ГОМЕР ТУРЫНДА УЙЛАР
Кабатлана калса... Ай-Һай. донья, туйдым синнән. Син дә туйгансың миннән; Шушы яшьләремә җитеп. Ни рәхәт күрдем синнән Әти яраткан җыр “Нигә икән һәр җан иясенә Тик бер генә гомер бирелгән? Кышлардан соң язлар килгән кебек. Кабатланса иде гомерләр...”— Әй, дусларым, шулай дисез дә бит. Бармы икән моның кирәге? Үз гомрендә узган сиратларны Икенче кат узар очен тагы Түзәр микән адәм йөрәге? Ничек булыр алдан күреп тору Кабатланып узар юлыңны? Хәтта кайчан үлеп кнтәсеңне Кызыкмы ул белеп торуы? Юк! Күрәчәгең алдан күреп торсаң, Башың чыкмас кайгы-газаптан. 11н дисәң дә, Ходай бу доньяны Бик тә камил—серле яраткан. Шокер итеп кенә яшисе дә Якты бу дөньяга килгәнгә, Юк шул, донья камил булганда да. Камиллектән ерак бу бәндә. Җирдә яшәү тик бер бирелгәнен Белгән хәлдә, никтер каныгып, Кеше җанын, йә үзенең җанын Кыючылар тора табылып... Кышлардан соң язлар килгән кебек, Кабатлана калса гомерләр, Нишләмәс бу бәндә?!— Ярый әле Тик бер гомер аңа бирелгән... Кадерен белү кирәк очраклылык дип аталган гаҗәп мизгелнең. Танып ал да, кадерен белеп кал син рухың нурландырган тиңеңнең. Кешеләр бит кук җисеме кебек,— очышлары үзгә һәркемнең. Берберсеннән якын тоела гына галәмдәге йолдыз төркеме. Үз йолдызың янәшәңдә чакта нурларыннан аның балкып кал, күк капусы ачылгандагыдай— кирәк сүзең әйтеп, язып кал! Шул сүз бәлки тарту көче булып, язмышыгыз бәйләр гомергә. Айрылсагыз, насыйп булыр микән тагын шулай бер-берегезгә якын килергә?.. Тугрылыкка, мәхәббәткә мисал— Җир әйләнә Кояш тирәли. Нинди генә якты йолдызлар да алар арасына кералмый. Әйләнә Җир чәчәк-гөлләр тотып, балаларын кысып куйнына, Кояш белән Җирнең мәхәббәте нинди могҗизалар тудыра! ... Башын иеп килсә, кире какма рухың нурландырыр тиңеңне. Кадерен белү кирәк—очраклылык дип аталган гаҗәп мизгелнең! Сайрар кошка кунып сайрау өчен... “Аны бит мин җырчы иттем!”—диеп, Сөйләп йөрисең ди, имеш, син. Синең өчен җырламадым түгел, һич тапалмыйм аны, нишлисең. Нишлисең бит, кунып сайрау өчен Кошларга да кирәк тал-тирәк. Оясында җайлы була икән, Сандугачның җыры ямьлерәк. Әй син, зифа талым, мин дә сиңа Кунган идем, сөеп, ышанып. Тик оямны тормыш давылыннан Саклый алмады шул кочагың. Канат чыгармаган кошчыкларым Очарга дип юкка талпынды. Ятим калды алар... Җырларыма Шатлык урынына зар тулды. Үземнең дә очар канатымны Каердылар давыл җилләре. Ярый әле халкым күреп алып. "Таян!..”—диеп, куйды иңнәрен. Әйе, сайрар кошка сайрау өчен Ышанычлы терәк бик кирәк. Тал-тирәге үз иткәндә, аның Җырлары да була ямьлерәк. Ә син миңа шундый кирәк чакта Таянырлык терәк булдыңмы? Юк, син мине җырчың нтәлмәдең... Зарлы иттең бары җырымны!. Болай. шаярып кына Иркәм миңа: “Җаным...”—дия иде, Танышлыкның тәүге таңында. Инде хәзер: “Җаның алырмын!"—ди, Хуҗа булып алгач җаныма. Мин: "Фәрештәм..."—дия идем аңа, Булганмындыр күктә-гарештә. Инде белдем: чынлап фәрештә ул, Әмма җан алучы фәрештә. Адәм ул фәрештә түгел, Оҗмах түгел дөнья йорты. Табып була һәркайсыннан Яхшылыкны, начарлыкны. Бер үк чәчәктән ләбаса Елан зәһәр an җыя. Бал җыя умарта корты. Бер үк җирдә җимеш бирә Алмагач һәм эт шомырты. Син дә үз аслыңа күрә. Табарсың минем күңелдән Яхшылык йә начарлыкны... “Хуҗалар тавы” Туган ягымда бар бер тау— “Хуҗалар тавы”. Ерак-еракка таралган Бу тауның даны. Болгар-йортка ябырылганда Дошманнар явы, Хуҗаларга терәк булган “Хуҗалар тавы”. Ир-егетләр һәлак булгач, Илнең кызлары Яуга чыккан—кальга иткән “Хуҗалар тавы”н. Дошман явын тончыктырган Шәһитләр каны. Тау өстендә—янә бер тау— Ул—“Кызлар тавы”. Шул кызларның күз-яшьләре— Чишмә сулары. Изге чишмә диеп халык Атаган аны. Ошбу таудан һич өзелми Халык сукмагы. Кочак җәеп каршы ала “Хуҗалар тавы”. Илемнең чын хуҗаларын Таный ул, таный. Изге чишмә суы белән Халкымның рухын дәвалый “Хуҗалар тавы”, “Хуҗалар тавы...” Нигә әле тәрәзәңә килеп. Төнге күккә һаман карыйсың? Җем-җем итеп торган галәмнәрдән Үз йолдызың әллә таныймсың? Таныйсыңдыр. Яшьлегеңдә аны Чөеп аткан идең үзеңнән. Кем уйлаган шул чөелү көче Күтәрәсен галәм түренә. Чакырсаң да, инде соңга калдың, Имин килеш кайту юк аннан. Азмы йолдыз Җирне кочам, диеп. Сузылганда сызылып югалган... Пышылдыйсың: “Янәшәмдә чакта Күрмәгәнмен нурлы җаныңны. Яннарыма кабат кайталмасаң, Үз яныңа тартып ал мине!..*' Җем-җем иткән йолдыз әйтә сыман: "Без генәме соңлап үкенгән. Беребез—анда, Беребез монда килеш, Без янарга хокем ителгән. Без янарга хокем ителгән...” Мин дә килдем, дөнья күрдем... Көзгегә карарга куркам,— Көзге турыдан яра: "Тормыш көзең җитә,—ди ул,— Чәчләрең дә чалара. Элек йөзеңне нурлаган Елмаю сызыкларың— Инде хәзер хасил иткән Картлык җыерчыкларын. Төшенгәнсеңдер, Дөньяда Син—бары кунак, җаным...” —Фәйләсүф көзге, әйтсәңче. Ник туа Җирдә кеше? "Ходай яраткан Адәмне Дөньяда сынар өчен. Бәлки күрсәтим дигәндер Ул үзенең иҗатын, Адәмгә гыйбрәт булырлык Мәңгелек могҗизасын? Иксез-чиксез Галактика— Илаһи иҗат эше. Җир тормышы—шул иҗатның Нәни бер чагылышы. Адәмгә дә рухын өргән, Иҗат итәрсең!..—диеп, Эшең калыр, ә син үзең Соңра... китәрсең...—диеп. Фанилыкка килгән җаның Китәр бакыйлыгына. Килү-китүнең арасы— Яшәү дигән могҗиза...” Аһ, көзге, гомер уза!.. Яшь гомеркәй сыман... Табигатьнең яшь һәм дәртле чагы. Яшь вакыты кебек Җирнең дә. Әй, бу җәйләр! Җәйрәп яткан ямьнәр— Бөтенесе Кояш иркендә. Бу фасылда Кояш кызлар кебек Көлеп карый Җирен сөйгәнгә. Җир вә Күкнең кавышу вакытлары, Җимеш бирер өчен көзләрдә. Җир вә Күкнең гыйшкы йөрәгенә Күчкән бугай җиткән кызларның. Кайсы бәхетлеләр татыр икән Шул кызларның чишмә суларын... Инеш буйларында—сылу кызлар, Суларында казлар коена. Яшь гомеркәй сыман ямьле җәйләр Мәңге узмас кебек тоела... Дулкын сагышы Бер болганмый су да тынмый. Болганмый булмый, булмый.. Халык җырыннан Елга ага, дулкыннарын кага Үзен тотып торган ярларга. Аһлап ишелә ярлар, гүя алар: “Каты какма!..’’—диеп, Дулкыннарга шулай ялвара. Ярсыр өчен җилләр булышса да, Булышмый шул Ярга килеп гафу сорарга. Шуңа микән кала агымсуга Үкенүдән ямансуларга... Аһ, болганмый, дулкынланмый гына Буламыни озын юлларда?! Ерактагы диңгезләргә чаклы Кирәк ласа барып чыгарга. Үзенең ярын үзе ишә елга, Шунсыз бит ул ага алмыйдыр. Ярдан башка яши алмаганын Койган җиренә җиткәч аңлыйдыр... 1997—1998