Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ ТАМЫРЫ

Һәр шагыйрь Шигырьгә үзенчә килә... Шушы юлны күзалларга тырышып, иҗатның тамырын эзләп Галиҗәнап шигырь турында суз чыкканда шагыйрь дусларыма мин менә мондыйрак сорау белән мөрәҗәгать итәргә яратам: —Беренче шигырьләреңне кайчан яза башладың син, шагыйрь туганым? Үзеңне кайчан шагыйрь итеп тойдың? Беркатлылык, әлбәттә, әмма минем шул рәвешле шагыйрь дустымның үсеш эволюциясен күз алдыма китерәсем килә—кызык ич, нәрсә мәҗбүр иткән аны кулына каләм алырга, шигырьдә нинди уйлар җилкендереп яшәтә аны? һәм минем шушы сорауны биргәндә, яшьтән үк иҗат белән җитди рәвештә шөгыльләнә башлаган шагыйрьләр генә (талант мөмкинлек биргән кадәренчә, әлбәттә,) профессиональлек дәрәҗәсенә ирешәләр, дигән “гипотеза’ма уңай җавап та аласым килә бугай. Чөнки— ерактан килгән генә еракка китәр, диләр ич Танылган шагыйрь Госман Садә белән дә безнең шушы хакта озаклап моназара килеп утырганыбыз бар. Булды андый хәлләр. —Башкалар турында әйтә алмыйм,—дигән иде ул сөйләшүләрнең берсендә,— шәхсән үземә килгәндә, бәхет эшедер инде. Ходай миңа шигъри җимне имездек белән бергә салган булган. Дәуәни— әтиемнең әнисе—Хәкимә картый сөйләвенә караганда, минем телем бик иртә ачылган: әле сәке буйлап мүкәләп йөргән чагында ук ул миңа җырлар җырлаган, Габдулла Тукай китабыннан көйләп “шыерлар" укыган. Әйе, мин: “Бәбкәм, кем бу? Кем китабы бу?”—дигән сорауга: “Актүнәкәй... Актүнәкәй шаерли булган, ул шыерлар язган",—дип әйтә торган булганмын; Габдулла Тукай дип әйтә алмаганмындыр инде, күрәсең Әбиле үскән бүгенге урта һәм өлкән буын әдипләр өчен таныш кичерешләр бу: аларның күбесе беренче шигъри мәктәпләрен шул рәвешле үтте ләбаса. —Монысы сабыйчак хатирәсе,—дип сүзен дәвам итте Госман әфәнде.— Балачактан исә мондый бер вакыйга истә уелып калган Нәкъ менә Такташча инде үземнән бер генә яшькә олы Мәүләви абый белән "зурлар кебек кулны артка куеп", якында гына агып яткан Төй елгасы буена морда үрер өчен тал чыбыклары алып кайтырга төшеп барабыз. Абый сөйли, мин тыңлыйм. Шунда ул миңа: —Шигырьләр язып карадым әле, энекәш,—ди. —Аны ничек язалар соң?—дим мин исем китеп. Шигырь хәтле шигырь язып кара әле син... —Башта күргән-уйлаганнарыңны хикәя итеп язасың аннары юлдан-юлга шигырь итеп күчерәсең Абыйдан калышасым килмәгәндер инде, качыра-качыра шигырь чыгара башладым; кыскасы, ләззәтле дә. сихри дә билгесезлеккә чумдым. Беренче шигырьләрем Ь класста укыган чагында “Башкортстан пионеры" гәзитәсендә басылып чыкты. Шуннан соң китте инде. Бөтен класс мине “язучы" дип атап йөртә башлады. —Үзең үзеңне кайган шагыйрь итеп тоя башладың? —Уфа дәүләт университетының 1 курсында укыганда мин беренче зур тетрәнү кичердем. Уфада "Мөселманнар зираты" дигән бер зират бар. Салават баһадирга куелган һәйкәл дә янәшәдә генә. Шәһәр белән танышып йөри торгач, көннәрдән беркөнне шул тирәгә барып чыктым бит. Үэемчә уйлыйм инде, татар зираты булгач, татарлар яши торган урам да булырга тиеш бит. дим. Шунда бер карт кына абзыйдан сорыйм, ә ул бәләкәй генә тыкрыкка төртеп күрсәтә. Пөрим, карыйм, саныйм: алты гына өе бар. Шул чакта миңа халкым өчен бик тә, бик тә кыен булып китте: 6 миллионлы татарның (официаль мәгълүматлар буенча шулай иде) Уфада татарның алты йортлык урамы бар... “Татар урамы” дигән шигырем шундый хисләр шаукымында дөньяга килде. Урамнарга берүк чыга күрмә, Бурый гына февраль бураны; Бар Уфаны айкап-айкап киләм: —Кайсы якта татар урамы? _ Табалмагач эзләп, сорап та, Мин эндәштем ак сакаллы картка, Ул күрсәтте төртеп зиратка— Бу юлларның “гонорары” миңа шактый кыйммәткә төште: татарлыгым өчен стипендия дигән сәдакадан мәхрүм иттеләр, кырын карый башладылар. Кемнәрдер (кемнәр икәне билгеле инде) астыртын киная белән: “Исәнме, татар урамы?”—дип эндәшә башлады, икенче берәүләр исә (алары азлар иде), бу сүзне горурланып әйттеләр. Шушы ярлык тагылгач, миндә Казанга китү теләге уянды. Бары тик Казанга, Казанга... Бер “теле ачылгач”, билгеле, минем Госман әфәндене сөйләтәсем дә сөйләтәсем килде, чөнки кеше дигәнең күңел түрендәге изге хисләрен тышка чыгарып салырга бик ашыкмый ул. —Сөйлә әле, Госман дус, “бер матурның балдагын, йә калфагын?” —Шагыйрь дигән “паспорт”ны миңа Хәсән ага Туфан үзе тапшырды Ул болай булды 1972 ел. Октябрь айлары иде бугай, Язучыларның Тукай клубында “Казан утлары” журналының беренче алты санына ел саен үткәрелә торган күзәтү бара. Шунда Хәсән ага 9 санда басылып чыккан “Язгы җыр” исемле шигыремне (миңа калса!) бик мактап телгә алды. Тагын бер айлап вакыт узды Зөлфәт белән Язучылар союзы коридорында басып торабыз. Кайсыдыр бер бүлмәдән Хәсән ага килеп чыкты Зөлфәт инде үз кеше иде, могтәбәр әдип белән ике куллап барып күреште, һәм миңа таба борылыш “Хәсән ага, Сез трибунадан мактап телгә алган Госман Садә дигән егет шушы була инде!"—диде, мәгънәле генә елмаеп: кил, күреш, янәсе. Хәсән ага мине ике кулы белән кочаклап алдьс “Һи, улым, ул син буласыңмыни инде Садә дигән егет? Яз, язарга, язарга кирәк сиңа...” Бу сүзләр миңа наказ булып ишетелде һәм мин үземне шушы кыска гына сөйләшүдән соң Хәсән аганың мине шагыйрь итеп кабул иткәнен тойдым... Әйе, олуг шагыйрьнең фатихасын алган Госман Садә бүген татар шигъриятенең үзенчәлекле бер таланты булып танылды. Ә ул үзенчәлек шуннан гыйбарәттер: Госман “ачык текст" белән яза, ул фикерләрен, ассоциатив кинаяләргә яшереп маташмый, ә бәлки билгеле бер эзлекле калыпка салып, ачыктан-ачык әйтеп бирергә ярата. Хисләр—вакыйгалар белән бергә үрелеп бара. Шушы хасияткә буйсынып булса кирәк, күп очракта аның шигырьләре динамик үсешле сюжетка, вакыйгалар агышына корылган булалар. Госман Садә үзе бу алымны “Уфа мәктәбе” дип атый. Шулай булуы да бик мөмкин, чөнки ул Уфа чорында Әнгам Атнабаев кебек күренекле шагыйрьләр белән аралашып яшәгән, алар белән бер үк иҗади мохитта кайнаган. Әнгам ага аны “мин олы мыек булсам, син кече мыек" дип атап йөрткән (Госманның журналдагы сурәтенә генә карагыз: аңарда, чынлап та, Әнгам аганың төсмер- чалымнары чагыла түгелме соң?), мондый рухи якынлык, әлбәттә, шагыйрьнең иҗатына да йогынты ясамый калмагандыр. Кайчак Госман Садә иҗатында Фатих Кәрим аһәңнәре дә яңгырап киткәндәй була; бу аһәң аеруча шагыйрь яратып иҗат итә торган балладалар жанрында ачык ишетелә—әйе, әйе, Чечняның күз яше төшкән “Фирүзә чишмәсе” дигән балладаны укыганнан соң ирексездән, бөек шагыйребезнең “Аникин”, “Гөлчәчәккә хат” поэмалары телгә килә. Шул ук халыкчан иңрәү, моң, фаҗига... Вакыйгалар гына башка... Сизгер тоемлы Рәдиф Гаташ исә, Госман Садә иҗатындагы “йолдызларны җиргә коя хыял-атның тоягьь..” дигән юлларда “Мостай Кәримнең тавышын” ишетеп куана. ... Госман Садә татар шигъриятенә, мәдәниятенә игелекле хезмәт итеп килүче шәхесләрнең берсе. Ул—“Мәхәббәт елы”, “Җиләкле тәрәзәләр”, “Тайфун күзе” кебек җыентыклар авторы. Аның утыздан артык шигыренә композиторларыбыз көй язганнар: “Әссәламәгәләйкем”. “Рамазан”. “Җомга азаны”. “Кәккүк, яме” кебек милли рухлы җырлары исә халык күңеленә “язылганнар”. Болары шулай... Әмма Госман Садәнең эш өстәлендә беркайда да басылып чыкмаган көлтә-көлтә шигырьләрен күргәч, моннан берничә еллар элек булып узган гыйбрәтле бер вакыйга хәтергә төшеп, күңелне әрнетеп куйды әле. “Чаян” журналында бергә эшләгәндә, мәрхүм Фаил Шәфигуллин Зөлфәтнең өстәлендә тузгып яткан шигырьләренә текәлеп карап торган торган да, киная белән: “Син, Зөлфәт, кәнишне, бөек шагырь, әмма син үзеңнең кадереңне үзен белмисең”.—дигән. “Ничек инде, ничек?”,—дип акланмакчы булган Зөлфәт. Фаил исә, аңа гына хас үҗәтлек белән Зөлфәтне стенага терәгән: “Кая китабың?" Икенче бер вакыт, җаен туры китереп, Зөлфәт бу төртмәле сүзне Госман Садәгә күчерә: “Син, Госман, билгеле.* зур шагыйрь, әмма... Фаил әйтмешли...” Әйе. Фаил әйтмешли, юк ла. Зөлфәт әйтмешли: кая дүртенче китабың, Госман дус? Бу синнән генә тормый, әлбәттә. Барыбер... бар иҗатны ташка басылган Сүз итеп күрәсе килә. Төй һәм Караидел буйларыннан, Урал төбәгеннән башланып, Казансу белән Идел киңлекләренә җәелгән җырыңның дәвамын ишетәсе килә. Ишетербез, Ходай насыйп итсә, чөнки җырларыңның тамыры халык күңеленнән күтәрелә сине>