ГАЛӘМ ХИСЕ
XX—гасыр азагы татар мәдәни аңына, татар сәнгатенә хас ин калку сыйфатларның берсе— тарихчанлык. Гасыр эчендә булып үткән гарасатлар: сәяси бәрелешләр, сугыш- инкыйлаблар, экологик югалтулар, тау-елгаларнын урман-үзәннәрнен таушалуы, икътисади һәлакәт һәм әхлак зәгыйфьләнү кебек күренешләр ижат кешесенең дөньяны күзаллавына аеруча киеренкелек өсти Тарих сәхифәләрен идеаллаштыру, аларны тоташ җәннәт, татлы төш итеп сурәтләүче, ә киләчәкне фаразлаганда—фажигале буяулар белән нәгышьләнгән карангы-шомлы рәсемнәр тууга сәбәп була Уфада яшәп ижат иткән татар рәссаме Ренат Минлебай—борынгыны беркатлы мәдхияләү, яисә киләчәкне каргау сыман вак гамәлләрдән югары Ул вакыт катламнарында курыкмыйча сәяхәт итә Моннан 2-3 мен ел элек туган, бары Кытай чыганаклары, яисә Геродот язмаларында гына телгә алынып үткән легенлар мәдәниятләрне, дәүләтләрне, андагы каһарман-пәһлеваннарны, ырым-тоюларны. инану төрләрен һәм гүзәл сәнгать үрнәкләрен дөрес, объектив итеп, бөтен чынбарлыгы белән торгызып эш итүче шәхес Аның ижатын мөмкин кадәр тирәнгә, кешелекнең тамырларына" төшү теләге сугара Анын рәсемнәрендә— Евразиядә безнең эрага кадәр 2 меңенче еллар эчендә шау иткән арийлар чоры, берзаман Европа. Азия далаларын лу куптарган скиф кабиләләре ижаты (б э кадәр беренче менъллык). Инешкырларны, агач-яфракларны пот иткән борынгы угорлар. бөек төркиләр мәдәнияте һәм ислам цивилизациясе Р Минлебай офорт—ак кәгазьгә бакыр пластинадан төшерелгән мөһерсыман рәсем техникасында эшли Үткән цивилизацияләрдән калган гүзәл табылдыкларга гашыйк рәссам үзе дә беркадәр археолог (ул Аркаимда барган казыну эшләреңдә катнашкан)—тарих кыйпылчыкларын бербөтен итеп нәфис ритон (мөгез формасында алтын касә), пектораль (алтын яссы муенса), төрки тораташ —балбаллар итеп торгызып, безнен аллыбызга узган чорларның сәнаигъ мирасын эзлекле бер күренеш итеп китереп бастыра Авторнын игътибарга лаек ижат тармакларының берсе—борынгы төркиләр мәдәните Ерак Көнчыгыш цивилизациясен Урта лингез дөньясы белән тоташтыручы— тарихка аерым бер динамика, тизлек, куәт, яна төсләр, буяу, материаллар темперамент, хәрәкәтчәнлек, тизлек бирүче төркиләр. Бу могжизалар авторнын шактый офортларында урын табалар, анын композицияләренең үзәген тәшкил итәләр. Мәсәлән, Милли мәдәният музееның диварына эленеп куелачак зур рәсемнен нәкъ уртасыннан төрки халыкларның анасы саналган Ак бүренен тылсымлы түгәрәк йөзе карап торачак Ә инде журнал тышлыгыңдагы рәсемдә—бөек әфсен иясе, тау тишегендә бикләнеп калган торки ыруг бәндәләренә тимер эретү хикмәтен өйрәткән һәм аларны тозактан чыгарган мифик Ак бүре. Тумышы белән монгол кабиләләреннән булып, төркиләшкән һәм төрки халыкларның легендар ата-бабасына әйләнгән реаль прототибы ул. Татар әкиятләрендә без кешегә ярдәмчел геройларны үзенә атландырып ерак араларга илтә, әфсене белән дошманнарга өреп, аларны тораташка әйләндерә торган Ак бүре" образын белэбе < Анын безгә төбәлгән углы-алтын күзләрендә тирән мәгънә, тирән уй. сагыш катнаш сагыну Мифик бүре төнге пейзаж кодрәтенә иңдерелгән Бу йолдызлы чем-кара күк гөмбәзеннән кавемнәрне, гавәмнәрне. милләтләрне, тарихларны, һәм. гомумән, дөнья хикмәтен үз эченә алган кодрәтле физик бербөтен галәм хисе анкып тора сыман Бүре дрессировкага бирешми, коллыкны сөими. ул юлбашчы-әйдаман. Шунын белән дә бу образ бүген безгә якын һәм анлаешлы