Логотип Казан Утлары
Шигърият

Эчтәлексез паспорт

Испания. Таможняда чират торам. Кыяр-кыймас сузам паспортым. Гаҗәпләнеп, кат-кат тикшерәләр. Карашлары усал, астыртын. Әйтерсең мин үткән гасырлардан. Мәгарәдән чыккан кырагай. Бәлки, чынлап шулай тоеладыр? Язмышымны... Ходай каргаган. Паспорты бар. әмма дәүләте бит Кисәкләргә бетте туралып. Җир шарының күпме кыйтгасында Бәхетсезләр йөри уралып. Безнең тамга—сугыш чукмарлары... Донья күрми яттык бикләнеп. Конбатышның азат халыклары Карый безгә һаман шикләнеп. Күрше илдән килгән сәйяхчеләр Янәшәмнән үтеп китәләр. Алар монда—котеп алган кунак. Виза кирәк түгел—кертәләр. Бер-беренә шундый ягымлылар. Сәламлиләр йомшак эндәшеп. ... ӨЙДӘ горур да мин. читкә чыксам. Гел шуларга карыйм ко иләшеп.. Чәчүлек Җир кешесе җирне уйлый икән. Океаннар аша үтсә дә. Өйдә калган эше тынгы бирми Бай илләргә барып җитсә дә. Рәхәтләнеп кенә йөрисе дә... Бу муллыкны без бит күрмәдек. ... Башлап куйган түтәл калган иде, Шуны уйлап, йокы кермәде... Шулай булсын Әйләнәм дә кайтам Ык буена. Малайларга карыйм кызыгып. Әй. йөрергә иде шулар белән Балык тотып, комда кызынып. Әйләнәм дә кайтам авылыма. Яңалыклар булса, сөйләрләр. Тик чыкмас шул инде, сызгырсам да, Үкенечкә калган сөйгән яр. Әйләнәм дә кайтам туган якка. Истәлекләр җанда сулмасын. Тормышымның шунда татлы ягы... Соңгы кайту гына булмасын. Егетлек Өлкәннәрне төгәл алыштырдык. Шәҗәрәдә юк бер өзеклек. Үз вакытың җиткәч, соңга калмый Килә белү—үзе егетлек. Тормыш кадерен белгән кешеләрне Торасы юк һич тә үгетләп. Сәгать теле кебек, дөрес йөрү. Дөрес яшәү—бик зур егетлек. Гомер—вакыт, һәрчак хәрәкәттә. Уза диеп күңел җебетмик. ... Үз вакытың җиткәч, тыныч кына Китә белү дә бит—егетлек... Хак сүз Минем ике тарихым юк... Еллар шаһит, яулап алгансың. Күпме халыкларны киләчәксез Калдыргансың, богау салгансың. Минем ике Ватаным юк... Татар иле—тормыш бишегем. Шунда тудым, шунда гомер итәм. Шунда ачтым бәхет ишеген. Минем ике гомерем юк... Әйтеп кнтәм, үзең белмәсәң: Тәртип урнашалмас синдә, Рәсәй. Халыкларга Ирек бнрмәсәң... Игенче догасы Яңгыр кирәк, Яңгыр! Чык та төшми. Ярыла җир, килә ачулар. Түземлек бир. Ходам, игенчегә Сусыз интеккәндә басулар... Кая киттең, Кояш? Көн-төн яңгыр. Кайтыр микән аяз ул көннәр? Сабырлык бир. Ходам, игенчегә, Череп яткан чакта игеннәр. ... Яңгыр белән Кояш— Безнең язмыш... Җитсә ярар иде чыдамлык. Тапкырлык бир, Ходам, игенчегә, Шул язмыштан өстен чыгарлык... “Дөнья бетә",—диләр. Ялган фикер! Җитә алмыйм шуңа төшенеп— Кем соң алып китәр икән аны? ... Дөнья калыр! Бетәр—кешелек... Барсы да буразнада Хисләремне чәчтем буразнага. Дәвасыннан җаным савыкты. Ту pi айларым сайрый җырга салып, Тезем-тезем шшырь калыкты. Өметләрем тамды буразнам, Тормыш ямен шунда төшендем. Горур яшим! Йөргән әзләремдә Тезем-тезем иген тишелде. Елларымны күмдем буразнага, Моңы кайтыр басу ягыннан. ... Бер калкулык калыр җирдә миннән. Буразнадан өзеп алышан... Игезәкләр янында Гомер бакый таладылар. Кушып, бүлеп карадылар. Даныгызны чүпрәк итеп Ил бишмәтен ямадылар. Аның саен яшәрәсез. Кияү, килен ярәшәсез. Авырда да, җиңелдә дә Икегез гел янәшә сез. Үчлек, хөсет белмәдегез. Дошманга сер бирмәдегез. Иң татлы сүз, тәмле икмәк Булды безгә бүләгегез. Хәйран калам даныгызга, һәрчак булыйм яныгызда, Татар халкы һәм авылы! Башым иям алдыгызда... Шул гына калды —Балталары суга төшкән сыман, Ник караңгы йөри кемсәләр? —Салым түләтерләр дип куркалар. Көлгән өчен, әгәр күрсәләр... "Мин вакланмыйм, синнән бәхетлерәк, Бөтен килеш яшим гел”,— дисең. ... Шундый хәлдә сине саклар өчен Бүлгәләнгәнемне белмисең... Карашыңны алма миннән берүк, Синең якка тарта кашларым. Тиктомалдан синме шырпы сыздың? Ул кабынды, яна башладым. Түзәм, түзәм! Китә генә күрмә, Кем икәнең әйтмәм, кычкырмам. Беләм бит мин—хисләр илендә дә Зур ут чыга нәни очкыннан... Ышаныч Малыңны сорасам, Малыңны бирерсең. Җаныңны сорасам, Җаныңны бирерсең. Син минем артымнан Утларга керерсең. Тәмугка эләксәм, Анда да килерсең, Янарбыз бергәләп...— Ул шулай булачак: Без-ике кисәүдән, Мәхәббәт туачак. Хак шулай булачак! Кирәксә... Сине эзләп чыктым юлларга. Яшәү авыр, сагыш сакласаң; Үкенечләр басымыннан дөньям Җимерелер, сине тапмасам. Барып житәремә ышанам. Җиңел юллар сайлап йөрмәдем. Яшәгәнче көн-төн утлар йотып. Тузан йотыйм, янмас йөрәгем. Гаеп миндә. Барсына риза, "Coma калдың",—диеп әйтмәсәң. Алларыңа килеп тезләнермен. Аягүрә кабул итмәсән..