Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ САЛГАН КҮПЕР

Без аның белен Болак күперендә кара-каршы килеп очраштык. - Юри шулай очраша алмассың Гаҗәп, гаҗәп!—дидем мин Әнвәр абый суга бераз карап торды да - Гаҗәп түгел Тормыш үзе күпер уртасында бер очрашу,—диде. Шагыйрьнең якташы, иҗатта аның шәкерте Рөстәм Мингалим хатирәсеннән. Мин бер көнне үзем күпер булып Егылырмын шушы арага Әнвәр Давыдов шигыреннән улай да гаҗәеп бу дөнья. Ул гомер иткән, тормыш тәҗрибәң күбәйгән саен сиңа яңа яклары белән ачыла бара. Дөньяның үзе кебек катлаулы шагыйрьләр иҗатын да гомер узган саен күбрәк, тирәнрәк аңлыйсың икән. Әнвәр Давыдовның да укый-укый ятланган, күптән беләм дип йөргән әсәрләрен кабат караштыра башласам, әлегәчә күрелмәгән яңа мәгънәләре ачылып киткәндәй була, күңелдә бөтенләй башка, яңа хисләр кузгала. Чыгара башлый сак кына. Ни әйтсәң дә. кешегә язын Ямансу була чак кына. Күкнең зәңгәр бәрхете Күңелгә йомшак кагыла. Каршылап яңа бәхетне. Кемнедер йөрәк сагына. Әнвәр абыйның ошбу шигырен мин илленче еллар уртасында ук көндәлек дәфтәремә күчереп язып куйганмын. Күңелемдә язгы алмагачтагы сыман мәхәббәт бөреләнә башлаган яшүсмер буларак, күкнең зәңгәр бәрхетедәй зәңгәр күзле кызны сагынганда язып алган идем мин аны. Әле ул вакытта “яңа бәхетне каршылап, йөрәк сагынган ул кемдер” бик якында гына, үзем белән бер мәктәптә укып йөри иде ләбаса. Ә хәзер... Хәзер инде ул йөрәкне сагынудан сыкрарга мәҗбүр иткән кемнәр—узган көннәр, узган гомернең чуар сәхифәләре, гыйбрәтле үкенечләр, еракта-еракта калган яки инде якты дөньядан ук китеп барган кадерле кешеләрем сыйфатында күңелдә әрнүле-сагышлы хисләр кузгаталар. Әле илле яше дә тулмаган килеш дөнья куйган шагыйрь абый үзе дә сагындыра... 1965 елның язгы бер көнендә. Казан дәүләт университетының чыгарылыш курсы студенты буларак, “Әнвәр Давыдов шигърияте" дигән диплом эшемне, җитәкчем Зәет абый Мәҗитов юлламасы белән, шагыйрьнең үзенә укып, киңәшен тыңлау өчен өенә баруым, озак кына җылы әңгәмә корып утыруыбыз хәтердә яңара. Шушы тәүге танышуыбызда ук мин Әнвәр абыйның һәр җәһәттән гаять мәгълүматлы, зыялы кеше булуын абайлап алдым. Шуннан соң әдип белән һәр очрашу хәтта университетта төшенеп җитмәгән нәрсәләрне аңларга ярдәм итә. шигърият белеменнән үзе бер гаҗәеп дәрес- сабак сыман була торган иде. Әнвәр Давыдов шигырьләре тыгыз фикерле, әлегәчә күнегелгән шәкелдән үзгә, яңа, үзенчәлекле образларга төренгән булуы белән күңелемне яулап алды. Аның иҗатында кызыклы ачышлар ясау мөмкинлеген күрдем. Хәер, ул елларда Әнвәр Давыдов иҗаты әдәби җәмәгатьчелекнең дә, шигъриятне яратучыларның да игътибар үзәгендә булып, әдәбиятыбыз аксакалы Сибгат ага Хәким аның турында болай язган иде: “Яшь шагыйрь башта ук укучыларны колачының киңлеге, күтәргән проблемаларының актуальлеге, зурлыгы белән, фикерләренең үткенлеге белән тартты. Казанга ул өйрәнер өчен килгән авыл малае булып түгел, татар, рус. дөнья әдәбияты белән шактый таныш, бүгенге заман яшьләренең хәзерлекле, алдынгы вәкиле сыйфатында килеп керде..." Шагыйрь үзе исә максатын түбәндәгечә бәян итә: "... бүгенге поэзияне дөнья әдәбияты, шул исәптән үзебезнең әдәбият казанышлары нигезендә эшләргә тырышу. бертөрлелектән арынырга тырышу. Бәлки, әсәрләрем (зур мөстәкыйль әһәмияткә ия булмасалар да) әдәбиятыбызның, поэзиябезнең яңа буыннарына бер ярдәм, черновой бер эш була алыр.” (Автобиографиясеннән). Үз иҗатына бәя бирүдә шагыйрь тыйнаклык күрсәтсә дә. шигъри ачышларының киләчәк буын шагыйрьләренә өлге булачагын яхшы белгән ул Мәгълүм ки, имлябызны кат-кат алыштыру, әдәбиятыбызның алтын баганаларыннан кайсын “суфыйчылык бу!", кайсын “буржуаз бу!", кайсыларын “халык дошманы бу!" дип. арадагы күперләрне яндыру аркасында шигьрият бакчабыз шактый ярлыланган. зәгыйфьләнгән еллар иде. Каләм ияләренә дә талантына, әсәрләренең сыйфат дәрәҗәләренә караудан битәр, аларның нинди идеяне яклау яки якламауларына нисбәтән бәя бирелгән заман. Мондый шартларда шигърият бакчасын чүп үләннәре басачагы, ихлас шигъриятне назым-такмакчылык алыштырачагы табигый нәрсә. Шулай да әле, бәхеткә, күперләр бөтенләй үк янып бетмәгән, үзләренең яшьли үлемнәре аркасындамы “исән" калган Тукай бар. Такташ. Җәлилләр бар. аларны укып үскән өлкән буын әдипләр, кем әйтмешли, янгыннан калган баганалар бар. Әнә шундый шартларда Куйбышев өлкәсенең Камышлы дигән жыйнак кына татар авылында туган Әнвәр дигән малай шигъри авазын сала: Тукайга. Такташка ияреп язган беренче шигырьләрен район гәзнтенә юллый башлый. Мәскәүдәге “Октябрь баласы" журналына кадәр барып, шунда эшләүче Муса Җәлилдән беренче әдәби дөресләр алуга ирешә... Билгеле инде, тормышны ал да гөл итеп кенә күрсәтергә яраган заманда яшь талант та аны урап уза алмый. “Кызыл" шигырьләр дә языла. (Шунысын да әйтик, андый әсәрләр Давыдов иҗатында алга таба да булмады түгел, ләкин алар торган саен азая барып, соңыннан ул алардан бөтенләй арына алды. Хәер, талантлы әдипнең “кызыл” дигән шигырьләре дә җиңел кулдан шома гына язылган әсәрләр түгел, ә образлы итеп, сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән, ихлас булулары белән аерылып торалар. /Ъсемда: (сулдан уңга) татар идипюре НэбиДаүли. Баян Гыйззвт. СэрвирӘдһамова. ХканХаири Хисан Туфан. Ибраһим Тат. Гомар Баширов. Әнвар Давыдов Матбугат йорты (Бауман ур /9) балконында Алтмышынчы еллар башы Бу урында Сибгат ага Хәкимнең: “Шагыйрьнең ижатын ил биографиясеннән аерып карарга мөмкин түгел. Шагыйрьнең гражданлык хисләрен мин үзе актив катнашкан зур вакыйгалардан эзлим, ул шулар эчендә үскән, формалашкан”, дигән фикерен китерү урынлы булыр. Әнвәр дигән яшүсмер авылдагы крәстияннәрне кайсын үгетләп, кайсын көчләп, раскулачивать итү белән өркетеп колхозга куып кертүне, анда бушка диярлек эшләтүне, әлбәттә. үз күзләре белән күргәндер. Ләкин, икенче яктан, бу гамәл бит ярлыларны яклау, авыл эшчәннәренө киләчәктә .матур, мул тормыш вәгъдә итүләр, ялган оптимизм шартларында алып барыла. Тиздән Әнвәр Давыдов үзе дә шул “уенның" үзәгендә кайный башлый. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга Камышлыдагы авыл хуҗалыгы техникумында уку. звено башлыгы булу, әтисе белән абыйсы бер бер артлы диярлек вафат булганнан сок. колхоз бригадасында хисапчы булып эшли башлау, үзешчән сәнгатьтә катнашу, аннары киномеханик буларак, халыкка совет крәстияннәренең бәхетле тормышын чагылдыручы фильмнар күрсәтү, комсомол активисты булу... Әнә шушы, чынбарлык белән хыял, матур ялганның капма- каршылыгы булачак шагыйрь күңелендә каршылыклы хисләр булып җыелган һәм соңыннан аның бөтен иҗатында чагылыш тапкан дияргә мөмкин. Балачактан ук кулына каләм алса да. Әнвәр Давыдов шагыйрь буларак. Ватан сугышы кырларыннан кайтканнан соң гына мәйданга чыга. 1947 елда “Совет әдәбияты" (хәзерге “Казан утлары”) журналында бербер артлы ике зур шигъри әсәре—“Коммунизм таңы" колхозында” һәм “Алтын көз" поэмалары дөнья күрә. Ул колачының киңлеге, көнүзәк мәсьәләләрне күтәрүе, образларының яңалыгы белән әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын бик тиз яулап ала. Ә 1950 елда шагыйрьнең “Беренче бөртек" дигән китабы дөнья күрә. Шигырьләре урысчага тәрҗемә ителеп. “Новый мир" кебек абруйлы журналларда басыла башлый. Шуннан башлап, һәр ике-өч ел саен бер китабы нәшер ителү шагыйрьнең никадәр актив иҗат итүе, киеренке тормыш белән яшәве турында сөйли. Игътибар итик: “Алгы сафтагылар"(Шигырьләр һәм поэмалар)—1952 елда дөнья күргән. “Сине сөюем” (Шигырьләр һәм поэмалар)—1953 ел. “Серле бөртекләр" (Поэма- әкият)—1954 ел. “Шигырьләр” (1954). “Ташу" (1956). “Тормыш лирикасы" (1959), “Ферма кызы” (1960), “Чорлар чатында” (1961), һ.б.—барысы өч дистәгә якын китап. Шуларның дистәгә якыны—урыс телендә. Вафатыннан соң да (әле аңа илле яшь тә тулмаган иде) архивыннан бик күп яңа шигырьләре. "Йокысыз төннән соң” дигән шигырь белән язылган роман-симфониясе табыла. Ул 1972 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып та басылып чыкты. Үзе үлгәннән соң шагыйрьнең иҗатын шактый тулы чагылдыручы “Дәверләр диалогы” (Сибгат Хәкимнең кереш мәкаләсе белән. 1969 елда) һәм Альберт Нарбеков төзегән “Кояшлы көн хакына" (Әхсән Баяновның кереш мәкаләсе белән. 1979 елда), “Түгәрәк бәхет” (төзүчеләре—Р. Мингалим һәм А. Нарбеков. 1984 елда) дигән шигъри һәм чәчмә әсәрләрен туплаган китаплары укучылар кулына барып иреште. Галәм киңлекләрендәге йолдызларның нуры үзләре сүнгәннән соң да Җиргә озак еллар килеп тора, диләр. Шигърият күгендәге йолдызларның нуры да кешеләр күңелен шулай яктыртуын, җылытуын дәвам итә. күрәсең... Вакытлар уза, сәясәтләр алышына, идеаллар үзгәрә... Әдипләр иҗатын да галиҗәнап вакыт үзенең нечкә иләге аша или. йөрәк һәм акыл җимешләренең адәм баласы өчен һәр заманда да бик кирәк булганын, алтын бөртеге кебек искерми, тузмый, тутыкмый торганын гына үзе белән киләчәккә ала. Андый әсәрләр Әнвәр Давыдов иҗатында шактый, һәм бүгенге көндә Әнвәр Давыдов дигән зур шагыйрьне әнә шундый— үз рухи халәтен чагылдырган лирик-фәлсәфи шигырьләрен аңлаган хәлдә бәяләү дөрес һәм гадел булыр. Аның бу кимәлдәге әсәрләре ихлас, моңлы, әрнуле. Аларда тормыш ачысын күп татыган. Волхов сазлыкларында туңган-күшеккән, мең үлемне җиңеп, туган туфрагына кайтып егылган, шунда яңадан тыныч, матур тормыш корырга ашкынып йөрүче солдат-шагыйрьнең каршылыклы уй-тойгылары мул итеп сибелгән. Торган саен йөрәк авыр тибә. Тамырлары ныграк шешәләр. Үлем китереп, ядрә ярчыклары Якынрак гүя төшәләр... кайтсалар да. фронтовикларны Әҗәл күз уңыннан ычкындырмады, берәм-берәм салкын кочагына ала торды. Әнвәр абый да Әҗәлнең салкын сулышын һәрдаим тоеп яшәде, ул авыру, чир-чорларга бирешергә теләмәде, отыры үҗәтләнеп иҗат итте, еш кына үлем белән бәхәскә дә керде. Үзенең “тормышны өзелеп яратуын әйтеп, аның кочагына ташланасын, шул сөю учагында янып, үлемгә фәкать көлен генә калдырачагын...” җырлады. Шул ук вакытта үзендә башкаларны юатырлык көч-көдрәт тә тапты ул: Нигә башың салдың әле. туган. Син авырудан дөнья җимерелмәс. Тәрәзәгә күзең төшереп ал. Күр. табигать бүген нинди яшь! Кипкән, диләр Волхов сазлыклары. Нурлар балкый, диләр, суыннан. Торган саен ләкин ныграк сызлый Шул сазлыкта туңган буыннар. Әйе. сугыштан мең үлемне җиңеп Ике баштан икәү тоткыннар да Карават алып кайта ике яшь. Шулай булгач. Бар да үз урынында! Күтәр башың! Дөнья җимерелмәс! Әнвәр Давыдов лирик шигырьләрен нигездә традицион шәкелдә язса да, күп кенә очракларда аның киеренке вә каршылыклы уй-тойгылары көйле юлларга гына сыеша алмадылар, үзләренә киңрәк-иркенрәк мәйдан таләп иттеләр, ирекле шигырь галәменә күтәрелделәр, рухи иреккә омтылдылар. Бу хәл бигрәк тә аның публицистик ялкын белән сугарылган лирик-фәлсәфи шигырьләрендә чагылыш тапты. Ул сугыштан соңгы татар шигъриятендә яңа эчтәлеккә муафыйк яңа шәкел-формалар эзләүдә иң актив шагыйрьләрнең берсе булды. Бу юлда ул татар шигъриятенең бай мирасына таянган хәлдә, дөнья поэзиясенең алдынгы тәҗрибәсен өлге итте. Бу җәһәттән аның уңышлары белән беррәттән, уңышсызлыклары да булды, әлбәттә. Хәлбуки, публицистиканы, фәлсәфи фикерне йөрәк ялкыны, күңел җылысы аша үткәреп бирү генә уңышка китерәсен Әнвәр Давыдов бервакытта да исеннән чыгармады. “Күмер көйри" (шигъри повесть), “Чорлар чатында" (поэма), “Йокысыз төннән соң" (роман-симфония) кебек киң полотнолы әсәрләрендә шагыйрь аеруча зур уңышка иреште. Бу әсәрләр татар шигъриятенең образлы тасвирлау мөмкинлекләрен яңа биеклеккә күтәрде. Болар һәм күпләгән башка шигырьләре, “Муса абый", “Урта Иделдә балачак". “Биографиям нең беренче юлы" повестьлары, хикәяләре—Әнвәр Давыдов дигән кабатланмас шәхес, зур шагыйрьнең йокысыз төннән соң халкыбызга биреп калдырган күңел җәүһәрләре, йөрәк җимешләре... Аларда үз халкыңның киләчәге. Җирнең иминлеге өчен борчылу, хәвефләнү белән бергә, йөрәк хисе белән җылытылган аек акылның җиңеп чыгасына ышаныч-өмет яктылыгы чагылыш тапкан: Сугыш һәлакәте, Халыклар хәрәкәте, Җимерү, Төзү тетрәнүләре белән Яши, Сулышын ала бу Җир шары. Сулышы киңәюеннән тетелә бара Күгәреп беткән коллык чылбырлары. Җир әрнеше, Җир хурлыгы— коллык! Сугыш—мең еллык! Газап—мең еллык! Бетсен ул кырылып! Кайгы җыерчыклары кими барган Йөзе белән көлеп, уйланып. Яңа кояш, яңа дөньяларга Дуслык кулын суза безнең Җир, Гакыл нуры белән нурланып! Гомумән. Ватан сугышы ялкыннарында янып чыныгу татар әдипләрен дөньяга җитди, аек күз белән карарга өйрәтте, иҗатларына тирәнлек, фәлсәфилек иңдерде. Моңа дәлил-Муса Җәлилнең Моабит диварларын җимереп чыгып, туган илебезгә кайткан ялкынлы җырлары, илгә, халкына тугрылыгын каны белән раслаган Фатих Кәрим шигырьләре, Сибгат Хәким. Салих Батгал, Мөхәммәт Садри, Шәрәф Мөдәррис. Зыя Мансур. Нури Арсланов. Гали Хуҗи. Әдип Маликов. Хисам Камаловларның сугыштан соңгы иҗатлары. Алар Сталинның шәхес шөһрәте тәэсирендә тормышыбызны бизәкләп күрсәтүгә корылган шигъриятебез корабын кайчандыр Дәрдмәнд корабы йозгән шаулы давыллы тормыш диңгезенә таба юнәлттеләр. Тиздән бу кораб штурвалы илленче алтмышынчы' елларда күтәрелеп чыккан яңа- тагын да кыюрак, тагын да үзенчәлеклерәк, эзләнүчәнрәк шагыйрьләр кулына күчте. (Җәя эчендә генә әйтеп үтү урынлы булыр: нәкъ менә шушы эзләнүләре яшь талантларга иҗатта үз йөзләрен, үз алымнарын, үз язу стильләрен табарга ярдәм итте). Билгеле ки, иҗаттагы бу кыюлык, яшәп килгән тәртипләргә карата метафорага тореп булса да әйтелгән кискен фикерләр, “кызыл" шигырьләргә каршы “ирекле, ак" шигырьләрне кую, тенге күктә ялтырап алган яшен камчысыдай нюанслар, метаморфозалар—яшь шагыйрьләрнең “мөгез чыгарулары" дип бәяләнде, чөнки бу хикмәтләр талгын-рәхәт тормышка күнеккән идеология сагында торучыларга ошамады. Ул вакытта бит татарча түгәрәкләп сакал-мыек үстерү, кәләпүш яки тар балаклы чалбар кию, бизәкле галстук тагу кебек гөнаһсыз гамәлләр дә гаепкә санала, андыйларның “тәртибе” комсомол җыелышларына куеп тикшерелә иде. Янәсе, көнбатышка иярү, буржуа яшьләренә охшарга тырышу яшьләрнең күңелләрен дә шул тарафка борып куярга мөмкин. Әдәбият вә сәнгатьтәге форма эзләнүләре әнә шундый беркатлы примитив бәяләнде, моңа каршы матбугат аша һөҗүмнәр оештырылды. Бу гамәлгә хәтта кайбер могътәбәр өлкән әдипләр дә тартылды. “Җилкәнен киргән корабка” юнәлтеп, “Юкны эзләргә түгел, барны үстерергә” кебек "торпедалар” җибәрелү әнә шуның аяныч нәтиҗәләре иде. Әнә шундый кискен борылыш вакытларында “Язлар кебек күкрәп”, “Безнең чорда (Яшь шагыйрьләргә)” дигән мәкалә һәм шигырь язып, Әнвәр Давыдов эзләнүчән яшь талантларны яклап чыкты. Нәрсә ул “Бар”? Нәрсә ул “Юк”? Уйлачы, шагыйрь-бала! Ни бар? Ни юк? Бармы чын "Бар”, бармы чын “Юк” дөньяда. Берни юк язгы түтәлдә. Әмма ни ләззәт тоя Кулларың, йомшартсалар орлык өчен шунда оя. Гәрчә бик күптән кызарып бакчада пешсә җиләк. “Үстерәм”,— дип барны син. су ташыма чиләк-чиләк. һич курыкма. "Юк!” дигәннән. "Юк"—вакытлы “Юк" әле ул. Булма һич белмәүгә корбан, армый эзләү әһле бул! Хәтта ки, халык күпме еллар “Бар Ул. бердәнбер Ул!" дип ышанган Алланы да инкяр иткән имансызлык шартларында әнә шулай, “Юк!” дигәнгә карамагыз, армый талмый эзләнегез, югалганны табу өчен көрәшегез!..—дип оран салуы аның үзеннән соң килүче шагыйрьләргә, гомумән яшь буынга васыяте булып яңгырый. Ул, шигъриятебезнең узганы белән бүгенгесенә үзе салган күпер уртасына баскан хәлдә, әле дә безгә шулай дип аваз бирә, тормыш, бәхет турында уйлана һәм шул уйларын безнең белән дә уртаклаша сыман: Беләсеңме, тормыш ул нәрсә? Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Без барабыз икәү янәшә. Безне күпме яңа юл дәшә. Урманда—чык, далада—рәшә. Шулай атла, шулай мең яшә! Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Юлда битеңә талгын җил бәрсә! Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Эштә күңелең җырлап җибәрсә! Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Кеше сиңа рәхмәтен әйтсә! Беләсеңме, бәхет ул нәрсә? Эзең калсын үлсәң дә гәрчә!