Логотип Казан Утлары
Документаль повесть

ТИМЕРХАННЫҢ ЭЗЛӘНҮЛӘРЕ

әскәү вокзалында әзмәвердәй таза гәүдәле шофер күптәнге дусты Тимерханны күкрәгенә кыскач, тегесе тын ала алмыйча торды: —Ну көч тә бар инде синдә, Арча егете! Перәметеки үтерә яздын бит!—диде мактауларга юмарт Борһанов.—Әле һаман шул эшендә эшлисенме? —Әйе. егерме елдан артык инде... Министрлар Советында Кайчагында мактыйлар, беренче кул шофер син, диләр. Кайчагында эттән алып, эткә салып, атан-анан белән сүгәләр. Так ышту, төрле чак була минем, Тимерхан абый... —Син бүген бик вакытлы килдең. Поезд да соңга калмады. Әйдә, Әмир, мине Социаль-тәэминат министрлыгына алып бар. Безнең ярты сәгать кенә вакытыбыз калды. Четерекле заман иде ул. Кадрларны энә күзеннән үткәрә торган заман. Министрлыкта кадрлар бүлеге башлыгы белән сөйләшкәч, ул Тимерханга күрше бүлмәне күрсәтте. Озын буйлы, ач яңаклы инструкторның бүлмәсе кечкенә, ләкин анда корыч сейф, папкалар тутырган пыялалы шкаф, бер тумбалы өстәл һәм терәкле ике урындык сыйган иде. Кырыс чырайлы инструктор анын белән баш кагып кына исәнләште дә, утырыгыз дигәнне аңлатып, урындыкка таба баш изәде “Моның белән борчак пешмәс, ахры”,—дип уйлады Тимерхан. “Борчак пешмәсе” күренеп тора—ач яңаклы инструктор, шүрәленеке төсле озын бармаклары белән шатыр-шотыр китереп, Тимерхан алып килгән кәгазьләрне актара, чыраенда бернинди дә җылылык сизелми иде. Кәгазьләрне актарып бетергәч, һаман да җитдилеген саклаган хәлдә инструктор әйтте: —Иптәш Борһанов, Сезнең бары да тәртиптә икән. Сугышта да булгансыз, депутат булып та сайлангансыз, эшләгән урыннарыгыз да зур, сез— номенклатура кешесе, биредә формаль сүз артык булыр. Минем сезгә бер генә соравым бар: хатыныгыз кайда эшли, балаларыгыз бармы9 Бу инде кешечә мөнәсәбәт иде. Тимерхан җәелеп китеп, маңгаендагы М ТИМЕРХАННЫҢ ЭЗЛӘНҮЛӘРЕ тирен ак кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, сөйләргә тотынды: —Хатыным минем Минлеасия, гомер буе шәфкать туташы булып эшли, эшләгән урынында яраталар, кайда гына эшләмәсен, ихтирам итәләр... Инструктор кисәтү ясады: —Кыскарак тотыгыз Ләкин Тимерхан сөйләвенә бирелгән, аны тиз генә туктатып булмый иде инде: —Балалар безнен өчәү. Олы улым Хафиз—Арчада ветврач, гел бер эштә, урын алыштырып йөрүне яратмый Әнисе кебек. “Арча кайда9 ”— дип сорасагыз, ул— Татарстанмын ин зур районы, ин күп язучыларны биргән як. Гомумән, Арча мина туган-үскән районым Мөслим кебек үк кадерле... —Сез, иптәш Борһанов, читкә кереп киттегез. Кыскарак тотыгыз, зинһар. —Алай да була,—үзен бүлдергәнгә Тимерханның бераз кәефе китте — Икенче балам—Әнисә Бик сөйкемле Хезмәт ярата торган итеп тәрбияләдек Өченчесе малай, Рафис исемле. —Димәк, гаиләгездә тәртип,—дип йомгаклады инструктор. Мин сезгә бер киңәш бирер идем. Сезнен бар ягыгыз да килгән, эш кешесе икәнегез дә күренеп тора Тик бер кимчелегегез бар—күп сөйлисез икән Ә бит Социальтәэминат министрлыгында сезгә зарлары белән килүчеләрне күбрәк тынлап утырырга туры киләчәк. Тимерхан аңлап алды: инструктор бик тә зыялы кеше булса кирәк Зур урыннарда, зур түрәләр янында озак еллар эшләп бозылмаган, ул Борһановны ишеккә кадәр озата килде, кул биреп саубуллашты —Эшләрегез игелекле булсын!— дип соңгы сүзләрен әйтте Киңәшен кабат искә төшермәде, Тимерханның китә алмыйча, ишек төбеңдә таптанып торуын күргәч, сорамый булдыра алмады —Нәрсә, иптәш Борһанов, әллә берәр йомышыгыз онытылып калганмы? —Юк, ни...—дип тотлыгып жавап бирде Тимерхан —Миңа министрның үзен күрергә кирәк иде. —Сез хәзер кадрлар бүлегенә барыгыз, ул сезне министр урынбасарына алып керер. Бездә тәртип шулай куелган —Юк, миңа министрның үзен күрергә кирәк,—дип кабатлады Тимерхан. Инструктор гаҗәпләнебрәк, тавышына борыч өстәп: —Аңа керер өчен бер атна элек язылып куярга кирәк Бу сезгә Казан түгел, Мәскәү,—диде Аның яңакларында төерләр биешә башлады Тимерхан тирләп китте Маңгаен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, сүзләрен тамак төбеннән кысып чыгарды —Миңа Татарстанның Министрлар Советы председателе Гомәр Усманов Мәскәүгә киткәндә әйтте: “РСФСР Социаль-тәэминат министры Комарова Даина Павловнага минем сәламемне һәм ихтирамымны тапшырып, министрның үзен күреп, сөйләшеп кайтырсың”,—диде Усманов— бик төгәл кеше, әгәр мин иптәш Комарованы күрми кайтсам: “Борһанов, син кайда гына йөрдең соң9 "—диячәк Инструктор тынычлана төшкән иде, яңак пгрәсе астындагы төерләре биюдән туктады, телефоннан министрның өйдәме-юкмы икәнен белеште, Татарстаннан килгән Борһановнын аңарда йомышы барлыгын, ул аны һичшиксез күрергә тиешлеген әйтте Аннары ул Тимерханга таба борылды Ач яңагы алсуланып, төптә утырган коңгырт күзләре елтырый иде —Хәзергә Даина Павловна үзендә юк Эш белән киткән Кичке алтыдан да иртәрәк кайтмаячак,—диде —Минем министрны күрмичә китәргә хакым юк,—диде Борһанов — Алай да сез бик үжәт кеше икән!—диде инструктор Мәскәү урамнарын карап, тагын министрлыкка килгәндә, сәгать алтылар тирәсе иде. Төп-төгәл алтыда министр кайтып керде. Кабул итү бүлмәсендә утырган Тимерханга күз дә салмастан, үз дәрәҗәсен саклап, өстәл буендагы телефоннар янында утырган, чырае тулаем ярашучан, калын иреннәре кып-кызыл итеп буялган, кашлары җеп нечкәлеге итеп кенә калдырылган яшь кенә кызга: —Катюша, кемнәр шалтыратты? Мине эзләп килүче булмадымы9— дип сорады. —Шалтыратучы күп. Өстәлегезгә язып кертеп куйдым. Сезне күрергә теләүче менә Борһанов бар, Татариядән. Биш минутка аудиенция сорый,— диде секретарь кыз. —Ярый. Керегез,—диде министр ханым, модалы кыска күлмәгенең итәген тарткалап куйгач, кабинетына үзе алдан кереп китте. Кабинетка кергәч, Тимерхан югалып калды. Кабинет, инструктор бүлмәсенең капма-каршысы буларак, бик иркен, матур итеп бизәлгән, тиешенчә генә җиһазланган иде. Пыялалы кара шкафта Ленин томнары тезелеп киткән, алар шкафның ике киштәсен алып торалар, ал ардан сон ‘‘Зур Совет энциклопедиясе” ике киштәне били, аннары ак катыргы тышлы папкалар— алары еллык исәп-хисап кенәгәләредер инде... Тәрәзәләр зур, якты, аларга калын-авыр шторалар һәм өрфиядәй нәфис челтәрләр эленгән. Түшәм тип-тигез, ап-ак, стеналарга яшькелт обойлар ябыштырылган. Тимерхан "ә” дигәнче боларга күз төшереп өлгерде, идәнне тутырып җәйгән бизәкле йомшак келәм буйлап барды да, министр ханым күрсәткән урынга—йомшак кәнәфигә, өстәл буена утырды. —Исәнмесез, иптәш Борһанов. Мина сезнен турыда әйттеләр, мин сезне белә дип исәпләгез. . Йомышыгыз ни икәнен дә әйтеп җибәрсәгез —Мин Сезгә Гомәр Исмәгыйлович Усмановтан кайнар сәлам алып килдем,—диде Тимерхан, аяк өсте басып. —Утырыгыз, утыр,—диде министр ханым, анын инде олыгаеп килүенә карамастан, туры борынлы аксыл йөзе әле мөлаемлыгын җуймаган иде. Усманов исемен ишеткәч, чыраен балкытып елмаю чыкты, ул гүя яшәреп, тагын да чибәрләнеп китте. —Сәлам китергәнегез өчен рәхмәт! Мин бит үзем дә Гомәр кебек, җитәкче урыннарда озак эшләдем: Брянск өлкәсенең башкарма комитеты председателе идем, Гомәр эшкә килгәндә, без өлкәннәр идек инде, аны— япьяшь кенә чибәр егетне “юнга” дип атый идек Юнганың кем икәнен беләсездер? Ул бит—яшь матрос дигән сүз.—Келтерәп кенә көлеп алды Аннары министр ханым кинәт исенә төшеп:—Үзегез кайда урнаштыгыз9— дип сорады. —Әмир исемле дустым бар минем, Арча егете, якташым. Ул сездә шофер булып эшли, сезне яхшы белә,—диде Тимерхан. —Инде мина керергә җөрьәт иткәнсез икән, минем сезгә ике соравым бар. Беренчесе—министр урынбасары эшенә үзегез теләп барасызмы, яки, номенклатурадагы хезмәткәр дип, мәҗбүр иттеләрме9 —Тәкъдим иттеләр, мин шуңа риза булдым. —Менә бу, ичмасам, дөрес җавап. Инде тагын бер соравым: сезнен республикада, минем белүемчә, Мира Анатольевна Космодемьянская Сопиальтәэминат министры булып эшли. Хатын-кыз кул астында эшләве кыен булмасмы9 Бу сорауны Борһановнын икенче мәртәбә ишетүе иде инде. Тимерхан, сылтау эзләп торырга теләмичә, Табеевка әйткән сүзен кабатлады: —Кыен булмас. Мин гомер буе хатыным кул астында яшәдем. Комарова, Тимерханнын уен-көлкегә бай кеше икәнен абайлап, рәхәтләнеп көлеп жибәрде. —Мин татарларны ихтирам итәм. Алексей Максимович Горький шулай дип әйткәнгә генә түгел, үзем алар белән аралашканга. Бергә яшәдек, бергә эшләдек. Партизаннар арасында да татар егетләре белән очрашырга туры килде. Үзләре генә булганда татарча сөйләшәләр, ачулары чыкса, урысча сүгенәләр иде. Тимерхан, әйе, шулай, дип баш какты. —Урысча сүгенү бездә сүгенүгә керми,—диде ул, ирен чите белән генә жемиеп куйды. Министр ханым ана уңышлар теләп, Гомәр Исмәгыйловичкә сәлам әйтеп, озатып җибәрде. Вестибюльдә аны Әмир көтеп тора иде. 2 азанга кайту белән Тимерхан Борһанов үзе эшләгән министрлыкны тәртипкә кертү турында хыяллана башлады Ләкин ул, райбашкармада унбиш еллап эшләсә дә, тормышнын әле син а бәйле булмаган яклары барлыгын онытып җибәргән иде Совмин рәисе Усмановка Мәскәү министры сәламен тапшырырга дип кергәч, Гомәр Исмәгыйлович урынбасары Мансур Хәсәновичны чакырып алды да ана Тимерхан Борһановны коллективка тәкъдим итәргә кушты Хәсәнов—озын буйлы, күпме еллар җитәкчелектә эшләсә дә, юаная алмаган һәм картаюны белми торган кеше—Тимерханның күптәнге танышы иде Тукайнын 90 еллык юбилее вакытында ул Арчага атнасына икс мәртәбә кайтып йөрде, Тукайнын Кырлайдагы музеен алар икесе—Борһанов һәм Хәсәнов төзеделәр. Эшне, уй һәм фикерне Мансур Хәсәнов башлады, киңәшләрен биреп, эш барышын күзәтеп һәм барлап торды, Тимерхан Борһанов анын боерыкларын җиренә җиткереп үтәтте Шунлыктандыр, бәлки, Хәсәнов министр урынбасары булачак кешене якыннан белә, анын өчен Борһановнын тормышын янабаштан өйрәнеп тору кирәкми иде. Министр Мира Анатольевна Космодемьянская кабинетына җыелды халык. Мира Анатольевнанын эшкә килгәненә дә бер генә ая, ул монарчы Яшел Үзән каласындагы партия комитетының беренче секретаре булып эшләгән иде. Мансур Хәсәнов министр кабинетының яргаланган түшәмнәренә, буявы уңып беткән диварларына күз йөгертеп алгач, сүзен турыдан-туры башлады: —Сезнең, җәмәгать, бу бинагыз бик тузган Яна бина төзергә кирәк булыр. Мира Анатольевна Менә без сезгә министр урынбасары итеп яна кешене тәкъдим итәбез Тимерхан Борһанович Борһановны. Ул—Мөслимдә, Әтнәдә, Арчада партия-совет аппаратында эшләгән кеше беренче секретарь, райбашкарма рәисе Тәртипле, кешеләрне ихтирам итә, тыйнак. Ватан сугышы солдаты. Төзелешне белә Без анын белән Кырлайда музей төзедек Урысчасы да, татарчасы да камил Икс мәртәбә Татарстан депутаты Тагын нәрсә әйтим9 Ике орден кавалеры. Кыскасы, мин сезгә бик яхшы кадр алып килдем. Җилтерәтеп кенә кул чабып алдылар Министр ханым маңгаендагы җөен капшап алгач, алсуланып киткән чибәр йөзен сыпырып, кыска гына итеп әйтте —Без шатбыз. Тәҗрибәле иптәш килүенә сөенәбез Мәскәүдән мина шалтыраттылар: Тимерхан Борһанович аларда уңай тәэсир калдырган. Аның безгә эшкә килүе тагын бер шатлыклы вакыйга белән туры килә бүген унберенче июль, анын туган көне—илле ике яшь тулган икән Без аны яна эшкә, яңа коллективка килүе һәм туган көне белән котлыйбыз. Аңа менә шушы чәчәк бәйләмен тапшырырга рөхсәт итегез!—Министр ханым Тимерханның кулына чәчәкләрне тоттырды, урысчалатып өч мәртәбә битеннән үпте Тимерханга затлы хушбуй исе бәрелеп узды К Министр ханымнын кулы йомшак һәм җылы иде... Әле эш башланганчы Тимерхан Борһановка кешеләр белән танышып чыгарга кирәк иде. Министрнын урынбасары икәү булырга тиеш икән. Гажәп сәер фамилияле Петрашень Евгений Сергеевич эшне инструктор булудан башлап, барлык баскычларны үтеп чыккан, тәэминат өлкәсендә егерме елдан артык эшли икән инде. Петрашень аз сүзле, ягымлы, йомшак тавышлы. Өстәвенә әле ул ярдәмчел дә булып чыкты. Тимерханны ул ин әүвәле биредәге эш тәртипләре белән таныштыра башлады. Тимерхан уйлап алды: “Кая гына бармасын, аңа гел яхшы кешеләр очрый. Күрәсең андыйлар күптер. Начарлары, су өстендәге күбек кебек, яр читенә җыелганга гына күзгә ташланадыр. Эчкерле, мәкерле кешеләр алгарак чыгарга, ничек тә булса, күренеп калырга тырышалар шул”... Ә икенче урынбасар Тимерхан Борһанов үзе булды бит инде. Эшләп үскән кешегә эш муеннан. Ана пенсияләр бүлеген алып баруны йөкләделәр. Башта ул бүлекне булдырырга кирәк иде әле. Булдырдылар. Анын башлыгы итеп Галина Александровна Романованы билгеләделәр. “Бәхет басты”,—дип уйлады Тимерхан. Галина, университетның юридик факультетын тәмамлап, министрлыкка гади бер инструктор булып килгән. Шулкадәр дә зиһенле ул, пенсия законнарын яттан белә, теләсә кем белән бәхәсләшсә дә җиңеп чыга. Министр ханымнын да үзенә күрә шатлыгы, күңел юанычы бар: Арчаның райбашкарма рәислегеннән килгән Борһановны ул, пенсия мәсьәләләрен кайгыртудан тыш, төзелеш эшләренә җигә ала. Арча райбашкармасында аңа төзелеш белән җиң сызганып эшләргә туры килгәнлеген чамалый. Чыннан да, Тимерхан Борһанов Казандагы төзелеш оешмаларын да, тәэминат учреждениеләрен дә биш бармагы кебек белә иде. Өстәвенә бит әле Яшел Үзән ягыннан булган оешмалар да моңа кушыла. Ни дисән дә. Мира Анатольевна ул районда байтак тир түккән, оешма җитәкчеләрен якыннан белә, алар ул ни кушса, шуны үтәргә әзер торалар иде. Хәзер генә, ул Казанга күчеп, министр ханым булып эшли башлагач кына, чыгымламасалар... Министрлыкның кабинетлары бик искергән, аларга капиталь ремонт ясатырга кирәк. Монын өчен зур чыгымнар таләп ителә. Тимерхан, Мәскәүнең РСФСР министрлыгындагы тәртипне һәм гүзәллекне күреп кайткан булса да, министр ханым белән ул хакта ничегрәк сүз башларга белми йөри иде, Мира Анатольевна үзе көннәрнең берендә Борһановны кабинетына чакырып алды да сүз кузгатты: —Тимерхан Борһанович, сез ничек уйлыйсыз, безгә министрлыкның кабинетларын ремонтлар вакыт җитмәдеме икән? —Беләсезме, Мира Анатольевна, һәр яңа җитәкче эшне кабинет үзгәртүдән башлый. Аның өчен аны кайвакыт зур түрәләр тиргәп тә ташлыйлар, шелтәләр дә белдерәләр. Мине коллективка тәкъдим иткәннән сон, Хәсәнов әйтте, бинагыз бик искергән, сиңа, Тимерхан, беренче эшең итеп ремонт эшләренә тотынырга кирәк булмагае.. Космодемьянская, алсуга кабынып, урыныннан торды, дулкынланып әйтте: —Шулай дидеме? Бик яхшы. Алай булгач, ул безне яклаячак. Бүген үк Гомәр Исмәгыйловичка акча сорап хат языгыз. —Юк, алай гына булмас ул. Мира Анатольевна. Безгә беренче чиратта ремонтның проект-сметасын эшләтү кирәк. Без менә шуннан сон гына күпме акча кирәклеген белән алабыз. Аннары бит Усманов укымышлы кеше, нәрсәнен нәрсә икәнен ул әллә каян белеп тора Ин элек ул миннән: “ Проект-сметагыз бармы?”—дип сораячак. —Ә ул сметаны төзү еллар буена сузылса? —Сузылмас. Таныш инженер-проектировшик бар минем —Алайса, хәере белән башлыйк бу эшне, Тимерхан Борһанович — диде министр ханым Бәхете бар икән Тимерханның; таныш инженеры Казанда булып чыкты бер атна дигәндә ул проект-сметаны өлгертеп тә бирде. Хәзер бу смета белән Министрлар Советына керү дә оят түгел иде инде Анда сметаны төгәл дип таптылар, ремонт өчен кирәкле акчаны Усманов министрлыкның исәп-хисабына күчертеп тә куйды Ремонтны мин Мәскәүчә эшләтәм,—диде Тимерхан министр ханымга. Үзегез теләгәнчә эшләтегез. Хәзергә мин сезнең эштән канәгать,— диде Мира Анатольевна. Эшне планнан тыш башкарырга дип, “ Казпромстрои' тресты үз өстенә алды. Столярлар, сантехниклар, электриклар Яшел Үзән заводларыннан үз материаллары белән килделәр. Күрәсен, алар кайчан лыр үзләрендә эшләгән Мира Анатольевнаны ихтирам итәләр. "Үз материаллары” дигәннән, алар фанер, пластмасса, идәнгә жәяргә паркетлар да алып килгәннәр иде. Дөрес, паркет министр кабинетына гына жәярлек иде. Космодемьянская анысына да тыны-көне бетеп сөенде Тимерхан бер минутка да ремонтчылар яныннан китмәде. Хәтере яхшы иде аның—Мәскәү министрлыгындагы кабинетларның, андагы келәмпаласларның, диварларның кыяфәтен ул күнеленә нык сеңдергән иде. Ремонтчылардан ул шуларны төгәл үтәтте Ремонтның тиз һәм яхшы сыйфатлы итеп башкарылуын күреп торган министр ханым урынбасары Борһановнын үзенә аерым кабинет ясарга рөхсәт итте. Борһанов үзенә кирәкле кабинетның сызма-просктын министр ханымга күрсәтергә дип керде. Мира Анатольевна проектны кашларын жыерып карады. Борһанов үзе утырырга тиешле кабинетны чамадан тыш кечкенә итеп, Мәскәү министрлыгындагы инструктор кабинеты чаклы гына итеп планлаштырган иде. Министр ханым проектны киредән эшләргә кушып, Тимерхан белән саубуллашмыйча гына, кашларын жыерган килеш үз кабинетында,— яктылыкны мул итеп эшләткән иркен кабинетында,—торып калды 3 ш яраткан кешегә эш муеннан. Тимерхан Борһановка пенсияләр бүлеген тапшырдылар, дигән идек инде. Бүлек башлыгы итеп билгеләнгән Галина Александровна Романова, матур һәм тату гаиләдә яшәгәнлектән, үзен бәхетле итеп сизә, дөнья янгыратып көлә, үзен башка хатынкызлардан югары санамый, эшлисе эшен жиренә җиткереп башкара, инсафлы, таләпчән “Көлгән түрәдән ерак кач”,— дигән әйтем аңа ифрат та туры килә Тормышта, гади иптәшлек мөнәсәбәтләрендә, Галина үзен дустанә итеп тота, әмма пенсия кебек четерекле мәсьәләгә кагыласыңмы—ул аяусыз, законга гына буйсына Галина шулкадәр дә зиһенле, ул Татарстанда ничә пенсионер, ничә картлар йорты, инвалидлар җәмгыяте, ничә интернат барлыгын яттан белә, пенсия законнарын, бернинди кәгазьгә карамыйча, сүзмә-сүз әйтеп бирә Андый законнарны моңа кадәр бөтенләй дә белмәүче Тимерхан Борһанович өчен Галина Александровна хәзинә булып чыкты Борһановның да хәтере әйбәт, башлаганына ярты ел була дигәндә, ул Татарстанны айкап чыкты, законнарны өйрәнде, өйрәнеп җитә аямаганнарын— закон җыентыкларын үзе белән йөртә, райбашкармада озак еллар эшләгән булуы ана хуҗалык эшләрен башкаларга караганда ансатрак һәм тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә иде Мира Анатольевна аны гел үз кабинетына чакырып, якты йөз белән каршы ала, төзелеш буенча берничә сорау бирә, ул сораүлзрнын аны сынавы икәнен аңлый Тимерхан Мира Анатольевнаныи сорауларына җавап бирүе кыен түгел Министрлар Советы рәисе Гомәр Усманов аны. ни сорап керсә дә, буш кул белән чыгармый Тик Тимерханның үзе өчен язылмаган бер законы Э бар—эше тәмам килеп терәлми торып ул Усмановны тинтерәтми, ә моны Усманов яхшы белә, шуңа күрә Тимерханның гозерен ничек тә үтәргә тырыша иде. Тора-бара күрәләр, Тимерхан Борһанов төзелеш эшләрен авырсынмый башкара. Аңа интернат-йортларны ремонтлау, яңаларын төзүне тапшырсак, ничек булыр икән? Министр коллектив белән киңәшә дә, ризалыкларын алгач, Тимерханны үз кабинетына чакыра. —Тимерхан Борһанович,—ди ул, тулган ай кебек балкып. Тимерхан белеп тора, Мира Анатольевна балкып каршы ала икән, димәк, ул эш кушачак. Ленинградта туган, Ульянда Ленин укыган мәктәпне тәмамлаган. Яшел Үзән каласында озак еллар җитәкчелектә эшләгән ханым дәшми әле, урынбасарының кәефен тикшерә. Ул моны сүз белән дә тикшереп карый: —Йә, ничек, Борһаныч, буразнага кердегезме инде?—ди. Беркайчан да “өлешенә тигән көмешеннән” зарланмый торган Борһанов тигез ак тешләрен күрсәтеп елмая. —Буразнага кереп җитә яздым. Мира Анатольевна. Безнең министрлыкта хатын-кызларның күп булуы ошый миңа. Ни генә димә, хатын- кыз заты ир-атка караганда миһербанлырак. Гарип-горабага карата, диюем Нечкә күңеллерәк хатын-кыз заты...—Ул, нидер исенә төшеп, көлеп җибәрде. —Нәрсәне исегезгә төшердегез9— дип сорый Мира Анатольевна, йөзенә кырыс матурлык чыгарып. —Фикрәт Әхмәтжәнович Табеевның сүзләре искә төште. Ул мина шушы министрлыкка эшкә күчкән чагында әйткән иде: “Сине, Тимерхан, Тәэминат министрлыгына күчерәбез. Хатын-кыз кул астыңда эшләргә ризамы син?”— “Риза, бик тә риза. Гомер буе хатыным Минлеасияга буйсынып яшәдем мин”,— дип җавап биргән идем. Моны миннән Мәскәүдә дә сорадылар. Әнә шулар искә төште дә көлеп җибәрдем. Бервакыт, беләсезме, Мира Анатольевна, безнең Әтнәгә, мин райком секретаре булып эшләгәндә, башкорт язучылары килде. Килде, ярый, хуш, кичен халык алдында чыгыш ясадылар. Мин дә булдым. Шуннан сон мин боларны ресторанга алып кереп, сыйлап утырам. Күрәсең, сүз артыннан сүз чыгып, озак утырганбыз. “Татарны тәмле телле”,—диләр. Ә башкортларның көйләп-җырлап сөйләве перәме оета мине. Шул матур көйле тавышны тыңлап, күрәсең, озак утырганбыз, бервакытны ишек дөбердәп ачыла да минем хатын килеп керә. Керә-керешли үк кычкырып җибәрә Миңлеасия: —Тимерхан, син Әтнәгә эшләргә килдеңме? Әллә бәйрәм ясап, сыйланып утырыргамы? Бу юлы министр ханым көлеп җибәрде: —Ә бит дөрес әйткән Асия ханым! —Әлбәттә, дөрес. —Менә шуңа күрә мин сезне, Тимерхан Борһанович, киңәшкә чакырдым да инде. —Киңәшкәме, әллә йомыш кушаргамы9 Министр ханым ирен чите белән генә елмайды. —Кайсысы шәп? —Әлбәттә, эш эшләтү. —Алайса, тыңлагыз: сез инде байтак районнарны йөреп чыктыгыз. Арча районының Яңа Чүриле бистәсендә төзелеп бетмәгән интернат- йортны күргәнсездер? Ул бит картлар йорты булачак. Шуны төзетеп бетерергә кирәк. —Эшне нәрсәдән башларга? —Урман хуҗалыгы министры Гуляевтән агачтыр-фәләндер аласыз. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәген беләсезме? —Беләм. Гуляевка язу язып бирергә. —Әйе. Мөмкин кадәр җылы итеп языгыз. —Анысын да беләм. Мира Анатольевна. “Җылы сөяк сындырмый" диләр бит Тукай-Кырлайда музей салган чакта Гуляев белән берничә мәртәбә очрашырга туры килде —Йомырка тавыкны өйрәтми, дигәндәй, сезне өйрәтеп торасы юк. Кәгазьне бүген үк минем исемнән языгыз. Ул эш Гомәр Исмәгыйлович белән килешенгән. Борһанов язуны бер сәгать эчендә язып кертте Министр ханым язуны укып чыккач, Тимерханга сораулы караш ташлады: —Моны сез үзегез яздыгызмы, әллә урыслардан тикшертеп алдыгызмы9 —Үзем яздым Фәкать үзем генә —Урысчагыз сезнең шулкадәр төзекмени9 —Мин бит армиядә эш башкаручы булып эшләдем. Барлык боерыкларны үзем яза идем —Шулаймыни?!—дип гажәпләнде министр — Алайса, сез минем бәхеткә килгәнсез! Ләкин ана ай ярымнан сон тагын да ныграк гаҗәпләнергә туры килде: элекке ташландык вә җимерек йорт урынына кирпечтән салынган өр-яна бина балкып тора иде Арчада райбашкармада рәис булып эшләгән чакларыннан оста файдалана белде Тимерхан Үзе яшәгән заманнарда күргән иң яхшы балта осталары, столяр һәм электрикларны туплау хакында райком белән, райбашкарма белән килешеп, аларга өстәмә түләү һәм бүләкләр вәгъдә итеп, осталарны төзелешкә китереп кушты Арчалар белән шулай ук килешеп, әлеге осталарнын тамакларын туйдыруны оештырды, үзе көн саен диярлек алар янында булырга, эшнен барышын күзәтеп, унбиш көн саен түләү оештырып бару, бер сүз белән әйпсәндә, картларның, ялгыз калган карчыкларның соңгы елларын бәхетле итү өчен, ул жанын-тәнен аямыйча эшләде Бөкшәеп беткән картларның җыерчыклар тулы битендә зәгыйфь кенә елмаю күрү—анын өчен чиксез куаныч иде Менә шул мәшәкатьләр белән йөргән чагында, оештыру эшләре кулыннан килгәнне аңлау белән, аның күңелендә берсеннән-берсе матур уйлар кузгалды. Карале, баксан-күрсән, ул бит җәмгыятьнең ин дә кирәкле оешмасында эшли түгелме сон9 ! Шушы уй күңеленә килгәннән сон ул үзен бәхетле итеп сизде. Соңиаль-тәэминат эшенең чит илләрдә ничегрәк куелышы белән кызыксынды Ләкин ул хактагы китаплар аз, булса да безнең илдә кешеләр язмышын кайгырту иң югары дәрәҗәдә икәнлеген раслыйлар иде Бөек Октябрь революциясе булганнан соң Татарстанда кемнәр халык комиссары булып, тәэминат эшендә эшләгәнне беләсе килү, тәэминат министрлыгының узганы белән кызыксыну анын бөтен барлыгын биләп алды Ә көннәрдән бер көнне анын аңында министрлыкның музеен төзү уе кузгалды. Музей ул—үткәннәргә якты күз белән карах Музей—киләчәк көнебезнең өметләрен аклау өчен үткәннәрдән гыйбрәт алу Атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатов “Минем Дагстаным" дигән китабында әйткән “Әгәр син үткәннәргә пистолеттан атсан, киләчәгең сиңа туптан гөрселдәтер", —ди гән Бик тә гыйбрәтле сүзләр! Димәк, бүгенгсбсзнс, үткәнебезне намуслы рәвештә барлап чыгарга, киләчәгебезгә булган өмет чаткысын сүндермәскә кирәк Музей экспозициясез була алмый Шуңа күрә Татарстанда Социальтәэминат халык коммиссариаты кайчан төзелгәнне, аның беренче комиссарлары кемнәр булганны ачыклау Тимерхан Борһанов өчен төп мәсьәлә булып чыга бит әле Халык комиссариатының үзе эшләгән урында 1920 елны, ягъни Татарстан Автономияле Республикасы төзелгән елны ук булганын тапты .к, у., ■** з Тимерхан. Әмма анын беренче комиссарлары атылып яки Себер якларына сөргенгә җибәрелеп бетүен дә белде. Бу—анын өчен коточкыч хәл иде. Сугыш елларын узган, фронтовик булган кешегә моны белү ифрат нык тәэсир итте— йөрәгенә китереп сукты. Аңа унҗиде көн хастаханәдә дәваланып ятарга туры килде. “Бу җәрәхәт гомер буе минем күңелдән китмәс инде”,—дип фикер йөртте Тимерхан. Сталинда булган палачлык—милләтләрнең каймагын, иң зур зыялыларын юкка чыгару, үзенең тар маңгай сәясәтен үткәрү, янәшәсендә акыллы кешеләрне калдырмау нияте Тимерхан Борһановка барлык фажигасе белән ачылды. Өстәвенә атылган комиссарлар турында мәгълүмат юклыгы аны тирән кайгыга салды. Шуна күрәдер, бәлки, ул мәкер белән, явызлык белән эче тулган “даһи Сталинны” яклаучыларны күрәлмәс булды. Бу хәсрәт-үкенүләр анын җанын кайчанга тикле талар иде икән, бәлки, намуслы кешене мәгънәсез тормыш белән яшәгәне, Сталинга аягүрә басып кул чапканы өчен, караңгы гүргә дә тыгып куяр иде, шунын өстенә монсу көзнен иләмсез яңгырлары, ләпеккә батып, буксовать итеп яткан машиналары, узып барган тормышнын сагышлары анын үлемен бик тиз якынайтырлар иде, әмма тормыш гел бер төсле генә булып тормый икән ул, үлчәү тәлинкәсендә кайгы белән шатлык тигезләшәләр икән. Тимерхан Борһановка Казанның урта бер җирендә, һич тә көтмәгәндә, өч бүлмәле фатир биреп куйдылар. Шундук телефон да керттеләр. Кайгыларны күченү мәшәкате күмеп китте. “Минем унҗиде ел буена Казан каласына бәрәңге әзерләгәнемне, шәһәр халкын азык белән тәэмин иткәнемне онытмаганнар”,—дип уйлады Тимерхан. Минлеасия, әлбәттә, моңа сөенәчәк. “Болар барысы синең аркада бит, Тимерхан бәгырькәем”,— диячәк. Мактауга да, тузынуга да оста анын хәләле. Олы уллары Хафиз инде өйләнгән. Арчада чакта алар бергә яшәделәр. Хафиз аз сүзле, йомшак холыклы бала. Арчада ул ветеринария врачы булып эшли. Күчеп киткән чакта аны Тимерханнар торган йортта калдыру ярамас, яшь гаиләгә башка урынга күчү дөресрәк булыр. "Райбашкарма рәисе үзе яшәгән фатирны малаена калдырып китте”,— дип чүбек чәйнәүчеләр табылыр. Арчада да фатирга мохтаҗлар җитәрлек. “Ике күченү—бер януга тора”,—ди халык. Әгәр саный башласаң, әлеге күченү сигезенчеме, тугызынчымы инде! Дүрт мәртәбә янганнар булып чыга Тимерханнар. Әйе, алар күченеп беткәнче, Хафизга Арчада фатир биргәнне көткәнче айлар узып китте. Күченү мәшәкатьләре өстенә министрлыкта әледән-әле булып торган хәлләр гел дә теңкәгә тия иде. 4 азанның Кремль ишегалдына карап, үз кабинетында уйга чумып утыра иде Борһанов. Берьюлы өч яктан килеп төшкән бәхетне күпсенә күрмәсеннәр. Казан каласында ул фатирлы булды. Минлеа- сиясе гомер буе эшләгән эшенә—Казанның бер хастаханәсенә эшкә урнашты. Шәфкать туташы булып эшли. Сәламәтлеге аллага шөкер! Өченче бәхете—министр ханым анын үзенә һәм бүлегенә кабинетлар эшләтте. Бү якты тәрәзә Кремль ишегалдына карый. Биредәге пөхтәлек сокланып кына торырлык. Әгәр Казанның барлык урамнары да. Кремль ишегалды кебек чиста-пөхтә булса, нәрсә әйтер идең кана, юк шул, Казанны чиста итеп, гөл бакчасы кебек итеп тотар өчен, урам себерүчеләрне алмаштырып бетерергә кирәк. Тоташ яшьләрне куярга иде урам җыештыручыларга! "Сиңа без фатир бирдек, рәхим итеп, үзеңә йөкләнгән эшне намус белән үтә!”—дип әйтергә булыр иде. К Шулай урамга карап, үз уйларына чумып утырганда, ишектән, шакымыйнитми, таза гәүдәле, йолкыш киемле бер адәм килеп керде. Исәнләшеп-нитеп тә тормастан: —Мин Ростов-Доннан килдем. Ырымбурдан Сталинградка. Анда сугышкан идем. Акчам юк, акча бирегез мина,—диде урысчалатып. Тимерхан анын чүбекләре бүселеп чыккан бүрегенә, хатын- кызныкымы, ир-атныкымы икәнен аерып булмый торган пәлтә кисәгенә сәерсенеп карап торганнан сон: —Бездә андый акча юк бит. Ростов-Доннан килсәң дә,—диде Таза гәүдәле урыс, сакал-мыек баскан битен көрәк чаклы дәү пычрак кулы белән сыпырып алды да, ләм-мим дәшмәстән, борылып чыгып китте. Ул да түгел, ачыргаланып кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Тимерхан: “Тагын нәрсә бар икән",—дип, коридорга чыкса, министр кабинетының ишеге ачык, тавыш шул яктан килә Тимерхан ашыгып шунда атылды. Керсә, әле генә анардан чыгып киткән урыс, кулларын жәеп, аякларын аерып идәндә ята. Анын янына бер хезмәткәр баскан, өч-дүрт хатын-кыз җыелган, аптырашып карап торалар. Мира Анатольевна да шунда, йөзе агарган, чыраенда курку, ул әкрен генә тавыш белән әлеге йолкыш адәмне торырга кыстый, ә тегесе нәрсәдер әйтеп, мыгырдана иде Тимерхан бу бүлмәдә бердәнбер ир кеше, идәндә яткан адәм өстенә иелде. —Сезгә ни житми9 Нәрсәгә кыланасыз9 Хәзер үк торыгыз’—дип усал тавыш белән дәште. —Акча бирмәсәгез, бер кая да китмим, шушында ятам,—диде әлеге сәер адәм. —Яхшы. Хәзер мин милиция чакыртам. Ята бирегез, алайса,—диде Тимерхан. Егылган адәм, терсәкләренә таянып, аягына басты, ниндидер ямьсез сүзләр әйтә-әйтә, чыгу юлына таба китте Тагын бер сәгатьтән шул ук урыс янә дә министрлыкка килеп керде, бүлмә саен акча теләнеп йөрде, Мира Анатольевна аны кызганып, ун сумлыгын чыгарып биргәч кенә юк булды. Ә кичкә таба, эш урыннарыннан тарала башлагач, министрлыкта эшләүче бер ханымнын пальтосы югалганлыгы мәгълүм булды Дөнья бетереп эзләсәләр дә, пальто табылмады Аны кат-кат кереп акча теләнеп йөргән урыска сылтадылар —Әй, куллары корышкыры!—дип каргады аны пальтосын югалткан ханым. Тимерхан да, башкалар да аны юаттылар 4 —Кайгырма, без сиңа акча салышып, пальтоның янасын алып бирербез,—диделәр. Мондый хәлләр сирәк булса да, кабатланып тора, .шар Тимерханны, музей төзү кебек, күңеленә кереп урнашкан хыяллардан аералар иде Беркөнне Хикмәт Шәйдуллин дигән адәм министрлыкка ау мылтыгы күтәреп килеп керде. —Сез кайсы юлдан йөрисез, Борһанов9 Миңа шуны әйтеп бирегез әле,— диде. Борһанов урыныннан торды, йөзендә бернинди дә каушау юк иде. кергән кешегә чатнатып әйтте: —Мин—фронтовик, кырык үлемне узып чыккан кеше Мине шантажмантаж белән куркытырга маташмагыз Беренчедән, сезнең ул мылтыгыгыз атмый, озак ятып күгәргән, икенчедән, сезнең патроныгыз юк. Өченчедән, сез— фронтовик түгел, күпме генә янасагыз да мин сезнең пенсиягезне арттыра алмыйм... Шәйдуллин сугыш елларында колхоз рәисе булып, бронь белән калган тыл күсесе иде. Аның бер мәртәбә өстәмә пенсия даулап кергәнен Борһанов белә, җайлы гына сөйләшеп, аңа фронтовикларга бирелә торган өстенлекләрнең тиеш түгеллеген аңлатып чыгарган иде инде. Бу юлы менә мылтык күтәреп кергән. Маңгай астыннан сөзеп карап, Тимерханны сынап маташа, имеш... —Син миңа тишәрдәй булып карап торма, мин синең әбиеңне үтермәдем, милиция чакыртканчы чыгып кит моннан!—диде Тимерхан — Синең белән кешечә сөйләшәләр икән, акылына кил... Шәйдуллин җилкәсенә аскан мылтыгын сала башлады. Хәрәкәтләре салмак, үз-үзенә ышанучан иде. Телефонга тотынсаң, аның тагын берәр төрле этлек эшләве мөмкин иде. Тимерхан, йә ат инде алайса, дигән кебек, тураебрак басты, күңеленнән шомлы уй узды: “Әгәр аның мылтыгы корулы булса? Әгәр ул акылыннан ычкынып барса?” Ләкин барыбер курыкканны күрсәтергә ярамый иде. Ул чагында каршы як кыюланачак. Кем белә, атып жибәрүе дә мөмкин. Шәйдуллин мылтыгын җилкәсеннән озаклап салды. Бәлки, ул кадәр озак та булмагандыр, курыкканга куш, койрыгы белән биш, дигәндәй, каршы яклар бер-берсен сыныйлар иде. —Йә, ат!—диде Тимерхан, сабырлыгын җуймыйча. Шәйдуллин мылтыкны иңбашына терәде, Тимерхан күзләрен йомды һәм., мылтык шартлаганга сискәнеп, күзен ачты. Юк, мылтык атылмаган, Шәйдуллин аны идәнгә дөбердәтеп ташлаган икән. Ул инде ишеккә таба ашыгып атлый иде. Тимерханның кинәт ачуы чыкты. Ул тавышына борыч өстәп: —Әй, Шәйдуллин!—дип кычкырды. Тегесе, сискәнеп, артына борылды, аның чырае качкан, бите кәфен кебек агарган иде. Тимерхан әкрен, әмма дәһшәтле итеп: —Ал бу чүбеңне! Юкса, эшең хөрти булачак,—диде. 5 әзер Тимерхан гаиләсе белән Казанда яши. Яңа урында мәшәкать никадәр күп, эше никадәр тыгыз булмасын, шәһәр шәһәр инде ул— шимбә, якшәмбе көннәрендә син үз иркендә. Район үзәгендә чакта ал да, ял да юк иде бит. Җәй көннәрендә син инде иртәнге дүрттән аяк өстендә, кышын да бик иркенәеп булмый, тәҗрибә уртаклашу, семинарлар үткәрү, язгы чәчүгә әзерләнү кебек эшләрне обком сиңа тагып кына тора. Шуларны көн саен диярлек барлый, кисәтү ясый. Апрель җиттеме, Тукай көннәренә әзерлек башлана. Түгәрәк датасы булмаган елны да Казаннан, автобуска төялеп, егерме биш-утыз кеше кайтып төшә. Аларны ипи-тоз белән, Казан юлына чыгып каршы аласы, Арча бистәсендә бер митинг, Тукай-Кырлайда икенче митинг үткәрәсе була. Аның белән генә эш бетми Тукайга, шигырь бәйрәменә багышланган әдәби кичә үткәрәсең колхоз клубында, һәвәскәрләрне әзерлисең, кунакларның тамагын туйдырасың, күңелләре булды микән дип борчыласың! Түгәрәк даталарны инде әйткән дә юк. Анда инде йокы кача. Тукайның туксан еллыгында, йөз еллыгында Кырлай музеен өлгертү, бөтен илдән җыелган кунакларны каршылау, аларга урман аланында 150200 кешелек табын әзерләү, яңгыр-мазар булса дип, табынны бөркәп куюлар. И-и-и. әйтерен бармы дигәндәй, кунаклары нинди бит әле анын1 Дөньяга атаклы шагыйрьләр Украинадан, Урта Азиядән, Финляндиядән, Беларусьтан... Ничек өлгергән дә, ничек “партачить” ителмәгән... Казандагы тормыш... җәннәт биг ул. Башында мең төрле уй булсын— барыбер җәннәт. Әкренләп ул үзенең якташларын да, сугыш вакытларында бергә Х булган дусларын да таба башлады. Алар үзләре дә Тимерханнарның Казанга күчкәнен ишетеп, эзләп киләләр Шундый очрашуларда яшьлек еллары, бергә үткәргән көннәр искә алына, үзәкләрне өзеп, ваемсыз чаклар искә төшә. Күрәсен, гомернен истәлекләр дөньясында яши торган заманнары җитәдер инде... Фатих Әмирхан кайсыдыр бер пьесасында. Гайнетдин—кырык яшендәге авыл карты”,—дип язган иде бугай. Кешеләр революция давыллары чыкканчы иртә картайганнар, ахрысы. Куз тимәсен, Тимерхан кырык яшьләрендә менә дигән егет иде әле. Ә менә алтмыш белән барганда, алай бик кукыраеп булмый шул Күргән-белгәннәр гел мактап торалар үзен. Син, Тимерхан, бер дә картаймыйсың, консервыланган күк, диләр Андый чакта Тимерхан дәшми, ирен кырые белән елмаеп кына куя Шулай бер очрашуда Вәрәшбаш авылының Тимерхан белән бергә укыган Әхмәтгариф дигән кеше Борһанов белән килеп күреште —Саулыкмы, Тимерхан авылдаш? Сине очратуыбыз әйбәт булды әле. Мин сине күптән күрмәкче идем. Казанга күчкәнеңне дә. Тәэминат министрлыгында эшләгәнеңне дә ишеткәнием. Менә моны кем дип белергә телисеңдер? Бу чибәр ханым—минем хатыным була. Мәрзия исемле. Кстати, башкортлар көлеп сөйли бездән Татарлар үзләренең хатыннарын иптәш дип таныштыралар, ә без, башкортлар хатыныбызны б и с ә к ә й дибез”. Менә мин дә Мәрзияне сиңа хатыным дип таныштырам Мәрзия—Сарман кызы. Син. бәлки, оныткансыңдыр да инде, сугыш башланган елларны син колхозда хисапчы булып эшли идең, гармунда кичләрен “Сарман” көен өздереп уйный идеи Хәзер дә тотасыңмы соң гармунны, әллә ташладыңмы инде'’ —Гармун белән утырырга вакыт юк бит,—диде Тимерхан. —Дөрес сөйлисең, авылдаш. Безнең белән яшьти булсаң да, җаваплы эшләрнең барысы синең өстә иде. Сугыш башланганда, без уналтыны тутырып кына киләдерик әле Кырык икенче елның җәендә ФЗОга малайлар җибәрергә нәрәт килгәч, әти-әнисс тигез, үзләре генә дә яши алырлык дип, мине фабриказавод өйрәнчекләре мәктәбенә яздырганыен Каршы килеп булмый, сугыш вакыты, закуннар каты Хәрби заводка эләктем, сугышка җибәрмәделәр, бронь белән калдырдылар. Баштарак сиңа рәнҗеп тә йөргәнием, соңыннан, Мәрзиягә өйләнгәч, тынычландым Ул аңлатты, минем егетләрем сугышта үлеп беттеләр, син минем бәхеттән исән калгансың, ди. Фашистларны кыра алмадым дип үкенеп яшәмә, син ясаган кораллар байтак гитлерчының башына җиткәндер, ди. Менә шушы акыллы хатын белән матур гына яшәп ятабыз Чын тиле үзен, урта тиле хатынын мактар",—ди халык. Әммәдәгсн мин хатынымны мактыйм. Ник дибәитеп әйткәндә, ул мина биш бала табып бирде Мин тоташ эштә булдым, балаларыбызны ул тәрбияләп үстерде Барысы да инде башлы-күзле булдылар, аерым яшиләр —Барысы да Казандамы0 —Юк. төрле калаларда. —Алай икән, —диде Тимерхан, тагын ни дип әйтергә белмичә Аны сүзсез калудан Әхмәтгариф коткарды —Әлеге дә баягы, Рамазан таягы, дигәндәй, бер сүзне кабатлыйм, мин сиңа, авылдаш, баштарак үпкәләп, рәнҗеп йөрдем /Чннары өйләнеп, хатыным Мәрзиядән дә уңгач, тормышларым да рәтләнеп, уз җаена ага башлагач, бигрәк тә балаларыбыз аерылып чыгып. Мәрзия белән икәудән- икәү генә торып калгач, сезне, Асия белән сине сагына башладым. Мин моны сина сабакташым дип, якын дустым итеп сөйлим Безгә кунакка килегез. Алланып биргәненә шөкер әйбәт яшибез. —Адресыгыз’—диде төгәллек яратучы Тимерхан Тимерханның күзен маңгаена менгерерлек итеп Әхмәтгариф туш кесәсеннән визит карточкасы чыгарып бирде Тимерхан аны кулына алды, күзлек киеп укыды, анда Әхмәтгарифнын торган жире дә, телефоны да, кайсы заводта мастер булып эшләве дә аермачык язылган иде. —У-у, эшләр зурдан киткән икән синен!—диде Тимерхан, авылдашының өс-башын кабат күздән үткәреп.—Затлы бүрекләр дә, затлы пальтолар да киеп җибәргәнсең. Мәрзия ханымны да чук кебек киендергәнсең. Котлыйм, авылдаш! Әхмәтгарифның үзенә игътибар иткәнгә кәефе килде. —А какже! Дөньяда бер генә яшибез бит,—диде. Әхмәтгариф белән, анын хатыны белән урамда очрашу бәрәкәтле булып чыкты. Тимерханның исеме Казанда яшәүче авылдашлары белән көн саен диярлек очрашуга китерде. Йә алар урамда—ул һава сулап йөргән чакка туры киләләр, йә—һич югы—өйгә килеп керәләр. Шундый очраучыларның берсеннән сораган иде Тимерхан, тиледән туры хәбәр дигәндәй, әйтте дә бирде. —Сезне авылдашыгыз, сабакташыгыз очраткан икән, аты коргыры— исемен онытып җибәрдем әле, шул сөйләп торды. Тимерханны күрдем, ди, ул галәмәт урында эшли, министр хәтле министрның урынбасары икән, ди, әммәдәген бер тамчы да эрәймәгән, гап-гади булып калган, ди, үзе и матур киенгән, үзе и матур итеп, кояшлар кебек балкып сөйләшә, бер елмаеп җибәрсә, авызын җыя алмый аптырап бетә, ди. Боларны Тимерханның сыйныфташы Нурлыхәят сөйләде. Хатынкызның, бер сөйли башласа, туктый алмый торган гадәте бар: әллә кайчан, моннан илле еллар элек булган истәлекләрне яңартып, Тимерханны йәнә дә тарих дөньясына, сагышлар дөньясына кайтарды. —И Тимерхан жаныкаем, хәтереңдә микән, син колхозда хисапчы булып эшли йен, без, алты кыз, сугыш афәте чыккан елны Вәрәшбашта бригадирлар булып эшлидериек. Урып-җыю вакыты, ягъни урак өстенен иң кызу чагы, эшләүчеләр җитешми, атларны сугышка алып бетерделәр, ин яхшы, иң күп тарта ала торганнарын. Комбайннар суктырган икмәкне басу читләренә—алдан чистартып куйган урыннарга бушаттырабыз. Көннекен көнгә ындыр табагына кайтарып өлгереп булмый. Кичләрен эшләнгән эш турында сина мәгълүмат бирәбез. Персидәтелдән иртәгәгә эшкә нәрәт алабыз да, өс-башны алмашып, клубка чыгабыз. Ни дисәк дә, без унҗңде-унсигез яшьлек кызлар бит. Шулай бер көнне барыбыз бергә идарәгә мәгълүмат бирергә килдек. И Тимерхан, и җаныем, боларнын күңелләре күтәрелеп китсен, дигәнсеңдер инде, бик якты чырай белән каршыладың безне. Ул да түгел, өстәл тактасына папкадан бер кәгазь чыгарып салдың. “Кызлар, менә бу документка кул куегыз әле”,—диден. “Без бик ашыгабыз, нәрәт алырга керәсе бар, укып торырга вакыт юк безнең”. Син әйттең, суктырып алган ашлык турында төзелгән акт ул, дидең. Алтыбыз да кул куеп, персңдәтел янына нәрәт алырга кереп киттек. Берничә минуттан, Тимерхан җаныем, син дә идарә бүлмәсенә килеп кердең. Персңдәтел нәрәт биреп бетергәч, син папкадан баягы кәгазьне чыгардың. Бу юлы инде синең чыраең якты түгел иде. Бик җитди, бик караңгы чырай белән, аяк өсте басып, син кәгазьне укый башладын. Бүлмә эче тып-тын булды. Без, сүзсез генә, бер-беребезгә карашып алдык. Кәгазьдә мондый сүзләр бар иде: “Без “Динамо” колхозының алты бригадиры (фамилияләребезне санап чыктың), сугып алган ашлыкны, көннекен көнгә ындыр табагына кайтарып аударырга тиеш булсак та, басуларда калдырабыз. Хәтта ки каравылчы да куймыйбыз. Бу сон урлашуга юл кую түгелме? Гаебебезне таныйк. Жәза бирүне үтенеп, имзаларыбыз...” Син, абзыкаем, күзеңне дә йоммыйча, юри басым ясап, безнең исемфамилияләрне кабатлап чыктың. Без көләргә дә, җыларга да белмәдек. Бу әкәмәт кәгазь шаяртып язылган булса да, хак сүз әйтелгән, бу сүзләр бригадирлардан бигрәк, персидәтелгә кагыла иде. —Ярар,—диде чырае качкан Низамов.—Тимерханны беләм мин Шаярткан булып, йөрәккә пычак кадый ул. Ә сез, бригадирлар, моны мина иртәгесен үк әйтергә тиеш идегез. Хәзер менә кайсы басүга ашлык бушатылган, барыгыз бергә каравылга барасыз, таң атканчы .монын тиешле чарасын күрү әмәлен уйлап табыгыз. Без сине, Тимерхан, тукмап ташларга әзер идек. Беренчедән, бригадир кызлар, кичке уенга чыгудан мәхрүм калдык, төн йокламый, басүдагы икмәкне сакларга мәҗбүр булдык, икенчедән, яшьлекнең канаты булган гармунчыдан колак кактык. Безнен урынга башка кызлар синен уйнавыңны тыңлагандыр инде. 6 орһанов авылдашлары белән очрашканнан сон уйга калды. Авылдашлары аның үсмер егет чактагы хикмәтләрен онытмыйча, күңелләрендә саклыйлар икән, димәк, үткәннәрне онытырга ярамый. Ул яна баштан авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның сү зләрен исенә төшерде “Үткәннәргә син пистолеттан атсаң, киләчәк сиңа туптан гөрсслдәтер" Әлеге сүзләрнең тирән мәгънәсенә ул менә хәзер төшенгәндәй булды "Музейны булдырырга кирәк. Халык үзенә, картлыгына нинди оешмалар ярдәм иткәнне белсен. Тәэминат министрлыгының тарихын күптән инде халыкка җиткерергә кирәк иде. Ләкин чын дөреслекне “да)ш юлбашчы" заманында халыктан яшереп килгәннәр Чөнки министрлар “халык комиссарлары” дип аталган дәвердә аларны юк итә барганнар”,—дип фикер йөртте Борһанов. Нурлыхәят Закирова белән очрашу, үсмер егет уйлап тапкан хикмәтләрне анын күпме еллар ихтирам белән күнслендә саклавы Тимерханны Тәэминат министрлыгының музеен булдырырга кирәк, һичшиксез, кирәк, дигән уйга китерде. Нурлыхәят сөйләгәннәр анын өчен ифрат дәрәҗәдә кадерле иде Ул аның фронтта зур батырлыклар эшләвен белә иде. Хатын-кыз башы белән ут эченә барып керү, сугыштан күкрәгенә ордсн-медальләр тагып кайту, “Батырлык өчен" медаленең генә дә икәү булуы, Тимерханга карата ничәмә-ничә еллар ихтирам белән каравы күп нәрсә турында сөйли иде. Беркөнне ул эштән бик якты йөз белән кайтып керде Анын арып- талыл кайтуына инде күнегеп беткән Минлеасия: —Нәрсә әле син айның ундүртенче кичәсе кебек балкыйсың9 Әллә орден бирделәрме үзеңә9—диде. Йөзендәге якты чырайны бер генә мизгелгә дә югалтмаган хәлдә, ул ашыкмый гына өстен чишенеп, пальтосын чөйгә элде, йомшак башмакларын аягына элеп алгач, хатынын залдагы өстәл янына—каршысына утыртты да сөйли башлады —Бүген мине министр үз кабинетына чакырып алды. Министрлыкка ремонт ясаткан өчен лә, Яңа Чүрилсдә картлар йорт-интернат төзеткән өчен дә рәхмәт әйтте —Рәхмәтне телдән генә әйттеме, әллә приказ язып, благодарность белдердеме’—дип ашыгып сорады һәр нәрсәнен ачык булуын яратучы Минлеасия. —Рәхмәтне телдән әйттеләр ни. язмача белдерделәр ни—барыбер түгелмени9 —Слушай. Борһанов!—дип урыс сүзе кыстырды Минлеасия Моны ул кәефе китә башлаган чакларда сирәк кенә әйтә иде — Слушай. Борһанов. барыбер түгел Мина, шәфкать туташының эшен җиренә җиткереп башкарганым өчен, көн саен ун авыру рәхмәт әйтә, мин аны үзем генә ишетәм. Баш врач бер мәртәбә мина, приказ язып, благодарность белдергән иде, мин шундук халык теленә могшем. Б —Ярар, синеңчә булсын, иртәгә приказ язар,—диде Тимерхан.— Минем шатланганым ул түгел. Безнең министр, Мира Анатольевна бик тә зыялы кеше. Кемнең нинди эшкә сәләтле икәнен ул бик тиз күреп ала Мине бит ул башта пенсия эшләрен алып бар^-чы урынбасар итеп куйган иде. Менә бүген әйтә, сез, Тимерхан Борһанович, ди, хуҗалык кешесе, сезне пенсия эшләрендә тоту гөнаһ, сез оештыручы, сезгә колач җәеп эшли торган эш килешә. Менә безнең Петрашень интернатларны җитәкли Ул—яшь ягыннан да өлкән, җитмәсә— сугыш инвалиды Әйдәгез, сезнен урыннарны алмаштырыйк Интернатлар белән сез әйбәтрәк эшләрсез кебек тоела миңа. Сез командировкаларга йөрүдән дә җиксенмисез бугай. —Ә син нәрсә дидең? —Бу хакта Петрашеньның үзе белән сөйләшергә кирәк, ул риза микән әле, дидем. “Петрашень белән сөйләштем мин, ул биш куллап риза, командировкаларга бер дә чыгасы килми аның”,—ди. Министр ханым шулай дигәч, мин шатланып риза булдым. Беләсеңме, әнисе, мин моны үзем өчен перспективалы эш дат саныйм. Минем әле сиңа әйткәнем юк иде, мин, әнисе, Социаль-тәэминат министрлыгының музеен төзергә хыялланып йөрим. —Бушкамы? —Әлбәттә. —Ни чыкмаса, шул Борһановлардан чыгар. Алтмышынчы яшеңә таба барасын бит инде... —Пенсиягә чыккач, әнисе, сон була. Син бит җыр яратасын. Халыкта шундый жыр бар: Урманнарга керсәң, сызгырып кер, Сискәнмәгән кошлар калмасын. Дөньяларда шундый итеп яшә. Сокланмаган дуслар калмасын! Беләсеңме бу жырны? —Белсәм, ни була? —Миннән башка кеше булдыра алмый ул эшне! Чөнки ул эшнең кирәклегенә мин беренче булып төшендем. —Ярар, үзенә кара, сине бит уйлаган эшеңнән кире кайтару кыен,— диде Миңлеасия. —Менә рәхмәт, мин башта ук уйлаган идем, минем чибәркәем аңламый калмас әле мине, дип. Тәки шулай булып чыкты. Кил, үбим бер үзеңне. —Кит әле, жүләрләнмә. Картаеп беткәч, юкмы тагын9 ! Тимерхан кеткелдәп көлде дә портфеленнән бер шешә “ак башлыны” чыгарды. —Менә бүген министрлыкның музее төзелә башлаган көн дат исәплә. Синең ризалык кирәк иде мина, Миңлеасия. Әйдә, табыныңны әзерлә Бәйрәм итик шул шәрәфкә. *** ш таныш, Тимерханның беренче генә бина төзүе түгел. Законнар өйрәнеп баш ватасы юк. Көчеңне генә кызганма. Ул хәзер турыдантуры районнардагы картлар йорты, гарип балалар интернатлары белән мәшгуль булды. Биналарны ремонтлыйсы, җиһазлар белән тәэмин итәсе, киемнәр һәм азык-төлек кайтарасы—кыскасы, эш муеннан булып чыкты. Эш сәгате иртәнге тугызда башланса да, Тимерхан җидедә үк инде эш урынында. Интернат директорлары, интернатлары булган районнарның җитәкчеләре белән телефоннан сөйләшеп өлгерә, иртәнге сәгатьләрдә. Э бигрәк тә тугызга кадәр, элемтә каналлары буш була. Тимерхан тәэминат оешмасын анда эшли башлаганчы ук белә иде. Кайбер район җитәкчеләре райсобес хезмәткәрләрен хөрәсән ялкаулары дип атыйлар, кукуруз басуыннан чүп утатып, яфрак азык әзерләтеп, бәрәңге алдырып теңкәләренә тияләр—колхозларга “шефлык” итүдән бушатмыйлар иде Ин түбән хезмәт хакы аларда, кием алырга рәтләре юк, ә яшәргә кирәк. Колхозга бармас җиреннән барасын. Ичмасам, анда тамагын тук. Монысы— гади хезмәткәрләр хәле. Бүлек мөдирләре итеп югары юридик белемле кадрларны куярга кирәк. Районнар белән элемтә урнаштыргач, күрә, гадәти урта белеме дә таманча гына булган адәмнәр эшләп йөри, аларны колхозларда даими вәкил итеп тоталар Шушындый башбаштаклык булганда, ничек инде социаль-тәэминат җәмгыятьне кайгырта алсын' Ин начары—теләнеп йөрү. Казаннын бер предприятиесенә шулай “теләнеп” барып чыгарга туры килде Тимерханга. Предприятие җитәкчесеннән, пеләше исәбенә мангае зур күренгән, шома тулы битле кешедән, ремонтка шифер сорагач, ул әйтте: —Сез ни бирәсез соң?—диде —Мин бит сатып бирә алмыйм, баш на баш. Кыяфәте бик җитди икәнен, калын сары мыегынын селкенмәвен дә күреп торган Борһанов аңлатырга тотынды: —Туганкаем, бу шундый оешма, анын алмашып бирерлек әиберсе юк. Без йә сатып алабыз, йә, өлкәннәрне кызганып, сугыш ветераннарын кызганып, безгә бушлай бирәләр —Юк, кызганып та бирә алмыйбыз,—диде Шома бит. Ул ризасызлыгын тышка чыгармый булдыра алмады —Хәзер теләнеп, кул сузып килүченең исәбс-хисабе юк. Сез бит, тузга язмаган оешма, мин сезне ишетәсем дә килми,—дип ычкындырып ташлады Тимерхан да төшеп калганнардан түгел, җавап эзләп кесәгә кереп тормады: —Мин сезне аңладым, әфәндем, Социаль-тәэминат министрлыгына алай әйтергә ярамый. Сез хәзергә яшь тә, көчегез дә ташып тора, килер бер көн, сез шәлберәйгән бер карт булырсыз, бу тәкәбберлегегез сезне кәкре каенга илтеп терәтер, менә шунда сез безнен оешманы искә төшерерсез!—дип чыгып китте. Тимерханга булышырга теләүчеләр дә шактый. Шулай бер вакыт ул Госснаб башлыгының беренче урынбасары Сөләйманов янына зур күләмдәге акча тора торган электр товарлары җибәрүне сорап килә Бу планда каралмаган. Сөләйманов башын кашып, бераз уйланып торганнан соң, әйтә: —Тимерхан Борһанович, син бик мескен оешмада эшлисен Сина товар җибәрсәң, ул планда каралмаган. Җибәрмәсен—сиңа ул товарларны берәү дә бирмәячәк... Ул Тимерханның үтенеч кәгазенә "Прошу рассмотреть. Сулейманов" дип резолюция яза да бүлек мөдиренә бирергә куша. —Бу сүзләр миңа таныш, Мидхәт Мөхәммәтович,—ди Тимерхан, кәгазьне урынбасарга кире биреп.—Мина бер нәрсә дә бирмәячәкләр Сез менә бу "рассмотреть" дигән сүздән соң өч өндәү билгесе куегыз Сөләйманов көлемсерәп, баш чайкап тора. Шулай да өндәү билгеләрен куя. , _ Электр товарларын тоткарлыксыз җибәрәләр. Менә бит ул өндәү билгеләренең нинди тылсымлы көче бар Ләкин бит әле шуны белергә дә кирәк. Тимерхан—тынгысыз кеше Ул өзлексез эзләнә. Төрле өлкәләргә барып чыга, китаплар укый, яңалыклар белән таныша. Ана Иркугскида (безнеңчә әйткәндә—Өркет каласында) предприятиеләр исәбенә төзелгән әлләни хәтле картлар йорты барлыгы билгеле була. Мира Анатольевна имзасы белән Татарстан Министрлар Советына хат яза. Моның белән генә чикләнеп калмый, телефоннан үзенең күргәннәрен-белгәннәрен өлкә комитетының бүлек мөдире урынбасарына сөйли. Ә урынбасар Тимерханны тыңлар-тынламас кына тора да: “Юкны бушка әйләндереп, баш катырмагыз. иптәш Борһанов, алдан ук белеп торыгыз, без төземәбез аларны!”— дип кырт кисә Тимерханның төшеп калганнардан түгел икәнен бер әйткән идем инде. Бу юлы да ул жавапны тиз таба: —Мин сезгә сопиаль-тәэминат турындагы карарларның башка өлкәләрдә ничек үтәлүен үзем күргәннәрдән чыгып сөйләдем, ә сезнен тыңларга да түземлегегез җитмәде, хушыгыз,—дат трубканы куя. "Әйтсән сүз, төртсәң күз чыга”,— ди халык. Казанның Ленин районындагы административ бинасы каршында тугыз катлы йорт төзелеп бетеп килә. Аны РСФСР Министрлар Советы биргән акчага Татарстан Социаль-тәэминат министрлыгы салдыра. Хакимият хуҗаларының, бу бина берәүгә дә кирәк түгел, дип еллар буе проект документларына кул куймыйча, министрлык хезмәткәрләрен интектерүләрен әйтеп тә торасы юк, бина салынып беткәнче урынбасарларның сәламәтлекләре какшап, алар хәлдән таеп беткәннәр иде инде, ул да түгел, бина салынып бетәр алдыннан яна министр Лоцмановага район җитәкчеләренең берсе килә. —Сез райбашкарма бинасы каршында йорт салдырасыз икән. Мин сезне, Галина Павловна, алдан ук кисәтеп куярга тиешмен. Йортнын фасадын һәм машиналар кую өчен билгеләнгән мәйданын икенче якка ясатыгыз. Чөнки министрлыкка килүче карт-корыны, култык таягына таянган гәрипләрне карап торуы безгә күңелле булмаячак. Моннан да ньпрак вөҗдансызлыкнын, инвалидларга карата ихтирамсызлыкнын булуы мөмкинме? Министр Лоцманова, завод эшчесеннән күтәрелгән. Бары тик үз хезмәте белән генә көн күреп яшәгән кеше, битен каплап, кабинеттан чыгып китә. Аллага шөкер, районның яңа җитәкчеләре ярдәмсез калган “карткарчыкнын” хәлен яхшы аңлыйлар, социаль-тәэминат министрлыгының дә хәленә керәләр. Министрлыкка йомыш белән килүчеләр күп. Карт-корылар гына тү^ел, тап-таза, япь-яшь кешеләр дә анын юлын беләләр. Министрлыкта кабул итү көннәре һәм сәгатьләре күрсәтелми. Кабул итү көннәр буе бара. Чөнки өлкән яшьтәге кешегә, сугыш һәм хезмәт инвалидына, минем кабул итү көнем түгел яки, эш сәгатем бетте, дип әйтү гөнаһ булыр төсле тоела. Төрле кеше килә. Акыл-зиһеннәре сау-сәламәтләре белән бергә, авырулар да кергәли. Шундыйлардан берсе көн саен кереп чыга, акча сорый, бәйләнә. —Мин синен кайсы юлдан йөргәнеңне беләм. Бүген өеңә кайтып керергә өметләнмә, ди. Тимерхан сабыр. Ул йомшак кына итеп әйтә: —Мин беләм, сез биш мең тәңкә акча өчен намусыгызга тап төшерә торган кеше түгел. —Ярый, алаеч, бүгенгә калып тор, исән-сау бул,—дип чыгып китә теге бәндә. Хикмәти хода—дөньяның кеме генә юк. Берәүләр, мин космонавт булган чакта, дип әкият сөйли. Икенчеләре, мин фронтта командующий идем, дип министрлык коридоры буйлап, команда бирә-бирә марш атлап йөри. Тимерхан аларны сүзсез генә тыңлый, алар анын ышануына ышанып, бераздан үзләре чыгып китәләр. Чыкмый торганнары да була. Казанның кайсыдыр районнан таза гәүдәле бер егет килә. Диңгезчеләр киеме кигән. Тимерхан утыра торган кабинетка килеп керә. Ул фронтта чыннан да булган—моряк чактагы фотосын күрсәтте. Анын килүе алты тулгач, кешеләр дәррәү эштән китеп барган чакка туры килә. Башта ул сүзсез утыра, аннары акча сорый, куркыта, яный башлый. Тимерхан ана берничә мәртәбә үз акчасын да бирде Моряк һаман килүдән туктамый Бу хәлне Тимерхан, якын итеп, Петрашеньга сөйләде. Петрашеньнын тәэминат оешмасында эшләгәндә төрлесен күргәне бар. Борһановка ул үзе белән булган хәлне сөйләде —Шулай бер заман, Жинү бәйрәме алдыннан, орден-медальләрне тагып собеска килдем дә, кабинетта уйланып утырам. Бер кеше ау мылтыгы тотып, шашынып килеп керде. Минем күкрәк тулы орден-медальләремне күргәч, каты итеп бер сүгенде —Мин син кабахәтне атып үтерермен дип кергәнием. ярый инде бәхетен, фронтовик икәнсен, киттем, ананнын кабер такталарын'—дип сүгенеп чыгып та китте —Син. Тимерхан, бик йомшак холыклы кеше Сина кереп, акча талап йөргән егет, акылы алышынган дигәч тә, бигүк жүләр түгел, гел куркыту ягына эшли, синен награда колодкаларын шактый, шуларны тагып йөр. Колодкаларга сәламәт акыллы кешеләр генә түгел, психик авыруларның да күзе бик тиз төшә.. Тимерхан министрлыкка орден-медаль колодкаларын тагып килде, теге моряк та кичке алтыдан сон килеп җитте. Күзен шарландырып колодкаларга төбәлеп торгач, бер сүз дә дәшмичә чыгып китте Бүтән вакытта анын беркайчан да күренгәне булмады. 7 имерхан Борһанов районнарга чыгуны мөһим эше дип саный иде Бу, бер яктан, күңелендә сер итеп тоткан музей төзү өчен экспозиция материалларын өйрәнү һәм туплауга мөмкинлек ачса, икенчедән, картлар йорты төзүгә җирлек тудыра иде Районнар, башлап йөрүче, проектларын әзерләүче булгач, бу эшкә җиң сызганып керештеләр. Актанышта, яна типтагы проект белән, берике ел эчендә колхоз ветераннары өчен илле кешелек йорт әзерләнеп бетү анын жанына сөенеч алып килде. Берничә районга ул үзе эзләп тапкан проектларны җибәрде Яшел Үзән каласында, урман буенда, интернат-йорт төзелеп, анда өч йөздән артык картлар, карчыклар урнаштырылды Болар үзләре генә дә Тимерхан Борһановнын йөзенә кызыллык китермәслек эшләр иде. Әмма анын башкарасы бик зур эше бар—ул эш министрлыкның музеен төзү иде Гомернен узуына исләрең китәрлек! Әле кайчан гына Мәскәүгә барып, расланып йөргән иде, әле кайчан гына ремонт эшләре белән шөгыльләнгән иде, районнарда төзеләчәк картлар йортларына проектлар эзләп, ил буйлап чапкан иде. инде менә пенсиягә чыгар вакыты да җитеп килә. Хәер, ул бит министрлыкка илле ике яшендә килде Көн артыннан көн. ай артыннан ай. ел артыннан ел уза тора. Әнә бит Космодемьянская пенсиягә китеп барды Үзеннән сон тугыз катлы йорт салып калдырды Бу йортның озын коридорларына, кояшлы кабинетларына кергән саен аны искә алачаклар Гомерлек һәйкәл салды Казан каласына' Ленинград кызы Казан каласына һәйкәл салды! Яңа министр булып Лонманова Галина Павловна расланды Яшь ханым ул, озын буйлы, чибәр, холкы тигез, үзе чамадан тыш беркатлы Әнисе, ире, бер кызы бар. Ул әле цехтан, монтажчы дигән белгечлектән Кыскасы—гади эшчедән күтәрелгән. Моңарчы ул җәмәгать эше буенча— партия Үзәк Комитетында ревкомиссия әгъзасы иде Ләкин шул кадәрле зур урын да аны боза алмаган, гади итеп, тиз аралашучан. халык вәкилләренең сүзенә колак сала торган итеп калдырган Башта ул. бик яшьләй электротехник училище тәмамлаган, аннары читтән торып югары Т партия мәктәбен бетергән. Акылы, фикер йөртүе—министр булырлыгын әйтеп тора Тик ана әле тәжрибә тупларга кирәк. Инде пенсия яшендә булса да, әле тагын бер ел яна министр белән эшләде Тимерхан. Тәҗрибәсез кешене ташлап китәргә ярамый иде. Бер ел эшләгәч күрә: министр ханым зирәк, алдан күрүчән, мөстәкыйль фикер йөртә белә. Ин тынычландырганы Тимерханны—эштән курыкмый, йомыш белән килгәннәргә игътибарлы, күнеле нечкә—кызгана белә. Инде Тимерханга китсә дә ярый. һәм ул китте. Ана персональ пенсия билгеләделәр. Инде менә тормыш көйле, балалары өчесе дә башлы-күзле булдылар, Минлеасиясе һаман үз эшендә—шәфкать туташы вазифаларын башкара, пенсиягә чыгар вакыты узып китсә дә, яраткан эшеннән аерыласы килми. “Хыялымны тормышка ашыра башларга вакыт”,—дип уйлый Тимерхан. Хыялы анын—музей төзү. Моны Минлеасия белә дә, үзе генә белә. Ләкин пенсиягә чыгып, бер атна да тормады, аны Лоцманова чакырып алды. —Тимерхан Борһанович, кадерлем, кадрлар бүлегендә эшләргә кеше кирәк. Үзегезгә мәгълүм, бездә хезмәт хакы түбән, эшкә килүче юк, кадрлар буенча инспектор булып вакытлыча булса да эшли алмассыз микән’—диде. —Мин риза, тик бер шарт белән... —Нинди шарт ул, әйтегез? Борһанов башта әйтергәме-юкмы дип икеләнеп торды, аннары, беткән баш беткән дип, әйтергә булды. —Минем әле моны берәүгә дә әйткәнем юк иде. Хатынымнан башка дип әйтик... —Тимерхан Борһанович, сузмагыз. —Ярый алайса, әйтәм, минем күңелемдә күптән инде министрлыкның музеен төзү уе йөри иде. —И җанкисәгем, күптән шулай диләр аны. Ел буе бергә эшләдек. Ә сез миннән яшереп йөрисез шуны. Ул уй минем дә башыма килгән иде бит. —Шулаймыни?!—дип сөенде Тимерхан —Алайса, сез минем музей төзүгә риза? —Риза гына түгел, ярдәм дә итә алам. Бинабыз үзебезнеке бит хәзер Анда теләсә нинди музей төзеп була. Мин сезнең оештыра белүегезне күрдем бит инде... Тимерхан Галина Павловнаның сүзләреннән шул тикле дәртләнеп китте, ул аны кочаклап алырга әзер иде. Министр ханым белән килешеп эшләү Тимерханга да, Галина Павловнага да файдага булды. Тимерхан документлар белән бик төгәл эшли, күрәсең, армиядә эш башкаручы булуы бушка китмәгән. Кадрлар бүлегендә ул бер-ике ай эчендә бөтен эшне яңадан үзгәртеп корды: министрлык хезмәткәрләренең һәркайсына аерым папкалар булдырды, йомыш белән килүчеләрнең документларын хәзер сәгатьләр буе эзлисе юк, аларны “ә” дигәнче табарга була. Борһановның төгәллеге бүлек мөдирләренә дә йокмый калмады. Төгәллек, үзенә йөкләтелгән эшне вакытында, төгәл итеп башкару ягыннан министр ханым Борһановнын эшләү стилен аларга үрнәк итеп күрсәтә иде. Аны ихтирам итәләр, аны тыңлыйлар, министр берәр кая китсә, йомышларын аңа кушып калдыра. Интернат директорларына боерыклар бирү, райсобеслар белән элемтәгә керү, Министрлар Советына кереп, аерым мәсьәләләрне хәл итү, Мәскәү белән сөйләшеп алулар—барысы да аңа йөкләнә һәм ул аларны авырыксынмыйча башкарып килә. Шушы эшләрне вакытында, җиренә җиткереп башкару анын җитәкче оешмалар алдында абруен күтәрде—сопиаль-тәэминат тарихын кешеләргә күрсәтеп бирү уен көчәйтеп җибәрде. Хәзер инде бу эшкә мөмкинлек туды. Беренче итеп архив материалларын кузгатасы иде. Шул максат белән баш архив идарәсенә килде Министр Галина Лоцманова имзасы куелган үтенеч кәгазе иде кулында. Идарә башлыгы Тамара Прохорова аны хуплады Тиешле белешмәләрне алгач, архив хезмәткәрләре белән бергә Тимерхан 1917 елнын декабреннән җыйналып килгән тарихи документлар эченә чумды. Әлеге гамәле анын холкына туры килә, тарихны ул мәктәп эскәмиясеннән үк ярата, социальтәэминат өлкәсе ана таныш— иренмәскә генә кирәк. Язмышлар, язмышлар . Саргаеп беткән кәгазьләрдә кеше язмышлары ята. һәр туган көн яна язмышлар альт килә Тимерхан музей өчен кирәкле кәгазьләрне күпереп ала. Еллар тәртибе белән белешмә төзи, фоторәсемнәрне зурайтгыра Архив хезмәткәрләре анын тырышлыгына сокланып карыйлар. “Әллә элекке елларны сез архивта эшләгән идегезме'’"—дип сорыйлар. Шактый күләмдә белешмәләр туплагач, 1990 елнын башында ул министрлыкка әйләнеп кайта. Инде музей төзү өчен башлангыч документлар җитәрлек сыман Инде социаль-тәэминат тармагына җитәкчелек иткән комиссарлар, министрлар, бүлек мөдирләре турында мәгълүмат тупларга кирәк. Ләкин менә монда инде эш комга терәлде. Тимерхан белде: егерменче-утызынчы елларда эшләгән җитәкчеләр барысы диярлек кулга алынып, атып үтерелгәннәр Гаепләнүчеләр хакында архив идарәсендә материаллар йә бөтенләй юк, йә “дело’ларнын тышлары гына бар. “Дело” эчендәге кәгазьләрне суд тикшерүчеләре алганнар да кире кайтармаганнар Шунлыктан кемнәрнең кайсы елларда нарком булып эшләвен һич кенә дә ачыклап булмый. “Бар икән күрәселәр, юк икән үләселәр!”—дип аптырашта кала Тимерхан. Нүжәли анын ничәмә еллар хыялында йөрткән төп эше тузан булып җилгә очар? Киңәш-табыш итеп, зур урындагы кешеләр белән сөйләшкәч, Тимерханга партия архивына барып карарга куштылар. Моны Борһанов дөрес дип тапты. Ник дигәндә, наркомнар барысы да партияле кешеләр булган бит. Ул министр Г Лоцманова имзасы куелган үтенеч кәгазен кулына тотып, партархив мөдире Дамир Шәрәфстдиновка юнәлде Дамир аны ягымлы каршылады Бүлек мөдире Надежда Устиленконы үз кабинетына чакырып, тиешле ярдәмне оештырырга кушты Бу юлы Тимерхан архивта айдан артык утырды Халык комиссарлары— наркомнар турындагы мәгълүмат партахивта шактый ук сакланган булып чыкты. 1936 елны партбилетлар алыштырганда тутырган анкеталар исән идс Халык комиссарларының анкетадагы бәләкәй фотоларын да зурайтып бирделәр аңа. Хәзер Тимерхан кулында икс архивтан да алган рәсми документлар бар. Аларны еллар тәртибе белән бөтен бер белешмә итеп төзисе калды Шулай да документларны тәртипкә кигергәч, архивларда “дело"лары сакланмаган наркомнар, аларнын урынбасарлары, бүлек мөдирләре барлыгы билгеле булды. Чөнки 1936 елга кадәр, ягъни партбилет алыштырганчы, партиядән чыгарылганнарның анкеталары юк Алар турында өлкән яшьтәге кешеләрдән, яисә туганнарыннан сорашып кына мәгълүмат алу мөмкин булачак. Ләкин аларны каян табарга’ "Эзләгән табар, ташка кадак кагар",—ди халык. Тимерхан бер генә минутка да министрлыкның музеен төзисе барлыгын исеннән чыгармады. Урамга саф һава суларга чыккан чакларында, очраган бер кешегә, ул хәзер музей төзү хакында сөйли, “сез фәлән кешенең туганын белмисезме'’"—дип сорау бирә торган булып китте Сораша торгач ул Ибәтуллин Абдулла барлыгын белде Абдулла егерменче елларны ятим балалар йортында тәрбияләнгән кеше икән. Балигъ булгач, наркоматта йомышчы булып эшләгән, соңыннан, совет власте елларында, Мәскәүдә халык хуҗалыгын электрлаштыру оештырган инженер. Абдулла гаҗәп хәтерле кеше булып чыкты: ул барлык урамнарны иске исеме белән белә, кайсы урамда нинди бинада кайсы наркомат булган, анда наркомнар булып кемнәр эшләгән, аларнын язмышлары ни рәвешле беткән—барысын, бүген генә булгандай, ачык итеп сөйли. Абдулланың соңыннан эшләгән урыны да күренекле: ул бит, пенсиягә чыкканчы, Татарстан Министрлар Советының материаль-техник тәэминат идарәсе башлыгы булып эшләде. Музей төзү тәртипләре белән танышу өчен Тимерхан Мәдәният министры урынбасары Мөҗип Низамиев янына барды. Әкрен сүзле, кап-кара чәчле, ягымлы чырайлы Мөҗип Таҗиевич үз кабинетында аны бик тә үз итеп: —О-о, Тимерхан Борһанович! Нинди җилләр ташлады сине Мәдәният министрлыгына?—дип каршылады. Ул аны Арчада райбашкармада эшләгән заманнарыннан ук белә. Арчада, дөресрәге, Кырлайда Тукай музеен булдырырга түккән көче, урманнан диләнкәләр алып, аны кистереп, балта осталары яллап йөргәне өчен ихтирам итә иде. Европа күләмендәге музей булып чыкты ул Кырлайдагы Тукай музее! Тимерханның Социаль-тәэминат музее төзү артыннан чапканын белгәч, Мөҗип көлеп җибәрде: —Хыялый кеше син, Тимерхан Борһанович! Валлаһи газим дип әйтәм— хыялый. Син әле бушлайга эшлисендер? Әйтәм бит—бушлайга! Синен кебек кешеләр күбрәк булсын иде бездә. Сиңа мин хәзер музей төзелеше буенча ин зур белгечне табып китерәм.—Ул телефон номерын җыеп: —Ольга Евгеньевна, минем кабинетка кереп чыгыгыз әле,—дип дәште. Озак та тормый, ишекне тавышсыз диярлек ачып, кара чәчле, урта яшьләрдәге ханым килеп керде. —Таныш булыгыз, Тимерхан Борһанович, бу—музейлар эше буенча безнең методистыбыз Шелковская Ольга Евгеньевна була, ә Борһанов Тимерхан Борһанович Социаль-тәэминат министрлыгында урынбасар булган кеше, хәзер пенсиядә... —Гафу, Кырлайдагы Тукай музееның бинасын салдыручымы? —Туктале, ә сез каян беләсез аны? —Анда бит безнең кызлар экспозиция төзеделәр. Әле һаман шул эшләре белән мактанып сөйлиләр. Ә мин ана ник кирәк булдым, Мөҗип Тажиевич? —Тимерхан Борһановичка Кырлай музееннан сон тарих җене кагылып калган. Хәзер ул Собес музеен төзергә хыялланып йөри. Менә ярдәм сорап безгә килгән. Ә сез моңа якты күз белән карыйсызмы? —Мондый чибәр картка биш куллап булышырга риза. Киттек, Тимерхан Борһанович. и Ольга—дөньяда бер чибәр. Йөзен каймалап алган кара чәчләре дә, алсу янып торган бит алмалары да, уймак ирен дә, үзен, милләтенә хас булганча һавалырак тотуы да—барысы килешә иде аңа. Ольга Евгеньевна башта бик җентекләп музей булачак бүлмәне карады, аннары өзеп кенә әйтте: —Бер кат аска төшә алмыйсызмы? Музей карарга килүчеләрнен сезнең бүлмәләрне карап, ишекләрне ачып-ябып йөрүләре кирәкми. Музей астарак булырга тиеш. Галина Павловнаны чакырып, ул ягын килештеләр. Ольга Шелковская булачак экспонатлар белән танышты. —Бик күп эш эшләгәнсез, Тимерхан Борһанович. Бик күп эш. Әмма әле сезнен музей өчен ин дә кирәкле төп нәрсәгез җитешми: егерменче-утызынчы елларда эшләгән наркомнарнын биографияләре Менә шуларны эзләп тапсагыз, ул чагында музейнын экспозициялек материалы әзер дип әйтергә була. Без, музей хезмәткәрләре, эшкә тотына алабыз Шуңарчы, документлар куяр өчен, пыялалы стендлар ясата торсагыз әйбәт булыр иде. Ольга Евгеньевна нинди стендлар ясатырга, нинди рамнар куярга, экспозиция өчен тагын нәрсәләр эшләргә кирәк булачагын Борһановка һәм Галина Лоцмановага сәгатьләр буе аңлатты Бол арның берсен дә онытмаска, стендларнын, рамнарның, тагын башка кирәк-яракның үлчәүләрен язып алырга кирәк иде Алар—министр ханым һәм Борһанов—үзәк музейдан рәссам чакыртып китерергә мәҗбүр булдылар. 8 имерхан Борһанов, Мәдәният министрлыгының методисты киткәч, үзе жыйган документларны кабат күздән үткәрде Шелковская әйтте бит, биредә наркомнарнын биографиясе җитми Ә шулардан башка музей тарихы ачылмаячак. Бер документта шундый сүзләр бар Татарстанның Социаль-тәэминат наркоматында беренче нарком булып Исхаков дигән кеше эшләгән Анын тормыш юлы турында берни дә билгеле түгел" Беренче нарком, ягъни халык комиссары—Исхаков. Кем ул9 Кайда туган9 Авылныкымы, шәһәрнекеме9 Икенче бер белешмәдән Тимерхан аның Арча кантоны, Шармыш волосте. Кече Мәтәскә авылында туганлыгын белде Мәтәскә дигән авыл Саба районында да. Арча районында да бар. Кече Мәтәскә дигән авыл Сабада булгач, Исхаковнын туган җирен Тимерхан башта шуннан эзләтте. Ләкин уңай жавап ала алмады. Кече Мәтәскәдә Исхаковлар булмаган Тикшерә торгач, Исхаковнын халык комиссары булып Арча кантоны башкарма комитеты рәисе эшеннән билгеләнгәне ачыкланды Димәк, аны өлкән яшьтәге кешеләрдән кем дә булса белә торгандыр Тимерханның келт итеп исенә төште язучы Гомәр Бәширов егерменче еллар башында Арча кантонында эшләгән бит. Ул белми калмас Исхаковны Тик ул бит хәзер инде туксан яшендә, хәтере ничегрәк икән9 Китте Тимерхан Гомәр абыйны эзләп Язучылар берлеге .Адресын белеште. Новаторлар урамында яши икән Анда барды Гомәр ага аны шатланып, якты йөз белән каршы алды Кырлай музеен салышып, киңәшләрен биреп йөргән чактан бер дә үзгәрмәгән Хәтере дә шәп булып чыкты анын —Бәрәкалла, син түгелме соң бу, Тимерхан9—диде ул, яктырып Тимерханның музей төзү уе белән йөргәнен белгәч тагын да ныграк сөенде — Бәрәкалла, бик изге эш белән йөрисең икән' Мин сила ничек ярдәм итә алам инде9 —Сез, Гомәр ага. Арча кантонында башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Исхаковны беләсезме9 — Беләм, белмәгән кая' Түбән Мәтәскә егете иде бит ул. Безнен Арча районыныкы Уртача буйлы, төскә-биткә чибәр, мыек йөртә, бик тә пөхтә киенә, тырыш, эшне бөтен көчен-дәртен куеп эшли Аны егерменче еллар азагында милләтчелектә гаепләделәр шикелле Ул бит син эшләгән министрлыкта нарком булды бугай Ул чагында сезнен министрлыкны наркомат дип йөртәләр иде Менә шуннан кулга алынды да юкка чыкты ул. Ул чагында милләтләрнең ин зыялы кешеләрен кулга алып, “халык дошманы" дип атап, юк итәләр нде бит Балки, инде аны аклаганнардыр Син, Тимерхан, ул хакта Югары судка мөрәҗәгать итеп кара — _ Аксакалмын киңәшен тотты Тимерхан—Татарстанмын Югары судына Т үтенеч белән барды. Анда җавап төгәл булды: Исхаковнын хатыны һәм малае, 1969 елны әтиләренең эше буенча Югары судтан белешмә сорап, гариза язганнар, һәм анда адресларын да күрсәткәннәр. Бу инде таяныр нокта иде: Тимерхан әлеге адрес белән адреслар бюросына мөрәҗәгать итте, Исхаковлар гаиләсенең әле дә шунда яшәүләрен белде. Аларның телефон номерларын да тапты, шылтыратып сорады. Телефонга Исхаковнын улы Ирекле килде. Берничә көннән алар министрлыкта очраштылар. Мәсьәлә ачыкланды. Исхаков Вәли Исхак улы Татарстаннын Арча районы Түбән Мәтәскә авылында туган. Ирекле әтисенен берничә фотосын, әти-әнисенен никахлашкан язуын да алып килгән иде. Исхаковнын улы сөйләвеннән һәм партархивта тупланган документлардан чыннан да шәхеснең Татарстан Социаль-тәэминат наркоматында беренче халык комиссары булып эшләве ачыкланды. Вәли Исхак улы Исхаков (тулы исеме Габделвәли) 1889 елнын 15 сентябрендә Казан губернасы, Арча кантоны Түбән Мәтәскә авылында туган. Гомәр Бәширов дөрес әйтә: Татарстаннын Социаль-тәэминат халык комиссары булып Арча кантоны башкарма комитеты рәисе вазифаларыннан күтәрелгән. Тимерхан анын мыеклы фотосурәтенә озак кына карап, уйга батып утырды. Ничаклы тарих ята бу мыекбайның язмышында! Ул башта Казан шәһәренең социаль-тәэминат бүлегендә мөдир булып эшли, димәк, нарком булганга кадәр үк бу өлкәдә тәжрибә туплап өлгерә. Революциядән сон бик тә мәшәкатьле унтугызынчы-егерменче еллар бу. Зур оештыру эшләре башкарылган. Казан каласында канлы бәрелешләр булган, Мулланур Вахитовлар, башка комиссарлар һәлак ителгән еллар. Гражданнар сугышы котырынган дәвер. Аннары Идел буендагы ачлык! Вәли Исхаков—зур белемгә ия кеше. Ләкин ул автобиографиясендә, анкеталарда “Белеме” дигән графада: “Бер мәктәптә дә укымадым. Казан байларында малайлыкта хезмәтче булып йөрдем. Үзлегемнән укырга туры килде”,—дип яза. Анын белемле, зирәк акыллы, эрудицияле шәхес булуын партархивта сакланган анкета да әйтеп тора иде: 1920- 1921—ТАССР Социаль-тәэминат наркоматыңда халык комиссары. 1921- 1922—Грозный шәһәре, эшче-крестьян инспекциясе башлыгы, юстиция бүлеге мөдире. 1922- 1924—ТАССР, эшче-крестьян инспекциясе халык комиссары. 1924- 1925—Татсовнархоз рәисе урынбасары. 1925- 1926—ТАССР эчке сәүдә халык комиссары. 1926- 1927—ТАССР Халык комиссарлары Советы Дәүләт планы сәүдәкооператив секциясе рәисе. 1927- 1929—ТАССР Дәүләт планы Комиссиясе рәисе. Архивта Исхаковка Мәскәүгә барыр өчен бирелгән командировка бланкы саклана. Ул РСФСР Халык Комиссарлары Советына Татарстаннын беренче бишьеллык планы төзү өчен бара. Әнә нинди тәҗрибәле, белемле кеше була ул Вәли Исхаков! 1921 елгы ачлык белән көрәшүдә Социаль-тәэминат комиссариаты оештырган чараларны дулкынланмый уку мөмкин түгел. Комиссариатның хәзерге К. Тинчурин исемендәге театр каршысына урнашкан ике катлы бинасында Вәли Исхаков җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары тәүлек буена эшлиләр Комиссар Исхаковнын урынбасары Сибгатулла Гафуров үз-үзен аямый эшли. Тарихтан билгеле булганча, сонрак Гафуров партия өлкә комитетынын партколлегия секретаре була. 1937 елны, “халык дошманы” саналып атып үтерелә. Хәзер инде гаепсез булып чыкты, акланды. Ә анын җитәкчесе, комиссар Вәли Исхаков 1929 елны ук биш елга сөргенгә сөрелә, ун елга хокукыннан мәхрүм ителә, мал-мөлкәте тартып алына. “Милләтче Солтангалиев” белән элемтәдә булганы өчен гаепләнә. 1928 елны, Мәскәүдә командировкада чакта, Солтангалиев белән очрашуы зур бер гаеп итеп санала. Ә Мирсәет Солтангалиев судта болан ди: “Исхаков белән безнен арада бервакытта да милли мәсьәлә турында сөйләшү булмады. Әгәр беләсегез килсә, Исхаков— чын коммунист ул”. Исхаковнын гаиләсен—хатыны Бибинур ханымны, уллары—биш яшьлек Иреклсне, дүрт яшьлек Азатны декабрь суыкларында фатирларыннан куып чыгаралар Суд карары белән Вәли Исхаков төньякка сөрелә. Чамадан тыш авыр физик хезмәт анын сәламәтлеген какшата, ул авырый башлый Биш елга сузылган коточкыч михнәтле концлагерь срогын тутыргач, аны тагын ун елга Вологда өлкәсенә сөргенгә җибәрәләр. Җиде ел буена түзә ул анда, авыруы көчәеп китү сәбәпле, 1941 слнын азагында аны Мари республикасының Катласала бистәсенә кайтаралар, икенче группа инвалидлык бирәләр. Вәли инвалидлар артилендә фотограф булып эшли. Үз янына хатынын, балаларын алдыра 1942 елны улы Азатны сугышка алалар, ул шунда һәлак була. Өлкән улы Ирекле, урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авиация институтына укырга керә. Анкетадагы "Туганнарыгыз кайда9 ” дигән сорауга. Берни дә белмим”,— дип язып куя Кем белә, ихтимал, аны шул язу коткаргандыр, юкса аны институтка алмаган булырлар яки бераз укыгач, "халык дошманы" баласы дип. куып чыгарырлар идс Бәхетедер, моны белмиләр һәм ул институттан инженер дипломы алып чыга. Вәли Исхаков, зыялы булганы өчен, җәһәннәм газаплары күргән татар, 60 яшендә якты дөнья белән саубуллаша Хатыны—95 яшендә дөнья куя. Хатын-кызны мәче кебек яшәүчән, диләр. Бибинур ханым югыйсә, күпме газап күргән, күпме ирсез яшәгән, гөнаһсызга утыртылган ире белән фронтта һәлак булган улынын хәсрәтләрен башыннан кичергән, ничәмә-ничә еллар "халык дошманы хатыны булып яшәгән. Чыдаса да чыдый икән адәм баласы! Атылган, һәлак булган, төрмәләргә, концлагерьларга утыртылып, гомер буе газап чиккән комиссарларның биографияләрен төзегән чагында, Тимерхан Борһанов татар әдәбиятының юк ителгән классикларын исенә төшерде Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов, Фәтхи Бурнаш. Гомәр Гали, Мәхмүт Галәү, Ләбиб ГЫЙЛЬМИ, Галимҗан Нигьмәти. Фатих Сәифи- Казанлы, Гомәр Толымбай, Мин Шабай Күп алар, санап бетерерлек кенә түгел. Димәк, Сталин һәм аның ялчылары татар әдәбиятын башсыз калдыру нияте белән янып яшәгәннәр. Котылып чыгучылар арасында Кави Нәжми, Газиз Иделле, Фатих Кәримнәр бар бит әле Атарны, янәсе, гаделлек ягында торучылар без. .тип халыкны алдар өчен чыгарганнар Бөек Ватан сугышында 30 язучы башын салды Фронтларда! Шулар арасында данлы шагыйрь Татих Кәрим, Гадел Кутуй, Совет Армиясе подполковнигы Нур Баян бар Муса Җәлил эшләгән батырлык, анын 12 иптәше эшләгән батырлык бүтән бер халыкта да юк. Әсир төшкән хәлдә, совет гаскәрләре җинсен өчен, ниләр генә эшләмиләр алар Му санын "Моабит дәфтәрләре" Ленин бүләгенә, ә үзе, үлеменнән сон. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды Анын сугышчан иптәшләре күп еллар узганнан сон орденнар белән бүләкләнде.юр Мондый легендар геройлар башка халыкларда, бигрәк тә "олы туганыбызда булса, һәммәсенә Советлар Союзы Герое исеме биргән булырлар идс Моны шикләнми әйтергә мөмкин Төрмәгә утыртылганнар арасыннан, сугыш беткәч, Сталин культы фаш ителгәннән сон. "зинданнарның бозын имгән ' берничә язучы исән кайтты Болар яшь кенә көйгә утыртылганнар булып чыкты Ин әүвәл Мин Шабай китеп барды, аннары—Сөббух Рәфыиков. Торып калды— Ибраһим Салахов. торып калды—егерменче гасырның бөек шагыйре Хәсән Туфан Алтмыш ягына атлап кайткан идс әсирлектән, сиксәнгә җитеп вафат булды. Илебез халыкларына ул татар шигыренең куәтен күрсәтеп бирә алды Шунын өстснә сугыштан сон әдәбият мәйданына килгән яшьләрне җитәкләп, талантлы шагыйрьләрне үстерде, аларга канат куйды Инде Ибраһим Сәлахов та вафат Музей эшләре белән йөри торгач, Тимерхан ябыкты, хәлсезләнде, башы авырта, йөрәге сызлый башлады. Хатыны Миңлеасия аның “кычытмаган жирен кашып йөрүенә” баштарак тузгыган иде, карты урын өстенә үк менгәч, сабырлыгы төкәнде: —Слушай, Тимерхан, ул музей-хуҗи дигән кирәкмәс эшеңне ташлыйсыңмы әллә? Түзмәдем түгел, түздем бит инде, әйттерерсең әлләни! Сарыга сабыштың, аппитетың югалды, тагын нәрсә дип әйтим соң9 Минемчә, җитеп торыр. Калганын әнә түтекәең Лоцманова эшләсен. Әйтми дигәченнән дә. белми йөриләр ди торгандыр. Үз кесәңнән дә сәмәнең чыга башлады бит инде. Тимерхан дәшмәде. Атна-ун көн урын өстендә ятты да тагын шул эшенә тотынды. Аңа хәзер 1924 елларда социаль-тәэминат комиссары булган Гыйлаж Фәсхетдинов биографиясен төзергә кирәк иде. 9 имерханнарның фатиры министрлыктан ерак түгел—жәяүләп барсаң да ярты сәгатьтә барып житеп була. Нәкъ менә шул ният белән өеннән чыкты Тимерхан. Исәбе жәяүләп кенә музей булачак бүлмәгә бару, ун көн буена кулына тотып карамаган кәгазьләрне кабат актару- барлау иде. Ишектән чыгуга аның битенә июль кояшы китереп бәрде. Урамда күзләр камашырлык якты, бар нәрсә җете булып күренә, бакчалар ямь- яшел, куаклар бөдрә-бөдрә, күзгә күренгән һәммә нәрсә балкып, нур чәчеп тора, ул үзен анадан яна гына туган кебек итеп сизә иде. Урамда анын янына ук кычкыртып ‘Волга” машинасы килеп туктады. Машинада кемнәр барлыгын, автомобильнең ник шулай каты кычкыртып килеп туктавын Тимерхан белергә дә өлгермәде; ишекне ачып җибәреп, министр Лоцманова килеп чыкты, гадәтенчә елмаеп: —Сәлам бирдек, Тимерхан Борһанович! Көн саен мин сезне көтәм. Өегезгә дә шалтыратып карадым, жавап-мазар бирүче юк. Әллә, мәйтәм, берәр жиргә ялга киттеләр микән, дим, Асия Җәмилевна белән? —Авырып яттым мин,—диде Тимерхан. Галина Павловнаның төсе бозылды. —Гафу итегез, Тимерхан Борһанович. Белмәдем. Асия Жәмилевна шалтыратып әйтмәде. Хәлегезне белгән булыр идек. —Министрлыкны алҗытасы килмәде Авыруыңны хәбәр итү—борчуга салу бит ул... —Инде терелдегезме9 Кай төшегез авыртты?—Галина Павловна машинаның арткы утыргычына Тимерхан янына утырган иде, якынрак килде, Тимерханның башын тотып карады.—Температурагыз юк. Терелгәнсез ахрысы9 Шулай да яшерми әйтегез әле, сезгә ни булды? Тимерхан күреп тора, ялганнаганны яратмый министр ханым, шуңа күрә ул туп-туры, дөресен әйтеп бирергә булды: —Беләсезме, Галина Павловна, безнең наркоматтан атылган комиссарларның биографиясен ачыклый башлагач, йөрәгем туктап кала язды. Нинди кешеләрне һәлак иткәннәр бит! Милләтнең каймагын! Совет власте өчен җаннарын аямый эшли торганнарны! Документлар әзерли торгач, арып та киткәнмен, йөрәккә дә китереп сукты. Мин боларны сезгә юкка сөйләп торам, иске яраларыгызны кузгатам... Тимерхан телен тешләп туктап калды. Галина Павловнанын ире, Май бәйрәмендә, балык тотарга дип киткән җиреннән юкка чыккан иде. Бөтен Иделне бетереп эзләсәләр дә, аны таба алмадылар. Шул хәсрәттән айнып та җитмәгәндер әле ул, Тимерхан аңа үз кайгысын сөйләп, ярасын кузгатып бара. Бирде дөнья кирәкне. Еламаска өйрәтте... Т Кайсыгызның кулы җылы ’— Бәилисс бар йөрәкне — дигән Хәсән Туфан. Тимерхан тын гына шуларны уйлап барды Тугыз катлы бина янында машинадан төштеләр —Сезнең министрлыкка килешегез идеме9 Әгәр, юк-барны сорашып, авырткан төшегезгә кагылсам, сез мине, зинһар, гафу итегез,— диде Галина Павловна.—Йөрәгегезне дәвалау—Чехов базары янындагы спсцклиникададыр инде9 Фронтовик кеше-бит сез. —Дәваланырга теләмим әле мин,—диде Тимерхан Башка бер сүз дә әйтмәде, музей булачак бүлмәгә керде Анда такталарны шомарту станогы куелган, ике столяр стеналарга пыялалы буш стендлар куеп маташалар иде Тимерхан Борһанов министр кабинетының ишеген шакып керде дә —Рәхмәт сезгә, Галина Павловна. Эшне башлагансыз икән. Кайбер документларны шкафтан алдым. Биографияләр төзүне дәвам итәргә исәп,— диде. —Тимерхан Борһанович, бер генә минут, сабыр итегез Бәлки, сезне санаторийга җибәрергә кирәктер9 Йөрәк белән шаярырга ярамый Ана син дип түгел, “сез" дип дәшәргә кушалар врачлар,—диде —Минем кәефем яхшырды инде Мин бүген Гыйлаҗ Фәсхет- диновнын биографиясен машинкада бастырырга җыенам Башта язып чыгып, билгеле Хәзер аның күңеле тулы уй—Гыйлаҗ Фәсхетдинов документларыннан укыганнарын ул күңел җебенә тезә иде. 1938 елның февраль аенда партия Үзәк Комитеты пленумы була. Пленум илдә “халык дошманнарын" фаш итүгә йомгак ясый Анысы табигый хәл. Эшләгән эшкә йомгак ясалмый калмый, билгеле Тик анын нәтиҗәсе бик аяныч. “Социальистик төзелештә уңышлар арта барган саен, сыйнфый дошман совет дәүләтенә булган каршылыгын көчәйтә" Димәк, Пленум сизгерлекне көчәйтергә, "сыйнфый дошманны” тамырыннан юк итәргә дигән сәяси юнәлеш бирә Гыйлаҗ Фәсхетдинов. “халык дошманы” саналып, утыртыла һәм атып үтерелә. Нибары 38 яшендә. 1899 елны туган, 1937 елны атылган Ә бит анын Бондюг заводында эшләүче эшче гаиләсендә тууын исәпкә алырга тиешләр иде Бик яшьләй әтисез калуы да, ундүрт яшеннән үзенең шул ук заводта кара эшче булып эшләве дә, Татарстанда яшьләр оешмасы төзүе дә искә алынырга тиеш иде Республиканың НКВД органнары үтә чыккан аңгыра булганнармы9 Әллә үз шәүләләреннән үзләре куркып яшәгәннәрме9 Үзәк Комитет Пленумыннан сон булган хәлләрне документлардан укыгач, Тимерханның чәчләре үрә торды, йөрәге атылган наркомнарны кызганудан гына түгел, аларнын гаиләләрен җәлләүдән генә түгел, системага булган аяусыз нәфрәттән кысылып килде Гражданнар сугышында катнашкан кешеләрнен хужалыкларында (крестьян гаиләләрендә, әлбәттә) сыер йә сарыклар булса, җиде сум күләмендәге пенсия түләнелә торган була, ул пенсия туктатыла. Чаллы районының сугышта үлгән ирләре өчен ала торган 66 хатын-кызның пенсиясе киселә Пенсияләрне кисү турында һәр район югары оешмаларга ай саен хәбәр итеп тора Шундый бер хисап кәгазендә мондый сүзләр укыды Тимерхан “Ниһаять, авыл җирендә красноармссцлар өчен, аларнын тол калган хатыннарына—солдаткаларга түләнә торган пенсияләр киселеп бетте" Йә Хода, бу ни галәмәт9 ' Ләкин документлар белән күбрәк танышкан саен, анын тешләре кысылды Фирка әгъзалары арасында "ун тайпылыш", “сул тайпылыш" дигән сүзләр килеп чыга. Шикләнүчеләр күбәя Доносчылар армиясе барлыкка килә Утыз тугызынчы елларда инде Тимерханга ундүрт яшь тулган иде. Авыл кешеләренен бер-берсенә кермәүләрен, иң күп сөйли торган кешеләрнең—тел бистәләренең дә телләрен тешләүләрен аңламый иде Дәфтәр тышындагы рәсемнәрдән дә илне яманлый торган сүзләр эзләнүне ул аңламый иде. Менә хәзер аңлашылды. Кешеләр аз гына да үз фикерләрен әйтүдән мәхрүм ителгән булганнар икән. 1937 елның февраль аенда үткәрелгән партҗыелышта юрист Остров үзенең чыгышында әйтә: “Инде хәзер троцкийчыларны фаш итеп бетергәч, дошманны ил эченнән эзләргә кирәкми, бәлки аны тышкы дөньядан эзләргә кирәктер”,—ди. Аның чыгышын фиркачылар шик астына алалар. “Син иптәш түгел безгә. Син сизгерлегеңне югалткансың”,—диләр. Шундый җыелышларның берсендә коммунистлар халык комиссары Жиһаншинга ташланалар. Имеш, ул Абдуллин, Хәйруллин, Казаков ишеләрне эшкә алган. Бу кешеләр— партиягә каршы, алар—халык дошманнары. Нарком аңлатырга мәҗбүр була: —Мин бит аларны совнарком рәисе кушканга алдым. Бу җыелышта райком инструкторы да катнашкан икән. —Контрларны эшкә алуда Жиһаншин үзе гаепле. Ул сәяси сукырлык күрсәткән. Үзе эшли торган аппаратны дошман элементлар белән чолгатып алган,—ди. Наркомның ачуы чыга. —Безнең наркомат эш нәтиҗәләре буенча Россиядә икенче урында. Безнең эштә гаеп эзләрдәй нәрсә юк... Райком инструкторыннан сон берәү дә сүз әйтергә батырчылык итми. Шулай итеп, февраль Пленумы карарын тикшерүдә катнашкан тугыз коммунист нарком Жиһаншинны бернинди сәбәпсез партиядән чыгарып ташлыйлар. Ул эшсез кала. Авырып китә. “Эшләү сәләтен югалту сәбәпле, икенче группа инвалидлык бирелә”,—дип мөһер сугылган кәгазь тоттыралар аңа. Тимерхан бу урында башын кашып, уйга калып тора, авыр итеп бер көрсенә. “Әлеге гамәл кешене тере килеш үтерү дип аталмый микән9 ”— дип уйлап куя. Менә тагын бер белешмә. Киселев дигән кешене, троцкийчылар белән элемтә тоткан өчен дип, партиядән чыгаралар. Ул икенче көнне, мине кулга алыгыз дип, НКВДга бара. Ләкин аны кулга алмыйлар. Утыртмыйлар. Яңадан партия сафына кайтаралар. Шелтә-мазар белдермиләр Ул елларда кеше язмышы белән уйнау бер тиен тормый! Наркоматта Абдуллин фамилияле кеше эшләве әйтелгән иде инде Фирка әгъзасы. Урысча бик оста сөйләшә. Патша армиясендә унтер офицер булып хезмәт иткән. Моны ул беркемнән дә яшерми. Ләкин ул үзен коллективтан читләштермәүне үтенә. Заманы нинди бит анык! “Бай токымыннан” дигән исем тагылса, аны юып ташлармын дип уйлама. Җае саен, көтүче токымындагы бәндәләр бәйләнеп кенә торалар. “Контр син”—и вәссәлам! Абдуллинга да каныгалар. Ул моңа бик гарьләнә, кимсенә, ахыр чиктә, түзә алмагач, үзен үзе атып үтерә. Беркетмәгә яла яга торган сүзләр языла: “Абдуллинның үлемен антипартийный эш дип санарга. Ул үзенең советка каршы эчементлар белән бәйләнгән булуы фаш ителүдән куркып, үзен үзе үтергән”. Бу да тере вә сәламәт кешене юк итү юлы түгел микән? Җиһаншинта кайтыйк. Аның бернинди дә гаебе юк. Урынсыз бәйләнүләр, яла ягулар аркасында ул эшеннән алына. Ә бит наркоматнын барлык тармаклары да канәгатьләнерлек эшли. Заманасы шундый. Жиһаншин, үз-үзенә каршы килеп, боерык язарга мәҗбүр була: “Барлык бүлек мөдирләренең, предприятиеләрнең һәм инвалидлар йортларының 1938 елның 15 гыйнварена чаклы корткычлыкны бетерү өчен нинди чаралар күрелүе хакында Mima жентекле хәбәр итүегезне боерам. ТАССРнын Социал ь-тәэминат халык комиссары" Менә шушы боерык архивта саклана—тарих эзсез югалмый шул Ләкин нинди корткычлык турында сүз бара, ул чордан исән калган кешеләрнен берсенә дә мәгълүм түгел Архивларда сакланган һәрбер документта, кирәксә-кирәкмәсә, партиягә ихлас бирелгәнлек, халык дошманнары белән аяусыз көрәш турындагы сүзләрне очратасын. Социаль-тәэминат халык комиссариатынын 1939 елнын 5 маенда башлангыч партия оешмасы үткәргән җыелыш беркетмәсендә латиннан кириллицага күчү мәсьәләсе язылган Анда әйтелә: “Гарәп алфавиты үлек, схоластик алфавит Яналиф—күчеш елларыныкы Яна графика—рус язмасына күчү, русча белүне якынайта. Дошманнар кириллицага күчүгә каршы торачаклар, әмма алар, бу юлы да, элеккеләре кебек, жинелүгә дучар ителәчәкләр". Тимерхан җиденчене латин язуында тәмамлаган иде Урыс хәрефләренә күчүне ул вакытта “Кызыл Татарстан” гәзите халыкка бик иркен җиткереп барды. Тимерхан аны жәй эчендә гәзит аша өйрәнеп, бик әйбәт яза башлады. Хәтерендә, аны баш хисапчы Гайфуллинның ярдәмчесе итеп алдылар Ул анда колхозның "Эчке тәртип кагыйдәләре "н якача күчереп язды. Аннары ана колхозда "Эшләп чыгару нормаларьГн күчерттеләр. Китте эшләр хутка— күчертәләр дә күчертәләр. Соңыннан кириллица хәрефләре белән лозунглар яза башлады Ташка басылган хәрефләрне ул балачактан ук белә иде Авылда ураза бәйрәме үткәрәләр Тимерхан гәзит кисәкләрен ябыштырып, “Яшәсен ураза бәйрәменең 17 еллыгы!”—дигән лозунг язды, аны түргә элеп куйды Аларнын йорты мәктәп белән янәшә иде. Су эчәргә керүче малайларның берсе әйткән булса кирәк, иртәгесен директор аны үз кабинетына чакыртты —Кем өйрәтте сине андый ярамаган эшне эшләргә9—дип ачулы кычкырды ул Тимерханга.—Ни өчен 17 еллыгы9 —Октябрь бәйрәменә унжиде ел, димәк, ураза бәйрәменә дә—унҗиде,— диде Тимерхан Директор мыек астыннан көлемсерәде дә шундук җитдиләнде —Синең әтиең Борһан да кичә түбәноч мәчетендә азан әйтте. Матри, малай, яңадан да шул ярамаган эшеңне кабатласаң, әниенне- әтиенне дә, үзеңне дә төрмәгә утыртырбыз Әнә нинди заманнар бар иде Тимерхан үскәндә! Дини бәйрәмнәр хәзер гөрләп уза Кириллицадан кабат латинга кайтабыз, дигән сүзләр дә бар "Казан утлары” журналы ка1збср шагыйрьләрнең шигырьләрен "яналиф’тэ бастырып та күрсәтте Тимерхан үсмер чагында ишетеп килгән бер гыйбарә бар иде “Улы әтисе өчен җавап бирми". Моны Сталин әйткән, диләр. Ләкин тормышта нәкъ киресе килеп чыкты 1938 елны авыл җыенында Кызыл Армиягә хезмәткә баручылар исемлеге тикшерелә Хезмәткә алынырга тиешле кешеләр закон нигезендә туган җирләренә кайтып каралалар Габделхак исемле егет кайта, хәзер егерменче яше белән бара. Әтисе указлы мулла икән Жысн аның Кызыл Армия хезмәтенә бару -бармах мәсьәләсен карады Тимерхан, әле бала гына булса да. ул җыенга катнашты—ин алгы эскәмиягә кереп утырды. Авыл Советы рәисе беренче булып сүз башлады: —Закон нигезендә мулла балалары армиягә алынмыйлар. Шуна күрә, Габделхак, без сине исемлеккә кертә алмыйбыз. Габделхакның җылый-җылый ялынганын Тимерхан әле дә оныта алмый Авыл җыены. Габделхакны хәрби хезмәткә барудан мәхрүм итәргә, дигән карар чыгарды Озакламый сугыш башланды Габделхак сугышның беренче көннәреннән үк фронтка җибәрелде һәм ул анда батырларча һәлак булды 10 иһаять, пенсиягә чыгып, көне-төне архивларда утыргач, таньппбелешләр аркылы, шул заманнарда комиссарлар белән бергә эшләгән кешеләр аша, хәлләрнең чын дөресен белде Тимерхан. Өч ел тоташ биниһая күп көч сарыф итеп, музей экспонатларын әзерләде. Тимерхан бик нык арыган иде, әмма күңеле бик көр иде. Ул башлаган бу эшнең дә гамәлгә ашыр көннәре якынлашты. Атылган, сөргенгә сөрелгән, эшеннән чыгарылган, төрмәләрдә иза чиккән комиссарлардан, аларның урынбасарларыннан, бүлек мөдирләреннән ул 16 шәхеснең биографиясен төзеде. Аңа бу эштә Арчада бергә эшләгән милиция майоры Горшков Федор Ильич бик нык ярдәм итте Ул—керәшен татары—хәзер Казанда яши, хәтере бик шәп, кул астындагы белешмәләр дә, ярдәмчел булуы һәм күркәм холкы да аңа Арчадагы райбашкарма рәисенә ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп тора иде. Сәгате- минуты белән ул адресларны табып бирә, әнә шул булдыклы сыйфаты белән Тимерханга әйтеп бетергесез кирәкле эш эшли иде. Комиссарларның биографияләрен төзү өстенә Борһанов Татарстан районнарындагы картлар йорты, акылга зәгыйфь балалар йорты, дистәләгән интернат-йортлар турында мәгълүмат җыйды, фотоларны зурайттырды, 1917 елдан башлап үзе урынбасар булып эшләгән министрлыкның төгәл тарихын ачты. Үзәк музей хезмәткәрләре һәм рәссамнар ул җыйган экспонатларны музей бүлмәсенә урнаштырдылар. Бер дә бер көнне музейны ачтылар. Социаль-тәэминат министрлыгында эшләгән министрларның исәннәре, исән булмаганнарның хәләл җефетләре, балалары, предприятиенең хезмәткәрләре—барысы да җыелды. Дулкынландыргыч минутлар иде бу. Тимерхан Борһанов хәзер генә аңлап алды—ул үзенә, Пушкин әйтмешли, “гаҗәп һәйкәл” салган икән... Галина Лоцманова аңа беренче итеп сүз биргәч, ул каушавыннан әйтер сүзен онытып җибәрде. Авыр итеп көрсенде, тик шуннан сон гына: —Туганнар! Халык бәхете өчен көрәшеп, шул юлда һәлак булган халык комиссарларын бер минут тынлык белән искә алыйк,—диде. Бүлмә эче тын калды. Тимерхан хатын-кызларның күз яшьләрен сөртүләрен күреп, тагын да ныграк каушады. Аңа сүзен дәвам итәргә кирәк иде. Ләкин ул нәрсә сөйләргә кирәк икәнен белми, үзенең дә күңеле йомшап киткән иде. —Бу музейны төзү өчен... әйе, бу музейга көч күп түгелде. Мин әйтер идем, чамасыз күп... Шул эш белән шөгыльләнә башлагач кына, мин үземнең нинди учреждениедә эшләгән булуымны аңладым. Бик тә миһербанлы, бик тә шәфкатьле министрлыкта эшләгән икәнмен мин Олыны олы, кечене кече дип белү, өлкәннәргә, ярдәмсез калган карт- корыга, карчык-корчыкка ярдәм итү, пенсияләрен вакытында түләтү— дөнья халыкларының иң изге бурычы. Бу музей үткәннәрне искә алу өчен генә түгел, киләчәккә аек акыл белән карау өчен дә кирәк Дөньяның атаклы шагыйре Рәсүл Гамзатов әйткән: “Әгәр син үткәннәргә пистолеттан атсаң, киләчәк сиңа туптан гөрселдәтер”,—дигән. Бик тә урынлы, гыйбрәтле сүзләр! Рәхмәт Галина Павловнага—минем уй-теләгемне аңлаган өчен. Рәхмәт Мира Анатольевнага—музей бүлмәсен бүлеп алырдай бина салдырган өчен. Рәхмәт барлык иптәшләргә—эчкерсез ярдәмнәре өчен. Барыгыз алдында да түбәнчелек белән баш иям. АВТОРНЫҢ СОҢГЫ СҮЗЕ Менә, кадерле укучым, Тимерхан Борһановнын тормыш юлы турындагы өченче повесть тәмамланды. Мин аңа юлыгуыма, алай гына да түгел, анын Н белән бергә, бөек Тукаебызга музей салунын шаһиты булуыма шатланам Мин бик күп повестьлар, хикәяләр, очерклар, романнар, әдәби портретлар яздым, пьесаларымны куйдырдым, урысчадан жиде роман тәржемә иттем, классик пьесаларның тәрҗемәләрен эшләдем, телевизион фильмнар өчен сценарийлар ижат иттем. Әмма бер шәхескә багышланган өч повестьны беркайчан да язганым юк иде әле Тимерхан Борһановнын тормышы егерменче гасырнын барлык вакыйгаларын сыйдыра. Сугыш алды елларындагы ятимлек. Бөек Ватан сугышы ветераны булу, районнарда партия-совет эшләрендә эшләү, Казанда Сониаль- тәэминат министрының урынбасары булу, пенсиягә чыккач, шул министрлыкның музеен жәмәгать эше тәртибендә төзү—моның өчен хезмәт ярату, булдыклылык, туган ягына чиксез бирелгәнлек кирәк. Гаилә корып, өч бала үстерү, аларнын барысының югары белем алып, ин җаваплы эшләрдә эшләве, аларга Хафиз, Рафис. Әнисә кебек чын татарча исемнәр кушу—бу ир-атны, гомер буе шәфкать туташы булып алтмыш жиде яшендә генә пенсиягә чыккан Минлсасия ханымны гел дә менә бизи “Таһир-Зөһрә" гәзитендә аларны мәхәббәт алиһәләре итеп чыгарырга кирәк! Тиздән, тагын ике елдан, аларнын алтын туйлары булачак Хәләл җефетем Шәһидә белән икебез шул туйнын түр башында булсак, и дә сөенер идек соң! Безнең дә ул чагында туебыз булыр. Йа Ходаем, ул туйларны күрергә язсын. Тимерхан белән Асия да безнең туйнын түр башында булсыннар иде Тимерхан турындагы повестьларны мин укучыларым өчен яздым Рәхмәт укучыларыма, алар минем иҗатыма гомер буе мәрхәмәтле булдылар Мөслимдә “Тимерханның яшьлеге” повестена укучылар конференциясе үткәрделәр. “Тимерханның авыл юллары” повестена карата да укучыларымнын фикерен ишетеп торам. Каләмдәш прозаикларым да. урамда очраган укучылар да “Тимерханның авыл юлларьГн гел искә төшерәләр Борһанов үзе белән бергә, япон самурайларына каршы сугышкан, бергәләп армиядә җиде ел хезмәт иткЬн Дубинин белән хат языша Дубинин хәзер Кемерово шәһәрендә яши. Солдат хезмәтеннән кайткач, ул эчке эшләр идарәсендә эшли Полковник дәрәҗәсендә пенсиягә чыга Борһанов ана минем повестьларны— "Тимерханның яшьлсге"н, “Тимерханның авыл юлларьГн җибәрә. Озакламый Борһанов фронтовик дустыннан хат ала. "Кадерле дустым Тимерхан! Синең хактагы повестьларны миңа майор Габделхак Әшрәфҗанович Тимербаев тәрҗемә итеп бирде. Синең яшьлегең турында мин баштарак белми идем, синең миңа аны сөйләгәнең дә булмады Хәзер инде мин синең армиядән соңгы эшләреңне дә беләм Без— милиция ветераннары, безнең арада Байкал к үле буенда хезмәт иткәннәр байтак —минем фронтовик дустым Тимерхан Борһанов турында Кемерово шәһәрендә русча укыйбыз.. Сәлам белән: Николай Петрович Дубинин " Менә мондый хатлар күңелне күгәрә—эшләгән эшеңнең файдалы икәненә төшенәсең. Кадерле укучыларыма хәбәр итәм. Тимерхан Борһанов исән-сау. үзен бәхетле итеп сизә Ул инде сигезенче дистәне ваклады Идел буенда дачалары бар. Без, аның дуслары, вакыт-вакыт ул дачага җыелабыз. Тимерхан, су буйларын яңгыратып гармун уйный, Минлсасиясс җырлап җибәрә, без аңа кушылабыз, дөньяның ямьсез икәнен, болганчык икәнен онытып торабыз Жыр, канатлы кош булып, күкләргә оча, шандау булып кире кайта Көр күңелле дусларын булу—дөньяның рәхәте.