, икенчедән—үзе дә эшли белә, кешене дә эшләтә белә. Кыскасы, ярты сүздән аңлашып эшләдек кебек Аннары, зур ижатка күнелен белән орынуын, аның эчендә кайнап яшәп алуын, автор белән бергә шатлануын вә борчылуын үзе бер бәхет бит ул. Редактор булуның, гади укучылар белән чагыштырганда, өстенлекләре менә шуннан гыйбарәт, минемчә Равил Фәйзуллин иҗатына багышлап йөхтәргә мәкаләләр язылды, мин фәкыйрегез дә, кодрәтеннән килгәнчә, мона үзеннән өлеш кертте (Р Фәйзуллин Сайланма әсәрләр. 3 том, 269—306 бб.), шуңа күрә дә язылганнарга өстәп әллә нәрсә әйтә алмам, шулай да сөземтә рәвешендә генә кайбер күзәтүләрем белән уртаклашып китим әле. Р Фәйзуллин—хәзер дә үз стихиясендә, ул метафорик ассоциацияләр аша зур дөньянын асыл сурәтен эзләвен дәвам итә. эмоциональ-психологик. метафорик— ассоциацияләргә корылган шигырьләр аның төп кредосы. Әйе. ул вакыт агышына, дөнья барышына чын фәйләсүфләрчә карый, хис-фикернең сүлен—сыга, түбен—түгә Кайчакта соңгы-баш хөкемдар булып хөкем чыгарып куярга да ярата. Әйтик. “Казан утлары" журналында басылган шигырьләре (1998. 12 сан) тулаем шундый рух белән сугарылганнар. һәм, ниһаять, бусы да булды* Яптык бер сәхифә! “Ах! Ялгыштым! ." була алмый Кичә үткән кичә! Шагыйрьләр әдәбиятка төркем-төркем булып га. аерым-аерым да киләләр Роберт Әхмәтжанов исә X. Туфан, С. Хәким, Н Арслановлар буыны белән Р Фәйзуллин, Р Харис. Р Гаташ, Р Мингалим, Г Рәхимнәр буынын тоташтырып торучы иждтч ы—’’жәяүле күбәләк” булып килеп керде Батулла әйтмешли, ул буыннар алмашында барлыкка килгән бушлыкны, упкынны яулаган шәхес, нәселдәнлек чылбыры өзелде дигәндә, күпер булып ике ярны тоташтырган шагыйрь ул—Роберт Әхмәтжанов. Әйе, әнә шул 'жәяүле күбәләк"леге ана күп вакыт кыенлыклар да китергәндер, әмма Роберт Әхмәтжановнын күнел дөньясын, анын иждди принципларын, рухи эзләнүләрен, ахыр чиктә, эстетик карашларын, поэтик идеалларын шушы метафорик образдан төгәлрәк әйтеп бирү мөмкинме сон? Берникадәр миститиклыгы, шашкын хыялыйлыгы, бәлки, табигатькә үтә якын булуыннан, "Җил һәм Кояш Республикасы кочагында" эреп бетә алуыннан киләдер? Шундый шагыйрь генә (башкаларга килешмәс тә иде): Ятам ярда. Тыныч дәүләт сыман Баш очымда шаулый тупыллар Баш очымда Идел әкият сөйли. Йөрәгемне юа дулкыннар,— дип әйтә ала. Ул тормышны "тургай тәрәзәсе" аша тоя, “пыяласы анын күк фирүзә”, аны “якты җилләр, якты яңгырлар юа”, әмма тирәндә нәзберек мон ята Күрдем кунган очар кошларның гел Җилгә каршы карап торуларын Тормышта "жәяүле күбәләк" булып та. шигырьдә шонкар булу шушыдыр инде ул! Хатын-кыз шагыйрьләрдән өч буын вәкиленең—Лена Шагыйрьждн. Илсөяр Иксанова һәм әле бөтенләй яшь Луиза Янсуарнын авазлары башкаларныкыннан аермалы булып, ачык ишетелеп торалар Дөрес, мин бу җавабымда бик күпләрнсн иҗатына күз салып үтәргә тиеш идем дә бит. күнел тарлыктан түгел, урын тарлыктан шушы урында нокта куеп горырга мәҗбүрмен Ә гомумән алганда, сонгы дәвер шигърияте иманга кайту, иман янарту шигърияте булды.