Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЕНЕРАЛ БУЛУ РӘХӘТМЕ?

Татарстан Җөмһүрияте дөнья илләре вө халыклары арасына матди байлыклар җитештерүче буларак кына түгел, ө тигез хокуклы, эшлекле, сәяси партнер— бергәләп эш алып барырлык тиңдәш буларак та керергә тырыша. Әмма сәүдә эше—җитди эш-шөгыль. Базарлар, нигездә, бүленеп беткән Берсендә дә сине "Рәхим итегез!’— дип ишек ачып көтеп тормыйлар Кунакханә түгел. Дөнья базарларындагы икътисади мәйданнар, әйткәнебезчә, үзләштерелеп бетерелгән, шуңа күрә, үз матди мөмкинлекләреңне күрсәтеп, югары техник-технологик ачышларыңның башкалар белән ярышырлык икәнлеген дәлилләп, кирәк булса терсәк белән төрткөлөшәтөрткөлөшө дә хәрәкәт итәргә, эш йөртергә туры килә. Әлбәттә, товарың яхшы сыйфатлы, бөясе дә килешерлек булырга тиеш. Бары тик шундый абруй-дәрәҗө казанып кына дөнья базарында лаеклы урын яуларга була. Татарстан мөстәкыйльлек-бәйсезлек игълан итеп, хөкүмәт делегацияләре чит илләргә чыгарга мөмкинлек алды. Мин алар булган иллөр-шөһөрлөрне картада билгеләп барырга яратам Максаты ни-нәрсә соң бу сәяхәтләрнең? Башкаларны күреп танышу, үзебезне күрсәтеп таныту—максат өнә шундый. Менә безнекеләр соңгы елларда барып йөргән ерак чит илләр: Америка Кушма Штатлары. Куба, Һиндстан. Малайзия, Мисыр. Франция. Англия, Германия Италия. Австрия. Венгрия. Польша. Төркия Элекке Совет республикалары, бүген якын чит илләр дип йөртелүче илләрнең башкалалары—Киев. Алма-Ата. Баку. Минск, Вильнюс.. Гадәттә Татарстанның рәсми делегацияләрен йә Президентыбыз Минтимер Шаймиев, йә Дәүләт Советы рәисе, йә премьер-министр җитәкли Инде алар бара алмаганда вице-премьерлар, министрлар һб бара Һәр делегация составында, кагыйдә буларак. "Татнефть” вәкилләре катнаша, алар нефтьчеләребез мәнфәгатен якларга тиешләр Үз мәнфәгатьләре өчен нефтьчеләр үзләре йөрү—бер нәрсә, ө инде алар мәнфәгатен хөкүмәт, парламент, президент кайгырту, үз өсләренә җаваплылык алу— бөтенләй башка нәрсә Моның дәрәҗәсе үк икенче! Шул рәвешле, "кара алтын" белән сәүдә итүдә ышанычлы базар булдырыла, бергәләп алыш-биреш итәрлек эшмәкәрләр тәгаенләнә Татарстан нефтьчеләренең башка төбәкләргә караганда уңайрак шартларда эшләүләренең тагын бер сәбәбе—һөнәри закон булдыруда, нефть сәнәгатенең анык үзенчәлекләрен исәпкә алып, дәүләт тарафыннан нөтиҗәле-уңышлы юнәлеш бирә белүдә. Ни өчен һәрвакыт, һәр илдә табышлы булган нефть сәнәгате Россиянең башка төбәкләрендә таркалу-таралу алдында тора? Чөнки Россия законнары нефть эшенең үзенчәлекләрен исәпкә алмый Барлык нефть ятмаларын да бер калыпка салып, бер икътисади нормативлар буенча эшкәртергә мәҗбүр итәләр. Әле нефть бар. өйдә ку! Дәүләткә акча кирәк, валюта кирәк. Һәм. аракыга салган шикелле, "кара алтын’га да акциз салымнары белән бергә башка салымнарны да тондырдылар. Әле ничек кенә! Икътисадчылар ничек уйлый? Россия нефть скважиналарының Ахыры Башы журналның 1 санында Т мөмкинлеге, янәсе елына 500 миллион тонна 'кара алтын* бирерлек Бу бит Иран. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре. Сөгуд Гарөбстаны Кувейтларның барысының мөмкинлекләренә тиң! Башка исәпсез-хисалсыз салымнар өстенө нефтьнең һәр тоннасына тагын җитмеш дүртәр мең (иске акча белән) акциз җыемы тондырдыкмы? Тондырдык1 Бу ич дәүләт казнасына өстәмә триллионнар дигән сүз' Санап карасаң. 288 триллион сум килеп чыга Сызгырырсың, кодагый' Чубайс-фөләннөр урлап бетермөсә бу кадәр акча реформалар үткәрергә дә. балалар бакчаларына-мөктәпләргө дә, фөнмөгьрифәткө. сәламәтлек саклауга да. оборонага милициягә дә Һәм инде болай да чамасыз күп үрчегән эреле-әаклы түрәләрне тагын да ишөйтергө дә җитәрлектер, валлаһи! Нефть сәнәгатендә акциз салымнары куллану бер бүген генә башланган һәм бүген генә бетәчәк эш түгел Атаклы галим Дмитрий Менделеев (Аның турында "Казан утлары’ журналының 1998 елгы 3 санында без инде тәфсилләп язган идек М3.), үзенең барлык фәнни эшләрен бер якка куеп нефтькә акциз салымнары мәсьәләсендә көрәшкә кушылып китә Ул иренми һәртөрле исәпләүләрдән соң бер нәтиҗәгә килә акциз салымнары нефть сәнәгатен һәлакәткә илтәчәк Менә галимнең Россия сәнәгате һәм сәүдәсенә булышлык итү җәмгыяте утырышында әйткән сүзләре " Шулай итеп, елына сигез миллион доллар керем бирсә дә Америкада нефтькә бу салымны туктаталар Статистик мәгълүматлардан күренә ки. шул вакыттан башлап нефть сәнәгате бик тиз үсеп китә ... Акциз салымын вакытлыча гына түгел, ә бөтенләй—гомерлеккә алып ташлау эшмәкәрләрне тынычландырыр, зур файдалар бирер Бу файдалар нефть эшенә яңа эшмәкәрләрне җәлеп итәр яңа капитал китерер Нефть эшөндөгелөр гадел табыш алганда гына бу эш ныклап аягына басачак Нефть эшендә аны чыгаручы-табучылар башлангыч пружина булып торалар һәм аларга хаклы табышларын алмыйча һич ярамый' Әйтерсең, бүгенге хәлне күреп кисәткән Дмитрий Менделеев1 Ә бит бу сүзләр 1886 елда ук, моннан бер гасырдан артык элек әйтелгән! Ул вакыттагы Россия икътисадчылары хәзергеләр кебек сай акыллы булмаганнардыр шул галимнең сүзләренә колак салып акциз салымнарын бетергәннәр, нефть сәнәгате үсеп чәчәк атып киткән Менә шулай Уйлансаң, уйланырлык хәлләр бар Россия нефте реформаның беренче елларында ук бик кыйммәткә төшә иде Һәр нәрсә чыгымнар сорый электр энергиясенә материалларга техникага түләргә кирәк, технологик процессларны әйткән дә юк Җитмәсә, шуның өстенө хөкүмәт 'кара алтын'га акциз салымын күтөр- гөннөн-күтөрө бара Бу чыгым-салымнарга урындагы җирле хакимиятнең бернинди чикләү тикшерүләрсез басып кала торган суммаларын да өстәгәч, нефть эше бөтенләй табышсыз-файдасызга өйләнә дә кала 'Новое время’ журналы шундый кызыклы мәгълүматлар китерә 1997 елның башына "Юганскнефтегаз’ акционерлык җәмгыяте дәүләт бюджетына 1 триллион 715 миллиард сум (искә акча белән). 'Ноябрскнефтегаз'— 1 триллион 361 миллиард сум. 'Нижневартовскнефтегаз*—1 триллион 63 миллиард сум, "Кондпетролөум'—643 миллиард сум бурычлы булып калган Хәзәр күп кенә скважиналарны, аларны эшләтүнең икътисади файдасы булмаганлыктан, туктатып, томалап куярга мәҗбүрләр Өле 1993 елда ук Татарстан нефть промыселларында ун меңнән артык скважина шулай томаланды, чөнки базар дигәнең шуны таләп ите— файда-табышсыз эшнең хаҗәте юк. Биредә бернинди фөрман-приказлар ярдәм итә алмый 'Үлә' скважиналар саны артканнан-арта бара, 'кара алтын" алу кими, нефть сәнәгате тирән кризиста Хәер, ил тулаем үзе дө тирән кризиста Советлар Союзы чорында, сиксәненче еллар азагында нефть чыгару үзенең иң югары ноктасына җиткән—елына 630 миллион тоннан 10 .к у.м1 "җир мае' алына иде. Шуннан соң кискен кимү башланды, 1990 елдан алып бу күрсәткечләр түбәндәгечә аска тәгәрәде: 1990 ел—96,7 %, 1991 ел—90,9%, 1992 ел— 84,9%, 1993 ел—72,8%, 1994 ел—63,9%, 1995 ел—62,6%, 1996 ел—61,3%... Шулай итеп, җиде ел эчендә Россия нефть промыселларында нефть чыгару елына 250 миллион тоннага кимеде! Татарстан нефтьчеләренең җиденче генералы Ринат Галиевкө менә шундый күңелсез һәм аяныч хәлләрдә җитәкчелек итәргә туры килә. Ә нефть кирәк, бик кирәк! инат Галиев бүгенге авыр шартларда үзен ничек хис итә соң? Аңа бит хәзер "кара алтын" ташкыннарына куанып утырырга мөмкинлек юк. Дистә меңнәрчә нефтьчеләрнең язмышы, промыселларның исән калу-калмавы өчен җаваплылык аның җилкәсендә Нинди стратегик алымнар сайларга, отышлы тактик адымнар ясарга икән? Кешенең холкы-табигате йөзендә чагыла, диләр. Ринат Галиевне күзәткәндә, аның кәефенә карап йөзендәге үзгәрешләргә игътибар итсәң, шатлык-куанычларда балкып китүен, уңышсыз-күңелсезлекләрдән сүрәнләнеп-сүнеп калуын күрәсең дә, бигрәк хисчән кеше инде: башта йөрәгенә буйсына, аннары гына акылга ирек бирәдер бу, дип уйлыйсың. Хәтта аны ничектер яклыйсы, кирәкмәгән күңелсезлекләрдән саклыйсы килә башлый. Әмма тормыш Ринат Галиевне сабырлыкка-саклыкка өйрәткән, нинди генә хәлләргә тарымасын, кайнар хисләре ничек кенә ташып чыкмасын, ул аек, салкын акыллы булып кала белә Әгәр дә югарыда, хакимият башында утыручылар күтәрә алмаслык салымнар белән кыса икән, меңнәрчә скважиналарның эшләвеннән эшләмәве артык, нефть алуга тотылган чыгымнар аны сатудан килгән табыштан күпкә артыграк икән, димәк, нефть сәнәгате белән идарә итүнең ышандырырлык башка юлларын табарга кирәк. Нинди юллар табарга? Салымнар—үлем-китем шикелле үк, алардан котылып булмый. Әмма, котылып булмаса да, аларны билгеле бер тәртипкә китерергә мөмкиндер бит. Салым—җәза түгел, ул идарә итүдә отышлы бер корал, табышны акыллы һәм файдалы итеп куллану чарасы. Дәүләт казнасын тутыруның ике юлы бар. Беренчесе—салымнарны һаман арттыра бару, мөмкин булган һәр нәрсәне түләүле итү. Рим императоры Веспасиан хәтта җәмәгать бәдрәфләренә керүне дә түләүле итеп эшли. Иң көлкесе шул: хәзер Рөсәйдә дә бу "файдалы гамәл" казнага акча китерә! Бюджетны тутыруның икенче юлы—салым салынырдай җитештерү көчләрен арттыру, халыкка хезмәт күрсәтүне үстерү һәм башкалар Монысы да халыкның меңәр еллык тәҗрибәсенә таянып эшләнә Әмма ул бүгенге Россия хакимияте тарафыннан онытылган. Бездә хәзер, бер генә илдә дә булмаганча, һәр бер сум табыштан бюджетка җитмеш- сиксән-туксан, хәтта туксан биш тиененә кадәр басып калына. Милекчеләрнең төп катламы булырга тиешле урта сыйныфны үстерү өчен җаваплы Ирина Хакамада күптән түгел генә ачынып әйтте: “Һәр эшмәкәр тир түгеп тапкан бер сумының туксан алты тиенен салымнар итеп түләргә мәҗбүр,’—диде. Салым җыючылар саны хәзер илдә кырык меңнән артып киткән. Салымнар күп җыела (түрәләр һаман "аз! аз!" дисәләр дә), ләкин казна барыбер буш! Чөнки җитештерү кими, табыш юк, икътисад үлем хәлендә. Ә бит дәүләтнең салым системасы, киресенчә, икътисадны үстерүгә, җәмгыятьнең мул-имин тормышта яшәвен тәэмин итүгә юнәлтелгөн булырга тиеш. "Деловой мир" атналык газеты язганча: "Ачялангач кеше салым түли алмый" Бу хакта күп сөйләргә, күп язарга була. Тагын бер генә мисал. Реформаларның беренче җиде елында Россиядә нефть чыгару елына Р 250 миллион тоннага кимеде дидек Дөнья базарында ул чорда бер тонна ’җир мае" 100 доллар тора иде Димәк, күпме миллиард долларлар җилгә очты?' Шуның яртысы гына дәүләт казнасына керсә дә, ә?' Аннары сәнәгатьтә җитештерү кимүдән, авыл хуҗалыгы таркалудан күпме югалтабыз? Без. җыелган салымга куанып утырып мең сумын югалткач биш тиен табып шатланган ахмакка тиңләшәбез түгелме соң? атарстан нефтьчеләренең ’кара алтын'нан табыш алулары кимүе реформаның беренче башлангыч елларына туры килде Промыселларда скважиналарны туктата башладылар Нефть генералы Ринат Галиев нәрсә эшләргә тиеш иде бу очракта? Мин мөмкин булган берничә ысулны фараз итеп карадым Әйтик, берсе шундый Хәлнең хәтәрлеген, скважиналарның туктап калуларын иң өскә—министрга, Татарстан һәм Россия Президентларына хәбәр итәргә дә, бер җаен табарлар әле дип. кул кушырып көтеп утырырга мөмкин. Бер заман гаеплене эзли башласалар әйтәсең мин бит хәбәр иткән идем, дисең Әмма җаваплылыкны һәрвакыт үз өстенә алырга күнеккән Ринат Галиев андый юлга барамы соң? Скважиналарның барысы да туктап, промыселлар ябылып бетсә, нефть төбәгендәге йөзләрчә мең эшче куллар эшсез калса Нефтьче һөнәрен гомерлеккә сайлаган кешеләр кая барырга тиеш булыр? Кемгә әрнүле-ачулы сүзләрен җиткерер, кемне гаепләр алар? Юк, Мөскәү түрәләрен түгел, беренче чиратта, әлбәттә. Ринат Галиевне гаепләячәкләр Аны бит. ышанып, акционерлар җыелышында җитәкче итеп. "Татнефтъ'нең генералы итеп сайлап куйдылар җөмһүриятебезнең Дәүләт Советына депутат та итеп сайладылар Ә ул шул нефтьчеләрнең өметләрен акламады булып чыгамы9 Юк юк. һәм янә дә бер тапкыр юк! Болай һич ярамый булмый болай1 Бу четерекле төенне чишүнең тагын бер юлы, армия генераллары теле белән әйткәндә, көч кулланып чишү юлы да бар салым җыючылар белән маңгайга маңгай бәрелешеп, нефть үткәргеч торбаларны ябасың да. катгый шарт куясың нефть промыселларын дәүләт күләмендә талауны туктатырга, алынган *җир мае'на намуслы гадел бөяләр билгеләргә, муенга салынган салым элмәген бераз тын алырлык итеп булса да. бушата төшәргә, бер тиенгә яраксыз ваучер кәгазьләренә ия булганчы, үз хезмәтеңнең җимешләрен үзең татырга мөмкинлек бирергә, дисең. Чынлап та. "Татнефть’нең акционерлары-хуҗалары без. дип мактанып йөрүнең ни мәгънәсе бар эшләгәнеңнең бар булганын диярлек кырып-себереп ала баралар ич1 Иң симез калҗа—Мәскөүгә аннары—Казанга, аннары—җирле хакимияткә аннары аннары аннары Аннарымы? Аннары эшчеләреңә хезмәт хакы түләү өчен югары процентлы бурыч—кредит аласың Өнә хезмәт хакы түләүне таләп итеп күпләр ачыктан-ачык көрәш юлына басты Шахтерлар, энергетиклар тимер юлчылар, елгачылар-диңгезчеләр завод-фабрика эшчеләре Аларга түрәләр тарафыннан мыскыллап "бюджет хәерчеләре’ дип йөртелүчеләр— галимнәр, укытучылар табиблар студентлар кушылды Ил буенча забастовкалар пикетлар, демонстрацияләр Кемнәрдер ачлык игълан итә Хәтта кемнәрдер үзенә үзе кул сала Ә нәтиҗәсе9 Нәтиҗәсе—нуль' Хөкүмәт ишетми дә. күрми дә Түрәләрнең тамагы тук. өсте бөтен Менә шундый шартларда һәрвакыт ераккарак карап эш-гамәл кылучы Ринат Галиев нишләде, дисез9 Юк. ул хакимиятне каһәрләп, лаф орып, ах-вах килеп утырмады Бер караганда бик гади әмма гаять эшлекле, мин әйтер идем, бөек бер фикергә килде—шундый компромисс- килөшү төкьдим итте финанс әһелләре промыселлар өчен һәлакәткә тиң салым кысуларын киметә нефтьчеләр исә салымга биреп җиткермәгән Т сумнарын өстәмә "җир мае’ чыгарып, шуның белән каплый баралар Нефть күбрәк алынган саен табыш та күбрәк, димәк, табыштан бюджетка керәчәк сумнар да арта барачак. Ринат Галиев һәм аның фикердәшләре-мәсләктәшләре тәкъдим иткән бу ысулның әһәмияте нәрсәдә иде? Дәүләтнең ярлы казнасыннан бер тиен дә алмыйча, нефть промыселларын да һәлакәттән коткарып, димәк, нефтьчеләрне дә эш белән тәэмин итеп, бюджетка да зыян китермәүдә иде Әйе, тормышта иң мөһиме—икътисад, хуҗалык итә белү Кешеләрне кызыксындыру юлы бер генә синең хезмәтең сиңа файда китерәчәк. Нефтьчеләр скважиналарны ябып түгел, ә. киресенчә, күбрәк ачып, үз мәнфәгатьләрен табарга тиешләр. Нефть чыгару өчен тотылган һәр сум табыш-файда китерсен Менә шулай Әмма түрәләрнең аңы шулай калыпланган ки, алар бер чыгымнарсыз табыш алу мөмкинлеген күз алларына да китерә алмыйлар Ринат Галиев моны бик яхшы белә. Шуңа күрә дә ул. үз фикерен югарыдагы түрәләргә җиткергәнче, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә булды "Татнефть'нең баш штабында махсус үзәк—эксперт-анализ бүлеге оештырылды, аның башлыгы Валерий Матвеевка бердәнбер ашыгыч бурыч куелды: нефть скважиналарын эшләтүне икътисади яктан нигезләп- дәлилләп бирергә кирәк. Промыселлардагы һәр скважинаны исәпкә алып, меңнәрчә скважиналарның һәрберсен! Исәпләү-хисаплау эшләре чиксез иде. Иң өүвәл һәр нефть ятмасының геологик хәлен, аның мөмкинлекләрен, тау токымнарының үткәрүчөнлеген. нефтькә никадәр бай булуын, ул байлыкның күпмесен алып булачагын, күпмесе катламнардан катламнарга агып төшәчәген һ.б һ.б. исәпләп-өйрөнеп чыгарга кирәк булды Нефть эше бик күп электр энергиясе сарыф итә Димәк, анысын да. кем әйтмешли, энәсеннән җебенә кадәр хисаплап-санап. нинди чыгымнарга китерәчәген белү зарур иде. Компьютерлар озакламый барлык тиешле мәгълүматларны исәпләп бирделәр Инде кешеләргә шуларның иң файдалы-табышлысын сайлап алырга гына калды Татарстан җирләрендә кырык меңгә якын скважина бар һәм алар арасында үзенчәлекләре белән бер-берсенә охшашларын таба алмыйсың. Кайберләре тәүлегенә 50-60 тонна "кара алтын’ бирергә сәләтлеләр. ә кайберләренең суга ияреп чыккан ’җир мае" бер-ике проценттан да артмый, күз алдына китереп карагыз: бер тонна нефть алу өчен туксан тугыз тонна су кудырырга кирәк! —Менә шундый чуар манзара,—дип сөйли исәп-анализлар буенча баш компьютерчы Валерий Матвеев—Өч мең скважина берәр тонна бирә, уртача күрсәткечләр һәр скважинага биш тонна чамасы туры килә Америка Кушма Штатларында ярты миллионнан артык скважина бар. һәр скважина көнгә ярты тонна нефть бирә алса, ул табышлы санала Ә бездә, барлык чыгымнарны чигереп исәпләгәндә,—әлбәттә, иң зур чыгымнар—салымнар!—ике тоннадан ким "кара алтын’ суыртучы скважиналарны эшләтүнең мәгънәсе калмый Шуңа күрә, иң ярлы мәйданнардан да нефтьне азмы-күпме алуга йөз тотабыз, ул гел көнгә берәр тонна чамасы гына булсын—барыбер алачакбыз. Андый скважиналар меңнәрчә бит, димәк, тамчылардан күл җыелачак. Компьютерлар исәпләп биргән дистәләрчә вариантлардан дүртесен сайлап алалар. Беренчесе—нефтьчеләрне акциз түләүләреннән тулысынча азат итү, өстәмә бәягә салымның Татарстан өлешен яртылаш киметү, юл салымын бетерү, табыштан алына торган салымны 13 % ка киметү һ.б Калган вариантлардагы күрсәткечләр дә шушы тирәдә, бары тик теге яки бу салымны бөтенләй алып ташлау, киметү мәсьәләләрендә генә аерма бар. Салымнар киметелгәндә нефть чыгару арта бара, дәүләт бюджетына нефть сатудан килгән керем дә ишәя Иң мөһиме—авыр эшкәртелә торган катламнарда эшләү дә файдалы табышлы булып кала Әлбәттә, Ринат Галиев шундый ысулны сайлый, зур түрәләр белән шуның өчен көрәшә, төпле дәлилләр китерә Әмма туң маңгайлы Россия түрәләрен алай гына җиңәрмен димә! Өсте-өстенә яңадан-яңа салымнарны уйлап чыгара гына торалар 1996 елда, мәсәлән, нефтьчеләребез аз да түгел, күп тә түгел—утыз өч төрле салым түләделәр утыз өч төрле! Акцизлар өчен генә дә алардан 500 миллиард сум каердылар, табыштан янә шул кадәр Явыз Иван патшадан калган бу коточкыч мирас— салымнар белән җелегеңне суыру гасырдан-гасырга шулай дәвам итә килә Гасырдангасырга1 атарстан нефтьчеләренең акыллы тәкъдимен Мөскөүдә ишетмәделәр түгел, ишеттеләр Хәтта Россия хөкүмәте "өйрәнергә’ "тикшерергә’, "чара күрергә" дигән вәгъдәләрен дә кызганмады Тик. гадәттәгечә, буш вәгъдәләр җилгә гөнә очтылар Ә Татарстанның үзендә, бик авырлык белән генә булса да. җирле түрәлөребезнең аңында үзгәреш сизелә башлады Президент Минтимер Шаймиев тә. хөкүмәт тә нефтьчеләр фикеренә колак салдылар Бик озак бәхәсләр, кат-кат исәпләүләрдән соң. ниһаять, үзара шундый килешүгә ирешелде табышсыз дип саналган скважиналардан алынган нефтькә Татарстан өчен акциз түләүләрен бетерделәр андый скважиналардан алынган нефтькә өстәмә бәя өчен салымны да бер чиреккә киметтеләр Әлбәттә, ярым-йорты гына эшләнгән бу чаралар барлык икътисади мәсьәләләрне хәл итеп бетерә алмады Ә шулай да 'кара алтын’ чыгаруны күпмедер дәрәҗәдә арттыру мөмкинлеген бирде Әлегө кадәр томалап куелган меңнәрчә скважиналар яңадан эшкә җигелде Әйе. тамчылардан күл җыела башлады, нефть суырту бер ел эчендә ике миллион тоннага артып. 1995 елда нефтьчеләребез 25 миллион тоннадан артык "кара алтын" алдылар Беренче елда нефтьчеләргә салымда җиңеллек Президент Минтимер Шаймиев һәм хөкүмәт күрсәтмәсе белән эшләнгән булса, икенче елны ул инде. Дәүләт Советында тикшерелеп закон көченә ия булды Япан кырда ялгыз солдат сугышчы була алмый, дигән гыйбарә бар. Әгәр дә ул "япан кыр" бурыч һәм намус эше булса, нефтьчеләребез генералы Ринат Галиевсугышчы! улай итеп, унтугыз ел дәвамында туктаусыз түбән тәгәрәгән һәм республикада нефть чыгару биш мәртәбәгә кимегән бер заманда, промыселлар "кара алтын'ны ике миллион тоннага арттырдылар Ә Россия нефть чыганаклары һаман үлә баралар ил елына яно биш миллион тонна нефтен югалта килә 1996 елда, ниһаять, Татарстан Дәүләт Советы да салымнарны киметү турындагы карарга кул куйды Бу инде закон иде Көз көне исә ‘Татнефть’ Америка финанс компаниясе ’Эксимбанк’ белән килешү төзеде Нәтиҗәсе—томаланган скважиналарны тергезү өчен 84 миллион доллар валюта алынды Россия нефть компанияләренең чит ил биржаларында кыйммәтле акцияләр белән сату итүгә әзерләнүләре өч елга сузылды 1993 елда "Татнефть" акционерлык җәмгыяте булып оешкан иде Ә инде 1996 елда алар үз акцияләре белән Россиядә беренче булып чит ил биржаларына юл ярдылар Чит ил фирмалары—Англиянең "Прайс Уотерхаус’ы һәм Американың ’Миллер энд Ленц’ы бик төпченеп Татарстан нефтенең запасын тикшерделәр Безнекеләр "бер миллиард тоннадан артык байлыгыбыз Т Ш бар' дигән исәпләүләр китереп чыгарган иде, әмма чит ил белгечләре, һәр кәгазьне энә күзеннән үткәреп, һәр скважинаны капшап караганнан соң, үз нәтиҗәләрен әйттеләр 'Кара алтын" запасыгыз 841 миллион тонна" Бу—33 елга җитәрлек запас иде. Мондый запас әле дөньяда тагын кайда гына бардыр? Гадәттә, егерме, ун, биш ел белән чикләнәләр. “Лукойл"ның, мәсәлән, тикшерелгән запаслары 18 елга җитәрлек икән Чит ит биржаларында беренче сату итү 'Татнефть'кэ 130 миллион доллар табыш китерде Ә акцияләрне сораучылар, алырга теләүчеләр мөмкинлекләрдән алты тапкыр артыграк иде! Ринат Галиевкә табигать, күрәсең, тумыштан шундый сәләт биргән: җирдән, чынбарлыктан аерылмаска, буш хыяллар белән мавыкмаска! Әмма кирәк урында, реаль чынбарлыкка таянып, тәвәккәлли белергә дә зарурлык зур. 1997 елда "Татнефть" акционерлар җәмгыятенең отчет җыелышында Ринат Галиев мондый саннар китерде "Салымнарны киметү 355 миллиард сум табыш һәм аз табышлы скважиналардан да "кара алтын" алырга мөмкинлек бирде Республика бюджетына шулай итеп нефть алудан кергән табыштан 1 триллион 174 миллиард сум салым гына бирелде" (Саннар иске акча белән). Директор вазифасы—һәрвакыт киеренкелек дигән сүз Өстән түрәләр кысса, астан эшчеләрең—хезмәт коллективы кыса Җитәкчелекнең нәтиҗәле-уңышлы булуы эш стажыңа да, тиешле күрсәтмә-фәрманнарны биш бармагыңдай белеп, үтәп баруыңа да карамый, ул тулысы белән сәләтеңә, җитәкче һөнәрен яратып һәм оста башкаруыңа бәйле Ринат Галиев җитәкче абруе белән уйнамый, кем белән һәм кайчан ничек сөйләшергә икәнен нечкә сиземли-тоя ул: үз дәрәҗәсенә тиңнәр белән тиңнәрчә, үзеннән югарырак түрәләр белән, ялагайланмыйча, үзен түбәнсетмичә, әмма итагатьәдәп саклап сөйләшә белә йткәнемчә. Рәсәйнең нефть сәнәгате упкынга тәгәрәгәндә Татнефть" 1өчен дә авыр, бик авыр көннәр килде Ринат Галиев,—тынгысыз җан!—Һаман да бу гарасатлардан исән- сау чыгу юлларын эзләде Шундый эзләнүләренең берсендә ул нефть промыселларына, хәзерге тел белән әйткәндә, презинтация үткәрергә булды Ягъни нефть эшен тәкъдир итү. күрсәтеп, аңлатып бирү, шулай итеп яңа партнерлар табу иде аның нияте, алар белән хезмәттәшлек итү хаҗәт иде Әмма кемнәргә күрсәтергә, кемнәрне чакырырга? "Җир мае"на буялып йөрүнең бик тә файдалы-табышлы булуына ничек ышандырырга? Уйлашкан-киңәшкөннөн соң Татарстандагы хәрби-сәнәгать комплексы генералларын дәшәргә булдылар Килү-килмөү ирекле, әмма хөкүмәт телефонограммасы белән ныгытылган иде Сер түгел республикабыздагы хәрби заводларның да 'көймәсе комга терәлгән", алар да табышлы заказларсыз калган заман бит Ә нефтьчеләр аларга кызыксынырлык хезмәттәшлек тәкъдим итәләр Әлеге завод цехларында бораулау станоклары, скважина вышкаларына төрле арматуралар, горизонталь катламнарны җир астында күрә белә торган навигация җайланмалары һ.б һб—кыскасы, нефть эшенә кирәкле бихисап күп әйберләрне ясап булыр иде. Хезмәттәшлек очраклы, кыска вакытка гына түгел, озакка— җир астыннан соңгы тамчы "кара алтын'ны сыгып алганчы дәвам итәчәк. Бу эшләргә "Татнефть" елына 80-90 миллион доллар бүлеп бирергә дә әзер. Эш һәркемгә җитәрлек булыр заводларның җыю конвейерларында эшләүчеләргә дә, конструкторлык бюроларында сызым сызып утыручыларга да. лабораторияләрдә теоретик тикшеренүләр алып баручыларга да җитәр. Завод генераллары алай кыстатып тормадылар, килделәр Ә Промыселларны карап йөрделәр, заводларда ясалырга тиешле кирәк- яракның үрнәкөлгеләре белән таныштылар, кунакчыл хуҗаларның сый- нигъмәтләреннән дә авыз иттеләр, матур-матур теләкләрен, тостлар әйтө-әйтә. мактый-мактый хуҗаларга ирештерделәр һәм нефтьчеләргә нәрсә булса да эшләп бирүдән баш тарттылар’ Әлбәттә, нефтьчеләр мондый хәлне һич көтмәгән иде Мондый уңышсызлык йомшаграк-җебөгәнрөк кешеләрне аяктан егар, өметсезлеккә салыр иде Әмма Ринат Галиев 'егылмады', ул. җөмһүрият җитәкчеләренә ниятенең барып чыкмаганын кыска һәм төгәл генә җиткерде дә озын- озакка сузмыйча, нәкь шул ук тәкъдиме белен Ижау машина төзүчеләренә мөрәҗәгать итте Әйтәсе дә юк. бик тә тәвәккәл адым иде бу Татарстаныңда эшсезлек арта барганда, чит республикага эш тәкъдим ит әле* Әмма Ринат Галиев шунысын да бик яхшы аңлый иде Татарстан икътисадының умыртка баганасы булган нефть сәнәгатен ничек кенә булса да саклап калырга кирәк Һәм ул оттырмады— "Татнефть" бар, эшли, яши! инат Галиевнең гадәти эш көне 14-15 сәгатькә сузыла Инде кая да булса барып кайтасы көннәренә.—әйтик. Казанга йә Мәскәүгә,— янә дә бер ике-өч сәгатьне өстәргә кирәктер Күрәсең, ата-бабаларыннан күчкән авыл гадәтедер—Ринат Галиев таң белән торырга күнеккән Ул инде иртәнге биштә—аяк өстендә салкын суда коенып-юынып, хәләл җефете Гасимә ханым әзерләгән ризыкны тиз-тиз генә капкалап алыр да. рәхмәтен әйтеп, эшенә ашыгыр. Кичке караңгыга кадәр Еш кына берничә көнгә ераккарак та сәфәр чыгарга туры килә. Аның көнлек эш сәгатьләре минутына кадәр кичтән үк исәпләп куелган кемнәр белән очрашасы-сөйлөшөсе нинди кичектергесез чаралар күрәсе бар—һәммәсе минутына кадәр билгеле Көнлек расписаниесеннән тыш атналыгы, айлыгы да мөмкин кадәр төгәлрәк итөп төзеп куелган. Өле болардан башка тагын еллык һәм берничә еллык стратегик программалар да тәгаенләнгән булыр Һәм. ниһаять. Ринат Галиевнең хәтта мендәренә дә ышанып сөйләми торган хыяллары-серләре уй- хислөре дә бар өле. Промыселларда көн дә нинди дә булса яңалыклар булып кына тора Әнә, тагын бер катламны эшкәртә башлаганнар Менә беренче нефть эшкәртү заводын сафка бастырганнар Ул арада чит ил инвесторлары килеп җиткән, алар белән очрашасыөңгәмөләшәсе. күрсәтәсен күрсәтеп йөрисе бар бәлки, ышаныч казанып булыр, кабынып китәрләр хезмәттәшлек итә башларга теләрләр Нефть—ул җир асты хәзинәсен алу гына түгел. Ринат Галиев өчен нефть—бу төбәкләрдәге халыкның барлык көнкүреше яшәеше Шулай булгач, нефтьчеләр тырышлыгы белән кечкенә генә татар авылы Кичүчатта атаклы мәгърифәтче мулла һәм галим Риза Фәхретдингә музей, йә булмаса Әлмөттө татар гимназиясе, чуаш авылы Суркинода милли чуаш мәктәбе. "Победа" бистәсендә урыс мәктәбе ачыла икән— ничек итеп аларга бармыйча, бөр-ике авыз җылы сүз әйтми калырга мөмкин*’ Әлмөттө яшәп, шигырьләрен һәм йөрәген нефтьчеләргә калдырып фани дөньядан киткән шагыйрә Саҗидә Сөләймановага һәйкәл куелу үзе бер зур вакыйга түгелмени? Нефть генералы Ринат Галиевнең әле бит "кәгазь боткасын да ашыйсы бар"! Мин мәсәлән, юри генә бу "ботканың" 1995 елгысын исәпләп караган идем Болай килеп чыкты Ринат Галиев шәхсән үзе укып-карап хөл итәргә тиешле кыазьлөр елына 1310 булган икән Шуларның 120 се—Татарстан Президенты указлары. Министрлар кабинеты карарлары-күрсөтмәләре Россия министрлыгыннан—60 фөрман-боерык Р ‘Роснефть’ концерныннан, республикабызның Дәүләт Советыннан, төрле административ оешмалардан янә 300 фәрман, карар, күрсәтмәләр Боларны укыпкарап чыгу гына җитми, ә үтәргә, башкарып чыгарга да кирәк бит әле Болардан тыш тагын һәртөрле түрәләрдән—өстән төшкән бихисап кәгазьләр е Менә шулай җыела ул "кәгазь боткасы"! Ринат Галиевнең эш көннәреннән бөйрөм-ял көннәрен, читкә чыгып йөргәннәрен—җөмгысе 96 көнне чигерсәк, 220 көне кала. Димәк, генерал һәр көнне,—һәр минуты тыгызлап-дыңгычлап эш белән тутырылган һәр көнне!—әле алтышар эш кәгазе белән дә танышырга, аларны хәл итәргә тиеш Дөрес, арада бик кыска язылганнары да бар ул кәгазьләрнең. Ә бар дилбегә буедай озыннары да, берәр аспирантның диссертациясе шикелле калын, күңелсезләре дә Боларга радио-телевидение, газет-журналлар аша кергән мәгълүматларны да өстик тә, үз хезмәткәрләре ирештереп торган көнлек яңалыкларны кушыйк Штабның бер бурычы һәр урында эшне яхшы итеп оештыру, генераль директорны вак-төякләр белән борчымыйча, аңа тәүлеклек нефть алуның торышын кыска гына итеп җиткерү булса, икенче бурычы—һәр тармакның, һәр идарәнең эшчәнлеген, хәл-әхвәлен аңа үз вакытында ирештерү, Россиянең башка нефть төбәкләрендәге хәлләр ничек, “кара алтын'га дөнья базарындагы бәяләр нишли, алга таба нәрсә көтәргә—ул бәяләр күтөрелерме-төшөрме?—барысын да фаразлап бирергә кирәк. Мин Ринат Галиевнең чит илләргә чыгып йөрүләрен дә исәпләп- санап карадым: Америкага, Канадага, Германиягә, Англиягә, Мисырга, Иранга. Гыйракка. Сөгуд Гарәбстанына. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һ.б һ.б—һәр өч эш көненең берсе шул сәфәрләрдә үткөн!Һәр өч көннең берсен “Татнефть" генерал күзеннән башка да гадәттәгечә эшләп тора. Чөнки шулай көйләнгән, әйбәт, сау-сәламәт организм ул “Татнефть”! Шулай итеп, елның йөз көне ерак сәфәрләрдә, йөз көне нефть промыселларында. Татарстан шәһәрләрендә йөреп үтә Ринат Галиевнең. Ә калган йөз көне—эш кабинетында. Эштән соң. өйгә кайткач, тагын эш! Көн азагында аның кулына: "Галеев. Домашнее задание" дип урысча язылган зәңгәр тышлы папка тоттыралар. Нефть генералы кичләрен шул папкага салынган кәгазьләрне укып, янә кичектергесез мәсьәләләрне хәл итеп утыра Бер көнне, җай чыгып, ул папканы миңа да актарып карарга туры килде Шактый калын, саллы иде ул. Укучыны ялыктырмас өчен андагы кәгазьләрнең эчтәлегенә тукталып тормыйм, шуны гына әйтә алам: аларны йөгертеп укып чыгу өчен генә дә берничә сәгать вакыт сарыф итәргә кирәк. Һәр кәгазь кирәкле, һәркайсы мөһим Аларны укып чыгу гына җитми бит әле. Уйланырга, баш ватарга, хәл кылырга да тиеш син. Менә шундый ул нефть генералы Ринат Галиевнең эштән соңгы бер киче! адәттәге ыгы-зыгылы эш атнасына күңелле ыгы-зыгылар—бәйрәм хисләре дә килеп кушылган иде. Ул атнаның бер-ике көнен шәрехләп күрсәтсәм, үзегез дә аңларсыз Менә пәнҗешәмбе. Иртәнге якта бер-бер артлы ике яңа мәктәп ачу тантанасында булырга кирәк иде Ринат Галиевкә. һәр ике мәктәп тә. әлбәттә, нефтьчеләр акчасына салынган. Бу тантанага авылларның олысы-кечесе җыелган. Нефть генералы кызыл тасмаларны кисеп, кыска гына, әмма бик матур, мәгънәле сүзләр әйтә "Буш мәктәп—шул ук эшләми Г утырган буш скважина ул.’—ди генерал. Ир-атлар хуплап көлеп җибәрәләр. тырышырбыз, янәсе! Хатын-кызларның да күзләреңдә шаян очкыннар кабына, алар сиздермичәрөк кенә татлы елмаеп куялар ирләр тырышса. бездән эш калмас анысы, диюләре Ул арада төш тә жлткән икән. Аяк өсте гөнә бер-ике пәрәмәч капкалап, берәр чынаяк чәй эчел алгач, Ринат Галиевнең ’джипы" янә юлга чыкты Сәгать өчкә Баулыга барып җитәргә кирәк иде Ара—йөз чакрым. Нәкъ менә Баулыда илле ел элек беренче девон нефте ачылган иде—1946 елның сентябре иде ул. Буген әнә шул легендар скважина янына ветераннар—’жлр мае’на тәүге юл ачучылар жыела Исән калганнары Атаклы Ромашкино нефть ятмаларының чишмә башына тиң булган скважина бу. Әлбәттә, "Татнефть" генераль директорының эшләре болай да муеннан Бирегә ул үзенең жиде урынбасарының берсен ж.ибәрел тә котыла алган булыр иде Әмма халык белән, уз эшчеләре белән күзгә- күз очрашу, сөйлөшү-фикерләшү Ринат Галиев өчен изге бер гамәл ул Кичке якта мин генерал *джипы*ның спидометрына күз салдым 320 километрны өйләндергәнбез икән Аз түгел бит! Ә ж.омга көнне нефтьчеләр башкаласы Әлмөттө яңа татар гимназиясен ачу тантанасы булды Гимназия гаять зур—700 укучыга исәпләнгән Йөзү бассейны, ике спорт залы махсус компьютер класслары бар Балалар дүрт тел өйрәнәчәкләр татар, урыс, гарәп һәм инглиз телләре Аннары көн уртасында яңа медицина үзәге ачу тантанасы иде Монысы турында аерым тукталып сөйләргә кирәктер Күпкатлы биек бу бинаның эчендә нинди кабинетлар, лабораторияләр, медицина җиһазлары барын шуннан аңларсыз йөрәк-кан тамырлары хирургиясенең ’алласы’ булган америкалы табиб Майкл Дебейкиның Техас штатындагы Хьюстон шәһәрендә нинди атаклы клиникасы- хастаханөсө булса, Әлмәттәгө яңа медицина үзәге дә нәкъ шулай ж.иһазландырылган, аннан һич тә кайтыш түгелдер Ничек итеп бөек кардиохирург Майкл Дебейки Татарстан нефтьчеләре белән багланышка кергән соң әле? Ничек итөп Әлмөттө әкияттәй бу үзәк пөйда булган? Ринат Галиев һөм аның командасы Хьюстон шөһөрөнө нефть эше өчен кирәкле ж,иһазлар юнәтү максатыннан барып чыккан иде Америкада эшлекле кешеләрне яраталар Безнең нефтьчелөребезгө үз мөмкинлекләрен ачып, конструкторлык бюроларын, төрле машиналар- аппаратлар ж,ыю конвейерларын, ‘үле’ скважиналарны терелтә" ала торган химик чараларны һ б һ б күрсәтәләр Аннары, шәһәребезнең башка күренекле урыннары да бар әле диптер инде, кунакларны шул атаклы Майкл Дебейкиның кардиологик клиникасына алып баралар Хәзерге кардиохирургиянең ’алласы’, туксан яшьлек Майкл Дебейки кунакларны клиникасының ишек төбендә үк каршы ала Баксаң бу хужа үзе түгел, аның бронза һәйкәле икән! Хуҗа нефтьчеләрне үзенең эш бүлмәсендә кабул итә Ринат Галиев биредә күргәннәрен үзләренең хастаханәләре белән чагыштырып, уйланып йөри Әлбәттә, нефтьчеләр дә төшеп калганнардан түгөл аларның ун поликлиникасы, ун хастаханәсе, дистә ярым шифаханөпрофилакторийлары бар Табиблары да яхшы белгечләр Әйтик, оста табибә Хәмдия Гарифуллинаның бер көшенең кисеп алынган борынын тегеп куюы үзе генә дә ни тора' Ә шулай да шулай да Ринат Галиев тәвәккәлләргә була Ул Майкл Дебейкиның һәр сүзен сеңдереп йөри-йөри дә соңыннан аңардан нефтьчеләргә шушындый медицина үзәге салу нинди бөһагө төшәр икәнлеген сорый Бәһасе, әлбәттә, зурдан буласы икән—25 миллион доллар' Димәк, шуңа бәрабәр нефтьне артыграк чыгарырга һәм сатарга кирәк булачак Әмма генераль директор куркып калмый "Әгер без шундый зур эшкә тотынсак. Майкл әфәнде ярдәм итәргә алынмасмы икән?"—дип сорый Нәрсә беленме? Әйтик, киңәшләре белән. Һәм могҗиза! Майкл Дебейки ризалык бирә бит! Һәм менә—мәһабәт клиника бинасы безнең күз алдында. Әлмәт шәһәрендә! Егерме биш миллион долларны, нефть чыгарып һәм аны сатып, табарга да була. Әмма аны әллә нинди клиника салу өчен исраф итәргә нефть генералының да хакы юк. Нефтеңне чыгар, сат. дәүләткә табыш бир—менә синең төп бурычың! Бу медицина үзәгенең нинди кыенлыклар белән төзелүе турында аерым бер китап язарга кирәк булыр иде. Бары тик шуны гына әйтә алабыз: клиника бар! Хәзер нефть төбәгендә яшәүчеләр, сәламәтлекләренә бер-бер хәл була калганда: "Дебейкига барам әле!"—дип кенә җибәрәләр Бу клиникада 570 белгеч эшли. Алар авыруларны нәкъ Майкл Дебейкиның Хьюстондагы клиникасындагы ысуллар белән дәвалыйлар. Клиниканың беренче чираты гына да 96 миллиард сумга төшкән Гадәттә җиһазландыруга чыгымнарның 25% ы тотыла, ә биредә 75% лык җиһаз кайтартканнар. Халык яхшыга тиз күнегә шул. Әллә кая. диңгез артларына барып йөрисе юк. “Дебейки клиникасы" Әлмәтнең үзендә хәзер! ефть генералы Ринат Галиевнең эш-гамәлләре турында сөйләгәндә аптырап калган чакларым да булды Әллә янә бер көн эчендә нефтьчеләрнең өч зур вакыйгага шаһит булулары—промыселларга Президентыбыз Минтимер Шаймиев тә килгән көн турында сөйлисеме? Ул көнне башта яңа нефть эшкәртү заводын ачу тантанасы булды Башка төбәкләргә ярты гасыр буе чи нефть җибәреп, күпме табыш югалтылган бит. ө хәзер моңа чик кую юлларын эзлиләр Нотыклар сөйләнде, музыка уйнады, ал тасма киселде: бензин, солярка, төрле майлар үзебезнеке булачак! Икенче вакыйга—Оренбур юлы өстендә финнар катнашында төзелгән бензин белән тәэмин итү станциясен ачу тантанасы иде Анысын ничек телгә алмый каласың? Бу әле беренче станция Алга таба Татарстан юлларының һәркайсында. аннары инде Россия һәм башка илләрдә дә шундый станцияләре булыр әле "Татнефть"нең! Өченче тантана Кичүчат авылында Риза хәзрәт Фәхретдингә музей ачу булды. Йә, моны укучы белән уртаклашмый буламы соң? Нефть нефть инде ул. әле бит халыкның рухи байлыкларын сакларга да кирәк. “Кара алтын" осталарының җәйге Сабан туйларыннан тыш кышкы Сабан туйлары да бар әле. Анысы да Ринат Галиев җимеше’ Ә ат чабышлары?! Әйе. әйе. алары да бәйрәм төсендә уза Менә шул ат чабышларының берсе тәмамлангач. Ринат Галиев ничектер ачылып китеп, миңа тулы бер нотык сөйләп ташлады. Болай диде ул; —Кеше якты дөньяга кайгы-хәсрәтлөр кичереп, михнәт күреп яшәргә килми. Ул тормыштан тәм табып, яшәвенә куанып, бәхетле булырга яратылган. Барысы да әйбәт, мул-имин, көйләнгән булганда, әлбәттә, яшәве җиңел-рөхәт. Әмма авырлыклар килгәндә дә. инде түзеп булмас дигәндә дә күңел төшермичә яши белергә, әле, Аллага шөкер, исән-сау мин дип куанырга кирәк. Без—нефтьчеләр үз һөнәребез белән горурланабыз, аның әһәмиятен аңлыйбыз без булмасак. нефть булмаса. хәзерге заманда тормыш итүне күз алдына китерүе дә кыен Әмма безнең көндәлек тормышкөнкүрешебез, рухи таләпләребез бер нефтькә генә терәлеп калмаган бит. Кешегә тән азыгы өстенө җан азыгы да кирәк ич! Шуңа күрә, хезмәт ул җир астыннан 'кара алтын" суырту. Н мәгъдән кою. калалар төзү, юллар салу, иген игү һәм маллар үрчетү белән генә чикләнми Болар барысы да. ахыр чиктә, шул ук кешеләр бәхете өчен эшләнә Димәк, тормышны акыллы уйлап оештыра белү зарур кешеләрнең көче-җегәре хезмәт итәргә дә җитсен, күңелле ял итәргә хисләре-дөртлөре дә ташып торсын1 Хезмәт һәм ял— аерылгысыз юлдашлар Ашар өчен яшәмибез, яшәр өчен ашыйбыз, диләрме әле9 Дөрес, төрлечә яшәргә була: берәүләр хәләлме-хәраммы байлык туплый да. гомере буе шуны югалтудан куркып, кан калтырап яши. андыйларның төн йокылары кача, икенчеләре, бәйрәмнәрдән дә тәм таба алмыйча, һаман сыктап-сукранып гомер кичерә, андыйлар куана да белми ө өченчеләре җир җимертеп эшли дә. гөрләтеп бәйрәм дә итә—тормышы түгәрәк! Гаиләсендә дә татулык, бәхет Мин мена шундыйларны хөрмәт итәм Бәлки, мин тирә-юнемдә күз яше булмасын, кешеләрнең бәхет-шатлыгы ташып торсын өчен яшимдер дә бу якты дөньяда, шуның өчен ‘җир мае' чыгарамдыр Башкаларга куаныч китерә алмасаң. яшәп көрәшеп тә торырга кирәкми, минемчә Әлбәттә, тик торганнан сикергәләп шаркылдап көлеп йөрү гайре табигый булыр иде Халык бит тамашалар- бөйрөмнәрне алдагы көннәрдә тир түгеп эшләрлек көч-җегәр җыю өчен уйлап тапкан да инде Бәйрәм итү хокукын хәләл хезмәтең белән яулап алырга да кирәк бит әле Хәләл хезмәтең белән1 әләл хезмәтен иленө-халкына багышлаган нефть генералы Ринат Галиевкө 1999 елның гыйнварында алтмыш яшь тулды Димәк рәсми сүзләр белән әйтсәк, лаеклы ялга да китәргә мөмкин аңа Әмма, ай-һай. нефтьчеләре, нефть төбәгендә яшәүчеләрнең яше-карты Ринат Галиевне алай тиз генә җибәрерләрме икән әле9 Узган елның җәендә аны яңадан Татнефть* акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп сайлап куюлары үзе күпне аңлатадыр Нефть генералы, җиденче генерал Ринат Галиевкө 'Генерал булу рәхәтме?'— диген сорауны бирмәдем мин Ул һаман да илгө-халыкка хезмәт итмөктә Изге теләктә булыйк без аңа. хөрмәтле укучым