Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАЯРУ

Кечкенә генә Идел пароходы, өч тапкыр өзеп-өзеп кычкыртканнан соң, акрын гына дебаркадердан аерылды. Халык җыелган якка шактый кырынаеп, үзенчә гайрәтләнгән булып, зур калаклы тәгәрмәчләрен шапылдата-шапылдата, ул елга уртасына таба борылды. Кайчандыр тар суларда аккош төсле горур йөзеп гомерен уздырган бу пароход, хәзер инде ашын ашаган, яшен яшәгән бабайга охшап, кин Идел уртасыннан ашыкмыйча гына түбән төшеп китте Анын юлы Уфага чаклы, шушы юлда йөреп картайды ул. Бәлкем, Агыйделгә барып кергәч һәм анын үрелеп сыйпарлык чәчәкле тугаен күргәч, пароходыбыз борынгыча яшәреп, дәртләнеп тә китәр, әмма хәзер исә, ярларыннан чыккан дәрья уртасында, ул ничектер көчсез дә. мескен дә булып күренә иде. Әйе. үтә икән шул. үзгәрә икән шул барысы да! ...Палубада каюга ачкычын кулында уйнаткалап басып торган ялгыз ханым, пароход пристаньнан бераз ераклашкач та. урыныннан кузгалып китте Ярдан кулъяулык болгый-болгый озатып калучылар арасында анын күздән югалганчы карап барырлык беркеме дә юк иде Ирен ул пароходка утыргач та кайтарып җибәрде, чөнки ире анын бик эшле кеше, һәр минуты исәптә... Хәер, тор дисә, ул торыр да иле, кешеләр арасыннан такыр башын елтыратып, бу күздән югалганчы эшләпәсен селкеп тә калган булыр иде. ләкин ханым аны тотмады инде. Ире үзеннән яшькә күп олы булганга күрәме, ханым анын белән кешеләр күзенә артык чалынырга, ирле-хатынлы икәнлекләрен ачык сиздерергә бик үк яратып бетерми иде. Ире үзе дә моны сизенә иде шикелле Ләкин алар арасында бу нәрсә бервакытта да. ялгыш кына да телдән әйтелгәне юк. киресенчә, яшь аермасын әнә шулай эчләреннән генә уйлаган хәлдә, алар бик тату яшиләр иде Мона артык гаҗәпләнергә дә гуры килми, чөнки ире аны уч төбендә генә кадерләп тота иде Ханым палубаны бер әйләнде, ике әйләнде, ахырда, йөрүдән кызык тапмагач, стена буендагы үргән креслоларның берсенә килеп утырды һәм уйсыз-нисез генә ерак ярларга карап бара башлады. Бу әле угызга да җитмәгән, төскә шактый чибәр генә бер ханым иде. Өстендә аның инде тулылана башлаган гәүдәсенә ыспай ятып торган тар итәкле ачык изүле әфлисун төсендәге йон күлмәк, аягында кара "лодочка" туфлилар, ялангач беләгендә кечкенә алтын сәгать Куллары анын бик ак. бик нәфис, тырнакларына тип-гигез алсу кына салган, бер бармагыңда кечкенә бриллиант каш яна Чем-кара шома чәченен озын толымнарын бик пөхтәләп артка өеп куйган, һәм ап-ак муенында сөйкемле генә кара мине дә бар Кашлары да бик нечкә итеп сызылган, сөрмәле күзләренең кара керфекләре дә берәмләп диярлек югарыга һәм түбәнгә матурлап бөгелгән-кыскасы, әнә шулай шартына бик җиткереп көязләнгән, үзе чибәр, үзе яшь. үзе нигәдер боек бу ханымга игътибар итмичә узарлык түгел иде Күпмедер утыргач, ханымның тагын эче поша башлады Бөтен әйләнәдә күңелсез бертөрлелек, су да су. ярлар ерак, җәйге матур яшеллекне якыннан күреп тә булмый Аннары бит ул биредә ялгызы Барысы ла бар кебек—байлык та, яшьлек тә. хөрлек тә—ләкин берүзе генә ул алар белән нишләсен? Менә ул өендә дә һаман бертөрлелектән туеп, тик ятудан йөдәп беткәч, тотты да “әниемне күреп кайтыйм ’ дип шушы юлга чыкты Күңеле К талпынып, бик теләп чыкты ул бу юлга. Идел өсте, ак пароход, аулак каюта, гүзәл салон—болар барысы да аның хыялын котыртып, ниндидер кызык, ниндидер онытылмас күңелле хатирә вәгъдә итәләр иде кебек. Ләкин пароход ялгыз йөрүчеләр өчен кызыклы урын түгел ул. Менә кузгалып китүенә озак та үтмәде, безнең ханым инде үзен үги кешедәй хис итә дә башлады. Дөрес, уфтанырга бик иртә әле. алда ике тәүлеккә якын юл бар. Бу аз вакыт түгел, ике тәүлектә ни булмас! Ханым палубада йөрүчеләрне дикъкать белән күздән кичерде. Ул, әлбәттә, танышыр өчен кеше эзләми, күнеле аның андый нәрсәдән ерак иде. хәтта берәрсе танышырга чамаласа да. ул әле уйлап карар иде. һәрхәлдә, абруен төшермәячәк ул... Ләкин кешеләр белән кызыксынмаска мөмкинме сон? һәркемгә дә хас бер гадәт ич бу. Шуна күрә ханым бер ирләрне генә түгел, гомумән, һәркемне күздән кичермичә калмый иде. Ләкин күпме генә күзәтеп утырса да. ул кызыксыну уятырлык кеше очратмады. Яшьләр юк диярлек, күбрәк парлы халык, ә сирәк-мирәк очраган ялгыз кешеләр әллә нинди шунда күңелсез, таушалган бәндәләргә охшыйлар. Ханым утырган җиреннән торып китте, тагын палубаны бер әйләнде, икенче әйләнүендә, пароходның арткы очына житкәч, палуба рәшәткәсенә таянып, койрыкта баручыларны күзәтергә кереште. Анда кызыграк та, күңеллерәк тә кебек иде. Кешеләре дә бүтән—авылларына кайтып баручы агайлар, җиңгиләр, студентлар. Кайберсе тимер идәнгә аягын сузып утырган да капчыгын чишеп янына гына куйган, ак булка һәм уалган хәлвәне капчык авызыннан гына алгалап. зур калай кружкадан өрә-өрә чәй эчеп бара. Кайберсе аулаграк урынны сайлап, төенчеген баш астына салып, шунда йокларга җайлашкан. Әнә ике кыз койрыкның иң очына кочаклашып утырганнар да пароход артыннан ургылып калган суга карап баралар. Алар үз алларына акрын гына җырлыйлар шикелле, тик пароход шаулавыннан ишетелми генә Ә болары кемнәр? Ишектән читгәрәк өч егет һәм бер кыз нидер сөйләшеп торалар. Уртагарак баскан, иптәшләреннән калкурак буйлы, гәүдәгә какча булса да. шактый кин җилкәле таза егетнең кулында ефәк баш яулыгы. Сүз шул яулык турында бара ахрысы, чөнки әле берсе, әле икенчесе яулыкны тотып-тотып карый да башын селкеп куя. Ара-тирә аларнын: —Кайдан алдын моны, малай? —Ну тапкансың бит үзең дә!—дигән кебек сүзләре дә ишетелеп калгалый. Ә егетнең кулындагы яулык искиткеч матур иде. Нинди генә бизәк, нинди генә төс юк анарда, нәкъ менә ачылып киткән тавис койрыгы диярсең! Егет башта, бәлкем, үзе дә бу кадәр гүзәл нәрсә алуын аңлап җиткермәгәндер, ә хәзер исә. иптәшләре исләре китеп мактагач, аның куе кара кашлы ак чыраена гаҗәпсенү катыш балаларча сөенү җәелгән иде. Сүзен дә әйтә алмый ул. бичара. Яулыгын ике кулына тоткан килеш, иптәшләренең мактавына бары баш кагып кына тора. Егет үзе дә. анын кулындагы нәфис яулык та безнен ханымда гаять зур кызыксыну уятты. Кем ул, нинди яулык анын кулында, каян алган, кем өчен алган ул аны? Кинәт ханымның түбәндә, шул яшьләр арасында буласы килде, яулыкны тотып карыйсы, битенә куеп карыйсы килде. Нигәдер, ни сәбәптәндер анын хәтта яшь буласы, ваемсыз-шат буласы, әле берни дә үтмәгән, барысы да—мәхәббәте дә. бәхете дә—алда булачак дип ышанасы һәм әнә шул яшьләр шикелле, юк кына нәрсәдән дә куаныч табып, хыялланып, өметләнеп яшисе килеп китте. Шунда ук яннарына йөгереп төшәрдәй булды, ләкин... бу мөмкин түгел иде. Ара ерак. Ул югарыда, алар түбәндә. Әгәр шуннан юләрләнеп төшсә дә... көлкегә генә калыр иде. Ханым тирән итеп бер сулады һәм каядыр алып киткән хыялларыннан айнырга теләгәндәй башын чайкап куйды. Үзе һаман, түбәндә баручы яшьләрдән күзен ала алмыйча, онытылып карап торды. Менә егет яулыкны, ак кәгазьгә ипләп кенә төреп, эчке кесәсенә салды, шуннан, янә бераз сөйләшеп торгач, алар барысы да эчкәре кереп киттеләр. Ханым да кузгалды... Студентлар ахрысы9 ’'—дип уйлады ул эченнән. Аннары: "Нишләргә сон?"— дип тә уйлады. Каютасына ни өчендер керәсе килми иде. ялгыз палуба таптау да килешми Таушалган пижамаларын киеп, китап тотып чыккан эчпошыргыч “командировочныйлар” ул үтеп киткән саен китаптан башларын күтәреп, аның артыннан карап калалар Ни уйлап карыйлар өнсез, йөрәксез балыклар? Үзләре әле шулай да, зәһәр йоткан хатыннарын исләренә төшереп, эчләреннән калтыранып та куя торганнардыр. Хатыннарыннан курыккан ирләрне ул, үзе әйтмешли, терпеть не могла! Ханым, палубаны ташлап, беренче класснын салонына килеп керде Төшке аш вакыты күптән узганга, ә кичке ашка әле бик иртә булганга күрә, салонда беркем дә юк иде. Ханым тирән эчле йомшак креслоларның берсенә утырды Салон эче тын, бары бөтен җирендә вак кына калтырау сизелә, официантканың бер өстәлгә җыеп куйган бокал-стакан нары акрын гына зыңлыйлар, ә көн яктысыдай тоташ калын тәрәзәдән ничектер ачыкланып, якынайгандай булып күренгән яшел урманлы тау битләре акрын гына артка таба йөзәләр “Нишләргә сон?”—дип. тагын пошынып уйланды ханым Ашыйсы-эчәсе дә килми, чөнки ире белән соңгы тапкыр кара- каршы утырып, өеннән бик әйбәт сыйланып чыккан иде. Шулай да официантка кыз салонга килеп кергәч, ул ана бер стакан чәй белән пирожный китерергә кушты Менә шул бер стакан чәй белән юанып. ул зур тәрәзәдән әлеге артка таба йөзгән тау битләренә, арыш кырларына озак кына карап барды Ләкин бу күренешләр, җансыз көзгедә чагылган шикелле, анын күңелендә берни уятмыйча, хәрәкәтсез төбәлгән күзләреннән генә кичәләр дә кичәләр Барыбер нидер юк, нидер җитми, ә калын пыяла аша күренгән табигать үзе генә аның күнел бушлыгын тутыра алмый иде Нәрсә теләгәнен ул үзе дә белми, бөтен нәрсәсе бар да кебек, ә шулай да жаны тыныч түгел, җаны һаман нидер тели, нидер көтә. Акрынлап кына кояш та җир читенә якынлашып бара. Идел өстендә алсу шәүләләр уйнаклый башлады. Биек ярларнын суга яткан күләгәләре торган саен кинәя һәм караңгылана, ә кояшка каршы яктагы чиксез Идел түре, аннан да ары сөзәк кенә күтәрелгән күгелҗем кырлар өсте аеруча яктырып балкый иде. Ханым, палубаны тагын бер әйләнергә булып, салоннан чыкты. Пароходның койрыгына җиткәч, ул нигәдер түбән карады һәм ихтыярсыздан тукталды Түбәндә баягы таза чандыр егет ялгызы гына әрҗәләр өеменә йөзе белән борылып, әлеге тавис койрыгыдай яулыгына карап тора иде. “Бу ни хәл,—дип уйлады ханым,—әллә тилергәнме ул, шулкадәр исе киткән!” Ә егет чынлап та, бераз гына шөребе какшый башлаган кешедәй, аны-моны сизмичә яулыгын бер җәеп карый, бер йомарлый, битенә дә куеп ала, иснәгән кебек тә итә, гүя сихерләп маташа Аннары бик сак кына ак кәгазьгә төреп, эчке кесәсенә салып куя. Бу күренеш ханымда шундый бер сабырсыз кызыксыну уятты ки. анын ничек кенә булса да егет белән танышасы һәм яулыкнын серен беләсе килде. Ә кичкырын түбәндә баручы кыз. егетләрнең берсен ияртеп, палубага менде Алар сагаеп кына бер әйләнделәр дә. пароходнын алгы очына туктап. Идел остенә карап бара башладылар Ханым алар яныннан бер-ике тапкыр сүзләренә колак салып үгеп китте “Әйе. батар студентлар булырга тиеш” Кечерәк кенә буйлы җыйнак кыз беренче кышын гына шәһәрдә үткәргән ахрысы, район кыяфәте үзеннән китеп тә бетмәгән әле, көл төслерәк чәчләрен уртадан ачып, калын толымнар итеп үреп салган, өстенә кызыл бөрчекле ак ситсы күлмәк киеп, билен тар гына каеш белән буган, ә аягында арзанлы оек белән үкчәсез кара туфли Егет исә шәһәрчәрәк: өстендә анын эре шакмаклы, “молния" каптырмалы күлмәк, балаклары бөрмәле күк шаровар, аягында “тапочка” дип йөртелгән резин чүвәк,—базык, тыгыз гәүдәсенә караганда, ул берәр институтның спортчысы булса кирәк. Ханым алардан аз гына читкәрәк килеп туктады да. кирәк кадәр тынып торгач, гади-мөлаем булырга тырышып, яшьләргә дәште: —Иркәләрем, кая кайтып барасыз? Яшьләр жәһәт кенә ана борылып карадылар; кызнын, борыны кечкенә булганга күрәме, соры күзләре бу минутта аеруча зур да, якты-матур да иде. Шәп киенгән чибәр, көяз ханымны күргәч, ул бераз гаҗәпсенебрәк, теләр-теләмәс кенә: —Төрлебез төрле җиргә,—диде. Анын болай кырын торып, салкын гына җавап кайтаруына ханымнын артык исе китмәде: хатын-кыз башта бер-берсенә шулайрак була инде, нишлисен! Мөлаем ягымлылыгын саклап, ханым сораша бирде: —Шулаймыни? Бик әйбәт. Сез студентларсыздыр инде? —Әйе, студентлар. —Шулайдыр дип уйлаган идем. Танып була бит. Кайчан гына әле мин үзем дә студентка идем. Яшьләр һич тартынусыз ханымга тагын бер сынаулы караш ташладылар. Ханымнын үзен менә шулай гади-якын итеп тота белүеме, әллә сонгы сүзен әйткәндә ничектер сагышлы көрсенеп куюымы—нидер яшьләрнен салкын торып маташуларын бик тиз эретә башлады. Озак та үтмәде, телләре дә чишелде һәм сөйләшеп тә киттеләр. Башлап үзләре үк ханымнын исемен дә сорап белделәр. Ханым аз гына көттереп, гүя чын исемен әйтергә икеләнгәндәй, жавап бирде: —Мин... Диләрә. Аннары ул үзе сораша башлады. Яшьләр, билгеле, икеләнеп тә, яшереп тә тормадылар—аларныкы уч төбендә! Тиз арада ханым һәркайсынын исемен белде, кайда укуларын, кая кайтуларын белде, тик бер генә төер анын күнелен һаман борчып торды. Ул теге яулык хуҗасы чандыр егет тә менмәсме икән дип көтте, әмма егет менмәде Бер-ике тапкыр ханым җай чыгарып анын хакында сорашырга да теләп карады, әмма булдыра алмады. Бары аерылышканда яшьләргә. —Сезнең белән танышу бик әйбәт булды әле. Иртәгә дә менегез, бергә-бергә кайту күңелле ич!—дип калды. Яшьләр: —Рәхмәт, апа, килербез,—дип, түбән төшеп киттеләр. Ханым ялгыз калгач та каютасына керергә ашыкмады. Палуба баганасына сөялеп, битен кичке саф җилгә куеп барды Төн. тынлык, елга өсте кап-кара, аз гына чи балык исен аңкытып түбәннән дым килә. Ярлар күренми, каршы очраган пароход та, вак утларын ерактан гына җемелдәтеп, тавыш-тынсыз уза... ...Менә түбәндә ничәдер тапкыр җиз кыңгырауга суктылар—һәр сугудан, гүя ике кат тавыш чыгарып, сәер генә яңгырады ул... Диләрә ханым иренеп кенә урыныннан кузгалып китте, каютасына керде, ашыкмыйча гына урынын рәтләп, чишенә башлады. Аяк йөзеннән үк яткан төнге ефәк күлмәген киеп, көзге каршына баскач, ничектер уйга китеп, тулы-тыгыз күкрәкләрен акрын гына сыйпап торды. Әйе, ул яшь, ул таза, ул чибәр әле! Ләкин нигә соң болай йөрәген савып, эче поша икән аның? Ни җитми, ни кирәк? Тагын әлеге ак чырайлы чандыр егет анын исенә төште. Кем ул, ни өчен ул да, кешедән яшерен сере бар шикелле, иптәшләреннән үзен читгәрәк тота, йөрми, күренми? Тагын эчке кесәсендә генә саклап йөрткән яулыгы... нигә ул ана бик кадерле? Кинәт ханымда шул яулыкны егет кулыннан ничек тә тартып аласы килү теләге туды. Яулыгын алырга, яулыгы белән бергә серен алырга! һа, ул моны булдыра алмасмыни? Нинди егетнең әле яшь чибәр хатын сихереннән котыла алганы бар? Теләү генә кирәк, теләү генә— иблисен дә тез чүгәр! II ртәнчәк Диләрә ханым палубада кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшкәнкөлешкән тавышларыннан уянып китте. Тәрәзәгә тарткан кыек рәшәткәнең ярыкларыннан кергән яктылыкка караганда, вакыт шактый булырга тиеш иде инде. Ханым, урын өстендә бераз киерелеп-сузылып ятканнан сон. кинәт нидер исенә төшкәндәй, ашыгып урыныннан торды. Тиз генә чуар халатын киеп, тәрәзәнең рәшәткәсен шылдырып җибәрде Илаһи, көне дә көне! Үзе тын, үзе нурлы, үзе жылы, әйтерсен, балачакта күргән бәйрәм иртәсе! Су өсте тип-тигез, яланаяк йөгер дә кит' Пароход та анын өстеннән гүя шуып кына бара Кояш та әле яңа күтәрелеп килә икән,—жылына башлаган елга урыны-урыны белән сөттәй ак пар көйрәтеп ята. Ярлар да биредә якын икән,—әнә көтүләре белән кузгалган карлыгачлар канат какмыйча гына кыеклап-кыеклап бер югары менеп китәләр, бер түбән атылып төшәләр Юк. мондый иртәне. мондый нурлы иртәне йоклап күрмичә калырга ярыймы соң! Диләрә ханым тиз генә юынды да, яңадан рәшәткәне тартып, киенә башлады Бүгенге иртәнен үзенә охшарга теләп, иң матур, ин килешле алсу күлмәген киде, энже муенсасын такты, күзләренә оста гына итеп сөрмә тартты, шуңардан ахры керфекләре дә аска һәм югарыга таба матур гына бөгелгән кебек булдылар Бизәнеп беткәч, чәченә, түшенә “Ак сирень” хушбуен бөркеде, шуннан соң, рәхәт бер жинеллек хис итеп, палубага чыкты. Палубада куанычлы бер жанлылык иде Бар да торып чыкканнар, бар да иртәнге елга өстен һәрьяклап күрергә теләгәндәй, төркем-төркем күчеп йөриләр, кулларын сузып, бер-берсенә нидер төртеп күрсәтәләр, һич юктан да шатланып көлешәләр. Диләрә ханым да чыгу белән сөттәй ак пар шуышып йөргән елга өстенә, нурлы пәрдәгә төренгән тау битләренә бер мәл сихерләнгәндәй карап торды. Бу кадәр дә матур, сөйкемле булыр икән! Әйтерсең, менә бөтен дөньясы назланып, елмаеп алдында ята синен! Әгәр Диләрә ханымның канатлары булса, шуларны жәеп. пароходтан төшәр иле дә, аякларын суга тидерер-тидермәс кенә атлап, тын. якты тауларга таба китәр иде Күргәннәр “Бу нинди фәрештә, кайдан гына иңде әле ул!”—дип. тик хәйран булып калсыннар иде Шулай сихерләнеп, хыялга бирелеп, күпмедер торганнан сон. ул акрын гына кузгалып китте Пароходның арткы очына җиткәч, тукталып, ихтыярсыздан түбәнгә караса, әлеге таныш яшьләрнең койрыкта, тимер идәнгә газеталардан табын жәеп, күңелле генә ашап-эчеп утыруларын күрде Аның йөрәге кинәт урыныннан купкандай булды, жанын әллә нинди бер түземсез талпыну биләп алды Бик якын идеме алар ана, әллә мондый иртәдә үзенен ялгызлыгы белән һич килешә алмаганга күрәме, әмма ничек кенә булмасын, аның чын ихластан тизрәк шулар янында буласы килде Һәм. бер дә уйланып-икеләнеп тормыйча, ул ашыгып түбәнгә төшеп китте Яшьләр аны якты каршы алдылар. Дөрес, ханымның бик шәп киенгән булуы, бигрәк тә “югарыдан” төшүе аларны беркадәр ятсынырга мәжбүр итә иде Ханым үзе дә моны сизмичә калмады, ләкин игътибар итмәскә тырышты Яшьләр бераз каушабрак ана табын янына утырырга тәкъдим иттеләр Ханым, чүгәләп, күлмәк итәген кайтара төште дә. чистарак урынны чамалап, жылы тимер идәнгә утырды "Табында" газетка турап салган ак икмәк, арзанлы колбаса, йомырка, яшел суган, шырпы тартмасында тоз,—нәкъ менә безнең кадерле кунак өчен генә әзерләнгән сый! "Табын'нын хужасы- әлеге чәчләрен уртадан ачып тараган бала чырайлы кыз икән Ханымны да башлап ул кыстарга кереште: —Апа. рәхим итегез! Безнең табын студентларча, такы-токы гына инде, гаеп итмәссез! Ханым ничек тә гади, үз булырга тырышып -Сөйләмә, иркәм'—диде —Бик әйбәт, тагын ни кирәк9 һәм бер йомырканы алып, идәнгә бәреп ватты да әрчергә тотынды И Егетләрнең берсе аның алдына колбаса телемнәрен этәрә төште: —Менә моны да алып карагыз, әгәр яратсагыз... “Халыклар дуслыгы” дибез без аны, ите—атныкы, мае—дуңгызныкы... Яшьләр көлештеләр, ә ханым комачтай кызарды, шулай да сынатырга теләмәде. —Беләм, беләм!—дигән булды.—Ашаганым бар, әйбәт була ул ат казылыгы... Һәм бер-ике түгәрәкне батыр гына ашап та җибәрде. Алай авызга алмаслык нәрсә түгел икән. Тик кызыл ит арасында сирәк-мирәк очраган бармак башыдай дуңгыз мае гына чәйнәр өчен авыр икән. Ярый иңде! Менә артыннан яшел суган капкач берни булмас, үтәр әле. Ә шулай да бик күңелле! Пароход, тип-тигез су өстен ертып, тонык кына шаулап бара, йомры-якты дулкыннар ике якка салмак кына куышып китәләр. Җылы, рәхәт... Егетләр, әвен сугучылар шикелле, бик тәмләп, авыз тутырып ашыйлар. (Диләрә ханым исәбенчә, боларның ашказаннары ташыңны да сеңдерер!) Тик яулык иясе егет кенә ашауга артык исе китмәгәндәй күренә. Ул аякларын идәнгә сузып, табынга кырын утырган, ашыкмыйча гына чәйни һәм күбрәк читкә, су өстенә карап бара. Ханымга ара-тирә генә күз ташлап куйгаласа да, артык кызыксыну да, ятсыну да күрсәтмичә, ничектер битараф кала бирде. Шулай да бер мәртәбә, ханым нидер әйткәч, ул зур кара күзләрен тутырып, үтә сынау белән аңа карап алды. Әллә нишләтеп җибәрде бу караш Диләрә ханымны, әмма ул аны батыр күтәрде, хәтта горур гына башын да чөеп куйды. Тынычлыгын саклап, ул берни булмагандай сөйләнә бирде: —Урыныгыз да ямьле, ашыгыз да тәмле, ярый төштем әле яныгызга. —Ә югарыда... нигә, начармыни?—диде кичә танышкан шакмак күлмәкле егет... —Югарыда, сезнең кебек күңелле компания юк —Нишләр булмасын! Әнә анда нинди шәп абзыйлар баралар. —Абзыйлар шул. Ә миңа үз тиңнәрем кирәк. —Ә-ә, алай икән! Егетләргә күңелле булып китте ахрысы, дәртләнеп, баш кагып елмаештылар. Юк, бу ханым, нинди генә асыл кош булмасын, “түбәндәгеләр” компаниясенә алырлык икән. Үзен әнә ничек иркен, кыю, гади тота ул! Ләкин табынчы кыз, сокланырга ашыкмыйча, күбрәк белергә теләп, җитди генә сорап куйды: —Кем буласыз сон сез, апа? Диләрә ханым кинәт сагаеп калды. —Ничек инде ул... кем буласыз? — Кайда, нинди эштә эшлисез дип соравым,—диде кыз, бераз уңайсызланып.—Сез тагын ачулана күрмәгез, апа! —Юк, нишләп ачуланмыйм,—диде ханым, елмаерга тырышып, әмма кыз аның иң авырткан җиренә кагылды. Мондый сораудан ул һәрвакыт курка торган иде Ни дип кенә җавап бирергә соң? "Институтны бетерер- бетермәс зур кешегә иргә чыктым да шуннан өйдә утырып калдым”.—дип әйтә алмый бит инде ул. Ләкин берни сиздермәгән кыяфәт белән тизрәк жавап бирергә ашыкты: —Мин финансово-экономическийны бетергән идем. Мин—финансист! Менә шулай! —һо, финансист!—диде егетләрнең берсе, күзләрен зурайтып —Алайса, сез бик байсыздыр? Ханым кызарды, шулай да югалып калмыйча, шаяруга каршы шаяртып әйтте: —Гаҗәп инде, нәкъ менә Драйзернын финансисты кебек.. Кырын утырган егет тагын бер карап куйды, бу юлы шактый кызыксынгандай итеп, һәм ханым үзе өчен өметле булган бу карашны бик тиз тотып алды. Ул шунда ук сүзне яшьләрнең үзләренә күчерде: —Ә шулай да студент вакытка ни җитә. Бөтенесе алда: матур хыяллар, зур планнар. Әгәр мөмкин булса, янадан сезнен хәлгә кайтыр идем. Нинди [>әхәт ич! Бергә уку. бергә кайту, бергә ял итү v Т? безнең тизрәк бетерәсебез килә.—диде шакмак күлмәкле егет — Укуы бер дә рәхәт түгел, бигрәк тә финанс ягы такыр булган чакта. Аннары, сез әйткәнчә, бергәләп ял итүләр дә бик тәтеми хәзер. Менә бер айга гына җибәрделәр, кайтып, әни карчыкларга утын, печән әзерлибез дә. аннан, давай, кире шәһәргә' —Ни өчен шәһәргә? —Целинага китәр өчен... Беләсезме, нәрсә ул целина? Һо. целина, апа жаным. бик интересный җир ул! Менә кайда кәҗә майларын чыга —Быел Фәнияне дә үзебез белән алып барабыз.—диде егетләрнең икенчесе, табынчы кызга җылы көлемсерәп.—Курыкмыйсынмы. Фәния'’ —Исем китә!—диде Фәния, эре генә.—Куркып торырга, сездән кай җирем ким минем? Ул табында калган азыкларны әйбәтләп төреп җыештырырга кереште, егетләр “прибой’’ны кабызып җибәрделәр. Диләрә ханым кемнәрнеңдер югары палубадан ана сәерсенеп карап баруларын күптән шәйләп алган иде. Шулардан уңайсызланып булса кирәк, үзенчә сылтау табып, җәһәт кенә урыныннан торды. —Карагызмы, бу акчарлакларны әйтәм. бер дә пароходтан калмыйлар бит! Нигә икән? Егетләр дә урыннарыннан тордылар Кыз газетгагы сынык-саныкларны илтеп су өстенә селекте: —Менә шулар өчен иярәләр инде алар! Әнә. әнә, күрдегезме, икмәк кисәкләрен ничек кенә эләктереп алдылар! Ә шакмак күлмәкле егет, папиросын тирән суырып: —Их, акчарлак шикелле, менә шулай желт иттереп кенә берәр җәенне сыртыннан эләктереп алсан иде!—диде —Ярап куяр иде ул безгә обедка* Икенчесе яулык иясе егетнең аркасына сугып алды: —Эләктерсә Харис эләктерә инде аны. безнен ин шәп йөзүчебез' Харис мона каршы бер сүз дә әйтмәде, тик аның уйчан ак чыраенда ниндидер сызлану аша боек көлемсерәү чагылып КИТКӘНДӘЙ булды Ә кыз шунда ук егетләргә, дәү алаларыдай, җитди генә әйтеп куйды —Тимәгез сез ана! Белмисезмени, җәен кайгысы түгел, жан кайгысы ич анарда. —Жднаш кайгысы диген, дөресрәк булыр —Җанаш кайгысы—жан кайгысы инде ул!—диде шакмак күлмәклесе, авыр көрсенгән булып. Барысы да. иптәшләренең хәтерен калдырмаска тырышкандай, ана карап, тыелып кына көлешеп алдылар. Харис һаман шулай уйчан, тыныч калды, ә Диләрә ханым исә. күзләрен елтыратып, егеткә тәмам йотылып карап торды Шаярып кына әйтелгән бу сүзләр, егетнең килешкәндәй дәшмичә калуы ана бик хикмәтле булып тоелды. Бераздан ул. яшьләрне югарыга чакырып, палубага менеп китте Харис. Харис! Бу исем һаман анын телендә әйләнде, "җанаш кайгысы" дигән сүзләр һич күңеленнән чыкмады Шунда ул егет куенындагы әлеге матур яулыкны да исенә төшерде Яна гына ишеткән сүзләр белән бу яулык арасында тәгаен бер бәйләнеш барлыгын да ул сизмичә калмады Көнчелеккә охшаш бер хис кузгалып куйды анын йөрәгендә, һәм егетнең үзен дә. анын серен дә тизрәк беләсе килү аны чын-чынлап котырта башлады Хәзер инде ул хөрмәтле Харис иптәшне тынычлыкта калдырмаячак! Үпкәләштән булмасын, үзе гаепле Ана. ром чәчәгедәй ханымга, ниндидер студент кисәге шулкадәр кырын, салкын торсын, имеш' Гаҗәп бит' Кайчан әле мондый хәлнең булганы бар:’ Бүтәннәр анын кулын бер үбәр өчен генә дә түшләре белән җирдән шуарлар иде Ә ул ’. Ниндидер яшерен сергә төренеп, үзен чуен статуя шикелле тотып маташа. Мәхәббәт трагедиясе кичерә, янәсе! Туктале. менә без. җан кисәгем, синен өчен дә яраклы ачкычны таба белербез! Ул яшьләрнең югарыга менүләрен көтеп йөри башлады. Алар, әлбәттә, менәчәкләр, тик менә Харис менәрме? Бу шик ана бер дә тынгылык бирми иде Әгәр барысы да менсәләр, ул аларны үзенен каютасына кунакка чакырырга булды. Анын әле башланмаган тавыгы бар, вак бәлешләре, паштеты, печеньесы, кыйммәтле конфетлары бар,—сые җитәрлек. Шулар янына берәр шешә яхшы вино алганда ничек булыр икән,—менә шул хакта гына ул бераз уйланды. Ахырда теге целинага барудан да курыкмый торган, егетләргә карата үзен хуҗа сыман тоткан ябык кыздан ничектер яхшысынмыйча вино алу ниятеннән кайтты. Шул кыз булмаса, ике дә уйлап тормас иде ул, әлбәттә. Күпмедер вакыт узганнан соң. яшьләр палубага менделәр. Харис та алар белән бергә иде... Диләрә ханым палубага чыга торган ишектән уң якта, беркадәр читтәрәк утырып тора иде. Яшьләр ишектән сулга таба борылып киттеләр. Бу хәл ханымга бик начар тәэсир итте, хурланудан ачуы килеп, торырга омтылган җиреннән кузгалмыйча, утырып калды. “Үзләренә күрә түгел, йолкышлар!”—диде ул, эченнән усалланып. Ләкин бераздан яшьләр палубаның икенче очыннан килеп чыгып, ана якынлашкач, ханым каршыларына торып басты. Үзен көчләп булса да елмаерга мәҗбүр итеп: —Менә тагын очраштык!—диде. —Бик әйбәт, бик әйбәт'—диештеләр егетләр. Әлбәттә, бу яшьләрдә Диләрә ханымны ачыктан-ачык ят күрү яки өнәмәү дигән нәрсә һич юк иде. Бигрәк тә бер табынга утырып ашап- эчкәннән сон, алар аңа инде ияләшеп тә өлгергәннәр иде. Тик әле шомарып җитмәгәннәр, ханымнарга, аеруча Диләрә кебек ханымнарга, бик игътибарлы булырга кирәклеген белеп бетермиләр,— һаман шул “культура” җитмәү бәласе инде. ...Сөйләшә-көлешә палуба буйлап киттеләр, ләкин алар тар юлга барысы да сыя алмыйлар иде. К.ыз белән Харис арттарак калдылар. Палубаның арткы очына җиткәч, Диләрә ханым тукталды һәм, нечкә тимер терәүгә тотынып, күкрәген киереп бераз тынып торды. —Яратам менә шулай пароходтан ярылып калган эзгә карап барырга!— диде ул, очарга торган кош сыман күзләрен алга текәп. —Ә сикерәсегез килмиме шунда, бөтерелеп аккан сунын нәкъ уртасына?—диде егетләрнең берсе. —Килә!—диде ханым, башын кисәк кенә артка чөеп —Кайдан сизеп әйттегез әле моны? Харис та, килеп, бер читкәрәк туктаган иде. Анын һаман да сүзгә катнашмыйча салкын-җитди генә басып торуы безнең ханымны ничектер тагы да кыюландыра төште. Ул торган саен җанланыбрак сөйләде, гадәттәгедән кычкырыбрак көлде һәм һәр әйткән сүзеннән соң егеткә туп-туры карап куя торган булды. Аннары тагын палуба буйлап киттеләр. Харис белән кыз тагын арттарак калдылар. Бер әйләнгәч тә, Диләрә ханым, эчкәре уза торган ишек каршында туктап, кинәт кенә: —Әйдәгез, минем каютага кереп утырабыз!—диде. Кыз аптырап калды: —Нигә, апа? —Ә минем сезне кунак итәсем килә,—диде ханым, бик гади генә итеп. Яшьләр, сәерсенеп, бер-берсенә карашып алдылар, әллә ничек кенә булып тоелды бу чакыру аларга. Мин сезнең яныгызга төшеп сыйландым бит,—диде ханым.—Инде минем чират, мин сыйлыйм. Әллә кермәс идегезме? Һәм яшьләр риза булдылар. Дөресен әйткәндә, студент халкы сыйлаганны ярата ул, тик сыйлаучы гына булсын. Харис та аерылып калмады, һәм ханымның рухы бердән күтәрелеп Бер генә кешелек каюта тыгыз иде, шулай да сыйдылар. Ханым кунакларын койкага тезеп утыртты. Рәшәткәне шылдырып куйдылар. Яктырып киткән каюта эчен егетләр бик сокланып карадылар; аларнын кайберләре мондый рәхәт, чибәр урынны беренче тапкыр күрәләр иде әле Ханым үзе, урындыкка утырып, зур гына сумкасын алдына алып, шуннан бөтен сыен өстәлгә чыгарып салды. Тавыкны да оста гына ботарлап куйды, аннары егетләрне чын ихластан кыстарга тотынды. — Иәгез әле, иркәләрем, җитешегез! Менә тавыктан, менә бәлешләрдән.. Иәгез, йә! Хәер, егетләр кат-кат әйттереп тормадылар, бер дә тартынмыйча гына ханымның сыйларын “ура” башладылар. Тик Харис кына баштарак тыелып утырды, чөнки ханым анардан бер дә күзләрен алмый иде. Аннан инде ул да: “Син мине ашасаң, мин бәлешеңне ашыйм әле",—дигәндәй, иптәшләреннән калышмыйча, ләкин алар шикелле бик кызуламыйча капкаларга тотынды. Иптәшләре, бу сыйлау өчен мактау кирәктер инде дигән дигән төсле, капкан саен берәр сүз әйтмичә калмадылар —Ну бәлешләрегез, апа! Үзегез пешердегезме9 Диләрә ханым исә, бик хуш булып, раслап кына утыра: —Үзем, әлбәттә! —Тавыкны да үзегез куыргансыздыр инде? —Үзем булмыйча! —Ә менә бу нәмәстәкәйне?—диде егетләрнең берсе, зур гына паштет кисәген урталай тешләп. —Анысын да үзем пешердем. —Их, минем дә булачак хатыным шушындый ашлар пешерә белсә иде! —Пешерә белгәнгә өйләнегез. —Алмас борын белеп буламыни аны' —Ә син, алырдан элек, өенә йөреп бәлешләрен ашап кара!—диде егетләрнең икенчесе —Мин үзем шулай итәчәкмен Көлештеләр. Ләкин авызлары тик тормады, сумса, бәлешләрдән валчыклар гына торып калды, тавыкны да ялт иттерделәр. Ханымга аларнын берсе дә кызганыч түгел, тик күңелендә яткан теләге генә булмыйча калмасын иде. Ә теләге аның шул һич сүзгә катнашмыйча утырган, бары ялкау гына елмаеп куйгалаган Хариста... Шул ак чырайлы, куе кара кашлы Харисның телен чишәсе килә, шул горур-салкын егетне ничектер менә котыртасы, үзенә каратасы, һич булмаса үзе белән хисаплашырга мәжбүр итәсе килә һәм менә, һәрбер оригиналь уй кинәт туган шикелле, анын башында әллә каян гына килеп гаҗәеп бер мәкерле хәйлә туды. Үзе кимереп куйган җәдәч сөяген алып, ул егетләргә шаян гына: —Әйдәгез, кем белән җәдәч аерышабыз?—диде Шакмак күлмәкле егет шунда ук кулын сузды: —Минем белән. Ләкин ханымның күзе Хариста иде. Ул кулын сузучыга карамыйча, назлы гына итеп: —Ә минем менә. . Харис иптәш белән аерышасым килә.—диде Харис аз гына кызарынып елмайды, нидер әйтмәкче булды, ләкин иңбашын гына җыерып куйды Иптәшләре аны кыстарга тотындылар —Йә. Харис, бәхетеңне сына. Курыкма, курыкма! Опырсан, үзебез түләшербез. Ханым инде җәдәчен аңа сузып ук тора иде Харис шикләнебрәк ханымга карады. —Йәгез.—диде ханым, кыю гына. —Нәрсәдән соң?—диде Харис, ашыкмыйча гына кулын сузып; анын тавышы да көр. матур иде. — Нәрсәдәнме9 —Ханым аз гына уйланып торган булды —Юк, баштан билгеләмибез. Американча булсын! —Анысы тагын ничек була? —Ә менә ничек: сез отсагыз—миннән теләгән нәрсәгезне сорыйсыз. мин отсам—үзем теләгән әйберне сорыйм. Егет кулын кире алды. —Юк, булмый! Ханым, күзләрен кыса төшеп, егеткә төбәлде: —Куркасызмыни? —Юк, курыкмыйм... Ләкин ни өчен американча? —Йәгез, йә,—диде ханым, елмаеп.—Мин бит студент кешенең хәлен беләм, әллә ни сорамам. —Әйдә, рискуй,—диделәр иптәшләре дә.—Синең ни... кашын да күзең... нәрсәңне алсын ул? Һәм алар җәдәчне аердылар,—егет кулында зуррак чаты, ханым кулында кечкенә чаты калды. Ни өчендер егетләр ханым отарга тырышмас, киресенчә, үзе юри оттырыр дип уйладылар. Әйе, ханым отарга ашыкмады, ләкин егет берәр әйбер сузган саен, ул, сөйкемле елмаеп кына: “Исемдә!”—дип әйтергә дә онытмады. Аннары Харис та ханымга еш дәшүдән тыела башлады, чөнки сөйкемле елмайган ханым, әледән-әле тынгысыз күзләрен кечерәйтеп, ничектер аның эченә үтеп керергә теләгәндәй карый, һәм бу егетне ихтыярсыздан шомланып куярга мәҗбүр итә иде. Алар бөтен төркемнәре белән тагын палубага йөрергә чыктылар. Бүтәннәр барысы да алдан китте, Харис гадәтенчә арткарак калды, ә ханым иң арттан иярде. Пароход борынына җиткәч, ул җилдән тузгый башлаган чәчен рәтләргә теләп, кырын баскан килеш, кулындагы ридикюлен егеткә сузды. —Тотып кына торыгыз әле!—диде ул, чәче белән мавыгып. Егетнең һични уйламыйча алуы булды, ханым кинәт кычкырып та җибәрде: —Җәдәч! Барысы да аларга борылып каралылар. Харис тәмам аптырап калган бер кыяфәттә кечкенә ридикюль тотып тора, ә ханым бөгелә-сыгыла рәхәтләнеп көлә иде. —Их син... дус кеше! Тәки оттырдың, ә?—диде егетләрнең берсе, ачынып —Үзебез гаепле,—диде икенчесе,—саклый белмәдек. Уйлары аның җәд эчтәмени! —Ярар, телегезгә күп салынмагыз!—диде Харис кырыс кына һәм ханымга ридикюлен кире бирде:—Йә, ни сорыйсыз? —Тукта, ул хәтле ашыкмагыз!—диде ханым, ничектер берьюлы тынычланып.—Йң элек менә шушында утырыйк. Башлап ул үзе ак эскәмиягә утырды, аннары Харисны да кыстап үз янына утыртты. Шуннан сон гына ул, ни таләп итсә дә хакы бар кешедәй, ашыкмыйча ипләп кенә егеткә әйтте: —Кичә сезнең кулыгызда бер яулык күрдем. Шуны сорыйм мин! Егет кашларын җыерды. —Юк, мин аны сезгә бирмим. —Ә мина бары шул кирәк. —Булмый. Бирә алмыйм. Бүтән нәрсә сорагыз. Ханым, тынып, житди сынау белән егеткә беравык карап торды. —Хәтерләгез әле, без ничек килештек? Әгәр сез отсагыз, мин сездән бернәрсәмне дә кызганмаган булыр идем...—Ул сүзен әйтеп бетермәде. Харисның ак чыраена кызыл таплар бәреп чыкты; дәшмәде ул, тик иреннәрен нык кысудан яңак сөякләрен уйнаткалап куйды. Шул чакта Фәния ашыгып һәм борчылып әйтте: —Апа, сез аңардан ул яулыкны сорамагыз инде. Диләрә ханым, аңа күтәрелеп тә карамыйча, үтергеч бер салкын “әдәпсезлек” белән: —Иркәм, сезнең өчен алынган яулык түгелдер ич ул, нигә тыгыласыз?— диде. Кыз кайтарып жавап бирә алмады. Ул әле болай, гүя үтеп барышлый гына, кешенең бәгыренә кадап китүне күргәне юк иде Ханым исә. берни булмагандай, шунда ук егетләргә сүз катты —Әйтегез инде менә сез. анын дуслары, егет кеше сүзендә торырга тиешме, түгелме? Егетләр, җилкәләрен җыерып, икеләнеп кенә: Ну би7КОНеЧН°' ШУЛа** иңде Ул -—Диештеләр.—Сүздә тору кирәктер инде... Ләкин ханым, артыгын тыңламыйча, тизрәк Хариска борылды: —Ишеттегезме, Харис иптәш, дусларыгыз ни диләр? Чыгарыгыз яулыкны! —Мин сезгә яулык вәгъдә итмәдем,—диде Харис, тәмам караңгыланып —Сез мин сораган әйберне бирергә булдыгыз! —Сорагыз бүтән нәрсә Ханымның күзләре кысылды, усал карашы, энәләр шикелле, егеткә кадалды. — Их сез!—диде ул.—Мин сезне чын егет дип торам, ә сез...—Ул. сүзен әйтеп бетермичә, җирәнгәндәй борынын җыерып, кулын гына селтәде. Бу мәсхәрәләп кул селтәү ин авыр сүздән дә әшәкерәк тәэсир итте егеткә. Ул ихтыярсыздан артка тайпылып куйды, кинәт үтә бер гарьләнү белән: "Ни өчен әле мин үземне шушы курчактан бу кадәр хурлатып торам9 "—дип уйлап алды һәм шул секундта ук эчке кесәсеннән ак кәгазьгә төргән яулыкны чыгарды да ханымның алдына ташлады: — Мәгез! Ханым егетнең бу бер генә сүзгә никадәр ачу-нәфрәт салып әйткәнлеген ачык сизде, әлбәттә, ләкин юри. гүя ныграк үртәргә теләгәндәй, балаларча кычкырып куйды: —Менә, молодец! һәм яулыкны, кәгазеннән алып, сүтеп тә җибәрде Яулык, нәкъ тавис койрыгыдай әллә ничә төрле төсләр уйнатып, анын кулында җилферди иде. —Нинди матур! Нинди матур, ходаем!—дия иде ханым, гадәттән тыш сокланып,—Килешәме мина? Ул яулыкны башына каплады, һәм чибәр яулык чынлап та аны бердән нурландырып җибәргәндәй итте. Барысы да бу минутта ханымнын чәчләре өстендә йомшак кына яткан яулыкка аптырау-кызгану катыш чын соклану белән карап торалар иде. Харис, кире тартып алудан тыелып калуына ышанмыйча ахрысы, кисәк кенә торды да кызу-кызу атлап китеп тә барды —Нигә качасыз!—дип кычкырды ханым анын артыннан һәм тилерергә җитешеп көләргә тотынды. Әллә ни булды аңа Яулыкны әле башына каплады, әле муенына чолгады, әле иңенә салды Кулында болгап йөртте Үзе көлде, очынды, тилерде .. Ә бераздан япаялгыз калуын күрде Харисның иптәшләре дә. үзлекләреннән юкка чыккандай, каядыр китеп беткәннәр иде Ханым кинәт аңлады ул яшьләрне үзеннән качырган икән ләбаса! Тынып, аптырап калды ул, ничектер берьюлы шиңде дә төште Бераз каранып торганнан соң, яулыкны бер почмагыннан тотып, әле генә бергә уйнаган тиңдәшләрен югалткан баладай, нәүмизләнен, елыйсы килеп, палубаны акрын гына әйләнеп чыкты Аннары, каютасына кереп, хәлсезләнеп, урынына утырды Уйга калды Менә ничек икән ул' Ят кеше икән ул аларга! Тиң күрмиләр икән алар аны' Ташладылар да киттеләр Ни өчен ’ Шушы яулыкны ирексезләп алган өченме9 Шаярды гына бит ул. шаярды гына! Кайтарып бирәчәк бит ул аны' Диләрә ханым, кинәт урын өстенә капланып, тавышсыз гына калтыранып еларга тотынды Аңа шаярырга да ярамый икән хәзер Ул яшьлеген, ваемсыз, хөр яшьлеген югалткан икән инде' Нишләргә тиеш сон ул? Үзеннән егерме дүрт яшькә олы кешенең хатыны булгач, абыстай шикелле бөтенесеннән качарга, берәү белән дә уйнамаска-казмәскә тиешмени инде ул? Нигә мондый вафасызлык? Нигә бу яшьләр шулкадәр каты йөрәкле. 5. >к. V • м з бер дә кешенең хәленә керә белмиләр? Көнчелектән бу, көнчелектән! Алар аны үзләреннән рәхәтрәк яшәгән өчен яратмыйлар. Әйе, чибәр, таза булуы өчен, яхшы, матур киенүе өчен, ялгызы аерым каютада иркенләп баруы өчен ят күрәләр. Ә күңелендә анын нинди бушлык, ни җитми аңа—бу хакта белергә дә теләмиләр. Шулай рәнҗеп, елап ята торгач, ул изерәп йокыга талгандай булды. Күпмедер вакыттан сон, берәү сак кына анын ишеген какты. Ханым сискәнеп башын күтәрде, өстәлдәге көзгесенә карап, тиз генә күзләрен сөртте, чәчен рәтләде. “Улмы икән әллә?”—дигән уй яшендәй күңеленнән узды һәм ниндидер бер өмет чаткысы йөрәгендә яңадан кабынгандай булды.Ашыгып, шактый дулкынланып ул: —Керегез!—диде. Ишек ачылды һәм Харисның иптәшләреннән әлеге шакмаклы күлмәк кигән егет килеп керде. —Апа, борчыган өчен ачуланмагыз, мин бер йомыш белән генә,— диде ул, ишек төбендә тукталып. —Узыгыз!—диде ханым, өмете сүнсә дә ачык чырай күрсәтергә тырышып. Егет эчкәрәк узып урындыкка утырды һәм, сүзен нидән башларга белмәгәндәй, бераз тезләрен угалап торды. Ханым үзе башлап сорады: —Иә, ни йомыш соң? —Әлеге шул яулык турында инде,—диде егет, сер әйткәндәй тавышын акрынайтып.—Сез аны шулай да кире бирсәгез иде. —Иптәшегез сезне үзе җибәрдеме? —Юк, ул җибәрмәде. Без, үзара гына сөйләшеп, сездән сорарга булдык. Беләсезме, Харис бит ул яулыкны берәүгә бүләк итеп алып кайта иде. Сездән яшереп тору кирәкмәс: берәү дигәнебез анын яратып йөргән кызы була инде. Ә ул кыз яңарак кына каты авырудан терелгән икән. Менә ничек бит ул!.. Харис анын янына бер дә буш кул белән кайтырга теләмәгән иде, ә студент кешенең хәлен беләсез инде, кат-кат бүләк ала алмый ич ул. Аннары бу яулыкны табуына бик куанган да иде. Инде менә, уеннан уймак дигәндәй, ычкындырды да куйды! Ә сезгә ул яулыкның әллә ни кирәге юктыр, шәт? Ахыр чиктә без бергәләп сезгә берәр нәрсә... Ханым егеткә сүзен әйтеп бетерергә бирмәде. —Кемгә саныйсыз сез мине?—диде ул, ашыгып һәм гасабиланып — неужели сез менә мине берәүнең кадерле нәрсәсен тартып алыр дип уйлыйсыз? Шаяру гына ич бу, шаяру гына, аңлыйсызмы шуны? Мина бернәрсәгез дә кирәкми, бирәм, бирәм, яулыгыгызны да бирәм! Тик., ни өчен сон иптәшегез... Харис. . үзе минем белән ачык кына сөйләшергә теләми? Ояламы, хурланамы, горурлыгына көч килер дип куркамы? Бер дә юкка лабаса! Менә сез әйтегез үзенә, килсен, мин үз кулым белән ана бирермен. Егет маңгаен ышкып алды. —Менмәс ул! —Ни өчен? —Ялына торган егет түгел ул! —Ходаем, ни өчен ялынырга? Миңа анын ялынуы кирәкми. Минем просто яулыкны үз кулым белән ана бирәсем килә. Аннары. . минем анын белән сөйләшәсем килә. Аңлыйсызмы? Безнен арада бернинди дә үпкә, ачу калмасын иде. Сез шулай дип әйтегез дә: апаның, диегез, сиңа әйтәсе сүзе бар икән, диегез. Ярыймы? -Ай-Һай!—диде егет, башын чайкап.—Шикләнәм, килмәс. Яман хәтерен калдырдыгыз сез анын! —Ни белән?—диде ханым, өзгәләнеп. —Бик кадерле нәрсәсе белән уйнадыгыз ич! —Юк, юк, дөрес түгел! Мин аңлатырмын, кирәксә гафу үтенермен, тик килсен генә! —Ярый, әйтеп карармын!—диде егет сүлпән генә һәм теләр-теләмәс 67 кенә каютадан чыгып китте ... Әмма Харис менмәде. Ханым, яулыкны әйбәт кенә төреп, күкрәгенә кыскан килеш, каютасыннан бер чыкты, бер керде, палубаны әллә ничә тапкыр әйләнде, ләкин һич юкка! Егетнен хәтта иптәшләреннән берәү дә янадан менмәде. Димәк, Харис үзе килмәү генә түгел, аларны да сорал йөрүдән катгый рәвештә тыйган булырга тиеш— шулай анлады Диләрә ханым. Бу нәрсә аны гаять авыр хәлгә куйды, чөнки хәзер ул үзе дә алар янына төшә алмый иде инде. Төште исә, шул тәкәббер “малайлар” алдында үзен тулысынча гаепле дип санау булачак. Әмма гаеплемени сон ул? Шулай ук бу яулыкны үзендә калдырырга да ярамый иде Йә, нишләтергә тиеш ул аны? Иделгә ташларгамы1 ’ ... Жәйге озын көн акрынлап кына сүнде; ниһаять, төн булды, пароход халкы да тынды. Салонда, палубада утларны сүндерделәр. Тик борындагы мачта башында гына нурсыз ут карангы бушлыкта ялгызы гына йөзеп баргандай күренә иде. Диләрә ханым, әйләнеп-тулганып йөри-йөри тәмам арыгач һәм бөтен палубасында бер ялгызы торып калуын күргәч, ахырда каютасына керде. Керү белән, чишенмичә-нитмичә, койкасына утырган килеш кенә башын мендәргә куйды һәм шунда ук оеп та китте, күрәсен, аруы, йончуы бик житкән иде... Бу—хәлсезләнеп, минрәүләнеп, әмма жан сызлавын оныта алмыйча йоклау күпме дәвам иткәндер, менә бер заман ул пароходнын селкенеп шыгырдавыннан һәм каяндыр түбәннән ишетелгән кешеләр тавышыннан уянып китте. Күзен ачты, башын калкытты, түбәндә ни барын андарга тырышып, аз гына тыңлап торды, аннары кинәт нидер сизенеп, урыныннан сикереп торды да каютасыннан атылып чыкты. Яулыкны ул йоклаганда да кулыннан ычкындырмаган иде. һәм, шуны күкрәгенә кыскан килеш, ашыгып пароходның дүртенче классына төште, ары-бире сугылып, теге яшьләрне эзләргә кереште. Ахырда таба алмагач, түбәнге сәндерәләрнең берсендә йоклап яткан баланын аяк очында йокымсырап утырган бер олы яшьтәге апайдан сорады: —Апа, монда студентлар баралар иде. Өч егет, бер кыз. Шулар кайда? —Сту... студиннар!— диде апа, тыела алмыйча исни башлап, һәм авызын учы белән каплады —Кайсылар икән ул? —Менә инде ни. берсе озын гына буйлы кара егет берсенең өстендә шакмаклы күлмәк —Ә-ә!.. Аларны әйтәсез икән... Төштеләр шул алар, чибәрем —Төштеләр?— диде ханым, кисәк кенә апага омтылып —Кайчан, кайда ’ —Менә хәзер генә төшеп калдылар. Күрмәдегезмени1 ’ Әле яна гына кузгалдык ич. Диләрә ханым, шунда ук борылып, пароход ишегенә йөгерде Ләкин киң ишектән ул караңгы судан башка берни дә күрмәде Шуннан йөгереп югары менеп китте, чабып пароходнын койрыгына барды Менә, менә күп булса, йөз илле-ике йөз адымда гына сирәк утлары белән жемелдәп кечкенә пристань күренә. Әле ярга чыккан кешеләрне дә шәйләп булырлык. Диләрә ханым, нишләгәнен белештермичә, кулын күтәреп, ачынып бер кычкырды —Ха-а-рис! Ләкин артык ашкынудан көчсез яңгыраган тавышы анын төнге бушлыкта бик тиз сүнде—йотылды, хәтта үзенә дә юньләп ишетелмәде Бер мизгел ул. күзләрен йомып, баганадай катып торды, аннары кинәт кенә кулындагы яулыкны сүтте дә һавага. Идел өстенә, очырып җибәрде Ефәк яулык, анын кулыннан ычкынуга, югары күтәрелде, бер талпынды, бер тибрәнде лә. караңгылык эчендә үзлегеннән эрегәндәй, юкка да чыкты Пристань инде еракта калды Төн. берни юк. берни күренми Тик ярдагы утлар гына, гүя Диләрә ханым йөрәгендә көйрәгән күмерләр төсле, аны үртәп, аны газаплап яналар иде