РӘССАМ ҮТКӘН ЮЛ
Рәшит Имашев тумышы белән җырларда җырланган гүзәл Дим буйларыннан. "Димдә туып, Димдә үсеп. Дим тугайларында жиләк җыеп" үскән Рәшит агай. Уфадагы интернат-мәктәпне тәмамлагач (хәзер ул башкорт гимназиясе). Казан сәнгать училищесына укырга керә. Биредә ул яхшы кулларга ‘ эләгә", ләкин үзе дә кул кушырып ятмый—махсус хәзерлеге булмаган егет. Казан мәктәпләрен бетереп килгән “зубр”лар арасында югалып калмас өчен, рәсем сәнгатенең төрле өлкәләрендә көчен сынап карый: гипстан сыннар коя. акварель техникасын үзләштерә, карикатуралар ижат итә Беренче курста укыган вакытында ук, ягъни 1959 елда. “Чаян" журналында беренче рәсеме басылып чыга. Журналның баш рәссамы Павел Новичков шушы танышудан сон, ана булачак карикатураның темасын үзе табышып, осталык буенча киңәшләрен биреп, юл күрсәтеп тора Өченче курста укыганда инде ул училищеның иң сәләтле укучылары рәтенә баса. Шулай итеп, диплом яклар көннәр дә килеп җитә. Диплом җитәкчесе Рәшит Төхфәтуллин. танылган рәссам булу өстенә, гаҗәеп кайгыртучан остаз да буларак (адашлар да бит әле), Рәшитне тулаем үз канаты астына ала. Укучысына фатиха биреп, нефть чыккан якларга сәяхәткә җибәрә. Бу сәяхәт бушка китми. Рәшит Имашев аннан алган тәэсирләр нигезендә майлы буяу белән “Авыл укытучысы" дигән беренче зур картинасын яза. Училищены “бик яхшы" билгеләренә тәмамлаган яшь рәссам, нишләргә икән дип озак уйланып тормый. Мәскәүнең В И. Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга барып керә. Дейнека. Иогансон кебек данлыклы рәссамнар остаханәсендә осталыгын чарлаган егет зур сәнгатьтә үзенә урын даулый башлый. “Детгиз" нәшриятының СССР халыклары әдәбияты редакциясе редакторы— якташ апасы Галия Рахманкол кызы Кәримова аны китап, әдәбият дөньясына алып керә, китапларын бизәгән чорда Рәсүл Гамзатов. Кайсын Кулиев. Давид Көгелтинов. Мостай Кәрим- кебек күренекле шагыйрьләр белән таныштыра һәм шушы чорда Рәшит агай, рәссам буларак таныласың килсә, кешеләр белән аралашып яшәргә кирәк икән, дигән хакыйкатьне үзләштерә. Мәркәзи Казанга кайткач ул баштанаяк эшкә чума. Заман темасына язылган колоритлы картиналары белән күргәзмә арты күргәзмәләрдә катнаша. Аның эше утыздан артык күргәзмәгә куела. Әдәбият-сәнгать дөньясында кайнап яши Ачык күнелле. җор телле Рәшит Имаш язучылар, журналистларның да. композитор, артистларның да үз кешесенә әйләнә. Абруй казана Аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. Хәсән Туфан. Габдулла Тукай. Галимҗан Ибраһимов. Нәҗип Җиһанов. Муса Җәлил. Салих Сәйдәшев. Заһид Хәбибуллин, Кайсын Кулиев портретлары галереясы татар рәсем сәнгатенең алтын фондында урын ала. Бүген дә ул остаханәсеннән чыкмыйча ике Равилнең— татар шагыйре Равил Фәйзуллин белән башкорт шагыйре Равил Бикбаевның портретларын яза.