Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ШИГЪРИЯТЕ ОЗАК БАЛКЫР ӘЛЕ

Йөрәге барның дәрте бар Татар халык мәкале нвәр абый Давыдовның тыныч кына сөйләшкәнен һич хәтерләмим. Әңгәмәбез нәрсәдән генә башланмасын, әлбәттә, шигърияткә барып тоташа торган иде. Ә инде шигъри әсәрләрне Давыдов тыныч кына, салкын кан белән генә укый да, тынлый да, яза да алмый иде. Миңа калса, ул һич тә “соцзаказ” дигән нәрсәне кабул итмәде, фәкать үзен борчыган яки дулкынландырган, көендергән яки сөендергән берәр вакыйга-күренешләрне күңеленә якын ала, шулар анын миенә кереп утыра, һич кенә дә тынгы бирми, көн-төн уйлана торгач, әлбәттә инде, шигъри образлар буларак гәүдәләнә. Шул рәвешле ижат эше башлана. Ә инде ижади илһам килгәндә шагыйрь бөтен дөньясын оныта—яшәвенең бөтен мәгънәсе әле яза торган әсәренә сыеп бетәдер шикелле иде. Әнвәр абый өчен ижат дигән ләззәтле вә татлы михнәт, язу өстәле янына утырып, авыз эченнән ботка пешереп, мыгырданып-сөйләнеп рифма эзләүдә түгел иде бугай. Өстәл янында шигъри юллар чигеп утыруны ул бик үк өнәп тә бетермәде кебек. Бүлмә эчендә йөренгәндәме, авыл яки шәһәр гизгәндәме, ул өзлексез рәвештә үз әсәрләре тәэсирендә булыр иде. —Утырасын шулай диванда уйланып-онытылып... Каяндыр әллә кайдан ишетәсең битәрләү “Син тагын эшләмисен! Үзең, эшем бар, дидең, кибеткә дә чыгып керергә авырыксындың. " Зиһенеңә тиз генә барып җитми әлеге сүзләр, чөнки һич тә ябышмый ул сүзләр синең уй-фикеренә. Рифмага да ябышмый, ритмга да сыешмый Анламагач, аңламыйлар бит халәтеңне. Әйтерсең лә, каләм тотып, өстәл артында утырып кына язып була Ижат ул һәммә жирдә ижат, синең йөрәгендә, миендә, бөтен табигатендә бит ул ижат,—дип өйдәгеләрдән зарланганы хәтердә Әнвәр абыйнын Әллә яна берәр әсәр яза башлаганда, әллә инде торгынлыкны күңеле өнәмәгәнгә, кайчан карасаң да эш бүлмәсендәге шкаф-диван, өстәл-урындык ише нәрсәләр элеккеге урыннарыннан күчкән булыр иделәр Синең гаҗәпләнүеңне күреп, шагыйрь елмая гына: —Үзгәртергә булдым әле обстановканы. Бәлки, берәр уңай тәэсире булып, яхшырак языла башлар Яхшырак язарга иде исәп —диебрәк төшендереп бирер иде. Университетны тәмамлаганнан соң бер-ике ел гына Сарман урта мәктәбендә укытып кайтып, нәшриятта яшьләр-балалар әдәбиятында эшләгәч, минем инде һәрдаим шәһәр мәктәпләре белән кызыксынуым-аралашуым табигый Ничектер шулай, сүз иярә сүз чыгып. Әнвәр абыйга заманча бер нәрсә— повестьмы-фәләнме язып ятуымны чиштем дә бер уңайдан мәктәптәге хәлләрнең һәм программаларның әледән-әле үзгәреп торуыннан зарланып алдым Җавап гаять кыска булды: —Син бит мәктәп программасы язмыйсындыр, син бит кешеләрнең язмышын, аларның характерларын ачып язарга тиешсең. Танылган шагыйрь үзе минем берәр төрле булышлык күрсәтүемә һич мохтаж түгел иде Нәшриятта эшләп тә, әлләни файдам тимәде Фәкать ике-оч китабын чыгарыштым да, Муса Жәлилнен каһарманлыгын укучыларыбыз сабый чактан ук белеп үссен өчен, проза әсәре язарга үгетләдем. Сүз тынлап, башка эшләрен ташлап, "Муса абый” повестен язганына мен рәхмәт! Без анын белән бер тирәдәрәк яшәгән идек. Урыслар әйтмешли, "весовая Ә категория”ләребез төрле булса да. аралаша торган идек, гаиләләребез белән йөрешә идек. Бервакыт шулай. Әнвәр абыйнын өйдән чыга алмыйча, авырып яткан, тәмам гаҗиз булган чагында сугылдым. Авыруларынын күп булуыннан, һич кенә дә сихәтләнә алмавыннан зарланды, еламсырап кына шаяртып алды, бер авырудан дәвалый башласалар—икенчесенә зыян китергәннәрен бәян итте дә. тәрәзәгә төбәлеп, ишегалдындагы кышкы манзарага сокланып, шактый гына уйланып торганнан сон: —Их. һәйбәтләп атны жигеп аласы иде дә. дилбегәне учлап тотып, менеп басасы иде менә хәзер, мин синәйтим. үрәчәле саламлы чанага! Җилдерәсе иде! һәйт!—дип әйтеп куйды, янәсе бер гайрәтләнеп алды, аннары һич икеләнми-нитми өстәр булды:—Бөтен данын-шөһрәтен бирер идем. мә. алыгыз дип. шул тазалыкны, сәламәтлекне әгәр кайтарып булса. Алексей Толстойнын язмаларында: таза-сау хәлендә өстәл янында язып-сызып утыруын дан түгел, менә син авыру чагында, чиренне жинеп эшләп кара, шунда булырсын кеше, дигәнрәк фикеренә тап булган идем Әнвәр абый нәкъ әнә шундый кеше булды. Гәрчә саулыгын кире кайтарырга талпынып берни майтара алмаса да. гәрчә тешен кысып яшәүгә дучар ителсә дә. гәрчә үз хәлен үзе генә белсә дә— ижатны ташламады. Кая ул ташлау! Әледән-әлс гүзәл әсәрләр язудан, татар поэзиясен янадан-яна шигырьләр, яхшыдан-яхшы поэмалар белән баетудан һич туктамады Әйтик, поэзиябезгә зур яналык алып килгән “Себер тракты" циклы да. искиткеч йөгерек “Ташу” поэмасы да олуг шагыйрьнен сәламәтлеге бик нык какшагач язылган “Ташу“ны автор үзе Матбугат йортынын Тукай клубында трибунадан кычкырып укыды Поэманын камиллегенә вә гүзәллегенә, шигъри юлларынын. язгы ташу сыман, дәртләнеп агылуына, бер караганда гап-гади. тормышчан, ә инде икенче караганда тоташы белән сихри булуына, шул ук вакытта сине уйландыра да. ышандыра да алуына, авторнын дәртләнеп, илаһи бер аһән белән укуына, мөгаен, бер мин генә хәйран калмаганмындыр Поэманын бик тә үзенчәлекле, гыйбрәтле вә тормышчан булуы ла. гажәеп дәрәжәлә музыкаль янгыравы да тәмам сихерләде тыңлаучыларны Нәкъ шул көннәрдә Әнвәр абый. Хисам Камаловлар белән бергәләп Матбугат йортына якынрак ашханәгә төш вакытында тамак туйдырырга сугылдык. (Ул чагында бик арзан гына ашап чыгып була иде.) Өстәл тирәли утырышкач, мин кургашын кашыкны сөртеп-чистартып азапланган арада, ни күрим, Әнвәр абыебыз ашап га бетерә язган иде инде Мине шаккатырганы анын кашыгын ялт-йолт дә сизми калдым Әнвәр абыебыз елмаеп куйды, ашаудан туктамыйча гына —Шулайрак шул,—диде. Икенче соравым тагын да урынсызрак килеп чыкты -Нәрсә “Ташу ’ны да шулай сул кулыгыз белән яздыгызмы’ —Әллә сизеләме? Җдвап урынына бирелгән әлеге тапкыр сорау шунда минем күземне ачты, шагыйрь белән безнең арада хәйран биек Зирәклек тавы ятканын исбатлады, яшь редакторны рәнҗетмичә генә урынына утыртты Гәрчә күбебез, матурлыктамыни хикмәт, ир-ат гомумән матурлык белән дан тотмый, дигән фикерне якласа да. үзебез һәрчак ир-атнын холкына фигыленә талантына сәләтенә генә түгел, бәлки әле кыяфәте күрекле яисә күрексез булуына да игътибар итәбез. Әнвәр абыйнын малаем күркәм кыяфәтен, аристократларга гына хас озын бармаклы нәфис кулларын, мәһабәт гәүдәсен, ашыгу-кабалануның ни икәнен дә белмичә, салмак адымнар белән саллы гына атлап йөргәнен күреп, бу. һичшиксез. йөртүе булмады, сул кулы белән ашавы булды —Әнвә-ә-әр абы-ы-ый. сез сулагаймыни'.’—дип кычкырып җибәргәнемне үзем гүзәл поэзия үрнәкләре иле. Әнвәр Давыдов морзалар нәселеннәндер, дип уйларлык иде. Хәер, анын үтә дә нәзакәтлелегенә хатын-кызлар сокланалар, бигрәк тә гүзәллек дөньясында яшәүче артиска һәм шагыйрә кебек асыл затлар чынлап торып гашыйк булалар, аларны шагыйрь үзе дә әлләни чит итми иде шикелле. Әмма үзенең хатынын үләр дәрәжәгә житеп көнләшер иде Ул аны гомумән эшләтмәде. Нина ханым бичара, кая да булса эшкә урнашып, берәр атна эшләгәч тә, үзенен беркатлылыгы белән, иренен кызыксынуына, игътибарлы булуына, дикъкать биреп тыңлавына алданып, эшендә күргән-белгән хәлләрне түкми-чәчми сөйләп бирә. Әлбәттә инде, бүтәннәрнең гайбәтен дә сата. Анын сайраганын сабыр гына тыңлап утырган, сүз уңаенда сораулар да кыстыргалаган шагыйрьне чыгырыннан чыгарырга шул әңгәмә житә кала: —Бетте! Иртәгәдән эшкә бармыйсын!—Мондый ук хәлнен килеп чыгасын башына да китермәгән бичара хатын үзенә эш стажы кирәклеген, әлеге эш урынының бер-ике урам аша гына булуын, барып-кайтып йөрер өчен бигрәк жайлы икәнен исбатларга тырышып, ничек кенә балавыз сыкмасын—барыбер файдасы тими, катгый карар үз көчендә кала. Ихтимал, нечкә күңелле шагыйрь әнә шул рәвешле гаиләсендәге иминлекне саклагандыр, хатынының көнләшүен күреп, үз күңелендә көнчелек кортын симертергә теләмәгәндер. Ни генә дисәң дә, гаилә анын өчен. Поэзия шикелле үк, изге нәрсә булып кала килде. Иң зур аянычыбыз шунда булды: әллә мәҗлес ише нәрсәләрдән, гәпләшеп утырудан тәм тапты, әллә шигърияткә сихерләнеп, дөньясын ук онытып жибәргәләде, әллә инде түзеп булмаслык чирләреннән котылу юлын, һич югы онытылып тору чарасын эзләде—Әнвәр абыебыз эчү белән артыграк мавыгып китте, чама дигән нәрсәне бөтенләй онытып жибәргәләде. Шуның нәтиҗәсендә сәламәтлеге елдан-ел ныграк какшады. Йөрәк авыруы үзен аяктан еккач, шифаханәдә хөкем сөргән гаделсезлеккә (табибларның түрәләргә тәлинкә тотуына һәм чынлап торып авыручыларга игътибарсыз булуына) түзеп тора алмыйча, өенә кайта да сихәтләнгәнче беркая да чыкмыйча ята иде. Аякка басарлык, чыгып йөрерлек хәлгә килгәч, бөтен зирәклеген өйдән чыгып качу әмәленә юнәлдерә. Көннәрдән бер көнне ул китап нәшриятына гонорар алырга барасын өйдәгеләргә хәбәр итә. Хатыны өйдә әле тагын бер атналык мая барын әйтә, янә берәр көн дәваланып ятуны кулайрак күрә. Тик инде Әнвәр абый ниятеннән кире кайта торган кеше түгел Хатын-кыз күпме генә каршы тора ала сон'’ Ризалаша Нина ханым, әмма авыру хәлендә үзен генә өйдән чыгарып җибәрәсе килмичә (алган акчасын эчеп бетермәгәе, дип шикләнүе дә булгандыр инде), иренә тагылып юлга чыга. Трамвай белән шәһәрнең үзәгенә килеп җиткәч, китәләр болар Бауман урамы буйлап. Андагы кибетләргә алдана шул Нина ханым, алдана. —Әйдә, кереп чыгыйк әле кибеткә, Алсуыбызга кирәкле әйбер шушында гына,—дип ишекне ача. Әмма чүпрәк-чапрак сайлап йөрү һич тә керми шагыйрьнең планына. Юл буе түзеп килгәненә рәхмәт әйтсеннәр. Тавышына хәлсезлек чыгарып, диварга сөялә Әнвәр абый: —Анда миңа һава җитмәс бит, үзең генә кереп чык, мин бераз ял итеп алам.. Нина ханым дүрт-биш минуттан әйләнеп чыкса, иреннән җилләр искән Нәшрияттагы эш бүлмәмнең ишеге тупсасына кадәр ачыла да. бусагамда ах- вах килеп Нина ханым күренә: —Кыйям, Анвар югалды бит...—дип башлый да аһ-зарын бер-бер артлы тезә. Хатыны ут йотып кайтып киткәннән сон озак та узмый, телефон чылтырый: —Килдеме Нина? Шулайдыр дигән идем аны. Ярый, хәзер синен янга барып җитәм. Сәмән кирәк булыр мина. Каян да булса табарсың әле. Бу арада гонорар- мазар аласым юк... Әллә гипноз инде, әллә шагыйрь алдында карусызлык, нихәтле генә уңайсызлансам да, аның хәленә кермичә, буш кул белән җибәргәнем булмады бугай. Ул арада, кесәгә сәмәнне җитез генә салгач, ниятен гамәлгә ашыруына шиге- шөбһәсе инде калмагач, Әнвәр абый көр тавыш белән сөйләп җибәрә: —Акыл кирәк бит һәр эштә, хәйлә кирәк әнә шул кечкенә генә эштә дә. Нина ишектән кереп китү белән, элдертәм кирегә табан, карап торам аркалы капка бушлыгыннан хатыннын ах-вах килеп нәшриятка йөгергәнен Башына да керми бит ул хатын-кызнын. артка бордырып алгандыр дип. Шуннан инде минем дүрт ягым кыйбла, китәм ашыкмыйча гына Хәтсез күп укый иде Әнвәр абый. Кайчан гына барып керсән лә. өстәлендә йә кулында син бөтенләй белмәгән, төшенә дә кермәгән шигырь җыентыгы Шундук үзен хәйран калдырган шигъри юлларны сина һәйбәтләп укып та күрсәтә. Анын шулай рухланып укуын күреп-ишетеп. мөгаен, артистын да көнләшер иде Әнвәр абый янында, бер генә уку йорты белән канәгатьләнмичә, икешәрне бетергән әдибен яки шагыйрен дә. зур гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән агаен да югалып кала торган иде. Чөнки галәмне күзаллау, һәртөрле мәсьәләдә логик һәм аек фикер йөртү ягыннан, философ шагыйрь булу ягыннан Давыдов белән ярышырдай зат. мөгаен, булмагандыр Образлы яза белү һәм образлы сөйли белү кодрәте һәркемгә дә бирелмәгән шул. Үзебезнең милләт вәкилләрен генә күздә тотып әйтүем түгел, бәлки зур укымышлы урыслар яисә яһүдләр дә анын белән аралашкан чагында телдән язалар, шагыйрьнең авызына карап торырга мәҗбүр булалар иде Рәсми рәвештә урта мәктәпне яки техникумны тәмамламый торып та. үзенен замандашлары. иҗат ияләре арасында ин белемле, ин зыялы, һәркем сокланырлык дәрәҗәдәге уникаль бер шәхес иде. Татар әдәбиятына Әнвәр Давыдов зур яналык. гаять үзенчәлекле шигърияте белән килеп керде. Шигърият күгендә шундый якты йолдыз булгач. Әнвәр абыйнын илленче-алтмышынчы елларда кин мәйданда бәйге тотуы да. яшь шагыйрьләр өчен остазга әйләнеп китүе дә табигый бер күренеш иде Яшьләр анын гыйбрәтле сүхләрен бик рәхәтләнеп тыңлыйлар, үхчәренен шигырьләрен дә укыйлар, яна сулышлы шигырьләрдә “беренче скрипкәне уйнаучы" шагыйрьдән мактау сүзе ишетергә өметләнәләр иде Кордашларым сөйләгән мондый бер вакыйга хәтердә калган Яшь шагыйрьләр остазларын шулай бермәл ресторанга алып керәләр Яхшы гына сыйланалар болар Шигырь укыйлар һәркайсынын үз иҗатына карата берәр җылырак сүз ишетәсе килә Әмма Әнвәр абый акылын җуймый —Мине эчертеп кенә һич тә мактау сүзе ишетмәссез, егетләр Әйе. мина күнелле сезнен белән болай утыру. Ләкин поэзия бөтенләй икенче нәрсә бит ул Поэзия—изге нәрсә Һәм сез аны берни белән дә бутамагыз! -дигән кебегрәк сүзләр әйтә (Кордашларым, зинһар, үпкәләмәсеннәр сөйләгәннәре хәтеремә әнә шу.чайрак уелган) Давыдов гаилә тормышында яман көнче булса да. ижат мәсьәләсендә көнләшә белмәде бугай Берәр шагыйрьнен яна китабына карага көндәлек матбугатта мәкалә бастырамы, кулъязмага эчке рецензия генә язамы. Тукай клубында чыгыш ясыймы, ул гажәеп зур дәрт белән язар яки сөйләр иде. үз фикерен һәркемне ышандырырлык изеп дәлилләр иде Поэзия анын өчен һәрвакыт изге булды фальшны, ясалмалыкны өнәмәде, каләмдәшләренә һәрчак теләктәшлек күрсәтте, үз иждтына бигрәк таләпчән булды ул Мина калса, ижат әһелләренә лаеклы бәяне үлгәннән сон илле еллар узгач кына бирәләр кебек Ижади уңыштан бигрәк шөһрәткә кызыгучы, үте исән чакта һәйкәл куйдыртгыручыларга да. рәсми төстә унышка ирешмәгән талантлы ижат әһел ләренә дә Монын шулай икәненә ышандырырлык гыйбрәтле хәлләр булып тора Әнвәр абыйнын вакытсыз дөнья куйганына иллегә дә җитмәгән килеш арабыздан киткәненә утыз еллап вакыт узды Авыр туфрагы җинел булсын' Арабыздан киткән дусларыбыз яки остазларыбызны истән чыгармыйча, аларнын иҗатларын,-үз әсәрләребезне яратканга караганда күп тапкырлар ныграк яратып'- укучыларга аңлату, җиткерү—һвркайсыбызның изге бурычы Әнвәр Давыдовның шәкертләре-санап бетергесез Ә бит аларнын шактые, бигрәк тә дөньяви дәрәҗәгә ирешкәннәре, остазлары кем икәнне исләреннән үк чыгардылар шикелле Бик сирәге остазларына тугрылык саклый Һәм әнә шундый иҗатчылар гына, хөсетлек ише яман чирдән арына алган талантлар гына халык күңеленә үтеп керә алырлар Үхчәренен шәкертләрен булдырып, алар хәтерендә калуга (берәү лә мәңгелек түгел) өмет багларга хаклы һәм әнә шулар гына остазлары дәрәҗәсенә күтәрелү бәхетенә ирешерләр Ә инде аларнын остазлары Әнвәр Давыдов—шигъриятебез күгендә нурланып балкыган, һәм әле озак яначак якты йолдыз ул