Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРНЫҢ ҮЗ МИССИЯСЕ БАР

Күренекле шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Равил Бохар ай инде байтактан Лондонда яши, дөньяга мәгълүм Би-Би-Си радиосында эшли. Англиядә танылып килүче сәясәтмән һәм журналист булу белән бергә ул татар шагыйрьләренең әсәрләрен инглиз һәм башка чит телләргә тәрҗемә итү, аларны бастырып чыгару буенча да шактый куп эш башкара. Күптән түгел якташыбыз Казанда булып китте. Журнал укучылар игътибарына танылган шагыйрь Гәрәй Рәхимнең аның белән үткәргән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Гәрәй Рәхим: Равил әфәнде, синең туып-үскән җирең Казан. Балалык һәм яшьлек елларың монда үтте, монда урта белем алдың, монда Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамладың Иҗаттагы тәүге адымнарың да Казан белән бәйле Урыс телендә язган беренче шигырьләрең дә матбугатта монда басылды, беренче шигырь китабың да монда дөнья күрде Аннары син Мәскәүгә күчеп киттең, әмма татар дөньясы, татар әдәбияты белән элемтәләрең кимемәде генә түгел, тагын да ныгый төште дисәм, ялгышмамдыр Чөнки син Мәскәүдә торып та байтак татар шагыйрьләренең әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итеп чыгардың һәм безнең күпләребезне гаҗәпләндердең Хикмәт шунда, урыс телендә иҗат итүче кайбер татар язучылары гомерләре буенча Казанда, татар арасында яшәсәләр дә, татар телендә язу түгел, хәтта татарча сөйләшә дә белмиләр Ә син, киресенчә, урыс телендә иҗат итүче шагыйрьләр арасында һәм урыс әдәбиятында киң танылгач, татар телендә яза башладың Моңа нәрсә сәбәп булды ? Татарча и җат итә башларга сине нәрсәләр этәрде ? Һәм мондый ихтыяҗ нилектән туды ? Равил Бохарай: Моннан бер егерме еллар элек мин үземне татар шагыйре дип күз алдына да китерә алмый идем. Бу бөтенләй мөмкин түгел бер хәл булып тоела иде Чөнки мин мәктәптә урыс телендә укыдым, аннан сон университетта математик белгечлеге алдым Дөресен генә әйткәндә, мина татар әдәби телен яңабаштан һәм үзлегемнән, татар әдәби классикасыннан өйрәнергә туры килде Шулай булу әйбәт тәдер әле, чөнки безнең урам теле, Казанда без сөйләшергә маташкан тел ул инде саф, чиста, пакь тел түгел Ул урыс һәм татар телләренең катнашмасы Хәтта жөмлә төзелеше урыслаша башлаган иде бит Ин саф, пакь тел чишмәсе ул безнен классик әдәбиятыбызда Әнә шул чисталыкка, борынгы телнен гүзәллегенә соклану алар белән урыс укучысын да таныштыру теләген уятты да инде Шулай итеп, мин татарчадан урысчага турыдан-туры тәржемә итә башладым Моннан егерме еллап элек синен белән очрашуым әле дә хәтердә Ул чакта без Тельман урамында әдәбият сөючеләргә яхшы таныш бер өйдә сөйләшеп утырган идек Ялгышмасам. минем ин беренче тәрҗемәләрем дә синен шигырьләрен булды бугай Гәрәй Рәхим: Әйе, ул чакта "Сиңа татарчадан юлга-кзл тәрҗемә, ягъни подстрочник, кирәк булырмы ’ "дип сораган идем Ә син баш тарттың, “Миңа подстрочник кирәкми, татарчадан турыдан-туры тәрҗемә итәсем килә дидең Равил Бохарай: Чишмә башы шундадыр ахрысы, мин татар телен чын- чынлап, ныклап өйрәнә башладым һәм озакламый классикага күчтем Башта Тукайны тәрҗемә итәргә омтылыш ясап карадым, аннары Дәрдмәнд, Хәсән ага Туфан. Сибгат ага Хәким Бу шагыйрьләр мине чын татар теленә өйрәттеләр Хәзер инде минем телем тагын алай ук саф түгел Хәзер, үзен белгәнчә, мин Лондонда яшим, туган телдә аралашыр даирә юк Бу бик комачаулый Шулай да, Аллага шөкер, телне онытмадым Гәрәй Рәхим: Ярый, татар теле, әлбәттә, синең туган телең, ватаныңның теле Туган тел белән туган ил аерылгысыз төшенчә Әмма син менә инде, үзең дә әйтеп к иттең, хәзер дистә елга якын Англиядә. Лондон шәһәрендә яшисең Синең урыс һәм татар поэзиясе үрнәкләрен инглизчәгә турыдан-туры тәрҗемә итүең турында да яхшы беләбез Шунысы кызыксындыра, бөтенләй чит-ят мохитта яшәп, бөтенләй чит-ят тезне ничек шул дәрәҗәдә өйрәнергә мөмкин!Моңа ничек ирешә алдың ? Тагын, син инглиз тезендә бары тик тәрҗемә белән генә шөгыльләнәсеңме. әллә иҗат та итәсеңме ? Равил Бохарай: Өйрәнү дигәннән, телгә хирыс кешегә телләр үзләштерү артык кыен түгелдер дип беләм Ә иждтка килгәндә, хәзер мин турыдан-туры инглизчә дә язам Менә быел, күз тимәсә, ике китабым чыгасы Гәрәй Рәхим: Лондондамы? Равил Бохарай: Әйе, Л ондонн ы н үзендә "Курзон" дигән нәшрият бар Анда “Рәсәйдә ислам дине" дигән монографиям, тарихи планда язылган кин күләмле эзләнү- тикшеренүләрсм чыгарга тора Аны мин турыдан-туры инглиз телендә яздым Аннан сон Лондон университетының танылган профессоры Дэвид Мэтьюс белән икәүләп шигъри антология төзеп ятабыз Гәрәй Рәхим: Әллә у атар антологиясеме ? Равил Бохарай: Әйе, татар поэзиясе антологиясе Ул чит ил укучыларын халкыбызның бик борынгыдан башлап бүгенгә кадәрге булган гаять бай әдәбияты үрнәкләре белән таныштыру максатында эшләнә Үзем, әйткәнемчә, инглизчә дә шигырьләр язам, алар басылып та чыга Тел белүем белән мин яшьлегемә бурычлы Урта мәктәпне тәмамлаганда мин инде инглиз һәм алман телләрендә шактый йөгерек аралаша ала идем Әмма гомерләр үтеп алар онытыла башлаган иде инде Англиягә килгәч ннглизчәнен урам теле вариантын яңабаштан өйрәнергә туры килде Гәрәй Рәхим: Моңардан тыш син бит әле бераз Венгриядә дә яшәп алган идең Анда син мадьяр телен камил өйрәндең, хәтта мадьярчага поэзия әсәрләрен, шул исәптән, иинеч шигырьләрне дә тәрҗемә дә итеп бастырган идең Венгр тезендәге иҗатың турында төгәлрәк әйтеп китик әле Равил Бохарай: Венгрча иҗатым ул тормышымдагы аерым бер истәлекле сәхифә Мин бит венгр телен утыз алты яшьлек чагымда өйрәнә башлаган идем Кем әйтмешли, яшь чак. егет чак Яшьлегем белән димме, бик тиз өйрәндем мин аны. хәтта шигырьләр яза башладым Аннан, мадьяр теле белән татар теле арасында кайбер уртаклыклар, охшашлыклар да байтак Ул да ярдәм иткәндер Гәрәй Рәхим: Венгриягә махсус рәвештә тел өйрәнү өчен барган идең түгезме соң ’ тарышып укыдым, аннары Мәскәүгэ кайттым да турыдан-туры венгр теленнән урысчага тәржемә итә башладым Ул вакытларда Мәскәүдә венгрчадан дистәгә якын тәрҗемәче бар иде Аларнын көнләшүе лә булгандыр инде Янәсе, әллә кайдан килгән, үзе татар, үзе тагы урысча яза Җитмәсә мадъяр теленә тыгыла Шуңа күрә алар миңа эш бирдермәделәр, димме Гәрәй Рәхим: Ei чакта венгр телендә шигырьләрең басылып чыктымы ? Равил Бохарай: Берничә тапкыр. Венгрлар мине шул шигырьләр өчен Язучылар Союзына да алдылар Мин хәзер венгр Язучылар Союзы һәм венгр ПЕН- клубы әгъзасы Шигырьләрем Венгриядә дүрт мәртәбә чыкты—бер мәртәбә китап булып, өч мәртәбә бик танылган журналларда Минем өчен бу бик мөһим нәрсә булды Чөнки венгрча шигырьләр язганнан сон уйладым, мин әйтәм, ярый венгрча язам, испанча да бераз язып карадым, итальянча бер-ике шигырь иҗат иттем инде, вакыттыр татарча да язып карарга Менә шуннан башлап әкрен генә татарча яза башладым. Туган телемдә ижат итмәү минем мәңгелек сызлануым булды Вакыт-вакытәле хәзер дә уйлап куям, эх, минәйтәм, моннан егерме-егерме биш ел элегрәк татарча әйбәт белгән булсам, бәлки, хәзер яхшы татар шагыйре булыр идем, дим. Гәрәй Рәхим: Замана чире, шул чорның шаукымы иде инде ул Казанда туган телдә эшләүче бер бөртек мәктәп калган иде бит Хәзер, Аллага шөкер, бу өлкәдә эшләр җайга салынып бара, алга китеш тә күзгә күренә башлады Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә син берьюлы берничә телдә иҗат итә алучы бердәнбер татар шагыйре Үзең туган илдән еракта, Лондон каласында яшәсәң дә, туган телне, ватаныңны онытмыйсың Бу безнең татар кешесенең гомер буена күңеленә сеңгән туган җирне сагыну, җирсү дигән мәңгелек бер хиседер инде Дөнья ул хис кенә дә түгел бит әле. Туган җир, ватандашлар, татар әдәбияты белән бәйләнешләрең ничегрәк ? Практик бәйләнешләрең турында әйтүем Бу җәһәттән ниндидер эшчәнлек алып барасыңмы, әдәбият белән багланышлар, халкыбыз белән багланышлар ничек ? Равил Бохарай: Чынында мин рухым белән Казаннан беркайчан да китмәдем Күңелем һәм йөрәгем монда. Кайда гына булсам да Казан турында уйлыйм һәм татарча дога кылам, мөселман булып яшим Читтә сөйләшергә кеше булмаса, Алла бар, дим, Алла белән туган телдә—татарча сөйләшеп була. Кулымнан нинди эш килә, барысын да—тәрҗемәме ул, башкасымы—Татарстан өчен дип, туган халкым өчен булсын дип тырышам Менә Лондонда “Казан” дигән альбом чыгардык, татар поэзиясе антологиясен чыгарырга торабыз. Ә кайбер татар шагыйрьләренең аерым әсәрләрен инглизчәгә тәржемә итеп инде элегрәк тә чыгаргалап тора идем Сезгә мәгълүм, мин Би-Би-Си радиосында эшлим, ә ул бөтен жир шарына сөйләүче гаять зур корпорация Шул радио дулкыннарында Татарстан турында сөйләргә тырышам, татар көйләрен эфирга җибәрәбез Менә, мәсәлән, Илһам Шакиров җырларын инде берничә мәртәбә Би-Би-Си дулкыннары аша бөтен дөньяга яңгыраттык Гәрәй Рәхим: Равил, без икебез дә шагыйрьләр, бер чор шагыйрьләре, әдәбиятка да бергә килдек Синең белән әдәбият турында, бигрәк тә аның поэзия жанры турында сөйләшәсе килә Син дөньяны күп күргән кеше, күп илләрдә булдың, төрле әдәбиятлар белән аралаштың. Хәзер көнбатыш илләре тормышы даирәсендә яшисең. Һәм, табигый ки, безнең поэзияне дә, көнбатышныкын да якыннан беләсең Аларның теге яки бу якларын чагыштырып буламы ? Әгәр дә булса, алар арасында нинди уртаклык һәм аерымлыклар бар? Равил Бохарай: Язучыга, шагыйрьләргә бүгенге заман, гомумән, авыр заман ул Шулай да Англиядә яисә Америкада, яки Австралиядә (мин анда күптән түгел генә булып кайттым)—аларда бездәгедән дә читенрәк. Чөнки анда әдәбият дигән нәрсә, бигрәк тә шигърият дигән нәрсә беркемгә дә кирәкми Бездә исәсин язучы яисә шагыйрь булсаң, җәмгыятьтә язучы-шагыирь дигән зур исем йөртәсең. Чөнки аның бездә гаять зур һәм тирән традициясе бар Ә Англиядә шагыйрь яисә язучы ул кешенең чын иҗтимагый хәле түгел, ул бары тик бер хобби сыман нәрсә итеп санала Шигырьләрне беркем дә укымый Шигърият бөтенләй башка, анда рифмалар да юк Андагы шигъриятнең моңы юк, минемчә Моң булмаган шигърият ул инде чын шигърият тә түгел. Шуңа күрә мин инглизчә егерме-утьгзлап шигырь яздым да шул җитеп торыр дип йөри бирәм Анда шигърият белән, әдәбият белән генә шөгыльләнеп тамак туйдырып та, матди яктан яшәп тә булмый Бөтен Англиягә бер утызлап модный язучы- романчы бар, шул романнары өчен алар акчаны умырып ала инде Ә шигърият үги бала кебек. Бездә дә шигъриятне шул хәлгә төшермәскә иде Ул безгә ярамас Бу юл киләчәгебез түгел һәм булмасын да. Гәрә* Рәхим: Күптән түгел безнең Казанда да халыкара ПЕН-клубның татар ПЕНүзәге төзелде Хәзер анда утызлап татар язучысы берләште ПЕН-клубныңхалыкара штабквартирасы Лондон шәһәрендә, анда безнең татар ПЕН-үзәген теркәү эшләрендә синең ярдәм итеп йөрүләреңне дә беләбез һәм форсаттан файдаланып моның өчен рәхмәт тә әйтәсем килә. Лондондагы ПЕН-клубның эшчәнлеге, аның эшендә синең үзеңнең ничегрәк катнашуың турында берничә сүз әйтеп китсәң, безгә бик кызыклы булыр иде Равил Бохарай: Бая әйткәнемчә, мин үзем Венгриянең ПЕН-клубы әгъзасы һәм күптән түгел Американын ПЕН-клубына да кабул ителдем Ә ниндидер эшчәнлек дигәннән, аның ин зурысы итеп инглиз телендә классик татар поэзиясе антологиясе чыгаруны әйтәсем килә Ул басылып чыккач Англиядә дә, башка илләрдә дә күрсәтербез аларга Татарстандагы әдәби тормышны Төзик әле бер әдәби делегация, килик әле Лондонга, залда татарча музыка уйнатып бер-ике күргәзмә оештырыйк Менә бу чынлап та бер вакыйга булыр иде. Инглизчә антология татар шигърияте нәрсә икәнен, татар шагыйрьләренең кемнәр икәнен дөньяга танытуның бер чарасы ул Гәрәй Рәхим: Инде, Равил, соңгы сүз итеп сиңа тагын бер сорау бирәсе килә Бүгенге көнбатыш Европа тәҗрибәсеннән чыгып, безнең бүгенге Татарстаныбызга, аның сәяси, иҗтимагый хәленә, гомумән татар халкына, аерым алганда, аның әдәбиятына, шагыйрьләренә карата нинди теләк әйтә алыр идең ? Равил Бохарай: Теләгем бер генә. Ул теләк миннән генә килми Бөтен тарихыбызга бәйле нәрсә дө ул. Сабыр булырга кирәк Эшчән һәм сабыр булырга Чөнки дөньяда әле безнең бик күп казанышларыбызны белмиләр Әкрен генә аларны да өйрәтербез әле, иншаллаһ Шуны онытырга ярамый— цивилизация өлкәсендә без дөньяда беркемнән дә түбән түгел Кешенең ин зур байлыгы ул—йөрәге һәм оста кулы, акылы һәм сабырлыгы Бөтен нәрсәгә ирешү өчен менә шушылар житә Минем теләгем бар. ул юлны сиратыл мөстәкыйм диләр, тугры юл, менә шул тугры юлдан барырга кирәк Нәрсә булса да, нинди дәвер килсә дә Безнең, татарларның, дөньяда ниндидер миссиясе бар. шул миссияне аңларга һәм аның өчен эшләргә кирәк Гәрәй Рәхим: Равил, татар халкының дөнья, мәңгелек каршындагы әнә шул миссиясен сез ничегрәк күз алдына китерәсез ? Равил Бохарай: Татар халкы һәрвакыт сабыр булып, эшчән булып ниләр эшләгән? Ул моның белән кешеләргә бер үрнәк күрсәткән Менә шул холкы аны эшчәнлеккә этәргән, мәгърифәткә этәргән, безнең халык белемгә омтылучан халык бит ул Кая барса да пакьлекнең, чисталыкның үрнәген күрсәтә белә Бигрәк тә бүгенге Рәсәидә. Камчатка булсын ул, Магадан булсын Анда да татарларның кем икәнлеген бик яхшы беләләр Татарлар чиста, эшчән һәм акыллы халыкдиләр Менә шуны сакларга кирәк Хәзер безнең тарафка төрле яктан бик күп начар үрнәк килә Тик аларны өлге итеп алырга ярамый Кызганычка каршы, соңгы вакытта без үзебезнең югары дәрәҗәбезне оныта барабыз, яки анлап бетермибез Яңадан тарихка таянып. Аллага таянып алга барасы иде һәм янадан татар үрнәген бөтен дөньяга күрсәтәсе иде Гомумән, Татарстан шул юлдан барырга тырыша да Мин Лондонда Татарстан турында бик күп ишстөм, ул хәзер ничектер бөтен дөньяга үрнәк булып күренә, минемчә Безнең төп миссиябез дә шуннан гыйбарәт Гәрәй Рәхим: Рәхмәт. Равил әфәнде Без синең киләчәк тә дә ватаның, туган телең, туган халкың, туган әдәбиятың белән горурланып. алар хакына и җот итеп яшәвеңне һәм, әлбәттәинде, үзең белән, китапларың белән. әсәрләрең белән әледән-әуе очрашуларны теләп калабыз.