Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сатирик хикәяләр

Унҗиде секундлык реклама абрикада кояш сүнгәндәй булды Монда эшләүче меңнәрчә хатын-кызлар, башлары киселгән тавыклар шикелле күпме генә әйләнеп-тулганып йөрсәләр дә, һәркайсын гашыйк иткән механик егетне тапмадылар— Ирбулат, суга баткандай, юкка чыкты Ажгырып алга баручы фабрика иртәнге сәгатьтә үк аксый башлады Бүтән көннәрдә келтерәп торган тегү машиналары туктап калды —Барыгызның да техникасы төтекме, Чибәркәйләр’’—дип. һәр иртәдә цехтанцехка балкып керүче, үзен күрсәтеп үтүе белән дә чәчбикәләрнс бәхетле итүче Ирбулат төшкә кадәр дә. кичкә таба да күренмәде Авырып киткәндер, дияр идең, һәр мускулы гына түгел, һәр күзәнәге тирә-яктагыларга саулык рухы иңдереп торучы егетне һәр чир әйләнеп узарга тиештер сыман Мондагы бүтән ирләр турында ни сөйләсәң дә, нинди фараз кылсаң да, гөнаһлы булмыйсын: эчкәндер, сугышып имгәнгәндер, диген, ялган бүллитин яки берәр хәйлә тапкандыр, айныткычка эләккәндер, диген—барысы да бата Андый хәлләрнең исәбсчуты юк Аларнын эшкә килүләре дә көндәлек аракыга акча юнәтү өчен генә шикелле Шушы шикләрнең берсен дә ябыштыра алмыйсын Ирбулатка Ходай аны, 1үя ‘Дөньяда мондый ук адәми затлар да була икән'” дип соклансыннар өчен, запасында булган бөтен чибәрлекне, сафлыкны бергә җыйгандыр да. шулардан бар иткәндер сыман. —Ул килеп керсә, бүлмәдәге һава да сафлана иде' — Барыбызны да бердәй тин ярата иде кебек.. Өр-яңа хәбәр моңаеп серләшүләргә, юксынып сөйләшүләргә ялкын өстәде "Кичә, эш ахырында. Ирбулатны ■‘генерал" чакырткан' ” — Генераль директор ул цехлардагы инженерлар белән ваксынмый Механик егеттә нинди йомышы булсын аның9 — Ирбулатны күргәне лә юктыр әле Ләкин теге хәбәр расланды Әйе. "генерал'нын чакыртуы хак' Әйе. “генерал "нын кабинетына кереп киткәнен дә күргәннәр! Чыгуына да шаһитлар бар. Ләкин кая сон ул Ирбулат’’’'’ Бу минутларда Ирбулат, чем-кара ”Мерседсс"нын арткы утыргычында тирбәлеп, нарат урманы аша үтүче асфальт юл буйлап җилдертә иде ‘‘Генерал’ белән сөйләшү бик тә ихлас кебек тоелса ла, күңелендә барыбер ниндидер шик калды Фабрикада эшли башлавына ярты ел да тулмаган Ирбулатка айлык ял тәкъдим итүе, алай гына да түгел, ул ялны мәжбүр дәрәҗәдә бирүе бер сәер хәл булса, аны менә ШУШЫ табибка үз кулы белән дигәндәй тапшыруы икенче табышмак иде Хәер, ни өчен тапшыруын да әйтте —Ай буе ял зонасындагы махсус коттеджга яшәрсен, алар кушкан режим белән ял итәрсең.- тиле —Бәлки вак-төяк йомышлары да булыр, иренмәсән. үтәргә тырышырсың, дип өстәүне дә югрәк тапты —Анлап бетермәдем -дип авыз ачкан иде дә Ирбулат, "генерал", мәрхәмәтле генә көлемсерәп, сүзне түгәрәкләп тә куйды: — Калганын менә бу абыең аңлатыр Ф Юлга чыгар алдыннан үзен Искәндәр дип таныштырган табиб, Ирбулатның уйларын укып баргандай, салмак кына сүз башлады: —Монда катлаулы бернәрсә дә юк. энем. Синнән генә түгел, дөньядан да яшерә торган серебез юк. Син ул коттеджта бары тик безнең фирма җитештергән ризыкларны гына ашарга, безнең заводлар, фабрикалар чыгарган товарлар белән генә файдаланырга тиеш буласың. Әйтик, теш пастасы, шампунь, кисм... Ни өчен, дип сорар булсаң, анысын да әйтеп куям: үзең дә белеп торасың, капитализмга күчтек, коммунистлар үзләре үк коммунизм юлыннан баруны хата дип таптылар. Хәзерге тормыш байракларга, вымпелларга, идеяләргә таянмый инде. Акчага, товарга таяна! Ә аларны хәрәкәткә китерүче тылсымның нәрсә икәнен үзең дә беләсеңдер?.. Табибның сораулы карашына игътибар иткәч. Ирбулат үз фикерен Ә1ггүне кирәк тапты: —Намуслы хезмәттер инде... -Намус—пүчтәк нәрсә ул, энем! Кибет, базар тулы товар торса, халык шуларны алу өчен кара тиргә батып эшләячәк. Дөньяны хәрәкәткә китерүче кодрәт бөтенләй башка. Ул—реклама! Менә без, ял иткән арада, синең белән шул эшне дә эшләячәкбез—фирмабызның рекламасын әзерләячәкбез. —Миндә сәләт бар микән сон?.. —Хәзергә үзең булу житкән. Сәләтен табарбыз. Табып бетермәсәк. бүтәннәр табышыр! Ирбулат авыр сулап куйды, күңелендәге ихлас уен да әйтеп салды: —Минем бер дә каядыр ял итеп ятарга исәбем юк иде, Искәндәр абый. Бер жирдә ай буе мүкләнеп, уҗым бозавы кебек ашап, күбенеп ятуны бер дә өнәп бетермим мин. —Өнәрсең, энем, әле ничек кенә өнәрсең! Мин сина чирек сүзне дә сөйләмәдем бит әле... Белүемчә, сиңа хәзер егерме сигез. Әйләнәсен булырмы? Булыр! Икс кешелек тулай торак бүлмәсенә алып кайтырсыңмы ул Чибәркәйне0 Фатир кирәк була түгелме соң, ә! —Берничә ел эшләгәч, фабрика бирер әле, бәлкем... Аны сатып алырлык акчам да юк. булачагы да юктыр. —Ә без сиңа фатирны бер айдан бирмәкче булабыз, әгәр шефка да ошасаң Әле. сер итеп кенә әйтәм. барысы да без дигәнчә барып чыкса, җиһазлап та бирәбез фатирыңны! Ирбулат көлеп жибәрде. Шаян сүзне җитди итеп сөйли белүче артистларны күргәләгән булса да, үзен табиб дип санаган кешенең болай матур шаяртуы бик тә кызык булып тоелды. —Балачактан ук әкият яратып үстем, абый. Синең әкияттән соң рәхәт булып китте. Аның сүзен ишетмәгәндәй, табиб дәвам итте: —Өйләнү өчен туй да үткәрергә кирәк бит әле. Анысын да үз кесәсеннән вәгъдә итеп тора хуҗабыз. Моның ише чакта ’'Алла боерса! яки ‘амин!" дип кенә торырга кирәк, энем. Урынсыз көлү өчен башка урыннар да табылыр. Әле мин шефтан монда ял иткән көннәрең өчен дә иллешәр доллар түләвен үтендем. Әйтергә кирәк, сулышында авырыксыну сизелмәде. —Аның мине күргәне дә юк бит әле... —Аның күрмәгән, белмәгән кешесе дә, нәрсәсе дә юк, энем. Ирбулат, әллә сагаеп, әллә матур хыялларга бирелеп, тынып калды. Искәндәр абзыйсы да ачык тәрәзәдән карап баруны артыграк күргәндәй, башын урман тарафына борды. Инде бөтенләй сүзе чыкмас кебек тә тоелган иде. Әмма көтмәгәндә генә бөтен сүзгә йомгак ясап куйды: —Әйтелгәннәрнең барысы да булачак. Синнән таләп ителгәне—барысын да кирәгенчә эшләргә тырышу.—Кайбер кинәш-күрсәтмәләрне бирүне дә кирәк тапты табиб.—Әгәр шеф кабул итә калса үзеңне, кирегә сукалаудан сак бул. Беренче карашка кырыс тоелса да, рәхимле зат ул. Бигрәк тә файдага яраклы кешеләргә... Бүгенге көнең урнашу, тирә-як белән танышу көне булыр. Иртәгәдән эшли башларбыз! Ай буе үзе яшәячәк коттеджный этажларын, бүлмәләрен карап йөргәндә, Ирбулатның күңелен горурлык биләде Мондый мөмкинлек бирелгән икән, без дә бер адәмчә яшәп карыйк әле, дип уйлады егет. Әнә, һәр катында жидс-сигсз бүлмә, шуларнын алтысы бары тик аның өчен әзерләнгән: йокы, аш бүлмәләре, спорт бүлмәсе, телевизор карап, гәзит-журналлар укып утыра торган бүлмә... Хәер, теге икесен берничек тә бүлмә дип булмый икән. Аларнын берсе—бассейн, икенчесе—подвалдагы тир. Бассейнның тәрәзәсез ягында мунчага кереп китә торган ишек бар. Мунчаның эче үзе бер дөнья, керүгә үк банкет залыдай бүлмә, андагы шкаф-ссрвантларда кырыкмасакырык төрле сервиз, планстанын һәр иленнән диярлек кайткан коньяклар, ромнар, вискилар, тагын әллә нинди эчемлекләр. Тагын бер ишекне ачкач, чишенү-киснү бүлмәсе, тагын да арырак— юыну, чабыну бүлмәләре... Канат үстергән горурлык тиз арада мескенлеккә әверелде Ярый, хуш, шушындый шартларда ял да иттең, ди, ә шуннан сон нәрсә9 Тулай торагына кайтып егылсаң да, хәтта теге абзый вәгъдә иткән фатир хуҗасы булсаң да. үзеңне бик тә фәкыйрь, түбән итеп тоячаксың Әлбәттә, табибның фатир турындагы сүзе матур әкият булып кына керде Ирбулатның колагына. Ышандырмый ул нәрсә! Ашап-эчсп, ял итеп ят та, имеш, шунын өчен сина фатир да бирсеннәр... Шефынын сүзен анлап бетермәгәндер ул. Хәер, бу йортта ул бер үзе генә түгел. Искәндәр абыйсы астарак—икенче катта, шунда ук ниндидер тслерсжиссср бүлмәсе. Әле ул режиссерның төшерүче операторлары, тагын әллә кемнәре бар икән Шулар көн саен Ирбулатны кинога төшереп торачаклар икән. Алар бу катка менми—ашханәләре дә, юыну һәм туалет бүлмәләре дә аерым икән. Хәтта ашарга пешерүче кешеләре дә аерым, диләр... Иртән сәгать сигездә табиб ишек шакыды Ирбулат алты тулганда ук торып, парикмахер абзыйда булып менгән иде Абзый шулкадәр тырышты ки. Ирбулатның һәр чәч бөртегенә махсус тәрбия күрсәтте сыман Яхшылап кыргач, битенә, муенына бик тексмлс массаж да ясады. Грим да салды, ахры Үзен көзгедән карамакчы иде дә егет, парикмахер кеткелдәп көлде — Монда, энекәш, көзгенең кирәге юк. Менә мин булам синен көзгең! Шунысын да бел, бу йортта көзге күрмәссең. Бик телчән, юморлы абзый булып чыкты бу. Тарихны да, әдәбиятны да яхшы белә, ахры, көзгегә бәйле бер кыйссаны да жинел ябыштырып куйды баягы сүзенә. —Бөекләр, үз кадерен белүчеләр берчакта да көзгегә мохтаҗлык сизмәгәннәр, энекәш. Суворов дигән бөек полководецны белә буласыңдыр . Хәер, ул баш күтәргән Россия халкын да дистә меңләп кырган адәм инде. Үтерүдән ләззәт ала торган шәхес... Менә шуның походтан кайтып керәссн белүгә үк. өеңдәге бәген көзгеләрне калын тукыма белән каплап куя торган булганнар. Ул һәрвакыт. "Минем тагын бер Суворовны күрәсем килми!" дияргә яраткан Әгәренки дә берәр көзге ябылмый калса, гасплсләргә рәхим-шәфкать булмаган—үкертә-үкертә камчы белән ярган Шулай булгач, син дә үзеңне бөек итеп хис ит, һс-һс-һә-һә Табиб исә бүген дә җитди. —Син, Ирбулат энем, дөрес аңлагансыңдыр монда бары тик "Сафлык" фирмасынын товарлары белән генә файдалану зарур Син үзен белән сумка алын килдең кичә Анда артык әйберләр юктыр бит’ — Берничә китап, кроссвордлы журнал, эчке киемнәр, сөлге, теш чистарткычлар... — Китапларын, кроссвордларын ярар, анысы Башкаларына тимә, орынма! Ул әйберләр монда җитеп ашкан. Чит ризык та ашама Ни тсләсән дә, пешекчеңнән сора— барысын да табар. “Сафлык" ул шундый зур фирма, җитештергән ризыклары гына да йөздән арта. Ә хәзер Бөтенләй башка соравым бар Ат менгәнен бармы9 —Атка атланып чапканыммы9 Минем, абый, авыл сабантуенда да ике мәртәбә ярышканым бар Беренчелекне генә алып булмады.. Авыл малае идем бит мин 9 ,К. У.М) —Безгә беренчелек кирәкми. Ярыш оештырасы юк. Ат өстендә ныклы тора алсаң, шул житә. . Бер сәгатьтән Ирбулатны режиссер хөкеменә тапшырдылар. Режиссер беренче минутта ук анын кулына кәгазь кисәге тоттырды. —Менә бу шигырьне ятлап ал. Истә калдыру авыр булмастыр. Кәгазьгә карап алу белән, Ирбулат елмаеп җибәрде—шигырь чыннан да беренче укуда ук истә калырлык иде: Үлә идем, гүя, утта янып. . Кеше булдым сиңа таянып!!! Рәхмәт, рәхмәт, изге “Сафлык", Син бар жирдә бетмәс шатлык! Егеткә гаҗәп матур джинсы костюм кидерделәр, әле генә китертелгән сылу гәүдәле, кешедәй акыллы карашлы аргамакка мендерделәр. Йөгән белән ияре дә сокланып туймаслык нәкышьләр, укалар белән бизәлгәнлектән, бу ат хыял дөньясыннан килеп чыккандыр да, кинәт кенә юк та булыр сыман тоелды Ирбулатка. Ләкин режиссер хискә бирелеп торырга вакыт калдырмады, егетнең ат өстендә ышанычлы утыруын шәйләп алуга ук. кыска-кыска гына күрсәтмәләр бирде: —Менә бу урман читендәге юлдан йөз адымлап барасын да, кире борылып, болайга таба чабып киләсең Игътибар ит: шушы сызыкка җитүгә үк йөгәнне ныклап тартып, “тормоз" бирәсең. Максат шул—аргамакның алгы аяклары да, башы да күтәрелеп калсын. Икенче төрлерәк әйтсәм, арт аяклары белән биеп торырлык булсын! Йөгәнне тарту белән бөтен дөнья ишетсен, дигәндәй, теге шигырьне укыйсын. Кулындагы кылыч бөтерелеп тә, уйнап та торсын. Онытма: син чиксез бәхетле, елмаюың тирә-якка нур сибә! Операторларга да сынаулы карашын төшереп алгач, өздереп кенә боерды режиссер: — Кит-тек! Теге юлны ун мәртәбә генә урамагандыр Ирбулат. Чабып килгән саен укый торгач, теге шигырь хәтеренә генә түгел, бөтен тәненә гомерлеккә сеңде кебек. —Вообще-то, молодец!—дип нәтиҗә ясады режиссер.—Ә хәзер менә шушы өчдүрт сүзне ятла: “Бу дөньяда күп интектем... Рәхмәт, “Сафлык", кеше иттең!" Инде йокы бүлмәңә кереп тә ярты минут кына төшереп алырбыз... Анысы ансатрак булды. Ирбулатны майка-трусиклы килеш тахтага яткырдылар. Ул бераз елмаеп ятырга һәм, кинәт кенә калкынып, яңа шигырьне сөйләп куярга, режиссерча әйтсәк, “тамашачыга ыргытырга” тиеш. —Оптимизмың көчле! Шигырьнең соңгы икс сүзен укыганда мускулын кабарып куйсын!.. Кит-тск! Камера—гөжләп, төрле төстәге утлар уйнап алды. Монысын да берничә мәртәбә төшерделәр. Елмая-елмая теш чистартканда да, хәйләкәр генә көлемсерәп, кулындагы шампуньгә карап утырганда да, бәхетле кешедәй ашап утырганда да “кадрга ала тордылар" аны. —Туалетта утырганымны да төшерсәгез, барысы да түгәрәк булыр иде, егетләр,—дип шаяртырга да теләгән иде, әмма табибның "кирегә сукалама" дигән үгете телдән тотып калды. Көн саен телекамералар алдында уйнап алу үзенә дә ошый башлады Ирбулатның. Ат өстеңдә бүтән төшермәделәр. Булган кадәресе дә шефның күңеленә хуш килгән икән Ә тахтада яткан килеш төшерү көн саен кабатланды Аерма шунда гына, режиссер, төшергән саен, бер үк сүзне әйтеп куя —Оптимизм—кичәгедән сыеграк, елмаю—сүрәнрәк! Ике атна чамасы үткәч, елмаю урынына җитдилек, тора-бара сүрәнлек, ә инде тагын да сонрак хәлсезлек таләп итә торган булды режиссер Хәлсезлек дигәннән, ризыклар ничек кенә тәмле, кызыктыргыч булмасын, ун көнләп ял иткәч, күңел болгану сизә башлады Ирбулат. Башын сыпырганда да, нишләптер, учма-учма чәче йолкына... Күзенә генә күренәдер инде, бәлкем — кул һәм күкрәк тиреләре дә уңа, бәлшерәя сыман Бу хакта табибка әйткән иде, тегесе кул гына селекте: —Була торган хәл Су һәм ризык үзгәрүдән андый вакытлы чигенешләр сизслгәли ул... —Бит тә кытыршырак тоела... —Кояш ашагандыр. Аннан сон. урысчалап әйтсәк, переходной возрост синен. Беркем дә гомер буе ялтырап кына яшәми Чын иргә әверелеп баруыңны да онытма. Вакыт ул үзенекен эшли Айный сонгы көннәрендә урыныннан да иренеп кенә кузгала башлады егет Ашарга керү мәжбүри булмаса. туалет “кыстап" тормаса, торып та маташмас иде Хәтта кырынасы да килми... Хәер, кырынмавына режиссер ла бәйләнми хәзер. Төшерер алдыннан биргән консультацияләре дә бөтенләй бүтән —Карашын өметсез булсын —Авыр сула... —Объективка тилмереп кара —Күзенне йомып ят та әкрен генә ач —Үлгәндәй ят. . Коттеджда яши башлавына айдан арткач, эчен тотып, бөгәрләнеп ятучы Ирбулат янына, гадәттәгечә, телекамера белән соңгы мәртәбә кереп чыктылар, бернинди боерык та биреп тормыйча, хәтта сүз дә әйтмичә, төшерделәр Аннан сон табиб керде —Хәлем авыр, Искәндәр абый —Синең берәр чирең булгандыр, энем, монда килгәндә Ничауа, профессордан каратырбыз . Әйдә, тор әле. шеф янына барып кайтабыз Бер сәгатьтән кабул итәргә килеште Аның вәгъдәләре бар б»гг Анык үз сүзендә тормавын хәтерләмим Тслеоператорлар төшер! ән кадрларны карап барып, ул сине яратып өлгергән Ләкин мондагы шартлардан зарлана күрмә! Бөтен эшне харап итүең бар Тсләмәсә дә торды, көчәнеп булса да киенде Ирбулат Гәүдәсенә дә кабат игътибар итте аяклар нечкәргән, тиреләре бөрешкән, тез башлары икс туп сыман калыккан, корсагы, су салынган полиэтилен капчык кебек, салынып төшкән, тәне дымлы Шеф озак көттермәде Кабул итү бүлмәсенә керүләрен монитордан, ягъни бәләкәй телевизор кебек нәмәстәкәйдән күзәтеп торган һәм секретарь кызга боерык биргән: керсеннәр1 Шеф дигәннәре илле тирәләрендәге кара тут Йөзле адәм икән Кара күзләре йөгереп тора Хәрәкәт иткән саен шактый ачылган пеләшендә тәрәзәдән төшкән кояш уйный Ул башта Ирбулатка текәлде, аннан сон карашын табибка күчерде Металл арасыннан чыккан шылтырау сыманрак тавыш белән жикереп куйды — Мин сезнең эшегездән канәгать түгел. Искәндәр Исмәгыйлевич!.. Шундый матур егетне чирләткәнсез бит' Димәк, врач күзәтүе жзггмәгән Хәзер инде ахырга кадәр үзегез кайгыртыгыз Уфадагы академик дустыма илтегез Мондагы Казандагы медикларга ышанмыйм мин Егет, штубы. бер айдан элекке хәленә кайтсын. Ул ниндидер төймәгә басты Теге тарафтан кемнеңдер сулышы ишетелүгә үк. өздереп боерык бирде —Бухгалтер керсен' Хисапчы дигәне, гүя ишек төбендә генә торган—шундук килеп тә керде һәм "бөтен күзәнәгем белән сезне тышырга әзермен" кыяфәтен саклаган хәлдә үрә катты — Бу егеткә —Ул Ирбулатка ымлады,—. хәзер үк өч мен доллар бирерсез — Нинди чуттан, кайсы фондтан, нинди документ нигезендә* -Чуг-чургларын соңыннан карарбыз, акчасын хәзер үк бир' Шунысын да исеңдә тот. ул тәмам терелгәнче ай саен ике йөз илле доллар матди ярдәм биреп барачакбыi Хисапчы баш иеп чыгып китүгә үк, карашын кабат Ирбулатка юнәлтте. —Син, энем, гафу ит мине, игътибарым җитмәгән. Эш күплек бугаздан буа. Тагын бер сүземне тынла, зинһар: вәгъдә иткән фатирны Казанда бирә алмыйбыз. Уфа белән сөйләштек—фатир әзер. Давай, кеше рәтенә кергәнче булса да, шунда китеп яшә, телисең икән, Казанга үзең алыштырырсың. Үтенечем дә бар. Коттеджда яшәгәнеңне беркайда да телгә алма. Сина да, миңа да зыян гына китерәчәк артык сүз Хәзергә Агыйделгә карап торган ике бүлмәле фатирында ашап-эчеп ят, ял ит Акчаң җитәчәк! Ә син, доктор, егет өчен башың белән җавап бирәчәксең. Иртәгә үк Уфага озат, фатирына урнаштыр, академикка күрсәт! Күңелемдә шик тә бар минем: безнекеләрдән тыш та ризыклар ашамады микән бу чибәр егет9 Ярты башы пеләшләнгән, хәтта кутырлаган, йөзе сиксән яшьлек картларныкыннан әлләни аермасы калмаган Ирбулат көчәнеп кенә җавап бирде: -Юк. Аннары, гаме бик тирән кешедәй, башын игән хәлдә, озак кына сүзсез утырды шеф Инде бер сүзе дә калмагандыр кебек тоела башлагач кына, табибка ишарә ясады: —Бер минутка калып тор, өстәп әйтәсе сүзем бар... Ирбулатның сөйрәлеп диярлек чыгып китүе булды, шеф ягымлы елмайды: — Молодец! Җиренә җиткереп эшләгәнсең. Реклама мировой булачак! Теге “Мерседес”ым синеке хәзер. Әйткәнемчә, егерме биш мен долларны шушы атнада алырсың. Ә бу егет озак яши алмас кебек күренә... —Кем белгән иңде...—Ярый, анысы язмыш кулында. Иллә дә мәгәр талантлы егет икән. Андый ук рекламаны өмет итмәгән идем. Иртәгә үк Казаннан югалт бу егетне. Уфадан кайткач, “генерал”ына керерсең, хәлне андатырсын Әле бит аңа да шактый әҗер каралган Сөенер бер, ичмасам! Тик... тик... тик... башка сыеп бетми, чит илдән килгән компонентлардамы бу агу, әллә үзебезнекеләрдәме'1 Ярый, болары белән соңрак кызыксынырбыз. Хәзергә файда юк. Чөнки бөтен базарларыбыз яңа продукция белән тулган. Рекламаны ике-өч көн әйләндерү белән товар ташкынын дөньяга чыгарырга кирәк. Миллиард долларлык товар бит ул! Ә товар ул, сөйгәнен көткән егет кебек, базар көтә, иптәш әфәндем!. Ярар, бар, юлга җыен! Кабат өч-дүрт көннән экраннарга яңа реклама чәчрәп чыкты. Халык чын могҗиза күргәндәй булды: урында үлле-мәлле ятучы карт, күзгә күренеп соклангыч яшь, матур егеткә әверелде дә, урыныннан калыкты һәм, кояштай балкып, түгәрәк мускулларын уйнатып, шигырь әйтеп алды: Бу дөньяда күп интектем... Рәхмәт, “Сафлык”, кеше иттең! Әнә, терекөмештәй бу егет, аргамакта чабып килде дә, яллары тузгып торган ат башы өстендә кылыч уйнатып алды һәм, чиксез бәхеткә ия булгандай, гүзәл табигатьне шаулатып, яңа шигырь сөйләп бирде: Үлә идем. гүя. угга янып... Кеше булдым сиңа таянып!!! Рәхмәт, рәхмәт, изге "Сафлык”, Син булганда бетмәс шатлык! Шушы гаҗәеп тамаша ялт-йолт килеп торучы сихри нурлар яктысында балкыпбалкып торган арада, арттан өзек-өзек көр тавыш бәреп торды: —Күрегез: кем иде9 . Кем булды!!! —“Сафлык” фирмасы шундый могҗизага иреште!!! —Сәламәт, чибәр буласыгыз килсә, “Сафлык” фирмасы товарларын эзләгез!!! Унжиде секундлык бу рекламада "Сафлык” маркасы сугылган дистәләрчә товарны да күрсәтеп өлгерделәр. Аны әзерләгәндә кадрларның киредән ялгануын, соңгылары—иң алга, беренчеләре ахырга монтажлануын, Ирбулатнын бу минутларда булнистә ашказаны жәрәхәтсн дәвалатып ятуын гали тамашачы башына да китермәде әлбәттә, базарларга, кибетләргә чыгып йөгерде Изге шайтаннар ин сезгә океан артындагы илләрнсн берсендә моннан ун еллап элек ишеткән вакыйганы сөйләп үтмәк булам Шунысын да алдан ук әйтеп куям: вакыйга шулкадәр хәтәр ки, мондый хәлнен бездә булуы мөмкин түгел. Булган сурәттә дә язмас идем Чөнки, сүз иреге тыелган шартларда, аны матбугатта чыгарырга жөрьәт итүче мөхәррир табылмас иде. Хәер, сүз озайтып торуның кирәге юктыр... Текә ярлы елга буенда сакал-мысгы чаларган бер кеше кармак салып утыра Йөзендәге бихисап җыерчыкларына, каш төкләренең картларга хас булып озаюына һәм аларның, күзләрне капларга теләгәндәй, бөгелеп торуына игътибар итсән, ул инде пенсия яшендә булырга тиеш Ләкин джинсы костюмы, шул костюм киелгән җинел гәүдәсе аны яшәртеп җибәрә Кармагын ераграк салу очен әледән-әле аякларына басканда да җиргә таянмый—егетләр кебек жннел кузгала Хәгта, сикереп тора, дисән дә, арттыру булмас кебек. Башында бу якларда рәхимсез кыздыручы кояштан саклый алырдай ковбой эшләпәсе Тик бу очракта эшләпәнсн кирәге дә юктыр сыман Аркасына терәлердәй булып тезелгән куе ябалдашлы агачлар аркылы аңа ялгыз нур да төшми Ул инде бер эше дә калмаган, ашыгыр җире бөтенләй беткән затны хәтерләтә Иң беренче булып игътибар иттергәне, мөгаен, карашыдыр Җылы нур сибеп торучы бу монсу күзләр сине сихерли дә, иркәли дә шикелле Әйтерсен лә каршында газиз оныгы утыра һәм ул әледән-әле шуна карап ала һәркемне сокландырырдай карашынын тагын бер хикмәте бар сина таба бер генә сирпелеп алса да, гамьнәрен, борчылуларын гына түгел, кара кайгыларын ла юкка чыга Менә ул яртылаш янган сигарасын ашыкмый гына үләнгә куйды, калкавычы күренмәс булып суга чумган кармак таягына тотынды, салмак кына тартты... Кармак таягы калтыранып бөгелде һәм, су астының кырык тарафына тартылып айкалган җеп уңаена чаикалгалап торганнан соң, әкрен генә күтәрелә башлады Кармак хужасы балыкны чьи арганда яр бүсна төшеп өлгергән өч машинага да күз төшерергә өлтерде Алар, тавышсыз-тынсыз диярлек, балыкчының шактый искергән "Ниссан’ ы янына тезелештеләр Икесе—чем кара ■•Мерседес”, өченчесе вяк балыклар арасына адашып кергән чуртанны хәтерләтүче "Линкольн'* Өч машинадан төп-төгәл тугыз кеше төште Топ-төгәл диюнең хикмәте шунда, машиналарның һәркаюсында олы яшьтәге ир, япьяшь гүзәл кыз, пәһлеван гәүдәле шофер килгән Шоферлар һәм кызлар машиналар тирәсендә калдылар, ә өлкән яшьтәгсләрнен өчесе балыкчыга якынлаштылар. —Йә, сэр, балык бармы елгада’’ Балыкчы .шар тарафына борылды да. ин кадерле танышларын күреп сөенгәндәй, мөлаем елмаеп, кулларын як-якка җәйде —О-o' Илебезнең ин могтәбәр кешеләре килгән' Балык бар. әфәнделәр Караңгы төшкәнче тотар! а елгсрмәсәгез, ятыр корсакка мин тотканнары да җитәр Өлкәннәрнең ургадагысы -килеш-килбәте белән орлык кыярына охшаганы— як-ягындагы юлдаш тарына мәгънәле генә карап алгач, балыкчының үзе кебек мөлаем елмаерга тырышып -"Могтәбәр дидегез әле, сэр Безне белгән ишкечлерәк әйттегез. —Сезне белмәгән кеше бар микән сон безнен илдә' Газеталарда атна саен диярлек сурәтләрегез чыгып тора Телевизордан тапшырылып торучы нотыкларыгыз, әңгәмәләрегез күпме тагын' Картаябыз, әмма хәтерне югалтып бетермибез әле Өчегез дә министр Кирәк тапсагыз, исемнәрегезне генә түгел, нинди тармак башында утыруыгызны да әйтеп бирәм' Тегеләр көлешеп алгандай иттеләр Ябык йөзле юан корсаклысынын көлүе сыкрауга охшаса, нечкә гәүдәле, ләкин көнбатыш табагыдай түтәрәк битлесе эт өргәндәй хахылдады М —Һы. Мәгьлумәтлс кеше син,—диде Орлык кыяры.—Синең белән янәшә балык тоту да шикләндерер... Шуны гына көткәндәй, өч әзмәвер тавыш-тынсыз гына хуҗалары янына килеп җиттеләр. —Бәлки аны икенче урынга күчерергәдер... Ял итәргә комачауласа, дип әйтүебез... Үзе дә каршы килмәс, бәлкем —Орлык кыярының шоферы балыкчыга да сүз катып өлгерде.—Шулай бит, сэр? Балыкчы, тыйнак кына елмаеп, иңнәрен сикертте: —Шулайдыр, бәлкем. Олуг шәхесләрнең теләген бик теләп үтәргә ризамын. Ихлас күңелдән риза! Мин әнә теге борылышка китәрмен. Сезгә бернинди дә комачау тудырмам, джентльменнар. — Рәхмәт,—диештеләр министрлар.—Безнең хөкүмәт эшләре турында сөйләшәсебез бар. Үзебез генә белергә тиешле дәүләт серләре дә бардыр. Сезнең киң күңелле булуыгыз сокландыра безне, сэр. —Зинһар, үпкәли күрмәгез,—диде шоферларның берсе нәзакәтлелек белән — Министр әфәнделәр шушында ял итәргә күнектеләр. —Балыкларны калдырыргадыр, бәлки,—дип. рәхимле елмайды балыкчы, кармакларын ураганда.—Кичкә таба бик сүлпән чиртә башладылар. —Еракка күчмисез бит.—Көнбагыш битле министр хәйләкәр көлде,—Нужа кушса, мөрәҗәгать итәрбез. Балыкчы, машинасын да кабызып тормыйча, җәяүләп кенә китеп барды. Беразга сузылган тынлыктан соң, Орлык кыяры кызларга да, егетләргә дә әмер бирде: —Тегендә, аланда ял итә торыгыз. Трейлер янында. Барлык хәстәрне күрә торыгыз. Кирәгегез чыкса, үзебез дәшәрбез. Машиналарны да шунда алыгыз Янәшә утырышып кармакларын салгач, ябык йөзле министр карлыкканрак тавыш белән әйтә куйды: —Сәер кеше булды әле бу. Кимсенү галәмәте дә чыкмады йөзенә. Беркатлы бала сыман китте дә барды. Мондый тынлаучанны балалар арасыннан да табу кыен хәзер. —Табигате шундый инде, күрәмсең. —Маклер яки укытучыдыр. Шулай тоела. —Ә сез бер нәрсәгә игътибар иттегезме'’—дип, капыл гына сорау бирде Орлык кыяры.—Аның йөзе кемнекенә охшаган7 Уйлап карагыз әле. Бер минут чамасы тын да алмадылар кебек. Соравына җавап ишетмәгәч. Орлык кыяры үзе телгә килде: —Ниндидер изге затка, фәрештәгә охшаттым мин аны. Ул китәргә килешкәч, үзебез белән калырга да димләмәкче идем үзен. Тик, сезнең фикерне белмәгәч, кыймадым. —Фикер дип соң инде... Монда әллә ниләр сөйләшергә килмәдек бит. Утырыр иде әле гөрләшеп...—Көнбагыш чырай, кинәт кенә башын артка ташлап, кытыклангандай көлергә кереште.—Җанашлар куенына кергәч тә сөйләшерлек сер юк инде су буенда. Җитди сөйләшүләрдән эштә дә туйган... Ярый, еракта түгел ул, чакырырбыз. Йөгерә-йөгерә килер. ... Тотканнары сыңар балыктан артмады. Күз бәйләнә башлаганда Орлык кыяры уртак киңәшкә нәтиҗә ясагандагы тавыш белән катгый тәкъдимен бәян итте: —Чакыртыйк, булмаса. Ни сәбәптер, бүгенге көннең бөтен мәгънәсе шул кешедән генә торадыр кебек. Балыкчы, ничек киткән булса, шулай тиз генә килеп тә җитте. Аны дәшкән шофер иптәшләре янына китеп баргач. Орлык кыяры салмак кына янган учак ялкыны аша: —Сезне чакырырга исәп иттек әле, сэр. Сүз тыңлап килүегезгә рәхмәт,— диде. Балыкчының сүзе министрларның берсе дә көтмәгәнчә булды. —Чакырмасагыз. мин үзем дә килми калмаячак идем. Анын тавышы, сөйләшү кимәле көндезгедән бөтенләй үзгә иде. —Гаҗәп!—диештеләр учак хуҗалары. —Бер дә гаҗәп түгел!—дип кистерде балыкчы —Бүген булмаса да без барыбер каядыр, кайчандыр сөйләшергә тиеш идек. Чөнки без төп гамәлләребез, яшәү рәвешләребез буенча коллегалар Бүгенге төнне Ходай үзе насыйп итте безгә. Яхшылап аңлашырбыз, ичмасам Балыкчының йөзендә дә, күзендә дә баягы балкыш бөтенләй юк инде хәзер, һәр сүзе коры, һәр җөмләсе төгәл! Шиккә кала башлаган Орлык кыяры, анын яна сыйфатларын сизмәмешкә салышып, җилне икенче тарафтан истермәкче булды. —Әле бая сезнең хакта сөйләшеп утырдык, сэр. Сезнең йөзегездән сихри игелек бөркелә, фәрештәгә тартымлык бар сездә. —Менә шул күренешем дистәләрчә бәндәләрнсн җанын кыйды да инде! Бал дип беләләр, агуга тап булалар Кемгә капканнарын теге дөньяга китәр алдыннан гына аңлыйлар шул бичаралар. Юк, сез дөрес аңлагыз, минем төп максатым һич тә үтерү түгел Иллә дә мәгәр кайчак үтерергә дә туры килә Министрларның берсе көчәнеп кенә көлеп җибәрде: —Сез әле бик оста артист та икәнсез. —Әйе, сез хаклы. Андый осталыктан башка минем һөнәрне башкару, у- нышлы башкару бик кыен булыр иде. Сез ул сәләтемне көндез күрдегез инде —Сез бая үзегезне безнен коллега итеп танытмакчы идегез Берәр вакыт министр вазифасын тарттыгызмы әллә9 —Юк, бер кабинетта да утырганым булмады, коллегалар. —Менә тагын шул ук сүз... — Мин әле бу төндә ул сүзне тагын берничә мәртәбә кабатлаячакмын Кем икәнемне дә белгәч, үзегез дә килешерсез минем белән. Без—коллегалар! Шикләнә калган Көнбагыш чырай, тавышына нәзакәтлек өстәргә тырышып, кул сузды: —Сер ясап утырмыйк, алайса, сер. Үзегез дә телисез сыман—танышыйк, булмаса. —Кул бирешеп тормыйк!—диде "Коллега —Минем белән сез болай да таныш Исемемне дә әледән-әле ишетеп яшисез Мактанып әйтүем түгел, минем даным сезнекеннән дә югарырак бу дөньяда Исемне берәүләр шомланып кабатлый Президент исеме дә минекедәй үк популяр түгелдер Әле һаман да бу әңгәмәне шаяруга санап, дөресрәк, анын шаяру икәненә үз-үзен ышандырырга маташып утыручы Орлык кыяры мескенлек авазлары да иңгән тавышы белән кеткелдәде —Ул популяр исемне ишетергә иде' — Мин аны сер итеп сакларга да уйлыйм. Рәхим итегез, исемем Исемен ишетүгә барысы да кыбырдашып кунды Сүз кыстырырга берсе дә әзер түгел иде әле. Инде “Коллега"ның шаярмавы да аңлаганга аңларлык булды кебек. Әйткәне хак булса, исеме һәм кылган куркыныч гамәлләре легендаларда йөри торган атаклы талаучы бу! Дистәләрчә миллионерларны бер бакырсыз калдырган, бронялы сейфлардан килограммлап—асылташлар, ил саклагычларыннан кирисчс-кирпсчс белән алтын эретмәләре талаган куркыныч зат! Мондый кыйсса да таныш иде учак янында утыручыларга шушы рецидивист бервакыт башкалага ашыгыч илтслсргә тиешле акча төягән хәрби самолетны кулга төшер.» Очкан чакта, максаты гамәлгә ашмасына инангач, самолетка шартлаткыч куеп парашют белән сикерә. Сәер яклары да телдән-телгә. колактан-колакка йөри Имеш, бөтен талаганын ярлыларга, эшсез калганнарга, ялгыз аналарга өләшә икән Каршыла утыручы бу адәмнең шул Бөек Талаучы булуы хак икән, ни өчен ул бөтен серен тиктомалга түгә9 һәр җинаятьченең изге шарты—конспирация ләбаса! —Алдан ук әйтеп куям, үзегез тәртипле булсагыз, чәч бөртегегезгә дә зыян китермәм. Сездән сорарга теләгән бер генә нәрсәм бар Ул—ярты сәгать буена бары тик минем сүзләремне игътибар белән тынлау Реплика ясарга рөхсәт Теләгем.» каршы килергә жөрьәт итсәгез, таләп итәчәкмен! Чәч бөртегенең дә сакланачагын белгәннәрнең берсе—күбрәк сүзсез утырган Чәндер чырай сорау бирүне кирәк тапты: —Ә сез каршыгызда утырган бу әфәнделәрнең берсе нәкъ менә эчке эшләр министры икәнен беләсез бит, сэр. Болай чишелеп китүегез, үз чәчегезнең коелуына китермәсме? -Юк! —Без дә чишелеп алыйк, булмаса. Безне монда ике дистәдән артык полисмен саклый. —Әйе, алар егерме өч кеше. Вакытлыча барысы да богауланган. Зур түземлек белән безнең сөйләшүнең бетүен көтәләр. Шоферларыгыз “Линкольн” салонында кәрт сугалар. Сөяркәләрегез, повар белән берлектә, сез килүгә табын әзерлиләр . Аңлыйсыздыр, мин сезнең вакытында ашавыгызны да кайгыртам. Үз иминлегем турында да онытмыйм, дип әйтеп торуның кирәге дә юктыр Кайсыгыздадыр корал булуы ихтимал. Анысы да борчымый мине Чөнки сезнен һәр хәрәкәтегез сизгер күзәтелә. Минем егетләрнең берничәсе, бәлки, менә шушы кул җигемендәге куаклар эчендәдер. Теләгегез булса, үрелеп карагыз, генерал. Аларнын кыштырдау авазы да чыгармыйча хәрәкәтләнү сәләтенә үзем дә сокланам кайчак... Түгәрәк чырайлы ябык министр—полиция генералы, каядыр үрелү түгел, жиргә таянган кулларын да тиз генә тезләренә куеп, шым булды. Бары тик Орлык кыяры гына, тулаем буйсынганлыкларын расларга теләгәндәй, сүз кыстырды: —Сез, хөрмәтле сэр, нәрсәдер сөйләмәкче идегез. Коллегаларым да тыңларга әзер кебек.. —Ярый, коллегалар, кереш сүз тәмам. Сез мине кимендә йә президентыгыз, йә премьер-министрыгыз дип уйлагыз да, күндәм генә тыңлагыз... Коллегалар дип мөрәҗәгать итүемнең хикмәтен сез инде аңладыгыз булса кирәк. Чөнки без монда дүртебез дә—талаучылар. Тик рангларыбыз белән генә аерылып торабыз. Әйткәнемчә, мин кырык елдан артык таладым. Ихтыяри-мәҗбүри шактый кешеләрне үтерергә туры килде. Тилмереп караган күзләре дә, сонгы сүзләре дә, нишләптер, онытылмый, хәтердән чыкмый. Кызганам мин аларны! Ләкин үзләрен исән калдыру мөмкинлегеннән мәхрүм иттеләр мине: карыштылар, чыр-чу күтәрделәр, мылтык төбәп маташтылар.. Шулай итеп, мин үз корбаннарымның трагедияләрен үз күзләрем белән күрдем. Үкенә, шулар өчен сызлана торгач, үз йөрәгемнең дә тузуын шәйли башладым. Кырык җиде кеше үтте минем кулдан' Аңлыйсызмы"’! Авыр мина, коллегалар, бик авыр!.. Ул сыкрап куйды һәм үксүен тыярга тырышып, бермәлгә тынып калды. Эченә алган сулышы, кинәт кенә ярылган камеранын һавасы бәреп чыккандай, тышка агылды. Бу сулыш тыңлаучыларга учак ялкыныннан да кайнаррак тоелды Сызлангандай, тагын сүзсез калды “Коллега”. Шул форсаттан файдаланып. Орлык кыяры сүз кыстырырга өлгерде: —Авырдыр шул. Намусыгызда биш дистәгә якын кеше гомере икән бит .. Ишетте дә сыман бу репликаны “Коллега”, юк та кебек. Тирән итеп кабат сулыш алгач, дәвам итте: —Ә сезгә, коллегалар, жинел! Югыйсә, сез бит миңа караганда йөзләрчә тапкыр күбрәк талыйсыз, кешеләрне көн саен менләп үтерәсез. Шулай да сезгә жинел! Чөнки сез үзегезнең аркада җан бирүчеләрне күрмисез. Сезнен корбаннарыгыз белән зиратлар тула, яңалары ачыла. Сез исә һаман типтерәсез, берни булмагандай, парламентларда утырган буласыз... —Без таламыйбыз да, үтермибез дә. Без ил белән идарә итәбез,—дияргә кыюлык тапты кайсыдыр министр, кыяр-кыймас кына. —Ярый, әфәнделәр, бу ялганыгызны бүтәннәргә сөйләрсез. Мин һәркайсыгызнын гамәлләрен белеп яшим. Менә син, мәсәлән, финанс министры. Әйт мина, экватордагы—Канар утрауларындагы резиденцияң күпмегә төште9 Ул бит үзе бер шәһәрчек! Телисен икән, дәшмә, үзем әйтәм: алты йөз дә егерме миллион доллар ул! Әле бит бу президентыгызныкына караганда пүчтәк! Белеп торам, вәкаләт срогы чыгу белән ул шунда качачак. Швейцария банкындагы акчасы да егерме буын нәселнәсәбенә җитәрлек аның Димәк, нәселе 500 ел бәйрәм итәчәк. Ә халык нишли9 Беләсеңме син халыкның нишләгәнен9 Ай буена алган хезмәт хаклары ун көн ашарга да җитми аларнын. Ризык җитмәүдән сабыйлар кырыла, гүзәл кызлар фәхишәгә әйләнә. Алар, гафу итегез, сезнен кебек милли айгырлардан балага узып, корсак төшереп, ана булу бәхетеннән мәхрүм калалар Әлс менә монда да алып килгәнсез берничәсен Әллә сезне яратудан шат күнеллс дип беләсезме аларны? Кулыгызда власть булмаса, сезгә алар төкереп тә бирмәсләр иде. Сезгә ләззәтле минутлар китергәндә үпкән, назлаган кебек кыланалардыр әлс! Ә чынлыкта җирәнәләр алар сездән Ул мескеннәрне сез биргән фатирлар, кыйммәтле киемнәр, затлы бүләкләр тыеп тора йөзегезгә төкерүдән. Бу кызыйлар кырык ел производствода бил бөккән эшчеләрдән дә баерак яши хәзер Мин кешеләрне пистолет яки пычак белән генә үтердем. Алар, күп дигәндә, бер минут газапландылар Ә сез еллар буе газаплап үтерәсез. Миллиардларны, триллионнарны сез банкларда ■•әйләндерәсез", үзегез өчен яңа миллиардлар сыгасыз—эшчеләр, игенчеләр исә еллар буе хезмәт хакыннан мәхрүм Менә сез, генерал әфәнде, үз чыгышларыгызда минем кебекләрне бандит дип бәялисез Анысы—дөрес. Ләкин сез барлык бандитларга караганда да бандитрак бит! Халык файдасын түгел, мафияләр ихтыяҗын кайгыртуыгыз кемгә сер9 Әгәр мин шушы төндә өчегезне дә асып үтерсәм, мона кадәр җыйган гөнаһларымны Ходай бер минутта кичерәчәк. Ләкин бу гамәлдән халыкка күпме генә җиңеллек килер икән9 Сездән бушаган кәнәфиләргә яңа бандитлар, яна талаучылар килмәс дип иман китерә аламмы мин9 ' Менә шунын өчен дә исән каласыз, әфәнделәр Мона кадәр тораташтай утырган министрлар, сүз куешкандай, иркенрәк сулап куйдылар Берсе, хәтта, оеган аякларын сузып, кат-кат тамак кырды, “Коллега" исә, сөйләүләрем барыбер бушка бит, дигәндәй, сүрәнләнеп китте Шактый тын утыргач, иренгән кыяфәт белән өстәде — Минем бөтен максатым шушы сүзләрне әйтү иде, коллегалар Әлбәттә, бер файдасы да булмас бу нотыкның Әмма күңелемне, эчемне бушатасым килде Шулай да, әз генә булса да, уйлап карагыз әлс сез: акыл ияләре, язучылары, сәнгать әһелләре ач-ялангач калган, киләчәк буынны тәрбияләүче педагоглары бер ашарлык ризыкка тилмергән милләт кая бара9 Үз нәфесегезне ун, егерме процентка гына тыйсагыз да, аларнын тормышлары бераз рәтләнер иде бит Үзегез ашаганда этләргә дә калдыкпостыкларыгызны ташларга онытмагыз, балалар, дия торган иде әткәй мәрхүм Сезнен аркада эт көненә калган халыкка да ждн сакларлык ризык каптырыгыз, коллегалар Тагын бер мәртәбә авыр сулады да урыныннан торды “Коллега'' Чалбарын каккалап алгандай иткәч, сүзен түгәрәкләде —Ярый, сау булып торыгыз, даһи талаучылар Сакчыларыгызнын кулын чишкәнче сабыр итегез дә. ялыгызны дәвам итегез Тәмле ризыкларыгыз, ләззәт китерәчәк кызларыгыз сезгә шатлык, юаныч өстәсен Ул. чираттагы сигарасын күмергә терәп кабызды һәм әкрен генә караңгылык кочагына чумды Буйдак тәвәккәллеге асыйп ризык тешне каерып керер, ди торган иде Идриснсн әбисе Тукгале. тукта! Шуңа тарга түгелме сон бөтен подъезд ирләрен кыбырдаткан бу яңалык? Фатирларның берсенә күчеп килгән шул кызны Ходай үзе җибәрмәде микән Идриснсн бәхетенә дип9 Булмас, димә, булгандыр "Идрис атлы бу колым тәки кырыкка җигеп тә өйләнми йөри бит,—дигәндер Ходай Тәгалә —Искиткеч бер гүзәлне юлына чыгарып куйыйм әле. ичмасам" Бу гүзәлнең исеме дә нәкъ менә Гүзәл икән Күрше әби-сәбиләрнең әйтүенә караганда, яше белән дә Идрискә дип сакланган кебек утыздан үтеп киткән Төзәмичә генә атып тидерү сыман булды бит әле бу. әй' Башка ирләрнең кызыгуы файдасыз Ник дисәң, һәркайсынын үз кубызына гына биетеп яши торган хатыны бар, ә Идриснең дүрт ягы кыйбла—күз атканы белән күрешергә, серләшергә хакы бар Шөпшәдәй нечкә билле, зур кара күзле, кыйгач кашлы чибәрне күздән ычкындырмаска күнекте Идрис шушы ике атнада Тычкан тишеген саклаган мәчедәй, иртән дә. кичен дә подъезд төбеңдә уралырга тырышты Тегене карашы белән зшкә озатып куйгач кына үз хезмәтенә йөгерә, соңрак кайтамы, иртәрәкме— Н гомуми ишек төбендәге эскәмиягә кунаклап, пенсиядәге эшсез абзыйлар белән уртак тел тапкандай, тегенең кайтыр юлын күзәтә. Тик менә Ходай насыйп ризыкны авызга ук тыкмаган: кайчандыр Идрисне ошбу йортның беренче катына урнаштырган булса, Гүзәлне үзенә якынрак катка— тугызынчыга менгереп куйган. Әзрәк мәшәкатьләнсен, әзергә-бәзер генә куанмасын, диюедер. Әле лифт дигәне дә эшләми бу көннәрдә... “Ничауа, мондый кыз артыннан күк гөмбәзенә менү дә артык булмас”, дип нәтиҗә ясады Идрис Иллә дә мәгәр сәбәп кирәк. “Менә син мина ошадың, шуна күрә мендем әле ин югары катка”,—дип әйтмәссең бит инде. Ниндирәк йомыш табарга икән9 Кайбер сәрхушләр кебек бурычка акча сорап керә алмый егет—беренчедән, акчасыз яшәми, икенчедән, хәмерне дә айга бер, кайда бер генә капкалый. Карчыклар кебек суган, борыч сорап та ишек шаку килешмәс... —Эх, сүзләр сүзгә ялганса, җәннәт булыр иде бу дөнья! Бәлки үзе дә Идриснең менгәнен көтеп торадыр әле Яныннан узып киткәндә ул да бик назлы карап ала бит Бергә яшәү, кавышу тәкъдир тактасына язылган булса, уртак түшәктә йоклауга да күп калмагандыр. Менәчәк Идрис, менәчәк өске катка! Җилле генә йомышын да тапмый калмас. Тик шунысы, әгәр менеп-менеп тә һавалык күрсәтсә, киштәсен бик югары күтәрергә маташса, борынын чөйсә?.. Чөймәскә тиеш Ул ханбикә түгел. Идрис хәерче түгел! Менү хәйләсен тапсын әле башта. Эһе, өченче көн үтүге янды Идриснең! Булды бу! Бер-ике сәгатькә үтүгеңне биреп тор әле, чибәркәй, диясе дә вәссәлам. Аннан соң инде сүзне сүзгә ялгау бер дә кыен булмас. Ни дисәң дә, кызлар күңеленә хуш килердәй кәнфитле сүзләрне күп туплады егет буйдаклык елларында. Кадергә тота торган кәчтүмен киде, чама белән генә француз хушбуен сиптерде һәм... тәвәккәлләде. Икенче кат баскычының беренче басмасына аяк басуга, тәнендә, күңелендә илаһи жинеллек сизде. Ирек белән Диләнекеннән дә ким булмаган туй ясарлар, һай. күнелле дә үтте шул туйлары. Өч көн буе барды. Бөтен кунаклар, кода- кодагыйлар сокланып туймады бу парга. Иллә шунысы, авылга кайтып киләм дип ике көнгә киткән Диләсенең элек йөргән егетендә “кунак булуы” сизелде. Ярты ел торуга ук аерылыштылар. . Өченче катка омтылганда елмаеп куйды Идрис: бетмәс монда ямьсез уйлар. Күңеллерәк фикер йөртергә кирәк. Гүзәл белән өйләнешсәләр, бер подъезддагы икс фатир уртак булачак. Бүген Гүзәл аска төшсә, иртәгә Идрис өскә менер. Күнелле бит. ә: бер көн—аста, бер көн—өстә, тагын аста, тагын өстә!.. Берсендә ашарлар, икенчесендә йокларлар. Кушарга уйласалар фатирларын, өч бүлмәлесен йөгерә-йөгерә китереп бирәчәкләр. Әнә бит. Айдар белән Җәүһәр нәкъ шулай иттеләр. Ләкин ләкин шунысы... балалары тугач, тагын берме, икеме ел үткәч, Җәүһәре “тешаны" да үз яннарына китертеп, пропискага кертеп, ниндидер хәйлә- мәкерләр табып, Айдарны урамга кудылар. Тапталып беткән иске башмагы, юылмаган күлмәге белән чыгып китте мескен... Өченче катка менә-менә өр-яңа хискә чумып алды егет. Өйләнсә, зуррак акчалы эшкә керер. Бик кызык бит ул тормыш: өйләнешкәнче кызның да, егетнең дә акчасы үзенә бик житә. Өйләнешкәч, ни хикмәттер, ике житү бер җитмәскә өйләнә дә куя. Якын дусты Әмирҗан да шулай итте өйләнгәч: мондагыдан өч-дүрт мәртәбә күбрәк түли торган җиргә—Төмәнгә китте. Унбиш көн эшләп кайта да, унбиш көн Вәсиләсе янында ял итә. Тагын китә. Әллә ниләр алып бетерделәр өч-дүрт елда. Машина яки бик хәтәр видик дисеңме, күн пәлтәләр, затлы туннар, гектарлы-гектарлы келәмнәр дисенме!.. Кассадагы акчалары да патша сарае салырлык булган иде, ахры. Иллә дә мәгәр.. Әмирҗан бахыр... җил тотып калды. Вәсиләсе, хәерсез, бер әфисәр белән әллә Украинага, әллә Белоруссиягә чыгып качты. Бөтен байлыкны акчага әйләндереп бит әле, җитмәсә! Хәзер инде Әмиржан кая? Үле дисәң, гүрдә юк, тере дисәң, җирдә, ягъни Казанда юк... Дүртенче Юк-ла, алтынчы кат баскычыннан менгәндә тагын бер мәртәбә канатланып алды буйдак кавалер. Бик тә назлы кызга охшаган бу Гүзәл. Рәҗәп хатыны Рәмзия назлары бардыр, билләһи. Рәҗәп уңга борылса да—“пәп”, сулга караса да “пәп'—Рәмзиясе кәнфит суыргандай үбеп кенә тора тегене. Хәер, торды дияргә кирәк Чөнки бик тә көнче буяган ул Рәмзия Рәҗәбеннән көнләшеп иөргән-йөргән дә. бер төнне, йоклап яткан иренен башын балта белән чабып өзеп, сигезенче каттан асфальтка сикергән... Ике яшьлек балалары ятим калды Татлы йоттырып, ачы костыручылар да бар бу дөньяда! Сигезенче, тугызынчы катларга менгәндә Идрис йодрыгы белән баскыч култыксасын төйгәләп куйды. Юк, диде ул катгый карарга килеп, сигезенче катта да. тугызынчыда да яшәмәсләр алар Гүзәл белән. Әле сикерү түгел, саррак йөрсәң дә мәтәлеп төшүен бар /Китми беренче белән икенче катта яшәүгә! Житми! Китсәң, кайтсаң да җайлы, артын сузылганчы, тынын капланганчы менәсе юк, төшкәндә башың әйләнгәнче бөтереләсе юк. Беренче катта яшәрбез. Алла боерган булса Хәниф белән Фәридә өйләнгәннән бирле беренче катта көн итәләр. Тик менә... хактырмыюктырмы. Хәниф командировкадан төнлә кайтып ишек шакуга, тәрәзәсеннән ниндидер ят ир сикереп төшеп кача икән. Күлмәге белән чалбарын да күздән югалгач кына кия. имеш Шулай инде ул тормыш— анасын ормыш Әйтүсн-әйтәләр ул. буйдак кеше адәмчә яшәсә дә. эт үлеме белән үлә, дип. Ләкин өйләнгәннәрнең бөтен тормышлары эт тормышы түгелмени9 ' Әле үлүләренең кешечә булуына да иман китерәм димә Сабир үлгәч, җеназага килгән дуслары мәет янында аптырашып утыралар икән “һай, исән чакта битләре түп-түгәрәк иде бит әле. хәзер яңагы сөягенә ябышып каткан моның",— дип. Соңыннан мәгълүм булган: Сәкинәсе, Сабир җан тәслим кылуга ук. куелган алтын тешләрен казнасы-ние белән каерып алган, ди имансыз. Идрис авыр сулап куйды Авызыннан тын түгел, ялкын чыккандай хис итте егет. Ләкин ун кулынын урта бармагы хуҗасының акылыннан башка хәрәкәт итте (шул урта бармак, ни хикмәттер, башка гамәлләр вакытыңда да сабырсыз була)—Гүзәлнсн ишек кыңгыравына басып өлгерде Эчтә житез адымнар ишетелеп алды да. чибәркәй үзе дә Идриснең каршында пәйда булды. Нурлы елмаюы салкын кышны “ә" дигәнче язга әйләндерерлек кояштай иде кызның. — И-и, күрше төгелме суң?! Әйдә. уз!.. Нәстә катып калдың, әдә кер дим бит. әкият! Идрис, басып торырга хәле җитмәгәндәй, коридор стенасына сөялде дә, янә авыр сулап, моңсу, томанлы карашын аяк астына юнәлтте һәм бөтен тәвәккәллеген бер учка кысып, әйтәсе сүзен әйтте - Юк-юк, чибәркәй. үтүгең үзенә булсын! Кирәкми мина синең үтүген' Ки-рәкми!.. Жил-җил генә аска төшеп барганда, анлашылыр-анлашылмас мыгырданып куйды: —Торсам—ашым, ятсам—башым., үземнең үтүкне төзәтермен әле Кызның киң ачылган, әмма елмаюы чигенеп бетмәгән биниһая аптырашлы күзләрен күрмичә тошен китте... 1996—199S Казан