Логотип Казан Утлары
Парчалар

Бәлеш

Бәлеш выл мичендә пешкән чын татар бәлешен авыз итеп караганыгыз бармы сезнең? Хуш исеннән үк башлар әйләнә. Кызыл чүпләмле ашъяулык жәйгән күркәм табын уртасына куелган кызарып пешкән, пар бөркеп торучы бәлешне күрүгә үк авыздан сулар килә башлый. Үзеңнең бу дөньяда яшәвенә тагын бер кат шөкрана итәсең Шушы чын сәнгать әсәрен тудырган хужабикә исә. бәлешне табынга куйгач, "ошатырсызмы икән" дигән кебек, кыюсыз гына кунакларга күз сирпеп ала Татар дөньясынын моннан да илаһи, моннан да изге мизгелләре бармы икән?! Без, шәһәрдә яшәүче хатынкызлар, духовкада, газда пешереп азапланган бәлешләрен бер читтә торсын' Күптән түгел бер авылга китап укучылар белән очрашуга барган жнрдә мин шундый әйтеп аңлатып булмый торган гажәсп хисләр кичердем Табынга гажәсп зур, мәһабәт бәлеш килде. Хужа бөтен хәсиятсн китереп, бисмилла әйтеп, башта бәлешнен өстен кисеп тәлинкәгә куйды Аннары агач кашык белән аны бутап алды. Бәлеш өстеннән хуш исле пар күтәрелде Тамак та ачкан булгандыр күрәсең, бәлешне кочаклап алып, бер ялгызым кабып йотардай булып түземсезләнеп утырам Кулымда агач кашык. Шулчак табын хуҗасы, ачык, мөлаем йөзле яшь кенә ир ун кулы белән үрелеп, өстәл астыннан, үзе әйтмешли, "урыс малаен" тартып чыгарды Йә, Алла! Хужа бик канәгать кыяфәт белән стаканнарга аракы коя. “Бәлеш алдыннан фарыздыр ул, жәмәгать",— дип сөйләнә .Мина исә нидер булды Өй эче караңгыланып, кечерәеп калгандай күренде, табыннын сихри тылсымы юкка чыкты. Шундай да затлы, телләрне йотарлык татар бәлешен аракы белән хурлаган табын артыннан тизрәк кузгалып китәсем килде Алдыма куйган стаканны читкәрәк этәрдем дә. бәлешне аннан- моннан капкалап, табын яныннан кузгалу ягын карадым. Күңелне "нишләдек без. кая барабыз" дигән газаплы уйлар боргычлый иде Кызганыч, чит арбага утырып бара шул халкым, чит арбага Ялгыз кабер ез үскәндә авылыбызнын Сары чишмә дигән болынына бару юлында, Шушма елгасының дуга ясап борылган бер төбәгендә, кечкенә генә калкулык бар иде Болынга казлар карарга барган чакта, әби шул калкулыкны читләтеп үтү ягын карый һәм авыз эченнән генә ниндидер догалар укый иде Мин үсә төшкәч кенә әби ул калкулыкнын кабер булуы турында сөйләде Анда авылның эчеп үлгән бер кешесен күмгәннәр А Б икән. Ул кеше озак вакытлар каядыр читтә, авылча әйтсән, зимагурлыкта йөргән. Авылга кайтып озак тормаган, эчеп үлгән. Картлар аны зиратка күмәргә рөхсәт итмәгәннәр. Чөнки аракы эчү гөнаһ саналган. Эчеп үлү гайре табигый хәл булган. Сугышка хәтле авыл тормышын яхшы хәтерлим. Безнең авылда ике мәчет бар иде һәм кичләрен азан әйткән тавышлар янгырап тора иде. Рамазан ае без, бала-чага өчен дә зур бәйрәм кебек кабул ителә иде Мәчет ишегалдына җыелып, мөәзиннен авыз ачар вакыт җиткәнен белдереп азан әйткәнен сабырсызланып көтеп алабыз һәм чабып кайтып әбиләргә җиткерергә тырышабыз. Ул елларда мин безнен йортка аракы кергәнен хәтерләмим. Сугыштан сон таралды ул эчкечелек дигән афәт. Күбебезнең әтиләре капшандыр безнең газиз ватаныбызны канга батырып тар-мар иткән бөек урыс” дәүләте мәнфәгатьләрен яклап шәһит китәргә мәҗбүр ителделәр. Исәннәргә ияреп, урыс гадәте, “галиҗәнап аракы”, афәт кайтты Ни аяныч, бу афәт тыйнаклыгы, сабырлыгы белән дан алган татар хатын- кызларын да читләтеп үтмәде. Димәк, халкыбызның генофондына, тамырына балта чабылды дигән сүз. Хәзер инде Шушма елгасы буенда ялгыз каберләр юк. Исереп үлгәннәрне дә авыл зиратына күмәләр. Хуҗа Һәм куян уҗа мал суя торган пычагын кайрап утыра. Куян чалырга әзерләнә. Суяр өчен читлектән чыгарылган соры куян тирәсендә жиде-сигез яшьлек ике малай әвәрә килә Аны колакларыннан тотып күгәрәләр, авызын ачтырып, тешләрен барлыйлар. Малайларның куян белән уйныйсылары килә, куян исә алардан котылырга теләп азаплана. Әмма берничек тә булдыра алмый, ычкынып китүе була, малайлар аны шундук эләктерәләр Качар урын юк, абзар кечкенә. Хуҗа пычакны сакал очларына тидереп, аның үткенлеген барлый Малайлардан тәмам гаҗиз булган бичара куян ярдәм, яклау сорап, хуҗанын аякларына сарыла. Манкротларның “бөек халык” мәрхәмәтенә өмет итеп яшәгәннәре кебек... Редакциядән: Балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән күренекле язучы Роза Хафизованың февраль аенда туган көне “Казан утлары ’’ коллективы юбилярны ихлас котлый, аңа сәламәтлек, озын гомер тели.