Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

РОССИЯ—ТАТАРСТАН: ШАРТНАМӘГӘ 5 ЕЛ 15 февральдә Татарстанның Федераль үзәк белән “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында хакимият чикләрен билгеләү һәм үзара вәкаләтләр бүлешү турында"гы Шартнамәгә кул куюына биш ел тулды. Шул унайдан Казанда Татарстан Дәүләт Советы һәм ТР Фәннәр академиясе халыкара фәнни- гамәли конференция үткәрде. Аның эшендә Россиянең милли сәясәт министры Р. Абдула- тыйпов, РФ төбәк сәясәте министры В Кирпичников. Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе В. Зорин. Россиянен төрле төбәкләреннән. БДБ илләреннән, чит илләрдән килгән сәясәтчеләр. галимнәр катнашты һәм чыгыш ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин ТР Президенты М. Шәймиев- нын конференциядә катнашучыларга котлавын игълан итте. ТР Фәннәр академиясе президенты, академик М. Хәсәнов “Татарстан Республикасы дәүләтчелеген торгызу этаплары һәм перспективалары". ТР Премьерминистры Р. Миннеханов "Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәне гамәлгә ашыру проблемалары" дигән темаларга докладлар белән чыктылар. Мәскәүдә дә шартнамәгә кагылышлы байтак чаралар үткәрелде. Журналистларның үзәк йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин Россия. Татарстан һәм чит ил журналистлары өчен “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе һәм Россия федерализмы үсешендә аның әһәмияте" дигән темага матбугат конференциясе үткәрде Шул ук көнне Ак йортта бюджетара килешүне әзерләү буенча Россия-Татарстан хөкүмәтара комиссиясенең эшлекле очрашуы булды. Кичен исә Татарстанның Россиядәге даими вәкиллегендә Шартнамәгә кул куюга 5 ел тулу унаеннан кабул итү оештырылды. М. ШӘЙМИЕВ—“ЕЛНЫҢ ИҢ ДИПЛОМАТИК ҖИТӘКЧЕСЕ** "Ел профиле" дип аталган рейтинг нәтижәләре буенча (анда 200 тикшерүче катнашты) Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев “1998 елнын ин дипломатик житәкчесе" дигән махсус бүләккә лаек булды Бу бәйгедә анын абруе, илдәге вәзгыятькә йогынты ясау сәләте, чит илләрдә билгеле булуы, эшмәкәрлектәге уңышлары, авыр хәлләрдә үз-үзен тота алу осталыгы һәм лидерлык сыйфатлары да искә алынды ӘФГАНЛЫЛАР—ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ 15 февральдә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга 10 ел тулды. Шул унайдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты махсус карар кабул итте. Ул Әфганстандагы хәрби вакыйгаларда катнашучыларга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтүгә, аларны социаль яклауга юнәлдерелгән Тиздән, шушы карар нигезендә. Әфганстан сугышында һәлак булганнарның “Хәтер китабы" да басылып чыгачак. ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ ҖЫЕНЫ II февральдә Казанда. Г Тукай музеенда татар зыялыларының чираттагы жыены булып үтте Бөтентатар “Мәгариф" берлеге оештырган әлеге жыенда “Татар- башкорт мөнәсәбәтләре— бүгенгесе һәм киләчәге" дигән темага зур сөйләшү булды. Мәгълүм булганча. Башкортостан Республикасы парламентында "Телләр турында“гы Закон кабул ителеп тә. анда татар теленә “дәүләт теле" статусы бирелмәү татар җәмәгатьчелегендә зур борчылу тудырды. (Билгеле булганча, бу статус башкорт һәм рус телләренә генә бирелгән иде). Шул унайдан. жыенда катнашучылар татар-башкорт мөнәсәбәтләрен өйрәнү, анын тотрыклыгын саклау, бу юнәлештә эзлекле эш алып бару өчен Гыйльмиижтимагый үзәк булдыру турында карар кабул иттеләр һәм анын әгъзаларын сайладылар Бер ук вакытта Башкортостан Республикасы Президенты М Рәхимовка “Телләр турында"гы Законны парламент кабул иткән эчтәлектә расламавын үтенеп БР Президентын сайлау компаниясендә актив катнашкан Татарстан әдәбият һәм сәнгать әһелләренен мөрәҗәгате лә җибәрелде МИЛЛИ МӘЖДЕС ЭШЛӘРЕ БУЕНЧА Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим. Татар халкынын Милли Мәҗлесе эшләре буенча, сонгы вакытта байтак кына төбәкләрдә булып, татар-мөсслман җәмәгатьчелеге белән очрашты Әдип Сарытау мөфтие М Бибарсов. Чувашстаннын халык ягучысы. Чуваш мәдәният үзәге рәисе М Юхма белән әңгәмәләште, Уфада Башкортостанда татар теле хокукларын яклауга багышланган митингта катнашты, татар милли хәрәкәте корылтаенда чыгыш ясады Екатеринбургта ул Татарстанның даими вәкиллегендә татар милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты. “Космос" мәдәният үзәгендә күренекле җырчыларыбыз И Шакиров. 3 Шарифуллина концертында катнашты ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ Татарстан Язучылар берлеге идарәсе 1999 сл өчен республикабызның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә күренекле язучылардан Әхсән Баяновнын "Урланган ай" һәм Зөфәр Фәтхетдиновныи "Афоризмы и максимы" китапларын тәкъдим итте ТР Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә быел Татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) директоры—танылган язучы Рәфкать Кәраминең “Каргышлы этаплар" дигән романы лаек булды Идарә утырышында. Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар итеп, шагыйрә һәм публниист-Асия Юнысова (“Ватаным Татарстан" газетасы), прозаик лардан Фирдәвес Зариф ("Мирас" журналы) һәм Мансур Шаһимәрдан, публицистлардан—фәлсәфә фәннәре докторы Айлар Юзиев һәм Мәгъсүм Гәрәев ("Чаян" журналы) кабул ителде ӘГЕРҖЕДӘ—ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ КӨННӘРЕ 29-30 гыйнвар көннәреңдә Әгерҗедә, район хакимияте һәм Татарстан Я зучылар берлеге идарәсе башлангычы белән. “Татар әдәбияты көннәре" үткәрелде Р Мөхәммә- диев җитәкчелегендәге бер төркем әдәбият әһелләре (делегация составында Г Ахунов. И Юзеев. Ә Гадел. Р Низамиев. Н Каримова, Ш Мостафин. К Каримов. М Гәрәев һ б бар иде) ин элек район үзәгендә “Шигърият". “Проза, драматургия, публицистика" оста- ханәләренен берләштерелгән күчмә утырышын үткәреп, җирле авторлар иҗатына җентекле анализ ясадылар. Шулар арасыннан икс кеше—Чыңгыз Мусин белән Габдулла Галиев. Татарстан Язучылары берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителделәр Район мәдәният йортында үткәрелгән әдәби-мутыкаль кичәдән сон. кунаклар, төркемнәргә бүленеп. Тирсә авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Кәримованын һәм Сала- гышта Чаллыда яшәп ижат итүче Наилә Хормәтованын яна китапларын тәгълир итү бәйрәмнәрендә катнаштылар, данлыклы Иж Бубый авылы мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән дә очраштылар Әгерҗедәге әдәбият бәйрәменә Удмуртиянең Мәгълүмат һәм матбугат министры урынбасары Н Касыймова җитәкчелегендәге делегация дә килгән иде ВЕТАКАДЕМИЯДӘ-ЯҢА ҖИТӘКЧЕ Журналыбызның даими авторы— Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 47 яшьлек профессоры, фәннәр докторы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рифат Җамал улы Корбанов гыйнвар асиын тәүге көннәреннән әлеге данлыклы уку йортынын ректоры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде Р. ФӘХРЕТДИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының Леииногорск бүлекчәсе һәм биредәге “Заман сулышы" газетасы редакциясе мәшһүр әдип, тарихчы, педагог, галим, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Риза этли и Фәхретдин исемендәге премия булдырган иде Әлеге бүләк татар халкы тарихын, шул исәптән туган як тарихын ойрәнүчс шәхесләргә һәм аерым коллск- тивларгз ике елга бер мәртәбә бирелә Быел— Р Фәхретдиннең тууына 140 ел тулган көннәрдә—әлеге мәртәбәле премия филология фәннәре докторы М Әхмәтҗановка (Казан) һәм Лсниногорск районының Түбән Чыршылы мәктәбе коллективына (директоры—? Сафина) бирелде