Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЗЕЛГӘН КЫЛЛАР

 Өзелгән кыллар... Бу вальс әйтерссн колакларымда әле дә яңгырап тора Ул вакытта мина нибары унтугыз яшь иде Техникум инде тәмамланган Тиздән армия сафларына китәчәкмен. Көн саен эштән сон күңел ачарга клубка йөрибез Биюләр уеннар Анда без элекке классташлар белән дә очрашабыз Мәктәптә укыганда ук күнелем төшеп йөргән иде ана. Тик ул вакытта мина борылып та карамаган Нурия Чистай псдучилишесыннан жәйге каникулларга кайткан Анын нурлы яшькелт-соры күзләре, көмешсу-коңгырт чәчләре күнелне җилкендерә, җанга тынгылык бирми Их, бу билгесезлектә булган мәхәббәт газаплары.' Клуб мөдире Тәлгат ару-талуны белмәс иске патефонны уйната башлый Өзелгән кыллар” вальсы яңгырый. Бу вальсны без—«шыл яшьләре, аеруча яратабыз. Ул көзшен ниндидер бер сихри могҗизасы, тылсымы бар шикелле Әйе, андый илаһи көч булмаса, җилкенер идемени безнең күңелләр! Канатлы бөркет сыман очып барыр идеммени мине өнәмәгән Нурия каршына, чакырыр идеммени аны бу вальска?! Юк. бу юлы да чыкмады Нурия минем белән биергә. Теләмәде Матур- горур башын чайкады да, тәкъдимемне кире какты Китәргә иде яныннан, башка кызны чакырырга иде мина Беткәнмени безнең чакыруны өзелеп, зарыгып көтеп торган кызлар! Әнә Лилия, әнә Флүрә, әнә Мәдинә Миләүшә Зәкия... Тик мин шул Нурия яныша таш сындай, гипнозланган сыман селкенмичә дә торам. Яныннан һич китә алмыйм Адәм көлкесе Нурия' Урман кизләүләре сыман тулы, саф һәм тирән күзләренә чумып югалыр идем мин аның Их. әйтәсе, сөйлисе, ачып бирәсе иде аңа эч серемне» .бөтен хискичерешләремне. Анлар иде микән ул9 Mini монсу гына Нурия яныша торам Башк«з кызлар белән биисем дә, янәшә торасым да килми Миннән бер-ике айга гына яшьрәк, безнең авылга әле генә гамәли дәресләргә килгән Җәмил безгә таба якынлаша Ул Нурия каршына туктап баш ия, танцыга чакыра, нидер әйтә Нурия ана ягышы елмаеп җавап бирә, ул шушы егетне көткән күрәсең Шул чакны колакларыма мин яраткан ‘Өзелгән кыллар" музыкасы көчле дулкындай килеп бәрелә Күңелдә давыл күтәрелә Тукта! Ничек әле ул минем белән танцыга чыкмады, ә ниңдштер килдсм-килмсшәк белән бии, аңа елмая, аның кочагына сыенып әйләнә Аның көмешсу коңгырт чәчләре Җәмилнең чем-кара бөдрә чәчләренә тия-тия җилферди Нуриянең чәчләре зур тантана-бәйрәмнәрдә җилфердәгән әләмне хәтерләтә Нуриягә бәйрәм. Бу кичне дә. башка кичләрне дә Җәмил анын белән бии, өенә озата Минем өчен менә алмаслык бәхет тавы Җәмил өчен кечкенә бер үрчек кенә булды түгелме сон9 Ө Шулай да көннәрнең берендә, кыюлыгымны җыеп, кызга мөрәҗәгать иттем мин —Нурия,—дидем,—син мине шул Җәмилгә алыштырдыңмыни9 Ни ишетәм: —Ничек инде алыштырыйм9 ! Мин бит сине беркайчан да сөйгән ярым итеп санамадым. Ә аннары., син бит тиздән солдатка китәчәксең... —Китсәм бит, өч елдан кайтып та килермен! —һе, өч ел. Мин нишләрмен, сине көтеп саргаеп өйдә утырырмынмы9 Син кайтканчы башка, яшьрәк кызлар үсеп куячак... —Мин сине берәүгә дә алыштырмас идем, Нурия. —һе, ышан сезгә. Минем Чистайда да бер егетем бар иде. Ул авыл хуҗалыгы техникумында укыды. Әллә нинди вәгъдәләр бирә иде. Үзе техникумны тәмамлады да әллә кая шылды. Менә ышанып яшә сезгә?! Ә Җәмил әле дурак. Алдый белми ул. —Дураклыгы өчен яратасыңмы? —Әйе, шуның өчен дә! Аннары ул синең кебек кыюсыз да түгел. Ә диергә җитешмисең, кочаклый да үбә... Утлы күмергә салсалар да, болай янмас идем. Нуриянең болай дуамал- ачык сөйләшүе мине чыгырдан чыгарды. Вальс бетү белән мин клубтан чыгып киттем. Караңгы көзге төн. Сентябрь аенда сирәк була торган җылы төн. Әмма салкын декабрь төне булса да, мин хәзер туңмас идем кебек. Чөнки тирәннән, эчемнән янам. Урамда юл станцасына таба барам. Караңгыда япа-ялгыз йөрисем килә Их, Нурия, Нурия! Нишләттең син мине исәр кызый9 ! Мәктәп елларыннан бирле яратам бит мин сине, Лубянда укыганда да башка кызларга күзем төшмәде. Гел син идең минем күңелемдә, Нурия. Син дә мине яратасын кебек тоела иде. Ә син... Шулай да була микәнни соң ул мәхәббәт?! Тиздән мина хәрби комиссариаттан чакыру килде Кечкенә генә тар колеялы тимер юл поезды мине Казан—Мамадыш юлына альт китте Станцага кадәр мине әнием генә озата килде. Өстендә иске плюш жакет, башында йомшак мамык шәл. Үзе бәйләгән шәл. Әнинең күзләре кызарган. Моңлы, менә-менә елап җибәрер сыман. —Әни, елама, тиздән кайтып җитәрмен! Өч ел күп түгел ич. Әле ялга да кайтырмын!—дим мин. Кинәт әнинең иреннәре калтырый. Әйе. анын үзенә генә жинел булмаячак. Армиядән мин Нуриягә хатлар яздым. Ләкин ни берете, ни икенче, ни унынчы хатыма җавап булмады. Тик сенлемнән килгән хатта гына, авыл яңалыклары турында язылган урында. "Нурия Җәмилгә кияүгә чыкты”,— дигән җөмлә бар иде. Йөрәкне нидер чәнчеп алгандай булды, күңелне моң басты. Нуриягә бүтән хат язмадым Сенлемнән дә аның турында сорашмадым Хезмәтемне тутырып, өйгә кайтырга бер ел калды дигәндә. Җәмилне армиягә алганнар Әмма бу хәбәр дә миңа берничек тә тәэсир итмәде. Хатирәләр.. Югары классларда укыганда мине пионер вожатые итеп сайлаганнар иде Мин алтынчы сыйныфта укучылар белән эшләдем Шунда Земфира исемле кыз бар иде Сылу гәүдәле, төпле холыклы кыз бала иде ул. Әнә шул кыздан миңа, соңгы елымны хезмәт иткәндә, хат килеп төште, һәм без бик теләп хатлар языша башладык. Ул Казан финанс институтының беренче курсында укый иде. Җавап хатларында анын эчке нур, самимилек, акыл бөркеп тора иде сыман. Тормышчан кыз иде ул. Мине ярата да төсле. Миңа җибәргән рәсемен дә һәрчак куен кесәмдә йөртәм Аулакта альт сокланам. Бөтен уй-теләгем— Земфира белән очрашу. Демобилизациягә кадәрге көннәрне саный-саный арып беттем Көннәр шундый акрын үтәләр. Әле бит бер елга якын вакыт бар. Тиздән без диңгездәге бер исемсез утрауга киттек. Анда хәрби самолет һәм корабларга каршы сугышырга өйрәнәбез Иртә таңнан альт кичке эңгерләр төшкәнче, еш кына төнлә белән дә күкне саклыйбыз, “дошман” очкычларын күзлибез Пеленгаторчылар ни әйтә, мин шуны тиз генә команда пунктына, командирларга житкерәм Морзе аппараты дер-дер килә нокта да сызык, сызык та нокта эфирга очалар гына. Әйдә, дошман анлап карасын. Шифрны ул түгел, тапшыручы .мин дә белмим Ни бирделәр, шуны сугам гына Ә командирлар, бәлки миннән йөз мен чакрым ераклыктадыр, укыйлар да тиешле нәтижә ясыйлар Һәм зенит тубындагыларга тиешле команданы бирәләр. Менә өч ел гомер узып та китте Тиздән туган якларга, өйгә— туганнар янына кайтып китәчәкбез. Тагын бер-ике айдан сон булыр бу тантаналы вакыйга Ләкин өйгә, туган илгә кайтканчы, без ин элек Варшава килешүен төзегән илләр гаскәрләренен хәрби уеннарында катнашырга тиешбез Тукта чү! Радиодан үзс.мнен исемемне ишетәм Бу көйне "Юность" радиостанциясе аша мина Нурия багышлый Өзелгән кыллар’ Мин яраткан борынгы вальс! Кинәт күз алдыма авылыбызнын агач клубыңдагы уен кичәләре, шунда слмаеп-көлеп йөргән Нурия килеп баса Ул Жәмил белән бии Мин исә моңсу гына читтә торам Их. Нурия' Нурия! Күңелдә ниндидер сызлану, үпкә, канәгатьсезләнү хисе уяна Нуриянең күңелдәге сурәтен ихлас күңелле, кешелекле, мине табып, ике елга якын хезмәт итәргә ярдәм иткән, хатлары белән өмет тудырган һәм киләчәк тормышыма ышаныч биргән Зимфира нын нурлы йөзе алыштыра Юк. юк! Зимфирага хыянәт итә алмыйм мин Ә динары. Нурия кияүдә ич ул. Ирен көтсен. Кияүгә чыгар алдыннан нигә уйламаган соң0 Муенында ул вакытта да башы бар иде бит! Менә мин Казанга да кайтып җиттем. Ашыга-ашыга Карл Маркс урамына төшәм. Менә финанс институтының студентлар йорты Керәм Һәм ни курим, кизү өстәле артында Зимфира үзе утыра Мине күргәч, V.T үзе дә абайламастан сикереп тора. Әкренләп битләре алсулана Ул каршыма атлый Аннары бер мизгелгә туктый Әнвәр! Әнвәр абый —ди ул һәм кочагыма ташлана! Кайттың! Ә мин Малиновский приказын да бүлмәдә элеп куйдым —һәм ул тагы да кызара Мин ни әйтергә белмичә, сүзсез торам Алтынчы сыйныфта укыганда кечкенә генә кыз иде Зимфира Кара, нинди үскән, сылуланган Зимфира, иптәш кызы белән сөиләште дә. мине үзенең бүлмәсенә алып менеп китте Без кергәч, бүлмәдәге кызлар, төрле сәбәп тапкан булып, чыгып киттеләр Мин Зимфираны кочып үбәрмен, дип. хыялланып кайткан итем Кая китте минем кыюлыгым да тәвәккәллегем” Зимфира белән күзгә-күз карашкач, мин гел югалып калдым Теге вакытта, аларнын классында әидәмән-вожатыи булган чакта, гел башкача иде бит Мин—Әнвәр абый, ә алар—кечкенә сеңелләрем. Анда мөнәсәбәтләр дә башкача иде Ә монда гел башка хәл— хәзер мин анын сөйгән егете сыйфатында кайттым булып чыга лабаса' Шулаймы икән’’ Бәлки. Зимфира йөгерә-йөгерә чәй куеп, табын әзерли башлады Үзс нидер сөйли, сөйләшә Мин исә берни дә аңламыйм Әллә чукракландым инде. Аннары Зимфира минем кулымнан ала Шинелемне салырга ярдәм итә Погоннарымны сыйпый. Фуражкамны киеп, көзге алдына килеп баса һәм көлә-көлә. әйләнә-әйләнә бүлмә буйлап күбәләк кебек оча —Нинди рәхәт. Әнвәр абый.—ди ул минем яныма килеп —Мин кечкенә чагымда сине үз абыем итәргә тели идем Син шундый матур, шундый йомшак, әйбәт күңелле, шундый кешелекле идең Минем бит абыйларым юк —Әй-е. әй-е!—дим мин Үземнең Зимфираны кочып аласым, онытылыпонытылып у бәсем килә Үзем ул үпкәләр дип куркам Чәй эчәргә утырабыз Кызлар керә Дүрт кыз һәм мин—солдат, бергәләп чәй эчәбез Үзем күз чите белән генә аларны күзлим Чибәрләр чукынмышлар' Ләкин араларында ин гүзәле—Зимфира Минем Зимфирам! Тукта әле’ Ничек синең Зимфираң?! Ай-һай. өлгер дә инде син' Синен Зимфиран0 ' Кызлар радиола җибәрәләр Янә "Өзелгән кыллар” көе түгелме сон?! —Синен яраткан көен, Әнвәр абый,—ди Зимфира, мина тагын да якынлашып. —Әйе, минем яратуымны каян беләсен? —Хәтерлисенме безнен авыл клубын9 Мин дә клубка танцыларга йөри идем бит. Ләкин син мине ул чакта күрми дә. идең. Ә мин читтә үз тиңдәшләрем белән утырыр идем, һәм бу көй башланганда синең йөзеңне ниндидер сәер, сагышлы шәүләләр күләгәләвең күп тапкырлар күргәнем и,лды... Зимфира аз гына тынып торды Аннары дәвам итте: —Хәтерлисенме Нурия апаны9 ! Син аны ярата идеи. ахры. Ә ул сиңа битараф, алай гына да түгел, синнән көлә иде... Шулчак мин сине кызгана идем. Синең янына килеп, җитәкләп клубтан альт чыгасы да еракка-еракка китәсе, сине сагышларыңнан аралап аласым килә иде. Үбәсем, назлыйсым, сабый баланы юаткандай юатасым килә иде. Өйгә кайткач та, күңелемдә син генә булдың... Әнвәр абый. Син, син. син! Мин синең фоторәсемеңне дә таптым. Бүлмәмә элеп куйдым. Әни: "Кем бу, Әнвәр түгелме соң, бик охшаган!"—диде Ачуланмасын, дип куркып: "Юк, әни, бу артист фоторәсеме ич. Әнвәр абыйга охшаган гына!’ — дидем. Әни елмаеп, мина ышангансыман булды. Шуннан бирле ул фоторәсем турында беркайчан да сорамады. Ә инде синнән минем хатларга җавап килә башлагач, ул гел тынычланды Начар егет түгел Әнвәр абыең, языш,—диде. Кызлар да тыңлый дип уйлап, башымны күтәрдем. Бүлмәдә без икәү генә калганбыз икән. Без икебез һәм... "Өзелгән кыллар” вальсы... Әйе, Нурия мине яратмый иде шул. Ләкин нигә исенә төшергән соң әле ул мине9 Нигә ул үзәгемне өзә торган шушы көйне бөтенсоюз радиосы аша. минем өчен тапшыруны сорады икән сон?. Уйларымны сизгәндәй, Зимфира сүзен дәвам итте: —Нурия апа Җәмилгә кияүгә чыгып бәхетле була алмады. Өйләнешеп яши башлаганнарынын икенче атнасында ук, алар сугышып урамга чыктылар Җәмил исә анын турында бөтен авылга: Кыз түгел иде!”—дип. сөйләп йөрде Аннары тагы дуслаштылар. Стансага менеп, анда урманчылык өендә тордылар. Җәмил урман технигы иде бит. Аңда яшәгәндә дә Нурия көн саен авылга, әниләренә төшә иде. Йә каенанасы рәнҗеткән була, йә Җәмил тәпәләгән була иде аны. Күз төпләре күгәреп шактый йөрде ул. Авыл халкы: "Шәмси кызы егетләрне сайлый-сайлый, ниһаять, теләгенә иреште, тукмаклыга кияүгә чыкты",— дип сөйләде. Хәзер Нурия леспромхоз балалар бакчасында эшли. Җәмиле армиягә киткән ди. Авылга без Зимфира белән бергә кайтып киттек Өйгә уйлана-уйлана кайттым Төн. Тәрәзәләребездә инде күптән ут сүнгән Тик каршыма йокы белмәс Сарбай атылып чыкты Сарбай—ул безнен этебез. Ике-өч тапкыр өрде дә, таныгач, ялагайланып чиный-чиный аяк астында урала башлады. Өч елдан артык гомер узса да онытмаган, көткән изге җан Тавышка, ишекне кин итеп ачып, әни килеп чыкты “Улым!”—диде дә кочагыма килеп сыенды Сенелләрем, энеләрем дә уянганнар. “Абый!"—дип, муеныма килеп сарылдылар. Тан атканчы сөйләшеп утырдык Икенче көнне кич мин клубка чыктым. Авылда кайткан солдатлардан бер үзем генә идем. Зимфира да килгән. Рәхәтләнеп биедек. Яшьләр, мин киткәндә күз дә төшмәслек малайлар, кыз-кыркыннар үсеп җиткәннәр инде, кызлар пешкән алма төсле, берсеннән-берсе чибәр, буй житкән. Танцылар бетеп, өйгә кайтырга дип чыгып барганда, клубка берничә хатын-кыз арасында Нурия дә килеп керде Мин исәнләштем дә Зимфираны җитәкләп чыгып барам —О, солдат кайткан икән, сине танырлык та түгел хәзер!—диде Нурия. Күзләре ут яна. Birr алмаларында ялкыннар уйный Йөрәгемне, эчемне, бөтен вөҗүдемне электр тогы яндырып үткәндәй булды Нурия! Күп яндым, хыялландым, күп тилмердем мин син дип. Нурия' Зимфира терсәгемне кысты: —Әнвәр абый, әйдә инде, сонга калабыз бит!—ди. Кая сонга «алабыз’’ Ни сөйли Зимфира9 ! Киттек. Ә арттан Нурия һәм теге хатыннар: “Утырмага килергә онытма. Станпада аулак өй. урманчы йортында!”—дип. кычкырып калдылар. Аулак өйгә мин, әлбәттә, бармадым. Зимфира үзләренә чакырды Аларда бик озак кунак булдым. Әнисе-әтисе белән сөйләшеп утырдык. Армиядән сон ни эшләргә уйлавым турында, авылда каламмы, укырга, йә эшләргә шәһәргә китәмме—шулар турында әңгәмә кордык. Анын әтисе дә. әнисе дә укытучылар. Сүзгә дә, фикергә дә бай кешеләр. Мин үземнең яна гына төзелә башлаган Түбән Кама нефть-химия комбинаты төзелешенә китәргә ниятләвем, аннан, бер ел эшләгәч, берәр институтка керергә исәп итүем турында әйттем Бәлки КХТИга керермен,— дидем мин. —Менә Зимфира да икенче курсны тәмамлый инде Бергә-бергә укырсыз, алай җиңелрәк тә була ул,—диде Зимфиранын әнисе — Бәлки Казанда түгел, шул ук Түбән Камада укып та булыр әле. Жамал апа,— дидем мин. —Юк, юк! Казанга барып керергә кирәк, анда укытучылар да күптәнге, тирән белемле,—диде кызның әтисе —Аннары бер тирәдә булсагыз, безгә дә күңелле булыр иде,—дип өстәп куйды ул.—Зимфиранын абыйлары да, апалары да юк ич. Сине ул үзе бик ихтирам да итә. —Алай гынамы, әтисе,—диде Жамал апа көлемсерәп,—Зимфира Әнвәр дип аһ итеп тора лабаса Ярата ич ул аны —Ярар инде, әни!—диде кызара төшеп Зимфира Мин исә оялуымнан башымны иеп утырдым Тиздән, әнидән рөхсәт алып, мин Түбән Камага эшкә киттем —Фатир ала алсан, яныңа без дә килербез, бәлки,—диде әни. Мин көн саен диярлек Зимфирадан хат алам. Укуы турында яза Минем кая эшләвем, буш вакытымны ничек уздыруым турында җентекләп сораша Мин барысы турында да тәфсилләп язам. Менә инде икенче ай мин төзелеш идарәсенен бердәнбер компрессормашинисты булып эшлим. Машинамны һәм эшемне яратам. Көтмәгәндә Зимфирадан телеграмма килде: ‘ Шимбә көнне Чургат чалына төшеп каршыла "Мстеор-81”, сәгать II дә килеп җитә" Мин ашыга-ашыга Чургатка киттем. Җәяү өч-дүрт чакрым барырга кирәк Автобуслар сирәк йөри. Чал* баржасы буйлап арлы-бирле йөрим Чистайдан 'Ракета" килде Бер-бер артлы кешеләр төшә һәм ни күрим, төшүчеләр арасында—Нурия Күрмәмешкә сабышып, яр буеннан китәргә ашыктым. Ләкин мине Нурия күреп алды "Әнвәр!”—дип кычкыра-кычкыра, артымнан куып җитте —Кара, кара, танымый да башлаган шәһәр кешеләре'—ди. Үзенең күзләре яна —Кемне каршылыйсын9—ди. —Зимфира кайтырга тиеш,—дим мин. юри "кайтырга" дигән сүзгә басым ясап,—телеграмма җибәргән Сәгать 11дә "Метеор" килергә тиеш,— дим Күзләрен жиргә төбәде Нурия. —Димәк, сине тәки аулады инде ул елан! Менә сина Зимфира'—ди ул. Тавышында ниндидер яшькелт агу сизелә, көнчелек агуы — Мин аны үзем ауладым Әйбәт кыз ич! Кайберәүләр кебек, тегендә- монда сугылып йөрми, үзе тормышчан да —Ә мин аны Казанда бик каты типтерә дип ишеттем Бер урыс егете белән чуала икән сүз йөри Йөрәгем жу итеп өзелеп төшкәндәй булды Әмма Нуриягә сер бирмәскә тырыштым —Зимфира андыйлардан түгел!—дим, елмаеп —Көнчелек шулай сөйләндерә сине, көнчелек! —И-и-и, агулаган үзеңне, сихерләгән шул манка кыз! Сина тиңме инде •Чал — пристань ул?! Әнвәр, мәктәптә уталганда син мине ярата идең бит... Оныттыңмыни9 —Ир хатыннары белән бернинди дә мөнәсәбәткә кермим! Бигрәк тә дусларымның хәләлләре белән... Бу минем алтын кагыйдәм. Кануным!—дим, елмаеп Нуриягә.—Син нигә килдең сон? —Авыл туйдырды. Гайбәт. Теләгән эчемлегеңне эчмә, теләгән ашыңны ашама... —Теләгән кешен белән очрашма Бигрәк тә жанкаен армиядә чакта! Шулаймы? —Дөресен әйтәсен!—диде Нурия, монлы гына.—Аннары ул. жанкаем, минем тырнак очыма да тормый. Хатыннардан бер ягы да артык түгел аның. Өстәвенә сугыша иде әле... Әнвәр, әйдә бүген очрашабыз, ә?.. Иптәш кызларым биредә яши Бергә укыдык һәммәсенең фатиры бар... Шуларнын берсендә Аерым... икәү генә... —Юк' Теләмим. Булмый. —Нәрсә булмый?!—диде ул, борчылган тавыш белән,—Нигә булмый? —Өзелгән кылларны яңадан ялгасаң, алардан барыбер көй дөрес чыкмый, тавышы башкача чыга, син теләгәнчә булмый ул, Нурия... —Нинди өзелгән кыл! Әллә ни сөйлисен син, аңламыйм9 Әллә ычкындың инде. Мин сиңа—берне, син—икенчене...—ди үпкәләп һәм кыза төшеп Нурия. —Син. Нурия элек тә мине аңламадың шул...—дидем мин һәм аның яныннан читкә атладым. Ул моңсу гына артымнан карап калды. Кызгандым мин аны. Борылып килеп, аны юатасым, тынычландырасым килде, әмма... Ерактан, Сөнтәк таулары итәгеннән якынаеп килгән "Метеор" күренде. "Өзелгән кыллар"...—дип пышылдадым мин, үзем дә сизмәстән. Нишлисең бит. акыл соңара шул кайчак. . Метеор яр буена килеп җитүгә, аның палубасында, ярга текәлеп, мине эзләүче Зимфираны күреп алам. Шатлыктан йөрәгем ашкынып тибә. Ул да мине күрде, әнә кулын болгый. Шунда үземне якты уйлар, яңа хисләр биләп алганын, күңел кылларымның әлегәчә ишетелмәгән матур вә моңлы бер көйгә чыңлавын ишеткәндәй булам...