Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАР КАНАТЛАР ТАЛМАСЫН

Миргалим Харисов белән танышып китүем алтмышынчы еллар башында булды. Ул Мәскәүдә театраль югары белем алып кайтканнан соң, милләтебезнең баш сәхнәсендә—Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уйный башлагач. Студент елларында ук каләм тибрәтә башлаган егет, балачактан канында уйнаган иҗат чаткысын сүндермичә, әдәбият мәйданына килде. Язучы буларак, укучы хозурында беренче имтиханын ул бик гади, мәгәр бик чынлыклы “Тәзкирә" хикәясе белән тотты. Бу хәл аның беренче китабына (1966) исем табуга сәбәп булды. Журналистлык стажы да шул еллардан башланды. Әйтергә генә ансат: утыз ике ел редакциядә! Әдәби хезмәткәр, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, баш редактор урынбасары. Әдәби хәзинәсе күркәм Миргалим Харисовныц. Алда телгә алынган китабыннан соң ул “Кызыл планетага сәяхәт”дигән маҗаралы повестен бастырып чыгарды (1967), “Сабыйлар хакына"дип исемләнгән пьесалар җыентыгын (1969), “Ватан нидән башлана "дигән хикәяләр тупланмасын укучыларга бүләк итте (1971). Шунысын да әйтик, "Кызыл планетага сәяхәт" повесте үзбәк һәм болгар телләрендә дә басылып чыкты. Миргалим Харисов—пар канатлы каләм иясе. Бер канаты—үзе ижат иткән драмалар, повесть, хикәяләр булса, икенче канаты тәржемәләгән әсәртәр. Бу жәһәттән аның тырышлыгы күпләрне сокландырырлык Сәхнә әсәрләре оста язылганнар. Ул театр кануннарын теоретик яктан да. гамәли тарафтан да әйбәт белә. Аның бер пәрдәлек пьесалары - “Сабыйлар хакына ". “Бабай”. “Ачык авыз", “Тук башак ж иргә иелә", “Чәчмәгәнне урмыйлар" башлыча мәктәп сәхнәсенә атап язылганнар. Миргалим Харнсовның прозасы чынбарлыкны иннек-кершәнсез, бизәмичә, нәкъ тормыштагыча тасвирлавы белән күңелгә ятышлы. Ул үзенең персонажларын мөнбәргә дә күтәрми, түбәнсетми дә. аларны гайре табигый шөгыльләр белән дә изаламый, сөйләшүләрендә дә ясалмалык юк. Персонажлар теле күп очракта индивидуаль, автор сурәтләве геройлар сөйләшеннән сизелерлек аерыла. Авторның һәммә хикәяләренә диярлек халыкчан җорлык хас. Хикәяләрдә кызыл җеп булып сузылган бер фикер ачык абайлаиа: теләсә нинди шартларда да адәм баласы КЕШЕ булып калырга тиеш, дигән фикерне үткәрә язучы. Безнең заманда моннан да кыйммәтлерәк сыйфат юк. чөнки тормышыбызда тискәре гадәтләр нык баш калкытты, әхлаксызлык канат җәя. Матди хәл иртәме-соңмы яхшырыр, акча девальвациясе узар, ә менә әхлак девальвациясенең озакка сузылуы бик ихтимал. Бер җөмләгә сыйдырып әйткәндә. Миргалим Харисов прозасы—сугышчан проза, мораль югарылык өчен көрәшче проза. Юбилярның пар канатларыннан янә берсе—тәрҗемәче буларак кылган эшләре. Аның каләме аша татарча яңгыраган әсәрләрне тиз генә санап чыгуы да ансат түгел. Иң әүвәле үтә җитди темаларга язылган әсәрләрне атыйк. Миргалим каләмдәш тарихи публицистик “Д.И.Ульянов” (С.Я.Чикин әсәре). “Ленин турында хикәяләр” (авторлар коллективы). “Зинин” (Л. 8. .к. v • мз Гумилевский), “Гафурлар гаиләсе" (Г. Шәрипова) дигән китапларны, “Дуслык аланы” (авторлар коллективы) җыентыгындагы берничә хикәяне туган телебезгә күчерде. Тәрҗемәләүче Миргалим Харисов активына тагын Николай Чуковскийның “Кыю капитаннар " (русча исеме— "Водители фрегатов ") әсәрен, Нодар Думбадзеның "Мин кояшны күрәм" повестен, Диас Вәлиевнең “Тормыш бүләк итәм", “1887 яки тәнребез бер—Хөрлек" драмаларын да кертсәк, аның колачы матур мәгънәсендә көнләшерлек булуына ышанырбыз. Чыны шул: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалим Харисовның эшчәнлеге алда тасвир кылганнар белән генә дә чикләнми. Әсәрләре дә алда атаганнар гына түгел. Ул бик куп киносценарийлар тәрҗемә итте. Агитбригадалар өчен дистәдән артык сценарий язды. Шунысын да өстик: Миргалим Харисов өлкән һәм замандаш каләмдәшләре Г. Баширов, М. Галәү, Ә. Еники, К. Нәҗми, Г. Әпсәләмов.А. Гыйләҗев, А. Расих, Р. Мөхәммәдиев һәм башка әдипләребез әсәрләре буенча радио телевизион инсценировкалар да иҗат итте. Пар канатлы язучыбыз Миргалим Харисов бүген дә каләмен кулында нык тота. Ул каләмнең күтәрмәсенә ышаныйк. Түбәндә “Казан утлары" журналы укучыларына Миргалим Харисов тәрҗемәсендә Җәүдәт Ильясовның “Тынлык манарасы” әсәреннән өзек тәкъдим ителә.