Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПӘЙГӘМБӘР

Әүвәлгеләр Коръәнне япан белгәннәр Кайчагында искә төшерүне җинеләйтү өчен пальма ботакларына, куйларнын калак сөягенә, ташка, пергаменга Коръән сүзләрен язып куя торган булганнар Пәйгамбәрнен вафатыннан сон. анын сәхабәләре газаватларда һәлак булып. Коръәнне яттан белүчеләр (кариэләр) сирәгәя барган саен. Коръән мәтенсн (текстын) язма рәвештә саклау зарурлыгы үзен ныграк симерә. Инде беренче хәлифә Әбүбәкер чорында ук (632- 634) Коръәнне яхшы белүчеләр хәтерләрендә сакланган Коръән аятьләрен әйтеп ямыра башлаганнар Бу эшне Пәйгамбәрнен сәркатибе булып хезмәт иткән Зәед ибне Сабитка йөкләгәннәр.632 ел ахырларына Коръән мәтене барлыкка килгән. Бу мәтенне Су.хуф дип атаганнар Тиздән язмалар һәм теллән сөйләнә торган сүрәләр арасында күп кенә мөһим һәм вак детальләрдә аерма барлыгы күренә Өченче .хәлифә Госман (644—656) Зәед ибне Сабитка барлык язмаларны берләштереп. Коръәннен абруйлы мәтенен төзергә әмер бирә. Төрле вариантларны өйрәнеп һәм сайлап алып. 651 нче елда төзелгән бу җыентык бердәнбер дөрес мәтен (текст) дип игълан ителә, калган барлык башка вариантлар, шул исәптән Сухуф та юк ителергә тиеш була Яңа җыентык "Мосхәф” (“Мосхәф шәриф") яки "Госман мосхәфе" ("Мосхәф Госмани”) дип атала. Коръәннен борышы кулъя змалары барысы да Госман хәлифә редакциясен чагылдыралар.Коръән Кәримнсн Ислам дөньясында файдаланыла торган бүгенге тексты да әлеге мәтенне кабатлый Госман Коръәненең, читләтебрәк булса да. татарга да мөнәсәбәте бар Сәмәркандта Урта Азия мөселманнарының Дини идарәсе китапханәсендә борынгы Коръән кулъязмасы саклана.Анын мәтене Рәсүлуллаһнын гол хатыны Хафизадагы кзггап буенча төзелгән. Ул берничә гасыр буена Сәмәркандта Хужа Әхрар мәчетеңдә сакланган һәм Госман хәлифә кушуы буенча язылган кануни Коръән күчермәләренең берсе дип исәпләнгән 1869 елда Горкестан төбәге генерал* губернаторы аны юк кына бәягә сатып алган да Петербургтагы Император китапханәсенә бүләк иткән 1891 е гда ориенталист А. Ф Шебунин кулъязма Коръәнне палеографии яктан тасвирлый һәм бу күчермәнең төзелү вакыты V111 гасырдан да иртә түгел дигән нәтиҗәгә килә Петроград милли округының төбәк мөселманнары үтенече буенча “Госман Коръәне" 1917 ел азагында Владимир Ульянов (Ленин) фәрманы бе гән Уфага җибәрелә һәм Мөселманнарның Дини идарәсе мөфтие Галимҗан хәзрәт Барудипг тапшырыла Ул анда 1923 елның 19 июненә кадәр саклана .Ватандашлар сугышы тәмамланганнан сон ук Урга Азия дини җәмәгатьчелеге Коръәнне Сәмәркандка кайтаруны таләп итә Ләкин аны башта Ташкентка җибәрәләр (Ташкент Диния нәзарәтенә "Мосхәф Госмани 'ны Ризаэадин Фәхреддин хәзрәт үзе илгә) һәм изге китапның язмышын урында хәл итәргә дигән компромисслы карар чыгаралар. 1926 с глан у г Үзбәкстан халыклары гарихы музеенда саклана 1989 елнын 14 нче мартында Урга Азия мөселманнарының Дүртенче корылтаенда тарихи ядкяр Урта Азия мөселманнарының Дини идарәсе китапханәсе—”Мавәраэннәһер”гә тантаналы төстә тапшырылды Ахыры Башы 2 санда. Шиһабетдин Мәржани 1790 елларда Сәмәркандта булган вакытында бик искергән кулъязманың татар суфи шагыйре Утыз Имәни тарафыннан төзәтелүе, югалган битләренең тутырылуы турында яза. Аның фикереңчә дә бу Коръән күчермәсенең Госманныкы булуы шикле. Билгеле булганча. Коръән текстын укудагы төрлелектән котылу өчен ана гарәп язуына хас билгеләр куеп чыгалар (VII гасырның ахырларына кадәр). Ләкин кыска сузык авазларның язуда чагылмавы аркасында, сүзләрне укуда төрлелек саклана.Хәзерге вакытта җиде төрле уку варианты кануни булып санала, шуларнын икесе—Гасим һәм Нәфи системалары гамәлдә кулланыла. 1919, 1923 һәм 1928 елларда Каһирәдә басылган Коръәндә изге китапның орфографиясе, мәтеннен төзелеше һәм аны уку кагыйдәләре тәмам канунлаштырыла. Коръән Кәрим төрле озынлыктагы 114 сүрәдән тора. Гыйльме Коръәниядә кабул ителгән традиция буенча, сүрәләрне, кайда иңгән булуларына карап. Мәккә сүрәләренә (610—622 еллар. 90 сүрә) һәм Мәдинә сүрәләренә (622—632 еллар. 24 сүрә) бүләләр. Күпчелек очракта Мәдинә сүрәләре Мәккә сүрәләреннән озынрак. Мәккә сүрәләрен дә беренче (шигъри), икенче (рәхмани) һәм өченче (рәсүли) чор сүрәләренә бүлеп карыйлар. Беренче чор сүрәләре күтәренке рухлы һәм хис белән сугарылган, икенче чор сүрәләре тынычрак, аларда бер аллалыкны вәгәзьләү төп урынны алып тора. Рахмани—Алланыкы дигәнне аңлата. Өченче чор сүрәләрендә пәйгамбәрләр турында риваятьләр күп, шуңа күрә алар рәсүли дип аталганнар да. Мәдинә сүрәләренә килгәндә, аларында мәрасим (рәсмиләшкән йолалар, гадәтләр), хокук һәм әхлакка нисбәтле күрсәтмәләр күбрәк туплан-ган. Гыйльме Коръәниядә " Бәкарә"сүрәсенең 280 нче аяте Пәйгамбәргә ин ахырда иңгән дип исәпләнелә. Бу аятьнең мәгънәсе бик мөһим булганга, аның "Тәфсир Ногмани” буенча мәгънәсен китерик: "Әгәр сездән бурычка алган кешеләр бурычларын түли алмаслык фәкыйрь булсалар, бурычларын түләргә мал тапканнарына чаклы кичектерү сезгә лязимдыр. Әгәр бурычларын түләргә көче җитмәгән кешеләргә, бурычларын үзләренә сәдака кылсагыз, сезнең өчен бик тә хәерледер, әгәр белсәгез!” Сүрәләрнең һәрберсенә исем бирелгән һәм кайбер сүрәләр икешәр, өчәр исем белән атап йөртелә. Мәсәлән, "Та һа” сүрәсе (20) беренче аять алдында торган хәрефләре буенча аталган. 9 нчы һәм 12 нче сүрәләрне исәпләмәгәндә, алар бер-берсеннән бисмилля гыйбарәсе белән аерылганнар. Үз нәүбәтендә һәр сүрә аятьләргә бүленә Аять— аерым җөмләдән яки җөмләнең бер өлешеннән гыйбарәт. Иң озын сүрәдә (2 нче сүрә) 286 аять, иң кыскасында (112 нче сүрәдә) 4 кенә аять бар. Аятьләр 1 дән алып 68 гә кадәр сүздән торалар.Коръәндә барлыгы 6204 тән алып 6236 яки 6238 гә кадәр аять (төрле исәпләү вариантлары буенча) һәм 77934 сүз. Хәрефләр исә 323 621 Хәзерге заман басмаларында аятьләрнең тәртип номерлары ике төрле: европача һәм яна мисырча булырга мөмкин. Урысча басмаларда алар янәшә сугыла. Бездә (мәсәлән, Ногмани тәфсирендә) кабул ителгән нумерация урысча басмаларда жәя эчеңдә бирелгән. Коръәннең шактый өлеше арадашчылар (рух. Жәбраил) аркылы беренче яки өченче заттан "сөйләүче" Аллаһы белән Пәйгамбәрнең дошманы арасындагы бәхәстән яки Аллаһы тәгаләнең Мөхәммәд галәйһиссәлам тарафдарларына вәгазь һәм күрсәтмәләр белән мөрәҗәгатеннән гыйбарәт. Коръәндә Мөхәммәд пәйгамбәр нотыкларының төп идеясе—бер Аллалыкка күчүнең зарурлыгын аңлату. Коръән буенча Аллаһы—дөньяны хәлык итүче (бар итүче) һәм бөтен хәятнең башлангыч сәбәбе. Коръән Кәримдә кыямәт көне турында кисәтүләр, җәһәннәм һәм оҗмахны тасвир иткән сүрәләр, гарәби фольклорга һәм йәһүди-христиан риваятьләренә дә барып тоташа торган кыйссалар зур урын алып тора. Еш кына европалылар. Коръән белән таныша башлауга ук, андагы күп кенә шәхесләрнең Библия һәм Инҗилдән үзләренә мәгълүм булган затларга тәңгәллегенә игътибар итәләр дә. Коръәннең әлеге китаплардан шактый сонрак туганлыгын искә алып, анын икенчеллеге турында нәтиҗә ясыйлар, ягъни Библия китабы Коръән өчен нигез булып хезмәт иткән дип уйлыйлар.А Гейгернын “Йәһүдилсктән Мөхәммәд нәрсә алган’ (1902), В Рудольфның "Коръәннең йәһүдилеккә һәм христианлыкка бәйлелеге”(1922) кебек китапларында нәкъ менә шундый караш чагыла. Чынлыкта исә мәсьәләнен мондый куелышы тарихи картинаны боза гына. Коръән дә Библия һәм Инҗил туган мохитгә барлыкка килгән һәм аның йәһүдилек һәм христианлык белән генетик элемтәләре—бердәм мәдәни дөньяның чагылышы гына.Мәсәлән, X. Шпеернын "Коръәндә Библиядәге тарихлар" дигән китабында Коръәндәге кыйссаларның турыдан-туры Библиядән яки башка чыганактан алынганлыгын дәлилләп күрсәтү мөмкин түгел дигән фикер үткәрелә Бу мәсьәләдә күренекле материалист һәм үзе дә еврей чыгышлы Фридрих Энгельс фикерен искә төшерү урынлы булыр:" еврейләрнен изге китабы борынгы гарәпләрнең дини һәм кабиләи традицияләре язмасыннан башка нәрсә түгел, алар еврейләрнен үзләренә кардәш булган, ләкин күчмә кабиләләр килеш калган күршеләреннән бик иргә аерылуы аркасында үзгәргәннәр генә",—дип яза ул. Шуна күрә Коръәнне өйрәнү юлы белән әлеге бердәм мәдәни һәм рухи дөньянын күп кенә үзенчәлекләрен аңларга һәм аны тулырак күзалларга мөмкинлек туа. Коръәндә мәгънәсе анык ачылмаган урыннар бар Бу хакта Гимран (3) сүрәсенең 7 нче аятендә дә әйтелә."Коръәндә күбрәге мәгънәсе ачык, аңлаешлы аятьләр, ул аятьләр Коръәннен төп нигезе Шулай ук Коръәндә мәгънәсе яки тәэвилс (юравы, анлатуы) ачык беленмәгән аятьләр дә бар. ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйды Әмма күңелләре хактан батыйльгә авышкан яман кешеләр мәгънәсе ачык булмаган аятьләргә иярерләр, кяфер булуны эстәп яки мөселманнар арасына фетнә салуны теләп һәм нәфесләренә муафыйк мәгънәләр бир.мәкне теләп тәэвил ясарлар Бу мәгънәсе ачык беленмәгән аятьләргә тәэвил ясап, мәгънә бирергә һичкем белмәс, мәгәр Аллаһ үзе генә белер " (“Тәфсир Ногмани" буенча.) Шуна күрә соңгырак аятьләр алдарак иңгәннәрен гамәлдән чыгаралар. "Бәкарә" сүрәсенең (2) 106 нчы аятендә аермачык әйтелгән:’Әгәр кайбер аятьләрнең хөкемнәрен үзгәртсәк яки оныттырсак, ул аятьләргә охшашлы аятьләрне яки яхшыракны бирербез.” Бу турыда махсус гыйлем бар. ул “гыйлем ән-насих вә-л-мәнсух" дип атала (юкка чыгаручы һәм гамәлдән чыккан нәрсәләр турында) Ул бер-берсенә каршы килә торган аятьләрне тикшерә Алар арасында гамәлдән чыгарылган һәм Коръәннән төшереп калдырылган аятыәр.үзгәртелгән аятыәр һәм хөкеме бетерелгән, ләкин Коръән мәтенендә сакланган аятьләр аерып карала. Кыскасы, мөселманнар белән бәхәскә кереп. Коръәндә капма-каршылыклар булуына басым ясарга тырышу нәтиҗә бирә алмый, чөнки Ислам галимнәре боларны бик яхшы беләләр һәм мәгънәсе ачык беленмәгән аятыәрне (алар мөтәшәбихат дип атала, андыйларнын саны 200 гә җитә) өйрәнәләр Гадәттә алар мәрасимнәргә һәм хокук мәсьәләләренә кагыла. Бу темага караган ин абруйлы хезмәтләрнең авторларыннан Ибн Сәламаны (1019 елда вафат) һәм Ибн Таһирны (1039 елда вафат) күрсәтергә мөмкин Исламияттә Коръәннен эчтәлеге һәм формасы ягыннан могҗизалы булуын, аны берәүнең дә кабатлый алмавын аңлаткан махсус термин бар Игъжаз әл- Корьән (Коръән могҗизасы). 620-622 елларда ингән сүрәләрдә Мөхәммәд пәйгамбәр Корыш - - Аллаһ сүзе түгел" дигән кешеләргә "Алайса Коръән сүзләренә охшашлы бер сүрә китерегез".—дигән таләп куя (2:23) Коръәнне башка телләргә тәрҗемә итү мөмкин түгеллеге игьҗаз әл-Коръән концепциясенә нигезләнгән Коръәннең төп нөсхәсе, башка изге китаплар белән бергә, оҗмахта саклана дип исәпләнелә. “Зарураттан ипигә басарга ярый. Коръәнгә басарга ярамый дигән сүз бар Безнен гасырның утызынчы елларында Коръән X—XI гасырларда гына барлыкка килгән, ә язма рәвештә XIV гасырда.солтан Госман заманыңда теркәлгән дип исбат итәргә омтылышлар (Н Морозов) белгечләр тарафыннан бик тиз кире кагылды Кайбер Мәскәү галимнәренең Коръәнне күмәк мистификация дип игълан итүләре дә унышсызлыкка очрады, чөнки борынгы документлар, әйтик. Гайсә пәйгамбәрдән аермалы буларак. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тарихи шәхес булганлыгын кире каккысыз итеп раслыйлар Билгеле булганча. Мөхәммәд галәйһиссәламнен вафатыннан сон Гарәбстанда Исламнан күпләп кире чигенүләр күзәтелә. Әмма Әбү-Бәкер белән Гомәр Исламны кабат торгызалар һәм җәелдерәләр. Коръән идеяләре һәм гомумән Ислам дине турында рус философы Владимир Соловьевның бер чагыштыруын китерәсем килә Ислам мәҗүси бал белән христианнарның исерткеч шәрабы арасында тора торган сәламәт һәм аек сөт кебек, ди ул. Үзен кабул иткән гарәбләр өчен Ислам бер үк вакытта кануннар җыелмасы һәм тормыш философиясе лә булган Гарәпләрдә һәртөрле фәннәрнең (бигрәк тә математиканың, астрономиянең, химиянең, медицинаның, диңгездә йөзүчелекнең һ б.) һәм философиянең кинәт үсеп китүе. Европа өчен дә остазга әйләнүе алар арасында нәкъ менә Ислам диненең тантанасына бәйле. Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәселеннән ир баласы калмый Югарыда әйтелгәнчә, һиҗрәтнең сигезенче елында җариясе Мария тапкан Ибраһим исемле угыл ике яше тулганчы ук вафат була. Пәйгамбәрнең төпчек кызы Фатыйма уналты яшендә әтисенең туганнан туганы Гали ибн Әбү Талибка кияүгә чыккан. Аларнын Хәсән һәм Хөсәен исемле игезәк уллары булып, бүгенге көндә Ислам дөньясындагы шактый күпсанлы сәетләр һәм шәрифләрнен нәсел җебе Хәсән белән Хөсәенгә барып тоташа. Пәйгамбәрнең үз оныкларын бик нык яратканлыгы билгеле. Рәсулулланың өлкән кызы Зәйнәп һалт исемле кеше никахында булып, Һиҗрәтнең сигезенче елында вафат булган. Рокыя башта Әбү Ләһәбнен Готбә исемле угылында булган, ләкин Пәйгамбәрнең канкардәше һәм кандошманы Әбү Ләһәб, туй үткәрелгәнче үк, аларны аеруга ирешкән Соңыннан Рокыя Госман хәзрәтләре белән никахлана һәм Бәдер сугышы вакытында вафат була. Пәйгамбәрнең өченче кызы Өммөгелсем, Рокыя вафатыннан соң, хәзрәти Госманның җефете була. Вафаты—һиҗрәтнең тугызынчы елында. Рәсми әдәбиятчылар тарафыннан алласызлар сафына кертеп йөртелгән һәм 1915 елда укыган дәһри шигыре өчен чыннан да ләгънәтләнгән татар-башкорт әдибе Мәҗит Гафуринын “Хәзрәти Рәсүлуллаһ салаллаһу галәйһиссәлам вә дүрт хәлифә" дигән элегрәк язган иманлы китабында (1912) Мөхәммәд пәйгамбәргә түбәндәге бәяләмә бирелә. “Хәзрәти Рәсүлнең тавышы күркәм, сөйләшүе мөлаем вә йомшак, сүзе гаять фәсыйх вә ачык булып, сүзне кирәк вакытта гына сөйли торган иде. Уйнап сөйләшми, начар вә ярамас сүзләр әйтми, һичкемне гайбәт кылмый, сүз сөйләгәндә сүзләрен санап торырга мөмкин иде Сүз сөйләргә керешсә, бөтен мәҗлес тып- тын булып, бик ихлас белән тыңлыйлар иде. Хәзрәти Рәсүл һәркемгә—хәтта дошманнарына да—ачык йөзле, татлы сүзле булып, һичкемгә чытык йөз белән тормый иде Кешеләргә әүвәл үзе сәлам биреп, күрешкәндә башлап кулын суза, сөйләшә башласа, теге кеше сүзен бетергәнче тынлап тора, ягъни аны ташлап китми иде. Мәҗлестә кайда урын булса, шунда утыра, сүз сөйләгәндә бер генә кешегә карап сөйләми иде. Нинди гаҗәп нәрсә күрсә дә кычкырып көлми, елмаеп кына көлә, берәр кеше начар сүз ычкындырса, илтифат кылмый яки ипләп кенә ярамаганлыкны аңлата иде. Хәзрәти Рәсүл һәркемгә түбәнчелекле булып,үзен һичкемнән артык күрми иде Хәзрәти Рәсүл гаять кин холыклы, сабырлы булып, һичкемгә ачуланмый, берәүдән дә үч алырга теләми, үзенә усаллык кылган, зарар китергән кешеләрне дә гафу итә иде Рәсүлебез бик юмарт булып, кулында булганда һичкемне буш җибәрми, малын кызганмый биреп җибәрүчән иде... Хәзрәти Рәсүлнең искиткеч гүзәл сыйфатларын күреп. Ислам динен кабул итүчеләр булды." Рәсулулла чәчен колак йомшагыннан, хәтта аннан да түбән төшәрлек озын итеп йөрткән. Мәҗит Гафури китабында ул:"Йөзе түгәрәк булып, бик матур вә нурлы, зур кара күзле, нечкә озын кашлы, уртасы калкурак борынлы, тешләре саф вә энҗе кеби ак вә сирәк иде Чәч вә сакалы чем кара булып, чәче бөдрәләнеп тора иде."—дип тасвир ителә Чыганакларга караганда. "Ул чәч вә сакалын тарыйдыр, майлый вә хушбуйлыйдыр, көзгесе хәтта сәфәрдә дә яныннан калмыйдыр иде.” Мөхәммәд пәйгамбәр абайяга төренеп (кайбер чыганакларда озын киез кием кигән дип сөйләнә), чалма сарып йөргән Мөхәммәд Пәйгамбәрнен Лейгшигга Гсдан тарафыннан гравюра итеп эшләнгән рәсеме, тулаем алганда, әлеге тасвирга каршы килми, ләкин гравюрада ул чал.масыз.сакалы да куерак итеп күрсәтелгән кебек тәэсир кала. Европа кешесе эшләгән портретта Пәйгамбәр артык мәгьрүр кыяфәтле, хәлбуки бусы анын табигатенә хилафлык була.. Дин галиме Абызгилдин Җиһангир Пәйгамбәрнен сүз сөйләү тәртибе һәм әдәбе турында:"Сүзен уйлап-фикерләп. һәркемгә аңлашылырлык ачык итеп, акрынлык белән сөйли, әйткән сүзләрен аңлап яки санап торырга мөмкин булган, тәмам төшендереп бирү өчен кайбер сүзләрне өчәр мәртәбә кабатлап әйтә, сүз сөйли башласа, бөтен мәҗлесне мәхәббәт басып, һәммәсе тукталып, ихлас белән тыңлыйлар иде. Сөйләгәндә аз гына елмая, артык кычкырып сөйләми, вәгазь-хөтбә. кыямәт хәленнән хәбәр бирсә, күзе кызара.тавышы күтәрелә, сүзне гайрәт белән әсәрле итеп сөйли торган була. '.—дип яза. Хәзрәти Рәсүл Әкрәм үзенә очраган адәмнән әүвәлрәк сәлам биргән, күрешергә теләп кулын суза торган булган, күрешкән адәм белән ул адәм үзе кулын алмыйча кулын алмаган. Анын ни дәрәҗәдә сизгер кеше булганлыгын Тәбәсә" (“Чытты") сүрәсеннән дә күрәбез Сүрәдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнен үзенә мөрәҗәгать иткән сукыр ибне өммү Мәктүмнән читкә борылуы, йөзен чытуы һәм монын өчен Аллаһудан шелтә алуы турыңда сүз бара Рәсулулла беркайчан да “Мин пәйгамбәр."—дип эреләнмәгән, үз эшләрен кешедән эшләтергә яратмаган, базарда алган нәрсәләрне үзе күтәреп кайткан, киемнәренең ертык җирләрен үзе тегеп куя. хайваннарны үзе ашата-эчертә торган булган. Мал жыю, байлык туплау дигән нәрсә анын өчен ят була, артык малын ул юксылларга өләшеп бетерә, вафатыннан сон хәтта бер киеме закладта булган дип сөйлиләр. Әл-Газәли яза: "Пәйгамбәр әйткән: Өч нәрсәдән—шикчеллектән, сүн заннан (кеше турында начар уйлаудан, явызлык уйлаудан) һәм көнләшүдән берәү дә котыла алмыйЛәкин мин сезне алардан ничек арынырга икәнен аңлатыйм: әгәр шикләнәсең икән—төпченмә, әгәр уена явызлык килсә—ераграк кит. әгәр көнлисең икән— кызыкма." Рәсулулланың шигырьне хурлау сүзләре генә түгел, мәдех кылган, ягъни мактаган сүзләре дә бар. Мәсәлән. "Бакай сәгадәт" касыйдәсен укыган вакытта Рәсүлулла мәҗлестә булганнарга “Тыңлагыз" дип боерган Анын шагыйрь Кааб ибн Зохаергә Пәйгамбәр хөрмәтенә чыгарган мәдхиясе өчен ябынча—"бурда" бүләк иткәнлеге мәгълүм. Бу ябынча Исламның кадерле ядкярләреннән берсе хисаплана. Коръәндә музыка коралында уйнау һәм аны тыңлау хәрам булу хакында ачык бәян ителгән сүз юк Рәсүлулла хәзрәтләренең гает көннәрендә, туй вакытларында уен уйнаудан тыймаганлыгы билгеле Хәдисләрдә “аның сабырлыгы вә ныклыгы һәркемгә үрнәк булды" диелә Мөхәммәд галәйһиссәлам бик бирелеп гыйбадәт кыла торган булган, хәтта озак рәкәгатьләре сәбәпле аяклары шешенгән булуы турында хәбәрләр бар Пәйгамбәр төнлә белән намаз укырга тору, ә рамазан аенда ураза тоту җиңелрәк булсын өчен көндез төш вакытында йоклап алырга киңәш иткән "Төш вакытында йоклап алыгыз, чөнки көндезләрен шайтан гына йокламый". - дигән Рәсүлулла Мәдинәдә 9 мәртәбә Рамазан рузәсе үткәргән дип хисап кылына “Сәхих Мөслим" мәҗмүгасы Пәйгамбәрнең үз анасының каберенә зиярәт кылганда бик тәэсирләнеп егълаганлыгы турында хәбәр итә Рәсүлулла зиярәт кылуны хатыннар өчен дә дөрес гамәл дип санаган һәм каберләргә баргач укыр өчен хәзрәти Гайшәгә дога өйрәткән Әнәс бии Малик: "Аллаһыдан берәр нәрсә сорап ялварганда Пәйгамбәр (с.г.в.— салаллаһу галәйһивәссәлам. ягъни " Ана Алланың хәер догасы һәм сәламләве булсын!”) беркайчан да кулларын югары күтәрми иде. мәгәр яңгыр теләп ялварганда гына кулларын күтәрер, хәтта култык астындагы ак җирләре күренер иде.“-дип сөйләгән Әнәс бин Малик: "Бервакыт Пәйгамбәр (с.г.в. ) мәчеткә кергәч, ике багана арасына сузылган бауны күргән дә:"Бу бау нигә кирәк?—дип сораган.Мәчеттәгеләр:"Аны Зәйнәб бәйләп куйды, басып тора-тора аргач, ул шуна ябыша, "—дигәннәр". Пәйгамбәр (с.г.в. ) "Болай эшләмәгез, бауны чишеп алыгыз, һәркайсыгыз хәленнән килгәнчә гыйбадәт кылсын, арый башлагач— утырсын!"— дигән." (Хәдис. ) Мөхәммәд пәйгамбәр: “Әгәр дә берәү исерткеч эчемлек эчсә, анардан иман нуры качар."—дигән. Исламның хәмер эчүгә мөнәсәбәте турында сөйләгәндә шушыннан да саллырак сүз табылмас.Билгеле булганча, һиҗрәттән сон өченче елда (Өхөд сугышы булган ел) мөселманнарга хәмер эчү хәрам исәпләнә башлый. Кайбер чыганакларга караганда. Пәйгамбәр унбер хәләл җефет белән никахлашып, шуларнын тугызы вафатыннан соң да исән булган.Татарча “Тәфсир Ногмани"да “Әхзаб" сүрәсенең (33) 52 нче аятендә: "И Мөхәммәд г-м. ошбу тугыз хатыннан соң хатын алмак сиңа хәләл түгел, һәм бер хатыныңны талак итеп анын урынына икенче хатын алмак та сина хәләл түгелдер, гәрчә ул икенче хатын чибәрлеге белән сине сокландырса да. мәгәр кулында үз тәрбияңдә булган кәнизәк хатын сина хәләлдер.Аллаһ һәрнәрсәне күзәтеп саклаучы булды",— диелә. Коръәннең үзендә бернинди сан да атап күрсәтелмәгән. Хәзрәти Хәдичәнең вафатыннан сон. Госман бине Мәзгунянен хатыны Хәүлә Мөхәммәд галәйһиссәламнен өен карап җыештырып йөргән Ниһаять, ул Мөхәммәд Пәйгамбәрне өйләнергә күндереп, ана Сәүда исемле бер тол хатынны һәм сигез яшьләрдәге Гайшәне яучылаган. Пәйгамбәрнең яраткан хатыны Гайшә (Рәсулулланың сәхабәсе Әбү Бәкернен кызы) аның васыятьләрен саклаучы һәм аңлатучы буларак сәясәттә дә катнашкан. Никахлашканда Гайшәгә сигез яшь була. Дөрес, бу никахка каршылык та килеп туган, чөнки Гайшә Мотгыйм бине Гуданын улы белән ярәштереп куелган була Ләкин Мотгыйм кяфер булган һәм Әбү Бәкернен иманга димләвенә каршы торган, шунлыктан аларнын Гайшәне бирү турындагы килешүе таркала. Пәйгамбәр хатыны булырлык дәрәҗәдә гыйлем бирергә теләп. Гайшәне укырга-язарга өйрәткәннәр. Аның белән ярәшкәннән сон Пәйгамбәр, тормыш уңайлыкларын күздә тотып. Сәүда белән никахлаша. Соңрак ул аны аерып жибәрмәкче дә була, әмма шул көннәрдә Пәйгамбәргә Җәбраил фәрештә ирешеп, ана Аллаһының: "Сәүда синең хатының булсын!" дигән әмерен житкерә Пәйгамбәрнең һиндә исемле хатынының үлгән иреннән Салма атлы улы булганлыгы мәгълүм. Ә Зәйнәб исемле хатынына Пәйгамбәр үзенең тәрбиягә алган улы Зәед аны талак кылганнан сон өйләнә (бу хакта “Әхзаб" сүрәсенең 37 нче аятен карагыз). Сугышта әсир төшкән Сафия исемле хатын исә (Сафия бинт Хөйя) әле беренче ире исән чакта ук төшендә кояшның күктән төшеп үзенең корсагына кереп югалуын күргән булып чыга. Ире үлемгә хөкем ителгәч. Сафия Пәйгамбәр белән никахлаша һәм анын вафатыннан сон тол килеш кырык ел яши Риваятьләргә караганда. Сафияне йәһүдә дип атаганнар һәм “Бүлмәләр" сүрәсенең (49) II нче аятендә бер-береңне кимсетү һәм кушым исем тагуны тыйганда Сафия күздә тотыла.Хәндак янындагы сугыштан соң. Мәдинәдәге соңгы йәһүд кабиләсе дә. дошманга сатылганы өчен, аяусыз рәвештә кырып бетерелә, хатынкызлар һәм балалары бәдәви гарәпләргә коллыкка сатыла, ә чибәр Рәйханәне Мөхәммәд пәйгамбәр үзенә хатынлыкка алып коткарып кала. Рәсүлуллаһнын кайбер никахлары ачыктан-ачык сәяси максатларны күздә тоткан.Мәсәлән.Өмми-Хәбибә исемле бер тол хатынга ул аның әтисе Әбү-Суфиян белән үзара дошманлыкка чик кую нияте белән өйләнә.Пәйгамбәрнең унсигез яшьлек тол Хафизага (Гомәрнен кызы) өйләнүе дә аның тарафдарларын арттыру максатына хезмәт иткән.Гайшәдән кала, Хафиза Пәйгамбәрнең иң яраткан җефете булган.Аллаһы тәгаләдән ингән яна вәхи язмалары саклый торган сандыгын Мөхәммәд Пәйгамбәр Хафизага ышанып тапшыра. Коръән Кәримнең Госман редакциясе дә Хафизада сакланган китап буенча эшләнгән Чыганакларга караганда. Мәймүнә исемле илле бер яшьлек тол хатынга да Мөхәммәд Пәйгамбәр сәяси сәбәпләр аркасында өйләнгән.Мәймүнә Пәйгамбәрнең башка хатыннары үлеп беткәнче яшәгән дип сөйлиләр. Мария исемле жариясе Мөхәммәд пәйгамбәрдән угыл таба, аңа Ибраһим исеме кушалар, тик бала озак яшәми. пейглмвәр 165 “Хатыннар” сүрәсенен 3 нче аятендә”Үзегезнен күнелегез тарткан хатыннар белән—ике булсын, өч булсын, дүрт булсын—никахланыгыз Ә инде гадел булмам дип куркасыз икән, берсе белән никахланыгыз",—диелгән. Ягъни Аллаһыдан инеп. Рәсүл тарафыннан игьлям ителгән Коръән күп хатын алуны тыймый һәм дүрт хатын белән никахлашу мөмкинлеге асылда Ислам таралган заманда ирләр һәм хатын-кызлар саны арасындагы диспропорциядән, кануни һәм нәшәргый (шәригатьне бозып, зинадан туган) балалар булу аркасында килеп туган проблемалардан котылуны,ирнен хатынына хыянәт итү ихтималын кисәтүне— ахыргы исәптә гаиләдәге гаделлекне һәм иминлекне күздә тота. Бу чикләүне Мөхәммәд пәйгамбәр миляди 625 елда керткән дип исәпләнелә. Никахны дүрт хатын белән чикләү таләбе мөселман дөньясында катгый үтәлеп килгән Бу шартны Пәйгамбәр нәселеннән булган идарәчеләр дә үзгәртә алмаганнар Мәсәлән. Пәйгамбәрнең өлкән оныгы, игезәкләрнен берсе—Хәсән Мәдинә шәһәрендә сафа сөрүе белән билгеле Шәригать рөхсәт иткән дүрт хатынының әле берсен, әле икенчесен алмаш-тилмәш талак кылып, ягъни “хәйләи шәргый" дип атала торган алдау юлына басып, йөздән артык яна хатыннар белән никахка кергәне өчен, ана Митлак (“Талак кылучы") дигән кушамат та такканнар Ләкин хәтта шушындый йөгәнсезлеге дә анын абруен төшерә алмаган кебек. Шулай да хатын-кызга, аналарга мөнәсәбәттә Пәйгамбәрнең сәясәтенә хас булган тигезлек, гаделлек һәм ихтирам приниибынын анардан сонгы хакимнәр арасында бик тиз йомшарганын күрмичә калу мөмкин түгел. Ләкин монысы инде кеше табигатендәге гомуми кимчелекләрдән килә һәм Ислам нәкъ менә шулардай котылуны, үзеннең “кан тамырларында булган" Иблис-ләгыйнь коткысыннан арынып камиллеккә ирешүне күздә тота да Бүгенге ислам никах мәсьәләсенә, әлбәттә, башкачарак карый Йәмән халык жөмһүриятендә. мәсәлән, никахта фәкать икс хатын белән генә торырга рөхсәт ителә, ә Туниста полигамия бөтенләй тыелган. Хәзерге вакытта Иракта да күп никахлылык сирәк очрый Кияү белән кәләш арасындагы яшь аермасы да кими Пәйгамбәр Мәчете янында һәр хатыны өчен аерым йорт төзетә һәм нәүбәт буенча аларнын һәркайсы янында була. Мөхәммәд галәйһиссәламнен хәләл җефетләре хижаб, ягъни пәрәнжә киеп йөриләр, соңыннан бу барлык ирекле мөслимәләр өчен мәҗбүри булып китә. Әл-Бохаринын хәдисләр җыентыгында Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыны Гайшә бүлмәсендә намаз укыганда тәрәзәдәге пәрдәгә кош сурәте төшерелгән булуын күреп, бу пәрдәне алып куярга кушканлыгы турында сөйләнә Гайшә пәрдәне ала да. анардан түгәрәк мендәр тышы тегә. Мөхәммәд Пәйгамбәр сурәтле мендәр тышына каршы килмәгән Төрек галиме Мәхмүт Шөкрү Сөзер моны түбәндәгечә аңлата “Мөселман өчен ин мөһиме—гыйбадәт кылган вакытта күз алдында жан ияләренен сурәте тормавы,”— ди ул. Хәзрәти Гайшә Рәсүлулланын никахындагылардан башка хатыннарга куллары белән кагылмаганлыгын сөйли Гайшә:”Чирләп киткәч Рәсүлуллаһ бик авыр чакларында:"Мин бүтен кайда9 Иртәгә кайда булам’”—дип сорый һәм нәүбәт буенча минем көнем житкәнне түземсезлек белән көтә иде Минем көнем җиткәч, ул кулиларымда жан бирде һәм өемдә җирләнде, ”—дип сөйли. Ждһилият чорында гарәпләрдә яңа туган кыз баланы, әгәр ата-анасы аны товар сыйфатында тәрбияләп үстерергә тсләмәсә, тере килеш жиргә күмү гадәте булган Мөхәммәд пәйгамбәр мондый вәхшилеккә каршы көрәшкән (бу “Тәквир" сүрәсенен 8, 9 нчы аятьләре белән раслана) Түбәндәге аятьләр Пәйгамбәр гаиләсендә хөкем сөргән низам һәм тәртип турында мәгълүмат бирәләр (“Коръән тәфсире буенча) “Әхзаб" сүрәсе. 28 нче аять "Мөхәммәд галәйһиссәламнен хатыннары яхшы киемнәр һәм яхшы зиннәтләр таләп иттеләр Шул чакта Аллаһ әйтте "И пәйгамбәр.хатыннарына әйт. әгәр сез дөнья байлыгын вә анын зиннәтен теләсәгез, килегез, мин сезгә сез сораган дөнья нәрсәләрен бирермен, вә һич зарар тимичә яхшылык белән талак игәрмен."—дип Шул ук сүрәдән 30 нчы аять "И пәйгамбәр хатыннары, әгәр сезләрдән берегез фәхешлек кылса яки пәйгамбәргә итагать итмәсә. ул хатынга башка хатыннарга, булачак газапның ике өлеше тияр, бу—Аллаһуга бик жинел. 32 һәм 33 нче аятьләр дә шул турыда. "И пәйгамбәр хатыннары, сез башка хатыннар кеби түгелсез, әгәр гөнаһлардан саклансагыз, ят ирләргә жавап биргәндә тавышларыгызны йомшартып сөйләмәгез, чөнки йомшак тавыш белән сөйләсәгез, күңелләрендә шәһвәт яки яманлык чире булган ирләр сездән өметләнерләр, вә аларга тавышыгызны нечкәртмичә яхшы сүз әйтегез. " "Вә өйләрегездә торыгыз, вә җаһилия заманындагы хатыннар кеби бизәкләнгән зиннәтләрегезне ят ирләргә күрсәтмәгез, намазларыгызны укыгыз, зәкятләрегезне бирегез, вә Аллаһуга вә Анын рәсүленә итәгатя итегез, и сез. рәсүл галәйһиссәламнең өй әһелләре. Аллаһ сездән гөнаһларны күтәрүне вә сезне кимчелекләрдән пакьләүне телидер. ” Бу аятьләргә заманында Александр Пушкин да игътибар иткән һәм үзенең Коръәнгә ияреп язылган шигырьләрендә аларнын эчтәлеген бирергә тырышкан Пәйгамбәр икеләтә бүләкләнәчәк кешеләр хисабына җариясенә белем бирүче, аны иреккә җибәрүче һәм ана өйләнүче мөселманны да кертә. Монда аның кәнизәге Мария күздә тотылган дип уйлау табигый. Кәй-Кавус үзенең "Кабуснамә" китабында Пәйгамбәрнең хатыны хәзрәти Гайшә өендәге бер карчыкның Рәсүлдән:"И Рәсүлуллаһ. минем йөзем җәннәттә торучыларныкымы. әллә тәмугта булучыларныкымы?"—дип соравы турында яза. Пәйгамбәр исә шаяртып: "Ул дөньяда җәннәттә бер генә карчык та булмас, “—дип җавап биргән. Карчык кайгысыннан җылап ук җибәргән. Шунда Рәсулулла елмаеп болай дигән:"Жылама. минем сүзем синең теләгеңә каршы килми бит Мин җәннәттә карт-коры булмас дип дөресен әйттем, чөнки кыямәт көнендә адәмнәр каберләреннән яшь килеш кубарылып торырлар." Моны ишеткәч карчык тәмам тынычланган. Хатын-кызларга вәгазь уку өчен Пәйгамбәр аерым көнен билгеләгән. Рамазан аенда Рәсүлуллаһ гыйбадәттә булган һәм айның соңгы ун көнендә Аллаһыны зикер итүдә аеруча тырышлык күрсәткән. Ул төн буе йокламаган, гаиләсе дә төнне гыйбадәт кылып үткәрә торган булган. Бу хакта хәзрәти Гайшә түбәндәгечә сөйли:"Рамазанның соңгы ун көнендә Рәсүлуллаһ (с.г.в.) ыштанын ныклап буып куя иде. төн буе йокламас иде вә гыйбадәт кылу өчен гаиләсен уята иде". Бу сүзләрдән Пәйгамбәр ул көннәрдә хатыннары белән якынлык кылудан тыелган дип аңларга кирәк. Бервакыт Гайшә барында ир-атлар намазга нәрсә комачау итүе турында сүз куерта башлап: "Намазны эт. ишәк вә хатын-кыз бозарга мөмкин. ’—диешкәннәр Моны ишеткәч. Гайшә болай дигән: "Сез безне эт белән тиңлисез, ә Пәйгамбәр (с.г.в.) мин анын каршында ятып торганда да намаз укый иде. һәм әгәр хаҗәт туып мин анын катында кала алмасам, әкрен генә торып чыгып китә идем." (Хәдис. ) "Әхзаб" сүрәсенең 53 нче аяте Пәйгамбәр өенә килүчеләргә кагыла (И. Ю. Крачковский бу аять Зәйнәбнең икенче туенда озаклап утырган кунакларга нисбәтле дип уйлый): “И мөэминнәр. Пәйгамбәр галәйһиссәлам өйләренә аш мәҗлесенә барганда ашның өлгергәнен көтеп тормыйча рөхсәтсез кермәгез, мәгәр керегез дип дәшкәндә генә керегез, ашау-эчү тәмам булгач китегез, бер-берегезнен хәлләрен сорашып озак вакыт утырмагыз, сезнең шулай озак утыруыгыз Пәйгамбәрне борчыйдыр, ул сезгә инде кайтыгыз дип әйтергә сездән ояладыр, әмма Аллаһ хакны әйтергә оялмыйдыр. Әгәр Пәйгамбәр хатыннарыннан бер-бер нәрсә сорасагыз, пәрдә аркылы сөйләшегез, әнә шулай сөйләшүегез сезнең күңелләрегезгә дә. аларнын күңелләренә дә пакьлектер. Вә сезгә лаек булмады Пәйгамбәрне бернәрсә белән рәнжетмәк, дәхи Пәйгамбәрнең хатыннары үзеннән соң сезгә мәнге хәләл булмады. Тәхкыйк Пәйгамбәрне рәнҗетү, вә анын хатыннарына никахлану Аллаһ хозурында сезгә бик олугъ гөнаһ эш булды. "Александр Пушкинның игътибарын бу аять тә җәлеп иткән. Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслими үзенең "Тәварихы Болгария" дигән китабында: "Пәйгамбәребез, хода ана рәхмәт кылсын. Габдеррахман бине Зөбәер. Тальха бине Госман һәм Зөбәер бине Җәгъдә дигән өч сәхабәне Болгарга жибәрде."—дип яза. Зөбәер бине Җәгъдә Айдар хан кызы Туйбикәне паралич авыруыннан терелтеп, соңыннан аңа өйләнгән һәм Болгарда торып калган, шунда 25 ел яшәп вафат булган, имеш Ләкин бу хәбәрләр ышанычлы чыганаклар белән расланмый Шулай да Шиһабетдин Мәржани Болгарга дингә өндәү өчен табиб сурәтендә гарәп илчеләре килгәнлеккә дәлил булырлык Беркадәр риваятьләр бар дип саный Алардан аңлашылганча. Мөхәммәд пәйгамбәр янында төрки телен белүче кеше булган һәм ул ниндидер бер халыкка төрки телендә хат язган "Ул заманда гарәп. Шам илләрендә. Рум мәмләкәтләрендә төрки телендә сөйләшә торган халык юк иде,—дип дәвам итә Ш Мәржани —Кытайга чаклы бик күп мәмләкәтләр, күп тоткарлыклар, озын юллар булу сәбәпле, бу хатнын аларга да язылмыйча.бәлки якындагы, бер-берсе белән аралашып йөргән Болгар һәм Хәзәр халкына язылган булуы ихтимал Аларнын (гарәпләрнең—А. Т.) бу өлкәдә көмеш ятмасы табып, зур бер елганы һәм мәгълүм бер өлкәне гарәп телендә "Нократ елгасы” һәм ул өлкә халкын “Нократ болгарлары" дип атаган булулары шуны күрсәтә Шуна күрә дә Болгар халкы телендә бик күп гарәп сүзләре табыла.. Аларга гарәп теле керүе сәүдә эше аркасында аралашу нәтижәсендә булмаска кирәк. Алай булса, фарсы теле дә шулай ук нык кереп урнашкан булыр иде Дөрес, фарсы сүзләре дә кергән, ләкин алар бик аз." Боларга өстәп тагын түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин "Пәйгамбәр" сүзе чуваш һәм мари телләренә дә кергән, дөрес.ул аларда мәжүси мәгънәләргә тарта чуваш телендә—илаһ. бүреләр иясе, мари телендә— илаһ. пәйгамбәр, ярдәмче Тагы шунысы игътибарны жәлеп итә: чувашлар үзләрен “көмеш болгарлар" дип атыйлар Хәер, бу күркәм атаманын соңгы чорларда, чувашларны Идел буе болгарларынын бердәнбер варислары дип игълан иткән "болгар-чуваш теориясе” туып, гади халык аңында шуны ныгыту өчен генә әйләнешкә кертелгән булуы да ихтимал Әгәр чувашлар, гарәпләргә ияреп, үзләрен электән үк “көмеш болгарлар" дип атый башлаган булсалар, шөбһәсез. Ислам динен дә кабул иткән булырлар иде Ә бәлки мәсьәлә катлаулырактыр да, монысы мина карангы Татарстандагы Иске Салман авылы оешуы турындагы риваятьтә түбәндәгеләр сөйләнә Мөхәммәд пәйгамбәр исән чагында Мәккә шәһәреннән бер зур галим кеше Идел буена дин өйрәтергә җибәрелгән икән Сөләйман атлы бу кешене, галим булганга күрә. Сөләйман Хужа дип йөрткәннәр Шәһри Болгар ханы Хужаны үзенең сараенда тотып, соңыннан илне агартыр өчен, хәзерге Салман авылы якларына җибәргән Сөләйман Хужа бу төбәктә зур мәдрәсә ачып, белемле муллалар укытып чыгарган. Сөләйман Хужа Болгар илен бик яраткан, шуның өчен кире Мәккәгә кайтып китмәгән Сөләйман Хужа әйтә торган булган:"Шәһри Болгар жире бик бәрәкәтле жир. ул җиргә ислам кылыч көче белән таралмаган Болгар илендәге халык ислам динен үзе теләп кабул иткән, шуның өчен җомга намазында хотбәләр агач таяк тотып кына укыла" —дип Менә шушы Сөләйман Хужа—Иске Салман авылының беренче карты вә изге бабасы Халык аны Салман бабай дип йөрткән Аннары авыл һәм елга исеме дә Салман дип атала башлаган Татар мөнәҗәтләрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын тасвирлауга багышланганнары шактый. "Әминә ханым—Мөхәммәд анасы" исемле мөнәҗәттә Пәйгамбәр туар алдыннан хәзрәти Әминә бар җиһанның нурга күмелүен, өй тирәли фәрештәләрнең Кәгъбәне тәваф кылган кебек әйләнеп йөрүләрен күргән дип сөйләнә Халык риваятенә караганда. Мөхәммәд пәйгамбәрнең гәүдәсе жәннәпәге Тәсним чишмәсе суында чылатылган җәннәт туфрагыннан яратыла “Мөхәммәд пәйгамбәргә мәдхия" дигән татар мөнәҗәте салават әйтү рәвешендә күмәк башкарылган Йә. Мөхәммәд Мостафа. Атан-анаң вафаты Сәне ятим калдырды Сәне Аллаһ үстерде. Йә. Мөхәммәд Мостафа! Мөнәҗәтләрдә Рәсүлулланын кешелеклелегенә дан җырлана “Мөхәммәд пәйгамбәрнең ятим баланы жәлләве" дигән мөнәҗәттә мондый юллар бар Бисмиллаһир рәхманир рәхим* Рәсулулла ятим үзе. ятимнәрдә ике күзе. Әгәр күрсә ятимнәрне, барып сөяр иде үзе. Васыятьләрем өммәтемә— ятимнәрне күрсәгез гәр. Минем кебек тәбрикләп ки хәлен белегез сезләр. XV—XVI гасырларда яшәгән татар шагыйре Әхмәтбиккә нисбәт ителә торган бәеттә Пәйгамбәрнең һәр жан иясенә гуманлы мөнәсәбәте сурәтләнә Кяфер сунарчылар бер газәлне тотып алалар, шунда Пәйгамбәр алардан газәлне бәтиләрен имезергә җибәрүләрен сорый һәм үзе тотык сыйфатында кяфсрләр кулында калырга риза була. Кяферләр газәлне иреккә җибәрәләр, ә үзләре Пәйгамбәрне һәлак итәргә чамалыйлар, газәл кайтып килер дип ышанмыйлар. Газәл чыннан да соңара, чөнки кире кайтканда тозакка эләккән була. Кяферләр Пәйгамбәргә сонгы тапкыр гыйбадәт кылырга рөхсәт итәләр... Шул чагында Аллаһы ана ярдәмгә Җәбраил фәрештәне иңдерә Моны күргәч, кяферләр шәһадәт китерәләр, ун мен йәһүд мөселманлыкка чыга. Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның дүрт сәхабәсе турында татарда табышмак та чыгарганнар: Бар икән, ди, дөньяда бер байтирәк. Гәүһәрдән дүрт ботагы аңа терәк. Табышмагым уйла да тап, уйна да тап. Моны тапкан кешенең акылы зирәк. Нурулла Мөфлихун Арыслани хәзрәт (“Тәфсир Ногмани"нын яна басмасын әзерләгән зат) “Пәйгамбәргә иман" дигән самими шигырендә: Кяфирләрдән курыкмады, өркеп Бер карыш та артка чигенмәде. Аллаһы юлында хаклык өчен Көрәшүдән һич тә зирекмәде,— дип яза. Хак мөселманның күңелендә һәрчак Мөхәммәд пәйгамбәр булыр. Төрек шагыйре Юныс Әмрә үзенең бер шигырендә болай ди: Эзли-эзли тапсам эзеңне. Эзен тузанына куйсам йөземне. Ходай насыйп әйләп, күрсәм үзеңне! И Мөхәммәд! Күңелем шундый ашкына сиңа. (Бикә Рәхимова тәрҗемәсендә.) Билгеле булганча. Солтан Сәлим ибн Баязит заманында гарәп җирләре төрекләр кулына төшә. Ул вакытларда Мисыр хәлифәсендә Пәйгамбәрнен таягы, мисвәге (теш чистарткычы).башмагы. чәч һәм сакал бөртекләре әманәт булып сакланган була.Җинүче төрекләр Пәйгамбәрнен бу мирасын ганимәт маллары сыйфатында Истанбулга алып кайтканнар һәм. көмеш сандыкларга салып. Солтан мәчетенең хәзинәләр бүлегенә куйганнар. Аларны тик Мәүлид бәйрәмендә генә халыкка күрсәтәләр. Бу истәлекләр “Мәэван Мөбәрак"дип йөртелә. Төркия солтаны Габделхәмид II Рәсулулланың төкләре балавызга утыртып катырылган һәм эче ефәктән, тышы фил сөягеннән гыйбарәт сандыктагы истәлекле бүләкне 1893 елда хаҗ сәфәре вакытында Истанбулга килгән мөфти хәзрәтләре Мөхәммәдьяр Солтанга Русия мөселманнарына дип тапшырырга боера. Бу тарихи ядкяр утта янмый торган сандыкка салына һәм бүгенге көнгәчә саклана. Мәүлид кичәсендә ул мөселманнарга күрсәтелә, салаватлар укыла. Европа мәдәниятынла Мөхәммәд пәйгамбәрне башта мәкерле булуда, аяусызлыкта, бәдәни ләззәтләргә бирелүдә гаепләргә тырышып карыйлар. Мәгърифәтчеләр исә аны шәхси рәхәтләр хакына динне файдаланучы алдакчы дип күрсәтергә тырышканнар.Аның хакында төрле әкияти риваятьләр таралган. Мәсәлән. имештер, Мөхәммәдиен табуты һавада эленеп тора икән дип сөйләгәннәр Шул ук вакытта тамплиерлар (тәре яулары чорында католик рухани-рынарь ордены әгъзалары—әһле салиблар, тәре йөртүчеләр) яшерен рәвештә Мөхәммәд пәйгамбәргә табынганнар Мөхәммәд пәйгамбәр укый-яза белмәгән дигән сүзләрне дә ишетергә һәм укырга туры килә (мәсәлән, Мәҗит Гафури Рәсулулла турында:"Уку-язу өйрәнмәде. —дип яза.) Гарәп галимнәре фикеренчә. Мөхәммәд пәигамбәрнен Бәһрәйн әмире Мөнзир бин Сәүигә үз кулы белән язган хаты исән Бу хатында Пәйгамбәр әмирне Ислам динен кабул итәргә өнди Хатның күчермәсе Бәгьдадта чыга торган “Сумер" журналынын 1974 елгы беренче санында басылган Гете үзенен "Көнбатыш-көнчыгыш диваны" дигән китабында Мөхәммәд пәйгамбәр турында: "(Мөхәммәд) үзенен шагыйрь түгеллеген, бәлки пәйгамбәр икәнлеген һәм анын Коръәнен ләззәт алу өчен билгеләнгән адәми китап итеп түгел, бәлки илаһи канун итеп карарга тиешлеген кат-кат тәкърарлый. -дип яза. Бернард Шоу Мөхәммәд Пәйгамбәр турында мондый сүзләр әйткән:"Аны Кешелекне коткаручы дип агарга мөмкин Әгәр анын кебек кеше хәзерге дөнья белән идарә итүне үз өстенә алса, дөнья алдында торган проблемаларны хәл итүдә уңышка ирешәчәгенә ышанам мин." Ахырда сүзне “Британика" энциклопедиясенә бирик: " беренчел чыганаклардагы аерым детальләр анын гадел һәм туры кеше булганлыгын, шундый ук гадел һәм туры кешеләрнен ихтирамын һәм ышанычын казанганлыгын раслыйлар,”—ди бу абруйлы белешмә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлындагы вакыйгалар һәм фактларнын җентекле хронологиясе Әбү-р-Рәйхан әл-Бирүнинсн "Кичкән буыннар ядкярләре”ндә китерелә. Мөхәммәд галәйһиссәламнен эпитеты—Ин сонгы пәйгамбәр (Хатәмен- нәбийин—"Пәйгамбәрләр мөһере", ягъни ин сонгы. тәмамлаучы пәйгамбәр) Безнең Әхмәдһади Максуди: "Мөхәммәд галәйһиссәлам ахырзаман пәйгамбәредер Анардан соң дөньяга һич пәйгамбәр киләчәк түгелдер,"—дип яза Мөхәммәд пәйгамбәр җир йөзенә элгәрге пәйгамбәрләр китергән вәхиләрне янә бер кат раслау һәм китап (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) әһелләре, ягъни насранилар (христианнар) һәм йәһүдиләр тарафыннан бозылган илаһи текстларны һәм васыятьләрне төзәтү өчен җибәрелгән Жәбир ибн Габдулла сөйләвенә караганда. Пәйгамбәр үзе турында:"Элек һәр пәйгамбәр үз халкына җибәрелгән булса, мин барлык кешеләргә җибәрелдем,"— дигән. Тагын бер мөһим нәрсәгә игътибар юнәлтмичә мөмкин түгел Кайчагында дини матбугатта аерым авторлар Мөхәммәд пәйгамбәрнен гади кеше түгеллегенә басым ясарга тырышалар, аны беренче чиратта кешелек вәкиле итеп күрүчеләрне Пәйгамбәргә ихтирамнары җитмәүдә гаепләргә телиләр Юк, Мөхәммәд башкалар кебек үк кеше Ул Аллаһынын колы һәм Анын илчесе Коръән Кәримдә болай диелә: "Әйт: "Мин сезнен кебек бер инсанмын. миңа Аллаһыдан вәхи булды, сезнең Илаһыгыз—барча вөҗүдкә бер генә Атлаһы дип Әгәр берәү Раббысына яхшы хәлдә юлыкмакны теләсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен, изге гамәлләрне кылсын, әмма Раббысына тиешле булган гыйбадәтенә һичкемне шәрик-тиндәш кылмасын" (“Тау тишеге” сүрәсе 110, “Коръән тәфсире" буенча) Рәсүлебез бу васыятьне һәрдаим һәм һәрнәрсәдә саклаган, тыйнак кеше булып калган, ү-зен кешеләрдән өстен күрергә рөхсәт итмәгән, шәхес культы, ягъни шәхесләргә табыну дигән нәрсә анын өчен ят булган Имам Бохаридан килгән бер хәдистә Пәйгамбәр моны ачыктан-ачык әйтә "Мине һич мактамагыз, нәсранилар Мәрьям углын мактагандай булмасын, чөнки дөреслектә мин бәндәмен, әйтегез "Аллаһынын колы һәм илчесе дип " Пәйгамбәрнен түбәндәге сүзләре дә анын гадәттән тыш тыйнак кеше булуы турында сөйли "Аллаһы тәгаләнен ахирәттә үз какымда нинди мөгамәлә кылачагын белә алмыйм, мин башкалар кабиленнән адәм баласымын. аермам исә бары Агтанын әмерләрен халыкларга ирештерү ноктасында гына булып, гаепләрне белергә кодрәтем юк,"—дигән ул