Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

КАЗАКЪСТАН ҖИРЕНДӘ 20 гыйнварда Казакъстан башкаласында республиканың яңадан сайланган Президенты Нурсолтан Назарбаевның ант итү тантанасы булды. Шул уңайдан Астана шәһәренә чит илләрдән һәм БДБ дәүләтләреннән 18 рәсми делегация килде Чакырылган олы кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев та бар иде. Шәхси очрашулары вакытында ул Н Назарбаевны яңадан Президент итеп сайлануы белән чын күңелдән котлады, Казакъстанда яшәүче күпмилләтле халыклар файдасына аңа нәтижәле эш теләде. ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ ИНТЕРНЕТТА Шушы елның 12 гыйнвареннан башлап, Интернеттан файдаланучы барлык кешеләр Татарстан Республикасы Президенты турында мәгълүматлар белә алалар Анда Шәймиевка кагылышлы махсус сәхифә ачылды Интернет сәхифәсе әледән- әле яңартылачак һәм өч телдә— татар, рус, инглиз телләрендә чыгачак Анын инглизчә варианты февральдә пӘйда булса, татарчасы шушы елның мартында күренергә тиеш. Интернет аша Татарстаннын дәүләт төзелеше, икътисады, тарихы, сәясәте, мәдәнияте һ.б турындагы күп төрле мәгълүматлар белән дә танышырга мөмкин. МИЛЛӘТТӘШЕБЕЗ—БЕЛАРУСЬ МИНИСТРЫ Беларусь Республикасының тышкы эшләр министры итеп Урал Латыйпов билгеләнде Заманында Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган татар егете—юридик фәннәр докторы Ул моңарчы Беларусь Республикасы Президентының киңәшчесе булып эшләгән иде Р. ФӘХРЕДДИН ЮБИЛЕЕ 22 гыйнварда Әлмәт төбәгендә мәшһүр әдип, галим, журналист һөм дин әһеле Ризаэддин Фәхреддиннен (1859—1936) тууына 140 ел тулуга багышланган күп төрле чаралар уздырылды . Анда катнашучылар бөек мәгьрифәтченен туган авылы Кичүчаттагы музейда, мәдрәсәдә, мәчеттә булдылар Әлмәт шәһәрендәге Ислам университеты эше белән таныштылар Әлмәттә Р Фәхреддиннен тормышына һәм күпкырлы эшчәнлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция уздырылды. Юбилей тантаналарында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары И Хәйруллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р Мөхәммәдиев, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт, академиклар М. Гос- манов һәм X Миннегулов, галимнәрдән М Әхмәтжанов, Ә Хәйри, язучылардан М Хәбибуллин, Р Валиуллин, Әлмәт шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы И Фәрдиев һ б катнашты һәм чыгыш ясады КУТУЙ ЕЛЫ Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Тагар Кынадасы авылы музеенда фронтовик- язучы Гадел Кутуйның тууына 95 ел тулу унаеннан күргәзмә ачылды. Әдипнең тормышын һәм ижат юлын чагылдырган әлеге күргәзмә ел дәвамында эшләячәк ТАТАРСТАН ЖУРНАЛИСТЛАРЫ КОРЫЛТАЕ 18 декабрьдә Казанда—Матбугат йортының конференцияләр залында— Татарстан Журналистлар берлегенең XI корылтае булып үтте Анын эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшнн, Премьер- министр урынбасары И Хәйруллин, Дәүләт Советының мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча комиссиясе рәисе Р Миңнуллин, Президентның матбугат үзәге житакчесе Ә Хәсәнов, Мәгълүмат һәм матбугат министры И. Әхмәтжанов һ. б. катнашты Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Р Ратникова, Россия журналистлар берлеге генераль секретаре Ж. Яковенко бүгенге көндә матбугат өлкәсендәге кыенлыклар һәм алардан чыгу юллары турында сөйләделәр Корылтайда ‘Журналистлар этикасы кодексы” кабул ителде, яна җитәкчелек сайланды Журналистлар иҗади берлеккә җитәкчелек итуне янадан Р Ратни- ковага ышанып тапшырдылар “РУХИЯТ” БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРА “Татнефть" Акционерлык җәмгыяте һәм “Рухият" фонды соңгы ике елда дөнья кургән ин яхшы әсәрләр өчен бүләкләр тапшырды Әдәбият өлкәсендәге беренче бүләк, “Догалы еллар" китабы өчен, язучы М Галиевка бирелде “Татар мифлары" дигән китабы өчен Г Гыильманов, “Канатлы елан” дигән тарихи очерклары өчен Д Рәхмәти. "Татарстан референдумы" дигән әсәре өчен Р Юныс төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар Нефть төбәгенең рухи тормышына зур өлеш керткән шагыйрьләр Г Афзал, К Булатова, прозаик А. Хәсәновка махсус призлар бирелде Шундый ук бүләкләр театр һәм рәсем сәнгате, җыр-музыка өлкәсендә эшләүче сөнгатькөрләргә дә тапшырылды Иң зур бүләкне—Гран-прины—Казан дәүләт консерваториясенсн Р Халитов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры яулады “ИЛҺАМ ЙОРТЫНДА ТАНТАНА Мәскәүдә яшәүче милләттәшләрсбезнең рухи дөньяларын баетуга зур өлеш кертеп килүче “Хиләл" фондының мәдәни үзәк концерт залына Татарстанның һәм Россиянен халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде Бу залда түләүле үткән һәр чарадан килгән керемнең 10 проценты аның исеменә күчереләчәк Күптән түгел биредә үткәрелгән кичәдә И Шакировка Россиянең Табигать фәннәре академиясенең (РИАН). Халыкара табигать һәм җәмгыять фәннәре академиясенең мактаулы профессоры таныклыклары Һәм меценат Третьяков исемендәге көмеш медаль дә тапшырылды Үзенә күрсәтелгән шундый игътибар ихтирам өчен. “Хиләл" фондына һәм анын ранее—академик Рәшит Баязитовка чын күңелдән рәхмәт белдереп, халкыбызның мәшһүр җырчысы зур концерт программасы белән чыгыш ясады АВЫЛ УРАМЫНА-ГАЛИМ ИСЕМЕ Кәрәкәшле урта мәктәбе —Ютазы районында гына түгел, татар дөньясында мәгълүм белем үзәге Аны тәмамлап, соңыннан төрле өлкәдә фән докторы булып үскән кешеләр байтак академик Мирфатих Зәкиев. профессорлар Нуриман Хәҗипов, Фәһимә Хисамова, Кәүсәр Яхин. Мөкатдис Газизов. Һ. б —әнә шундыйлардан Кәрәкәшле мәктәбе шәкертләре башлыча филологиядә, ннсани фәннәр һәм татар мәдәнияте өлкәсендә зур эшләр башкара М Зәкиев. Г Шәрәфетдинов. И Надиров. С Ибраһимов, Ф Хисамова кебек шәхесләрнең исемнәре күпләргә яхшы билгеле Үзенең 60 еллыгын билгеләп үткән Кәрәкәшле урта мәктәбе һәм авыл халкы алар белән хаклы горурлана Академик М Зәкиевка 70 яшь тулган көннәрдә шушы зур авылнын үзәк урамына анын исеме бирелде “ШИГЪРИЯТ ОСГАХАНӘСЕ-НДӘ Татарстан Язучылар берлегенең “Шигърият остаханәсе"ндә соңгы вакытта бербер артлы икс шагыйрәнең—Казан шәһәреннән тәрбияче-мөгаллимә Флера Гатнна- нын “Сөю канатлары” һәм университет талибәсе. 17 яшьлек Луиза Янсуарнын “Күзен ача умырзая” дигән беренче китаплары укып тикшерелде Остаханә җитәкчесе— Татарстанның халык шагыйре И Юзеев. утырышта катнашучылардан Р Гаташ Ш Маннап. Г Рәхим. Зөлфәт. Н Гамбәр. М Вәлиен. М Әгьлөмов. Н Сафина, Ф Мөслимова. Ш Мостафин һ б әлеге авторларның иҗат җимешләре турында фикерләре белән уртаклаштылар Нәтиҗәдә, һәр ике шагыйрә Татарстан Язучылар берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителде ЯЗУЧЫДАН БҮЛӘК Язучы Фәнзаман Батгал туган авылы мәктәбенә (Минзәлө районы. Үрсу авылы) бүләк итеп, шәхси китапханәсеннән 200 китап җибәрде Аларнын 100гә якынын каләмдәш - ләренен автограф белән биргән китаплары тәшкил итә КОТЛЫЙБЫЗ! Татарстан Президенты Указы нигезендә, театр сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен. Казан татар дәүләт яшь тамашачы лар театрының сәнгать җитәкчесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хабибуллннга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде