Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛУГ ӘДИБЕБЕЗ БАР!

Миңа калса, язучы һәрвакыт матурлыкка сусап, матурлыкны сагынып яшәргә тиеш... Гыйбрәт алыр, күңелне баетыр, теләкләрне үстерер өчен генә түгел, һәртөрле түбәнлек-ваклыклар, ямъсезлекәшәкелекләр белән килешмәс өчен, шуларга нәфрәт саклар өчен дә кирәк бу... Әмирхан Еники Аның турында замандашлары, каләмдәшләре Фатих Хөсни: Әмирхан Еники турында сүз әйтү бер үк вакытта читен дә. рәхәт тә. Читен, чөнки ул бик катлаулы, үтә дә нечкә күңелле художник. Әйтә белмичә әйтсәң, тота белмичә кулдан төшереп ваткан хрусталь ваза кебек, анын ижатын чәлпәрәмә китерүең дә мөмкин. Рәхәт, чөнки аның иҗаты уйланырлык азык, күңелгә шатлык, колакка музыкаль аһәң бирә ... Яшь. зифа буйлы, кара чәчле, мөлаем егет, ул әдәбиятка ничектер кыяркыймасрак килеп керде һәм хәзергә хәтле, башы пеләшләнә башлагач та. уннарча повесть һәм бик күп талантлы хикәяләр авторы булгач та. безнең барыбызның да. ин әһәмиятлесе, киң катлау укучыларның ихлас мәхәббәтен казанганнан сон да. шулай кыяр-кыймас кына барган кебек. Анын бу тыйнаклыгы үзенең көчен белмәгәнлектән түгел, юк, ул үзенең әфсенле көчен бик яхшы белә, аның бу тыйнаклыгы халык алдындагы бурычын тирәнтен аңлавыннан. Юк. әдәбият уйнар өчен түгел, әдәбият дан казану, акча эшләү мәйданы да түгел, әдәбият—энә белән кое казу, әдәбият— кеше күңелен тәрбияләү, әдәбият кешеләрне яхшы булырга, көннән көн яхшырак була баруга этәрү коралы. Без менә шул бөек бурычны үтибезме? Барыбыз да бертигез үтибезме'’ Әмирханның тыйнаклыгы, минемчә, әнә шул сораулардан килеп туадыр кебек. ... Гомумән. Әмирхан Еники иҗаты өчен иң күренекле сыйфат: ул да булса анын әсәрләрендә, бөтенесендә, әлбәттә төрлесендә төрле дәрәҗәдә, кеше җанының хәрәкәткә килүе. Ясалма конструкцияләргә чуар бизәкле какшау бина корудан ерак тора Әмирхан. Аның әсәрләрендә—бөтенесендә дә—җанлы кешеләр, уйлана, газаплана һәм шатлык кичерә белә торган кешеләр яши' Әмирханның •укучыны сихерли ала торган көче нәкъ әнә шунда да инде. сүзләрнең, берсе икенчесеннән көч алып, музыкаль аһәңлелек белән җырлап торулары—боларны һәм әйтәм дигәндә телгә килмәгән башка күркәм якларны, беренче нәүбәттә, нәкъ менә Әмирхан иҗатыннан табабыз. “Табабыз"—урынлы әйтелмәде Аларны эзләргә кирәк түгел, алар әсәрнең тукымасында, алар—тасвирлана торган хәл-әхвәлләрнен мускулы, эчке пружинасы буларак, укучыны шундук эләктереп алалар һәм алып китәләр Бу тасвирның әфсененә бер эләктеңме, ычкынырмын димә Ул сине тирбәтеп һәм моңландырып, уйланырга һәм тормыш, көнкүреш картиналарына үз күзең белән карарга мәжбүр итеп, алып бара, алып бара. Кыскасы, безнең Әмирханыбыз, безнең нечкә һәм сизгер күңелле, коеп куйган художнигыбыз. Әмирхан Еникиебыз бар Ул безнең арада, безнең белән ижат итеп, бергә шатланып, бергә борчылып, дөньяга һәм кешеләргә бәхет сәгадәт теләп яши. Аның бәйрәме безнең Наҗар Нәҗми "Тискәреләр” Әмирхан ага Еникиг» Бар ул үзсүзле булганнар— "Тискәре" күренгәннәр. Иманына инанганга Илдән дә сөрелгәннәр. Бар ул ят тәртәгә кермәс. Авызлыкланмас затлар. Тик үз буразнасын ярып. Җир-гомер сөргән "атлар" Бар ул—сөргәнне дә сөрү Тик авыр—чирәм ачу Үз орлыгын—табышыңны Үз басуыңа чәчү Без берләшкәндә бер рухи Күмәк хужалык корып. Тик "тискәре" торып калды “Единоличник" булып Әлеге шул үзенеке Арбасы, тәртәләре— Ә юлга тотылган күмәк Әмирханны үзенчәлекле художник итеп таныткан хосусиятләрнең тагын берсе—анын теле Анын хикәяләрен, повестьларын укыганда телебезнен нинди көчкодрәткә ия булганлыгын янә һәм янә бер кат төшенәсең. Логик эзлеклелек, сүз асты дөньясының тигез һәм тыныч агышы, нәкъ үз урыннарына утырган Әмирхан Еники. Накый Исанбат, ГаМрихман дә бәйрәм! Минский. 1958 ел 1979 «я Шөгыльнең киртәләре. Өстән, астан, уңнан, сулдан Яман сүз сибелгәндә. Шикләнүләр, чикләнүләр Йөрәкне кимергәндә. Хәтта жимергән чакларда Юлдагы күперләрне. Үз-үзенә күпер салды Уйлары, фикерләре... Үзгәрә “әшьялар төсе". Югала кичәгеләр Дөнья үзсүзлечә бара— Яшәсен “тискәреләр!" 1998. декабрь Равил Фәйзуллин: Тулы бер гасырның буеннан буена диярлек гомер кичеп, җисмән исән-сау, рухан сәламәт булып кала алганнарга хәйраннар калырлык. Гасыры да нинди бит!— гел катаклизмнардан гына торган диярсең. Сынган-сындырылганнар. югалганюгалтылганнар никадәр! Шулай да, шөкер итә дә белик: вөҗданнарына хыянәт итмичә, иманнарын саклап, идеалларына тугры калган бөек шәхесләребез дә юк түгел. Бакый Урманче. Нәкый Исәнбәт. Алар рәтеннән бүген дә безнең арада үзгә бер дәрт белән ижат итүче мәшһүр әдибебез Әмирхан Еники бар. Ихтимал. Рәсәйдәге яшәү рәвешенә, яшәү мохитенә нисбәтән. Табигать биргән талант-сәләтләренең бар куәте ачылып ук бетә дә алмагандыр аларның... Хәер, булганы, иҗатларының халыкка ирешкәннәре дә сокланырлык, тан калырлык. Милләтебез өчен Ходай саклагандыр аларны. Дөрес, “сакланганны саклармын!" дигән гыйбарә дә бар. Әмирхан ага үзе дә гомере буе үз гамәленә үзе хуҗа булган зат. Сабыр-тыйнак кына, кабаланмыйча, очар биеклекләрне анык белеп, узгынчы сәяси-конъюнктур хәрәкәтләрдә буталмыйча, талантының кодрәтен, шәхес буларак үз дәрәҗәсен белеп яшәде, ижат итте Бу очракта, чыгышы ягыннан мәгълүм ыру-токымнан. затлы нәселдән булуы да шактый ук әһәмиятле булса кирәк. һәр иҗатчы, телиме-теләмиме. таныймы-танымыймы. ул. барыбер. Вакыт галижәнабләре белән алышка чыккан зат. Чарасызлыкны. Вакыт кодрәтенә беркемнең, бернәрсәнең дә каршы торалмаганын белсә дә. Иҗатчы. Вакытның “ялына ябышып булса да", хезмәтләре белән Ана үз исеме белән мөһер суга... Киләчәктә Идел-Урал тирәлегендә XX гасырнын төрки прозасы турында сүз чыкса, иң беренчеләрдән булып, Ә. Еники исеме телгә алыначак Иҗаты һәм яшәү рәвеше белән килер буыннарга, бигрәк тә каләм ияләренә, бик тә кирәк әхлакый сабаклар да бирде Әмирхан агабыз. Шуларның берсе (гәрчә аксиома кебек мәгълүм булса да)— язучы нинди генә заманда, нинди генә шартларда яшәп иҗат итсә дә. вөҗданына тугры калып, көндәлек мәшәкатьләрдән өстен торып. Тормыш Дөреслеген язарга тиеш. Бу—Аның язучылык кредосы, күпләр өчен өлге булыр сыйфаты Тагын икенче бер гыйбрәтле сабак-нәтиҗә: хикәяләү, тасвирлау шигырь рухы белән сугарылмаса. чәчмә әсәр шигъри телле булмаса. чын проза әсәре юк ул. Ә. Еники—олуг әдип, олуг фикер иясе. Ул инде бу фани дөнья хикмәтләрен күп күргән, кичергән, аңлаган кеше Ни хикмәт, ул—кайбер “бар нәрсәне белгән" яшьрәкләрдән аермалы буларак, яшәү хәлләренә һаман гаҗәпләнә, теге яки бу хәлне аңларга тырышып гасабилана, икеләнә, киңәшләшә, үзенә һәм бүтәннәргә сораулар куя. борчыла, илдәге вакыйгаларны йөрәге аша үткәреп, үзенчә киләчәкне фаразлый.. Әмирхан Еники исән чагында данда коенып, иҗатына тиереннән артыгын алган (андыйлар да булды!) язучы түгел Чын бәһасе киләчәктә алыначак әдип ул. Әмирхан учагы әле дөрли генә башлады. 21 февраль. 1999 Фәрваз Миңнуллин: Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли анын әсәрләре Гүяки алар каләмне язу карасына түгел, ә бәлки хискә—монга-сагышка манып язылганнар Анын әсәрләрендә, моң-сагыш белән бергә, сине сафландыра һәм пакьләндерә торган, сине баета, зур эшләргә дәртләндерә һәм канатландыра торган рухи көч тә бар Шуңа да жанынны кая куярга белми бәргаләнгәндә кулына Ә Еники әсәрләрен аласын Укыган саен укыйсы килеп тора аның әсәрләрен Күбрәк укыган саен, ижатынын сихри көченә соклану хисе арта, шунын сәбәпләрен беләсе, ачасы Хатип Госман. Әдип Маликов. Әмирхан Еники. Нәби Дәүли. Әхмәт Исхак. Гомәр Ьәширов килү теләге көчәя. Шуның белән бергә, тормышның үзе кебек үк гади һәм табигый, тормышның үзе кебек үк катлаулы да анын ижаты. "Туган туфрак”. "Яшьлек хатасы” кебек бср-икс әсәрен санамаганда. Еники әсәрләренең идеясе бервакытта да “мин монда!” дип. алга чыгып кычкырып тормый Идея образга тәмам сеңеп, ана кушылып, эреп беткән була Язучы укучы анына юлны анын йөрәге аша сала белә Бу—бары олы художникларга гына хас бер сыйфат булса кирәк. 1983 ел Рафаэль Мостафин: Әмирхан Еники хикәягә ифрат зур җаваплылык хисе белән килә торган искиткеч таләпчән язучыларның берсе Художник буларак анын төп үзенчәлеген бер сүз белән әйтеп бирү соралса, мин бер дә арттырмыйча, татар әдипләре арасында ул ин музыкаль язучы, дип җавап бирер идем Анын фразалары һәрвакыт җиңел. үтә күренмәле, музыкаль яңгырашлы Хикәяләре, әйтерсен лә. ниндидер бер сихри көчкә, тылсымга ия. аларнын һәр кайсы укучыда билгеле бер настроение уят Еш кына очракларда хикәяләүдәге якты, жинелчә моңсулык әбиләр чуагының көмеш пәрәвезләре сыман зәңгәр һавада тирбәлеп тора сыман Ә Еники—менә дигән тел остасы һәм бик сизгер стилист Анын әсәрләренең русча тәрҗемәләрен укыганда, мин. мәсәлән, үземне бик кыен хәлдә калгандай хис итәм Юк. тәрҗемәләрнең ул чаялы ук начар сыйфатлы булулары өчен түгел Бу язучы татар теленең үзенә генә хас стихиясе, милли фикерләүнең. дөньяны танып-белүнен татар кешесенә хас булган үзенчәлекләре белән шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки. ин әйбәт эшләнгән тәрҗемәдә дә ниндидер югалтулар котылгысыз. Еникинен Бөтенсоюз укучысына чагыштырмача аз билгеле булуын да бәлки әнә шунын белән аңлатырга кирәктер. Югыйсә бит анын ижат багажында иң өлгереп житкән теләсә кайсы әдәбият укучысын да сокландыра алырлык "Бер генә сәгатькә", "Ялгызлык", “Әйтелмәгән васыять”. "Тынычлану" һәм башка хикәяләр бар. Прозаикның оригинальлеге барыннан да элек анын фикерләвенең оригиналь булуында. Художестволы фикерләү' Әмирхан Еники хикәяләренә анализ ясагач, менә шундый нәтижәгә киләсең. Еникидә бернинди әзер чишелеш юк. тормышны ул әдәби схемаларга "куып" яки көчләп кертергә тырышмый. Ул үз идеясен турыдан-туры тәгъбирләүдән кача, үз мөнәсәбәтен теге яки бу персонажга бәйләргә теләми Нәтиҗә ясауны укучының үзенә калдырып, теге яки бу күренешне гаделлек, риясызлык һәм объективлык белән сурәтли. Менә шунын өчен дә анын күпчелек әсәрләре бәхәсләр һәм капма-каршы фикерләр көрәше китереп чыгара. Ә Еники башлыча кешенең эчке дөньясы, анын хисләре, мораль һәм әхлакый сфера белән кызыксына. Анын әсәрләрендә турыдан-туры күзгә ташланып торган "производство конфликтлары" да. көннең кадагына ашык- пошык кына “сугу" да юк. Әмма алар кешеләргә тирән мәхәббәт белән сугарылганнар, кеше күңелендәге ин яхшы, ин матур якларга мөрәҗәгать итүгә юнәлдерелгәннәр. Язучы матурлыкны, ул тышкы ямьсезлек һәм хәтта гариплек артына яшеренгән булса да. тоя һәм күрә белә. Беренче карашка кечкенә, әһәмиятсез булып күренгән нинди генә вакыйга турында язмасын. Еники ул һәрчак күренешнен асылына төшенергә, фактнын фәлсәфи мәгънәсен ачып бирергә тырыша. 1979 ел Әмирхан Еники. Шәүкәт Галиев. Нәби Дәүли. Сибгат Хәким Әхсән Баян: Әмирхан аганың әхлакый ныклыгы, теләсә нинди шартларда иманга тугрылык саклый алуы безгә дә әйбәт үрнәк булып килде һәм хәзер дә тормыш сынауларын уза белергә ярдәм итә. Язмыш безгә озак еллар әдәбиятта бергә эшләргә мөмкинлек бирде— Әмирхан Еники кебек затлы кеше белән очраштырды Үзем өчен мин моны сирәк бәхетләремнең берсе дип исәплим. 1999 ел Илдар Юзеев: Язучының үзенчәлекле хикәяләү алымы халыктан килә; әйтерсең, син якын дустың белән чәй эчеп утырасын, ул сина бер дә кабаланмыйча гына, күңелдәге йөгәнсез дәртне тыштан яшерә-яшерә, күзенә бәреп чыгарга торган яшь бөртеген эчкә йотайота. сөйли. Ул сөйли, ә син күпне күргән, күпне кичергән бу тылсым иясенен авызына карыйсын да анын сихри сөйләме артыннан иярәсең. Сөйли генә түгел, көйли дияр идем мин Прозасының шагыйранә үз ритмы бар Иренгә тидерүгә көй уйный башлаган ялан курае сыман, сөйләме табигый, иркен ага Ул сөйли, ул сина халыкның катлаулы язмышын, тугрылыгын, вөҗданын, мәхәббәтен тасвирлый Син тыңлыйсын һәм татар халкына гына хас булган кабатланмас милли характерларны, ерак бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, этнографияне күзаллыйсын 1978 ел