ПАР АККОШЛАР АРАСЫНДА...
Гаҗәеп дәрәҗәдә тынгысыз җанлы шагыйрә Нәҗибә Сафинаның иҗаты, әлбәттә, чын игътибарга лаеклы иҗат Туган ягы Башкортстанда иҗади гына түгел, сәяси даулар уртасында кайнап, Казан дөньясына чумганына байтак инде аның. Саҗидә Сөләймановага багышлап язган шигырендә шагыйрә үзенең туган ягы—Яңавыл төбәге хакында болай ди: Яна авыл түгел, ян авыл да. Жан авыл ул. дуслар, жан авыл! Туып үсү түгел, бер күрсәң дә Мәнгелеккә жанда кала ул. Нәҗибәнең шигъриятенә нәкъ шушы моң һәм моңны раслауяклау дәрте хас. Тоташ иҗат белән яши ул. 1997 елда шагыйрә безгә “Таң кошы " исемле китабын бүләк итте. "Аккош күле ” исемлесе дә нәшрият "табасыннан " төшеп килә икән. Шагыйрә балалар өчен дә бик тә яратып яза. 1996 елда аның "Кош теле" дигән китабы нәниләр кулына барып иреште. Һәм, иншалла, дөньялар бераз рәтләнсә, балалар аның “Мәче фәлсәфәсе”. “Кырмыска ник очмаган?" "Камка һәм яфрак капка ", "Вакыт һәм Вахит ", “Әнисенең әнисенең әнисе " һәм “Таң алдыннан " исемле китапларын да укып сөенер дип өметләник. “Таң кошы ” китабына исем биргәндә Нәҗибә татарның туып килгән таңын күздә тоткан. Шул таң өчен җанын ярып бирергә әзер булып яши ул. Нәҗибәнең әнкәсе үлем түшәгендә ятканда шигырь әйтеп бәхилләшкән Килдем, инде китеп барам— Барасым бар!— Җирнең минем белән ямар Ярасы бар! Нәҗибә татар шигъриятенә очраклы рәвештә генә килеп кермәде— аны уз урыны көтә иде Шигъриятнең вазифасы да шул—җаннардагы яраларны сихәтләү, аңарга шифа кылу Менә шул изге сукмактан читкә атлатмасын сине, язмыш, Шагыйрь! Һәр көне шигырьле булсын шагыйрьнең! Үз шигырендә әйтелгәнне үзенә теләк итеп телик бүген Ялган назлар миңа тимәсен. Пар аккошлар арасында булсын Язмышымның ялгыз көймәсе! ЗӨЛФӘТ Нәҗибә Сафина Җанавылда туып үскән без Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсендә Кай җирләрдә туып үскән диләр, Нинди җир ул диләр, Яңавыл? Яңамы ул, әллә ян авылмы? Шигырь булып җанда яна ул! һәр адымы белән яңа ул! Галим-голәмәләр, баш ватмагыз! Ян диеп тә, яна диеп тә. Җаныбызны яшереп яшәдек без, Моңга салып, янып, көеп тә. Ул эндәште безне биеккә! Яңа авыл түгел, ян авыл да. Җан авыл ул, дуслар, җан авыл! Туып үсү түгел, бер күрсәң дә. Мәңгелеккә җанда кала ул... Аксакал ул, сабый бала ул! Инде бүген килеп сер чишәбез: Җанавылы туып үскән без. Саҗидәләр, Нәҗибәләр булып Шигырь дөньясына күчкәнбез. Моң касәсен чумырып эчкән без! Ишмораты, Гайнан Әмирне, Нуриханы, Илдар Юзие!— Җанавылда булган кешеләргә Шәһре Казан һәрчак үз өе. Җанавылның анда үз көе! һәр татарга кадерле ул Казан, Дошман гына аны алганмы?! Үз баласы итеп каршылый ул Җанавылдан килгән җаннарны... Пар аккошлар арасында Ташла да кит әйтми-нитми генә. Ялган назлар миңа тимәсен. Суын түгеп, ялгызым да ншәм Язмышымның ярык көймәсен. Диңгезләргә таба омтылгандай, Мәңгелек яр эзләп тукталам. Үз ярымны тапмый укталудан Мин туктамам сыман, туктамам. Хыялымда моңсу күл өсләре... Төнбоеклар чәчәк аталар. Дулкыннарда һаман толым чайкый Яшел камыш, зифа ак таллар. Күңел күгем өсләрендә йөзә Ак аккошлар, кара аккошлар. Күңелемнең төпләрендә йөзгән Үземнән дә яшерен аккош бар. ... Ташла да кит, әйтми-нитми генә— Ялган назлар миңа тимәсен. Пар аккошлар арасында булсын Язмышымның ялгыз көймәсе. Мәхәббәткә күз йому Очрашабыз, хушлашабыз, Аерылышып китәбез. Китәбез дә тагын шулай Очрашуны көтәбез. Юкса, бар бит. бар бит инде Аралашу чарасы. Хатлар бара, якын—дәшсәң, Телефоннар арасы. Әмма ләм-мим без дәшмибез, Чөнки юк әйтер сүзләр. Китәбез дә көтәбез без— Кайчан очрашыр күзләр. Шулкадәрле мәхәббәтне Сер итеп саклыйбыз бит. Берберебезгә сиздермәүне Ничектер аклыйбыз бит. Без аклыйбыз, ә мәхәббәт Булалмый икейөзле. Берчак җанны ярачак та Ачачак әле күзне. Фаш итәчәк ул безне. Төшләр... Төшләр... Искәртеп торалар: Сөю калган үткәндә. Тирәнәя яра, Сөю Җәрәхәтләп киткәнгә. Төшләр... Кабатлап торалар: Кабатлама хатаны. Чын булса, сөю югалмый. Эзлә, эзлә, тап аны. Төшләр... Юатып торалар: Табылыр, елама, дип. Үткәннәргә хатлар бармый. Хатларын юллама, дип. Төшләрне Тыңламый хисләр. Кабатлый хаталарны. Үткәннәргә хатлар язам. Табачак хат ул ярны. Төшләрдә Хаклык бар барын. Чын мәхәббәт югалмый. Язны үзең яса икән. Язсыз ташкын юл алмый. Ә без Көзләргә керәбез. Язда кызыл алма юк: Күкләргә аша күңелләр. Имеш, җирдә Алла юк. Төшләрдә Алма бирәсең. Алмалар пешкән дә бит. Алма исләрен китерә Җилләре искәндә тик. Синең күзләр Көзнең сары яфрак яңгырыдай Түгел әле. сагыш, җанымнан! Сагышлардан бераз бушап калсам. Мәхәббәткә шулай ялынмам. Кышның ап-ак бураннары кебек Ак җилләргә салыйм уйларны. Юк та диеп белим дөньялыкта Була алмый калган туйларны. Язның ярсу ташкыннары булып Инк кайтасыз, хисләр, тагын да? Мәхәббәтне инкарь итеп кара Дөнья чәчәк аткан чагында. Көзнең сары сагышларын чабып, Эскерт-эскерт өям җаныма. Зәңгәр гөлләр кереп оялаган Сары сагышларга, йа Хода... Синең күзләр... Зәңгәр юрган Җәй иде бит. Нидән өшедек без?— Юрган эзләп киттек ябынырга. Җаныбызда әллә сүнгән булган Сөю дигән учак, табынырга? Көз иде бит, Инде аерылдык. Башкаларга киттек яр булырга. Агачларда сары яфраклар тик Пышылдашып калды: “Зар булырга...” Кыш иде бит... Нигә ябынмыйбыз Шуып төшкән зәңгәр юрганны без? Ничек җиңел генә җимергәнбез Сөю кадәр сөю корганны без... ... Читтә ята Зәңгәр боздан сырган юрганыбыз!