Нигез
Хисмәтулланың өй салу артыннан йөри башлавы авылдашлары тарафыннан сәеррәк кабул ителде. “Кара әле бу Хисмәтулланы, башлы-күзле булу хәстәренә кергәнче , өен яңарту ягын карый икән”— диде берәүләр “Хатынының васыяте шулай булган”,—диде икенчеләре... Өй салунын уен эш түгеллеген Хисмәтулла яхшы андый. Кесәңдә акча була торып та төзелеш материалларын табу, кайтарту бик мәшәкатьле шөгыль. "Өй салуның ние бар мүклисе дә чутлыйсы”, имеш. Шулай җиңел генә булса икән ул... Мәшәкать җиксендерми Хисмәтулланы. Бер караганда, авыртмас башка тимер таяк юллап йөрүнен бөтенләй кирәге дә юктыр кебек. Кем өчен дип тырышырга? Кызлары, малае башлы-күзле булганнар, үз фатирлары белән яшиләр. Авылга кайтү ниятләре дә сизелми Ә икенче яклап караганда... Үзең үлү белән, артыңнан ук өең җимерелеп төшсә, бөтен ихатаң шундук юкка чыгачак, ата-баба нигезе корыячак. Үзеннән соң да милектә яна өй калдырасы килде Хисмәтулланын. Асиясе дә яңа өй салырга кушып, васыять әйткән иде: “Үлгән артыннан үлеп булмый, тыштан ялтырап, эчтән калтырап торган өй белән яшәмә, кулында көч барда яңа куыш кору ягын кара, Хисмәтулла”,—диде ана хатыны. Мәрхүмә нәрсәне күз алдында тоткандыр. Әллә балаларның кайсы да булса берсе кайтып тернәкләнер дип өмет иткәнме? Бу ышаныч >61смәтулланың үзендә дә бөтенләй үк юк түгел. Өйне салышырга, әлбәттә, малае Исхак, кияүләре Нәҗип белән Латиф кайтачак. Шуларга өметләнә ата. “Хәзер нигәдер, балалар авылны чит итәләр, ата- ана хакын санламыйлар, туган нигезне, туган туфракны нәсел тамыры беркә торган изге урын итеп карамыйлар. Элек балалар гел туган нигез тирәсендә тупланып яшәүне хуп күрә иделәр, бер-беренә ярдәмләшеп көн кичерделәр. Ә хәзер авылда гаиләсе чәчелмәгән бер генә өй дә юк”,— дип уйлана Хисмәтулла еш кына. Алар үскән чорда һәр сүз, һәр җөмлә гомергә хәтердә уелып кала иде. Хәзер дә өйрәтәләр, өндиләр. Телевизордан, радиодан күпме сөйлиләр, газеталар яза! Барыбер тәэсире юк: таш стенага борчак аткандай гына. Ни өчен алай? Ишле бала үстереп тә ата-ана картлык көнендә ни өчен япа-ялгыз, ташландык бер ятим Х Әмирҗан Моталлапов булып кала? Беребез дә балаларыбызны юньсезлеккә өйрәтмибез ләбаса! шушы сорауларга Хисмәтулла күп еллардан бирле жавап эзли, таба гына алмый. Иркен өйдә ятим булып, бер үзе утырганын искә төшереп, ул авыр сулап куйды, үзенә үзе кызганыч тоелды, күнеле тулды Карчыгы Асия исән чакта, балалар турында ул кадәр үк уйланганнары юк иде. Искә алдылар алуын, тик юксынудан түгел, сагынып кына. “Үз бәхетләре үзләре белән йөрсен, сихәт яшәсеннәр”,—диләр иде. Балалар үз көннәрен үзләре күреп яшәсәләр, ата белән анага аннан да зуррак бәхет юктыр сыман тоелды Хисмәтулла күңеленнән үзен хатынына караганда иртәрәк үләрдәй итеп исәпләп йөрде. Гадәттә, хатыннарга гомер күбрәк бирелә бит. Хисмәтулла хәзер ялгыхтык турында еш искә төшерә башлады, киләчәген күз алдына китерергә тырышты. Жан биргәндә кем күзенә карар ул? Авызына су салып, баш очында кем торыр9 Кабат өйләнгән тәкъдирдә, яшь хатын ана иптәш булыр булуын. Әмма милек, ата-баба нигезе кемгә калыр? Тәмам корырмы? Балаларнын янәшә яшәүләре менә ни өчен кирәк ул! Их. балалар! Нигә бәхетегезне читтән юллыйсыз сез9 Шәһәрдә генә тотыла торган канатлы кош түгел бит ул' Барыгыз да китеп барсагыз, авылда кем калыр9 Анын киләчәге турында кем кайгыртыр9 Икмәк үстерергә дә. ит, сөт җитештерергә дә кешеләр кирәк Авыл үлсә, шәһәр дә юкка чыгачак бит Хисмәтулла дөньяның гел болай бармасына. авылларда да кешеләрнең ныгып яши башлар көн килүенә ышана, тик ул андый заманаларның кайчан килеп житәсен генә гоманлый алмый Авылдагы хәзерге авырлык-нын бөтен сәбәпчесе итеп Хисмәтулла яшь- җилкенчәкләрнең китүен саный. Эшче кул калмый, урып-жыю чорына шәһәрләрдән кешеләр чакырып кына икмәкне җыеп бетереп булмый. Икмәктә генә мени әле хикмәт, фермасында эшләргә дә кеше юк Бер эшче авырса, анын сыеры көннәр буе савылмый Культура юкка яшьләр китә, диләр. Аларсыз нинди культура булсын9 Клубка картлар йөрмәс бит. Анын балалары нигә китте сон әле? Хисмәтулланың үзенә калганда, балаларын кагын-сугын китермичә, ач-ялангач итмичә үстергән кебек Белем алдыртырга да тырышты Дөрес, олы кызы Халисә укуга бик үк хирыс түгел иде 10 классны бетерү белән. Казанга китеп, тегү фабрикасына урнашты, кияүгә чыкты Ире Нәҗип белән ике бала үстерәләр Фатирлары менә дигән, кияү төшеп калганнардан түгел Башта бер түрәнен шоферы иде. шул чакта иркен фатирга күчеп калды—хуҗасыныкына чыкты Хәзер Нәҗип зур бер автохуҗалыкта баш механик Үзенен әйтүенә караганда, дәрәҗәле, абруйлы кеше булган инде Исхак укыды. Тырышлыгы да. көнчеллеге дә бар иде Максатына ирешергә омтыла торган булып үсте. Андагы бу сыйфатларны сизенеп. Хисмәтулла шөлләштерә дә башлаган иде Көнчеллек кайчагында комсызлыкка да китерә, үз башына үзе җитмәсә ярар иде".-дип хәвефләнде, улын кисәгә-кисәтә килде Исхак, институт бетереп, инженер булды. Әйбәт кенә эшли Үзен яраталар да икән Монын өчен Хисмәтулла бик шат Баласын мактаганны кем яратмый' Төпчек кыз Илсөяр, иркәрәк үссә дә. бөтенесеннән дә арттырып җибәрде. Сәләтле булып чыкты, җинел укыды, университет тәмамлады, аспирантура бетерде Илсөяр өчен Хисмәтулланың күнеле һәрвакыт тыныч иде Хәзер ул ире Латиф белән бер институтта эшли Тик балалары гына берәү “Икенен берсе бар. бернең ние бар" — дип элек юкка гына әйтмәгәннәр, тагып бер бала булса да кирәк иде".-дип фикер йөртә бу хакта Хисмәтулла Үзләре дә өчне генә үстерделәр. Әгәр күбрәк булсалар, бәлки берәрсе авылда ла калган булыр иде алалар авылга сирәк кайттылар. Алар күзгә күренгән саен, Хисмәтулла: —Жәй айларында Агыйдел буйларында ял итү—үзе бер гомер,- дип ни чаклы гына тукымасын, кызлар, кияүләр Кара диңгез буен артыграк күрде. Исхак ж,әй айларында ял бирмәүләренә зарланды, кайтмау сәбәбен шуңа сылтады. Аналарын җирләгәч, бөтенләй сирәкләделәр. Мәрхүмәнең җидесен үткәргәннән соң, Халисә генә урап китте. Берүзе кайтты, анасының әйберләрен барлады. Кайсын алып китте. Алсын. Берсен дә тарсынган юк. Вак-төяге генә түгел, дөньясы да балаларга каласы. Китәр алдыннан Халисә атасының тел төбен тартып карады: —Гел ялгызын гына яши алмассың бит. Киләчәген хакында ничек уйлыйсың сон?—дип кызыксынды ул. —Әлегә үзем генә яшим. Җәйгә балаларны кайтарыштырырсыз. Пенсиягә чыккач, өйдә күбрәк ятарга туры килер. Бергәләп көн үткәрербез,—дип җавап бирде Хисмәтулла кызына. —Әллә үзебезгә генә киләсеңме?—дип кызыксынды Халисә. —Юк. Көч-куәт барда аерым торуым хәерледер. Ник сезгә мәшәкать тудырырга? Үз көнемне үзем күрә алам бит,—дип күнелдәгесен әйтеп салды Хисмәтулла. —Бер үзең өчен мал асрап, ир башың белән сыер савып, суга барып, кер юып яшәрсеңме? —Авылда малсыз яшәүнең мәгънәсе юк. Беләсең килсә, яшәүнең бөтен кызыгы мал белән көн итүдә. Хайван караудан бер дә тарсынган юк. Сыер саву да, суга бару да берни тормый. Күршеләр дә ярдәм итәләр,—диде әтисе, соңгы сүзләренә аеруча басым ясыйсы килеп.— Әүхәдинең хатыны да, килене дә булышырга гына торалар. —Хатын табуда да исәбең юк түгелдер әле?—дип үз алдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды Халисә, байтак кына тын торгач. —Бу хакта уйланган юк. Башта икенче кайгы әле... Хисмәтулланың өй салу артыннан йөрүе, әнкәсенең теләге шулай булуы турында сөйлисе килгән иде, кызының чырае сытылуын күреп, туктап калды. —Шушы кадәр байлыкның башына җитәрсең инде,—диде Халисә, һәр сүзен теш арасыннан сыгып чыгаргандай сыкранып. Хисмәтулла, ни әйтергә белмичә, бер мәлгә телсез калды. Йөрәген ут өтеп алгандай булды, тамак төбенә төер утырды. Ачу катыш үпкәсе ничек кенә кабармасын, үзен тыйды, кулга алды. Санаулы гына көннәргә кайткан кызы белән әрепләшүне урынлыга күрмәде, көчсезлек галәмәте дип санады. —Хафаланма, кызым, син тапкан байлык түгел,—диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып. —Синеке генә дә түгел, әнкәйнеке дә... —Аның да өлеше бар. —Бер хәерче шуларга хуҗа булыр әле! —Курыкма, сиңа үзеннеке тияр... —Әллә кем балаларына яздырыр, безгә тәтемәс... Хисмәтулла телен тешләде. Жанга яра салырдай сүзләр ишетү күңелле булмаса да, үзеннән яралган зат белән дөнья байлыгы өчен әрепләшеп тору матур түгел иде. Тәмам кәефе кырылды, онытыла башлаган кайгысы яңарды. Өзелеп-өзелеп сөеп өйләнешмәсәләр дә, күп еллар бергә торып, бер-беренә тәмам күнегешеп беткән, иң якын сердәшкә әйләнгән кешесен—Асиясен юксынды. “Ходай Тәгалә тигез гомер бирсен”,—дип юкка гына тукымыйлар шул. Уйламаганда килгән ятимлек авыр икән...“,— дип көрсенде Хисмәтулла күңеленнән. Иске өйне, бөтен мал-мөлкәте белән, бикләп кую кирәклегенә үз-үзен ышандырасы килде. Аңа бер Б нәрсә дә кирәкми. Бөтенесе балаларга булсын. Телиләр икән, хәзер үк кайтып керсеннәр, тора башласыннар.. Кайтмыйлар икән, ул үлгәч бүлешерләр. Яна өйне дә очларлар... Бер чөй кагарга көчләре кермәде, үзара тавыш-гауга чыгарып, адәм көлдермәсеннәр генә инде Үзләренен балалары үсеп килә, ата-ана комсызлыгын күрә торып, аларнын да шулай кыланмаулары ихтимал дип, кем иман китерә ала? Хисмәтулла кызына карады. Халисә, аскы иренен тешләп, кызарып- бүртенеп, юлга чыгасы әйберләрен төйнәп йөри иде —Нигә ул кадәр кабаланасың? Иртәгә китәр илен,— диде Хисмәтулла, авыр тынлыкны бозып. —Минем ирем, балаларым бар. Ялгыз башым гына түгел,—диде Халисә, күтәрелеп тә карамыйча. Тыныч кына әйтелгән сыман тоелса да, бу сүзләрне дә авыр кабул итте әтисе. Анын бакчасына кызы таш ыргыта кебек тоелды. Халисә белән бер төнгә дә каласы килми иде аның. Кайтуын көтеп алган иле. инде менә китүен дә ашыгып көтеп утыра. Ялгызы калса җиңеләеп китәр сыман Нилектән болай килеп чыкты сон әле бу? Бу чаклы комсызлык, кырыслык каян килә? —Әткәй, мин киттем. Хисмәтулла, йокыдан куркып уянгандай, сискәнеп китте ----Вакыт җиттемени?.. Хәерле сәгатьтә. Тагын кайт Бергәләп кайтыгыз. . Балалар... кияү. —Быелга булмас. Июньдә Сочига китәбез. — Исән-имин ял итеп кайтыгыз. Бераз вакытыгыз калса, бәлки урап та китәрсез. —Белмим, белмим. . Дачада да эш күп.. Хисмәтулла кызын автобус тукталышына чаклы озатты. Алар барып җитүгә, автобус та килеп туктады Халисә кереп утырды, артына борылып карамыйча да китеп барды Автобус, тузаннар уйнатып, борылмадан кереп югалганчы Хисмәтулла анын артыннан карап калды Ул күздән язуга, йөрәгеннән кинәт нәрсәдер өзелеп төшкәндәй тоелды, күңелен ятимлек биләп алды... Яманмы- яхшымы, үз сөяге шул. Анын гадәтсезлеге өчен кемне гаеплисен инде? "Үзеннен кемлегеңне беләсен килсә, балаңа кара",—дип юкка гына әйтмәгәннәр. Димәк, Халисә минем көзгем була. Үзенә калганда. Хисмәтулла гомере буе хәерсез гамәл кылмады, берәүгә дә ярдәмен кызганмады Анасына булышты, тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Мәрхүмәнең гомере генә кыскарак булды, тормышлар бөтәя төшкәч кенә китеп барды. Әнкәсе исән булсын иде әле! Йөз ел карарга да риза булыр иде Нигә анын балалары шундый теләк белән яшәмиләр? Хисмәтулла бу сорауга һич кенә дә җавап таба алмый Кул астыннан ычкындырганы өчен үземә дә үртәлә. Кызларынын мәрхәмәтсезлегенә мәрхүмә хатынын да гаепләп куя. Авыл балаларын тартып алып, тәмам инкубатор чебешләренә әйләндереп бетергәне өчен шәһәрмен лә тетмәсен тетә... Тик сон инде. Боларнын бөтенесен үзгәртү өчен кабаттан яши башларга кирәк. Аккан сулар кире кайтмый. Яшь гомерләр лә шулай.— дип Хисмәтулла җыр юлларын шыңшып үз уйларына үзе җавап бирде дә ихата эченә атлады Ишек алды уртасына басып, иске өйнең кыяфәтенә багып, уйга батты... "Өй” Нигә шулай атаганнар? Өясе дә. өясе булгангамы.' Мәшәкате күплелектән шулай аталганмы.’ Бүрәнә ой салырга хәлдән килмәс Финские ярап торыр Бер җәйдә очына чыкса, икенчесендә кирпеч яки шифер белән тышлау хәегәренә керер. Менә дигән, курчак кебек өй килеп чыгачак... Булачак өен күз алдына китергәч, ничектер җиңелрәк булып китте, өй салырга булган омтылышы көчәйде Хисмәтулланың. 2 исмәтулла Талморза авылында туды. Алты яшен тутырып килгәндә әтисе мәрхүм булды. Анасы Мөхлисә, сугыш башлангач, Хисмәтулланы ияртеп туган авылы Иркәшкә кайтып яши башлады. Иркәш белән Талморза арасы ике чакрым гына. Авылда дүрт класс тәмамлаганнан соң, Хисмәтулла Талморза җидееллык мәктәбенә йөреп укыды, аны бетергәч, колхоз эшенә кереште. Сугыштан соңгы иң авыр чак иде. Авылда рәтле-башлы ирләр заты калмаган бу чорда Хисмәтуллалар классыннан алты малайның берьюлы эшкә тотынуы иртәдән алып кичкә кадәр хезмәттә кайнаган колхозчылар өчен байтак җиңеллек китерде. Хисмәтулланың үзенә генә бик җиңелдән түгел иде. Кечкенә чактан күз атып, исәя төшкәч ярата башлаган, ә иңде хәзер чын мәхәббәткә әверелгән, ялкынлы хисләре белән сөйгән кызы Айгөлсез генә нишләр? Айгөл мәктәпне тәмамлагач, авылда каласы итмәде, Казан педагогия училищесына укырга китте. Хисмәтулла кызның укуы өчен, берьяктан, шатланса, хыянәт итүе мөмкинлеген уйлап, икенче яклап көенде. Укып чыккач: “Миңа колхозчы кирәкми”,—дисә, нишләрсең? Анысы Хисмәтулланың да калышырга исәбе юк. Ул йә урта мәктәп, йә техникум тәмамларга ниятләнеп тора. Елга техникумында бик укыйсы килә. Төпләбрәк уйлый башладымы, аптырый да кала: бер һөнәр сайладымы, икенчесе кызганыч кала кебек. Җиденче класста укыганда кем булу турында инша язганда да төпле бер фикергә килә алмаган иде ул. Хисмәтулла иң әйбәт укучылардан саналды. Тазалыкка да, кыяфәткә дә сөбханалла гына булып үсте. Чаңгы ярышларында, йөгерешеп узышуда алдынгылыкны бирмәде. Мәктәпне бетергәндә хәтәр буынлы гына егетләр белән бил алыша башлады. Авылда оста гармунчылардан иде. Клубта җырлап, биеп үсте. Шуңа микән, кайчагында музыка училещесына керергә дә хыялланып ала иде. Аны бу фикереннән сугышның ачысын-төчесен күргән Минтимер абзыйсы кире кайтарды. Сүз иярә сүз чыкканда, Хисмәтулла, әллә музыкант булыргамы, дигән уен белдергән иде, Минтимер кулын гына селтәде: —Әгәр оркестрда уйный торган музыкант булсаң, торбаңны бакыртып, пуле астына керәчәксең,—диде ул. —Сугыш бетте бит, Минтимер абзый... —Соңгысы булыр дисеңмени?.. Син, энем, юкны сөйләмә инде! Шушы кадәр гәүдәң белән гармун уйнап тамак туйдырырсыңмыни? Әдәм көләр,—диде Минтимер, аның кәефен төшереп. ... Аннары Хисмәтулланың мавыккан кәсебе—китап уку иде. Үзе белән йөртә ул берәр китапны, аз гына вакыты чыктымы, укырга ябыша. Аулак өйләргә бардымы, аңа йә укыган китабын, йә әкият сөйләргә кушып зиңкетәләр. Артыгын кыстатмый ул, сөйли. Китапханәдәге яңа китапларны башкалардан алда укып, беренче булып сөйләү теләге торган саен өстенлек ала башлады. Мөкиббән китеп тыңлыйлар иде үзен. Әнкәсенең генә килешәсе килми, күп укып, Хисмәтулланың күзен бетерүеннән курка. —Сукырайгач исеңә төшәр, әмма соң булыр,—ди торган иде. Хисмәтулланың авылда калуын вакытлыга исәпләделәр. Аның гомер буена колхозда эшләп, шыгыр-шыгыр арбаларда утырып көн күрәчәгенә берәү дә ышанмады. Акылы авылга гына сыймый аның дип исәпләделәр. Бөтен юрауларны кире кагып, Хисмәтулла колхозда эшләп йөрүен дәвам итте. Шулай кирәк иде. Өйләре бик искергән. Яңасын салу турында башка да китерәсе юк, сипләргә туры киләчәк. Ә өйне гамәлгә керткәч Х Хисмәтулла үз юлын үзе карар. Фәкыйрьлеккә тәмам күнеккән, заманнын авырлыгын кичерергә өйрәнгән күңелгә жан өреп, бәхет елмайды—Хисмәтуллалар заемга акча оттылар. Соңгы елларда якын-тирәдә чыккан күләмле отышларның берсе иде бу бүтәннәргә караганда, үзләре ныграк гаҗәпләнде: акча акчаны ярата, ничек ул фәкыйрь кесәгә керергә ният иткән? Маясыз ояга тавык та йомырка салмый бит. Заем акчасына кеше тормаган иске бер өй сатып алдылар Икедән берне чыгару исәбенә керделәр. Яшәү хәтәр ямьләнеп киткәндәй тоелды Сугыштан сон беренче тапкыр һәр хезмәт көненә ике килодан артык икмәк алдылар. Хисмәтуллалар биш йөз хезмәт көне эшләгәннәр иде, ихатага кайткан ашлыкны кая куярга белми аптырап беттеләр — Кыш буе ипи ашап чыгачакбыз икән!—диде Хисмәтулла, бура өстендә өелеп торган икмәккә ишарәләп —Алла боерса, диген, дөньялар имин торсын,—диде Мөхлисә, улының шатлыгын уртаклашып. Аннан сон өстәде:—Гел ашауда гына бетмәс, улым, беразын сатып, синең өс-башынны карарбыз Егет булып життен —Быелга кирәкмәс, әнкәй, барыбер армиягә китәсе Кайткач күз күрер,—дип җаваплады Хисмәтулла Ул белеп әйтте, шул көзне аны армиягә алдылар Хисмәтулланың китүенә бер ел тулганда, Айгөл авылга кайтып укыта башлады. Хат алышып тордылар, тик Айгөлнен Хисмәтуллага язган сүзләре акрынлап суына барды Хисмәтулла нидер сизенде, хисләренең ни өчен туна баруын сорап язды, ләкин Айгөл "бернинди үзгәреш юк” дигәннән арыны әйтергә теләмәде Шик Хисмәтуллага тынгылык бирмәде. Авылда берсенен хәлен икенчесе белми калмас дигән ышаныч белән, ул күршесе Әүхәдигә язарга булды Әүхәди жавап белән озаклатмады. Кыска гына хат кисәгендә Хисмәтулланы кызыксындырган сорауларга жавап биргән иде ул. "Хисмәтулла, Айгөлнен сиңа хыянәт итүенә инана алмадым Кешеләр сөйләделәр, ә мин гайбәт, дип уйладым Ләкин гайбәт булып чыкмады, Айгөл каладан авырга узып кайткан “Иргә чыктым, озакламый кайтып алып китә”,—дип сөйли икән дигән ымшым бар, никадәр хактыр, иман китерә алмыйм",—дип язган иде Әүхәди Ике айдан Әүхәдинең икенче хаты килде. Ул Айгөлне ире алып китүе турында хәбәр иткән. Үзенең дә озакламый армиягә алыначагын язган... исмәтулла өч ел армиядә булды, җиде ел шахтада эшләде Армиядән кайтып, әнкәсен җирләп килгән иде ул. Хәзер аны авылга тартырлык көч калмады Әйбәт эшләде, күп акча алды, макталды Тулай торакта яшәде Ләкин күңеле шәһәргә утыра алмады Еллар үткән саен Хисмәтулла биредә озакка кала алмасын аңлады Яшь болай да бара Шуңа күрә ул туган нигезгә кайтып төпләнү чарасына керде Кайтты. Озакка сузмыйча, Асия исемле кызга өйләнде Асия ятим үскән Техникум тәмамлагач бирегә килеп, китапханәче булып эшли иде Күңелле генә яшәп киттеләр Бер елдан кызлары Халисә туды Өйгә тагын ямь керде, нур өстәлде Ике елдан уллары Исхак дөньяга килде, Хисмәтулланың күңеле утырды, хыялы тамыр җибәргәндәй тоелды Ни әйтсәң дә нәселне дәвам иттерүче, нигезгә хуҗа булып калучы бар Илсөярне Асия авырлык белән тапты Врачлар аңа янадан бала табарга киңәш итмәде, тормышын кыл өстенә куячагын кисәттеләр Дөресе шул булгандыр Асия какшап калды, сәламәтлеккә туймады Хисмәтулла колхозда бирелеп эшләде, өйдәге хезмәтнең дә зур өлеше анын җилкәсенә төште. Зарланмады, сыкранмады, язмышына тигән өлеш Х сыман кабул итеп, Асиясенә хөрмәт күрсәтеп яши бирде. Утыз ел бергә, тату яшәделәр. Балалар үсеп, таралышып бетте. Икәүдән-икәү торып калдылар. Еллар үткәч. Асия көрсенеп әйтеп алды: —Тагын берне табасы калган икән. Бәлки, үзем дә сихәтләнеп киткән булыр идем, картлык көнебездә үзебезгә иптәш тә калыр иде,—диде. —Сөйләп торасың, карчык, дүртне түгел, ачуым килмәгәе, кырыкны тапсан да калмаслар иде. Чоры икенче бит хәзер. Авылны кешеләре-ние белән талап бетерделәр. Барыр жире булмаганнар, кулларыннан эш килмәгәннәр генә калды... Менә шулай, карчык, безнең дә кырыгы булса кырыгы олагып бетәр иде,—диде Хисмәтулла, аптыраган кыяфәт белән.— Хәер, ожмахны ташлап кем тәмугка керә? Авылда рәхәт булса, күз күрмәгән җирләрдән бәхет эзләп йөрерләр иде микән? Ай-Һай... Төрлесен уйлый Хисмәтулла. Ул җирләрне кешеләргә өләшеп бирү турындагы бәхәсләргә дә каршы. Төптән үк түгел-түгелен. Аныңча, уйламыйрак эшлиләр кебек. Өйне аскы нигезеннән сүтәләр сыман тоела ана. Үзенә калса, ул башта эре колхозларны ваклап, элеккеге хәленә кайтарып бетерер иде, ягъни һәрбер авылны аерым бер хуҗалык итәргә кирәк. Шулай эшләгәндә, авылның зурлыгына карап, эре һәм вак колхозлар барлыкка килер. Эшләп карасыннар: кайсысы хикмәт кыра алыр? Хисмәтулла уйлавынча, вак колхозлар алдырып китәргә охшый. Чөнки алар сугыш елларында да авылны туйдырып тордылар. Фронтны да икмәк белән тәэмин иттеләр. Әгәр алай да хикмәт чыкмый икән, җирләрне бүлгәләргә дә ярый. Колхозларны эреләндерәбез, дип, егерме авылны юкка чыгардылар. Жир биреп, теләгән кешеләрне нигә шул авылларга күчереп утыртмаска? Авыллар кире аякка басар иде. Бу хакта ул күптән түгел колхозның гомуми җыелышында да сөйләп карады. “Дөрес! Дөрес!”—дип хуплап тыңладылар, тик эш шунын белән бетте. Районнан килгән вәкил ана сорау да бирде әле: —Син, Хисмәтулла абый, бәлки яңадан МТСларга да кайтырга исәп тотасындыр? Артка таба тәгәрәү була түгелме соң? Хисмәтулланың бирешергә исәбе юк иде: —Авыл хуҗалыгын күтәрәбез, дип ел саен дөнья буып кычкырып, карарлар чыгарып, нәрсә кырдык соң? Файдалы икән, артка карау да зыян итмәс. Әгәр техника МТСта туплана икән, бу файдага гына булачак. Аны колхозлар кирәк чаклы гына, хаҗәтендә генә альт торачаклар. Файдаланган өчен акчаларын күчереп барырлар. Ичмасам, техникага бер хуҗа булыр, үзе карар, үзе төзәтер. Колхозлар запас частьлар юллап вакыт әрәм итмәсләр, акча тотмаслар. Аннары кечкенә авылларга дистәләгән трактор, автомашина нигә кирәк? Дөньяга сыймастай зур К-700 тракторлары, “Дон1500” комбайннары, КамАЗ кебек автомобильләр нигә? Районда бер урынга җыйналсын алар, кирәге чыккач алып торырлар...—Хисмәтулла кызып китте. Бу турыда бәхәсләшергә сүзләре җитәрлек иде. Килгән вәкил, буш фәлсәфә сата дип уйлапмы, аны бүлдерде: —Өстә утырганнар синнән-миннән әйбәтрәк беләләр. Безнен катыш кирәкми аларга, Хисмәтулла абый,—диде ул, юк сүз сөйлисең дигән кебек, читкә карап. —Утыруын утыралар да, икмәкле җирдә яшәп, чит илдән килгән ипине ашау бер дә егетлек түгел бит,—диде Хисмәтулла янә кызып. Залдан: “Дөрес! Дөрес!” дигән хуплау авазлары ишетелде. Вәкил дә аның белән килеште бугай, аптыраган кыяфәт белән җилкәләрен җыерып, залга күз салды да, бу сүз миңа кагылмый, дигәндәй янында утырган колхоз рәисе белән сөйләшеп алды... атыны үлгәнче зур хыяллар белән яшәде Хисмэтулла. Исхакны да авылга Хкайтарып, үзләренә бер аерым жир участогы алуда да исәбе юк түгел иде Хыяллары турында хатынына да сөйләп караган иде. Асиясе исә бөтенләй өмет өзгән булып чыкты. —Юкны сөйләмә, карт, авылны ташлап, яшьләр һаман кача торганда андый хәл булыр микән? Үзеңнең көченә ышансан гына инде,—диде ул, иренен планнарын бөтенләй үк кагып бетермичә Аннары әйтеп куйды — Ул көннәрне мин күрәлмәм инде. —Шыгырдык агач шыгырдап утыра, ә тазасы шартлап сына,—диде Хисмәтулла, хатынынын шомлы уйларын куарга теләп. —Юк шул инде, картым, шыгырдарга да рәт кирәк, миндә анысы да бетеп бара. Үз хәлемне үзем беләм мин —Йә, йә, күпме хезмәт куеп, рәхәтләнеп ял да итмәгәч, ун ел булса да пенсия акчасы ашамыйча китеп баралармыни"’ Югыйсә, бу дөньяга килүнең ни хаҗәте бар! —Шулайдыр да. Нишлисен. Бу сөйләшү Хисмәтулланың күңеленә тирән уелып калды. Хатыны алдында үлем хакында янадан сүз кузгатмаска тырышты. Асиясенен хәлен үзе дә яхшы андый, көннәре сакаулыга калып бара, ахры һәм ул көн озак көттермәде Алмагачлар чәчәк атканда, Асия якты дөнья белән хушлашты. Хисмәтулла ин якын кешесен югалтты, олыгайган көнендә ятим калды 3 й салу мәшәкатенен тиз арада хәл ителүенә гажәпләнеп, күңеле кырланудан Хисмәтулла шөкерана кылып куйды. Тегесен-монысын юнәтә алмыйча, байтак чабуларга туры килер сыман тоелган иде, бәхетенә, бөтенесе дә җиңел аткарылды Өй алу өчен чиратка басу уе белән район үзәгенә барган иде. “Станциягә кайтканы бар. тизрәк барып ал”,—диделәр. Авылга кайту белән, колхоз рәисе Мөхәммәтнур янына килде. —Картая төшкән кешенең өй артыннан йөрүе гажәептер дә. Энем, мин шундый уй белән чабулый башладым бит әле Кәчәү ягына чыгып, такта өйлек алып кайту өчен машина кирәк иде,—диде Хисмәтулла. —Өй дисен инде алайса?—дип кабатлап сорады рәис —Шулайрак иде... —Изге теләк. Тик нигә мәшәкатьләнәсең сон? Колхоз көче белән салып бирер идек. —Миннән башка да мохтаҗлар җитәрлек. Үзем пычранып карыйм әле. Әлегә рәт барда диюем... —Дәртең бар икән, тотын. Кулдан килгән ярдәмне кызганмабыз Авылда яңа өй артуга кем каршы килер Шулайдыр бит’ —Анысы да хак... Мөхәммәтнур яныннан канатланып чыкты Хисмәтулла Шоферларны эзләп тапты, китү вакытын килеште Җинел башланган эш җинел төгәлләнә икән Икенче көнне Хисмәтулла ишек алдына өйнең бөтен кирәк-ярагы кайтарып аударылды. Хисмәтулла күгәреп куюның да җинел генә чыгарына өмет итте Малае, ике кияве кайтса, җирнен тамырын актарырга була. Атна-ун көн эчендә яна өй эчендә чәй эчеп утырырга да мөмкин булачак, Алла боерса Күңеленнән балалары белән киңәште, ничегрәк эшләү турында фикерләштс-серләште “Чакырырга кирәк, кайтсыннар, бер әткәләренә ярдәмнәрен тарсынмаслар әле”,—дип. Хисмәтулла өч баласына да хат язды Эченә сыймаган сөенечен җиткерү нияте белән дә язды ‘ Мин сезнең озаклап ятуыгызны өмет итмим Берничә көндә эшне төгәлләрбез Бетми икән, булдыра алганча калыр, үзем түгәрәкләрмен",—дип язды ул һәм җавап көтә башлады Ин элек хәбәр Халисәдән килеп төште “Әткәй, акылың чыга башлаган бугай, картаеп беткәч, кем өй салам, дип йөрсен иңде! Ике гомер яшәргә в * Ө исәпли торгансыңдыр. Үзен дә тынмыйсын, башкаларга да тынгылык бирмисен Мин кайта алмыйм. Киявенә әйтеп карармын. Ул әлегә командировкада. Белмим, аннан хикмәт чыгар микән? Кулына чүкеч алып, кадак та какканы юк бит анын. Үзебез дә кешегә кушып эшләтәбез..."— дип язган иде Халисә. Хисмәтулла өметен өзмәде. ‘‘Исхак белән Латиф кияү кайтса да очлап чыгарбыз",—дигән ышанычта яшәде. Нәҗип кияүдән хикмәт чыкмасын чамалый иде ул. Кулы эш белмәгәннән түгел, тәкәбберлектән тотынасы килмәс аның. Эшен кешегә эшләтсә, үзен начальник дип хис итә башлый Янәсе, ул кемнән ким! "Минем белем сезнеке чамасы булмаса да, берегездән дә ким яшәмим”,—дип, Латиф белән Исхак алдында әтәчләнергә ярата. Хисмәтулла олы киявен ярдәм көтеп түгел, бергә-бергә кайтсыннар, очрашсыннар, бераз булышып та китәрләр, дигән өмет белән чакырган иде Әйтми калганда, Нәҗипнен үпкәләве дә ихтимал. Юри булса да сөйләнәчәк... Әмма икенче хат та ана сөенеч альт килмәде. Кызы Илсөяр белән кияве Латиф чит илгә эшкә китәргә җыеналар икән. “Жәй документ артыннан йөреп, китәргә әзерләнеп үтеп китәр инде”,—дип язган кызы. Кайта алмауларына гафу үтенгән. Кайта алмаулары кызганыч, әлбәттә, әмма ни хәл итәсен? Зур кешеләр бит. Чит ил хәтле чит илгә җибәрсеннәр әле! Уен эшмени? Кем балалары? Хисмәтулланыкылар! Берара, Хисмәтулланы горурлык та биләп алды. Тик ярдәм итүче булмаса, горурлык белән генә өй салып булырмы? Аның төп таянычы—Исхак бар! Төзүче-инженер. Тотынса—кулыннан килә, үзенә охшаган... Исхак хаты күнелне тынычландыра төшсә дә, уйланырга да мәҗбүр итте. “Әткәй, мин больницада ятам. Сызланам. Бер дә алга түгел әле. Артыгын кырып ярдәм итә алмасам да, бераз сихәтләнгәч кайтырмын Минсез эшкә керешми тор”,—дип язган Исхак. “Хәзер врачлар үлгәнне дә терелтәләр, иншалла, улымны аякка бастырырлар әле. Шәһәр врачлары бит, галим кешеләр”,—дип, Хисмәтулла үз-үзен тынычландырды... схак якшәмбе көнне кайтып төште. Исәнлек-саулык алышып, ирләрчә күрештеләр. “Мин кайтмый торган арада нинди үзгәрешләр булды икән?”— дигән кебегрәк караш белән, Исхак өй эчен җентекләп карап чыкты. Үзе шактый бирешкән: ябыккан, йөзе аксыл. —Хикмәт чыгарып булмаса да кайттым әле, әткәй... —Кайтуын бик әйбәт, улым! Син инженер кеше, киңәш биреп торырсың,—диде Хисмәтулла, улының кәефен күгәрергә теләп. Моны Исхак та аңлады һәм әйтеп куйды: —Төзү эшендә син, әткәй, минем киңәшкә мохтаҗ түгел анысы. —Бер баш—әйбәт, ике баш—тагын да яхшырак, диләр. Борчылма, кинәштабыш итешеп, бергә-бергә ничек тә очлап чыгарбыз әле,—дип. Хисмәтулла газ плитәсе тирәсендә кайнаша башлады Иртән пешергән ашын җылытырга куеп, электр чәйнеген тоташтырды.—Өйдәгеләр ничек калды? Оланнар исән-саулармы? —Әйбәт калдылар, әткәй, сәлам тапшырырга куштылар. —Рәхмәт, рәхмәт... Оланнарның берәрсен альт кайтасы итмәгәнсең? —Укулары бетмәде бит әле, әткәй. —Әй хәерсез, мин аларнын укый башлаганнарын да онытканмын... Мин күргәндә кечкенәсе менә монын чаклы гына иде бит,—дип, Хисмәтулла кулы белән идәннән ярты метр чамасы күтәреп күрсәтте. —Үстеләр инде. Кечесе, Ирекне әйтәм, гел сиңа тарткан. Олы гәүдәле булмакчы. И —Мина тарткан дисен инде... Әй рәхмәт төшкерләре... Кемгә охшасалар да охшарлар, исән генә үссеннәр,—диде Хисмәтулла, оныгынын үзенә тартуына бик канәгать булып —Ходай Тәгалә исәнлек бирсен! —Син Ходайны да искә ала башлагансың әле. әткәй' —Әнкән үлгәч, телгә менде шул... Бәлки, ялгызлык галәмәтедер дә Янында ышанычлы кешен булмагач, кемгә мөрәҗәгать итәсең’ Әллә картлык тудырган өметсезлектән шулай9 —Әлегә син сөбханалла гына, әткәй, бирешмисен, молодей!—диде Исхак, атасының кин җилкәләренә, күлмәк жиненнән бүртеп торган мускулларына күз төшереп. —Көч ягыннан Ходай кимсетмәде. Мин барда яшьләр бүрәнәнең нечкә очына тотыналар әле... —Молодец!—диде Исхак баягы сүзен кабатлап —Ичмасам, син чирнен нәрсә икәнен белмисен... Әтисе Исхакнын уфтануын үзенчә кабул итте Анын йөзенә сыный карады. Әйе, улы нык бирешкән, янаклары калкып калган Хәлсезлеге гади күзгә дә бәрелеп тора Бу килештән, ярдәм итәм, дигән ният белән нигә кайтты икән? —Син сынаткансың, улым.—диде Хисмәтулла, эчендәгесен яшереп кала алмыйча —Әзрәк бар шул, әткәй. —Духтырларнын жүнлерәгенә күренергә кирәк. Калада белдеклеләре күптер бит аларның... —Күбен күп тә,—дип сузды Исхак.—Тик кайвакыт медицина да көчсез. —Йә. йә. хәвефкә салма әле Беренче сүзне чир-чордан башламыйк Әнә, аш җылынды. Бүген күңелем кемнедер көтте Шуна ашка итне дә күп салган идем. Рәхәтләнеп ашыйк әле,—дип. Хисмәтулла өстәл әзерли башлады Исхак та кузгалды, кулын юып. сумкасыннан күчтәнәчләрен чыгарып, өстәлгә куйды. Җиләк-җимешләр янына бер шешә аракы утыртты —Менә очрашу хөрмәтенә булыр, дидем, кәефен килсә инде.—диде ул, шешәгә күрсәтеп. —Рәхмәт Алып кайтмасаң да ярар иде Андый зәһәр еланнан өзелгән юк. Өй саласы кешенен хәлен үзен аңлыйсын. Күчтәнәч булгач, ни азрак тотмый ярамас,—дип ризалыгын белдерде ата Кайту-күрешү хөрмәтенә берне җибәргәч, сүзсез генә берәр тәлинкә ашны бушатып куйдылар. —Бик тәмле пешергәнсең, әткәй,—дип Исхак ашны ихлас мактады —Ит күп эләксә, аш тәмле була,—диде ата. мактау сүзләрен үз хезмәте итеп алмыйча. Шулай да улынын тәмләп ашавына эчтән сөенде “Ашаган малда, өмет бар. лиләр, хәле алга табадыр”,—дип канәгатьләнеп куйды ул —Мал тоту бик кыен түгелме?—дип кызыксынды Исхак, сүз иткә кагылгач —Рәхәт түгел-түгел ен. Тик авылда торып, мал да тотмагач, яшәүнең ни хасияте бар?—дип жавап кайтарды Хисмәтулла. — Колхоздан бераз ярдәм бармы сон? — Кайсы елны ничек Үзеннән артса, саламын бирә Өч кибәннсн берсе исәбеннән печән чабабыз. —Син дә катнашасынмы? —Кая барасын? Китереп бирмиләр бит . Гаиләсе зурларга җинел анысы. Исхакка атасы кызганыч булып китте Кеше шушы кадәр газаплана- газаплана һаман яшәргә омтыла, тырыша. Мал асрамаса да. ачтан үлмәс иде Юк Кешедән калышырга теләми, авыр булса да эшли Шәһәргә китү турында ана әйтеп торасы да юк: ишетәсе дә килми Ашап туйдылар Хисмәтулла, өстәлне җыештырып, савыт-саба юыштыра башлады. Исхак, диванга утырып, уйга чумды Әнкәсе үлгәнгә елдан артты, ә әткачәренен яна хатын алу турында сүз кузгатканы юк Нигә суза микән? Олыгая төшкәч, ялгызлык читен бит Бер хатында Исхак үз фикерен әйтеп язган иде инде. “Кулай кеше тапсаң, өйлән, әткәй, гел ялгыз тора алмассың”,—дип киңәш бирде. Күрәсең, башында ул кайгысы юк, өй салу хыялы белән янып йөри. Начар фикер түгел, әлбәттә. Нигә элегрәк уйламады икән? Исхак шул турыда сорыйсы итте: —Өй кайгысына яшьрәк чакта керәсе итмәгәнсең... —Кая кермәгән! Әнкәңнең чире генә тоткарлады. Тынгысыз иде бит, мәрхүмә, чирлелеген белмичә, эшкә кул тыгып, үзенә көч китерер иде,- дип җавап бирде Хисмәтулла, авыр көрсенеп.—Ә үзенең өйне бик салдыртасы килде. “Кулыңнан килсә, ничек тә салырга тырыш, балалар да ярдәм итәр әле",—дип васыять әйтеп калдырды. —Өй кирәк, кәнишне, искергән,—дип куйды Исхак, атасының сүзләренә рәтлебашлы җавап таба алмыйча. —Әнкәң, мәрхүмә: “Бер акылларына килеп, әллә балалар да кайтып килерләр”,—дигән өметтә иде,—диде Хисмәтулла, баштагы фикерен дәвам итеп.— Бик көтте ул сезне... Хисмәтулла әллә үз фикерләрен җиткерде, әллә чынлап та хатыныныкы иде, әмма Исхак шуны аңлады: ата-аналары аларны көткән. Әткәсе хәзер дә өметен өзми, Исхакны бөтенләйгә кайтыр дип көтә. Ул бердәнбер малай, кызлар—оя ташлап очкан кошлар гына. Тик Исхакның шәһәр ташлап китүне башына китерә алганы юк. —Бик авырлык белән урнашкач , каладан баш тартасы килми шул,— диде ул үз алдына сөйләнгәндәй. Аның сүзен җөпләгәндәй, башын селекте дә, Хисмәтулла күңелен күптән кытыклап йөргән үпкә сүзләрен түгә башлады: —Шәһәр кешесе—тегермән эте белән бер чамага әйләнде шул. Он ялаган эт яламыйча түзә алмый, диләр бит. Исхак, башын селкеп, көлеп куйды: —Әй-яй, каты бәрдерәсең, әткәй! —Улым, балаларны ил буйлап чәчү өчен табып үстермисең. “Янымда яшәр, бергә-бергә көн күрербез”,—дигән өмет ата-ананы бер вакытта да ташламый... —Өй мәшәкатенә чумуын да шул омтылыштанмы? —Хикмәт мәшәкатьтә түгел. Ата-баба нигезенә рәтле-башлы өй дә салып калдыра алмагач, яшәүнең ни мәгънәсе бар? Алла да, бәндә дә гафу итмәс. Икенче ягы да бар: яңа өй—акча ул. Сатырсыз. Бәлки, балалар белән җыйнаулашып кайтып, җәй айларын шушында үткәрерсез. Мин исән чакта минем янга балаларны җибәрерсез. Ичмасам, рәхәтләнеп татарча сөйләшергә өйрәнеп китәрләр. Югыйсә, үз телебезне дә онытып барасыздыр әле... —Анысы хак, дөньясы урыска әйләнеп беткәч, татарчадан тәмам бизендек. —Начар, начар,—дип сузды, Хисмәтулла,—нинди генә тәкъдирдә дә үз телеңне онытырга ярамый. Былтыр Хәким малае Шакир ике баласы, хатыны белән Чиләбедән кайтты. Безгә калганда, эт олаккан җирдә, чи урыс арасында яшиләр. Хатыны да хохлушка диләр әле. Менә шуларнын балалары чата-кама килеп татарча сөйләшәләр, әй! Авылда туып-үскәннәрдер, дип торырсың. Хатынын да әйтәсе юк. Рәхәтләндереп безнеңчә сиптерә. Менә кем ул молодец! Шакирны әйтәм... —Бездән рәт чыкмады инде,—дип көрсенде Исхак. —Баш бетмәле катлаулы эш түгел ул. Теләк булмады, диген. —Уйланмаганбыз инде, әткәй. Татар мәктәбен бетереп, үзем көч-хәл белән институтка кергәч, балаларым җәфа чикмәсен, урысча әйбәт белсеннәр дигән уй белән яшәлде. —Барыбер үз телеңне белү кирәк. Кирәк кенә түгел, мәҗбүри!—диде ата. Казанда тел мәсьәләсендә сүз куера башлагач, без дә өйдә татарча ешрак сөйләшә башладык анысы. Соң булмаса инде... Изге эш беркайчан да сонармый, әйдә, ун булсын,—дип фатиха кылды ата. Исхак ризалык белдереп башын какты Берара тын торгач, әнгәмәнен башланган очына кайтты: —Безнсн очен тырышу сиңа фарыз түгел инде, әткәй. Барчабызнын үз дөньясы, гаиләсе бар. Син тир түгеп тапкан мөлкәткә кайсыбызнын тәмгысын сузасы килсен? Аша, эч, яшә! Үз байлыгын үзенә житә икәнбез бик шат. Хисмәтулла жавапка ашыкмады. Халисәнен сүзләрен җиткерәсе килгән иле дә. тыелды, ике туган арасында низаг куптарасы килмәде Халисәнен комсыз кыланмышы, һәрхәлдә, Исхакнын күнеленә боз утыртачак. Бозылышып, дошманлашып китүләре ихтимал. Анын уйларын укыгандай, апасын Исхак үзе искә төшерде: —Халисә апа: “Әткәйгә өй салмаска кушып килдем. Тора-бара сүрелмәс микән әле”,—дип сөйләнеп алган иде. —Син нәрсә әйтген? —Нәрсә әйтим? Әткәй үзе ничек тели, шулай эшләсен, дидем. —Дөрес әйткәнсең,—дип хуплады аны Хисмәтулла —Иртәгә эшкә тотынабызмы?—дип кызыксынды Исхак —Юк. улым. Ял ит Ике көннән тотынырбыз —Мин ял итү өчен кайтмадым... —Зыян итмәс. Бик таушалганга охшыйсын. Монысы—бер. Икенчедән, атна башында эшкә керешмиләр. Шундый зур шөгыльгә тотынганда, халык йоласын саклыйк инде,—дип аңлатты ашыкмауның сәбәбен Хисмәтулла. Исхакнын хәлләр дөрестән дә мөшкел иде. Озак авырып ятты. Әткәсен борчыйсы килмәгәнгә, ана барын да әйтеп язмады. Хастаханәдән дә ныгып чыга алмады. Авылга бик кайтасы килгәч, рәте юклыкны өйдәгеләргә дә сиздермәде, зарланмады. Аягын көч-хәл белән сөйрәп чыгып китсә дә, сер бирмәде. Юлда бик талчыктырыр”,—дип хафаланган иде, киресенчә, артык йончу сизмәде. "Авыл һавасы—дәва”,—диләр, әллә шунын файдасы тиде, әллә атасы белән бер рәхәтләнеп сөйләшү тәнгә жянеллек. жанга тынычлык бирде... Диванның икесе ике башына утырып, уйга чумдылар Исхак атасының авылда озак калмавына икеләнмичә, анын киләчәк язмышы турында уйлап утыра Хатын алмаса, ни өчен ул монда яшәргә тиеш’ Алып китәчәк ул аны. Хатыны Алсуның бер каршылыгы булмас... Тик фатир Исхакныкы да, Алсуныкы да түгел. Фатирга әби кеше хужа.. Ул нәрсә әйтер.’ Ай-Һай! Исхак мәсьәләгә икенче яклап якын килде. “Әткәй нык әле. Тагын кимендә 20-25 ел яшәячәк Минем кулга карап торырга ризалашыр дисеңме'’ һич юк! Дөрес фикер йөрткән ул. аңа өй салырга кирәк. Хатын алса да. алмаса да— кирәк”... Хисмәтулла улына сокланып утырды Зур кеше булды Шунысы начар янымда түгел. Аның кебек ир-егетләр биредә дә типтереп яшиләр Авылда каласы килми икән, район үзәгенә урнашыр иде Ул чагында яңда гына булачак Үзләре дә кайта-килә йөрерләр. Хисмәтулла да теләгән чагында барын кайтыр иде... “Бу хакта иркенләп сөйләшергә булыр әле”,—дигән уй белән Хисмәтулла урыныннан күтәрелде Иске эшләпәсен баш очына ыргытып, көтү каршыларга чыгып китте. Исхак ялгызлыкны күтәрә алмый тышка чыкты, баскычка иркенләп, яшь чагындагыча җәелеп утырды. Каршы койма буендагы өянкеләр арасыннан саркып төшкән кичке кояш нурлары Исхакнын йөзенә килеп бәрелде Кон аяз, җил дә тынып калган. Тынлыкны ярып. сыер, сарык тавышлары ишетелә Якында гына әтәч кычкырып җибәрде, мин дә калышмыйм дигән кебек, ачы тавыш белән ата каз каңгылдады Авылнын таныш, кичке симфониясе башланды, тирә-юньне сихри мон биләп алды Көндәлек таныш бу күренеш авыл кешесенең игътибарын читләтеп үтә. әмма Исхак кечкенәдән күңелгә якын бу тавышларны сагынып, хисләнеп тыңлады. Йөрәк, ниндидер рәхәтлек, сөенеч мизгеле үткәреп, ашкынып тибеп куйды. Күңел төбеннән шатлыгы бәреп чыгардай тоелды. Әмма бер минуттан боларнын берсе дә калмады: ямансулык, ялгызлык хисләре биләп алды. Исхакка үзеннән дә бәхетсез, аннан да ятим берәү дә юктыр кебек иде. Нигә атна-ун көн көтмәде соң әле ул? Балаларның укуы бетә, Алсуга да ял алырга була иде... Җыйнаулашып кайтсалар соң? Ничек күңелле булыр иде! Әткәйнең башы күккә тияр, балалары да авыл һавасы сулап, азрак булса да татарча сөйләшеп китәрләр иде. Әткәй яңа өй салып бетергәч, җәйлеккә балаларны кайтарам! Ата- баба нигезен күреп, белеп, ана телләрендә сөйләшеп үссеннәр... Үзе ни өчен авылдан бизде соң әле? Аның һөнәре белән авыл җиреңдә эшләп булмас идемени? Әлбәттә, була... “Шәһәр гади халык өчен түгел ул. Авылга сыймастай талантын ачылса яки галимлеккә омтылсаң гына шәһәргә авышу хәерле”,—дигән фикердә тора анын әтисе. Исхак аның белән бик үк килешмәсә дә, бу сүзләрнең нигездә хак булуын таный. Хисмәтулла үз гомерендә шәһәр күргән, озак кына анда яшәгән кеше. Авыл тарткан аны. Бөтенесенә кул селтәп, тоткан да кайткан. Без дә авыл балалары, әмма беребез дә туган җиребездә түгел. Авылда калсак, яши алмас идекме? Ярый, Илсөяр галим. Ана шәһәр кирәк, ди. Халисә апага ни калган? Миңа 4 5 6 7 8 9 Авылга инженерлар кирәкмимени?.. Әнкәсе исән чакта рәхәтләндереп бер торып киткән чаклары да булмады. Үлгәндә дә үз авызыннан бәхиллеген ишетмәделәр. Әткәсе үлгәндә дә шушы хәл кабатланмас дип кем әйтә алыр? Бакалы урамыннан Гыйльмениса түти ишек тупсасына башын салып үлгән, дип сөйлиләр. Өендә беркеме булмагач, әжәл ачысы урыныннан кузгаткандыр, ярдәм сорап, кемгәдер эндәшмәкче булгандыр. Бусагадан уза алмаган... ялгызларның язмышы шундыйрак шул инде. Баш очында авызына су салыр кешен дә юк икән, моннан да гайре ятимлекнең булуы мөмкинмени? Югыйсә, читтә аның да кызы бар. Бер мәлне алып та киткән иде, Гыйльмениса түти сагынуга чыдый алмыйча кире кайткан... Исхакның кинәт күкрәге кысып алды, эчтән кадады. Әллә йөрәк микән? Бер чир икенчесен китереп чыгара, булуы бик ихтимал. Врачлар авыр эш эшләмәскә, дулкынланмаска, борчылмаска кушканнар иде, күрәсең, юкка булмаган. Саф һавада йөрергә, күбрәк йөрергә киңәш иткәннәр иде. Кайтуының бер сәбәбе шуның белән дә бәйләнгән иде. Авыл һавасы кирәк иде ана. Болын чәчәкләренең, чыклы үләннәрнең хуш исләрен күкрәк тутырып сулыйсы килеп кайтты Исхак. “Мескен әткәйгә генә рәхәтләнеп ярдәм итә алмам. Гомер буе бәхете эштән икән”,—дип, Исхак тагын үртәлә башлады. 4 Күзен ачуга, Исхак үзенен кайдалыгын абайламыйчарак торды. Тик сабый чактан яхшы таныш, хәтергә уелмаслык булып сеңешкән сары түшәм, бүлтләч-бүлтләч чыгып торган стена бүрәнәләре тиз аякландырдылар. Сәгатькә күз салды, дүрт тулып кына килә иде әле. Әтисенең урыны буш. “Һаман таң тишеге белән тора икән,—дип уйлады, анын йокысызлыгын исенә төшереп. Хәер, авыл кешесе шунсыз булдыра да алмый. Җәй көне аеруча. "Йокы—үлемнең юлдашы”,—дип, әткәй гомергә иртә торды. Яшь чактан ук йокысыз булган. Әнкәләре мәрхүмә дә: “Атагыз йокы кешесе түгел, йокы чүмәләләрен яратмый”,—ди торган иде. Без генә иртә уянуның нәрсә икәнен белми үстек. Хәзер дә йокының кирәген бирәбез. Шәһәрнең ташы йоклата торгандыр",—дип уйланып ятты да Исхак, бүген ни өчен иртә уянганлыгына гаҗәпләнде. Иртәнге дүрт тирәсендә йокысының ачылганлыгын бер дә хәтерләми. Нәрсә уятты сон аны? Ачык тәрәзәдән кергән иртәнге салкынча саф һавамы, әллә ишек алдында сыер мөгерәгән, сарык бәэлдәгән тавыш колагына кердеме? Тәрәзә каршындагы койма өстендә зәнгәр койрыклы кызыл әтәч сузып-сузып кычкырып җибәргәч, Исхак уятучысынын кем икәнлегенә төшенде. Күзен йомды, анын тагын кычкыруын көтеп ятты Исхакнын күңеленә моң йөгерде, шатлык хисе биләп алды, тәне жинеләеп китте. Әтәч, канатларын жилпеп, тагын бер кычкырды да җиргә очып төште. Кыт-кыт килеп, тавыкларны үз янына чакыра башлады. Урам^ башында көтүченең:”Чы-га-ры-гыз!”— дип өздереп эндәшүе Исхакнын йокысын тәмам качырды. Көтү чыкканын күрү өчен генә дә иртә уяну ярый, дигән фикер белән ул урыныннан кузгалды. Урам тулы шау- шу—үзе бер сихри моң, күңелле тамаша иде. Исхак урамга күз салды. Сыер- сарыкларнын зур төркемен күреп, гаҗәпкә калды: халык хәзер ныклап торып мал асрауга керешкән икән. Ул кечкенә чакта бер сыер белән өч сарык тотучы сирәк иде Итне дә, сөтне дә колхоз бирәчәк, авыл саен ашханә салыначак, халык шунда гына туеначак, дигән буш вәгъдәләр белән малларны бетерткәннәр иде ул чакта. Авыл шул чордан ныклап саега башлады. Кулыннан эш килгәннәр, һөнәр ияләре Чаллы, Кама. Ижау, Сарапул якларына күченделәр. Ун ел эчендә район бермә-бер кимеде. Авылларда ташландык өйләр, буш ихаталар күзгә күренеп артты. Ул чорларны Исхак яхшы хәтерли, хәзергесен дә белә. Шуна күрә әтисенең өй салу хәстәренә керүен генә тәгаен үк аңлап бетерә алмый Зур мәшәкатьле эш, күп чыгым сорый. Шуларны белә торып, олыгая барган көнендә ничек моңа жөрьәт иткән. Хәерле булсын! Китмәгән тәкъдирдә, Исхак шушы йорт хужасына әверелә иде. Кем белә, бәлки, башка да чыгар иде. Юк шул, шәһәр кызына өйләнде Үзе теләп шәһәр кешесе булды. Авылдан килеп укучы егетләрнең байтагы шәһәрдә төпләнү жаен эзли башлады. Кайберләренә эш табылды, икенчеләренә таныш-бслеш булышты, өченчеләре шәһәр кияүләре булып киттеләр. Исхак та, мин кемнән ким дигәндәй, шәһәр кызына өйләнде Хатынының фатирына кереп калды. Шуңа күрә- курсташларын очратканда элегрәк: —Мин өйләнмәдем, мина өйләнделәр, ярый әле үз фамилиям калды,— дип шаярта иде. Үкенмәде ул өйләнүенә. Алсуны яратып алды Яратышып кавыштылар, бербсрсен аңлап яшиләр. Ун ел гомер сизелми дә үтеп китте Берберенә карата кәеф кырырлык, жан рәнҗетерлек сүз әйтешкәннәре юк. Каты бәрелү гадәте Исхакнын холкында электән дә булмады, тора-бара бөтенләй йомышый калды. Әби өендә яшәп үз хокукыйны дәгъвалап булмый Исхак моны беренче көннәрдән үк ачык аңлады. Алсуның әнисе Разия кырыс табигатьле. Холкын да, телен дә тыймый, әйтәсен әйтми кала алмый Бик кимсенгән чаклары булды Исхакнын. Тешен кысып түзде, вакытлыча гына, үзебезгә аерым фатир алгач, бу битәрләүләрдән, нахакка рәнҗетелүләрдән котылырмын, дигән ышаныч белән яшәде. “Йортка кергән—утка кергән",—дип, үз башына төшкән кеше әйткәндер Кем булса да белеп, дөресен әйткән. Мин дә ут эчендә”,—дип Исхак язмыш белән килеште. Кем гаепле иде моңа? Студент халкы—чуар халык. Холык-фигыль генә түгел, яшьләр дә төрле. Урта мәктәпне генә тәмамлап. Исхак кебек беренче елында ук студент булганнар арасында армиядән кайтып укучылар да. завод- фабрикаларда, колхозларда эшләп килүчеләр дә җитәрлек иде. Алар үзләрен "картлар" дип йөрттеләр Гәүдәгә калку, нык беләкле булгангамы. Исхак гел алар арасына кереп йөрде "Картлар" да аны чит итмәделәр, үзләренә тиң санадылар. Исхак үзеннән алты яшькә өлкән Инсаф исемле студент белән дуслашып китте Ничек уртак тел тапканнардыр, карасан-бөтенләй капма- каршы характердагы кешеләр иде Инсафта әрсезлек тә. кыюлык та. юха теллелек тә җитәрлек “Инсаф сабынламыйча энә күзеннән үтә ала ,—дип. сабакташлары еш шаярталар иде. Инсафның тел бистәлелеге каймакта файда бирсә, күп вакытта зыяны тиде. Бер көнне йөзе җимерелеп кайтып керде Трамвайда бер хатын-кызга төчеләнгәндә элдергәннәр үзенә. Янәшәдә ире булган икән. Хатынына Инсафның бәйләнгәнен күреп торган да, тукталышта төшкәч, Инсафның күз төбенә фонарь утырткан. Акыл утыртыр инде, бу йодрык сабак булыр, дигәннәр иде, кая ул! Алтыдагы—алтмышка, ди. Күз төбендәге күге беткәнче үк иске гадәтен куарга кереште. Аның белән бергә йөрергә кыенсына да башладылар. Шулай да Исхак белән уртак тел таптылар. Ләкин, Инсаф арбасына утырдым дип, Исхак аның җырын җырламады. ... Дүртенче курста укыган чак иде. Исхакнын хәтеренә ноябрь башлары сыман кереп калган. Кич кырын Инсаф тулай торакка кайтып керде дә, Исхак янына килеп, хәрби сер сөйләгәндәй, пышылдап кына тезеп китте —Бушлай тамак туйдырасың киләме? Теләген бар икән—ияртәм,— диде. —Коммунизмга алып чыгасыңмыни?,—дип шаяртты Исхак. —Әйе,—диде Инсаф, көлемсерәп. —Син шунда китеп югаласыңмыни соң әле? —Шунда инде. —Йә, мин нигә кирәк? —Башта тыңла, аннары төпченерсең,—диде Инсаф, сүзен бүлдерүгә ачуы килеп. —Сөйлә, тынлыйм инде... —Артисткалар кебек чибәр бер кыз бар. Ияләнәсең килмиме? —Чибәрләр синнән калмас. —Кала шул. Мин аның әнисе белән танышып өлгердем. Сине кызы белән таныштырсам, икәүләп шул йортка йөрербезме дигән идем. —Үзең генә куркасыңмыни? —Хикмәт куркуда түгел, бер минутка да кызы өйдән чыкмый. Ә син аны кинога алып китәр идең... Булачак визитның отышлы чыгачагына Исхакны ышандырды Инсаф. Иртәгәсен бергәләп барырга сүз куештылар... Икенче көнне Исхак теләмичә генә иярде. Аягы тартмаган кебек кенә барды. Ул өйгә ияләшеренә һич өмете юк иде. Кызны да ошатмас сыман иде. Килеп кергәч, эреде дә төште, телсез калды, сөйләшергә сүз тапмады, үзен ничек тотарга белмичә аптырап бетте. Кыз чыннан да чибәр иде. Матурлыкта моның белән тиңләшергә башка кызлар дөньяда юктыр кебек тоелды Исхакка. Бу кадәр гүзәллеге белән ничек ялгызы гына соң әле ул? Шәһәр егетләре аны ничек күрмиләр? Кыз Алсу исемле иде. Кыяфәте белән җитлеккән күренсә дә яшь иде әле ул. Унынчы классны гына бетереп килә. Әнисенең сөйләвенә караганда. Алсу кинога, театрга чабарга яратмый, танцыларга да йөрми икән. —Өйгә бәйләп куйган кебек минем кызым. Китапка багынып көннәр буе утыра. Ичмасам, Мәскәү артистлары концертына да барам, дими Аптырарсың,—дип кызы белән таныштырды Разия апа. Исхакнын күңеле бераз тынычлангандай булды. Аңа нәкъ шушындый кыз кирәк. Тыйнак булсын, яшьтән үк егетләр алдында хихи-михи килеп үсмәсен. Тик Алсуның шәһәр кызы була торып, бу чаклы иллелегенә гаҗәпләнде. Чирле-мазар түгелме? Алсу сау-таза, акыллы кыз иде. Әкияттәге чибәрләр кебек, үзенә язган кияүне көтеп кенә яткан ул. Алсу да Исхакны ошатты. Аның белән ипле кыланды, кинога барырга да ялындырмады. Шулай да артыгын кыланмады. —Син—студент, мин әле укучы гына, миллионерлар түгел, сирәгрәк йөрештерик,—дия иде ул, Исхакнын кая да булса барырга өндәвенә каршы. Икесе дә бер чорда имтиханнар тапшырдылар. Исхак институтны, Алсу урта мәктәпне тәмамлады. Инсаф, укып бетергәч, бу йортка килү юлын онытып, үз якларына эшкә кайтып китте. Исхак, кайту юлын онытып шушы өйдә торып калды. Авыл малаеның кияү булып үз янында калуына юлын онытып, үз якларына эшкә кайтып китте. Исхак, кайту юлын онытып шушы өйдә торып калды. Авыл малаеның кияү булып үз янында калуына Алсуның әнисе Разия дә канәгать иде. “Шәһәр ялкавы түгел, эшләп үскән малай, тормыш алып барырга тәвәккәл ,—дип нәтижә чыгарды. Кияүнең күренекле нәселдән түгеллеге бераз кәефен кырды кыруын, әмма унынчыны гына бетергән кызына югары белемле инженер табылу да күпмедер дәрәжәдә бәхет инде... й салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе! Эш тәмамлаганнан соң болай әйтергә була. Күмәк көч белән өйне тиз арада күтәреп куйгач, иңнән тау төшкәндәй тоелды. Гадәттә, шулай була: алда торган зур мәшәкать турында көн саен уйланып, аны олы бер шөгыльгә исәпләп, ничек кенә аткарып чыгылыр икән дип баш ватып, үзеңне-үзең куркытып бетерәсең. Бер дәртләнеп тотынгач, уйлаганча ук авырга туры килмичә, башкарыла да куя. Хисмәтулланың өе дә шулайрак килеп чыкты. Ярдәм иттеләр. Рәхмәт күршеләргә! Хисмәтулланың чордашы Әүхәди малае Әхмәт белән эш төгәлләнгәнче шушында булды. Түбәне дә ябыштылар, веранданы да пыялалап бетергәнче булыштылар. Мич чыгару гына Хисмәтулла белән Исхакка калды Исхак бөтенләй ярдәмем тимәс инде, дип хафаланган иде, әллә авыл һавасы сихәтлек бирде—күңеле күтәрелеп, үзен сәламәтләнеп киткәндәй тойды. Әткәсенең жин сызганып, дәртләнеп йөрүе дә тәэсир иткәндер Хисмәтулла егетләргә хас рәвешле жилкснеп эшләде, ару-талу белән дә исәпләшмәде. Шулай кыланмаса, бәлки, барып та чыкмас иде. Ун көн дигәндә яңа өй торырлык хәлгә килде. Авылга кайтканнан бирле Исхак жинеллек тоеп йөри.”Күзле бүкән сыман кеше эшләгәнне генә карап торырмын микән?”—дигән шикләнүләре юкка чыкты да куйды. Кулыннан эш килүен күреп, сөенде, үзен башкалар белән тигез тоя башлады Исхак ике хакыйкатьнең хаклыгын тәгаенләде: беренчесе—авыл һавасы сихәтлеккә чьшнан да файдалы; икенчедән, авылда олы эшләрне башкару җиңелрәк, кешеләрдә бер-беренә ярдәмчеллек көчле. Ярдәмчеллек, туганлык хисләре көчле. Атааналар балалары өчен янып-көеп йөри, ә балалар өлкәннәрнең күңелен күрү өчен тырыша. Күршеләре Әүхәди абыйсы белән Әхмәткә генә кара—ничек матур яшиләр. Исхакка хәтта уңайсыз да булып китте. Үзе өчен кыенсынды, чөнки әткәсе белән ал арның ике арасында мөнәсәбәтләр боларныкына һич тә якын килә алмый. Берсеннән икенчесе шактый читләшкәннәр алар. Эчкерсез гәпләшсәләр дә, мөһим мәсьәләләрне уртага салып киңәшсәләр дә, аларның үзара мөнәсәбәтләре ата белән бала мөнәсәбәте үк түгел. Бергә яшәмәүдән күрде моның сәбәбен Исхак. Әхмәт авылга береккән, атасы юлын дәвам итә. Аларнын фикерләре дә, планнары да уртак: күп эшне бергәләп башкаралар... Миллионлы шәһәрдә яшәп кыргыйга әйләнеп беткәнмен бугай,— дип уйлады Исхак—Урам тулы халык, кайбер көннәрне ичмасам ник бер танышны очратсаң! Өйгә кайтасың да фатир эченә бикләнәсең. Күршеләр белән уралыш та юк. Хәтта каршы як ишекнен кем фатиры икәнен дә еллар буе белми яшисең. Андый гадәт кермәгән “Мин шәһәрдә калып нәрсә оттым да, Әхмәт авылда яшәп нәрсә оттырды? Югыйсә, Әхмәткә дә шәһәргә юллар ябык түгел иде. Армиядән соң комсомол путевкасы белән зур төзелешкә киткән иде Вакыты тулгач, авылга кайткан Өйләнеп, шәһәр кызын алып кайткан Кашуы өчен үкенү хатынының ай-һаенда да юк Бсзнен авыл, безнең урам",-дип, шушында туып-үскән кеше кебек сөйләшеп тора Колхозда эшләп, читтән торып техникум тәмамлаган Хәзер баш бухгалтер булып эшли. Әхмәт— механик Ул армиягә киткәнче үк тракторга утырган иде Шул һөнәрне ташлыйсы Ө —Вак-төяк йомышка йөрү өчен кирәк,—дип анлатты Әхмәт, аны тотуның сәбәбен —Әткәй шуның белән печән чабарга йөри, күрше-тирә авылларга да барып кайта. Машина ватылган чакларда запас часть юллап чабу өчен дә бик уңай... Көнләшеп тә куйды Исхак. Ун еллап эшләп, машина түгел, мотоцикл алырлык та рәте юк. Тапкан акча төсле телевизор, кыйммәтле тун, алтын- көмеш бизәнү әйберләренә китеп бара. Фатир тутырып келәм алдылар. —Кыйммәтле әйбер бервакытта да бәясен югалтмый. Акчаны алыштырдылармы—кесәгезне тотып калырсыз,—дип өйрәтә әниләре. Алалар. Исхак авыз күтәреп, каршы бер сүз әйтә алмый. Баштарак үртәлә иде, тора-бара, теләсә нишләсеннәр, дип кул селтәде. Хәзер бу хакта уйлаганы да юк. Сәламәтлеге өчен борчыла ул. Сихәтлеккә туймасаң, дөнья малы күзгә чалынмый. Кичә Әхмәт белән сөйләшеп утырдылар. Тормыш, яшәеш хакында. Әхмәт олы планнар белән яши. Көзгә хатыны белән чит илгә сәяхәткә барып кайту нияте барлыгын әйтте. Киләсе язга умарта тергезергә чамалый. Ихатада эшләү өчен кечкенә трактор сатып алырга уйлап тора. —Тотынганда үзем дә ясар идем, безнең механизатор егетләр бәләкәй тракторны үзләре җыя. Шулай да барлык тагылма коралы белән әзерен генә аласы килә,—дип аңлатты Әхмәт киләчәк планнарын. “Бәхетле кеше Әхмәт",—дип уйлады Исхак аңа карап. Ул үзе бәхетлеме соң? Әлегә чаклы аның мондый сорауны куйганы юк иде. Ул хәзерге дәрәҗәсеннән артыгын өмет тә итми. Аның бөтен планнарын әбисе җимерә. Акча аның кулында. Хәтта Алсуга да эләкми. —Акчаны ничек тотасын мин яхшы беләм. Сезнең кулга карап торсаң, ачка үләрсең,—дип, беренче хезмәт хакы алган көнне үк акчаны жыеп алды. Шуннан бирле Исхак акча алып кайту белән аны әбисенә тоттыра. Санап ала әле! Бераз кимрәк чыкса, йөзе сыгыла. Үз кирәк-ярагына тоту өчен, үзе кебекләр белән шабашка эшләргә мәҗбүр чаклары күп Исхакның. Ир кешегә моннан да гайре нинди түбәнлек булырга мөмкин? Эшләп алган акчаңны үзең тота алма инде! Эчеп-азып йөри торган кеше булса, бер хәл иде. Кайвакытларда Исхакның, бөтенесенә кул селтәп, башын алып чыгып китәсе килә. Чаллы якларына китеп бару турында берничә тапкыр уйга керде. Балаларны ятим итәсе килмәү хисе тотып кала килде. Алсу белән ачыктан-ачык сөйләшеп, икенче фатирга күчү хәстәренә керергәме? Хикмәт чыкмас. Алсу әнисен ялгыз калдырып, беркая да кузгалмас. Анасының да ризалыгы булмас. Исхак бер үзе генә чыгып китә калганда, исләре дә китмәячәк. Ул моны яхшы белә. Бер мәлне аз гына телгә килеп алганда Разия: —Сине берәү дә бәйләп тотмый. Алсуга менә дигән, яп-яшь министр яки профессор табачакбыз,—диде. Алсу бу әрепләшүне ишетмәде. Өйдә юк иде. Ул кайткач, Исхак сөйлисе итмәде, оялды. Исхак Алсуны югалтудан да курка. Ярата ул аны. Аның күзенә башка беркем дә күренми. Бик чибәр шул аның хатыны. Гел карап кына торырлык. Исхакның күз алдына хатыны Алсу килеп басты. Ул ачык зәңгәр төстәге жинелчә күлмәктән. Кызу-кызу атлап Исхакка таба килә. Кулларын селтәп, нәрсәдер сөйли. Җил аның күлмәген җилпи, чәчләрен ургытып туздыра... Нинди гүзәл аның Алсуы! Буй үстереп килгән ике бала анасы дип һич кенә дә әйтмәссең... Исхакны ачулана икән ул. Ачулы чакта да чибәр үзе. Алсу үпкәләп: “Безне нигә оныттың?”— ди. “Ник онытыйм, җаным, хәзер кайтам, иртәгә үк юлга чыгам!”—дип хыялында җавап бирә аңа Исхак... Сабыйларча хисләргә бирелеп утыруына сәерсенеп, Исхак үзеннән- үзе көлеп куйды: “Безнең ярата белүебез әллә нәселдән килә микән? Әткәй дә яшь чагында бер кызны өзелеп яраткан, армиягә алынгач, кыз кияүгә чыккан, әткәй аны оныта алмыйча, күп еллар өйләнми йөргән, дип сөйлиләр. Мин дә Алсудан башымны ала алмам. Күпме генә аерым тордык, ә ул сагындыра да башлады. Ничек ансыз түзмәк кирәк” Алсу да аны ярата. Үзе барда Исхакка әнисеннән сүз әйттермәскә тырыша. Ике ут арасында яна аның Алсуы, тик берни кылыр хәл юк. Авыруга сабышкач, Алсу ташламас микән, дип шикләнгән иде Исхак, бер үзгә|зеш тә сизелмәде. Киресенчә. Алсу тагын да игътибарлыракка әйләнде. Әби кеше генә нәрсә әйтер? Чирле кияү белән яшәргә, инвалидлык бирә калсалар, аның пенсия акчасына торырга риза булырмы9 . Әткәсенең язмышы да кызганыч Ни өчен Халисә апасы анын өйләнүенә каршы килә? Чынлап та байлыкка кызыгуданмы? Алай уйласан, Халисәнсн үз байлыгы да оныкларына җитәрлек.. Ул авылдан килгәч, атасының ниндидер хатларын, язмаларын укуын сөйләде. Хәтта "роман” дип атады ул аны “Әллә нәрсәләр язып бетергән Безнен әткәйгә андый хис каян килгәндер?” Нинди язмалар ул? Исхак аларны табып укырга дигән фикергә килде . Хисмәтулла кайтып керде. Өйгә җылылык үткәрү өчен торбалар табу артыннан йөри иде ул —Нигә монаеп утырасың, улым?—дип сорады Исхакнын ямансулап утыруын сизенеп. —Болай гына... —Оланнар сагындырдымы әллә9 —Анысы да бардыр инде... —Тиздән күрешерсез,—диде Хисмәтулла, кызганыч тавыш белән. Калтыранып чыккан сүзләргә сискәнеп, Исхак ирексездән күтәрелеп карады Ата, улының карашы белән очрашмас өчен, кинәт борылды да тышка чыгып китте. Анын сүзләреннән Исхак: "Син тиздән күрешерсең, минем генә өмет юк... Ин ятим кеше мин”,—дигән мәгънәне аңлады. Уңайсыз булып китте. Бу бәхетсезлектә, атасының ялгызлыгында үзенең гаебе бардан тойды “Үзенә тиң хатын табып, өйләнсә, бер-беренә иптәш булып көн үткәрерләр иде әле”,—дип уйланды —Әткәй,—дип сүз башлады Исхак, Хисмәтулла урап кергәч,—иске өйне берүзең генә сүтеп азапланмассың, көзгә тагын килеп китәрмен. —Сүтү мәсьәләсе планга кермәгән әле, улым. Ана кадәр мал өен яңартасы бар —Хисмәтулланың: “Иске өйне әйбере-ние белән Халисә апаңа калдырам”,—дип әйтәсе килгән иде дә, олы кызының юньсезлеген искә төшереп, үзенең дә, Исхакнын да кәефен кырасы килмәде. Улының сораулы карашын күреп, аңлатма бирде—Малың булгач, аларга да өй кирәк инде —Берүзеңә... —Яшәгәндә кирәк Безнен зат аяк өсте үлүчән Бабай мәрхүм, мал ябып кергәч, тәһарәт алды да: “Мисбах мулланы гиз генә алып килегез— үләм, ясин чыгарга кирәк”,—диде Гаҗәпкә калдык, шулай да чакырттык. Мисбах мулла ясин чыккан арада бабакай җан бирде Әткәй дә. эштән кайтып атын тугарган да: “Әллә нигә кәефем юк. бераз ятып алам”,—дип башын мендәргә терәгән дә. китеп барган. Минем дә әҗәл шулай булыр дип көтәм Үлгәч кенә, күмелмичә озак ятмасам иде, дим —Өйләнергә иде, әткәй... — Гомеремдә ике бәхетсезлеккә тарыдым Өченчесе булмагае, дим Сүзнен нәрсә турында баруын сизенеп, Исхак төпченмәде. Ага кешенең нечкә хисләренә кагылуны урынсызга санады Көтмәгәндә, Хисмәтулла сүз агышын икенчегә борды. — Нигәдер, улым, авылны чит иттең. Ичмасам, шушы өйләр, ихата, нигез кулдан-кулга, буыннан-буынга күчәр иде,—диде ул сагышлы тавыш белән —Миңа байлык кирәкми, әткәй —Алай димә Яшәгәндә барысы да кирәк Хикмәт анда гына да түгел, һәр кешегә яшәү өчен аяк астында ныклы җир кирәк. Нәселдән килгән нигез генә аяк астында ныклы нигез була ала Шуңа күрә дә аны корытмаска кирәк. Кош балалары да ояларын онытмый, кире кайта. Уйлыйм да, гәҗәпкә калам ни өчен адәм балаларының күбесе туган җирләрен онытырлык дәрәҗәдә хәтерсез икән? Югыйсә, менә сез дә авылда туып, жирдә аунап, тузанга батып үстегез... Үстегез дә очтыгыз... Очтыгыз да оныттыгыз Хисмәтулла тынып калды. Әйтәсе сүзләре күп иде әле анын. Ләкин тамак төбендәге төер дәвам итәргә мөмкинлек бирмәде... исмәтулла төшендә Айгөлне күрде. Тәрәзә буендагы өстәл янында беренче кыраудан бәсләнгән яфракларга карап чәй эчеп утырганда әлеге төше хәтеренә килде. Искә алган, уйлаган да юкта Айгөлнең төшенә керүенә гажәпләнә төште. Өндә күрмәгәненә дә ничә еллар иңде! Унбиш?.. Егерме? Тукта! Хәтере ялгышмаса, егерме алты ел узган түгелме соң? ... Умартачыларның бер айлык курсына җыйганнар иде. Хисмәтулланы да җибәрделәр Иртәгә кайтасы көнне, күчтәнәч алу нияте белән, кибетләргә чыкты. Юл уңаендагы беренче кибеткә сугылырга борылуы булды, баскан урынында катып калды: анын каршына Айгөл чыгып килә иде. Айгөл Хисмәтуллага игътибар итмәде. Күрмичә үтеп тә китә иде, кыюсыз гына бирелгән сәламгә әйләнеп карады. —Исәнме, Айгөл!.. —Бәй-бәй, Хисмәтулла түгелме сон?.. Исән, бик исән, Хисмәтулла,— диде кабаланып. —Өйдәгеләр ничек? —Әйбәт, әйбәт, үзегез ничек?.. —Сезнең хәер-фатихада... Айгөл туктап торасы итмәде, бара-бара гына сөйләште. Элеккеләрне искә төшерүдән кыенсындымы, таныш-белешләр очраудан читенсендеме— анысы Хисмәтулла өчен караңгы булып калды. Ул үзенчә юрады: Айгөлнен ире көнчел икән, табалап кына тора икән, дип ишеткәне бар. Шуңа күрә туктап торуны урынлы санамагандыр, дип уйлады. “Бирешмәгән, һаман чибәр. Бу хатынны көнләсәң дә ярый”,—дигән уфтану белән, үзенә язмаган беренче мәхәббәте артыннан сокланып карап калды Хисмәтулла. Шуннан бирле аларнын күрешкәннәре юк. Бүген Айгөл төшкә керде “Юкка түгелдер, мөгаен, хәтергә кереп чыккандыр...”—дип исенә төшерергә тырышты Хисмәтулла, әмма берничек тә күз алдына китерә алмады. Ә төшкә яшь чактагы кыяфәте белән керде ул... Айгөл, ниндидер яшел япма бөркәнеп, ялан аяклап, анын яныннан үтеп бара, имеш. Хисмәтулла башта аны танымый, аякларына карый икән Яңгыр да яумый, нигә ул ялан аяк? Аяк йөзендәге кечкенә миңеннән танып ала, имеш: Айгөл бит бу! —Айгөл?.. Кыз эндәшми. Хисмәтуллага борылып карый. Аның карашыннан Хисмәтулла бернәрсә дә аңламый: көләме, елыймы кыз? —Айгөл, кая барасың? Айгөл нидер әйтә, тик Хисмәтулла гына аның сүзләрен ишетми... “Тикмәгә түгел. Башына хәсрәт төшкән булырга тиеш,”—дип уйлады Хисмәтулла. Анын күнеле Айгөлгә кайгы-хәсрәт килүен, аның янып-көеп йөрүен теләми иде. Аны авыр тойгы чолгап алды. Ялгызлык ямансулатты. Айгөлнен төнлә төшкә керүе, хәзер искә төшүе Хисмәтулланың хисләрен авырайтты гына Хатынын искә төшереп, тагын уфтанды: “Их. Асия иртәрәк китте. Бергә яшәп, бер тирәдә дөнья куюдан хәерлесе юктыр. Шуна да парлыларга тигез тормыш телиләр инде”,—дип үз уйларына йомгак ясады ул. Тагын күз алдында Айгөл чуала. Нигә алай? Ул да ялгызлыктан гаҗиз булып яши микән әллә? Үзе генә калган, дип ишеттергәннәр иде Хәзер дә чибәр микән? Бирешәдер. Еллар үзенекен итә ул! Яшәвенең дә Х мәгънәсе чамалы булгандыр. Ир артыннан ир алыштыра башласан. юньлелеккә түгел инде. Хисмәтулланын беренче мәхәббәтен хәтердә сакларлык бик кадерле истәлеге бар иде Кайда ул? Исәнме0 . Иске өйнен чоланына күз саласы килде Хисмәтулланын. Исән торса, шундагы киштәдә булырга тиеш Менә ул дәфтәр! Беренче мәхәббәт тудырган ин изге, ин саф хисләр, эчкерсез уй-хыяллар! Шунын өчен генә саклыйсы итте Хисмәтулла бу дәфтәрне Бер гөнаһ юк анда. Укыган очракта хатыны Асия дә аны аңларга тиеш иде Бер мәлне үзе дә Асиягә укытмакчы булды, гөнаһсыз йөрәгенә төер төйнәмим, белмәгән килеш калуы хәерле, дип, күрсәтәсе итмәде . Шунысы гажәп, дәфтәр, көндәлекләр һәм хатлар салынган папкага тузан кунмаган иде “Идәнгә төшкәндер дә, тузанын кагып алып куйганнардыр”,—дигән уй йөгереп үтте Хисмәтулланын башыннан Чәй урынын җыештырганнан сон. өстәл артына иркенләп утырып, күзлеген рәтләп киеп, Хисмәтулла моннан кырык еллар элек язылган истәлекләрен укырга кереште—яшьлегенә кире кайтып китте "... Кайда дуслык бетә дә, кайдан мәхәббәт башлана—мин монын чиген билгели алмыйм. Олылар күзлегеннән караганда сабый гына тоелган малайлар да нинди генә хисләр белән янмыйлар! Гадәттә, олы мәхәббәт олы дуслыктан башлана, диләр. Минеке бу калыпка сыешмый, чын мәхәббәт булып, шунда ук кабынып китте. Кабынып китте дә уйны-фикерне, жан- тәнне биләп алды. Аның тозагына эләгеп, әсир калдым мин Нәрсәдән башланды соң әле ул? һич хәтерләмим! Мәхәббәтнең соны булмаган кебек, башланган ноктасы да юктыр Тормышта үз урыныңны белә башлау белән кабынып, элгәре пыскып, жде чыгу белән дөрләргә торган учак кебек түгел микән ул? Яшьлек мәхәббәте бик оялчан шул. Белдерергә базмый, оялудан читенсенеп тәкатен корый Кешеләрдән генә түгел, хәтта үзеңнән үзең ояласың. Тышка бәреп чыга алмый, әмма эчтә ургый: сөйгәнең көндез истән чыкмый, төннәрен төшкә кереп йөдәтә. Беренче хисләремне белдергәнче байтак вакытлар үтте Ана карап, алар искермәделәр, ә бәлки үсә, сафлана, ялкынлана гына төштеләр Баштан керешик булмаса... Мин әткәйне рәтләп хәтерләмим Беләсең, ул дөньядан иртә китте Ятимлектән мина тормышның төбенә җигелергә туры килде. Безнең буын болай да балалар уенының нәрсә икәнлеген белми үсте. Миңа бөтенләй диярлек эләкмәде ул Тормыш авырлыгы безне иртә җитлектерде, акылы да алданрак керде, ахры Минем җәйге каникуллар эш белән үтте "Әнкәйгә җиңелрәккә туры килсен, аз булса да хезмәт көне эшләп калыйм”,—дип тырыштым Мәктәпне тәмамлагач та авылда калырга туры килде. Югыйсә, ярыйсы ук мактап, киләчәктә укырга киңәш итеп озатканнар иде. Хәер, андыйлар бер мин генә түгел идем Безнең ярдәмгә мохтаҗ иде ул еллар. Хатын-кызлар ирләрне алыштырды, без аларга ярдәмгә килдек. Ни генә эшләмәдек: сабан сөрдек, урман кистек, урак урдык, ашлык суктык. Ара ераклыгы, мәшәкатьнең күплеге сиңа карата күңелдә туган якты хисләргә сүнәргә ирек бирмәде Каникулларга кайтуыңны зарыгып көтә илем. Син кайтып, күзгә күренсәң, минем өчен аннан да азы бәйрәм юк— кая басканымны белми йөри идем. Гүя миңа канат куйганнар' Бәлки, синдә дә миндәге кебек хисләр канатлангандыр? Теләсә ничек булсын, син барыбер мине тынларга тиешсен Тыңласаң—анларсын. аңласаң— кызганырсың Юк. юк, мин хисләремне кире кагып кызгануга мохтаҗ түгел. Синең кире кагу—аяз көндә яшен сугудан гайре ул ... Тагын җәй килде Колхозда эшләр тыгыз. Озын көннәр буе сабан артында Арыта Әмма син минем белән яшисен һәм ул миңа коч бирә, тормышыма дәрт өсти Синен хатларыңны кесәмдә генә йөртәм Жде чыккан саен, кат-кат укыйм. Ятлап бетердем инде Шулай да аларга гел күз төшерәсе, синең нәфис бармакларың белән язылган хәрефләрне күздән кичерәсе, марта карап сокланасы килә Зур шәһәрдә, күпме халык арасында яшәп, мине искә алуың олы мәртәбә тоела. Кайчагында көнләшү хисе күңел тәрәзәләренә чиртеп куйса да, бу шомлы шикләнүләрне җәһәт-жәһәт куарга тырышам. Хатларыңдагы җылы, йөрәккә ятыш сүзләрең тынычлык бирә, шикләнүләрдән арындыра. Тормышлар рәтләнеп килә. Быел без өй сипләргә әзерләнәбез. Шуны башкарып чыксак, көзгә мин дә Казанга—әллүк1 Елга техникумын тәмамлап, капитан булырга дигән хыялым торган саен көчәя бара. Укырга керсәм, бергә булабыз бит! Көн дә сине күрәчәкмен. Моннан да артык бәхетнең булуы мөмкин дә түгелдер... Болар хакында уйлаган саен, хыялларым тормышка ашып бара кебек тоела. Синең каршында үземне курсант киеме белән басып торгандай сизә башлыйм. Гәүдәм генә биредә, күңелем белән әллә кайчан синең янында инде мин... ... Безнең хисләр ничек кушылды әле? Шуны тагын бер кат исемә төшерәсем килә. Мең-мең тапкыр уйласам да, күз алдыма китерсәм дә, туймам инде мин шул чагындагы хыялларга кире кайтудан... Шимбә көн иде. Клубта яшьләр кичәсе. Арыдык дип тормыйча, жәй көннәрендә үткәрә иделәр аны. Син анда килми калмый идең, чөнки уен- көлкеләрнең башлап йөрүчесе идең бит. Ул көнне эштән кайту белән клубка ашыктым. Мин килеп кергәндә халык аз иде әле. Барыбер килгәннәр бии тордылар. Миңа—гармун уйнау инде. Җизни сугыштан кайткач бүләк итеп биргән солдат ботинкасының табаны куба башлагач, биештерергә рәт юк иде минем. Шуңа күрә гармун тарттым да тарттым... Яшьләр җыйнала торды, уен кыза барды. Ишек ачылган саен, менә- менә күренерсең дип, йөрәк ашкынып типте... Ниһаять, берничә кыз белән,— алар сезнең очныкылар иде,—ишектә син күрендең. Тыным кысылды, күз алдымны пәрдә каплагандай булды. Кулдан гармун ничек төшеп китмәгәндер? Якын-тирәдәгеләр белән исәнләшеп, син читкәрәк барып утырдың. Синең янга килеп күрешә башладылар. Ләкин мин урынымда кадакланганмыни! Яныма килеп, терәлеп утырсаң да, кул бирергә кыюлыгым җитәр иде микән?.. Син дә уеннарга катнаштың. Шәһәрчә киенгән төз-сылу гәүдәңә, маңгай әйләнәсендә бөдрәләнеп торган шомырт кара чәчләреңә сокланып утырдым. Бөтерелеп киткән саен җилфер-җилфер килгән калын толымнарын бигрәк килешеп тора иде үзеңә. Тиңдәшсез идең син, Айгөл! Күңелемнән синең белән сөйләштем. Очрашкач әйтер сүзләрем әллә кайчан әзер иде инде минем... Уйлаганча барып чыкмый шул! Кайтырга иртәләдең. Авыз ачып калудан куркып, гармунны Хәләфкә тоттырдым. Киттек. Сез, бер төркем кызлар, алдан, ә мин, аерылып калган каз бәпкәсе кебек, байтакка артта калып атладык. Кызлардан аерылып, кереп китәргә җыенганда, сине туктаттым. Син минем бу эшемне мәгънәсезлек дип санамадың микән? Кыяфәтең аптыраганга охшаган иде. Мин бөтенләй каушап калдым, сүзләрем онытылды, телем тотлыккан шикелле булып китте. Әмма ашыгырга кирәк иде, үземне кулга алырга тырыштым. Егетләрнең кызларны капка төбенә чаклы озата килүләре—авылда кабул ителгән гадәт. Аның бернинди гаебе-кыегы юк. Уртак тел табалар икән, озатышу көн саенга әйләнә, килешмиләр икән, башка сөйрәлеп йөрисе дә юк. Бөтенесен беренче кич хәл итә. Мин моны сизәм һәм бүген синнән җылы сүз, өметләнерлек сүз ишетергә телим. Үзем ерактанрак башламакчы булам, ә син бүлдерәсең: —Бүген соң. Бик арыдым...—дисең. —Анлыйм. Пароходтан кич кенә төшкәнсең. Ял аз тигән. Ләкин синең рәхәтләнеп йокы туйдырырлык вакытың бар. Миңа гына кояш белән эшкә китәсе —Безнең монда таптануның мәгънәсе юк,—дисең. Мин бу сүзләрне көттем. Үзен ихтирам иткән нинди генә кыз минут эчендә егетләр кочагына ташлансын! Мин хисләремнең чынлыгын, синсез тора алмавымны аңлатырга тырыштым. Гүя минем сүзләр сина кагылмыйлар: —Бу темага һич кенә дә сөйләшәсем килми,—дисең. — Безнең кебек авылныкыларны санга да сукмыйсызмы? Укый башлагач, эреләнгәнсең Шәһәр егетләре бездән әйбәтрәктер шул инде,— дип үпкә сүзләрен тезеп киттем. Бер тел ачылгач, туктата торганмыни! Әллә ниләр әйтеп бетердем бугай. Ярый әле син үзеңне тыныч тотгын —Теләсә ничек уйла,—диден дә керергә җыендың. Сезнен өй ишеге шыгырдап ачылды. Кемдер чыга иде бугай. Мина монда кагаеп басып торунын мәгънәсе калмады Кузгалдым. Син кереп киттең. Бераз бардым да туктадым. Эчтә ут уйный Кимсендем. Авылда төшеп калган егет түгел идем. Шуна карамастан, минем белән исәпләшергә теләмәвен, санга сукмавын ачуны кабартты. Уйлар җыр булып тышка агылды... Ишеткәнсеңдер Мәгънәсен дә аңлагансыңдыр Нишләптер яңадан бу хакта искә төшерергә туры килмәде. Югыйсә, ярыйсы ук төрттердем үзеңә... Җәйгә чыксаң, жилләр өчен, Җәй келәткә урыныңны Миннән артыкны тапмассын. Бик күтәрмә борыныңны! Менә шулай. Анласан аңларлыгы бар Мин син ишеткәнсеңдер, тел төбен аңлагансыңдыр, дип уйладым. Яшермә, сиңа мине мактадылар бит—кире какмаска өндәүчеләр дә булды. Сизендем. Әйтмәсәләр дә син мине белә иден инде Бер чорда үстек. Ике урамда яшәсәк тә, бергә уйнаган чаклар күп булды Сакка йөгергәндә, сине куып тоту өчен, жан фәрманга чаба идем Син гел Мө- шәрриф белән басарга тырыштын. Моңа мин ут яндым Шул ачу куәт биргәндер, мин сине һәрвакыт куып тота идем Мөшәрриф көнләшеп, мин сакка бассам, уенга керми башлады. Җырдагыча әйткәндә: “Заманалар авыр, михнәтләр күп" булса да, дәртле идек. Күрше-тирә авылларда куелган концерт, спектакльләрдән, кичәләрдән калмадык. Иренеп тормадык, жәяүләп киттек тә бардык Бер көнне иптәш кызларын сине бер чакрым ераклыктагы Күнжә авылына кичәгә барырга чакырдылар “Риза булса ярар иде”,—дип эчемнән теләп тордым. Син барсаң, мин каламмы соң! Барганда-кайтканда булса да сине күреп тору минем өчен иң зур бәхетләрнең берсе! Саф тавышын белән көлүеңне тыңлау үзе ни тора! Без дә, бер төркем егетләр, сезнен арттан атладык. Күнжә авылы клубының идәннәре сыгылганчы биедек, тәрәзә пыялалары чынлаганчы җырладык бу көнне. Мине юатырга теләгәндәй, “Карабай”, “Дүртле", “Сигезле” биюләрендә син гел мине сайладың Шатлык хисләренең менә- менә тышка бәреп чыгарга торганын берәрсе сизде микән? Юктыр Ә мин канатланып очтым, аякларымның җиргә тигәнен сизмәдем Кайтырга кузгалгач, көтмәгән хәл килеп чыкты Күнжә авылыннан Мирһади, безнең төркемгә ияреп килде дә. сезнен белән тигезләшкәч, сине беләгеңнән тотып туктатты. Син, оясыннан пырлап күтәрелгән кыр үрдәге кебек, кинәт аннан ычкындың да минем беләккә килеп ябыштың Гәүдәм камырга әйләнде, сүзсез калдым Култык астындагы кулынны йөрәгемә терәлердәй итеп кыстым Мирһади һаман иярмәкче иде, туктаттылар — Күрмисеңмени.’ Араларына ничек итеп кермәкче буласын?—диде безнең егетләр. ... Нәрсә турында гына сөйләшмәдек без бу төнне' Әмма яратышу, сөю хакында—ләм-мим! Анысы сүзсез дә аңлашыла икән!. Урам саклап таң аттырдык. Тау авышлыгына салынган сезнең урам, без таптаудан, бераз турылана да төшмәде микән? Эшкә бару турында уйлаган да юк. Тоташтан әллә ничә төн керфек какмаска да риза, янымда бул! Синең иреннәреңнең кайнарлыгын, татлы тәмен мин шушы төндә татыдым Бу бәхеткә ирешүем белән горурландым мин Авылның иң чибәр кызы,—авылның гынамы икән әле?—синең мәхәббәтеңне кабул итсен дә, ничек тыныч кала алырсың’ Йокысыз үткәрдем мин бу җәйне Син киткәнче ике “смена” кудым Ләкин уфтанмадым, сызланмадым, эштә дә сынатмадым. Мәхәббәт биргән көчнен чиге юк икән ул! Ике җәй тоташ килсә дә түзәрлек чамам бар иде... Сина хат язасым бар, туктап торам. Иркенләп тагын бер утырырмын, уйларымны бәйнә-бәйнә язармын. Бик тә күп алар, чигенә чыга алсам инде. Сина җиткерәсе килгән ин матур сүзләрем, ин җылы хисләрем һаман да тирәндә яталардыр кебек... “Айгөл! Байтак яза алмый тордым. Вакыты да чамалы иде, әллә нигә кәеф ягы да төшенкеләнде. Бу араларда үзгәрешләр булып алды һәм киләчәктә дә көтелә. Күптән түгел хәрби комиссариатка комиссиягә чакырдылар. Авылдан бер үзем бардым. Карасаң, минем белән авылдан армиягә китүче дә юк икән! Яшьтәшләрдән Васил, Мәгъсүм, Әсләх читтә Мөдәррискә ак билет тоттырганнар “Кәҗә билеты” диләр аны. Армиягә бармаганнарны кимсетеп әйтүләре. Мәгьдәнүрга операция ясадылар, быелга ул да калыр... Шулай итеп, авылдан бер үземә китеп барырга туры киләчәк. Октябрь башларында ук чакыртмаслар микән? Ноябрь бәйрәмен үткәртерләр дигән өмет тә бар. Бәлки, син дә кайтып килер иден. Очраша алмый калсак, тиз генә күрешү насыйп булмас. Алда башланмаган өч ел тора. Бик күп ара ул. Көткән кешегә аеруча. Белмим, түзә алырсың—микән? Түзәрсең бит, Айгөл? Мин көн саен хат язып торырмын. Оныта гына күрмә. Онытуын- онытмассың, хыянәт итә күрмә, диюем. Сөюләрен хак икән, көтәрсең. Көтәренә өмет итәм. Яшәвемнең мәгънәсе, тормышымның яме син генә Хыянәт итә калсаң, ничекләр күтәрермен? Кеше булып йөрүнең кирәге калырмы? Син минеке булганда гына мин кеше, юк икән—мин дә юк... Көтәрсең бит мине, Айгөл9 . Синсез нишләрмен мин? Хисмәтең. 25 сентябрь”. “Хисмәт! Ничә еллар синең белән бергә яшәп, синең бу чаклы тешләк, икейөзле икәнлегеңне сизенә алмаганмын. Дөрес анла, мин бу сүзләрне һич кенә дә кире мәгънәсендә, сине битәрләп әйтергә теләмим. Кызганам мин сине. Күңелендә гомер буе бер кешене йөртеп, икенче кеше белән еллар үткәрү һәм аның белән дә әйбәт яши алуың синең рухи көчлелеген турында сөйли кебек, минемчә. Күңелемә дә китермәдем, мин сөймәс кешен булганмын икән шул. Шуның белән ничә ел гомереңне үткәргәнсең. Шушы еллар буена күңелеңдә икенче кешене йөрткәнсеңдер дип башыма да китермәдем. Мина калганда, син бик басынкы, түземле, төчеләнергә яратмый торган, хисләреңне чәчәргә ашыкмаучы кеше. Моның сәбәбе дә булган икән шул. Хәзер генә аңладым, бик соң гына... Гафу ит, мин күңелемдә сине мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңламый, сөю-сөелүнен ләззәтен белми торган кешегә исәпләп йөрдем. Әгәр миннән андый кешене атавымны сорасалар, икеләнмичә сине күрсәтер идем “Кешене белү өчен анын белән бергә бер пот тоз ашарга кирәк”,— диләр, ай-һай, центнер ук кирәкмиме микән? Син хатын-кызларга игътибарлылык та, ихтирам да күрсәтәсең. Эчкерсез. Ясалма кылана белмисең. Син мине ихтирам иттең, каты сүз әйтеп бер вакытта да рәнҗетмәдең. Балаларга да мөнәсәбәтең әйбәт булды, какмадың, сукмадың. Синең: “Якты дөньяга китергән өчен генә дә сез әниегезне ихтирам итәргә, санга сугарга тиешсез”,—дип аларга әйтеп торуың мине куандыра иде. Рәхмәт сиңа! Уйлап-уйлап утырам да синең гел яхшы якларын гына искә төшә. Күрәсең, без бик әйбәт яшәгәнбез, тату гомер үткәргәнбез. Мине кимсеткән, кыерсыткан чагыңны бер дә хәтерләмим. Төчеләнмәдең дә, эреп төшәрлек иркә-наз да күрсәтмәдең, ләкин бөтен кыяфәтеннән бөркелеп торган миһербанлылык сине матурайта иде Өйләнешкән мәлне син мина берничә тапкыр “Айгөл” дип эндәштен. Хәтерендәме9 Мин сиңа: “Мин Айгөл түгел, Асия Айгөл синен яшьлектә яраткан кызындыр. Югыйсә, мина ул исем белән дәшмәс идеи.”—дия торган идем. Ә син: “Йокы аралаш саташылгандыр, бәлки яраткан исемемдер Олы кызга шул исемне куясы килгән иде, син теләмәдек бит”,—дип ждвап бирден. Бу исемне яратуыннын сәбәбе булган икән шул. Дөресен сөйләгән булсаң, билләһи, кызыбызга ул исемне куйдыруга һич кенә дә каршы килмәгән булыр идем. Уйларынны сиздермәдең шул. Мин дә сизенмәдем Сизенмәдем генә түгел, мин сине гомерендә гыйшык тотуның нәрсә икәнен белми торган зат дип уйлап йөрдем. Хисмәтулла! Минем белән гомер кичерүенә үкенмәгәндерсең. Мин бит сине яраттым, ихтирам иттем. Кыска гына вакытка китеп барганда да өзелеп, сагынып көттем Хәзер дә вакытында кайтмый торсан, тәрәзәдән күземне алмый сине көтәм. Синсез тамагымнан аш үтми, йокым йокы түгел... Синен Айгөл белән яшь чагында чуалганын хакындагы хәбәр колакка кереп калган иде. Ләкин мин ана игътибар бирмәдем, төбенә төшеп уйланмадым. Яшь чакта, егетләр белән кызлар арасында шаярышулар булмый каламыни? Рәхмәт сиңа, Хисмәтулла, утыз елдан артык мина тугрылыклы ир булдың Синең янда мин үземне кыя ышыгындагыдай хис итеп яшәдем, бер нәрсә өчен дә хәвефләнмәдем. Серләшеп, уртак кайгы белән борчылып, бер шатлыкны урталай бүлеп яшәдек. Киләчәк кенә ничек булыр инде9 Үз хәлемне үзем генә беләм- сыкрануымны сина сиздермәскә теләп, теш кысып түзгән минутларым күп Син барыбер беләсеңдер, хәлләремне аңлыйсын кебек. Күзләреңнән сизенәм: бу араларда тирән сагышка баттын Картлык көнендә ялгыз калу сина да җиңелдән булмас шул инде Синең өчен ныграк борчылам: кая сыенырсын икән9 Балалар кабул итәрләрме? Картлык көнендә калага китеп тә торасын килмәс инде Төпчегебезгә генә сыймасаң, башкаларына икеле Халисәнең холкын үзен беләсен Кемгә тарткандыр9 Нәсел-нәсәптә андый кеше юк иде шикелле Исхак үзе кеше кешесе. Әбисе янына карт атасын алып китә алмас.. Өйләнергә туры килер, Хисмәтулла. Тик кемне дә димли алмыйм. Бәлки, Хәдичә белән язмышларыгызны бәйли алырсыз9 Бик яшьли ятим калып, тормышның ачысын-төчесен күп татыды. Әйбәт хатын булыр ул. Яман аты чыккан кеше түгел. Ул сиңа язса, мин бик тыныч булыр идем ... Ярый әле, Хисмәтулла, бу язуларын кулыма эләкте Гомеремнең соңгы көннәрендә булса да укып чыктым, сине тагын да ныграк аңладым “Актарынган, тапкан, укыган”,—дип ачуланма, киштәнен тузаннарын сөрткәндә папкасы-ние белән килеп төште дә эчендәге кәгазьләре чәчелде Күзем шушы дәфтәргә төште Беренче юлларын укуга, тукталып кала алмадым Әгәр эзләнә торган гадәтем булса, утыз ел буе боларны күрми яшәмәс идем инде. Күбесен телдән дә әйтеп бетереп булмый—кайберләрен язасын да икән. Менә мин дә сиңа ачыктан-ачык әйтергә кыймаган сүзләремне дәфтәрендә калдырам Бер вакыт укырсың, аңларсың, мине искә алырсын Гаепләмә, ярыймы9 Хәер, син андый түгел Их! Утыз ел утыз көндәй генә кебек булып калды! Яшисе иде бит әле... Нигә Ходай елларын миннән кызганды икән? Үлгәндә дә тигезлек юк бит! Хуш, Хисмәтулла Урынына салып куям Истәлек язуы, кадерне ядкарен булып саклансын. Балалар ла укысын иде Хатынын Асия 20 октябрь Карале. Хисмәтулла, мине дөрес анда: мин сине һич кенә дә бзггәрнәргә теләмәдем Мин язганнарны алай кабул итмә Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан, көнчел кешегә дә тынычланырлык вакыт булган инде. Син беләсең, мин андыйлардан түгел. Олыгайдың, картым! Яшь чагыңда омтылып карасаң, синнән язучы да чыккан булыр иде. Үз язмышыңны бәян иткәндә дә гыйбрәтле бер китап чыгар иде... Менә шулай, Хисмәтуллам!”.. 5 йгөл тормышында Хисмәтуллага ишетелмәгән караңгы яклар кирәгеннән артык күп иде... Авылга ирсез килеш авырга узып кайтты Училищеның музыка укытучысы Рәмзидән алданды. Үзешчән сәнгатьтә катнашу якынлаштырды аларны Концертлар куеп, Казан тирәсе авылларында еш йөрделәр. Рәмзи хатынлы иде. Яшьли өйләнгән. Сәфәрдә чакта өйдә калган хатыннар турында кем төпләп уйлансын! Айгөл дә Рәмзине тиңдәш, егет кеше сыман итеп тоеп йөрле Чибәрлеге, баянда оста уйнавы белән күңелен яулап алды Рәмзи. ... Язгы кичләрнең берсендә, концерт куйдылар да, калага кайту юлына чыктылар. Үч иткәндәй, автобуслар йөрми Район үзәгенә эләксәләр. Казанга баручы берәр машина-мазарга утырырлар иде Районга кадәр булган араны ничек узарга? Юлда сынар машина да күренми? Җәяү атлый тордылар Байтак юл киткәч, бер җиңел автомобиль куып җитте. Туктаттылар Җиде кешенен бишесе сыйды. Шофер аларын да кагыйдә бозып алды. Икәү калырга тиеш. —Мин калам,—диде Рәмзи. Тынлык урнашты. Башка ризалык белдерүче юк иде. —Мин дә калам,—диде Айгөл, тәвәккәлләп. Машина кузгалды. Алар икәү генә торып калдылар. Тагын машина килеп чыкмас микән, дигән өмет белән атлый тордылар. Бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй, машина түгел, җигүле ат та очрамады. Караңгы төште. Куну жден карарга кирәк иде. Төнгә каршы, килеп кергән авылларын ташлыйсы итмәделәр, урам очындагы беренче өйгә сугылдылар. —Өем кечкенә, урын юк, берегез идәнгә ятсагыз гына инде,—диде карчык. Ризалаштылар. Айгөл караватка ятты, Рәмзи идәнгә сузылды... Төн урталары иде. Битенә кайнар кул кагылудан Айгөл күзләрен ачты. Кечкенә тәрәзәдән сизелер-сизелмәс кенә төшкән тан яктысында, каршында Рәмзи басып торганын абайлап алды. —Тс-с!—диде Рәмзи. Айгөлнең тавыш чыгаруда исәбе юк иде. Рәмзи, бер кулын муен астыннан, икенчесен тез астыннан тыгып, Айгөлне күтәреп алды да күкрәгенә кысып идәндәге үз урынына китереп салды. Айгөл аның муеныннан кысып кочаклаган иде, яткач та ычкындырмый торды. Еш-еш алган кайнар сулышы белән Рәмзинең муенын җылытты. Камыр кебек изрәгән гәүдәсен тотарга Айгөлнең көченнән килми иде. Ул эреде дә төште, бу мәлҗерәүнең соны ни белән бетәчәген уйларлык чамасы калмаган иде. Минутлык рәхәттән тыела алмыйча, гомерлек бәхетсезлеккә тару ихтималлыгын кисәтергә бу мизгелләрдә анын акылы сәләтсез иде. Как идәнгә салынган мендәр өстендә Айгөл беренче мәхәббәтенә, сафлыгына хыянәт итте... И, язмыш! Алда нинди сынаулар, абыну-сөртенүләр көтә? Шунысы гаҗәп: әллә бөтен тирәнлеге белән анлап бетермәде, әллә үзе турында югары фикердә йөреп, чибәрлеге белән масаеп, Айгөл алдануы өчен бик артык борчылмады. Ничәмә-ничә еллар буена өзгәләнеп, саф сөю хисләрендә янып йөргән, анын белән кавышу минутларын тыны белән тартып алырдай булып көткән Хисмәтулла да ана кызганыч түгел иде А Шулай да күнелен бераз тынычландырырдай сәбәп тапты. “Хисмәтул-лага барсан, гомерен буе авыл хатыны булып калачаксын. Шәһәрдә калуны уйлыйсы да юк".— Шулай итеп үзен юатырга теләде Айгөл. Алдануына жинелрәк караунын икенче ягы да бар: мондый хәл бер анын башыннан гына үтмәгән. Иргә баралар әле, менә дигәннәрен табалар, хәзер заманы шул... Хилаф эш кылуын андый ул. Соны хәтта фажига белән бетәрен дә чамалый. Ләкин Рәмзи белән элемтәсен өзми һәм теләге дә юк кебек Чыгарылыш имтиханнары алдыннан кара кайгыга батты Айгөл. Ул авырга узган иде... Нишләргә? Рәмзи белән икесе дә эш узгач кына ныклап торып баш вата башладылар. Хәсрәткә чумып, Айгөл имтиханнарына рәтле-башлы әзерләнә дә алмады. Рәмзи ярдәмгә килде, укытучыларның Айгөл өчен ташлама ясауларына сорап, кайда ялварып, кайда хәйләләп дигәндәй йөрде. Айгөлне тизрәк озатып, тизрәк аннан котыласы килә иде анын Айгөлдә тагын икенче кайгы: ишелгән корсак белән кайтып, авылда ничек йөрерсең? Кешеләргә, туганнарга нәрсә диярсең9 Ярый Хисмәтулла армиядә Ичмасам, анын белән очрашмаячак Башка әмәлен уйлап таба алмагач, шулай килештеләр: Айгөл кайта, иргә чыктым дигән сүз тарата, тиздән кайтып алачагына ышандыра. Ир булып Рәмзи кайта һәм Айгөлне алып китә. Шәһәргә килгәч. Айгөлгә үз язмышы турында үзенә уйланырга калачак. Рәмзинен гаиләсен ташлау уе юк иде. Рәмзи сүзендә торды, Айгөлне алырга кайтты Озату мәҗлесе оештырдылар, кызу эш вакыты булуына карамастан, кунак күп җыелган иде. Бик күп җылы сүзләр, теләкләр әйтелде яшь парларга Тигез тормыш, мәхәббәт-бәхет. күп балалар үстерү һәр кешемен сүзендә кабатланды Айгөлнең әти-әнисе дә бик куанышты аларнын чибәр кызлары килде- китте егет сайламас, юк-бар кешегә абынмас, диделәр Айгөл шәһәргә килеп яши башлады, балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты. Биредәгеләргә тормыш юлын икенче төрлерәк аңлатты "Өйләнешү белән ирем армиягә китте, хезмәтен тутыргач, укырга кайта Шуңа күрә шәһәргә урнашасы иттем".—дип сөйләде. ... Баласы үле туды Айгөлнең аяк-кулы бераз чишелеп киткәндәй булды. Ялгыз башынын кайда да сыенырга мөмкинлеге бар Сынар канат белән бала тәрбияләп үстерүне Айгөл мен бәлагә исәпләп йөри иде Шуңадыр, бала үле тугач, аны кызганмады, киресенчә, җанында җинеллек тойды Төрлесен уйлады Айгөл Бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйләп. Хисмәтуллага хат язу уена да кергән иде Аның өзелеп яратканын белә Гафу үтенер, кичерүен түбәнчелек белән сорар Хисмәтулла кин күнелле. Айгөлнен хәленә керер, бәлки, кичерер? Тик бу Хисмәтулланың эчкерсез мәхәббәтеннән оятсыз рәвештә көлү булачак лабаса' Хисмәтулла үзенә тин табар, күркәм тормыш корыр Бәхетле хатын эләгәчәк апа Чөнки Хисмәтулла олы җанлы, башкалар турында кайгырта белә, якыны өчен бөтенесен кылырга риза, ихтирамлы ир заты Мондый кеше янәшәсендә Айгөлгә урын юк Бу бәхетне башка хатын татыячак. — Их, ничек хыянәт итә алдым мин анын мәхәббәтенә!—дип беренче тапкыр чын йөрәктән уфтанды, өзгәләнде Айгөл —Оятсыз мин! Хисмәтулланың яше сугар, Ходайнын каһәре төшәр Күңеле дөрес сизенде, бәхетсезлек Айгөлнен юлдашына әверелде һәрбер абынган саен сәбәбен язмышка сылтады, кемнедер гаеплисе килде Үз гамәлләренә нәтиҗә ясаудан ерак йөрде ул Күңеле көтте, ана да шатлыклы көннәр килер сыман иде. ләкин аны якынайту, каршы алу өчен күнел ишеген ачмады, ихлас күнелдән бәхетенә омтылмады Баладан котылып бер ел узгач. Айгөл өстенә ябырылган хәсрәттән бераз жинеләеп калгандай хис итте Кешеләр арасына керәсе, үзен башкалар белән тигез сизәсе килү омтылышы жинде. Яшьлек тә үзенекен иткәндер. Анын яшьтәшләреннән бик күпләр әлегә яшь-жилкенчәк булып, Айгөл күргән хәсрәтләрнең нәрсә икәнлеген белми яшиләр. Унтугызы гына тулып киткән иде бит әле. Сабантуй көннәрендә, шәһәр паркында Айгөл бер егет белән танышты. Валерий исемле. Егет ыспай киенгән, тотышы ипле, сүзгә кесәгә керә торган түгел. Танышып, ярты сәгать үтүгә үзе турында бөтенесен сөйләп бетерде. Заводта эшли икән. Кичен институтта укый. Инженер булырга жыена. Утызны кырлап килсә дә өйләнмәгән. Айгөл дә кыскача гына кемлеген аңлатты, хәзер кайда эшләвен әйтте. “Ирем үлде”,— димәкче иде, тыелып калды. "Әле генә танышкан кешегә ул чаклысын сөйләп торуның ни хаҗәте бар?”—дигән фикергә килде. Айгөл белән Валерий арасындагы элемтә торган саен тыгызлана барды. Алышубарышу турында да сүз кузгалды. Валерийга завод менә-менә фатир бирергә тиеш икән. Егет өйләнү өчен шуны гына көтә, имеш. Бу көн якынлашкан саен Айгөлнең күңелендә буран уйный. Валерийны алдап йөртә бит ул. Ничек чишелергә? Дөресен әйтергәме? Айгөл сиздермәскә уйлады. “Ни булса да булыр...”—дип, язмыш хөкеменә тапшырды. Әлбәттә, ярату көчле булса, күп нәрсә гафу ителә. Күрәсең, Айгөл Валерийның гомерендә беренче мәртәбә ихлас яраткан кызы булып чыкты. Өйләнештеләр, яратышып, ихтирам итешеп яшәделәр. Валерийның хезмәте командировкага еш йөрү белән бәйле иде. Озакка китеп барган чаклары күп була. Мондый вакытларда Айгөл үзен кая куярга белми. Ялгызы өйдә калу яшь хатынга бик ямансу. Вакыт үткәрү һәм ялгызлыктан арынып тору өчен, үзләреннән ерак түгел генә кинотеатрга йөрештерә. Өйдә үзенә урын тапмагач, бүген дә барасы итте. Кино тәмамлангач, ашыкмый гына кайту ягына чыкты. Март аенын саф һавасын ташлап, таш өй эченә кереп бикләнәсе килми иде. Үз уйларына чумып атлаган Айгөлне туктаттылар. —Карап торам да. аптырап куям: япь-яшь кыз ялгызы гына кинога йөри, әллә иптәш булыйммы, дим? Ничә көн күзәтәм үзегезне—һаман бер ялгызыгыз,—диде туктатучы егет. —Ирем командировкада,—дип теләр-теләмәс кенә жавап бирде Айгөл. —Ай-Һай, чибәр хатынны ялгыз калдырып югалучы ирнең эчендә жаны юктыр,—диде егет башын чайкап. —Эше шундый. Ни хәл кыласың?—дип жавап кайтарды да, Айгөл урыныннан кузгалды. —Ашыкмагыз әле, танышыйк, исемегез ничек?—дип чат ябышты егет Айгөл ана беренче тапкыр күтәрелеп карады һәм бер мәлгә каушап калды егет төс-кыяфәте белән коеп куйган Хисмәтулла иде. Нәкъ Хисмәтулланың яшь чагы! Булса да булыр икән шул чаклы охшашлык! Бертуганы диярсең! —Исемегез ничек?—дип кабатлады егет. —Очрашкан берәү белән таныша башласаң,—дип сүзне өзү ягын карады Айгөл, әмма исемен әйтергә ашыкмаса да, анын бу егет белән тиз генә аерылышасы килми иде. Сөйләшү тансык иде аңа. Хисмәтуллага охшаган егет белән сөйләшү тәмле иде. —Мин—Рамил, сез кем?—дип үҗәтләнде егет. —Айгөл... —Матур исем. Апамның кызы Айгөл исемле иде. Жиденче класста укыганда Агыйделгә су коенырга барып, батып үлде,—диде Рамил көрсенеп. “Агыйдел” сүзен ишеткәч, Айгөлдә кызыксыну тагын да артты: —Сез кайсы яктан? Алар бер районнан булып чыктылар. Хәтта авыллары да артык ерак түгел икән. —Сез безнен авылдан бер егеткә бик нык охшагансыз. Өзеп куйган шул инде.— диде Айгөл, һаман да Хисмәтулла турында уйлавын дәвам итеп. —Юньле кешеме? Әллә кемгә охшатмыйсызмы? Кирәгеннән артык юньле ул Әүлияләр кебек Хәзер генә кайда йөри торгандыр*—Айгөл көрсенеп куйды Анын хәлен Рамил дә сизенде’ —Якыныгыз идемени0 —Әйе... Тынлык урнашты. Башына тәвәккәл фикер килгән кыяфәт белән. Рамил Айгөлгә мөрәҗәгать итте: —Бу очрашуны билгеләп үтәргә кирәк. Әйдәгез ресторанга? —Сон инде —Рәхәтләнеп ике сәгать утырырлык вакыт бар. Бүген премия дә алдым Киттек! Ирләр затына артык каршылык күрсәтү гадәте булмаган Айгөл бу юлы да баш тарта алмады. Керделәр. Утырдылар Ике сәгать сизелми лә калды Биегән кыланып бөтерелеп тә алдылар Айгөл һаман хыялыннан арына алмый иде. Рамил гел Хисмәтулла инде Озын, кара куе чәчле, ак йөзле Инсәләре дә шуныкы кебек кин. көчкуәте сизелеп тора Бу төнне Рамил Айгөл янында үткәрде ... Валерии ышыгында Айгөл бер ел жил-янгыр күрми яшәде. Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, дигән кебек, бозык күңелне яхшылык белән генә төзәтеп булмый икән. Үзе теләмәсә—нишләсәң дә юк. Айгөл Рамил белән очрашуын дәвам итте, ире өйдә юкта фатирына да алып кайткалалы. Без капчыкта ятмаган кебек. Айгөлнең кырын зшләрен дә Валерий сизенде һәм. төпченеп тә тормастан. аны куып чыгарды Айгол урамда калды. Ярый әле эше бар. Тотанакеызлыгын сизенсәләр, бакчада, балалар арасында тотулары да икеле иде Кая барып сугылырга'* Сонгы ышаныч—Рәмзигә ялыну Ул фатир табышуда ярдәм итә алыр Бәлки, тулай торакка урнашырга булышыр Айгөл анын эш урынына килде, чакырып чыгарып, озаклап сөйләште Рәмзи анын тетмәсен тетте- —Сабыйлыктан чыгарга вакыт! Нинди иргә эләккән илен шуның да кадерен белмәдең! Сиңа тагын ни кирәк? —Гел командировкада бит Минем дә тәнем-жаным бар —Түзәргә иде! Сина гына каян килгән ул кадәр тыелмас нәфес!— диде Рәмзи, ачуын яшерә алмыйча —Ялгызым нишләргә тиеш? Мин әби түгел лә!—диде Айгөл акланып. —Син һаман бер нәрсә дә аңламагансың һәм аңларга ла теләмисен Үз кырыгын кырык! Теләсә нишлә, мин сина ярдәм итә алмыйм,—диде дә Рәмзи кузгалу ягын карады. —Минем бу көнгә калуыма син гаепле.—дип Айгөл Рәмзинен каршына төште. Аны тиз генә ычкындырырга уйламый иле ул. Актык өмете шушында. Әгәр Рәмзи баш тарта калганда, ана кем ярдәм кулы сузсын' —Син шуны аңла: безнең мөнәсәбәт ризалык белән булды Минем урында башка берәү булса да син карышмас илен Син минем хатыным барлыгын белеп тордын. Айгөлнең тамагына төер утырды Рәмзине дә. үзен лә күрәсе килми иде аның бу минутта Бик саллы сүзләр белән Рәмзинен тетмәсен тетәсе килде Ләкин гәүдәсен хәлсезлек биләп алды, аяклары камырга әйләнде —Оятсыз, жир бит син. хәсис!—дип. теленә беренче килгән сүзләрне тезде дә, китеп барырга тырышты . Ничә еллардан сондыр. Айгөлне тагын иргә барган дип сөйләделәр Үзеннән байтакка өлкән икән, көнли икән, дигән сүнәр авылга ла кайтып ишетелде Хисмәтулла белән кибет алдында очрашкан вакытта ул шушы ире белән тора иде. Ире каты булды анын. тезгенне нык тотты Имгәнгәнче кыйнап ташлаган чаклары да булгалады. Айгөл түзде Ике бүлмәле фатирны ташлап урамга чыгып китәр хәле юк иле Тукмалуы да үзеннән Бозыклык гадәтен һаман тыя алмый Ирләр дигәндә эри лә төшә иде Иллесе тулганда гына ипкә-сапка килде ул Көзләрен шиңә юрган гөл кебек, аны ла матурлык ташлады Гомер жил куып, мәгънәсез яшәү белән үтте. Башка балалары да булмады. Хәзер аңлаган да кебек, әмма соң инде. Ничә ир кулыннан үтеп, нык таушалды, вакытыннан элек картайды. Артка әйләнеп карарлык, искә алырлык бер эше-гамәле дә юк. Картлык көнендә бер ялгызы... Пенсиягә чыкты. Җитмеш биш яшьлек картын җирләп, ике бүлмәле фатирда япа-ялгызы калды. Картаюдан йоннары саргайган ата песи белән сөйләшеп көн үткәрә. Берәүгә дә кергәне юк, башкалар да аның хәлен белмиләр... Хисмәтулланың төшенә кергән көнне Айгөлне паралич суккан иде.. Иртәнге чәйне эчте дә. башы гөжләүгә чыдый алмыйча, диванга ятты. Уң аягын күтәреп салды, икенчесе идәндә калды, аны күтәрерлек чама юк иде—потлы таш асканнармыни! Сул кулы да асылынып төште. Бите тартышты, авызы кыйгайды, башы томанланды. “Үләм, ярдәм итегез!”— дип кычкырырга авызы ачылмады, ниндидер хәлсез мыгырдану гына килеп чыкты, һушы бар чакта ишекне ачып, күршеләргә хәбәр саласы иде.. Айгөл соңгы көчен туплап, кузгалмакчы булды, ләкин селкенә дә алмады, тәне диванга кадаклап куйгандай иде 6 схак киткәч, Алсуга да фатир эчендә урын тарайды. Әни кеше кызының һәр адымына бәйләнергә кереште. Разия электән үк, башкалар фикеренә каршы килеп сүз әйтмәсә, үзеннән канәгать була алмый иде. Кызы Алсу, анасының бу гадәтен яхшы белгәнгә, күп очракта ана җавап кайтармыйча, эләгешеп китүдән үзенүзе тыеп торды. Разиягә кияү дә ярамый—чирләш, кызы да ул дигәнчә яшәми, балалар бөтенләй бозылып үсәләр... Оныклары Әнис белән Фәнис бераз шаулаша төштеләрме. Разиягә җитә кала, үзен-үзе тыя алмыйча ярсырга керешә: —Тый балаларыңны—дип Алсуга ябырыла. —Әни, минеке генә түгел, синеке дә алар. Оныкларын,—ди Алсу аптырап. —Хулиганнар үстерәсең!—дип үзенекен тукуын дәвам итә ана. —Китеп дөрес эшләде Исхак. Ике яклап талауга ничек түзмәк кирәк! Сина кушылып, мин дә анын күпме йөрәк итен ашыйм. Әле дә безгә чыдап яшәде. Авылдан килмәсә дә сүз әйтер урыныбыз юк,—диде Алсу, үз алдына сөйләшкәндәй. —Кая талау! Аз эләкте әле ул мокытка. Минем өемдә яшәп, минем белән исәпләшми кыланган була тагын! Авыл бәрәне! Менә аңа!—Разия ике бармагы арасыннан баш бармагын чыгарып, Алсуга таба сузды. Дүрт ай авырып йөргәннән соң, Исхак комиссия узды. Икенче группа билгеләделәр аңа. Эшләүдә исәбе булса, өченче белән калдыралар иде. —Хәвефләнер урын юк, буын чиреннән котылу өчен вакыт кирәк. Аннары күп нәрсә үзеңнән дә тора: хәрәкәт кирәк. Саф һавада йөрү, үзеңне тыныч тоту таләп ителә,—диде аңа комиссиядә утырган табиб. Киләсе елда группасы киметелергә яки бөтенләй алынырга мөмкинлеген дә аңлатты. Исхак өйгә башын иеп кайтып керде. —Нәрсә булды?—дип хәвефләнде Алсу. —Икенче группа бирделәр... —Хәерчегә җил каршы! Әле генә рәтле акча алып эшли башлаган идең,—дип сыкранды Разия. —Борчылма, әни, озак түгел, терелгәч тагын эшләр. Әйе бит, Исхак? Исхак “әйе” дигән мәгънә белдереп, башын селекте, ә Разия кабынып китте: —Терелерлек кешегә икенче группа бирмиләр... Өй эче авыр тынлыкка чумды. Агуын чәчеп качкан елан сыман, әйтәсе сүзен әйтте дә, Разия кухня ягына чыгып китте. Алсу башта агарынды, аннары кызарынды, әйтергә сүз таба алмыйча, хәлсезләнеп, диванга И шуып төште. Укның агулысы Исхакка эләкте. Ул моңа әзер иде һәм шуна күрә, бик читен булса да. ирләрчә кабул итте Сүз куертуны, эче бушаганчы ачу чыгаруны кирәк санамыйча, тын гына утырды да. йокы бүлмәсенә кереп, тәрәзә янына барып басты Июнь кояшы баеп килә иде. “Авылда кояш матур байый”,—дип уйлап, Исхак былтыр авылда баскыч төбендә утырып кояш баюын карап торуын исенә төшерде һәм ямансулап, туган авылын сагынып куйды. “Димәк, кадер эшләгәндә генә. Хәзер мин әби өчен беркем түгел... Ичмасам фатир да бирмәделәр Алсу чыкмаган тәкъдирдә үзем күчәр идем, аннары ул да килер иде Юк! Килмәве дә бик мөмкин Анасы җибәрмәс. Җибәрсә, барыбер килеп, ханнарын игәр. Әлегә котылуның бердәнбер дөрес юлы— авылга китеп тору Мин дә уйланыйм, алар да уйлансыннар.”—дигән карарга килде Исхак. Авылны искә төшерү ана бераз жинеллек бирде. Кайтса тәмам сихәтләнердәй тоелды Аяк очларына гына басып, Алсу керде. Исхакка якынлашты, аркасына кулын салды: —Чишен, Исхак, ашыйбыз,—дип. костюм төймәләрен ычкындыра башлады. Исхак сүзсез генә Алсу артыннан иярде Кулын чайкап, кухня ягына керде Разия анда юк иде Алсу әйтеп куйды —Әни Маһира апаларга китте. Кунмакчы Кәефне тәмам кырып чыгып китеп. Разиянын бер кич кунып кайтуы гына Исхакка бернинди шатлык өстәми иде. —Иртәгә авылга китәм. Алмаш киемнәр әзерлә. Балалар да мина иярсәләр яхшырак булмасмы9—дип. Исхак уен хатынына белдерде —Авылга китүен әйбәт булыр. Тизрәк савыгырсың Балаларны ияртми тор әле. Бәлки, бергәләп тә барып чыгарбыз. Мина ял бирмәсәләр, самолетка утыртып озатырмын. Каршы алырсың,—диде Алсу иренен фикерен куәтләп һәм ризалашып. —Кайтсагыз, начар булмас. Яна өйне дә күргәнегез юк бит әле,— диде Исхак, хатынының күзләренә туры карап Алсунын күзләрендә бер нинди ясалмалылык сизелмәде: әвәлгечә сөйкемлеләр, тутырып, эчкерсез карап торалар. —Балалар укып бетерү белән кузгалырбыз,—диде Алсу. Исхак еракка күз текәп, офык өстендәге ак болытларга карап уйга чумды Алсу ана берничә тапкыр эндәшеп карады, ләкин Исхак хатынынын сүзләрен ишетмәде Иренен авыр хисләр кичерүен чамалап. Алсу аны башка мазасызлыйсы итмәде, акрын гына атлап килеп, янәшә басты. —Минем бу өйдән артыр көннәрем дә килеп җитте.—диде Исхак, үз алдына сөйләнгәндәй көрсенеп —Юкны сөйләмә! Мин булганда син артмаячаксың —Сезгә дә килер бу көн,—диде Исхак карашын болытлардан алмыйча. —Син иртәгә ничек китмәкче буласын соң әле9 Самолетка билетын да алынмаган.—диде Алсу, сүзне башкага күчерергә теләп. —Поезд белән китәрмен —Озата барырмын. —Ә эшен? —Иртәгә ял. —Ә-а,—дип сузды Исхак —Эшләмәгәч, мин хәзер көннәр исәбен дә онытып бетердем инде . Өйләдән сон вокзалга юл тоттылар Исхак үзе утырасы вагонга кечкенә чемоданын куеп, Алсуны озата чыкты — Кайт син, мин китәрмен Балаларны каршылыйсын бар,—дип хатынын җибәрү япан карады -Җитешермен Сине озатмый китмим,-диде Алсу Сүзсез калдылар Исхак Алсуны кулыннан алды һәм аны ике кулы белән кысып, йөрәк турысына китерде —Алсу, бәлки, син минссз дә яшәрсен Мин—гарип Минем аркада бәхетсез булма Кулдан килгән кадәр балаларга ярдәм итәрмен,—диде Исхак, хатынынын күзләренә карамаска тырышып —Ни дигән сүз инде бу, Исхак?.. —Яшермә, әниең сиңа миннән аерылырга куша бит?... Алсу елап җибәрде. Исхакка хатынының күз яшьләрен күрү авыр иде. Нигә бу хакта сүз куерттым икән, дигән көнгә төште, Алсуны юатырлык сүзләр таба алмады. —Алсу, безнең сөйләшенмәгән бик күп сүзләребез кала. Авылга кайт Рәхәтләнеп эчләрне бушатырбыз,—диде Исхак һәм вагон баскычына басты —Кайтам, кайтам Әлбәттә, сөйләшербез,—диде Алсу, елавын басарга теләп. Поезд кузгалды. Исхак тәрәзәдән башын тыгып караганда, Алсу урынында басып тора иде Ирен күреп, кулын болгый-болгый, поезд артыннан йөгерде... Иртәгесен Алсу эштән кайтып кергәндә, диванда таныш түгел бер ир утыра иде Алсу чишенүгә, ир киенә башлады. Алсу ана “исәнмесез"дан башка сүз катмады. Әнисе бөтерелеп, "кызым”, “кызым", дип үрсәләнсә дә, ишетмәмешкә, күрмәмешкә салынды. Алсуның кәефсезлеген сизеп булса кирәк, ир китәргә ашыкты. —Зариф абыең бу. Безнең хәлне белергә килгән... Алсу үз гомерендә әнисе янына бик күп "абый"ларның килгәнен күреп үсте Бу юлы да аның күңеле шик сизде. Шулай да, белмәмешкә салынып: —Кайсы Зариф?—дип сорады. —Әтиеннең авылдашы.. Ераграк туганы. —Алай икән,—диде Алсу сузып кына.—Моңа чаклы бер дә килеп хәл белгәне юк иде... Шимбә көнне Алсу, ял булудан файдаланып, өй җыештырды, келәмнәрне чыгарып какты. Балалар мәктәптә иделәр, соңгы көннәрен йөриләр. Соңгы келәмне кагып бетергәч, шунда эскәмиядә утырган Фатыйма карчык янына килде. —Утыр, Алсу кызым, күп эшләдең, бераз тын ал,—диде Фатыйма, утырырга үз яныннан урын күрсәтеп. —Утырып ук торып булмас инде, Фатыйма апа, эш күп. —Эшнең бер чакта да беткәне юк. Үзең үлгәч тә өч көнлек эш кала, диләр бит. —Бетми инде ул бетүен. . Балаларны юлга җыендырасы бар, диюем. —Кая китәләр? —Әтисе янына... —Алай икән! Бик әйбәт... Кызым, ачуланмый гына әйт әле. кеше сүзе инде, шулай да сорыйм. —Сора, сора, Фатыйма апа. —‘ Әниең йортка ир кертә икән. Исхак фатир юллап чыгып киткән икән”.— дигән сүз йөри, хак түгелдер бит, кызым?—диде Фатыйма, пышылдый ук төшеп. — Юк, Фатыйма апа, Исхак авылга кайтып китте. Әни турында кем чыгаргандыр—белмим. Андый сүз ишеткәнем юк,—диде Алсу, үзе дә гаҗәпләнеп. —һи-и, кызым, бөтен подъезд сөйли. Көн саен килә бит Зариф дигән бер нәмәстәкәй... "Өендәгесен күршеңнән сора”,—диләр, хак икән. Килгән кешенен исеменә кадәр беләләр! Утсыз төтен чыкмый, Разияның бу арада кинәт кенә үзгәрүе сәбәпсез түгел. Йортка кертү теләге бар икән, нигә ачыктан- ачык әйтми? Алсу да, Исхак та, балалар да бирегә ябышып ятмыйлар "Ачык авыз ачка үлмәс”,—диләр, эшләп торабыз, Исхакның да пенсиясе ярыйсы гына Фатирын да юнәтербез. Әллә биреп тә куярлар. Исхакнын чираты җитеп килә иде бит. Бәлки, инвалид буларак, беренчеләр рәтендә эләгер",—дип уйланды Алсу. Әнисе белән Алсу арасында сөйләшү кыска булды. —Әни. син Зариф абыйны йортка кертәсеңмени?—диде Алсу, сүз иярә сүз чыккан кебек кенә итеп. Разия бер мәл телсез калды, кызарынды, ык-мык килде һәм, ниһаять —Кем чыгарган сүз?—дип әйтә алды. Тавышы акрын чыкты. Нахактан ишеткәне булса, күзгә-башка ябышыр иде. Алсу да шулай анлады һәм. бер дә исе китмәгәндәй: —Өй тирәсендә генә түгел, урам буйлап сөйли башлаганнар инде,— диде. —Гайбәт тиз тарала... —Дөресен әйт, әни, хак эш икән, тел яшереп торунын мәгънәсе юк. —Мәгънә юк дип, мин дә кортка түгел бит әле. Кырык бишем генә тулып китте. Синен ир белән торасы килгәнне минеке килми дисенмени? Әле дә ялгызым ничә еллар яшәдем Әнисенең күп ирләр кулыннан үтүен яхшы белсә дә, Алсу бу хакта сүз күпертеп торуны кирәк санамады —Әни, теләгәнеңне эшлә. Сиңа бер сүзем юк. Әгәр йортка кертү уен бар икән, керт кенә. Без үз җаебызны җайларбыз.. —Чирле ир беләнме?—Разия керпеләнеп маташты. —Чирле ир белән дә... Авылга китәбез без! —Анда нишләрсез? —Исхак—төзүче-инженер. Ана авыл ни. шәһәр ни! Район үзәгенә урнашырбыз. Жде чыгар әле,—диде Алсу Башта Разия кызы шаяртыбрак сөйләшәдер, дигән фикердәрәк иде. соңгы сүзеннән эшнең алай түгеллеген төшенде. —Авыл хәерчесе буласын киләмени? —Шәһәрнекеннән ни аермасы?—диде Алсу. Балалар кайтып керде. Разия аларга дәште: —Әнә, әниегез сезне авылга алып китә! —Ура!—дип дәррәү кычкырдылар балалар. —Ашыкмагыз әле! Бөтенләйгә алып китә, татарча укырга,—диде Разия, оныкларын куркытырга уйлап. —Укыйбыз!—диделәр Фәнис белән Әнис. Разия хәлсезләнеп диванга шуып төште. Ир кертсә дә. анын өмете кызын шәһәрдә калдыру, яңа шәп кияү табуда иде Балаларының куанычы Алсуны тынычландырды. Ничектер, ул үзен элекэлектән авылда яшәгән кешедәй, аннан вакытлыча гына аерылып торгандай хис итте. исмәтулла, нәсел тамырының нигезгә ныклап торып ябышуын күреп, ирексездән бәреп чыккан шатлык яшьләрен тыярга да теләмичә, рәхәтләнеп елады Моннан да олы бәхет бармыни аның өчен? —Рәхмәт, оланнар, аеруча сиңа рәхмәт, килен.—дип, кабатлап туймады Хисмәтулла. Әтиләрен ике яклап кочаклаган малайлар бабаларының сабыйларча сеңеп, елап утыруына гаҗәпләнеп карап тордылар.